Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХӘМДЕНИСА

Хикәя рчык кадәр генә шул Гыймадиеңнан ничек тукматып торасың тау хәтле гәүдәң белән?— дип кызыксынуын тыялмаган хатыннао ничә сорасалар да, Хәмденисаның җавабы бер булды: — Ир бит... Ир хакы — тәңре хакы. Авылда шундый сүз йәрн иде: имеш, яучы- лап-димләп өйләнгән Гыймади үзенең кәләшен беренче тапкыр зөфаф кичәсендә генә күргән. Күргән дә коты очкан, ди. Көч-хәл белән: — Син кем?—дип сорый алган. Болай да оялып, тәмам югалып, нишләргә дә белми басып торган кыз: — Хәмдениса, хәләл җефетең,— дигән, имеш. Инде эш узган, никах укылган, чыбылдык эченә түшәк җәелгән, чигенергә урын юк, өлешеңә тигән көмешең дип, Гыймадига ризалашырга гына калган. Озын буйлы, таза гәүдәле Хәмдениса янында Гыймади каклап киптерелгән балыкны хәтерләтә икән. Алар турында сүз чыкса, усалрак теллесе ут сүнгәч киң агач караватта Гыймади үзенә урын таба алмый интеккән, дип тә өстәп куя. Бу кадәресенең арттыру икәнлеген барысы да беләләр, әлбәттә. Чөнки кияү белән кәләшнең зөфаф кичәсендә кайдан килеп шаһитлар булсын да, никахлашкан ир белән хатынның түгел, кыз белән егетнең дә йокларга җай чыкканда, урын табалмауларына кем ышансын. Икенче көнне чәй эчкәндә белә Гыймади: никахка кадәр ул күреп калган чибәр кыз аның балдызы булган икән. Кеше ни сөйләсә дә сөйләр, әмма Гыймади абзый белән Хәмдени- саттәйне начар яшәделәр дин әйтеп булмый. Икесе дә тырыш, эшкә уңган иделәр, шуңа күрәдерме, тормышлары да мул булды. Бер-берсенә тәмам ияләшеп бетеп, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәсәләр дә, аларның сәгать сыман көйләнгән тормышын ара- тнр„ Гыймади абзыйның чыгырыннан чыгуы бозып куя иде. Моның сәбәпчесе, әлеге дә баягы, буй кыскалыгы һәм кешеләрдәге каһәр суккан тел булды. Үртәргә яратучылар, җор теллеләр беткәнмени. Ир-атлар эштән соң, берәрсенең бурага дип алып кайтып ташлаган бүрәнәләре өсте- нә утыгып. тәмләп кенә махра суырганда, арадан котыртучы табыла. — Син, Гыймади ул эскерт хәтле хатын белән ничек торасың, ә? Сәкегә басып үпмәсәң, буең да җитмидер әле?—ди берсе. — Исең киткән икән! Үбешкән чакта гына хатыны Гыймайны күтәреп тә торырга мужыт.— дип элеп ала икенчесе.— Менә минем башкасына һич акыл җитми: бер кочакка сыеп бетмәгән хатынның калган җирен икенче тапкыр кочаклый микәнни? Адәмнәргә шаркылдап көлергә җитә кала. И үртәлә Гыймади шул сүзләргә, и үртәлә. Сугып кына егар иде дә, көче җитмәсен белә. Ирлеге кимсенә аның, мин-минлеге урыныннан кузгала. Аллаһе тәгаләсен дә әйтер идең! Башы кешенекеннән ким эшләми, кулы ут уйната — тирә-юньдә данлыклы балта остасы. Шунда бераз буй өстәсә, ходайның кодрәте кимер идемени! Айгыр сыман ыржаеп көләргә яраткан авыл адәмнәренә каршы әйтер сүз тапмый ул. Төпчеген җиргә ачу белән батыра да, җәй көне дә салмый торган малахаен басып киеп, кызу-кызу кибеткә юнәлә. Көчсезлеген таныган ир-ат нишли дисезме? Йөрәк януын басарлык итеп эчә дә, җырлый, җай чыкса, бәйләнә башлый, карга ачуын чыпчыктан булса да ала. Гыймади да шулай. Бер чәкүшкәне аудара да, өенә юнәлә. Мондый чакта Гыймадидан да көчле кеше юк инде. Ул үзен һич кенә дә әзмәвердән ким дип хис итми. Өенә килеп керүгә: — Х-хәмденисау-у! Тетмәңне тетәм мин синең, тукмап үтерәм!— дип. аяк тибеп кычкырып җибәрә. Карчыгы кая каршы әйтү, каршысына үзе йөгереп килә. — Үтер, карт, үтер!—ди. И очып-очып куна Гыймади хатынына. Хәмденисаның үзен якларга исендә дә юк, тик басып тора. Шулай да аның күзе-чырае кара янып йөргәнен күрүче булмады. Айныгач, Гыймади шактый вакыт хатыныннан унайсызланып йөри. Ләкин, ирләрнең үртәп теш ыржайтуы була, бу хәл тагын кабатлана. Революциягә кадәр үк башланган әлеге гадәт колхозлашкач та дәвам итте. Әмма иренең кул күтәрүе хакында Хәмденисадан берәү дә зарлану сүзе ишетмәде. Бер заман колхоз ударникларын шәһәргә цирк карарга алып бардылар. Колхозга беренче булып кергән, яхшы эшләп килгән Гыймади белән Хәмденисага да бу бәхет эләкте. И ул цирк дигәннәре! Ниләр генә күрмәделәр анда авылдан килгәннәр. Ул тәлинкәне чөюләр дисеңме, һавада атынучылар дисеңме, син тип-тигез җирдә дә әллә ничә тапкыр абынганда, монда нәп-нәзек бауда йөрүләр дисеңме, карауга ук кот очарлык арыслан белән фил дисеңме — барысы да бар иде циркта. Үз оясыннан чыкмый ятып, кәҗә белән сарыктан, сыердан гайре хайван күрмәгән авыл халкы бу тамашадан телдән калды, авызын ачты да ябарга онытты. Соңыннан уртага мускуллары туп кадәр, йодрыклары ике потлы гердән һич киме булмаган бер пәһлеван чыгып басты. Алып баручы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: — Кем дә кем кул көрәштерүдә безнең батырны җиңә, аны зур бүләк көтә! Рәхим итегез, иптәшләр!—дип кычкырды. Тамашачылар бер мәлгә тынып калдылар. Башта чыгучылар табылмады. — Кем көчен сынап карый? Җиңүчене бүләк көтә! Кыюсыз гына иң элек берәү күтәрелде, тора-бара, ни булса да булыр дип, үзен сынап карарга теләүчеләр күбәйде. Ләкин алар батыр белән чак кына да тартыша алмадылар. Тимер мускул барысын да әйләндереп сала торды. һәрбер тартыштан соң тамашачылар гер килә, халык басып-басып карый иде. Бөтен игътибарын тамашага юнәлткән Гыймадиның бер заман күзләре маңгаена сикерде: чираттагы батыр булып Хәмдениса баскан иде. Гыймади үзен-үзе белештермичә: — Хәмдениса!—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Ләкин аны итәгеннән тартып утырттылар. Халык умарта күче сыман гөжли башлады. Әле аннан, әле моннан Хәмденисага куәт бирүче тавышлар яңгырады. Барысы да Хәмдениса ягында иде. — Җиң шуны’ — Кызганып торма, кинәтрәк ал! Хәмдениса бу тавышларны әллә ишетә, әллә юк, аның игътибары батырда. Менә ул озын бәбәй итәкле күлмәген бераз күтәреп куйды, ашыкмыйча гына җиңнәрен сызганды һәм батыр каршындагы өстсл- иең икенче ягына килеп утырды. Гыймадиның йөрәге ярылырдай булып тибә башлады: ни әйтсәң дә, үз сөягең үзеңә кадерле дягәкДәй, гомер итә торган хатының бит. Пәһлеван, ни кырырсың микән дигәнсыман мыскыллы елмаеп, кулын алга сузды. Шуннан соң тамашачылар сизми дә калды: әллә батыр тотып өлгерә алмады, әллә тотып та Хәмденисага каршы тору хәленнән килмәде, аның кул аркасы шап итеп өстәлгә килеп бәрелде. Батыр, гаҗәпләнүдән ни эшләргә дә белмичә, сикереп торып авырткан кулын селтәп җибәрде. Тамашачылар берьюлы хәрәкәткә килделәр. Кул чаба, аяк тибә, төрле яктан кычкыра башладылар: — Булды! Молодец! — Дөрес түгел, булмас! Сөйләшеп куйганнардыр... — Позор ирләргә, яшәсен хатыннар! — Менә ичмасам, бу хатын... . Хәмденисага тегү машинасы бүләк иттеләр. Машинаны култык астына кыстырын, ул урынына китте. Аны. урынына барып җиткәнче, аягүрә басын, кул чабып озаттылар. Ләкин Гыймадидан җилләр искән иде. «Тәмәке тартырга чыккандыр»,—дип уйлады хатын. Тик ире һаман да кермәгәч күңеленә шөбһә төшеп, залны урап керде, алай да тапмагач, авылдашларыннан сорап карады. Чыгып барганын күрсәләр дә, кая киткәнен белүче юк иде. Ул арада программа төгәлләнде Авылдашлары белән цирктан чыгуга, Гыймадиның; — Хәмдениса!— дигән тавышы ишетелде. Шунда ук хатыны янына ат белән килеп тә туктады. Гыймади шактый кызмача иде. «Ходаем, кеше алдында гына тавыш куптармаса ярар иде»,— дип, белгәнен укып, алласына ялварды Хәмдениса. Хатыны менеп утыруга, колхозлашканчы үзләренеке булган кашка айгырга Гыймади чыбыркы белән тамызды. Кашка айгыр урыныннан ук куш аяклап чабып китте. Бүләккә бирелгән тегү машинасын урнаштыру белән мошгуль булган Хәмдениса чанасыннан чак төшеп калмады Ул толыбына төренебрәк утырды да Гыймадиның бәйләнгәнен көтел бара башлады. Менә алтындай утлары белән шәһәр дә артта калды. Кашка айгыр йолдызлы караңгылыкка кереп чумды. Тиро-якта кабер тынлыгы. шомлы ялгызлык. Ааылдашалар атларын җигеп, куып җиткәнче, шактый вакыт узар. Гыймади юлда дулармы, кайткачка калды- рырмы, хатын шул турыда уйлап борчыла иде. Каян уртага чыгасы итте! Гыймади шуны яратмагандыр, шуңа эчкәндер. Ә эчсә... Хатын яхшы белә эчсә иренең бәйләнми калганы юк әле. Дөресрәге, бәйләнер өчен генә эчә дә ул. Кинәт Хәмденисаның уен бүлдереп: — Тр-р! — дигән тавыш яңгырады. Үз көенә генә юыртып барган айгыр туктап калды. «Башлады»,— дип уйларга өлгерде хатын. Ире кинәт аның күкрәгенә капланды һәм үксеп җибәрде. Хәмдениса моны көтмәгән иде, гаҗәпләнүдән ни әйтергә белмәде. Башын боргалаган Гыймадиның бүреге салынып, чанага төште. Ә январь төне суык, ай-һай суык иде. — Син, нишләвең бу? Суык тигерәсең бит, — ул картының бүреген алып китерде. — Әйдә, кыйнасаң кыйна да, өйгә кайтыйк инде... Гыймади башын күтәреп, хатынына карап торды да аның ирененнән, бәс сарган керфекләреннән үбә башлады. — Фәрештәкәем, — диде ул, хатынына беренче тапкыр иркәләп эндәшеп. — Гафу ит мине. Юләр бит мин... Эчкәч юләрләнәм. Үртиләр... — диде ул. — Мин сиңа бүтән беркайчан да тырнак белән дә чиртмәм. Ышанасыңмы? Яратам бит мин сине... Гыймади тагын хатынын иркәләп үбәргә тотынды. — Кыйнаса, исең киткән икән. Син бит минем ирем, шулай язгандыр тәкъдирдә... — Юк!— дип бүлдерде Гыймади.— Бүтән ул турыда сөйләшмик — Һәм Хәмдениса колагына тагын берсеннән-берсе матур, ягымлы сүзләр ишетелде. Гыймади абзый сүзендә торды: карчыгына бүтән беркайчан да кул күтәрмәде. Пар былбыллар кебек сайрашып яшәделәр. Уртача гына буйлы биш кыз, биш малай үстереп кеше иттеләр. Буйлар аермасына ишарәләп берәрсе сүз кузгатканда, ул хәзер ачу белән төпчеген җиргә төкереп, малахаен басыл киеп, кибеткә юнәлми, кет-кет итеп көлә дә бетерә. Ә цирктан кайтканда булып узган вакыйга турында алтын туйларында Гыймади абзый безгә үзе сөйләде.