ЯШЬЛЕКНЕ САГЫНУ
М. Мэһдиевнең иҗат портретына эскизлар ез Мөхәммәт белән күп еллар буе аерылмас дуслар булып яшәдек, Табыннар һәм танышлар уртак иде. серләр уртак булды. Миңа аның бөтеи тормышы таныш, туганнары, нәсел-нәсәбе таныш. Ничек әдәбиятка килгәне билгеле. Күпчелек әсәрләренең нинди шартларда язылганын беләм, ул әсәрләрдәге геройларның тормыштагы өлгеләрен, аерым эпизодларын, ситуацияләрен беләм. Әмма иң кирәклесен, иң әһәмиятлесен белмим: әнә шул миңа таныш, мин белгән материалдан ул ничек итеп тормышның үзеннән дә чынрак әсәрләр яза ала? Язучы буларак, Мөхәммәт Мәһдиев талантының сере нәрсәдә? Аның иҗатының әсәр- дән-әсәргә күчеп килгән төп хасияте, төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт?.. Шул сорауларга җавап табарга, ачыклык кертергә тырышып, әсәрләрен кат-кат укып караганым бар. Тик рәтле-башлы җавап кына таба алганым юк. Күрәсең, әдәби талант шундый серле нәрсәдер инде. Күрәсең, аның сере еллар буе, гомер буе ачыла барырга тиештер... * * * Я Язучыларны без шартлы рәвештә төрле буыннарга бүлеп йөртәбез. Өлкән буын, урта буын дибез, яшьләр дибез. Әлеге бүленеш буенча М. Мәһдиев урта буынга керә. Ул — яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буынның, 11—12 яшьтән тырма тырмалап, сука сукалап үскән буынның, әдәбиятка тормышның үзеннән килгән буынның бер вәкиле. Күпчелек замандашлары кебек, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турында яза. Ләкин замандашларының берсенә дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый. Алардан аермалы буларак, әдәбият мәйданына ул соңгарак калып, алтмышынчы елларның ахырларында гына килде. Аның каравы, «Без — кырык беренче ел балалары» исемле беренче әсәре белән үк үзен өлгергән язучы итеп танытты. Хәтерлисездер, повестьта Ватан сугышы елларындагы педучилище тормышы сурәтләнә. Авыл малайларының дөньяга күзләре ачыла баруы турында ул әсәр. Бер тын алуда, бер сулыш белән укыла торган бу җыйнак повестьны мин җиргә сибелгән бер уч энҗе белән чагыштырыр идем. Әсәр берсеннәнберсе кызыклы эпизодлары, бик тә үзенчәлекле геройлары белән хәтергә сеңеп кала. Б Менә кайчан гына колхоз басуларында көлтә керткән, бәрәңге ташыган авыл малайлары. Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп, тәннәре ныгып беткән — бүген шул көчне кая куярга белмиләр. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, бүген битен дә юмаган унбишуналты яшьлек малайлар педучилище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенә малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырмалар кигән Кара- дуган малайлары — һәммәсе кишер ашый. Мөрәле малайлары кесәләрен әйләндереп бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. Чабыш атлары кебек барысының да борын тишекләре киңәйгән... Менә «натуралист- Әркәшәләр. «шовинист» Әлтафилар. Менә шул юньсез малайларга «ребятки» дип уз итеп, яратып дәшүче Хәлил Фәтхиевичлар, хуш исле ~ тәмәке өчен үлә торган география укытучылары, ата кара тараканның кан әйләнешен — сөйләтеп, балаларның җелегенә төшә торган зоология укытучылары . - - п Бер кайчан да истән чыкмый торган мондый эпизодларны, бер кайчан да оны- < тылмый торган мондый геройларны күп санарга була. Кызыклы ситуация һәм көлке ® эпизодлар эзләп табу, колоритлы образлар иҗат итү — М. Мәһдиев талантының бер t үзенчәлеге дияргә була. Бер уйласаң, «Без — кырык беренче ел балалары» повестенда язучы көлке артыннан куу. кызыклы ситуацияләр эзләү белән мавыга кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Әсәрнең ахыры якынлашкан саен, вакыйгалар кискенләшә, драматик төс ала, ниндидер сагыш, моңсулык, якты моң көчәя бара. «Телеграф чыбыклары сызгыралар...» дигән соңгы бүлекчәдә ул үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. Ихтыярсыздан кабат алда сөйләнгән вакыйгаларга әйләнеп кайтасың. Вакыйгалар да, геройлар да, өрфия шәл белән төренгәндәй, моңсулык пәрдәсе белән өртеләләр. Язучы үзенең һәм яшьтәшләренең авыр елларга туры килгән, әмма мәгънәле узган яшьлеген сагына. «Без — кырык беренче ел балалары» — яшь аралаш келеп язылган, көлке белән фаҗига чиратлашып килгән әсәр, үзгә бер сагыш, якты мом белән сугарылган әсәр. Мин аны яшьлекне сагыну җыры дип атар идем. Яшьлекне сагыну... Сагыну, сөенү, өмет... Бу сыйфат Мөхәммәт Мәһдиевнең барлык әсәрләренә хас диярлек. Хикәяләренә дә. «Каз канатлары» белән «Ут чәчәге»нә дә. «Кеше китә — җыры кала» повестена да һәм, һичшиксез, «Фронтовиклар» романына да. Ихтимал, шунсыз чын әсәр язылмыйдыр да. «Фронтовиклар» — киң колачлы, күп планлы роман. Әсәрне укыганда без Акбалык мәктәбенең укучылары, укытучылары белән танышабыз. Безнең алда мәктәп тормышы, андагы кешеләр ачыла, аларның шатлык-кайгылары, борчу-мәшәкатьләре, җаннары ачыла. Роман торган саен киңәя, тармаклана бара. Мәктәп тормышыннан авыл, колхоз хәлләренә күчәбез. Бераздан әсәргә район, республика күләмендәге вакыйгалар, ахырга таба бөтен ил күләмендәге вакыйгалар килеп керә. Вакыйгаларның кысалары киңәйгән саен, кешеләр арта, хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күбәя... бу романга авторның гомер буе җыйган күзәтүләре, аз-азлап туплаган ачышлары кергән. Монда аның тормыш, кеше гомеренең мәгънәсе турындагы уйланулары, те- лек-омтылышлары, идеаллары, яшьлекне сагынуы... Тыштан караганда әсәрдә буйдан-буйга сузылып килгән тоташ конфликт та. андагы геройларны һәм вакыйгаларны, эреле-ваклы мәсьәләләрне үз тирәсенә җыйнап торырлык үзәк ситуация дә юк кебек Ләкин күзгә күренми торган ниндидер җепләр, ниндидер бер хис әсәрне тотып тора, андагы вакыйгаларны бер төенгә бәйли. Ниндидер бер эчке көч безне гел киеренкелектә тота. Әлеге киеренкелек һаман үсә, көчәя бара. Нинди хис ул, нинди җепләр алар? Бер сүз белән әйтүе бик кыен... Ләкин ул хис бар. Әсәрне бөтен итә торган, аны сәнгать әсәре итә торган шул хис булмаса, роман таркала башлар, кызыклы эпизодлар җыелмасына әйләнеп калыр иде. «Каз канатлары»н укыганда шундый хиснең җитәрлек булмавы урыны- урыны белән үзен шактый нык сиздерә... Язучы иҗатының «Без — кырык беренче ел балалары» повестенда ук күзгә ташланган сыйфатлары «Фронтовиклар» романында тагын да үсә, тагын да камилләшә төшкән. Автор геройдан-геройга, темадан-темага, чордан-чорга, бер төрле хистән икенче төрле хискә, бер настроениедән икенче настроениегә бик җиңел, бик табигый күчә. Кырыс реализм юмор белән, лиризм сатира белән чиратлаша, ул да түгел, патетик тасвир алгы планга чыга. Стильдәге шушы күп төслелек, күп тавышлылык романга үзгә бер ямь, үзенчәлекле яңгыраш бирә. Музыкадагы, сынлы сәнгать әсәрендәге кебек. М. Мәһдиев үзенчәлекле бер деталь, бер-ике отышлы эпизод аша геройның тулы характерын, бөтен тормышын куэ алдына бастыра ала. Ул бер битлек, бит ярымлык мәйданга зур бер хикәялек материал сыйдыра. «Рушадның әнисе мәктәптә егерме биш ел чамасы укытты. Рушад кечкенәдән ишетеп үсте: әллә нинди тәҗрибәле укытучылар да дәресләренә чит бер кеше кереп утырса каушыйлар, ди. Инспектор да булмасын, хет берәр баланың ата-анасы гына кереп утырсын. Гомумән, дәресеңә кереп утырам дигән кешене укытучы халкы бер дә яратмый. Бер төрлесе дәрестә катыша, укучыга сораулар бирә — укытучыны тәмам эштән чыгара. Икенче бер төрлесе берөзлексез язып утыра. Нәрсә яза икән? Тагын нинди сүзне ялгыш әйттем икән? Бер төрле инспектор дәрестән чыккач синең дәресеңә озаклап анализ ясап үзәгеңә үтә. Менә син фәлән сүзне әйтеп күрсәткәндә тавышың болайрак булды, алай түгел, менә болай ул, ди. Кыскасы, җаныңны каһәрли. Укытучы укытып картаймый, инспекторның дәрескә керүеннән картая». Укытучы укытып картаймый, инспекторның дәрескә керүеннән картая... Шушы бер җөмләдә укытучы хезмәтенең асылы, бөтен авырлыгы ачып бирелгән. М. Мәһдиев гел шулай яза. Тормыштагы берәр гыйбрәтле хәл турында сөйләп килә-килә дә. ахырдан афоризм булып китәрлек йомгак ясап, нәтиҗә чыгарып куя. Клубта шау-шулы җыелыш бара. Сабир Ишмуратович белән Бибисара күпме генә тырышып карамасыннар, колхозчыларны күндерә алмыйлар — халык Сәмигуллинны укырга җибәрергә теләми. Председатель булырга лаек кеше түгел, салырга ярата, хатын-кыз белән чуала диләр. Берсе дә белеп әйтелгән сүз түгел, югыйсә. Нишлисең, үз итмиләр, өнәмиләр... Иптәш Самигуллин әнә шул хәлгә хурланып, алай гына түгел, җәберсенеп үк өенә кайтып китә. «Самигуллин өенә арт урамнан бата-чума кайтты. Күптәннән авызга алмаган нәрсә аның эчәгеләрен лезвие белән турагандай итә иде. Баскычта кар шыгырдауга хатыны аңа ишек ачты. Ичмасам, биләмгә дә чыгып китмәгән! Начар кәеф белән кайтып кергәндә яратмаган хатыны ишектә каршылаган ирдән дә бәхетсез ир юктыр». Бу соңгысы бер Сәмигуллинга гына карамый, аның кебек үк бәхетсез барлык ирләргә карый. М. Мәһдиев әсәрләре тагы өнә шундый соң чиккәчә гомумиләште- релгән нәтиҗә — резюмелары белән истә кала. Образлар иҗат иткәндә дә шундыйрак хәл күзәтелә. Кызыклы бер-ике эпизод, үзенчәлекле бер деталь — синең карашыңда инде тотып, капшап карарлык дәрәҗәдә тере, җанлы образ басып тЪра. «Каз канатлары»н искә төшерегез. Шул әсәрдән ат җене кагылган Шәйдулланы — матур солдат формасын, хром итекләрен һәм ак перчаткаларын күрсәтер өчен, кышкы салкында егерме чакрым араны ялан өс кайткан Шәйдулланы алыгыз, колхозга килгән олы кунакларны гына чәйгә дәшә торган һәм һәр кунакны: «Эчеп җибәрегез, сездә юк ул», дип сыйлый торган Галләм- гали абзыйны, я булмаса шул ук Галләмгали абзыйның «эштие суынган» Зәмзәмбикәсенә өйләнгәненә хурланып, җанын кая куярга белмичә бәргәләнгән Миңнулланы алыгыз... Андый образлар «Фронтовиклар» романында да күп: «Иптәшләр, бу — минем гаеп», дип мәктәптәге бөтен җитешсезлекләрне үз өстенө алып кил» торган акыллы һөм хәйләкәр директор Сабир Ишмуратович; аның матур итеп авырый, «грандиозно» итеп егыла белә торган хатыны —тавышы дөньядагы бер генә гармунга туры кил- мәсә дә. җырчы данын күтәреп йөргән чибәр Гөлчирә; ике сүзнең беренде «бәлки, мин ялгышамдыр...» дип кабатларга ярата торган надан Хушият; мут күзле Мәсрурә, акыллы һәм әдәпле Бәлкыйс: нәзакәтле Нәркис; моңлы Мостафа... Мин еларга тукталып тормыйм. Бары Рушад белән Гата образы турында гына ♦ берничә сүз әйтәсем килә. Әсәрдә аларга күп урын бирелгән өчен дә алар роман- i иың төп геройлары булганы өчен дә түгел. Алар — фронтовиклар. Беренче чиратта 3 шуның өчен. tu Фронтовикдар, хәрби тема, колхоз авылы кебек үк. М Мәһдие» иҗатында зур п урын алып тора. Моңа ышану өчен, авторның «Без —кырык беренче ел балалары», ф «Кеше китә — җыры кала» һәм хәзергә әле дөньяга чыгып өлгермәгән «Ут чәчәге» - кебек әсәрләрен искә алу да җитә. Бу әсәрләрнең һәр кайсында диярлек ул сугыш = китергән корбаннар, яралар турында сөйли, халыкның психикасында, рухи дөнья4 сында сугыш тудырган үзгәрешләр турында уйлана. Аның әсәрләрендә Ватан сугы- > шы тормышны ике чорга, ике дәвергә бүлгән зур фаҗига буларак сурәтләнә - Солдат, фронтовик — М. Мәһдиев өчен иң кадерле кеше. Кешенең дәрәҗәсен. s кадерен, бәясен ул аның сугышта булу-булмавыннан чыгыл бәяли. Аның әсәрләрен- у дә фронтовик булу этик һәм эстетик категория дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Фрон- _ товик икән, димәк ул — иң гадел, иң принципиаль кеше, нык иманлы, олы җанлы, < горур кеше дигән сүз. Сугыш аларның бетен тормышына тирән эз салган. Кырыс ° сугыш чынбарлыгы дларны үз язмышларын ил язмышы белән бәйләп карарга, на- о муслы булырга, тормышның вак-төягеннән өстен булырга өйрәткән Тыныч тормышв та да алар фронтовиклар булып калалар. Дөньяга карашта, кешегә мөнәсәбәттә семьяда, хезмәттә, мәхәббәттә. Иң кыен чакларда чит җирләрдә үлеп калган фронтташ дусларын искә төшерәләр, күңелләреннән алар белән киңәшәләр «Кеше китә — җыры кала» повестендагы Тимерханнар, «Ут чәчәгеондәге Асаф Раимовлар, «Фронтовикларидагы Рушад һәм Гаталар — өнә шундыйлар. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә. М. Мәһдиевнең тирәитен белеп, аеруча яратып сурәтли торган тагын бер өлкәсе, дөресрәге, төп өлкәсе—сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре. Шул темага караган әсәрләренең иң уңышлысы — күптән язылып та, күптән түгел генә дөнья күргән «Кеше китә — җыры кала» исемле повесть. «Кеше китә —җыры кала» —киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эчәнә алган, олы һөм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур яңгырашлы әсәр, әдәбиятыбызның казанышы булып саналырлык әсәр. Композицион яктан да төзек, җыйнак һәм бетен әсәр. Ул тагын әнә шул сыйфатлары белән дә аерылып тора. Бу әсәрне укыганда авторның әдәби таланты тагын да ныгый, чарлана төшкәнен күрәсең. Сугыш башланган. Кара Чыршы авылы үзенең иң асыл ирләрен фронтка, ут эченә озатырга тиеш. «._ Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган. кыэмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кыэу-кызу тәмәке суыралар Кайдандыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга хәтле шулай барды. Повесткада «сәгать сигездә Ташлытауда булырга» диелгән иде. Сәгать уи тулды. кемнеңдер әмере булгандай, капка теплерендеге есәрешкен атлар башларын селки-селки урамга борылдылар. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатын» агылды. Куперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады: Ал кисәргә, гөл кисәргә Үтмәс кайчыларыбыз. Киләсе ел бу вакытта Булмас кайсыларыбыз. Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргән этләр күккә карап елаштылар, Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый— Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар борын тишекләрен киңәйтеп, башларын чайкыйчайкый, басу капкасына таба атладылар. Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә чуптарларын түбән иеп ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Икеөч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе дә төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән| Хатынкыз елаша башлады, атлар тыпырчынды...» Шомлы тантана, коточкыч кара бәйрәм!.. Моны Г. Ибраһимов белән М. Галәү генә һәм М. Мәһдиев кенә шулай яза ала. Асыл егетләр, гаярь ирләр ут эченә китә. Тыл тормышының бөтен авырлыгы хатын-кыз, карткоры, бала-чага җилкәсенә төшеп кала. Шәяхмәт һәм Шәйхи картларга, Васфикамалларга. Әсәр асылда шулар турында, аларның тормышы, язмышы турында. Образ буларак, һәр кайсы ифрат көчле эшләнгән, һәр кайсы хәтердә кала. Шәяхмәт белән Шәйхи, Васфикамал белән Улибаева — ачыш дәрәҗәсендәге образлар. һәрберсенең үз характеры, үз кайгысы, үз бәхетсезлеге. Аннан да бигрәк, һәрберсенең өстендә уртак кайгы — ил кайгысы. Әмма кайгыга да сыгылып төшмиләр, шатлыкка да сикереп чыкмыйлар болар, һәммәсе төптә, тирәндә. Шундый кешеләребез күп булганга, без сугыш чорының кыенлыкларын җиңдек, мәкерле һәм көчле дошманны тар-мар иттек. «Кеше китә — җыры кала» повесте белән М. Мәһдиев тагын бер тапкыр шул хакыйкатьне раслый. Әсәрнең төп кыйммәте әнә шунда. Без Мөхәммәт Мәһдиев иҗат иткән иң уңышлы әсәрләрне күздән кичердек. Шул әсәрләр мисалында аның сюжет-компоэиция төзү, образлар иҗат итү өлкәсендәге үзенчәлекләренә тукталдык, тормышның ул аеруча яратып сурәтли торган өлкәләрен атадык. Бер сүз белән әйткәндә, язучы иҗатының кайбер характерлы якларын ачыкларга тырышып карадык. Нәтиҗә ясап нәрсә әйтергә мөмкин? Мөхәммәт Мәһдиев безнең әдәбиятны тагын бер адым реаль чынбарлыкка, кешегә якынайтты дипме?.. Ихтимал, шулай дип әйтергә кирәктер, һәр язучы әдәбиятны кешегә, тормышка якынайтырга тиеш. Бу — һәр язучының төп миссиясе.