ЯҢА СӘХИФӘЛӘР АЧЫЛА
XIII йөз шагыйре Кол Гали иҗаты язма әдәбиятыбызның «елга башы» булып исәпләнсә дә, әлегә кадәр җитәрлек дәрәҗәдә ейрәнелмәгән иде Шуңа күрә Н. Хисамов- ИЬ1Ң «Фәнч нәшриятында «Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф поэмасы» исемле китабы1 басылып чыгуы һичшиксез сөенечле хәбәр булды. Шулай да. китапны күрү белән, күңелдә берничә сорау да туды: күптән көтелгән кирәкле хезмәт үзен аклап җиткерәме? Әсәрнең телен, чорын, табигатен аңлау эчен зарур тарихи фон тиешенчә ачылып беттеме нкән?.. Яшермим, мондый объектив, ягъни һәр яңа хезмәткә карата куелуы мөмкин сораулардан тыш, «субъектив» сәбәпләр дә юк түгел иде. Н. Хисамовиың исеме матбугатта шактый еш күренгәләп килә Ләкин каләме, әйтер сүзе-фикере булган автор кайчанга зур мәсьәләләрнең чит-кырыйларыннан гына «чеметкәләп» уза шикелле иде Яна китап, өстәмә исеменнән үк аңлашылганча, XIII йөз әдәби истәлеген тарихи- чагыштырма. димәк, текстологик һәм теоретик планда өйрәнүгә багышланган. Бу исә төрле нөсхәләрне, димәк, төрле телләрдәге версияләрне белүдән тыш. автордан теоретик нигез дә, әдәби зәвык та таләп итә. Өйрәнелә торган иҗатны гомум вдәби фонда, ягъни башка күпләгән факт һем күренешләр белән эзлекле мөнәсәбәттә карау сорала. Әгәр монографиянең Кол Гали иҗатына багышланган беренче махсус китап икәнлеген дә искә алсак, әлеге таләпләрне үтәү аеруча мөһим Кыскача кереште һәм беренче бүлек башында Н. Хисамов «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының өйрәнелү тарихын яктырта, әсәрнең туган җирлеге, эстетик кыйммәте турында үзеннән элгерге галимнәрнең фи- «ерларен китерә Шагыйрьнең ватаны, шәхесе хакында бернинди мәгълүмат сакланмаган. Шуңа күрә әйтелгән фикер-фаразлар төрлечә һем каршылыклы Әгәр Г. Утыз Имәни, Ш Мәрҗани һәм башка соңгы дәвер татар галимнәре, шул җөмләдән мәрхүм Җәвад Алмазов, истәлекнең бары бездә генә ' Хягампя Н ill Поэма «Кмссв и Юсуф* Кул' Ал» Диализ источников помет» и авторского творчества М «Наука* 1979 мәгълүм һәм киң таралган булуына, шулай ук гомуми стилистик рухына игътибар итеп, аның болгар-татар җирлеге җимеше икәнлегенә ихлас ышансалар, икенче төркем галимнәр поэманы Төрки ядә, яки Урта Азиядә язылган дип исәпләгәннәр (К. Броккельман. М. Ф Күпрүлүзадә һ. б.). Хәер, бүген дә әле «Кыйсса-и Йосыф» поэмасын, тел үзенчәлекләреннән чыгып, Идел буеннан читкәрәк тибәрергә омтылучылар юк түгел. Гомумән, поэма хакында моңарчы әйтелгән фикерләрнең төбенәрәк төшәргә теләсәк, без иң элек бәхәснең әлеге дә баягы «кайсы җирлек әсәре?» дигән сорау тирәсендә куерганлыгын күрер идек. Ләкин Н. Хисамов «Кыйсса-и Йосыф»—■ терки халыкларның шактые өчен уртак ядкяр дигән фикергә кушылып, әлеге бәхәсне бер читкә калдыра да, әсәрнең төп тукымасына—эчтәлек һәм сюжет, идея һәм фәлсәфә, образлы сөйләм үзенчәлекләренә күчә, шуларны тарихи-чагыштырмача планда өйрәнә Фикеребезчә, китап авторы иң дөрес юлларның берсен сайлаган. «Йосыф образы һәм есәрнең идея проблематикасы» дигән беренче бүлектә, югарыда күрсәтелгән бәхәстән тыш, сюжетның чыганагы, геройны сурәтләүдә традиционлык һәм автор яңалыгы, ата һәм угыл, ана кабере мотивлары, түбәннән күтәрелү һәм гаделлек проблемасы кебек, бер карашка аерым-аерым, мәгәр поэманың эчтәлеген, эстетик һәм иҗтимагый кыйммәтен билгеләүче тел мәсьәләләр яктыртыла. Поэманың сюжеты, фәндә күптән исбат ителгәнчә, борынгы яһүдиләр традициясенә— Тәүратта тасвирланган Гүзәл Йосыф хакындагы гыйбрәтле маҗарага барып тоташа. Соңрак бу сюжет исламга кадәрге сүрияле авторлар тарафыннан эшкәртелә, аннары Коръәнгә дә үтеп керә Мөселман көнчыгышында иҗат иткән соңгы дәвер әдипләре, мәсәлән, Тәбари, Фирдәүси һәм Әнсарилар сюжетны шул Коръән версиясеннән алып үстерәләр. Н. Хисамов әтрафлы рәвештә исбатлаганча. Кол Гали, аларның барысын да белгән хәлдә, беренче чиратта Әнсариның фарсыча чәчмә версиясенә таянган һәм сюжетны тагын да үстереп, баетып җибәргән Гомумән, бу мәгълүм сюжетның чордан-чорга. телдән- телгә күчкәндә ничек үзгәрүен, динилектән дөньявилыкка, схематизмнан сәнгатьчелеккә таба авыша баруын китап авторы җентекләп, хәтта мавыгып күзәткән. Сюжетның эшкәртелү үзенчәлекләрен Хисамов «эл- гәргеләр һәм Кол Гали» дигән планда гына түгел, бәлки «Кол Гали һәм аннан соңгылар» дигән юнәлештә дә, ягъни хәрәкәттә һәм үсештә тикшерә. Тарихичагыштырма алымнан киң файдалану борынгы төрки әдәбиятта сәнгатьчәлек формалашуына, гуманистик принциплар ныгуына Кол Гали керткән өлешне, ул алып килгән яңалыкны калку һәм тарихи яктан дөрес аңларга мөмкинлек тудырган. Шундый эзлекле күзәтү процессында Н. Хисамов ирешкән казанышларның берсе сыйфатында түбәндәге нәтиҗәне күрсәтергә мөмкин: соңгы вакытка кадәр берәүләр Кол Гали версиясенең төп сюжет сызыгы дип, гадәттә, Йосыф белән Зөләйха арасындагы мәхәббәт маҗараларын күрсәтәләр, ә икенче төркем галимнәр игътибарны ата белән угыл мөнәсәбәтенә—аерылышу хәсрәте һәм бик озак вакыттан соң гына кавышу шатлыгына юнәлтәләр иде. Монография авторы исә, бу ике сюжетның да әһәмиятен кире какмаган хәлдә, нигезле дәлилләр ярдәмендә гуманист шагыйрь тарафыннан беренче планга «түбәннән күтәрелгән гадел ил биләүче» мәсьәләсе куелуын исбатлый. Монгол яулап алуларына кадәрге төрки телле дөньяви әдәбиятның гомум торышына, проблематика һм үсеш тенденцияләренә игътибар итсәк, автор ирешкән әлеге нәтиҗәнең дөреслеге тагын бер кат раслана: «гадел дәүләт башлыгы һәм халык мәсьәләсе» бары Кол Гали поэмасында гына кинәт калкып чыккан өр-яңа проблема түгел. Борынгы төрки руник язулы ядкяр- ләрдән Билгә каган. Күлтәгин һәм «хикмәт иясе» Тоньюкук кебек заманының күренекле дәүләт эшлеклеләре исеменнән яң- г|иратылган эпитафик манифестларда, төгәлрәк әйткәндә, әдәби-тарихи публицистикада, шулай ук иң тәүге төркичә поэма дип исәпләнгән «Котадгу биликотә дә үзәк проблема итеп шул ук ил-дәүләт һәм падишаһ мәсьәләләре куелган иде. Күрәсең, VIII— XIII йөзләрдә төрки телле язма традициядә дәүләт белән идарә итү, гадел хаким һәм халык темаларының эзлекле рәвештә кабатлануы очраклы күренеш түгелдер. Минемчә, мондый хәл шул чорларда төрки дөньяда барган катлаулы социаль үсешнең, ягъни сыйнфый бүленеш көчәеп, иҗтимагый көрәш кискенләшүнең, шул рәвешчә «падишаһ һәм халык» проблемасы актуальләшүнең әдәбияттагы чагылышы булса кирәк. Фактларга менә шушы күзлектән караганда (киләчәктә автор мәсьәләнең бу ягына аерата игътибар итсен иде), «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының иҗтимагый әһәмияте тагын да калкурак күренә. (Сүз уңаенда әйтеп узыйк: җәмгыятьтәге югары һәм түбән катламнарының — хасс-у- гамның — үзара мөнәсәбәте мәсьәләләрен яктыртуны соңрак дәвер татар әдәбиятында Мөхәммәдьяр дәвам иттерә. «Хасс-у-гам» проблемасының бездә иң элек Кол Галидә куелуын, аннары Котб аша узып, Казан ханлыгы чорында кабат күтәрелүен искә төшерсәк, борынгы әдәбиятыбызның иҗтимагый йөзе тагы да ачыграк күренә.) «Гадел падишаһ» мәсьәләсенең яктыртылышында төрки әдәбиятка Кол Гали алып килгән яңалыкның берсе түбәндәгедән гыйбарәт. Борынгы төрки эпитафияләрдә, шулай ук «Котадгу билик» поэмасында нәселдән ил биләп килә торган, «тәхет өстендә» туган һәм гел шунда утырган «асыл зат» («илаһи зат» булуы да фараз кылына) падишаһларның гамәлләре һәм бурычлары хакында сүз статик рәвештә бара. Кол Гали исә үз героен (аны «пәйгамбәр нәселеннән» дип кабул иткәне хәлдә) бер югары күтәреп, бер түбән төшереп, ут һәм су кичтереп, булачак ил башлыгының характерын хәрәкәттә сыный, аны үсештә, эволюциядә тасвирлый. Гәрчә бу сюжетның төп сызыгы традициядән килсә дә, Кол Гали аны яңа детальләр һәм идеяләр белән баета: ил-дәүләт белән идарә итәчәк зат, хәзергечә әйтсәк, гади халык тормышын яхшы белеп, гаделлек идеалына тугрылыклы булып калырга тиеш икән. Миһербанлы ата кочагыннан йолып алынып коллыкка сатылган, аннары сарай хадиме дәрәҗәсенә күтәрелгән, шунда ук зинданга төшкән, ниһаять, тагы югары калкып, падиша булган Йосыфның һәрвакытта да «сиддыйк»лык — тугрылык сыйфатын саклавы Кол Гали идеалының чагылышы ул. Әлбәттә, монография авторы әсәрдәге иҗтимагый мотивка басым ясавы белән урта гасыр әһеле кулына (Кол Галигә дә, Йосыфка да) XX йөз көрәш факелы тоттырырга җыенмый, яисә борынгы чор вәкилләреннән яңа дәвергә генә хас фикер һәм әхлак нормалары таләп итми. Поэма авторының дөньяга карашын, әсәрдә гәүдәләнгән идеалын, шулай ук әсәр геройларының омтылыш һәм характерларын X. Хисамов мәгълүм тарихи чор фонында, реаль мөмкинлек кысаларында карарга омтыла. Шуңа күрә әсәр идеясендәге шартлылык, каршылык һәм чикләнгәнлекләр эзлекле рәвештә ачыла бара. Истәлекнең социаль-иҗтимагый идеясен беренче планга чыгару белән бергә монография авторы башка сюжет сызыкларының әһәмиятен киметми, аларның уз урыннарын, эстетик кыйммәтләрен табарга тырыша. «Атаның балага мәхәббәте» яисә «угылның атага тугрылыгы» дигән гуманистик идеяләрнең гәүдәләнешенә карата Н. Хисамов бик игътибарлы. Шул мәсьәләләргә багышланган сәхифәләрне укыган чакта татарларның «Кыйсса-и Йосыф» әсәрен — халыкның үзенчә әйтсәк, «Йосыф китабын»— ни өчен бик үз итүе, гасырлар дәвамында күңел түрендә саклавы төгәлрәк аңлашыла. Татар әдәбияты өчен «гадел падишаһ» темасы әкренләп икенче планга күчә; мәхәббәт мәсьәләсе исә, интимрак өлкә булганга, ачык дискуссиягә куелмый. Туган җирләреннән кысрыклана барган, бә-* хет эзләп зимагурлыкта каңгырган, патша хезмәтенә газиз уллары егермешәр елга солдатка алынган, аз гына каршылык өчен Себерләргә сөрелгән, кыскасы, һәр гаиләдә диярлек аерылышу ачысын татып яшәгән халык өчен Ягкуб—Йосыф трагедия се аңлаешлырак, якынрак, актуальрәк бу лып яңгыраган. Димәк, «Кыйсса-и Йосыф» хитабының бездәге популярлыгын, гомум сәнгатьчә сыйфатыннан, күңергә эстетик якынлыгыннан тыш, аның икенче хасияте: халыкның тарихи конкрет рухи халәтенә аваздашлыгы — олы моңы тәэмин иткән икән. Дерес, поэмадагы мәхәббәт сызыгы да зур эстетик-фәлсәфи әһәмияткә ия. Китап “авторы махсус билгеләп үткәнчә. Кол Гали бу традицион сюжетны үзеннән элгәрге, хәтта соңгы шагыйрьләрдән үзгә буларак, шактый оригиналь һәм мөстәкыйль рәвештә хәл кылган икән: аның Зөләйхасы кайбер башка версияләрдәге кебек җансыз курчак, яки ирләрне юлдан яздыручы «чибәр» пәри генә түгел, бәлки олы хис утында яна белүче, шул олы хисенә ахыргача тугры булып кала алган көчле ихтыярлы җир кызы. Н. Хисамов фикеренчә. Йосыф—Зөләйха сюжетында Кол Гали «тигез мәхәббәт» идеясен алга сөреп (әлбәттә, мәсьәләне традиция һәм чор биргән мөмкинлекләр югарылыгыннан хәл кылып), үзенең гуАанист фикер иясе икәнлеген раслаган. Йосыф образында, монографиядә дәлилләнгәнчә, кеше аңына, ачык фикергә, тугрылыкка гаделлеккә дан җырлана. Зөләйха образында исә гадәти җир кешесенең кечле, мәгәр дөньяви хисе гәүдәләнә, мәхәббәттәге ныклыгы олылана. Кол Гали симпатиясе, һичшиксез, беренче тип герой тарафында, ләкин ул, кайбер урта гасыр әдипләре кебек, икенче башлангычны кире какмый, бәлки аның да яшәү хокукына ия булуын раслый. Шагыйрьнең Зөләйханы кимсетмәве, әсәр ахырында аны Йосыф белән кавыштыруы, ягъни җир мәхәббәтен суфыйларча инкяр итмәве шушы нәтиҗәне куәтли: Кол Гали — аң белән хис гармониясе тарафдары Монографиянең икенче бүлеге менә шундый кызыклы һәм мөһим нәтиҗәләр белән тәмамлана. Өченче бүлектә поэманың индивидуаль һәм стилистик үзенчәлекләре тикшерелә. Монда да автор истәлекне башка версияләр белән чагыштырып карый. Йосыф— Зөләйха сюжетына корылган күп телләрдәге әсәрләрне күзәтүдән тыш, Н. Хисамов татар халык иҗаты материалларын да өйрәнә, тәрле чор язма әдәбиятыбыз фондына ^а актив рәвештә үтеп керә ул. Кол Гали табышларының Котб, Мөхәммәдьярдан алып Муса Җәлил иҗатына кадәр ачылып килүе «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының татар әдәбияты үсешендәге урынын һәм әһәмиятен тарихи яктан дөрес итеп күрсәтергә булышкан. Җыеп әйткәндә, истәлекнең индивидуаль һәм стилистик үзенчәлекләрен җентекләп күзәтү нәтиҗәсендә Кол Гали поэмасының болгар-татар җирлеге җимеше икәнлеге, бары шул җирлектәге төрки едәбиятка аерылгысыз рәвештә үрелүе тулысынча диярлек расланган. Шул ук вакытта Н. Хисамов Кол Гали поэмасының борынгы гомумтөрки әдәбият хәзинәсендә каралырга тиешлеген, димәк, башка тугандаш халыклар әдәбиятлары тарихында да өйрәнелү мөмкинлеген инкяр итми. Истәлек иҗат ителгән мохитны аныкларга омтылу исә Н, Хисамовка поэманың әдәби сыйфатын, тарихи кыйммәтен һәм аның әдәби процессыбыздагы урынын дөрес аң лау, гадел аңлату өчен кирәк булганДөрес, китапта Кол Галинең «биографиясен» ачыкларга омтылу белән артык мавыгып киткәләгән моментлар да бар. Мәсәлән, Н. Хисамов XIX йөз язучысы Таҗетдин Ялчыгол угылының шәҗәрәсенә мөрәҗәгать итеп, анда очрый торган «Кол Гали» дигән исемне «Кыйссаи Йосыф* авторына нисбәт итәргә тырыша. Беренче карашка изге нияттән туган бу омтылыш үзен акламый. Иң әүвәл, хәзерге шәҗәоәдәге исем белән поэма авторының тәңгәллеген раслый торган бернинди документ юк Икенчедән, Т. Ялчыгол шәҗәрәсенең борынгы өлешендәге бер исемне тарихи дәрес дип кабул итәбез икән, ул чакта анда очрый торган башка исемнәргә карега да шундый ук мөнәсәбәт таләп ителә Димәк, Т. Ялчыголның тагын да элгәрерәк бабасы сыйфатында шәҗәрә авторы үзе төртеп күрсәткән юнан-грек фәйлесуфы Сократ хәкимне дә танырга тиеш булабыз?! Өченчедән, Кол Гали дигән исем әлеге шәҗәрәгә XVII йөздә үк теркәлеп калган Дәф тәри Чыңгыз-намә» истәлегеннән килеп кергән. Ләкин анда сүз Ялчыголның бабасы хакында түгел, бәлки Биләр шәһәрендә XIV йөздә яшәгән мәшһүр бәкләрнең берсе турында бара Димәк, монография авторына Кол Галине Болгар җиренә «ныграк бәйләргә» теләгәндә дә. куян шулпасының юынтыгына барып кергәнче, менә шушы беренчелрәк чыганакка таянырга мөмкин иде. Дүртенчедән иң мөһиме, Кол Галинең Т. Ялчыголга «баба» икәнлеген әлеге сүзне куштырнакларга алуы белән (20 иче биттә) Н. Хисамов үзенең шәҗәрәгә ышанып җитмәвен күрсәтә. Шулай булгач, ни өчен аны кабатлап, мичкә балга бер кашык дегет кушкандай, зур хезмәтнең сыйфатына зарар китерергә?! Ә бит «кечкенә» мәсьәләләрдә эзлеклелек югалуның зур проблемаларга буталчыклык кертүе бик табигый XIII йөз башыннан алып. XVI гасырның урталарына кадәр Идел буе төрки халыкларыннан болгар-тэтарларның «тар» этник составы (ягъни төркилек эчендәге сан һәм сыйфаты) өзлексез үзгәреп тора. Хәрби- политик чайкалулар дәвамында ыру һәм кабиләләрнең кушылулары һәм аерылулары куп булган. Шуңа күрә вакыт-вакыт болгар кешеләренең ерак Харәзем һәм Мосул, Бәлх һәм Бәгъдад якларына барып чыгып, икенче этник дөнья мәдәнинты җирлегендә әдип һәм галим булып формалашулары, димәк, башка этник культура үсешенә катнашулары табигый, хәтта киң таралган. Шулай ук «читтән» килгән төрки дулкын вәкилләренең дә Болгар рухи культурасына өлеш кертүләре бик мөмкин Икенчерәк итеп әйткәндә, теге яки бу борынгы язучының мирасы нинди милли әдәбиятка каравын аның биографиясендәге кайбер факт кисүләренә таянып түгел (әйтик, бер бабасы негр булган А. С. Пушкиннан эфиоп шагыйре ясауның мәгънәсезлеге кебек), ә шул иҗатның нинди җирлектә бөреләнеп чәчән атып нинди халык әдәбиятының тукымасына үрелгәнлеген, димәк. кайда дәвамлы яшәгәнлеген аныклап кына билгеләргә мөмкин Мәсьәләгә шушы яссылыктан караганда. Н Хисамов үзе әтрафлап исбат иткәнчә. Кол Гали иҗаты бары борынгы татар әдәбияты процессында гына үзенең урынын тапкан. Истәлекнең XIX йөзгә кадәр кайбер төрки төбәкләрдә (урта Азиядә) бөтенләй мәгълүм булмавы. икенче регионнарда исә (Гөркиядә— угыз телле илдә!) тәрҗемәсез аңлашылмавы һәм тагын башка бик куп фактлар әлеге нәтиҗәне куәтли. Ниһаять. «Кыйсса-м Йосыф» китабының . тел узенчэле'енэ килгәндә дә хәзерге төр- ‘ ки телләрнең формаль күрсәткечләренә генә таянып, шуларны турыдан-туры борынгылыкка күчереп фикер йөртергә ярамый, борынгь төрки әдәби телләр стихиясен дә исәпкә алырга кирәк Монгол яулап алуларына кадәрге Идел буенда кайсы төрки шивәгә нигезләнгән язма тел өстенлек итүен әле беркемнең дә төгәл ачыклаганы юк Монгол яулап алуларына кадәр үк Идел буе кыпчак һәм болгар кабиләләре дөньясында бер ара угыз телле язма традиция көчәйгән, шуңа күрә формаль галәмәтләре белән угызчылыкка, ләкин эчке рухы һәм аңлаешлылыгы җәһәтеннән кыпчаклык стихиясенә якын «Кыйсса-и Йосыф-лар иҗат ителгән булса, бер дә гаҗәп түгел? Без шушы фаразны алга сөрү ягында Чөнки татар археографиясе материаллары арасында «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының -ялгыз имән» булмавын күрсәтә торган башка «угыз телле» истәлекләр дә шактый Менә шуларның һәммәсен дә исәпкә ал- -ан чакта, югарыда инде әйтелгәнчә, Н Хисамов хәзерге ге чграмматик бәхәсләргә артык кереп тормыйча, дөрес эшләгән. Чөнки Кол Гали мирасының урынын бары элекке дәвер әдәби фон һәм аннан соңгы әдәби процесс материалын синтезлау ысулы белән генә билгеләп була. Ә бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп әле. Җыеп әйткәндә, яңа чыккан китап үзенең төплелеге, фәнни колачы белән аерылып тора. Авторның мөһим мәсьәләләрне хәл кылганда үзенең дә зур җаваплылык тоюы аерата тәкъдиргә лаек. Хезмәттә конкрет текстологик, ягъни Кол Гали поэмасының тәнкыйди текстын төзү бурычы куелмаса да, Н. Хисамов төрле нөсхәләрне (басмадан тыш 20 дән артык кулъязманы) үзара чагыштырып, шулай ук шигырь закончалыкларына таянып, элекке басмалардагы хаталарны төзәтә бара. Безнең алда зур эрудицияле гыйльми тикшеренү генә түгел, бәлки нечкә зәвык белән өртелгән әдәби күзәтү дә1 Китапның яхшы полиграфик Ьазәда басылуын да махсус күрсәтергә кирәк Истәлектән китерелгән өзекләрнең борынгы графикада бирелүе хезмәтнең документаль. димәк, ышандыру нигезен бермә-бер көчәйткән. Кыскасы, әдәбиятыбыз тарихы өчен дә, шулай ук үз йөзен, киләчәк юнәлешен тапкан автор өчен дә куану хисе белән хезмәтнең соңгы битләренә җитәсең. Әмма зур сөенечләр белән рәттән кайбер көенечләр дә бар Китап бик аз тираж белән басылган. Ә ул — Кол Гали иҗатын өйрәнү дә, күп гасырлы бай. мәгәр әле барланып җитмәгән, шуңа күрә тиешле бәясен алмаган әдәбиятыбызның тирән тамырларын аңлау өчен дә бик кирәкле хезмәт. Бәлки монографиянең төзәтелгән, тулыландырылган һәм. ниһаять, укучыларның киң катлавына адресланган яңа редакциясен басмага әзерләргә кирәктер? Әлбәттә, хезмәтнең яңа редакциясен эшләү белән бергә. Kort Гали мирасын тагын да әтрафлырак итеп өйрәнүне дәвам иттерү көн тәртибендә кала. Чөнки «Кыйсса-и Йосыф» поэмасын чын-чынлап өйрәнү эше, Н. Хисамов үзе үк икърар иткәнчә, башлана гына. Җиде-сигез гасыр дәвамында халкыбыз күңелендә урын биләгән, шул моңлы күңелне җылытып, нурландырып килгән бөек Кол Гали мирасының ачылачак серләре, ялтыраячак «кырлары» күп. әле!