Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮРШЕ МАЛАЕ

 

Күрим-бездә чандыр гына бер малай бар Айдар исемле ул. Җәнлекләрне бик ярата Эттер мәчедер ише җан иясен күрсә, тәкатьсез була Тегеләре дә малайны никтер үз итәләр', нинди генә усал эт булмасын, янына Айдар килсә, койрыгын болгап, шунда ук сырпалана башлый Әллә шуңа инде, ишегалды малайлары үзен доктор Айболит дип йөртәләр Әлегә менә шул. калганын алдарак күрерсез. Куштан Көннәрдән бер көнне иләмсез зур эт ияртеп кайтты Айдар Дөресрәге. Айдар ияреп кайтты эткә. Ишек шакуга килеп ачсалар, яньчек танаулы, түм-түгәрәк чекрп күзле койрыксыз эт атылып керде. Бульдог нәселеннән котсыз гына бер нәрсә шунда. Ә Айдар, кош тотканмыни. әтисе каршында бертуктаусыз тәтелдәп этне мактый. — Менә, әти, боксер бу. боксер. Матур бит, әти, энеме? — Инде дә. улым, инде дә.. — Фәрит абыйларныкы ул. Куштан исемле Баласы булгач, берсен миңа бнрә.м ди. Алырбызмы, әти. ә. алырбызмы? — Белмим әле. улым, куштаннарны бер дә яратмыйм шул мин .. Ул арада токмач кискән җиреннән бүленеп, кулына уклау тоткан килеш, әниләре килеп чыкты — Алырмын менә мин сиңа, алырмын. Эте эт төсле булса икән ичмасам. Хәзер үк чыгарып җибәрегез шул кыяфәтсезне! — Кыйфәтсез түгел, матур ул. әни. матур. Эң эң дип елый да белә!.. — Шулайдыр, шулай булмыйча Келә дә белмиме тагын?! Кил менә, колбаса бир дә югалт күземнән. — дип, әниләре кабат кухняга кереп китте Әнисе артыннан барган Айдарны узып. Куштан да кухня га атылды. Моны һич тә көтмәгән әниләре куркуыннан уклавын төшереп җибәрде. Эт тә, кинәт туктап, арткарак чигенеп кунды Аннары.- кухня уртасына ук узып, идәндә тәгәрәп яткан уклауны аркылыга теш ләп күтәрде дә. күзләрен тутырып, хатынга карап тора башлады Хатын исә. нишләргә дә белмичә, баскан урынында катып калган иде Ә Айдар, юньсез, шырык-шырык көлә: — Ал. әни. ал. курыкма Фәрит абый шулай өйрәтә аны Iаякны ыргыта да алып килергә куша Өйрәнгән бит. әни. әйсме?! - -ди — Өйрәнгән, өйрәнгән Мәхәббәтсез. Исеме тагын... Бу хәтле туры килер икән үзенә. Үтерәсез инде... Айдарлар өенә башлап аяк басучы ханнар әлеге шул Куштан булды. Багира Эттән сон, күпмедер вакыт узгач, аклы-каралы песи баласы күтәреп кайтты Айдар Кайсы тоттырган да кайсы шулай мактаган, теле телгә йокмый малайның Моннан да матур, моннан да акыллы неси баласы дөньяда да юк.е имеш. Үзе аклы бу. үзе каралы бу, кыскасы, песиләрнең иң дә. пи дә. ип дәсе икән бу. — Бездә торсын, әти. ярыймы?! — ди. Никтер әтисенә дә бик сөйкемле булып күренде шул чуар йомгак. Я. нишләтәсез мине? — дигәндәй, күзен тасрайткан. мескеН. «Ярар; торсын» диюен сизми дә калды. Шул чагында арага әниләре килеп кысылды —Әй. олы юләр, олы юләр Ул ни күгәреп кайтмас Барысына да ярар дип торсаң. Җитмәгән иде әле миңа үзегез генә. Торсын имеш. Синдә генә булган ди малайлар. Ни әйтсәләр, шуңа күнеп тик йөри. — Я инде, әнисе. —Әнисе, әнисе! Авызын ерган Әнә үзе карар. Ишетәсеңме. Айдар, үзең ашат, үзең эчерт, артыннан хыештыр. Гадәтсезләнүен күрсәм, куам да чыгарам песиең белән икегезне. Бактың исә песи баласы сөт тә эчә белми .икән әле. Үлә ич инде ул ашамагач. Кара кайгыга батты Айдар. — Бар. кире илт әнисе янына, имезсен тагын бераз. — диләр малайга Кая ул. шундый матур песине «Башкалар алып китә ич!» Карап торып үтерсеннәрмени хан иясен, нидер эшләргә кирәк иде. Борыны белән дә төртеп карыйлар савытына, кашык белән авызына да тамызалар сөтне, юк, булмый. Тора торгач, әтиләре әйтеп куйды. — Берәр нәрсә чәйнәп, тастар итеп каптырсак? Үстек ич әле тастар суырып Айдары бернәрсә аңламады Каян белсен ди тастарны алты яшьлек малай Әниләре исә сәер генә итеп көлемсерәде дә китте тезеп: — Әй. дивана, дивана, үз авызың дип белдеңмени син аны?! Хан заманындагы тастарларны искә төшермәсәң!. Көлсәнн. әйдә көлсен. Аның каравы әнә. файдасы тиде ич Тастар ук итмәсәләр дә, Айдар белән әтисе икәүләп, барыбер рәвешен китерделәр. Сөткә манчып, марля кисәген суырта башладылар песи балаёы- на. Нишләсен ди, тугач яшәргә кирәк, тырышты, мескен, тәки тернәкләнде Тора-бара имезлеккә күчте.. Песи баласы күзгә күренеп песи була барды, чаяланды Идән буйлап чабуларын, чаба торгач, тиктомалга тәгәрәп китүләрен күрсәң... Үзе бер дөнья да үзе бер тамаша. Ә исеме әле һаман юк иде Ниндидер бик матур, бик тә хәтәр бер исем кушасы иде дә... Күрше тирәдә Кечкенә бар. Шаян. Миауша, хәтта Жулик та бар, ә менә Айдар теләгәне һаман табылмый. Соң инде, Миаушалар ише генә мени аның . песие! Бер көнне әтисе эштән кайтса, каршысына Айдар атылып чыкты. — Әти, таптым! — Ни таптың, улым? — Песигә исем таптым! — Яле, әйтеп кара, нинди икән? — Багира! Менә нинди! Багира, Багира... Таныш исем дә кебек үзе Тик хәтерли генә алмый әтисе. ♦ — Каян алдын, соң? —ди, аптырагач. £ — Бүген «Маугли» киносын карадык. Шунда Багира бар Пантера 5 ул! * — Шул мени? Кара син, ә.. § — Матур исем бит, әти. әйеме?! £ — Шәәп, улым, менә дигән исем тапкансың! Шулай игеп, чуар йомгак гап-гади бер песи баласыннан әллә кай- ♦ дагы джунглилар пәһлеваны Багирага әверелде Тик менә йорттагы әбиләр теленә генә йокмады бу исем Багыйра. Багыйра дип быгырдатып карадылар да. тешләре үтмәгәч, үзләренчә йомшартып. «Бәһирә»гә әйләндерделәр дә куйдылар Айдар «Баһирә түгел, Багира ул», - дип үпкәләп, песиен яклап караса да, эш чыгара алмады Багираны эчләп Айдар ишегалдына чыкса. «Улым, Бәһирән әнә тегендә кипе». «Айдар, Бәһирәң менә монда», — дип малайның күңел, н абалар Шулай бчл- гач. тагын ни кирәк. Килешге Айдар. Ә песигә барыбер Өйгә керсә. Багира, йортка чыкса. Бәһирә булып йөри бирде Моңа каран йоны гына да селкенмәде ичмасам Ашыйсын ашады, үсәсең үсте, мәчеләргә тиешле бер генә гадәтне дә калдырмыйча кабатлый башлады Канатлы кунак Күршеләрдән кемдер үләр-үлмәс берничә балыгы белән Айдарга кечкенә генә аквариум биреп керткән Үзләренеке дә бар иде югыйсә. Анысы зур, шар кебек Икесен дә тәрәзә төбенә куйдылар. Кайчагында Айдар Багираны да шулар янында калдыра Песи күзен тасрайтып утыра-угыра да тәмам әсәрләнә, ялт-йолт килгән балыкларны тотарга чамалап, әле бер, әле икенче аквариумга ташлана. Түгәрәгенә туры килсә, аяклары шуып, тигезлекне саклый алмыйча, я бер якка тәгәрәп китә, яисә идәнгә үк мәтәлә. Ләкин бу хәл аның гайрәтен һич тә чигерми Бала шул әле. бичара, нарасый, күтәреп куйсалар, тагын шуны ук кабатлый Инде песие бар. аквариумы бер генә түгел, икәү, читлектә әнә кы зылгүшлдре чыркылдаша шулар белән шул* булыр дип уйлаганнар иде өйдәгеләр. Юк икән әле. агаем, сабыр ит Безнең йорт шәһәр читендәрәк Ишегалдында элеккедән калган биек-биек агачлар үсеп утыра Нараты да бар. юкәсе дә. Агач башына ел саен каргалар оялый Карылдый башласалар, колаклар тона. Алай да зарланмыйбыз, инде күнектек. Әле киресенчә, тавышлары чыкмый торса, җанга нидер җитмәгәндәй борчылып, агач башларын күзләргә тотынабыз. Ничектер шулай бер агачтан карга баласы егылып төшкән иде. Хәер, «егылган» дип кистереп үк әйтүе бәлки дөрес тә булмас Килешенә караганда, кайсыдыр бер явызның кулы уйнаганга охшый Югыйсә, берьюлы аягы да. канлы да имгәнмәс иде Пичек кенә бул масыи, сыңар канатын җиргә бергәләп, карга баласы әнә юан гына карт юкә төбендә ята Тирәсендә дүртбиш малай. Чүгәләшкәннәр дә хәйран калганнар Нишләтергә дә белмиләр Ул арада якында гына «карр». «карр» дигән I әллә ни биек тә түгел, юан бер ботакка карга килеп кунган Канатла ры җыелыр җыелмае. муенын түбәнгә, карга баласына таба сузган Шул кычкыра икән. Күрәсең, әниседер Малайларга бик тә ямансу бу ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ лип китте. Әмма имгәнгән кошчыкка кагылырга куллары бармый иде Шул чагында берсе, балконнарында нидер кыландырып маташкан Айдарны күреп: — Әнә, доктор Айболит, дәшимме? — диде. Иптәшләре ни дип әйтергә дә өлгермәде, малай. — - Айдар! Айдар! Чык әле монда, чык! — дип кычкыра башлады — Нәрсәгә?! — Чык инде. Менә карга баласы — Карга баласы3 ' Хәзер. Озак та үтми, Айдар да инде малайлар янында иде. Доктор дип йөртәләр дә бит. Нишләтсен ул аны? Канатын күтәреп карамакчы иткән иде дә, карга баласы яман да ачы тавыш белән карылдап куйды Айдар, сискәнеп, кулын кире {артып алды Малайлар тагын аптырашта калдылар Тора торгач, берсе әйтеп куйды — Калсын шунда. Үзе терелер әле. Әнә ич әнисе, бәлки алып менеп китәр. j Китте ди бар. — диде икенчесе. — Жулик тырнагына эләксә! Айдар.пбашын күтәреп, әле һаман да юкә ботагында утырган каргага кародалды. Аннары, олысымакланып. — Күгәрә алмый, зур инде баласы, — дип куйды. Алай да малайларның карга баласын бу килеш калдырасылары килми иде. Шул чагында берсе, ниһаять, чарасын тапкандай, янында цорган иптәшенә төртеп алды — Карале. Рашат, синең әниең врач ич! — Булса соң, — диде Айдарны чакырып чыгарган малай — Әйдә, сезгә алып керәбез! — Чыннан да, Рашат, әйдә шулай итик,— диештеләр калган нары да. — Эштә ич ул. — Кайткач карар — Бүген кайтмый шул. Дежурга кала. . Малайлар тагып тындылар. Карга баласы да. авызын ачкан килеш, хәлсезләнеп тын гына ята. Бары тик ачык авызыннан күренеп торган нәп-нәзек теле генә селкенгәләп куя. Айдар карап-караи торды да. — Әйдәгез, алайса, поликлиникага илтәбез, — дин күлмәген сала башлады Малайлар карга баласын ипләп кенә күлмәккә төрделәр дә поликлиникага алып киттеләр. Ә ана карга «карр» дип бер кычкырды да. юкә ботагыннан күтәрелеп, янәшәдә! е нарат башына кунды Малайлар күздән югалгач га әле, агачтан агачка күчеп, байтак карылдады ана карга. . — Исәнмесез! — Исән әле без.— диде керү уңаендагы өстәл янында утырган бер апа. Аннары күзлеге өстеннән сөзеп кенә малайларга карап алды. * — Я. ни йомыш?.. Көтүегез белән килгәнсез?! u ,— Менә карга, — диде Айдар, төенчеген күрсәтеп. — Аягы сынган, — диде Рашаты. . ' — Канаты да каерылган. — дип өстәде өченче малай — Нигә монда китердегез аны? Белмисезмени, балалар поликлиникасы ич бу! Беләләр, белмиләрме соң! Башка вакыт булса, әйләнеп узарлар иде. Уколлары бер дә онытылмаган Әле үзләре килгәч тә . Малайлар боегып калды. Китәргә дә. китмәскә дә белмичә, баскай җирләрендә таптанып тик торалар Тора торгач, күзлекле апа. чак кына көлемсерәгәндәй итеп: — Рогаткадан аткансыздыр әле, — диде һәм шундук йөзе тагын кырысланды Аның көлемсерәвең күреп, малайларның эчкә жылы йөгерә башлаган иде дә. болай булгач, тагын сүрелделәр. Алай да бөтенләй үк сүзсез калмадылар. ♦ — Юк, без атмадык, — диде берсе юаш кына тавыш белән у — Юкмы? Сез түгелме? — Юк, юк, без түгел! — диештеләр һәммәсе берьюлы Ә Айдары * өстәп куйды: у — Карагыз инде, апа, бала карга ич ул... § — Бу да бала дисеңме? Кара син аны. — диде күзлекле апа, бая- * гыча көлемсерәп. — Ярый, алайса, шушында гына торыгыз, хирург абыегызга әйтеп карыйм, — дип коридор буйлап каядыр китте. Озак та утми, әйләнеп тә килде. — Кайсыгызныкы соң бу карга? — диде килә килешенә Малайлар аптырап калдылар Берсе дә дәшмәгәч — Синекеме? — диде майкачан гына торган Айдарга карап — Минеке, минеке... Минске булыр, — диде Айдар, ашыгып, һәм карга баласын үзенә кысарак төште — Алайса, әйдә минем белән, — дип күзлекле апа Айдарны хирург бүлмәсенә алып китте. Башкалар ишек төбендә калдылар «Хирург абыегыз» дигәне олы кеше түгел икән. Мыегы гына инде. Анысы да әле чын мыек төсле түгел. Айдар әтисендә менә мыек дисәң дә мыек. Үзе калын, үзе киң. Ә моныкы әллә ничек шунда, борын астына күләгә генә төшкән кебек. Хәер, Айдарга барыбер түгел мени. Карганы гына бәйләсен. Бәйләде, бик әйбәтләп бәйләде. Башы белән койрыгы да сыңар канаты гына калды тырпаеп. Киткәндә әйтеп җибәрде: — Үз иркенә куй, борчыма, тарткалама, — диде. Айдар кайтканда өйдә берәү дә юк иде. Бүлмәләренә керде дә карга баласын бер почмакка куйды. Багира да шул тирәдә чуала. Әмма бу кунакның нәрсә икәнен белеп бетерми әле песи. Карга тыныч кына торгач, бөтенләй дә игътибар итмәс булды. Тик озакка түгел, карга баласы сыңар канатын кузгатып кую белән, песи сагая калды. Ул да түгел, янына ук барып утырды да, күзләрен уйнаткалап. күзәтә башлады. Шул чагында кыңгырау чылтырады Айдар ишек ачарга чыгып китте Әнисе кайткан икән. — Кайттыңмы, әни! — Кайттым, улым Бик арыдым Мә, кертеп куй, — дип авыр гына сумкасын Айдарга тоттырды Әнисе, эшләпәсен салып, чәч төзәтим дип көзге каршысына баскан гына иде, балалар бүлмәсеннән «карр» дигән тавыш ишетелде. Ана сискәнеп китте, кулындагы тарагын чак кына төшереп җибәрмәде. Аннары, тагын ишетелмәсме* дип, сагаеп торды да ашыга-ащыга бүлмәгә атлады. Керсә, ни күрсен, түр почмакка сыенган карга баласының тетмәсен тетә иде Багира. Тегесе, бичара, кырын килеп төшкән дә» тыпырчынудан башка берни дә эшли алмый. Ә Багира аның саен узына, аның саен гайрәт"энә иде. Я очынып өстенә ташлана, я койрыгын нан каптырмяхчы була Ул арада Айдар да йөгереп керде... — Монысы тагын нигә инде, улым?! — Карга баласы ул, әни. ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф — Күрәм, ат түгел... Әй. мескенем, нишләттегез сон. аны? — Егылып төшкән ул. әни. Поликлиникада бәйләп бирделәр. Аягы сынган аның, канаты каерылган. — Нигә дип син генә ташыйсың шуның ишеләрне, бала. Кара ул күлмәгеңне Ник кидең ичмасам?! Пычратып бетергән бит каргаң. Үләм инде синең белән. Менә әтиегез кайтсын әле! «Әтиегез» дигәч, Айдар, күзләре беХән генә елмаеп, башын түбән иде Моны күреп, әнисе көлеп үк җибәрде. — Әй. улым, улым, атагыз да шул . Сезнең төсле үк бер бала. Я. монысына нәрсә ашатабыз инде? — Белмим... — Белмисең шул менә Бар, сорап кер әнисеннән, — дип ана тагын бер көлеп алды. • Ул арада әтиләре кайтып керде. - Менә, әтисе, кара, тәмам зоопарк итте малаең өйне. Үтерәсез инде! Үзе шулай дип сукранган була, ә үзе акка төрелгән карга баласының башыннан сыйпый Шул арадд, сиздермичә генә, Айдарга да күз сирпел алгалый. һай бу әнцләрне!. Әти кеше кап-кара мыегы астыннан ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды да: — Чү, әнисе, чү. үлә күрмә Нишләрбез синнән башка. Семья үрчи бит менә,— дип карга баласын үз кулына алды, караштыра башлады Аннары - Кайсы фронтта булган бу батыр? — дип акварих.м тирәсендә кайнашкан Айдарга таба борылды. Тегесе ишетмәмешкә сабышты. — Айдар, ник дәшмисең? — Көләсең лә син, әти . — Нишләп көлим ди. юләр Инвалидтан көләләрмени? Ярар алайса. мә. яхшылан кара, Багнраң бумасын, — дип әтисе карга баласын Айдарга тоттырды. Бер өйдә булгач, карап кына бетереп буламыни. Кем керми дә бүлмәгә, кем чыкмын Әле ишеге ачык кала, әле үзләре кертеп җибәрәләр Багирапы Юри түгел, әлбәттә. Аяк астында чуалгач... Карта гына мыни истә? Ә Багирага шул гына кирәк тә. Иптәш ич, ниндидер туп яисә җансыз бер шакмак түгел инде ул карга баласы... Уеннан уймак Байтак вакыт узды. Айдарның өйдәге дуслары арасында да төрле хәлләр булып алды. Багира кымтырыклый торгач, поликлиникага барып, карга баласын тагын бер кат бәйләтергә туры килде Ничек кенә булмасын, карга баласы аякка баегы Алып кайтканда. жансызөнсез дигәндәй, өтек кенә бер нәрсә иде. Ә хәзер шактый зурайды, ыспайланды, канатлары ялт-йолт килеп тора Ул йөрүләрен күрсәң! Әйтерсең, бүлмә бары тик аныкы гына Әле өстәлгә очын менә, әле тәрәзә төбенә куна. Күрәсең, канат ныгытуыдыр. Багира да инде элеккечә әрсезләнми. Әллә шүрли шунда, әллә хәйләсе арггы, уйлап- нитеп тормыйча, минут саен ташланмый башлады карга баласына. Башта көтә, җаен эзли. Бер почмакка поса да тын гына утыра. Җае чыгу белән, идәнгә сеңеп, үрмәлн-үрмәли килә дә капылт кына сикерә. Ләкин, күренеп тора, явыз ният белән гүгел, уйнавы шулай Моны кошчык та аңлый, ахрысы, канатларын җилпеп читкә тайпыла да, берни булмагандай, авызын ачып катып кала. Алай да уеннан уймак чыгып куйды берсендә. Көннәр узу белән карга баласы идәннән бөтенләй диярлек бизде. Анын урыны хәзер — я өстәл өсте, я тәрәзә төбе /Алай да булмаса. китап киштәсенә кунаклый Кунаклый да, идәнгә таба муенын сузып Багираны үчекләгәндәй, «карр» дип куя Ә песи, мин дә синнән ким түгел дигәндәй, анын артыннан я урындыкка сикерә, я диванга үрмәли Карга исә. үч иткән төсле, урынын алыштырып кына тора Берсендә ул тәрәзә төбендәге зур аквариум кырыена килеп кунды Карганып бу ♦ кыланышы Багираны тәмам тилертте. Әнә ул. идәнгә утырган да бөтен ? гәүдәсен бер төенгә җыйган Әйтерсең лә кысылган пружина, карга 5 янына сикерергә чамалый. Әмма биек шул. тәвәккәллек житми Ләкин ' бер кысылган пружина язылмыйча, атылмыйча каламы сон? Багира да = атылды. Тик тәрәзә төбенә түгел, үзеннән читтәрәк торган каурый шар- 5 га ташланд^!. Ә шар, шома нәрсә, ычкынып китеп, тәрәзә ягындагы х стенага таба тәгәрәде. Багира да шунда сикерде. Барып җиткәч. песи ♦ никтер шарга бүтән кагылмады, идәнгә кадәр асылынып төшкән пәрдә s итәген тарткалап шаяра башлады Ул да түгел, тырмаша тырмаша. * пәрдә буйлап тәрәзә төбенә менеп китте. «Менә икән ич юл!..» 2 Ниһаять, песи теләгенә иреште Күрсәтсен әле шул мактанчыкка я кем икәнен! Тик очмасын гына Юк. карганың исе дә китми Башын = әле бер, әле икенче якка боргалап утыруын белә. Утыра карга, кым- < шанмый да. Ә Багира әкрен әкрен һаман якынлаша. Әнә инде ул карга 2 баласы кунаклаган аквариум белән янәшә генә торган кечкенә акварн- * ум өстенә үрмәләде. Менде, бер почмагына ипләп кенә утырды Хәзер каргага да ерак түгел, тәпине генә сузасы, һәм менә песн, арт аякла- -- рына басып, үрелмәкче генә булган иде, әлегәчә гамьсез бер кыяфәттә *- утырган карга баласы томшыгы белән «дык» иттереп кундырды моның башына. Үзенә һаман юл куеп килгән кошчыктан Багира моны һич тә көтмәгән иде, ни мырылдауга, ни чыелдауга охшамаган кыргый бер тавыш чыгарып алды да сырты белән аквариумга чумды Кошны моннан соң да өйдә асрауның инде кирәге калмаган иде. Айдар аны балконга алып чыкты, култыксага бастырды Тәрәзә пыяласын чукый-чукый, иреккә зарыгуын сиздерә башлаган карга баласы шундук очып китәр дип уйлаган иде Ә ул, канатларын жәяр-жәймәс талпынгалап куя да, тирә-юнендәге иркенлектән, биеклектән куркып, тагын торып кала. Әйе, дөнья матур, иксез-чиксез булып күренсә дә. аңа чумып кына китүләре, ай-һай, җиңел түгел, ахрысы Әнә карга ла. анда-санда муенын артка боргалап, «нишлим икән?» дигәндәй, әле хәзер генә үзе чыккан бүлмә тәрәзәсе төбенә басып, ал тәпиләрен пыялага терәгән Багирага һәм ишек яңагына сөялгән Айдарга карап куя Тик һәркемнең үз дөньясы. Айдар, кошны кулына алын, күккә чөйде Әллә куркудан, әллә инде хушлашуы булдымы, карга баласы «карр» дип куйды да. канатларын җәеп, кайчандыр үзе егылып төшкән карт юкәгә таба очып китте Хуш инде, хуш. табигатьнең әрсез баласы' Явызларга юлыкмыйча, дусларыңны онытмыйча иркенлектә гизеп яши бир. Кайсы чукыды икән? Карга барында Айдар балкон ишеген гел ябып тотты Шуна күрә әнисе «Бүлмәгезгә керер хәл юк. тынчу, җилләт ичмасам» дип Айдарга һаман саен әйтә килде. Карганы очырткач, бүлмә чистарып, сафланып калган иде. Ләкин, кирәк бит шулай, көннәрдән бер көнне балкон идәненә җәелгән палас өстенә күгәрчен йомырка салып киткән. Нәкъ урта бер җиргә. Бичара кош, мәхлук түгел диген син аны. рәвешен китерим, оя төсле булсын диптер инде, тирәсенә нәзек кенә чыбыкчабык салып чыккан. Барлыгы ун-унбиш чыбык Әнә шул «оя» уртасында ике йомырка ята. .Моны башта әтиләре күреп алды һәм шунда ук Айдарны чакырып чыгарды — Менә, улым, карга жибәргәндер бу күгәрченне Югыйсә, каян белсен икән ул синең доктор Айболнт икәнеңне? Айдарның мондый да бәләкәй йомырка күргәне юк иде әле. Кулына тотып карамакчы булган иде дә, әтисе рөхсәт итмәде, «хәзер инде монда чыгып йөрмә, куркытырсың». — дип балкон ишеген ябып куйды. Ләкин икәү булып чыкты ул күгәрченнәр, аталы-аналы. Ояда да чиратлашып утыралар. Кайсы ата, кайсы ана күгәрчен икәнен генә аера алмый Айдар. Парлы икәннәрен дә әле соңрак кына белде. Әтисе балконга чыгарга кушмагач, тәрәзә аша гына күзәтеп йөргән иде. Кайчан карамасын, күгәрчен һаман утыра. Малай борчыла башлады. Ничек борчылмасын, ашыйсы киләдер ич аның?! Инде менә ничә көн, кая да булса киткәнен һич тә күргәне юк. Ниһаять, Айддр түзмәде, ярма сибим дип балконга чыкмакчы булды. Ишекне ачкан гына иде, күгәрчен, оясын ташлап, балкон култыксасы артына посты. Айдар оя тирәсенә ярма сипте дә ишекне кабат ябып куйды. Кош, шундук оясына кайтып, ярма чүпләргә кереште. Чүпли-чүпли дә, башын кырын салып, тәрәзә аша күзәтеп торган малайга карап ала, хәйлә кормаганмы, янәсе. Тора-бара күгәрчен Айдарга тәмам ияләште. Ярма сипсә дә, болай гына чыкса да оясын калдырмый, кузгалмас булып китте. Тик менә бер көнне... Кызык булды Айдар бер көнне. Көндәгечә, ярма сибим дип кулын сузган гына иде, ояда утырган күгәрчен, күркә кебек кинәт күперенеп, яман да хәтәр пырхылдап малайга сикерде, кулын чукып алды Күгәрчен дә шулай усал буладыр дип Айдар башына да китермәгән иде. Көтелмәгән бу хәлдән ул каушап калды. Ә күгәрчен үзё. берни булмагандай, кабат килеп оясына утырды. Тик муен, күкрәк тирәсендәге йоннары гына әле һаман да шул күпергән килеш иде. Айдар тиз генә бүлмәгә кереп балкон ишеген ябып куйды. Озак та үтми, балкон култыксасына икенче күгәрчен килеп кунды. Ә теге усалы, шуны гына көткән төсле, ояны калдырып, читкәрәк китте Аның урынына яңа кайтканы сикереп төште. Усал күгәрчен «сак бул!» диюе идеме, гөлдер-гөлдер килде дә очып китте. Аларпың икәү икәнен малай әнә шунда гына белде. Алай да кайсы чукыды соң әле аны? Анасымы, әллә атасымы? Мө- гаей, атасыдыр. Ә нигә анасы түгел? Бәлки, балалары чыгар вакыт житеп, усаллангандыр? Әтисе эштән кайту белән, Айдар аңа һәммәсен дә сөйләп бирде. — Шул кирәк сиңа, —диде әтисе. — Әйттем түгелме соң? Ник чыктың, ник борчыйсың?! — Ачтан үлә дип курыктым. — Үләрлек булгач, монда килеп йомырка саламы соң ул, тиле малай! — Белмәдем бит мин. — Белмәгәч, әйткәнне тыңлыйлар аны. Кошлар ул... Кеше кебек, барысын да аңлыйлар. Айдар көлеп жибәрде. J — Ник көләсең? — Аңлыйлар дисең ич. Үзең әле... аларда инс... инс... инстинтет, дигән идең. Ничек төшендерим соң. Әнә, әйтә дә белмисең бит әле. Инстинкт дидем ич мин сиңа. Менә тыңла алайса Каяндыр укыдыммы, ишеттемме шунда, хәзер инде хәтерләмим... Тыңламыймы соң. Бик ярата Айдар сөйләгәнне. Кайчагында әтисе әйткәннәрне тыңлап кына бетерә алмый. Сабырлык, күндәмлек дигәннәре чамалы. Ә болай ул үзе ярыйсы гына малай. Шулай булмаса, әтисе әнә башыннан сыйпамас иде әле. Ярый, менә тыңла, диде ул аннары. — Кайсыдыр шәһәрдә, кайсыдыр йортның чормасына бер вакытны күгәрченнәр ияләшкән Шәһәр жирендә шуннан да аулак, ышыграк жнрне тагын каян тапсыннар Яши биргәннәр шунда, бала чыгарганнар Ә чормага алар ва тык тәрәзәдән кереп йөри торган булганнар. Ә бер көнне тәрәзәгә яңа пыяла куеп киткәннәр. Күгәрченнәргә юл бикләнгән Нишләсеннәр инде бичаралар, балалары калган бит чормада. Бу ягыннан да очып ка- ♦ рыйлар түбәнең, теге ягыннан да килеп карыйлар, ләкин бер турысыннан да керер урын тапмыйлар. Шуннан соң, өерелешеп, тагын тәрәзәгә ябырылалар, әле берсе, әле икенчесе килеп, пыяланы чукып карый, ватмакчы итәләр Алай да эш чыгара алмагач, каршыдагы икенче йорт түбәсен.• килеп куналар да, ни турындадыр үзара гөрелдәшергә тотыналар. Озак та үтми, барысы берьюлы күтәрелеп, тагын тәрәзәгә ыргылалар. Шул чагында берсе, алгарак чыгып, чормага житәм дигәндә генә, канатларын кинәт кушыра да тәрәзәгә таш кебек килеп бәрелә. Пыяла челпәрәмә инлә. Ә күгәрчен. Ата, сүзен түгәрәкләп бетермичә, туктап калды Айдар да, күзен бер ноктага төбәгән килеш, тын гына утыра Малай һаман көтте, әтисе менә тагын башлар, дәвам итәр дип уйлады. Ә ул балкон тәрәзәсе яиыни килеп басты да, ояда утырган күгәрченнәргә карап, ’дәшми-тынмый т4>ра бирде. Айдар түзмәде, әтисе янына килеп: —j Шуннан, әти. нишләгән ул күгәрчен, үлгәнмени?! — диде — Нишләсен, шул кадәр бәрелгәч... — Әтисе Айдарны иңбашыннан кысып алды һәм инде бөтенләй икенче, көр тавыш белән — Менә шулай ул күгәрченнәр. Ә син.. Бер чукыганга исең киткән, — дип куйды — Авыртмады да әле. Курыктым гына әзрәк... Ә теге күгәрчен үлгәч ни булган? — Ни булсын, күгәрченнәр тагын кереп йөри башлаганнар Югыйсә ачтан үлгән булыр иде балалары Шуңа күрә атылган да инде тәрәзәгә ата күгәрчен. — Алайса мине чукыганы да ата күгәрчендер, әти, әйеме? — Куркыныч килсә, берсе дә карал тормый Ана кош бигрәк тә хәтәр була андый чакта. Айдар уйга калды Болай булгач, кайсы чукыды икән соң аны? Берсе дә карап тормый ди нч әтисе. Мөгаен, шулайдыр Авылга кайт кач, ояда утырган ана каз да бер чукып алган иде нч үзен Казга беркем бернәрсә әйтмәде. Айдарның үзен гаепләделәр, «тиктормас» дип ачуландылар. Ничек тик торасың ди, узган-барган саен ысылдап калгач Томшыгыннан кысып алмакчы иде дә. Ярый әле, күзенә тимәде Айдар, үз уйларыннан үзе үк көлеп, бу хәл әле хәзер генә булгандай, кайчандыр каз чукыган ияген капшап куйды Шулай да иңчек белергә, кайсы ата, кайсы ана күгәрчен булды икән? Карак Подрык чаклы гына әрлән, өйгә алып кайткач, тау кадәрле мәшәкать тудырды Балкон ишеген ачарлар иде, күгәрчен утыра. Багнрадан куркыныч Ачмас идең, жәй көне ләбаса, ничек гүзмәк кирәк Мәче белән әрләнне дә бер бүлмәдә асрап булмый Айдар, әйткәнемчә. Ба- гнраны ябып караган иде дә. кая ул. тавышына түзәр әмәл калмады, үзе кереп утырыр хәлгә житте малай читлеккә Әрләнне япса, Багира тынгы бирми, читлек яныннан китүе юк Аптырагач, әрләнне залга олы якка чыгардылар Иркенләп йөрсен дип. Айдар аны еш кына бүл мәгә жибәрә Рәхәтләнә әрлән Кермәгән тишеге, төртелмәгән почмагы калмый Яңаклар һәрвакыт кабарган Лерт-лсрт килеп, үзе һаман йөГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф КҮРШЕ МАЛАЕ герер Әйтерсең лә аның ашыгыч бер эше бар Ләкин ничек кенә ашыкмасын, — бүлмәме ул. ачык ишек турысымы, — һич кенә дә аркылый чыкмас. Стена кырынлатып, ышыктан гына йөри. Шуңа күрә җәнлек күзгә ныклап чалынмый да. Күз алдында булмагач, кайчагында аны онытып та жибәрәләр. Шундый бер араны, кайсысыдыр ишеген ачык калдырып, бадалар бүлмәсеннән Багира да чыккан. Чыккан да... Хәер, ул турыда бераз соңрак Башта мин сезгә икенче бер хәлне сөйләп үтим әле. > Ял көне иде бу. Айдар белән әтисе олы якта шашка уйнап утыралар Әниләре кухня ягында чуала Ял көне җитте исә нинди дә булса мич ашы пешерә ул Инде тотындымы, һәркемгә эш таба Бу юлы да кухня ягыннан тавышы ишетелде: — Әй. егетләр, чыгыгыз әле монда! Әтиләре бу яктан җавап бирде — Икебез дә чыга алмыйбыз. Айдар сартнрга ябылды!.. Ләкин әниләренең шаярырга исәбе юк иде «Егетләрне» шактый кырыс каршылады — Кая куйдыгыз дөге ярмасын?' Ник чәчтегез? Капның төбендә генә калган бит Гөбәдия пешерәсем иде ләбаса . Әтисе Айдарга, Айдар әтисенә карап иңбашларын гына җыердылар. Белмиләр, янәсе, алар эше түгел. Әниләре тагын да кыза төште: — Бу күгәрчен күгәрчен генә булмады инде. Ике тиле икәүләшеп ярма ташыйлар ла ташыйлар Әтиләре төзәтмә кертүне кирәк тапты — Өч тиле өчәүләшеп, диген, әнисе! — Мин дөге сипмим Башкасы да бетмәгән. Барыгыз, алып кайтыгыз миңа дөге Җебетәсе дә бар әле аны Ничек кенә булмасын, пешәсе гөбәдия барыбер пеште. Табын җәеп утырышканнар гына иде, кухня ягыннан чыйкылдаган, мыраулаган тавыш ишетелде Йөгереп чыксалар, ни күрсеннәр, Багира әрләнне җилкәсеннән каптырып алган! Әрлән ычкынырга теләп тыпырчына, чыйкылдый. Чыйкылдаган саен авызыннан дөге ярмасы коела Ә песи аның саен мыраулый, корбанын җибәрергә уйламый да. Әле ярый, әтиләре югалып калмады, тиз генә иелеп, Багнраның яңагын кысты. Әрлән ычкынды Әмма ул торып кына китәр хәлдә түгел иде. Бер-ике генә талпынды да тынды Алгы аякларын күкрәк турысына җыерып китергән дә кырын яткан Киндер орлыгыдай бәләкәй генә күзләренең берсе ачык Яңаклары шиңгән Шул килеше, шул кыяфәте белән ул «Менә мине нишләттегез!» дигәндәй, кызганыч бер мәгънәне аңлата иде кебек Айдар, читкә борылып, үксн-үкси елый башлады «Күпме саклады, күпме карады бит югыйсә Ә ул явыз!» — дип Багирага рәнҗеде. Ә Багира, гаебен аңлап гафу үтенгәндәй, малайның аяк тирәсендә сырпалана Ләкин бу минутта Айдарның күңеле песидән тәмам бизгән иде. Тик нишләтергә, нинди җәза бирергә? Монысына аның әлегә башы җитми Шулай изаланып торганда, җиңелчә генә итеп, иңбашына кемдер кулын салды. Әйләнеп караса — әтисе икән. Никтер елмая. — Бар. карале, кайда әрләнең? — ди. Айдар әле генә әрлән яткан җиргә карады Ләкин жәнлек хәзер анда юк иде. Авызыннан коелган ярма бөртекләре генә калган. — Кайда соң ул. әтн?! • — Качкан бит әнә. Аңгырайган гына булгандыр. — Беләсең ич, әти. әйт инде?! — Газ плитәсе астына кереп китте. Табып чыгардылар әрләнне Тик нигә ул болан?! Яңаклары тагын кабарган! Түшенә дә өч-дүрт бөртек дөге сырышкан. Аталы-уллы кабат плитә астына иелделәр һәм, карый торгач, иң түргә, почмакка ук яшерелгән ярма өемен күреп алдылар — Кара син аны, — ди әтисе, Айдарның кабыргасына төртеп. — Карак икән ич синең бу әрләнен. Әниең әнә безгә сылтый. ♦ Бу хәлдән соң малайның бөтен рәнҗешләре онытылып, үрсәләнгән ы күңеле урынына утырган иде. Аңа хәзер Багирасы да элеккечә үк 5 якын, бик кадерле булып тоелды. Шуңа күрә әнисе белән әтисе алдын- s да да песиен аклыйсы килеп китте: ш — Уяу шул Багира, акыллы! Ярма урлаганда тоткан ул аны.— § дип куйды. * — Акыллы, акыллы Күренеп тора, — ди әтисе ф — Шулайдыр, шулай булмыйча Мулла кебек тәүфыйк иясе, — дип s өстәде әнисе. е Айдар көлеп җибәрде «Тәүфыйклы песи» шигырен өйрәнгәндә, ° «тәүфыйк» сүзен әйтә алмыйча, гел «тәфикъ» дип җәфаланган иде. « Шул исенә төште. Ул арада әтисе, шкафның аскы бүлегенә ымлап. 3 сүзне икенчегә борды: < I ,Күгәрченнәргә сибәм дип ярма аласың да шкаф ишеген ачык 4 калдырасың Әнә бит хәзер дә ачык Әрлән дә шуннан ташыган Кыш- * ка дип, җыя ч — Нигә алай итә, ашатам ич мин аны “ — Табигате шулай Инстинкт >- — Тагын шул ннс. тин. . тинктмы? — Шул шул менә, тагын инстинкт. Хәзер теләсәң кайсын сайла я Багираң. я әрлән Икесен бергә асрап булмый Онытасың ич әрләнеңне. Мәченең дә үз инстинкты. Барыбер буачак ул аны бу килештән. Тагын еларсың бит. Ник еламасын, ди. Елар иде, әлбәттә. Монысын Айдар бик яхшы белә Әрләннең азык җыюын да аңлый кебек. Ә Багира? Ник ул аны буа?! Нигә кирәк шундый явызлык? Әрлән ана тими ич. Бу көнне Айдар төшендә дә шулар белән саташты. Имеш, әрлән белән песи дуслашканнар Имеш, әрләнгә дип икәүләшеп шкафтан ярма ташыйлар. Тик мәченең авызында ярма тормый, юл буе чәчелеп йөри икән. Ул да түгел, аларга күгәрчен килеп кушыла. Багира авызыннан коелып калган ярманы чүпли, имеш. Шул арада, тешен ыржайтып, әллә кайдан гына инстинкт килеп чыга Мәче дисәң, мәче, күсе дисәң, күсе түгел — кан-кара бер хәшәрәт! Үзе һаман Багира тирәсендә бөтерелә, ыржайган танавы белән аны бер әрләнгә, бер күгәрченгә таба төрткәли, дусларына ташланырга куша Моны күреп. Ай дарның жен ачуы чыкты. Тибеп җибәрим дип аягын кузгаткан гына иде, инстинкт сикереп балтырына ябышты Шул чагында малай сискәнеп уянып китте Ләкин ни галәмәт! Уянгач та шул ук хәл. балтырына чыннан да нидер ябышкан ич! Аягын селкегән саен тырНагын катырйк батыра. Чак кына кычкырып җибәрмәде Ярый әле абайлап өлгерде. Югыйсә, оятын кая куйган булыр иде. Инстинкт дигәне Багира үзе икән ләбаса! Шуннан бирле Айдар Багнраны юрган астына алмас булды Каракныкын бур урлаган Әрлән белән Багнраны бергә асрап булмасына Айдар инде үзе дә тәмам ышанган иде. Хәер, әрләнне һаман ябып, читлектә генә тотса, әлбәттә, асрый да алыр иде Тик моннан ни кызык та, ни файда һәр гадәтен, һәр кыланышын иркенләп күзәтерлек булмагач, ннемә дип аны интектерергә Шуңа күрә Лйдар әрләнен күрше йортта торучы дусына бирде Ул арада балкондагы күгәрченнәр бала чыгардылар. Айдар моны сизми дә калды. Әле кичә генә у." бу күренми иде Иртәгесен күзе төшсә, күгәрчен тирәсендә, йодрык чаклы булыр, ике кошчык кайнаша Кайчан чыкканнар да ни арада үскәннәр. Озак та үтми, әниләре белән бергә «чүпләнә» дә башладылар Ана күгәрчен сипкән ярманы кырыйдан гына чүпли, ә балалары уртага ук кереп басалар Басалар да. чүпләнүгә караганда, томшыклары ярмага тимичә, күбрәк буш идәнне чукып интегәләр. Аннары, күрәсең, арыптыр. кинәт туктап калалар. Күгәрчен башта мона игътибар итми, бу хәл озакка сузылса гына, яннарына килеп, әле берсен, әле икенчесен чукып ала. янәсе, чүпләгез, тик тормагыз! Шулай итеп, бабаларын ашарга өйрәтә. Күгәрчен балалары көннән-көн үстеләр, ныгый бардылар. Җим сипкәндә кулын чукыган теге ата күгәрчен дә Айдарга тәмам ияләште, юашланып калды Тик анысы башта чнттәрәк йөргән кебек тоелган иде Ңича карамасын. балалары янында һаман ла ана күгәрчен генә була. Ә’ бервакыт Айдар, күгәрченнәр тирәсендә чуалган җиреннән, кухня тәрәзәсе төбендә утырган Багираның балконга сикерергә чамалавын күреп алды. Кул булса, бер метр ара. песигә ул чүп тр түгел. Шул чагында малай баш өстендә генә күгәрчен гөрелдәп куйганын ишетте. Күгәрчен балалары шундук аналары тирәсенә елыштылар. Айдар сузылып өскә карады Ә анда, балкон читендә, ата күгәрчен утыра иде Ул да түгел, күгәрчен кунаклаган җиреннән кинәт кенә купты да. Багираның борын төбеннән генә очып, аскы каттагы балкон култыксасына кунды Көтелмәгән бу хәлдән песи аптырап калды. Аның хәзер бөтен игътибары ата күгәрчендә иде. Ә кош урынын алыштырып кына тора. Я ул өй каршындагы рәшәткәгә барып куна, я кире балконга кайта һәр кайтуында, урап булса да. Багира яныннан уза. Бу шулай байтак дәвам итте Багира ниятеннән сүрелеп, тәрәзә төбеннән төшкәч кенә, күгәрчен тынычланып калды. Әлеге вакыйгадан соң Лйдар. балконга чыгу белән үк, як-ягына карана торган булып китте Кайчан гына карамасын, ата күгәрченнең я өстәге, я булмаса күршедәге балкон кырыенда утыруын күрә. Бер дә читтә йөрмәгән, һәрвакыт бик уяу. балалары тирәсендә — якында гына сакта тора икән ата күгәрчен. Тора-бара күгәрченнәр әрсезләнә дә башладылар. Айдарның инде ничә тапкыр күргәне бар. урамнан кайтып бүлмәгә керсә, ана күгәрчен дә. атасы да. балалары да шунда була Кайсы шкаф, кайсы диван астыннан атылышып чыгалар да балкон ишегенә таба йөгерәләр. Бер көнне әтиләре белән кайтып кергәннәр иде. Анда да шул ук хәл кабатланды. — Кара син боларны. бөтенләй басымчак итәләр икән ич. Багираң каптырйһ әле. . — Багира барында мин ишекне ябып куям Нигә алар һаман да диван астына керәләр икән. әти. ә? — Менә карыйк эле. аннан соң белербез. дип Айдарның әтисе диванны стена кырыеннан уртагарак тартып куйды Ни күрсеннәр, диван торган урында солы ярмаСы чәчелеп ята. Шкаф астын карасалар. анда да шул ук хәл.1 монысында инде тары ярмасы сибелгән иде. Мин бсләм. -пи. мин бслэм! дип Айдар баскан урынында енке- ренергә тотынды — Нәрсә беләсең? — Боларын да әрлән ташыган! - Шуңа охшаган. Кара син аны. хәйләкәр Төрлесен төрле җиргә, аерымаерым җыйган. Ул арада әниләре дә кайтып керде. Айдар ана суларга да ирек бирмичә, җиңеннән тарткалап бүлмәгә дәшә башлады. — Тизрәк инде, әни. Әнә, әти белән без ярма таптык! — һа-а, куанычыгыз зур икән. Тапсагыз соң, кая китәр дип беләсең, шул кадәр ашыктырмасаң... Авызларын ерганнар. Ике тиле! — Әрлән җыйган аны, әни, әрлән яшергән. Ә күгәрченнәр кереп < чүпләгән. ш — Шәп иткәннәр.Каракныкын бур урлаган икән алайса. £ — Нәрсә соң ул бур? 5 — Нәрсә булсын, әрлән төсле карак була, вор була. Рус сүзен бо- ш зып әйткәннәр. Э Читтән генә карап, көлемсерәп торган әтиләре дә сүзгә кушылды: * — Күрдеңме, малай актыгы, әниебез ниләр белә. Син дә белеп кал ф Кирәге чыгар. — Белер, белер. Белдерәсез... Кара инде бу бүлмәне. Кеше керер- © леге калмаган. Үләм инде сезнең белән. Хәзер үк җыештырыгыз, — » дип әниләре бүлмәдән чыгып китте. £ Кызык та инде Айдарның әнисе, үзе ачуланган була, үзенең көлү-з ен, борылып китсә, артыннан да сизәсең. ч Әтисе Айдарга күз кысып, башын кагып кунды: ■=: — Бар, себерке алып кил, т- диде. £ Алар, көлешә-көлсшә, бүлмә җыештырырга тотындылар ц Бер-бер артлы көннәр шулай уза торды. Күгәрчен балалары тагын “ да зурайдылар, менә-менә очып китәрләр төсле иде Шул минутларны u Айдар зарыгып та, сагаеп та һаман көтте, очуларын күреп калырмын дип өметләнде. Ләкин өмете акланмады Кичтән балконда калган кошлар иртәгесен инде юк иде. Балкон идәнендә шәмәхә төстәге бик матур ике каурый гына калган Малай, каурыйларны тотып, нәүмиз генә өйгә керде Аңа бик тә ямансу иде. Моны эшкә җыенып йөргән әтисе дә күреп алды, сораштыра башлады. — Әнә, күгәрченнәр киткән,— диде Айдар яшь аралаш. — Каурыйлары гына калган. — Әй, юләр малай,— ди әтисе, — исән-имин очып киткәч, шатланырга кирәк. Ә син балавыз сыкмакчы — Булсыннар иде шунда, мин аларга тимәдем ич. — Тимәвең бик әйбәт. Шуның өчен сиңа әнә — каурыйлар Изгелек күргән кешеләренә каурый ташлап калдырган кошлар турында әкияттә дә сөйләнә... Малай уйга калды Кем белә, бәлки дөрестер дә. Бәлки әле күгәрченнәр тагын килерләр, тагын шулай бала чыгарырлар Айдарга каурый калдырып китүләре юкка гына түгелдер. Өйрәнеп җиткәч кенә Айдар кемнәндер: «Мәчеләрне тыңлатуы, нигә дә булса өйрәтүе бик читен». — дигән сүзләрне ишетеп калган иде. Ләкин малайның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде Ничек килсен ди. аның әле шуны да ишеткәне бар ич: арысланнар, юлбарыслар, капланнар һәм тагын әллә нәрсәләр — барысы да мәчеләр нәселеннән икән. Менә шул җанварлар, мәчеләрнең бары тик нәселеннән генә була торып та. циркта ниләр генә кыланмыйлар! Өйрәнәләр ич, тыңлаталар Ә мәчеләр үзләре? Шулай үк кире, булдыксыз микәнни алар? Юктыр, дөрес түгелдер бу. Багира да мәче лә, ә нинди тыңлаучан. Өстәлгә менгәнен күрсә, «перес» дип малай бер генә кычкыра мәчеңнән җилләр исә йомышын үтәр өчен дә хәзер үзенә куйган комлы әрҗәгә йөри Өйрәтте нч Айдар. Шулай булгач, тыңламый буламыни? Алаен алай да, тик менә бер гадәтеннән һич тә биздерә алмый мәчесен. Я диванга, я булмаса йомшак урындыкка менеп утыра ла тырнашырга тотына Сүсәртеп бетерде инде тышлыкларын Ә әниләре сукрана «Бетерә, харап итә әиберләр- i>v. — ди Шундый чакта Айдарга бик авыр була, әйтерсең лә Багира диванны түгел, ә малайның җанын тырный. Аптырагач, әтисеннән дә сорап карады: — Әти, нишләтергә инде моны, тырнаша да тырнаша? Нишләтәсең.. Тырнатма, саклап тор.—ди әтисе. Үзе көлә. — Көләсең син, әти. Әйт инде, нигә алай итә ул? — Соң. җылыйм.мынн? Тырнакларын чарлый ич. — Ничек инде ул — чарлый? — Ничек икәнен күреп торасың бит. Ныгыта, көчле, үткен булсыннар. ди, тычкан тотасы бар ич әле аның... Кызык кына: саклап тор. имеш. Әйтерсең Айдарның бүтән эще юк. «Тычкан.» ди тагын, каян тотсын ул булмаган тычканны. Үзенең дә юньләп күргәне юк әле аны. Авылга кайткач бер күрде инде — бары шул. Үзе түзсә түзә, әмма Багирага сүз әйттерәсе килми иде Айдарның, олылар алдында аны ничек та акыллы, булдыклы итеп күрсәтергә тырыша Шул ниятеннән ул Багираны цирк уйнарга өйрәтә башлады. Ике урындыкны кара каршы китереп куя да берсенә мәчене бастыра. Икенчесе янына үзе чүгәләп, кулына кечкенә генә итме, колбасамы ки- с те тоткан килеш. Багираны чакыра. Анысы да кыстатып ( тормый, б- р карыш араны сикерүе мәчегә ни. «айт» дигәнче малай янында ia. in белән сыйлана. Ә урындыклар аз-азлап берберсеннән һаман ерагая барды һәм Багира, сыйга кызыгып, хәйран гына араны сикерә башлады Ләкин инде Айдарга бу гына аз. цирк икән, чын цирктагыча булсын дип. әнисенең чигү чигә торган кнерге-коршавы аша сиксртер- г I тырышып карады. Әмма Багира коршауны бар дип тә белми, тота ха идәнгә сикерә һәм аннары гына, йөгереп килеп, икенче урындыкка менә. Озак азаплый торгач, күңелең булсын инде дигәндәй, мәче тәвәккәлләп тә карагай иде. тик коршауга бәрелеп, идәнгә мәтәлде. Шуннан соң гына чамалады Айдар, коршау тар икән, бәләкәйрәк икән шул Багира өчен.. Ә нигә, зурайтып була бит аны. икәү ич коршау! Икене бер итеп ялгыйсың да куясын, һәр ике коршауны өзеп, җеп белән бәйләштерә-бәйләштерә. әмәлләп тә куйды Айдар Сигезле саны төслерәк килеп чыкса да. зарар юк. аның каравы әнә нинди иркен, рәхәтләнеп сикерә хәзер Багира' Димәк, программаның, беренче номеры булды. Инде икенчесен әзерләргә кирәк. Әмма ничек итеп? Әһә, тапты бугай, әйдә пианино уйнап карасын Багира! Ә өченче номеры әллә кайчан әзер. Айдар зарыгып көткән ял көне дә килеп җитте. Кичтән ул Багираны бөтенләй диярлек ашатмаган иде. шуңа күрә мәченең кухнядан чыгуы юк. савыты янына әйләнә дә килә, әйләнә дә килә, я булмаса «.мияу, мһяу» дип аяк арасында чуала. Барысы да сизәләр, мәченең ашыйсы килә, ләкин Айдар өйдә вакытта аңа ни дә булса бирергә бс- рәүнең дә хакы юк. Артистны бозмагыз, дип кенә җибәрә малай Тик әлегә артистның һөнәрен генә күргән кеше юк Ниһаять, әниләре түзмәде, бүлмәдә нидер маташтырган Айдарны дәшеп чыгарды. Ник ашатмыйсын Багиранны? Аяк атларга ирек бирми бит! — Ярамый әлегә. формасы бозыла! - Ярар алайса, икенче менә үзеңнең дә формаңны саклармын, нишләрсең икән? Айдар көлде дә тагын бүлмәсенә кереп китте. Озакламый тавышы ишетелде: Әни! Әти! Монда керегез, цирк күрсәтәм! Әтисе дә. әнисе дә. бүлмәгә кереп, диванга янәшә утырдылар Әни сенен утыруы булды. Айдар кулындагы коршауны күреп. «Аһ!» дип куйды Тик әтисе шундук аның беләгеннән тотты шаулама янәсе Айдар аны-моны сизмәде, чөнки ул үз эшенә чумган иде. Ә Багира, би чара Багира... Күзләре ут яна! Айдарнын итне күрсәтүе булды — ялт коршау аркылы малай янына Бу шулай берничә тапкыр кабатланды. Аннары Айдар икенче номерны игълан итте: - «Тыпыр-тыпыр» көенә пианинода уйнау! Айдар пианиноның капкачын ачып куйды да бер башына Багнра- ны утыртты. Ә үзе икенче башына барып басты һәм мәчегә таба ит кисәген сузды Багира клавишлар өстеннән шундук Айдар янына атылды Аяк астыннан тик до, ре. ми. фа. сольләр генә сибелешеп калды Программаның бу номерын тамашачылар көчле алкышлар белән хуплады. Малайның башы күккә тиде. Шуңа күрә ул өченче номерны тагын да дәртлерәк, тантаналырак итеп белдерде: - Мәчеләр чабышы!!! Шулай диде дә. Багираны бүлмәдә калдырып, кухняга чыгып китте. Озак та үтми, кухня ягыннан тавышы ишетелде: - Багира, ашарга чык! Мәче, мескен, бәрелә-сугыла Айдар янына томырылды.. Багираны күтәреп кире бүлмәгә кергәндә Айдарның авызы колагына җиткән иде. Я. ничек безнең цирк?! — Шә-әп, — диде әтисе. — Бер дигән! - Шәп. шәп... Тилеләр! — диде әнисе. — Киергене нишләттең? - Я инде, әнисе.. Икенчене алып кайтырбыз, — диде әтиләре Аннары өстәп куйды: — Миңа программаның соңгы номеры бигрәк тә ошады Кабатлагыз әле шуны, улым. Айдар. Багираны тагын бүлмәдә калдырып, кухняга чыкмакчы булды. Шул чагында әтисе сорау бирде. — Ә ул син чакырган бөтен җиргә шулай чабамы? — Чаба. әти. чаба! — Алайса, без болай итеп карыйк хәзер барыбыз да залга чыга быз Ә син Багираны да шунда чакырырсың Айдар залдан торып: «Багира, ашарга чык!» —дип кычкырган иде. мәче икенче бүлмәдән Tvn-туры кухняга атылды Зал ягына әйләнеп тә карамады Кухняда Айдарны күрмәгәч, савыты да буш булгач, «мияу» дип сузды. — Бар әнә, — ди әтисе, көлеп. — Багира үзеңне чакыра, хәзер син йөгер кухняга Айдар уңайсызланып калды. Алай да сер бирәсе килмичә — Ялгышты гына ла ул. — дип куйды. — Шулайдыр, шулай булмыйча... — диде әниләре. — Өйрәнеп җиткәч кенә Ахыры киләсе санда.