КУЗГАЛЫШ
Волость башлыгы Такач җыелган түрәләрнең берсенә: — Гомәр, син ишеттеңме әле, Тайчым коткычы үзенә бер өер туплап маташа икән, — диде. — Халык тәмам азды. Моның зыяны, иртәме- соңмы, барыбызга да тиячәк. Ыргыз өязе Кызылҗар волостендагы бер мең өч йөз өйнең барча «хөрмәтлелә- ре» — Баксак, Сәеткол. Касыйм түрә нәселләре дә, тагын башкалар да җыйналган иде монда. Арада тирә-якка атагы чыккан Гомәр, Агымбай, Сагындык, Куҗак, Бирдән, Куйчыбайлар да бар иде. В Әмәлен тапса, алар гына таба инде, дигәннәрнең бөтенесе дә шушында. Берсе волость, берсе авыл түрәсе, берсе морза, берсе би дигәндәй — һәммәсе дә үз кешеләр. Болар баш кушып сүз берләшсә, аны «бозып» мөгез чыгарырлык адәм илдә юк. Бакчак ыруыннан Тайчым дигән ялгыз тинтәк кенә бу араларда буй бирми йөри. Азгынны авызлыкларга инде күптән вакыт җиткәндер, дип шуны тыңлату чарасын эзлиләр. Яңа гына чалынган колынның ите казанда богырдап кайный башлады. Багучы бу- лып килгән егермедән артык егет атларын тышаулап, тирлекләрен аска түшәп, өй ти- 3 ресендәге яланда утырганы утырып, ятканы ятып, үзара сүз алыша. Әмма гәпнең < тәме юк — барысының да башына бердәй хәвеф төшкән: унтугыз белән утыз бер w яшьтәгелөр арасын сугышка алалар, дигән хәбәр килде. Патшага солдат хезмәте итү- X нең нәрсә икәнен белмәгән казакъ халкы аптырап калды. Беренә бере сер әйтеп чи- ф шелеп чигәргә дә базмыйлар. Аулаграк утырган дүрт-бише генә пышылдашты: ш — Атларын иярләп, малларын карап күпме ярарга тырышсаң да. байдан безгә ° яр^әм юк. гуй, Актүбәдән килә торган сигез йөз солдат башта ярлы-ябагайны кыра- s чак. Монда утырган егетләр арасында безгә иярердәйләре булса, төннән калмый шуа - ларны да алып, Тайчымга кушылырга сәфәр чыгыйк. Башка өмет барыбер юк, сугыш- сак, үз илебездә кан түгеп үлик ичмаса, — диде егетләрнең берсе. — Шушы бишебездән башка иярердәй зат күренми. Тәвәккәлләп бүген төнлә х качарга вәгъдәләшик,— диде икенчесе. 7 — Анык хәбәрен белдем, — диде тагын берсе. — Тайчымның хәзер алты йөздән О артык егете бар икән. Отрядына көне-төне халык агыла, ди Теге якта Җомагаэы хан булып, ул да егетләр җыя икән. Тауып волостенда Аймамбит, Кинҗәгара волостенда Айҗаркын. Аманкүл волостенда Килтәй дигән кеше — бишесе дә егетләр җыйнап, солдатлар белән сугышырга әзерләнә, кайберләреиең меңнән артык гаскәре бар икән. Әмма баягы ниятебез дөрес, мондагыларның барысы да бай нәселдән, безне теләсә кайчан ташлап, үзбаш аерылып китүләре мөмкин, ә бичара фәкыйрь Тайчым үлсә, үзебез белән бергә үләчәк агай ул. Шушылай пышылдашкан биш егет байларын ташлап. Тайчым отрядына качып китәргә сүз беркетте. Алты кИрәгәле ак тирмәнең ишеген каравылларга, читтән берәүне дә кертмәскә ышанычлы сак куелган, өй эчендә исә бая телгә алынган түрәләр кызу киңәш кора иде. — Николай патша ярлыгыннан безгә хәвеф янамайды, — диде Гомәр. — Биләгән эре малларны иллешәргә бүлеп, һәр көтүне көтәргә берәр егет калдырырга рөхсәт ителәде. Монда утырганнарның теләсә кайсы үз балаларыннан башка тагын биш-ун егетне илдә калдыра ала, чөнки моңа мал саны җитәде, гуй. Утыз-кырык баш эре терлеге бар урта хәллеләр, балаларын җибәрәсе килмәсә, кеше яллый ала. Күз карасыдай патшабызның мондый әмеренә дога кылудан башка ни әй-әсең? Шушындый гадел патшага каршы чыккан залим Тайчымны хакимнәргә үз кулыбыз белән тотып бирсәк, хөкүмәт тә, ходай да безгә шөкерана кылыр иде. сапкан юлыбыз — алла юпы1 Теге Ыргыз ягыннан ни майтарып кайтуын Такач үзе сөйләр. Гомәр түрәгә ялгап волость башлыгы Такач сүзгә кушылды. — Генерал Лаврентьев гаскәренә боерык бирде инде, — диде ул. — Ноябрьның унбише көнне Беловка. Аксайыс. Калдык волостьларында тузгыган илне бастырырга дурт-биш йөз солдат чыгачак. Аңа бер көн китсә, иртәгесен Тайчымны кулга алыр. Ыргызның өяз башлыгы Шәриф түрә белән киңәшеп, солдатларны алып килергә унлап кеше җибәрдем. Тайчымны үзегез тотып бирегез, яхшы ахагыгыз чыгар, ди Шәриф Дөрес әйтә. гуй. Әмма киңәштән башка ярдәме тимәс, ахры Чөнки, мылтык сорагач. ашыкмады. Йөз мылтык кирәк, дигәч ике күзе дүрт булды Шуннан соң фәләнне бир. тогәнно тап. дип авызымны да ачмадым. Менә шуны гына әйтә алам мин. Тирмәдәгеләр бер-берсено карашып, һәркайсы үз уен уртага салды — Ышанмаган инде. — Үз ыруы булмагач... — Мылтыкны кулга төшергәннән соң я солдатларга каршы файдаланырлар, ди- •әндер. — Юкны сөйләмә. Алай дияргә, Такачны әллә өяз танымыймы? Губернатор Евроиен үзе дә белә Мылтыклары җитешмидер. — Шәрифнең сүзе хак, — диде Гомер түре, — Тайчым бәдбәхетне тотыл бирсәк, абруе үзебезгә. Мең егете бар, дигәч тә аларның хәле билгеле, гуй Кораллары сөңге дә айбалта. Кулыма бер-ике йәз егет кенә бирегез, үзем яу чабам, яхшы атка атланган ике йөз егет булсамы,— тотабыз да алабыз! Иң алдан Байморза балалары, сез, илле егет бирерсез. Тайчым тинтәкнең өч йөз баш атыгызны үзләштерүен керфек тә какмый карал утырмассыз ич инде? Йәз атын югалткан Байзак нәселе, сездән егерме егет кирәк. Җәйләү җирләрегезне тартыл алучы, өязнең, губернаторның боерыгын санга сукмастан, аны иген кырына әйләндерел, кышлау салучы Тайчым түгелме* Шуны бер авызлыкласак, я юк итсәк. Кушүзәндә иген иккән •ер — йөэ-ике йәз йортлы фәкыйрь-фокра авылы, басуларын саклый алмый, кайсы кая таралышып бетәчәк түгелме? Ата-баба заманыннан калган киң җәйләүгә яңадан ия булачаксыз түгелме? Тайчымны дөмектерү барыбызга да фарыз уртак эш- Калган- иарыгыз да бер-береңә салынмый унунбишәр егет җыеп килсен Егерме ел злек сөекле җәйләвемнән аерган Тайчымга рәхим-шәфкать юк, мәлгунь белән мин теләсә нинди хәтәр бәрелешкә дә әзер, — дип, төкерек чәчте Гомәр түрә. — Ике йөз егет табылуын табылыр, тик аның белән генә мең егеткә каршы яу чабу уңышлы булырмы икән? — Билгеле, җиңел эш түгел бу. Тик мин болай уйлыйм: әүвәле Ыргыэга барып Шәриф белән киңәшсәм һәм аңардан ышаныч кәгазе алып. Актүбәгә юнәлсәм, эш пешәр сыман. Актүбәдән чыгачак гаскәрнең башлыклары белән киңәшеп, аларның Аксайыс иленә киләчәк көнен билгеләп сүз куешырга кирәк, гуй. Аксайыска солдат килгәндә Тайчым Җомагазыга булышмый калмас, икесенең дә уе бер ич Җомагазы- га ярдәм итим, дип, егетләренең күбесен җибәрер дә үзе бер төркем кешесе белән генә утырып калыр. Менә шул көнне, сәгатьне сагалап торабыз да бер-ике йөз егет белән авылына бәрел керәбез. — Дөрес шул. — Бәрәкалла! — Тапкыр да инде үзең, Гомәкә! 1 — Тайчымнан бер котылыр идек, ичмаса! Алла ярдәм итсен үзеңә Гомәкә! — диди барысы да дошманьу* бүген үк тотып алгандай куанышты. Колын итен ашал, канганчы кымыз эчеп, ихлас вәгъдәләр бирешкәч кенә бай-түрәләр илләренә таралышты. Тирме тирәсендә пышылдашып утырган биш егетнең чаярагы Кодабай Гомәр түрәнең шомлы планнарын ишек төбендә торган сакчыдан сорашып белгәч, төн җитүгә дүрт юлдашын ияртеп Тайчым отрядына шылды. Кушүзәннең игенчеләр авылыннан уи чакрым җирдәге Җөзек калкулыгына ике йәзләп өй урнашкан, Тирмә, куыш, чатыр бары аралаш. Шаулашып-гөрләшеп өйдән- өйгә йөргән, тышта ыгы-зыгы килгән, якын-тирәдә төркем-төркем укмашып йөргән егетләрнең барысы да кораллы: мылтык, кылыч, айбалта асканнар, иярләнгән меңләп ат тау итәгендә утлый. Ике авыл арасында атлы, җәяүле хатын-кыз ашамлык ташый, алар тирәсендә бала-чага кайнаша. Калкулык уртасына биш кирәгәле тирмә корылган. Түбәсендә кызыл әләм җилферди, ишек төбендә сакка мылтыклы ике егет баскан, өйгә кергән-чыкканнарны тишәрдәй карап, юньләп танымаган кешеләргә сорау бирәләр: — Тайчым агага керергә кемнән рөхсәт алдыгыз? Рөхсәте юкларны ишектән кире боралар. Өй түрендә аяк бөкләп утырган, ипле киемен каеш белән буган, билбавына таккан хәнҗәренең очы идәндәге киезгә терәлгән Тайчым бүрегә ташланырга торган бөркетнекедәй үткен карашын Кодабайга төбәгән тирә-ягындагы иптәшләренең дә күзе юлаучыда — волость башлыгы Такач өендә Гомәр түрә корган планнар хакында хәбәр китергән иде егет. — Я, Кодабай, толпар ишен табар, дигәндәй син дә менә үз ишләреңне килеп Исемне кыскартып, ана <әхә* кушымчасы ялгап олылау — Ярар. Тайчәкә . тик үзегез авылда калгач, егетләрне кем җитәкләр икән, сездән башка аларга кем боерык бирер? Нишләп авылда каласыз? — Борчылма. Бу хәбәр хәйлә генә. Гомәр түрә мине патша янаралларына тотып бирмәкче була икән Кодабай сөйләгәннәрне ишеттең ич. Безнең арада шымчы булмый калмас. Хәбәр шулар колагына кереп, яңалыкны тизрәк дошманга җиткерсеннәр. Ашыгыбрак кыймылдарлар. Аннары, чирүе чамалы, дип үзләре дә әз кеше белән һөҗүм итәрләр. Чынлыкта ныграк егетләр арасыннан йөз кеше сайлап алып, шулар белән калырмын. Патша гаскәрләренә каршы төп көчне Караболакка таба җибәрә торырбыз Төшендеңме? — Менә хәзер барып җитте. Хуплыйм, йөгердем, алайса, — дип, Дөзбай күздән югалды. Уразбай, Амантай, Үтәмеш. Дөзбай — байларның язмышын хәл итү тапшырылган егетләрнең дүртесе дә баш күтәрүчеләр арасында иде. Монда утраклыкка күчеп, иген игеп көн күрүче халык җыелган: берәвенең баласы яки агасы, икенчесенең сугышка кара эш өчен җибәреләсе энесе яки үзе Үз урынына кеше яллап җибәрергә яки көтү көтеп калырга мал башы җитми торганнар монда. Инде байтактан бирле күченүче байларның терлеге таптау сәбәпле, ел әйләнә көтү хуҗалары белән сугышучы игенчеләр дә бар. Элегрәк кайберәүләре патшаның гаделлегенә өметләнеп сабыр итә иде. Июнь карары чыгып, байларга авырлык салынмыйча, фәкыйрьләрнең генә бала- лаоы сугышка китәчәге билгеле булгач, үз йодрыкларына гына ышанырга мәҗбүр булганнар кайнаша иде Күзләре ачылган инде кайчаннан бирле фронтка җибәрүдән саклап килгән Тайчымны башлык итеп сайладылар да аның боерыгын ике әйттерми үти башладылар Шунлыктан Тайчым хәзер, киңәшеп тә тормый, әмер бирергә өйрәнде. Менә санаулы ике көн үтеп тә китте. Тайчым атка атланган тугыз йөз егетне сафлар буйлап карап узды: һәммәсе таза, атлар көр һәм әйбәт, киемнәре җылы, мылтыгы юклар да нинди дә булев корал юнәткән — берсендә кылыч, икенчесендә айбалта — кулдан ясалганы да әлегә ярап торырлык. Тайчым канәгать. Егетләрне үз төркемнәренә таратыл, йөзбашы һәм иллебашыи ияртеп, түбәсендә әләм җилфердәгән өйгә юнәлде. Аш әзер икән, тамак ялгый-ял- гый киңәштеләр. — Хәбәр тараткан көннең иртәгесен ике егет юкка чыкты, арабызда дошман шымчылары да бардыр, дип дөрес шикләнгәнбез икән, Тайчәкә, — диде Дөзбай. — Иртәгә Гомәр түрә кешеләре безне күзәтеп торачак, качкыннар хәбәрне илтеп житкергоннәрдер инде Төш вакытында егетләрне алып Караболакка таба китәрсез. Мин исемнәрен атаган йөз егетне аерып алып, утызын янымда калдырыгыз, җитмешен Майлысур уйсулыгына яшерегез. Берәрегез тау түбәсеннән дошманны күзәтеп торыр һәм күренү белән сак кына артына төшәрсез. Бу яктан утыз егет белән үзем каршы чыгармын. Миңа да дошман ягыннан хәбәрләр килә: алтмыш кеше җыйганнар. «утыз әләм-әтрәк белән калган ил болгатучы кәнтәйне өшкерәбез», дип бик каты кодрәчләнәләр икән, — диде Тайчым. Аштан таралышабыз дигәндә генә ул иптәшләрен туктатып: — Сагынай, сез ничек хәл иттегез? — дип сорады. — Хөкемегез нинди? — Әйткән кешеләрегезнең һәркайсысын ата-бабасыннан алып бүгенге көнгә кадәр тикшердек. Үз ыруындагы ярлы-ябагайны җәберләүләрен инде әйткән дә юк. Утрак авылның өч йөз фәкыйренә күрсәткән зыяннары да җитәрлек. Шуның өстәвенә алар әле патшага яхшатлыланып, безне җитәкчесез калдырырга җыеналар икән. Боларга үлемнән башка җәза юк, карарыбыз шундый — диде Сагынбай. Уртак фикерегез шул икән, без дә аңа кушылырбыз, — дип. Тайчым карарны раслады. Күк йөзен кара болыт каплаган, җил тынган, көн җылынып киткән иде. Җитмеш егет таң алдыннан Майлысур уйсулыгына барып, атларын тибенгә җибәрде. Калкулык түбәсендәге күзәтче тирә-якны караштырып тора иде Аның тавышы ишетелерлек ераклыкта тагын шундый берәү, аннары икенчесе, өченчесе... Сигнал бирелсә, хәбәр минуты белән уйсулыкка килеп ирешәчәк иде. Дошман алар күз алдында Җөзек сыртына таба чабып узгач. Майлысурдагы егетләр үзәнлек буйлап аларның артына тешәргә кузгалды. Кьп тешкә авышты Бераз элегрәк Тайчымның сигез йеэ егете калкулыктагы юлдан Караболакка юнәлгән иде. Күзәтүче шымчылар аны әллә кайдан шәйләрлек булды. Тайчым калган утыз егетенә биш-алты куыштан кала барлык ейләрне сүттереп аттырды Монысы да хәйлә өчен иде. * Алтмыш егет иярткән унлап бай Гомәр түрә кул астында Майлысурдан ун чакрымдагы җиргә төш җиткәч үк килеп яшеренгән иде. Калку үрләргә менеп кунак- ♦ лаган үткер күзләр Тайчым егетләренең Караболактагы Жомагазыга ярдәмгә китүен g ерактан карап калды. Гомәр түрә ат өстендәге баш кисәрләрен дәртләндереп £ — Егетләр. Тайчымның үзе белән утыз-кырык кешесе бар. —ь диде — Калган- < нарының кая китеп баруы күз алдыгызда. Урдасында биш-алты гына тирмә калган, 'Т моны үз кешебез килеп хәбәр итте. Мәргәннәре, яхшы мылтьгы булганнар барысы * Ла киткән булырга тиеш Әмма Тайчым үзе батыр кеше, егылганчы тилереп сугыша- ♦ чак. Алар әз, без күп, дип саксыз кыланмагыз, әз булсалар да тиз генә бирешмәсләр, я Их, шул ерактан тидерә торган мылтыкның булмавы1 Әмма ни чаэа күплегебезгә - таянырга туры килә. Тәвәккәл таш яра дигәндәй, болаи да кыйратабыз без аларны - Бер дошманга без икәү ич. Якыннарым, шуны да истә тотыгыз, миңа китереп сөйләш- - термичә Тайчымга орынмаска! Коты ботына төшерлек итеп, мәңгегә үкенерлек итеп 2 алырбыз җанын. Я, хс^дай белән патшаның бер үзләренә тапшырып, кузгалыйк, — диде дә Гомәр түрә, алгы сафка чыкты. Дошман карачкылары күренүгә, Тайчым да атына атланды һәм утыз егете белән '- 3 ай-һайлап каршы чыкты. Исәбе — дошманына мылтыктап атып, атларын егып өркетү J һәм Майлысурдагы тозакка таба куып китү иде. Дошман өеренә җитәргә ярты чакрым калгач. Тайчым, мылтыктан атып, байгураларның еч-дүрт атын екты һәм бер-ике кешесен яралады. Егылган атларны һәм яраланган иптәшләрен күргән Гомәр түрә егетләре Майлысурга таба чигенә башлады Тайчымга шул гына кирәк тә иде. мылтыктан күккә ата-ата, качучыларны куа бирде. Гомәр түрә, егетләренә тамагын ерта- ерта кычкырып, иң арттан юырта иде. Шулай куышып барып, Майлысурга дүрт-биш чакрым калганда, алдына утыэ-кы- рык кешеле ике отряд килеп чыгып камарга омтылгач, Гомәр түрә әтәчләре бөтенләй югалып калды. Атаманнары — Нәрсә карап каттыгыз, ут яудырыгыз! Артыбызда Тайчым үзе, көньякта кеше әзрәк, шунда ургылып, сафларын өзеп чыгып китик! Атыгыз!! — дип үкерде Кеше әз якка таба чаба башлаганнар гына иде алгы яктан яңгыраган мылтык тавышы тагын күпләрне сискәндерде. Шулай да атышырга тотындылар Ул арада Тайчым егетләре байгураларны бәтеиләй чолгап алды һәм сафны ерып үтәрлек якны да каплап куйды. Ике арага килеп кергән Тайчым илчесе — Егетләр, барыгыз да казакъ баласы, гуй, — дип кычкырды. — Ачкүз Николай патшадан ярлы егетләрне аралап алып калабыз, дип Тайчым батыр күтәрелде. Аңа каршы ук атуыгыз үзегезгә каршы ату ул. Адашып йеэү Мылтыкларыгызны алып безгә кушылыгыз, кушылмагаинарыгыз бу капчыктан исән котылмаячак, камалышта калуыгызны үзегез дә күргәнсез. Уйлагыз, бер сәгать вакыт бирәбез Безгә кушылучылар Караболакка якынлашучы патша гаскәренә каршы сугышка китәчәк! Тайчым вәкиленең мөрәҗәгате байларга ияргәннәрне төрле уйга салды, дулкынландырды. икелендерде, ахырда алгы сафтагылар Тайчымга бирелергә кузгалды, еларга арттагылар да кушылды Байларны. Гомәр түрәне ташларга кыймаган кечкенә төркем генә уртада торып калды. Дошманның бер өлеше үз якларына чыгу белән, Тайчым егетләре байларны тиз тотып алдылар һәм алармы берберсенә бәйләгәч, корбаннарны барлый башладылар. Унлап кешеләре авыр, тагын бер ишесе җиңел яраланган икән. Аларга ярдәм күрсәткәч. Тайчым Гомәр түре котырыгына бирелгән ир- атны сафтан аерып чыгарды да — Менә, агай-энеләр, сезнең кулдан унлап кеше җәрәхәт алган, бәлки үлеп те китәрләр, — диде. — Тик мин сездән үч алмыйм Байлар коткысына бирелеп, үз ишләреңнең кемнәр икәнен белмәү аркасында килеп чыкты, гуй, бу фаҗига Шунлык тан, гөнаһларыгызны кичерөм, авылларыгызга кайтып китегез Ә кан түгелүгә сәбәпче булган түрәләрегезне алып калып, тиешле җәзаларын бирербез Барыгыз! Гаеплөләрнең берсе Тайчекә, ни күрсәк тә бергә күрик, авылга кайтып анда ни кылабыз артыбыз дан гаскәр килсә, безне барыбер тынычлыкта калдырмаячак Нишләтсәң дә. безне үзеңә ал, — диде. — Сорамагыз, безгә кушылганнан соң да, бүген булмаса иртәгә, арада дау чыгуы мөмкин. Яраланган абый-энеләрнең бәласен сездән күрәчәкләр,—дип. Тайчын аларны авылларына таратты. Әсир төшүчеләрнең байтагын азат иткәч, эш байларга килеп терәлде Алар арасыннан да начарлыгы тимәгәннәре кайтарып җибәрелде. Агымбай. Сагындык, Куҗак, Бирдән. Куйчыбай — бишесе дә кулга алынды. Куйчыбай үзе бай булмаса да, мал ияләренә куштанлыгы белән атаклы зат иде. Өер җитәкчесе Гомәр түрә качып өлгергән, аны бер төркем егет куа киткән иде. Бу биш кешене элек чыгарылган карар буенча җәзага тартып, гләетләрен утка ташлагач. Тайчым отряды авы.-ына әйләнеп кайтты. Качкан Гомәрне куа киткән төркем дә, байны өендә кулга төшереп үтергәч, отрядка килеп кушылды. Тайчым байлар белән бәрелешкән чакта Караболактан патша солдатлары юлга чыккан иде инде. Аларның бүген-иртэгә Җомагазы батырга һөҗүм итү ихтималы бар иде. Тайчым тирмәчатырларны яңадан корып, яңа кешеләр җыеп урдасын көчәйтергә кереште. Эчке дошманны җиңгән егетләрнең күңеле күтәрелгән, алар көрәш, ат чабышлары уздырып, шатлыкларын кая куярга белмәде. Тайчым, өлкәннәрне үз чатырына җыйнап, яңадан киңәш-табыш итәргә булды. — Бер эшне бетердек Хәзер инде алдыбызда җитдирәк дошман. Николай патша гаскәрен теге яктан нимесләр тар-мар итә икән. Шушы рәвешчә бераз вакыт чыдасак. ят җирләргә китүдән исәнаман котылыр идек. Ничек итеп? Бу җиңел эш түгел. Байлар белән бәрелешүдән соң безгә чигенер юл да калмады, гуй. Аманкилде җибәргән боерык буенча, Ыргыздан Тургайга юлга чыккан патша гаскәрен тоткарлау безнең бурыч. Аны үтәми кала алмыйбыз. Отрядыбызның күпчелек өлешен аларга каршы җибәреп, йөз илле егет белән мин үзем Җомагазыга булышырга китмәкче. Монда калучылар Тургай юлына ия булыгыз. Мин иртәгә кузгалам. Акпан белән Баймагамбит икегез, Аманкилдегө барып, мондагы хәлләрне хәбәр итегез. Сагынай, син Айҗаркын батырга барып, хәлләрен белешеп кайт. Ул — Кинҗәгара баш күтәрүчеләре җитәкчесе, хәлләре мөшкелләнсә, булышырбыз. Барысы да көрәшне дәвам итәргә әзер иде. Ыргыз шәһәре Җиргә төшкәнче төкерек ката торган чатлама суык. F/газга килеп терәлгән ашыгыч эше булмаса, мондый көнне кеше урамга сыңар аягын да атламас. Әмма җаны тере затларның һәммәсе бүген күпер төбенә җыйналып, ерактан каралып күренгән бер төркем кешегә күзләрен теккән. Җыйналган халыкның алгы сафында бер өязгә караган ундүрт волостьның «хөрмәтлеләре» — волость башлыклары, байлар, алардан да алда — шәһәрнең власть ияләре Каров, Кузьмин, Шубин, Станкевич. Барысы да гөр килеп сөйләшә. Алгы сафтагы аксөякләрнең ни сөйләшүен кем белсен, алар янына казакъ адәме якынлаша да алмый. «Хөрмәтле» дигәннәребез үзләре дә әдәп саклап, яхшатлыланып бер якта төркем булып тора. «Хөрмәтлеләр» шәһәр түрәләренең колакларына керсен, дип юри сөйлиме, әллә күптәннән җыелып килгән ачулары эчләренә сыймыймы, янау, сүгенү авазлары тынмый. Волость башлыгы Такач: — Менә шулай ул, агымсу да бер туктый, дигәннәр. Чирү җыйнап, патша хәзрәтләренә каршы мылтык күтәрсәң, әҗерен дә күрәсең! Илнең могтәбәр затларын аяк астына салып, берәүләрнең атабабадан мирас булып килгән мал-мөлкәтен талап ги- дай-апаканатларга өләшкән юлбасар, инде нишләрсең икән? Кулга төштең, /уй, азгын! — дип тавышын күтәрде дә. сүземне ишеттеләрме икән дигәндәй, кокардалы галиҗәнабләргә күз ташлады. — Тайчым дигән исемне быел гына ишетүем, ниндирәк бәндә иде соң ул элек?— дип сорады ерак илнең бер бае. — Улмы? Нәрсәсен сорыйсың аның, адәм баласы дип әйтергә дә тел бармый, йөзе караны, — диде Такач кайнарланып. — Безнең Кызылҗар ягын бөлдергән дә шул Тайчым, гуй. Үзе шикелле сукбайларны, ач-ялангач тинтәкләрне котыртып, шулердан бер шайкы туплап, илнең иң яхшы җәйләүләренә йорт салып, иген игә башлады. Җәйләүгә чыкканнарның терлегенә кетүлек бирми, кырына керсә малларын тотып, кәгүчесен кыйнап, еяз, губернадан килгән боерыкларны санга сукмый, унбиш елдан бирле биләребезне зар елаткан кабәхәт Тайчым, әнә, якынлашып килгән тоткыннар арасында хәзер! — И-и, алай булгач үзенә лаеклы җәзасын алган инде, явыз! Тагын кайберәүләр Такачтан: — Ул яман батыр булып ни түнтәрде соң? — дип сорады. — Зыяны әз тимәде аның. Тугыз йөзләп кыйбласыз гидайны җыйнап, аларга байларның бишалты йөз баш атын алып биреп, кыш буе тегендә-монда чабып, малларны тәмам эштән чыгарды. Күпме сугым, күпме ашамлык, утын, печән, кием-салым тотса — шулерның барысы да байлардан тартып алынды, гуй. Хөрмәтле ил агаларыннан алты кешене тотып үтерде. Бер якта, Җомагазыга кушылып, патша гаскәрләре белән сугышты, икенче якта, Ыргыздан Тургайга баручы солдатларның юлын бикләп, алариы харап итте. Күп гаскәр чыгып, барлык бозык халыкны акылга утыртканчы ирек ачып йөргән иде. менә, ходайга шөкер, үзе дә эләккән, — дип, Такач түрә, киек каздай бер-бер артлы тезелеп, алдан-арттан мылтыклы солдатлар саны астында күпергә таба атлаган кырыклап кешегә ишарәләде Тоткыннарның куллары артка каерылып бәйләнгән иде Алар күпергә кергәндә, Такач түрә, якягына күз атып: — Җәмәгать, зобаныйлардан үчегезне алып калыгыз! — дип кычкырды — Бу кадәр матур кыяфәттә Тайчым гел кулыгызга төшмәс! . Байгуралар төркемен ияртеп, ул беренче булып тоткыннарга ташланды һәм күпернең бирге ягына чыккан бер кул-аягы богаулы әсирне ерткычларга кыйнау башланды Монда кемне кем органын белерлек түгел иде, алдагылар дөмбәсләгәч, кызык күрер, ә килгән арттагылар да, алырлык үчләре булмаса да. өстерәүчеләргә ияреп, мин дә коры калмыйм әле дигәндәй, «юлбасарлар» өстендә йодрык уйнатырга тотынды. Хәле китер һуштан язган Тайчымны Кышлаубай, Җылкама, Җылкыбай исемле өч улы һәм утыз алты иптәше белән бергә, сөйрәп килеп, Ыргыз төрмәсенә ташладылар. Баш күтәрүчеләр яндырган биш байгура мәетен сыйныфташлары Майлысурның матур бер җиренә күчереп яңадан җирләп, барысына бер уртак һәйкәл салды һәм аны «Биш шәһит» лип атадылар. Шуннан соң озакламый Оренбургтагы «Казакъ» газетасы «Ыргызның кара халкы сайлаган «ханнар» ?5 апрельдә хәрби суд тарафыннан атып үтерергә хөкем ителде-, дип хәбәр итте Әмма бу хөкем җиренә җиткерелеп өлгерелмәде — 1917 елның башында халык ачуыннан куркуга төшкән Николай патша «мәрхәмәте» белән Тайчым һәм аның барлык иптәшләре төрмәдән чыгарылды. Керенский заманында, властька шул ук байлар кереп оялагач, иреккә чыккан Тайчымга илдә тынычлык булмады, үтерелгән алты бай өчен аңардан һәм иптәшләреннән ион—бәхилләтү малы түләттерделәр. Аларны иген иккән җирләреннән үк куарга җыенганда власть большевиклар кулына күчте һәм шунда гына Тайчым, ’ирә- яктагы башка ярлы-ябагай кебек, җиңел сулыш алды. Казакъчадан ТӘҮФИКЪ ӘИДИ тәрҗемәсе. Риза Халид Кояшка туры ...Мин салкын җилләргә сүз куштым, Эсседән уңдылар күзләрем. Ялкыннар йоттым мин сугышта, Утларда