Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДАРӘ ИТҮ: КЕМНӘР ҺӘМ НИЧЕК?

 

Заман хуҗалык җитәкчесе партиянең экономик политикасы асылын яхшы аңларга һәм дәүләтчә киң фикер йөртергә. производство резервларыннан тулысынча файдаланырга тиеш Л. И. Брежнев. Фәннән —тормышка КамАЗда СССР Автомобиль промышленносте министрлыгының җитәкче хезмәткәрләр һәм белгечләр осталыгын күтәрүне максат итеп куйган институт филиалы эшли. Биредә эзлекле рәвештә урта буын җитәкчеләр — мастерлар, производство участоклары башлыклары һәм аларның урынбасарлары, цех начальниклары һәм аларның урынбасарлары күнекме ала. Югары буын институты исә Мәскәүдә эшли. Безнең филиалда күнекмә узу — автомобиль тезелеше тарихы һәм теориясе, техника һәм җитештерү технологиясенең яңа казанышлары, хезмәтне оештыру һәм эш хакы түләүнең иң яңа тәртипләре, партиянең җәмгыять экономикасын үстерүдәге политикасы, идарә итү теориясе, шул исәптән җитәкчелек итүнең төп стильләре һәм ысуллары белән тирәнтен танышу дигән сүз ул. Идарә игүнең социологик һәм психологик нигезләрен өйрәнүчеләр семинарлары кызыклы үтә Шулай булмыйни! Аудиториядә производство «казанында» кайнаган җитәкчеләр утыра Алар инде күпне күргән, күпне белә, шактый яңалыкларны биредә — КамАЗда «ачканнар». Аларның шулай ук биредәге тәртипләрне, канун, стиль һәм ысулларны илебезнең башка зур яки кечкенә предприятиеләре белән чагыштырып карау мөмкинлекләре бар Мәгълүм булганча, идарә итүнең демократик һәм авторитар төрләре, стильләре аеруча киң таралган. Авторитар стильгә төгәллек һәм бер үк вакытта кырыслык, каршы килүләр белән килешмәүчәилек хас: җитәкче һәр хезмәткәргә төгәл бурыч билгели һәм аның һичсүзсез үтәлүен таләп итә. Ул кыю һәм карарларны мөстәкыйль рәвештә кабул итә. властьны тулысынча үз кулына алудан курыкмый, тәвәккәл. Ләкин, бетен эшне үз кулына алып, ул үз буйсынуындагы җитәкчеләрне узып, хәтта эшчеләргә дә күрсәтмә бирә, кайчакта ярдәмчеләренең фикерен дә тыңламый, бик еш кына аерым факторлар белән исәпләшмичә карарлар кабул итә. Демократик җнтәкчелек стиленә идарә итүгә күпчелек хезмәткәрләрне катнаштыру хас. Җитчкчедемократ карарлар әзерләгәндә һәм кабул чткәндә үз буйсынуындагы кешеләрнең киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен файдаланып кына калмый, аларАхыры. Башы 9 нчы санда да шулай ук иҗтимагый активлык һәм иҗат дәрте уята. Ул ярдәмчесенең сәләтен һәм тәҗрибәсен исәпкә алып эш итә. Максатчан тикшеренүләр һәм тәҗрибә күрсәткәнчә. демократик идарә итү шартларында коллективның җәмәгать оешмалары өчен дә киң мөмкинлекләр ачыла, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть тиешле югарылыкта, күп очракта әйбәт социаль-психологик климат, үзара дуслык мөнәсәбәтләре барлыкка килә. Димәк, демократик стиль яхшырак. Тик авторитар җитәкчелек төрен дә тискәре генә бәяләргә ярамый. Моны семинар укуларда катнашучылар да яхшы аңлыйлар иде Мәгълүм эш шартларында ул бердәнбер яраклы һәм үзен аклаган стиль. Әйтик, үзәктән еракта, утрауларда, корабльдә яшәгәндә һәм эшләгәндә, шулай ук, әгәр коллективта бер-берсе белән яңа гына очрашкан төрледән-төрле халык җыелган булса, мондый шартларда демократик стиль ярап бетми. Демократик идарә төре күбрәк социалистик иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең рухына һәм асылына туры килә, һәм авторитаризм куллану гадәттән тыш зарур булмаганда, безнең карашыбызча, совет җитәкчесе демократик стильгә таянып эш итәргә тиеш Дөрес, демократик стильне кулланышка кертүе авыррак, чөнки ул күбрәк кешеләрме өйрәнү һәм белүне, аларның сәләт һәм мөмкинлекләреннән идарә эшчәнлегендә нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Демократик эш стильле җитәкче, кирәк булганда, авторитар нормаларны да куллана ала, чөнки бу эш төре гадирәк. Авторитар җитәкче, кагыйдә буларак, демократик стильгә күчә алмый. Мөгаен, профессор А. Г Ковалевның «Кайчак авторитарлык шәхеснең профессиональ компетентсызлыгын яисә җитәкчелек эшчәнлегенә сәләтсезлеген яшерә торган битлек булып кына хезмәт итә» дигән фикере белән килешми мөмкин түгелдер. Ул, шулай ук, зур абруй һәм аның алдында даими баш ию дә авторитар җитәкче формалаштыруга китерә дигән фикер белдерә Мастерлар һәм начальниклар, семинар барышында менә шушы белемнәрне үзләштереп, үз тәҗрибәләре нигезендә эшләрендәге мәгълүм хәлләрне тикшерделәр, һәм тулысы белән демократ яисә авторитар җитәкченең бик сирәк күренеш булуын әйттеләр. Шулай булуга да карамастан, мин аларга КамАЗдагы үземә таныш бер җитәкче хакында сөйләп бирдем, исем-фамилиясен атамыйча гына, аның эш стиленә хас кайбер мисаллар китердем. Әңгәмәдәшләрем сүзнең кем турында барганлыгына тиз төшенеп алдылар һәм аның тулысынча авторитар җитәкче булганлыгы белән килештеләр. Менә, кыскама. ул кешенең эш стиле иртәдән кичкә кадәр тынгы белми — хәрәкәттә Көн дәвамында күп эш эшләргә сәләтле. Уннарча кешегә күрсәтмә бирергә һәм аларның эш хакындагы хисапларын тыңларга өлгерә Аның янында һәрвакыт ыгы-зыгы. Информация сорап, берәр мәсьәләне җайга салуны үтенеп, докладлар белән аңа гына мөрәҗәгать итәләр, чөнки мәсьәләне ул гына хәл итә. бөтен власть аның кулында. Беркемнең дә аның тыныч кына сөйләшкәнен күргәне юк, ул күрсәтмә яисә киңәш биргәндә дә тавышын күтәрә. Ул — бердәнбер командир, калганнар барысы да — сүз тыңлаучылар, эш башкаручылар. Ул кешеләргә өстән карый, теле тупас, үз фикеренә каршы килүчеләрнең «җанын ала». Әзерлек, җир эшләре, тезелеш чорында аның зур хезмәт урынындагы кеше булганлыгын әле биредә күлләр хәтерли. Бу чорга нәрсәнедер җир тишегеннән табу, кемнедер мәҗбүр итү хас. Башлангыч чорда басым ясау да уңай нәтиҗә бирә, ө кимчелекләр ярылып ятмый, һәм шунысы кызыклы ул чакта аңа эшчеләр һәм ярдәмчеләр дә түзгән һәм аның кимсетүләрен дә гафу иткән; аның дәртле холкы файда китергән Ә менә җиһазларны көиләүҗибәрү эшләре башлангач, технология процессларына тирәнтен төшенергә кирәк була башлагач, «әйдәөйдеи стиле көткән нәтиҗәне бирми һәм бу кешечең энергиясе файдага эшләми, киресенчә, зыянлы яккарак тарта башлый. Авторитар идарәгә, кычкырыну һәм тупас сүзләргә аның урынбасарлары һәм эшчеләр дә түзмәс була. Нәтиҗәдә аны авторитарлык «кими төшә» торган- эшкә күчерәләр КамАЗдагы моның ише хәлләрне тикшереп, квалификацияне күтәрү институты филиалында шөгыльләнүче җитәкчеләр бик кызыклы һәм тирән фикерләр әйтте, зирәк һәм үткен күзәтүләреннән чыгып, үзләре өчен файдалы нәтиҗәләр ясады. Бу семинар дәреснең максаты әлеге җитәкчеләрне катлаулы социаль процессларга партиячел якын килеп, социаль-политии анализ ясарга өйрәтү иде бит Практикның төпле фикере 1977—1978 еллар КамАЗында кайсы стиль тотрыклырак соң? Стильләрнең үзгәрүе мөмкинме? Бу мәсьәләләргә аныклык кертү ечен, дәресләрдәге кайбер чыгышлардан өзекләр китерик. 1) Кыска һәм катгый: «Тсртипсезлекләрне бары тик авторитар җитәкчелек стиле белән генә җиңәргә момкин. Демократик идарә итү стиле өчен башта аңа ныклы җирлек әзерләргә кирәк». 2) Көчле субъективизмга бирелеп: «Чагыла торган авторитаризм күренешләре—КамАЗ производствосындагы урта һәм түбән буын җитәкчеләрнең компетентсызлыгы нәтиҗәсе. Яхшы производство башлыклары иске шәһәрләрдән Чаллыга килмәячәк, чөнки биредә иске шәһәрләрдәге кебек уңайлыклар юк. Бирегә начар сыйфатлы «кеше материалыпның гына килүе ихтимал Авторитаризм демократик стильгә юл бирергә тиеш, эш башкаручылар авторитар стильгә озак түзә алмый». 3) Югарыдагы ораторлар чыгышына карата тәҗрибәле практикның төпле фикере: «КамАЗда төзелеш башыннан алып хәзергә кадәр дәвам итә торган авторитар, катгый идарә итү төре объектив шартлар белән, аерым алганда, кыска вакытта зур эш күләме башкару зарурлыгы белән аңлатыла. Моңарчы мондый кызу темпларның беркайда да булганы юк иде ич! Демократияләштерергә, бәхәсләшергә вакыт калмый, тапшырылган эшне берсүзсез үтәп чыгарга кирәк. Моны аңлау гаять зур әһәмияткә ия. Идарә кадрларының аеруча еш алышынуы нәкъ менә шуны аңламау һәм боерыкларны үтәргә теләмәүдән, яисә кайберәүләрнең биредәге темпларга чыдый алмауларыннан килә. Нәтиҗәдә кешеләр эштән китә». 4) Шартларны исәпкә алып: -.Җитәкчелек стильләренең табигатен дөрес билгеләү өчен аның сәбәпләрен һәм шартларын җентекләп тикшерергә кирәк. Шуңарга игътибар итегез: кайбер категория эшчеләр авторитар басымга чыдамрак, ә кайберләре түзми. Ни өчен? Үз сүзләре белән әйткәндә, «тылсыз», ягъни әлегә квартиры, балалар бакчасы, теләгән разряды булмаган эшчеләр башлыкларның каты басымына түземлерәк. Ә калганнары каты идарә итү төрләренә түземсезрәк, алар белән демократик «телдә» сөйләшергә туры килә. Күлчелек эшчеләр «тыл» белән тәэмин ителгәч, авторитар стиль демократизмга юл бирәчәк дип уйлый. Моңа эшчеләр мәҗбүр итәчәк». Бу чыгыш ясаучы тулысынча хаклы булмаса да, ул гаҗәп күзәтүчән һәм конкрет фикер йөртә. Дисциплина бозучылар, эшкә соңга калучылар, эчү белән мавыгучылар квартиры юк кешеләр арасында чагыштырмача азрак. Социологлар шундый күренешне күзәтте: эчкәләүчеләр дә квартир алганчы түземлелек күрсәтә — югыйсә, чиратны арткарак чигерүләре ихтимал. Кызганычка каршы, семинарда чыгыш ясаучыларның берсе дә һаман саен белемлерәк була барган эшчеләрнең югары культуралы мөгамәләгә омтылуын идарәнең кырыс төрләре белән килешмәүчәнлек сәбәбе дип күрсәтеп үтмәде. Ә бу — төп сәбәпләрнең берсе КамАЗ эшче тулай торакларының берсендә «Син үз җитәкчеңне нинди кеше итеп күрергә телисең?» дигән темага үткәрелгән бәхәс тә шуны раслады. Диспутны комсомол комитеты Һәм социологлар оештырды. «Комачауламасыннар өчен», җитәкчеләрнең берсе дә чакырылмады. Хәтергә аеруча нык уелып калганы — бер яшь эшченең чыгышы: «Миңа 22 яшь, урта белемем һәм дүртенче разрядым бар. Үз эшемне беләм, яратам. Әгәр мастер миңа тик тормасын дип кенә юк-бар эш куша икән, мин аны эшләмим. Янау, кычкыру, басым ясау да файдасыз. Эшнең кирәкле һем файдалы икәнен беләм икән, мине үгетләп торасы юк, берсүзсез вакытында эшлим».— диде ул. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге аны яклады. Димәк, мондый кешеләр авторитаризмны бик авыр кабул итә. Семинардагы тагын кайбер чыгышларны күздән кичерик. 5) Тирәнгәрәк карау омтылышы: «Идарә итү төре нигезләре һәм табигате турында мин башкачарак фикердә торам. Әйтик, «аста», «мастер-эшче» дәрәҗәсендә авторитаризм бик аз, гомумән, эштә демократик мөнәсәбәтләр киң кулланыла. Киресенчә, югары инстанцияләрдә авторитар мвнәсәбәт һәм идарә кануннары өчен мөмкинлекләр күбрәк Моның хикмәте шунда, «өстә, эчтәлеге белән туры мәгънәле һәм формасы белән төгәл һәм катгый боерыклар, күрсәтмәләр бирелә. Ә бу императивлар «аста», цех начальнигыннан башлап, тагын да түбәнрәк рангта, ягъни турыдан-туры материаль җитештерү өлкәсендә тормышка ашырыла, биредә «остәгеләр» идеясен гамәлгә ашыру чаралары» эзләү башлана. Бу исә иҗади, бер мәсьәләгә карата төрле, хәтта капма-каршы фикерләр дә белдерелә торган процесс. Бу демократизм түгелмени? Иң уңышлы вариант табылгач, демократизм бу эшне иң яхшы башкара торган кешене сайлап алырга да мөмкинлек бирә. Ә ахыргы чиктә коллективка тапшырылган бу бурыч уртак тырышлык белән гамәлгә ашырылыр». Идарә стильләрен бүлү логикасы турындагы бу чыгыш бәхәсне җанландырып җибәрде, семинарда катнашучылар берсеннән-берсе кызыйлырак фикерләр белдерә башладылар. 6) Катгыйлек һәм фәлсәфилек катнашмасы: «Өстәге» авторитаризм «җитәкченең җитәкче» белән эш йөртүеннән килә Алар- ның ранглары гына башка. Тик бу рангларның төрлелеге власть һәм аңа буйсыну мөнәсәбәтләрен билгели, ягъни аларның берсенә күрсәтмә бирү, икенчеләренә аны башкару хокукы бирелгән. Бу югары буында массовыйлык, «демос», җәмәгатьчелек даирәсе бик кечкенә. Бу дәрәҗәдә аерым кешеләрнең «эшкә түгел, аерым кешегә хезмәт итүе» кебек мөнәсәбәтләр барлыкка килүе ихтимал дип тә әйтергә мөмкин «Астагы» мөнәсәбәтләр табигате исә аерым кешеләргә түгел, уртак эшкә хезмәт итү зарурлыгы белән билгеләнә. «Өстә» аерым шәхескә хезмәт итү яхшы һәм югары бәяләнергә мөмкин, «астагы» эш исә үлчәп яисә санал карарга мөмкин булган ахыргы нәтиҗә — җитештерелгән продукция яки башка күрсәткечләр белән бәяләнә» 7, 8) Практиклар зирәклегенең чиге юк: «Кешеләрне «кысу» яисә өйрәтү сәләте булса, «өстә» компетентсыз кеше дә озак утыра ала. «Үзе эшли белмәүче, бүтәннәрне эшкә өйрәтә. Әгәр өйрәтә' белмәсә, югарырак күтәрелә һәм кешеләрне ничек өйрәтергә кирәклеген өйрәтә башлый» КамАЗда бу анекдот тикмәгә сөйләнми. Материаль җитештерү сферасында исә мондый компетентсызлыкны битлеккә яшереп булмый: станок янына баскан кеше, станокны белмәсә эшли алмый, тимерченең продукция бирмәве аның булдыксызлыгыннан. я эшләргә теләмәвеннән килә... Биредә эшлеклелекне реаль продуктка карап бәялиләр. Менә шуңа күрә мастер яисә цех башлыгының эшчегә мө тәсәбәте ихтирам хисе белән дә белдерелә. Димәк, бу очракта демократизм эшкә ихтирам буларак чагылыш таба». һәм. ниһаять, мастер сүз ала һәм, үз тәҗрибәсеннән чыгып, бәхәскә йомгак ясый «Производство участогында авторитаризм белән эш итүе бик кыен: эшчеләргә янау яисә аларны нәрсә белендер куркыту яхшы бетми — кеше эштән китә, аның урынына шундый ук яхшы белгеч табасы була. Ә «өстәге» җитәкче кайвакыт үзенең кул астындагыларга яный да ала, чөнки аның урынбасарына башка урынга китүе куркыныч, яңа эш табуы да кыенрак: икенче урында минем җитәкчелек итү сәләтенә ничек карарлар бит дигән сорау аны җитди уйланырга мәжбүр итә» Фикер алышуларны туктатып, семинар дәресен тәмамларга вакыт җиткәч, иң соңгысы итеп, тикшерүгә саф социологик мәсьәлә куела- бүгенге көндә типик намазчы бармы? Ягъни КамАЗ производствосы үзенә кирәкле җитәкче һәм башкаручыны формалаштыра алганмы, юкмы? Билгеле, «камазчы» дигән төшенчә заманның иң яңа җиһазлары һәм технология процесслары, шулай ук производствоны оештыруның яңа формалары таләпләренә җавап бирә торган кешене күздә тота Әлеге сорауларга җаваплар бер төрле булды: юк, әле КамАЗ кешесе «тумаган» Бүгенге производство әле аның үзе өчен дә типик түгел. Баһадирның икенче чираты төзелеп бетү алдында тора, тик җайлап бетерәсе эшләр бих күп әле, тиешле дәрәҗәдә югары җитештерүчән ритм җитенкерәми Димәк, югары дисциплина һәм җитештерү культурасы сыйфатларын гәүдәләндерәчәк типик камазчы да соңрак туачак. Мондый фикер белән тулысынча килешмәсәм дә. дәшмәдем — чөнки алдымда чын намазчылар утырганына ышана идем аларга кимчелекләр белән килешмәүче» лек, тәнкыйтьчел фикер йөртү хас һәм бу сыйфат күпчелек дәрәҗәдә биредә фор IOS малашкан. Камазчы — кыю фикерле, тирән анализлаучы, уз эшенә бирелгән, тырыш кеше. Аның ялгышуы, нәрсәгәдер дөрес бәя бирмәве ихтимал, ләкин ул үз эшенә, КамАЗга һич тә битараф түгел! Ә идарә стильләренә килгәндә, иң дөрес стиль —үз эшеңә бирелгәнлек. Дөрес, һәр кешенең үз идарә ысулы булуы мөмкин, ләкин идарә итү ленинчыл идарә стиленнән читкә чыкмаска тиеш, Ә ленинчыл стиль — барыннан да элек, эшкә һәм хезмәт ияләре интересларыңа тугрылык, эшлеклелек һәм оешканлык ул. КамАЗда хәзергәчә төрле стильләрнең янәшә яшәве бер дә гаҗәп /үгел. Бирегә җитәкчеләрнең күп санлы армиясе илебезнең гөрле урыннарыннан тупланды һәм һәркайсы үз тәҗрибәсен, үз ысулын алып килде. Аларның бәрелешен бер-берсен аңлап җиткермәү һәм эш киеренкелеге китереп чыгаруы ихтимал. Әмма бу КамАЗ- ның үзенә, уртак эшкә зыян китерергә тиеш түгел. Менә шунысы аеруча куркыныч. «Минем зур тормыш тәҗрибәле танышым «технарь» В. Г. Носков — мин типик камазчы дип саный торган кешеләрнең берсе. Ул болай фикер йөртә: «Ике һава агымы очрашкач, җил-давыл чыга. Биредә, КамАЗда, иске һәм яңа технология һәм производство принциплары, иске гадәтләр һәм яңа нормалар > очраша. Ә бу бәрелешләр— чын кешеләр дәрте бәрелеше!» — диде бер камазчы Виктор Гурьянович Носков белән мин берничә тапкыр очраштым. Башта ул станоклар ватылу, җиһазларның сафтан чыгу сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә иде—биредәге уникаль станокларның, миллионнарча сумлык прессларның кыйммәтен белә. Чөнки ул технарь, югары класслы белгеч... Әңгәмәне дәвам итү өчен аны икенче тапкыр шактый озак эзләргә туры килде: ул инде башка эшкә күчерелгән, станокларның сафтан .чыгу сәбәпләрен аныклау белән шөгыльләнми иде. Тик кимчелекләр аны элеккечә үк тирәнтен борчуын белдерде: «Ветеранкамазчыларны биредән ничек тә җибәрмәскә тырышасы иде. Аның урынына шундый ук белгеч әзерләү өчен ике-өч ел вакыт кирәк булачак лабаса. һәр станокта югары квалификацияле ике станокчы булырга тиеш. Станоклар меңнәрчә — димәк, станокчылар ун меңнәрчә кирәк. Ә алар әлегә аз. шулай да китәләр, «алтын фонд» китә!.. Кызганычка каршы, инженер-техник хезмәткәрләр, аеруча түбән буын җитәкчеләр, күп китә. Күрәсең, алар берничә ел рәттән киеренке эшләүдән арганнардыр, бераз ял итәргә дә кирәктер. Мондый стильгә чыдамыйлар». Белмим, бу очракта ул стиль сүзен нинди мәгънәдә куллангандыр, ләкин аның фикер агышы бик аңлашыла һәм шуңа ачыклык кертеп тә үтәргә мөмкин: кемнеңдер тәкъдиме буенча, әйтик, тәҗрибәле механик чакырыла. Әмма аны электроника һәм электрончылар белән эш итәргә куялар. Ә бит ул электроника белгече буларак түгел, механик буларак кына яхшы эшләячәк. Миңа электрон-хисаплау машиналарын көйләүче Николай Костин: «машина нормаль эшләсен, «алдамасын» өчен, көйләүче аның белән «туганлашырга» тиеш,— дигән иде. — Чөнки һәр машинаның үз көе бар, холкына төшенсәң, аның төзек булмаган җирләрен табуы да җиңел». Менә шушы электрончы-белгечнең җитәкчесе— механикларча фикер йөртүче кеше. Ул аларны бик еш «эшлексезләр» дип атый һәм җиһазлар корылачак урыннарны себерү-җыештыру кебек эшләрдә файдалана — янәсе, нормаль эшче һәрвакыт нәрсәдер кырдырырга, ясарга яисә шөреп борырга тиеш... Мин үземә таныш фәнни-тикшеренү институты физикларының кысан эш бүлмәләреннән бик еш коридорга чыгып тәмәке тартулары һәм шунда да теге яки бу идея турында фикер алышулары, аннары аны шактый уңышлы тормышка ашырулары турында ишетеп беләм. Аларның эше яхшы барган. Тик җыештыручы апа: «Бу хөрәсәннәр кайчан эшли соң?» — дип мыгырдана икән. Тагын бер мисал: җитәкче кеше эксперименталь цехка килә һәм: «Менә бу узелны эшләтә башлау өчен сезгә өч көн вакыт бирәм».— ди, Шул цех белгечләренең берсе (фамилиясен хәтерләмим) миңа болай дип зарланды' «Биредә ашыгырга ярамый, бу машинаны, бала кебек итеп, кадерләп «үстерергә» кирәк. Ул гасырлар буе торырга тиеш. Файдалануга дефектлар белән тапшырсак, ул гомер буе гадәтсез бала кебек булачак». Стильләр бәрелеше дәвам итә. Дөрес, КамАЗ вакыты белән үзенә генә хас бер-‘ дәм эш стиле булдырыр һәм ул демократик стильнең бер төре булырга тиеш. Моның «мен биредә хәзер менә шундый җирлек бар: 1) Күпчелек производстволарда югары квалификацияле эшчеләр эшли. Ул — социаль епгергән шәхес тибы, инженерларча фикер йортә торган белгеч. Аның белән демократик стильдә, генә идарә итәргә мөмкии. 2) Якындагы бер-ике ел эчендә коллективларның нигезе тәмам ныгыячак, ягъни алар үзләренең тәрбияви ролен үтәү өчен елгерея җитәчәкләр Бары тик демократик стиль белән идарә иткәндә генә коллективларны тәрбияви максат ечен файдаланып була. Ләкин әлеге меңнәрчә җитәкчеләр киләчәк стилен формалаштыру дәверендә тупланган тәҗрибәне «үзләре аша» үткәрергә тиешләр. Прогрессив идеяле кешеләргә чын көрәшчеләр дә булырга кирәк. Аларга үз карашларын ныклы эзлеклелек белән яклау ечен бик күп көч сарыф итәргә туры килә. Мәсәлән. Г. Малышев менә шундыйларның берсе Ул — экономист. КамАЗда ВАЗ системасын кертү ечен үзен кызганмыйча бик күп эш башкарган кеше Күпме консерваторлар аннан котылырга тырышты, аны кая гына күчермәделәр! Мәсьәләгә аңламыйча яисә аңлап та аңа каршы чыгучылар күп булды. Әмма ул бирешмәде: консерваторлар килә торды һәм китә барды, әмма алдынгы система тормышка ашмый калмады. Әйе. кәчлеләр җиңе һәм кечлелер кала. Борынгылардан килгән бер хакыйкать яши. Аның мәгънәсе шундый: «Әгәр үз идеяңне соңга калып, ягъни күпчелек кешеләр белгәч әйтсәң, синнән келәчекләр. Бик алдан әйтсәң, киресенчә, син туган җиреңнән сөреләчәксең», Хезмәт оештыру бүлекләренең берсенә башлык В И. Евтушенко «Кеше эшкә вакытында килә белергә генә түгел, вакытында кайтып китә дә белергә тиеш. Югыйсә ул рәтләп ял ит» алмый, аның икенче көнне хезмәт җитештерүчәнлеге түбән була». — дигән принципны яклаганы һәм тормышка ашырырга тырышканы ечен заманында эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Хәзер бу хакыйкатьне Кам'АЗда күпләр яхшы аңлый. Төрлечә каршы килүләргә карамастан, моннан берничә ел элек ремонт эшләрен тикшерү һем планлаштыру, технология җиһазларына хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы В. А. Яковлев үзәнең хезмәткәрләре белән автомобиль җыю заводындагы барлык технология җиһазларының нинди хәлдә булуы турындагы оператив информацияне үзәкләштерде. Вакыт белән исәпләшмичә, ул үз куллары белән барлык кирәкле җиһазларны һәм сигнализация урнаштырды Моңарчы иске җиһазлы предприятиедә эшләп иске эш алымнарына күнеккән җитәкче, табигый км, Яковлев һәм аның иптәшләре башкарган эшнең никадәр зарурлыгын һәм мөһимлеген аңлап җиткермәячәк. Наил ФатыЙховнч— КамАЗ ветераны, ул КамАЗ парткомы секретаре урынбасары булып озак вакыт эшләде. Бу кешенең дәртенә һәм тыйгысызлыгына сокланасың. Инде КамАЗ алдындагы бурычларны намус белән үтәп, байтак кешеләр тынычрак урыннарда эшли башлады, ө ул һаман авыр йөкне төпкә җигелеп тарта һем шуның белән тормыштан канәгатьләнү таба Белеме белән журналист, матбугат органнарында да уңышлы эшләгән бу кеше, һәр эштә, һәр мәсьәләне хәл иткәндә — новатор, алдынгы юлдан баручы Мин аны төрле тәртнпсезлекләрнең, эленке-салынкылыкның, производствода комачаулаучы консерваторларның килешмәүчән дошманы, кимчелекләргә карата тәнкыйтьчел фикер йөртүче кеше буларак типик камазчы дип саныйм. Андыйлар — КамАЗның намусы һәм вөҗданы Алар беркая китми, биредә калалар, КамАЗ андый кешеләрсез яши алмый -.Чаллыдан нур тасмасыдай булып бетон юллар төрле якларга сузыла. Алар буйлап өр-яңа «КамАЗолар чаба. Алар — Татарстан аетогигаитының теп продукциясе. Кабул ит, Ватан, безнең пәһлеваннарны! Лекин гигант заводның баш продукциясе — кеше! Ул биредә кала, аның биредә бик күп эшләр эшлисе бар әле.