ЕЛЛАР ЯКТЫСЫ
Эдуард Касыймовка 50 яшь лларны, чорларны кеше яктырта. Үзенең мекатдәс эше белен җирдә якты эз калдыра ул. Киләчәккә ядкарь итеп һәйкәлләр, гелбакчалар, яңа шәһәрләр, заводлар тезел калдыра... Еллар үткәч, килер буын әнә Димәк, автор чын мәгънәсендә тормышчан образлар тудыра алган. Алар ышандыра, борчуларга сала. Ченки язучы әлеге образларны күктән эзләмәгән, ә бәлки тормышның үзеннән детальләп җыйган, чынбарлыктан тапкан Э. Касыймов «Татар халык әкиятләрендә сатира һем юмор» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, башта Алабугада, аннары Чаллы шәһәрендә яши, языласы китапларының геройларын — борынгы Чу<ъиан4(ама, Бондюг химия заводы һәм КамАЗ кешеләрен якыннан торып ойренә. Аның беренче хикәяләре, очерклары 1950—1951 елларда вакытлы матбугат биттаплары денья күрде. Э. Касыймов әсәрләре укучы күңелен торган саен ныграк били барды, әдәби тәнкыйть әдәбиятка еметле прозаик килүен билгеләп узды II. «К. У » М II Е шул хикмәтле «җимешләрнең» нәтиҗәсен — тулы канлы матурлыгын, камиллеген генә күрә ала. Ә шул матурлыкның эшләнү, туу процессын фәкать фараз гына итеп карый. Язучы шушы процессны һем күңелләр диалектикасын образлы тел белән, сәнгатьчә тасвирлап бирә Ул уңучысы алдына үткен проблемалар куя, яшәешебездәге берсеннән-берсе катлаулырак булган мәсьәләләрне теге яки бу дәрәҗәдә хәл итәргә омтыла, укучыны шулар хакында бергәләп уйланып карарга чакыра. Әдәби әсәр күңелләрне сафлык, яктылык деньясына дәшә, туган җиребезнең, табигатьнең чын хуҗасы булып яшәргә, аны кадерләргә, «телен әйрәиергә» енди... Эдуард Касыймов үзенең хикәя-повестьлары. романнары белән әнә шундый язучы буларак хәтергә уелган. Аның геройлары — гади эшчеләр, инженерлар, авыл кешеләре, хискә бирелү- чен, кайнар йерәкле яшьләр, акыл һәм тәҗрибә туплаган елкәннәр. Алар конкрет кешеләр булып безнең тирә-юнебездә яши, безнең белән бергәләп елмая, келә, елый. Аларның уйланулары, борчылулары, шатльж-сагышлары. кендәлек мәшәкатьләре безгә дә һич ят түгел ләрендә күренә башлады. Тәүге уңышлар яшь авторны яңа хикәяләр, повестьлар язарга җилкендерде. «Кызыл маяклар» (1959), «Кояш кон дә чыга» (1963) кебек ки 161 Ләкин шулай да язучыга чын уңыш китергән әсәре тирән эмоциональ көчкә ия булган «Гомер ике килми» романы булды. Роман геройлары — партия эшенә искиткеч тугрылыклы коммунистның балалары. Тормыш аларны терле катлаулы хәл-әхвәлләргә куел, төрлечә сынап, чын кешелеген тикшереп карый. Ләкин яңа тормыш төзергә килгән, изге максат һәм хыяллар белән рухланып яшәгән яшьләрнең канатын сындыра алмый язмыш. Алар ныклы адымнар белән, иманнарын какшатмыйча, әтиләре юлын дәвам итәләр. 5 Касыймов нинди генә темага алынмасын, аның әсәрләрендә кеше, кеше күңеле якты фонда алгы планга килеп баса. Авыл яшьләре («Кояш көн дә чыга») яки фән кешеләре («Сорбонна профессоры һәм без») турында язамы ул, Бондюгтагы химия заводын, андагы характерларны тасвирлыймы, — һәрвакыт шәхес, аның кичерешләре, хыял-уйлары калку сурәтләнә. Соңгы вакытта әдәбиятта эавод-фзбрикалар, производство коллективлары тормышына игътибар бермә-бер үсте. Э. Касыймов әнә шундый мактауга лаек эшкә алтмышынчы елларда ук алынды. Аны үзенең бай тарихы, данлы үткәне, матур традицияләре белән аерылып торган Бондюг заводы үзенә тартты. Республикабызда химия промышленносте көннән-көн үсеп, аның халык хуҗалыгындагы башка тармаклар һәм өлкәләр белән багланышы шактый ныгып килгән чор иде бу. Билгеле, әдип Бондюг заводы тарихын язуны максат ител куймады, ул «Томан аша» һәм «һаваларда тургай» дип исемләнгән романнарында заводның бүгенгесен сурәтләде. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, бу романнарны укыганда, заводның ерак үткәне, Менделеев эшчәнлеге белән бәйле чорлар да шактый ачык күзаллана. Әлеге романнарда тарих белән бүгенге көннең бәйләнеше өлкәннәр, хезмәт ветераннары белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрдә, геройларның гыйбрәтле язмышларында чагыла. Әсәрләрдәге геройларга хас шундый төп сыйфатларны атап үтәргә мөмкин нәселдән-нөселгә күчә килгән эшче горурлыгы, беренче нәүбәттә завод мохитындагы хәл-әхвәлләрне кайгырту, аның мәнфәгатьләре белән яшәү, тормышның, хәятның олылыгын, изгелеген эшкә мөнәсәбәт белән үлчәп карау. «һаваларда тургай» әсәрен «Томан аша» романының дәвамы дип әйтергә дә мөмкин. Әлбәттә, без монда яңа персонажлар белән дә танышабыз, шул ук вакытта, үзебез яратып өлгергән геройлар белән дә кабат очрашабыз. Әмма яңа әсәрдә тормыш хәлләре инде үзгәргән, ягъни тагын да куера, кискенләшә төшкән. Шуңа күрә беренче романдагы танышларыбыз яңачарак шартларда хәрәкәт итәләр, яңа хыяллар белән янып яшиләр. Нәтиҗәдә «.һаваларда тургай» романы мөстәкыйль әсәр төсен алган. Язучының «Чулман — оныклар елгасы» романы художество эшләнеше буенча да, күтәргән мәсьәләләре белән дә чын мәгънәсендә игътибарга лаек. Ул, республика чикләрен узып, ил күләмендә яңгыраш тапкан әсәр. Укучы аны көтеп алган китабы итеп, яратып каршылады. Э. Касыймов җырларда җырланган бөек тезелешләр шәһәре Чаллыда яши, дидек. Зурлыгы һәм әһәмияте белән бөтен дөньяда мәшһүр урыннарның берсен тоткан завод эшчеләрен көн дә күреп, алар белән сөйләшеп тора. Заводның искиткеч зур проблемалары, кешелек алдына заман куйган олы бурычлар үзәгендә кайный ул. Әнә шул мәсьәләләрнең асылын төптән актарып, эзләнеп һәм табып иҗат ите. КамАЗ — республикабыз өчен яңа төр завод. Ул зурлыгы, бөеклеге белән генә түгел, яңалыгы белән дә кешеләр күңелендә яңа киңлекләр тудырды. Димәк, иҗат кешесенә дә яңа эзләнүләр өчен мәйдан, яңа мөмкинлекләр ачылды, һәм мондый төбәктә уз язучың булу үзе бер бәхеттер әле ул. Шуңа күрә дә укучы аңардан күпне өмет итә, күпне көтә, җиң сызганып эшләр вакыты җиткән әдипкә яңадан-яңа иҗади уңышлар тели.