ТИПИКЛАШТЫРУ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
Типиклаштыру — гаять катлаулы, киң колачлы проблема. Ул проблема вдебият белеме белен бергә, тәнкыйтьне дә үзенә җәлеп итеп килә Тәнкыйть әдәбиятта үсеп килгән художестео- ктетик береләрне куреп ала һәм шуларга үсвргя булыша. Әдәбиятта шытып чыккан ■ң« тенденцияләр искерә төшкән карашлар алмашуын тизләтә, яңа художестволы концепцияләргә юл ача. Таза тенденция- ларне әдәби күренешләр чуарлыгыннан чүпләп, ниндидер бер ышанычлы бизмәндә үлчәү зарур. Бүгенге фән андый бизмәнне системалы анализда күрә. Типиклаштыру әнә шундый системаларның берсе Проблеманың бүтән тармакларына кул сузмыйча, бер генә мәсьәлә— азучының деньяга карашы мәсьәләсенә тукталыйк. Язучының дөньяга карашын тәкыйтьче- лар конкрет җирлектә һәм торган саен әтрафлырак планда үзләштерергә омтылалар. Р. Мостафин аны кибернетика, биология, философия фәннәре ирешкән югарылыктан торып өйрәнергә чакыра һем «сәнгать әсәрендә идеологии категория- лар эстетик категорияләр аша тормышка ашырыла» дигән нәтиҗәгә килә. Гомумән, бу идея яңа түгел. 20 иче елларда Г. 8. Плехановның социаль (идеология) энергиянең зстетик знергиягә күчүе ■акындагы фикере популярлык казанган иде Дерес, кайберәүләр аны үз вакытында вульгар социологизм кануннарына ябыштырып аңлатырга да күл сорамады Художникның дөньяга карашы нинди толлар Һәм нинди энергия ярдәмендә всвргә күче соңГ Дәньяга караш художникның эмоцио- квльктетик пафосы белән эретелгән була «сине борчыган ейбер. син язган •йбер башкалар өчен де әһәмиятле булырга тиеш» (Ә. Еники), я язучы бик каты Зыялланырга тиеш» (Г Әпсәлемое) Иҗат процессында рациональ һәм эмо- циоиаль башлангычларның үзара аралашып хәрәкәт итүе хакында язучыларның V* күзәтүләре дә ачык сөйли. Мәсәлән, «Ак чәчәкләр» язылганчы ух Г. Әпсәлә- мов күңелендә врачларга карата зур ихтирам сакланган Язучы хәтерендә фронт тормышы да уелып калган, хәзерге врачлар. авырулар, больница күренешләре дә өстәле бара Кичерешләрнең эмоциональ куәте пружина рәвешендә уз вакытын көтеп тора Таркау образлар күренешләр бер төергә йомгаклануны көтә Ниһаять, автор күңелендә җанлы конкрет образ туа һәм ул ак халатлы кешеләрнең авыр хезмәтләре бербөтен булып оеша, күэ алдына баса Үлем һәм яшәү. Үлем язучы яткан палатадагы электр лампасына яшеренгәндәй, ә тәрәзәдән сирпелгән йомшак нурлар, аяз күк чите — тормыш Дөньяга караш бөтен бер системаны тәшкил итә Системаның чикләвек теше— философик карашлар. Чөнки алар политик. социологик, фәнни, әхлакый карашларны оештыручы һәм шуның өстене әдәби әсәрнең офыгын билгеләүче. X. Сарьян әдәби әсәрнең логикасын язучының фәнни һәм фәлсәфи яктан хәзерлекле булу-булмавы белән тыгыз бәйләнеште алып карый. Бу инде өр-яңа фәнни принциплар һәм идеяләрне дә гоиып- белү дигән сүз (X Сарьян Уеңны уйдырып сал... Казан 1977). Язучының фәлсәфи фикерләре, социальполитик һәм башка карашлары белен берлектә әсәргә төрле юллар белән кере. Әйтик, теманы сайлау М Моһдиса, ме- сәләи. Г Ахуноаның «Ардуаи батыр» повес-ена соклануын белдерә Чөнки автор хәзерге чынбарлыкның магистраль тема, сын — эшчеләр сыйныфы темасын һәм аның чыганакларын таба аны сәнгатьче гәүдәләндерүгә ирешә «Заман темасымы буТ — дип сорау бирә М Мәһдие» һем җавап кайтара: — КамАЗ һем БАМ тези торган укучы өчен нәкъ мене заман темасы бу. Чөнки язучы беренче бишьеллыкларның героик хезмәт сәхифәләре аша бүгенге кенге күпер сала» («Казан утлары». 1975 ел, 9 сан. 164 6.). М Мәһдие» фикереичә. автор теманың тирен чоңгылларын күрә алган. Бу инде автор Т ның фәлсәфи карашлары киңлеге турында сөйли. Язучының фикер куәте әдәби әсәргә анализ ясауда да ачыклана. Мәсәлән, Б Камалов LU. Маннурның «Агымсуларга карап» исемле повестена структуралы анализ ясый. «Әсәрне баскычлы-баскычлы итеп күз алдына китерәсе килә, — дип сүз башлый ул. — Беренче баскыч — бәләкәй авыл малаен, сабыйны сурәтләү... Торабара аң-белем туплап килүче, тирә- юньгә күзен ачкан яшь егет дөньясы ачыла. Азак өлештә инде без дөньяның әчесен-төчесен татыган, тормыш тәҗрибәсен туплаган, каләмен чарларга өлгергән шагыйрьне күрәбез» («Социалистик Татарстан», 1974 ел, 21 февраль). Әсәрне шул рәвешчә бербөтен итеп күзаллау югары осталык билгесе. Фәлсәфи киңлек образны күп мәгънәле итеп төзи белүдә дә чагыла. Бу яктан Р Төхфәтуллинның «Йолдызым»дагы Гөлзифа образы характерлы. Гөлзифаның уй-тойгылары, моң-зарлары, рухи кичерешләре йолдыз образына чолгана. Йолдыз символы Гөлзифаның идеалларын, өметләрен, саф күңелен фәлсәфи масштаблы итеп яктырта. Әдәби традицияләребезне дәвам иткән Гөлзифа образы Н. Юзиев, Ф. Мусин, X. Миңнегулов. Р. Мостафиннар тарафыннан бер тавыштан уңай бәяләнде. Чөнки образның структурасы отышлы. Ул халкыбызның чыдамлыгын, тырышлыгын, туган туфракка ихтирамын һәм башка күркәм сыйфатларын. яшәеш тамырларын ачып сала, һәм бу структура әдәбиятыбызда үстерелә бара Аңардан соң язылган «Гыйльмениса», «Соңгы васыять», «Бер ананың биш улы». «Көннәр язга авышкач» кебек күп кенә проза әсәрләре шул хакта Образның фәлсәфи мәгънәсен, символик аһәңен аңлап бетермичә кайбер тәнкыйтьчеләр аны уңышсыз, катып калган, артык идеаллаштырылган дип санадылар. «Уңай образ, барыннан да элек, хәрәкәттә. көрәштә, тормыш каршылыкларына органик чумып чарлана», — дип язды Ф Хөсни («Социалистик Татарстан», 1962 ел, 28 апрель). Гали Халит та шул ук фикергә кушылды. Бу фикерләр сәбәпсез тумаган, әлбәттә. Романтик-лирик буяулар белән төсмерләнгән Гөлзифа образы повестьның икенче бүлегендә бөтенләй башка, реалистик планга күчереп куела һем шуның аркасында образның бөтенлеге какшый. Образны уңай бәяләүчеләрдән Нил Юзиев та авторның икенче бүлектә ашыкканлыгын, схемалылыкка таба шуышуын искәртүне кирәк таба. Совет әдәбиятында яңа жанр җитлегеп килә. аларда автор монументаль һәм диалектикхәрәкәтчел образны синтезлаштыра. Әйтик, Мариэтта Шагинянның «Четыре урока у Ленина» әсәре шуның бер үрнәге. Язучы, бер яктан, Ленинның тормыш белән чиксез контактларын эзләп таба, ул яшәгән күп кенә Европа җирләре турында мәгълүмат бирә һәм, икенче яктан, М Шагинян Ленин образын фәлсәфи үрләргә менгерә, гомумиләштерә Язучылар юл уртасында басып калган киеренке шәхескә йөз тота башладылар. Үзәк образ янәшәсенә автор аның . ай- ресен, «дошманын» китерел куя, геройның ныклыгын сынап карый. Ә. Еникинең «Рәшә» повестен искә төшерик. Дәһшәтле сугыш еллары, бөтен ил бихисап корбаннар биргән чорда Зөфәр Сабитов аулак почмакка ышыкланган. Зөфәр исән-имин калган, ләкин тормыш геройны барыбер яралый, үзен гаепле дип тоярга мәҗбүр итә. Шуның өчен дә автор Зөфәрнең зәһәр фәлсәфәсенә, яшәү рәвешенә төпле, тормышчан һәм шул ук вакыт якты идеаллы, саф күңелле образны каршы куярга кирәк тапкан. Язучы рухи таркаулыкка юл тоткан геройны матур образ белән очраштыра. Ул — Рәшидә. А. Расихның «Ике буйдак» һәм X. Хойруллинның «Картлык, ...кемгә шатлык)» әсәрләрен искә алыйк. «Картлык, ...кемгә шатлык?» повестенда Хәсән белән Асыл, ике дус — дошман бар. Икесе до ярлы крестьян токымыннан. Тик Асыл дөньяга нык ачулы: «Бу дөньяда кешеләр бер-берсенә бүре, бүре... Үзең ашама- саң, өлгермәсәң, ул барыбер кайчан булса да сине тотып ашаячак». Бер карашка, Асыл ямьсез фәлсәфәгә бирелә кебек. Шуның өстенә. Габдрахман байның мал- туарын суя. ярлылар комитеты рәисе булып йөргән чакта авылдашларын наган белән куркыткан, ачларга килгән ризыкны дөрес бүлмәгән. Ләкин шул ук кеше авылдашларын колчаклылар кулыннан коткара. Ватан сугышында, ике полкташын ияртеп, пленнан кача, тапкан алтынын хөкүмәткә тапшыра. Төрмәдә утырган чакта да совет властен хурлаучыларга юл куймый: «Тел тидермә син хөкүмәткә) Сез паразитлар белән утырсам да, үпкәләмим мин аңа. Мин бит аңа сезнең кебек кисеп ташланган, корырга тиешле ботак түгел». Укучы аптырашта калырга мөмкин: ничек инде ул алай, әллә яман, әллә яхшы — белмәссең, буталчык бер бәндә бу Асыл. Ул, — ди автор, — яхшы күңелле кеше, тик кайчандыр рәнҗетелгән бу кешедә психик тыйнаклык чамалы. Мондый очракта яныңда дуслык кулын сузарга әзер торган кеше булу кирәк. Бармы андый? Кемдер уз йомышлары белән мәш килеп, битараф та калыр. Ләкин арадан берәү яныңа килер, хәлеңне белер, аңлар, кайгыларыңны уртаклашыр. Ул кеше — Хәсән. Хәсәнгә дә авыр килде. Ул семьясын югалта. Хәсәннең тормыш юлына әйләнеп карыйк: Казан гарнизоны, Октябрь революциясе көннәре, Казан Кремлен алу. Беренче татар полкында хезмәт, колхозны аякка бастыру... Нәтиҗәдә Хәсән белән Асыл образлары берберсен тулыландыра. Ике кеше бер язмыш белән яшәгәндәй тоела баш- «Ике буйдак» романында ике галим көч сынаша. Тәнкыйть Рәхим белән Заһид Са- фич арасындагы кытыршылыкны күбрәк игътибар үзәгендә тота. Рәхим коеп куй- гаи «уңай» герой, практикага таянып эш ите. Заһид, киресенчә, җилкуар, принципсыз бер тип икән. Инде чынлап исәп йөртсәң, Рәхим дә әллә ни ерак китмәгән Эксперименталь базасы ташка улчим, эрудициясе җитми, балаларын рәтле карау юк, хатынкызга күл • күтәрүдән дә тартынмый. Рәхимнең психологик кичерешләргә ярлылыгын тәнкыйть тә сизми калмады (И Нуруллин). Заһидта исә интеллектуаль һәм эмоциональ байлык башлангычлары күзгә бәрелеп тора. Бу роман турында мин озак уйландым. Галимнәр буш җирдә тумыйлар, аларга югары әхлак кагыйдәләре, тормышка, табигатькә олы мәхәббәт, эш-хезмәтне сөю сыйфатлары да мул бирелгән. Бу сыйфатлар халык казанышы, халык мирасы. Димәк, галимнәр турында сөйләшү җитди булырга тиеш. Аны гел ике иеше арасындагы низаглашуга гына кайтарып калдырырга ярамас. Монда автор позициясе зур әһәмияткә ия. Автор Заһидны фәннән читкә алып ташладымы? Бу бит аның иркендә иде. Ә ул аны фәндә калдыра. Рәхим белән Заһид арасындагы конфликтны автор киләчәктә дәвам итәр, үстерер һәм чишәр дип уйларга кирәк. Тагын бер мәсьәләне юлга саласы бар. Тәнкыйтьчеләрне тыңлыйк: Хәсән Хәйри уйлавынча, роман язучы «образлар бердәмлеген булдырырга тиеш» («Социалистик Татарстан», 1969, 14 февраль). Фәрваз Миңнуллин «әдәби геройлар диалек- тикасы»н телгә ала (Ф. Миңнуллин. Якты юллар. Казан, 1975). Образлар диалектикасы... Сөйл.ве җиңел, иҗат итүе, тормышка ашыруы ифрат читен. Хикмәт шунда ки, Һәр персонаж өчен тулы нагрузка, күпләгән шартлар җитенкерәргә тиеш. Еш кына әсәрләребезне персонажлар көтүе ту,. га. Геройлар естенә ташламасыз нагрузка йөкләүне классиклардан өйрәнү кирәк безгә. «Сугыш һәм тынычлык» романында Л. Толстой исөпсез-хисапсыэ персонажларның һәркайсына бер эш йәкли Хәрәкәт — гомумфәлсәфи категория, яшәешнең бишеге. Әсәрдә һәр өлеш хәрәкәткә буйсына. Гадәттә без анда хәрәкәтнең тышкы ягын, «айсберг»ның өстә яткан өлешен, ягъни сюжет, фабула, конфликт кебек, хәрәкәтнең эре блокларын гына күрәбез. Хәрәкәт мәсьәләсе алар белән генә чикләнми. Тәнкыйтьчеләр арасыннан яңа авазлар ишетелә башлады. Нил Юзиев «конфликт эзлекле iere һәм дәвамлылыгы, вакыйгаларны сур. ләү ритмы, характерлар ачылуда ва. т роле» дигән төшенчәләрне эшкә җигәр-ә чакыра (Н. Юзиев. Әдәбият хәзинпль-ре. Казан, 1978). Хәсән Сарьян тарихи вакытның сәнгать әсәрендәге вакытка нисбәтен күрКайбер тәнкыйтьчеләрнең хәр-м.*тне читкә тайпылудан, бормалы юллардан арындырып, туры гына алга ургылган агым сурәтендә күрәселәре килә. Мәсәлән, И. Нуруллин: «Бер-берсенә бәйлонгән ике Эпизод бар, — ди, — № 2 № 1 дән соң килгәндә генә үзенең мәгънә йөген түк 10 «К У > М 10. ми-чәчми укучыга җиткерә ала». («Казан утлары», 1966 ел, 9 сан). Иҗат мондый арифметик хисапка бирешми, минемчә, ул югары математика законнарына буйсына. Образларның йөрешләре гел бер үк тизлектә, бер үк вакытта узмый. И. Нуруллин метафорасын куллансак, алар «молекулалары тәртипсез хәрәкәтләнә торган эремә» не хәтерләтә. Бу турыда әдәбият белгече А. Ф. Киселева түбәндәгечә яза: «Бер геройдан яки вакыйгадан икенчесенә аркылы-торкылы сикереп кую, характер-вакыйгаларның сәбәп-чыганакларын югалту... болар яңа элемтәләрнең әдәби структура төрләре» (Проблемы художественной формы социалистического реализма, т. 2. М.. 1971). Әдәби әсәрләрдәге хәрәкәт «субъек- тивпсихологик һәм объектив-тарихи ва- кытика бүленә (Филологические науки, 1974. 6 сан). Гомумән әдәбиятчылар бу ике тип вакыт белән таныш, ләкин күбесенчә аларны аерыл-аерып күрсәтәләр. Монологик жанр («Кызлар хатлары», «Гомер ике килми» һ. б.) белән эпик жанр («Идел кызы», «Каз канатлары» һ. б.) әле- гә бер-берсенә керешмичә, янәшә, параллель яшәп килә. Объектив-тарихи вакыт А. Расих тарафыннан уңай кулланыла. Аның «Каһарманнар юлы» әсәрендә вакыт образы бар. Беренче татар укчы бригадасы узган юл ул. Аның ярдәмендә автор берничә максатка ирешә: беренчедән. «аталар һәм балаларны» берләштерә (Хәбибрахман белән яшь тарихчы Альфредиың дуслашып китүе), икенчедән, тарихтан информация бирә һәм, ниһаять, мавыктыргыч маҗаралар өсти (казачканың агулануы, Сәгадәтне басмач кулыннан коткару, Бохара әмире хәзинәсенә юлыгу). Татар бригадасы узган юл объектив-тарихи вакыт функциясен башкара һәм үз чиратында субъектив-психологик вакытка (Латиф кичерешләре) йогынты ясый. Латиф хат ала. Хат аны тетрәтә, дөньяга карашын какшата. Тарих шаукымы агымдагы тормышка бәреп керә һәм шәхеснең рухи драмасы үткәннең кайтавазы булып ишетелә башлый. Субъектив-психологик вакыт геройның фикер, хис агышында чагыла. Бөтен хикмәт тә шунда, гади ачыш түгел бу. Герой гүя ике планда, — фани һәм «җүләр» (соңгысы романтик мәктәпнең йогынтысы) планда — фикер йөртә. Бу бүленешнең сәбәбе нәрсәдә? Әсәрдә (роман, повесть, хикәя, драма) яшәүче персонажлар урта кул булудан качалар, һәрберсенең үз «тавышы» бар. һәм аның үзенчәлеге арткан саен тавыш иясе башкаларга (укучы, бүтән персонажлар) сәеррәк тоела. Мәсәлән. Л. Н. Толстой драмасындагы «тере мәет» — Федя Протасов. А П. Чехов геройлары һ. б. Менә Азат Ганиевнең «Сүзсез җыр» дигән фәлсәфи повесте Анда Хәят исемле кыз бар. Хәят уйланучан, үзенчә фикерләүче шәхес. Аны барыннан да бигрәк киләчәк, космос хәлләре борчый 145 •— Габделхак, киләчәктә тормыш ничек булыр икән? — Шуны да белмисеңме? Җир шарында бернинди дәүләт чикләре калмас, планета кешеләре бер гаилә булып яшәр Ул чагында гаскәр дә. сугыш кораллары да кирәк булмаячак, һәр кеше ике телдә сөйләшә белер. Үзенең туган телендә һәм барлык кешеләр өчен уртак интернациональ телдә». Чит күзгә Хәят кебекләр тиле-милерәк күренер. Тормыш ыгы-зыгысына битараф ул. Йорт эшләренә кендеге белән ябышкан әнисе аны аңлап җиткерми. Хәят күзе аша автор табигатьнең биниһая тирәнлекләрен капшап карый. Гәрәй Рәхимнең «Көннәр язга авышкач» исемле повесте да байтак уй-тойгылар уята. Ул да баш геройны сәеррәк кеше итеп тасвирлый: «Укытучылар аны унынчыны укып бетергәнче аңламадылар. Шуңа күрә күбесе яратмый да иде. Ләкин бик сирәк һәм зирәк укытучылар гына: «Фә- килә апа, бу балаңнан бер-бер кеше чыга. Ул безнең бөтенебездән дә акыллы», — дип әйткән. Автор шул герой җилкәсенә фикер йөген (үлем һәм яшәеш турында) сала. Урта кул кеше андый йөктән бөгелеп тешәр иде. Барлас Камаловның «Ялыкмаслар» повестенда реалистик метод бердәмлеге сакланмаган, романтизм алымнары да (баш геройның мәхәббәт маҗаралары) урын тапкан. Тәнкыйтьчеләр Хафиз Ка- дергуловның шәхси тормыш линиясенә сагаебрак карыйлар Нишлисең, Б Камалов тормышны шулай күрә. Үзе гел юлда, корреспондент эшендә. Салмак кешеләрдән үзгә буларак, аның эш ритмы башка. Ритмга тәңгәл фәлсәфәсе дә Шуңадыр әсәрдә фикер иләгеннән үткәрелеп җитмәгән һәм характер дәрәҗәсенә күтәрелмәгән байтак кына персонажлар урын алган: Иршат. Таһир. Әхтәм, Айрат. Азат, Мәгъсүмә. Рәхилә... Язучыда барысы да бар: тормышны белү, үткен кузәтүчәнлек, канатлану, әйбәт тел. Ә менә жанр дөрес сайланмаган. Хафиз Кадергуловлар өчен повесть рамкалары тар. Герой ил язмышын өстенә алган. Шуңа күрә аның шәхси романтикасы халык тормышы романтикасын чагылдырмый калмый. Ә анда мең төрле ситуацияләр. һәркайсында җитдилек тә, мәзәк тә бар. Авторга романтик чаткыларны аерым маҗараларга түкмичә, микроситуацияләргә күчерергә иде. Үзен роман жанрында да сынап карарга түгелме икән Б. Камаловка. Субъектив-психологик вакыт икенче төрлерәк тә чишелеш таба: герой тирә-як дөньяны гүя симфония итеп тоя. Геройның хис-тойгылары берьюлы дистәләгән ноктада кабынып китә, һәм шул нокталардагы «утлар» бер яна, бер сүнә. Бу күренеш Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап». Рафаил Төхфәтуллинның «Җиләкле аланнар» Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестьларына аеруча хас. Ш. Маннур повестенда туган яклардан дөньяның олы юлына атлаучы герой. Ул кеше табигатенә соклана. «...Кеше ул әле үзе дә белмәгән олы талантлар серен, искиткеч могҗизалар тудырырдай сәләтләр кодрәтен потенциядә саклый торган, берәү тарафыннан да әле' гулысынча өйрәнелмәгән, ачылып бетмәгән һәм, ихтимал. ачылып бетүе мөмкин дә булмаган бөек көч». Кешене шулай бөек итеп күргән геройның эмоциональ дөньясы киң җәелгән, төрлечә төсмерләнгән (монда пантеистик карашлар да кушыла), Кыска гына вакыт эчендә герой әллә ничә кичереш йогынтысына бирелә, аның күңелендә санап бетергесез психологик чаткылар хасил була: теләктәшлек (Шәйхигә карата), оялу (кеше гармунын сораусыз алгач), җирәнү (Мәүладән), таңга калу (Җиһангир абыйның пычаклы кешегә каршы чыгуын күреп), гарьлек (шахтерларның үэ интересларын яклый алмаганын абайлагач), ис китү (Җиһангирның актык акчасын бүләк итүенә) һ. б. Р 1өхфәтуллинның «Җиләкле аланнар»ын- да вакыйгалар бала күңеле аша тасвирлана. Күзәтүчән герой каршылыкларга тап була, аларны аңларга тырыша. Сәер кешеләр арасында элекке мулла Кәрим бабай бар. Кулакларны кысрыклаган заманда председатель Фазыл абый аны кумый, авылда калдыра. Малай өчен гаҗәп бу. Инде исән котылдың, күсәк күтәрмә. Кап анда! Авыпдагылар мәчет манарасын җимереп төшерәләр, Кәрим бабай шунда тагын чыга, председательне эт итеп сүгә: «Бирән! Бүре' Кяфер!» Ут йотып йергән алайса! Юк ашыкмыйк әле хөкем чыгарып. Мөч< архитектурасын, аның матур төзелешен кызгана бит бу карт Борынгы китаплар белән кызыксынып йөргән кешегә ул берничә кыйммәтле китап бүләк итә. Иянурман шул кеше күңеле— Фазыл аб «I кара тагын. Китап җыючы: «Вәхше сиь». дип орыша аны Усал, буйсынмас Фазыл абый коела да тешә, башын аска игән килеш, дәшми басып тора. Әкәмәт! Касыйм абзый да әнә җене сөймәгән яңалифне ятлый. Кешеләр, кешеләр... Фәритне дә белми йөргән икән. Ялкау. иг ш. укуын ташлаган. Рәхмәт Алиш абын: а, аңлатып бирде хәлне. Яшь герой алдында чиксез дөнья.- әнә, кызлар алъяпкычы төсле ак каеннар тезелешкәннәр. анда-монда агач яфрагы кояшта җемелдәп куя; көмеше, яшькелт- күгелҗеме җанга җылы биргән миләүшәләр, яшьлек чагында отыры тәмле тоелган кае суы. Куе хуш ис. Урман, болын, җил пе аланнар... Ә. Еин чең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен; вакыйгаларны күзәтү, психологик с мфония Гөләндәмгә йөкләтелә. Гөләндәл үзыка дөньясында яши. Героиня күңелендә дә төрле авазлар тартыша, сынаша, -үңелне чыбыркылый Кем белән син? 9-и-әни сине күз карасыдай кадерләп ' пый, Син бәхетле. Укытучы абыең огашыйк. Нинди талант үзеңдә! Ә карап -тырга гади бер кеше, оялчан, тәкатьле. Халык көйләрен ничек яхшы аңлатып f -<рә. «..‘.Ярларына сыя алмагандай бет-релеп, кызу гына аккан Идел үзе- Аргы якта, киң тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печен чабалар... Ә бирге якта, су читендә ап-ак казлар канат кагына». «Гөләндәм туташ хатирасе» — Ә. Еники иҗат юлында яңа табыш. Мәсьәлә темада яки яңа тормыш материалы сайлап алуда гына түгел. Хикмәт баш герой карашларының симфоникполифоник яңгырашында. даньяны мул ител, энергияле сурәттә күрүендә. Монда нинди фәлсәфә,— дип сорарсыз. Моң дип әйтсәк, дөресрәк булмасмы? Әйе, моң бар, настроение бар, яхшы музыка бар. Автор — сихерче. Ләкин уя философ та. Ике җан кавыша алмады. Бу темага күпме әсәр язылмады. Күп очракта әсәрләр трагик финал белән тәмамлана иде. Идеалист язучылар андый финалдан файдаланып, фани. «гамьсез» дөньяга ачынып кара, «илаһи», «җан-кү- бәләк» тормышы турында хыяллан, аны тешеңдә күреп сөен, дигән пессимистик фәлсәфәгә өйрәттеләр. Ә. Еники героиняның эчке дөньясы какшаганын яшерми. Үлеп ярата иде ул Салих Сәйдәшевны. Шунда да үз-үзен җиңгән, мәхәббәтен күңел почмагына яшереп бикләп куйган, һәм аның яктылыгы белән яшәгән, дөньядан йөз чөермәгән. Илен, халык музыкасын. яшәү бәхетен яраткан. Фәлсәфә түгелмени бу? Фәлсәфәнең дә ниндие әле! Әйтергә кирәк, прозабызда объектиа- субъектив вакытны аралаштырып күрсәтү артык кычкырып торган уңышларга китермәде әле. Эчке монолог, мәсәлән, нибары башлангыч чор кичерә. Балтик буе романында исә ул инде чәчәк аткан. Килешеп буламы бу хәл белән? Геройларыбыз күп очракта мәш киләләр, вакыйгаларга катнашып йөриләр Анысы яхшы. Ә менә фикер йөртү дәрәҗәләре сыек. Хәтта фикергә бай «Ямашев» романы да кимчелекләрдән хали түгел. Кем белән чынлап торып бәхәсләшә «Ямашев»? «Безнең көннәр» романы традицияләрен дәвам итәме? Хәтергә фәлсәфи полемикага бай Г Ибраһимов прозасы килә, һәм бу очраклы хәл түгел. Г. Ибраһимов үзе көчле философ, ул Платон, Сократ, Аристотель, Спиноза. Кант, Гегель, Руссо, Ибн Хәл- дуинер белән бәхәскә керергә дә ике сорамый иде. Яхшымы-яманмы, хисләр дөньясын сурәтләргә шомардык. Ә менә фикерләүче геройлар прозабызда бармак белән санарлык. Фикерләүче геройлар ечен конфликтның иң югары ноктасы — фәлсәфи конфликт кирәк, башкача әйткәндә, диалог. язучының тарих, дәвер тарафыннан уртага куелган иң мөһим сорауларга җавабы. Яшәү яки үлем, оешканлык яки энтропия, прогресс яки реакция, тынычлык яки сугыш... Безнең прозада бармы андый конфликт? Бар1 Тик кайбер тәнкыйтьчеләр аны күреп җиткермиләр. Бездә Ә. Еники язган «Соңгы васыять» хикәясе тәнкыйтьчеләр тарафыннан бер тавыштан диярлек олы фикерле, тирән фәлсәфи әсәр дип кабул ителде (Г. Халит, Г. Ахунов, Р Мостафин. Р Сверигин, Ф. Хатипов М Вәлиев) М Эйдельман Ә Еникинең «Глядя на горы» («Тауларга карап») исемле җыентыгына анализ ясаганда, авторның фәлсәфи сәләтенә басым ясый («Литературное обозрение». 1975, 8 сан). Тәнкыйтьчеләр фикере белән тулысыңча килешәм Ә менә «Без дә солдатлар идек» дигән кечкенә генә, ләкин күп мәгънәле повесть тәнкыйть игътибарыннан ни өчендер читтә калып килә. Геройлар бәрелеше юк монда, бердәм коллектив күрсәтелә Төрле милләт кешеләре солдат хезмәтен намуслы үтиләр, гәпләшәләр, тәмле аш әзерлиләр, уйланалар. Автор ике дөньяны капма-каршы куя. Беренчесе гуманизм дөньясы — төрле милләт вәкилләреннән тупланган бер сулышлы коллектив Алар туганнарын сагынып, уен-көлке белән яши, иркенләп, тәмләп чәй эчә дә беләләр Икенчесе тупас дөнья — ул туплар ата миналар шартлата, бомбалар сиптерә, кешедән җансыз, куркак бәндә ясарга көчәнә Бу чын мәгънәдә фәлсәфи конфликт Ш. Бикчуринның «Каты токым» романында да үзенчәлекле фәлсәфи конфликт куела. Коллектив я оеша. я таркала. Нәрсә җиңә? Бригада членнары интернациональ бердәмлектә үзләренең иң матур, иң күркәм сыйфатларын ачалар Әсәрнең композицион үзәге игътибарга лаеклы. Фазыл Зөбәеров бораулаучылар бригадасы җитәкчесе, коллективта иң олы кеше, авангардта атлаучы Галиҗәнаб Эшче сыйныфының вәкиле Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр», Ш. Усмановның «Легион юлы» К Нәҗминең «Якты сукмак» Г Әпсәләмоаның ■Сүнмәс утлар» әсәрләре эзеннән атлап, Ш. Бикчурин татар әдәбиятының данлыклы традицияләрен дәвам итә «Каты токым» романында ул күпмилләтле эшчеләр сыйныфының рухи дөньясын ачарга омтыя- ды. Роман Советлар иленең төрле милләт кешеләрен бер чылбырга җыйган хезмәтне, рухимораль атмосфераны ышанычлы итеп күрсәтә Интернациональлек хисләренең ныгуы белән бергә яңа мораль барлыкка килә, кешеләрдә социаль бердәмлек, яңа коммунистик психология һәм дөньяга караш бөреләнә, көчәя, чыныга. Дөньяга караш фәнни өлгергәнлек мәсьәләсен дә үз эченә ала. әлбәттә, һәм аның нигезендә дә тормыш ята. Бу бәхәссез хакыйкать. Ләкин тормышны ничек аңларга кирәк? Тормыш төшенчәсенә киң мәгънәдә культура төшенчәсе де кермиме? Мәсәлән, А Расих күп төрле чыганакларны күрсәтә архив материаллары истәлекләр фәнни әдәбият Барлык материалны язучы эстетик яктан үзләштерә тарихи шәхеснең эш-хәрәкәтен бүгенге көн югарылыгыннан торып аңларга тырыша. «Ямашев темасы естенде эшләгән чорда мин шуны белдем, — дип язды ул, — язучыга гыйльми әдәбият ачкан вакыйгалар һәм фактлар гына җитми. Аңа. художник буларак перс оиажларның үэеи- челеген, ул заманның рухи халәтен, телен, киемсалым һем гореф-гадәт үзенчәлеген бик нык ейрәнергә кирәк була» («Татарстан яшьләре», 1977 ел, 1 май). «Этил суы ака торур» романын язарга рухландырган беренче зтәргеч турындагы сорауга Н. Фәттах түбәндәгечә җавап бирә: • Этәргечләр күп булды кебек. Шулерның берсе. әлбәттә, китап булгандыр. Хәзерге заман темасына язучыга, барыннан да элек, бүгенге тормыш тәэсир итсә, тарихи темага язучыга китап, язма әдәбият тәэсир итә дисәк, ялгыш булмас дип уйлыйм. Тарих бит ул үзе китап... Бу урында мин атаклы Ибне Фазлан язмаларын укуымны һәм үземнең 1957 елда Болгар хәрабәләрен казуда катнашуымны да искә алмасам, «беренче этәргеч»ләр мәсьәләсе тулы булмас дип уйлыйм» («Казан утлары», 1972 ел, 6 сан, 176 бит). Г. Ахунов яшь язучыларга шундый теләк белдерә. «Әгәр дә яшь язучы ил язмышын үз иҗатында чагылдыру миссиясен естенә ала икән, кене-төне архивларда утырырга, тарихи дәреслекне документаль тегәллек белән ачыл салырга, кененә 16—17 шәр сәгать эшләргә батырчылыгы җитә икән — профессиональләшә бирсен. .» («Социалистик Татарстан», 1973 ел. 28 октябрь). Фәнни өлгергәнлек, информациядән тыш, фәнни концепцияләр булу белән дә билгеләнә. Бу җәһәттән «Хатын-гольц турындагы легенда» исемле казакъ хикәясе үрнәк булырлык. Кечкенә хикәя рамкасына автор искиткеч идея диапазонын сыйдырган, тормышны төш күрү белән тиңләү кешеләрне уенчыкка әйләндерү галәмәте, беркемгә буйсынмаган, чикләнмәгән идарә итүче шәхес, ирек һәм чикләнгәнлек һ. 6. Фәнни концепцияле әсәрләрдән, әйтик, Джонатан Свифтның «Гулливер сәяхәте», А. М. Горькийның «Клим Самгин тормышы», А. С. Пушкинның «Евгений Оне- гин»ы үрнәк булып тора. Соңгысына гына күз ташлыйк. Нинди генә фактлар тулып ятмый анда! Безнең әсәрләргә кайбер очракта андый идея багажы җитенкерәми. Олы язучылар һәр очракта да тутыккан художество кануннарын җимереп, геройларны чикләнгән пространстводан «орбитага» чыгаралар, конкрет герой язмышын замандашларына якынлаштыралар, стереофоник образ тезүгә юл тоталар. Безгә алардан өйрәнү отышлы булыр иде. Дәрес, андый тенденция бездә дә ярала: Г. Бәшироа («Җидегән чишмә»), Ә Еники («Без дә солдатлар идек», «Соңгы васыять»), М. Мәһдиев («Фронтовиклар») һәм кайбер башка әсәрләрне күрсәтеп була. Ф. Хөсни, чын талант тормышны бөтен каршылыклы, четерекле яклары белән колачлый, дигән кыйммәтле эстетик проблема куя һәм Толстой иҗатына күз ташлый. мәкаләләренең берсендә. Лев Тол- стойда. аның хыялының гүзәл чәчәкләре булып. Платон Каратаев һәм капитан Тушин образлары туган кебек, шул ук Толстой художникның җанында Сергей попның кыска аяклы җилбәзәк Мариядән башы әйләнеп, генаһыга батуын сурәтләү кебек ямьсез картиналар да туа һәм ти- рәнтен кичерелә алган. Художник күңеленә барлык гөнаһлар да һәм барлык кимчелекләр дә сыя ала. Шулай итеп, Ф. Хөсни художник хыялында туган әдәби образның каршылыклы булу мөмкинлегенә, аның нечкә рухи тибрөнешлереие әһәмият бирә. Язучыларыбызның идея позицияләре уртак — коммунистик идеаллар белән рухланып, кешенең физик һәм рухи матурлыгына сокланып кына иҗат итәр заман. Дөньяга карашта безнең дәвердә каршылыклар булу мемкинме соң! Ярый, Тукайлар, Толстойлар башка заманнарда яшәгән. Безнең тормыш башка. Шул йөгәнсез каршылыклар белән якалашып гомер уздырыргамы! Иң тәҗрибәле, иң тыйнак художник та каршылыклардан азат түгел. Марксизм тәгълиматы буенча алар үсү каршылыклары дип атала. Хикмәт карашның структура элементлары үзенчәлегендә. Язучы- ларыбыздан Ф. Хөсни һәм М. Мәһдиевне чагыштырып карыйк. Ф. Хөсни иҗади проблемаларга туктаусыз күз атучы, «теплица шартлары»ннан качып йөрүче, бәйләнчек сораулар белен телгәләнеп иҗат итүче художник. Ул «тормыш фактларының асыл мәгънәләрен, аларның берсе белән икенчесе арасындагы диалектик бәйләнешләрне» эләктереп алып эш итә. Язучының эстетик йөзек кашы — сүзгә елгырлык, юмор. М. Мәһдиев шулай ук юморга һәвәс, штампларга кул-аягы белән каршы торучы, диалектик фикерләүче. «Фронтовиклар» романындагы юмор, Ф. Хөснинеке кебек, үтә борычлы. Бу художникларны нәрсә аера! Ф Хөсни, үз сүзе белән әйткәндә, «тормышны күп планлы итеп чагылдыру» дип атала торган купшы «теорияләр»гә сагаеп карый, колачлы системага корылган сурәтләүне өнәп бетерми, фактлар ташкынына, факт ягына тайпыла. Шуңа күрәдер, роман язудан бигрәк ул новеллага хирыс. М. Мәһдиев исә, киресенчә, киң планлы күренешләрне тасвирлаучы әдип. Бу язучылар иҗаты белән танышкач, дөньяга караш талант белән дуслашканда гына чын художестволы әсәр туа икән, дип куясың. Художникның талант үзенчәлеге — үтә катлаулы һәм киеренке проблема. Анда төрле-төрле факторлар роль уйный: хәтер, фантазия көче, ассоциацияләр чылбыры, күзетүчәнлек, аң һ. б. Боларны өйрәнү — совет әдәбияты алдында торган мөһим бурыч. Инде шундый нәтиҗәгә дә килергә мөмкиндер, типиклаштыру — бөтен иҗади процессны колачлап торучы мөһим бер мәсьәлә икән. Ә әдәбият-сөнгать дөньясы очсыз-кырыйсыз тылсымлы дөнья.