Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АККАН СУ ЮЛЫН ТАБАР»

 Ул кешенең зиһенен сыный, дөньяга карашын, аң-даирәсен, фикер йөртү куәтен киңәйтә. Шул җәһәттән Башкорт дәүләт университетында һәр яңа чыккан әдәби әсәр хакында диярлек телле, нигезле, бәхәсле сөйләшүләр оештырыла. Кирәк икән, фикер алышуга автор үзе дә чакырыла. Бу юлы Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» исемле повесте буенча китап укучылар конференциясе булды. Эсер тормышчанлыгы. теленең табигыйлеге, герой-персонажларның күңелгә сеңеп калырлык булуы белән ошады. Фикер алышуга автор үзе дә чакырылды Шыгрым тулы залда университетның уку-укыту бүлеге медире профессор М. Гайнуллин, филология фәннәре докторы, шагыйрь Г. Рамазанов, татар филологиясе кафедрасы мөдире профессор Г. Әхәтов, тәнкыйтьче Р. Баимов, К Әхмәтҗөнов, бер төркем укытучы һәм студентлар бар иде. — Мин Вакыйф Нуруллинның һәр әсәре белән танышып барам,*— диде Г. Рамазанов. — Ул үткен ситуацияле әсәрләр язучы. Аның «Әгәр син булмәсаң». «Күпер чыкканда», «Шинельсез солдатлар» әсәрләре дә укучыларда күп бәхәсләр тудырган иде «Аккан су юлын табар» язмышлар повесте булып тора. Повестьта әхлак проблемасы күтәрелә. Җитәкчелек проблемасы да уңышлы хәл ителгән. Дөрес, әсәрдә оэынгарак сузылган зпизодлар да бар. Ләкин бу бер селтәнүдә алып ташлана торган кимчелек. Доцент Ә. Нигъмәтуллин әсәр композициясенең гаҗәп кызыклы булуы хакында сөйләде. «Ул дәфтәрләр формасында бирелгән, — диде ул. — Г. Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» формасын кулланган иде. Димәк, Вакыйф үткенгә таянып >ш итә Сюжет үзәгенә кеше язмышы куела. Автор геройларның күңел диалектикасын оста бирә. Телне индивидуальләштерүгә до зур игътибар итә». Ill курс студенткасы Р. Небиуллина әсәрнең тел-стиль үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул язучының традицион образларга игътибар итүен, алариы үзгәртеп куллануын, үзенең дә яңа поэтик бизәкләр иҗат итүен әйтте. Чыннан да, Булатның бер урында «сиздергәнне сиздермичә генә сиздерергә иде» дигән фразасын язучының озак уйлануы нәтиҗәсендә барлыкка килгәндер. Ill курс студенткасы Ә. Хөмигованың чыгышыннан бер өзек: «Булат Вәлие» образы — намуслылык һәм гаделлекнең тулы бер чагылышы ул. Намуслы, гадел кешегә бернинди киртәләр дә каршы тора алмый. Вәлиев тә тормышта үз юлын таба». Яки менә II курс студенткасы М Ильматова чыгышы: «Безгә, булачак укытучыларга, килечектә күп авырлыклар белән очрашырга туры килер. Булат образы безне түземле рәвештә керәшә белергә ейретә». IV курс студенткасы Г. Закирова чыгышы: «Без тискәре геройларны төскә ямьсез, килбәтсез итеп, о уңай геройларны, киресенчә, чибәр, батыр итеп күрсәтергә өйрәнгәнбез. В. Нуруллин үз әсәрендә бу шаблон юл белен бармый Булат — уңай герой, Ленин ул төскә Швйхигө караганда ямьсезрәк. Шәйхи, киресенчә, төскә чибәр, таза кеше. Ләкин Булатның эчке дөньясы матур. Ул халык арасында ышанычлы кешегә өйләнеп китә. Шәйхи, киресенчә, торган саен ышанычы» югалта бара Профессор Г. Эхетов йомгаклау сүзендә болай диде: — Мин бүгенге сөйләшүдән бнк чанега*ьмен. Ип-ошлер тепле фикер йөртәләр. Әсәр һичшиксез, һәркемне уйландыра, фикер уята. Залның шыгрым туп-тулы булуы да шуны раслый. Повестьны мин рәхәтләнеп укып чыктым. Укыла, бәхәс уята, әдәбиятыбызның үсешен билгели торган әсәр бу.