ТАТАР СИМФОНИК МУЗЫКАСЫ ҮСЕШ ЮЛЛАРЫ
Музыканың үсеше, объектив яшәеш кануннары буенча, вокаль жанрдан инструменталь жанрларга таба бара Профессиональ милли музыка культураларының аякка басуында һәм төрле музыка жанрларын үзләштерүендә билгеле бер эзлеклелек бар. Алар музыкаль драмалардан операга, аннары программалы симфоник әсәрләрдән тулы канлы симфониягә киләләр. Симфоник музыканың милли культура чикләрендә җанланып үсә башлавын күпчелек тикшеренүчеләр теге яки бу милләтнең рухи культурасы үсеше дәрәҗәсен билгели торган баскыч дип саныйлар. Күренекле совет музыка белгече академик Б. Асафьев, мәсәлән. «ныклы үсеш алган симфония культурасы музыка сәнгатенең профессиональ нигезе нык икәнен күрсәтүче билге» дип яза. Музыкаль фикерләү алымы буларак, музыка сәнгатенең башка өлкәләренә, опера, оратория, җыр һәм кече күләмле инструменталь әсәрләргә дә йогынты ясаучы, симфония, симфоник сюита һәм поэмалар, увертюра, концерт. вокаль-симфоник характердагы әсәрләр хәзер татар композиторлары иҗатында да елдан-ел зуррак урын ала һәм илнең башка төбәкләрендә дә таныла бара Совет сәнгатенең тулаем үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән бу уңышлар татар совет музыкасының ныклы профессиональ нигезгә корылганлыгы хакында сөйли. Безнең музыкабыз үз үсешендә күп кенә мөһим баскычлар үтте. Шулар арасында егерменче, утызынчы елларны. Бөек Ватан сугышы чорын, сугыштан соңгы унъеллыкны. ниһаять, соңгы дәверне аерып алырга мөмкин. Бу этап-дәверлернең һәрберсенә яңа темалар, сюжет-обраэлариы үзләштерү, милли музыка телен формалаштыру, яңарту һәм үстерү хас. Профессиональ музыка буларак һәркайсының үсеш нигезендә, мәгълүм булуынча, милли (халыкчан) һәм интернациональ (классик) башлангычларның синтезы ята. Халыкчан башлангыч дигәндә, шиксез ки, татар халык иҗаты, аның шигъри һәм музыкаль фольклоры, сурәтле фикерләү өлкәсендә гасырлар буе туплый килгән хәзинәсе, татар әдәбиятыннан алынган сюжетлар, халыкның социаль яшәеше тудырган темалар һәм образлар күз алдында тотыла. Болар барысы татар композиторларына халыкның милли характерына хас үзенчәлекләрне, рухи халәтендәге хасиятләрне, халыкның тормыш-көнкүреше. гадәт-йолалары, табигатькә мөнәсәбәтен, татар милләтенең үткәндәге һәм бүгенге эволюциясен танып белергә һәм иҗатларында гәүдәләндерергә ярдәм итә. Интернациональ, классик башлангыч исә совет сәнгате казанышларыннан. Көнбатыш Европа һәм рус классик музыкасы традицияләреннән иҗади файдалануда, бүгенге чор музыка чараларын куллана белүдә чагыла. Татар халкы музыкаль иҗатының кайбер үзенчәлекле яклары симфоник музыка үсешендә мәгълүм кыенлыклар да тудырмады түгел. Борынгы традицион татар халык җыры монодик характерда булуы белән аерылып тора. Ул, кагыйдә буларак, ялгыз җырчы тарафыннан башкарыла. Мондый көйләрдә пентатоник ладка корылган интонацияләр өстенлек итә Халык уен кораллары да егерменче йөз башында күп төрлелек белән аерылып тормый, күбесенчә гармун, скрипка, курай, кубыз кебек уен кораллары кулланыла. Күп тавышлы һәм бай аһәңле оркестрларны зшкә җигү, борынгы җырларны яңа чаралар ярдәмендә, моңарчы бик аз файдаланылып килгән музыка коралларында яңгырату, яңа интонацияләр табу, яңа форма һәм жанрларны барлыкка китәрү һич тә ансат хел ителә торган бурыч булмый Бүген исе без бик хаклы рәвештә татар совет музыкасы ифрат актив һәм бәрәкәтле үсеш юлы үтте дип раслый алабыз. Берничә дистә ел эчендә күп терле му- 10 «К. У. М 1. М СӘНГАТЬ 145 зыка жанрлары туды, музыкаль драмалар, опера һәм балетлар, симфоник әсәрләр — бер сүз белән әйткәндә, милли музыка классикасы барлыкка килде. Татар симфоник музыкасының өлгереп җитүе Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорга туры килә. Композиторларыбызның байтагы бу чорда күләмле симфоник әсәрләр иҗат итүгә (поэма, увертюра, сюита, рапсодияләр, концертлар) керешә һәм алар милли симфоник музыка үрнәкләре булып таныла. Ә симфонизм үсешендәге яңа дәвер алтмышынчы елларда башланды: әсәрләрне берничә буын авторлар иҗат итә, шул җөмләдән алтмышынчы елларда мәйданга чыккан яшь буын да актив катнаша; яңа тема һәм образлар, яңа жанрлар аеруча кыю үзләштерелә. Кыскасы, симфоник музыка бөтен татар совет музыкасы үсешен билгеләүче күренеш булып әверелә. Бу казанышлар һич тә очраклы күренеш түгел иде. Ул татар совет музыкасы үсешенең элгәрге барча еллары белән тыгыз бәйләнгән. Музыкабызның яңа чорда профессиональләшү юнәлешендәге беренче адымнары, инструменталь традицияләрнең эз сала башлавы 1905 елгы революциядән соңгы елларда башлана. Бу елларда, татар иҗтимагый тормышында барган үзгәрешләргә нисбәтле рәвештә, рухи хәзинәбездә, шәһәр көнкүрешендә музыка шактый зур урын били. Ул турыдан-туры иҗ- тимагыйкультура тормышындагы яңару процессына хезмәт итә. әдәби кичәләр, төрле драма труппалары спектакльләрендә яңгырый. Тамашачылар массасы өчен ачык концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр торган саен күбрәк оештырыла. Татар халык җырлары бу елларда үзенең яшәешендә яңа формалар ала, күп кенә сыйфат үзгәрешләре кичерә. Көйләрне музыка коралларында, ялгыз яисә музыкаль ансамбльләр тарафыннан башкару, шул максатка җайлаштырып эшкәртү гадәткә кррә. Алдынгы татар әдипләре, җәмәгать эшлеклеләре симфоник оркестрлар булдыру хакында хыялланалар, инструменталь музыканы үстерүгә даими этәргеч биреп торалар. Музыка тормышында инструменталь башкаручылыкның нык таралып китүе, профессиональ дәрәҗәнең үсә баруы соңга табарак эре һәм кече музыкаль формалар, жанрлар тууына китерә. * Бөек Октябрьдан алып утызынчы еллар башына кадәр татар совет профессиональ музыкасы үсешендә сыйфаты һәм эчтәлеге җәһәтеннән яңа дәвер дәвам итә. Милли культураларны үстерү Советлар илендә дәүләт политикасына әверелә, яңа социалистик культураны барлыкка китерү, яшь иҗат көчләрен тәрбияләү хакында партия һәм совет хөкүмәте даими кайгырта. Бу елларда илебездә яшәүче күп халыкларның музыка тормышында зур үзгәрешләр, моңарчы күрелмәгән күтәрелеш башлана. Урта Азиядә, Казагыстанда, мәсәлән, профессиональ музыканы үстерү мәсьәләләре, халыкның иҗатын җыю, фәнни өйрәнү, эшкәртү белән тыгыз бәйләнештә карала. Татар совет музыкасында да шундый ук тенденция өстенлек итә, халык көйләренә нигезләнгән музыкаль драма, татар совет гавами җырлары алгы планга чыга. Милли музыка телен яңа табышлар, яңа ритм һәм аһәңнәр белән баету процессы шул чор татар көйләре үзенчәлекләрен иҗади үстерү, русның шәһәр җырлары үзенчәлекләрен файдалану, классик музыканың иң гади жанрлары һәм формаларын үзләштерү нигезендә бара. Егерменче елларда ук инде татар инструменталь музыкасы өлкәсендә мөһим үзгәрешләр барлыкка килә, милли симфонизм элементлары ачык* сиземләнә башлый. Татар халык көйләрен эшкәртү культурасы үсә, яңадан-яңа музыка чаралары, фоомалар үзләштерелә, мөстәкыйль симфоник әсәрләр иҗат итүдә беренче тәҗрибәләр ясала. Биредә В. Виноградов, А. Эйхенвальд кебек, татар профессиональ музыкасын үстерү юлындагы иҗади эзләнүләрдә турыдан-туры катнашкан рус композиторлары эшчәнлеге хакында әйтеп үтәргә кирәк. В. Виноградов, мәсәлән, «Татар. сюитасы» (1921 ел), «Шихан» (1924 ел) музыкаль картинасында татар һәм башкорт халык көйләрен файдалана. Бу әсәрләрдә шулай ук Спендиаровның «Кырым эскизлары», Бородинның «Урта Азиядә», РимскийКорсаковның «Шәһрезадә»сы йогынтысы да сизелә. А. Эйхенвальд «Казан татарлары көйләре» дип исемләнгән сюитасына нигез итеп «Каз канаты», «Окоп көе», «Салкын чишмә», «Мөслимә», «Туган тел», «Гази- зәкәй балдыз» көйләрен ала һәм симфоник оркестр өчен эшкәртә. Мондый тәҗрибәләр татар совет музыкасының симфонизмга табан үсеш алуына билгеле күләмдә этәргеч бирә. Әмма татар совет музыкасының бу еллардагы төп казанышлары, яңа чорга хас рухы, олы симфоник яңгырашка йөз тотуы, беренче чиратта, Салих Сәйдәшев исеме белән бәйләнгән. С. Сәйдәшев иҗатында татар совет профессиональ музыка сәнгате ныклы эзгә төшеп, үзенең ышанычлы үсеш юлын таба. Гаять зур талантка, музыкада заман рухын гәүдәләндерү сәләтенә ия булган бу композитор яңа совет чынбарлыгын, Татарстанның якты киләчәген, тормыш һәм хезмәт героикасын җырлаганда, социалистик Ватан, Совет Армиясе, канатлы яшьлек, халыклар дуслыгы темаларын гәүдәләндергәндә халыкның элекке җыр иҗаты традицияләре белән генә чикләнеп кала алмый иде. С. Сәйдәшев иҗатында яңа үсеп килүче милли профессиональ музыка сәнгате өчен иң үткен, иң четерекле проблема — милли музыка телен булдыру проблемасы табигый чишелешен таба. Композиторның иҗади казанышы яңа чынбарлыкны чагылдырган калку, дәртле музыкаль образлар иҗат итүендә генә түгел, ә татар совет профессиональ музыка теленең нигезен салуында, музыканың халыкчан милли стилен, аһәңен тудыруында да иде. С. Сәйдәшев милли музыка традицияләрен үзенчәлекле формада классик музык» традицияләренә ялгый. Биредә аңа бик сирәк очрый торган мелодик таланты ярдәмгә килә. Композиторның үзе иҗат иткән көйләре гади, әмма алар нурда коендыргандай якты рухлы, һәрберсеннән көч-дәрт ташып тора. Халыкның элекке традицион көйләре белән чагыштырганда, аларда яңа сыйфатлар барлыкка килә. Халык моңнары, татар халык көйләре традициясе рус халкының шәһәр җырлары традицияләре белән табигый рәвештә бергә кушыла бара. Композитор революцион заман рухы белән сугарылган яңа интонацияләр тудыра. Аның бүгенге көнне дә популяр булган җыр- маршлары, дәртле, гайрәтле көйләре турыдан-туры революцион җырлар, гавами совет җырлары тәэсирендә иҗат ителә. К. Тинчурин, Т. Гыйззәт кебек драматурглар белән берлектә татар совет музыкасы тарихында беренче эре жанр — музыкаль драмалар иҗат итеп, С. Сәйдәшев музыка сәнгатен яңа баскычка күтәрде. Бу музыкаль драмалар өчен композитор бик күп арияләр, ялгыз яисә дуэт белән, шулай ук хор белән башкару өчен җырлар, бию көйләре, увертюралар яза. Музыка белгечләре һәм галимнәр бик хаклы күрсәтеп үткәнчә. С. Сәйдәшевнең музыкаль драмалары соңрак опера, балет кебек эре жанрлар, симфоник әсәрләр иҗат итүгә җирлек әзерли. «Сүнгән йолдызлар», «Галиябану», «Казан сөлгесе», «Наемщик», «Таһир-Зөһрә». «Кандыр буенда» драмаларына язылган увертюралар, бию көйләре чынлыкта милли симфонизмның юл башы иде Күпләр аларны хәзер дә мөстәкыйль симфоник әсәрләр буларак кабул итәләр. Увертюраларында С. Сәйдәшев спектакльнең тулаем концепциясен бирә. Төрле характердагы темаларның (мәсәлән, актив һәм лирик башлангычларның) бер-берсенә каршы куелуында татар симфоник музыкасының соната төрендәге әсәрләре башлангычын күрми мөмкин түгел. Музыкаль драмаларның шушы инструменталь сәхифәләрендә халык тормыш-көнкүреше, бәйрәмнәре, хезмәт күренешләре гәүдәләнә. Бо- ларда чын мәгънәсендә татар милли симфонизмының күп кенә мөһим сыйфатлары туплана. Милли музыка теле хасиятләрен композитор инструменталь музыка өлкәсенә күчерә. Иң әһәмиятлесе, ул милли характерга ия булган инструменталь тематизм нигезләрен сала, аны үстерү юлларын билгели, шуңа ярашлы инструменталь фактураны тудыра. «Галиябану» музыкаль драмасының увертюрасы моңа иң гади мисал була ала. Анда файдаланылган халык көе интонацияләре яңа инструменталь сыйфатлар ала. Шул ук вакытта әле монда халык уен кораллары ансамбльләреннән килә торган башкару традицияләре йогынтысы да сизелә. Шушында ук иң гади симфоник жанрларның берсе попурри принципларының тәэсиреннән әле азат булмаган сюита да формалаша, симфонизмның жаирлы-сурәтле төре туа. Кыскасы, С. Сәйдәшев иҗат иткән күп санлы увертюралар, бию көйләре, сюиталар милли симфонизмның киләчәге өчен нигез була. Утызынчы еллар ахырын татар совет музыка сәнгате үсешендә яңа мөһим этап дип бәяләүчеләр бик хаклы. С. Сәйдәшевтән тыш, бу чорда яшь композиторлар Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, А. Ключарев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи. 3. Хәбибуллиннар кыю рәвештә һәм зур дәрт белән иҗат эшенә керешәләр Музыка сән-атебездә опера һәм балет жанры үзенә лаеклы урынны ала. Музыканың милли теле-аһәңе яңа сыйфатлар белән баетыла. Аның нигезен халык көе традицияләре, милли башлангыч белән рус классик музыкасы традицияләре, совет музыка культурасы казанышларының синтезы тәшкил итә. Егерменче елларда С. Сәйдәшев күбесенчә үз чорының кей-моңнарына, шуларның интонацион төзелешемә таянып иҗат итсә, утызынчы елларда әлеге җирлек шактый киңәйтелә. Н. Җиһанов, Ф Яруллин, М. Мозаффаров А. Ключарев, Җ. Фәйзи һәм башкалар үз әсәрләрендә борынгы озын көйләр традицияләрен дә, кыска җыр, авыл көйләре, такмак, катлаулы көйләрнең жанр үзенчәлекләрен дә файдаланырга омтылалар. Мелодиканың маршны хәтерләтүче актив төре үсүен дәвам иттерә, шул ук вакытта романс тибындагы яңа көйләр барлыкка килә. Әлеге чорда композиторларның классик музыканы киңрәк колач белән үзләштерергә керешүләрен әйтергә кирәк. С. Сәйдәшевнең егерменче еллар иҗатында без рус халкының шәһәр көнкүрешенә хас көйләреннән оста файдалануын күргән идек Композитор күбесенчә классик музыканың садә формалары һәм жанрларына мөрәҗәгать иткән. Утызынчы елларда татар композиторларының профессиональ дәрә- й җәсө тагын да үсә. Алар, рус классик музыкасының бай һәм өлгереп җиткән традицияләренә кыю таянып, инструменталь музыканың катлаулы формаларына, опера һәм балетлар иҗат итүгә алыналар Профессиональ музыканың текә күтәрелеше, тематика һәм жанр төрлелеге милли симфонизмның төрле яссылыкларда күпьяклы булып формалашуына китерә. Симфоник музыканың туу. өлгерү процессы бу чорда күп төрле жанрларда дәвам итә. Халык көйләрен эшкәртү фольклор серләрен аңлауны тирәнәйтергә һәм гармонияләштерү принципларын үзләштерүгә ярдәм итсә, композиторларның җыр иҗаты өлкәсендә эшләүләре совет симфонизмына хас булган җыр-көй башлангычын үстерүгә этәрә Мәсәлән, А Ключарев үзенең сюиталарына лирикгражданчыл харак- тердагь! җыр иҗаты аша килә. Кәйлелек—композитор тудырган симфоник әсәрләрнең иң күркәм сыйфатларыннан берсе. Аның музыка фольклоры өлкәсендәге зшчәмлеге дә киң мәгълүм. Халык көйләрен композитор даими җыя, өйрәнә, иҗатында файдалана. Аның симфоник әсәрләрендә еш кына нинди дә булса халык көен ишетәсең. Ул композитор әсәренең тукымасына кереп, органик рәвештә аңа береккән була. М. Мозаффаровның утызынчы елларда иҗат иткәи җырларында исә (мәсәлән «Җи- 10* лэк җыйганда», «Сайра, сандугач») ниндидер иркенлек, импровизация, поэмага якынлык сизелә. Ул җырларда композиторның киләчәк симфоник әсәрләренең стиль үзенчәлекләре калыплана. Композиторлар кече күләмле инструменталь әсәрләр иҗат итеп, инструменталь тематизмга ныграк ия була баралар, катлаулы инструменталь формаларның (соната, рондо, фуга) серләренә тирәнрәк төшенәләр. Төрле симфоник жанрларда да көчләрен сынап карыйлар (мәсәлән, ф. Яруллин һәм Н. Җиһанов симфонияләре, А. Ключаревның «Галиябану» сюитасы, М. Мозаффаровның кече күләмле сюиталары һ. б.). Милли симфонизмның формалашуында татар опера һәм балет әсәрләре зур роль уйный. Н. Җиһановның «Качкын», «Ирек», «Алтынчәч», «Түләк» опералары. Ф. Ярул- линның «Шүрәле» балетында симфонизм төп башлангыч булып тора. Нәкъ менә опера һәм балет кебек эре жанрларда зур тарихи-социаль, әхлакый- этик идеяләрне үсештә гәүдәләндерергә мөмкин. Н. Җиһанов операларында симфонизм үзен нык сиздерә, ул музыкаль темаларның спектакль барышында эзлекле төстә үсә килүендә чагыла. Композитор иҗатында опера жанрының зур урын тотуы, югары профессиональ осталык дәрәҗәсе аның симфоник музыка иҗаты өчен алшартлар тудыра. Н. Җиһанов операларында увертюралар, эпизод-күренешләр, бәрелеш күренешләре, сюита-биюләр еш очрый. «Качкын» операсының увертюрасы мөстәкыйль симфоник концепциясе белән аерылып тора. «Алтынчәч» операсыннан аерым сурәт-эпизодларны да милли симфонизмның үзенчәлекле үрнәкләре дип атарга мөмкин. Милли музыка культурасы үсешендә «Шүрәле» балетының нинди зур әһәмияткә ия булуы һәркемгә мәгълүм. Аның музыкасы тирән халыкчанлык сыйфатларына ия булу белән бергә, югары симфонизм рухы белән сугарылган. Балеттагы бер-берсен- нән аерылып торган өч образлыинтонацион сфера — фантастик (Шүреле һәм урмандагы җен-пәриләр), лирик (Былтыр — Сөембикә линиясе), халык көнкүреше күренешләре, милли рухны саклаган килеш, классик музыка кануннарына да җавап бирә. Алар симфоник эзлеклелек белән әсәрнең буеннан-буена күп планлы үсеш баскычлары үтәләр. Утызынчы еллар татар совет музыкасында симфоник башлангычны үстерү, аның иҗтимагый яңгырашын киңәйтү, мәгънәви эчтәлеген тирәнәйтү ягыннан зур бер этап була, татар симфоник культурасын тудыруга шартлар өлгереп җитә. Бөек Ватан сугышыннан соңгы ун ел татар симфоник музыкасының киң мәйданга чыккан чоры булды. Татар совет музыкасының өлгереп җитүе табигый рәвештә симфоник әсәрләр тудыруга китерде, профессиональ музыка яңа сыйфат баскычына күтәрелде. Шунысы аеруча характерлы, кыска бер чор эчендә симфоник поэмалар (Н. Җиһановның «Кырлай», М. Мозаффаровның «Г. Тукай истәлегенә», «М. Вахитов истәлегенә». А. Вәлиуллинның «Тынычлык сугышны җиңәр», «Яшьлек»), скрипка белән оркестр, фортепьяно белән оркестр өчен язылган беренче концертлар (М. Мозаффаров, Р. Яхин, А. Леман әсәрләре), симфоник сюиталар (А. Ключарев, Н. Җиһанов, А. Леман әсәрләре), беренче увертюралар һәм рапсодияләр иҗат ителә. Беренче татар симфонияләре дә (А. Ключаревның «Идел» симфониясе, А. Вөлиуллин симфонияләре) шушы ук чорда тудырыла. Шулай да әлеге чорда язылган татар симфоник әсәрләре арасында кече симфоник жанрлар өстенлек итә. авторлар әсәрнең про- граммалылыгына юнәлеш тоталар, фольклорга таяналар. Шул ук вакытта рус классик симфонияләре традицияләреннән дә файдаланып иҗат итәләр, совет музыка сәнгатенең гомуми үсеш процесслары йогынтысын кичерәләр. Татар симфоник музыкасы үсешенең беренче дәверендә фольклор элементы, халыкның музыкаль иҗатыннан файдалану зур урын тота. Беренче сюиталар, поэма, концерт, рапсодияләрдә һәркемгә яхшы таныш булган халык көйләрен ишетәсең, әсәрләргә алар еш кына хәтта тоташ килеш килеп керә Бу хәл, бер яктан, композиторларның симфония чаралары мөмкинлек биргән тирәнлек һәм колач белән халык көйләренең киң мәгънәсен, төп хасиятләрен ачарга, халык тормыш-яшәешенең җанлы сурәтен бирергә омтылулары белән аңлатылса, икенче яктан, халык моңнарының, музыкаль уй-фикер йөртү алымы буларак, симфонизм элементларына ия булуына бәйләнгән. Дистәләрчә еллар, гасырлар буе халык күңелендә эшкәртелеп, мәгънәви баетылып килгән җырларның интонацияләре үсешендә камил логика һәм эзлеклелек бар. Симфонизм аларның гомумиләштерелгән лад-интонация корылышында, озын көйләрнең эзлекле мелодик үсеш-хәрәкәткә корылган булуында чагыла. Мәсәлән, «Зиләйлүк» көенең интонацияләре, чын-чыннан симфоник эзлеклелек белән үсә барып, дулкынландыргыч драматик кульминациягә китерә. Димәк, татар симфоник музыкасының дөньяга килүе, формалашуы, музыка сәнгатебезнең профессиональ дәрәҗәсе өзлексез күтәрелүе иҗади тәҗрибәне даими рәвештә баета бару нәтиҗәсе булса, музыка фольклоры, көй-моңнарның эчке симфоник хасиятләре бу процессны тагын да тизләтергә ярдәм итә. Татар симфонизмы үсешендә рус классик музыкасының да уңай йогынтысы аз түгел Ул йогынты халыкчанлык, реализм принципларының аныклыгында, әсәрләрнең гомумиләштерелгән программасы булуында да күренә. Татар композиторларының бу чорда иҗат иткән әсәрләре билгеле бер программага корылган. Симфоник әсәрләрнең исемнәре үк шуны белдереп тора. М. Мозаффаровның Г. Тукай, М. Вахитов истәлегенә багышланган поэмалары, А. Ключаревның «Идел» симфониясе, Н. Җиһановның әдәби әсәрләргә нигезләнеп язылган «Кырлай» симфоник поэмасы һәм «Нәфи- се» увертюрасы әнә шундыйлар рәтеннән. М. Мозаффаров музыка чаралары белән татар халкының сеекле шагыйре Г. Тукай, атаклы большевик-революционер М. Вахитов образларын гәүдәләндерә, алар яшәгән чорның атмосферасын тудырырга омтыла. А. Ключарев симфониясендә Идел буе халыкларының дуслыгы, фидакарь хезмәте тасвирлана. Н. Җиһановның 1946 елда язылган «Кырлай» симфоник поэмасы шагыйрьнең бала чагын, табигать моңын, халык күңелендәге хис-тойгыларны хикәя итә. Глинка һәм Римский-Корсаковтан килә торган сурәтле симфонизм традициясен иҗади файдаланып һәм шул ук вакытта халыкчан стильне саклап, композитор беек шагыйребезнең туган ягын, табигатенең, халкының эчке матурлыгын садә, йомшак аһәңле көйдә бирә алган. Симфоник әсәрләрдәге халыкчан башлангыч композиторларның милли темалар, сюжет һәм образларга мөрәҗәгать итүләрендә дә чагыла. Татар әдәбияты әсәрләре, халык тарихының меһим чорлары, халыкның тормыш-яшәеше татар симфоиизмының төп темасына әверелә. Халыкның үз көйләре, борынгы һәм бүгенге заман җырлары белән бергә, композиторлар халык көйләренә якын торган, формасы һәм төзелеше буенча катлаулырак, гомумирәк темаларны да эшкәртәләр. Үзәккә алынган образларның милли характеры татар симфоник музыкасының милли стиль һәм яңгырашын тудыруга нигез бирә. 1950 елларда симфоник музыканың үзенчәлекле өлкәсе булган концерт жанрында күркәм уңышларга ирешелә. Әлеге жанрны үстерүгә М. Мозаффаров Р Яхин, А. Леман кебек композиторлар күп хезмәт куя. А Леманиың фортепьяно белән оркестр, скрипка белән оркестр өчен язылган концертлары кызыклы яңалык алып килә. Аларда классик музыкаль форма халыкның музыкаль традицияләре белән үрелеп бара. Р. Яхин да фортепьяно белән оркестр өчен язылган концертында Рахманинов концертларына якын торган классик формадан файдалана Шул ук вакытта автор халкыбызның озын көй стихиясен дә нечкә тоя, әсәрендә үз импровизациясенә төрле халык мотивларын бик оста чигеп бара. Концерт, тыңлаучыларны шатлык хисләренә уратып, тормыш романтикасына алып кереп китә, яшәешкә мәхәббәтне раслый. Әсәрдәге драматик, лирик яисә элегия характерындагы темаларның логик эзлеклелек белән бер-берсен алыштырып торулары, шуларга актив, хәрәкәтчән мотивларның килеп кушылуы күңелне әсир итә. М. Мозаффаров концертлары исә икенче бер үзенчәлеге — иркен, җиңел моңы, скрипканың шагыйранә тел белән күңел серләрен уртаклашуы, тыйнак, басынкы, тирән хисләр дөньясы белән үзенә тарта. Концертның буеннан-буена диярлек иркен поэтик импровизация өстенлек итә, көйләр бербер артлы туып, бер-берсен алыш- тыра-күмә барып, хис-тойгыларның өзлексез хәрәкәтен тудыралар. Шушы ук елларда симфония жанрында да кызыклы үрнәкләр иҗат ителде. «Идел симфониясе»ндә (1955 ел) А. Ключарев, әйткәнебезчә, халыклар дуслыгы темасын күтәрә, аларның иҗади хезмәтен данлый. Автор монда татар һәм рус музыкасы интонацияләре, ритмнары синтезын барлыкка китергән. Әсәрдә көй-җыр башлангычы зур урын тота, лиро-эпик темалар бию көйләре, көнкүреш сәхифәләре белән оста үрелеп бара. Аның интонацияләр корылышы, темаларны үстерү ысулы композиторның җыр иҗаты үзенчәлекләрен хәтерләтә. Сугыштан соңгы ун ел—татар симфоник музыкасы үсешендә аеруча әһәмиятле дәвер. Комлозиторларыбыэның шактый өлеше симфоник әсәрләр язуда үзенең мем- кинлекләрен сынап карый, тәҗрибәләр ясый, һәм шулар арасында җитди уңыш казанганнары да аз түгел. Беренче симфонияләр һәм симфоник поэмалар гына түгел, увертюра, сюита, рапсодия, концертлар да иҗат ителде. Н. Җиһаноа симфоник поэма, сюита һәм увертюра жанрларына нигез салуда зур хезмәт куйса, А, Ключарев беренче татар симфониясен тудыручылардан булды, шулай ук симфоник сюита жанрына да ул беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итте. М. Мозаффаров та симфоник поэмалары, скрипка һәм оркестр өчен концертлары белән татар симфонизмын үстерүгә зур өлеш кертте. А. Леман, Р. Яхин беренче булып концерт жанрына юл ачтылар. Симфоник сюиталары, рапсодиясе белән татар музыка сәнгатенең югары профессиональ культурасын үстерүгә өлеш керткән А. Леманның иҗат үрнәкләре дә игътибарга паек. Симфоник жанрлар А. Валиуллин иҗатында төп урынны алды. Ниһаять, симфоник жанрларның татар совет профессиональ музыка сәнгатен катлаулы инструменталь формалар белән баетуын әйтеп китәргә кирәк. Симфоник оркестр музыкабызга яңа төс-бизәкләр. бай аһәңнәр алып килде. Татар совет музыкасы бу чорда катлаулы инструменталь темаларны үстерүнең гомумиләштерелгән симфоник ысулларын үзләштерде, профессиональ музыкабыз, образлар драматургиясе серләренә ия булып, яңа сыйфат баскычына күтәрелде. Илленче еллар ахыры, алтмышынчы еллар башында татар совет музыкасы үсешендә яңарыш дәвам итә Бу чорда татар композиторларының яңа буыны— М. Яруллин, Ф. Әхмәтов Р Би- лялоа. Р. Еникеев, И, Якубов, Ш. Шәрифуллин кебек талантлы яшь композиторлар иҗат мәйданына чыга. Алар профессиональ музыкабызга заманга хас ритмнар, яңа сулыш алып килеләр Шул ук вакытта өлкән һәм урта буын композиторлары Н. Җи- һанов, М. Мозаффаров. А. Ключарев, А. Леман, А. Монасыйпов, А. Вәлиуллиннар да зур дерт һәм энергия белен иҗат эшләрен дәвам иттерәләр. Алтмышынчы ел ларда профессиональ музыка жанрларының эволюциясе дәвам итә, заман таләпләренә ярашлы рәвештә милли тел-стиль чаралары яңару кичерә, музыкаль фольклористика халык көйләренең моңарчы кузгатылмаган катламнарын күтәрә. Симфоник музыка һәм инструменталь-камера музыкасының эре һәм кече төрләре профессиональ музыканың үзәк жанрлары булып әверелә. Музыка теле чаралары киңәю белән бергә төрле музыкаль жанрларның чикләре хәрәкәткә килә, инструменталь әсәрләрдә вокаль музыка чаралары, хәтта театр, рәсем сәнгате, әдәбият, кино кебек мөстәкыйль сәнгать төрләренең сурәт алымнары кулланыла башлый, музыка сәнгатенең төрле форма һәм жанрлары арасында синтез процесслары нык көчәя. Композиторларның симфоник музыка өлкәсендәге иҗаты, төрле жанрларга мөнәсәбәте катлаулы төс ала. Алар бу өлкәдә инде үзләрен бик иркен хис итә, өлкән яшьтәгеләре генә түгел, яшь буын вәкилләре дә симфоник музыканың барлык төрләрендә диярлек кызыклы әсәрләр тудыралар. Алтмышынчы еллардан башлап, татар профессиональ музыкасында халыкчан һәм интернациональ башлангычларның һәр икесе яңача трактовка ала. Татар музыка фольклорын өйрәнү эше көчәя, тармаклана, халык җырларының иң тирәндә яткан катламнары үзләштерелә бара. Композиторлар аларны яңача ишетә, бүгенге көн музыка чаралары ярдәмендә аларга заманча яңгыраш бирәләр. Халыктан җыйган музыка материалы белән хәзерге заман композиция ысуллары, гәүдәләндерү чаралары, форма тудыру алымнары бергә кушылып, үзенчәлекле, гаять кызыклы күренеш барлыкка китерә. Бу процесс бүгенге татар музыкасында шактый зур урын тота. Мисал өчен Р. Яхинның кайбер романсларын, Р. Биляловның фортепьяно өчен язылган әсәрләрен, Н. Җиһанов, М. Яруллин сюиталарын, А. Монасыйпов, Р. Еникеев, Ш. Шарифуллин әсәрләрен әйтергә мөмкин. Татар композиторларының алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат иткән симфоник әсәрләрендә халыкчан башлангыч заманга яраклы рәвештә бүтәнчәрәк .хәл ителә. Бүгенге көннең композиторлык техникасын тулы файдаланып, композиторлар халык көйләренең моңарчы билгеле булмаган хасиятләрен, фәлсәфи-лирик тирәнлеген ачарга омтылалар, көйләрне заманча «тоялар». Көйләр әсәрләрнең образ корылышына нисбәтле рәвештә үзгәртелә, аларның теге яки бу сыйфаты үстерелә. Икенчедән, композиторларыбыз совет музыкасы туплаган гаять зур рухи хәзинәдән, егерменче йөз музыкасы классиклары Шостакович, Прокофьев, Стравинский, Барток иҗатларында салынган традицияләрдән файдаланалар. Н. Җиһановның «Сабантуй» симфониясе, бөек Җиңүнең утыз еллыгына багышланган алтынчы симфониясе. А. Мо- насыйповның «М. Җәлил» поэмасимфониясе, Ф. Әхмәтовның «Фәрит Яруллин истәлегенә» исемле симфоник поэмасы заманыбызның олы темалары һәм образларына мөрәҗәгать итү, чор таләпләренә җавап бирерлек әсәрләр тудыруның күркәм үрнәкләре булып тора. Болар шулай ук музыка сәнгатенең иң югары формаларына ия булуны күрсәтә. Бу чорда язылган симфоник әсәрләр характерлары белән бер-берсеннән нык, аерыла. Н. Җиһанов симфонияләренә эпик колачлылык хас булса, А Монасыйпов- ның симфоник әсәрләре драматик симфонизм юнәлешен үстерүгә ярдәм итә. Аның һәр әсәре форма өлкәсендә нинди дә булса яңалык алып килә. Ф. Әхмәтовның «Фәрит Яруллин истәлегенә, поэмасы татар симфоник музыкасы үсешендә әһәмиятле вакыйга булды. Үзенчәлекле милли музыкаль фикерләү рәвеше, цикллар төзелешендәге төгәл эзлеклелек, бүгенге заман композиторлык техникасына тулысынча ия булу, мелодик материалның байлыгы — бу сыйфатлар Ф. Әхмәтовның симфоник музыка өлкәсендәге зур мөмкинлекләре хакында сөйли. Әйткәнебезчә, татар симфоник музыкасының жанр диапазоны хәзер нык киңәйде, аларның үзара бәйләнешләре катлаулы төс алды. Сюита, увертюра, поэма, концерт жанрлары эчке хасиятләре, әсәрне бер бөтен итеп берләштерү һәм теманы үстерү алымнары ягыннан симфониягә тартылалар. Симфоник поэма һәм камера- вокаль цикллар белән ике арада соңгы елларда вокаль-симфоник әсәрләр туа башлады. Р Еникеевнең «Карьят батыр», М. Яруллинның «Сандугач һәм чишмә •, А. Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» — нәкъ менә шундый әсәрләр. Болар шулай ук сим- фонизмның барлык музыка өлкәләренә һәм төрләренә көчле йогынты ясавын раслыйлар. Н. Җиһановның «Симфоник новелла»лары, Р. Биляловның концерт-симфо- ниясе, А. Монасыйповның поэмасимфониясе, вокаль-симфоник әсәрләр, соңгы елларда мәйданга чыккан башка күп үзенчәлекле иҗат үрнәкләре, һичшиксез, әле махсус өйрәнүне, тирән фәнни анализлауны таләп итә. Әмма шунысы бәхәссез ңи, татар симфонизмының бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә өметле һәм якты. Симфоник әсәрләрнең күпчелегенә хас югары сәнгатьлелек хасиятләре, образларның тирән эшләнеше, милли характеры, югары композиторлык техникасы татар профессиональ музыкасының киләчәк уңышларына ныклы ышаныч уята. СССР халыкларының профессиональ музыка өлкәсендәге казанышлары— закончалыклы һәм объектив күренеш. Совет сәнгатен, бердәм совет культурасын төзешүдә илебезнең барлык халыклары катнаша. Татар симфоник музыкасы татар совет музыкасы тарихы, бөтен совет сәнгатенең үсеш процессларына турыдан-туры һәм аерылгысыз бәйләнгән. Татар симфонизмы ирешкән биеклекләр — социалистик җәмгыятебезнең мөһим уртак казанышы.