Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛДӘГЕ ЭЗЛӘР

Әдип, прозаикмы ул, шагыйрьме уз иҗатында, бар нәрсәдән бигрәк, тау кәҗәседәй кыядагы бер таштан икенче ташка күченеп, сикергәлән йәрүдән сакланырга тиеш Ул билгеле бер чор, буын вәкиле. Тамыры белән шул чорга береккән. Тамырлар тирәнгә китәргә мемкии, яисә як-якка киң җәелергә, әмма җирлегеңнән, халкың һәм үз буыныңнан ерак китеп булмый. Китүләре я үзәк тамырларны өзү, я туфрагыңнан аерылу бәрабәренә генә — югалтулар аша гына мем- кнндер. Шуңа күрә һәр иҗатның үз кыйбласы — темасы, тоткан юлы, яратып сурәтләгән, үзләреннән аерыла алмый газапланган образ-геройлары булырга тиештер. Чын әдипне, чын художникны башкача күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Әмма шунда ук тагы бер факторны, бу очракта инде объектив түгел, субъектив факторны да искә алмау дөрес булмас: әдипнең бер үк вакытта, бер заманда яшәп тә, каләмдәшләреннән үзгә буларак, тормышта үзен аеруча борчыган яшәү принциплары. әхлак нормалары булырга мемкин. Мөмкин генә түгел, тиес тө1 Әлбәттә, шулар өстене конкрет тормыш биографиясе дә аның иҗат принциплары формалашуда — тема сайлауда, йөз тоткан проблемаларны билгеләүдә соңгы рольне уйнамый — ә хәлиткеч э'-еиче фактор булып тора, һәрхәлдә әсәрләреннән үзенең шәхси тормышы, кеше буларак формалашу юллары төсмерләнмәгән әдип булмас Тарихи темага язамы ул, заман проблемалары кочагында тартышамы, киләчәк турындагы татлы хыя ларга биреләме — ничек кенә итмә, үз тиографияңнән, җанны утка салган, бәгър Ңне телгәләгән сораулардан, чынбарлык ан качып булмый. Аяклар басып торган җирдән башның әллә ни ерак китә алмаганы кебек. Фәкать аяклардан күпмедер югарырак булу, киңрәк офыкларны күрә белү генә мөмкиндер Язучы-прозаик һәм драматург Аяз Гый- ләҗев иҗаты соңгы еллар татар совет әдәбияты барышында тематика күзлегеннән булсын, идеязстетик эзләнүләр киңлеге белән булсын, ничек кенә димә, бу әдипнең иҗат эзләнүләре — шатлык һәм газаплары махсус игътибар объекты булуга лаек. Әдәбият мәйданында өч дистә еллар берөзлексез һәм актив эшләп килгән әдипнең иҗат портретын язар өчен аның тау-тау әсәрләрен өр яңадан өйрәнеп, анализлап чыгу гына түгел, ә тормыш юлын, шәхси биографиясен, дөньяга карашын. уй-кичерешләрен, холкын, әйләнә тирәгә һәм кешеләргә мөнәсәбәтен бөтен ваклыкларына тикле төпченеп белергә кирәк • Бу очракта мин авторның терле журнал, җыентыкларда, китапларда чыгыл килгән, укылган әсәрләре турында, шагыйрьчә әйткәндә, исемдә калганнар белән генә уртаклашырга булдым. Теләгем — күңелдәге эзләр белән уртаклашу. «БЕРӘҮ», повесть (1959) Бу әсәр авылда үсеп, авыл белән элемтәсе сакланган кешене битараф калдыра алмас. Персонажларның язмышлары якын, үз-үзләрен тотышы таныш, һәркайсыи күңел белән якын итәсең. Әлбәттә, «Берәүядә тасвирланган авыл бүген тамырдан үзгәрде инде. Анда Нурулла һәм аның гаиләсе кебек аяныч язмышларга социаль нигез калмады. Туган җиргә Нурулладан җаны-тәне белән бирелгән принципиаль һәм тугры җаннар бүгенге авылның үзәген, умырткасын тәшкил итәләр — җир җимертеп эшлиләр һем муллыкта матур тормыш корыл, кем әйтмешли, әйттереп дөнья көтәләр. Ә әсәрдә сөйләнелгән колхозлашу, яңа тормышның нигезен салу елларында мәкерле дошман белән көрәш җиңелдән булмаган Бөркетне — кыя бөркетен хәтерләткән Нурулла туган авылында яңа хуҗалык төзүнең бөтен кырыслыкларын татып, кулак калдыклары белән тартышулардан сыңар канатлы кош кебек әйтеп бетергесез олы һәм җан җәрәхәтләре белән чыга. Ә Повесть «Берәү» дип исемләнгән икән, кем соң ул берәү, нигә ялгыз калган, аны әйләнә тирәлектән, дусларыннан кем аерган, диган табигый сорау килеп баса. Ул, әлбәттә, әсәрнең үзәк герое — Исхак. Бу егеткә дә язмыш җиңелләрдән бирелми. Иң элек, ул — ятим. Шуның естенә үзен туган авылына, туган якларына гомергә багышларга әзер торган, кече тәненә сыеша алмаган гаярь егетнең тамырына балта чабучылар табыла Хаклык, турылыктан башканы белмәгән, әле яңа формалашып килгән шәхес өчен Гыйлми Салихлары, Тазкжовлар — Нурулланың канатларын каерган кулак калдыклары — бер уйласаң алай җиңә алмаслык куркыныч көч тә булмас иде. Аның үзәгенә үткән нәрсә күпкә катлаулырак, нечкәрәк һәм тиз җиңә, үзгәртеп яңадан булдыра торган нәрсә түгел — авылдашларының бөтен хаксызлык, корткычлыкның нигез башы булган яңа тормыш дошманнарына пассив мөнәсәбәте Кешеләрне күрә, таный белмәгән, политик зирәклекләре сай, сукырларча буйсынучаи авылдашларының пассивлыгы еметсеэләндерә Исхакны. Үзенә ишләрне таба алмавы сәбәпле ялгызлыктан качып җан аткан туган-үскән җиреннән кител бара Чит җирләргә бәхет, озын берлек эзләп тә түгел, ә бары җанын кая куярга белмәүдән, протест йөзеннән китә. Бу язмышның бар катлаулылыгы. драматиклыгы да шунда — тирәнтен ялгыша Исхак. Колхоз председателе булып эшләгән, яңа тормыш дошманнары белән бил алышуга калгач, үзендә шулай ук ахыргача җиңеп чыгарлык ихтыяр көче, ныклык таба алмаган Хөсәен һәм шуның кебек күпләгән башка намуслы кешеләрне үзенә тартып, бергәләп көрәшү юлын күздән ычкындыра. Бу аның төп хатасы һәм аны бер ялгызы калдырган сәбел тә Ныклабрак уйлап карасаң, авылдашларын пассивлыкта гаепләгән Исхак үзе дә шул ук чирдән газаплана, аның үзенә дә иҗти- магый-политик активлык җитенкерәми, җәмгыятьнең нигезендә булган ныклы таянычны ул үзе үк күрә алмаган икән Повесть. А Гыйләҗеанең күпчелек әсәрләренә хас җор тел, шаулап, ургыл айкан судай ярсу рухта, стильдә язылган. Андагы күп кенә оригиналь чагыштыру, сын- ландыруларны гыйбрәтле һәм шул чор авыл тормышына хас образларны яратып яисә нәфрәтләнеп искә алырга мөмкин булыр иде. Ләкин игътибарны, барыннан да бигрәк, әсәрнең төп идея-эстетик җе- гәре һәм бүгенге шартлардагы әһәмияте, анда күтәрелгән проблемаларның актуальлегенә юнәлтәсе килә. Әйтик, совет иле гражданнарының иҗтимагый-политик активлыгы һәм зирәклеген берөзлексез күтәрү. дөреслек һәм хаклык өчен ахыргача принципиаль рәвештә көрәшергә кирәклеге турында уйлану кемнән таләп ителми. Димәк, әсәрдәге вакыйгалар инде бүг генге чынбарлыгыбыздан шактый ук ерагайса да, анда кузгатылган проблемалар әлегә көн тәртибеннән төшкәне юк. «Берәү» бүген дә актив яшәвендә дәвам ите. «ӨЧ АРШЫН ҖИР», повесть (1962] Туган җир. туган якның кадере хакында, кешелеклелек турында үзәкләрне өзгеч тирән фәлсәфәгә корылган әсәр. Мөгаен, бер артык җөмлә, бер артык суз юктыр кебек анда, ничек йотлыгып укый башлаган булсаң, шулай тәмамлыйсың да. Повесть жанрының иң бөтен, җыйнак һәм камил үрнәге диярсең... Язмышлар Тетрәндергеч, һәм гаять дәрәҗәдә олы тәэсир итү көченә ия язмышлар... Аянычлы, бушка узган гомер. Бумеранг сыман үз башына әйләнеп кайткан ачу һәм нәфрәт. Семья дип, ир хакы дип җирсеп үткән көннәр, айлар, еллар... һәм мә сиңа — үлем. Мирвәли һәм аның тугрылыклы хәләл җефете Шәмсегаян башыннан үткәннәр, бәлки, типик вакыйгалар да түгелдер Шулай да аларның тормыш юлын, яшәү рәвешен һәм төзәтү мөмкин булмаган олы хатасын «ат-кат күңелдән кичерү, гыйбрәт итеп искә алу беркайчан да зыянга китмәс. Шәхси милекчелек психологиясендә тәрбияләнеп, мин-минлеге чамадан тыш Зур булган Мирвәли әтисе җыйган мал-мел- кәтнең, колхозлашу чорында авылдашлары белән уртакка бүленүеннән куркып, барын юкка чыгара, яндыра. Моның белән генә колхоз зур югалту күрми, әлбәттә, ө Мирвәлинең үзе өчен ул кыйммәткә төшә. Авылдашларыннан, туып-үскән җиреннән аерыла, кешеләргә булган ышанычын, кешелеклелек хисләрен югалта. Үзсүзлелек, усаллык, нәфрәт һәм мәкер белән тулы гомер уздырган кешенең язмышы ничек, ни дәрәҗәдә ямьсез һәм мәгънәсез рә- (•шта тәмамлама икән — Мирвәлинең соңгы минере Һәм шул көннәрдә аның бэшыниан күңеленнән узганнар моңа табигый һем ышандыргыч дәлил булыл тора. Бердәнбер тормыш юлдашы Шәмсегаянның җансыз гәүдәсен ат арбасына салыл. үз кичерешләре белән бер ялгызы гына калып үтелгән 58 чакрым юл аны үкенечле кичерешләр дәрьясына чумыра Чамадан тыш психологик киеренкелек һәм тирәнлек белән тасвирланган Мирвәлинең туган авылына кайтып баш июе һәм авылдашларыннан үзенә туган җирдән өч аршын ялваруы әсәрнең олы һәм актуаль яңгырашлы финалын тәшкил итә. Шәмсегаянның, туган якларын сагынып, соңгы коинәренәчә үзе уйнап үскән бо- лыи-кырлариы күрергә сусап атлыгуы да әсәрдә күтәрелгән проблемаларның киң планлырак, тулырак һәм ышандырырлыграк булуын тәэмин ите. Гомер сәгатенең соңгы минутларын иген басуыннан барган ат арбасында — арыш башаклары шавын тургай җырын ишетеп, кыр чәчәкләре һәм чиста зәңгәр күкнең матурлыгына сокланып, арба чәкүшкәсенең шыгырдавына кадер хәйран калып каршылый ул Гомере буе кемнеңдер кирелегенә буйсынуы сәбәпле, кемгәдер булган ярату хакына туган якларыннан аерылу газабын кичкән бу гүзәл һәм нечкә табигатьле хатын язмышы шулай ук байтак кына җитди уйлануларга этәрә Җыеп кына әйткәндә. «Өч аршын җир» повестен укыганда күңелне, уйны шул рәвешле кешелекле, беркайчан да актуальлеге кимеми, югалмый торган олы һәм җитди день яви мәсьәләләр биләп ала. Бу исе —әсәр яши дигән сүз «ЗӘЙ ЭНҖЕЛӘРЕ» повесть (1963) Язучының күп кенә башка әсәрләреннән аермалы буларак, бу повестьны тәнкыйть бик җиңел һәм бертавыштан дип әйтерлек хуплап каршы алды. Укучылар мөнәсәбәте нинди булганын хәзер әйтүе кыен. •Зәй энҗеләре» авторның күл кенә повестьларыннан үзгә стильдә, тормышның кайнар эзе буйлап, кайсыдыр яклары белән документаль җирлектә язылган тесле. Әлбәттә, авторның уэ-үзен төрле яклап сынап каравы яхшы нәрсә Шуның өстене еле «Зәй энҗеләре» әдәбиятыбызда производство тормышыннан, эшче темасына язылган әсәрләрнең дә берснчеләреннән нде «УРТАЛЫКТА», повесть |1969| Уэенең язылу стиле, үзәккә куелган фәлсәфәсе белән үзенчәлекле әсәр Сюжет катлаулы түгел, вакыйгалар да авторның башка есорләрендәгечә эзлекле бу лып, ачык кына бер юнәлештә сузылмаган. Гомеренең урта җиренә, урталыкка җит- *ен Сегыйтьнең уйлары, тормыш хакындагы фәлсәфәсе, әлбәттә, тормышчан, игътибарны җәлеп итәрлек Ләкин, ни дәре чеде гомумиләштереп ген фәлсәфә ул! Түгел икән, ул, фәлсәфә булудан туктал, үз минминең тирәсендә генә чикләнеп гәп сатуга кайтып калмыймы. Повестьны, тулаем, кызыксынып укыган кебек идем, шулай да, каян килептер, шундыйрак шик калган. Әсәрдә тасвирланган эпизодлар, мөнәсәбәтләр хәтердә ачык саклануга да карамастан, төер булыл яткан ул шнкне куып чыгара алмадым. Тагы шунысы да бар, автор өчен билгеле бер чорда гаять әһәмиятле булып тоелган ул уйланулар укучы өчен ни дәрәҗәдә кызыклы булыр һәм прозада, поэзиядән аермалы буларак. шәхси кичерешләргә генә нигезләнгән күләмле әсәр үзүзен аклыймы икән? Дөрес, бу очракта бәлки тагы бер факторны искә алу кирәктер Повестьта автор Сәгыйть белән аннан егерме вшькә кечерәк кыз Рузалиянең үзара аңлаша берберен аңлый алмауларына, тормышка мөнәсәбәтләренең төрле булуына игътибар итә Бу юлларның авторы да. баксаң, дөньяга автордан нәкъ ике дистә еллар чамасы соңрак килгән икәү. Кем белә... ■ЯЗГЫ КӘРВАННАР», повесть (1972) Әсәр кыска, анда апай катлаулы, үтә каршылыклы сюжет җепләре дә үрелмәгән, бер карашка, үзәккә алып тасвирланган масштаблы образлар да күп түгел. Вакыт һәм пространствода артык киң җәелүне дә максат итми автор. Шулай да бу әсәр, һич нәрсәгә карамастан, язучы иҗатында үзенчәлекле урын алып тора. Моны ни белән аңлатырга' Автор әлеге җыйнаклык аша масштаблыкка Ничек ирешә соң? Повесть, барыннан да элек, үзендә сугыштан соңгы чор татар авылының, авыл кешесенең бетмәс-текә имәс мораль көчен, рухи матурлыгын һәм батырлыгын вакыйга һәм картиналар аша характерлы рәвештә үтә җылы итеп чагылдырган булуы белән гыйбрәтле. Фашизмны җиңгән халыкның, тиңдәшсез зур кыенлыклар кичергән, көндәлек тормышында олы «шырлыклар белен генә очын-очка ялгап барган, арыган һәм талчыккан халыкның, бу очракта асыл кешеләренең, гүзәл бер бе- тенне тәшкил иткән матур образы күңелләрме тетрәндерерлек детальләр, характерлы эпизодлар ярдәмендә күз алдына китерелә Халык вәкилләре — алар бер үк вакытта ута гадиләр, күңелләрендәге телләрендә, уйларындагы кылган эшләрендә дигәидәй. анарның кан тибешен, изге омтылышларын һичнинди кыенлыкларсыз тоеп барасың. Шул ук вакытта повестьта тасвирланган халык индивидуаль сыйфатлары белән үзе- иә җәлеп итеп торгам кабатланмас образлар системасыннан гыйбарәт. Сабнраттем- ие генә алыйк Колхоз эше әчем киләсе ел икмәге әчем авылдашлары җан атып йөргән кемнәрдә ул үзенең сәламәтлеге хакында онытып башкалар белән бергә 65 чакрымдагы глубникаге чана тартыл чыгып китә Аны һичкем мәҗбүр итми бит югыйсә, авылда калырга да киңәш ителер Әмма ул — сугыш чоры авылының 6е>еи кыенлыкларын үэ җилкәсендә тартып бар- гаи мәһабәт авыл хатыннарының берсе — әлеге җаваплы эштән читтә калуны күз алдына да китерә алмый. Чанада язгы авыр юлдан 3 пот сортлы солы тартып кайткан җирдән, бәйгедә егылып калган аргамактай, йөрәген тотып язгы эл-ак, йомшак, көпшәк карга ава — дөнья белән, авылдашлары, өч баласы белән бәхилләшә. Әлбәттә, бүгенге көндә мондый адымны ясау да һәм аны аклауның ихтыяҗы юк, әмма ул чор өчен бу үтә дә типик образ һәм характерлы эпизод. Авыр сугыш елларында фронтны икмәк белән тәэмин итеп торган, ирләрне алыштырып, колхоз һәм хуҗалык эшләрен бер үзләре төпкә җигелеп тарткан авыл хатын-кызлары өчен бу гадәти хәл. Сугыш батырлары белән бергә без менә шундый аналар, апалар, алдында да баш ияргә, күңелләрдә үзләренә мәңгелек һәйкәлләр куерта тиешле икән бит дип уйлап куясың. Чынлап та без ватан өчен, уртак максат өчен кирәк булганда үзләренең гүзәл, нәфис заттан булуларын онытып тормышның барлык мәшәкатьләрен күтәрә белгән ха- тын-кызларыбызның олы образларын һич- кайчан онытырга тиеш түгел— авторның әлеге повестьта әйтергә теләгән иң җитди фикерләреннән берсе шундый. Шунда ук Сабирәттәй образы янәшәсендә автор тарафыннан үэгә бер мәхәббәт белән тасвирланган Кәсле авылыннан Сәрвәр апа һәм Әдилә образлары да күңелләрдә якты нур сызып җылылык калдыралар, һәм, миңа калса, алар хакында да аерым туктап уйланыр урын бар. чөнки алар да шул чор хатын-кызларының иң матур сыйфатларын чагылдырып киләләр. Әйтик, Сәрвәр ападагы күңел киңлеге, юмартлык, кешелеклелек сыйфатларына сокланмый һәм аңарда шул сыйфатларны тәрбияләгән җәмгыять, халык вәкиле булуың белән горурланмый мөмкинмеП Җиңел еллар, бөтен еллар түгел югыйсә. Шуның өстеиә ире сугыш инвалиды, контузия алган, берничә балалары бар. Ә ул авылларына орлыкка килгән, үзенә моңа кадәр бөтенләй таныш-белеш тә булмаган уннан артык кешене ачык йөз һәм сый-хөрмәт белән каршы ала. Арыган-талчыккан кешеләргә күңел һәм өй җылысын һич кызганмый, тарсынуны белми аләрны каршы ала һәм озатып кала һәм боларның һәммәсе кемдер кушу буенча түгел, башкача ярамаган. шулай гына булырга тиеш кебек, табигый рәвештә эшләнә. Нинди гүзәл, ни дәрәҗәдә кешелекле сыйфат! Уйлап куясың үз халкыңны, үз җәмгыятеңне үзендә булган шундый сыйфатлар белән тасвирлау әйтеп бетергесез олы әһәмияткә ия ич Яңа шартларда үсеп килгән яңа буын алдында, тугандаш милләт укучылары алдында. дөнья алдында... ■Аркада җылы мич, тездә бушап бара торган кайнар табак... Өй эчендә әйтеп, сөйләп бетерә алмаслык рәхәтлек, һәркем үз күршесенә бәрәңгенең тәмлерәген куярга тырыша, күңелне күтәрә торган татлы сүзләр әйтелә... Бәрәңгене ялт иттердек Аннан чәй килде Чын чәй, куе итеп ясалган такта чәй. Сәрвәр апа чоланнан бал керткәч, барыбыз да ах иттек. Бал, бердән, бик кадерле кунакка гына куела торган нәрсә, зур сый, икенчедән, март ае булса да аларның баллары шикәрләнмәгән, ягъни утырмаган, кичә генә суыртып куйган төсле сап-сары, сәмих сагыз диярсең!»— Шул рәвешле яратып һәм үзгә бер җылылык беләк тасвирланган юлларны укыганда безгә, юк-юк та утыэ-кырык еллык араны үтеп, бүгенгегә кайтып уйлану зыян итмәстер. Юк. авыр елларда халкыбызны мең бәлаләрдән йолкып калган, өстен иткән ул туганлык, ярдәмчеллек, кешелеклелек сыйфатлары югала, онытыла бара дип расларга, чаң сугарга җыену түгел. Бәхетсезлек килсә, авырлыклар килсә кешенең, җәмгыятьнең асылында булган ул сыйфатлар, һичшиксез, яңадан һәм тагы да матурырак формаларда д калкып чыгарга һәм чагылыш табарга мөмкин, шулай да бу хакта бер генә минутка да онытып тору да ярамый. Муллыкка, бөтенлеккә һич алданмый коммунистик яшәү нормалары һәм югары әхлак өчен — Кеше өчен көрәш берөзлексез дәвам итәргә тиеш. Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннариын укыганда күңелдән шундый уй китми газаплады Чөнки ул матур сыйфатларның бер Сәрвәр апада гына түгел, ә башкаларда да мул булуы ачык төсмерләнә әсәрдән Олы кәрван булып ерак юлга чыккан Югары авыл кешеләренең төшке әбәткә туктау күренешендә дә уртак ватанда уртак тормыш, уртак борчулар белән яшәүче кешеләрнең бердәмлеге, үзара кайгыртучанлыгы, киң күңелле- леге гаять гадәти һәм матур детальләр аша сурәтләнә. Ул юлларны тыныч кына укып, аларга битараф калу мөмкин түгел. Әгәрдә автор аеруча яратып тасвирлаган Әднләне читләп узсак хакыйкатькә хилафлык китергән булырбыз. Аны да сугыш чорының бетмәс-төкәнмәс олы борчулары, мәшәкатьләре читләп узмаган, билгеле. Шуның өстеиә кызның күрше авылга тормышка чыккан апасы үлеп китә Башлы- аяклы булып өлгермәгән бер табын балалары ятим кала Төшергәләргә яратучы холыксыз җизнәсе өйләнгәнгә кадәр Әдилә озак кына вакыт шул балаларны тәрбияләүне өстеиә алырга, аларны карап үстерергә тиеш була Чөнки башкача мөмкин түгел, ул башкача булдыра да алмый. Элек-электән шулай килгән: туганың түгел. чит кешене дә авыр чакларда бер ялгызы калдырырга ярамый, аңарга ярдәм кулы сузу һәр намуслы кешенең изге бурычы. Яшь. чибәр кыз Әдилә әсәрнең башында әнә шундый язмышка дучар булып, үз өстенө төшкән җаваплы бурычны намуслы рәвештә башкарып чыккан образ буларак үзенә хөрмәт, игътибар яулап ала. Аның киләчәк тормышында нинди генә хәлләргә калмасын, кешелекле гүзәл зат булып каласына шикләнмисең. Шуның өстеиә Әдилә әсәрне туплап торучы образ да әле Авылдашлар һәм дуслар Ибраһим белән Дамирның аңарга булган мәхәббәте дә кызга булган игътибарны көчәйтеп җибәрә. «Симәнәгә» бару «.ийгасында де Әдилә энергияле, бет- Т1т«к»им»с ЯЛКЫН, хезмәт интузиазмына МУЗ булы" «У» елдыие «иле Әдилә та- * м>й башлаган чор. Тормышка, кешеләргә булган романтикларча карашның дөньяви аек фикер белән алышынган еллары. Кыскасы, олы юлга чыккан яшьләрнең юллар чатында торган чагы. Искәндәр һәм Рәфгать, Арзу һәм Кәримә, Сирайларның үз язмышларыннан килеп мәхәббәт һәм нәфрәт объектларын ачыклаган чорлары. Әмма максатларның бөтен ил күләмендә уртакка әверелгән, бер ноктага тупланган чорында да, тыл тормышында мәхәббәт белән янәшәдә нәфрәт объекты булырлык кешеләр, күренешләр әледән-әле очрап тора Мәүлиха кебек үз-узен генә сөючән, көнчелеге ташып торган, башкаларның һәр уңышлы адымыннан үзенә усаллык эзләгән икейөзле, мәкерле хатын һәм кешеләргә этлек эшләүдән үзенә бер рәхәтлек. юаныч эзләгән чулак Гыйбадулла кебек затлар белән очраша яшьләр, Дөрес, болар ачыктаначык хәрәкәт итү мөмкинлегеннән дучарлар — замана башка, чор башка, кешеләр һәм җәмгыять башка. Шуңа да карамастан, алар, тырмашып булса да. үзләренең агуын чәчәргә җай эзлиләр. Бер-берсен алыштырып килгән киеренке драматик вакыйгалар, мәхәббәт һәм нәфрәт хисләре ташып торган тирән кичерешләрдән торган әсәр бер сулыш белән дигәндәй укыла. Күп кенә урыннары сине күз алдыннан китми газаплый. Бу очракта да авторның хисси кайнарлыгы, тасвиолау- дагы масштаблыгы, максималист булуы, эпизодларны бер-бер артлы чигеп баргандай эзлекле һәм табигый рәвештә үстерә, дәвам итә килүенә гаҗәпкә каласың (дөрес. повестьның азагы бераз схематиграк, ясалмарак килеп чыккан кебек — автор язмышларны ахыргача күрсәтеп бетерергә, аларга дәрәҗәләр өстәргә омтылып ялгышкан булса кирәк. Чөнки Искәндәр һәм Рәфгатьнең нинди батырлык, фидакарьлекләргә сәләтле булуы инде болай да аңлашылган иде). Шунда ук символларның яисә вакыйга барышында алай зур әһәмияте булмаган детальләрнең сәнгатьчә тулы картина тудырудагы роленә игътибар итми мөмкин түгел. Әйтик, гаять киеренке эпизод — Арзуның бабасы Хәбибрахман нахакка гаепләнеп хөкемгә тартылырга «иеш Атлар җигелгән, аны менә- менә алып китәчәкләр. Шул чакны бер мәлгунь кәҗә арбага ук менеп печән чемченә. бер чанадан куып төшерәләр, шундук икенчесенә килеп менә. Драматик киеренкелек һаман үсә бара, ә кәҗә аның саен әрсезләнгәннән әрсезләнә төшә, йөдәтеп бетерә Онытылды дигәндә генә яңадан игътибарны җәлеп итеп аренага килеп керә Ниһаять, атын манма тиргә батырып, җан фәрманга чаптырып. Сирай килеп җитә Ат халыкны ерып керә, аңа юл бирәләр. Ул Хәбибрахманның гаепсез булуын исбат итә — шатлык алып килә. Тагы шул кәҗә генә ат аяк астында калып таптала, аяксыз кала яза. Кәҗә бу очракта нахак бәла яккан, бөтен намуслы кешеләрнең кәефен җибәргән Гыйбадулла һәм Мәүлихаларның күңелендә, уенда барган вак, мәкерле, кешелексез кичерешләрне символлаштырып килә. Кешелекнең мәңге игътибар үзәгендә булган төшенчәләр турындагы фәлсәфәне бай тормыш материалы нигезендә күтәреп чыккан бу повесть язучы иҗатында шулай ук әһәмиятле урын алып тора. «МЕҢ ЧАКРЫМ ЮЛ», повесть (1977—1978) Күләмле һәм озын повесть. Әскәр Мо- ратовның һәр адымын сурәтләү белән генә чикләнеп калмыйча, берсеннән-берсе кызыклы булган һәм табылган башка образларга беркадәр игътибар үсә төшкәндә аның* роман булып җитлегүен дә көтәргә мөмкин булыр иде. Хәер, әсәр язылган, димәк, автор максатын башкада күргән. Бер себер картының Ләйлә исемле кызга сөйләгәннәре игътибарга лаек: «һәр кешенең гомере билгесезләккә мең чакрым юл әле ул! Аны үтәсе бар! Берәү дә беркемгә дә туры сызык сызып, як-ягына маяк кадап куймаган. Билгесезләккә бара кеше, үзе белән иртәгә ни буласын бер- чакта да белми...» Әскәр исә өнә шул мең чакрым юлны үткән кеше. Үтүен үткән, ләкин шул кадәр юл үтеп, гомер кичеп тә дөньяда үзеннән һичнинди файдалы эз калдырмаган. Эгоизм, үз-үзеңне генә ярату һәм карьеризмнан башканы белми, гомер буе әвәрә килеп йөргән бу адәм актыгының файдасызга үткән язмышында автор зур гыйбрәт күрә. Аяз Гыйләҗев максималист дидек. Яраткан геройларын ул кабыргасы сынганчы дип әйтерлек шапылдатып сөя белә, яратмаганын эт итә, бер карарлык җирен калдырмый адәм хуры, рисвай итә. Әскәр Моратовка эләккәннәрнең дә чиге юк. Ул үз максатларына ирешү юлында туган якларыннан йөз чөерә, бердәнбер әнкәсен җирләргә дә кайтмый, семьяга, малаена да көн күрсәтми, туганнарын туган итми. Кыскасы, булырга мөмкин булган бөтен әшәкелекләргә сәләтле тип. Авторның язу. тасвирлау стиле шундый, каләменең үзенчәлеге шундый. Повестьның әһәмияте шул дәрәҗәле мәкерле һәм рухи якт^н ярлы, череп таркалган кешенең тормыш юлын күрсәтеп бирүдә генә, сәнгатьчә чагылдыруда гына түгел, әлбәттә. Авторның позициясе, шул образ аша әйтергә теләгән төп фикере, үткәрергә теләгән идеясе нидән гыйбарәт соң? Кешеләр өчен һичнинди файдалы эш кылмый торып, кешеләрне бәхетле итәргә омтылмый гына, үзең дә бәхет табам димә! Намуслы кешенең авыр минутларында барып сыеныр урыны бетми, ә инде на- муссызга бер җирдә дә җылы, хөрмәт күрсәтергә атлыгып торучы табылмас. Эгоист үэ-үзен чамасыз яратуы белән, иң элек, үз-үзен юкка чыгара, шәхес буларак тарката. Карьерист вакытлыча ниндидер урында эшләп торырга мөмкин, ләкин мо- ңарга ул кешелеген, кешеләр арасындагы хөрмәт һәм җылы мөнәсәбәтләрне югалту х^-^алеи» гена ирешә ала Иртәме-соң- „ы барысы да үз җәзасын алачак Әскәр Мора’овиын м0 Ң чакрымлык озын юлы әнә шул хакта гыйбрәт бирерлек д»рәж*Дә нәфрәтләнеп, чирканып язылган Ничек кенә булмасын, повесть һәркемне узеиен яшәү максатлары һәм яшәу рәае- ш* турыида кайтыл-кайтыл уйландырырга саләше Без барыбыз да деньяга мең чакрым юл узарга, кешелеклелектә сыналырга туганбыз Ничек узарбыз ул юлны, сынатмабызмы?. ■ҖОМГА кен, КИЧ БЕЛӘН» повестен укып чыккач (1980) Иҗл — кызык нәрсә, аның закончалыкларын һич кенә дә белеп, аңлап бетермә- л* түгел Әкиятләрдәге тавыкларның да Һ*р салган йомыркасы алтын булмаганны, иҗатта гына һәр язганың чын сәнгать әсәре була алмас Менә А. Гыйләҗевнең шактый озын һәм катлаулы иҗат юлын күздән кичереп, бер ише әсәрләрдән калган ■•тирәләрне искә алудан күңелгр рәхәтлек килеп, (гңадан кешелекле һәм татлы уйларга чумып утыруым Авторның барлык повесть, пьесаларын, роман һәм хикәяләрен бер дәрәҗәдә хәтерләү мемкин дә түгел, елбәтто. Бәлки кайсы берләре күздән дә ычкынгандыр, кайсыларын ниндидер себәлләр аркасында хәтерли алмаганмын, һәрхәлдә, күңелдә калган тойгыларымның зур элеше белән уртаклашырга омтылдым •Җомга кен, кич белән », барыннан да злек, үзәгендә эре планлы, масштаблы уңай образ булган әсәр. Бу яктан ул авторның беренче әсәрләренә, әйтик, «Берәү» һәм «Зәй энҗеләре» кебегрәк по- •естьларыиа тартым. Ләкин яңа повестьның урыны үзгә. Бибинур образы. Бу исем, ә, бу образга игътибар итик әле? Ул. әдәбиятыбызда Г Ибраһимов, Ш. Камал, М. Әмир, Г. Бәшировлар һәм Ә Еникиләр тудырган гузел, кешелекле, шул сыйфатлары белән зре планлы һәм кабатланмас та булган хатын-кыз образлары галереясында да тогелып кала торганнардан түгел Кешелеклелек— бар нәрсәдән бигрәк Бибинурга ви» шул сыйфат хас. Аңарга башка һичнинди гүзәллек, олылык, мәшһүрлек сыйфатлары эзләп тә, тагып та торасы килми Ул кешелеклелеге белән гүзәл дә, кабатланмас та, типик та, уникаль да. Кеше- лвклелеге белән милли һәм интернациональ да. Ченки милли телдә генә түгел, бетен ил күләмендә дә бер кадәр зур аңгыраю тапкан кайсы гына рус һәм башка тугандаш халыклар әдәбияты үрнәгенә мервҗәгать итмә, аның үзәгендә, кагыйдә буларак, иң элек кешелеклелек сыйфатлары белән кабатланмас һәм гүзәл зре планлы образлар булуын күрербез Кешелеклелек үзенең табигате белән интернациональ ә «еше табигате белән кешелеилелеккә ом- тылучан. Автор яңа әсәрендә эне шундый мәңгелек хакыйкатькә тугрылыгын югалтмаган. алай гына да түгел, әлеге сыйфатны илаһилык дәрәҗәсенә күтәргән эре планлы шахасн* мераҗәгать иткән. Хәер. Бибинур шәхес сүзенең ни икәнлеген дә белмәгән бәлки ул сүзне гомерендә бер кабат та ишетмәгән булырга мемкин Ченки гаять олы масштаблы образ дигәнебез, күлме гомер итеп үз районы чикләреннән ары чыкмаган, бәләкәй генә гәүдәле, авылдашлары күзенә дә алай артык чалынмаган тыныч холыклы, сабыр татар карчыгы. Менә шул татар хатынының (әйе, аны карчык дип атау зур хата булыр иде) катлаулы һәм бер үк вакытта гадәти дә булган тормыш юлыннан берничә чорны искә алып һәм бер атна чамасы дәвамында булып узган уйкичерешләрен күрсәтеп, язучы безне тетрәндергеч һәм шул дәрәҗәдә үк гыйбрәтле дә булган олы язмыш белән очраштыра. Белмим, мондый очрашуны бәхетле дип атау мөмкинме икән, шуңа да карамастан, андый очрашуларга ихтыяҗ кәндәлек тормышыбызда бар һәм ничек кенә бар әле Кеше эчен изге теләктә булганнар гадәттә үзләре дә бәхетле тормыш итәләр дигән хакыйкать бар.' Әйтеп киткәнебезчә, Бибинурга бу сыйфат чама белән генә бирелмәгән. Димәк, ул үзе дә чамасыз бәхеткә лаек булып чыга Ләкин бәхетлеме соң бу ялгызак? Штрихлар формасында гына булса да аның тормыш юлын күздән кичереп карыйк. Иманага җир бүлгән чорда болай да кызлардан гына торган ишле гаиләдә игезәкләр булып дәньяга килгән кызларның берсе була ул Бәхетенә каршы бу бәла озакка бармый Боек Октябрьдан соң ул үзен тулы хокуклы кеше итеп тоеп үсә. формалаша Игезәкләрнең икенчесе Зеһрәбану, ни сәбәптәндер, үте дә явыз, үсал холыклы булып үсә — Зәһәрбаиу атлы кушамат алуга кадәр җитә. Хуш, игезәк булуларына да карамастан, Бибинурны танучылар табыла — яхшы гына эшкә урнаша, үзенә җан аткан егет тә табыла. Шу- ңарга чыгасы да. семья бәхетенә чумасы гына бит югыйсә Нәкъ шул чакны авыпдә колхоз тезеп йоргән активистның үзе дип уйлап, кулак калдыклары аның хатыны Гайшәне үтерәләр Яңа тормыш һәм яңа хуҗалык эчен җан атып йоргән коммунист Габдуллаҗан оч баласы белән бер ялгызы торып кала. Бу сабыйларның бохетсезле- гондә, аларның ятимлегендә кем гаепле? Бибинур түгел! Ләкин балалар бакчасында зшләгән кыз оч нарасый хакына үэонең яшьлеген. матурлыгын да кызганмыйча, йоргән егетен калдырып Габдуллаҗан йортына күче. Бу адымны кешелеклелек диген олы тошенчәне аңлаган, бетен тирәнлеге- нәчә аңлый алган тәкъдирдә генә кабул итәргә мемкин Тиэдән сугыш башланып, семья башлыгы фронтка ките һәм Ватан очен башын сала. Үз гомерендә әле бер тапкыр да чын мәхоббатнең ни икәнен кичермәгән Бибинур ана булу бәхетен дә күрми бор ң(әк бала белән тол кала Бетен кочен куеп, тырышып-тырмашып дигәндәй балаларның тамагы тук, ослере бетон булсын очен кулыннан килгәннең барын да эшли. Үзе турында, үзенең шәхси бәхете хакында уйлап карарга да җерьот итми, доросроге бу очракта да ул үзенең яшеү бәхетен оч ятимне тәрбияләп, аякка бастыруда күрә. Алар өчен ана ләм ата да булуы белән бәхетле саный үзен. Бибинур балаларны укыту турында да онытмый: һәркайсы югары белем алып, зур шәһәрләрдә тормыш корып дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Ятимнәрне кеше арасына кертә алуы, кеше итүе белән чиксез горурлана Бибинур. Ләкин шунысы аянычлы— туган якларына, туган җиргә, ата- баба туфрагына күңелләре суына балаларның. Ике күзен офыктан алмый үзләрен кәтеп торган Бибинур барын, әни дип үскән якын кешеләре — атаананы алыштырган изге җанлы кеше барын оныталар, һәр елны сабан туйлары җиткәндә киек казлар кебек тезелешеп ерак-ерак җирләрдән ааылга кунаклар кайта, туган җирне сагынып, җирсеп кайта аксыргаклылар. Шулар арасында үзенең аккошлары, күңел парәләре булмауга өзгәләнә, телгәләнә Бибинурның бәгыре. Повестьтагы вакыйгаларның төп өлеше авыл өчен аеруча олы бәйрәм булган сабан туй алды көннәрендә бара. Бөтен авыл кунаклар каршылый, телеграммалар җибәрә, хат һәм посылкалар ала — тантана һәм бәхетнең чыганагы авылга килә торган юлларда һәм Бибинурның салам түбәле иске өе каршында гына урнашкан почтада. Бер ялгызы һәм көтеп яшәгән хатынның күңелендәге кичерешләр, ышаныч һәм өмет җепселләре, борчу һәм авылдашлары каршында кимсенү, гарьләнү тойгылары бер-берен алыштырып тора, кайсы өстен чыкканны да аңламаслык дәрәҗәдә үзара үрелеп, чуалып, болганып беткәннәр. Әмма хатын кешелеклелек бәрабәренә үз кичерешләреннән өстен, югары тора. Аларның исән-имин, бәхетле булуларын гына тели. Әлеге эчке драма, Бибинур күңелендә барган борчу һәм уйларның якалашуы, повестьта гаять дәрәҗәдә сәнгатьле итеп күрсәтелгән. А. Гыйлә- җевнең психологик анализ осталыгы, кеше күңелен укый һәм үтә нечкә кичерешләренә кадәр түкми-чәчми укучыга илтеп җиткерү сәләте бу очракта аеруча тулы чагылыш тапкан. Әсәрдәге вакыйгалар моның белән генә тәмамланмаган, шулай да бу урында алар- дан читләшеп, бераз үзебезнең чынбарлыкка күпер салып узасы килә. Юк, туган җирдән китү, туыпүскән төбәктән материаль тамырларның аерылуын күреп каравыл кычкырырга җыену түгел бу Әмма гаять җитди һәм тирәнтен уйлануны сорый, таләп итә торган проблема. Кемнәрдер кайчандыр шул туфракта канат чыгарган, кемнәрдер шул чирәмнәргә ятып аунаган бит югыйсә. Каядыр китеп урнашкан тәкъдирдә дә нигә алар үзләрен һәм ата-бабаларь.н, иң кадерле җирне мәңгегә ятим калдырулары хакында уйланып карамыйлар... һәм шунда ук мәсьәләнең аерата ямьсез ягы — авылда торып калган ата-ана алдындагы бурычны да оныткан кешеләр бар бит әле. Капка төбендә таягына кулын куеп утырган ялгыз картларның күпмесе чит җирләрдә, калаларда көндәлек мәшәкатьләр чоңгылына кереп чумган улларын, кызларын уйламый һәм сагынмый икән. Ачык тәрәзәдән карашлары еракларга барып тоташкан аналарның күңелендә нинди уй. нинди сагыш... Бибинурның язмышы безне, барыннан да элек, шундый кешелекле һәм заманыбызга хас актуаль уйлануларга чакыра. «Җомга көн, кич белән...» повестеның үзәк проблемасы шулардай гыйбарәт. Әмма әсәр хакындагы сүзне кырт кына кисеп өзү әлегә мөмкин түгел. Чөнки бер- сеннән-берсе кызыклы һәм тормышчан образлар— Галикәй карт, Зәкия һәм Зөһрәбану хакында бөтенләй иске дә алынмаган кебек булды. Аксыргак авылының кабатланмас пейзажы һәм Ташлыяр суы, әйләнәтирәдәге искиткеч гүзәл табигать турында сүз булмады. Авторның зәвыкъ белән генә берсеннән-берсе кызыклы портретлар, кабатланмас гүзәллеккә ия күренешләргә җан өрүдәге осталыгы, табышлары искә алынмады. Бибинур образын капылт кына яктыртып алган, аны бөтенләй көтелмәгән яктан тулыландырган олы мәхәббәт турында бер авыз сүз эндәшмәү гөнаһ булыр иде. Инде теге дөньядан чакыру килгәнне көтеп йөргән чакта Бибинурга олы хисләр — беренче мәхәббәт килә. Көтмәгәндә, болытлы кичтә офыктан алсу нурларын сирпеп күренеп алган кояш сыман килә. Аңарга яшәү оптимизмы, ялкын, бетмәс-төкәнмәс көч һәм кодрәт биреп килә. Дөрес, авылда председатель булып эшләгән, үзеннән күп яшь Җиһангир Сәфәргалинга булган бу олы хисне аңардан башка һичкем белми. Хәтта Җиһангир үзе дә. Бибинурның дәртсенеп яңадан тормыш көтәргә керешүе, күзгә күренеп яшәрүе автор тарафыннан үтә матур штрихлар ярдәмендә, романтик югарылыкка җиткерелеп тасвирлана. А. Гый- ләҗеанең бу очракта да төп максатка ирешү юлында үтемле һәм кулай эстетик чаралардан ни дәрәҗәдә пөхтә файдалануына сокланмый мөмкин түгел. Әйтик, аның Миңлекамалларда фатирда торган Җиһангирга бер изгелек эшләү теләге белән (бу очракта да кешелеклелек!), хуҗа хатынга ярдәм дигән булып, күңеле, җаны үз иткән кешенең күлмәкләрен юган чакны хәтерлик: «Кая китте Бибинурның өлкәнлеге, тән арганлыгы, җан талчыгуы — аның ун бармагы арасында ак күбек диңгез ярындагы су кебек кабарынып уйный, тирә-як- ка пар атып су чәчри, ак майкалар, күлмәкләр. ак кулъяулыклар ак камыр кебек изеләләр, сыгылалар, чупырдыйчупырдый сөенешеп тагын да агаралар. Изә Бибинур, баса Бибинур, сыга Бибинур, «һай, көчең дә бар икән соң, Бибинур!» ди аның янына ук керергә дә шүрләп Миңлекамал. Бибинур дәшми, ялтыр, чиста маңгаена юешләнеп төшеп ябышкан чәчләрен кул сырты белән күтәреп кенә куя. Бәхетле көн бүген аның өчен — чөнки ул яраткан кешесенә яхшылык эшли ала — хатынкыз яхшылыгы. Яраткан кешесенең эшен башкара». Бибинурның соңгарып килгән, ни вакытлар көттереп килгән мәхәббәте, әлбәттә, аның үзе эчендә генә ялкын биреп торган булыр иде. Тик Җиһангир көтмәгәндә йөрәген тоткан җирдән китеп тә бара. Бибинур тагы бер «ягызь| торып кала. Ко«о» рәисен зурлап соңгы юлга озат- иида Бибинурга игътибар да итмиләр, мошина тартмасы читенә генә елышып •инн Җиһангир янында мәрхүмнең туган мылыиа кадәр озатып ниткәнен дә күрү- чо абайлаучы булмый. Зират янында да «л кеше күзенә чалынмый. Ә тен җиткәч, бор ялгызы калып зират коймасы читендә умак ягып чыга. Яшерен яратуны, беркем- го да сиздерелмөгән мәхәббәтне шул ка- д,р символлаштыру дәрәҗәсенә җиткереп Мтор Бибинур образының масштаблылы- гыиа ирешүдә тагын зур гына адым ясый... Җыеп кына әйткәндә, повесть авторның чираттагы уңышы, җитди уңышы саналырга лаек әсәр Бибинурның кабатланмас гүзәл образы әдәбиятыбыз барышында лаеклы урый алыр Дил ышанырга нйгез бар. АЯЗ ГЫЙЛЭҖЕВ ДРАМАТУРГИЯСЕ ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ Ая» Гыйләҗевнең проза жанрында зур ачышлар ясаганын әйттек. Табигый рәвештә аның драматургиясенә дә үзгә бер игътибар һәм саклык белән киләсең, матурны күрү — олы гомумиләштерүләр, гыйбрәтле табышлар, гыйбрәтле язмышлар белән очрашу теләге биләп ала күңелне Әмма шул ук вакытта прозадагы фикер оригинальлеге, форма камиллеге, эстетик букет кимемиме дигән ярым шик. ярым борчу да юк түгел. Чәнки әдәбият тарихында берничә жанрда бер үк дәрәҗәдә уңышлы иҗат иткән, табигый илаһият белен йезә алган авторлар бик сирәкләр. Булган очракта да, аларның кайсыдыр бер елкедә иркенерәк. колачлырак йезүен тоемларга мемкин. Драма әсәре, барыннан да злек, сәхнә эчен, тамашачы ечен языла, бу моментны бер генә минутка да онытып торырга ярамас. Авторның әйтергә теләгәне актуаль булып, режиссер проблемага, драматургии нигезгә сәнгатьче ачкыч тапкан очракта гына уңышлы хәл изелә аның язмышы Әмма «Җиргә тапшырылган серләр». •Эңгермеңгер». «Югалган бер кен», «Кар астында кайнар чишмә» пьесаларын укып та аларда куелган, кузгатылган уй-борчу- ларга, фикри һәм рухи халәт агышына битараф калу мемкин түгел. Әдәби әсәр буларак алар (һәм алар гына да түгел, елбепә), һичшиксез, яңа һәм оригиналь күренешләр. Безнең күңелләрдә йереп тә деньяга чыгарга әлсермәгән уйланулар, заманча актуаль, киләчәк ечен кичектергесез уйланулар бар аларда. Актуаль ди- гонде йәри-йери тузып беткән иске башмакны хәтерләткән, шаблонга әверелгән, телге кереп, зч пошкан чакларда ирексез- ден береп чыгарга әзер булган уй-фикер күзде тотылмый. Бүгенге яшәешебез ечен. •ны тагын да ямьләндерү ечен үтә дә кирок булган, алга таба хәрәкәт эчен котылгысыз мәсьәләләр күздә тотыла. Әлбәттә, пьесаларда күтәрелгән мәсьәләләр А Гый- поҗое фантазиясе җимеше түгел, бәлки ул икте беренче уйланучы да ул түгелдер Чөнки үзара мөнәсәбәттәге, әйләнә-тирә һәм тормыш-көнкүрештәге яңа шартлар рухи нормаларның да яңаруын таләп итә. Гасырлар буе формалашып, тупланып килгән гадәткагыйдәләрнең кеннеи-кен яңа вариантлары туа тора. Моны иҗтимагый һәм рухи прогресс, камилләшү хәрәкәте итеп күз алдына китерү дәрес булыр. Язучының новаторлыгы, аның батырлыгы һем иң олы бурычларыннан берсе — яшәештә булып та әле игътибарны махсус җәлеп итеп әлгермәгән. күңел белән сиземләнеп тә әле җәмәгатьчелекнең игътибарына тәкъдим ителмәгән әнә шул «нәни» һәм җитди четерекле мәсьәләләрне мәйданга чыгару, аларга киң җәмәгатьчелекнең карашын җәлеп итү. Ә инде югарыда искә алынган әсәрләргә килсәк, алар укучыны һәм тамашачыны нинди уй-фикерләргә этәрергә сәләтле соң? Авторның әйтергә теләгенә беркадәр пәрәвез оясын хәтерләтә сымак. Бер карашка бигүк ачыкланып та бетмәгән, буталчык тесле. Автор позициясен турыдан-туры кычкырып торган монологлар да, аның рупоры булган үзәк геройлар, эре планлы, масштаблы образлар да юк кебек Әмма шул ук вакытта вакыйгалар үзара үрелгән, буталчык булсалар да кабатланмас бер тәртипләре бар. Әйтик, «Җиргә тапшырылган серләр»не укыган кеше, ирексездән, үзенең көндәлек тормышын. әйләнә-тирәдәгеләргә моносебетен, яшәү максатын һәм принципларын янә анализларга керешер. Үз-үзенең кешеләрне таный белүен, дусларны сайлый белүен күздән кичерер — уйга калыр, хаталарын күреп кеенер, хаталана белмәгән бәхетле- ләр дә бар икән, олы канәгатьләнү тойгысы кичерер һәрхәлдә, әлеге әсәрнең нәрсә турында икәнлеген кисап кенә әйтү җиңел булмаса да. аны укыган кеше, һичшиксез, билгеле бер юнәлештәге уйлануларга биреләчәк, әсәрдә моның ечен җитди драматургии җирлек бар. «Эңгәр-мең- гер»дә дә бетенәсе шәрехләиеп, тамашачы һәм укучы ечен алдан ук хәл итеп куелмаган Авторның позициясе Алим һем Роза ягында булса да, бу ике геройның яшәү принциплары әлеге чалт аяз күк гембәэен хәтерләтми, алар үзләре дә эзләнүдә, томаннан, знгер-меңгердән яктылыкка чыгу юлын эзлиләр. Кендәлек тормышларында бер карашка җайлы гына, шома гына яшел яту — рухи кабатлану аларны канәгатьләндерми Үзләренчә бәхет табып, үзләренчә керешеп, уз язмышларын үзләре иҗат ител яшәүгә омтылалар Табарлармы ул бәхетне?. һичшиксез табарлар, ченки җәмгыятебез үзенең асылы белән торгынлыкка, катып калган нормалар белән генә яшәүгә түгел, е әзлексез яңарып, камилләшеп, рухи яктан байый барып, һәрьяклап гармонияле булып яшәүгә нигез бире А. Гыйлеҗее Алим белен Роза образлары белән әхлакый, рухи торгынлыкка каршы баш күтәрергә җерьәт итүчеләрне яклап чыга. Алар үз буынының үз йәзен, үз матурлыгын, киләчәк каршында бурычын аңлап, рухи гүзәллек юлындагы табигый эхлеиүгә ашкынучылар. ә бунтарь яки киребеткәннәр түгел Дөрес, сәхнә әсәрләренә аеруча хас шартлылык алымнары, символлар белән эш итүдә вакыт-вакыт автор чаманы да оныт- калап куя кебек. Кем белә, бу очракта да яшьләрнең табигый ашкынуы бераз тормышчанрак вакыйга-эпизодлар аша күрсәтелсә сәхнә әсәре бәлки тагы да ота төшкән булыр иде. Драматургии шартлылык һәм символлар белән эш итү җәһәтеннән «Җиргә тапшырылган серләр» аеруча кызыклы һөм гыйбрәтле. Чыгарылыш класс укучыларының. бер кызык ясап дигәндәй, күңел серләрен җиргә тапшыру вакыйгалары бары тик символик мәгънәгә ия. Нинди дә булса эчке, потенциаль уй-фикерләр үткәрел- мәсә, бу вакыйга балалыклары чыгып бетмәгән үсмерләрнең бер уены булып кына калыр иде. Ә чынлыкта исә, кешелеклелек, җәмгыять һәм әйләнә-тирәдәге- ләр өчен дә янып яшәү бәхете турында, үзара дуслык һәм иҗади матур тормыш хакындагы олы сөйләшү килеп чыккан. Алдагы әсәрдән аермалы буларак, бу пьесада яшьләрнең романтик ашкынуына, үзүэләрен табуга омтылышларына олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, утны-суны кичкән өлкән буын вәкиле ярдәмгә килә. Зәнә, Илшат, Шәрифҗан һәм Рәдиф кебек шәхес буларак формалашу чорын кичергән чыгарылыш класс укучылары өчен Кәрим Хәериасов әнә шундый кеше Автор укытучы Көрим абыйлары һәм үсмерләр арасындагы мөнәсәбәтне тормышчан һәм фәлсәфи яңгырашка ия булыр дәрәҗәдә гыйбрәтле дә итеп бирүгә ирешкән. Миңа калса, әсәрнең аеруча уңышлы моменты да шул. Тормышта үз-үзен табарга омтылган кеше, бигрәк тә яшьлек хисләре белән генә яшәүчеләр, гадәттә, ашкынып эзләнүчөн булалар, һәм таптым дигәндә генә үзе эзләгәнне танымау, акыл 'белән уйлап җиткермәстән, үзе эзләгәнгә тискәре реакция ясау, аңардан качып котылырга, арынырга омтылу хас була. Бу очракта укытучы белән укучылар арасындагы мөнәсәбәттә әлеге парадоксаль закончалык гыйбрәтле чагылыш таба. Әсәрнең оптимистик рухта тәмамлануына кадәр вакыйгалар шактый кискенлек белән бара икән, моны, барыннан да элек, авторның сюжетны әлегедәй фәлсәфи нигездә кора белүе һәм шул фәлсәфә аша киң яңгырашлы проблемалар күтәрә алуы белән •ңлату дөрес булыр. Гомумән. Аяз Гыйләҗев драматург буларак та кызыклы язмышлар, әһәмиятле мәсьәләләр күтәрергә сәләтле автор. Әмма аны бу жанрда үзен ахыргача тапты дип әйтергә дә иртәрәк кебек әле. Беренчедән, аның иҗатында, масштаблы мәсьәләләр кузгаткан пьесалар белән янәшәдә генә, артык берни алып килмәгән, интригаларга корылган сәхнә әсәрләре дә юк түгел. Икенчедән, ни сәбәптәндер, аның пьесаларындагы драматургии нигез еш кына спектакльләрдә ачылып бетми. Монда, югарыда искә алганыбызча, вакыйгаларның, язмышларның пәрәвез оясы җепләре кебек катлаулы үрелеше зыян итәме? Режиссерларның вакыт-вакыт вакыйгаларның тышкы агышы белән чамадан тыш мавыгып китеп, төп фәлсәфәне алып килгән, тудырган нәни энҗе бөртекләренә игътибарсыз булуы, кирәк кадәр басым ясап җиткермәүләреме әллә? һәрхәлдә бу драматург әсәрләреннән дә чын сәхнә сәнгате үрнәкләре тудырган, тудыраячак режиссерлар табылачагына ышанасы килә Театр сәнгатебезнең киләчәген форма һәм стиль төрлелекләреннән башка күз алдына китерү кыен. Ә инде драматургның үзенә килгәндә, ул, һичшиксез, иҗат принципларына, олы сәнгатькә хыянәт итмәскә тиеш. Үзешчән сәхнә өчен язам дип һич кенә дә узешчәнләшү кирәкми. Аерым режиссерга, аерым сәхнәгә ятышсын дип иҗатта чигенүләр ясау дөрес булмас. Үзешчәннәрме, төбәкләрдәге профессиональ коллективлармы, һәр очракта төп максат— олы сәнгать. Бу һәрбер художник истән чыгармаска тиешле таләп. Авторның үэ сүзләре белән әйткәндә, «драматург тамашачы фикерен билгеләүче дә, аны раслаучы да, тәрбияләүче дә» 1 бит. Әдипнең иҗат юлын кыскача гына күңелдән кичереп чыгу да шактый озынга сузылды. Ә иҗат әле тукталмаган, иҗат дәвам итә. Тынгысыз эзләнүләрдә башланып, өзлексез эзләнүләр белән дәвам иткән газаплы һәм бәхетле иҗат алга таба да эзләнү, бары тик эзләнүләргә генә йөз тотып дәвам итәр дип ышанасы килә. Сайлап алган ныклы бер юнәләше, проблемалары, принциплары булган әдипкә ышанмый мөмкин түгел. Автор үзе ул юнәлешне гади генә билгели «Минем үземә тормыш һәм кешелек турында актив уйланып яшәүче, яхшылык өчен көрәштә үз урынын табарга омтылган кешеләр якын»’. Максат изге. Алга таба да шулай булсын!