Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Риза Халид Кояшка туры ...Мин салкын җилләргә сүз куштым, Эсседән уңдылар күзләрем. Ялкыннар йоттым мин сугышта, Утлардан туды бу сүзләрем. Кодрәтле кояшның очкыны Балкыйдыр моң тулы йөрәктә. Йолдызлы галәмгә чакыра Яшьлегем, хыяллар, әлбәттә... Күңелемдә мәңгелек бер шигырь: Юлыңны кояшка тот туры! Тик олы максатка тугры ул Халыкның чын улы, зур улы! Ышан син Сайрар кошлар күптән киттеләр, Ә син, дустым, һәр көн көтәсең: Ничә айлар, дисең, үттеләр... Ник бу айлар акрын үтә соң?!. Карлар эрер, явар яңгырлар, һәм тирә-як яшәргән көнне, Очып килер, ышан, син, алар Кичеп кайтыр дәрья, тау, чүлне... Кайтыр ертып төннәр пәрдәсен, Суыкларны җиңеп, томанны... Кайтыр алар шаулап-гөрләшеп, Алып кайтыр шигъри моңнарны... Ленинград. ӘХМӘТ ГАДЕЛ тарҗемы»! Су өстенә йолдыз сибелгән Су өстенә күктән йолдыз сибелгән. Чиләк тутырып су алдым мин Иделдән Суы белән тулып чыкты йолдызлар Уйлап куйдым: төнен, диеп, ялгызлар Йолдыз булмаган Иделдә нишләрләр? Юл югалтып, кире якка ишәрләр. Суда булмаган йолдызлар күктә юк. Йолдыз тапмый адашканга үпкә юк. Чиләктәге суны кире бушаттым. Йолдыз белән дөньп тулды — шаккаттым Эшләр уңга китә Кулдан китсә бер эш, китә имеш-мимеш: Кортлы булып чыга син үстергән җимеш. Синең хатының читкә күз салгалый, имеш... Кулдан китсә бер эш. Уңга китсә эшең, үсеп китә кешең: Таза булып чыга синең черек тешең, Иртүк сәлам бирә дошман күргән күршең... Уңга китсә эшең. Бер чак кулдан китә, бер чак уңга китә. Щуның берсен күреп кеше хәбәр йөртә. Чын дусларга, мәйтәм, җирдә нәрсә җитә?1 Эшләр уңга китә. Эдуард Мостафин Күңел күге Күктә йолдыз оялары... Кем туздырсын аларны? Кем менеп кыерсытсын ди Йолдыз хәтле җаннарны? Агачта кош оялары... Җил дә, кул да туздыра. Яңасын кора да кошлар, Сызгыра да сыздыра. Оясыннан чыгып йолдыз Атыла — янып кала. Оясыннан оча да кош Агачта җаны кала. Без яндык та, яндырдык та, Оча-туза сайрадык: Янсак — йолдыз яктылыгын, Очсак — канат сайладык. «Иске-москы» бабай. Сугыштан соңгы балалар. «Иске-москы җыям! Чүпрәк-чапрак. Иске-москы!» Иске арба тавышыдай таныш тавыш. Карты — таныш рәсемдәге шамакайдай,.. Уйланырга, балачагым — гаҗәп табыш, һәрберебез өйдән нидер эләктергән, Нидер чәлгән — ямалганмы, ямыйсымы. Арбадагы бар байлыкка карап каттык, Әйтерсең лә, чүпрәкче карт варисы без. Кызыл шарлар, китап, каләм, уенчыклар — Безгә алар Чүпрәк бир дә ал барын да. Уйнамыйча сугышканга бәр кешелек, Уенчыклар тансык иде җир шарында. Арба тулып ята — сугышларда тузган Иске шинель гимнастерка, галифелар. Үзебезнең хәлләр исә болай әле: Безгә кирәк уенчыклар, әлифбалар, һава кебек кирәк балчык сандугачлар, Ә чыннары телгә килә генә иде. Безгә кирәк сары, зәңгәр, кызыл шарлар, Кояш яңа башлап келә генә иде. Икмәк кебек, ана назы кебек кирәк Арба янындагы цирк, буш тамаша. Балалыкны онытмаска чүпрәкченең Әлифбасын, Сандугачлар барлап ерак еллар аша. «Иске-москы» бабай дөнья куйды күптән,— Хоттабычтай олуг маг, тылсым иясе... Әмма шунсы хәтергә нык сеңеп калган: Буаз иде җиккән мәхлук карт биясе. Казан Күңел-күлдә камыш үсә, Бакылдаша бакалар. Күңелкүлдә төнбоеклар Чәчәк атып яталар. һәр чакта да якты йолдыз Булмый күңел йолдызы Диңгезгәме төшеп калган Бабайларның кубызы? Ул кубызда булган, диләр, Көйләре дала, тауның. Яңгыраган ди аңарда Авазы үткән яуның Күңел-күлдә шадра дулкын — Үги баласы җилнең. Акчарлаклар бик сак кына Үрелеп ала җимен. Күңел-күлдә томан ага, Ай йөзә чалкан ятып. Күңелкүлдә тал-тирәкләр Коена сагыш йотып. Күл генә булса да күңел, Сыйдырган диңгез кадәр... Тик бер давыл җитә монда Әйтергә яңа хәбәр. Кирәк чакта оркестрны Бер кубыз алыштыра... Балыкчылар килде бугай, Күлемдә тавыш тора. Басыйр Рафиков Уй белән Уел Уел белән Уйның сабырлыгын Күреп һәркем хәйран калгандыр. Ничә карты уелып уйга киткән, Ничә яше уйга талгандыр. Хыяллары белән хушлашканның, Дулкыннарга яше тамгандыр... Өметләре йолдыз булып янган — Күкрәү өчен кодрәт алгандыр. Хезмәт салган ачыткы, Корычтан безнең камыр. Йөзьяшәр наратныкы Казысаң, безнең тамыр. ...Вөҗдан — намус җитәкче, Бердәмлектә безнең көч. Уртак — ил, уртак — язмыш: Бер сандалда мең чүкеч. Авыр состав оча бәрхет юлдан, Йоклап яткан җилне уятып, Хәерле юл теләп кала таулар Каен кулъяулыгын уйнатып. * ■ Зур йөкләрне кете ерак Себер — БАМ төзүче чая ei етләр. Ыргып чыга поезд — артта күпер, Ярсып сикерешә күбекләр. Уел. У* - елга исемнәре Парад кабул иткән маршал сыман Үрә катып калган кыя таш. Курил артларыннан күтәрелеп Машинистны сәламли кояш... Сәяхәткә күңелем яшьтән гашыйк; Юл газабын җиңел кичерәм. Тик көнләшәм үзем җәяү чакта Локомотив йөрткән кешедән. Аккошларым — Кая юл тотасыз, аккошларым? — Аяз таңга, тыныч суларга... Хәерле юл теләп кулым болгыйм Сәфәр чыккан кыю кошларга. Рәхмәт әйтеп калам каурый өчен, Аны очлап каләм ясармын. Рәхмәт әйтәм якты сагыш өчен Аны кушып җырлар язармын. Кабат-кабат баштан кичерермен Катлаулы зур тормыш мәгънәсен. Сезнең тугрылыкны үрнәк итеп Олылармын сөю вәгъдәсен. Мин дә сезнең кебек, аккошларым, Бу тормышка гашыйк бер юлчы. Мин дә сезнең кебек җир өстендә Мәхәббәткә юлдаш бер җырчы. — Кайда юл тотасыз, аккошларым? — Аяз таңга, тыныч суларга.-.. Хәерле юл теләп кулым болгыйм Сәфәр чыккан кыю кошларга. Троицк шэһгр