Шигърият
МИНЕМ ҮЗ КАЛӘМЕМ БАР!
Бик кирәкле әшнәң очрый урамда, я базарда. Адресын бирмәкче була — каләме юк язарга. — Мә, — димен, — миндә каләм бар! Минем кебек кешегә кирәк булып чыга шулай язу-сы_зу эшенә. Була кайчак, ашханәдә туа мөһим бер фикер. — Кызым, мәйтәм, — тәкъдимем бар, дәфтәрегезне китер! Аш бирүче каушый, ләкин дәфтәрне тәкъдим итә. Аннары ярты сәгатькә каләм эзләргә китә. Үз каләмем белән язам, каләм һәрбер кешегә кирәк булып чыга шулай язусыэу эшенә. Хатын әйтә: — Күршеләр,— ди, — паласлы, мебельлеләр, бай әшнәлеләр һичнәрсәгә ихтыяҗны белмиләр... Шулай зарлана башласа: — Бай мыни алар. — димен, — менә Мин бай! һичкемдә юк үз каләмем бар минем!