СОҢЛАП КИЛДЕ, ЧЫҢЛАП КИТТЕ
Егор Уткин әдәбиятка шактый соңлап килде «Беренче карлыгачлар» сериясендә ■Кырлар солеме» диген беренче җыентыгын чыгарганда аңа инде 35 яшь иде Әмма соңлап килсә дә, чыңлап китте ул Шигырь сәнәчеләрнең күңелен кузгатырлык, дулкынландырырлык матур-матур китаплар языл калдырды «Минем романтикам», «Төнге яшен», «Офыкларда алсу болытлар» Егор лирик шагыйрь иде. Нигездә бүгенге авылга, аның соклангыч табигатенә, хезмәт сөючән кешеләренә дан җырлады. Күп кенә шигырьләрен Ватанга, халыкка, илебездә борган зур тезелешләргә, яшьлеккә һәм мәхәббәт темасына багышлады Шагыйрь озак еллар Алабуга районының Менделеевен шәһәрендә төпләнеп яшәде, шунда урнашкан химия заводында эшләде Завод һәм эшчеләр тормышын яхшы белүе аның Шигырьләрендә дә чагылыш талмый калмады. Тырыш хезмәт. Кама буеның искиткеч матур табигате белән рухланып, илһамланып ул соңгы вакытта «Туган якка кайта бер генә юл» дигән шигырьләр җыентыгы өстендә эшли иде Ләкин вакытсыз үлем аңа китабын төгәлләргә мөмкинлек бирмәде — иҗаты инде шактый җитлегеп, камилләшеп килгән чакта, 45 яшендә безнең арабыздан китте Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган түбәндәге шигырьләр шул җыентыктан сайлап алынды.
Илдар ЮЗЕЕВ, Дифгат СИРАЙ.
Егор Уткин МӘҢГЕЛЕКНЕҢ ӨНЕ Бер генә юл Генерал Беловка Кагылып үтте туган авылына Башкалага үтеп барышлый. Кырга чыкты тыңлар өчен бары Тургай җырын, шавын арышның. Сирәк кунак. Эше тыгыз, диләр, Даны олы — илгә таралган. Тынгы белмәс җаны Даннан олы Туган якка тугры яралган. Җил биргәндер аңа тынгысызлык, Уйчанлыкны — авылым кичләре, 9 «К У • М 10 129 Тугрылыкны кырлар биргәннәрдер, Моңны чишмәләрдән эчкәндер. Барсын бергә туплйп туган җире Кайнар йөрәк биргән янарга... Туган яктан мең юл алып китә, Бер генә юл кайта аңарга. Таңнар, таңнар... Таңнар туа, таңнар китә тора, Баскычларга тиңлим мин аны. Таңнан таңга күтәрелгән саен f Матурлыгы ачыла дөньяның. Әллә таңнар — кабатланмас таңнар Җиргә гашыйк булып янамы? Таңнар гына түгел, үзем дә мин , Таңнан таңга янам, янамын. Өмет яна, яна сөю хисе. Кайгылардан яна күңелем. Яшел кырда янам, җырда янам, Янам шатлыкларга күмелеп. Өмет кебек алга дәшкән таңны Серле итеп тормыш яраткан: Таңнан таңга күтәрелеп була, Төшеп булмый ләкин кабаттан. Изге эшнең агы-карасы юк, Хак уйның юк агы-карасы. Изге нәрсә һәрчак ак, пакь булыр, Хет кай яктан алып кара син. Пакь җаннарга кара фикер йокмас, Ак уйларны халык яраткан. Кара сүзен ипигә кем кушкан, Кемнең теле барган, кем таккан? Гади халык, игенчеләр әйтмәс, Юк, юк, әйтмәс! һаман бит әле Алар берчак кара ипи дими, Алар әйтә: арыш икмәге! Бер анадан туган гүзәл кызлар, Бер анадан туган иркәләр — Бер-берсенә охшаш, берсен-берсе Кабатламый туа иртәләр. Сукмаклар да бер-берсенә охшаш: Тар, тап-такыр. Дәшә «әйдә!» дип... Берсе аның тауга алып менә, Берсе уза тауны әйләнеп. Дәшми кйлмый... Ныгытмалар чыдамаган — ауган, Илен саклап, ирләр кырылган. Ирләр белән шулчак сафка баскан, Ирлек белән бергә җыр туган. Байрак булып, әйдәп күтәрелгән: — Илен сөйгән ирләр буйсынмас. ...Җыр — шуңа җыр, өзелеп тә кала, Дәшми калмый ләкин бер тугач. Монда мәңгелек өне Күл буенда яшел камыш, Ямь-яшел иркен болын. Күлдә кояш, ул да хәтта Күренә яшел булып. Еракта яшел тирәкләр Ямь-яшел ташкын булып Шушы болынга чыгалар — Ямь-яшел алар юлы. Яшел юлны хуплый күңел, Яшел юл — хәрәкәт лә! Ансыз җирдә булмас иде Яшәү дә, мәхәббәт тә. ...Тирбәлә яшел үләннәр, Яшел нур, яшел агыш. Монда мәңгелекнең өне — Яшел моң, яшел сагыш. Тынлык җитми Җирдә кырлар безгә җитәрлек, Җирдә җырлар безгә җитәрлек — Исең китә дөнья зурлыкка, Бер мизгелдә туа мең мәхәббәт, Бер мизгелдә табыла мең сәбәп Батырлыкка, данга, хурлыкка. Кеше туа. Туа чишмәләр. Давыл куба, җилләр исәләр. Барысы да җирдә җитәрлек, Барысын да җирдән табабыз: Шатлык, сөю, дуслык хисенә Тулган чишмә, сулар, һавабыз. Барсы да бар җирдә кешегә, Дөньябыз бай, бай ул шул тикле... Ә тынлыкка урын азая, Кешеләргә менә шул җитми. Күпләр аны сагынып искә ала Җиңел эшне җаны үз итмәде, Нидер эзләп янды, сызланды. Күпләр аңа карап гаҗәпләнде, Күпләр көлде, күпләр кызганды. Сусыз кала авыл чишмәбезне Су баскач, дип, язгы ташкында, Көрәк алып ул беренче чыкты, Эш башлады авыл башында. Ә аннары чыкты бөтен урам — Тирән итеп кое казылды. Күпме халык шунда суга килә! Ә ул юкка ничә яз инде. Язын килгән җиргә, язын китте Яшәде дә янып, талпынып, Юлсыз эзләр аны илткән икән Күңеленә авылы халкының. Аның исемен йөртә шушы кое, Бирмәделәр моны киңәшеп... Күпләр аны сагынып искә ала, - Күпләр көлеп, күпләр көнләшеп. Рәхмәт Гаделсезлек безгә чит бер нәрсә, Гаделлек ул бездә артыктыр да. Кемгә генә рәхмәт әйтмибез без Каерылып иген уңгач кырда. Рәхмәт — кояш җиргә җылы бирде, Яңгыр бирде игеннәргә дымын. Рәхмәт — җилләр җиргә кабат койды Уҗымнарның көмеш төсле чыгын. Рәхмәт — күктә тургай җыр көйләде, Игеннәргә сөенеп ул таң калды. Рәхмәт... никтер кайчак онытабыз Әйтергә без җиргә-кырга аны. Туган бусага Ил йөкләрен иңгә алган ирне Ил язмышы авыр сынаган: Танк изгән, Днепрда аккан, Балчык күмгән, янган — чыдаган. Дүрт ел рәттән утлар-сулар кичкән. Күккә ашкан таулар — чыдаган. ... Тәбәнәк өй, синең бусагаңда Түзалмаган солдат — елаган.