Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӘЙНИ ШАҺИМОРАТОВ

| Шушы елның 25 августында 68 нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң танылган драматург Зәйни Шаһиморатов вафат булды. Зәйни Әхмәт улы Шаһиморатов 1913 елның 7 мартында Оренбург елкәсенең Тоцк районы, Кондызлытамак авылында туа. 1933 елда Ташкентта икееллык педагогия институтын, ә 1936 елда Казанда театр техникумын тәмамлый. Бөек Ватан сугышына хәтле Республика халык иҗаты йортында методист булып эшли. 1941 елдан 1945 елга кадәр ул Бөек Ватан сугышында була, орденнар, медальләр белән бүләкләнә. 1943 елда Зәйни Шаһиморатов Коммунистлар партиясе сафына керә. Сугыштан соң күп еллар буе Республика халык иҗаты йортының директоры булып эшли. Зәйни Шаһиморатов әдәби иҗат эшен курчак театры өчен пьесалар язудан башлый. Аның «Шүрәле», «Мәч-Мәчин», «Айтуган», «Кечкенә партизаннар», «Бәхет кошы» кебек пьесалары курчак театры сәхнәләрендә күл еллар буе зур уңыш белән бара. Ул курчак театры драматургиясенә нигез салучыларның берсе булды. Зәйни Шаһиморатов — үзешчән сәнгать кол- театрлар тарафыннан күп еллар буе кат-кат уйналган егермедән артык драма һәм комедия авторы. Аның «Хәэрәт үгетләргә килә», «Тугыз гашыйк», «Хаят», «Йөрәк давыллары», «Уеннан — уймак» кебек пьесалары театрларыбыз репертуарында төп урынны алып торды Алдынгы нефтьчеләрнең, колхозчыларның тулы образларын тудыруда, революция каһарманнарын сурәтләүдә ул мактауга лаек эш башкарды Шуның өстенә 3 Шаһиморатов үзен оста тәрҗемәче итеп танытты, башка милләт драматургларының пьесаларын тәрҗемә итү эшенә зур өлеш кертте. Үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген партиябез идеяләрен тормышка ашыру өчен көрәшкә багышлаган киң күңелле, тыйнак табигатьле каләмдәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.