Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР БУЛЫП ЯҢГЫРАГАН ЯЗМЫШ

Җәүдәт Фәйзинең тууына 70 ел әүдәт Фәйзинең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге — күп милләтле совет сәнгатенә фидакарь хезмәт итүнең гүзәл үрнәге. Аның иҗади мирасы музыкаль культурабызның алтын хәзинәсенә керде. Җ Фәйзи төрле жанрларда иҗат иткән киң колачлы композитор, халкыбызның музыкаль иҗатын тирән өйрәнгән, бигрәк тә хәзерге заман халык көйләрен җыюга һәм эшкәртүгә күп көч куйган фольклорчы, музыка мәгърифәтчесе һәм актив җәмәгать эшлеклесе. 1932 елның декабренда Җ. Фәйзинең беренче җырларыннан «Урман кызы» киң җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителә. Күренекле композитор һәм педагог В И. Виноградов аңа музыкаль иҗат белән җитди шөгыльләнергә киңәш бирә. Шулай итеп, Һади Такташ сүзләренә язылган үзенчәлекле интонацияләргә ия, ягымлы лирик җыр Җ. Фәйзинең тормыш юлына яңа юнәлеш бирә, аны гомерлеккә музыка дөньясына алып кереп китә. Казанда ул заманда яңа гына ачылган совет хокукы институтының гыйльми секретаре булып эшли башлаган юрист Җәүдәт Харис улы Фәйзуллин яңадан студентка әйләнә. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга керә, консерватория профессоры Г. И. Литинский һәм композитор Б. С. Шехтер классларында композиторлык серләрен өйрәнә Революцион рухлы массовый җырлары белән танылган композитор Б. С. Шехтер- да уку елларында Җ. Фәйзи музыка фәнен үзләштерү белән бергә, иҗат эшенә дә чума. Заманга аваздаш җырлар яза. Җырларында ул гражданнар сугышының яшь батырларына соклана («Комсомолка Гөлсара»), Ватанны уяу сакларга өнди («Атым чайка башыңны»), туган җирнең гүзәллеге турында сөйли («Урман буенда») Композиторның җыр жанрында эшләве кырык елдан артык дәвам итә. Ул халыкка 200 ләп җыр бүләк итә. Аларның күбесе илебездәге зур вакыйгалар, үзгәрешләр белән бәйләнгән һәм, иң әһәмиятлесе, берсе дә «бер көнлек» түгелләр, бүген дә художество кыйммәтләрен югалтмыйлар. Әйтик, 1935 елда язылган «Шауласын, гөрләсен безнең җыр» һ. б. дәртле, алга өндәүче җырлары бүген дә яшьләрне берләштереп, өлкәннәрне җилкендереп кырда да, табында да җырлана. 1941 елның көзендә совет халкы киеренке көннәр кичергәндә иҗат ителгән «Канга кан» җыры җиңү көненә кадәр дошманнарга нәфрәт, хак эшебезгә ышаныч булып яңгырады. Без аны бүген дә зур дулкынлану белән, Бөек Ватан сугышында тиңсез җиңү яулаган совет солдатының музыкаль истәлеге итеп тыңлыйбыз. Тыныч төзелешкә күчү елларында туган «Шауласыннар яшел урманнар», «Татарстан нефтьчеләре маршь «Комсомол» җырлары белән янәшә 70 нче елларда Кама буендагы зур төзелешләрне данлаган «Чаллы», «Яңа кала» җырлары яши. 1966 елда Тукай премиясенә лаек булган «Күңелем Ленин белән сөйләшә». «Җәлил йолдызлары», «Исеңдә тот, иптәш» кебек көрәш җырлары белән бергә, концерт программаларын күп еллар элек туган «Гармонь», «Бәйрәм бүген». «Кем уйлаган» җырлары да тулыландыра. Җәүдәт Фәйзи җырларында халыкның йөрәк тибешен ишетәсең, сафлыкка һәм батырлыкка өндәүче көчле мәхәббәт хисен тоясың. Совет халкы тормышындагы хәлиткеч һәр борылыш, һәр үсеш Җ. Фәйзи иҗатында яңа җырлар агымын тудыра Музыкаль җәмәгатьчелек, бигрәк тә илебезнең күренекле рус совет композиторлары, аның беренче җырларын ишетүгә, музыкаль теленең көйле булуына басым ясадылар Әйе. Җ. Фәйзи көйгә бай иҗатчы. Ул заманга аваздаш интонацияләр белән эш итә Аның ачык, затлы, ягымлы көйләре күңелгә тиз үтеп керә, хәтердә нык саклана. Татар совет композиторларының җыр жанрындагы хезмәте турында сүз кузгалганда, гомумән, Җ. Фәйзи исеме зур ихтирам белән телгә алына. Чөнки ул җыр жанрын башлап җибәрүчеләрнең һәм шул жанрның үсүенә юнәлеш бирүчеләрнең берсе булды. Җ Балалар өчен язган җырлары композиторнь ң яшь буынны эстетик тәрбияләүгә зур әһәмият бирүе, төрле яшьтәге балаларның психологик үзенчәлекләрен һәм тормышын яхшы белүе турында сөйлиләр. Җәүдәт Фәйзик“ң Муса Җәлил белән бергә 1936 елны иҗат иткән җырлар альбомы татар музыкасының гүзәл сәхифәләреннән санала. Ике кайнар йөрәкле автор балаларны бик яратып, зур осталык белән илебездәге кызыклы вакыйгалар турында сөйлиләр («Шмидт бабай», «Беренче дәрес»), табигатьне яратырга, аның серләрен аңларга өндиләр («Чишмә-, «Күке», «Әтәч», «Маэмай»), Алар арасында юмор белән язылган җырлар да бар («Карак песи», «Сәгать»), Композиторның нәниләргә адресланган җырлары 50 гә якын. Җ. Фәйзи җырларының халык арасында тиз таралуы, уңыш казануы тагын шуңа да бәйләнгән: композитор җыр өчен татар поэзиясенең матур үрнәкләрен сайлап ала белә. Бу исә аның әдәбиятны тирән белүеннән, югары зәвыклы булуыннан килә. Җ. Фәйзи — Тукай шигырьләрен беренче башлап музыкага салган композиторларның берсе. Аның җыр иҗаты Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй шигырьләре белән башлана. Әдәбият мәйданына яңа талантлар чыга барган саен күзәтүдән табигатьле Җ. Фәйзи алар белән иҗади багланышка керә, аларга җыр тудыру серләрен төшендерә килә. Нәтиҗәдә Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәен белән берлектә үзенчәлекле җырлар туа. Җ. Фәйзи республикабыз театрларында барган 25 спектакльгә музыка яза. Сәхнәдә барган конкрет образларның кичерешләреннән туганлыктан, театраль музыка иҗат итү сурәт тудыруда, хискичерешләр чынлыгына ирешүдә аеруча зур осталык таләп итә. Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасына хәзерләнгән музыкадан тол хатын Гайнавал җырын искә төшерик. Ул гади, авыл хатыны образына ифрат якын көй. Ә көй агылышында никадәр хәсрәт, күңел газабы сизелә! Шуңа да Гайнавал җыры күптән инде халык күңелендә яши. Моңар охшаш мисаллар итеп «Хуҗа Насретдин» спектакленнән бик җитез, күтәренке «Яшә, Хуҗа Насретдин» җырын, «Тормыш җыры» спектакленнән Басыйр җырын алырга була. Спектакльләрдә туган җырларның да бик күбесе массовый җырлар хәзинәсен баеттылар. Җ. Фәйзинең тирән эчтәлекле җырлары, тормышка чиксез мәхәббәт белән тулы көйләре халык иҗатына да яңа интонацияләр алып килделәр. Безгә Җ. Фәйзи йогынтысында халык чыгарган «Рәйхан», «Вәгъдә» кебек хәзерге заман көйләре мәгълүм. Халык композиторның җырларын үзенчә дә җырлый. Халыкныкы дип җырлана торган «Яшь наратлар» көен чынында Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән. 1935 елны шагыйрь Ф. Кәримнең «Көтәм сине» шигыренә Җ. Фәйзи лирик җыр-романс язган иде. «Көтәм сине» тиз арада зур уңыш казанды, тик, аерым сәбәпләр аркасында, 1940 елны тукталып калды. «Көтәм сине» җыр-романсын моннан кырык еллар элек ишетеп, отып калган халык бүген аны шагыйрь Илдар Юзеевның «Яшь наратлар» шигыренә яраклаштырып җырлый. Җ. Фәйзи үзе дә халык иҗатыннан илһам-pyx ала. «Рамай», «Матур булсын», «Яшә минем республикам», «Ай, йолдызым», «Бәгърем», «Ачма тәрәзәңне» һәм башка шундый хәзерге заман татар халык көйләрен авылларда йөреп, шунда табып кайтып, аннан танылган җырчылар аркылы яңадан халыкка җиткерүче һәм, гомумән, заман көйләренә башлап колак салучы, аларны эшкәртүгә профессиональ музыкантларның игътибарын иң актив юнәлтүче дә Җ. Фәйзи булды. 1952 елның башында 25 яңа татар халык көен Композиторлар союзында тыңлауга тәкъдим иткәч, өлкән композитор Мансур Мозаффаров Җ. Фәйзине музыкаль фольклорыбызны өйрәнүдәге беренче уңышлы хезмәте белән кайнар котлады. 20 ел буе хәзерге заман музыкаль фольклорын җыю һәм өйрәнүнең йомгагы итеп Җ. Фәйзи «Халык җәүһәрләре» дип аталган зур фәнни хезмәтен киң җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырды — халык иҗатыннан 235 көйне ноталары һәм тарихи аңлатмалары белән туплаган җыентыгын 1971 елда Татарстан китап нәшриятында бастырды. Аның хәзерге заман көйләре турында фикер йөртүе, көйләр тарихы һәм аларны җырлаучылар белән таныштыруы, халык көйләренең композиторларыбыз иҗатында ничек дагылуы турындагы мәгълүматлары зур кызыксыну тудыра. «Без Җәүдәт Фәйзине халыкның музыкальлеген сабыр гына күзәтүче, аның иҗатын төгәл теркәп баручы фольклорчы итеп түгел, ә чын иҗатчы, үзе белән бергә халык талантларын оештыручы итеп күрәбез. Композитор халыкның музыкаль тормышындагы процессларны йөрәге аша иҗади уздырып, тирән уйланулар белән яңадан халык хөкеменә тапшыра»,— ди Н. Җиһанов. Совет Татарстаны өчен яңа жанр булган музыкаль комедиянең мәйданга килүе дә Җәүдәт Фәйзи исеме белән бәйле. Яңа жанр илебез иң авыр сынау кичергән чорда— Бөек Ватан сугышы барган вакытта туа. 1942 ел. Халык тормышы киеренке. Композитор үзе дә авыр шартларда тора. Аның бу әсәре шәм яктысында языла (Казанда ул елда электр фәкать дәүләт учреждениеләренә һәм госпитальләргә генә бирелә). Казан купецлары тормышыннан лирик музыкаль комедия менә шундый чакта иҗат ителә. Моны ничек аңларга? Соңыннан Җ. Фәйзи үзе болай дип искә ала: «Җиңүгә ышаныч бер генә минутка да кимемәде. Ул киләчәк! Сугыш кырыннан җиңүчеләр кайтачак. Без. тылда эшләүчеләр, алар каршында ничек эшләвебез турында җавап тотарга тиешбез. Җавап, бүләк—үзебез өчен яңа жанрдагы әсәр булсын, дидек без Таҗи ага белән. Икенчедән, авыр хезмәттән арганнарга, кайгы-хәсрәт кичергән җаннарга ял бирәсе, күтәренке, дәртле музыка белән сугыш китергән авырлыкларны вакытлы гына медиясе өстендә ару-талуны белмәстән эшләдек.» «Башмагым»ның беренче спектаклен 1942 елның 1 мартында Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективы куйды. Шул көннән бирле ул репертуардан төшми уйналып килә. Яңа әсәр рус, украин, үзбәк, казакъ, бурят, тува телләренә тәрҗемә ителә һәм илебезнең бик күп музыкаль театр сәхнәләрендә куела. Беренче әсәрнең шундый уңышы композиторны тагы да илһамланыбрак иҗат итәргә рухландыра. 1944 елның 25 августында Татар дәүләт опера һәм балет театры аның «Акчарлаклар» исемле икенче музыкаль комедиясен тамашачыларга тәкъдим итә. Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган бу әсәр колхоз яшьләренең бәхетле яшәүләре, аларның кыю хыяллары турында. Заманга аваздаш шатлыклы музыка композиторның профессиональ ныгуын, аның күл төрле көйләргә, бию музыкасына юмарт булуын тагын бер кат раслады. Татарстанның 30 еллыгын Җ. Фәйзи драматург Гамир Насрый либреттосына «Идел буенда» исемле музыкаль комедиясен язып каршылый. Яңа әсәр авыл һәм шәһәр арасында культура аерымлыгының бетә баруы, талантлы авыл яшьләренең сәнгатьтә танылуларын бик тормышчан гәүдәләндерә Татарстан республикасының 40 еллык бәйрәменә килгән кунаклар Җ. Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар» операсы премьерасында булалар. Гадел Кутуйның мәгълүм повесте сюжетына корылган бу операда Җ. Фәйзи, үзенчәлекле композитор буларак, заман көйләреннән, аларның интонацияләреннән киң файдалана. Әсәрдә композиторның халыкчан җыр осталыгы аеруча өстенлек ала. Мәсәлән, Галиянең студентлар кичәсендәге ариясе нигезенә «Хатлар язам» дигән хәзерге заман халык көе салынган Үзенә гаять таләпчән композитор әсәренең кимчелекле якларын сәхнә яктысында ачык күрә, хор, симфоник оркестр яңгырашында анык ишетә. Операдагы вакыйгаларны симфонизацияләү. уңай һәм тискәре образларны кискен контрастлар белән сурәтләү. настроение үзгәрешләрен калкурак бирү теләге белән, ул операның яңа редакциясен рухланып эшләүгә керешә. Аянычка каршы, эшне аяусыз үлем өзә. Җ. Фәйзи үзенең белгәннәрен башкалар белән уртаклашырга һәр вакыт ашкынып яши. Киң массага, бигрәк тә яшьләргә, музыкаль тәрбия бирү турында уйлана. Шул ашкыну, борчылу аны радиога, телевидениегә китерә, ул газета-журнал битләрендә даими чыгышлар ясый. Музыка сәнгате, аның төрләре, башкаручылары турында радиода алып барган концерт-лекциялөр соңыннан «Музыкаль кичәләр» дигән китапка әверелде Татарстан районнарына чыгып колхозчылар һәм авыл интеллигенциясе каршында музыка сәнгатенең үсеше турында лекцияләрне иң күп укыган композитор да Җ. Фәйзи булды. «Татарстан яшьләре» газетасында «Музыка, башкаручы, тыңлаучы» исемле мәкаләләр циклы, һичшиксез, яшьләр күңелендә тирән эз калдыргандыр Җ. Фәйзи — үткен әдәби каләмле музыкант Узган чор сәнгать осталарына, музыкаль культурабызга нигез салучыларга, талантлы халык музыкантларына ул тирән ихтирамын кызыклы истәлекләр һәм очерклар язып та белдерде. Халык талантларының фидакарь хезмәтләрен киң массага таныту юнәлешендә өзлексез эшләп килде. Бала- гариы симфоник оркестрдагы музыка кораллары белән таныштыру нияте белән язган «Кызыклы кунаклар» әкиятенең Мәскәүдә рус телендә чыгуы һәм Татарстан китап нәшриятында кабат басылуы авторның әдәби осталыгы турында да сөйли. Җәүдәт Фәйзи иҗаты кешеләргә һәр вакыт шатлык алып килде. Гаять сөйкемле, кешеләргә үтә игътибарлы, аларга һәр вакыт чын күңелдән ярдәм итәргә хәзер торучы композиторның үзе белән очрашу да күңелдә куанычлы тойгылар уята иде. Зөләйха Хисмәтуллина, Рәйсә Тимофеева, Флера Сөләйманова кебек талант ияләрен сәнгать юлына Җ. Фәйзи бастырды. Мондый мисалларны күлләп китерергә мөмкин. Коммунист Җ. Фәйзи Татарстан радиокомитетында музыкаль тапшырулар редакциясе редакторы — (1939—1942). Татар дәүләт филармониясенең директоры һәм художество җитәкчесе (1944—1958), Татарстан Композиторлар союзы идарәсе председателе урынбасары (1954—1964) вазифаларын зур фидакарьлек белән үтәп, үзе белән эшләгән, очрашкан иптәшләрдә онытылмас истәлекләр калдырды. Минем хәтеремдә ул ару-талуны белмәс иҗатчы булып саклана Җәүдәт Харисович һаман эш белән мәшгуль. Аңа карап, кайчакларда аптырап та каласың. Кайчан гына ял итә соң бу тынгысыз кеше?—дигән сорау туа иде. Композитор пассив ялны— курортларга, ял йортларб!на йөрүне чит күрде: «Мин алай ял итә алмыйм. Мине борчый, газаплый торган андый ялдан авырый башлыйм»,— ди торган иде ул Җәйләрен композитор кечкенә генә бакчасында яши. Биредә аның үз проекты белән төзелгән бик гади, әмма эш өчен бик уңайлы, зәвык белән корылган иҗат беседкасы бар иде. Анда пианино, язу өстәле, йокы урыны. Иҗат итеп аргач ул бакчага чыгып эшли иде. Кышларын исә иртәнге чәйдән соң эш бүлмәсенә күчә һәм көндезге ашка кадәр — рояль янында. Аннан соң инде — иҗади очрашулар, кичләрен әдәбият уку, йорт кирәк-яракларын карау. Композитор гомеренең соңгы көннәренә кадәр һаман хәрәкәттә, хезмәттә булды. Кәгазьгә төшми калган уйлары, ноталары язылып өлгермәгән музыкасы күп иде...