Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮРЕБЕЗДӘ - БЕЛОРУС КЛАССИКЛАРЫ

Франтишек Богушевич 1840 — 1900 ФРАНТИШЕК БОГУШЕВИЧ — белорус әдәбияты классигы. Элекке Виленский губернасында вак шляхтич семьясында туган. «Студентлар чуалышында» катнашкан өчен Петербург университетыннан куыла. 1863 елгы восстаниедә катнаша һәм яралана. Шул ук елда юридик лицей тәмамлый, аннары суд тикшерүчесе һәм адвокат булып эшли, «Белорус курае» исемле беренче китабы 1891 елда Краковта чыга. Бүре белән Сарык Альгерд Абухович 1840 — 1898 АЛЬГЕРД АБУХОВИЧ (граф Бандынелинец кушаматы) — алпавыт семьясында туа. гимназия тәмамлый. Көнбатыш Европа илләре буйлап сәяхәттә йөри. 1863 елгы восстаниедә катнаша. Әдәби эшчэнлеге халыкчанлык һәм критик реализм карашларына нигезләнгән була. Рус классикасы әсәрләрен, Мицкевич. Конопницкий. Гете. Шиллер. Гюго. Байрон. Данте иҗатыннан үрнәкләрне белорусчага тәрҗемә итә. Белорус әдәбиятында мәсәл жанрын башлаучыларның берсе. Бер бәрәнне көпә-көндез Бүре алып китә. Ә әнкәсе, көн-төн елап, Нарасыен көтә... Янәсе шушы моң-зарны Ишетә дә Бүре, Сарык тиресенә төренеп Кырга килә кире. һәм елмаеп сүз башлый ул— Гүя ачыш ясый! «Улыгыз сезнең урманда Җир җимертеп яши. Көрәйде. Тырнак үстерде. Ә мөгезе—төште. Арабызда хәзер ул да Инде казык тешле. Куркыныч юк аңа—безнең Белән бергә атлый. Тынчык һавалы һәм кысан Абзарларда ятмый. Син безгә кунак булып кил1 Урман гәбен гәпләп, Ит һәм сөяк мул табында Сыйланырбыз шәпләп!..» — Бик рәхмәт! Бергә килегез, Үзегезне көтәм. Бик беләсем килә, улым Ничек улый икән?!. Әйтәләр бит: «Бүре белән Син бүречә ула...» Әйе, сезне бары шулай Белеп-аңлап була. Күреп торам, синең өстә Әнә безнең тире... һәм казык тешең күренә... Аңлашыла, Бүре! Мылтыклы кеше килгәнче Элдерт моннан кире. Староста Дөньяда, дускаем, ни генә итсәң дә, Иң ерак җәһәннәм читенә китсәң дә, Көчле зат җиңәчәк көчсезне-мескенне, Көчлеләр ягында булачак өстенлек. «Панның иркен бакчасына көн дә кереп Көтү-көтү сарык йөрегәнен күреп Җаным әрни,—ди бер Бүре Арсланга.— Шунда алар бик еш кына үзләре дә Юкка чыга— калмый хәтта эзләре дә. Чөнки башлы башлыклары юк аларның Өйрәтергә ничек яшәү кирәклеген! Староста итеп мине куй шуларга— Кирәк монда, олуг, минем зирәклегем!» Бүре шулай үзенә пост таләп итә. Шуны хуплый, шуны яклау китә... китә... Яклаша тырышып бер Төлке хатыны— Арсланбикәнең ахири якыны. Әшнәләр оеша, әшнәләр хуплыйлар, Ришвәтләр бирергә бик күп мал туплыйлар... һәм куша Арслан зур җыен җыярга, «Бүре кем?» дигән зур мәсьәлә куярга: Җәнлекләр-җанварлар әйтсеннәр һәммәсе— Бүре ул яхшымы, яманмы, янәсе... Киләләр башлыклар, киләләр түрәләр: «Без бүре яклыбыз! — дип җавап бирәләр.— Бернинди суд аны җавапка тартмады! Тормышта гел туры юл сайлап атлады!» — Димәк ки, көтүгә башлык та ул була! — Арслан карары шул була. Ә нәрсә диде соң сарыклар үзләре? Бу хәлне ишеткәч шар булды күзләре: «Чалт аяз күктә ник бу яшен яшьнәде? Ник безне җыенга беркем дә дәшмәде?..» Беркетмә языла: көтүдә йөрел, дип, Сарыклар хөр яши — без бирдек ирек, дип! Янка Купала 1882 — 1942 ЯНКА КУПАЛА (Иван Доминикович Луцевич) — халык шагыйре. Дәүләт премиясе лауреаты. Белоруссия һәм Украина академияләренең академигы. Минск вл- кәсенең Вязинка авылында крестьян семьясында туган. Башлангыч мәктәптә. Петербургтагы курсларда һәм халык университетында укыган. Кече яшьтән башлап күчереп язучы, приказчик, завод ешчесе һем китапханәче булып ялланып эшләгән. 1903 елда яза башлый, беренче китабы 1908 елда Петербургта чыга. Бөек Ватан сугышы елларында дошман басып алган Минск шәһәреннән күчеп китеп вакытлыча Татарстан АССР Югары Ослан районының Печище тегермәне поселогында (октябрь 1941 -*■ май 1942) тора. Итек һәм чабата Чабатадан үзен өстен итеп Әйтә икән Итек: «Син бит тузган. Син бит сансыз нәрсә... Бөтен читең китек...» Ә Чабата кул селти дә әйтә — Сүзе җыйнак, тыйнак: «Мин—юкәмен, ә бит кеше сине Ала иттән тунап!» Ишәк Һәм күләгә Чишмә буйлап узган чакта Ишәк Күрә икән суда үз шәүләсен, һәм аптырый: Кем ясаган шулай Шыксыз итеп аның төз гәүдәсен?!. «Колакларым нигә шыксыз озын, Сыртым нигә кәкре ителгән? Ә корсагым минем кайчан, кайда, Нәрсә ашап шулай күпергән?..» Исе китеп суга карый-карый Бер урында озак таптана ул. һәм... пычрата башлый саф чишмәне— Тояк белән җирне актара ул. Якуб Колае 1882 — 1956 VVV\AAAAftZVVWV\AAAAAAA/VVVVVVVVVVVV' ЯКУБ КОЛАС (Константин Михайлович Мицкевич) — халык шагыйре, академик, Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, берничә повесть һәм романнар авторы. Урманчы семьясында туган. Укытучылар семинариясе тәмамлаган, аннан Полесьеда укыткан. Укытучыларның яшерен съездын оештыруда катнашканы өчен 1908 елда өч елга төрмәгә ябылган. Аннары хәрби хезмәттә булган. Беренче әсәрләре 1906 елда басылган. Пан һәм елга Йөз кешенең сүзен бер үзе Кире каккан юньсез пан була. «Даны» аның—«Явыз... Дуамал... Мәрхәмәтсез...» дигән дан була. Карар кыла ул зур елганың Күптән аккан юлын буарга: «Ник тиеш ул минем биләмәм Суын моннан читкә куарга?!.» Ә мужиклар килә зар елап: «Эшләнелсә әгәр ул буа. Су баса да безнең кырларны Ач калабыз—безгә шул була..- Нигә кирәк сиңа андый күл? Тимә син, пан, тимә елгага! һичбер кемгә зыян итмичә Ул бит инде күпме ел ага. Аксын елга, аксын, түрәбез, Ризыкны без шунда күрәбез!..»» Юк, тыңламый, колак салмый пан, Әйткән сүзен кире алмый пан. Ялчыларын тиз-тиз җыйдыра, Зур елганы... ашыгып будыра. Ә бер тенне нәкъ таң атканда, Үзе изрәп йоклап ятканда Кинәт яңгырый панга боерык: «Кара болыт килә куерып! Уян түрә!..» Яшен ялтырый. Күкләр күкри. Ә пан калтырый Кинәт күреп ташкын дулкынын... Алалмыйча тетри ул тынын... Күз акайган... Ул шыр ялангач... Халык көлә: «Элдерт давай, кач!» Күпләп ага киртә-куралар... Таллар ава, ишелә буралар... Әсирлектән шулай котылып, Шаулы елга ага котырып, һәм... Панны да корбан итә ул— Җәһәннәмгә агызып китә ул! Максим Богданович 1891 —1917 МАКСИМ БОГДАНОВИЧ — шагыйрь, бик күп телләрдән тәрҗемәче һәм теоретик. Минск шәһәрендә укытучы семьясында туган. Нижегородта гимназиядә. Ярославльдә юридик лицейда укыган. Каты авырып. Ялтада дәваланган һәм шунда үлгән. 1907 елдан башлап язган. Карга һәм Сары чыпчык — Мин бөркеткә охшаганмы,— Әйт шуны, Сары чыпчык?! — Бик охшыйсың! Килдең менә Нәкъ бөркет кебек очып! Нишләсен шулай димичә, Җан сакларга җай барда. Юкса бит нәни кошчыкны Юк итәчәк дәү Карга. Ә хәзер исә әнә ул Куанып кар-кар итте— Күркәм аваз салып гүя Киң урманны тар итте... Аннары Сары чыпчыкка Соры дусты бәйләнде: — Шуны бөркет дип әйтергә Ничек телең әйләнде? Ә Сары әйтте:—Мин шулай Озайттым яшәү көнен. Бөркетне Карга дияргә Юк, һич тибрәнмәс телем! Кондрат Крапива КОНДРАТ КРАПИВА (Атрахович Кондрат Кондратьевич) — элекке Минск өязендәге крестьян семьясында 1896 елда туа. Заманында патша армиясендә хезмәт итә. 1920 елда Кызыл Армиягә алына. Көнбатыш Белоруссияне азат итү походында. ак финнарга каршы сугышта һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Совет иленең эчке һәм тышкы дошманнарына, дингә каршы юнәлтелгэн. тормыштагы күләгәле якларны яктырту өчен язган юмористик хикәяләре, романы, комедияләре һәм драмалары, поэмалары һәм күп санлы мәсәлләре белән танылган халык шагыйре, академик. Әти Куян Материалларны белорусчадан ЗӘКИ НУРИ әзерләде. ...Киң аланда җитез колын Уйнап чапканын күрә дә, Барча тугантумачасын Тиз-тиз җыеп бер тирәгә, Шуны мактый башлый Куян: «Койрык кыска, төс коламы? Күрәмсез, йөреше нинди! Беләмсез, ул кем оланы? Минеке диеп белегез! Шуңа шук та ул, җилле дә! (Димәк, беләм эш рәтен мин... Арагызда менә кем мин!..) Телим икән, нәкъ шулай ук Ярата алам филне дә». һәм барча куян кычкыра: «Чөяргә моны, чөяргә! Безнең матурыбыз да бу, Батырыбыз да!—дияргә!» Шул чакны аланга чыгып Айгыр кешнәргә тотына. Ә куяннар нишли димсез?— Тиз генә качып котыла. Барча мактанчык затка да һәркем шуны әйтә ала: — Нәфесен филгә сузса да, Куян куян булып кала.