ЧЫҢГЫЗ ТАУЛАРЫНЫҢ БӨРКЕТЕ
Мохтар Әүезов... Күп милләтле совет әдәбияты күгендәге якты йолдызларның берсе СССР Дәүләт һәм Ленин премияләренә лаек булган әдип тә, төрки әдәбиятлары тарихының күренекле белгече, академик дәрәҗәсенә ирешкән галим дә иде ул. Чорыбызның танылган җәмәгать эшлеклесе— СССРның Тынычлыкны яклау комитеты члены, СССР Ленин премияләре комитетының эшлекле бер вәкиле булды. Азия һәм Африка илләре прогрессив язучыларының дуслыгын, үзара бердәмлеген ныгыту эшенә күп көч куйган зур шәхес иде. Берничә тапкыр Ка- загыстан ССРның Верховный Советы депутаты итеп сайланды. Мохтар 1897 елның 28 сентябрендә казакъ даласының иң көнчыгышында, Алтай таулары итәгендә урнашкан Семипалат өлкәсе, Чыңгыз өязендә туа. Унбер яшенә чаклы авыл мәдрәсәсендә белем ала. 1908 елны атасы үлгәч, ул агасы Касыймбәк тәрбиясендә кала. Агасы шул ук көзне, туганнарының ризасызлыгына да карамастан, аны Семипалат каласындагы махсус рус мәктәбенә илтеп тапшыра. Соңыннан әдип бу хакта: Касыймбәк агам, остазы Камалетдин хәзрәт бәддогасы белән дә исәпләшеп тормастан, мәдрәсәне ташлап рус мәктәбендә белем алган. Мине дә, Чыңгыз өязе стипендиясе хисабына, шунда урнаштырды. Бу биш класслы училище җирле халыктан патша хезмәтенә яраклы толмач һәм башка төрле вак чиновниклар әзерли иде. Әлеге уку йортын тоту өчен халыктан өстәмә налог җыела. Тик халыкта ул мәктәпкә кырын караш яши, чукындыру нияте белән ачылган, дип тиргиләр. Шуңа күрә анда укучыларны мәҗбүри төстә җыялар. Кайвакытта хәтта бала атасына күпмедер «йолым да түләнә иде... Табигый, безнең бабай, улларына һәм оныкларына биредә укырга юл куйганы өчен ырудашларыннан шелтәне аз ишетмәде.,—дип язды. Бу училищены уңышлы тәмамлаганнан соң да Мохтар укуын дәвам иттерергә уйлый. СемипалаттагЬ укытучылар семинариясенә керә һәм аны 1919 ел башында төгәлләп чыга. 1919 ел. Бөтен ил язмышында, бигрәк тә Дала тормышында аеруча авыр чак бу. Текә борылышлар чоры. Урта Азиянең күп өлешендә әле контрреволюцион «Төркстан автономияле республикасы» хакимлек итә. Семипалатта шулай ук контрреволюцион Алаш Урдачылар, төрле атаманнар, ак гвардиячеләр белән тәхет алмаша алмаша, җирле халыкка баш булырга теләп карыйлар. Әмма инде ирек, азатлык, революция төшенчәләрен аңлап, үз күргән халык аларга иярми. Губернада Совет власте өстен чыга. Менә шушы бик катлаулы көннәрдә— авылларда әле тулаем байлар һәм ыру башлыклары хөкемлек иткән, яңалык алып килүчеләргә төрлечә каршылык күрсәтеп торган бер заманда яшь Мохтар Әүезов, шул дәвердә аякка баскан казакъ интеллигенциясенең башка күренекле вәкилләре Сәкен Сайфуллин, Сабир Шәрипов, Баим- бәт Майлин һ. б. бик күпләр кебек, хөррият өчен, революция өчен барган көрәшнең алгы сафында була. «Шәһәрдә укып кайткач, дала тормышының иске гореф гадәтләре, сыйнфый тиңсезлекләр, хатын-кызга карата җәбер золым күзгә тагын да ташлана тешә иде... Артта калган тормышның шушы караңгы яклары әле шул кадәр көчле булып. Каза- гыстанда Совет власте урнаштырылгач та җәмәгатьчелеккә, кешенең хокукына карата борын заманнан ук килгән караш, гадәт һәм шәригать кануннарына ябышып ятучы байлар, ыру башлыклары белән нык көрәшергә туры килде».— дип искә алды әдип ул елларны. Революциянең беренче көннәреннән үк ул актив җәмәгать эшлеклесе, беренче Совет учреждениеләренең хезмәткәре Егерме яшен әле генә тутырган Мохтарны Семипалат губерна С оветы башкарма комитетына җаваплы эшкә билгелиләр. Бик хәтәр вакытлар булуына да карамастан. ул. өяздән-әязго. авылдан-авылга йөреп, яңаның искене җиңүенә булыша, оештыру эшләре алып бара. Шушы көрәш елларында аның язучылык таланты да ачыла. Авыл тормышын кискен дөреслеге белен тасвирлаган беренче хикәяләре языла. М Аның күңел тетрәткеч вакыйгага корылган «Ятимә язмышы» хикәясе (1921) күп еллар буе казакъ хикәясенең асыл үрнәге сыйфатында герле җыентык һәм хрестоматияләргә кертелә. Шуннан соң аның искелекне. торгынлыкны фаш иткән, казакъ халкының элекке авыо язмышын һәм яктыга, яңага омтылышын сурәтләүгә багышланган «Өйләнү», «Барымта», «Батыр кабере янында», «Сары ерткыч», «Көчләү», «Ятим» һ. б. хикәяләре бер-бер артлы дөнья күрә. М. Әүеэов үзенең беренче әсәрләреннән булган «Енлик-Кебек» исемле шигъри драмасын һәвәскәр башкаручылар көче белән сәхнәләштерү бәхетенә ирешә. Трагик эчтәлекле бу әсәр нигездә казакъ һәм башка төрки халыкларының борынгы дастаннарына ияреп, шуларга охшатып иҗат ителә Пьесаның төп геройлары Кебек батыр белән Енлик, мәгълүм Козы-Керпеш һәм Баян-сылу, Айман белән Чулпаннар кебек, феодализмның традицион каршылыкларына, хатын-кызның хокуксыэлыгына риза булып яшәмәүләрен белдерә һәм һәлак булалар. Шулай итеп әсәр, борынгы дастан алымында язылып та, Мохтар яшәгән көннәрнең көрәш рухын чагылдырган әсәр булып кабул ителә, һәм биредә инде традицион шәрык әдәби мирасының гына түгел, бәлки алдынгы рус әдәбиятының да яшь әдипкә йогынтысын чамаларга була. Тора-бара М. Әүезовның бу ике зур мирасны — урта гасырларда чәчәк аткан шәрык мәдәнияты белән соңгы йөз еллыкларда көч алган Европа культурасын бик яхшы өйрәнеп, үзләштереп, үз иҗатында бик белеп файдалануын, аларны үстерүен Вс. Иванов. А. Фадеев, Л. Соболев, И. Андронников һәм Н. Тихонов кебек танылган әдипләр билгеләп үтәләр. Унҗиденче ел революциясе алдыннан казакъның туып килүче яңа чор интеллигенциясе, үз араларында яшәгән алдынгы карашлы тугандаш татар халкы вәкилләре— мөгаллимнәр, писарь һәм приказчиклар белән берлектә, әдәбият-сәнгать түгәрәкләре оештыралар, төрле кичәләр уздыралар. Мондый түгәрәкләр тиздән Троицк, Оренбург. Уральск, Кустанай, Петропавел кебек «юл чатындарак» урнашкан шәһәрләрдә барлыкка килә Мохтар аганың яшьлек дусты Галиәкбәр Түрәбаев хәтерләвенчә, «Ен- лик-Кебек»не беренче мәртәбә халык алдында Семипалатның «Ес-аймак» түгәрәгенә берләшкән һәвәскәр артистлар уйный. Соңыннан, 1925 елда, Оренбург һәм Семипалат һәвәскәр труппалары нигезендә беренче Казакъ дәүләт драма театры туа. Ул М. Әүезовның «ЕнликКебеге» белән ачыла Әйтергә кирәк, бу шигъри драма катнкат уйнала, автор тарафыннан янадан эшкәртелеп, камилләштерелә бара. 1958 елны Казакъ дәүләт драма театры аны Мәс- көүдә узган гастрольләренә дә алып килә. Шулай итеп бу әсәр Мохтар аганың гомерлек бәхет юлдашы, әдәби уңышы итеп кабул ителергә бик хаклы. Мохтар Әүеэов олы иҗат юлына басканчы остазлары Абай Кунанбаев белән Ибрай Алтынсариннарның әсәрләрен җентекләп өйрәнә. Ул алдынгы карашлы чордашлары Әсфәндияр Кубееа. Солтан-Мәхмүд Торайгыроалар, яшьтәшләре — ерак Казан басмаханәсендә «Үткән көннәр» исемле шигъри җыентык (1914 ел) чыгарырга өлгергән Сәкән (Сәдвакас) Сайфуллин, Троицк төбәгендә хөр фикерле «Айкап» журналын чыгарышып килгән Бәимбәт Майлиннар иҗаты белән дә яхшы таныш булган. Бу хәл аның әдип буларак иртә җитлегүенә зур йогынты ясый. Шуның өстене ул, әйткәнебезчә, рус культурасын, рус әдәбиятын җентекләп өйрәнгән. Урта Азия халыклары арасында киң таралган Г. Тукай. М. Гафури, Ф Әмирхан, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов иҗатларын яхшы белгән. Хәтта рус әдәбияты белән беренче танышуым да татар әдәбияты аша булды, ди ул тел галиме Г. Мусабаев белән бер әңгәмәсендә. Аннары «Тукай прогрессив һәм горур поэзиясе белән ислам диненең катып калган кануннарын, аның фанатизмын нык гаепләде, үз халкының алдынгы җәмәгать эшлеклеләрен икеләнмичә рус культурасы казанышларын үзләштерергә чакырды... «Тукай чын халык шагыйре иде»,— дип яза. Бу урында олы әдип тормышындагы тагын бер кызыклы моментны хәтергә төшереп үтик. М. Әүезов, егерменче еллар башында казакъ кыргыз Үзәк Башкарма комитетына эшкә алынгач, 1920— 1925 елларда Казагыстан башкаласы булган Оренбург шәһәренә күчә. Эш белән бергә ул әдәби иҗатын да дәвам итә, журналистикада да көчен сынап карый. Ул чакта Оренбургта татар телендә «Юксыллар сүзе» газетасы, казакъча газеталар чыга. «Юксыллар сүзе»- нең җаваплы секретаре татар шагыйре Һади Такташ була. Даими язышып торучылар арасында комсомолец Муса Җәлил дә бар. Татар театр һәм музыка дөньясының да бик җанлы бер чоры, әледән-әге әдә- би-муэыкаль кичәләр оештырылып тора. Чөнки бу вакыт Оренбургта татарның өч күренекле композиторы — С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи. А. Ключарев бергә туры килгән, көйче һәм җырчы I азиз Әлмөхәммәтов та әледән-әле булгалап тора. Анда шагыйрь Такташ, Ченәкәй, Мусалар шигырь сөйли— Билгеле, шул җанлы тормыштан тугандаш казакъ халкының ирекбәхеткә омтылган длдынгы яшьләре — Сәкен Сәйфуллин, Мохтар Әүезов, инде шигърият дөньясына керергә өлгергән рабфак студентлары Габит Мөсрелов белән Сабит Мокановлар да читтә калмаганнар, ул кичәләрдә катнашкан, яңа чор татар мәдәнияты вәкилләре белән аралатканнардыр. Сүэ уңаеннан әйтергә кирәк, С. Сәйфуллинның якын дусты, көрәштәше, соңыннан мәгълүм язучы һәм Ка- загыстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе Сабир Шәрипов та чыгышы белен безнең Әгерҗе ягыннан, димәк, бу хәл үзе генә дә Сәкен аганы татар мәдәни ятына якынайткандыр, диясе килә. М. Җәлилгә багышланган кайбер истәлекләрдән дә бу багланышларның ныклыгын төсмерләргә була. Мусаның казакъ шигъриятен, казакъ җырларын яхшы белүен сөйлиләр. Урта Азия халкын, казакъ телен Такташ, Ченә- кәйләрнең дә яхшы ук белгәнлеге билгеле. Тагын шунысы да бик кызыклы — ике халыкның булачак зур әдипләре, сүз куешкандай, бер үк вакытта Оренбургтан университетлы Ташкентка юл алалар. Такташ татар әдәбиятын укытучы булып һәм үзе дә ирекле тыңлаучы сыйфатында Коммунистик университетка урнаша, үз тирәсенә бик күп интеллигенция вәкилләрен туплаган «Белем йорты» җурналының җаваплы секретаре булып та эшли башлый. Мохтар Әүезов та университетның ирекле тыңлаучысы, көндәлек матбугатка якын торучы яшь әдип Алар бу чорда һәрхәлдә бер-берсен белгәннәрдер дип уйларга кирәк. Зур уку йортына керү теләге М. Әүезов- ны Ленинградка алып китә. 1923 елдан 1928 елга кадәр ул Ленинград университетының тарихфилология факультетында белем ала. Аннан соң яңадан Ташкентка кайтып университет каршындагы аспирантурага урнаша. Бер үк вакытта университетта казакъ әдәбияты буенча дәресләр бирә. Бу елларда инде ул танылган язучы булып җитлегә. Аның «Енлик-Кебек», «Көндәш хатыннармы сәхнәдән төшми уйналып килә. Хикәя һәм очерклары, әдәбият тарихына караган зур мәкаләләре укучыга даими ирешә тора. Тәрҗемә өлкәсендә дә ул беренче сынауларын үтә. Казакъ совет әдәбияты аның тәрҗемәсендә В. Шекспир, А. Островский драма һәм трагедияләре, И. Тургенев, М. Горький Һәм башкаларның классик әсәрләре белән баетыла. М. Әүезов кырык биш елга якын иҗат дәверендә утызлап пьеса һөм либретто иҗат итә. Аларның бик күбесе хаклы рәвештә казакъ сәнгатенең алтын фондына керәләр. 1934 елда казакъның икенче, киләчәктә Абай исемендәге опера һәм балет театры булачак сәхнәсе дә Әүезовның«Ай ман-Чулпан» исемле музыкаль әсәре белән ачыла. Бу әсәрне сәхнәләштерүгә якташыбыз, танылган композитор Латыйф Хәмидн зур өлеш кертә. Соңыннан Л. Хәмидн язучының «Кобланды батыр», «Тенге сарынь, «Абай» пьесаларына да музыка яза. «Абай» пьесасы либретто ител эшләнгәч, Л. Хәми- ди, Уральскидан чыккан танылган композитор Әхмәт Жубанов белән берлектә, аңа опера музыкасы яза. Менә утыз биш ел инде ике тугандаш халыкның дуслык җимеше булган бу кызыклы опера сәхнәдән төшми уйналып килә. Күренекле шагыйрь, мәгърифәтче Абайның тормышы һәм иҗаты Мохтар Әүезов- ның бөтен гомерен яктыртып үтә сыман. Чөнки Мохтар бала чагыннан ук үзләренең Чыңгыз таулары итәгендә күченеп йөргән Тобыкты ыруының горурлыгы Абай Кунанбаев (1845—1904) йогынтысында тәрбияләнгән Мохтар мәктәптә укыганда ук бөек якташы турында зур роман язарга хыяллана башлый, аның иҗатына, тормышына караган истәлекләрне тупларга керешә Казакъ Фәннәр Академиясенең булачак президенты Каныш Сатпаев белән бергәләп алар Семилалат шәһәрендә 1914 һәм 1924 елларда шагыйрьгә багышланган ике зур әдәби кичә уздыралар. Ул шунда Абайны белүче бик күп кеше белән таныша, хатирәләрен язып ала. Шагыйрьнең хатыннары Дилдә һәм Айгеремнәр белән очраша, Абайдан берничә яшькә олырак Әүез бабасыннан бик күп нәрсә ишетеп кала. Билгеле булганча, М. Әүезовның дүрт томлык «Абай» һәм «Абай юлы» романнары укучылар тарафыннан бик җылы каршыланды, югары бәяләнде. Әдәбият белгече 3. С. Кедрина «Абай» эпопеясын казакъ даласының мәгълүм бер чорына багышланган иң тулы энциклопедия дип атый. «Абай» китабы өчен Мохтар Әүезов 1949 елны Беренче дәрәҗә СССР Дәүләт премиясенә лаек булган иде. Романның «Абай юлы» китабы 1956 елда тәмамлана, һем авторга бу китабы өчен 1959 елны илебезнең иң югары бүләге — Ленин премиясе бирелде Роман тиз арада рус теленә, аның аша бик күл башка телләргә тәрҗемә ителеп 'бөтен ил, бетен дөнья буйлап таралды. Аны хәзер төрле кыйтгаларда яшәүче халыклар үз телләрендә укый. Романның бер элеше казакъ телен яхшы белүче Сәрвәр апа Әд- һәмова тәрҗемәсендә татар укучысына да ирешкән иде (1957). Шулай итеп, Мохтар Әүезов иҗаты безнең әдәбият хәзинәсенә дә кушылды Боларның барысы да Казагыстанның һәм а.*ың Коммунистлар партиясенең быел билгелә!.’үтелгән 60 еллыгы бәйрәменә — халыклар дуслыгы Сабантуена матур бүләкләрнең, әдәбиятлар дуслыгына һәйкәлләрнең берсе бит!