«ГӨЛБАДРАН»
Әлмәт шәһәренең үзәк китапханәсендә язучы Саҗидә Сөләйманованың «Казан утлары» журналында дөнья күргән «Гөлбадран» повесте буенча бу ел башында китап укучылар конференциясе үткәрелгән иде. Чарыбызга лаек герой кем ул, аңарга нинди сыйфатлар зарур, нинди бурычлар йөкләнә? Әледән-әле кабынып киткән бәхәсләр, нигездә, шул тирәдә барды. Әлммра Әхмәдуплина, пионервожатый: Әсәрдә миңа иң ошаган һәм иң дулкынландырган образ — Баязит Аллаяров образы. Аллаяров зур һәм кырыс тормыш юлы үткән чын ир. Ул фронтта яраланган. Еллар узгач, үзе хирург булып китә. Аллаяровтагы тагын бер сыйфат мине бик те, бик тә сокландыра. Ул матур итеп ярата белә. Бу матур хисне кайбер яшьләребез дөрес аңламый сыман. Әдәбиятта да ихлас, зур итеп, олы мәхәббәт белән яратучы геройлар бик аз. Баязит абыйның үзенең хатыны Дәлиягә булган хисе, мөнәсәбәте чын йөрәктән, гади, тормышчан, матур. Аллаяровның прототибы безнең шәһәрдә яши икән. Бөтен тирә-юньгә билгеле ул хирург белән Аллаяров арасында уртаклыклар, охшаш вакыйгалар табалар Больница тирәсеннән узганда, мин һәрвакыт гаҗәпләнә идем Монда иртәсен дә, кичен дә кырыс тынлык хөкем сөрә Килгән кешеләр дө тавышларын күтәрмичә, пышылдап диярлек кенә сөйләшәләр. Баксаң, шушы йортта да көрәш бара икән. Кбмнәр- дер, үзләренә карьера ясау теләге белән, Баязит абый кебекләрнең ялгышын көтеп тора. Уңай моментны ычкындырмыйча, шунда ук аяк чала. Баязит Аллаяров мондый кешеләрдән өстен. Алар белән бәхәс, гауга корып торырга вакыты юк аның. Мин үзем көчле, рухы белән матур булган кешеләр хакында укырга яратам. Аллаяров һәм артистка Бибиса образлары әнә шундыйлар. Нәсимә Миңлеханова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саҗидә Сөләйманованы мин күптәннән беләм. Безнең мәктәпкә ул еш килә. Укучылар каршында чыгышлар ясый. Повестьны язган чорда да ул безгә килгән иде. Әсәреннән өзекләрне беренче тапкыр безгә укыды. Шуңа күрәдерме, әсәрне дулкынланып кулга алдым. Рәхәтләнеп укыдым. Иң элек җөй айларында «Социалистик Татарстан» газетасында барган заманчалык мәсьәләсе хакындагы бәхәсләр күңелгә килде. Шунда профессор Ибраһим Нуруллин мәкаләсе бик тә охшап калган иде. Шушы җәһәттән «Гөлбадран» повесте соңгы елларда басылып чыккан әсәрләр арасында үзенә лаеклы, дәрәҗәле урын алды дип уйлыйм. Хәзер “сәрнең геройлары хакында, Повестьны укып чыккан әлмәтлеләр күп кено геройгарны «таныганнардыр», әлбәттә. Язучы белән аралашканга күрә яхшы беләм: Аллаяров образын иҗат итү өчен автор күп эшләде. Ул көннәр, атналар дәвамында больницага йөрде. Катлаулы операцияләрне, хирургларның эшен күзәтеп иртәдән кичкә кадәр шунда булды. Артистлар белен гастрольләргә йөрде ул. Саҗидәнең тыйгысызлыгы, эзләнүләре бушка китмәде. Авторга киңәш төсендә, берничә тәнкыйть тә әйтер идем. Беренчесе. Әсәрдәге кайбер исемнәр бөтенләй уңышсыз, колакка ятышлы түгел. Язучылар борынгы, хе- зерге кулланыштан төшеп калган исемнәр белән мавыга башладылар. Әйтик, Бибиса дигән исем. Бибиса гаҗәп матур, кешелекле, хискә, кичерешләргә бай образ. Таһир- Зөһрә урынына Миңлемөхәммәт-Бибиниса исемнәре килмәгәч кебек, Бибиса исеме бу образга ятышмый Медицина терминнары да күбрәк түгел микән? Котуфө Хафизова, район культура йорты директоры Чыгыш ясаучылар белән нигездә килешкән хәлдә, әсәрдә сурәтләнгән берничә хатын-кыз, оларның үз-үэләрен тотышы хакында сүз әйтәсем килә. Аллаяровның хатыны Дәлия. Дөрес, безчең тормышта мондый хатын-кызлар бар. Алар шул хәтле бер-берсенә охшашлар, уйлары, эшчәнлекләре бер чамада, бер тирәдәрчк бөтерелә. Шушы хәл миьдо ризасызлык уята. Дәлия төскә-биткә <ибәр. зифа, халык алдында ихтирам казанган хирург хатыны. Горур, эре Хезмәттәшләренә һавалы итеп, өстән карарга ярата, иренең шөһрәтен үзенә бөркәнчек итеп каплаган. Аның бөтен уе үзе; малае Һам ире турында гына. Мечә бер мисал: катӘ лаулы операция кичереп, үлемнән кире кайткан Бибиса сәхнәгә чыгарга тиеш. Тамаша залында утыручы врачлар үзләренең күп айлык керешләре җиңү белән тәмамланганга горурланып, хисләнеп утырганда, Дәлия, үзе дә медицина хезмәт кере булуга карамастан, боз кебек салкын. Бирелеп-бирелеп, хатын-кыз күлмәге тикшерә, аңа, иренә игътибар итәләрме — шуны күзәтә. Мещанлык сереме белән капланырга елгергәи шушындый хатын-кызларны сатира алымы беләнрәк сурәтләп булмый идеме икән? Медицина сестрасы Фәрхәнә. Бу кызның яшь вакыты, беренче мәхәббәте әсәрдә гаять оста, уңышлы сурәтләнгән. Әмма Фәрхәнә зураеп, больницада Аллаяров белән эшли башлагач, хатын-кыз буларак, ул миңа ошамый башлады Фәрхәнә Аллаяровны ярата. Шуның өчен ул башка кешегә кияүгә дә чыкмый. Безнеңчә әйтсәк, гомерлеккә карт кыз булып кала. Әмма мин ышанам, әгәр хирург әз генә йомшаклык күрсәтсә дә, Фәрхәнә аңа тагылыр иде. Әлмәт шәһәрендә тагын бер семья бозылыр иде. Монда теп киртә булып Аллаяровның мораль ныклыгы, чисталыгы тора. Фәрханәнең Аллаяровка булган мөнәсәбәте, әсәрдән аңлашылганча, зур мәхәббәт итеп тәкъдим ителә сыман. Нинди генә хисләр белән янма, әгәр ул семьялы кешегә юнәлтелгән булса, бу мәхәббәт түгел, минемчә. Безнең заман кешеләре үз хисләрен тыя белмиләр Әдәбият бу юнәлештә үз сузен әйтергә тиеш дип уйлыйм. Рәмзия Руяновв: Әсәр миңа бик тә ошады. Журналны укып чыккач, Бибиса Сабанеева күз алдымнан китми торды Аның исеме дә, үзе дә бик матур, һәркемне сокландырырлык. Кешеләр тормышны, матурлыкны яратырга тиешләр Җирдә яшәү, халыкка хезмәт итү иң зур бәхет ул. Бибиса үлем белән көрәшеп ятканда да башкалар хакында кайгырта. Алар өчен шатлана, борчыла. Аның илһам, яшәү чыганагы — халыкка хезмәт итү. Бибиса үлем дигән мәкерле дошманны җиңеп чыга. Бу образ повестьны гына түгел, ә безнең татар әдәбиятын да бизи Саҗидә Селәймановага «Гөлбадранв повестен иҗат иткәне өчен рәхмәт хисләребез барып ирешсен иде