Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАШКЫН

елның язында Зөя гомер булмаганча таШыды Елга кайный, актарыла. Су остеимон тулып кигген калын, зәңгәрсу бозлар гимсрбетон күпернең баганаларын бертуктаусыз тукмыйлар: доңк! дөңк!- Шуны көтеп һәм табигатьнең күңелле тамашасын карарга кулер «стоне җыелган кешеләр хисләрен яшермичә отл. ез а* алланып тора. Нидәндер тотиарлаи:ан созларның • е« «лап еолүчоое һәм еаты.;»• i яңадан суга герселдәүләре кешеләрдә, бигр .. ■ «лайда гая(аплөнү уята, алар «агын бер рвиат «үләшеп алалар иде. Зая иртән п боздай ге*. ам ачылган, суы арткан инде. Ә аннары яз««.-ч читто. Иртән җир естенә кыргу ята. Агачлар . Тл паеһләр тик өйлә җиткәч пөнеп килә. Мисбаж карт күпер кырыена атлады Апг --« тыя ■ -Э елга һаман сэр булып торамы — тора. Ни кылмдч була икән тагын? -» »г-ь»ең соңгы ике кемен кп*кән ' '*«шактан исе башлаган ко- _---в » • ■ трыннан ургып чытты һем «ңзелде. Хәзер аңа елга ■ - и««че кыштырдавын камышлары ■ ■ ; •- *•-. -’-ау-.-.'• Су-П ■- НИ",,.--V Л ЭЦ1М■ ..;еепгән ташкыи ■ ' .- ;..пә язган күпер ничем каршылар да. кичек үткәреп җибәрер ул эсху>:ләрме1 Мәһабят күпергә чын куркыныч янады iS?9 исчә бер сейләшеп ялалар да, дәрт юк дигәч ымам. тв'ын тынып калалар. Кояшның сүраи нурлары аларны икенче көнне до озак уята алмыч тора. Ташучың куатләсеи кырда куян ятаолык и'г .-.л ко« диләр. Ул ьамытаа урман сулары кузгала Алар, жәйрам тамашалар ясал, ауный-ауный төшәләр дә, жотта елга уйсулыкларына җаәлеп, ташкы“ләныг ага башлыйлар Күпер «траучы ААнсбаж карт бала. Зөя егерменче, илленче еллар гп.. - н- г>.« =»й . аулады. Алтмыш тугызның язында да шактый мошеиатьаәрем күреата- алды, зы •« «алдырды. Быел нишләр? Зөя кебек үзенчәлекле елга үт *ыры-г>.-. та яп-мәгөн,'. күпевтергә мөмкин. Ул бит «елмы да коньяктан башлаган Идел белем -«.ми» уч • --«• лна капма клр<иыга ага. Араларында Урта Идел калкулыклары гына ята Зөя чал агасын шулай таулар аша '•» --«.иәсейлешә тоба, е» ың белән тизрәк катышырга дипме, иртәрәк уяна һәм, то- .I,» ■ да өпе Идел вчылмлт-з карамастан. ТТР 1'- -«четр •■ниынлаяып, хәтөр- — Башак-үзәк! — Ул техниканың район берләшмәсөидр урнашкан үзәк радиостанцияне чакыра иде Диспетчер кыз тавышы ишетелде. — Үзәк тыңлый. — Ярдәмгә килгән хәрбиләрнең командирын дәшегез! Күп тә үтмәде, микрофонда офицерның рапорты яңгырады. — Көтәбез, бик көтәбез үзегезне,— диде комиссия председателе—Амфибияләр белән монда, уңъяк ярга кичәргә кирәк. Амфибияләр актарылып торган елгага керделәр Кичү башланды. Комиссия председателе инде «Җиңү» колхозын чакыра иде: — Башак-утыз сигез, безне ишетәсезме? — Тыңлыйм.— Бу колхоз председателе Дәүләтшин тавышы иде. —• Урындагы хәлне аңлатыгыз. Кешеләрнең барын да коткардыгызмы? Комиссия бу колхоздан хәтер хәбәр алган иде. Ташкын фермадан кайтучы сыер савучыларның юлын кискән. Шул кызларны бәладән коткарырга алынган ирләр үзләре ишкәкле көймә белән көчле агымга килеп керәләр һәм ага башлыйлар. Ярдәмгә вертолет чакырыла. Комиссия председателе шул кешеләрнең язмышы эчен борчыла. — Кешеләр коткарылды. Бары да исән-сау,— диде Дәүләтшин.— Су һаман күтәрелә. Фермаларга куркыныч яный. Анда әлъ савылган сөт тә калды. — Ярдәмгә хәзер үк кешеләр белән БТР1 җибәрәбез. Хушыгыз! Ул шунда ук күн тужурка, ратин итәкләр кигән һәм әмер көтеп, былтыргы кипшенгән чирәмдә утыручы таза егеткә — райкомның бүлек мөдире урынбасарына зндәште: — Зыятдинов! — Мин монда. — Кешеләрең әзерме? Хәзәр группагыз белән БТРга утырып. Югары Ындырчыга китәсез Бурыч билгеле. — Мостафии! Сөзәк тау итәгендә, яр читендә торган автомашина янына, кара дерматин сумкасын тотып, калын битле, чал чәчле ир йөгереп килде: район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Әнәс Мостафин — Тыңлыйм, Абдулхәй Кадыйрович,— диде ул, ашыга-ашыга. — Сезнең группа икенче амфибия белән «Гигант» колхозына китә. Бөтен кешене күтәрегез. Дуңгыз фермасын күзәтү кирәк. Зөя аръягындагы вакытлы амбарга күчерелгән чәчүлек орлыкны коткару чарасы күрелсен. Кешеләрне саклагыз. Урындагы хәлгә карап эш итәрсез. Мостафин ярга якынлашып килүче «үз амфибиясен» каршыларга йөгерде. Абдулхәй Кадыйрович аның артыннан озак карап торды Чәнни ул үзе белән озак еллар бергә эшләгән тынгысыз тапшырылган һәр эшне үтәүдә җаваплылык күрсәтә торган бу иптәшне аеруча хөрмәт и’ә иде. Чын кеше үзен һәрчак сыный, шул сынаулар аша үсә, ныгый, камилләше. Бүгенге хәлне гене күз алдына китер. Язгы чәчүгә әзерләнделәр Машиналар кат-кат тикшерелде Җир куенына саласы орлыкны күңел биреп эшкәрттеләр. Яз килгән, игенченең басуда сыналыр, чыныгыр чагы җиткән иде. Ләкин башта кешеләрнең кыюлык һәм чыдамлыгын Зөя үзе сынарга булган икән Абдулхей Кадыйрович та уйлана. Кешелек сыйфатларының җыелмасын йөрәгеңә якын йөртсәң һәм бүтәннәргә күрсәтә, тәкъдим итә белсәң генә сине чын секретарь дип танырлар һәм ышанырлар. Әгәр дә мәгәр аның авыллар, фермалар, машина парклары аша шашып аккан елга ярындагы кичерешләрен йөрәгең белән тойсаң, бу минутларда үзең аның урынында булсаң, секретарь эшенең авырлыгын күбрәк белер идең. Микрофон телге килде: — Башак — бер, ишетәсезме? — Яхшы ишетәм. Хәлне аңлатыгыз! БТР брочя транспортер — Орлыкның күбесен чылатмыйча алдык. Яшь терлекләр куркынычсыз урынга күчерелде, җәнлек фермасында коткару эшләре бара... Моны Муса Җәлил исемендәге колхоз председателе Мәгърүф Шараев белдерде Биредә коткару эшләре утызынчы апрельдә үк оештырылган иде. Аның белән партком секретаре Фәрит Айзатов коммунистларны һәм иң актив колхозчыларны җыеп сөйләш е. Су басу куркынычы булмаган Карамасар, Имәнле Бортас авылла- = рыннан дистәләгән кеше техниканы әзерләп куйдылар. Азбаба авылындагы амбарлар тирәсенә туфрак өю, чәчүлек борчак һәм арпаны башка бригада амбар- < ларына озату, фермадагы яшь терлекләрне сәндерәләргә күтәрү — Беренче майга каршы төн шундый авыр, ашыгыч эшләр белән узды. Кешеләр җиңделәр. Күп бай- * лык саклап калынды. Шараев райком секретарена шул хәбәрне җиткерергә ашы- ® га иде. — Авыл кешеләре арасында төшенкелеккә бирелүчеләр юкмы? S — Сизелми. Нык торалар,— диде ул.—Су һаман күтәрелә. Мунчаларны агыза ® башлады. а. — Аңлыйм. Ярдәм җибәрдек. Баш зоотехник Сәлахов амфибия белән зур s группа кешеләр алып китте. Киңәшеп эшләгез. Тагын бер амфибия җибәрербез. Амфибиягә солдатлар белән бергә мең буханкага якын пешкән икмәк, сулы савытлар, башка иң кирәкле әйберрәр төялделәр. Экипаж командиры яшь капитан маршрутны ачыклады да: — Алга!—дип боерык бирде Хәрби машина урыныннан кузгалып суга кереп китте, Зөянең үзәгенә килеп чыкты. Елга монда актарылып ага. Машина калтыранганда хатын-кызлар, куркынып, як-якка караналар. Алар өчәү. Берсе—сәүдә хезмәткәре, авылга азык-төлек алып бара. Икенчесе — тәбәнәк буйлы, урта яшьләрдәге хатын — санаторийга җыенып чыккан. Өченчесе — кара тутлы, юл ясал тараган кара чәчле, бераз чегәнгә охшаган яшь хатын — ире белән бара. Яңа өйләнешкәннәр, бәйрәмгә егет йортына кайталар. Алары поезд юлына эләгергә ниятли. Агым уңаена моторын бөтен көченә эшләтеп барган машина урманга якынлашты. Агачлар күкрәк тиңентен суда тора. Урман гүя сыкрана. Агып килгән салам эскертләренең кайберсе имән араларына тыгылып калган, агачлар сынар хәлгә җиткәннәр. Капитан баш зоотехник Гобәй Сәлаховичның җиңенә кагылды да урман ягына төртеп күрсәтте. Ике агач арасына кысылып калган салам өеменә бер поши менеп баскан иде. — Тәвәккәлликме? — Капитанның күзе малайларныкы кебек елтырый, ул «Мазай бабай» булырга чамалый иде. — Булмый) — диде Сәлахов, яшь капитанның бөтен өметен әлеге бер сүз белән әзен.— Коры кул белән машинага күтәреп булмый. Ләкин дөрес уйлыйсың: коткарырга кирәк. Сәлахов амфибияне шунда таба боруларын сорады. Бу хәлне күргән поши пошкырып куйды, бер урында таптана башлады. Салам ишелеп төште, поши суга барып төште һәм ашыга-ашыга урман эченә, коры җиргә таба йөзә башлады._ Баш очыннан кызыл йолдызлы яшел вертолет очып узды, ә амфибиянең үз юлы бар иде. Ул суга чумган әрәмәләр арасыннан бара торгач. Үлемә елгасы тамагына килеп чыкты. Үләме кырларболыннар аша йөзләрчә чакрым килә дә Зеягә яңа куәт булып кушыла. Ике елга кавышкан урын актарылып тора. Көтелмәгән хәл булып алды. Мотор кинәт сүнде дә амфибия хәтәр агымга злегеп чайкала башлады Хатын-кызларга коткару билбаулары кияргә булыштылар. Экипаж членнары үзләренә хас осталык белән моторны карап чыктылар. Бераздан амфибия юлын дәвам иттерде Уңда таулы яр башланды Зөя бу яр белән гасырлар буе бәрелешкән, ләкии җимерә алмыйча сулга, тугай ягына каерылырга мәҗбүр булган. Муса Җәлил исемендәге колхозның иген кырлары да шуннан башлана. Амфибия, елга үзәген кал дырып, такыр чакта автомашиналар утын ташыган урман юлына кереп китте һем бераздан колхозның җәйге сугарулы кетулекләренә килеп чыкты. Авылга инде ерак түгел иде. Әйләнә-тирәдә гел су, су, су иде. Партком секретаре Фәрит Айзатов культуралы кетүлек мотористы Гайфетдин Мәрдәнов белән көймәдә Зөя буендагы калкулыкка урнашкан Суыклы Алан авылына киттеләр. Гайфетдиннең бу көннәрдә бер генә минут та буш вакыты юк. Найларда гына булырга туры килми. Фермага су бәреп кергәч, таң белән шунда барып җитте. Абил Курамшин һәм дежурдагы сыер савучы коммунист һәния Мәрдөнова белән бергәләшеп яшь терлекләрне коткарырга кереште. Моторлы көймәдә терлекчеләрне җыеп килде. Икенче караганДа ул, кешеләр утыртып, умарталыкка юл тоткан иде инде. Үз өечә беразга гына кереп чыга. Көймәсендә арт капкадан килеп керә дә, көймәсен, ат шикелле итеп, болдырга бәйләп куя. Өйдөгеләрнең хәлен белеп, бер уңайдан тамак ялгап чыга. Йортта терлекләр дә бар. Бер кайтуында сарыкларын печәнле әвеслеккә күтәрде, киртәләп алды: яшәсеннәр, азыклары күп. Сыерны такта салга бастырды. Шыңшып утырган маэмайга да коры урын ясап бирде. Суыклы Аланга юл игеннәр, әрәмәләр арасыннан бормалана-бормалана бара иде. Ә хәзер — су дәрьясы, теләсә каян шудырт. Гайфетдин дә җитез кеймөсен турыдан тота, тик агачлыкларны гына әйләнеп уза. Авыл күренде Юк. ул кайчандыр авыл булган, ә хәзер нибары ике йорты бар. Аның берсендә карт белән карчык, икенчесендә апалы-сеңелле ике әби тора. Нигездән беркая китәргә теләмичә, шунда көн күрәләр. Гайфетдин көймәне болдырга ук терәп туктатты. Шомланып, ишеккә күз салды. — Җан иясе күренми. Әллә... Өйгә үттеләр. Анастасия Васильевна оныгы Рома белән чәйләп утыра иде. — Исән торасызмы, Анастасия Васильевна? — Бик әйбәт, улларым. — Куркыныч түгелме? — Күнектек инде. Су ел саен була ул.— Аннары көрсенеп куйды.— Хәер, быел күбрәк. Умарталарны да алды. Әтәчемне дә агызды, нәләт. Газ савытын да. — Менә бит, бәлале булгансыз. Зур авылга күчик, Анастасия Васильевна, Югары Аккуҗага. — Гомер иткән нигезне ташламабыз шул инде, ни күрсәк, монда күрербез,— диде әби, эчке кичерешләрен ачып,—Бераз чәй суы җибәрсәгез ярый. Юкса, коебыз су астында калды. — Ярар.' Анастасия Васильевна. Су китерерләр. Икмәк тә бар, ала килгән идек. — Зур рәхмәт, улларым, онытмавыгыз өчен рәхмәт. — Сергей Иванович кая соң? — Күрше карчыгы белән терлекләр саклыйлар. Сергей Лукоянов утыз еллар колхозда умартачы булып эшләде. Исеме зур, хөрмәте бар. Хәзер нинди мәшәкатьләр белән яши икән? Аны утрау булып калган агачлы калкулыкта очраттылар. Сиксәнне тутырып килгән күрше карчыгы Анна Павловне белән җилдән ышыкланырга шалаш корганнар. Сарыкларга печән салынган. — Кәеф ничек, Сергей Иванович? — Зарланырлык түгел. — Нинди ярдәм кирәк? — Рәхмәт. Безнең өчен борчылмагыз.—Ул Зөя .аръягындагы тауда утырган авылга ымлады. — Алай-болай булса, һавага ике мәртәбә мылтыктан гөрселдәтөм дә... хәзер килеп җитәләр. Шулай сөйләшкән идек. Секретарь картка сокланып карап торды. Нинди тыныч! Гади кешенең иң хәвефле чакта кайдадыр посып яткан куркаклыкка шытып чыгарга җирлек бирмәве аның ихтыяр көчен, рухи ныклыгын күрсәтеп тора түгелме соң? Секретарь шулай уйлачып канәгатьләнү, ниндидер эчке рәхәтлек кичерде. Ә бераздан ташкын урта сында терлек саклаучы әби белән бабайга сәламәтлек теләп басу өстеннән Малалла авылына юл тоттылар. Малаллага түбән очтан керделәр Авылда зур хәвефләнү сизелми. Кырыйдагы карт-карчыкларны — Федотовларны — куркынычсыз урынга күчергәннәр. Су йортларның тәрәзә астына җиткән. Партком секретаре бригадирны очратты. — Кудряшевны шартын китереп озаттыгызмы? — Онытылмаслык булды. ~ Кудряшев Армия сафларына чакыру буенча, беренче май иртәсенде юл алыр- * га тиеш иде. Солдатка кичегеп бару ярамый. Авыл да солдатын кадерләп озата. . Өйне су басса да, түргә табын әзерләделәр. Тәрәэәләо ачып җибәрелде. Өйгә йомшак җил белән бере исе һәм кыекта очыныпочынып сайраган сыерчык җыры ® бәреп керде, бәйрәмне зурлап, күңелне рәхәтләндереп җибәрде. ас Туган-тумача, күрше-күлән. озатырга килүче башка авылдашлар көймәләрен “ стенага ук териләр дә... тәрәзә аша өйгә төшәләр һәм озын кунычлы резин итек- < ләр белән өстәл янына килеп басалар. Булачак солдатка җылы сүз шулай салкын а кар суында басып торган килеш әйтелә. — Яшьләр, көймәләргә утырып. Кудряшевны станциягә озата киттеләр.— диде бригадир.— Хәерле юл үзенә. га — Хәерле юл! Кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган мондый су басуга карамастан, авыллар гадәти тормыш, күл төрле мәшәкатьләре белән яши бирәләр. Халык нык тора. Гаиләсе белән бу авылда кон күрүче финанс инспекторы Алис Газиев тугайга ташкын килеп төшкәндә еен^ә иде әле. Кылт итеп колхоз умарталары исенә төште харап булалар лабаса! Ул бал кортларын ярата, үзенең дә умартачы булып эшләгән чаклары бар. Нишләргә? Умартачы Наил Нигъмәтҗанов та бәргәләнәдер инде Баксаң, күңелләре тарткан икән- чраштылар. Гайфетдин Мәрдонов икесен дә моторлы көйме белән әрәмәдәге умарталыкка илтеп куйды. Берләш авылыннан ярдәмгә Равил Өмирханов белән Риаал Гайнуллин да килеп җитте. Күп умарталарны ташкыннан йолып калдылар. Газиев өйгә көч-хәл белән төн уртасында гына кайтып ауды Иртән ул чорма аша өй -/бәсенә күтәрелде. Кояшлы матур көн Сыерчыклар сайрый. Болын турысыннан киек казлар очып үтте. Бөреләре бүрткән тирәкләрнең әчкелтем исе борынны кытыклый. Биткә кар суының салкыны бәрелеп тора Тирә- якта гел су. Азбаба авылының түбән очына гына керә торган иде. Ә бүген югары урамны да басып киткән. Кече Мәми авылы үзенең тал-тирәкләре, биек каралты-ку- ралары белән ялан су өстенмә утыра. Гомер булмаганны, су Имәнле Бортас һәм Югары Аккуҗа авылларына ка. әр менеп җиткән. Газиев өй түбәсеннән тирә-якны күзәтеп шактый утырды. Янәшә йортның болдырына бер хатын килеп чыкты. — Исәнме, күрше. Бәйрәм белән үзеңне! — Рәхмәт, Наталья Ивановна. — Безнеке, итеген киеп телевизордан Мәскәүне карый әле Чолан ишегендә бер егет күренде. — Исәнме. Славик. — Бик шәп, Алис Сәлимоаич. — Училищеда ниләр бар? Уку барамы? — Барысы да тәртиптә—Ул Гаэиеека күз кысып куйды.—Кызыл мәйданда демонстрация башланды. Мәекәү бәйрәм итә. Ә без кыекта утырабыз. — Соң, улым, гаеп түгелдер ич. сез дә бәйрәм итегез Славик бармакларын шартлатып куйды: — Чыгар әле. әни. күчтәнәчне! Славик рюмка һәм шешә алып әвеслеккә сикерде Рюмкага шәраб салды да көрәккә куел Газиевка сузды — Бәйрәм белән, Алис Сәлимҗанович! — Бәйрәм белән! Ике күрше бәйрәмне шулай билгеләде. Аннары терлекләргә азык салдылар да телевизор карарга тештеләр Халык бөтен хәвефне онытып һәм мәшәкатьләрен җиңеп, Майны бәйрәм итә иде Өйләргә яңа пешкән икмәк тараттылар, бик мохтаҗларга су китерделәр. Кеше нәфесле түгел, артыгын кыстагач та алмый, барысына да тигез тисен ди. һәр авылның шундый матур сыйфатлары, үзенчәлек һәм уртак гадәтләре бар Хәбәр бер урамда сөйләүче кеше авызыннан чыкмас борын икенче урамга ишетелә. Өй түбәләрендә, әвеслекләрдә утыручылар орлык амбарларында, фермаларда төне буе ниләр булганын җентегенә кадәр белгәннәр. Башка хәбәрләр дә кыектан-кыек- ка күчә: — Бая авыл өстеннән яшел вертолет очкан иде, әйе, бит. Кече Мәмигә китапханәче Роза Токсарованы алырга килгән. Бүлнискә, операциягә апкиткәннәр. Авыруы да таба лабаса вакытын. — Сырхаулаганын каян белгәннәр* — Ире Петр Ильич чакырткан. Кече Мәмидә төшәргә җир таба алмыйча йөдәп беткәннәр. Әллә инде тирес башына гына туктаганнар ди шунда... — Тимофей Аблиевларда кызык хәл булган. Хуҗа үзе фермада икән Өйдә хатыны белән малае гына. Боларның симергән дуңгызлары бата башлаган. Коткарырга Павел Майданов, Николай Бабанов күршеләре кергән. Көймәгә салып бәйләгәннәр мыркылдыкны Хайван бит, аңламый. Урамга чыккач, талпынып җибәргән дә көймәне каплаган Аннары кешеләр аны. күкрәктән су ерып, тирес өемнәренә кадәр колагыннан сөйрәп барганнар. Кыектан бегемот булып күренә икән. — Ярый ла тирес өстендә торса. Әнә. Павел Майданов урам башындагы калку җиргә сыерын илткән булган. Йортта бозавы калган. Шул бозау өчен агымга каршы урам үкертеп йөзеп кайткан. Пошкырганда борыныннан кан килә икән. Сыерны әйтәм, хайван булса да, бозау җанлы. Хәбәрләр шулай йорттан-йортка йөреп тора. — Володя Антонов белән Афанасий Кудряшев үт. язган, ишеттегезме? — Кая, ничек! — Кул астына эләккән иске көймәгә утырып, фермага барырга чыкканнар. Бакча башын узу белән, үзәнлектәге куәтле агым бетереп алган боларны. Каерып ишә торгач, ишкәкләре сынган. Иделгә агасылар икән '^хетләре, каен туры килгән. Шунда килеп бәрелгәч, көймә урталай ярылган. Ьс одя белән Афанасий ботакка ябышып котылганнар. Ярдәмгә кешеләр чакырып карлыгып беткәннәр, бичаракайлар. Валерий Чернов ишетеп барган. — Шулай да батыр алар. Ишкәкле көймәгә утырып, терлекчеләргә ярдәмгә барам дип, агымга каршы чыгарга кемнең кыюлыгы җитәр иде? Яшьлек куркусыз була шул. Яшьләр, бүгенге егетләр һәм кызлар. Тәрбияви якларын тикшергәндә, кайчак, үлчәмичә, шактый нахак сүзләр дә әйтәбез түгелме соң үзләренә?! Имеш, тәрбиясез. йөгәнсез үсәләр, өлкән буынга охшамаганнар. Болай уйлап хаталанабыз икән ләбаса! Бүгенге яшьләр нәкъ менә өлкән буыннан алган батырлык, кыюлык, игелек бөреләрен саклыйлар, авырлык килгәндә өлкәннәрчә борчыла, көрәшә, җиңә беләләр икән, Ташкында калган гади генә шушы колхозда да бу сыйфатларын ачып, исбатлап бирделәр Авылга кунакка кайткан Володя, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, фермага булышырга ашыккан. Күрше бригададан ярдәмгә килеп коммунист тракторчы Хәмзә Ногманов, Галимулла Гайфуллин соңгы центнер орлыкларын дамба өстеннән шаулап аккан судан алып чыгалар. Алар батырлыгын механизатор егетләр Әгъләм Әхтәриев белән Мәсгут Курамшин кабатлый. Фермаларны су басканда шофер Володя Чернов рейстан кайтып төшә. Ул ике дә уйламыйча колхоз терлекләрен коткарырга керешә. Ә йортындагы үз сыеры агып китә. Гайфетдиннең унынчы класста укучы улы Марс куркыныч килеп чыгуга ук әтисе белән фермага китә. Ә аннан арынгач флягаларга чәй суы тутырып, ишкәкле көймә белән урам буйлап карт-карчыкларга өләшеп йөри, Гөлнар апасы, Касыйм. Әмир абыйларның рәхмәтен ишетә.