ТӘҢКӘЛЕ ТАУ
Самолет һич уйламаган яктан килеп чыкты. Ул күктә әллә ни озак әйләнмәде, яшел чирәм белән капланган аэродромга ипле генә төште дә бөтенләй тынып калды. Анын хәрәкәтләреннән купкан жил генә бер мәлгә тирәюньдә зилзилә ясап алды: яшькелт дулкыннар йөгерешеп узды, якындагы вак куаклар баскан урыннарында бөгеләсыгыла биештеләр. каравылчының кош-кортлары чыр-чу күтәрде. тәкәббер әтәч, аяктан егылмас өчен, җилгә артын куйды, койрыгының затлы каурыйларыннан бөркәнчек корды Аннары бары да үз хәленә кайтты Олы төеннәр, зур чемоданнар күтәргән пасса алар искә-санга да алмыйлар иде. Харрас «кукурузникжның ишеге ачылуын, борынгыларның күк ка- пусы балкышын күрергә өметләнгәннәре кебек, өнсез калып күзәтте. Аннай сикереп төшкән очучы ачык йөзле, житез хәрәкәтле иде. «Мондый кеше белән теләсә нинди эшкә тәвәккәлләргә була! — Харрас күңеленнән жан тынычландыргыч уй үтте. — Ул хәзер мине эзли башлар инде. Кулында да безнең институт кәгазьләре җилферди бугай. Каршы барырга кирәк, интекмәсен'» Ул, елмаеп, исәнләшер өчен кулларын угалап, очучыга таба атлады. Анысының исә кемнедер эзләргә исәбендә дә юк иде. юл уртасында колгадай калкып торучы Харрасны илтифатсыз гына уратып узды да аэропорт бинасына кереп китте. Харрас кулына килеп кергән бәхет ко жирлар һәммәсе берьюлы урыннарыннан кузгалды Самолетны бөтенләй башка максат өчен зарыгып көткән археолог Харрас Хәсәновны шын ычкындырган мәхлук шикелле, авызын ачып аның артыннан карап калды Икенче мизгелдә эчтән генә: «Ятып калганчы, атып кал!»— дип, үзе дә очучы эзеннән теркенләде. Белешергә, хәлне ачыкларга кирәк. сорашкан өчен авызга сукмас бит? Ул. куаклар ышыгында кырын ятучы иптәшләренә «теләктә торыгыз!» дигәндәй ишарә ясады да, адымнарын тизләтте. Аэродром начальнигына Харрасларның теләге күптән мәгълүм иде инде. Акъярның үз кешесе булганга, археологларга биш куллап ярдәм итәргә әзер ул Бүлмәсенә Харрас килеп кергәч тә, кыюрак бул дигәндәй, күзен кысып, ияген кагып өлгерде Очучының исә ашыгуыннан, бары тик пассажирлар турында гына сөйләвеннән үк археологлар хәжәте турында һичнинди хәбәре юклыгы сизелеп тора иде. Кыскасы, археологларга җибәрелгән самолет булып чыкмады бу Шулай да Харрас башта сорамый булдыра алмады. — Әллә сезгә берни дә әйтмәделәр? — Кем? Кайда? Нәрсә әйтергә тиешләр иде мина? — Очучы Харрасны билетсыз калган артык пассажирга гына санады буган, хәтта ♦ үзе биргән сорауларга да җавап көтеп тормастан, диспетчерга борыл- > ды. — Менә минем кәгазьләр. Харраска ашык-пошык үзенең кемлеген, Акъяр авылының көнба- 5 тышына урнашкан Тәңкәле тау үзәнендә археологик тикшеренүләр 5 башлап җибәрергә авиация ярдәме кирәклеген аңлатырга туры килде. S Очучы, гозернең җитдилегенә төшенгәч, Харрасның җилкәсенә су- ф гып куйды. — Теләгегез — изгелектә! — диде. — Әмма ләкин мин экспедиция- аз гә ярдәм итә алмыйм. Самолетның һәр хәрәкәте акча тора ул. агайне. ° акча! Ягулыгы, мае, әзерләүче кешеләре — барысы да акча сорый. s — Безнең акча әллә кайчан күчерелгән булырга тиеш иде, сезгә әйтми җибәрүләре генә... Харрасны хуплау йөзеннән сүзгә начальник кушылды. н — Әллә соң тиз генә белешеп алыйкмы? — Ул Казан аэропорты н белән турыдан-туры элемтәгә кертүче аппаратка ымлады. — Секунд к эчендә ачыклыйбыз аны. ° Кыяфәтенә караганда, очучы эшнең барып чыгачагына бер тамчы да ышанмый иде. Харрас исә соңгы мөмкинлеккә чатлап ябышты. Аппарат эченнән гыргылдап ишетелгән тавыш: «Юк. Сөйләшүләр барды, без риза идек, акча күчермәделәр», — дигәч тә аптырап калмады Куен кесәсендә мендәрдәй күпереп торган акчасын капшады, начальникка: — Шул хакны монда гына, сезнең аша түләргә рөхсәт итсеннәр әле! — дип кычкырды. — Әйтегез әле! Отпускнойны алып өлгергән идем бит. рәхмәт яугыры! Аэродром начальнигы белән Казан кешесе тагын берничә өзек-өзек сүз әйтештеләр дә элемтә өзелде. Харрас берни дә аңлый алмый калды, очучы барына да төшенгән иде инде. Ул кулларын Харраска сузды: — Әрсезләнүнең дә файдасы бар шул. котлыйм! - диде - Миңа барыбер. Әйдә, планнарыгыз белән танышыйк Пассажирлар ул арада самолетка кереп кунаклаганнар, күңелләреннән Казандагы туганнарында кайнар чәй эчәргә әзерләнгәннәр иде инде. Очучы: — А ну-ка, бабуся! — дип. ни кырый урынга чүмәшкән әбигә генә кире чыгарга кушып караган иде. әй китте ыгы-зыгы, әй купты тавыш. — Нә-әрсә-ә?1 — дип, җикеренергә тотынды җирән чәчле хатын — Мине төшермәкче буласыңмы? Туганыңны алып кайтыр өченме? — Болай да ничә минутка соңладың! - диде икенчесе — Жалоба язарга кирәк моның өстеннән, әнә тегендә куак ышыгында дусишләре ята аның, шуларга урын кирәктер! — Теләсәләр нишләсеннәр, без чыкмыйк! Бу хәлне күреп торган Харрас пошаманга төште, монысыннан акча түләп кенә котылу мөмкин түгел инде, нишләргә? Очучы тыныч нде. аның йөзендә бер генә төге дә селкенми, ул мондый «бәрелешләр»не шактый еш кичергән, күрәсең. Самолетның шассиларына типкәләгән булды да. пассажирларга күз дә салып тормас тан. борын эченнән генә: — Нәрсә-ә, җаныгыз жәл түгелмени соң сезгә? — диде — Самолет ка срочный ремонт кирәк Әллә һанага менгәч кенә төзәтербезме? Әле генә очып китәргә ашыккан кешеләр, дәррәү кубып, этешә-төр- тешә ишеккә килеп капландылар, бер-берсенә комачаулап, чыга алмый интектеләр. Берничә пассажир хәтта төенчеген дә алып чыгарга оныткан иде. i Шуны гына көтеп яткан археологлар бердән салонга кереп тулдылар. һавага күтәрелгәч, экспедиция җитәкчесе булган Харрасны очучы, моннан яхшырак күренә дип, үз янына чакырды. Сукаланган җир өстеннән мөмкин кадәр түбәнрәк һәм акрын очарга кирәк иде. Мондый очракта самолетны тигез тоту шактый кыен. Егетләрнең, күңелләре болгана башлады. Харрасның гына бернәрсәгә дә исе китми, әйтерсең оҗмахка эләккән: күзләре аска төбәлгән, авызы колагына җиткән, иреннәре, дога укучы картларныкы кебек, өзлексез кыймылдый. Аның бөтен торышы серле әкият тыңлаучы сабыйны хәтерләтә. Кара җир өстендә самолеттан күренгән төрле таплар буенча ул үзенә генә мәгълүм хакыйкатьне укып бара. Планга борынгы шәһәр төзелешләреннән калган кадерле эзләр төшә башлады. Археологлар борынгы шәһәр калдыкларын «шәһәрлек» дип атый- < лар. Тәңкәле тау итәгендәге бу зур шәһәрлек. Харрас уенча, ике өлештән тора иде. Эчтә кирпечтән, ак таштан салынган зур биналарның эзе аермачык күренә, тышкы өлештә агач бина калдыклары, көлсу таплар күп. Монда остаханәләр булган, күрәсең — балчыктан савыт-саба ясау, чүлмәк яндыру урыннарын шуннан эзләргә кирәк. Самолет кыска гына вакыт эчендә тау кадәр мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирде. Казу эшләрен кайдан башларга икәне ачыкланды. Казанга да, Мәскәүгә дә, Ленинградка да, Болгария галимнәренә дә хәбәр итәргә була, әйдә, килсеннәр, эш мәйданы әзер! Ул төндә Харрасның күзенә йокы кермәде. Ел буена сузылган тарткалашулардан соң. ниһаять, өметләнгән нәтиҗәне бүген аныклау аның хисләрен тәмам кузгатып җибәргән иде. Башына бертөрле уйлар килеп керә дә, Харрас үзалдына елмаеп куя. ә икенче төрле хатирәләрдән ул комачлана, маңгаен җыера. Профессор белән ямьсезләнеп йөрүләре хәзер аңа бер дә кирәкмәгәнгә нерв бозучы, вакытны исраф итүче мәгънәсез бәхәс булып тоелды. Хәер, профессор димәктән... Ул әле бүген дә Харрасны ике кулсыз итә язды бит. Харрасларны озатканда. вәгъдә биреп калды, сүзендә тормаган. Моны ничек аңларга соң? Нәрсәдән генә башланып китте соң бу эчпошыргыч аңлашылмаучанлыклар?.. Тышта коеп-коеп яңгыр ява иде. Иртәдән бирле бер генә мизгелгә дә тукталганы юк. Эзенә төшеп алган да шыбырдапмы-шыбырдый. Кешеләр инде көннең ачылып китүенә өметләрен өзгән: чыланудан куркып капка төпләрендә ышыкланып торучылар да. кызулатканчы өйгә кайтып җитәргә теләп бәреләсугыла йөгерүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә. бу яңгыр дигәнең гел шулай явып торган, җирдәгеләр исә һаман шул бөркәнчекләренә төренеп йөри биргәннәр. Утырыш башланганчы, бүлмәдәгеләр үзара сөйләшмәделәр. Кайсылары тәрәзәдән юеш урамны күзәтте, икенчеләре газета караштырга- лап утырды. Берничә минуттан ачылачак киңәшмә монда җыелган тарихчыларны әллә ни кызыксындырмый да иде. Галимнәр һәр экспедициянең нинди «байлык» белән кайтуын күптән ишеткән, рәсми отчетлар тапшырылган Бүген шул ук нәрсәләрне кабатлап кына үтәчәкләр Шулай да чыгышлар шактый оза ка сузылды. Сүз алып, иптәшләре алдына чыгып баскан һәр галим үз бурычын уңышлы үтәвен расларга тырыша, кат-кат бер үк хакыйкатьне тәкърарлый. Ниһаять, трибунага археологлар бүлеге башлыгы Хәй Фәләхи менде. Профессор һәрчак бөтен кешенең чыгышыннан соң сүз ала. гомуми эшкә уртак йомгак ясап куя. киләчәк елда үтәлергә тиешле ♦ планнарга туктала иде. Ул сабыр гына сөйли башлады. > — Иптәшләрнең чыгышын мин шатланып тыңладым, — диде, — ь башкарылган эшләр күп, игътибарга лаек табышлар бар Профессор уң кулы белән куе бөдрәләрен сыйпады, зур күзләрен 2 тутырып, залдагыларны берәм-берәм карап чыкты Дәрәжәсе зур бул- g са да, Хәй Фәләхинең тышкы кыяфәте мондагы башка галимнәрнекенн нән бик аерылмый Әмма иңнәрендә зур җаваплылык ятуы әллә каян ♦ сизелеп тора. Буе озын булса да, төзлеген югалтмаган, хәрәкәтләре < салмак, күзләре әрле-бирле йөгерешми, сүзләре ачык итеп, өздереп © әйтелә — болар барысы да аны башкалардан өстенрәк, затлырак * күрсәтә. = Хәй Фәләхи йомгаклауга күчкәч, күпсүзлелектән тәмам талчыгып s беткән кешеләр игътибарлырак була башлады. — Соңгы елларда без, үзебез дә сизмәстән, күп тармакларга бүл- g гәләндек. — Профессор ниндидер яналык әйтергә җыена иде — Ми- я нем дә хата бу, башкалар да кисәтмәде һәркем үзен кызыксындырган о мәсьәләне өйрәнә бирде Гали — үз эшендә. Вәли үзенекендә булды * Бу метод гыйльми хезмәтләрнең тематикасын төрләндерү өчен кулай иде. Киләчәктә көчләрне берләштерергә туры килер. — Профессор тавышын йомшарта төште, костюмын төзәткәләгәндәй итте, галстугының муенсасын тартып куйды һәм шул арада,— әйтик, Чирмешән буе экспедициясен, — дип өстәде. Харрас җыелышларны яратмый, аларга «вакыт әрәм итүнең дә иң отышсыз варианты» дип карый Бүген дә ул көчкә түзеп утыра иде Аның инде чираттагы ялы алынган, акчасы кесәсендә Трибунадан ишетелгән сонгы сүзләр аңардагы арыганлыкның, битарафлыкның эзен дә калдырмады. «Ничек? Чирмешән экспедициясен туктатсаң, эш ярты юлда бүленеп кала бит!» Ул шушы сәгатьтән үк ял кешесе булуын онытты. Профессорның теләр-теләмәс кенә әйтеп үткән фикере ялгыш икәнен раслар өчен, ул хәзер үк экспедиция белән чыгып китәргә һәм тәмам хәлдән тайганчы җирдә кабат чокчынырга әзер иде Профессор, залда зур кызыксыну уянганны сизмәмешкә салынып, яңадан гомуми сүзләргә күчте. Ике куллап трибуна читләренә таянды, озын гәүдәсен бераз алгарак биреп, башын игәндәй итте, бөдрә чәч тәлгәшләре күзенә төште Аның сүзе беткән иде Аңардан соң чыгыш ясау, бигрәк тә ул алга сөргән планга каршы чыгу бүлек тарихында булганы юк. Харрас як-ягына каранды иптәшләре үзара саубуллашалар, чыгып китү ягына агылалар иде Аларны туктату, миеңә кереп утырган коточкыч уйны аңлатып өлгерү мөмкин эш түгел. Профессор янына керү, эчпошыргыч шнк-шөбһәләр турында икәүдән-икәү генә гәпләшү дөресрәк булыр Хәй Фәләхи Харрас өчен коеп куйган профессор гына да түгел бит әле. Зур фәнни бүлекнең мөдире саналган бу кеше, Харрас белән бе ренче очрашканда, гап-гади аспирант Хәйбулла Фәлляхов иде Фронт күргән, югары белем алуына чиксез шат бу археолог факультетның күз өстендәге кашыннан санала иде. Студент халкы үзе чибәр, үзе акыллы, үзе гап-гади күренгән Хәй буллага бераз көнләшеп тә, кызыгып та карый, тәнәфес вакытларында аның тирәсенә төркемнәре белән җыелалар иде. Харрас карашынча. Хәйбулла кеше ирешергә мөмкин булган нн зур биеклек иде Озын коридорның нн аргы караңгы башында беренче тапкыр очрашканда Харрас аңа якын килергә дә кыймады. — Кара, син ник ятим бала кебек читтә генә торасың, — дип аспирант үзе башлап эндәште. — Кайсы яктан син? — Авылныкы. — Тарих бүлегенә эләгүләр авыр булгандыр, ә? — Кыенлыктан курыккан юк ла анысы... Харрасның сүзе Хәйбуллага көтелмәгәнчә тәэсир итте. — Әһә! — диде ул. Шул минуттан аның өчен тәмәке тартучыларның башкалары кызыгын югалткан кебек тоелды. Ул Харрас каршына килеп басты да аны тирәюньдәгеләрдән аерып алгандай итте.— Безнең бүлектә күбесе шәһәрнеке бит, әти-әни тапканга ышыкланырга өйрәнгәннәр. — Андый җае булса, әйбәт инде ул. — Үзләренә ышанып эш тапшырыр хәл юк. Бер тотынгач, алны- ялны белми, җир җимертердәй егетләр кирәк миңа. — Ул ачылып китеп, көлеп алды. — Үзебезчә итеп әйтсәк, эш атлары кирәк! — Эштән курыккан юк ла анысы.... Хәйбулланың шатлыгы йөзенә бәреп чыкты. Шул көннән башлап аспирант Хәйбулла беренче курс студенты Харрас Хәсәновның үз кешесе булып китте. Профсоюз комитетындагы форсатыннан файдаланып. студентны университетның иң яхшы саналган торагына күчерде. — Яшәр җире җайсыз кешедән рәтле эш көтеп булмый. —; диде. — Нинди эш соң ул сезнең? — дип сорады Харрас. — Миңа кайда да бер. — Урнашып бетмәс борын сайланып йөрергә ул иптәшләреннән ояла иде. — Сез кушканга гына күчәм инде. — Дөрес итәсең. Эше табылыр. Башта шартларын ясыйк. Хәйбулланың үз бүлмәсе дә шул ук йортта икән. Берсендә ул Харрасны кичке чәйгә чакырды, туйганчы сөйләшеп утырдылар. Хәйбулла күп кенә серләрен чиште. Аспирантурадан соң ул фәнни институтка гыйльми хезмәткәр булып күчәчәк икән. Аның экспедицияләргә йөреп җыйган бик күп материаллары бар, шуларны рәткә салып, диссертация хәленә китерергә кирәк. Сүз кызып җиткәч, Хәйбулла: — Миңа ашыгырга туры килә. — диде. — Картаям. Кулда — һөнәр, янда гаилә юк. Быел җәй үзем теләгән эшкә урнашсам, ике дә уйламыйм — әйләнәм. Харрас, синең өйләнүдә минем ни катнашым бар дигән кебек, иңбашларын сикертеп куйган иде. Хәйбулла моңа да игътибарсыз калмады. — Юк. энекәш! — диде. — Син битараф булып кыланма. Бу дөньяда бер генә нәрсә дә ялгыз эшләнми. Берләшергә кирәк безгә. Харрас, майлы ипи ашавыннан туктап, көлеп куйды. — Өйләнгәндә дәме? — Көлмә. Бик беләсең килсә, ялгыз гына өйләнеп тә булмый. Минем кызның исеме — Гүзәл. Эч поша бит шуңа, нинди пар инде без? Хәйбулла белән Гүзәл! Эчне тырный гына бит шул нәрсә, ә берәүгә дә әйтә алмыйм. Менә сиңа, дус булганга, әйтәм. ике дә уйламыйм. Монысы, әйтик, вак мәсьәлә дә булсын инде. Ә фәнгә керим дисәң... Галимнең ачышларын кем хуплап чыга? Дусты! Башкалар икеләнеп- микеләнеп торган арада, яки каршы әйтер сүз эзләп маташканда, теләктәш дустың тора да ярып сала: «Дөрес! ди. иптәш Фәлән Фәләнев әһәмиятле ачыш ясаган!» ди. Төшендеңме? — Чынлап та ачыш булса ярый ла — Анысын алдан ук белер өчен, бергә-бергә эшләргә кирәк тә шул инде. Тәвәккәлләсәң, мин сине менә шул юлга димлим Хәйбулла Харрасны чәй эчәр өчен генә чакырмаган икән. Сүзенең азагында ул студентка үз экспедициясендә эшләргә тәкъдим итте. Ж.ә ен Фәлляховның үзенә мөстәкыйль бер группа бирәчәкләр икән. Харрасның җавап әйтергә ашыкмавыннан шикләнеп, аспирант аңа әллә ниләр вәгъдә итәргә тотынды. — Эштә килешеп китсәк, мин синнән первоклассный галим ясыйм!— диде,—Әйткән иде диярсең. Миңа үз кул астымда үскән ышанычлы галим-таяныч кирәк булачак. Харрас, стакан төбендәге кефирны йотып җибәрде дә Хәйбуллага кулын сузды: — Әйдә, яз экспедицияңә! — диде. — Черт его бей, бабай әйтмешли. Карап карыйк! Университетны тәмамлагач, башкалар авыл мәктәпләренә укытучы булып билгеләнгәндә, Хәйбулла Харрасны үз янына алдырды Ул чакта ук инде аларның шактый мул уртак хезмәтләре бар иде Профессор ишеге төбенә җиткәнче Харрас күңеленнән шул Хәтирәләр узды. Ишек тоткасына сузылган г&на иде. кабинеттан яшь кенә бер хатын атылып чыкты Аның кемлеге дә, коридорны яңгыраткан аяк тавышы да, уйлары бары экспедициясе язмышына гына бәйле Харрасны һич кызыксындырмады. Ул, гадәтенчә, «черт его бей»ны кабатлады да Хәй Фәләхи янына керде. Профессор, өстәленә капланып, нидер яза иде Харрас кергән мәлгә кымшана алмый торды — чөнки әйтер сүзе әзер түгел Никадәр генә күптәнге дуслар булсалар да, Хәй — профессор, диссертация җитәкчесе. Аңа орды-бәрде теләсә ни әйтеп салырга ярап бетмидер, сүз ул — кош түгел, бер ычкындымы, аулап кире кайтара алмыйсың, әйләнеп кайтса да, зурайган була — авызыңа сыймый Юньле-башлы сүз эзләп таба алмаган Харрасны профессорның — Ник һаман эндәшмичә торасың? — дигән соравы сискәндерде Харрас, мәсьәлә тиз хәл ителер, профессор кул гына селтәр1 «Башка кайгың булмаса, тынычлан, кайт та рәхәтләнеп ял ит!» — дип әйтер дип өметләнде. Әмма моңарчы гел шәфкатьле күренгән профессор яшь галимнең дәлилләрен ишетергә дә теләми иде — Без бит — баштнн-аяк дәүләт кешесе. Син моны аңларга тиеш План бар Без аны вакытында үтәргә тиеш — Мин дәүләт эшенә аяк чаламмы әллә? Идел Болгариясенең тарихын ачыклау җинаять мени? — Шул кадәр төпченүнең кемгә кирәге бар — Профессорның тавышына үгетләүгә охшаш төсмер кушылды — Синең аннан башка да диссертациялек материалың бар. Бер уртак нәтиҗәгә килгән идек бит инде! Харрасның эче жу-у итеп китте. Ул нәкъ шул нәрсәдән курка иде. Тик бу хакта хәзер үк бәхәсләшергә теләмәде. — Минемчә, нәтиҗәгә иртәрәк әле, — дип кенә әйтә алды. — Киресенчә, соңгы ачышлар, элекке фараз кылуларның күбесен шик астында калдыра.. Харрас сүзен очлап өлгерә алмады, профессор торып басты: — Шикләнсәң, ихтыярың. Анда минем эшем юк. Чирмешән экспедициясенә сукыр бер тиен дә бүлә алмыйм! Куллары кинәт йомарланган Харрас, ярамаган хәрәкәт ясап ташлавыннан куркып, йодрыкларын кесәсенә тыкты Ишекне дә иңбашы белән этеп кенә ачты. Кайсы сараны коридордагы утларны сүндереп өлгергәндер, аргы башта тычкан күзе кебек кенә бер лампочка калган. Харрас, исерек кеше кебек алпантилпән, яктылык сирпелгән якка атлады Бераз баргач, үзалдына «Кадалып кына китсен’э дип сөйләнде Шул чак ярым караңгы тар коридорда күкләрдән иңгәндәй серле тавыш ишетелде — Нигә шул кадәр ашыгасыз? Харрасның берәүне дә күрәсе, сөйләшеп торасы килми иде. алга КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ баруында булды. Тик бер адым да атлый алмады, йомшак кына итеп аны җитәкләп киттеләр. , — Сез мине беләсез, — диде шул ук тавыш. — Без Хәй Хәерович- нын докторлыгын «юган» көнне банкетта танышкан идек. Хатынның тавышы балаларныкы шикелле еламсырак иде. Харрас коры гына җавап кайтарды. — Хәтерләмим, хәтерлисем дә килми. — Ярый, ярый, яңабаштан танышыйк алайса: мин — Солтания Карачурина булам Дипломым тарихчыныкы, үзем газетада эшлим. Заманында археологиягә гашыйк идем, хәзер сезнең эш хакында газетага язып юанам. Харрас бу хатыннан тизрәк котылу өчен тагын да усалрак сөйләшә башлады. — Мине сезнең газета бөтенләй кызыксындырмый. — Нигә? Мин менә сездән башка — ике кулсыз. Хәй Фәләхинең иң өметле шәкерте бит сез. Сезнең ачышларны укучыларга җиткерә барсам.. Харрас бу тәтелдек хатынны тыңламаска булды. Тик, урамга чыгып. үзенә кирәкле чатка борылганда, янында әле һаман ят кеше атлавын сизенеп, ялваргандай: — Бүгенгә, зинһар калдырыгыз мине, — диде. — Барыбер газетага кирәкле сүз әйтә алмыйм. Карачурина бөтенләй көтелмәгәнчә сөйләнә башлады. — Мин сезнең кая ашыгуыгызны беләм, — диде. — «Арбузовка»га, шулай бит? Аракы эчәргә. Җанны көйдереп торган уйлар бер мәлгә артка чикте. Археолог көннең ачылып куюына игътибар итте, яңгыр туктаган, һава саф, җылы иде. Журналистканың да сүзе дөп-дөрес, Харрас чыннан да хәзер кафега кереп, чыгырыннан чыгарга җитешеп дулаган күңелен басмак- чы иде. Туры сүзгә җавап бер. — Әйе шул! — диде ул. Солтаниягә җиңелрәк булып китте. — Сезнең эш турындагы мәкалә планга кергән, газетада аңа урын калдырылган. — Яза бирегез, Карачурина иптәш! — Харрас мавыгып китте. — Фамилиягез кызык сезнең, мин моңарчы Акчуриннарны гына белә идем. Языгыз, яз! — Язуын язам мин аны, үзем ачкан рубрика ул. — Солтания фирүзәдәй яшел күзләрен Харраска төбәде. — Сезнең экспедициянең киләчәккә планын гына әйтегез! Археолог елмаерга тырышты, ләкин булмады, йөзе тагын да чытыла гына төште, ул үзен-үзе белештермичә ачынып: — Аһ, әгәр дә мин киләчәкнең ниндилеген белсәм! — диде дә Карачуринаны җитәкләп алды. — Алай-болай ачыклый алсагыз, миңа да әйтерсез әле, яме?! Солтания утырышта сизеп алды: матбугатта кузгатырлык ниндидер конфликт куера монда. Үзең ачкан рубрикада шул проблеманы хәл итүдә катнашсаң, матбугат дөньясында тир түгеп йөрүеңә үкенмәскә дә була. Әмма утырыш барышында гына бөтенесен дә аңлап өлгермәде Солтания. Профессор янына керү дә ярдәм итмәде, ул Чир- мешән экспедициясе турында бер ни дә әйтмәячәген белдерде. Үзе артыннан ук кабинетка Харрасның да керүен күреп калмаган булса, Солтания әллә кайчан өенә кайтып киткән иде инде. Ахыр чиктә, археологларның йомгаклау утырышы турында шоп-шома информация язып та котылырга мөмкин Сизеп өлгерде шул ул, бу бүлектә ниндидер «мөгез» чыгуын сизде. Шуның төбенә төшмичә ул тынычлана ал маячак, кулына каләм алып, язарга утырмаячак. Солтания бу очракта булырдай хәлләрне фараз кылып карады, язылачак мәкаләсенә берничә исем дә уйлап куйды: , — диде Солтания тәмәке суырган сдеи чыннан да тынычлана барды Ки емнәрен дә алмаштырды Алар атка атланып урта мәктәпле авылга кире борылдылар. Иртәгесен аңа әнисе үлү турында хәбәр килеп иреште. Сигез көннән соң Мәйсәрәнең гәүдәсен табып алып кайттылар Бу коточкыч хәсрәтләрне кичергәндә, тәмәке төтененең хикмәтле тәэсирен Солтания кабат искә төшерде йөрәгенә көнчелек уты капкан Кәримә боларны Харраска сөйләп тормады, әлбәттә. Киресенчә, Карачуринаны мөмкин кадәр ямьсезрәк күрсәтергә тырышты, усал сүзләр эзләп азапланды. — Тарих бүлегендә укыса да, эшнең җайлысын тапты ул, — диде. — Акчаны күп төшерә торгандыр, язган бер нәмәрсәсенә аерым түлиләр ди бит анда. Иргә чыккандырмы, белмим —Хатын Харрас ка күз салды — Хәер, аның кебекләр бик аптырап тормый, синең ише берәрсен йортка кертеп куяр әле!.. * КОЯШ T И М В II КОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ — Ну-у, әнкәсе, барын да каян ишетеп өлгерәсең соң, ә? — Ишетелмәс дип уйлаган идеңмени әле? Ир белән хатын аңлаша алмый калды, ишек кыңгыравы чылтырады. Бу — Әскәр иде. Ишек ачучы Кәримә белән кабат сәламләшүне кирәксенмичә, ул туп-туры түргә узды. Харрасны күргәч, зур портфелен ачып коньяк чыгарды да өстәл уртасына .дыңгылдатып китереп утыртты. — Артыңнан чаба-чаба, аяк астыннан утлар чыкты, малай,— диде. Бүген, бүлектәге эшләре чәлпәрәмә килергә торганда, үз өендә чиләнгән инде! — дип фикер йөртте — Анда әнә каланыкылар, әнкә- < ләре куенында сазап ятучы Казан кызлары эшләсен’ Театрлары. Иде- = ле, серле Кабаны, танцы заллы парклары, йөзләгән кибетләре булган ® Казанны ташлыйсым юк’» s Музейда эшләргә тотынгач та Кәримә тирә-юньдәге кешеләргә каш нәгатьсезлеген сиздермәде Гәүдәсен төз тотып, башны югары чөеп = йөри бирде. Аты симез, юлы тигез, дип уйларсың. Музей җитәкче- «- ләре дә аңардан риза иделәр. Тамашачылар да ана һәр көнне рәхмәт з әйтеп чыга — тагын ни кирәк? « « Эчтәге ризасызлык кына көн саен үсә барды, яман шеш кебек, ул ° бер туларга, тишелеп чыгарга тиеш иде. Ниһаять, чегәннекедәй үткен карашлы егет Кәримәне чишелеп китәргә мәҗбүр итте. Музейны тәнкыйтьләүче шушы кеше кызга бердәнбер таяныч, батып барганда кул сузучы булып күренде. Казанда яшим, дип, үзсүзлеләнүе Кәримәне сердәшсез, дус-ишсез калдырган иде. Студентлар дөньясы белән ара өзелү бер хәл. Биш ел буе тәмле теленнән, ачык йөзеннән аермаган фатир хуҗасы да аны ят күрә башлады Көннәрнең берендә әлеге җаны сөймәгән музейдан кайтып керсә, егылып китә язды карчык квартирантының бөтен әйберләрен бер төенгә бәйләгән, ишек катына китереп куйган да караватны беренче курстагы студентка, тапшырган. — Эшли торган кеше, фатирга язылып, өч ел яшәсә, өйгә хуҗа да була ала икән, багалмам. — ди — Синең язылганына биш ел тулыг ашты. Быел гына эшли башлаганыңны белмәсләр биш ел тушында яшәгән диярләр дә, хур итеп, йортымнан яздырырлар Фатиры табылды ла ул Хәтта аерым бүлмәдә яши башлады Кәрн мә. Яна хужа да кисәтте кисәтүен: «Финагент килсә, туганыбыз, дип таныштырырбыз. Егерме сум түләгәнеңне әйтмәссең!» — диде Аерым бүлмә, ят һөнәр, берсеннән-берсе тәкәбберрәк күренгән хезмәттәшләр — барысы да Кәримәне дөньядан читләштереп бетергәннәр иде инде. Кая китте ул студент ваемсызлыгы? Музейны тәнкыйтьләүче егет ана беренче теләктәше кебек күренде Зәңгәр күзләрен тутырып бар карады да — Сер булмаса, әйтегез әле. сез кем? — диде — Тарихчы мин, археолог. Харрас Хәсәнов. Болгар чорын өйрәнәм сез яратмый.торган болгарларны — Ә мин чыннан да мондагы эшемне яратмыйм, шулай да тиеш лесен үтим. Әдәбиятчы булырга хыялланган идем Болгар дәүләтенең тарихын, оятыма каршы юньләп белмим дә мин Харрас кызның ачылып китүеннән үзенчә нәтиҗә дә ясап өлгерде __ Сезгә аны белми ярамый, үзем аңлатып бирим' Ана моннан да күңеллерәк эшне ллегә кадәр башкарырга туры килгәне юк Мон дый гүзәл алдында Харрас бетен гыйлемен чыгарып салырга әзер Ян ишектәге бүлмәгә кереп кенә кнтә күрмәсен «Зәңгәр күз» үзе дә егетнең ашыгуыннан курка иде. — Мин озак тоткарламам. Ниндирәк китаплар укырга кирәклеген генә әйтсәгез лә... — Андый китап юк шул әле. үзем сөйлим, үзем! Кайгы-хәсрәт ялгыз йөрми, диләр. Харрас яңалык ачты: шатлык- куаныч та өсте-өстенә өелә икән бит! Аңа, һич көтмәгәндә, бары тик күкләрдә генә очрарга мөмкин булган илаһи кыз очрады, ул кинәт Харрас кына белгән гыйлем турында кызыксына башлады, болары гына җитмәсә, шул чакта кызның эш сәгате дә тәмамланган булып чыкты. Озату-фәлән хакында аерым сүз куертмадылар, урамга чыккач, Харрас кызга иярде дә китте. — Кайда торасыз, экскурсовод иптәш? Алар, Кремльне уратып, Казанка буена төштеләр. Кәримә эшкә шуннан йөри икән. Яр буйлап түшәлгән юлда кеше аз, су өстендә — көймәләр, күбесендә, бәлки, гашыйклардыр. Кәримә үзенә тәтеми торган әнә шул ерактагы сәгадәтләргә читтән генә сокланып йөри. Харрасның юл буендагы күренешләргә исе китмәде. Ул, су киңлегенә күз дә салмастан, алдан вәгъдә бирүенчә, ата-бабалар тарихын, шуларны өйрәнүдә археологиянең гаҗәеп зур әһәмиятен сөйли башлады. Аның фикеренчә, археология тарихның офыгын киңәйтүче иң изге фән икән. Астрономиягә — телескоп, биологиягә микроскоп никадәр зур җиңеллек китерсә, кешелек тарихының серләрен чишүдә археология дә шундый ук роль уйный. — Бернәрсә дә эзсез югалмый, Кәримә,— дип сөйли бирде ул.— Язулар янарга, елъязмалар буталырга, хәтер тотрыксызланырга мөмкин. Еллар, гасырлар үтә. Кешеләр кебек үк зур-зур илләр, дәүләтләр дә туа, зурая һәм я картаеп, я сугышлар чыгып, бетә баралар. Тик боларның һәммәсе жирдә үз эзен калдыра. — Кызык, — дигән булды Кәримә. Аңа бу егетнең шул кадәр мавыгып, әкият сөйләгәндәй үз фәне белән таныштырып баруы сәер иде. — Сез бигрәк матур итеп сөйлисез! Харраска шул гына кирәк, тыңласын гына бу кыз, ул әле тагын әллә ниләр белә. — Җир куены — калын китап кебек, анда һәр чорның үз катламы бар. Археолог шуны укый... Археология белән безнең эрага кадәр үк шөгыльләнә башлаганнар икән. Дөрес, безнең яклар өчен ул әле шактый яңа фән. Минем шеф — Хәй Фәләхи, профессор, кешенең үзенә кирәк коралларны таштан ясап көн күргән чорын өйрәнә. Фәндә ул чор «палеолит» дип атала. — Ә сезнең таш пычаклар тапканыгыз юкмы? — Мин Болгар чорын өйрәнәм, Кәримә. Материал — муеннан, хәл ителмәгән мәсьәләләр аннан да күбрәк. Алар текә ярга якынлашып киләләр иде. Егет, сүзнең иң кирәкмәгән урыннан өзелүен сизенеп, кызурак сөйли башлады. Асфальтлы юл бетәр, кыз юл читендәге кечкенә йортларның берсенә кереп югалыр кебек иде. Кәримә исә үзе яши торган йорт турында кырт әйләнде дә янадан Кремль ягына атлады. Ник ашыксын әле ул ялгызлыкка?! Харрас кызны мавыктыргычрак тема эзләп азапланды. — «Шәһри Болгар» турында ишеткәнең бардыр бит? — Ба-ар! — Кәримә дә, ниһаять, уртак сүз табылуга шатланды.— Ул хакта безнең әби гел сөйли иде. — Менә, менә! Шул шәһәр Бөек Болгар дәүләтенең башкаласы да булып торган. Хәзер татар дип аталучы халыкның борынгы бабалары тугызынчы — ундүртенче йөзләрдә Идел буе Болгариясендә яшәгәннәр. Монысын, әлбәттә, беләсең инде. — Белүдә генә мени хикмәт? Ярата алмадым мин ул тарих фәнен даталар ятлау үзәккә үтә иде, ә мин ятлауны һич кабул итә алмыйм аңлап беләсем килә минем, йөрәгем аша үткәреп... Шәһри Болгар калдыклары куп галимнәрне кызыктырган Бә хеткә каршы. Петр патша үзе дә бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән, ул шәһәр калдыкларын сакларга, кабер ташларындагы сүзләрне тәрҗемә иттерергә боерган Шул ук йөзнең икенче яртысында оештырылган бер экспедиция шәһәрнең элекке планын төзи, рәсемнәрен алдыра — Казанның үз галимнәре ни көтеп яткан инде? Харрас. Кәримәнең кызыксынуын тоеп, тагын да кыюлана төште Алар да тик ятмаган, Болгар турындагы беренче китапны Ка зан галиме Березин яза. Университеттан. Дөрес, соңрак, унтугызынчы йөз башында Археологик эзләнүләр тагын да соңрак башлана. Сугыш алдыннан гына Профессор Смирнов болгарлар тормышын шактый тулы күзалларлык материал туплый Кәримә, шаярткан булып, эчендәген әйтеп салды — Бер галим шул гомер казынгач, ул бичара болгар җирен тагын күпме актарырга була инде’ Егет бу дәүләтнең искиткеч зур булуын, кайбер шәһәрләренең әле һаман археолог килгәнне көтеп ятуын сөйли башлады. Аның үз экспедициясе Кама Чирмешән буйларында, Болгар дәүләтенең беренче башкаласы урнашкан тирәлекләрдә эзләнә икән. Кәримә тагын җанланды. — Бәрәкәт! Мин дә Чирмешән суын эчеп үскән кеше бит' ... Харрас белән очрашуларын искә алган саен. Кәримә гаҗәпләнә бара беренче күргәндә үк нәрсәсе белән генә күңелне биләп өлгерде сон ул? Хәтерендә ул көннәрдә Кәримә йокысыз калды Күзен йомса, каршына Харрас шәүләсе килеп баса. Эшкә барса, үзен-үзе белештер мәстән. Болгар чоры экспонатлары ягына ашыга. Әйтерсең, шул борынгы чүлмәкләр Харрасның дуслары, сердәшләре Кыз :.еше күр мәгәндә, аларны сыйпый, ипләбрәк куя. тамашачыларга матуррак күр сәтергә тырыша Егет. Кәримәне беренче озатканнан соң, музейга һәр көнне килә башлады Я берәр экспонатның кайдан алынуы белән кызыксынган бу ла. я үзе китергән яңа табышның тамаша залына куелу-куелмавын тикшерә. Кайчагында ул сәбәпсез генә ишек төбен каравыллый Кәримәнең эштән чыкканын сагалый Көннәрнең берендә ул кызга яңа хәбәр китерде. Чирмешән буена китүче экспедициягә кешеләр кирәк икән. — Хәерле юл инде! диде Кәримә Йөрерсез, йөрерсбз дә тагын Казанга кайтырсыз әле - ШуЙҺ' ‘ук ялгап, үзенең кызыгуында сиздерде. Әй раббем. безнең якларны уратып йөрисез индё,’ Чирме шән — безнең елга бит ул! Харраска шул гына кирәк иде — Әйдә минем белән' — Әй, шәп тә булыр иде ул! Шул хәтле туйдым бу музейларыннан — Алай димә, Кәримә, син әле үзең тапкан экспонатларны Шул музейга куярсың, кешеләргә аларның табылу тарихын сөйләрсең! Директорыгыз белән дә шулайрак килешик' Кәримәнең директоры белән килешү төзеп йөри йөри Харрас үз җитәкчесенең бу кандидатурага ничегрәк караячагын бөтенләй уйламады Юлга җыенган группадагы бер сотрудникның кыз кеше нЧәнлеген ишеткәч. Хәй Фәләхи чыгырыннан чыкты — Нәрсә инде бу. Харрас? Вакытлы-вакытсыз шаярырга, эшне өзәргә маташуыңмы? Ике рәхәт бергә килми ул Менә минем кайчан да булса экспедициягә кызлар алып чыкканым бармы? — Барысын да сезнеңчә генә эшләргә димәгән бит! КОЯШ ТИМВИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ Бәхәсләшә торгач, Харрас бер җаен тапты. Кәримәне группаның пешекчесе итеп алырга булдылар. Башка елны бу эшне авылдагы берәр карчык кына башкара иде. Кәримә. Харрасның гаҗәпләнүенә каршы, үзен кем итеп билгеләүләренә битараф калды. Бу көннәрдә аның күңелен бары бер генә теләк ашкындырды ничек тә тизрәк музейның салкын стеналарыннан ераккарак китәргә кирәк иде. Чирмешән суы, яр буенда кызынып ятулар төнлә аның төшләренә кереп чуала башлады. Галимнәр, директорлар үзара тик кычкырыша бирсен! Кыз төннәр утырып кызыну-коену киемнәре текте. Бер костюмны эре бизәкле сатиннан кисте, махсус кызыну өчен дигән икенчесен нибары ярты метр тукымадан ясады. Күкрәк турысына кавырсын йомрылар куеп тегелгән нейлон костюмын авылга алып бармаска булды ул. Чирмешән комлыгына сатины да ярый. Ниһаять, юлга кузгалыр көн җитте. Ябык әрҗәле машинада, шоферын да кертеп исәпләсәң, биш кеше иделәр алар. Егетләр, беренче күрүдән үк. Кәримәне ят иттеләр. Кызның кызыл, озын тырнакларына, лаклап озайтылган керфекләренә шаккатып карадылар: «Нинди пешекче инде бу?» Харрас, боларны сизмәмешкә салышып, таныштырган булды. — Бу — Кәримә Әхмәтова, җәмәгать. Татарстанның археология тарифында беренче тапкыр юлга чыгучы иң тәвәккәл туташ! Уңган кулинар. бер тарыдан ботка пешерә белә. Җитәкчеләре сүзне уенга борырга чамалаганны аңласалар да, егетләр ачылмады. Хәер. Кәримә аларның фикере белән әллә ни кызыксынмый да иде. Буялган тырнакка алар һич урынсызга алай акаеп карыйлар. Кызның ак кофтасына, кыска, тар соры юбкага, бигрәк тә, аяктагы кып-кызыл «чабаталар»га тырнакларның төсе ифрат та килешә бит. Иңбашына тузгытып салган алтынсу чәчләренә, кулындагы шакмаклы чемоданына караганда, Кәримә диңгез буена ялга әзерләнгән кешегә күбрәк ошый иде. Әйберләр машинага төялгән инде. Утырышырга боерык ишеткәч, ишек янына иң беренче Кәримә атылды. Тик менеп китә алмады, юбкасы артык та тар икән, кычкырып җибәрде. — Харра-ас, ник бу машинаның басмаларын бик биек ясаганнар. Алар Акъярга килеп җиткәндә, төш ва’кыты якынлашкан иде. Харрас авыл советы җитәкчеләре белән тарткалаша торгач, экспедицияне мәктәп карамагына тапшырдылар. Тик фән кешеләрен директор да колач җәеп каршыламады. — Менә сезгә бер бүлмә, — диде ул. — Әйтергә кирәк, иң яхшы кабинетыбыз иркен, якты, диваны ! да бар... Башка классларны бирә алмыйм, парталар яңа гына буялган, кибеп өлгермәделәр. Егетләр аны-моны әйткәләгәнче. Кәримә кычкырды: — Миңа ошый! Хәтта көзге дә бар монда! Директор, шушы хуплауга бик риза булып, чыгып та китте. Харрас аны Озата барырга, тагын ниләрдер сорарга мәҗбүр иде. Егетләргә Кәримә белән «алышбиреш»не очлап куярга җай чыкты. Сүзне шофер башлады. Я, булмаса, урнашыйк инде,— диде.— Син, сеңел кеше, диванга тагын кемне аласың инде? Монда бит кеше саен аерым ятак табып булмый. Бичара Кәримә шунда гына мәсьәләнең бу якларын исенә төшерде. Бер көтү зимагордай ир-ат арасында айлар буе ничек яшәр соң ул? Бу сорауга җавап табып өлгергәләгәнче. Яхъя исемлесе: I Төш җитте түгелме соң, җәмәгать? — дип сораган булып кыланды. — Аһ. да. бу юлы безнең атказанган пешекчебез бар бит әле, нигә кайгырырга? Харрас кергәндә, егетләр Кәримәгә әйтәселәрен әйтеп, эчләрен тәмам бушатканнар, кыз, тәрәзә буендагы ак япмалы диванга менеп, аякларын бөкләп утырган да мышык-мышык елый иде. Мен мәшәкатьне читкә куеп, Кәримәне тынычландырырга туры килде. Егетләр исә ашарга көтеп утыруларында булдылар, Харрастан көләләр иде алар «Үзен, тапкан мал, капчык тутырып ал», янәсе. Беренче көнне генә шулай азаплансалар ярар да иде әле. Кәримәнең кыланмышы, торган саен, кырдан узды Башта егетләр иртә таңнан кырга чыгып олагалар да төнгә каршы гына кайтып егылалар иде. Төшкә-нигә кайту юк. Ашарларына коры-сары ризыклар тутырып китәләр, пакеттагы кипкән аш, консервлар алалар. Төнлә булса да. кайнар аш пешереп каршылаучыны күрсәләр, арадагы низагълар юкка чыгар иде. Мондый «батырлык» эшләү Кәримәнең уена да килмәде. Кызның үз мәшәкате дә җитәрлек иде. Башта ул укытучылар кабинетында үз почмагын җиһазлады. Диван белән көзгене үз ягында калдырып ширма әмәлләде. Икенче көнне комлык эзләп, су буена китте. Чирмешәннең бу төшендә су шактый тирән һәм саф булып чыкты, нәкъ Кәримә теләгәнчә! Акъярга килүләренә атна тула дигәндә, үз белдеге белән аш исе чыгара алмагач, беркөнне Харрас сүз башларга мәҗбүр булды. — Бүген сәгать уникеләр тирәсендә тамак ялгарга кайтырбыз, Кәримә. Син тәмле генә шулпа пешереп куй әле! — диде. — Мин председатель белән сөйләштем, итен дә, бәрәңгесен дә, онын да бирерләр Әйткән ашамлыкларны кладовщиктан барып та алды Кәримә Аш кебеген дә пешерде. Кояш чыкканнан бирле җир актарган, бүредәй ачыккан егетләр коштабакларын күз ачып-йомганчы ялт иттереп тә куйдылар, кабат эшкә дә киттеләр Китүләренә ике сәгать үткәндер-ме-юктырмы алар яңадан кайтып тулды. Кәримә Харрасның йөзен читкә борып сөйләвеннән үк яман хәлне сизеп өлгерде. — Кәримә Хәбибулловна, сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшик әле! — Сүз озакка сузылырлык иде, күрәсең, егет аны мәктәптән аулак якка алып китте. Шактый вакыт сүзсез атладылар Елга буендагы салкынча һава егетнең ачуын басылдырган да иде инде Ул хәзер шулай бер сүз эндәшмичә кире кайтып китәргә дә риза Колак төбендә иптәш егетләренең таләп тавышы яңгырап кына эчне пошыра. Харрас тәвәккәлләргә булды. Аның иң курыкканы шул иде әйткән сүзләргә үпкәләр дә Кәримә кире Казанга кайтып китәр — Кәримә, төшен ни дшаттын соң син безгә? — А-аШ, нигә? — Үзең кабып карадыңмы соң син Аны? — Мин аш яратмыйм, юанайта ул шулпалы аш — Синең ул аш егетләрне, беләсеңме, нишләтте. Кәримә бераз уйланып торды да көләргә тотынды — Бнк әйбәт булган, шул кирәк аларга Харрасның хәле мөшкел иде кай яктан һәм ничек аңлатырга? — Болай без барыбыз да чирләшеп бетәбез, Кәримә Син әллә пе шерүтөшерүне бөтенләй өнәмисенме? Егетләр аш-су тирәсендә йөрергә авыл карчыгы алуымны даулый башладылар Икешәр повар тотарга ярамый бит . Кәримә, сүзне артык озынга сузарга юл калдырмыйча, яшел чирәмгә утырды, Харраска үзе яныннан урын күрсәтте — Утырыйк әле! — диде — Минем әби. ачуың килгәндә, аяк өсте булсаң, утыр, утырган булсаң, сузылып ят. дип өйрәтә иде Шулай шома гына башлап алды да Кәримә Харраска үзенең бик үк мактанырлык булмаган тормыш юлын сөйләп бирде Ул авыл кибетчесе Хәбибулла агайның бердәнбер баласы икән Ун КОЯШ ТИМБИКОВЛ ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ бер ел көткәннән соң хатынының бала табуын ишеткәч, агаең ат менеп урам буйлап кычкырып йөргән «Ә-әй. ишеттегезме, минем кызым ба-ар. королева туды, ко-ро-ле-ва-а-а’» Агай кызына хәтта исемен дә «Королева» дип куштырмакчы булган да. тик картлар тыйган: «Син теләгәннең ике хәрефен кертәбез. «Кәримә» дип кушабыз, тилермә, ризалаш!» — дигәннәр. Дөньяның җил-яңгырын тоймыйча, күз өстендә каш булып, иркәләнеп кенә үсә Кәримә. Дус-ишләре. билдән тузанга батып бәрәңге те- бен өеп йөргәндә, бу, ак оеклар киеп, ботинкаларын ялтыратып, үзенә махсус ясатылган утыргычта бакча башында әти-әнисен карап утыра икән Башта кызга эш кушарга әтисе рөхсәт бирмәгән, аннары үзе теләми башлаган. Бакча тирәсендә буталып йөргәндә, кулына балчык тисә дә «Әттәм, бармагыма җир тиде-е»,— дип, авызын җәеп елый икән. Тирә-юньгә тегүче даны чыккан әби дигәне генә, берәүдән дә сорап- нитеп тормыйча, кызны үз һөнәренә өйрәтеп калдырган. Кәримә күрше авылның урта мәктәбенә киткәч тә. институтка кергәч тә, атасы кызга аерым фатир табып, хуҗа хатыннары белән килешеп йөргән. — Хакыннан тормам, түләрмен, кызымны вак-төяк эшләрдән генә коткарыгыз! — дигән. — Ул укырга тиеш, зур кеше итәм мин аны. Харраска бу хакта сөйләгәндә, бичара Кәримәнең тавышы әкре- нәйгәинәнәкренәя барды. Кызарынды-каушады, әмма алласы урынына күреп йөргән кешедән үзенең бу якларын яшерергә ярамаганын аңлаган иде ул. Сүзен түгәрәкләп, бүгенге көн өчен иң кирәген әйтеп бирде: — Мин аш пешерә белмим бит. Харрас, — диде. — Ихтыярыгыз, теләсәгез нишләтегез. Кәримәнең тәүбәгә килүе егетне чарасыз итте. Кая ул аны ачуланулар! Эшкә яраксызлыгы фаш булгач, хурланып, үзе генә киреләнә күрмәсен Ул янда тормагач. Харрас ничек эшли алсын? Аш-су тирәсендә алар икәүләп кайнашырга булдылар. — Әни эштә чакта, мин гел аш пешерә идем, — диде Харрас. — Аның әллә нәрсәсе юк. өйрәнерсең син аны! Икенче көнне иртәдән егетләр Кәримәне танымас булдылар. Озын тырнаклар киселгән, пумала чәч җыеп, кыекча-яулык астына кысып бәйләп куелган, хәтта биленә алъяпкыч та буган иде кыз. Чәйдән соң исә тиз генә өстен алмаштырды, егетләрнеке кебек үк куртка, сатин чалбар киде. Ул да эш урынына барырга тели икән. Анда Кәримәнең үзен ачышлар көтеп торган: өйдә ашаудан башка нәрсә турында сөйләшмәүче егетләр монда пәһлеваннарга әйләнделәр. Көн дояшлы иде. Акъяр калкулыгыннан тирә-юнь гаҗәп матур күренә. К$'л сузымында гына Чирме^һән җәйрәгән, калкулык итәкләре урманга тоташа. Якында — өсте актарып салынган чокыр-чакырлар— егетләрнең төп хезмәте шунда бара. Кулларында көрәк тә бар, пычак та. эреле-ваклы пумалалар да күп. Харрас Кәримәгә дә пычак сыман бер нәрсә бирде. — Әйдә, бераз безнең эш белән таныштырыйм әле! — диде. Сүзләре аңлашылсын өчен, археолог акрын гына, сеңдереп сөйли иде. — Әгәр вакыт дигән нәрсә безнең тормыштан барлык истәлекләрне дә бетерә барса, кеше гомере коточкыч мәгънәсезлектән генә гыйбарәт булыр иде. Кызганычка каршы, күп гасырлар әнә шулай үтеп торган: кешеләрнең үзләре генә түгел, аларның казанышлары да. акыллары раслаган хакыйкать тә юкка чыга барган. Бер көн килгән: кешеләр язу-сызуга өйрәнгән, үз тарихларын терки башлаганнар. Ә археологлар, Кәримә туташ, язуларга теркәлмәгән хакыйкатьне эзләп табарга тиеш... Шул урында Харрасның «лекция»се өзелде. Пычак очы каты мат- 1әгә төртелеп калды. Археолог пышылдауга күчте. I — Тавышланма, Кәримә! . Ул балчыкны валчыклап берәмтекли башлады. Үзе, һаман пышылдап, сорый. Е — Йомшаграк пумала алып бир әле, Кәримә! ' Шактый озак маташа торгач, кулына иске чүлмәк төбе алды. Шу- 'На да шатланды, баскан урынында тик тора алмый иде. Тагын төшендерергә тотынды. — Күрәсеңме, бу — болгар чүлмәге! Бернинди лакка-фәләнгә буялмаган, үзләренә хас ысул белән яндырылган. Башка егетләр күз генә салып алдылар, күрәсең, аларга болар ба- ? рысы да күптән таныш иде. Кәримә генә Харрас кулындагы яна табышка. ерак гасырдан ишетелгән серле авазга колак салгандай, әсәрләнеп озак карап торды. 1 Кәримәнең бәхетенә каршы, шофер да учак тирәсендә уралырга яратучан кеше булып чыкты Харрасның аш-суга' карата бирелгән күрсәтмәләрен алар икәүләп башкара иделәр Казу-эзләү эшләреннән шактый читтә шофер егет учак урыны ясап бирде. Кәримә Тәңкәле тау •чишмәсенә суга китте. I Чишмә ярты чакрым чамасы ераклыкта иде. Тауның тирә-юне гел куаклык. Кыз озак та бармады, сукмакта кулларына төрледән-төрле савытлар тоткан кешеләр очрый башлады. Аптырап калды Кәримә: авылның үзенә якын гына чишмәсе дә бар бит, ник шул кадәр ераклыкка йөриләр болар? Ул беренче очраган кыздан сорады. — Ник бу кадәр еракка килдең, сеңелем? — Әбинең башы авырта Бу җаваптан берни дә аңламагач, олырак кеше белән сөйләшеп карарга булды һәм тагын да аптырый төште. Монысы чишмәгә авылдан гына да түгел, мари ягыннан ук килгән иде, чире дә хәтәррәк, шуңа им эзләве икән. Суы дару урынына тотылырлык булгач, чишмә гаҗәп матурдыр дип уйлаган иде Кәримә. Әмете акланмады, энҗедәй су бака шәлләре белән томаланып беткән черек улактан агып ята. ул үзенең изгелеген дә. шифалылыгын да күптән җуйганоныткан төсле. Археологлар янына кайтканда, башында туган каршылыклы сорауларына җавап алырга ашыккан Кәримәне өр-яңа табыш көтә иде. Егетләр барысы бер урынга җыелган, Харрас Яхъяга теләр-теләмәс кенә аңлатып тора. — Синең бу чүлмәк китекләреңне, һичшиксез, теркәргә кирәк, — ди. — Болар аерыла. Төсе дә, балчыгы да. шомартылуы да башка. Бу — Азов буе болгарлары кәсебе. Яхъяның кулы калтыранып куйды — Мә, алайса, үзеңә! Мин тапмадым моны — Кем тапты соң? — Андый кирле-мырлы нәтиҗә ясарга җыенасың икән, табучысы да үзең бул. миңа кирәкми! — Куркасың, ә? Башыма бәла аласым килми Егетләр, күңелсезләнеп, таралышу ягын карадылар Берни аңламаган Кәримә, Харрас белән Яхъя арасына кереп басты да ызгыш-та- лаш чыгарган чүлмәк калдыгын үз кулына алды — һи-н, шул юк нәрсә өчен ызгышып торган буласыз! — диде — Тотам да атам мин аны Берәү дә тапмады, берәү дә күрмәде Азмыни монда андый саяксандрак? Челпәрәмә китерәбез! Яхъяга Кәримәнең тәкъдиме ошап та куйган иде, Харрас КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ — Иске чүлмәкне яшереп кенә тарих дөреслеген каплап калдырып булмый аны. — дип. зурдан кубып каршы төште. Кәримәне гүя күрми дә иде ул, анын кулындагы табылдыкны да, жанына иң кадерле кыздан түгел, әйтерсең лә. иске койма казыгы башыннан гына суырып алды. — Безгә җитдирәк булырга вакыт инде. — дип үзалдына мыгырданды. Андый чакларында Харрас Кәримәгә ошамый башлый, зур мәсьәләләрне дә уенга борып, көлеп-шаярып сөйләшкәндә сөйкемле ул. Китте дә барды кыз. Үз эше дә — муеннан. Шуны гына көтеп торган Яхъя Харрасны кисәтергә ниятләде. — Слушай, кирәкмәгәнне куертмыйкмы соң әллә, шеф мондый нәрсәләрне кичермәячәк. Харрас фәнгә шәхси мөнәсәбәтләрне болгатып маташуны һич ничек башына сыйдырмый. — Карале, — дип. Яхъяга каршы төште ул. — Нигә без төрле төшенчәләрдән ботка ясыйбыз, ә? Фән үзе кычкырып яңа мәгълүмат биреп тора икән, кемгәдер ул нәрсә ошамый икән, безнең ана ни катнашыбыз бар? — Хәй Фәләхи мең былтыр Азов болгарларының Идел буе Болгариясенә якынлыгы юк дип раслап чыкты. — Ялгышкан, димәк. Фактлар киресен күрсәтә! — Ул — фән докторы, профессор, ялгышмый ул. Бүген — бер. иртәгә икенче төрле хакыйкатьне танып утыру чоры үткән аның. — Мин бит тиктомалдан аңа каршы чыкмыйм. Бу чүлмәк берүзе генә булса, бер хәл иде. Учагы ук шунда бит. бу ни дигән сүз? Үзен беләсең, нәкъ шундыйларны менә шушы болгар җирендә яндырып, ясап ятканнар, дигән сүз бу. Мәсьәләнең ифрат тирәнгә китүе Яхъядан бигрәк Харрасның үзен пошаманга салды. Ул егетләргә сүз кушмас булды. Башка кичләрне алар Кәримә белән икәү генә авыл читеннән әйләнеп кайтырга да вакйт табалар иде. Бу кичтә, кызның көтеп торуын сизгәч, гадәтенчә, Чирмешән буена чакырмады. — Кәримә. — диде. Тавышындагы салкынлыктан кыз куырылып «алды. — Мин сиңа экспедициянең тагын бер эшен кушмакчы булам. — Әйтеп кара. — Безгә бу як халкының фольклорын, биюләрен, риваятьләрен белү дә кирәк. Егетләр — жир эшендә, аларны кич клубка йөртә ал мыйм, арыйлар. — Барыйк соң, әйдә. — Юк, син үзең генә башкар инде минем бүгенге башваткыч белән утырасым бар. Кәримә, бичара, әллә ниләр уйлап бетерде. «Миннән туйган, котыл- макчы була. Клубтан эзләсен үз ишләрен, дип уйлый. Баш тартсаң, сылана, диячәк...» Башында юньле бер фикер туганчы теле әйтеп тә өлгерде. — Әле үзем дә мишәр җырларын сагынган идем! — диде. — Каян чамаладың? Хә-әзер. иң маТур күлмәгемне үтүкләп киям дә китәм! Харраска үч итеп кенә тотынган булса да. клубка йөрү Кәримәне чынлап торып мавыктырды. Отып алган җырларын, такмакларын, риваятьләрне туплый барган дәфтәре тиз арада калыная башлады. Тирә- юньдәге авылларның тарихына караган имеш-мнмешләрне дә жыя , иде. Харрас монысын аеруча хуплады. — Казып табылган әйберләр кайчак һичнинди кагыйдәгә дә сынмый. нәтиҗә ясаганда, әкияте дә, имеш-мимеше дә ярап куя.— диде. — Иренмәскә кирәк, барын да язып алырга! Беркөнне Кәримә мәктәп күршесендә яшәүче Сәгъдия карчыктан Тәңкәле тау турында сөйләндереп утырды Шуна әби үз язмышын да ялгап җибәрде. Кәримә Тәңкәле тау чишмәсенә төрле халыклар йөрүеннән көлгән иде. — Татары намаз укып утыра, урысы, чуашы чукына! Әби көләр урын калдырмады — Олан шул әле син, белмисен, — диде. — Жансыз тауга җанлы- ф лардан өмете киселгәннәр килә. Килсеннәр, ышансыннар, өмет өзелү- х дән дә яманы юк... £ Сүзләренә дәлил итеп, әби үз башыннан кичкәннәргә туктады ы Жиде мәхәлләле зур авылда үскән ул. Башка кызлар кебек үк каз р өмәләренә дә йөргән, урагын да урган, киндерен дә суккан Башкалар- г дан аерып торучы тагын бер ягы булган Сәгъдиянең ул бик кечкенә- н дән үк үзәк өзгеч мон белән җырлый белгән > — Җырлавыңны ташла син. бала, — дигәннәр ана ата-аналары. — < Үз башыңа булмаса, безнең башкадыр синең бу моңлануларың. Кызның җырларын тыңлап ләззәтләнүчеләр дә, җаннарына дәва ° алучылар да табылган. Авылның бер көтү остабикәләре, бер-берсен- = нән уздырырга тырышып, Сәгъдияне мәҗлескә чакырганнар Кыз “ корьәнне дә, тавышына әллә нинди бормалар сала-сала мәкамләп s укый, ашап-эчеп алгач, остабикәләр үтенече буенча, рәхәтләнеп җыр- ь лый да икән. з Мәүлет ае була бу. Мәүләви мулла хатыны Сәгъдияне чираттагы ® мәҗлескә дәшә. Җырчы кызны 1*үр башына ук менгереп утырталар 2 Барысы да гадәттәгечә бара. Ашау-эчүләр түгәрәкләнер алдыннан, өрек җимешләре салып кайнатылган хуш исле ширбәт чыгарылгач, остабикә әйтә куя: — Сәгъдия балам! — ди. — Мулла абзыең өйдә юк. әллә безнең тулган күңелләрне юатып берәр җыруыңны да көйләп күрсәтәсеңме?! Кыз әллә кайчаннан бирле шул сүзне генә көтеп утыра икән Ул мондый мәҗлесләргә дә. бердән, сәдакасы булыр, әтиемә ярдәмем тисен, дип, икенчедән, иркенләп бер җырлау өчен ашкына Абыстайның сүзе бетәр-бетмәс, Сәгъдия кыйблага аркасы белән борыла да үзенең яраткан җырларын сузып җибәрә: «Кара урман», «Салкын чишмә», «Сакмар»... Үсәдер казлар Сакмар су буенда а-а-а . Шул чак табындагыларга әллә ни була, йөзләрен каплыйлар, авыз эченнән генә «Әй, раббем. үзең кичер» — дип ялваралар Сәгъдия дә өйгә кереп килгән ак чалмалы кешене күреп ала, ләкин җырыннан тиз генә туктала алмый, үз моңына үзе исергән килеш сузыпмы суза Үсәдер кызлар әнкәләре куенында-а-а-а. Ул арада инде хәзрәт әллә кайчан өйгә кергән, табынның аргы башына баскан, күзләрен алартып, кызга карап каткан була. Остабикә кычкырып җибәрә — йөзеңне яп, бәдбәхет! — Үзе иренә ялвара — Ширбәт бүлеп йөридер идем, шул арада бу йөзе кара жыру башлаган, кичерә күр. хәзрәткәем! Табындагылар да, яулык читләре белән авызларын каплап — Шәфкатеңнән ташлама, кичер без гөнаһлы бәндәләреңне! — дип пышылдыйлар. Корьән мәҗлесендә җыр тынлап утырганнары өчен пыр тузарга тиешле зөбанн ир, табындагыларның гаҗәпләнүенә каршы, елмаеп кына эндәшә. 33 — Х-у-уш, — ди ул, Сәгъдиягә карап. бу кадәр дә моңлы кем баласы буласың инде син? Икенче көнне кояш баеганда Мәүләви мулла унбише дә тулмаган Сәгъдияне кече хатынлыкка соратып яучы җибәрә. Фәкыйрь ата тегеләй дә. болай да баш тартып карый. Яучы каты тора. — Бүгенге эшне иртәгә калдырма, бүгенге үчне иртәгә калдыр! — ди. «Үч» сүзе аерым басым ясап әйтелә. « Авылда әллә нигә бер булып, телдән-телгә бәет итеп сөйләнә торган фаҗига туа. Карт ир. көндәш абыстай белән өч ел яши Сәгъдия. Бераздан «Сәгъдия кысыр икән, бала китерми» — дигән күңелсез хәбәр тарала. Мулла абзый яшь хатынын җәберләргә ашыкмаган. Им-томчылар китерткән, аллаһе тәгалә җәнаплары ризалыгы өчен корбаннар чалган, ярлы-ябагага сәдака дә өләшкән, һичничек эш чыкмагач, ат җигеп, арбасына уйнак бер симез тәкәне салып, Сәгъдиясен янына утыртып, изге Тәңкәле тауга киткән. Монда бөтенесе шундый — дөньядан өмете киселгәннәр җыелган: корбанын чалып, корьән укытып, өшкертеп-төкертеп, җаннарына юаныч табалар икән. Ж.ан биргәнгә җүн бирә дигәндәй, тау янында берничә суфи да була. Мәүләви мулла корьәнен укырга, өшкерергә үзе дә оста була, тик, һәр авылның үз әттәхияте дигәндәй, изге җирнең үз кешесенә мөрәҗәгать итүне килештерә төшә. Серен арада сөйкемлерәк күренгән бер суфига чишә. Суфи, карап-карап торган да. — Мин бу тауның ик изге ноктасын беләм, — дигән. — Анда укыла торган догалар хак тәгаләгә тизрәк ирешә. Без ханым-әфәнде белән шунда меник, сез, чишмә буенда калып, без кире килгәнче дога кылып утырыгыз! Алар биек наратлар, чикләвек агачлары каплаган тауга күтәрелгәннәр. Өстән караганда, чишмә буе гаҗәп матур булып күренә икән: ямь-яшел алан, уртада—көмеш су, аның тирәсенә кешеләр сибелешеп утырган. Шул хозурлыкны күрә алмыйча, мескенләнеп, биек тауга үрмәләүче хатын «суфи»га бик кызганыч булып тоела. — Яле! — ди.— Ач әле йөзеңне! Бу вакыт кыз үзенең яраткан җырларын оныткан, ир-ат йөзенә күтәрелеп карамаска, алардан тел яшерергә өйрәнгән була. Бөтенләй дә чит-ят ир алдында йөзен ничек ачсын инде ул?! — Хаҗга баручылар хакында ишеткәнең бармы, ханым? — Ба-ар, әфәндем, хәләл җефетем хаҗи кеше. — Алай булгач, йөзеңне ник ачмыйсың? Бу урыннар хаҗ җиреннән һич тә ким түгел, хаҗ юлында исә һәр мөэмин-мөселман, хәтта хатын-кыз җәмәгате дә, йөзен ачарга тиеш; монысы сиңа мәгълүмме, ханым-әфәнде? «Суфи» Сәгъдиянең йөзен каплап торган ак ефәк шәлне ипләп кенә сыдырып алган. Яшь хатынның ахактай балкып янган йөзе, сагыш белән мөлдерәмә күзләре, бөгелмәле озын керфекләре, дерелдәп торучы иреннәре «суфи»ны һушсыз иткән. Ул. кулларын күкләргә сузып: — Я аллам! — дигән. — Ничә яшь соң сиңа, балакай? — Унсигез, әфәндем... — Сәгъдиянең үзенә дә әллә ни булган, телен көчкә әйләндереп: — никахланганда унбиш кенә иде, — дигән. Сакал мыегы ялтырап торган сөлектәй бу яшь егет кызның зиһенен чуалтып җибәргән, күзләре гел аны күрергә тели дә, күңеле яхшысынмый икән. Егет аны үгетләргә тотынган. Мин түгел, аллаһе тәгалә үзе өшкерсә дә, бу карт белән яшәгәндә, теләгеңә ирешә алмассың, әйдә минем белән, бәхеткә ирешүнең башка юлын күрсәтәм, — ли икән. Егет Сәгъдиянең күңеленә аның онытылган җырлары кебек моң булып кергән. Уйлаган, уйлаган да ни белгән догаларын укып, тәвәккәлләгән. «Суфи» — Чистай мәдрәсәсе шәкерте икән. Җәйге ялында, бераз акча жыю нияте белән генә, әлеге «изге» юлга чыккан. Сәгъдияне тауның башка ягына алып киткән ул. Мәүләви мулла нинди бәддо- галар укыгандыр, әмма болар бер-берсеннән көч алып, яратышып. рәхәтләнеп яшәгәннәр. Революция башланган, сугышлар чыккан. Сәгъдиянең авылда мө- ш галлимлек итүче яраткан ире, кызыл гаскәргә кушылып, сугыш кыры- S на киткән дә вафат булган. Сәгъдия, кеп-кечкенә кызын кочаклап, тол - калган. Икенче сугышны да үткәреп, ил тәмам аякка баскач кына, ул н Закирҗаны белән кавыштырган изге тау янына кабат килгән, Акъяр > авылыннан йорт сатып алган... < Сәгъдия карчык, тора-бара, Кәримәнең ярдәмчесенә әйләнде. Боа рынгы җырлар, әкиятләр сөйләве бер файда китерсә, икенче яктан, та- ° гын ярап куйды: ул һәр җомгада телеңне йотарлык тәмле ризыклар = пешерә. Аш-су тирәсенә кулы ятмавын сизгәч, Кәримәне дә өйрәтергә £ булды. s — Безнең мишәр балалары туганда ук җиң сызганып, бил буып н туалар. Ул нинди уңмаганлык? — дип, тирги-тирги өйрәтте. — Үзең з кияүгә чыгарга әзерләнәсеңдер әле! Дөньяны ничек куарсың? Кәримәне камыр куярга да, токмач кисәргә дә. коштел-бавырсак 2 пешерергә дә өйрәтте. Сәгъдия карчык мохите кызның Харрас хезмә тенә булган карашын да үзгәртте. Ул хәзер һәр табыш турында кызыксынып тыңлый, чүлмәк китекләрен үзе дә кадерләп йөртә, әйберләрнең озын гомерле булуына сөенә иде. Алар үткән буыннарның казанышын саклап яшәгән, кеше гомеренең мәгънәсен раслаган. Бәс шулай икән, тирәндә яткан мәгънәне үз куллары белән ачып йөрүче Харрастан да изгерәк һөнәрле кемне табарсың? Озакламый, һич көтмәгәндә-уйламаганда, Кәримә үзе дә бу эшнең ләззәтен татыды. Ул көнне колхоз амбарында ит юк иде. Кәримә эчтән генә сөенеп куйды. Аш пешерергә өйрәнсә дә, ике сәгать буе казан тирәсендә болгануны күңел дигәне кабул итми иде аның. Күп кенә бәрәңге алдылар, берничә банка консервланган ит салдылар — төшке ашны шулардан әзерләргә ннятләнелде. Кәримә, бәрәңге әрчегән арада су кайнарлана торсын дип. башта учаклы көйләп җибәрергә булды. Ут кына үрләп китми интектерде Кыз коры-сарылар әзерли торган кечкенә балта белән учагының бер кырыен төзәтә башлады. Көл белән капланган җиргә балта очын тидергән генә иде, туфракта ниндидер катылык сизеп, өнсез калды Ул инде, Харрастан күрмәкче, җирдәге һәр каты-котыга колак салырга өйрәнеп килә иде. Балтаны читкә ташлап, кулына пычак, пумала алды. Бөтен сабырлыгын җыеп, валчык арты валчык куптарды, катылык ның ни икәнен белде, чүлмәк катылыгы нде бу. Тик аның читенә генә чыгар хәл юк, һаман йомрылана бара. Кыз шабыр тиргә батты, инде пәке очы тидерергә дә курка башлады, пумала белән генә сыйпый иде. Шактый азаплангач, кечкенә генә йомры чүлм*әкнен күп өлеше ачылды. Ул бөп-бөтен, хәтта чатнаган тө ше дә юк иде. Кәримә бар куәтенә кычкырып җибәрде < — Хар-р-ра-ас! Кәримәнең юк кына нәрсәгә дә зурдан кубу гадәтен белгәнгә, егет ләр аңың тавышына игътибар да итмәделәр. Харрас та шактый көт тереп баш калкытты. Кәримә бу вакытта кечкенә чүлмәкне ике куллап баш өстенә күтәргән дә егетләр янына үзе чаба иде. — Беләсезме нәрсә таптым?! «Таптым» сүзе егетләргә дә минут эчендә тәэсир итеп өлгерде. Алар Кәримәгә дә, кыз кулындагы чүлмәккә дә түгел, Харраска карап то ралар иде. Җитәкченең сихерченекенә охшаш үткер күзләре чүлмәккә төбәлгән дә аннан икенче һичбер кешегә танылмаячак сүзләрне укын төсле. Кәримәнең сабырлыгы җитмәде. . _ — Болгарныкы инде, болгарныкы! — диде. — Үзең әйткән идең, мондый үсемлек рәсеме төшкәне, буялмаганы болгарныкы, дигән идең. _ Моңа да җавап булмагач, Кәримә өстәде: — Аның әле эчендә дә нидер бар кебек. Харрас, яңа туган баланы кулына алгандай, чүлмәкне сак кына тотты, әкрен генә җиргә куйды. Барысы да чүлмәк тирәли тезләнделәр. Яссы капкачны ачкач, чүлмәк эченнән тәңкәләр, кашлы берничә көмеш йөзек, иң астан гажәеп матур алтын алкалар килеп чыкты. —Болары — үземә! — Әйтерсең лә, базардан кайткан атасынын юл капчыгын актара иде Кәримә. Егетләр, бу нинди акылсызлык инде дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар. Яхъя гына түзмәде: «Вот баба!» дип сукранып куйды. Кәримәнең сүзе, үзенә калса, уенсыз әйтелгән булып чыкты. Ул үзе тапкан малга үзе хужа икәнен, алканы Хәй Фәләхинең күзенә кырып салырга да бирмәячәген расларга тырышты. — Әнә сезгә бер чүлмәк акча, гасыр буе тикшеренергә житә. — Колагыңның тишеге генә дә юк бит синең, кай жиреңә такмакчы буласың? — Тиштерермен, аны хәзер больницада да тишәләр. — Тиштерсәң дә, синең колак яфрагың бу алкага чыдамый, ертылып төшә... Алкалар чыңнан да зурлар иде. Калын гына божра эченә кош сурәте коелган. Кош канатларын жилпеп очып бара сыман, томшыгында — ярма бөртеге ялтырый. Харрас иптәшләренең әрепләшүенә игътибар дә итмичә уйланып утырды да кинәт аңлата башлады «Беләсезме, бу алка болгарларның җир яралуы турындагы легендаларына туры килә». Барысы да тынып калды. Кәримәнең шушы арада гына ишетеп кайткан риваятен искә төшерделәр. Имеш бүгенге җир кечкенә генә бер орлыктан яралган. Орлык башта тирән су астында, дәрья төбендә булган. Кешеләр яшәрлек коры жир хасил итү өчен, орлыкны чиксез дәрья киңлегеннән бер үрдәк алып чыгып биргән... Харрас, тезләнгән урыныннан торып, Кәримә янына килде. — Син бик уңган кыз булып чыктың бит әле! — диде.— Мин җиде ел буе экспедицияләргә чыгам, бер генә хәзинә дә ачканым юк. Син менә чүл- мәге-ние белән таптың да бирдең! Археология тарихында күп кенә зур ачышлар очраклы кешеләр тарафыннан ясалган, аларның кайберләре соңыннан зур галим булып киткән... Яхъяга шаяртырга жай чыкты. — Алайса, безнең поварның да мәшһүр археолог булуын көтәбез инде! Харрастан шундый сүзләр ишетү, иңбашында аның кул җылысын тою бик рәхәт булса да, Кәримә, яхшысынмыйча, читкә китте. — Мә, алыгыз, зинһар!—дип алканы да Харраска сузды.— Ханзаманыннан бирле жир астында яшәп, череп тә беткәндер инде... Караңгы бүлмәдә мыш-мыш килеп бала йоклый, зал якта кызмача ире сөйкемсез Әскәр «Шейх» белән ике тиенгә кирәкмәгән гәп сатып утыра Апа хәзер диңгез тубыктан, дөньякүләм мәсьәләләрне ялт иттереп хәл итәләр дә куялар. Минутына кырык мәртәбә профессор Хәй Фәләхи исеме телгә алына, берсе азрак мактый башласа, икенчесе каршы чыга — эттән алып, эткә сала Шулай да Кәримә бераз тынычлана төште инде, йокыга гына китеп булмый. Әле бер, әле икенче хәлләр искә төшә дә уйлар куера гына бара. Хатын караңгылыкта ирексездән елмаеп ала. Беренче экспедиция- ♦ дән кайткач, Харрас аны профессор белән таныштырды Ана кадәр Кәримә кулларын йомшартып, тырнакларын очлатып һәм кызартып, чәчен-башын шәһәрчәләндереп өлгергән иде. Харрас кызны хәзинә табучы кеше белән очраштыру сылтавы белән алып керде. Кәримәнең дә экспедиция буена егетләр теленнән төшмәгән мәшһүр галимне күрәсе килә иде. Профессор кабинеты Кәримә көткәнчә җиһазланмаган булып чыкты. Монда көзгедәй шома өсле мебель дә, китап шкафлары да. кырыс җитдилек тә юк. Кечкенә генә бүлмәнең стеналарына чүлмәк, таш тәлинкә. сынык пычак, әллә нинди таш кисәкләре тезелгән киштәләр ясалган. Республика археологларын җитәкләүче профессор үзе. тәмәке төтененә уралып, әллә кая. караңгы бер почмакка чумган Ишектән Кәримә белән Харрас күренүгә, Хәй Фәләхи, томанлы оясыннан чыгып, аларга каршы килде — һоо! — дип ике кулын алга сузды ул. — Ишеттем, ишеттем, алтын хәзинә ачкансыз, кулыгыз җиңел булсын! Кәримә үзенә кул сузып исәнләшүче ир-атларны яратмый. Сәламләшкәч тагын куллар кысышуның нигә кирәге бар? Шулай да Хәй Фәләхи кебек данлы галимнең исәнләшүенә игътибарсызлык күрсәтә алмый иде. Аның алдында ул, гомумән, үзен мөмкин кадәр тәрбияле тотарга тырышты Күрешкәндә Хәй Фәләхинең күзләренә дә туры карады. әмма озак чыдый алмады, «эһ» дигәнче, карашын читкә сикертте. Профессорның зур күзләреннән алай гына да качып котылырлык түгел иде. Күзгә-күз карамаса да, Кәримә аның һаман үзенә текәлгән икәнен сизеп, оялып бетте Беренче каушау мизгелен үткәргәч, Кәримә профессорның йөзенә тагын бер күз ташлады. Бу юлы шардай күзләр, ашардай булып, кызның аякларына текәлгән иде. йөгереп чыгып китәсе килде Бу ирләрдә кайдан чыккан чир икән кешенең аягын тикшерәләр Кәримәгә нәрсәнеңдер ошап җитмәвен сизенеп, Харрас кабинетта озак тоткарланмаска карар кылды. Чыккач та — Ну ничек, безнең шеф ошадымы? — дип сорады. — Ач күз! — диде Кәримә. Артыгына теле бармады, егетнен әллә ни уйлавы бар тагын. Сүзне эшкә борды. — Ник теге Азов болгарларының чүлмәге турында да әйтмәдең? Харрас тирән сулады. — Анысы болай аяк өсте генә хәл ителә торган түгел, — диде. — Отчет биргәндә үзеннән үзе кузгалачак Ниләр булып бетәр Профессор — ана республикада бармак белән генә санарлык археологлар арасына керергә мөмкинлек биргән, эзләнергә шартлар тудырган кеше. Үткән ел, институттагы шактый күп галимнәрнең каршы килүенә дә карамастан, Харрасның диссертациясен планга керттерде. — Авыз тутырып сөйләрлек ачышы бар егетнең, якласын! — диде Яна табылдыкларының элекке нәтиҗәләргә каршы чыгачагын ишетсә, ни дияр? Кәримә Харрасның кинәт уйчанланып калуын кысыр хәсрәттән санады. . — Ж.нр астыннан килеп чыккан әйбер өчен ник шул кадәр борчыласың? - диде — Син заказ биреп ясаткан чүлмәк түгел бит! — И-их, Кәримә! Син галимнәр арасындагы мөнәсәбәтләрнең барысын да белеп бетермисең шул әле. Диссертант өчен, җитәкче — алКОЯШ ТИМВИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ ла ул теләсә, оҗмахның түренә кертеп утырта, теләсә, тәмуг утына сала.. Харрас университетта укыганда ук, җәйге экспедицияләргә йөреп, Болгар тарихы турында күп материал туплаган. Тикшеренү институтының аспирантурасына кергәч. Хәй Фәләхи аңа план-проект төзергә, диссертациягә тотынырга киңәш биргән. Гыйльми совет җыелган. Галимнәр кулында — Харрас төзегән план. Планда Харрас шөгыльләнергә тиешле теманың төп мәсьәләләре тәфсилләнгән. Утырышны алып баручы директор план-проект турында фикер алышырга кирәклеген әйткәч, сүзне иң башта Харрасның үзенә бирәләр. Сөйләсен ни өчен аңа бу теманы ачу кирәк тоела һәм нинди әһәмияте бар? Харрас берсеннән-берсе җитдирәк галимнәргә карый да коты оча Аларны Болгар дәүләтенең чикләрен ачыклау һич тә кызыксындырмый кебек «Мин ни... э-е, ни-и...» ди дә егет баскан җирендә катып кала: Ул инде барысы белән дә ризалаша. Хәзер үзенә: «Бар. үскәнем, авыл мәктәбенә китеп, әйбәтләп, тарих укыт! Белгәннәреңне сөйләргә өйрән!» дисәләр дә, бер каршылык күрсәтмичә чыгып чабар. Көтмәгәндә: — Диссертантым турында берничә сүз әйтергә рөхсәтме? —дигән тавыш ишетелә. Галимнәр Хәй Фәләхи чыгышы тәэсирендә Харрасның беренче каушавын сизми дә калалар Шуннан барысы да җайланып китә Утырышны алып баручы: — Харрас Хәсәнов планы буенча кемдә, нинди сораулар бар? — дип сорагач та артык борчымыйлар. Хәй Фәләхи бик төшендереп сөйләгәнлектән, проект хәлендәге план раслана Соңыннан Харрас ояла-ояла рәхмәтен белдерә. — Коткардың, слушай, мин беткән идем бит, мәңге онытмам! — ди. — Чирканчык ала тор! — ди аңа Хәй Фәләхи. — Безнең эштә мондый хәлләр еш була Эчкәрәк кергән саен, коткаручы күбрәк кирәгәя. Өйрән, брат, үзең дә өйрән, мин бер дә юкка тырышмыйм. Кәримә бу хакта күп ишеткән иде инде. Харрас аны сүз җае чыккан саен кабатлый. — Андый мизгелләрне онытырга ярамый, Кәримә, — ди. — Ул хәлләрдән бер котылып калуың гомер онытылырлык түгел. «Хәзер нишли ала инде Харрас?—дип хафаланып уйланды Кәримә — Еллар буе бер-берсен хуплашып эшләделәр, бүген әнә дуслыклары чәлпәрәмә килгән...» Күңеленең түрендә Хәй Фәләхигә карата шөбһәлерәк фикерләре уянса да. Кәримә үзләренең тормышын шул профессордан башка күз алдына китерми иде инде. Беренче экспедициядән Харрас белән Кәримә аерылгысыз гашыйклар булып кайттылар. Күп тә үтмәстән туйга әзерлек башданды. Хәер, болай гына түгел, алар хәтта Акъярда ук бергә торып китмәкчеләр иде. Сәгъдия әби генә сабыр итәргә кушты. Өйләнешү турында беренче сүз чыгу вакыты исенә төшеп, Кәримәнең йокысын тәмам качырды. Бер кичне кыз Тәңкәле тау үзәнлегендә атнага бер уздырыла торган кичке уенга барудан баш тартты. — һәр көнне кабатлама инде. Кәримә, — диде аңа Харрас. — Бүген Чистайдан яшьләр кайта, уеннарның иң зурысы була. Синең күңелне күтәрер өчен кушылган эш түгел. Барыбыз да үз кәефен генә кайгыртса. нәрсә килеп чыгар соң?.. Кәримәнең үз хәле хәл. Ул инде Харрасның яңа табылдыклар ту- рында уйлана-уйлана хафаланып йөрүенә, үзенә егетнең игътибары сүрелүгә дә ияләнгән иде Бүгенге киреләнүнең сәбәбе башкада Клубка йөрүенең беренче көненнән бирле йөдәп бетте инде ул. Акъярда шундый гадәт бар икән: уеннар тәмамлануга яшьләр үзара парлашалар, һәр кызны кайсы да булса бер егет озата кайта. Теләкләре тәнгәл килсә. бик хуш. Кайчак озатырга алынган егет кызның үз теләгәне булмый. Тегесенең аида-монда эше юк. жаны тарткан кызның клубтан чыкканын көтеп тора да караңгыда култыклап та ала, кычкырта-кычкырта озата китә. Яратмаган кеше белән кайтмас өчен, кызлар ишектән чыгуга җан-фәрманга йөгерәләр. Кайберләре шул кызулык белән өенә кайтып җитә, нкенчеләренең озатырга омтылганнары житезрәк була Кунакларны яки Кәримә кебек андыймондый йомыш белән килүче ят кызларны озату егетнең дәрәҗәсен бигрәк тә күтәрә ди. Кәримә беренче көнне ут белән су арасында калды. Ишек төбендәге ут яктысыннан үтеп, мәктәп урамына борылырга уйлаган гына иде, артыннан лаплоп чапкан аяк тавышлары ишеткәч тукталып калды. Күз ачып йомганчы жираф буйлыгы егет килеп чыкты, кызның беләгенә чатлап ябышты Авылдагы бу гадәттән исән-имин котылу өчен Кәримә бөтен осталыгын ярдәмгә җикте. Ике метр буйлы Миңлебай исемле бу егет карамагыннан кара төндә йөгереп кенә котыла алмаячагын чамалап өлгерде ул. Сүзен Миңлебайга рәхмәт укудан башлады. — Мин бик куркак, ярый әле очрадыгыз, — дигән булды. — Мин бит клубка да биергә дип кенә чыкмаган идем, эш шундый безнең Шуңа ялгап, ул үзенең экспедициясе, галимнәрнең яңа ачышлары турында сөйләп китте Миңлебай, бичара, шактый беркатлы кеше икән Кызның ярым чын. күбрәге арттыруга нигезләнгән фәлсәфәсен авызын ачып тыңлап барды Кырый урамнарны уратып чыкканчы, археология турындагы мәгълүматы коргаксыды Кәримәнең, үз дөньясына - әдәбиятка күчте, Тукай, Такташ шигырьләрен сөйләргә тотынды Ул, яттан күп белә. Егет, әрекмән яфрагыдай колак яфракларын сәлперәй теп, укымышлы кызның такмаклавына мөкиббән китте. Икенче-өченче көннәрдә клубтан кайту Кәримәгә алай куркыныч булмады Кайтасы килүгә, ул ишек төбендә яшьтәшләре белән гәпләшеп торучы егетләр арасына керә дә — Миңлеба-ай. әйдә, озатып куй, булмаса,— ди Көн саен яңа кеше алдында хәйлә корып азапланганчы, бер чирканчык алган Миңлебай белән кайтып китү хәвефсезрәк. — Соң бит инде Шимбә кичендә Тәңкәле тау итәгендәге кичәгә бик күп яңа егетләр җыелачак. Алар юаш Миңлебай белән исәпләшеп тә тормаслар Кайтыр юл да ерак. Пушкинның «Евгений Онегин»ын укысаң да очына чыга алмассың. Аннары барысы да Миңлебай кебек шигъри җанлы бул — Ник качтың? — диде. — Барыбер тоттым бит! Озата барам. Монда әллә ни озатып-нитеп торасы юк. мәктәп борын төбендә генә. Әмма егетнең «озату» дигәне өйгә кайтарып кую гына да түгел икән әле. Ул әллә кайлардан, ындыр артларыннан әйләндереп-тулгандырып йөрергә, соңыннан, кочышып-үбешеп туйгач кына, кертеп җибәрергә ниятли икән. КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТА1 мавы да мөмкин Моңарчы Кәримә авылдагы бу гадәт хакында ләм-мим сүз әйтмәгән иде Хәлне аңлатып биргәч, Харрас кызып ук китте — Ник син аны миннән яшереп йөрдең? Әллә инде безне егетләргә дә санамый башладың? — Үзең куштың бит, Харрас. — Үзең куштың, үзең куштың. Мин сиңа клубтан чыккач ындыр артларында йөрергә кушканым юк Син аны үзең дә аңларга тиеш инде, әдәбиятчы бит син, Һы1 Миңлебай, имеш! — Алай димә, Харрас. — Кәримә җырлар язып барган дәфтәрен сузды. — Менә болар — Миңлебай әйтеп яздырганнары... Харрасның дәфтәргә карыйсы да килмәде, ашыгып өстен-башын алмаштырырга тотынды. — Бүген уенга үзем дә барам Мишәрләрнең бер мәкале бар: берәү карый тамаша, берәү урлый алаша, диләр. Син безне йоклатып калдырып, үзең кырын юлга кереп барасың икән бит. Тәңкәле тау итәгендәге уен кызып кына бара иде. Моны Кәримә, беренче җырны ишетүгә үк белеп алды. Әйләнәдәгеләр уртага биергә чыккан кешегә багышлап такмак әйтәләр Күп очракта җырның сүзләре биюченең холкына туры китереп сайлана. Кайчак такмак синең иң яман гадәтеңне фаш итә. чыдасаң чыдыйсың, чыдар хәлең калмаса, егылып үл! Синең кичерешләрең турында берәү дә уйлап тормый. Кәримә белән Харрас башта читтән тыңларга булдылар. Сулар ага. сулар ага. Сулар ага арыктан Нечкә генә тавыш белән башланган җырны әйләнәдәгеләр бердәм күтәреп алып китте. Уртада килеш-килбәте бик купшы, үз-үзен тотышы да шактый һавалы күренгән егет басып тора иде. Яшьтәшләре, һич берәүдән тартынмыйча, аңа тамга ябыштырдылар да куйдылар. ..Кызын озатырга баргач. Куркып качкан сарыктан! Җырның сбңгы сүзләрен ишеткәч, әйләнәгә кермичә, читтә тәмәке пыскытып торучы егетләр дә шарык-шорык көләргә тотындылар. Гомум хөкемгә чыгып басканының дуслары, аны бу газаплы имтиханнан тизрәк коткарырга теләп — Кил монда! — дип үз яннарына чакырдылар. — Нәрсә шулардан мыскыллатып торасың? — Тыныч кына тәмәке суырасың килмәсә шулай ул, ишеттерәләр монда ишетмәгәнеңне! Тик биергә катнашкан егет кенә җырны алай ук яманга алмады, киресенчә, ул канәгать иде, җанына рәхәт иде, чөнки такмактан соң аңа үзе теләгән кызны чакырып чыгарып бергә-бергә бию хокукы бирелгән Уен дәвам итте, һәр такмактан соң, бәхетле парлар биеп әйләнгән арада җырчылар кушымтаны кабатлый. ...Әй тала, тала, тала, Тала минем беләгем. Нигә шулай ялкынланып Яна икән йөрәгем? Харрас бик тиз арада мавыгып китте. — Кара, иҗади уен бит бу, слушай! — Ул Кәримәнең шул егет- кызлар белән уртак тел табып өлгерүенә гаҗәпләнеп тә, сокланып та карады. Авыл кызлары аны инде тәмам үз кеше иткән. Аңа ерактан ук сәлам бирәләр, яннарына чакыралар. Әле янында Харрас булганга гына тартынулары сизелә. Кәримә бу шаян уенга да ияләнеп беткән иде инде, түгәрәккә кереп баскач, үзенә нинди җыр такмаклаячакларын да белеп тора. Кунак кызы бас катырак. Сындыр идән тактасын! Сындырсак идән тактасын Үзем түлим акчасын! «Харраска яинднен «ырларлар иде икән?» Тик Кәримә бу хакта әйтеп өлгерә алмады, Харрас: — Кая, күрсәт әле Миңлебаеңны! — диде. Кыз, көлүен башкаларга сиздермәскә тырышып, әйләнә эчендә бө ■ гелә-сыгыла басып торучы егеткә ымлады Миңлебайны кемдер уртага чакырып чыгарган. Ул бүген Кәримә ягына күтәрелеп карарга да кыймый, кызның Казан егете белән килүенә тәмам кәефсезләнгән, үпкәләгән иде. Такмак башлап жибәрделәр. Арыш башын кистеңме, бодай башын кистеңме? Телеграмм баганасы булам диеп үстеңме’ Харрас эче катып көлде. Аның күңелендә әлеге жырны башлаган бөтерчек кебек җитез, жор телле кызга рәхмәт хисе уянды. «Шул кирәк ул Миңлебайга, Харрасның Кәримәсенә күз атып йөрмәсен!» Җырчы да Харрас хәлендә иде бугай. Миңлебайның Казан кызын озатып йөрүенә эче пошкандыр, мөгаен. Ә Миңлебай барысыннан да киңрәк күңелле булып чыкты, ул үзеннән көлеп жыр башлаган кызның каршына басты да, шактый ук килештереп, тыпырдарга тотынды Биеде-биеде дә, түгәрәктән чыгып өлгермәс борын жырын да башлап бирде. Озын-озыи бүрәнәне өстериләр елгага. Икебез дә әйле-шәйле, икебез дә днпана! — Вот, әйттерәләр мишәрләр, ә? — Харрасның йөзеннән елмаю китеп тормады — Әйдә, Кәримә, без дә уенга керик әле, ни уйлап чыгарырлар икән? Түгәрәк уенында кунак-төшем булса, аның белән һәркем биеп калырга тырыша, һәркем үз такмагын жырлап, кунакка мөнәсәбәтен белдерергә тели. Уртага Кәримә чыккач, җырны, барлык осталыгын җигеп, Миңлебай башлады Чирмешәннән агып килә Чите бөккән пылатук Сүгәнең булса, йөремим. Сүсәнеңне елатып Кәримәнең аяклары үзләреннәнүзләре Харрас каршына биеп бастылар, шуны гына көтеп торгандай, егет тә атылып чыкты, әллә кайчан, моннан ун-унбиш еллар элек үз авылларында уйнап йөргәннәрен искә алып, пырлап биеп китте Кунакларның тартынмый-ннтми, авыл яшьләрен үз итеп уенга кушылуларыннан күңелләре күтәрелеп, әйләнәдә- геләр бердәм җыр башлады. Сандугачым кунып сайрый Сәгать чылбырларына. Ннндн җырлар җырлыйк инде Сәхрә былбылларына? Бөтен авыл яшьләре алдында Кәримә белән биегәненә дә, үзләренә багышланган җырның гаҗәп матур булуына да Харрасның кәефе күтәрелгән иде. Ул, монда килүенең төп сәбәбен бөтенләй хәтереннән чыгарып, Миңлебайга булган ачуларын кинәт онытып җибәреп, рәхәтләнеп ял итте Тәңкәле тау үзәнлегенә сиздерми генә караңгылык төшә башлады. Кызларның-егетләрнең йөзләре танылмас булды Харрас, караңгылыктан файдаланып елгыр егетләрнең берәрсе Кәримәне озата китмәсен дип, кызны кулыннан җитәкләп алды Янында егете булганнарга алай кагылмыйлар икән үзе. Харрасның тиз генә кайтып китәсе килмәде Кәримә дә аннан узып каударланмады, егеткә тулысынча буйсынып, ул нишләсә шуны кабатлап кына торды. Алар, уен барган мәйданны уратып. Тәңкәле тау чишмәсенә килеп чыктылар Караңгыда серле ялтырап әллә кайларга ашыккан су Кәримәгә гаҗәп матур, сәер булып тоелды. Яраткан шагыйренең әсәреннән хәтеренә төшкән юлларны кабатлады КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ ..Агышын, и агымсу, туп-тулы зар. Синең нн хәсрәтең, ни моңнарын бар? Төнге тынлыкта Кәримәнең әкрен әйткән шул сүзләре дә, урманнан кире кайтып, кабат яңгырадылар. Кайтаваздан кызык табып, Кәримә сөйләде дә сөйләде, көлде, шаярды, теле бер мизгелдә дә тик тормады. Кызның яттан шигырьләр сөйләргә яратуы да, юк кына хәлләрне мавыктырырлык хикәяли белү осталыгы да Харраска билгеле түгел иде. Ул сокланып тыңлады, тын алырга кыймас булды, Кәримәне бүләсе килмәде, аның гел шулай сөйләнеп торуын теләде. — Эчәсең киләме, Харрас? — Бу вакытта кыз чишмә улагы янына барган, кулларына су алып шаяра башлаган иде. Харрас, кызның үз кыланмышын кабатлап, тел очына килеп кергән җыр сүзләрен кабатлады: «Сусадым ла, җаный, ай су кайда? Дәрья суларыннан юк файда...» — Син сүзләрнең кыйммәтен белеп бетермисең. — Анысы нинди кыйммәт инде тагын? — Безнең мишәр халкы «җаным» кебек сүзләрне гомерендә бер генә әйтә. Җан газиз бит ул. — Мин бит мишәр түгел, аннары, ул сүзне минем дә телгә беренче генә алуым, — Харрас Кәримәнең чәчләренә сак кына кагылды. — Газиз кешемә генә әйттем мин аны, беләсеңме? Битен, кулларын, аякларын салкын суга чылатып бетергән Кәримә: «Тотынма», — димәде. — «Кирәкми» — димәде, орды-бәрде итенеп егетне читкә какмады. Төн карасын аралап, гүя, бер мәлгә тирә-юньгә яктылык таратып, ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды гына. — Уф! Суы ла суы! Шундый рәхәт, шундый салкын! *— дигән булды. — Тәңкәле тау чишмәсендә юынсаң, ана бүләк салып калдырырга кирәк, Кәримә, беләсеңме? — Салмасаң ни була? Егет Кәримәнең тыңламавыннан, чишмәгә берни дә бүләк итмичә китеп баруыннан, шуның җәзасын татып, соңыннан риваятьләрдәге шикелле гарипләнеп калуыннан шикләнеп куйды. — Салмасаң да. берни булмас, бәлки... — дип сузды. — Шулай да син сал инде, халык гадәтен олылау булсын, сал, зинһар! Кәримәнең Харрастан мондый сүзләрне тагын, тагын ишетәсе килә башлады. — Гарипләнсәм, ни була инде, кемгә зыян, — диде. — Салмыйм. — Ярамый, Кәримә, бу тирәдә күзгә күренми торган изге җаннар яши, кирәкмәс сүзне шаярып та сөйләшмик! — Харрас кызны үзенә тартты. — Я. тыңла инде сүзмне! — Бер юлга гына тыңлыйм, — диде Кәримә, никтер сүзләрен пышылдап кына әйтте. — Мин бит юри генә сүз көрәштерәм, чишмәләр тирәсендә ничек йөрергә икәнен миңа кеп-кечкенә чагымда ук өйрәттеләр. Шул гадәт белән мин Казандагы водопровод краннарына да тасмалар элеп калдыра идем... Алар бер-берсенә сыенган хәлдә, Тәңкәле тауның йокысын качырып, кычкырып көлеп җибәрделәр. Кыз, бөрмәле кыска җиңеннән хуш исле кулъяулыгын тартып алды да. чишмәнең урман авызына китә торган шарлавыгына ташлады. — Бер истәлегем калсын әле! Харрас белән Кәримә кире борылганда, Акъяр авылы тирән йокыга чумган иде. Егет белән кыз сүзсез генә, тирән тынлыкны тыңлый-тың- лый атладылар. Мәктәп янына җиткәч Харрас, кызның кулын тагын да катырак кыса төшеп: — Әйдә өйләнешәбез, Кәримә! — диде. Чибәр иде Кәримә. Чәчләре тумыштан аксыл сары, күзләренең зәңгәрлеге аяз күкләрне хәтерләтерлек булса да, кыйгачланып килгән кашлары кап-кара, керфекләре сөрмәле. Хәрәкәтләре дә буй-сынына килешеп тора, кыскасы, аның белән рәттән баруны, кара-каршы биюне һәр егет үзенә мәртәбә санарлык Кызның игътибарсызлыкка зарланыр урыны юк. Бию залында да, ял кичәләрендә дә егетләр аның янына сырышырга яраталар. Матур сүзләрен кызганмыйлар — телләреннән, әйтерсең, бал тама. Тау-тау вәгъдә бирүчеләре дә күп булды, әмма әлеге археолог кебек тиктомалдан: «Әйдә өйләнешик!» — дип кистереп әйтүчесенең очраганы юк иде. Бигрәк сәер булып чыкты бу Харрас. Күңел өчен бер генә мактау сүзе дә әйтмәде, җае чыкса, тиргәп тә ташлый, ярату-фәләне хакында авыз да ачканы юк, кызыгырлык нәрсәләр вәгъдә итеп тә мәшәкатьләнмәде. Үз уйларыннан үзе сискәнеп, тирән итеп бер сулу алды Кәримә. Харрасның бу сүзенә җавап биргәләгәнче кем беләндер киңәшәсе, күңелне дә тикшереп карыйсы иде. Егет исә очы-очка ялганмаган уйларны чуалта гына бара. Ул гүя Кәримәне үзенә кияүгә чыгарга өндәми, аны кисәтә, алдагы кыенлыклар белән куркытырга чамалый. — Мин сиңа алтын таулар вәгъдә итә алмыйм, — ди. — Минем таулар, үзең күрәсең, гап-гади балчыктан өелгән. Безнең тормыш җиңелләрдән булмас, Кәримә, сикәлтәләр еш очрар... Кызның әллә кайчаннан бирле бер сүз дә эндәшми баруыннан гына егет шиккә төште, кисәтергә ашыкты — Курыкма, Кәримә! Янымда син булсаң, бергә яшәсәк, мин ул тауларның астын өскә китерәм әле, үзең дә шаккатырсың! Икенче көнне, егетләргә иртәнге чәйне әзерләп биргәч, Кәримә яңа фатирга күченә башлады. Мәктәп күршесендәге Сәгъдия әби янына урнашырга булды. Бу гаилә кызга күптән таныш иде — экспедиция егетләренә сөт ала шул әбидән. Карчык, япь-яшь кызның бер көтү егет-җилкән арасында яшәп ятуын күреп, әллә кайчаннан бирле үзе дә чакырып йөри аны — И-и канатым, ялгыз башыңа ыңгайсыздыр ул ир-ат арасында, ничек чыдыйсың? Әдә, тот та күч үзебезгә, алыңгы ызба бетеп сиңа булыр! Харрасның колхоз идарәсенә ашамак-эчмәккә рөхсәт кәгазе алырга киткән чагын көтеп торды да Кәримә әйберләрен җыештырырга тотынды. Егетләр, берберсенә карашып, аптырашып, сүзсез калдылар. Соңгы вакытта алар инде Кәримәне үз күрәләр, якын итәләр иде Чыгып китәргә әзерләнгән Кәримәнең кулындагы чемоданын шофер күтәрде, әби йортына кадәр илтешергә рөхсәт сорады Шул кыска араны үткәнче, Кәримә шофер егетнең дә кичә төндә Харрастан ишеткән олы сүзләрне раславын ишетте. — Әгәр дә мәгәр,— диде шофер, гадәтенчә бормалый-борма- лый. — Безнең берәребез синең алда гаепле икән, син аны үзен әйтер гә тиеш! Әгәр дә мәгәр.. — Кит 'әле! — Кәримә аның азаплануына артык түзеп тора алмады. — Юк сүзне үрчетеп торма! Иркенләп яшәгез, мине Сәгъдия әби кыстады, шул гына — Синең китүгә без сәбәпче булсак, Харрас безгә көн күрсәтмәячәк. Гаепле кеше Казанга китәргә тиеш була Ике сөйләшми ул Харрас, синең өчен любоебызның башын кисеп кулына тоттыра ала! — Котыгыз алынган икән! — Кәримә, шатлыгын сиздермәс өчен, ашыгып сөйләргә тотынды. - Харрасыгызга үзем аңлатырмын, курык магыз! Әмма Харраска моның сәбәбен ничек аңлатачагын үзе дә белми иде Эш урынына, борынгы шәһәрлеккә баргач, аш-су тирәсендә кайна КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ ша башлаганчы, кулына археологлар коралы тотып, Харрас янына килде. Егетнең сөмсере коелган иде. Алай да күтәрелеп бәрелмәде, тонык кына сорап куйды: —- Безне ташлап китүең — миңа кире җавабыңмы инде ул? Кәримәгә кызык та, рәхәт тә булып китте Шул коры табигатьле, кырыс йөзле, үзалдына усалланып йөрүче кара «малай»ның бер уңай сүз көтеп тузынып йөрүе кызга шатлык бирә иде. Елмаеп, башын аска иеп, сүзсез тик торуыннан бу кичерешне Харрас т$ тойды. Үзе казып төшкән баз стенасына сөялгән килеш кызга озак кына карап торды. Сүзсез аңлаштылар. Бу урында гәп кирәкми дә иде. Өстә мавыктыргыч авыр эш торганда, кыска вакыт арасында хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Алар кичен Сәгъдия әбиләрдә очраштылар. Харрас башта үзен Кәримәнең җитәкчесе итеп, эре генә тотмакчы булып кыланды. Хәтта эндәшкәндә дә, гомер булмаганча, «Кәримә Хәбибулловна» дип кенә мөрәҗәгать итте. Тик сигезенче дистәсен куалап баручы мишәр карчыгының кемнең кем икәнен билгели торган үз бизмәне бар икән. Бер-бер- сенә карашып алгач, кызның комачтай кызаруы, сүз әйтә алмый аптырап торуы ук мөнәсәбәтләренең ни дәрәҗәдә икәнен карчыкка түкми- чәчми ачып салды. Шулай да карчык орды-бәрде кыланмады, егетне капка төбеннән үк кире борып җибәрергә ашыкмады, өенә чакырды, түрдән урын күрсәтте. Башта егет белән кыз, әбинең кече якка чыгып китүен көтеп, эндәшмичә утырдылар. Карчык исә аларның икесе арасындагы урындыкка чүмәшкән, итәгенә бала башы чаклы йомгагын салган, кулына бишнә- сен тоткан да чыгып китү турында уйлап та карамый иде. Аның башында ап-ачык хөкем карары әзерләнде: «Әгәр иртә бер, кич икенче егетне алып килеп баш катыра торган гадәте сизелсә, яхшы чакта, бу кыздан котылырга кирәк!» Әбинең бу бүлмәдән кайчан да булса бер чыгып китәчәгенә өмете тәмам өзелгәч, Харрас серен уртага салырга тәвәккәлләде: — Әби, — диде, — әллә соң мин дә сезнең янга гына күчеп килимме? — Аннары ул, карчыкның яман нәрсә уйлап куюыннан шикләнеп, ашыгып өстәде. — Без бит Кәримә белән барыбер өйләнешәбез. Сәгъдия карчык монысын ук көтмәгән иде. Күзләрен челт-челт йом- галап, башта кызга, аннан егеткә карады. Кәримәсе карашын идәнгә текәгән, кымшанырга да, тын алырга да кыймый, өнсез калган. Шул кыяфәте үзе үк кычкырып тора: егет сүзенә бик риза, хәтта шатланып, бишкуллап риза. Ичмасам, йоласы өчен генә булса да каршы төшеп, кирегә тырнап куймас идемени? — Ала-а-ай! — дип сузды әби. Янәсе, сиздем эшегезне! — Ата-ана- ларыгыз юкмыни соң сезнең, оланнар? Кәримә дә, Харрас та бу көннәрдә әти-әниләрен бөтенләй оныта язганнар иде шул. Алар икесе берьюлы. — Ба-ар! — дип кычкырып җавап бирделәр. Булса, сезгә сүзем шул, оланнар: иң әүвәл ата-аналарыгызның рухсатын, картларча итеп әйтсәм, хәер-фатихасын алыгыз! Олы сүзен тыңламаган олыгаймаган, диләр. Дөньяда көңел калу дигән нәрсә бар, ата-ана көңелен калдырудан куркыгыз!.. Профессор янына икенче керүләрендә Харрас белән Кәримә аны туй мәҗлесенә чакырып чыктылар. . u * әй 1? әләхи тУ”да берәүнең дә башына килә алмаган бүләк вәгъдә итте, кунаклар үзара туганлашып, серләр тәмам уртаклашып җиткәч, яшь гаиләгә теләкләрен әйтергә профессор сүз сорады. Матур гына сөйләде, күп итеп теләкләр теләде дә: — Без, кулыбызда азмы-күпме мөмкинлек булган кешеләр, изге теләкләребезнең тормышка ашуын да тәэмин итәргә тиешбез, — диде.— Мин үзем, мәсәлән, Харрасны якын дустым санап, хезмәтен зурлап иртәгә үк аларга квартир юллый башлыйм Институтта сүземне аяк аска салмыйлар иде, бу юлы да Идел буендагы яңа өлгергән йорттан ике бүлмәле квартир алып бирәчәгемә ышанам .. Табындагылар телсез калдылар. Зур корсаклы хуҗа агайның да күзе маңгаена менде. Бичара Харрасны ай буе инәлдереп йөрткән иде. — Семьялеләрне кертмим, биш ай үтми бала табалар, аннары чыкмый аптыраталар, юк, булмый. Башка фатир эзләгез. Мин кыз кеше керттем, аны гына тотам, — дип, теңкәләренә тиде. Харрас төрлечә ялынып карады Аңа Кәримә урнашкан квартираның аерым бүлмәле булуы бик ошый иде, андыйны тиз генә кайдан табасың? Хуҗа белән уртак тел табуның бөтен чараларын чамалап карагач, бер еллык бәяне алдан биреп куярга ризалыгын белдерде. Шунда гына агай ачылып киткән иде. Анда да әле: — Суны сез ташырсыз, идәнне сез юарсыз, — дигән шартларын тезде. — Лампочканың кырыклысын гына яндырырсыз, ут бәясен аерым түләрсез... Хәй Фәләхи яшьләрне әнә шул мең бәлале фатир кайгысыннан коткарды. Ялкау ятыр, ризык артыр, дигәндәй, музей белән ике арада көн узсынга йөрүче Кәримә, шул рәвешле, бөтен мәсьәләләрне шома гына хәл итте дә куйды: һичнинди яклаучысыз кыз бала йортлы-җнрле, хөрмәтле ханымга әйләнде. Иртә дә, кич тә ире белән култыклашып кына йөргән Кәримәгә музейда да караш үзгәрде Олы ук хезмәткәрләр аңа бил бөгеп сәлам бирәләр. . Кайбер көннәрдә хатынын эштән каршыларга килгән Харрас профессор белән була Музейның моны күреп калган хатын-кызлары икенче көнне Кәримәгә сорау яудыралар — Хатыны бармы аның? — Ник каршылап йөри, әллә сиңа гашыйк микән? — Нәрсә хакында сөйләштегез? Татарча сөйләшә беләме? Кәримә ире белән профессорның сүзләрендәге күп нәрсәне үзе дә аңламый. Әмма аның күз карашыннан шикләнү, читенсенү торган саен кими барды. Кәримә аңлады инде: Хәй Фәләхинең күз майландырып караулары әллә нинди астыртын ниятләр белән булмаган Туйлардан соң бераздан яңа квартирага күчкәч, профессор ачыктан- ачык әйтеп бирде. Ул көнне чакырмый-нитми генә кичке чәй алдыннан килеп кергәннәр иде алар. Хатыны Гүзәл, өй котларга дигән булып, бүләк-салак та кыстырган, йөзләре ай күк балкый, икесе дә бик ачыклар иде. Алар түргә узуга, Харрас кибеткә йөгерде. Кәримә кухнясындагы тансыграк ризыкларын барларга тотынды Тик, Харрас чыгып китүгә, залдан Хәй Фәләхи тавышы ишетелде — Кәримә ханым, ташлап тор әле ул савыт-сабаларны) Мөһим сүз бар. Кәримә залга чыгу белән, Гүзәл башка бүлмәгә кереп китте. Профессор белән Кәримә нкәүдән-икәү генә сөйләштеләр — Син бераз чамалагансыңдыр да инде, — дип башлады, Хәй Фәләхи. — Харрасның соңгы экспедициясе безнең арага дошманлык кертеп маташа бит әле. Аның ачыктан-ачык сөйләргә теләмәвен сизеп алып, Кәримә сүзгә кушылырга ашыкты — Әйе, әйе, Харрас та бик борчылды ана, — диде. — Үзе борчыла да икән әле. Нигә соң алай булгач, киреләнә? И М БИ КО В А ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ — И-и аның холкы шундый инде, үтә ул, үтә. — Мин аңа гел яхшылык кына эшләдем. Бер теләгенә дә каршы килгәнем юк. — И и беләм инде, Хәй Хәерович, сез булмасагыз... Сездән күргәннәрне әтиәниләрдән дә күргән юк. — Киләсе жәйгә, теләсәгез, тагын бергә барырсыз. — Рәхмәт. Сезнең ул яхшылыкларыгызга без ничек кенә җавап биреп бетерербез инде, белмим. ' — А. юк, белергә кирәк! Белми йөрү җиңел ул әлбәттә, тик миңа нәкъ менә сезнең, үз вакытында белеп, миңа да ярдәм иткәләвегез кирәк. — Шаяртасыз сез! Безнең андый мөмкинлек бармы соң инде? — Кәримә профессорның үкчәгә үткәреп каравыннан котыла алмыйча, аптыраганнан көләргә тотынды. — Минем шаяртырга уйлаганым да юк. Миңа синең ярдәм кирәк, Кәримә ханым. — Хәй Фәләхи пышылдауга күчте. Ул үз үтенеченең күрше бүлмәдә утыручы хатынына да ишетелүен теләми иде, күрәсең,— Харрас — синең ирең, синең сүздән чыкмас, аны сабырлык кысасына кертергә кирәк!.Чамасын югалтты. — Ничек? — Минем тезисларны юкка чыгармакчы була. — Ә-ә,— Кәримә яңа табылдыкларны исенә төшерде,— Беләм, беләм. — Белсәң, аңлат, җаен табып, акрын гына, минем белән сөйләшкәнне сиздермичә генә... — Ә? Ә-ә, әйе. әйе — Кәримә тәмам каушады. Зур фәнни яңалык турында сүз бара монда. Чыш-пыш килеп, иренә каршы ниндидер килешү төзеп яту аңа оятсызлык, хыянәт булып тоелды. Як-ягына каран- галады ул. Үзалдына: Әйе, әйе, беләм, беләм,— дип кабатлады. Харрас кайтып кергәндә, өйдә барысы бергә гәпләшеп утыралар иде. Хатынның каушавын берәү дә сизмәде. Табын тезелде, чәй эчү башланды. Бераздан хатыннар үзләренә аерым сүз тапты. Кәримә, яңа күлмәген күрсәтергә, Гүзәлне йокы бүлмәсенә алып керде. Ирләр шул арада калай әтәчләр кебек күперенеп, кызып-кызып бәхәсләшергә тотындылар. Сүзләре нидән башлангандыр, Кәримә игътибар иткәндә, Харрас профессор әйткәннәргә колак та салмыйча үзенекен генә кычкыра иде. — Мин ышанырга тиеш. Нәрсәгә ышана алам соң мин, фактларга, бары тик фактларга гына! Фактлар Идел буе болгарларының Азов болгарлары белән бер үк булуын күрсәтә, һөнәрләре бер, димәк... Хәй Фәләхи артыгына чыдап тора алмады, яман усал карап, чәчләрен тузгытып Харрасның өстенә үк иелеп: — Мәшһүр галимнәр фикерен чүпкә дә санамыйсыңмы? — дип җикеренде. Мунча ташы кебек кызган, су бөркесәң, пар булып очып китәргә җитешкән ирләр арасына Кәримә барып керде. — Харрас дим! — Нәрсә-ә? Иренең ул чагында ук профессорга кырт кисеп биргән соравы Кәримәне чарасыз калдырган иде. Хатыннарга гына хас үтенечләргә тотынып карарга булды Кәримә. — Әллә, мин әйтәм, чәйне кайнарлатыйммы соң? Сүз белән генә сыйламыйлар бит кунакларны, яхшым! Хатынның сүзләре шулкадәр саф беркатлылык белән әйтелде — Харрасның инде яшен ташыдай кызганлыгы сүрелде дә китте. Хәй Фәләхи: «МолодецЬ — дигән кебегрәк ишарә белән Кәримәгә ым кагып куйды, хатынның җанын меңгә өзгәләде. Кәримә хәзер дә бик ачык хәтерли әле. ул көнне Харрас аңа төне буе үз фикерен тәкърарлап чыкты — Әй, канатым. — диде. Ул, өйләнешкәннән бирле, Кәримәгә мишәрләрнең иркәләү сүзе белән эндәшә. —■ Тарихның төп баганалары турында сүз бара. Инде шунда да хәрәмләшсәк, нинди галимнәр булабыз без? — Без аңа бурычлы, яхшым, каршы торып маташма! — Син. канатым, фәнне пүчтәк нәрсәләр белән бутама. Фәләхине беләсеңме, ул син тапкан чүлмәктәге акчаларны да юкка чыгармакчы була. — Ник? — Чөнки алар Алтын Урда чорында Акъярның үзендә коелганнар. Ни дигән сүз бу? Бу — болгарлар Алтын Урда чорында да өлешчә мөстәкыйльлекләрен саклап килгәннәр дигән сүз. Белдеңме? Фәләхи әллә кайчан моның киресен раслап азапланган Кәримәнең зәңгәр күзләре карасуланып киткәндәй тоелды, үзе тапкан тәңкәләрнең кыйммәтен югалтасы килми иде аның. — Кызык икән, тикшертсен алайса. — диде. Шуннан башлап, аның өчен Хәй Фәләхи үтенече үз көчен югалтты. Хатын хатын булып кала бирде. Галимнәрнең бәхәсләре, ачышлары Кәримәнең яңа дөньясы алдында бик кечкенә мәсьәләгә әйләнеп калды. Кияүгә чыгып, ирле тормыш белән яши башлаган яшь хатынның көн саен, сәгать саен ясый торган ачышларына ни җитә! Кәримә моңарчы Харрассыз ничек яши алуына гаҗәпләнә иде. Балага узганын да белгәч. кич җитеп йокларга яткан саен, күз алдына май йомарламы кадә- ре генә сабые килә башлагач, хакыйкатьнең иң зурысын тапты Кәримә: җир йөзендә аның ире Харрастан да әйбәтрәк бер генә кеше дә юк икән бит!.. Уйлары шундый җан тынычландыргыч ноктага килеп терәлгәч. Кәримә зал ягыннан ишетелеп торган ямьсез тавышларга бөтенләй игътибар итмәс булды, онытылды, йокыга талды. Шомлы тынлык уятты аны. Зал ягының уты сүндерелмәгән. Кәримә, йоклап киткәннәрдер, уятмыйм дип, песи-песи генә басып түргә чыкты. Бүлмә тәмәке төтене, аракы исе белән тулы. Әскәр «Шейх» юк. киткән, күрәсең. Харрас башын эскәтергә салган да мышык-мышык елый. Кая ул төпченеп, ачуланып торулар! Имән баганасыдай терәгенең кинәт муртаеп төшүеннән куркып Кәримәнең тез буыннары хәлсезләнде, гәүдәсе тоташ калтыранырга тотынды. Хатыннарның котын алам дисәң, аның үзенә бәйләнеп тә маташма, ирен генә кимсет, иренең генә кул-аягын бәйләп куй икән. Елавының сәбәбен сорарга да кыймыйча Кәримә: — Ят инде, ял ит! — диде. Харрас, шуны гына көтеп торган кебек, тиз арада башын күтәрде, яшьле күзләрен учы белән уып алды да. диван буена сузылып ятып, ачыктан-ачык елап җибәрде. Кәримә ирен бу хәлдә беренче күрә иде Артка чикте, караңгы аралыкка басып, кыймылдарга куркып калды, бөтен жаны-тәне белән зал ягыннан. Харрас авызыннан чыккан тынычландыргңч бер сүз көтте. Өзлексез елап ятмас, ачылыр, эндәшер! Күп тә үтмәде, диван турысыннан йоклап киткән Харрасның гырлавы ишетелде. Кәримә утны сүндерде, авыр уйларына уралып, кап караңгы өйдә берүзе калды Хәзер йокы турында өметләнергә дә юк. тизрәк көн яктыруын гына теләргә кирәк. Күңелсезлек баскан бүлмәдә җанына урын таба алмыйча, хатын кухняга керде, тәрәзә аша урамга, кара төнгә карап тора башлады. «Баланы күтәреп булса да, быел да экспедициягә чыгарга кирәк булган КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ миңа, дип үкенде ул.— Бергә чыкканнарында ничек тыныч кына эшләгән идек, профессорга да бергә-бергә кереп йөрдек, ул кадәр үк тузынмаган иде бит Ник кенә бу акыл дигәнең ахырдан йөри соң? Иртәгә әйбәтләп киңәшергә, кирәк булса. Хәй Фәләхи янына да икәүләп барырга «Шейх» белән эчеп исерүдән кемгә ни файда? Ул бит яхшылыкка йөрми, хәлсез жаннарны сагалаган козгын кебек ул...» Кәримәнең болай фикер йөртергә нигезе дә бар иде. Үзе катнашкан экспедицияләрнең нинди бай материал туплап кайтуын яхшы белә ул. Кәримәнең фольклор дәфтәренә теркәлгән бер риваять үзе генә ни тора. Моннан күп гасырлар элек бүгенге Акъяр авылы урынында кечкенә генә бер кабилә яшәгән, ди. Җир-суы да, урман-кырлары да үз хаҗәтенә җитәрлек кенә икән. Мәйданы зур булмаса булмаган, әмма ләкин кешеләре гаҗәп уңганнар, ди. Тирә-күрше кабиләләрнең төшенә дә керми торган мул иген үстерәләр, һичкайда күренмәгән мал-туар асрыйлар, елгаларында мыжлатып балык үрчетәләр, имеш. Җәй үтеп, җиргә салкыннар төшү белән, мондагы халык сугымга, киндерйон тукырга, тире иләп тун тегәргә, күн эшләргә, итек-читек каерга тотына. Аннары, әзер малны олауга төяп, базар-ярминкәләргә китәләр. Аларның товарларын дөнья базарында алдан көтеп торып, кул сугып алып бетерәләр, ди. Илнең оста һөнәрчеләре, җир-суының бәрәкәтлелеге турындагы дан еракларга таралган. Мәшһүр кабиләнең башында әтисеннән өйләнергә дә өлгерми калган булдыклы бер егет утырган. Ул якын-тирәдәге җирләргә кызыгу, басып алу белән мавыкмаган. Шунлыктан бу халык еллар буе тыныч кына яшәгән дә яшәгән. Ил башында утырган егетнең җаныннан да газизрәк күреп йөрткән Тәңкәсылу исемле сөйгән яры булган. Бу кыз да, яшьли ятим калып, бәк сараенда тәрбия алган, бәкләр табынына дип әзерләнгән нигъмәтләр белән туенып буй җиткергән. Кызның инсафлыгы, чибәрлеге, күндәмлеге телдәнтелгә сөйләнеп, макталып йөртелгән. Тәңкәсылу белән бәк-егет арасында мәхәббәт барлыгы да телгә кергән, җырларда җырлана башлаган. Егет, үзенчә, туй итәргә ниятләп куйган көн якынлашканнан-якынла- ша барган Ул, сабырсызланып, кавышу көтеп, гаҗизләнә икән. Зиннәтле сарайлары җанына тар тоела, ди. Мондый чакларда егет, ук-җәясен ала да, ашкынулы күңелен басу өчен, кара урманга китеп бара, көннәр буе сунарчылыкта йөри Кояш баеп, җир өстенә пәрдә булып караңгылык төшкәч, егет, күргәннәрен серле әкият итеп Тәңкәсылуга сөйләр өчен, сарайга кайта. Кыз да бу очрашу минутларын түземсезлек белән көтеп тора, бәк-егетне ачык йөзе, тәмле сүзе белән каршы ала. Шундый көннәрнең берсендә егет, киек җәнлек эзләп, кара урманда йөргән арада бу җиргә явыз дошман басып кергән. Дошман гаскәре үзәктәге сарайга у« килеп җиткән. Гаскәр башлыгы, кылычын һавада уйнатып: — Үзе кайда? Үзен табыгыз! Үзе чыксын! — дип кычкырган. — Бил бөгеп, тез сындырып каршымда аунасын! Үзен әсир итәбез, башкаларына тимәбез! Өйдә булса, бәлки, берәр җаен табар, халкын бу вәхшәттән коткарып та калган булыр иде егет. Җитәкчесез төркем нишли ала соң? Халык, кулыннан килгәнчә, каршы торып азапланган. Меңнәр һәлак булган, адәм каны дәрья кебек аккан. Тәңкәсылу, бу бәхетсезлектән һич хәбәре булмыйча, гөлбакча чигендәге көзге сыман түгәрәк күл буенда утыра икән Сарай хезмәтче ләре дә кызны яшереп өлгерә алмый калганнар Егетне эзли-эзли хәл дән тайган дошман ялчылары, атларын җанфәрманга чаптырып, гөл бакчаны айкый башлаган. Арадан берсе күл гүзәллегенә сокланып уты ручы сылу кызны күреп ала. Күз салуга, бу кызның «каралар» затыннан түгеллеген, бәкнең кәләше икәнен сизә, чөнки Тәңкәсылуның килеш килбәте хакындагы сүзләр бу юлбасарга да килеп ирешкән була. Ул £ шатлыгыннан зәһәрләнеп елмаеп ук куя: «һа-ай, һай-һай-һай. чибәр ту- _ таш! —ди.— Килче бире Мин синең бәктән һич тә ким түгел, иркәлим - че үзеңне!» - Кыз, бичара, ары караган, бире тартылган, ачыргаланып, е!етен яр £ дәмгә чакырган. Анын кош сайравы күк нәфис тавышы ерак урман ар- ф тындагы сунарчыга ничек ирешсен инде? Дошмани зат, күзләрен яман майландырып, кызга таба үзе килә - башлаган. Чарасыз Тәңкәсылу, якты кояшка бер мөлдерәтеп караган ® да, дулкыннарында үзен тирбәтеп үстергән күл суына ташланган - Шулчак күл, изге кызның җанын кызганып, үз суыннан үзе ваз кичкән. Күз ачып-йомганчы, күл урынында мәһабәт тау хасил булган Тәңкәсылу биеклекнең түбәсендә торып калган Мондый гайре табигый хәлдән коты алынып дошман явы кире чигенгән. Шәрәләнгән җирдә Тәңкәсылу белән сунарчы егет икәудән-икәү яши ~ башлаганнар. Аларның бик күп балалары булган. Тик алдан узган ;; вәхшәт, гаделсез сугышта шәһит киткән халык гаиләнең хәтерендә мәңгегә кара кайгы булып кала. Тәңкәсылу аларны юксынып һәр таңда кайнар яшь коя икән. Яшьләре, ул дөньядан киткәч тә. гәүдәсе элеп, бу тау башына күмелгәч тә. кипмәгән Бүгенге Тәңкәле тау итәгеннән шифалы су булып, шул изге яшьләр ага, имеш.. Харрас Кәримә язып кайткан бу риваятькә ай буе шатланып йөрде Ул, күрәсең, археологның башка ачышлары белән аваздаш иде. Болгар җиренә килгән вәхши яу, шул шартларда да мөстәкыйльлеккә омтылу, зур серләрнең Тәңкәле тауга күмелгән булуы — болар барысы да Харрас кулындагы дәлилләр буенча да азмыкүпме билгеле. Нәкъ шуңа күрә дә бу тирәләрдәге эзләнүләрне киңәйтергә, ашыктырырга кирәк иде. Бу җәйдә Акъяр калкулыгына Харрас киңәйтелгән экспедиция оештыруга иреште Коллективта галимнәр дә, эшче көчләрдә башка еллар дагыга караганда арты|рак иде. Казу киң мәйданда ике ай буе алып барылды. Моңарчы һич билгеле булмаган зур-зур биналарның нигезе, диварлары чистартылды. Яна табышлар да, иң әһәмиятле казылдык лар Тәнкәле тау үзәнлегендә, дигән фикергә куәт бирәләр иде Тик тикшеренүләрне иске ысул белән генә алып барганда, эш бик озакка сузылып, аның очына-кырыена чыгу мөмкин булмаячак. Шунлыктан Харрас, әле бу сезонның мәшәкате бетмәс борын, киләсе елдагы эзлә пүләрне тагын да колачлырак итү, кызулату хакында баш ватты Җаны тыныч түгел иде аның. Җәй буе шулай хафаланып яшәде ул Өйдә Кәримәнең яшь бала белән ялгыз калуы да эчне пошырды. Ара тирә ял алып. Казанга кайткаларга туры килде. Кәримәсе баланы кулына да тота белми иде бит. Хәер, монда Харрас та ярдәм итә алмый инде. Бала елый башлый да, икәүләшеп йөгереп киләләр сабыйнь кулга алырга да куркалар үзләре. Инде менә, Харрас ялга чыккач, барысы бергә, авылга, әтн-әниләр янына бәби үстерергә кайту иде исәпләре. Яктылык беленә башла* белән бала кыбырсырга тотынды Кәримә аның белән әвәрә килгән арада, Харрас торып чыккан да чәй куйган туалет бүлмәсенең кечкенә көзгесе каршында кырынырга әзерләнеп ма таша Башка иртәләрдә ул уяну белән сабыен иркәләргә ябыша иде. Таң сәгатьләре дә аның эч пошуларын баса алмаган икән. Кәримәгә бу кадәресе үк аңлашылмый иде инде. Хәй Фәләхи белән телгә килдем дип ник шул чаклы кыйналырга? Бүлмәсенә барып кер дә сөйләш инде төбенә төшкәнче. Юк, монда эш турында кайгырту гына түгел, башка нәрсә бар, теге «Шейх» әйткән хатын болгаткан булырга кирәк аны Карачурина белән ниләр сөйләшкәнен ничек белергә? Кемнән сорарга? Харрастанмы? Ул үзе дә әйтер әле. Ире сүз башлаганчы, Кәримә, телен аркылы тешләп булса да, чыдарга тырышты Ул арада тагын бала чыркылдап уянды, аның мәшәкате барысын да оныттырды. Кызчыкны тынычландырып, корытып, чиста урынга салганчы, Харрас кияү егете кебек киенгән, ислемайлар сөртенгән, кайнаткан чәенең иң куесын сыгып эчеп бетергән дә чыгып китәргә әзерләнгән. Китеп барышлый гына булса да, жанга ятышлы бер сүз әйтүенә өметләнеп. Кәримә иреннән күзен алмады. Тегесенең генә теле һаман ачылмады, авызына күн теккәнмени, валлаһи! Иркә Кәлимәнең, кияүгә чыккач та. моңарчы жил-яңгыр тойганы булмады. Музейда эшли дип исәпләнсә дә, туйлардан соң җиде ай үтүгә, озын ялга чыкты, эше турында борчылып уйланмый. Аның хәзер борынгылар әйтмешли, ашау — байдан, үлем — ходайдан: бае да, ходае да — шул кара Харрас инде. Анысы да, тиз арада гаиләле кешегә әйләнүеннән, өен тәэмин итеп тора алуыннан бик канәгать, горур. Гөрләп барган шул тормышың челпәрәмә килеп карасын әле! Харрас, ничек тә Кәримә күзенә чалынмаска тырышып, ишек төбенә килде. «Ичмасам, тотып алып бер кычкырышырга иде! — дип уйланды ул эченнән. — Хатынның мескенләнеп, пысык-пысык килеп йөрүенә караганда, пәрә-пәрә кычкырышуы яхшырактыр». Нәрсәгә ачуланырга белми аптыраган Харрас хатынына әйтер бер сүз дә тапмады. Элгечтән плащын алды да ялт итеп чыгып китте. «Мин киттем әле», — дигән сүзе ишеккә кысыла язып калды. Әй бу ирләр! Нәрсә дип шул бер авыз тәмле сүзләрен кызганалар икән? Хатынга аның артыгы кирәкми дә бит. Күңелен күреп, жанын тынычландырып куйсаң, синең өчен, тормыш а; басына ат урынына жиге- леп, бөтен нужаны берүзе тартырга әзер бит латыннар. Хәер, Харрасның үз хәле Кәримәне жайлап утырудан узган иде шул. Әскәр «Шейх» аңа шактый нәрсәләрне аңлатып бирде — «Шеф» ул, малай, син уйлаганча, гади җитәкче генә түгел, юмарт булып кыланса да, артыгын ычкындырмый. Ул — настоящий циркач, беләсең килсә, ат биетүче. — Ничек инде ул? — Безнең ишеләрне үзеннән егерме метрлап читтә тотарга ярата, белдеңме... Кара каршы әйтешеп утырганда, Харраска Әскәр сүзләре бик вак тоелган иде, вакыты-вакыты белән йөзен жыерып кына тыңлады ул аны Әмма иртән уянгач, күңел дигәнең тагын шомлана башлады. Харрас тагын бер кат профессор белән сөйләшеп карарга уйлады Кеше сүзе кеше үтерә, дип юкка әйтмиләр икән: Харрас кабинетка керү белән үзен тамашачы, ә профессорны ау биетүче итеп тоя башлады Хәй Фәләхинең сүзләре дә бүген күңел түреннән чыкмый, кыланмышлары да нәкъ артистларныкы кебек. Сез әле китмәдегезмени? Кәримә ханым, авылга кайтабыз, дигән иде? Мин бу килеш ничек ял итә алыйм, ди.— Харрас профессорга ничек эндәшергә белми аптырады, ык-мык килеп, шактый азаплангач, — Хәй Хәерович, — дип куйды. — Өзеп сөйләшәсе иде. Кичә сөйләштек бит инде, слушай Кайдан чыккан бу үзсүзле- неп кайтты. Табылдык өстенә лабораториянең тикшерү нәтиҗәсе, ягъ- 2 ни фараз кылынган дәвер-ел язып ябыштырылган һәм җәяләр эченә о «=Р 2000 ел» дип тә өстәлгән. Хәтта Хәй Фәләхи өйрәнә торган чор өчен * дә бу якынчалык артык та зур иде. Яшь галимнәр түшәмне кубарып ю ташларлык тавыш чыгарып көлгәннәр иде ул чакта. Харрас шул хәлне * мскә төшерде. н Профессор монысын ук көтмәгән иде — телсез калды. Әйтсәң сүз,— g төртсәң — күз дигәндәй, уйламый башланган әңгәмә бөтенләй бүтән к юнәлеш алды. Профессорның күзләре төссезләнде, ул боздай салкын ° тавыш белән — Сез, иптәш Хәсәнов, безнең элекке дуслыктан усал рәвештә файдаланмакчы буласыз бугай, онытыйк әле ул мөнәсәбәтләрне, — диде. — һәм ачыклыйк: кем без? Бу кадәр үк ачыклап тормаса да, кемнең кемлеге билгеле, берсе — илгә мәгълүм галим, икенчесе — әле томшык сарысы китмәгән кош баласы, студентлыктан котылуына да нибары дүрт ел Бәхәсләш, рәхим итеп, сүз көрәштер! Харрасның хәтта буе да кыскарып киткәндәй булды Куллар, кая тотынырга белмичә, сузаеп, гәүдәсе буйлап асылынып төштеләр Аннары ул, кинәт айныгандай, ачылып китте. Дөнья гел шул бер Фәләхигә генә терәлеп калмаган лабаса! Харрас башын күтәрде, тузгыган чәчләрен сыпырып алды — Ул чагында, минем экспедиция мәсьәләсен бүлек утырышына куйыйк. Коллектив ничек кирәк тацса Бу юлы дөнья яңгыратып Хәй Фәләхи көлә иде. — Наивный да кеше соң син! — Артыгын ычкындырмады ул. Уйчанланып калды. Харрас хәтта, әһә, шүрләттемме дип, сөенә дә башлаган иде инде. Чөнки профессорның йөзенә, яңа фәнни ачыш турында хәбәр ишеткән дәгедәй җитдилек чыкты Бүгенге профессорлык аңа җиңел килмәде Бу малай-салайлар мич башында елап утырганда, ул инде кулына хәрби корал тоткан иде. Соңыннан, кыршылып беткән гимнастерка киеп, заводка эшкә йөрүләр, бала-чага арасында лекция тыңлап утырулар—берсе дә хәтердән китми. Археология белән «җенләнгәч» махсус планга күчте ул. Егет килеш картаеп барган кешенең авыр көннәр «ашаган» яшьлеген кире кайтарырга зур һәм көчле омтылышы иде бу. Аның бер генә теләге дә көтелмәгән, очраклы җиңеллекләргә юлыкмады Аны берәү дә, беркайчан да кочак җәеп каршылап алмады. Ярый әле, башлаган юлы уң булып чыкты. Хәзер аның белән дөнья галимнәре бил бөгеп исәнләшә. Әмма кеше кулына тоттырырлык бер лек? Дөньядагы бер галим дә бары тик үзе теләгәнне генә эшләп утыра алмый. Аңла шуны. Харрас хәзер үзен тамашачы итеп түгел, ә биюче ат хәлендә тоя башлады. — Бүлеккә тапшырылган зур эш бар. — Сез бит бик яхшы беләсез: ул чор буенча миннән бер файдалы фикер дә чыкмаячак! — Харрасның ат буласы килми, ул хәзер киреләнә, аренага биергә чыкмаска тырыша. — Мин ул чорның әлегә кадәр ачылган нәрсәләренә дә ышана алмыйм, плюс-минус ике мең ел, ха-ха-ха! Яшь галим үз сүзләренә таләбен тәмам югалтып, бүлмәне күтәреп көләргә тотынды. Аның «плюс-минус ике мең ел» дигәне профессорның бер хезмәтенә карый иде. Ул чакта Хәй Фәләхи, мөһим бер фикерен расларлык дәлилен Ленинградка, махсус лабораториягә җибәрде. Табылдык айга якын вакыт эчендә әллә ничә кулдан үтеп Казанга әйлә ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ хезмәт язып өлгерткәнче, Фәләхи меңләгән киртәләрне сындырды, бихисап каршылыкларны җимерде. Хәзер үз каршында авыз ерып басып торучы Харрасны ул, кыен хәлгә тарыганда таянычым булыр дип, кулыннан җитәкләп йөртте. Башлы егет, эзләнүләре нәтиҗәле, темасы кызыклы. Беренче адымнарыннан ук остазына каршы чыгар булгач, алдарак нишләмәс? Аның кебек чакта Хәй Фәләхи бер командировка алу рчен ун кеше алдында йөз суы түгә иде. Профессор бик карт кешеләрчә итеп: — Менә нәрсә, энекәш, — диде. — Инде тавыш күтәреп кычкырырга җыенгансың икән, турыдан-туры гыйльми советка кер син. Бүлектә генә сине берәү дә якламаячак, «Шейх» кебекләр котыртырга гына оста алар. Хәй Фәләхинең үз-үзен шулкадәр тыныч тотып, горур төстә аңа ук каршы эш йөртергә өйрәтүе Харрасны тагын мөшкел хәлгә төшерде. Моңарчы профессорның үз урынында шулкадәр килештереп утырганын Харрас туры китерде микән? Китермәгән булсаң, күзеңне тутырып кара инде, әйбәтләп кара, аннары эчендәге уйларыңны, түкми-чәчми ак кәгазьгә яз да гыйльми советка кертеп тапшыр. Бүгенгәчә Хәй Фәләхи кулы астында яшәгән идең, ниһаять, үзеңә юл ярыр чагың җитте. Профессорның сүзләре бетмәгән икән әле. Ул Харрасның аптырабрак калуыннан файдаланып: — Мин сине бу кадәр ашыгырсың дип башыма да китермәгән идем, — диде. — Канаты чыккач кош баласының очып китәсе билгеле, синең канат та юк бит әле, юньле кош киткәндә дә оясын пычратып калдырмый. Утызың тулмаган бит, утызың! — Яшьнең ни катнашы бар монда? — Аңламыйсың, диссертация яклаганда, лихачество белән генә алдырып булмый. «Яклау» дип атала ул, «яклау» — ягъни син нәрсәнедер, сине кемнәрдер якларга тиеш. Дуслар яклый, дуслар, ә синең үз җитәкчеңә каршы чыгуың нәкъ менә лихачество булып күренәчәк. — Минме лихач? — Уйлап кара, уйла! Хәй Фәләхи урыныннан торып басты. Бу — сүзләрнең тәмамлануын аңлата иде. Харраска кабинеттан чыгып китүдән башка чара калмады. Иртәдән үк тагын яңгыр шыбырдавы Кәримәнең үзәгенә тиде. Инде ничә көн буе гел бер төрле сибәли дә сибәли. Кичкә табан гына тукталгандай итә дә, таңга ялганып, тагын тирә-юньне каплап ала. Тымызык яңгырга кушылып, Кәримәнең дә елыйсы килә. Күнелсез уй башыңа кереп ояламасын гына икән ул, бер җаныңны яулап алса, селкенергә дә юл бирми башлый. Калган барлык хәлләр хәсрәтеңне куәтли генә баралар. Кәримәгә, бәлки, бераз сабыр итәргә, башы җит- мәстәй бу вакыйгаларга бөтенләй катнашмаска, читтән генә карап торырга кирәк булгандыр. Кызганычка каршы, аңарда мондый гадәт юк иде шул. Үзе әле кичтән генә Харрасына теләктәш, аңа ярдәм итәргә мең риза иде. Иренең иртән эндәшми-нитми чыгып китүе хатынның барча кичерешләрен кирәкмәгән якка борды да куйды. «Юньле юлда йөрми бу астыртын, — дигән шомлы нәтиҗә чыгарды Кәримә. — Эштә кем башына нинди күңелсезлек килми. Аның саен бөтен ирләр моның кебек җимерелә башласа, җир йөзен чал чәчле карчыклар басар иде, бер генә кара чәчле хатын да калмас иде. Хикмәт эштә генә түгел, үзе яман юлга баскан ул, үзе!» Кәримәнең фантазиясе бу юнәлештә электрон машиналардан да җитезрәк эшли башлады. Аның уенча, Харрас белән ике арага ят хатын кергән, мөгаен. Бер уйнамый ир утырмый, диләр бит, моның ире дә шул уйнак дәвергә аяк баскан, күрәсең. Бала күтәреп, тол булып калмассыңмы?! Кулга-кул тотынышып кайтып керерләр дә, без бер-бере- < без өчен туган, әлегә кадәр очраша алмый гына интеккәнбез, диярләр, ф Харрасның кием-салымнарын җыярлар да чыгып китәрләр Ничекләр х итеп чыдарсың? £ Болай тик утырырга ярамый, чарасына керешергә, тамырына төшәр- ш гә кирәк Сыерны батканда кыйныйлар, ычкынып китсә, синнән кый- белде. Карачурина! Ә аның кайда эшләве билгеле < Хатын, кулына баласын күтәргән килеш, телефон янындагы кресло- « га килеп утырды, саннар җыйды. Трубкадан ° — Карачурина яңа гына өенә кайтып китте, — диделәр. х — Өй телефонын бирегез әле, зинһар! “ — Яна йортта яши ул. телефон кертелмәгән әле. — Алайса, адресын әйтегез! Адресын яздырдылар яздыруын, тик шуңа өстәп кисәттеләр «Бүген э өенә барып йөрмәсәгез иде, уйларының бик чуалган чагы». Әле шул сүзне ишетмәгән булса, Кәримә тиз генә тәвәккәлли дә * алмаган булыр иде. Аның күз алдына ап-ачык күренешләр чиратлашып килә башлады. Бизәнеп-ыспайланып чыгып киткән Харрас Солтания янына барып кергәндер, тегесе күзенә кереп китәрдәй булып Харраска карап чекерәеп утырадыр. Солтаниянең бер карауда теләсә кайсы егетне һуштан яздыра торган кара каймалы соры күзләрен Кәримә бик ях шы хәтерли. Җебегән Харраска тагын ни кирәк, күзләрен шарланды рып: «Аһ, нинди гүзәллек!» — дип шаккаткандыр. Кызын күтәреп урамга чыккач, Кәримәнең башына тагын бер уй килде. Хәер эстәнеп йөрүче чегән хатынына охшамас өчен, Нариман урамындагы таныш карчыгына кереп баласын калдырып торырга бул ды. Әҗерен төртте, озак йөрмәсен әйтте. Аннары ул, Киров урамына чыгып, Ленин районына илтәсе троллейбус тукталышына килеп басты. Өйдә чакта бик тәвәккәл кыланса да. соңгы адымны ясарга көче җитми торды Кәримәнең. Инде ничә троллейбус үтте. Ул аларны гүя күрми дә, ишетми дә. Хәзер ике дә уйламастан, ул газраил каршына барыр, әмма Солтания өенә аяк басмас иде Күзенә Харргкы IIJII.I күренсен дә ул җанга якын бер сүз генә әйтсен. Бичара хатын ире кайтырга тиешле юлга карап катты Трамвай тукталса, көтү-көтү кеше арасыннан да Харрасны эзләде. Хәгта выж да выж узгалап торучы таксиларның да тәрәзәләрен күзли барды —ашыгып кайтуы да мөм кин, хатынымны интектермим, тынычландырыйм тизрәк, дип уйлавы да бар бит кешенең... Ахырда, сабыр канатлары салынып төште Кәримәнең. Буп-буш бер троллейбус килеп туктаган иде, шуңа керде дә утырды. Эчтән генә үзен үзе кыюландырырдай сүзләр тапты барыйм әле, ягып калганчы, атып ал, диләр. Мин бит әле, начармы-яхшымы, татарларның иң усал төркеменнән саналган мишәр баласы Хәлгә ачыклык кертүнең гаебе юк, ник килдең, дип, куып чыгармас, ник сорыйсың, дип, авызга сукмас. Солтания Карачурина ундүрт катлы йортның иң биектәге квартирасында яши булып чыкты. Беренче карашка, менеп җиткәнче шактый ара кебек тоелса да, лифт җайланмасы, Кәримә тынычланганчы, кирәкле урынга менгереп тә куйды. Тар коридорда, Карачуринаның хап-кара кун белән тышланган ишеге каршында Кәримә тагын да каушый IOIU- те. Әмма аның башка чарасы юк иде: калтыравык кулын кышырау төймәсенә сузды. Эчке якта, Кәримәләр өендәге кебек коточыргыч әче чылтырау түгел, моңлы жыр кисәге кебек көйле аваз яңгырады Озак көттермичә ишек тә ачылып китте. Күз кырые белән генә карап алуга, Кәримә: «Бу каһәр һаман чибәр икән», — дип уйлап өлгерде. Солтания, чыннан да, очраган кешеләрне үтеп киткәч, кабат артларына борылдырттырып карата алырдай чибәр кыяфәтле иде. Үз өендә, өстенә каралы, кызыллы эре бизәкләр төшкән, ялтыравык тукымадан тегелгән чалбарлы костюм кигән килеш ул теләсә кемнең игътибарын жәлеп итәрлек иде: төз гәүдә, шопшома чиста йөз, артка жыеп, кысып бәйләгән дә ат койрыгыдай туздырып салган кап-кара чәч, горур, салмак хәрәкәтләр... Кәримәгә бик озак вакыт үткән кебек тоелды. Сүзне башларга иде бит югыйсә, ә телгә бер сүз дә килми, тавыш чыкмый, авыз эче кибеп ябышкан. —Мин — Хәсәнов хатыны, — диде ул ахырда Тавышын үзе дә чак кына ишетә алды. — Ә? Нәрсә дидегез? Журналистканың тавышында сискәнү сизеп, Кәримә ана күтәрелеп карады. Карачурина, авып кына китмәсәм ярар иде дигән кебек, стенага сөялде, ике куллап чигәләрен кысты. Шул килеш шактый вакыт ишек катында эндәшешмичә торгач, Солтания, ишарәләп кенә, Кәримәне түргә чакырды. Эчкә үттеләр. Төньякка караган тәрәзәләр бүлмәне саран гына яктырта, ярымкарангылык исә бүлмәгә серлелек салган Кәримә, бер генә ноктаны да игътибардан читтә калдырмаска тырышып, ялт-йолт карана-карана түргә узды. Ул әле һаман әкияттәгедәй серле бу өйнең бер почмагыннан Харрас та килеп чыгар дип көтә иде. Солтания исә, киресенчә, залга узарга ашыкмады. Кәримәнең плащын эләргә азапланып, ишек катында калган иде, шунда шактый озак маташты Кәримәгә шул гына кирәк тә, ул арада бүлмәне күзләп чыкты. Тәрәзә буенда төрледән-төрле гөлләр: эре яфраклысы, чәчәк атып утыручысы, үрмәлесе. Үрмә гөлләрнең берничә чүлмәге стенадагы тоткычларга утыртылган да ботак-тармаклары бүлмә буйлап уратып-ура- тып үстерелгән. Тәрәзәсез якларның берсенә — диван, аңа каршы — зур телевизор, коңгырт төстәге пианино куелган, янда — зур сервант. Уртада — бәләкәй көпчәкле аякларга беркетелгән тәбәнәк өстәл, аның ике башында биек аркалы ике кәнәфи. Куш тәрәзәгә челтәрле һәм калын тукымадан тегелгән пәрдәләр эленгән. Карачурина кая барып төртелергә белми басып торучы Кәримәгә креслоларның берсен күрсәтте, үзе аңа каршы килеп утырды. Шуннан соң гына. — Кай арада өйләнешеп тә өлгердегез соң әле сез? — дип сорады. «Ә-ә-ә, бу әле Харрасны өйләнмәгән дип өметләнеп йөргән икән!» Кәримә, журналистканың иң авырткан сөяленә басар жай чыкканына ләззәтләнеп, зәһәр елмайды, утырган жирендә боргаланып куйды. — Безнең кызыбыз да бар инде! Бу сүз Карачуринаны тәмам кисте. Шунда тукталсахда, Кәримә канәгать иде, әмма тыелып кала алмады, өстәргә ашыкты — Харрасның миңа өйләнүенә икенче ел китте. Карачурннаның күзләре шар булды. — Нинди Харрас? Нинди Хәсәнов турында сөйлисез сез? Телегез ни әйткәнне колагыгыз ишетми шикелле. Ул сикереп урыныннан торды. Иреннәре, кул бармаклары әкрен генә, өзлексез дерелди иде. Кәримә, үзенең хаклы булуына һич икеләнмичә, башлаган сүзне ахырынача җиткерергә, капчыкны төбенәчә селкеп салырга карар кылды. — Бик ишетәм. Археолог Харрас Хәсәнов турында сөйлим мин. Мина барысы да билгеле, яшереп маташудан файда юк: кичә генә сез аның белән кафеда утырдыгыз, төн буе.. Карачурииа тирән сулап, яңадан креслога утырды ♦ — Уф-ф! Мин тагын әллә ниләр уйлап бетердем. Акылдан язам дип $ торам — минем иремнең дә фамилиясе Хәсәнов бит. Дөлфәт Хәсәнов. *" Үзем, юләр булып, кыз фамилиямне йөртәм, вакытында алыштырасы ч калган икән. Кәримәнең иң зур шиге юкка чыкты, ире бар икән бит моның. Солтаниянең йөзенә яңадан сөйкемлелек йөгерде. Ул Кәримәнең "" чәчләренә сокланып карады. Солтания гомере буе менә шундый аксыл * сары чәчле, зәңгәр күзле кешеләргә кызыга. Тукта, тукта, мондый бер * кызны ничектер белә иде ич! Хәтере ялгышмавына ышангач, ул. о — Кәримә бит син! — дип кычкырып җибәрде. * — Әйе шул. 2 — Бәй, аны ник башта ук шулай димисең? Ачу китереи: «Мнн Хә- s сәнов хатыны!» — дигән булып торасың?! = Карачурииа шаркылдап көлде, Кәримәнең генә хәле көлү-шаярулар дан ерак иде Ул үзен дошманы янына рәхим-шәфкать сорарга килгән бичара җан кебек хис итә. о Мин синең янга Кәримә булганым өчен килмәдем, Солтания. Ми- * ңа ачыкларга кирәк... — Никадәр батыраеп, кашын-күзен җимереп, сабакташын өркетергә тырышса да, барып чыкмады, сүзен дә төгәлли алмады, өске ирененең калтыравын тоеп, туктап калды Аның шуннан артыгына түзәр чамасы юк иде, авызын җәеп еларга тотынды. Солтания сүз бүленүдән файдаланып эш бүлмәсенә керде дә аннан авызына сары башлы озын сигарет кабып, пуф-пуф тәмәке төтене төтәт- тереп килеп чыкты. Чарасыз калган чакларында шунсыз котыла алмый ул. Бу гадәте аны күп дусларыннан аерды, мең дә бер гайбәткә сәбәп булды. Дөлфәте дә хатынының тәмәкече булуын теләми иде Ул. «Минем янда чакта тартсаң да сүзем юк, — ди торган иде. — Башка ирләр күрмәсен. Синең хакта бер генә яман сүз дә ишетәсем килми!» Дөлфәтне башка ирләр мыскыл итмәсен дип. Солтания соңгы вакытта тартмый да башлаган иде инде. Бик эче пошса гына, редакциядән борчылып кайтса, ире аңа үзе үк сигарет тәкъдим итә — Я, я, тынычлан, баш ярылып, күз чыкмаган, менә суырып җибәр әле! Кичәге хәлдән соң Солтания үзе суыргалый башлады Хәзер менә тагын ансыз булмый: каршыңда бәхетсезлеге йөзенә чыккан сабакташың утырып торганда ничек түзмәк кирәк?! Син алай бетерешмә әле, Кәримә. Беренчедән, елап кына Харрасны үз принципларыннан кире чигендереп булмаячак. Аннары-ы — Ка- рачурина. башын чөеп, төтенен еракка өрде Бу кыяфәт аңа искиткеч килешә, аны дөнья ваклыкларыннан арындырып, илаһи биеклеккә күтәрә иде. — Аннары, минемчә, монда, гомумән еларлык нәрсә юк Кәримә бер генә мизгелгә үд хәсрәтен онытып, журналисткага сокланып карады Карады да аның бөтен торышын күңеленә үз итеп, якын итеп тойды Сүзләре дә җанны ашамый, кимсетми, ярсытмый Бар бит дөньяда кешеләр аларның күңел сафлыгы тирә юньдәге ваклыкларны күмеп калдыра, холыкларындагы турылык үрчи алмый интеккән гайбәтләрнең тамырын корыта, эшлеклелекләре аларны өнәп бетермәгән кешеләрнең дә тануына, бил бөгеп баш иеп сәламләвенә китерә Кешеләр мөнәсәбәтен саф итеп тою мизгеле тиз үтте, Кәримә тагын үз кысасына керде. Солтаниянең бер нәрсәдән дә шикләнмичә. Харрасны олылап, үз күреп сөйләве саруны кайната башлады. Ул үзенең төп йомышын, иң мөһим соравын селкеп салырга булды. Кунакка да, сөйләшеп утырырга да килмәгән ич ул монда! — Харрас белән ике арагыз ничек соң сезнең? —Бу сорауны Кәримә алдан ук әзерләп килгән иде. Тик үзе үк аның ни кадәр мәгънәсез икәнен дә белә. Солтания авызына суккандай итеп: «Ник аны иреңнән генә сорамадың?» дисә... Моңа юл калдырмас өчен, Кәримә өстәп тә Куйды — Мин моны белергә тиеш, бигрәк тә синең мөнәсәбәт кызыксындыра. Карачурнна шактый озак эндәшми торды. Аңарда ике фикер көрәшә кебек иде: бу хатынга туры җавап бирергәме, әллә майлап-жайлап кына чыгарып жибәрергәме? Журналистканың йөзеннән елмаю чалымнары да йөгергәләп үткән кебек булды, ахырда ул житдиләнеп калды. — Син үзең дә беләсең инде, — диде ул. — Безнең газетаны караш- тыргалый торгансыңдыр: элегрәк мине Харрас Хәсәнов бөтенләй кызыксындырмый иде. Быел ул... — Солтания тәмәке төпчеген тәбәнәк өстәл уртасында чәчәктәй балкып торган аллы-гөлле калын пыяладан коелган көл савытына басты. — Быел, дөресен генә әйткәндә, тәмам гашыйк итте! Кәримәнең йөрәге туктады, яшәү беткән кебек тоелды, күңеленнән: «Абау, яшереп тә тормый йөзе кара!» — дигән уй үтте. Бетте, җимерелде. убылды Кәримәнең дөньясы. Карачурнна сабыр гына торып китте, әрле-бирле йөренгәләп, башлаган сүзен аңлатырга тотынды. — Безнең көннәрдә сирәк була торган хәл — положениесы ягыннан баштанаяк аңа буйсынган гап-гади хезмәткәр профессорга каршы өр- яңа тезислар белән чыга. Мин ул бүлекне күптән өйрәнәм, бөтен кешеләрен беләм. Харрас кебек берәү дә юк. — Менә кызык!.. — Кәримә, кабынып китеп, Солтаниягә каршы чыкмакчы иде, тик шул ике сүзен генә әйтеп өлгерде. «Бер генә булгач, аңа барып ябышырга дигәнмени?» кебек дәгъваларын әйтеп бетерә алмады. Карачурнна, Кәримәнең сүз кыстыруын хуплауга санап: — Кызык шул менә! — дип, дәвам итте. — Ә журналистларга мондый материал еш очрамый. Мин ел саен, җәйге эшләре беткәч, тотам да Хәй Фәләхине мактыйм, аңардан бөтен бүлеккә кагылышлы мәсьәләләрне сөйләтәм, баксаң... — Солтания нечкә озын имән бармагын тырпайтып куйды, — ул барын да үзенә кирәккәнчә генә яктырта, ә институтта гайрәтле яшь галим үсеп җиткән' Кәримә, авызын ачып, Солтаниянең мәкалә язу өчен ничек эзләнүләрен, ни кадәр материал җыюын тыңлады. Сүз тиз арада Харраслар институтыннан читкә кереп китте, журналистиканың гомуми проблемаларына кагылып үтте Бу хезмәтнең четерекле һәм кызыклы яклары күп икән. Карачурнна шулар хакында сөйләде-сөйләде дә: — Әгәр менә бу мәкаләдә Хәй Фәләхи белән Харрасны конфликтка китереп чыгарган мәсьәләне ачыклый алсам, үлсәм дә үкенмәс идем!— диде. — Хәер, мин бик күп мәкаләләрне шулай яздым инде, ә үләсе килми. Солтания хәзер бер Кәримә өчен генә дә сөйләми, сүзе саен үзенә тәвәккәллек җыя, алда очраячак кыенлыкларны җиңәргә көч туплый сыман. Аңлыймы аны Кәримә, юкмы — бусы Карачурнна өчен барыбер кебек. Хәер, юк, алай түгел икән. Бәй, Кәримә, зәңгәр күзем, син бит миңа бик кирәк кеше! — диде ул кинәт. — Мин синең ярдәмеңә мохтаҗ! — Ничек? Нинди? — Беләсеңме, синең Харрасны сөйләштерүе бик кыен, миңа мең дә бер нәрсәне ачыкларга кирәк әле. Кичә төи уртасына хәтле к.афеда утырдык, теләгәнемнең яртысын да әйттерә алмадым Син бит ике ел рәттән анын экспедициясенә катнашкан, Харрас сөйләде, хәтта алтынлы хәзинә дә тапкансың. Сөйлә әле, зинһар! Мәҗбүр итеп монда китергән төп мәсьәләнең торган саен арткы планга чигенә баруы Кәримәне сөендерә иде һәм ул, сөйләгәннәренен кемгә ни бирәсен уйлап та карамастан, акрын-акрын әңгәмәгә тартылды. Урамга чыккач кына уйга талды, бик беләсе килә иде Кәримәнең. * Карачурина аның ник килгәнен сиздеме, әллә аңлап өлгермәдеме? Юк < бугай, белмәде шикелле. Ул үз һөнәре белән тәмам саташыр дәрәҗәгә £ җитеп мавыккан, аңарга йөгәнсез көнчелек кебек кешене түбәнсетә § торган хисләр бөтенләй яттыр, мөгаен. Аһ, сизмичә генә калган булса иде Солтания, сизде шул, ничек кенә £ сизде әле. Әмма тиз арада үзен кулга алды. Кеше булган кешедә ишет- . кәнсизгәннәрнең кайберенә игътибар итми калырлык көч табыла, чөнки арада кешене мыскыллый торганнары да очрый Нигә исән башка в тимер таяк алырга, нигә ямьсезлекне булдырмый калу чарасын эзлә- о мәскә? Солтаниянең фәлсәфәсе әнә шундый иде һәм ул, Кәримәнең ут- лы карашында меңләгән-миллионлаган дошман чаткылар күрсә дә. үт- ш кәреп җибәрде, күрмәмешкә салынды, сүзне үзенә кирәк якка бора s алды. ь Сүз арасында тиз генә табын да тезде әле ул. Җәһәт кенә кузгалып я сервантның бер бүлеген ачты, өстәлгә эре кызыл алмалар өелгән зур к ваза, кофе чынаяклары, уймак кадәре генә хрусталь рюмкалар куйды, ° йомры корсаклы коньяк шешәсе чыгарып утыртты Солтания Дөлфәтнең дуслары килешкә һәрчак табын әзерләрлек запас тота иде. Шешәләре дә була, ризыгы да өзелми. Суыткычында салкын ит, колбаса, сыр кебек нәрсәләр бар. Үзе янына килеп-китеп йөрүче юк Солтаниянең. Әллә тәмәкесе хакында, әллә эшли торган урынын өнәмичә, дуслар читләшеп беттеләр Бердәнбер иптәш кызы, сиздем бит, мине яманлап язгансың, исемне ге нә үзгәрткәнсең дип үпкәләп, ташлап китте. Бераздан ул кухня ягыннан биек кызыл чәйнек күтәреп чыкты, чынаякларга дегеттәй куе кофе агызды, коньяклы бер рюмка белән бер чынаякны Кәримә каршына этәрде. Ул, күрәсең, кыстарга да, кыстатыр га да өйрәнмәгән, сабакташына: дип тә әйтмәде Рюмкасын алды да, баш белән генә ым кагып, беразын йотып та җибәрде. Археологиянең яңа каршылыкларына багышланган мәкаләсе турын да сөйләп туктагач, Солтания Кәримә күңелендәге газаплану хикмәтен дә тойды. Көнчелектән нишләргә белми монда килеп кергән хатын хәзер үзен-үзе битәрләп, гарьләнеп утыра иде Сабакташы Карачуринаның үз-үзен тотышы да. эрудициясе дә, ба рыннан да бигрәк, киң колач белән фикер йөртеп сөйләшүләре Кәримә нең ууларын бөтенләй башка якка борып салды. Нигә соң Кәримә ире нең чалбар балагына тотынып йөрүдән ары китәлми, ә Солтания әллә нинди фәлсәфи әңгәмәләр корып утыра ала? Аның сүзләре һич тундыр мый, ул җиһазлаган бүлмә үзе үк җанга сихәт бирә, кайнаткан кофесына кадәр Кәримәнекенә карагайда хуш ислерәк Бергә укып йөрделәр бит югыйсә, дипломнары бер үк. Үз калебеңдә булмаса, икегә бөклән гән катыргыдан гыйбарәт диплом гына ярдәм итә алмын икән. Карачурина Кәримәне үкенүле уйлардан коткарырга да җан тапты — Кстати, син Харрасны шулай юллап йөреп, дөрёс эшлисеңдер, мөгаен. — диде. — Кем белә бит бәлки, гаиләңне саклап калу өчен, нәкъ шулай булу кирәктер. ’— Ул кулларын як якка җәеп җибәрде Менә минем кулдан, үтерсәләр дә. килми монысы Җанын телеп. «Дөлфәтнең тавышын телефоннан гына булса да бер ишетер идем! Шалтыратырга кул бармый, әллә инде горурлык җибәрмиме? > дигән уй үтте Фикеренең йомгагын кычкырып әйтте.—Ирләр алар артык горурларны яратмыйлардыр, Маркс булып Маркс та хатыннардагы юашлыкны хуплаган бит... - Нәтиҗә нәкъ көтелгәнчә килеп чыкты. Кәримәнең дә кимсенүе тирәнгә китмәде, Солтания дә әллә нинди бөһтан яла сүзләр тыңлап утырудан котылды Җәнҗалны булдырмый калуга киткән нервларны кем, кайчан, ничек исәпләп бетерсен?! Карачурина үзе дә бүген ул хакта озын-озак уйланып утырмады. Кайгы кайгыга охшамый, кайгы савыты бушамый, дигәндәй, Кәримәнең көнчелеге Карачурина өстенә ябырылган кара кайгы алдында бик кечкенә дәгъва иде. Кәримә хаклы, кичә Солтания өенә кайтып җиткәндә, чыннан да, төн уртасы якынлашкан иде. Соңгарса да, җанын' шатлык биләгән, Харрастан, шактый мул материал сыкты. Ахырдан археолог аны озата килде, тик Карачурина аңа троллейбустан төшеп тормаска киңәш бирде. . — Безд^ң өй тукталыштан бер адымда гына, — диде. — Төшеп тормагыз, бу машина, әйләнеп, кабат сезнең якка китә, хушыгыз! Болдырда утлар сүнгән, лифт тукталган. Ундүртенче катка җәяү менәргә туры килә, дип тә ачуы чыкмады Карачуринаның. Тере тиен тоткан кебек, баскычлардан очып кына узды. «Дөлфәт кенә үпкәләмәгән булсын! — дип теләде ул. — Аны шиккә салмас өчен, «шампан- скнй»ны да йотмадым, бокалдагы шоколад валчыклары дельфиннар кебек сикергәләшеп кызыктырып калдылар»... Өскә күтәрелгән саен караңгылана, урам лампочкаларының нуры кими бара иде. Ишек төпләренә килеп җиткәч, Солтания шикләнә кал-, ды. күзгә төртсәң, күренмәслек караңгы бушлыкта әллә нинди җен-пәриләр поскан кебек. Ул кулын кыңгырау төймәсенә сузган иде, кагылмыйча кире алды. «Дөл-дөл йоклагандыр. Ул бит уннан да сонга калмый ята, уятмыйм». Дөлфәтен ул, яратып, борынгы риваятьләрдәге илаһи җанвар исеме белән атап йөртә. Ишекне ачар өчен, һәрвакыттагыча, сумканың әллә кай җәһәннәменә кереп кысылган ачкычлар бәйләмен табарга кирәк. Сумкадагы бөтен вактөякне капшап чыгарга туры килде. Ниһаять. Солтания — үз өендә. Плащын ишек төбендәге элгечкә элеп, кухняга узды. Гаҗәпкә каршы, монда бүген Солтаниягә бер эш тә калдырылмаган. Гадәттә, Дөлфәт бер кашык ризык ашаса, бер өем савыт-саба буяп бетерә иде. Бүген, рәхмәт төшкере, өстәлен сөртеп, тә- лннкәчынаякларын юып, бүлмәне җыештырып калдырган, хәерлегә булсщн!. Юыну бүлмәсендә дә озак тоткарланмады Солтания, талымса су белән аяңкулларын юды да эше бетте «Хәзер йокы күлмәген генә киеп алам да Дөлфәт янына чумам. Мәкаләне иртәгә язармын. Дөлфәт уянса. Хәйбулла Фәлляховның ничек итеп Хәй Фәләхигә әйләнүен, биюче Шай Заһриның чын исемен әйтеп көлдерәм әле! ...Бие, бие, Заһрулла! Биегән кеше бай була Биегән кеше бай булганчы Карт алаша тай була!.. Солтания үз уйларына бирелеп елмаеп куйды. Кече яктагы утларны сүндергәч, ул тагын шомлы караңгылык эчендә калды. Зал аша йокы бүлмәсенә кергәндә, тезен кәнәфи култыксасына бәрде, кычкырып җибәрә язды, тыелды Дөлфәтнең. уянып китеп, йокысы бүленмәсен! йокы бүлмәсенең ишегеннән салкынча һава бөркелгән кебек иде Солтания ишек төбендә килеш иренең йоклавын тыңлап алырга теләде. Бер мизгелдә үк тойды бүлмәдә жан әсәре юк иде. Солтания ашыгып утны кабызды. Өйнең жаны шикелле иң алдан күзгә ташланучан китап киштәләре шып-шыр калган. Дөлфәтнең китаплары юк! Кем алган аларны? Хатын атылып залга чыкты, әллә ничә лампочкалы люстраны кабызды. Өстәлнең кыл уртасында кош теле кадәр генә кәгазь кисәге күреп, ф Солтания кымшанырга кыймый торды Язудагы сүзләргә ышану һичничек мөмкин түгел иде. «Моннан да артыгына мин чыдый алмыйм Китәм, бөтенләйгә» Нигә? Кайда? Кайда кунар соң ул?.. Берьюлы жанга ябырылган мең сорауның сыңарына да жавап таба алмагач, Солтания йөгереп баскыч мәйданына чыкты, күзе төшкән беренче кыңгырау төймәсенә басты. Бик озак утте ул минутлар Кайсыныңдыр аягы чыштырдый башлаганга гына да мең былтыр бит инде. Үзләре кая китеп олакканнар соң бу адәмнәр? Калтыравык бармаклар төймәгә яңадан ябышып ишек ачылганчыга кадәр, кыңгырау тоташ яңгырап торды. Ишектә күренгән юан карчык бу тупаслыктан телсез калган кебек тоелды. Солтаниянең исә карчык йокысы бүленүдә дә, кыңгырау чыңгылдавыннан тәмам каушап төшүендә дә гаме юк Ул, кулын әле һаман югарыда тоткан килеш — Хәерле кич, Ида Товьевна! — диде. — Нинди кич булсын, ди, таң атып килә бит инде! Бу усал жавап та Солтаниягә тәэсир итмәде, ул үз кирәген сорамый булдыра алмый иде. — Дөлфәт кая китте икән, белмисезме? Солтания күршесенең, әле сорауны ишетмәс борын ук, зур сер белгәнен сизеп өлгерде. Карчыкның күзләре тантана итә, нәкъ менә мин кисәткәнчә барып чыктымы инде дигәндәй, явыз елмаялар, шул ук вакытта, әйтергәме-юкмы дигән кебек, сынап та карыйлар иде. Тагын аз гына дәшми азапланса, Солтания аны элеп алып жилтерәтергә дә әзер инде. Карчык, башын үз бүлмәсе ягына борып: — Белмим, — диде. Каян белим мин кеше иренең кайларда йөрүен?.. Ида Товьевна ишеген ябарга да өлгермәде, Солтания бүтән күршеләрнең кыңгырау төймәсенә кулын сузды — Ни йөзең белән син арып эштән кайткан кешеләрнең йокысын бүлдереп йөрисең? - диде икенче карчык. — Чылтыратма! Ирең болай да күпкә түзде. Ир хатыны таң алдыннан кайтып, теләсә кай вакытта китеп йөрми ул, хода бәндәсе! Бу ишек йозагы да шартлап бикләнде. Солтания караңгылыктан, буш тынлыктан куркып, исерек кешедәй алпан-тилпән килеп үз өйләренә керде. Ида Товьевна «. күпкә түзде», — ди. Бу тормыш бары Дөлфәтнең чыдавына гына нигезләнгән иде микәнни? Тып-тын. Башка төннәрдә, язарга утырсаң, фикереңне чуалтып, аста пианино дыңгырдаталар иде. Ник. ичмасам, бүген дә берәр хыялые музыка яңгыратмый икән? Мәжлес жыючысы да, эчеп исерүчесе дә булмаган, күрәсең, кычкырышучысы да, елаучысы да юк. Утыз беренче квартирада әле ае да тулмаган яшь бала бар. Шул гына да көйсезләнми, ходаның рәхмәте! йокы бүлмәсенә аяк та басасы килми, буш киштәләр жан сораган кебек. Солтания хәлсезләнеп залдагы креслога ауды, башын артка ташлап, авызын ачып, күзләрен түшәмгә текәде. Бөтен әгъзаларны, сулу алырга да ирек калдырмыйча, таштай кату баскан. Чигәдәге кан тамы рының гына сәгать кебек тавышы ишетелерлек каты-каты бәреп торуы сизелә «Археологның аракысын эчәсе калган икән», — дигән үкенечле уй КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ уттс Солтания башыннан Эчкән баштан теләсә нинди кичерешнең җиңелрәк узуын ишетеп белә ул. Тирәннән уйлап_ ватылырга теләмәгән кеше юк кайгысын бар итеп тә аракы эчәргә өйрәнеп бетә. Кайчак Дөлфәт тә, эштән кайтышлый, култык астына берәр шешә кыстырып керә. Өйдә чагы булса, Солтания иренең яраткан ризыкларын пешерә, табын тезә. Аннары, түр өстәлгә чыгып, кара-каршы утыралар. Хатын аш-су белән сыйларга тотына, ире иң матур рюмкаларга шәраб тутыра. — Синең бәхетең шәрәфенә! Солтания, урыныннан кузгалып, тагын кухняга керде, суыткычны ачты. Анда көтелмәгән кунаклар өчен саклана торган йөзем шәрабының торна муены кебек шешәсе кукыраеп утыра. Ул, гаҗәпләнеп, аның ачылган булуына, шәрабның шактые эчелгәнлегенә игътибар итте. Күңелен кытыклап: «Ул да борчылган, икеләнгән, эчми чыгып китә алмаган!»— дигән уй узды. Капылт эчелгән бер касә шәраб уйларны тагын да куертыбрак җибәрде. Дөлфәт соңгы вакытта котырынып, үз-үзен белештермичә көнләшә башлады. Солтания бу шикләрнең кайдан башланып китүен дә хәтерли. Алар ялларын һәрвакыт бергә алалар иде. Дөлфәт елның-елында: «Мин синең белән генә рәхәтләнеп ял итә алам, матурым, — ди торган иде. — Миңа синең белән бергә урам үтү дә, кино-театрларга йөрү дә, кара-каршы утырып чәй эчү дә рәхәт...» Үткән ел Дөлфәт үзләренең завкомыннан Казанга якын гына бер ял йортына путевкалар юнәткән. Ул көнгә Солтаниянең ялЫ билгеле түгел иде әле. — Мин эшне түгәрәкләп кайттым, иртәгә иртүк ял йортына китәм, икебезгә аерым бер бүлмә билгеләтеп куям, — диде ул. — Ә син иртүк китеп, ял сорап гариза язып бир. Мин сине әзер урында каршылармын! Ул җәйдә редакциянең кадрларга сусаган чоры иде. Тәҗрибәле ике журналист берьюлы пенсиягә чыкты, җаваплы секретарьны Мәскәү курсына җибәрделәр. Шул сәбәпле Солтаниягә үзе теләгән көнне генә ялга китәргә мөмкинлек тимәде. Редактор аңа таксига түләрлек талоннар сузды: — Машина белән генә барып, хәлне аңлатып кайт, кызым, — диде. — Ирең ачуланмасын, сине җибәрә алмыйм. Солтания каршы әйтмәде. Оялмыйча, ирем белән бергә ял итәсем килә дип, йөз меңнән артык тиражда чыга торган газетаны чарасыз калдыра алмый иде ул. Кояшлы җәйге көн. Карачурина, кара чия төсендәге машинага утырып. ял йортына китте. Капка төбеннән үк — аллея. Солтания, кабинадан төшеп, берике генә атларга өлгерде, каршысына Дөлфәт килеп басты. Ул: — Көтә-көтә көт булдым бит инде! — диде дә, күбәләктәй хатынын кулларына күтәреп, куакларга күмелгән кеп-кечкенә йортка таба китте. — Төшер, Дөл-дөлем, кешедән яхшы тү1?ел! — Кешедә ни эшем бар минем? Син — минем хатыным, көтеп алдым, сагындым, бер түзәр чамам да калмады! Тәрәзәләрен үрмә гөлләр каплаган кечкенә агач өйдә серле караңгылык. — Бигрәк матур, бигрәк рәхәт! — диде Солтания. — Ай буе син шул матурлыкның падишасы булып яшәрсең! И-и, Дөл-дөлем, тәтемәс шул бу рәхәтләр, отпуск бирмәделәр миңа. Иртәгә үк командировкага чыгып китәм. — Ничек? — Әнә капка төбендә машинам көтеп тора. Сүнде Дөлфәт. Күтәрелеп карамас булды. Хәтта капкага кадәр озата да бармады. Бу елның ял айларында алар бер генә көн дә очраша алмадылар Кыш кергәч, Дөлфәтнең көнләшүен куәтләрдәй тагын бер күңелсезлек булды. Солтания чираттагы командировкасыннан бер көнгә соңга ♦ калып кайтты Автобус ярты юлда ватылды да шәһәрдән кырык-илле < чакрымдагы авылда куна калды ул. Дөлфәт, бик борчылган, хатыны £ йөргән район үзәгенә шалтыраткан. | — Без аны бүген озатып җибәрдек, — дигәннәр. g Аннары автовокзалдан да белешмә алган, андагы кыз да — Безнең бөтен машиналар кайтып бетте, — дип җавап биргән, тик автобусның ватылуын, пассажирларның юлда төшерелүен искәртеп тор- * маган. Күңелен шик корты кимерә башлаган иргә шул җитеп ашкан. ш Бу аңлашылмаучылыктан соң Солтания белән Дөлфәт арасында о бернинди көч белән дә кушылмастай ермак хасил булды Хатын баш- * тарак иренең һич урынсызга кызып-кызып көнләшүенә сөенә дә иде әле. а Кайбер хатыннарның ирләре сөяркәләр тотып, читтә кунарларга кал- « галап, гаиләләрен бимазалавы хакында ишетсә, Дөлфәтенең әле яңа J2 өйләнешкәндәге кебек Солтаниясез бер генә көн дә яши алмавына, мө- g нәсәбәтләренең һаман гашыйкларныкы шикелле саклануына мең шат- к лана иде. ° Тора-бара Дөлфәт Солтаниянең җыелышларга, тантаналы кичәләр- * гә йөрүен дә күпсенә башлады. Ә һөнәре журналистика булган кеше, иремә ошамый дип, андый нәрсәләрдән баш тарта аламыни соң? Юк, Әлбәттә. Солтания дә мондый чикләүләрне кабул итә алмады Дөлфәтнең һич нигезсез шикләрен искә-санга сугарга Карачуринаның теләге дә, вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде. Әмма ләкин шул көнче ирен -гомерлегем дип, мең — миллион кешеләр арасыннан үзе табып алып, гашыйк булып, никахланган хәлален — ихлас күңелдән, ни бар кайнарлыгы белән яратудан бер генә мизгелгә дә тукталганы юк иде аның. Солтания үзе генә түгел, Дөлфәт тә тугры, дип ышанып яшәде Акыл белән, әллә нинди анализлар ясаудан чыгарып түгел, хисләреннән тоеп, күзләреннән күреп белә иде ул: Дөлфәт тә аны яратты Улы белән килененең тормышын күрергә килгәч, кайнана да бу мөнәсәбәткә сокланып хәйран булган иде. Карчык килгән көнне Солтания төне буе мәкалә язып утырды Кичтән озак эшләү аңа кыен түгел, иртән генә уяна алмый интегә. Дөлфәт, киресенчә, кичтән озак утыра алмый, ята да йоклый, аннары, хатыныннан алда уянып, өй эшләрен караштыргалый. Гаиләдәге бу тәртип, кайнана килде дип кенә үзгәрмәде, әлбәттә Солтания сәгать җидегә кадәрле изрәп йоклады. ДОлфәт чәй әзерләп йөрде. Карчык улы алдында бу хәлгә бик сөенгән булып күренергә тырышты. — Бә-әк әйбәт итәсең, улым. — дигән булды. — Хатын ул — мамык мендәр кебек кадерен белеп, күперткәләп тотсаң гына озакка чыдый Китәр алдыннан, Солтанияне аулакка алып кереп, күңелендәгене ачып салды карчык — Ачулана күрмә, килен, — диде. — Күкелем кабул итмәгәнне әйтми китә алмыйм Син бит минем инҗинир улымнан безнең күрше авылның Иван карты ясагансың! — Кем соң ул, әнкәй? — Улмы? Бичара бер җан инде шунда. Иртә торып битен юа да икән, мич башында пыф-пыф йоклап яткан җәмәгатеннән әкрен генә сорый «Баба, нам щепки надо?» — ди икән. Тегесе киерелә-сузыла җавап бирә. «Надо, Ваня, надо!» Карт калушын лыштырдатып. йомычка ташый, тегесе яңадан йоклап китә, ди. Бабай, бичара, аптырый. Бераз дан тагын сорарга итә: «Баба, нам, наверно воды надо, а-а?> дн. «Надо, Ваня, надо», — ди тегесе. Шулай итеп Иван бөтен эшне үзе эшли: суын да алып керә, самаварын да кайната... Сүзләре шул турыга җиткәч, Солтания хикмәтне аңлап та алган иде инде, тик карчык барыбер үзе йомгаклап бирде. — Безнең татарда андый гадәт юк. Ирне ир итә белергә кирәк. Ата- баба йоласын бозып, иижинир улымнан самавыр куйдыртып торсаң, һич ризабәхил түгелмен! — диде. Ананың бер дә юкка шулай борчылуыннан Солтания белән Дөлфәт икәү генә рәхәтләнеп көлгәннәр иде. Соңра Иван карт турындагы мәзәкне башка танышларына да сөйли-сөйли көлделәр. Солтаниясенә булыша башласа, Дөлфәт алдан: «Баба, вам щепки надо?» — дигән булып кылана иде... Аһ, Дөл-дөл, Дөл-дөл! Нинди генә коткыга бирелгән дә кай тарафларга гына китеп барган соң ул? Хәзер кайда? Кем белән? Нишли? Язмышының аянычлыгын яңа аңлагандай, Солтания кухня өстәленә капланды да үкереп еларга тотынды Үз ягында, Солтания квартирасыннан килгән һәр авазга колак салып, бик озак көтеп торган Ида Товьевна, сулкылдау тавышын ишеткәч, жиңел сулап куйды: «Слава богу! Хәзер аңа җиңелрәк булачак. Кай- гы-хәсрәт, тәкә түгел, арттан килеп бәреп екмый, эчеңә кереп кимерә ул. Аңардан котылу өчен хатыннарның бер генә чарасы бар, елап күңел бушаталар...» Иртән Солтания ашыгып редакциягә китте. Иң элек үзе утыра торган бүлмәгә кереп, язу өстәленең калын пыяласы астында, Дөлфәтнен гел Солтаниягә карап торучы портретын алып тартмага яшерде. Редакторга кайгысын сөйләп бирде, бу хәлендә бер генә юл да яза алмаячагын аңлатты. Аны өенә кайтарып җибәрделәр. Өйдәге ялгызлык тагын да яманрак икән. Солтания түземсезләнеп ишек кыңгыравының чыңлавын, янына кемнең дә булса килүен көтте. Хәер, юк, башка берәү дә кирәкми иде аңа. Дөлфәтне көтте ул. Ичмасам, кешеләрчә саубуллашып китсен иде! Язу кисәге генә калдырып бигрәк кимсеткән ләбаса! Әллә күзгә-күз торганда аерылырга көч җитмәс дип белгәнме? Ниһаять, кыңгырау аваз салды. Солтания, йөгереп барып, ишеккә капланды, әмма килгән кеше көткәне түгел, кысыр хәсрәт юллап йөрүче әлеге сытык Кәримә булып чыкты... Үзен-үзе юл буе битәрләсә дә, Харрасы өчен Кәримә тынычланган иде инде, тик ишек төпләрендәге эскәмиядә Әскәр утыруын күреп тагын шомлана калды. «Шейх» аны, төче елмаеп, урыныннан торып каршылады. — Кайларда гына йөрисез сез, понимаешь,— диде.— Көтә-көтә азапланып беттем. Ниятем яхшылыкта иде, «старик»ның башы авыртмый микән, мәйтәм, эчеп өйрәнгән кеше түгел, мине тиргәп ятмасын, барып, дәвалап кайтыйм үзен, дим. Башыңа төшсә, өтек каз яныннан да: «Әссәламегаләйкем, ата каз!— дип исәнләшеп үтәрсең дигәннәр. Җанын талкыган сораулар белән ялгыз утырганчы, шул Әскәрнең такылдавын тыңлау да яхшырак. Кәримә хәтта сөенеп тә куйды. Сер бирүе кыен булса да: — Харрасның кайда йөрүен үзем дә белмим,— диде. Бергә-бергә баскыч буйлап күтәрелделәр Ишеккә кадакланган әр- жәдә хат күренеп тора иде. Кәримә Әскәрдән хатны алуын үтенде. Адреска Акъяр авылы язылганлыктан, сүз үзеннән-үзе ялганып китте Ин элек Әскәр Кәримәне борчып йөдәткән мәсьәләне ачыклап үтте: — Иртән күрдем мин, Харрас «шеф» янына керде, — диде. — Дөрес эшләгән, әллә кайчан шулай итәсе бар иде, очына чыкмыйча ярамый. * — Очына чыга алмаганнар шул. «Шеф» бит ул сиңа, Кәримә ха- < ным, телевизор түгел: бер боргычына кагылып кына жырдан биюгә кү- м черә алмыйсың аны. 5 Шактый куертып, катлауландырып маташса да, Әскәр сүзләрендә 2 хаклык бар иде. Харрас Хәсәнов белән ике арада туган низагьлар Хәй 2 Фәләхинең үзен дә пошаманга төшерде Кичтән ул тагын бер хат алды, ф археологларның Бакуда үткәреләчәк Союзкүләм киңәшмәсендә чыгыш ясаучы кешенең тезисларын сораганнар. Казан археологларыннан }'!дел а Болгариясе турында яңа мәгълүматлар көтүләрен дә әйткәннәр Чы- ° гышның тезислары бер атна эчендә әзер булырга тиеш. Бу хезмәтне s кемгә йөкләргә? Профессор яңа ел кичәсендә бүлекнең кайсыдыр бер наяны уйлап чыгарган такмакны исенә төшерде «...Елгаларда бетте налимнар. Дөньяларга тулды галимнәр!».. Сан ягын караганда, чыннан да, галимнәр буа буарлык, ә житдн ° йомыш кушарлык кеше таба алмый интегәсең. Харрасны бик жибәрер идең, бәхәсле мәсьәләне куертып кайтуы бар. Ипләп кенә сөйләшү барып чыкмады Ичмасам диссертация яклаганчы дип кенә дә сабыр итми Ачышларының бәясен белеп алды да киреләнепме киреләнә Аптырагач, профессор Әскәр белән киңәшеп карарга булды. Бу хезмәткәрнең ичмасам тыңлаучанлыгы әйбәт. Кулдан килмәс дип тә тормый, ни әйтсәң, шуны үтәргә ашкына. Башкарганы да — ташка үлчим, нишләмәк кирәк?! Кабинет ишеген шакуыннан ук профессор «Шейх»ны таныды — Уз әле, Әскәр, утыр! Синнән башка киңәшер кешем юк. Әскәр кеткелдәп көләргә тотынды Бер башласа, ул тиз генә туктала белми Хәй Фәләхи ирләрнең шул кадәр бөгелә-сыгыла көлүен һич кабул итә алмый. Мәгънәсез бер кеткелдәү тукталганчы, профессор башын аска иеп, кашларын жыерып, көтеп утырды. Икесе дә тәмам жит- диләнгәч кенә, ул Баку киңәшмәсе хакында сөйләп бирде. Бөтенсоюз археологлары алдында чыгыш ясарга кандидатура сайлау мәсьәләсенә тукталгач, Әскәр урынында утыра алмас булды. — Хәй Хәеровнч! — Ул бер утырды, бер торып басты — Минемчә, бу юрары дәрәжәле киңәшмәгә бары тик сез генә барырга лаеклы! — Сез бер нәрсәне онытасыз,— Хәй Фәләхи, бурычның ифрат житдилеген аңлатыр өчен, «сез»гә күчте Доклад Болгар чорын яктыртырга тиеш. Минем эзләнүләр башка, яшьлек мавыгуларын гына санамаганда... . — Казан археологларының т< ләсә кайсы ачышы - сезнеке ул. Хәй Хәеровнч! — Туктагыз әле, мин әйтеп бетермәдем Болгар чоры турындагы иң кыйммәтле мәгълүматлар — Хәсәновта. Ул җитәкләгән экспедиция дистәләрчә шәһәрлекләр ачты, кечкенә урынлыклар, каберстаннар, истәлекләр — бихисап, кулында картасы Тик. Әңгәмә иң четреклс җиренә к 1леп терәлде Профессорның алдан өметләнгән чамасы акланды, сыгылучан холыклы галим, аның хәлен сизеп алып, сүзне үзе элеп алып китте. — Аңлашыла. Хәй Хәеровнч Соңгы уңышлардан Харрасның ба шы әйләнде, беразга ярдәм итәргә, төшендерергә кирәк булыр үзенә Хәй Фәләхинең нияте барып чыкты, алар бер-берсен ахырынача аңладылар. Әскәр «шефэтан алган йөкләмәсен үтәү өчен Хәсәновларның өенә китте. Харрасының өйдә булмавын яхшыга юрады ул, алдан хатын белән сүз беркетеп куйсаң, максатка җиңелрәк ирешеләчәк. — Уйлап кына кара, Кәримә ханым, профессор белән кычкырышу нәрсә бирә аңа? Болгарлар Азовта яшәгәнме, юкмы, монгол вакытында мөстәкыйль булганмы, түгелме — шулмы мәсьәлә? Харрас кулында алардан башка да өч диссертациялек материал бар. Тапкан шәһәрлекләрен тәртипкә салып кына бирсә дә, аңа менә моннан җиткән! — Әскәр муенына сызып күрсәтте. — Ни әйттең иде дә бит — Кәримә фикерен очларга өлгерә алмый * калды, Харрас кайтып керде. Ул, Әскәр белән кул биреп исәнләшкәннән соң, өстәлдә яткан хатны эчты. Болай да йөзенә карарга куркыныч дәрәҗәдә кәефсез Харрас та- •ын да караңгылана төште, күрәсең, хат язган кеше дә берәр күңелсез хәбәр җибәргән. Көн кичкә авышкан иде инде. Бүлмәләргә шомлы караңгылык эленгән. Харрас ут кабызырга кузгалган арада, Әскәр кесәсеннән чыгарып, өстәлгә шешә куеп өлгерде. — Мин, «старик», иртәдән бирле сине эзлим, бергәләп баш төзәтербез дигән идем.— Ул кеткелдәргә тотынды. Күңелсез хаттан тәмам куырылып калган Харрасның үтенә барып кадалды бу кеткелдәү. Хатның соңгы юллары аңа әле һаман акылын җыеп алырга ирек бирми: «...Тәңкәле тау чишмәсен күмделәр, калкулыкны да тигезләмәкчеләр, ди Чишмә тирәсен казыганда тракторист бер казан тапкан, эчендә — беләзекләр, йөзекләр бар, ди. Сезгә җибәрермен дип, барып сораган идем: «Давай, бер яртылык суз!» ди. Тотсын менә! Сәмикъ Әхәтенә дигән акчалар — чабата кесәсендә...» Әскәр, көлүеннән тукталмас борын, акыл сата башлады. — Чуртның юлыннан юырт син, малай! Ник киреләнгән буласың? Бөтен бүлекнең кәефе кырылды, иске дустың нишләргә белми аптыраган. — Ничек ул — иске? Дуслык искерми ул! Ә бу бәхәскә дуслыкның катнашы юк. Әскәр сүз арасына Баку киңәшмәсен дә кыстыргалап алды. — Киреләнмә, «старик», шома гына бер доклад кисәге язып ат! Әле ачыкланып та җитмәгән нәрсәләргә кагылмыйча гына тез дә куй! Күңелсезлекләр юып алгандай бетәчәк! — Әйбәт план төзеп килгәнсең син. Бөтенсоюз археологларына Хәй Фәләхи тезисларын илтеп биргәч, Хәсәнов аннары үз ачышларын авызына да ала алмаячак! Әйбәт план бу. «Шейх!» — Арың каравы бер-ике елдан СЧҺ фәннәр кандидаты буласың, әйдә, күтәрдек! Бүре дә тук, сарык та 'с н. Шәп бит! — Әй, акыллы да син, «Шейх»! — Харрас кырысланды. — Ярый, бүре урынындагы профессор да тук булсын, ди. Сарык хөкемендәге мин фәкыйрегез дә башын сакласын, ә син үзең нишләрсең? Кем соң син? Харрасның салмак кына башлаган сүзе ямьсез кычкыруга әйләнде. — Бүре белән сарык арасында, гадәттә, аучы йөри, син — аучы, белдеңме? Әскәр кеткелдәргә тотынды. Гаҗ^п, кешеләрнең үзенә ябыштырып куйган кушаматлары һәрчак аңа сөенеч китерә. Әйбәт сүз ич — аучы! Ул йомры башының пеләшен сыйпнй-сыйпый рәхәтләнеп көлде. — Аучының бит аның, хе-хе-хе, мылтыгы да була, миндә монысы юк бит, малай, хе-хе-хе... Харрас бу кадәр ахмаклыкка артык түзә алмады, урыныннан сикереп торды да Бар ул снндә мылтык, бар! Менә ул синен мылтыгын' дип. Әскәр аракы белән тутырган озын аяклы чәркәне кулына алды Аны баш өстенә күтәрде дә тагын кабатлады — Менә ул синең мылтыгың, 6 ■ Өч яклап отарга исәп—ташландык җирләрдән файдаланачакбыз 5 «К У • М 10 65 бер, бал табышы арта — ике, өшкерүче-төчкерүчеләрдән котылабыз — менә буладыр өч! Тагын ни диярсез?! — Ахмаклар! — дип җикеренде Харрас. — Наданнар, чеп-чи наданнар сез! Тагын ни әйтим ди? Харрас ише генә урынлы-урынсызга җикеренгән кешеләрне күп күргән хатын иде председатель. Харрас исә председатель апасының кем икәнен белмичәрәк җикеренеп ташлаган булып чыкты. Археологның җенләнүенә җавап итеп, председатель өстәл тартмасыннан бер кәгазь кисәге чыгарды. Бу — Акъяр авыл Советының район башкарма комитеты белән берлектә Харраслар институтына җибәргән телефонограммасы иде. Харрас аны укып та өлгермәде, кулына Казаннан алынган җавапны да тоттырдылар. Язуда Тәңкәле тау. буена якын елларда экспедиция җибәрә алмыйбыз диелгән, астына Хәй Фәләхинең имзасы сугылган иде. Харрас бары тик шунда гына мәсьәләнең шактый тирәнгә киткәнлеген, бүлектәге бәхәснең Гыйльми Совет карамагыннан тыш чишелә алмаячагын аңлады. Шулай да гариза язарга ашыгырга кирәкмәгән икән. Ул чагында, вакыйгаларның ничек хәл ителәсең аз гына күз алдына китерсә дә, Харрас Гыйльми Советка мөрәҗәгать итеп тормас иде Яумаган яңгырга ябынчык корган кебек килеп чыкты. Әмма ул чакта аның тәкате калмаган иде. Иртәгә Совет утырышы була дигән көнне таң белән телефон чылтырады. Трубкадагы тавышны ишетүгә Кәримәнең йөзе кара көйде. — «Шейх»ыгыз, сине чакыра,— диде ул иренә, алдан ук бу сөйләшүнең үзенә ошамавын сиздереп. Әскәр исә Харраска көтелмәгән сөенче хәбәр әйтергә ашыга икән. — Старик, Карачуринаның мәкаләсе чыккан анда, укыдыңмы? — диде ул —Исеме беләсеңме ничек — «Профессор да ялгыша», — калганын укып тормасаң да була! Көнен кара кайгы баскан вакытта Солтания Карачурииа, бөтен эшләрен калдырып, берәр якка иҗат 'командировкасына яки ялга китеп барырга уйлаган иде. Кәримәнең елап килеп керүе журналистны үз хәлен онытып торырга мәҗбүр итте. Баксаң, эш белән мавыгу хәсрәтле җанга иң шифалы дару икән. Авыз тутырып әйтер сүзе булгач, җәмәгатьчелек хөкеменә куярлык чуалышларны белгәч, мәкалә бик тиз, җиңел язылды. Бүлектәге каршылыкларның газетада фаш булуы галимнәр дөньясын гөж китерде. Язмага исә бәйләнер урын юк, автор мәсьәләне тирәннән өйрәнгән, һәр сүзен нәкъ кирәк җиренә туры төзәгән иде. Институт таяк тыгып бутаган умартаны хәтерләтте. Күпләр Карачуринаның дөреслекне яклавына сөенделәр. Кайберәүләр. «Алай ук кирәкми иде инде! — дип куйгалады. — Кешедән оят, башка институтларда әллә нинди хәлләр булып тора, берәү дә, берни дә сизми, йөз меңләгән газета битенә чыгып шапырынмый». Өченчеләре газета битләрендә гел мактап кына телгә алынган Харрас Хәсәновны котлап, өйләренә шалтыратып интектерделәр. Харрас, үзенең беркатлылыгы хакында, профессор, мәкаләне укыгач, ялгышып йөрүләрен аңлар, миннән гафу үтенер, мөнәсәбәтләр элекке хәленә кайтыр, дип көтте. Гыйльми Совет утырышына кергәндә дә ул, газетаны барысы да укыганнардыр инде, озаклап сөйләтеп торулар да булмас, дип өметләнде. Ләкин утырыш алай шома гына бармады. Моңарчы һәр яңалыкка иҗади карап килгән, башлыча яшьләрдән торган бүлектә эчке низаглар туу, аның бөтен Татарстанга фаш булуы галимнәрне бик борчыган иде Барысы бер булып шуны төпченергә ябышты әле күптән түгел генә Хәсәнов диссертациясенең планы белән таныштык, аны расладык, профессор Хәй Фәләхине аның җитәкчесе итеп таныдык, бүген шул ике кеше арасында тау кадәр аңлашылмаучанлык. Каян килеп чыккан бу? ♦ Сәбәп нәрсәдә? * Канына төштеләр, авыз ачып беренче сүзне ник әйткәненә үкендер- *" деләр Харрасны Аның исәбе киләчәк ел экспедициясенә тиз генә рөх- ч сәт алырга да бу бүлмәдән чыгып сызарга иде. Керүеңнән элгәре чы- 2 гуыңны уйла, дип, нәкъ менә шундый очракларда әйтәләрдер инде. 5 Мәгълүм ки, бср-берсенә дәгъвалашып йөрүче галимнәрдән әллә нинди ачышлар көтеп булмый Аларнын акылы да. вакыты да, көче дә * шул ыгы-зыгы артыннан йөреп исраф була Инде бер бүлектә шундый * низагъ туган икән, яман шешне кисеп ташлап, яңадан баш калкытмас- о лык итәргә кирәк. * Харрасы талкып бетергәч, институт директоры тыныч тавыш белән £ гаризага җавап бирә башлады. X iыйльми Советтагы киңәшмә шушы урынга җиткәч, Харрас үтенеч- “ не ник язуына үкенеп утырды. Чөнки Акъяр калкулыгына киләсе елда ясалырга тиешле экспедициянең язмышы аннан башка да хәл ителәчәк к булган икән Моннан калганын Хәй Фәләхи белән Харрас чыннан да о үзләре башкарыр иде, мөгаен. * Ә экспедиция мәсьәләсе менә ни өчен бүлектән тыш хәл кылынган. Институтка Мәскәү һәм Ленинград институтларыннан Идел буе Болгариясен өйрәнүдә бергәләп эшләүне үтенеп рәсми хат килгән Башкала археологлары, әгәр шундый мөмкинлек булса, чит ил галимнәрен дә алып килүләрен хәбәр иткәннәр Мондый үтенечкә кире җавап бирү гафу ителмәслек тупаслык булыр иде. Шунлыктан институт директоры Хәй Фәләхигә бу хатларга уңай һәм эшлекле җавап бирүне йөкләде. Сүзнең ахырында гына директор. Мин моны бүлеккә алданрак белдерергә тиеш идем, әлбәттә, — диде — Хезмәткәрләр ялга таралганга күрә, эндәшми тордым Иптәш Хәсәнрвка. минемчә, урында алдан ук. бик тели икән, хәзер үк барып, беренче тикшерүләр үткәрергә кирәк булыр Харрас ялгыш ишетмәдеме соң! Үзенең ике өч кешедән торган группасына Чирмешән буена китәргә рөхсәт сорагач, колачы дәүләг күләменә, хәтта дөнья күләменә җәелгән экспедицияне әйдәргә кушалар түгелме соң ана! Әй, дөнья! Бер утка салып, бер салкын суга ташлап, кешеләреңне ник бу кадәр азаплыйсың? Җанын күкләргә күтәргән бу яңалык турында Кәримәсе белән генә сөйләшеп канәгатьләнә алмагач, Харрас кичкә табан урамга чыгып китте, елга портыннан әйләнеп кайтырга булды. Киң Иделгә карап сабырлык табарга, башындагы уйларын бер тәртипкә салырга ниятләде Харрас Иделгә каратып куелган эскәмияләрнең берсенә килеп утырды да сигарет кабызды Пассажирлар аз Күрәсең, китәселәре көндез үк китеп беткән Причалларда кечкенә трамвайлар гына тора Читләре гөлләргә бизәлгән асфальт юл буйлап җай гына үткәләп йөрүчеләр беркая да ашыкмый. Алар су буена көндезге ыгы-зыгылардан арынып, йокы алдыннан тынычлану өчен махсус килгәннәр Харрас ихтыярсыз- • дан каршысыннан үткән һәр кешене күзәтеп утыра башлады Күбесе— яшьләр, парлылар Озын төз буйлы бер егет бөтерчек кебек кенә бер кызны 'җитәкләгән. Боларга Иделең ни дә, тирә-юньдәге кешеләрең, гөлләрен, гомумән, чынбарлыгың ни?! Аяклары алга атлый, күзләре бер берсенә текәлгән. Баралар, баралар да, туктап, бер берсенә карашып торалар Гүя алар — Карале, син гади кешеме соң? Җир йөзендә синдәй бәхетле кеше дә була аламыни соң? Юктыр, адәми зат түгелсең син, бәхетнең, матур, лыкның кеше кыяфәтенә кергән гәүдәләнешедер син! — диләр. Төрледән-төрле парлы гашыйклар арасында бер ялгызак та йөри. Башы аска иелгән. Монысы үз кирәген җирдән, аяк астындагы асфальттан укып бара шикелле. Ул. миңа тимәгез, комачауламагыз дигән кебек, бөркәнчеккә төренгән, иң өстенә юка бишмәт элгән. Бишмәтенең буш җиңнәре Идел ягына тартылып җилфердәп куялар. Эскәмиядә буш урыннарның күплеген шәйләп, әлеге ялгызак юлын Харрас ягына борды. Алар, аралар шактый якынайгач кына, бер-берен танып алдылар. Кытай макинтошы бөркәнгән ялгызбаш — профессор Хәй Фәләхи иде. Озын эскәмиянең бер читендә утыручы кешенең Харрас Хәсәнов икәнен бер генә секунд алдан белгән булса икән соң! Хәзер инде кире борылырга соң. Кеше белән кешене көтмәгәндә, кирәкмәгәндә очраштыручы закончалыклар турында уйларга да соң. Күзләр күзгә карашты, алар икәве берьюлы: — Хәерле кич! — диделәр. Башта сүз ялганмый торды. Берсе Идел турында, икенчесе кичнең гүзәллеге хакында бер-ике авыз сүз әйтте, араларны ерагайткан төп мәсьәләне кузгатырлык көч табылмый торды. Бераздан Хәй Фәләхи үзәген көйдереп яткан фикерен кабыргасыннан эләктереп әйтеп салды. — Син барыбер хаклы түгел! — Әллә бу хакта калдырып торыйкмы? — Калдыр, калдыр! Мине дә калдыр, институтны да калдыр, синең эшләр хәзер зурдан китте бит! Әмма ләкин кая барып чыгарсың, күрербез! — Мин сезгә, Хәй Хәерович, мең тапкыр рәхмәт әйтә алам. Миллион кеше алдында! Кирәксә, язмача, кирәксә... — Харрас урыныннан сикереп торды. — Кирәксә, менә шушында шарран ярып кычкырып әйтәм! — Рәхмәттән тун тегеп булмый. Бурычын башкача түли алмаган мескеннәр чарасы ул — рәхмәт әйтү. Мондый мыскыллауны үткәрү бик кыен булса да, Харрас: — Дөрес, бурычлы мин, муеннан бурычлы, — диде. — Сезгә бурычлы икәнемне гомерем буе тоеп яшәячәкмен, түләргә дә тырышачакмын, тик... — Ә-ә-әй! Сөйләп торган буласың тагын, кистем, суйдым, диген, ичмасам! Ике канатыңны каердым, диген — Аннары ул үзалдына гына сөйләнгәндәй, тын гына дәвам итте. — Әле яңа гына чыгып киләләр иде бит ул канатлар, ныгып та җитмәгәннәр иде. — Профессор кан баскан зур коңгырт күзләрен Харраска текәде. — Син идең минем ул канатларым. Хәзер юк инде, юк син минем өчен. Ул җәһәт кенә урыныннан кузгалды, кире якка ашыгып китеп барды. Идел өстеннән искән салкынча җил аның җилфердәвек чабулы макинтошын куптарып алып китмәкче булып дуылдый. Җил әйтә сыман: — Туктале, агайне, салып ат әле бу җиләнеңне, дөнья катлаулылыгыннан бөркәнчек ябынып кына котыла алмассың. Телисеңме-теләми- сенме менә бу егет башлаган уенга керергә, аңа ярдәм итәргә мәҗбүр син? һәрхәлдә Харраска җил нәкъ шулай сөйли кебек тоелды. Гыйльми Совет карарын канат итеп, Харрас Татарстан тарихында моңарчы күрелмәгән археологик сәфәрнең күз алдына китерә алган планын төзеде. Аның уенча, хәзерге заманда, хәтта бу четерекле фәндә дә көрәк белән пычакка гына ышанып утырырга ярамый, ниндидер яңа алымнар табарга, эзләнүләрне тизләтергә кирәк иде. Акъяр шәһәрлеген тулаем күзалларга омтылыш Харрас күңелен биеклеккә алып менә иде Күңел — күктә, аяклар — төптә Институтның вертолеты яки самолеты булса икән! Күккә менү турындагы теләген сәбәп итеп, Харрас тагын профессор янына керергә, татулашуга таба беренче адымны үзе ясарга булды. Кабинетта караңгылыкны, салкынлыкны исәпкә алмаганда, әллә ни үзгәреш сизелми. Профессор да өстәле янында нәкъ элеккечә гади генә, килештереп кенә утыра. Хезмәткәре керүгә, урыныннан кузгалгач, Харрас аны, миңа кул бирергә килә, дип уйлаган иде дә, алай түгел икән. Ул, ут кабызу өчен, электр кнопкасы кадакланган почмакка юнәлде. Бүлмәгә якгылык бөркелгәч кенә гадәтенчә: -- Шуннан? — дип куйды. Харрас араларында бернинди дә бәхәс-фәлән юк кебек итеп башындагы уйны әйтте. Әйтте дә, керүенең төп сәбәбе ике арадагы мөнәсәбәтне яхшырту өчен генә кирәк булганлыгын сиздереп, шунда ук үз сүзеннән кире чигенергә тотынды. — Суга сәнәк белән язылган нәрсә инде бу. Хыял. Көне буе җенләнеп йөрдем дә сезгә керергә булдым. Их, минәйтәм, институтның самолеты булсаа! Юк бит, юк. Шул чак Харрас профессор күзләрендә дөрләп кабынган ялкынны күреп өлгерде. Куе бөдрәләр дә элеккечә дәртле тибрәнеп куйды. Яшь галимнең йөгәнсез бу хыялы аның сүлпәнләнеп калган күңелен күтәрде. — Кара, ничек без бу хакта алдан уйламаганбыз? — Уйлаудан ни файда? — Харрас янә уфылдады. — Булсын икән ул бер сәләмә генә самолет кисәге! — Ә нигә кирәк ул оешма саен самолет, соратырга мөмкин ич! — Профессор урыныннан кузгалып, тәрәзә буена китеп басты. — Син, слушай, аэропортка барып кайт әле, барысын да белеп, күпмегә төшүен сора, конкрет булсын! Калганын үзем кайгыртырмын -- И-н, әгәр бу нәрсә барып чыкса, мин быелгы отпускыдай баш тартам, алырмын әле кышка! Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диюләре шулдыр инде. Ерак шәһәрләрдән галимнәр килгәләгәнче, Казан археологлары кулында тикшереләчәк урынның Харрас группасы төзегән картасы бар иде инде. Үзенең серләрен гасырлар буе кешедән яшереп саклаган шәһәрнең берничә миллион квадрат метрга җәелгән мәйданын Харрас хәзер уч төбендә тота. ... Кунак археологлар, яңа сезонга кергәч тә, казу эшләре башланып шактый көннәр үткәч кенә килделәр. Аның шулай булуы хәерлерәк тә иде әле. Вакытның заяга сарыф ителмәве яхшы. Харрас ерак-ераклар- дан килгән археологларның вакытын, эшне нидән башлыйбыз соң дип, баш ватуларга исраф итмәс өчен килү белән эшкә тотынырга мәйдан булдырырга тырышты. Азаплары җилгә очмады. Галимнәр бары тик иҗади эзләнүләр белән генә мәшгуль булды. Көзен, эшләр бер тирәгә туплангач, кунакларны Казанга алып кай-. ту өчен, экспедициягә институтның башка галимнәре дә кушылырга тиеш иде Харрас ихлас күңелдән яңа төркемдә Хәй Фәләхинең дә килүен, шул мул фәнни табыш биргән җирдә шатлыкның уртакка әйләнүен өмет итте. Көннәрнең коры, җылы торуыннан файдаланып, археолог егетләо җир казышуда ярдәмче малайлар белән бергә, кыр куенында палаткаларда кунарга да калгалыйлар иде. Харрас Хәй Фәләхинең дә кырда кояш ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ ф йокларга яратуын белә, шунлыктан аның өчен тагын бер ятак та әзерләп кунды Профессор «Син, слушай, мине бу мәйдан буйлап йөртеп чык инде!» дияр Элегрәк алар гел шулай якын итеп, үз итеп сөйләшәләр иде бит Чакрымнарга сузылган мәйданны урату көне буе эшләп арган Харрас өчен җиңел түгел түгелен, әмма дуслык яңарту бәрабәренә ул һәр валчыгы таныш, кадерле бу җирне мең мәртәбә, әллә нинди җәһәннәм аша уратырга да әзер. Ул көнне Харрас белән профессорга ун чакрымлап ара үтәргә кирәк булачак Тик Харрас профессорын аеруча әһәмиятле табылдыклар чыккан урыннардан гына турылап йөртер. Юк. әлбәттә, Тәңкәле тау чишмәсе яныннан үтәр. Археолог чишмәнең гыйбрәтле тарихы турында да сөйләр. Бу җирләрне тигезләп, тау итәгенә умарталар китереп тезгәч, чишмә яңадан берничә урыннан бәреп чыккан Тирәюньне су баскан, умарталар дым тарткан, тиз арада барын да кире күчерергә туры килгән. Быел Харрас белән Яхья чишмәгә яңа улак, яңа бура әмәлләделәр. Профессор белән бу хакта сүз чыккач, Харрас киңәшеп тә алыр әле. «.Моның суын алып кайтып, биологлардан тикшертергә иде, Хәй Хәерович? - дияр. -- Бәлки, им-томчылар юкка гына йөрмидер, шифалы судыр бу». Хәй Фәләхи көләр инде. «Да-а, слушай, син бик тирәннән Өйрәнәсең, Акъяр ханы эчкән суның составына кадәр тикшертәсең!» Чишмә буеннан экспедициянең төп эше башлана Ә иң аргы почмакка профессорны алып барып йөрмәсәң дә ярый Анда шәһәрлекнең каберләре урнашкан булган Археологлар ул төштән өч йөзләп каберне тикшерде Фәләхи өчен аларның әллә ни кызыгы булмаячак. Харрас уенча, табылдыклар арасында иң зур кыйммәткә ия булганы — кәрван сарай диварлары. Биниһая зур мәйданны алып торучы бу таш бина унынчы-унберенче гасырларда ук салынгаң. Аннан ерак та түгел тагын бер таш бина калдыгы бар. Монысының нигезе бик әйбәт сакланган, искиткеч катлаулы җылыту системасы игътибарга лаек Дүрткел кирпечләрне беркеткән измәне аерым тикшерергә туры киләчәк, чөнки ул моңарчы очраган измәләрдән күп тапкыр ныграк, йортның югары катында балкон да булганга охшый, алдагы якта берничә таш багана эзе калган. Бу корылмаларны күргәннән соң үзеңне ерак гасырлар кочагында кебек хис итәсең Ибне Фадлан, Әбү Хәмит кебек мәшһүр сәяхәтчеләрнең Бөек Болгар турындагы кадерле истәлекләре матди төс ала башлый . Профессор бина астынраң табылган көнкүреш әйберләрен тикшерергә ярата Тик бу йортлардан, кызганычка каршы, кеше сөякләреннән кала кулга тотар әйбер чыкмады Монгол басып алучылары хуҗалыктагы бөтен нәрсәне талап, кешеләрен үтереп киткәнгә охшый. Харрас диссертация өчен кыйммәтле дип саналган дәлилләрне бәйнә-бәйнә терки барган иде. Ул үзенең ачышларын да, гомумиләштерергә өлгергән кайбер нәтиҗәләрен дә «шеф»ыннан яшереп тормаячак. Тизрәк килсен. «шәкерт»енең никадәр эш башкаруын үз күзләре белән күрсен иде!.. Бөтен эшләр беткән, кайтыр юлга җыенырга кирәк дип торган көннәрнең берсе иде. Харрас, соңгы тапкыр булыр инде дип, кырда куна каллы. караңгы төшеп килә Авыл ягыннан, палаткаларга турылап, ике кеше якынлашуы күренде. Тануы кыен Тавышларына колак салганда, хатын-кыз җәмәгатьләре икәнен генә белергә мөмкин. Хәер, озак баш ватарга туры килмәде, Кәримә ерактан ук аваз салды. — Әй, канатларым, тәүлекне барыбер озайта алмыйсыз бит инде, чәй әзер, аш әзер, әйдәгез, кайтыгыз! Харрас: — Кызны кемгә калдырдың? — дип кычкырды. — Сәгъдия әби җибәрде, аннары Казаннан килгән кунак кызына эш урыныгызны да күрсәтәсем килде. «Кунак кызы» үзе дә сүзгә кушылды — Мин әле бу, кирәкле кишер яфрагы. — Монысы Карачурина иде. — Ике көн ялны ничек үткәрергә белми аптырап тора идем, галимнәргә ияреп килергә булдым аннары. Харрас сабырсызланып сорап куйды — Институттан тагын кемнәр килде? Солтания Әскәр «Ц1ейх» исемен телгә алгач, Харрас шиңеп төште. Шулай да күңелен кисеп үткән кимсенү, гарьләнү хисен хатыннарга сиздереп торырга теләмәде, эчтән генә профессор турында: «Кара инде, килсә ни була иде. Кызыксына бит үзе, күрәсе дә бик килә», — дип уйлап алды. Хатыннарга бөтенләй башкача сөйләп китте. — Бик әйбәт булган! — диде. — Чәй белән бәрәңге әзер чакта өлгердегез, әйдәгез табынга! Алар табын тезелергә тиешле аулак урынга килделәр. Кисәктә), генә яшь хатыннар әңгәмәсенә кушылу сәеррәк булды Харрас эндәшми- нитми генә аларга карап тора башлады. Солтания Карачуринаның кыяфәте сугышчан походларда да ир-атлардан калышмый йөргән борынгы кабилә кызларын хәтерләтә- аксыл свитеры өстенә кара тубал чәчен туздырып салган, чалбар кигән. Кәримә, кияүгә чыкканнан соң, гадилеккә борылды: бүген ул башына кара- лы-кызыллы кәшимир яулык бөркәнгән хәтта. Монысы, мөгаен, Сәгъдия әбинекедер. — Кнчкырын салкын була, мә, бәлә шыны башыңа! — дигәндер. — Күәз туңмый, калтырый, салкын сугар, бәлә, бәлә! — дип, ачулана-ачу- лана бөркәндергәндер ...Төнге учак янында кичке ял башланды Егетләр, инде тамак ялгап, кайсы кая таралышып беткән. Харраслар табын кора башлагач, учак утын саклап утыручы Яхъя да үз палаткасына кереп китте Тирә-юнь тып-тын. Калай савыт читенә бәрелгән кашык тавышы гына тынлыкны бозып куйгалый. Эндәшүче юк. Савыт-саба шалтыраулар басылгач та сүз башларга кыймый тордылар. Ерактан, авыл ягыннан гармун моңы ишетелгәч кенә. Кәримә — И-и, бүген шимбә бит әле! — диде. — Минем эш көне башлана, хәзер монда яшьләр уенга җыела! Гармун телләре, озак көттермичә, моңлы көйне туктатып, шаян такмакка күчте, җырлап та җибәрделәр. Шаулы төркем, археологларның палаткалары яныннан үтеп, Тәңкәле тау үзәнлегенә бара иде Бу турыдан ураганда, яшьләрнең һәр сүзе аермачык ишетелә. Бүген алар өр- яңа көйгә такмаклыйлар Сәхрәләргә чыккан идем, ■ Былбыл бала тарата. Синец күцелләр ничектер. Минем күцел ярата Яңа җырның шактый сәер кушымтасына Карачурина да игътибар итте. Сеймәсәц, сөймә генә, сөймәсәц, сөймә генә, Сөймәсәц, сөймә генә, ялынмыймын, гүзәлем! Ташла, гүзәлем, ташла, түзәрлегем бар! Сиңа түгел, агымсуга каршы йөзәрлегем бар! Ташла, гүзәлем, ялынмам, түзәрмен. Агымсуга каршы торып, чумып-чумып йөзәрмен! КОЯШ ТИМБИКОВА ф ТӘҢКӘЛЕ ТАУ Төркем ерагайды, сүзләре аңлашылмас булды, шаян җыр тәэсиренә бирелеп китеп, Солтания: — Рәхәт сезнең монда! — диде. — Эше дә, ашы да, концерты да бер үк урында. Белсәм әгәр, атна саен килгән булыр идем. Газетага материал да оештырырга мөмкин. — И-и, газетага гынамы соң, бу мишәрләр хакында китап язсаң да була, вакыт кына тими безнең,— дип, аның сүзен Харрас та хуплады. — Безнең яклар үзе җыр кебек бит ул, - диде Кәримә. — Әйдәгез кичне бушка үткәрмик, без дә җырлап утырыйк! Чыннан да, мондый урында, бу тын. саф кичтә гади сүзләр көчсез, кеше үз күңелендәгене көйгә салырга, моңга бирелергә тиеш кебек иде. Инде шактый еракка китеп өлгергән гармунчыга куәт өстәргә теләгәндәй, Харрас авыз эченнән генә әллә кай замандагы, үзәк өзгеч моңлы көй суза башлады. Бераз тыңлап торганнан соң, карлыга башлаган тавышлы Солтания җырның сүзләрен сузып җибәрде: Биек тә генәй тауның Лл башында Болан эзләп йөри пакь җирне. Каләмкәе минем кулда булса. Язмас идем яман тәкъдирне... Караңгы. Сүнеп барган учак тирәли тезелешкән кешеләрнең йөзләре берберсенә күренми. Бу хәлдә, моңлы көйгә салынган борынгы сүзләр аеруча серле яңгырый. Аларны мондагы кешеләр җырламый кебек. Тәңкәле тау ягында, сула барган шәфәкъ кызыллыгында кара күмер сыман шәүләләр калыккан — Бөек Болгар дәүләтенең гасырлар буе җир астында яткан харәбәләре... Моңлы җырны гүя шулар суза