ЧИШМӘЛӘР КАЯ АГАРЛАР?
Күпгән түгел Лениногорск районындагы «Чишмә» әдәби берләшмәсе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы кечкенә чишмәдән тагар әдәбияты дигән олы диңгезгә шигырьләр, хикәяләр һәм роман килеп кушылган «Каты токым» романының авторы Шамил Бикчурин әдәби иҗатка сусаган «шь талантларны туплаган, оештырган, иҗатларына ачылырга мөмкинлек биргән. Ул, әлбәттә уз иҗаты планнарын да берләшмә членнары белән уртаклашкан, әсәрләреннән өзекләр укыган, тәнкыйть фикерләрен файдаланган. Хәзер «Каты токымя романы Мәскәүдә һәм демократик илләрдә басылып чыкты— Без әдәбиятыбызның үсешенә билгеле бер тәэсир ясаган кечкенә чишмәләргә һәрвакыт шундый ихтирам белән карыйбыз. Талант беркайчан да буш урында гына тумый — аның әдәбиятка килүе өчен ниндидер бер өйрәнү мәктәбе, әдәби мохит кирәк. Шул хакта фикерләрен ишетергә теләп, мин хөрмәтле язучыларыбызның кай- берләренә мөрәҗәгать иттем. Нәкый Исәнбәт: 1916 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә әдәби түгәрәк тезедек «Бал корты» дигән кулъязма журнал чыгардык. Сатирик-сәяси юнәлештә булганлыктан, шикләнеп, чыгарудан туктаттылар. Фәтхи Бурнаш та әдәби түгәрәк оештырды. '922 елны Мәскәүдә Шәрык Коммунистик университетында укыган чорда Махмуд Максуд белән бергә «Чаткы» дигән журнал чыгардык. Шул журнал тирәсенә яшь • зучылар тупланды. Такташ та килде. Шушы түгәрәкнең тәэсире күп кенә яшьләрне әдәбиятка тартты Хәсән Туфан: 1917—18 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә әдәбият укытучыбыз Галимҗан абый Ибраһимоа безне бер тирәгә туплады. Монда Ш Бабич, С. Кудаш, Г. Нигъмәти, Ченәкәйләр бар иде. «Порлак» дигән кулъязма журнал чыгардык. Риза Ишморат: 1917—’8 елларда Уфада «Госмания» мәдрәсәсендә укыганда, укытумы Габдулла Сәйфи әдәбият-сәнгать түгәрәге оештырды Кулъязма журнал чыгар- дцк. «Бетсен сугыш» дигән беренче шигырем шунда дөнья күрде. Әдәбиятка, сәнгатькә килү юлында бу түгәрәкнең йогынтысы зур булды. Мирсәй Әмир: Татарстан Язучылар союзы оешканга кадәр Казанда «Кызыл яшьләр» газетасы каршында яшь язучылар түгәрәге бик актив эшләде Бюоо сос-авында Г. Кутун, Г. Минский, И. Хәйруллин. Д. Фәтхиләр бар иде. Түгәрәккә Һади Такташ та килеп йөрде. Утырышларга яшь язучыларның әсәрләрен тикшергәндә, бик күп халык җыйнала иде Анда Ф Көрим. И. Гази Г. Кашшзф А Алиш. Ә Еники, Ф Хөсниләр бик теләп йөрделәр. Бу түгәрәк безгә — әдәои ятка килергә омтылучы яшьләргә — зур әдәби мәктәп булды. Фатнх Хөсни: 1924 елларны Каэандн Вахитов исемендәге күргәэме-тәҗрибә мәктәбендә Нигъмәт Булат әдәби түгәрәк оештырды Үзебез иҗат иткән язмаларны түгәрәк газетасында язып чыгара идек Беренче шигырьләрем түгәрәк һәм газета йогынтысында язылды. К Атилла Расих: 1931—34 елларда Вамитоа заводында әдәби түгәрәк эшләде Җитәкчесе Абдулла Алиш иде. Иҗат белән шөгыльләнүче эшче яшьләр янына X. Туфан, И. Гази, М. Әмирләр дә килеп йөрделәр. Шул вакытта ук инде повесть язган идем. Тикшергән вакытта А. Алиш мине бик дәртләндереп җибәрде. Повесть басылып чык- маса да, түгәрәк мине әдәбиятка китерүдә зур роль уйнады. Соңыннан, үзем язучы булгач, иҗат яшьләренең ярдәмгә мохтаҗлыгын аңлап, үзем дә аларга ярдәм итәргә тырыштым. Моторлар төзү заводында түгәрәк җитәкләдем, 50 нче елларда җитәкчелек Гали Хуҗи, Шәрәф Мөдәррисләргә күчте. Җәвад Тәрҗеманов: Казанның 13 нче мәктәбендә Һади Такташ әдәби түгәрәк төзегән. Соңрак аның җитәкчесе Фатих Кәрим булды Ул түгәрәкккә йөрүчеләр арасында М. Әхмәтгалиев, Г. Хәсәнов, Л. Фаттахов, X. Якупов, Г. Галиуллин, Ф. Сафин, Ә. Галиев, М. Зариповлар бар иде. «Әдәбиятчы» исемле газета һәм журнал чыгарып, әларны үзебез бизи идек. Шушы түгәрәктән кемнәр чыкты? Мин, үзегез дә беләсез, техник фәннәре кандидаты һәм язучы булып киттем. Талантлы яшь шагыйрь Мөхәммәт Әхмәтгалиев Ватан сугышында батырларча һәлак булды. Ул чакта шигырьләр язып йөргән Лотфулла Фәттахов, үзебез чыгарган газета-журналларны рәсем белән бизәгән Харис Якупов — танылган рәссамнар Гарәфи Хәсәнов исеме билгеле — балалар язучысы. Бик матур шигырьләре белән журналыбызда катнашкан Ә Галиев — кибернетика профессоры, түгәрәкнең актив члены Габделхак Галиуллин—Мәскәүнең Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты профессоры, Мәхмүт Зарипов — физика фәннәре кандидаты. Түгәрәктә шигырьләре тикшерелгән Фәрит Сафин— медицина фәннәре кандидаты. Ләбибә Ихсанова: Әдәбиятка килүдә Казан дәүләт университеты әдәби түгәрәгенең тәэсире зур булды Мин укыган елларда җитәкчесе Латыйф Җәләй иде Түгәрәк утырышларына Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, Ш. Мөдәррис, С. Хәким, А Шамовлар килеп йөрделәр. Матбугатка беренче шигыремне Л Җәләй тәкъдим итте. Ибраһим Нуруллин: Университет әдәби түгәрәге эшен без — фронттан кайткан яшьләр — башлап җибәрдек. Башта — мин, аннары М. Хөсәен җитәкләде. 1946 елны «Әдәби сүз» дигән газетаны чыгара башладык. Соңрак «Тавыш» исемле кулъязма журнал да чыгардык. Бу түгәрәк татар әдәбиятына берничә буын язучылар тәрбияләп бирергә ярдәм итте. Без Казан педагогия институтының яшь язучылары белән җади дуслык урнаштырдык v 3eMHe шул чорның әдәби хәрәкәтеннән үсеп чыккан, әдәби түгәрәкләрдә тәр- С яләнгән әдип дип санап, минем әйтер сүзләр дә нәкъ шундыйрак: Ватан сугышы чорында Башкортстанның Тәтешле һәм Яңавыл районнарында Һади Такташ исемендәге әдәби берләшмә барлыкка килде. Аны оештыручы мәктәп пионервожатые, яшь шагыйрь Әнгам Атнабаев иде. Безнең беренче шигырьләребез — ул чакта Нил Юзиев та шигырьләр яза иде—ул чыгарган кулъязма журналда дөнья күрде. Берләшмә үрнәгендә без үзебез дә Ямады урта мәктәбендә әдәби түгәрәк оештырып «Сигнал» дигән кулъязма журнал чыгардык. Казанга укырга килгәч, тагын әдәби түгәрәкләр тәэсиренә эләктем. 1950 елларда без Казан педагогия институтындагы әдәби түгәрәкнең иң актив членнары идек. Бу түгәрәккә X. Камалов, Г Мөхәммәтдин. Р. Әтмәтҗанов, М. Шабаев. Л. Айтуганов, Д. Зөбәерова, 3. Гыйрфанова, С. Сафуанен. С. Гюварисов һ б йөрделәр. Бездән алда әдәби альманахта Ә. Атнабаев, Г. Зәйнашевалар үзләренең шмгырь, поэмаларын калдырып киткәннәр. Без альманах ъьтаруны дәвам ит*тек. Шул ук елларны «Яшь сталинчы» газетасы каршында Шәрәф Мөдәррис җитәкләгән әдәби берләшмәгә дә йөри идем. Минем күңелемдә Шәрәф Мөдәррис әдәбият сөюче яшьләрне туплаучы, игътибарлы һәм таләпчән оста, талантлы оештыручы булып та истә калган. Яшьләрчә җитез, оператив эш итә ошаган әсәрне шунда ук газетада чыгара.. Тулы булмаган шушы кайбер тарихи мәгълүматларга карап, без шуны әйтә алабыз иҗади түгәрәкләр, берләшмәләр әдәбиятыбызны яңа көчләр белән тулыландыруда бик зур эш башкарганнар, әдәбиятның олы шәхесләре яшь әдәби алмаш тәрбияләүдә иҗат түгәрәге формасын файдаланганнар. Vie да күп кенә түгәрәкләрнең тәэсирен күңеленә сеңдергән Муса Җәлил Ватан сугышына кадәр Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» исемле балалар журналларының редакторы була Шул ук вакытта ул татар клубы каршында вдәби түгәрәк оештыра. Җәлил түгәрәгенә йөргән мәктәп укучысы Гэбдрэгм ач Әп- сәләмов соңыннан әдәбиятның олы юлына чыга «Әдәбиятка килергә кем ярдәм итте?» дигән сорауга, олы әдип горурлану белән: «Муса Җәлил!» — дип җавап бирә торган иде. Әһәмиятле тагын бер факт Муса Җәлил түгәрәгенә ул чакта әле беркемгә дә билгесез яшь шагыйрь Әхмәт Симаев та йөри Муса аның талантын күрә, үсәргә ярдәм итә. Язмыш аларны кабат авыр сынау елларында, фашистларның үз оясында, очраштыра. Дошманга каршы көрәштә җәлилчеләр әдәбият-сәнгатьнең кемен оста файдаланалар: агар, талантларны җыеп, музыкаль капелла оештыра. Шагыйрьләрдән, музыкантлардан, артистлардан төзелгән бу әдәбият-сәнгать түгәрәге әсирләр арасында фашизмга каршы пропаганда алып баруда, патриотизм рухы тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур эш башкара. Биредә дә Җәлилгә һәм Алишка, мөгаен, элек әдәби түгәрәкләр оештыру тәҗрибәсе ярдәм иткәндер'1 Җәлил үзе мең элекке түгәрәк члены Әхмәт Симаевка юкка гына иң җаваплы эшләрме ышн.' тапшырмаган, билгеле. Истәрекләргә караганда. Ватан сугышына кадәр, әдәби түгәрәк җитәкчесе буларак, Myc