Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Хәйдәр

Көзге булып иңде ак болытлар Кө-ге булып инде ак болытлар — Әйләндереп салды өйләрне Узып китте яңгыр Әйтерсең лә, Язмыш безгә әкият сөйләде. Канатларны җилпеп очар идек күтәрелеп шушы җирләрдән... Язмыш безгә теләк-канат биргән, ә канатның үзен бирмәгән. . Маңгайларның ачы тирен чәчеп муллык җыяр өчен бу җирдән язмыш безгә җитез аяк биргән, язмыш безгә оста кул биргән. Язмыш безгә көчле акыл биргән, хыял биргән, канат бирмәгән: болай да ул сәях җанлы, дигән, китмәсен ул туган җирләрдән! Җан тырпылдый һаман күкрәкләрдә,— көнләшәбез очкан кошлардан. Әмма барыбер туган туфраклардан аерылырга язмыш кушмаган. Әверелсә дә кошка безнең җаннар, оча алмас әллә кайларга: тургай булып зәңгәр күккә менәр игенчене мактап сайрарга! Әйтер сүзем 1 Тел очында тора әйтер сүзем, сабагында калган җиләк кебек. Ак күбеккә баткан заман чаба. Бу болытлар — гүя ап-ак күбек. Тел очында тора әйтер сүзем, төсен җуйган, кипкән җиләк кебек. Сусыл чакта авыз иткән булса, чабар иде заман уйнап-көлеп. 2 Тел очында тора әйтер сүзем, мин хәзергә аның — хөкемдары. Аннары ул миңа хуҗа булыр, хуҗа булыр — очып китсен бары. Хуҗа булыр, бәлки, бу дөньяга. Тик белергә кирәк әйтү җаен. Бүген шифа булыр асыл сүзләр төсен җуяр еллар узган саен. Шунда гына булса хикмәт әгәр!.. Көтә икән безне башка хикмәт: әйтеләчәк шушы сүзләр өчен кирәк икән әле иза чикмәк! Тел очында тора әйтер сүзем, мин хәзергә аның— хөкемдары. Зурмы, вакмы — нинди вазифа ул үз сүзеңә хуҗа булулары?! 3 Тел очында тора әйтер сүзем, алсуланып пешкән җиләк кебек. Узып китте заман. Калдым карап. Ак болытлар күктә, ап-ак күбек... Өметне мансак та яктыга, дөньяда хакыйкать, чынлык бар... Әнкәйнең хәлләрен сорасам, тамчылап күрсәтә болытлар. Кайчакта аяза һавалар, нур сибеп күрсәтә кояшы. Кайсыннан башланган гомерем, кайсысы аларның җыр башы? Нәрсә булмас?! Ай да, бәлки, кыңгырау булып чыңлар. Я йолдызлар, җыелышып, бер кояш булып чыгар... Кояш чыгар, якты кояш, чәчәк кебек балкыр таң. Яки әйләнер яшенгә, атылыр ул офыктан... Нәрсә булмас! Кеше уйлый, чикләре юктыр уйның: әле җирдә бәргәләнә, әле күкләрдә уйный! Ут йөгергән инде кар астына, тыңла, эне, шаулый гөрләвекләр Җылы язның зәңгәр күзләредәй карап тора күккә күлләвекләр Эремидер кебек күрер күзгә, җәйрәп ята әле ак киңлекләр. Ут йөгергән әмма кар астына, ташкын булыр — шундый мөмкинлекләр ...Яшибез бит без дә тыныч кына, чыгармыйча эчтә янган утны. һәм бер көнне ярсу ташкын кебек актарылып агар сәбәп юкмы?) Бар ул сәбәп, җитә! Кайбер язлар сызылып кына килә, шауламыйча. Кешеләр дә, әнә, башын иеп яши белә кайчак, дауламыйча. Юанмагыз шулай сабыр гына яшәрбез дип тын да чыгармыйча. Йөгерсәме ул ут күңелеңә — түзә алмас бәреп чыгалмыйча. Карасамы кояш җиргә туры — кышны куып карны эретәчәк Ашкындыра ташып актарылырга язны — кояш, безне — ак киләчәк! Мөмкин Үз-үзеңне алдау мөмкин әле, белам) Гомер ялгау-ялгау юанулар белән. Кирәк кайчак шулай үткәннәреңне барлау, мөмкин икән, әйе, үз-үзеңне аңлау) Сызылып керде җанга карурманның ераклардан килгән шаулары. Шуны гына көтеп торган, гүя, тынгысыз җан кушылып шаулады. Шаулады ул. Бөтен уй-фикерләр әверелде көчле шау-шуга Нигә әле һәрбер күренешне кабатларга шулай ашыгам?! Тамчы булып тамам — яңгыр яуса, чәчәк атам кинәт болында. Узган юллар сызыла маңгаема, буразналар эзе — кулымда. Тиешмени кеше шатлык килсә, гел елмаеп кына йөрергә, кайгы-хәсрәт ишелеп төшсә әгәр, күз яшенә әйләндерергә?.. ...Бәреп керсен урман шау-шулары, алар мине бик тә сагынган. һәм әйләнсен моңлы, матур җырга, яңгырасын, әйдә, «Карурман». Кояш әйләнәсендә — Җир, төн күбәләге сыман. Җылы яңгыр, ләйсән яңгыр — очар кошлар күз яше — өзелеп җиргә тамганда; быел муллык килер җиргә, ишелеп иген уңар дип, күктән хәбәр алганда... Ә кемнәрдер иле өчен, гаделлек, азатлык өчен утка кереп янганга... ...Җир әйләнә Ут тирәли, төн күбәләге сыман. Шул чагында әнкәемнең ишетәм күңел догасын: «Улларым, тыныч итегез заманнарын, дөньясын1» ...Кояш әйләнәсендә — Җир, төн күбәләге сыман.