Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗНЕҢ ЯКТЫ МОҢНАРЫ

Өйрәт, Ибәт! «Кояш уянганчы кузгалабыз, Көнгә ничә чакрым юл барабыз — Я, санагыз! Челләләре безгә, яңгырлары, Безгә ява бөтен бозы-кары — Безгә бары! Көне буе йөргәч арып-талып, Ах, йоклыйсы иде бер таралып — Камыр булып! Сыер-сарык керә һаман төшкә, Юк, күнегеп булмый безнең эшкә — Килә көчкә! Безнең кебек бармы җәфа чиккән? Гарык булдым, җиткән, быел китәм — Иман икән!» Сугыш елларында шулай сөйләп, Авыр, озын чыбыркысын сөйрәп Йөрде Ибәт. Йөрде Ибәт йорт башыннан ашап, Аны бүген әйтү генә ансат — Ул бит ач чак! Сыкрангандай кыланса да үзе, Юк, чытылмый иде бер дә йөзе — Ибәт түзде! Ибәт гомер буе көтү көтте, Халык аны һәр кич заргып көтте — Еллар үтте... Хәзер, имеш, көтүчегә кытлык, Бик сиздерә Ибәт агай юклык — Җитми ныклык! Ул еллардан читкә китә уем: Дөнья бит ул түгел уен-муен — һәр эш кыен! Дөнья көтүләре авыр бигрәк, Ул чыбыркы түгел, булмый сөйрәп — Ибәт, өйрәт! Әйтә кебек Ибәт: — Иман кирәк! Җимерелгән әкият Төнге елга яры. Ник соң кыен Бу су буен ташлап китүләре? Учак яктысында — Су өстендә, Әйтерсең лә, йолдыз көтүләре! — Вак балыклар җемҗем уйнаклыйлар... Ә тирәндә, бәлки су анасы Сылу кызын тыя, җибәрмидер: «Кайтып китсен, диеп, җир баласы...» Су кызының салкын бармаклары, Калтыранып, кабырчыклар кояр... Ник, әнкәсе, аны тыясың син? Тыйган саен тынычлыгын җуяр: «Ах, күрсәмче, дияр, шул җир улын! Ничек яши җирнең өсләрендә?..» Хыялланыр... Ләкин хыяллары Судай агып бетәр төшләрендә... Сихри дөнья! Төн тынлыгын эчэм, Илһам өчен татлы шәраб итеп. Саксыз бер сүз куя сискәндереп, Шигъриятне ватып, харап итеп: «И дивана!»— “ Узып бара шулай Кемнәрнең ул гамьсез шәүләләре? Су кызларын таный белмәүчеләр, Хыялсызлар, мескен бәндәләрме^ Чәлпәрәмә килде сихри дөнья, Юкка чыкты сылу су кызы да... Таралдылар йолдыз көтүләре... Сусылусыз гомер итүләре, Әйтегезче инде, я, әйбәтме?— Җимердегез нигә әкиятне?! Минем әкиятне! Кичке моң Миргазиян Юныска Зәңгәр диңгез ютларында — Зәнз1" бәр. Яши диләр, Зән.мбәрдә зәнки әр. Зәнзибәрдә тоз ы җилләр зеңлиләр, Зәнзибәрнең зәйтүннәре ямьлеләр. Сагышларын төяп зәңгәр җилләргә, Туган-үскән, суын эчкән илләргә Йөзәр түгел, меңәр чакрым җирләрдән — Зәнзибәрдән кемнәр сәлам җибәргән? Баулыларның кагып сары капкасын, Хат ташучы җәһәт-җитез атласын. Белә Баулы: бәлки бик тиз кайтмассың... Бигрәк матур сырлагансың хат башын... Көтү кайткач, кичке эңгер-меңгердә, Чиләкләргә ак бәхетләр гөбердәп Тулган чакта, эңгерләр белән бергә, Иңә бер моң... Әх, иясен белергә! Морҗалардан чыккан зәңгәр төтенме? Тал-тирәкме? Берәр ялгыз-ятимме? Гашыйк кызмы моң иясе?— Я, кемне, Кем дип әйтик. Кем дисәк тә, ул булмас... Туган илдә туган кичке моң булгач, Кемнең генә йөрәгенә уелмас! Ул гомергә күңелләрдән җуелмас... Баулыларның садә саба җилләре Илтер моңны ерак-ерак җирләргә — Зәңгәр диңгезләр гизеп, Зәнзибәргә: «Баулым!»— дип син сулкып елап җибәрмә... Көз һөҗүмдә Революция мени?!— Җил-Октябрь йөри: Купшы чаганнарның Алтын погоннарын Йолкып ала-ала Көз һөҗүмгә бара! Көз безнең шәһәргә Г астроль-сәфәргә Килгән кунак түгел, Шуңар тыйнак түгел. Рөхсәт сорап тормый, Җәйнең ямен урлый. Куркак усакларның Үтеп форпостларын, Уртасына керә, Кызыллыкка төрә. Көзне көтеп торган: Кул күтәрә урман! Булса әгәр яшел. Уңышыңны яшер: Көзгә бездән тиеш Тик өлгергән җимеш. Арын чүп-чарыңнан, Арын син барыннан: Ваклык, хөсетлектән, Мәкер, көнчелектән, Гайбәт, ялалардан, Шома ялганнардан. Көз утында яндыр, Яки юсын яңгыр. Кызыл көз һөҗүмдә — Җиңелмә үзең дә! Арган инде усак яфраклары Җәй буена җилдә тирбәлеп, Җылы җиргә төшеп сыланыр да Түшәр тиздән якын-тирәне. Аккордларын барлый, Шыгыршыгыр Ботак шыгырдатып, имәннәр. Имәннәрдә көзге симфония Уйнарга дип җилләр килгәннәр. Хоккейчылар мыни! Елтыр каска Киеп башка, Әнә, гөмбәләр: Сезон ачылуга куан'£|шып. Берберләрен коча-үОәләр. Саксыз караштан да коелалар Соңгы карлыганнар шыбырдап. Зәңгәр күктә—өчпочмаклы ямау: Торна кәрваннары, Җыр жырлап, Сагыш җырын коеп канатлардан, Китеп бара җылы якларга... Нигә икән туа күңелләрдә Якты моңнар шундый чакларда? Бар табигать, бөтен җиһан белән Минем җаным, минем күңелем Көзгә әзерләнә, көзне көтә: Тулышыйм да тизрәк түгелим... Йөрәгем Кайгылы көннәрнең, Йокысыз төннәрнең Күпмесен күтәрдең. Йөрәгем? Күпмесен күтәрдең, Күпмесен үткәрдең, Яшендәй этәрдең, Йөрәгем? Сиңа сыйды җиһан, Гавам, Галәм — Җанлысы да, җансызлары да... Сиңа таныш шатлык-куанычлар, Сиңа таныш җан сызлавы да. Сөенеч яңгырлары яуды синдә, Кайгы бураннары дулады. Кояш чыкты, ай калыкты синдә — Тормыштан һич туйган булмады. Язгы карлыгачлар очты синдә, Яңгырады гыйшык җырлары. Өмет чәлпәрәмә килгәндә дә, Зарыгып көттең килер елларны. Ялган кермәк булды — Юк, сыймады! Мәкер кермәк булды — сыймады! Тормыш кыйнады да иркәләде, Бер сыйпады, Йөз кат сынады. Сынатмадың! Ярылыр чиккә җитеп Какканда да күкрәк читлеген, Җиңел язмыш күтәртмәдем сиңа, Авыр булды һәрчак йөк минем. Сизәм: ардың... Инде тормыш ритмын Киметергә кирәк кирәген, Син тибәсең ләкин: «Юк! Юк!»—диеп Нагрузка сорап, йөрәгем. Шулай булгач, җилә бирәмен! 1980 Кояш Тимбикова