КАРАҢГЫЛЫК ПАТШАСЫНЫҢ СЕРДӘШЕ
Нева буендагы таш түшәлгән урамнан атлаганда баш очында еш кына бернинди кук җисеме до күренми. Теоретик астрономия институты шушында, кышын-җәен томаннан арынмаган Ленинградка урнашмаса, ни була инде? Йолдыз күзәтүчеләргә ачык күк йөзе дә кирәктер ләбаса?! .. Урта гасырларда математика магистры исеменә имтихан тотучы һәр кешегә Пифагор теоремасын исбатлауны бирә торган булганнар. Шуны белгән кеше генә математикада зур гыйлем иясе исәпләнгән. Хәзер инде без бу теореманы ничәнче класста ейрәнгәнпегебезне дә оныттык. Белем хәзинәбез бермә-бер ишәйде... Ләкин., теоретик астрономия институтында зшләүче якташыбыз Шәфика Шәрәфнең монографиясе күпләрне тәмам аптырашта калдырачак. Чөнки аны кирәк башыннан, я кирәк ахырыннан укырга кереш — барыбер: сәер хәрефләрдән төзелгән су буе тигезләмәләрнең серен чишү һич мөмкин түгел. Бер укучысы турында фикерен сорагач, күренекле немец математигы Давид Гильберт: «Ә-ө, аны әйтәсезме? Ул шагыйрь булып китте. Математик булу өчен аның хыяллану куәсе җитәрлек түгел иде»,— дигән... Ш. Шәрәф монографиясен укып баш каткач, астроном булыр өчен бәлки чыннан да Гильберт күздә тоткан сәләт кирәктер? — дип уйларга мәҗбүрсең Күзгә дә юнь- ле-башлы күренмәгән планетаның галәм киңлекләре буйлап миллионнарча чакрымга сузылган юлын ике гасырга алдан исәпләп һәм сызып кую уен эш мени?! Әлеге Плутон планетасы безнең заман өчен билгесезлек ачылмаган серләр сандыгы була Моңа ышаныр өчен берничә дәлил китерү дә җитә: бу күк җисеме Җирдән Кояшка караганда уртача кырык тапкыр чамасы ераграк, ө аның диаметры исә Кояшныкыннан 218 мәртәбә кечерәк. Җитмәсә, мул хәбәр китерерлек нурлар да таратмый ул — планетада 230 градуслы чатнама суык. Менә шуңа күрә егерменче гасыр башына кадәр аның барлыгын кешелек дөньясы белмәгән дә. Кояш системасының иң ерак планетасы Плутонны 1915 елда теоретик рәвештә П. Ловелл, практик төстә 1930 елда К. Томбоу ача. Яңа күк җисеме турында мәгълүматлар туплау гаять читен була. Плутон тирәсендәге билгесезлек томанын таратуга Шәфика Шәрәф берничә дистә ел гомерен багышлый. Әгәр соңгы елларда басылган энциклопедияләрдә Плутон хакында мәгълүматлар киңәя төшкән икән, монда, әлбәттә, аның да күренекле өлеше бар. Казанда кемдер: «Шәфика Шәрәф дигән астроном кызыбыз теоретик рәвештә яңа йолдыз ачкан икән, хәзер шуны Америка астрономнары телескоп белән эзләп тапкан һәм аңа, галим хөрмәтенә, Шәрәф исеме кушкан»,— дигән иде. Әмма Нева яры буенда Шәфика Шәрәф үзе бернинди йолдыз да ачмавын бик тыныч кына белдерде. < Ай белән кояш бер генә, йолдыз сиксән мең генә»,— дип җырлыйлар җырлавын, . . ла эшләр катлаулырак бит әле безнең,— диде ул елмаеп. — Унберенче зурлыкка кадәрле йолдызларның гына да каталогка кертелгән саны бер миллионга җит». Егерме беренче зурлыкка кадәрле ике миллиардлап йолдыз фотоатласта күренә. Бу — безнең галактиканың барлык йолдызларын да эченә алмый әле. Ә бүгенге фән Н һәм техника инде егерме беренче зурлыктагы берниме миллион галактиканы рәсемгә төшереп алырга мөмкинлек бирә... — Ул галактикаларның һәрберсендә тагын икешәр миллиард йолдыз тупланганмы — Бик ихтимал! ' Тукта, әгәр безнең техника тагын да камилрәк, зуррак диаметрлы телескоп ясаса, егерме дуртенче зурлыктагы йолдызлар яки галактикалар күренәчәк икән ич — берьюлы меңләгән яки миллионлаган йолдыз ачылачак! Болай булгач, ниндидер бер күк җисемен ачу вакыйга да түгел икән ләбаса. Алайса ни белән дөнья шаулата соң бу астрономнар? — Хикмәт бер яки ике яңа йолдыз ачуда түгел,— ди Шәфика ханым,— кешелек кук җисемнәренең табигатен танып-белергә ашкына. Бәлки сезгә дә мәгълүмдер, ерак йолдызлар гына түгел, инде әллә кайчаннан бирле билгеле, Зөһрә дип, Чулпан дип җырларга кергән якын күршедәге планетабыз да сер пәрдәсен бик ук ачып бетерми ич әле безгә... Шәфика ханымның үз өлкәсе хакында сөйләве гаять зур кызыксыну уята. — Күк җисемнәренә карап диңгездә йөзү, вакытны төгәл исәпләү, геодезик һәм картографик тикшеренүләр үткәрү кебек эшләр эшләнсә дә, астрономий фәне гасырлар буе күп кенә ягы белән барыбер абстракт фән булып кала бирде. Әмма соңгы чорда электроника, радиофизика, кибернетика һәм космик техниканың бик тиз үсүе аркасында байтак яктан традицион практик кулланылышын югалтты. Хәзер аның бөтен тырышлыгы нигездә саф космик күренешләрне өйрәнүгә кайтып калса да, астрономия бүгенге табигать фәненең алгы сафына чыкты. Чөнки фән-техника р. - мясе фундаменталь гыйльми тикшеренүләрне алгы планга этәрде, нәкъ менә шушы юнәлештәге ачышларның фән-техника прогрессына тәэсире көчәйде. Безгә әлеге билгеле булмаган физик шартлар һәм күренешләрне, материянең яңа яшәү формаларын, яңа энергия чыганакларын куп төрле космос лабораторияләрендә генә өйрәнергә мөмкин. Шуңа күрә дә астрономик күзәтүләр хәзер табигать һәм аның законнары турындагы карашларның үсеше өчен әһәмияте гаять зур булган гаҗәеп физик информация чыганагына әверелә бара. Фәннең иң алгы сафында булганлыктан, астрономнар гадәттән тыш сәер объектларны, көтелмәгән күренешләрне, серле проблемаларны башкаларга караганда ешрак очратса да гаҗәп түгел. Шунлыктай, алар гадәттәгегә охшамаган аңлатмаларны ешрак эзләргә, элеккеләреннән аерылып торган өр-яңа физик концепцияләрне күбрәк иҗат итәргә һәм яңадан-яңа идеяләр табу белән шөгыльләнергә мәҗбүр Аларның бу эше, әлбәттә, башка белемнәр өлкәсендәге шикелле үк, төрле дәлилләр җыю, тәртипкә салу һәм аларның дәреслеген тикшерү буенча үжәрелә торган гаять зур тырыш хезмәткә таяна. Шәфика ханым үзе дә нәкъ менә шундый дәвамлы эшләр белән мәшгуль була Алар арасында җир климатының астрономик теориясенә бәйле тикшеренүләр бигрәк тә мөһим урын тота. Безнең гасырның егерменче елларында ук күренекле югослав галиме Миланкович Җир орбитасы һәм Җир күчәре авышлыгы үзгәрү планетабызның һава хәленә тәэсир иткәнлеген ачыклый. Ш. Шәрәф, бу күренешне өйрәнүне дәвам итеп, кояш системасындагы зур планеталарның тартылуы һәм башка сәбәпләр аркасында вакыт узу белән Җир орбитасы. Җирт күчәре авышлыгы үзгәрүне җентекләп тикшерә Шундый эффектлар нәтиҗәсендә Җир өслеге температурасы үзгәрүен исәпли, югарыда әйтелгән күренешнең климатны озак вакытка җылыта яки суыта торган сәбәп икәнлеген исбатлый. Аның бу хезмәте климат өйрәнүчеләр һәм геофизиклар тарафыннан югары бәяләнә. Шәфика ханым әле дә бу өлкәдәге тикшеренүләрен дәвам итә, тик хәзер инде ул Марс климатын өйрәнә Эмма фән дөньясында якташыбызның исеме күк механигы буларак атакгы Астроном галимнәрнең әнә шулай үтә гадөти җир һөнәренә бәйле исем алуына сәерсенүне күреп булса кирәк. Шәфика ханым тагын бер халык җырын телгә алдь «Һавада йолдыз ничәдер, Ничә генә баксаң, күчәдер »— диләрме әле? Халык элек-электән күк йезен игътибар белән күзәткән, күрәсең Әйе. йолдызлар да п-з неталар да —барлык күк җисемнәре дә мәңгелек хәрәкәттә. Безгә инде шул хәрәкәтне ейрәнергә туры килә,— ди галим. Кояш системасында астериоидлар боҗрасы дигән бик кызыклы күк җисемнәре бар. Марс белән Юпитер орбиталары аралыгында хәрәкәт итүче бу җисемнәр ике меңгә якын. Аларның диаметры берничә чакрымнан алып мең ярым километрга хәтле җитә. Бу җисемнәрне кече планеталар дип тә атыйлар. Аларның иң зурысы һәм яктысы — Церера. Церера 1801 елда итальян астрономы Дж. Пиаццио тарафыннан ачыла. Атаклы математик К. Гаусс аның орбитасын исәпләп чыгара. Кече планеталарның хәрәкәте санлы интегралны табу ысулы белән өйрәнелә. Әмма хәзер планеталар хәрәкәтенең аналитик теориясен барлыкка китерү көн тәр- • ибенә куелды. Церера планетасына карата В. Ф. Проскурин башлаган бу эшне Шәфика ханым дәвам итә. Бар тырышлыгын һәм иҗади көчен шушы хезмәткә багышлаган галим якын киләчәктә аны тәмамлау алдында тора. Шәфика Шәрәф турында язу җиңел түгел: эше белән танышу өчен махсус әзерлек кирәк, иҗат процессы һәм тормышы белән кызыксынганны исә ул үзе һич тә өнәми. — Мин сезгә искитәрлек берни дә хәбәр итә алмам,— диде ул, мәсәлән.— Извицкая журналистларга 134 төрле салат әзерли белүен белдергән. Ә минем андый осталыгым да юк... — Миңа нәкъ киресен сөйләгәннәр иде шул. Әдәбият, музыканы яхшы белүегезне дә әйттеләр. — Кирәген бирермен әле мин аларга... Гомумән, безнең эшебез кызыклы түгел. Китап, кәгазь, карандаш, теория. Менә Габдрахман ага Таһирҗановның «Казан утла- ры»нда басылган мәкаләләре, ичмасам, һәркем һәвәсләнеп укырлык. Алмаз Мона- сыйповның «Тукай аһәңнәрелн, Рөстәм Яхин романсларын кат-кат тыңларга була. Ә безнең эш... Кыска гына әңгәмә вакытында да аның Р. Нәфигов мәкаләләрен, &. Еники әсәрләрен яратып укуын, татар сәнгате белән дә яхшы таныш булуын чамалау кыен түгел иде. Тик әңгәмә үзенә кагылдымы — сүз өзелә дә кала. Шәфика ханым Казанда туган, Вахитов исемендәге мәктәптә укыган һәм кечкенәдән үк математика, физика белән мавыккан. Шуңа күрә ул Орел педагогия техникумыннан соң белем алуын Ленинград университетының физика-математика факультетында дәвам иткән. СССР Фәннәр Академиясенең теоретик астрономия институтында аспирантура узган. Аның Плутон планетасына багышлап язган бер доклады СССР Фәннәр Академиясе член-корреспонденты М. Ф. Субботинның игътибарын җәлеп иткән. Күренекле галим шуннан соң сәләтле кызга Плутонны тирәнрәк өйрәнергә киңәш биргән. Плутон — караңгылык патшасының исеме. Планетаның исеме җисеменә туры килә— бик ерак булуы аркасында аңа кояш нуры җиргә төшкәндәгедән 1600 мәртәбә кимрәк төшә икән Күк йөзендә гади күзгә күренә торган алты мең йолдыз бар, яктырту зурлыгы буенча алар алты төркемгә бүленә. Алтынчы зурлыктагысы беренче зурлыктагыдан йөз тапкыр тоныграк җемелди. Ә Плутон исә яктылыгы буенча унбишенче зурлыктагы йолдызга тиң. Плутонның диаметры һәм авырлыгы Җирнекеннән ике тапкыр, күләме һәм массасы исә ун мәртәбә кечерәк. Ул уз күчәре тирәсендә 6,4 Җир тәүлегендә бер әйләнеш ясый, Кояш тирәли әйләнеп чыгар өчен исә аңа 251 Җир елы кирәк! Шәфика Шәрәф үзенең тикшерү эшләрен әле югарыда саналган мәгълүматларның хәтсезе фәнгә билгеле дә булмаган чорда башлап җибәрә. Планеталарның хәрәкәт теориясен төзү астрономия өчен һәрвакыт фундаменталь әһәмияткә ия. Сигез зур планетаның хәрәкәт теориясен эшләү нигездә XX гасыр башында ук төгәлләнә. Плутонның аналитик теориясен барлыкка китерү бу планетаны танып-белү өчен генә түгеп, күк механикасының классик алымнарын тагын да үстерү, башка планеталар хәрәкәте теориясен камилләштерү өчен дә әһәмиятле була. Чөнки Плутон, бүтән планеталар сыман, түгәрәк орбита буенча түгел, ә бәлки сузынкы эллипс буенча хәрәкәт итә һәм Нептун орбитасы эченә дә кереп чыга. Нептун һәм Плутон орбиталарының болай урнашуы хәрәкәт теориясен эшләгәндә галәмәт зур кыенлыклар тудыра. Шуның өстенә, галимнәр күзәтә башлаган чорда әле Ллутонның үэ орбитасы буйлап бик аз юлын гьжа узуын да истән чыгармыйк. Әле башка планеталар белән үзара тәэсир итешүләр дә бар ич! Әмма Шәфика ханым барлык кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыга. 1950 елда ул «Юпитер йогынтысы нәтиҗәсендә Плутон хәрәкәтендәге үзгәрешләр» дигән темага кандидатлык, 1965 елда исә «Плутон хәрәкәте теориясе» дигән темага докторлык диссертациясе яклый Совет галименең бу ачышы турында ТАСС агентлыгы гүбәндәгечә хәбәр итте: ■Ленинград астрономы Шәфика Шәрәф тугызынчы планета хәрәкәтенең аналитик теориясен тезеде Бу астрономнарга Плутонның злек кайсы вакытта кайда булганлыгын һәм киләчәктә кайсы вакыт берәмлегендә кайда булачагын белергә мөмкинлек бирде. Шәрәф теориясе Кояш системасы турында безиең белемнәребезне тулыландыра. киләчәктә ул планеталарның барлыкка килүе турындагы кайбер гипотезаларны тикшерергә дә ярдәм итәчәк. Бу фәнни эшне башкару эчен Шәрәфкә бихисап күп исәпләргә туры килгән, чеики хезмәтенең беренче өлешен ул гап-сади арифмометр врдәмендэ үтәгән, бары тик соңгы елларда гына аңа аналитик-исепләү машиналары ярдәмгә килгән». ■Шәрәф теориясе шул яктан да әһәмиятле — бу эшне ул дөньяда беренче булып башкарып чыкты,— дигән аннары теоретик астрономия институты директоры профессор Глеб Александрович Чеботарев. — Шәрәф ачышыннан соң берничә ел үткәч, Америка галимнәре, тулыландырылган фактлардан файдаланып һәм яңа алым кулланып, Плутон хәрәкәтен ер-яңадан исәпләп чыгардылар. Алар да. нигездә. Шәрәф ясаган нәтиҗәләргә килде». Теоретик астрономия институты безнең илебездә үэ олкәсендә бердәнбер фәнни үзәк булганлыктан. «СССР астрономия берьеллыгы», диңгезчеләр һәм очучылар очан ел саен чыгарыла торган астрономия бәлешмәлекләре дә әзерләнә. Бу белешмәлекләр кораб һәм самолетларның юлын дәрес билгеләү ечен бик әһәмиятле. Карталар тезегөндө дә. Җир юлдашлары һәм космик кораблар җибәргәндә күк җисемнәренең торышын аныклау һәм шуларга бәйле рәвештә юнәлешне сайлау кирәк. Шәфика ханым күп еллар буе мондый белешмәлекләрне тезүдә даими катнашып килә. «Теоретик астрономия институты бюллетене». «Теоретик астрономия институты хезмәтләре» кебек басмаларны да дәвамлы рәвештә ул редакцияли. «Хатын-кызларга да тамак кайгыртырга туры килә,— дип яза Шәфика дөньяга килгән елларда «Вакыт» газетасы.— ләкин кулдан килгән һеиәре булмагач нишләсен? Чарасыздан кер юарга, кассапларда эч-карын тазартырга вә башка шуның кебек кара хезмәтләргә керешәләр. Булмаса, ул да юк! Әллә никадәр яшь һәм сәламәт кызлар хәерчелеккә яки угрылыкка керешә». (1913, № 1251). Татар кызлары язмышында бар буын гомере эчендә нинди искиткеч үзгәреш! Физика-математика фәннәре докторы. Ленинград теоретик астроиомня институты елкән фәнни хезмәткәре, гыйльми советның иң актив әгъзаларыннан берсе, дәүләт бүләкләренә лаек булган Шәфика Шәрәф Бөтенсоюз конференциясендә доклад укый. Эш арасында классик музыка концертына йөри, сәнгать җәүһәрләрен карарга сәяхәткә чыга, чаңгы шуа, аннары Америкада басылган мәкаләсе белән танышаНева буеннан астроном якташыбыз атлый. Халкыбызга дистәләрчә фән яаидида- ты һәм докторы, язучы, композитор, мәгърифәтчеләр биргән атаклы Шәрәфләрнең— Татарстанның Буа районы Аксу авылыннан таралган укымышлы нәселнең бер вәяиле. Аның атасы Гыйльметдин абзый культурабыз тарихында йезден артык китеп чыгарган «Матбагаи Шөреф» нәшриятын оештыруы, җөмләдәй, халкыбызның сөекле шагыйрьләре Г. Тукай, М. Гафуриларның береиче җыентыкларын бастыруы белен мәшһүр. Шәфика ханымның даны исә тагын да киңрәк таралган — аның исәмен ерак илләрдә яшәүче укымышлылар да яхшы бөлә: ул караңгылык патшасының галәм төпкеленә яшергән байтак серләрен ачкан, төзеген теориясе инде дөнья күләм танылу тапкан. Гомер буе зшлн торган эшеннән берничә сегәтьке дә аерылырга теләмәгән Шәфика ханым нәкъ менә астрономик исәп-хисаплардан шигърият талкан бехетле зат.