БЕРЬЮЛЫ-ЙӨЗ ЯЗМЫШ
Кадерле редакция! tИкмәк тәме» исемле күпсерияле кинофильмда артист С К. Шәкүрев гәүдәләндергән Сечкин образын без аеруча ошаттык. Картлар Сергейнең Мәскәүдә яшәгән авылдашыбыз Каюм абзый улы булырга тиешлеген әйткәч, кызыксынуыбыз тагын да арта твште Сез талантлы артист Шәкүрев иҗаты белән киңрәк таныштыра алмассызмы икән? Ульяновск өлкәсе Бакырчы авылы яшьләре. Актер иҗат үрендә... Сергей Шакуров турында бүген менә шулай дияргә мөмкин. Театр һөм кинода уп инде күптәннән һәм бик җитди эшләп килә. Әмма киң катлау тамашачыларга ул үзен экранда соңгы чорда күренгон берничә роле белән генә кабатланмас оста икәнлеген танытты. «Балачактан соң йөз көнвдә вожатый Сережа, «Икмәк тәмеяндә совхоз җитәкчесе Сечкин һәм «Сибириада» фильмында кулак Спиридон Соломин бер-берсенә бәтөнләй охшамаганнар. Шундый капма-каршы кешеләргә ничек әверелә ала икән соң ул. Әңгәмә бик кызыклы булыр сыман тоелды. Сүземне танышудан башладым. — Сез кайсы яктай? — Арбатта туганмын, — диде Сергей. — Әтием Мөскоүгә Идел буендагы бер татар авылыннан утызынчы елларда ук күчеп килгән. Башкаланың борынгы урамын телгә алу әңгәмәбезне ирексездән үткәнгә, мәктәп елларына ук алып китте. Бөтен малайлар бервакыт кем булырга, кайсы юлдан атларга белми аптыраган минутлар кичерә. Сергей Шәкүрев исә максатының ачыклыгы белән иптәшләрен дә, укытучыларын да таң калдыра. «Спорт, спорт һәм тагын бер мертәбә спорт!» Унсигездә инде ул акробатика буенча спорт мастеры исемен казана. — Аңлашылсын өчен ничек әйтңм икән соң? — дип җәфалана әңгәмәдәшем. — Мин — никтер, эшемне яратам, әмма спортны влс дә үз язмышым саныйм. — «Хобби» диген бер модалы сүз бар, — дим мин аңа булышырга теләп. — Юк ла! Туры килми ул бу очракта. Актер хәлендә до спорт белән шөгыльләнүемне дәвам итәм мин: йөгерэм, футбол уйныйм. Яхшы форма саклар өчен генә түгел. Спорт минем өчен шатлык, ихтыяҗ, гомерлек мавыгу. Юк, мавыгу гына түгел, чөнки мин аңа бөтен җаным-тәнем белән биреләм һөм җиңүгә омтылам. Әгер футбол икән, тулны капкага үзем кертергә ашкынам (әле берне генә дә түгел!)— Холкым тәэсирләнүчән, спорт миндә киртәләрне үтеп чыгарлык сүрелмәс рух тәрбияли, уңышсызлыклардан башны югалтмаска өйрәтә Шәкүрев иелеп — Сез тагын актер һөнәрен икенче урымга гына ку» икән бу. дип уйлый күрмәгез,— диде.— Мин тормышны чамадан тыш яратам. Комсыз, тыелгысыз, туймас рәвештә Кайчак миңа үзенме тулысымча нимди дә булса бер генә нәрсәгә бирсәң, бер генә гомер дәвамында барлык дөньяны колачлап булмас шикелле тоела. Җирдәге бетен гүзәллекне күрер ечен йөз гомер кирәк сыман. Артист һөнәре нәкъ менә берьюлы күп тормышны кичерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә борберсенә һич охшамаган, минем биографиядән бик ерак торган рольләрне уйнау бөтен барлыгымны били. Үзем өчен дә. тамашачылар әчем дә яңалык ачам . Әмма мәктәбенең горурлыгы саиалган спортчы Сергей Шәкүрев актерлык һөнәренә дә бик яшьли тартыла. Йортлар идарәсе каршында Үзәк балалар театры артисты Валентин Захода «итәкчелегендә драмтүгәрәк оештырылгач, бүген инде киң танылган В. Смирнитский, А. Чернова, В. Бочкарев белән бергә Сергей да үзешчәннәргә кушыла. Шәкүрее алар арасында беренче булдымы икән — хәзер бу хакта әйтүе кыен, әмма «Борис Годунов»та ялган патша ролен аңа тапшырулары хак. — Бу кеше миңа театр дөньясын ачты, — ди Шәкүрев Захода турында. — Яңа мавыгуым искиткеч күп вакытны һәм рухи көчләремне ала иде Бервакыт Захода спектаклебезне карарга драматург Виктор Розовны ияртеп килде. Розов мине сәхнәдә күргәч, Үзәк балалар театры каршындагы студиягә укырга керергә үгетләде Язмышым шулай хәл ителде. Драмтүгәрәктә хөкем сөргән ирек, уйнаклыктан махсус гыйлем үзләштерүгә күчү «иңел булмый, билгеле. Әмма актер Шәкүревкә ярдәмгә спортчы Шәкүрев килә эш яңа киртәне алуга кайтып кала ич! Аннары, студиядә шөгыльләнүдән тыш, театр һәм анда студентларга күзәтеп тору рөхсәт ителгән репетицияләр дә бар ич әле. Үзара бәхәсләр, эзләнүләрне әйтеп тә торасы юк! — Нәрсә хакында бәхәсләшә идегез! — Тормыш хакында. Спектакльгә, рольгә алыну белән, без аның драматург иҗат иткән әсәр икәнен оныта идек. Тирә-ягыбыэдагы чынбарлык, аны күрү һәм аңлау сәләтебез хакыйкатьнең бердәнбер үлчәменә әйләнә иде. Бәлки бу билгеләмә бераз корырактыр, әммадөрес: нәрсәне яратам, нәрсәне кабул итә алмыйм, ни хакына сугышка керәчәкмен, ни белән берничек тә килешмөячәкмен — болар төп юнәлешне ачыклый. Студия һәм театр, актерның шәхесен дә, талантын да эстетик мавыгуларын да хөрмәт итеп, бу һөнәргә карата мәхәббәт уятты. Соңрак бүтән театрларда эшләгәндә дә мин яшьлегемдә алган шул игелекле «оеткыны» кадерләп саклый торги булдым. Бәхеткә каршы, актер Шәкүревкә театрда да. кинода да (ул 1965 елдай бирле фильмнарда катнаша) гаять талантлы иҗат әһелләре белән очрашырга, дуслашырга, алардан өйрәнергә туры килә. — Актерлык осталыгына өйрәнергәме! — Барыннан да элек гомер итүгә. Торллышның катлаулылыгыи тоярга, эчкәреге якларын күрә белергә. Бу — актер һөнәрен үз каһарманнарының тормышы белән яшәргә хокук бирә сыман. Театр режиссер.-ары А. Эфрос, Л. Хейфец, кинорежиссерлар А. Столпер, В. Жалакявичус, С. Соловьев. Н Михалков, А. Михалков-Кончаловский, А. Сахаров — алар холыклары белән бер-берсенә охшамаган төрле-төрле иҗатчылар. Бу шулай ук Шәкү- ревнең бәхете иде. Алар о -рәткән һәр яхшыны тамчылап үзенә сеңдерә-сеңдерә үз сукмагын сала Сергей. Шәкүрев уйнаган фильмнар бер үк югарылыкта түгел иде. Әмма ул кейсы роленә дә икенче чираттагы, әһәмиятсез нәрсә итеп карамады. Чөнки әгәр роль кызыксыз тоелса, ул аны экранда гәүдәләндерә дә алмас иде Үз гомерен өлешләп бирә барган һәр образны якын күрә үл «Солдат булып тумыйларядагы политрук Ильинны гына түгел, кинодагы беренме эше—«Мин солдат, әниемядәге Пегановны да, «Ятлар арасында — үз, үзебезнекеләр эрасында — ят» картинасындагы атта кылычын ялтыратып чабып килүче Забелинны да, «Май ае иде» телефильмындагы тынычлыкның беренче көннәре бәхетеннән исергән Маргослинны да, «Дүртенче»дөге Дикн. һәм. хатта, бик үк уңыш казанмаган «Мухинны уятыгыз» тасмасындагы уңмаган Мухинны да ярата. — Безнең иҗатта гаҗәп процесслар бара, — дип сейли Шәкүрев, — образга үз сыйфатларыңны, тәҗрибәңне бирәсең, шул ук вакытта үзең дә аңардан өйрәнәсең. Әдәби образ сине дөньяга аның күзләре белән карарга, аныңча яшәргә мәҗбүр итә. Әлбәттә, теге яки бу образны гәүдәләндергәндә һәрвакыт үз шәхесеңнән чыгып эш итәсең, югыйсә рольне башкаруда ихласлык җитмәячәк. Аның урынында һәм хәлендә мин нишләр идем? — актер иң элек шул сорауга җавап эзләргә тотына. Тапса, мәсьәләне чишелгән санарга мөмкин. Әмма эш тиз генә ачыкланмый. Менә вожатый Сережа. Мин аның белән сценарий буенча таныштым, ләкин ул аңымда, хәтеремдә инде бик күптәннән яши иде. Эш, билгеле, аның Леонардо да Винчи яки Лермонтовка гашыйк булып, малайларда камиллеккә, гүзәллеккә омтылыш тәрбияләргә тырышуында гына түгел. Аларның гадилек һәм әдәп белән балаларда шәхес формалашуга этәргеч бирүе әһәмиятле. Үземне вожатый Сережа урынына куйганда мин шундый ук этәргечне тамашачыларда да уяту турында уйландым. Ә Сечкин? Андый халәттәге кешене мин, шәһәр егете, кайдан белә идем соң? Барыннан да элек очерк, китап, фильм, спектакльләр аркылы. Чирәм җир үзләштерүчеләр уңышына, газеталарда басылган мәгълүматларга шәһәр халкы да битараф калмады. «Икмәк тәме» төшенчәсе һәркемдә булырга тиеш — шунсыз намуслы яшәү мөмкин түгел. Сечкинга мин баштан ук гашыйк булдым. Аның хәрәкәтләре һәм омтылышлары җанга якын. Әгәр кесәмдә агроном дипломы ятса, мөгаен мин дә, Мәскөу тирәсендәге имин хуҗалыкны ташлап, татлы җиңү ләззәтен авыз итүне күздә тотып, шундый ук авыр көрәшкә ташланыр идем. Кинога төшерүләр башлангач, вакыйга булып узган якларга экспедицияләргә чыккач, мин инде шундыйрак язмышлы кешеләр белән якыннан таныштым. Холыклары белән алар бер-берсеннән аерылса да, һәммәсендә «чирәм җир» кешеләренә хас уртак сыйфатлар таба идем. Болар миңа образны сурәтләүдә ярдәм итте. — «Сибириада»дагы Спиридон Соломин? Ничек һәм «кемнән» алып юл саптыгыз аңа? Үзегезне аның урынына кую җиңел булмагандыр? — Бер төрлелектән котылып, тулы канлы образ тудырасым килгән чак иде. Мин аның рухи халәтен, януларын-көюләрен. ошаткан нәрсәләрен, консервативлыгын, канына сеңгән күнекмәләрдән баш тартырга сәләтсезлеген аңларга тырыштым. Мондый кеше усал гына була ала дип уйларга ярамый. Бер җилкуарга ияреп, өйдән качып киткән сеңелесен ярата ич ул! Еланьга бөек үзгәрешләр рухын алып кайткан туганнан .уган энесенә дә кулы күтәрелми аның. Кыскасы, Спиридон — фаҗигале язмыш иясе. — Ә алда сезне нәрсә көтө? — Монысы әлегә сер, — дип шаярта Шәкүрев. — К. С. Станиславский исемендәге Мөскәү театрында эшлим. С. Соловьев куя торган «Коткаручы» картинасында уйныйм (тагын каһарманыма гашыйк булдым, тик.„ шыпырт!), тормыш итү турында уйланам. Мин ул уйларымның кайберләрен якташларым — Ульяновск өлкәсе Бакырчы авылы яшьләренә язган җавап хатымда уртаклаштым.