Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ШИГЪРИ АЧКЫЧ ЭЗЛӘП

 

Бүгенге көн татар совет балалар поэзиясен күзаллаганда ирексезден Г. Тукайның 1910 елда язган сүзләре искә төшә: «Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та вә, гүзәл булып та, балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып ...шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кеби олугъ бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйрат иттем вә шатлаңдым. Татарда тел юк, әдәбият юк диюче мөтәгассыйбларны (бөтен мәгънәсе илән) кызгандым. Әйе, бездә әдәбият бар һәм дә бай әдәбият!»1 ■ Инде бүген, бу сүзләр язылганга җитмеш ел үткәннән соң, социалистик җәмгыять шартларында яңа рухи биеклекләр яулаган татар балалар әдәбияты байлыгын күздән кичерәбез икән, табигый, милли мәдәниятебез өчен булган горурлык хисе тагын да арта төшә. Совет чоры балалар поэзиясенең төп үсеш юлын билгеләгән һ. Такташ, Н. Исәнбәт, К. Нәҗми, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, X. Туфан, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Ә. Бикчәнтәева, Җ. Тәрҗеманов, Б. Рәхмәт, 3. Нури, Ш. Галиев иҗатлары — моңа ачык дәлил. Сүз дә юк, татар балалар поэзиясенең бөтен байлыгын һәм төрлелеген бу шагыйрьләр иҗаты гына билгеләми. Әлеге исемлекне тулыландырган очракта, безгә тагын байтак кына исем атарга туры килер иде. Татар совет балалар поэзиясе әнә шундый бай поэтик мираска: фольклор, Тукай, аның чордашлары, шулай ук яңа революцион заман тудырган шигъри традициягә таянып эш итә һәм бүгенге көндә ул зур үзгәрешләр кичерә. Эш шунда, үткән еллар шигърияте безгә традицияләрнең уңаен гына түгел, ә бәлки тискәресен дә — әле бүгенге көндә дә поэтик үсешкә зур тоткарлык ясап торганнарын да бергә кушып тәкъдим итте. Чын поэзия белән бернинди уртаклыгы булмаган шигырь такмакларының дистәләрчә ел матбугат битләреннән тешә алмый тартышуын без бүген, беренче чиратта, әнә шул үткән еллар тудырган шаукым ител күзаллыйбыз. Бу агым бер тармак булып балалар поэзиясенә дә килеп керде, һәм биредә тагын да киңрәк үсеш алды. Тематик яктан балаларныкы булып күренгән һәрбер шома такмак балалар шигыре битлеге астында әдәбиятыбыз мәйданында үзенә аулак сыеныр урын тапты. Бүген кайбер авторларның еллар тузанында бик хаклы тәстә күмелеп калган дистәләрчә китапларын актарганда, шуңа ышанасың: вакыт тенГ, Тукав. Эсерлар. 4 томда. Казан. 1977. IV том, 99 бит. Б кыйтьчеләр һәм бөтен әдәби җәмәгатьчелек эшли алмаган чистарту-барлау эшен тө- гәл башкарган... Ләкин бүгенге көндә дә процессны үзагымына куярга безнең хакыбыз юк. Чөнки әлеге шигырь такмакларының китергән зыяны бер нәни балалар өс- тенә генә төшми. Аларның тискәре йогынтысы гомуми иҗат психологиясе, гомуми иҗат атмосферасына да үтеп керә. Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларга кадар безнең иҗат кешеләре арасында балалар әдәбиятына берникадәр үгисетебрәк карау яшәп килде. Балаларга язу алар өчен художниклык дәрәҗәсен төшерү, җитди булмаган бер эш белән шөгыльләнү булып тоелды. Иҗатларын балалар шигъриятеннән башлаган талантлы авторларыбыз да тизрәк олылар поэзиясенә — олырак, җитдирәк проблемалар хәл итәргә китү ягын карадылар. Татар балалар поэзиясе озак еллар буена талантлы һәм ахыргача үзенеке булып калырлык үз шагыйрен көтеп яшәде. Илленче елларда чын балаларча гадилек һәм самимилек белән сугарылган Б. Рәхмәт шигырьләренең ни өчен шундый зур күтәренкелек һәм соклану белән каршы алынуы бүген безгә бик ачык аңлашыла. Аңардан соң олы-җитди проблемаларны чишүдә нәниләр поэзиясенең ким түгеллеген, еш кына олылар шигъриятендә ачып бетереп булмаганны да биредә шактый җиңел әйтеп бирү мөмкинлеген Шәүкәт Галиев күрсәтә алды. Аны бөтенсоюз балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре булырлык дәрәҗәгә күтәрә алды. Бер тапкыр олылар дөньясыннан бала чагына әйләнеп кайткан шагыйрьне сабыйлыгын яңадан онытыр димә. Шигърияттә бар да киресенчә: сабыйлыктан картлыкка юл юк! Балалар әдәбиятының көче һәм өстенлеге дә әнә шунда, күрәсең.. Шагыйрьләребезнең балалар поэзиясенә, үзләренең сабыйлык дөньяларына өйләнеп кайтуы да инде билгеле бер күләмдә традициягә кереп бара. Мин биредә олылар поэЪиясендә уңышлы гына эшләп килгән һәм соңгы елларда балалар шигъриятендә җитди эзләнүләр алып барган шагыйрьләрнең берничәсен: Рөстәм Мингалимовны, Равил Фәйзуллинны, Роберт Миңнуллинны, Роберт Әхмәтҗановны истә тотам. Әлбәттә, бу авторларның балалар өчен иҗат итә башлаулары очраклы түгел. Беренчедән, моны шагыйрьнең эчкерсез сабыйлыгын сагынуы итеп караргадыр. Шулай ук, балалар поэзиясендә шигъри уен, поэтик фантазиянең тагын да ачыла төшүе, шигъриятнең биредә салават күпере кебек ачык һәм төрле төсләр белән балкып яшәве дә шагыйрьләрне үзенә битараф калдыра алмый, күрәсең. Балалыкка кайтуны шагыйрьнең сүз художнигы һәм шәхес буларак үсүе, җитлегүе, кешелекнең киләчәге булган яшь буынга әйтер сүзе барлыкка килү дип тә аңларга кирәктер, һәм, әлбәттә, бу кайтуның төп сәбәбе авторларның талантлы шагыйрь, ягъни дөньяны художестволы фикерләү аша үзләштерүгә сәләтле кешеЛәр булуындадыр. Ә, белгәнебезчә, художестволы фикерләүнең нигезендә балаларча конкрет, җанлы, эмоциональ уйлый белү ята. Димәк, чын шагыйрьнең балалар әдәбиятына килүе дә бик табигый. Некрасов, Маяковский, Толстой, Горький исемнәрен алыйк, үзебезнең Тукаебызны, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовларны алыйк. «Бәләкәй ге- нийлар» белән теләсә кем сөйләшә һәм уртак тел таба алмый. Иң элек талант кирәк. Инде шуннан соң гына аның балаларныкымы-юкмы икәнлеген һәм ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыклый башларга мөмкин. Балалар шагыйрен әнә шундый икеләтә сыналу көтә. Р. Мингалимов, Р. Фәйзуллин, Р. Миңнуллин, Роберт Әхмәтҗанов, минемчә, бу таләпне бик яхшы аңлап килделәр. Бу — аларның әдәбиятта сыеныр урын эзләүләре түгел, бәлки үз мөмкинлекләрен тагын да тулырак чагылдыруга булган бер омтылыш. Алар, татар балалар поэзиясенең иң гүзәл үрнәкләренә таянган хәлдә, шома такмак урынына балалар поэзиясенә художестволы фикерләү, бала булып кыланган беркатлы ташкурчак урынына замана баласының катлаулы кичерешләрен, психологик эчке нюансларын алып килделәр. Роберт Әхмәтҗанов исеме поэзия сөючеләргә күптәннән таныш. Ә менә балалар шигъриятендә әле ул үзенең беренче адымнарын гына ясый. Әйтергә кирәк, беренче китабы («Балалар хоры», 1978) белән үк ул үзен әлеге өлкәдә дә уңышлы гына эшләргә сәләтле автор итеп күрсәтте. Р. Әхмәтҗанов балалар шигъриятендә дә уйчан-лирик. Балалар күңеленә ул художестволы фикерләү, дөньяны поэтик күрү аша якын килә: Йолдызлар кабызды тем. Ай елмаеп карый күктән. Тәрәз каршында кар кызы Челтәр бәйли Көмеш җептән... Өй түрендә топольләрнең ф Башлары ак йомгак кебек. с Әллә кар кызы бәйлиме Шул йомгакның җебен сүтеп!.. Автор әнә шундый бер бөтен шигъри картина ясап куйганнан соң. баланы үзө § белән уйлар, кичерешләр, хыяллар дөньясына алып кереп китә: тәрәзәгә кар кызы — абагалар, иген кырларын чигеп куйган... Туган ягын шулай сагынуымы! Җәйне каян белсен икән! Яши ич ул кышын гына... Тик хыялын чигәдер ул, Я сөйлидер < Тешен генә.» к Авторның «Хыял», «Сабый», «Хыяллар» исемле шигырьләрендә дә балалар поэ- ▼ зиясе өчен төп үзлең—хыялый шартлылык, шигъри конкретлык, образлылык бар X Алар чынбарлыкны тематик үзләштерүдән бигрәк, балалар дөньясын ачуга юнәлде- “ релгән шигъри фикерләү буларак чагылыш табалар. Бу шигырьләрнең заманчалыгы д һәм төп уңышы әнә шунда! х Шул ук вакытта, Р. Әхмәтҗанов бу шигырьләрендә балалар дөньясының кайбер ж нечкәлекләрен исәпкә алып бетерми әле. Әйтик, аның иң характерлы кимчелекле- ж рениән берсе — әсәркуләм шигъри механизмның бер бөтен эчке логикага — балалар г- логикасына буйсынмавы, бер бөтен шигъри чишелешнең табылмавы, төрле якка тар- г: калу үзен нык сиздерә. Бу уңайдан «Алтын көз» шигыренә конкрет тукталып үтик: “ Җил йөри ылыслар эчендә. Усаклар калтырый: «Алтын көз!» Кояш исеменә берәмләп — Берәмләп коела алтын сүз. Биредә строфаның тематик яктан азмы-күпме берләшкән өч мөстәкыйль җөмлә, оч мөстәкыйль тасвир-образдан торуын күрәбез. Бу — авторның олылар поэзиясендәге художестволы фикерләү үзенчәлеге. Әмма бала аны бер бетен итеп җыеп күзаллый алмас. Чөнки аларда гомуми настроениене эчке яктан бәйләп торган конкрет бала җаны юк. Бу деталь-образларның һәрберсен аерым-аерым алып мөстәкыйль үстерергә мөмкин. Бигрәк тә беренче юлдагы гаҗәп матур табылган балаларча деталь— җилнең чәнечкеле ылыслар эчендә йөрүе — үзе ук үстерелүне сорый сыман. Әлеге «олыларча» таркаулык, бер бөтенлекнең табылмавы шигырьнең икенче — Соңгы строфасында да күренә: Салкын борынлы гөмбәләр утыра аланда чүгәләп. Менә бу «Әбиләр чуагы!» — Октябрь. — Урманда — күбәләк! Биредә дә «салкын борынлы гөмбәләр» кебек матур шигъри табыш, ахыргача үстерелмичә, шигырьдә «чүгәләп» кала сыман. Шигырьнең потенциаль мөмкинлеге, әнә шул рәвешчә, ачылмыйча кала. Бу кимчелек «Гомер кыры», «Җыр агачы», «Кояшлы кырлар» һ. б. шигырьләрдә дә сизелә. Детальләр генә түгел, аларның композицион оештырылышы да балалар психологиясе үзенчәлекләреннән чыгып эшләнергә тиеш. Балалар шигыре ахыргача аларныкы булсын! Роберт Миңнуллин чынбарлыкны юмористик аспектта, баланың шаянлык, җорлык сыйфатлары җирлегендә үзләштерүгә омтыла. Дөрес, гадәттә, аның шигырьләрендә иәни герой үзе җитди, эшлекле кыяфәттә бирелә. Ә менә аның кылган гамәле, уй- фикерләве, ягъни психологик үзенчәлеге, тәҗрибәсезлеге объектив дөнья белән кер. шылыкка кереп юмор тууга сәбәпче була: И сызланам! Әмма миндә Берәүнең дә эше юк. Кычкырып елар идем дә — Янымда бер кеше юк. («Кеше карап тормагач».) «Урман аша үткәндә» шигырендә без баланың хыялый дөньясы белән очрашабыз. Каршысына Шүрәле килеп чыкканда, нишләячәген ул болай күз алдына китерә: Шүрәлегә: — Мин Былтырның Энесе, — дияр идем. — Шулаймыни! Исәнме! — дип. Ул башын ияр иде. Батыр булу әйбәт. Әмма Шүрәленең хыялда гына калуы тагын да шәбрәк: Күренмәгәч, сөенечтән Карап куйдым тагы бер. Бала күңелен үсеш-үзгәрештә күрсәтү өчен автор биредә аның үз психологиясенә мөрәҗәгать иткән. Кайчакта гади генә тормыш күренеше дә бала күңелендә шартлы үзгәреш алып, шигъри детальгә әверелеп китәргә мөмкин. Әнә һаман-һаман йорттан чыгып качкан кәҗәләре турында уйланып, бала түбәндәге нәтиҗәгә килә: ул кәҗә ялан кырда бүре очраса да куркып калмас. Чөнки: Сөзешергә хәтта әзер. Кыр кәҗәсе бит ул хәзер. |«Кыр кәҗәсе».) «Елмаючы бүреләр» шигыре дә бала уены, аның хыялый шаяруы буларак исте кала. Бу урында Р. Миңнуллинның сүз уйнату, каламбурлык осталыгын да әйтеп үтми булмый. «Без нәрсәләр яздык» шигырендә ул әнә татар телендәге омоним сүзләрдән файдалана. «Автобуста» шигыренең нигезенә дә поэтик образ буларак сүз уйнату алынган: Ишек ачылып киткәчтен Мин кем керә дип торам. Малайларны да уздырып Килеп керде ак буран. Җәяүле буран да хәзер Алдатмый, ай-яй оста. Безнең кебек рәхәтләнеп Иөри ул автобуста. Күргәнебезчә, сүз уйнату — каламбурлык, шигъри уен буларак, бала табигатеме һич кенә дә ят түгел. Киресенчә, ул аларның үзләре кебек үк шаян, тапкыр, җор табигатьле. Шул ук вакытта ул туган телгә игътибарлы булырга, аны нечкәрәк тоемларга ярдәм итә. Әлеге сүз уйнатулар еш кына үткен сатирага әверелеп, тәрбияви көч ала. Бу бигрәк тә шигырьгә пародия элементы килеп кергәндә ачык чагыла. «Тәмле кычыткан» шигырендә әнә «Кычыткан да юашланган, тәмләнгән бит... пешергәч», дип малай тантана итә итүен... Ә шулай да биредә җиңүче — кычыткан: сүз тыңламаган өчен үзен тотып «пешергәнен» малай әле дә булса оныта алмый, үчләшеп аңардан көлген була.» «Нишләрбез инде?» шигырендә әле маймылланып, әле кәҗәләнеп, әле әтәчләнеп терле рәвеш алган Ләлә дә укучыда гыйбрәтле көлу тудыра. Бу яктан «Акбай шулай ди» шигыре дә кызыклы. Р. Миңнуллинның җитди тонда язылган шигырьләре дә юк түгел. Шулай да ул юморда зуррак уңышка ирешә. Аның яңа эзләнү, яңа табышлары нәкъ менә шушы әлкәгә карый. «Мияулый торганишек» шигыренә игътибар итик. Биредә ишек шыгыр- ♦ давы мәчекычкыруы белән чагыштырыла: С т , “ Тавышлары әи әче. Кычкыруы нәкъ мәче. у Ачкан саен, мияу, ди, Мин һәрвакыт уяу, ди. Әмма авторның әйтергә теләгәне моның белән генә чикләнми, ул әлеге тасвир- Z га яңа детальләр кертеп җибәрә: Май бирмиләр миңа-у, ди. Мияулый да мияулый. ж Мәче белән ишек ике уртак үзлекләре аша әнә шулай ныклы, табигый шигъри бе- ф тенлек хасил итә. Авторның «Акбай цирк карый» циклын да иҗади эзләнүләр нәти- _ җәсе итеп карарга кирәк. Циркка бару, гомумән, балага үзе зур бәйрәм. Ә инде янында Акбай да бул- * гач, биредә һәр номер чын тамашага әверелә. Әнә зебраны күргән Акбай аның ар- 3 тыннан чапмыйча чак түзеп утыра. Чабар иде дә (игътибар итегез, монысы баланың £ эткә булган мөнәсәбәте)... х х Мондый буйлы-буйлы атны Е; Күргәне юк шул аның, Мондый атка бер тапкыр да < Өргәне юк шул аның. °- Өрер дә иде... зебра әйләнеп тә карамый, кеше дә күп.. Цирк номерлары — теп тема әнә шулай икеле призма — Акбай һәм аны да, циркны да бердәй кызыксынып күзәткән нәни бала күңеле аша чагыла. Бу исә шигырьне мавыктыргыч итә, фикер, халәт бирелешен төрле нюанслар белән баетып, әсәрне яңа шигъри биеклеккә күтәрә. Җитешсезлекләр Р. Миңнуллин шигырьләрендә дә юк түгел. Кайчак шигырьләргә олыларга гына хас абстракт тәгъбирләр, ясалма шигъри образлар килеп керә, Кайчак баланың сүзләре дә ышандырып бетерми («Шаккаттым». «Алмазның үтенече» һ. б.). Шагыйрь юмор нигезенә, гадәттә, баланың беркатлылыгы, тәҗрибәсеэлегеннән килеп чыккан каршылыкны ала. Бу исә аңа бала күңеле белән бер булып кушылып китүне шактый авырлаштыра. Еш кына ул балага өстәнрәк көлеп карап торган сыман тәэсир кала. Вакыт-вакыт аның иҗатында Ш. Галиевтә чагылыш тапкан кайбер шигъри элементлар очрап куя. «Мактанмыйм» шигырендә, мәсәлән, мактанмыйм дип мактанган малайны күрсәтү бурыч итеп куелган. Ә бит Ш. Галиеанең «Мин» исемле — «Шәвәли» циклының кереше булган шигыре дә нәкъ әнә шул ачкычта чишелеш талкан иде. Бу очракта Р. Миңнуллинның шигыре әлеге әсәрнең йомшаграк бер варианты гына булып кала. Р. Миңнуллинга юмор өлкәсендә 20 ел эшләгән Ш. Галиевтән соң иҗат итүе җиңел дә. авыр да... Әлеге шагыйрьнең иҗат тәҗрибәсе аның иҗатына берникадәр җиңеллек тудырса, моның кыенлыгы да шактый. Аның тәэсиренә бирелмичә, бу өл- коде табылганнарны кабатламыйча, үз юлыңны тотып алга бару — шагыйрьдән зур иеч сорый. Шулай да юморның Р. Миңнуллин иҗатына килеп керүе кемгәдер иярүдән түгел. Ул аның үз фикерләү үзенчәлеге, үз күңел ихтыяҗы. Равил Файзуллин балалар өчен 1965 елда «Рәсем ясыйм» исемле китап чыгарган иде. Дистәдән артык елдан соң ул: уянып киттем улән ускән тавышлардан... («Балачак... Болында төн куну») кебек юллар белән бу өлкәгә кабат кайтты. Чынбарлыкны хыялый шартлылыкта масштаблы, конкрет, ачык итеп күзаллау бары тик балалар шигъриятендә генә мөмкиндер, Ә шагыйрьнең сабыйлыгы исә аның фикерләвенә, җанына күптән салынган: Көнбагыш чәчәге ясыйм, Сары карандаш алдым. Эшем бетте, исем китте: Кояшны ясаганмын. («Рәсем».) Күрәбез, бу — баланың рәсем ясап уйнавы гына түгел. Бу — поэтик образның туу рәвешен чагылдырган, шагыйрьнең поэтик фикерләү үзенчәлеген күрсәткән шигъри иҗат этюды. Бу — конкретлыктан образлы фикерләүгә булган күчеш, һәртөрле шигъри метаморфозаларның башлангычы. Шагыйрьнең художестволы фикерләве үткән юлны нәни бала еш кына шулай уйнапшаярып, тормышта үзе яшәп үтә. Балаларча конкрет, җанлы итеп уйлауның художестволы фикерләү белән уртаклыгы әнә шунда. I Инде моннан соң баланың: Үрмәкүч үргән челтәр-бишектә тибрәнә җәй! («Җәй».) — дип, я булмаса, кар баскан урман өстендә уйнаклаган кызылтүшне: Карлы дугалар өстендә Кызыл кыңгырау! Кышкы урман уртасында Язгы яңгырау! («Кызылтүш».) — дип, шигъри күрүе гаҗәп түгел. Әнә, бала йоклаганда, «ай да башын салган болытларның өстенә» («Йокы әкияте»), «Кояш исә болытларның читен ачып, җиде төрле буй сөлгесен иңгә асып», яңгырдан соң саф һавага чыккан («Яңгырдан соң»), тал песиләре, ташулар ярга менгәч, рәхәтләнеп су коена («Быелгы яз»), телефон чыбыгына кунган чыпчыклар исә малай әнисенең кызык сүзен ишетеп, «чырык-чырык итәләр» («Чыпчыклар»). Әлеге образ-детальләр артында уй-хисләре, кичерешләре — бөтен барлыгы белән бала үзе тора. Аның үткен күзе, конкрет фикерләве, бай фантазиясе бөргә кушылып җанлы сурәткә әверелә. Әнә ул — көчсез, тәҗрибәсез табигать баласы: Барырга кая дип, Торганда уйланып, Беткәнбез чыланып... («Яңгырда».) Ә бал корты исә аптырап калмаган, үлән-яфрак астына кереп поскан; өнә ул — Идел кебек җәелгән инешләргә карап «бәлки быел безнең якка аккошлар да килерләр» («Быелгы яз») дип, татлы, яшерен хыялый өметкә бирелгән: әнә ул — ата-ана- ның шаян, бәхетле улы: Шулай да җиләкләр Күбрәк табыла Әтием янында. Әнием янында. z («Җиләк кайда күп».) Балалар логикасын тасвирлаганда шагыйрьнең нәниләрчә фикер йөртә белүе, шигъри гомумиләштерүдәге кыюлыгы тагын да ачыграк күренә Карталарда безнең илне Буяганнар алсуга. Чөнки кояш иртүк торып, Алсу утлы шардай булып. Иң башта бездә чыга. («Безнең ил».| Мондый «чикләнгән» логикалы дәлил — балаларга хас фикерләү ләштерүләр генә алып килми, ул еш кына әсәрнең настроениесен торның юмористик рухлы шигырьләренең күбесе шул үзенчәлеккә Курчагымның битен юам, Пычрак, шапшак йөрмәсен. Ә сабынны бик аз сортам. Күзенә керә күрмәсен. («Курчакны юындырганда».) к Ләкин бала беркатлы гына түгел, гаҗәп хәйләкәр дә. «Тамчысы ни хак тора?» ” шигырендә ул ширбәт сатучы апага әнә шундый сорау бирә һәм «ни хак торсын, = берни тормый» дигән җавапны алгач, «алайса тамчылап бер стакан агызыгыз», дип “ куя. = «Паласны кем кагар?», «Ни җитмәгән?» һ. б. шигырьләрендә юмор-келү актив >• тәрбия чарасына әверелә. Р. Фәйэуллинның шигъри осталыгы деталь-образларда гына түгел. Шигырьнең * композицион оештырылышында да аның кызыклы гына уз табышлары бар. Шул ук с; «Ни җитмәгән?» шигырен алыйк. Ул өч буыннан тора. 1. Искәндәрнең кулында таплар бетмәгән. Сәбәбе — юынганда су җитмәгән. < 2. Мунчада сулар ләгәнләп. Искәндәрнең бите корымлы чыга, — ахрысы, су °* җитмәгән... 3. Искәндәр Иделдә су керә — борыны һаман кара. Әллә инде аңа Иделдә су җитмәгән?.. Шулай итеп, беренче очракта сәбәп булган — «су җитмәү» икенче һәм өченче тапкырында, үсә барып, шартлы төс алып, абсурд дәрәҗәгә җиткерелә. Искәндәрнең шапшаклыгы әнә шундый сатира утына алына: су җиткән, кул җитмәгән! «Каймаклы чия» һәм «Кызыл кар» шигырьләренең дә тезелеше үзенчәлекле һем кызыклы. Шулай да әле Р. Фәйэуллинга кайбер шигырьләренең композицион оештырылышы, аларның бала психологиясе белән ни дәрәҗәдә бәйләнүе турында ныклап уйланасы бар. Таркаулык кайчакта матур табылган детальләрне дә күмеп китә, аларга салынган потенциаль көч, шигъри матурлык нәни укучыга тулысынча барып җитми кала. Рөстәм Мингалимов үз иҗатының башында ук (аның «Әйт, кояшым!» исемле беренче балалар китабы 1966 елда чыккан иде) дөньяны шигъри күзаллауга үзенчәлекле һәм кыю омтылыш ясады. Күк — кара такта, Ә яшен Яза да яза гына. Нокталар да куеп тормый Сүзләрнең азагына... («Яңгырлы кичта». 1963.) Чынбарлыкны шигъри үзләштерүгә булган омтылышны без Р. Мингалимоәның соңгы елларда язган шигырьләрендә дә күрәбез. Җемелдәшә дулкыннарда Акчарлак бишекләре. с п m di шигъри гомуми- У дә билгели. Авкорылган: < Яисә: Малайлар атта киләләр. Тояклар җирне кага. Көчле малайлар үскәнне Хәбәр итеп дөньяга Тояклар җирне кага. Р. Мингалимовның турыдан-туры бала психологиясен тасвирлауга корылган ш». гырьләре дә шактый: Әни миңа әйткән иде: — Тамчы ташны тишә, — диеп. Минем учны тишә алмый— («Тамчы тотам».] Бала логикасы (ул реаль җирлеккә таяна) биредә сүзнең күчерелмә мәгънэсө белән каршылыкка кереп, аны инкарь итә һәм үзе дә художестволы фикерләүнең бер төренә әверелә. «Ә сәгать келт-келт итә» шигырендә дә самими бала күңеле белән очрашабыз: Көн уза да кич була. Өй эче йоклап китә. Күрсәтә ул вакытны. Соңгармаска икәнне, Кунакларга күрсәтә Китәр вакыт җиткәнне. Бер-берсеннән шактый еракта торган сәгать һәм кунак төшенчәләре бала аңында әнә шундый бәйләнештә чагылыш таба. Соңгы елларда бала психологиясен бирү ягыннан Р. Мингалимов үз иҗатында шактый зур борылыш ясады: бала психологиясе нюансларының шигырьдә ул турыдан-туры үсеш-үзгәрешен, хәрәкәтен күрсәтергә кереште. Балалар поэзиясе алдына әлеге максатны кую — Р. Мингалимовның үз иҗаты өчен генә түгел, бөтен татар балалар поэзиясе өчен дә яңа үсеш югарылыгына күтәрелү дигән сүз. Дөрес, хәрәкәт ул, гомумән, балалар поэзиясенең нигезендә яткан хасиятләрнең берсе. Шуңа да балалар шигъриятенең осталары балалар спецификасының бу ягына һәрвакыт зур әһәмият биреп килделәр. Шулай да хәрәкәт күпчелек очракта вакыйгалар хәрәкәте, картина-детальләр хәрәкәтенә кайтып калды. Баланың эчке күңел үсеше дә еш кына шушы тышкы чынбарлык хәрәкәтенә бәйле булып чыкты. Шигырьгә алынган реаль дөнья бәйләнеше, бер яктан, бала психологиясен ачуда ярдәм итсә, икенче яктан, аның ирекле хәрәкәтен буып-тоткарлап торды. Шагыйрьләр бала халәтен билгеле бер кысага куеп, шуны фотога төшерү белән канәгатьләнделәр. Р. Мингалимов ул халәтне кирәксез фон — реаль дөнья бәйләнешләреннән арындырып, аңа билгеле бер юнәлештә хәрәкәт бирүне бурыч итеп куйды. Дөньяны шигъри үзләштерүгә булган омтылышы шагыйрьне чынбарлык бәйләнешен җимереп, аның урынына үз субъектив дөнья бәйләнешен тәкъдим итүгә китерде, Әйтик, башлангыч иҗат чорында олылар өчен язган «Военкоматта» шигырендә үк ул реаль дөнья үлчәменә каршы килеп: Нигә бу егетләрне үлчәп маташасыз салкын, җансыз үлчәгечләр белән! — дип яза һәм моңа каршы үз шигъри үлчәмен тәкъдим итә: Алар, әтиләре сугышка киткәндә, кайнар беләктә калдылар, — төгәл авырлыкларын бары әниләре белә. Әйе, шагыйрь өчен теге яки бу предмет-күренешнең реаль үзлеген күрсәтү максат түгел. Аңа билгеле бер психологик халәтне бирү, шуны уздыру әһәмиятле. Реаль дөнья бәйләнешенең җимерелүенә дә карамастан, психологик-сәнгати тормыш дөреслегенә ул әнә шулай ирешә. Шуңа да «Тормышның чын йөзе аның алдында һаман үзгәреп тора»: Косады ярында чалбарымны чәйнәп торган ала бозау булып Ф тормыш миңа килде... Кесәмдә тиен дә юк чакта, га кибеткә кайткан яхшы костюм булып тормыш миңа килде.» һ.б. 7 («Эзләр».] 2 Ә инде менә хыялый бала күңелен, бала дөньясын әлеге шартлы реаль тормыш < детальләре белән дә бирү мөмкин түгел. Ни генә әйтсәң дә, җисми реальлек худо- X жестяолы фикерләү көченең ахыргача ачылып бетүенә барыбер тоткарлык ясый. Шу- г ча да балалар өчен яза башлагач, Р. Мингалимов. иркенәеп, бу шартлы, әмма реаль х метаморфозалардан китеп, әкияти-хыялый метаморфозаларга мөрәҗәгать итә. Дөрес, Р. Мингалимов иҗатының башында ук әкиятләр язган иде Тик алар — “ сюжетлы-вакыйгалы әкиятләр. Ә болары — эчке халәт үсешенә буйсынган әкияти шигырьләр, әкияти метаморфозалар. 4 Биредә мотоциклга утырып йөрүче һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган ике мә- X лайны акылга утыртучы ап-ак кәҗә тәкәсе дә, сары автомобильгә әверелгән сары s тавык та, кармак белән малайлар тоткан балыкчы балык та бар. «Өч әтәч, бер агай* g да исә иптәшләрен базарга алып барып бер сумга сатарга уйлаган ике әтәчне күрә- х без. Нәни укучы тавык булып кытаклаган мәче, әтәч булып кычкырган эт, атка атлах нып җырлап баручы бака («Әйбәт авызлы бака*), әнисе аш бүлгәнче тау өстеннән болытларга сикереп менгән, кояш белән сөйләшеп, яшен белән куышып йөргән малай t- («Авылга яңгыр килә») белән дә очраша. Әлеге шигъри әкиятләр, һичшиксез, бала X фантазиясе өчен шәп рухи азык. Алар фольклорыбыздагы һәртөрле алдавыч, такма- ® за, сүз уйнатуларның матур дәвамы булып тора. Шунысын да истән чыгармыйк, бу а. әсәрләр гади әкият кенә түгел. Биредә ике башлангыч—шигъри күрү һәм балалар психологиясе, бер бөтенгә әверелеп, әкияти-шартлы яшәеш ала. Август каеннарының «Көз кило!» дип кычкырулары («Кем кычкыра?»), баланың язны... кулына алып, яшел кош итеп очырырга әзерләнүе («Минем рәсем«), яфракларның җилгә ялгыш ияреп адашуы һәм үзен үстергән урманны эзләп йөрүе («Уйнап йөгерә, диләр»), «Алтын чәчләре тузгыган» яланбаш учак («Күлмәксез учак») һ. б. әнә шул кушылуның матур нәтиҗәсе. Шунысы кызыклы, шигъри образ нигезендә яткан әкияти метаморфозаларның туу, үсү процессы еш кына, акрынайтылган кинокадрлар сыман, укучының үзенә, гадәттә, берәр вакыйга-сюжет аша тасвирланып күрсәтелә. «Дөньяда бер эт бар ида* шигырен алып карыйк: Дөньяда Бер эт бар иде — Кечкенә, Йомшак кына, Ак кына. Тик маңгаенда Кара тап бар чак кына. Менә шушы этне хуҗа малай бер көнне яратмый да. ашатмый да башлый, шөһер эченә алып кереп адаштырып та калдыра. Ләкин эт, кызганыч булып, көн саен аның тешенә керә. Инде малай аны эзләп тә карый, тик эт кенә табылмый. Эзләмәсен малай этен. Инде җирдә юк эт ул. Кая ниткән соң дисезме! Төшкә өйләнде бит ул_ Якын дусны югалту тойгысы безнең күз алдында әнә шулай ышандырырлык, тәэсирле чагылыш таба. Бала психологиясенең хыялый үзенчәлеген файдалану авторга, гомумән, бала белән уртак тел табу, әсәргә балаларча шигъри ачкыч сайлауда зур мөмкинлекләр бирә. Моның матур үрнәкләрен без шагыйрьнең «Чәчең сыйпап җил исә». «Мин җиләккә килдем», «Җил исте дә», «Кунак», «Алтын таба», «Әкәмәтнең ике авызы» һ. 6. шигырьләрендә күрәбез. Р. Мингалимовның күп кенә шигырьләре балага тәрбия бирү максатыннан чыгып язылган. Әнә «Исәнмесез!» дип елмаеп кешеләр күңелендә шатлык тудыра белган кыз. Олылар тукталып аның исемен сорый. Ул аларга үзенең бәхетле исемен әйтә («Бәхетле исем»). Аның «Учак эченнән алынган» зуррак күләмле «Яхшылык һвм яманлык», «Төнге әкият», «Аны шатлык җыры озата китәр» әкиятләре, шулай ук «Карт кәҗәнең ала бәрәне», «Оныткан», «Үсми калдым», «Бала балык», «Аңа ничек ярдәм итим икән?» шигырьләре дә гыйбрәтле һәм балалар игътибарын җәлеп итәрдәй кы- зыклы-мавыктыргыч. Эчке халәтеңә игътибарлы булсаң, кайчакта үз-үзеңә дә гыйбрәтле буласың икән «Быел миңа әллә нәрсә булды...» шигыренең герое әнә ничек үз күңел хәрәкәтен, үз характерындагы үзгәрешләрне бик ачык тоя: Сүз әйтергә авыз ачтым икән, Мин сүземне әйтми калмый идем. Әгәр кулга бер таш алдым икән. Ул ташымны атмый калмый идем. Аргы очның усал Алабае Мине күрсә читкә кача иде... Мин үземне хәзер таный алмыйм, ди малай. Кызыл тайга таш төзәгән идем — мин үземне шул тай итеп тойдым... Фәрдискә «елак» димәкче идем, үземне ул дип тоеп, сүзләремне эчкә йоттым— Мин үземне таный алмыйм әле, Быел миңа әллә нәрсә булды: Аргы очның усал Алабае Ялап тора хәзер минем кулны. Тирә-ягындагы кешеләргә, тереклеккә, табигатькә игътибарлы булу, кешелекле булу кебек иң кыйммәтле сыйфатларны тәрбияләүдә бу әсәрнең әһәмияте бәхәссез. Р. Мингалимов бала тойгыларының гармоник үсешенә дә зур әһәмият бирә. Аның шигырьләрендә җылы юморны да, үткән сатираны да, лирик моңсулык, фәлсәфи җитдилекне дә очратасың. «Хәзердән үк батырларча йоклый белгән» Булат кебек малайлардан («Батыр Булат») әче итеп көлсә, «Гөрләвекләр озатып мин йөгердем» шигырендә ул уйчан-фәлсәфи. Елга ярына йөгерә гәрләвекләр. Йөгерә алар гөрләп, уйнап-ярсып. Гөрләвекләр озатып мин йөгердем, Инде калам яр өстенә басып— Дөрес, автор әле кайбер җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Иң элек аңа йөгәнсез хыялларга артык зур урын бирүен, укучыга реаль җирлеген һәм сөнгати чик-ча- масын югалткан әсәрләр тәкъдим итү очракларын да онытырга ярамас. «Шулай чыга бит ул», «Иң кызыгы соңында», «Минем үрдәк, синең үрдәк...» һ. б. шигырьләр шуның ачык мисалы. Әлеге максаты ачык булмау шигъри детальләрдә дә сизелеп кала. Әйтик, «Туфлие сары табанлы» шигырендә бер оялчан кыз тасвирлана. Тик аны бал кортына охшату да (Бал корты ни дәрәҗәдә оялчандыр инде?..) туфли табанының сарылыгын ассызыклау да (бу турыда өч талкыр әйтелә) әсәргә нинди мәгънә бирә икән?.. Р. Мингалимовны балалар шигъриятендә гаять зур роль уйнаган ритм мөмкинлекләреннән дә ахырынача файдалана дип әйтеп булмый әле. Болар — хосусый кимчелекләр. Эзләнүләр дәвам итә. Шагыйрь беркемне дә кабатламаган, үзенә генә хас хыялый шигърияте белән балалар күңеленә һаман тирәнрәк үтеп керә бара. Әлеге дүрт шагыйрь иҗатын гына күзаллау да бүгенге безнең татар балалар поэзиясенең төп үсеш юнәлешен билгеләргә ярдәм итә. Күп тавышлы, көчле рухлы, яңа заман биеклеге алган нәниләр поэзиясе балалар күңеленә үтеп керүнең яңадан- яңа шигъри ачкычларын эзли.