КАЛА ЧЫГУ
Күчме халык елына ике тапкыр калат а барып чыкмыйча, азык- телек, кием-салым алып кайтмыйча тора алмый, Анысы-монысы кирәккәндә йөгертеп кенә барып кайта торган каласы да юк бит аның якын-тирәдә Сата торган малны үткәзеп җибәрә торган базары кайда' Шулай булгач, биш-алты йөз чакрымда яткан калага бармый ни чара. Яз башында — җәйләүгә күчкәч, бер тапкыр; көзен — кышлауга кайткач, икенче тапкыр базарга чыга ил. Кышкы сугымны суйганнан соң арттырасы мал исәпләнгәч, җөйләүгә чыкканчы җитәрлек киемсалым, чәй-шикәр, он һәм башка кирәк-ярагын алырга кирәк. Менә шул хаҗәтләрне үтәү өчен калага барыл килү илдә «кала чыгу» дип атала. ылдан бөтен кеше калага бармый Сата торган малы да чамалы, алдыра торган кирәк-ярагы да аз булса, калага барып килү чыгымы үзе малның башын ашавы мөмкин Кайберәүләрнең исә я үзенең, я ат-арбасының җае килми. Андый кешеләр малларын әзерләп һәм йомышларын бүтән берәүгә кушып җибәрергә мәҗбүр булалар Байлар һәм биләр, билгеле инде, кала чыгасы айны көтел ятмый. Аның малы үзендә, чыга да китә Анда — дала тормышына охшамаган кызык дөнья, уен, көлке Өстәвенә «кала чыгу» үзе бер кәсеп, аның да нинди файдалысы әле. Язгы яки кышкы базар якынлашу алдыннан берәр бай яки байбәтчә «кала чыгам» дип хәбәр бирсә, әйләнә-тирәдәге авыл халкы шуңа агыла. Берсе бер дөясен, икенчесе — ике-өчне үк җитәкли. Берәүләр җылкы әйди, икенчеләр куй-кәҗо куа. Йонын, тиресен күтәреп җәяү килүчеләр дә күп була, һәр өй үз хәл-кадәренчә, тормышында ни булса шуның белән ашыга... Алар көч-хөлгә, арып-талып киләләр дө, бар малларын кала чыгучыларга биреп, үзләренә кирәк-яракны алып кайтуны үтенеп Кала чыккан кешенең малны күпмегә сатып, кирәк-яракны күпмегә алса да у» иркендә Аның артыннан барып тикшереп йөрүче юк Кала чыгучы «алай-болай» итмәсен дип, берәр гидай җәһәннәм артында яткан калага ялгыз дөясе белән, әйтик, барсын да ди, ә барып ни кыра! Кала чыгарга әзерләнгәндә Асарбай хаҗи быел да: — Җаңабай,— диде бер көнне, улын каршысына утыртып акыл бирә-бирә — Үткән язда, би сайлау чыгымы буенча, Акылбай өенә ун баш эре мал бирү кирәк күз төшереп тагын сакалын учлады.—Балалар, инде мин әйткәннәрне берен берен, кушып сумасын җыйыйк Әүвәле илле сум, моңа уналтыны кушсак, әйтик... алтмыш алты сум була. Балтабай,—ата кеше учакка сөялеп, атасы әйткән санны кабатлап, «R. теп утыргач шадра битле кара балага эндәштЛ — Синең башың исәпне югалтмый, мо- нау алтмыш алтыны онытма — Бала, «ярый» дип баш ңде дә, пышылдап «алтмыш алтынны кабатлый башлады—Тагын егерме, тагын уналты. Бу утыз алты булса, тагын унбиш белен уналты бар . Ул утыз бер. Шул утыз бергә тагын утыз алтыны салсак алтмыш, алтмыш җиде була. . Ал, башта синдә торган ничә? — Алтмыш алты, атай. — Ал, алтмыш алты өстенә алтмыш җидене салсак күпме чыга, балам? — Йөз дә., йеэ дә . утыз өч була, атай. — Уф, алла,— чал авыр сулап башын чайкады.— Я, хода, үзең мәдәт бир. Дөнья хәтле акча кирәк, гуй. — Атай, миңа көпе алып бирәм дигәнең кайда?—диде Балтабай борынын тартыл. — Язын җәен, күлмәксез йөрдем,—диде атасына терәлеп утырпан, өстене квпа кигән уналты-унҗиде яшьлек түгәрәк йөзле, почык борынлы икенче улы,— бу базарда тагын мине исәпкә кертмәдең... Ертык көпедән шәрә тәнем күренә... Мин инде унҗидегә чыгып калдым, гуй... Кемгә дә булса керсәм, күлмәгем юклыктан оялып, көпемне салмый утырам Битем ертыла. . —• Атай миңа ыштан кайда? — Атай, минем аякка нәосә? Учак янында шау-шу ыгы-зыгы, елау-сыктау башланды. — Уй-бай, калкаларым, сездән аяп, булмаса алмаен дип торганым юк, гуй, — дип чап яман сулады Шау-шу бераз тынгач, өй хуҗасы тагын башын күтәрел сүзен акрын гына ялгап китте:— Үзегез күреп торасыз, гуй. Алай тартсам да җитми, болай тартсам да чыкмый Әүвәле далада мал багып, безне ризыкландырган агаларыгызның өстен бөтенәйтеп алаек дигән уем, гуй. Аларга да җитми ятыр, дөньясы коргыры. Акча артса калганнарыбызга да күңел җитәр. Алырбыз... Ал, Үмерҗан,— ул учак яныңда ияргә башын куеп, йокыга киткән өлкән улына карады.— Тор, уян, улым, акыллашып кискән көпе tap булмый — Үмерҗан көчкә-көчкә күзен ачты: — Мин ике төн йокламаган, гуй, ата. — Беләм. беләм Тик сүзгә колак салып, киңәшеңне әйтмәсәң ярамас, кала чыгу алдында торабыз, гуй... Баягы утыз өч сумга, булмаса тагын бер уналты-унҗиде сум сапсак, дим? Шунда, ходай үзе мәдәт бирсен, йөз кырыктан ашып төшә. Инде зиһеннең төенен чишү кирәк Мондый сумага ничә мал сата алабыз*—Учак янында утырганнар барсы да башларын түбән иделәр. Өй эче тып-тын калды. Карындык белән ябылган тәрәзә артында ыжгырган буран тавышы ишетелде.— Аз куйганда дүрт җыпкы салмый булмый. Ул да җитмәсә, инде ни кылабыз? Түшәк тышлыгы белен Һаҗәргә дигән чапанлыкны калдырып торырбызмы?— Мич артында, керләнеп беткән кимәчеккә уралып утырган, җир төсле кап-кара битле карчык борынын мышык-мышык тартып түбән иелде.— Күңелеңә авыр алма, Һаҗәр, киләсе базарда, ходай боерса, чапан алырбыз, *одайдан аманльж телә: әгәр дә инде балалар бәхетенә җыпкының бәһасе былтыргыдан артык булса, иншалла, барыгызның да сораганы, теләгәне булыр — Учак янында утырганнар бердәм башларын күтәрделәр. Йөзләр яктырды, әйтерсең лә учак дөрләп кабынып китте.— Ал, Үмерҗан, тик ята бирмә, башыңны эшләт ничә мал чыгара алабыз? — Атай, үзең беләсең, гуй,— Үмерҗан иярдән башын күтәреп, атасына якынрак шуышып утырды.— Якын арада өчәаемезнең дә көне тула. Асарбай, аманлык булса, өч җылкы чыгарыр Инде үзең бер җылкы кушсаң, атаҗан? — Ия .— диде Дәүрәнбай сакалын сузыл, уйланып.— Син әйткән өч җылкыга кулыбыздагы күк бияне кушсак... инде кала чыгучының азыгына бер куй бирү фарыз— Алып кайта торган йөккә сала торганыбыз ике дөя, гуй. Азыкка бер куй җитәр, дим. Бу кичтә Асарбай авылының башка өйләрендә дә нәкъ менә шундый киңәш-сүз барды Бигрәк тә гидай өйләрдә бу киңәш озакка сузылып, шау-шулы, җәнҗаллы булды Әмма аңа карап сатарга ниятләнгән мал артмады, тишек-тошыкның ябылып бетү ихтималы да күренмәде. Асарбай өе кала чыгуга хәзерләнә башлады. Авылның тирә-ягына җылкы, дөя, сыер, куй малы тулды... Алар яиына төркем-төркем халык җыелды. Уртада — Җаңабай... Кулында катыргы тышлы кенәгә һем карандаш — малның исәбен ала. — Балтабайдан кушылды: ике дөя, ике сыер, биш җылкы тиресе Азыкка — бер куй. Йөккә—ике дөя Хамзәбайдан алты җылкы Азыкка бер куй Йөккә ике ат-ар- ба. Бер олаучы. Иргалидән ике җылкы, ике сыер, ун тире, ике пот йон... Дәүрэибай- дан...— Җаңабай карандашын, берничә тапкыр очлап, авыз-борынын шәмәхәгә буяп, ♦ сүгенеп, катып-туңып, исәп алуның соңына җиткәндәй булды.— Ал, җаным чыкты, £ язылмый калган мал, адәм юкмы? 3 ’ — Юк, юк,— диде халык тавышланып. < — Алай булса...— диде Җаңабай, кенәгәсен төлке тун кесәсенә тыгып, һәм бер өем тире өстенә утырды. Насбай атты Тәмләп суырды, теш арасыннан сиптереп бер х төкерде дә урыныннан кузгалды — Үмерҗан, малны бүген яхшылап бак, мин өйгә ♦ кайтып хәл алыйм,— дип үзләренә таба атлады. Халык тарала башлады. Үмерҗан а «һайт-һайт»лап малны далага таба борды. Базарга әйдәлә торган малның саны болай 0 булып чыкты 31 җылкы, 10 сыер. >6 дөя. 40 баш куй-кәҗә, юллык азыкка 12 куй. = Йөк төяргә 20 дөя һәм ун ат-арба. — Атай,— диде Җаңабай бишбармак ашал, корт изгән күҗә-шулпа зчеп, җылы нып, хәл җыйгач, мендәргә кыйгайган хаҗига карап,— йортның кушкан малы күбәеп китте. Сез биргән дүрт егет ул хәтле малга ия була алмас Тагын бер-ике егет ялла- - масак, калага барыл җитү кыен булыр. £ Хаҗи, ачуыннан сискәнеп, мендәреннән күтәрелеп утырды да: — Миең агып киттеме әллә?— диде —Яллау дигәнең ни сүзТ Як-ягыңа карал аз- маз уйлансаң ни була? Авылда инде ничә көн калага укырга бара алмый зар җылап еч-дүрт бүзбала йөри ШулАрга хәбәр салсаң, атылып килеп җитмәсләр дисеңме? Юллык азык ала килсеннәр дип әйттер. Ат менеп барган өчен мал әйдәшерләр. Чыгым — юк, файда — бар. Ай бала, бала, ходайга шөкер әле, буең үсте... Акыл, дөнья кору ваемың җитми шул оле. Яллау дигән сүзеңне >т ашасын. Асарбайнлң акылы алтын булды: Җаңабай хәбәр бирүгә, менә дигән оч юлдаш егет азык асып килеп тә җитте. — Туганнарым,— диде Җаңабай атасының акылын отып алып, егетләрне кызганган тавыш белән,— сезнең кедага китәлмичә утыруыгызны ишетел җаным борчылды Барыбыз да бер авыл, бер ата балалары, гуй. Гыйлем юлы — изге юл. Артык ат-арба булмаса да, сезне калага барь^т җитсен, дидем. Иншалла. юлыгыз булады икән. Шөкер. Инде һәрберегез бер атк* менеп алып малның артына тошеңдәр «Бер коймага утырганның җаны бер» дигәндәй бер сәфәрдә бергә булып малны калага исәнаман җиткерәек. Далага беренче кырпак кар тошкән, көн суыткан иде Ике кат киездән куыш тегеп, юлга алты куй ите алып — алтысын Асарбай өйгә алып калды — «Я алла» дип малны алга салып, Җаңабай егетләре белән базарга кузгалды Ил халкы аларны «хәерле сәгатькә, исән-сау барып кайтыгыз, юлыгыз уң булсын» дип озатып калды. Калачылар уналты көн юлда булып сау-сәламәт, чыгымсыз, базарның нәкъ кы- эып-кайнап торган вакытында калага килеп керделәр Укырга җыенган бузбалалар көндез мал куып, төнлә каравыллап катып-туңып килделәр дә «бу бәлагә кайдан туры килдек» дип зар елап, калага керүгә үк юк булдылар. Икенче көнне бик иртә торып, Җаңабай базарның кызуында малны мәйданга куып китерде. Шул көнне кичкә ән барган Сөрсәнбик тезгенен тартып, айгырын борды да сүз ялгады — Битемә кызыллык киләсе түгел, ашаган-эчконнән калган мең сумны атама дип төенләп куйдым. Җаңабай, юлдашларының сүзен очлап, тамак кырып үзенең өлкәнлеген күрсәтте — Менә, ходайның биргәне, өйләнәсе йөз ои уртасыннан кала чыгып дүрт меңнән артык файда таптык... Моннан аргы< ни кирәк!! — Ия. чумара аз түгел... — диде Төксәет, бераз уйланып. — әмма бу кыланышыбызны ил белсә җанымызны алмый калмас — Уй-бай, — диде Касыймбик, — моңау Тексәет үзе куян икеи. Безнең ни алып, ни биргәнебезне кем белә! Йөз өй йөз Җирдә таралып я а бит — Дорес әйтәсең, Касыймбик, — диде Җаңабай — белсә ни кыла! Бездә ии гөнаһ! Тапшырган малларын калага исән-аман җиткердек. Са’асын саттык, елагы» алдык. Инде ни атасының башы кирә< ул кара.өянке Ә әр һер гидай үа малын үзе җитәкләп калага китә торган булса, җаны да калма: Безгә әле рәхмәт әйтү кирәк) Безнең чумара хәләл. — Сүзең дөрес, Җакә, мең сум дигәчең кимендә егерме биш җылкы Кала чыгып бер әйләнгәндә алган табыш Менә дигән е етлөр кышкың кыш буе мал багып бер җылкы алганын күзебез күреп торды. > ■ 'с > т бу табышны ил белсә хәләл дип әйтмәс Ни булса да тешне кыскан • ■ ■ > . . ...ю — Бу да акыл. — диде Җаңабай — сазлыкта «үг ■ •• •• Бу сүзне башкалар да «дөрес- дип хупладылар «Көчнең и <>аг_. төшкәнче алдтг» авылга барып җитик». — дип, егетләр атларыи юырттылар. Юл аркылы «ак еланнар» сузыла башлады — җәяүле буран күтәрелде. Бер атна дигәндә Җаңабай алдан киткән йөкчеләрне куып җитте. Икенче көнне кичкә таба алар инде үз авылларына кайтып керделәр. Бөтен ил Асарбай өе янына җыелды. Алар, Җаңабайны Мәккәдән кайткан хаҗидай зурлап: — Я хода, аман кайтып җиттегезме? — дип, үтә куандылар. — Япырмай,— диде Җаңабай, аттан төшеп ата-анасы, илнең өлкәннәре белән сәлам биреп күрешкәч, — күпме тапкыр кала чыгып бу юлыдай азап-хурлык күргәнем булмады. Көне суык. Бураны ачы. Иң әүвәле тәңерем ярдәме, аннан соң үзебезнең чыдамлык белән, менә көчкә кайтып төштек. Юл газабы — гүр газабы диләр, дөрес икән. Кыен булса да бер тиен чыгымсыз баруыбызга куанып калага җитә язган бер төндә буран чыкты. Мал буй бирми ыгып, таралышып кешеләр кибәнлегенә төште,— Җаңабай егетләр белән килешкәнчә, «күргән» хурлык-аэабын тагы да кабартып сөйләде: — Ике йөз сум акча түләп көчкә котылдым, — дип хафаланып илгә карады. — Уй-бай, башның аманлыгын әйтче, — диде илнең өлкәннәре сакалларын сый- пый-сыйпый,— мал башына биш сум сәдака, гуй. Моны рәнҗемәй өстебезгә алабыз, шулай гуй, балалар? — — Ия, ия! Сәдака булсын! — диде шаулашып тирә-яктагы халык. — Инде, — диде Җаңабай, ил алдында торган Сансызбай әкәгә карал, — без барудан өч көн алда җыпкының башы илле, сыерныкы кырык сум булган. Без барып төшкәндә, коргыры, мал арзанаеп калды. Нугай байлары кирәк малны җыеп китеп өлгергән. Кием-салым, азык-төлек сатучы сәүдәгәрләр дә тарала башлаган икән. Бо- ларның барысы да безнең кичегеп баруыбызның бәласы. Инде, ходай боерса, киләсе калага чыгуда иртәрәк кузгалуыбыз хәерле булыр, иншалла. Шулай да — Җаңабай якягына карап, тамак кырып, халыкның күңелен күтәрерлек итеп елмаеп көр тавышына күчте, — шулай да, базарны яман булды дип хафаланырга урын юк. Малны былтыргыга караганда кыйммәтрәк сатып, азык-төлек, кирәк-яракны арзанрак алдым. — Бәрәкалла! Бәрәкалла! — дип халык күңелле шаулашып, бер-берсенә куанып елмаеп карады. — Хәтта «акча җитмәсә алмассыз!» дигәннәре дә алынды. — Мең яшә, балам. — Ал, туышлар, мин кәгазьдән укып әйтеп тораен, атай, сез әйберләрне тапшырыгыз! Дөяләр чүктерелеп, йөк сүтелде. Атлар тугарылып, арбаларның җитәкчеләре төшерелде. Асарбай, вәкарь белән атлап барып: — Я, бисмилла... башладык, — диде. Илнең куанычы куенына сыймый — һәрберсе үз үтенеченең үтәлүенә шат иде. — Балам, гомерең озын булсын, уллы, кызлы бул. Балаларыңның игелеген күр. Безне куандырган өчен тәңре сине куандырсын, — дип, Җаңабайның аркасыннан кагып, Асарбайга да зур рәхмәтләр яудыралар,— монадай адәм җанлы бала үстергәнең өчен без риза, хода риза, — д диешәләр иде. Казакъчадан ИБРАҺИМ СӘЛӘХОВ тәрҗемәсе.