«АЧ, ШИГЪРИЯТ, СЕРЛӘРЕҢНЕ!»
Уйласаң уй. Җырласаң җыр. Тыңласаң моң сызыла.. # С. Сөләйманова. с Уйласаң уй...» аҗидә Сөләйманова иҗаты турындагы сүзне татар поэзиясе тарихындагы f гыйбрәтле бер вакыйганы һәм язмышны искә төшерүдән башлап китәсе Хы килә. 50 елларның ахырларында Ленинградта Көнчыгышны өйрәнү институтының кулъязмалар бүлегендә эзләнгәндә әдәбиятчы Җәвад Алмазга искерә төшкән калын гына бер шигырьләр дәфтәре очрый. Гарәп графикасы нигезендә татарча язылган шигырьләр, җырлар... Кайберләре бик тә таныш, кайдадыр очраганы да бар кебек, ә күбесенең бер дә ишетелгәне, укылганы юк. Кызыксынып, укып китә галимебез һәм инде ахыргы битләренә җиткәнче ул юллардан аерыла алмый, бөтен дөньясын онытып, дәфтәргә каурый канатлар бөлән теркәлгән, кайгы-сагышлар белән тулы шигырьләр дөньясына чума. XIII гасыр шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының яңа нөсхәләрен эзләгән галим шул рәвешчә көтмәгәндә поэзия тарихындагы яңа бер исемгә тап була: XIX гасыр ахырларында, XX гасыр башларында яшәгән һәм иҗат иткән Газизә исемле талантлы шагыйрәне ача. Газизә Сәмитованың исеме дә, шигырьләре дә үз тирәлегендә мәгълүм булса да, киң укучылар массасына ул үзе үлгәннән соң байтак вакытлар үткәч кенә билгеле була: шигырьләре җыентык булып беренче тапкыр 1963 елны гына дөнья күрә. Газизә шигырьләрен укыган бүгенге укучы үзе өчен яңа бер шагыйрәне генә түгел, ә тагын бер әһәмиятле тормыш хакыйкатен ачты: татар хатын-кызлары элек-электән үк эшчән, тырыш, уңган һәм бай күңелле генә түгел, ә шагыйрь рухлы да булганнар икән. Кешеләр алдында, ирләр алдында күп очракта тел яшереп торулар иске заманның мәҗбүрияте генә булган. Ж. Санд, Л. Украинка кебек киң танылган әдипләрнең элекке татар әдәбиятында булмавы һич тә татар хатын-кызларының сәләтсез- легеннән түгел. Аларның табигый әдәби сәләтләре шул заманның социаль-политик шартларына бәйле рәвештә тиешле дәрәҗәдә ачыла алмаган: тормыш кыравы тигән, иҗатлары бөре хәлендә сулып калган. Шигъри аваз биреп караган, тик тавышы зәгыйфь чыккан, үз тирәсендәрәк кенә яңгыраган. Ә күңелендәге ярсу тойгылар, са- гыш-моңнары һәрчак сүзләргә әверелеп, җыр булып дөньяга чыгарга ашкынып торган. Татар хатын-кызлары, булган мөмкинлеккә таянып, үзләренең уй-хисләрен нигездә җырларда ачарга мәҗбүр булганнар. Шуңа да бездә халык лирикасы искиткеч бай. Бу тылсымлы мирасның гасырлар тирәнлегеннән камилләшәкамилләшә килүендә исемнәре билгесез хатын-кыз шагыйрәләрнең роле һичшиксез зур булган. Хатын-кызларга ирләр белән тигез хокук яулап биргән Октябрь социалистик революциясе һәм гаделлеккә нигезләнгән яңа җәмгыять хатын-кызларның үзләрен дә, кү- ңелләрен дә үзгәртте, рухи-культура дәрәҗәләрен баетып, әдәби сәләтләренә тулырак һәм күл яклырак ачылырга мөмкинлекләр тудырды. Шуның нәтиҗәсендә профессиональ язучы булып танылган хатын-кыз язучылар да үсте. Сәрвәр Әдһәмова, Ләбибә Ихсанова. Гөлшат Зәйнашева. Саҗидә Сөләйманова кебек язучыларның күп санлы китаплары хатын-кызларның әдәби процесстагы рольләре югары күтәрелүе турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Шагыйрьләр хәзер бездә ялгыз түгел — алар күпләр һәм ♦ герлеләр. » Үз энҗемне эзлим һаман. көн туса, йөрим йөдәп... Ач, шигърият, серләреңне. тылсымлы сүзләр өйрәт! О к «Ач, шигърият, серләреңне» исемле шигыре белән Саҗидә Сөләйманова 1960 елны £ шигърияткә шулай дип мөрәҗәгать иткән иде. Әлбәттә, бу аның беренче шигыре тү- £ гел. Моңа кадәр дә берничә ел буена ул шигырьләр язып киле, әмма поэзия аңа тиз = генә ачылып китми. Поэзиядә үз сукмагын салганчы аңа башкалар йөргән сукмаклар- - дан үтәргә туры килә. Үз энҗесен табарга тиешлегенә ныклап‘төшенү Саҗидә өчен < эзләнүләр, тәҗрибәләр юлында үзе бер җиңү була. Хәзер инде Саҗидә шигырьләре - татарча гына түгел, башка телләрдә дә яңгырый. Рус телендә дә берничә җыентыгы чыкты. ш Саҗидәнең әдәбиятка килеп керүе күпләр өчен көтелмегәнрәк һәм, хәтта, бераз “ сәеррәк тә булды шикелле. Хикмәт шунда: ул укытучы да. журналист та. гаилә йөген j тартып баручы ир хатыны да, бала анасы да Ире дә (Әдип Маликов) иҗат кешесе — шагыйрь. Татарларда исә электән килгән шундый бер язылмаган гадәт һәм әдәп бар х ир белән узышу макталмый... Әмма әдәп һәм гадәтләрне, тормыш басымын җиңәр1 лек көч таба ул үзендә. Яшәгән каласы Әлмәт хезмәт белән, иҗат белән, нефтьчеләр һем язучылар белән кайнап тора. Шигырь белән мавыгу Саҗидә өчен үтеп китә торган вакытлы гына күренеш булып чыкмый. Шигърият үз серләрен һәркемгә ачмый. Ул бик нык сайлый күңел биографиясе һем әйтергә үз сүзе булганнарны, тормыш агышына-моңына сизгер күңеллеләрне. шигъри күрүгә-ишетүгә ия булганнарны... Поэзия Саҗидәне үзенә елдан-ел ныграк буйсындыра. Тора-бара бөтенләе белән биләп ала. Шигырь аның тормышына, җан сердәшенә әверелә. Шагыйрә үзә язганча Хәләл-хәрамдырмы якыннардан аерып алган сәер хөррият — әсир итте сихри ул хөррият — исеме аның — Иҗат. Шигърият. («Бүтән мәхәббәт») ■ Күңелдәге иманы, киләчәккә юлы турында сүз кузгатканда шагыйрә һәр вакыт коммунист әтисенең образын, аның тапсыз-керсеэ вөҗданын, кереш юлын күз алдына китерә: Соңгы патрон әле атылмаган. Онытылма, йөрәк, хушланма! Гадел атлы әткәм әманәте — Соңгы патрон — соңгы дошманга! («Соңгы патрон») Бу образның Саҗидә әсәрләрендә кабат-кабат күренеп китүе һич тә очраклы түгел — ченки аның кыйбласы да әтисенең кереш юлы. идеаллары белән бәйле. Тагын кемнәр! Җирне һәм балаларны, оныкларын тирен итеп ярата алган, җиргә нык беоеккөн. түземле һәм сабыр, кешелекле һәм кече күңелле з*р әнисе — кәнәсе бар. Саҗидәнең етисе белән гомер буе бер юлдан атлаган, аның сүзеннән чыкмаган, тормыш авырлыкларында сүнеп калмыйча, балаларын олы юлга чыгара алган әнисе. Әнә шундый сабыр рухлы, түземле кешеләр кочагында һәм ышыгында үсә, тәрбияләнә Саҗидә. Тормышы да үзе тыңлап үскән әкияттәге патша кызлары тормышыннан бнк нык аерыла: Үскән чакта тормыш назламады, бизәмәде кулны балдаклар. Балдак-балдак булып сызылып калды урак кискән эзләр бармакта. Дус кызларым ефәк җепләр белән каемады кара бәрхетне. Сабан тотып кара җир естеннән эзләп киттек авыр бәхетне. «Авыр бәхетне» Саҗидә әнә шундый авырлык белән таба. «Бу көннәрне әгәр күрми калсам ярлы булыр иде күңелем»,— дип язуы белән ул бик тә хаклы. Сугыш еллары турында гына түгел, аннан соңгы авыр еллар турында да. Әлмәт кебек өр-яңа шәһәр төзү, аны төзүчеләр һәм нефтьчеләр белән бергә яшәве' турында да ул шул ук сүзләрне кабатлый ала. Ак ташлы шәһәр һәм җир астындагы нефть аның язмышына әнә шулай бик табигый рәвештә бәйләнеп китә. Ил биографиясе кайсыдыр нокталарында— әтисенең яки замандашларының образлары ашамы, үз кичерешләре ашамы — шагыйрәнең уз биографиясе белән тоташа. Болар барысы да әсәрләрнең иҗтимагый яңгырашында ныклы җирлек булып торалар. Аның биографиясе яшьлекләре сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән кордашлары чордашларының «авыр бәхет»- ләреи сурәтли, авыл мохитендә туып үскән гади крестьян кызларының интеллектуаль дөньяны үзләштерүгә юл алып, интеллигент шәһәр кызлары булып әверелү процессы кебек гыйбрәтле һәм олы социаль күренешне ача. Ә шигырьләре гражданлык рухы белән тирән сугарылган. Укытучыга һәм журналистка хас төгәллек, ачыклык белән ул акны карадан. кар4һы кызылдан аерып бирә, үзенең мөнәсәбәтен ачык сиздереп бара. «Киләчәгең килә үткәннәрдән», «Эзләреңне саклый һәр буразна». «Марина Цветаевага», «Мәңгелек ут» кебек шигырьләрен генә алып карагандада аның бүгенге көннең җитди темалары буенча укучы белән җитди сүз алып барырга хәзер булуы ачык күренә «Марина Цветаевага» шигыре, мәсәлән, гаять катлаулы язмышлы талантлы рус шагыйрәсе белән отышлы диалог рәвешенә күтәрелә язган. Кыска гына ул әсәр үз вакытында революцияне һәм халык көрәшен аңлап җитә алмаган, туган иленнән аерылган шагыйрәнең фаҗигале язмышын күңелләргә үтәрлек итеп, көчле һәм отышлы метафорик образларда сурәтли: Шагыйрь күңеле кометалар кебек парашютсыз очты йөзтүбән! Туган туфрак, кара икмәгеңнән киселгәнме сынык!— Киселгән! Орбитадан чыкса, үзен тарткан Җиргә бәрелеп яна җисемнәр. Мәгънәле юллар, тәэсирле сүзләр, таушалмаган сурәтләр! Бүгенге көн татар шагыйрәсе гасыр башларында, революция елларында яшәгән өлкән каләм остасының фаҗигасен аңлый һәм аны шул дәвердәге сыйнфый тетрәүләргә бәйләнештә күрә. Ике чор шагыйрәсе, ике төрле язмыш. Үзе Җир орбитасыннан чыкмаган шагыйрә буларак, Саҗидә үз карашын хатын-кызларга хас садәлек, ихласлык һәм беркадәр максимализм белән язып әйтеп ’бирә. Шуңа да әлеге шигырь авторның интеллектуаль рухи дөньясының киңлеген, дөнья культурасы белән бәйләнешен күрсәтү ягыннан да, сурәтләр палитрасының фәнни төшенчәләргә нигезләнгән метафораларга баюын күрсәтү ягыннан да игътибарны үзенә җәлеп итә. Күбрәк үз тирәюне — Әлмәт Татарстан турында рухланып, илһамланып язса да, аның кызыксынуы туган респуб- лика рамкасы белән генә чикләнми. Аны батек җир — Марина Цветаеаасы да, «бар- кетләр нәселеннән» булган Кюхельбекер да. Себер һәм Урал киңлекләре дә. йөзләрен кара чадра каплаган гарәп кызлары һәм кояшы аяусыз чүл-сахралар да кызыксындыра. Бу олы дөнья белән әнә шундый якын кызыксыну аны ерак җирләргә һәм ерак илләргә сәяхәткә дә алып чыга. Шигъри детальләрнең характеры да үзенчәлекле. Кояш, җисем, туфрак, туп ке- бек электән үк кулланышта килгән традицион образлар революция, комета, орбита, парашют дигән яңа характердагы сурәтләр белән бер үк шигырьдә аралашып килә- гәр. Шушындый контрастлы, чуар аралашу аның башка шигырьләрендә дә очрый: 5 «Далаларда йөри манаралар- нефтьчеләр, җырлар, чатырларп «Ике якта миләш, ба- it; лан. Хушыгыз, хуш, пальма, банан!» «Машиналар чаба юлдан, машинада — атлар», 2 «Сөтле шешә муенын сузган кайсысының сумкасыннан»; Кар гына шыгырдап кала бүленеп йокысыннан».. Мондый төрлелек — тормышның, көнкүрешнең үзеннән. Чыни_ бЬрлыкта иске белән яңа янәшә, аралашып яшәгән кебек шигырьдә дә алар табигый к янәшәлектә урнашалар. Аларның кайберләрен, яңа мәгънәви нагрузкалар йөкләп. S Саҗидә шигъри сурәт дәрәҗәсенә күтәрә. Тормышның хуҗасы булуны тою, марке- f истик фән казанышларын үзләштерү шагыйрәне Цветаева, Нерислар газапланган эч- ке каршылыклар көрәшендә янудан, дөньяны һәм кешене аңлау гаҗизлегеннән кот- у- кара. Үзгәреп торган олы дөньяның барышы һәм агышы аның эчен ачык. Шуңа да ул ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли, һәр сүзен кешеләргә ишеттерерлек итеп әйтә. ф булып чыга. Монда аның интонациясе дә үзгәрә төшә: кичереше тирәнәя, борчылу- ш лары күбәя, сораулары ишәя, җан тынычсызлыгы арта. Саҗидә бүгенге шәһәрдә яши. ә чыгышы — аоылдан: күп вакыты, шунда. табигать g кочагында үткән. («Җыр булып ташып чыгармын, чыгышым Агыйделдән»). Шуңа да аңа халыкның җыр стихиясе үтә якын. Сурәтләре якын, аһәңе үз. Байтак шигырьлә- х ренең җыр поэтикасына нигезләнеп язылуы, димәк, очраклы хәл түгелдер. Тау башлары, ай-һай. биек. Тай буе карамалык. Нигә, дустым, үзең меигәч. Әйләнеп карамадың! С. Селөйманова иярергә һәм кабатларга түгел, ә халык җырларының хисләргә муллыгына. сурәтләрнең ачыклыгына һәм тирән мәгънәлелегенә. шигырь юлларының аһәңлелегенә, авазларның ятышлылыгына омтылган шагыйрә иде. Аңарда җырларда куп кабатланган традицион образ да ниндидер яңа яклары, яңа тесмерләре белән ачылып китә. «Каен» шигырендә, әйтик, каен сурәте әнә шулай яңара: Бүлешик әле кайгыны. Ак каен — сары толым. Саргая торган аең бу. Сагына торган елым. Сөйләшик әле серләрне. Ак каен — сары сагыш. Сагынуны басар җырларны Син табыш әле. табыш. «Серләремне сиңа сөйлим» шигырендә дә беренче карашка күл кабатланудан искерә төшкән агымсу, тал, төнбоек, сандугач сурәтләре Кенчыгыш хикмәтләре рә- вешендөрәк корылган лирик сюжетта яңачарак җанландырып җибәрелә Серләремне сиңа сөйлим, Агыйделкәй, акмый тор. Айкама да, чайкама да. Төпләреңдә саклый күр. Агыйдел төбеннән көнгә чыккан төнбоеклар әлеге серне талларга, ә таллар сандугачларга, сандугачлар таң атканда ул серне җыр итеп бакчада сайрыйлар... Саҗидә лирик шигырьләрендә җыр стилен активлаштыру һәм баету белән бергә классик поэзиядән килгән шигырь төзү алымнарына да игътибарлы иде. Ут шикелле диләр, кулы тисә — эш яна. Ут булсам соң әллә сүнмәс идем!— мин — кеше!- («Кеше») Бусы — публицистик рухта сөйләүгә-бәхәсләшүгә корылган шигырьнең бер рәвеше. Ярата, яратмый, Ярата, яратмый... Өзелгән канатлы. Чәчәкләр кырларда, Чәчәкләр юлларда! Табышкан, кавышкан Күп икән дөньяда. («Чәчәкләр аланда—») Монысында үзәктә — лирик картина. X. Туфанда шушыңа охшашрак күренеш («Ромашкалар»)— чәчәк йолку — фаҗигале кичереш белән тәмамланган иде. Саҗидә шигыренең рухы да, ритмы да, аһәңе дә үзгә — аңарда табышу-кавышу рухы өстенлек итә. Күзең йомсаң, төнлә түшәгеңә Куе томан булып уй ята. («Җырчыларның зәңгәр күгенә») Чатнады җандагы бозлавык, Уятып, сызлатып кузгалды.. Сыкылы тынлык, хуш инде! Чатнама суык кыш иде... ( «Сыкылы-бәсле...» ) Геройның психологик халәтен мәгънәле детальләрдә, күренешләрдә ачу, җан хәрәкәтен сүэләр-авазлар хәрәкәте аша күрсәтү буенча да Саҗидә уңышлы эзләнүләр алып барды, табышлары аз түгел. Лирик шагыйрьләр күп очракларда үзләренең уй-тойгыларын табигатькә бәйләп ачалар. Саҗидә дә лириканың шул хөсиятен яхшы үзләштергән. Ул үзен камап алган табигать матурлыгын гадәти фон буларак та күрә һәм шуны башкаларга да күрсәтергә омтыла. Үзендә туган җирен сагыну — җирсү тойгысы аеруча көчле булганга, шушы мотивны ул шигырьләрендә дә әледән-әле үстерә бара, табигать белән якынлыкны, кешене бизи торган матур сыйфат итеп күтәрә. Сагындым. Сиңа сарылыйм Зәңгәр күк, яшел үлән. Бәйгегә чыга йөрәгем Яңгырлы яшен белән! («Табигать...») Әмма табигать күренешләренең иң төп вазифасы — шагыйрә белән, аның уй- тойгылары белән аерылгысыз бер бөтен булып кушылу. Саҗидә шигырьләрендә та бигать күп кенә очракларда берүк вакытта табигать тә һәм кеше аңының аерым халәтләре дә. Ул — шагыйрәнең уйлана, хисләнә торган үзенчәлекле шигъри теле. һәм мин яшим синең хакны хаклап дулкыннарда, язда, күкләрдә.. Җыелмалы зонтигыңны күтәр — ф баш әстеңә киләм күкрәргә! , ш Саҗидәнең тврле кичерешләрне — каршылыклы, езгәләнүле. шатлыклы тойгылар- - иы ачкан хис дөньясына ярашлы рәвештә аның шигъри теле, табигать сурәтләре дә күп төрле рәвешләргә керә, төрле аналогия һәм параллельләрдә күренә. Мәгънәле этюдлар, хис белән тукылган күренешләр иҗат иткән шагыйрә олы шигъ- W ри полотнолар да яза. Аның «Фал китабы», «Җир-су». «Чәчәкле болын» кебек төрле язмышлар турында сүз алып барган поэмалары бар. Шулай да әгәр: «Саҗидә кайсы өлкәдә — иҗтимагый-политик мотивларны җырлау- £ чы публицист яки вакыйгалар тезмәсен сурәтләгән эпик шагыйрь буларакмы, әллә _ шәхеснең күңел тирбәлешләрен, йөрәк мизгелләрен ачучы лирик буларакмы көчле- Э рәк?» — дип сорасалар, һич шикләнмичә мин үзем: «Йөрәк өлкәсендә — микромирда т ул күп көчлерәк!»— дигән җавапны бирер идем. Аңарда олы иҗтимагый-политик мо- ““ тивлар еш кына пафослы яңгырасалар да һәм чын күңелдән язылсалар да, вакыт-ва- ф иыт алар декларативлык һәм кайдадыр ишетелгәнне кабатлау, укытучылык рухын сиз- a дереп куя. Бу. күрәсең, шагыйрьне бөтен поэзиягә, бетен шагыйрьләргә йекләтелгән ш бурычларның барысын да — заманны тирән чагылдыруны шигъриятнең бөтен төрләрендә хәл итәргә, чишәргә алынуыннан да килә торгандыр. Заманны тирән чагылды- 2 руга омтылыш, әлбәттә, һәр шагыйрьдә булырга тиеш. Әмма ул әлеге олы бурычны с; үзенең булган мөмкинлекләренә таянып, үзен көчләмичә, табигый тавышын югалтмый- = ча (тенор икән — бас белән түгел, тенор белән) җырларга тиеш. Заман рухы яңа те- ~ маларны кузгатуда гына түгел, традицион дип аталган темаларны яңачарак яктыртудан да ачылырга мөмкинлеген Саҗидәнең кайбер шигырьләре дә ачык раслый. Эчке күңел тирбәлешләрен җырлауда исә Саҗидә бөтенләй үз стихиясендә. Биредә ул чын мәгънәсендә виртуозлык дәрәҗәсенә күтәрелеп куя. Бер ышаныйм әле бураннарга, Үзүземиән китеп югалыйм! Ерагая барган якыным син, Ялкыннарга салган ерагым! Шушы дүрт юлда да никадәр бай хис-кичереш, тирен мәгънә! Тормыш катлаулыгы һәм катлаулы язмышка тарыган шәхес... Хәтта күп кенә очракларда шигырьнең шигырь икәнлеге дә. ничек оештырылуы да онытыла. Күңел дөньясын ачудагы уңышлы эзләнүләр аның поэмаларында да ачык күренә. Вакыйгалар, характерлар иҗат иткән эпик әсәрләренә караганда аның лирик монологлары сәнгатьчә отышлырак, тәэсирлерәк яңгырыйлар («Җырланмаган җырлар», «Мәңгелек ут». «Сузган ике кулым»). Лирик стихия үзеннән-үзе беренче планга хис-киче- решләрне чыгара, вакыйга-персонажларны томанлы итеп артка күчерә. «Җырланмаган җырлар» әсәре әнә шул хасиятләре белән без күнеккән традицион лиро-эпик поэмалардан шуңа да нык кына аерылып тора. Бәлки аны поэма дип атау да уңышлы түгелдер Биредә мәхәббәт җырлары җырлана, героиняның күңел тирбәлешләре җыр формасында ачыла. Шул яклары белән ул мәхәббәт турындагы шигырьләр-җырлар бәйләменә дә якын, әмма циклдан аерыла да Биредә бәйләнешләр көчлерәк, тыгызрак. «Лирик соната» яки «Шигъри симфония» атамалары бәлки аның рухына ныграк туры киләдер! «Мәңгелек ут» әсәренең дә жанрын поэма дип кенә билгеләү аның характерын ачып бетерми. Биредә дә беренче планда хисләр өермәсе, кичерешләр дулкыны. Рус поэзиясендә шундый рухтагы әсәрләрне «реквием» дип атау очрый Бу да бит бездә әлегәчә исеме табылмаган, жанр чикләре ачылмаган, әмма шигърият практикасында һаман саен очрый торган олы лирик формага карый. Шигъриятнең бер сере — шагыйрьнең ихласлыгына карый. Саҗидә укый-укый. ей- рәнә-ейрәнә, яэа-яза әнә шул серне ача. Хисләрнең ихласлыкта, самимилектә ачылуы исе күңелне үзенә җәлеп итә. үзенә иярте, авторга карага ышану тойгысы уята. Күп кенә шигырьләрендә, әйтерсең лә, шагыйрь күңеле белән шигырь арасында бер нинди ара-ераклык, пәрдә юк. Эчке янулары, тетрәүләре, сыкраулары, ярсу, өзгәләнүләре— барысы да шигырьдә: халыкчан аһәңле шигырь юлларында, йөрәктән чыккан сүзләрдә, алай гына да түгел — юл һәм сүз араларында. Үзенең күңел дөньясын шулай тутырып ачуы белән, поэзияне сердәше итеп танып, аңа ышануы белән шагыйрә поэзиянең мәңгелек темасын — мәхәббәт темасын да яңача төсмерләре белән заманча һәм үзенчә итеп яңгырата алды. Аның шигырьләрендә дә мәхәббәт изге тойгы, кешене сафландыручы, биеккә күтәрүче, аның кешелек һәм әхлакый тойгылары югарылыгын билгеләүче олы хис, олы кичереш буларак сурәтләнә. Мәхәббәтне тирән яшерәләр, Сиздермәслек итеп беркемгә. Тирәнәйгән саен аның нуры Керфек очларыннан сирпелә. Саҗидә әнә шул саф хисне, яшерелергә тиеш тыенкы хисне яшереп булмый торган бер халәтендә—янган, дөрләгән чагында сурәтли. Табигать... Җилләр, яфраклар бер сулыш монда, бер тын. Шәһәрләр, юллар, тузаннар җуелган сихри бер твн_. Яфракта чыклар, керфектә... Бер тирән сулыш, бер җан. Тәрәзә ачык, күңелләр Пәрдәсез аткан бер таң. Шагыйрәнең дә күңел тәрәзәсе ачык: ул сөю хисенең ләззәтен дә, шатлыгын да, утларга салуын да сөйли, кешенең борчулы-утлы-сагышлы эчке дөньясына алып керә. Бер шигырендә сөю кешене бәхетле иткән, күкләргә күтәргән ләззәтле бер тойгы булып сурәтләнсә, икенчесендә — аның капмакаршысы ачыла Кем әйтә сөю ләззәт дип! Дөресе, сөю — газап. Йөгәнен өзгән йөрәгең Әллә кол, әллә азат Ут белән су арасында Тукталыр урын эзләп, үрсәләнеп өзелә үзәк. Дөресе, сөю — бизгәк. (•Кем әйтә...») Бу дөньяның олы мәхәббәткә ия кешеләре башкачарак күрәләр, башкачарак тоялар, ишетәләр, башкачарак эшлиләр. Саҗидә мәхәббәт иясенең әнә шул пбашкача- рак яшәү» тойгысын шигырь телендә дә оста итеп тасвирлый Нигә соң эчәм җиппәрне көйгәнче иреннәрем! Ник керәм утлар эченә күргәнче күмерләрен! (•Ел әйләнә ») Мәхәббәт турында гомуми рухта язылган күп кенә шигырьләрдән Саҗидәнең мәхәббәт лирикасы бер шәхеснең күңел биографиясен ачуы белән аерылыбрак тора Аида кеше тойгыларының хәрәкәтен күреп була, анда тормыш драмасы, сөю романтикасы, мәхәббәтне язмыш ител сурәтләү бар. Хатын-кызның күңел серен бездә бе ренче буларак шундый тулылыкта, шундый бай төсмерләре белән, шатлык-ләззәт- ләре, «җан кыюлары» һәм еэгәләнүләре, моң-сагышлары белән, нәкъ үзләренчә кичерүләре белән Саҗидә чиште дисәк, нәкъ аларча Саҗидә сейләп бирде дисәк, һич тә арттыру булмас. Чикләүләр, читләтүләре!— Бер кыюга мең тыю_. Ах, әллә сиңа рәхәтме кеше җаннарын кыю! Шушы рәвешчә тик хатын-кыз гына тузына ала: биредә барысы да хатын-кыз психологиясе, аның интонациясе, аның сүзләре... һәм сурәтләгән тойгылар бер шәхеснең кичерешләре генә булып калмыйча, күпләргә хас уртаклыкларны чагылдыру дәрәҗәсенә күтәреләләр. Без күпчелек очракта поэзиядәге иҗтимагый-социаль мәгънәне турыдан-туры шундый эчтәлекне ачкан әсәрләрдән генә эзлибез. Шул нигездә иҗтимагый-лолитнк рухтагы әсәрләрне алгы планга чыгарабыз да, теп игътибарны шуларга юнәлтәбез, мә- хөббөт-сөю турындагы әсәрләрне бетенләй читкә этәрәбез. Ә ныклабрак уйласаң поэзиянең социаль рухи эчтәлеге андый шигырьләрдә дә ачыла икән бит. Моңа Блок һәм Туфан шигырьләре, М. Цветаева, А. Ахматова, С. Нерис, Зелфия лирикасы ышанычлы дәлил була ала. Татар шагыйрәсе Саҗидәнең мәхәббәт лирикасы да бүгенге җәмгыятьнең социаль-әхлакый атмосферасында, шәхеснең үз-үзен тотышында туган үзгәрешләр турында сөйли. Дөрес, аның шигырь-җырларында үткән гасырларда һәм үзенә кадәр тасвирланган мәхәббәт авазы белән гомумилек һәм уртаклыклар да бар. Әмма бу уртаклык үткәндәге мәхәббәт, гыйшык сүзләренең гади кайтавазы гына түгел. Боларны гомум кешелеккә хас уртак сыйфатларның чагылуы гына дип карау дөресрәк булыр. Бүгенге татар кызы да бит күпмедер дәрәҗәдә сөю хисен Зөләйха яки Зөһрә кебек, Татьяна яки Изольда шикеллерәк кичерә. Шул ук вакытта аның уз-үзен тотышында күпмедер дәрәҗәдә бүгенге заман кешесенең характерына, дөньяны кабул итүенә бәйле яңарак хасиятләр дә бар. Саҗидә шигырьләре, мәсәлән, әнә шул турыда уйланырга этәрә. Аларның лирик герое характерына гына игътибар итегез: ул үз хокукын, тормыштагы ныклы үз урынын яхшы белеп, төшенеп эш итә. Язмыш ы үэем язам мин. Бәхетне ,-зем табам! Менә аның тормыш фәлсәфәсе. Шуңа таянып ул үз бәхете өчен керәшә, уз хакын мәхәббәттә дә даулый. Шигырьләре архивтан табылган Газизә бит болай дип әйтә алмаган, хисләрен дә, күңелен дә бу кадәр иркен итеп, пәрдәсез ача алмаган... Шигърият! Саҗидәгә серләреңне яшерми ачуың өчен, аңа шигърият диңгезеннән шигъри энҗеләр табарга булышуың өчен мең рәхмәт!