Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ СЫНАУЛАРЫ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ

Журнал битләрендә Атилла Расихның «Сынау» исемле романы бадылып ныгу тәнкыйтьчеләрдә дә, киң катлам укучыларда да зур кызыксыну уятты Роман ха кында суз куп булды Аның квтеп алынган әсәр булуын әйттеләр. «Социалистик Татарстан» газетасында тәнкыйтьчеләр Ибраһим Нуруллин белән Ринат Мвхәммәди- евнең романга багышланган рецензияләре басылып чыкты. Авылларда укучылар конференцияләре уздырылды. Редакциягә дә. автор исеменә дә укучылардан күп хатлар килде. Алар кызыксыналар, бәхәсләшәләр, авторга киңәшләр бирәләр. Түбәндә шул хатларның берничәсен урнаштырабыз. Апае районының Сатмыш авылы китапханәсе оештырган китап укучылар конференциясендә катнашучыларның кайбер фикерләре белән таныштырабыз. Шушындый роман язган өчен өлкән язучыбыз Атилла Расихка рәхмәт белдерәсем кило Кешеләргә җан азыгы булырлык әсәр ул. Күп кенә әдәби әсәрләрнең ахыры ничектер шатлыклы, без теләгәнче тәмамлана Мин дә шундыйрак бер кичереш белен иСынауьның ахырына якынлаштым, ләкин., тукта, ашыкма Тормыш син көткәндәгечә генә гади түгел шул. Чын тормышның асылы өнә шул чишелеп бетмәгән төеннәрдә. Менә Фәритнең хаты. Барлык уйларымны, Йөрәгемне өшеткәне Фәритнең шушы хаты булды Мин һич кенә дө андый хат көтмәгән идем. Шулай да була икән! Әсәрнең иң тетрәткеч моменты — шушы хаттыр, мөгаен. Мине бу роман күп уйландырды, аның һәрбер бүлегеннән үземә үрнәк булырлык сыйфатлар, киңәшләр һәм башка файдалы мәгълүматлар алдым. Әсәрне бетен-бетен кешегә укытасым, алар белән бәхәсләшәсем килде. Мөхтәрәмә Гайфу..лмма. К «ми. Исәнмесез, хөрмәтле Атилла абый! «Сынвуины журналның һәр санын көтеп алып укыдым. Күп төрле уйланулар уятты ул асар. Фәлсәфәсе тирән, темасы зур, алган проблемалары киң, күп терпе. Киң колачлы әсәр Ул тормышның үзе кебек үк катлаулы. Тормышта җавап биреп булмый торган хәлләр бик куп бит. Әсәрдәге күп әйберләргә «нигә алай?» дигән сорау куелса, аларга тиз генә җавап табып булмас иде Минемчә, әсәрнең кыйммәте до шунда. Ләкин тормыш күпме генә чуалчык булмасын, без өмет итәргә, аннан яхшылык кәгәргә өйрәнгәнбез Бу — кешенең табигатендә Ә менә «Сынауяны укыл чыккач, мин шул көтәргә өйрәнгән өметемнең чаткыларын да күрмәвеме ярсындым. Афоның ечен тормышка да үпкәләдем сезгә дә Чыннан да, әле буласы-булмасы билгеле булмаган бәхет чырагын көтү иллюзиясеннән дә мәхрүм иткәнсез, Атилла абый. Әсәрегезгә карата язылган тәнкыйть мәкаләләрен дә укыдым, Шуннан соң сезгә хат язу теләге туды. Мин менә шушы фикердә Фәүзия Хейрөтдиноаа. Арча. Хррмәтле Атилла дус! Әсәрне дәньяга чыгару өчен сарыф иткән көчегез һавадагы тотен бул,АЯП кына калмаган Ул бүгенге яшь буынны коммунистик рухта горбил ләүче әсәр булып чыккан. Әсәрнең уңышы шуннан торадыр ки, анда бүгенге үзебезнең күз алдыннаи үткән хәлләр, вакыйгалар чын хәлендә тасвир кылынгаинар. Г. Хмсмәтуппин. Башкортстан, Кумертау шәһәре. Хөрмәтле редакция һәм Атилла иптәш! Сезнең журналда басылган романыгызны укып чыканнан соң Сезгә һәм редакциягә үз фикеремне язарга булдым. Романыгызны ярыйсы гына мавыгып укырга мөмкин. Шактый гына гыйбрәтле күренешләр бар. Ләкин геройларыгызның күпчелеге бозыклар һәм көчсезләр, алар арасында үз максатларына ирешә алган бер генә герой да юк. Романны укыганда яки кино караганда һәр кеше аның уңай бетүен көтә бит, ө сеэнен «чыш-пмчи» килеп чыккан. Минем туры язуыма хәтерегез калмасын, әле мондый хатлар булгалар дип уйлыйм. , Зәмкрә ХәЙруллмна. Әлки районы, Түбән Әлки авылы. Хөрмәтле Атилла агай Расих! Бии ошады бу романыгыз. Ул тормыштагы дөреслекне ача кебек. Чыннан да, кайбер әсәрләрдә язылганча, бәхетле генә була алмый кешеләр. Уйламаган җирдән әллә нинди бәхетсезлекләр, сынаулар, авырлыклар килеп чыга. Ә без, кешеләр, югалып калабыз. Бер сезнең романдагы Фәрит кенә түгел, бик күпләр.. Р. Хесеном. Буа шәһәре. Иптәш Атилла Расих! Мин сезнең «Сынау» исемле романыгызны көтеп алып, бик яратып укып чьжтым. Ул җиңел тел белән, дәрес һәм табигый итеп язылган, персонажларның кичерешләре бик урынлы. Роман татар әдәбиятында үзенең лаеклы урымын алыр дип ышанасы килә... Ф. Хәкммсе. Азнакай. Атилла Расих үзенең яңа әсәрендә кешеләрне борчый торган, кайбер ихтыяр кечләре йомшак булганнарны тормыш упкынына сөйри торган ямьсез күренешләрне— ялкаулыкны, эгоизмны, бала тәрбияләү һәм гаиләдә җаваплылык хисен югалтуны «камчылауны» төп максат итеп куйган. Бүгенге көндә кайбер яшьләрнең хезмәтне сөймичә җиңелрәк кәсеп белән яшәргә омтылуларын да искә апсак, романның актуальлеге бермә-бер арта. Роман үзенең эчтәлеге белән укучыларны ’мәтең белән тормышта уз урыныңны табарга гаилә коруга бик җитди карарга һәм гаилә булгач, андагы җылы мөнәсәбәтләрне киләчәк буыннарга тапшырырга чакыра Сәлах Шәрипов. Азнакай районы, «Коммунизмга» колхозы. Атилла Расих — тәҗрибәле олы язучыларыбызның берсе. Нәкъ аның әсәре булганга курә, «Сынау» әсәрен кызыксыну белән укый башладым. Көткән өметләрем акланды дияргә ярый. Заманыбызда, тормышыбызда очрый торган типларны автор җанлы итеп бирә алган. Җаваплылыктан качарга тырышкан Гатауллин кебек башлыклар да, үзен дөнья үзәге дип санаган Сафуралар да, Рәмзи кебек «күбәләкләр» дә. гомернең асылын җәмгыятькә хезмәт итүдән тапкан Галиәкбәр һәм Закир кебек элекке буын вәкилләре дә тормыштан алынган типик персонажлар. Әсәрнең исеме дә, минемчә, бик дөрес табылган. Чынлап та, сүз фабрикада оештырылган сынау турында гына түгел, башлыча шул сынауны оештыручы Фәритнең тормыш куйган сынауларны күтәрә алмавы турында бара. Авторның катмарлы образ тудырырга тырышуы, әлбәттә, мактауга лаеклы. Тик шунысы кызганыч; Фәрит рбразы ышандырып бетер» алмый. Автоо аның ничек эчкечегә әверелүен күрсәтми, без Фәрит белән юл чатында аерылабыз, ә аның трагедиясе турында ишетеп кенә беләбез. Ә менә Фәритнең Әлфиягә язган хаты бөтенләй гаҗәпкә калдыра. Фәрит белән булган мондый метаморфозаны аңлап та. аклап та булмый. Аның өстәвенә, бу хат әсәрнең төзелешен дә боза. Әгәр ул хат булмаса, укучыга аз булса да уйланырга урын калыр иде. һәркем Әлфиянең язмышын үзенчә күз алдына китереп карар иде. Эпилогта исе язучы укучыны Әлфиянең бәхетле булуына, ә калганнарның андый бәхеткә ирешә алмаячагына ышандырырга тырыша. Кирәкми иде ул эпилог, чөнки ул авторның укучысына ышанмавын, бөтенесен ярып салмасаң, укучы авторның нәрсә әйтергә теләвен аңламас дип уйлаганын күрсәтә. Әсәрнең ошамаган якларын сөйләү — аны инкарь итү дигән сүз түгел. Киресенчә, роман миңа ошады. Тормышны тирән белүе, үткен мәсьәләләр күтәрерлек кыюлыгы язучыга әйбәт әсәр язарга ярдәм иткән. Романның басылып чыгуы әдәбиятыбызда күренекле вакыйга булды диясе килә А. Ибраһимов. Ульяновск. Апае районының Сатмыш авылында узган укучылар конференциясендә ейтелгән кайбер фикерләр: Нурсинә Әхмәтова: Эльвира Хәкммоена турында сөйләр алдыннан, күңелдә аңа карата ике караш яшәаен әйтәсе килә. Башта аның мин-минлеге тәмам күңелне биздерә. Соңыннан, яхшы якка үзгәрүен сизгәч, куанып куясың. Тәнкыйтьче И. Нурул- линның «Эльвира Хәкимовна тиз генә яхшы булган» дигән каршылыклы фикере белән дә килешми башлыйсың. Чөнки кешенең яхшылык алдында баш июен гадәти күренеш дип әйтер идем мин. Тәнзилә Габдрахманова: Әлфия — бәхетле. Ул әти-онисен ярата. Хезмәтне сөя. Мәхәббәтен югалтса да, бөгелеп төшмр. Ул, һичшиксез, үз тиңен табар, матур тормыш төзер. Тик авторга гына бер үпкәм бар: кызга кайгыны артык куп биргән. Бераз җиңеләйтергә иде аның язмышын. Моршидә Вәлиева: әсәрдә Рәмзи тискәре образ буларак сурәтләнә. Ә моның үзенә күрә сере бар. Автор биредә тормышның катлаулылыгын искерткән, сыгылмаска әйдәгән, Рәмзидән гыйбрәт алырга кушкан. Равил Бикмуллмн; китап кызыклы. Тиз укыла торган. Тик менә автор мәхәббәт мәсьәләсен генә җиңел хәл иткән кебек. Шунлыктан кочаклашу, үбешү, интим бәйләнешләрнең язылышы ничектер оятсызрак килеп чыккан. Толстой, Шолохов әсәрләрендәге эпизодлар белән чагыштырып карадым мин—аерма бар шул. Әсәрдә тискәре типлар күл. Монысын, чын тормышның үзе чагылдырылганга, хуплыйм. Аннан ул вакыйгалар ата белән ананың гаепләрен дә ачалар. Уйланырга һәм нәтиҗо ясарга мәҗбүр итәләр. Ә инде Сафура образына килгәндв. авторга карата күңелдә яшәгән килешмәү- чәнлекне әйтергә кирәк. Минемчә. Сафураны, профессор кызы булган өчен генә, шул кадәр кара буяуларга буямаска иде Шунлыктан образ бераз тыйнаксызрак килеп чыккан. Фәрит Еникеевны да бераз җитдиләндерү зарур. Югыйсә, ул ничектер ирләр горурлыгын югалткан. Әлфия, исе, артык яхшы булганлыктан, «идеалисткача охшаган