ШӨГЕРОВЛАР
Мәхүбә түти иртәнге кояшка сокланып зал тәрәзәсе янына килде. Иң элек жиңел пәрдәләрне як-якка тарткалап куйды, аннары болындай киң залның тоташ бер ягын биләп торган тәрәзәләрне ачып җибәрде. Бүлмә эченә җиләс һава һәм тәрәзәләргә үк орынып үскән сәрби агачларының чак кына әчкелтем исе тулды. Мәхүбә түтинең ансыз да мөлдерәмә күңеле тагын да күтәрелде. Шул чак искәрмәстән генә ишек ачылудан пәрдәләр җилфердәп китте, тәрәзә төбендә шау чәҗиңле аксыл төстәге күлмәге астындагы күкрәкләре күтәрелеп-күтәре- леп куялар иде. Каушаудан һаман да бер урында катып торган Мәхүбә түти, ниһаять; — Нәрсә бар? Нн булды дим бит мин сиңа?..— дип сорады. — Менә телеграмма! — Нәҗибә тигез булып кояшта янган шәрә беләге белән маңгаен сыпырып алды, чәчләрен рәтләгәндәй итте. — Ай, ходаем! Андый-мондый хәвефле хәбәр юктыр ич? — Бар шул... — Әстәгъфирулла! Нәрсә булган? Телеграмма кемнән?.. Әйт тизрәк. — Мин үзем дә төшенеп бетә алмадым әле.— Нәҗибә, телеграмманы кабат кулына алды.— Кыскасы шул: безгә, ягъни Шөгеровларга, ниндид€(р мистер килә Америкадан... Романнан өзекләр. чәктә утырган гөлләр авып төшә яздылар. — Әни1 Әни дим... Мәхүбә түти җәһәт кенә ишеккә борылды — Фу-у, билләһи! Өнемне алдың.. — Шунда ук ул кызы Нәҗибәгә шауламаска кушып:—Тс-с! — дип, имән бармагын иреннәре янына китерде, кеше йоклый, янәсе. Озак йөгерүдән маңгаена бөрчек-бөрчек вак тирләр бәреп чыккан Нәҗибә әнисенең бу кисәтүен колагына да элмәде, нәкъ баягы кебек, бөтен бүлмәне бер итеп сөйләнүен белде: — Әни, әтине уят. Тиз бул! — Аның еш-еш сулыш алуыннан кыска Мәхүбә түти бу хәбәрдән сон, тотынып калырга җай эзләгәндәй, як-якка кулларын җәеп җибәрде. — Ай-й, ходаем! Бу ни дигән сүз тагын?!. Безгә дидеңме? Бездә нәрсә калган ди ул әмеркәйгә?.. Шул чакта ишек катындагы тумбочка өстендә торган телефон шалтырады. Көтелмәгән хәбәрдән тәмам югалып калган Мәхүбә түти коелып төште. Трубканы Нәҗибә алды. _ — Ал-ло! Әйе, әйе. Шөгеровлар квартирасы тыңлый. Кайсы Шөге- ров дисезме? Корбан Шөгеровлар квартирасы.— Сөйләшү барышында Нәҗибәнең йөзе җитдиләигәннән-җитдиләнә барды.— Әй-йе. Ишеттек. Яңарак кына телеграмма да алдык. Белмибез. Үзебез дә белмибез. Телеграммада кайсы Шөгеровка икәнлеге анык әйтелмәгән. Белмим. Бары тик «мистер Шөгеровка» диелгән. Бәлки бабайгадыр. Герой нефтьче бит. Нәрсә? Әйе. Ногман абыйга булуы да бик ихтимал. Ни әйтсәң дә. РИТСII начальнигы. Белмибез. Бер нәрсә дә белмибез. Бер нәрсә дә белмибез дим. Аптыраш та йөдәш монда. Ярар, әйтермен. Әтигә әйтермен дим. Хәзер уятабыз. Хушыгыз! Сабырлыгы беткән Мәхүбә түти Нәҗибә сөйләшеп бетерүгә сорау бирде: — Каян шалтыраттылар? — Нефть-газ чыгару идарәсеннән. Ниндидер «Кара алтын» короле, нефть магнаты килүе турында аларга да хәбәр иткәннәр. Бу хикмәтнең серенә төшенә алмыйча тәмам гаҗиз булган Мәхүбә түти кулларын шапылдатып куйды. — Менә сиңа тора торгач бер амин! Нәрсә булыр бу?.. Шул вакыт йокы бүлмәсеннән йорт хуҗасы Корбан чыкты. Ул пи- жамнан гына. Буй-сын килешле. Илле яшьнең өстендә булса да, гәүдә төз. Җилкәләр атлетныкы кебек. Беренче күрүдә ук бу кешенең нык ир икәненә ышаныч туа. Менә ул чал суккан чәчләрен сыпыргалап куйды да, өйдәгеләргә дәште: — Нәрсә күреп пәри туе ясыйсыз? Бер хатын — өермә, ике хатын — давыл шушы буладыр инде.—Бу сүзләрне ачуланмый-тузгыймый гына әйтте Корбан. Нәжибә әтисе янына килде. — Әти! Телеграмма бар. Безгә ниндидер миллионер килә. Америкадан. — Нәр-сә-ә?! — Корбанның йокысы качып кына калмады, йөзенә берьюлы төкселек чыкты, кашлары җыерылды.—Америкадан дисеңме? Ни сөйлисең син? Аннары, нинди тузга язмаган нәрсә лыгырдыйсың син дигәндәй, Нәжибә кулындагы телеграмманы тартып алды. Җентекләп укып чыгып, әйләндергәләп тә карагач: — Безгә түгелдер бу, кызым. Миллионер кадәр миллионерлар белән нинди алыш-бирешебез булсын ди безнең? — дип куйды да, искәрмәстән генә бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй, чәпелдәтеп маңгаена сугып алды,—Тукта, тукта! Америкадан дидең бит әле? Бабаңа ич бу хәбәр! Аның әтисе, ягъни мәсәлән, минем бабай — Рамазан карт күпмедер вакыт Америкада яшәгән. Бабаңадыр, мөгаен. Бар әле, кызым, элдереп кенә янына барып кил. Шундыйшундый хәлләр, диген. ’ — Бәлки синадыр, әти,—диде Нәжибә, бер дә алай йөгереп чыгып чабарга ашыкмыйча.—Син дә атаклы нефтьче ич. «Почетлы нефтьче» дигән исемең дә бар... Үзең депутат. Мөгаен, сиңадыр. Узган юлы, чит ил делегатлары килгәч тә иң элек участокта булганнар иде ич. Ул арада сүзгә Мәхүбә килеп кушылды. II РИТС — район инжеиерлык-техңология службасы. — Бәлки Ногмангадыр? Ә?..— диде ул әһәмиятле сүз әйткәндәй итеп.— Яшь булса да урындагы кеше, нәчәльник... Корбан хатыны ягына кулын гына селтәде: синдә генә малайның алтыны, янәсе. Ул тагын нәрсәдер өстәргә теләп карчыгы ягына да борылган иде, тик өлгерә алмыйчарак калды, телефон шалтырады. Трубканы ул алды. ♦ — Әй-йе!—Сул кулының учы белән телефон трубкасын каплады а. да, үзара әңгәмә коручы карчыгы белән кызына җикеренеп алды,— £ Тавышланмагыз әле! — Бары тик шуннан соң гына сүзгә кереште.— о Ә-ә, Виктор Семенович! Исәнаманмы! Әйе. Алдык.— һы-ы, алай икән! и Нәрсә? Менә бит, ә! Үзебез дә аптыраган. Нәрсә? Каршы аЛырга дисез- ® ме? Соң. Анысында эш калмас. Ярар дим. Хәзер җыенам, алайса. Корбан телефон трубкасын куйды. Тирләп чыккан маңгаен сөрткә- ♦ ләде. Аннары гына өйдәгеләргә сөйли башлады: а — Яңарак кына «Татнефть» берләшмәсеннән хәбәр иткәннәр. Сез- ° гә атаклы бер нефть компаниесе хуҗасы, эре капиталист китте, тиешен- £ чә каршы алыгыз, дип кисәткәннәр. Шәһәр комитеты вәкилләре, идарә и җитәкчеләре хәзер аэропортка баралар. Мине дә үзләре белән алырга " булдылар. Кая, сиңа әйтәм, киемнәрне чыгар. Теге, рәешкә кия торган костюмны бир. Орденнары тоныкланмады микән инде?.. Ә син, кызым, >. бар, бабаең янына йөгер. * Әмма Нәҗибә чыгып китә алмый калды, ут капкаңдай кабаланып, * керәкерешли ук тирләрен сөртеп, Шөгеровларның яшьрәк буын вәкн- « ле, район инженерлык-технология службасы начальнигы Ногман белән аның сылу хатыны Гөлгөл килеп керделәр. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашулар да әпен-төпен генә чыкты. Кайнар табигатьле, үз дәрәҗәсен бик белүчән Ногман сорауны гадәтенчә кабыргасы белән куйды. — Әти! Бу ни дигән сүз тагы? Бу нинди хәбәр? Бөтен Ак-Кала гөр килә. Нинди чакырылмаган кунак ул? Бу көтелмәгән яңалыктан башы катыбрак киткән әти кешенең дә җавабы коры чыкты: — Мин үзем дә синнән нәкъ шул турыда сорамакчы идем. Син бит ни дисәң дә, әниең әйтмешли, урындагы кеше... Корбан кабалана-кабалана киенүен белде. Шулай да, сүз уңаенда, Ногманның ничек килүе белән кызыксынып куйды. — Машина белән,— диде тегесе. — Алайса, бар, бабаңа элдер. Кәефе булса, алып ук кил. Ногманның алай җәһәт кенә чыгып элдерергә нияте юк, аның әле әйтәсе сүзләре, ачыклыйсы мәсьәләләре бар икән. — Мин һаман да бер нәрсәгә төшенә алмыйм, без нәрсәгә кирәк булдык икән аңа? -— Үзеннән сорарсың,— диде һаман да әле галстугын рәтләп бәйли алмыйча азапланган Корбан —Хәзер Ак-Калага килеп төшәчәк дип, яңарак кына шалтыраттылар. Ногманның үз тугызы тугыз. — Менә бит, ә! Авыртмаган башка тимер тарак шул буладыр инде Күз күрмәгән, колак ишетмәгән ниндидер миллионер...—Үзен яклаучыны да, фикеренә кушылырга омтылып торучыны да күрмәгәч, уп күңе- лендәген ачыклабрак әйтергә булды.— Берәр мөгез чыгарырга йөрми ме икән? Белмәссең аларны. Бабай әйтмешли, абруйлы исемебезгә тап төшереп куймыйк... Бу сүзләр Мәхүбә түтине чын-чынлап сагайтты. Ул минем улым һәр чактагыча хаклы дигәндәй, ияген кагып куйды. Ниһаять, Корбан киенеп бетте. Ул да Ногман сүзләрен колагы яныннан гына уздырып җибәрмәгән нкән. —- Курыкма!—диде ул, тавышына чак кына үчекләү сыман киная өстәп.— Үзең төз булсаң, күләгәң кыек булудан өрекмә. — Капиталист бит ул. Телгә керсәк... Ата кеше янә улын бүлде: — Керсәк керербез инде. Хәзер, син, мистер әфәнде, капиталистба- шың белән безгә килеп йөрмә инде, дип телеграмма сугып булмый.— Ул шифоньер көзгесе каршысына килеп кабат төзәтенде дә, карчыгына мөрәжәгать итте.—Сиңа әйтәм1! Килгәнне керт, алдына ипи-тоз куй, дигәннәр борынгылар. Белмәссең, бәлки чыннан да безгә киләдер. Килгән кунакның языгы юк. һәрхәлдә, аш-су, табын хәзерли торыгыз. Йөзгә кызыллык килерлек булмасын. — Мөмкин булырмы икән! Барысы да дәррәү ишек ягына борылдылар. Анда җыйнаграк кына гәүдәле, йөзе генә түгел, ачык изүеннән күренеп торган күкрәкләре һәм беләкләренә кадәр чегәнгә охшап кояшта янган бер егет басып тора иде. Чәче кебек үк чем-кара мыегы сызылып киткән. Гәдәттә үзенә ышанган кешеләрдә була торган туры карашлы күзләр. Бу егет Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институтының яшь белгече Рәхим Галимов иде. — Корбан ага, мин сезгә килгән идем,— диде кунак, барысы белән берьюлы исәнләшкәннән соң. — Рәхим ит! Әйдә, түрдән уз. — Узып тормам. Шуны гына хәбәр итеп чыгыйм дидем: куст-насос станциясенең дүрт агрегаты да тулы куәткә эшли башлады. Химреагент агрегаты көйләнде, дозатор куелды. Кыскасы — башланды! — Хәерле сәгатьтә булсын берүк! — дип куңды Корбан. — Рәхмәтнең иң зурысы сезгә, Корбан ага! Ул арада сүзгә Ногман кушылды. Башта сүзнең кайсы куст-насос станциясе турында баруы белән кызыксынды. Белүгә дөрләп кабынып ук китте. — Позвольте! Ә кем рөхсәт итте? — дип сөрән салды ул. — Сынауны 15 иче куст-насос станциясе участогында үткәрү турында сөйләшенгән иде бит инде,—диде Галимов. Ногманның тавышы отыры көчәя барды. — Кем белән? Кайчан? — Идарәнең баш инженеры Власенко белән,—диде егет, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. — Аннары, менә, участок начальнигы буларак, Корбан ага белән дә... —Берни дә белмим, — дип карулашты Ногман. — Ишетәсезме, берни дә белмим! Икенче квартал төгәлләнергә торганда куст-насос станцияләрен туктатырга беркем дә кушмас. Бу—йөзләрчә скважинаны нефть бирүдән туктату дигән сүз. Ниндидер колак ишетмәгән, күз күрмәгән тәжрибәләр үткәрү өчен дәүләт планын өзмәсләр. Андый юлга басарга әтинең дә башына тай типмәгәндер. — Аннары тавышын чак кына уйнаклата төшеп янә сүз башлады ул. — Гажәп хәл! Барысы белән дә сөйләшенгән, бөтенесе белән дә килешенгән, служба начальнигы— мин генә бер читтә калганмын. — Нишләп читтә каласың ди инде. Бу турыда син дә белдең. Бу сынауны Иванов участогыннан үзең күчердең ләбаса! — Бу сүзләрне тавышын күтәрмичә генә әйтте Корбан ага. Көчлене көрәш көтә диләрме әле? Ачуын көчкә тыеп торган Галимов та авызын йомып тормады, үзе һөҗүмгә күчте. — Бик яхшы белә ул! Кылана гына. Сукыр бер тиенгә тормаган принцибын гына яклый. Җыен тузга язмаган сәбәпләр табып сынауны сонгартты. Хәзер, әнә, бөтенләй аяк чалырга маташа... Әмма без үзе- безчә иттек! — Слушай, син! — дип җикерде Ногман, сүзнең бер дә үз файда сына юнәлеш алмавын сизенеп. — Ничек сөйләшәсең әле син? Бу ни бу? Үтенечме, әллә бугаздан буып таләп итүме? Рәхимнең җавабы әзер иде: — Монда формулировка нечкәлекләренең әллә ни әһәмияте юк. — Бар! Бик бар! Хәзергә әле миң служба начальнигы. — Кызганычка каршы. ♦ — һәм барысы өчен мин жавап та бирәм. — Аннары ул ачудан, □. гарьләнүдән буылу дәрәҗәсенә җитеп, Корбан ягына борылды. —< Әх-х.әти! Андый җаваплылыкны үз өстеңә алырсың дип уйламаган идем. § — Кемдер алынырга тиеш бит,— дип, ипләп кенә әйтте әти кеше, й Ногман башлаган фикерен әйтә алмый калудан курыккандай ® өстәде: 3 — Менә күр дә тор, әти, кычкырып янабыз әле без бу тәҗрибә ♦ белән. Бу сынаулар бик кыйммәткә төшәчәк. Аннары кемдер диссер- я тация якларга тели дип, җыен килде-китте тәҗрибәләр ясап ятарга о бу бит эксперименталь лаборатория яки институт түгел. Рәхимнең теле бу юлы да авызына сыймады. — Хәзер безнең барлык промышленность предприятиеләре дэ £ фәнгә нигезләнгән эксперименталь, лаборатория, һәркайда эзләнү, иҗат итү...£ — Җитте! Акыл сатма, зинһар!—дип кычкырды Ногман ачу бе- s лән янган күзләрен Галимовка текәп. — Ул да гыйльми дәрәҗә дип * йөргән була бит әле... s Тормозларын чыелдатып, тәрәзә каршына килеп туктаган машина тавышы аның фикерен чуалтты. — Әнә!—диде Корбан ага, ут капкандай өтәләнеп —Мине алырга килеп тә җиттеләр. Әйдә, Ногман, син дә юлыңда бул. Бүлмә эче кинәт тынып калды. 2 Күзләрең генә түзсен, өй эче тулы кояш, һәркайда ул: ялтыратып буялган идәндә дә, шифоньер көзгесендә дә, аяклы телевизор экранында да, хәтта озынайтылган өстәл өстендәге фужер-рюмкалар һәм төрле савыт-сабаларда да. Элегрәк: кунак килсә казан ас, ал кулыңа табагач, дия торган булганнар. Ул күркәм гореф-гадәт әле дә көчен югалтмаган. Килен базга төшеп киткән арада, Мәхүбә түти Нәҗибәдән баягынак булып узган әйткәләшүнең сәбәбе турында сорашкандай итте. Ана күңелендә ай-һай ла авыр тәэсир калдырды бу әйтешү. Низагның сәбәбен кем-кем. ә аның кызы бик яхшы белергә тиеш. Бераз җилбәзәгрәк булуга карамастан, Нәҗибә бит ир-атлар белән беррәт- тән, иңне иңгә куеп, нефть чыгаручы оператор булып эшли. Билгеле, ана кеше баштарак аның бу һөнәренә каршы төшебрәк маташкан иде дә, әтисе кулы астында эшләячәген белгәч, тынычланды тагын. Нәҗибә чыннан да хәбәрдар булып чыкты. Әлеге Рәхнм атлы егет катламнарның нефть бнрүчәнлеген арттыру юлларын эзли икән. Моның өчен ул ниндидер моңарчы күрелмәгән яңа төр химик реагент тәкъдим иткән. Әгәренки сынаулар уңышлы үтсә, егет гыйльми дәрәҗә, ә нефтьчеләр менә дигән яңа ысул алачаклар икән. — Алай өметле эш белән йөргәч нигә соң абыең каршы? — Начальниклыгын күрсәтмичә кала, янәсе. — Дәшмә! Туган абыең турында шулай дияргә ничек телең әйләнә. Бераз ордым-бәрдем булса да, акыллы ул... Шул чак төрле савытлар, пыяла банкалар асып, Гөлгөл килеп керде. — Һай-Л, килен! Алай берьюлы күтәрмәскә иде. Каячы алып куешыйм әле. Үтә дә чая кызы белән килене бергә туры килгәндә эшнең барыбер рәтечираты булмаячагын яхшы белгәнгәме, Мәхүбә түти Нәҗибәне йомшак икмәккүмәчләр алып кайтырга йөгертте. Шуның өстенә әле аның килененә бер-ике авыз сүз дә әйтәсе бар иде. Уптым-илаһи башламады. Башта яңарак кына беренче тешләрен күрсәткән нәни оныгы Борһанның сәламәтлеге белән кызыксынды. (Оланга Корбан аганың Бөек Ватан сугышында һәлак булган өлкән абыйсының исемен куштылар. Рахман карт гозере). Үлепләр сагынган, бик инде күрәсе килә икән Мәхүбә түтинең. Аннары, сүз уңаенда гына әйткән кебек кенә, тормышлары турында сорап куясы итте. — Нәрсәдер җитми, әнкәй,—диде Гөлгөл, телемләп тураган редисларыннан күзләрен алмыйча гына. Аннары Мәхүбә түтине юатырга теләгәндәй, Өстәп куйды. — Әллә инде эшкә кереп карарга... Әни кеше «нәрсәдер җитмәвен» үзе дә бик яхшы күрә, моның өчен күзлек киеп торасы юк. Берара дәшмичә торды да, бик тә басынкы- сабыр тавыш белән телгә килде. — Иң башта гаилә турында, аны саклау турында уйларга кирәк, килен. Гаиләнең бәхете дә, бәхетсезлеге дә ир белән хатын кулында. Үземә килгәндә, күбрәк өлеше хатын-кызлар кулында дияр идем мин. Миңа, килен, катлаулы, озын тормыш юлы үтәргә туры килде. Төрлесе күрелде. Ахыр чиккә җиткәндә дә: балалар хакына, элеккеге яратышуыбыз хакына дип, салкын кан белән уйлап, үпкә-ачуны эчкә йотарга өйрәнергә кирәк. Хатын-кыз — зур көч ул. Шуны бел, килен, ялгышу юллары ай-һай ла күп, иксез-чиксез, ә менә хакыйкать, дөреслек, чынлык юлы бер генә, һәркем дә аны табу бәхетенә ирешә алмый. Тел төбемне аңлыйсындыр, тиз кыза, дуамаллана дип, артык каты бәрелә күрмә Ногманга. Ягымлырак бул. Назыңны кызганма. Өй җанлырак булсын. Үзең күреп торасың, хезмәте ифрат та авыр. Бик яшьли зур җаваплылыклар алырга туры килде шул аңа... Нәҗибә кайтты. Өермә бәреп кердемени! Өй эче шунда ук ыгы- зыгы белән тулды. «Икмәк-күмәчләрен әллә баскыч төбеннән генә алып керде инде!»—дип уйлап куйды Мәхүбә түти. Хәзер инде башлаган сүзне дәвам итү турында башка да китерергә мөмкин түгел иде, — Гөлгөл җаным, әйт әле,—дип шәрран ярып башлады Нәҗибә,— кунакны син ничегрәк күз алдыңа китерәсең? — Гөлгөл җилкәләрен генә сикерткәч, үзе үк дәвам итте. — Мин аны менә болайрак итеп күз алдыма китерәм: өстендә елкылдап торган смокинг, муенда— менә мондый бант, башта цилиндр. Авызда беләк юанлыгы сигара. Ә үзе кыска аяклы, апара корсаклы. — И-и, кит инде! — диде Гөлгөл төксе генә. — Ә ник? Абый әйтмешли, капиталист ич ул! — Шундый инде ул Нәҗибә, һәр вакыт шат, башын артка атып көләргә аңар гына куш,— Шаярам гына, Гөлгөл җаным! Карасаң, сокланып туймаслык бер кешедер әле. Бәлки... туган тиешле кешебез кайтадыр. Бу юлы инде Мәхүбә түти түзмәде: — Тфү, тфү!.. Авызыңнан җил алгыры. Җүнле сүз әйтәме дисәң...— дип ачуланып алды —Ә ник, әни? Өлкән бабай берничә ел Америкада яшәгән ди ич. Бу фани дөньяда ниләр генә булмас дисең. — Аннары ул Гөлгөлгә генә ишетелерлек итегг.—Берәр чибәргә күзе төшкәндер дә... Иеме?— дип мутланды. — Җитте, диләр сиңа! Әнә, эшеңне кара. Нинди булса шул булыр, әтиең әйтмешли, килгән кунакның языгы юк. Берара мәйханә килеп алдылар: кухнядагы аш-сулар тикшерелде, духовкадагы камыр ашларын карадылар. Әмма олы якка чыгу белән Нәҗибәнең теле янә авызына сыймады. — Чыннан да, ниндирәк икән? Яшь микән? Чибәр микән? — Шунда ук тавышын уйнакландырып дәвам итте. — Хәер, яшьлеге корсын иде лә! Өйләнмәгәнме икән диген син! Икмәктер газим, тәки башын әйләндереп, Америкасын оныттырыр идем. — Тфү-ү, билләһи! Син җилкуарның авызыннан бер сыңар гына булса да җүнле сүз чыгармы, юкмы?! ♦ Әнисенең сүзләрен колагына да элмәде Нәҗибә. о. — Әгәр дә мәгәр, Нәҗибә апагыз, миллионер хатыны булып ал- § самы, нуу, яшәп тә күрсәтер иде. — Кинәт ул күркә кебек кабарып. § борынын яман чөеп идән буйлап китте. Әйләнеп өстәл янына килде. 5 Җирәнгән сыман итеп, өстән аска карап, беркавым Гөлгөлгә карап ® торды. — Син кем? Шаярырга дисәң тегесе дә төшеп калганнардан түгел: ♦ — Минме? Мин, галиҗәнаб — миллионерша. Сезнең туган тиешле ш кешегез булам инде, ягъни киленегез... ° — Фи-и! Килен дә булдымы туган! Килен кеше ким кеше, алабай- гё га тиң кеше, димәсләр иде аны. и — һай-й, Нәҗибә апа, җаныкаем! Койган да куйган госпожа мил- х лионерша инде менә. н Бу юлы Мәхүбә түти дә түзмәде, тавыш-тынсыз гына көлеп алды. * Шулай да ул Нәҗибәне җиңелчә әрләп алды х — һай, җитәр сиңа, кызым, тукта дим. Шул җилкуарлыгың арка- » сында адәм рәтле тормыш та кора алмадың.. — һай-й, алла! Ирдән уңмаганга ммн гаеплемени! — Шундый җилъяклы булсаң, уңмассың да! Иртә уңмаган кич уңмый, кич уңмаган һич унмый, димәсләр иде аны. — Уңармын! Унга чыгармын, уңганчы чыгармын. Ачуымны бик китерсәң... шул миллионерга ияреп Америкага китеп барырмын. Икмәктер газим менә, шул булыр. Кәсеп итсәң, насыйп була, ди ул. — И-и, телләре шуның! Тилчә чыккыры! — Мәхүбә түти тәмам өметен өзгән кеше сыман итеп Нәҗибә ягына кулын гына селтәде. Шул вакыт тыштв машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Иң беренче булып тәрәзәгә Нәҗибә барып капланды. — Әни! Бабай килде. Сизелеп тора, өйдәгеләр өчен бу зур вакыйга иде. Күп тә үтмәде, ишектә Рахман карт күренде. Аның артында Ногман. Өйдәгеләрнең барысы да картны ишек янына барып каршыладылар. — Әйдәгез, әйдә, бабай! — Түрдән узыгыз! — Менә, бу тирәгәрәк утырыгыз!.. Рахман карт бусага аша атлап керү белән өйгә ниндидер пакьлек иңгән кебек булды. Яше сиксәннең өстендә булуга да карамастан, ки- леше-торышы, буйсыннары бик килешле. Өстендә чесуча пиджак, кара чалбар. Аягында җиңел сандаллар. Өстенә ятып торган пиджагының күкрәк кесәсеннән чак кына югарырак Алтын Йолдыз тагылган. Орден-медаль ише нәрсәләр юк. Башында чак кына кырын салынган велюр эшләпә. Мыек чолгыйлары матур итеп кыскартылган, чиста итеп кырылган. Чал сакалы пөхтә генә итеп, нәкъ татарча, түгәрәкләндереп калдырылган. — Исән-имин генә яшәп ятышмы? Сәламне беренче булып Мәхүбә түти алды. •— Бик шөкер әле хәзергә, әткәй! Үзең ару гына йөрисеңме? — Хәзергә аякта әле.— Карт яшьләр ягына борылды. — Исәннәрме, оланнар! Күгәрченнәр кебек гөрләшә торгач, ниһаять, картны йомшак кәнә фигә китереп утырттылар. Мәхүбә түти һаман да шул тирәдә кайнашты. — Каячы, балалар, бабагызга чәй хәзерләгез әле! — Юк, юк!—дип карышты карт. — Мәшәкатьләнмә, килен, әле яңарак кына табын яныннан куптым. Өйдә калганнарның хәл-әхвәлләре белән кызыксыну башланды. Бераздан әңгәмә кискен борылыш ясап, әлеге дә баягы, кайтып төшәсе кунакка күчте. Моның сәбәпчесе Ногман иде. Бу хәбәрнең бераз пошаманга төшерүен яшерепнитеп тормады ул. — Аптырама да, йөдәмә дә, — дип, салмак кына башлап китте Рахман карт. — Эш кешесенә мең төрле кешенең эше төшәр, ди. Килә икән, килә бирсен. Нәрсә шул кадәр пошаманга калдың әле? Димәк, йомышы төшкән. Ногман аклангандай итенде: — Ниндидер бизнесмен диләр бит... — Булса соң! Океан арты кунагы тикмәгә генә йөрми торгандыр, йөртерсең капиталистны юкны бушка аударттырып! Абажур аша яктылык сирпелеп торган кебек, Рахман картның да әле һәр сүзендә, тавышында, хәрәкәтләрендә акыл, зирәклек, фикер байлыгы сизелеп тора иде. — Каягыз әле. .—диде ул урынында кыймылдап. — Телеграммага мин дә күз төшереп алыйм. Чыннан да Шандор дигәнме? Күз ачып йомганчы телеграмма аның кулында иде. Берме, икеме тапкыр укып чыкканнан соң гадәттәгечә сабыр-тыйнак тавыш белән әйтә салды: — Болай булгач, оланнар, бар да аңлашылды. Яшьләр,, әллә белә идеңме дип, дәррәү шаулашып алдылар. — Мин белмим, — диде Рахман карт янә җайлап кына сүзгә керешеп.— Әмма, минем әтием, ягъни сезнең дәү бабагыз, Шандорлар- ның берсен бик яхшы белгән. Аңа ияреп, хәтта Америкага ук киткән булган...—Шушы урынга җиткәч ул яшьләрне чынлап торып өнсез иткән сүз ычкындырып ташлады. — Әгәр дә хак булса, безнең ыруга, ягъни безнең нәселгә «Шөгеров» дигән фамилийне дә шул Шандор* ларның берсе биргән, дип сөйли торган иде әткәй мәрхүм. Шунда Нәҗибә: — Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек, — дип куйды. Ногман да урындыгын бабасы янынарак шуыштырды: — Ничегрәк булган соң ул хәл? Сөйләче, бабай. — Сөйлә инде, бабай! Карт, сүз башын таба алмаган сыман, берара тын утырды. Аннары башлады. — Узган гасырның сиксәненче елларында бөтен дөньяны «нефть бизгәге» биләп ала. Безнең бу яклар да читтә калмый. Америка геологы һәм капиталисты Шандор килеп чыга... Шул вакыт Ногман нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй: — Шандор, Шандор... Нишләптер, бик таныш исем кебек,— дип куйды. Сүзе бүленгән Рахман карт елмайды. Аннары әйтте: — Таныш булмыйни! Безнең нәсел чыккан Шөгер авылы өстенә аварга торган тау исеме ич. — Бәс! Чыннан да шулай бит! Барысының да күзе яңадан картка текәлде. Ул уйламаган- көтмәгән җирдә өзелеп калган сүзен дәвам итте: — Соң, шул! Әлеге капиталист, әтинең туган авылы Шөгер белән Сарабиккол авыллары янында, берьюлы ике скважина бораулый башлаган. Өчме, дүртме ел дәвам иткән эш. Минем әтием шул Шандорга бораулаучы булып эшкә ялланган. Әнә, каян тиңентен килә безнең нәселдә нефтьчеләр династиясе! Шуннан шул. Җир-ана океан артыннан килгән килмешәккә үз хәзинәсен ачмый, жиде йозак артына яшерә. 200—300 метр чамасы бораулаганнан соң, Шандор инструмент- җиһазларын сындырып, жир астында калдырып, кире кайтып китәргә мәжбүр була. Менә шул... Ф — Син, бабай, безнең ничек итеп «Шөгеровлар» булуыбыз турында сөйләмәкче идең,— диде Ногман, һәм шуңда ук өстәде. — Ничек < соң әле без моңарчы бу турыда белмәгәнбез? Карт мыек астыннан гына елмайды. — Нәрсәгә кирәк иде соң ул? Әллә фамилияң ошамыймы? — Алай димим ич. Ничек итеп Шөгеровлар булганбыз дип кенә 3 соравым. * — Ошамаса да берни эшләр хәл юк. Ата-ана белән исем-фамилия- не сайлап алмыйлар, булганына шөкерана кылырга туры килә. Сөйлә дә сөйлә дип, яшьләр тагын кысрыклый башлагач, карт ри- = залашты. Нәкъ баягы кебек итеп салмак-тыйнак кына, сүзләрен сайт , лап кына башлады. о — Әти, мәрхүм, ул турыда мәзәк" итеп сөйли иде. Аның әтисенең, х ягъни минем бабайның исеме— Мөэмин-мөхәммәт булган. Шул. £ Мистер Шандор эшкә ялланучыларның исем-фамилияләрен терки баш- лаган. Әтинең фамилиясен дөрес итеп яза алмыйча тәмам иза чик- * кән теге. Бер кабатлата, ике, өч... Алай да эш чыкмагач, тота да: 2 «Татар», дип язып куя. Бу хәл дә ярдәм итмәгән. Чөнки ялланучылар арасында татар бер минем әти генә түгел, шактый. Ахыр чиктә Шандор, әтинең Шөгер авылыннан икәнен исәпкә алып: «Шутурский» дип теркәгән дә куйган. Соңрак инде, башкаларның фамилиясенә охшатып, Шөгеров дип йөртә башлаган. Менә шуннан бирле без Шөгеровлар булып киткәнбез. Рахман карт бер мәл тын утырды. — Ә инде әтинең Америкага ничегрәк барып чыгуына килсәк, янә гыйбрәтле хәл. Ачлык-ялангачлык куган аны туган якларыннан. Җеннәре өзелгәнче эшли торганнардан" бит безнең нәсел. Әти дә эшкә бик уңган була. Уңган кеше — ун кеше, диләр бит. Шандор чат ябыша моңа, эш, акча вәгъдә итеп Америкага чакыра. Җан асрарлык та чут калмагач, әти ризалык бирә. Нишләсен! Элек фик фәкыйрь булган безнең бу яклар, йөдәү-житмәүчелектән адәм баласының башы чыкмаган. Менә шул, оланнар, Америкадан әти беренче революция алдыннан гына кайта. Шушында башлы-күзле була. Мин дөньяга килгәч, безне ала да, ал-лю-ю, Баку ягына!.. Шунда революцияне каршылый. Шунда кулына корал алып пролетар Шөгеров булып йөри. Яшь Совет властен яклый. Соңыннан инде атаклы нефтьче булып китә. Күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ничәмә-ничә илләр кичкән, тугыз дәрья суын эчкән, күп төрле телләр белгән ифрат та чая, батыр, дөньясын авызлыкларлык кеше иде, мәрхүм... Тормозларын яман чыелдатып машина килеп туктаганы ишетелде дә, әңгәмә өзелде, һавада очкан күбәләкләр кебек, ярым пышылдап әйткән сүзләр генә колакка чалынды: «Кайттылар! Алар!..» Барысы да диярлек аякланды. Басып торганнары ишеккә таба атлап куйдылар. Бу минутта барысы да фәкать киноларда, телевизорларда гына күрергә туры килә торган чын капиталист күрергә җыенганнар иде. Бераздан ишектән ах-вах килеп, тнрләп-пешеп Корбан ага кайтып керле. Аны урап алып шунда ук мең төрле сораулар белән күмеп ташладылар. Кайсыдыр хәтта: «Чын миллионермы?»—дип сорап куйды. Икенчесе шунда ук «Юк, юрнмүри миллионер», —дип жа- вап кайтарды. Корбан ага гына жавап бирерлек 'хәлдә түгел, тәмам әлсерәгән, хәлдән тайган иде. Иң элек ул түше тулы орден-медальләр белән бизәлгән костюмын салып куйды. Күлмәк изүләрен ычкындырды. Шуннан соң гына утырып телевизор карый торган карават-ди- ванга барып ауды. Чак кына хәл җыйгач турайды һәм җилкәсеннән тау төшкән кеше сыман тирән итеп бер сулыш алды да, бер тын белән бер генә сүз әйтте: — Килде!.. Яңадан сораулар ява башлады. Иң төплесен Рахман бабай бирде, океан арты кунагының нинди йомыш белән килүе кызыксындырды аны. Корбан ага як-якка җәеп салган аякларын җәһәт кенә җыйды, гәүдәсен турайтты. Аннары остазы сорауларына җавап бирергә җыенган шәкерт кебек. Рахман картның йөзенә туп-туры карап, кунакның нинди йомыш белән килгәнлеген аңлата башлады. Кыска гына итеп әйткәндә, ул түбәндәгедән гыйбарәт икән. Бу якларда булганда, Шөгеровларның бабайларын Америкага алып киткән өлкән Шандор- ның үлгәндә васыятьнамә итеп калдырган язуын ачып карасалар, күрәләр: Рамазан Шөгеровның да фидакарь хезмәтен онытмаган, мирасыннан аңар да күпмедер өлеш чыгарган. Мистер Шандор шул әманәтне үтәргә дип килгән икән. Бу хәбәр янә барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте. — Шуңа дип атап килгәнме?— дип сорап куйды кайсыдыр. — Юк. Зуррак йомышлары да булган, ахры. Аларның концерннары безнең Түбән Кама нефть-химия комбинаты белән бәйләнештә икән. Берьюлы ниндидер сәүдә договорларына кул да куясы бар ди... Корбан ага, сүз уңаенда, кунакны өч-дүрт машина белән зурлап каршылаулары турында сөйләп китте. Хәзерге вакытта кунакны «Девон» кунакханәсенең дүрт бүлмәле люксына урнаштырганнар. Шәһәр башкарма комитеты кунак карамагына дип. әле яңарак кына кайткан «Волга»сын билгеләгән. Чөнки мистер Шандор гади бер бизнесмен генә булмыйча, АКШ департаментының почетлы әгъзасы да икән. Кабат: «Үзе ниндирәк? Яшьме, картмы? Килеш-килбәте ничегрәк? Үзе генә килгәнме?»—дигән сораулар ява башлады. Корбан ага бу юлы да бер авыз сүз белән җавап бирде: — Төп-төгәл ике сәгатьтән үзе бездә кунакта булачак, шунда күрерсез, — диде. 3 —Алар төгәл халык. Төгәллек — аларның аерылгысыз сыйфаты!— дип, Ногман әледән-әле сәгатенә караштырды. Корбан аганың кунакны каршыларга дип чыгып китүенә дә шактый вакыт үтте инде. Тагын берничә минуттан кунак килергә тиешле вакыт та җитәчәк. Киеренкелекнең чамасы юк. Бөтенесе дә аяк өсте. Табын да, аш-су да әзер. Нәҗибәнең искәрмәстән генә: — Килделәр!—дип шәрран яруыннан барысы да коелып төште. Мәхүбә түти исә: «Ай-й, ходаем!» — дип, авып ук китә язды. Ул да булмады, Нәҗибәнең: — Уф-ф, үләм! Негр ич, — дип кычкырып җибәрүе янә барысының да өнен алды. — Юк, юк, апакаем! Шоферы гына негр. Әнә, машина ишеген дә негр ачты. Әнә... милионер үзе. — Гөлгөл оста репортер кебек тезде дә тезде.— Әнә, әткәй дә. Әнә, идарә начальнигы Виктор Семенович. Ә менә боларын белеп бетермим. Шәһәр башлыклары, ахрысы... Ишектә иң беренче булып Корбан ага күренде. Ул: Мистер Шандор, әйдәгез, рәхим итегез! — дип, кунакны өйгә үтәргә чакырды. Ниһаять, кайчаннан бирле түземсезлек белән көтеп алган кунак үзе дә күренде. Аның артыннан шәһәр Советы башкарма комитеты председателе Төхфәтуллин Хәлил Эмирович бусага аша атлап керде. ♦ Кунакның буй-сыны яшьләрнеке кебек зифа. Гәүдә төз. Кием-салымы о. үзенә сылап куйгандай ятып, килешеп тора. Өстендә күкбаш чәчәге- 5 нә охшаш төстәге костюм. Күз явын алырлык ап-ак күлмәк. Манжет- о лары күренеп тора. Муенында куе зәңгәр төстәге жыйнак кына бант, ы Шул бантта елык-елык килеп ниндидер күзгә күренми торган кыйм- ® мәтле ташлар жемелди. Әгәр дә мистер Шандорның ак чигәләрен, “ чал суккан чәчләрен һәм күз тирәләрен бизәгән җыерчыкларын күрмә- ♦ сән, аны һичшиксез егет кеше дип уйлар идең. а Ул арада Корбан ага кунакны түрдә басып торган Рахман карт ° янына алып китте. — Менә, мистер Шандор, Шөгеровлар нәселенең иң өлкәне. Минем әтием! Кунак иң элек карт Шөгеров алдына килеп баш иде. Аннары нәкъ мөселманнарча итеп ике куллап күреште. Бары тик шуннан соң гы- > на: s — О-о, мистер Шөгеров! Исәнмесез-саумысыз!.. — дип, саф татар £ телендә исәнләште. г — Әйдүк, әйдүк! Исән-имин генә килеп җиттегезме? Бездә кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач, диләр. Бик. бик шатбыз. Әйдүк, кем. түрдән рәхим итегез! Кунак янында торган жыйнак кына гәүдәле яшь ханым картның сүзләрен бары тик мистер Шандорның үзенә ишетелерлек итеп тәр- жемә итте. Яшь ханым мистер Шандорның тылмачы икән. Исеме Җәмилә. Махсус чакыру буенча әле яңарак кына Казаннан килеп төшкән. Педагогия институтының чит телләр кафедрасы хезмәткәре. Менә мистер Шандор Мәхүбә түти алдында басып тора. Мәхүбә түтинең куллары аның кулында. Мәхүбә түти дә елмая. Ә үзе: «Шулай яшәп ятыш, менәтерәк дөнья көтәрлек уллар, кызлар үстердек».— дип сөйләнгән була. Ниһаять, мистер Шандор сүзгә кереште. Ул иң элек дөнья тотнагы хатынкызлар, аналар алдында түбәнчелек белән тез чүгәм дигән ке- бегрәк тантаналы сүзләр әйтте дә. күзләрен түшәмгә төбәп, гыйбадәт кылгандагы сыман, очыкырые күр^мәгән сүз башлады. Сөйләде дә сөйләде. Мондый хәлне моңарчы күргәннәре булмагангамы, баштарак, ничектер, сәеррәк тоелды. Күпмедер вакыт нотык тотканнан соң, мисс Җәмилә, тәрҗемә итегез, дип сүзне тылмачына тапшырды. Шул ук мизгелдә сылу ханымның авызыннан үз телебездә, дисбе сыман тезелгән сүзләр коела башлады. — Дөньяда хатын-кызлар күп. кешелекнең яртысын алар тәшкил итә,—ди икән мистер Шандор. Аннары болай дип дәвам итә —Әмма хатын-кызларның берсенә бөтен кешелек мәдхия укый Ул — ана! Чөнки әниләр, нәкъ кояш кебек, бар нәрсәнең башы, тереклеккә жан бирүче... һәм башкалар һәм башкалар. Нәҗибә белән Гөлгөл җилтерәтеп кул чаптылар. Танышу дәвам итте Ниһаять, чират Нәҗибәгә җитте. Ул шундый итеп киенепясанган, башта мистер Шандор аңа карап, нрексездән туктап калды. — О-о. мисс, исәнмесез!—дип сокланып куйды. — Саумысез. сэр. — Сез дә Шөгеровлар нәселеннәнме? — Эй-йе, сэр. — Менә сез нинди икән татар хатын-кызлары! Болай булгач, бар да аңлашылды, — диде мистер Шандор, сүзенең эчтәлегенә серле мәгънә салып. — Нәрсә аңлашылды, сэр? — Америкада булган бабаегызның берни белән дә санашмыйча туган иленә ашкынуына хәзер төшендем кебек. Ә бит бабай аңа йорт- жирләр вәгъдә иткән, өйләнергә өндәп караган... Кунакның соңгы сүзләре тәрҗемә ителгәннән сон әңгәмәгә Рахман карт кушылды. — Эх-х, кем, мистер туган! Каламы соң?!. Чит-ят җирдә яшәү түгел, үлүе дә авыр, ди. Билгеле, кояш кайда да бер, диләр. Әмма туган иле булган кешегә кояш икеләтә яктырта. Адәм баласы туган җире, изге туфрагы, суы, урманы белән бәхетле. Кунакны Гөлгөл белән таныштырдылар. Танышу, аның инженер Ногман Шөгеров хатыны икәнлеген белү, сылуларның сылуы булып саналган Гөлгөлнең кулын кысу белән чикләнде. Мистер татар хатын-кызларына тагын бер кат мәдхия укымыйча булдыра алмады. Сүзгә янә Рахман карт кушылды. Ул күзләре белән генә елмаеп: «Иллә мәгәр мут та кеше икәнсең!» —дип, кунакка бармак янап алды. Мистер Шандор ялт тылмачы ягына борылды: нәрсә ул «мут», янәсе. Җәмилә тәрҗемә итү белән рәхәтләнеп кычкырып көлеп җибәрде. — Мут дисез, алайса? Шәп әйтелгән! Хөрмәтле мистер Шөгеров! Кешегә сәламәтлек, илһам, куәт, аның күзе аша керә ди бит. Бездә хәтта сау-сәламәт булыйм дисәң, яшел үләнгә, агым суга, сылу хатын- кызга кара, дигән мәкаль дә бар. Рахман әйтте: — Гаиләң, бала-чагаларың бармы соң? Бардыр, билгеле. — Бар, бар, хөрмәтлем. Бар! Шушындый сылуларны күреп йөрәгең ешрак типми икән, ул чагында беттең, син инде кеше түгел, ә ярым мәет... Танышуны дәвам иттеләр. Ниһаять, чират Ногманга җитте. Корбан аганы гомере буе гид вазифасын үтәгән диярсең. Үз эшен җиренә җиткереп башкара. — Менә, хөрмәтле мистер Шандор, Шөгеровларның дүртенче буыны. Әмма соңгысы түгел. Тупырдап торган оныгыбыз да бар. Ногман мистерны танцыга чакырырга теләгән кебек бик килешле генә итеп башын иде. Кунакның сузган кулын кысты. Әмма яшь Шө- геровнын ниндидер җаваплы урында инженер булып эшләве турында ишеткәч, кунак туктап калды. — Мистер Шөгеров, әгәр дә рөхсәт итсәгез, сезгә соравым бар иде. — Рәхим итегез, сэр! — Кайда белем алдыгыз дип сорамакчы идем миы. — Мәскәүдә. — О-о! Нәрсә бетердегез? — Губкин исемендәге нефть институтын. — Ә анда ничек керә алдыгыз? — Кунак урансызрак сорау биреп уңайсыз хәлгә калган кеше сыман итенде. — О-о, аңлашыла. Гафу, гафу! Мистер Шөгеровлар нәселеннән икәнлегегезне хәтеремнән чыгарганмын. — Монда династиянең катнашы булмады, сер. — О-о, әлбәттә, әлбәттә! Ул арада уңган, дәгъвасыз Мәхүбә түти, картының терсәгенә генә кагылып, кешеләрне табын янына чакыра башларга кушты. Шау-гөр килеп өстәл тирәсенә утырыштылар. Түр башында — мистер Шандор белән Рахман карт. — Хөрмәтле кунагыбыз, мистер Шандор, — диде Корбан ага та бында сүз җанланып киткәч, — бу яклар сезнең өчен чит-ят җир түгел, монда, якында гына, сезнең бабагыз, ягъни өлкән Шандорның сатып алган тавы да бар. ♦ Бу хәбәр әллә нишләтеп җибәрде кунакны. Урыныннан сикереп а торды: «Ничек?!» дип сорау бирүен үзе дә сизмичә калды. Корбан ага мистер Шандор ягына күз төшереп елмайды да, чак о кына сабыр итегез, барысында төшендерермен дигән сыман, дәвам итте. £ —• Халык Шөгер авылына орынып торган шул тауны әле дә булса ® «Шандор тавы» дип йөртә. Океан артыннан килгән бабагыз турында: җүнле, кешелекле иде, дигән фикер, төрле риваятьләргә бәйләнеп, ♦ буыннан-буынга күчеп килә. Хәер, халыкның күңеленә хуш килерлек а кеше булмаса, калфак энҗесе сыман табигать бизәге булып торган ° тауга аның исемен бирер идемени?!. ’ п Бу хәбәр кунакны тәмам тетрәндерде, ахрысы. Җәмилә ягына кы- £ рыная төшеп, Корбан ага әйткәннәрнең барысын да җөпләп, ияген ™ кагып утырган мистер Шандбрның күзләре дымланды. Беравык, кү- н ңеле тулган кеше сыман, башын түбән иеп утырды. Тик озакка түгел. > Әнә ул, күңелендә нинди хисләр кайнавын елмаюы белән аңлатырга г теләгәндәй, яңадан ай кебек балкып табын түрендә утыра. го — Сүзегезне бүлгән өчен гафу итегез, мистер Шөгеров, — диде ул, г Корбан агага мөрәҗәгать итеп,—Ул тау хәзер дә бармы? — Кая китсен ул? Үз урынында тора бирә. — һаман да «Шандор тавы» дип йөртеләме диюем. — Әйе. һ^ман да Шандор тавы дип йөртелә. — Корбан ага кабат елмайды да өстәде.—Ул турыда, әнә, әти миннән күбрәк белә. Аның белән бер гәпләшерсез әле. Күтәрдек бу тостны, кадерле дуслар. Кемнәрдер тостны хуп күреп, җиңелчә генә кул чабып алдылар. Аннары тост әйтү өчен сүз мистер Шандорга бирелде. Ул аягүрә басты. Сүзгә керешкәнче, куен кесәсеннән шактый саллы китап сыман нәрсә чыгарды. Табындагыларның кайберәүләре: берәр сәгатьлек лекция сөйләмәсен тагын дигәндәй, үзара елмаешып куйдылар. Кунак кесәсеннән алган кенәгәгә карамыйча гына сөйли башлады: — Хөрмәтле әфәнделәр! Ханымнар, кунаклар! Бу якларда кайнар эзләре калган бабаем, разведка эшләре алып барганда, зиһен дәфтәре булдырган. Ул анда татар халкының кайбер гореф-гадәтләрен язгалаган. Татар телен дә өйрәнгән булса кирәк шактый күләмле сүзлек тә төзегән. — Мистер Шандор әлеге китапны кулына алды.— Менә ул дәфтәр. Үзем белән алып килдем. Шушы язмаларында бабай: татар халкы бик фәкыйрь яши дип язган... Кунакның сул ягында утырган Рахман карт мистер Шандорның сүзен раслагандай болай дип куйды: — Әй-йе! Әти мәрхүм: тормышыбыз шундый’ бетешкән, исеннән исерерлек иде, дип сөйләгәне хәтеремдә. _ Бу зиһен дәфтәрендә, мәсәлән, — дип дәвам итте мистер Шандор,—сезнең бабайларыгыз тормышы турында мондый сүзләр бар. Өй урынына җиргә иңеп утырган җир идәнле бер алачык. Аның сыңар тәрәзәсенә үтәдән-үтә күренмәле ниндидер тире тартылган... — Анысы карындык инде аның,—дип, янә тавыш биреп куйды Рахман карт. Шандор кулындагы дәфтәреннән күзләрен алмыйча дәвам итте _ Менә тагын: өйләрендә өреп очырырлык та ризык булмас иде.. Шунда ук: кичкә керсәләр, шул алачыкларын яктырту өчен чыра яндыралар иде дигән сүзләр дә бар... БаядЬн бирле кыбырсып утырган Ногман түзмәде, кунакның сүзен бүлдерде: — Гафу итегез, сэр! Сез киләчәге булмаган халык турында сөйләгән кебек итеп, һаман да үткән заманны сурәтлисез. Оныгының урьгнлы-урынсыз сүз бүлүен Рахман карт бик үк килештереп бетермәде, ахрысы, аны урынына утыртты. — Зарар юк, әйтсен!—дип элеп алды кунак. — Яшь буын һәр- кайда да шулай. Чак кына тынгысыз, чак кына дуамал, чак кына мәшәкатьлерәк була торгандыр инде. — Мистер Шандор, фикер җебен югалтудан курыккан сыман, яңадан дәфтәрен кулына алды. — Әйтергә теләгәнем шул. Васыятьнамә язганда бабаем шуларның барысын да күзаллаган булгандыр инде, һәм, хәлләнептернәкләнеп китмәсләрме дип, ярыйсы гына сумма билгеләгән. — Буржуй булса да адәми тойгысы булган икән мәрхүмнең...— дип куйды Рахман карт. Кунак сүзен кыска тотты. Тосттан соң өч-дүрт минут үтүгә, мистер Шандор яңадан игътибар үзәгендә иде инде. Әлеге кенәгәсе яңадан кулында. — Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! Бабаемның зиһен дәфтәрендә тагын менә мондый сүзләр бар: «Татарлар нечкә күңелле, бай хисле, гаять моңлы халык...»—кунак китабыннан күзләрен алды да, ни әйтергә теләгәнен бу юлы да елмаюы белән аңлатты. — Аның заманы моң-зар тулы булгандыр инде, кем, мистер әфәнде. Хәзер яшәү дә, җыры да бүтән, үзе дәртледер, үзе илһамлыдыр... Рахман бабай фәлсәфә саткан арада Корбан ага карчыгына гына аңлаешлы ишарә ясады. Минут үттеме икән, аның кулына ялтырап торган жиз телле тальян гармун менеп кунаклады. Ансыз да җыйнак гармун, Корбан ага кулында уенчык кебек кенә булып калды. Өй эче тулы кунакларның шау-шуы әкренләп тынды, уен-көлке басылды, һәм, ниһаять, күңелләрне үзенең сихри моңы белән күмеп, һәркемне күзгә күренми торган тылсымлы җепләре белән бәйләп, «Иске кара урман» көе яңгырады. Җырны Корбан ага үзе башлады. Тиз арада аңа Ногман кушылды. Заманалар авыр, михнәтләр күп, Дус-иш кирәк гомер итәргә... Ул да булмады, җырга Нәҗибә белән сылу Гөлгөл иярде. Ә аларга табын янында утыручылар да кушылды. Хәтта тылмач Җәмилә дә җырлый иде. Карурманны чыккан чакта. Кисеп алдым пар каен; Ай-й, айрылмаек, дускаем!.. Уннарча тавыш белән күтәреп алынган көчле ташкын, өй эченә генә сыеша алмыйча, ачык тәрәзәләр аша Ак-Каланың киң урамнарына ташып чыкты. Кемнәрнедер, барыр юлларын бүлеп, хәйран-та- маша кылып туктап калырга мәҗбүр итте. Иң шаккатканы, әлбәттә, мистер Шандор иде. Үз ихтыярын так- маса да, хуҗалар аның теләген ярты сүздән аңладылар. Бердән, хуҗаларга хөрмәт-рәхмәте чиксез булса, икенчедән, үзе өчен бөтенләй ят милләтнең могҗизалы, үзенчәлекле, әмма һичшиксез тетрәндергеч җырын ишетү бәхетенә иреште. Җыр мең төрле кошлар сайравыннан, күкеләр кычкыруыннан уянган җәйге урман шаулаган сыман авазлар белән төгәлләнде. — О-О. яхшы! Браво, браво! Бик яхшы. Рәхмәт!—дип, мистер Шандор урыныннан ук кузгалып, Корбан агайга баш иде. Шуннан сон берничә м-инутка тәнәфес игълан ителде. Шау-гөр ки- леп урыннарыннан куптылар. Ир-атлар, ачык балкон янына килеп, тәмәке кабыздылар. Шул чак ирләр төркеме янына Гөлгөл йөгереп килде: — Әткәй, сезне телефонга сорыйлар... Эне, тыңлыйм... — диде Корбан ага телефонга гадәттәгечә тыныч кына. Әмма бу тынычлык шунда ук икенче бер халәт белән алы- ♦ шынды. — Нәрсә?!. Кайчан, хәбәр иттеләр? Кайсы скважина? Ник аны а. алданрак шалтыратмадыгыз? Ну-у, егетләр!.. Хәзер үк барып жи- тәрмен. Кичекмәстән нефтьне туктату чарасын күрегез. Нәрсә?!, һы-ы, § алай икән!.. Шул гына житмәгән иде ди. Хәзер килеп житәрбез. Бри- S гаданың башка членнарын да жыю чарасын күрегез. Тиз булыгыз! ® Нәжибә әтисе янында иде инде. — Нәрсә, әти? — Бөтенләй көтелмәгән урыннан нефть бәреп чыккан. > Бу хәбәр Ногманны да өнсез итте. — Нәрсә?! — диде ул, катгыйкырыс тавыш белән.— Димәк, авария? Кайсы участокта? — 15 нче куст-насос станциясе районында. Ногман шушы сүзне генә көтеп торган кебек элеп тә алды: — Әһә-ә! Менә, ниһаять, башланды да: Рәхим Галимов тәжрибә- се бу, башка берни дә түгел. Әй, әти!.. Бер түгел, мең әйттем мин сиңа. Алынма, дидем, рөхсәт итмә, дидем. Менә нәтижәсе! Аның шушылай төгәлләнәсе көн кебек ачык иде. — Бәлки әле башка сәбәптер, — диде Корбан ага төксе генә. — Шундыйрак хәл узган елда да булган иде. Ногман аны ярты сүздә бүлде. — Узгандагы тәҗрибә бүгенге өчен начар киңәшче. Озак сөйләшеп торырга вакыт та, мөмкинлек тә юк иде инде. Корбан ага рәеш киемнәрен сала башлады. Нәҗибәгә дә тиз генә киенергә кушты. — Мин дә сезнең белән,— диде Ногман, шунда ук чыгып йөгерергә җыенгандай җилкенеп. Ул арада алзр янына Рахман карт та килеп җитте. — Нәрсә? Ул-бу бармы әллә? — Әйе, бар, — диде Корбан, эленеп торган эш киемнәрен йолкып алып. — Бөтенләй көтмәгән-уйламаган, консервировать ителгән скважинадан нефть бәреп чыккан. «Маяк» колхозының сугарулы көтүлеген баса ди хәзер. — Н-дә-ә!—дип куйды карт, чигәсен катыштырып.— Нишләп скважинаны гына япмыйлар икән соң? — Бөтен бәла дә шунда, яба алмыйлар ди. Скважина тәмам «таланып» беткән, задвижкасына кадәр сүтеп, демонтировать итеп алганнар ди. Корбан ага, улы ягына борылып, тиз генә машинасын кабызырга кушты. Тегесе, менә шулай да була ул дигәндәй, үзенең ризасызлыгын белдереп сукранасукрана чыгып китте. — Син, әти, кунакларыбызның мәҗлестәше була тор инде. Ннчек булса да күңелләрен күр. Без әллә ни озакламабыз, кайтып житәрбез. — Барыгыз, бар! Ничу монда. Беренче чиратта — эш! Кунаклар өчен борчылмагыз, үзем карармын. 4 Табын янында нибары өч кеше калды: Рахман карт, мистер Шандор һәм тәрҗемәче Жәмилә. Гөлгөл, килен кеше буларак, дәү әтисе тирәсеннән чнгтәрәк булу ягын карады. Ул кухняда, Мәхүбә түти янында кайнашты. 33 МӘХМҮТ хәсәнов — Вәли үз эшендә, Гали үз эшендә дигәндәй, әйдә, мистер эфэн- де, икәү генә кәефләнеп утырыйк әле. — Була ул, хөрмәтле мистер Шөгеров! . — һай-й, бәхетен арткыры! — Рахман карт кунак ягына борылып ук утырды. — Карап-карап торам да. хет алдың, хет артың, әйтим әле, зерә дә чос кеше икәнсең. Баштарак, килде китте кеше түгел, миллионер. тиңсенмәс, диебрәк уйлаган идем. .Юк, карусыз бәндә икәнсең.—Аннары Рахман карт, искәрмәстән генә җитдиләнеп. — мистер Шандор!.. Бер генә сорау бирергә җөрьәт итим әле. — диде. Тегесенең авыз ерык, берне түгел, меңне бир, янәсе. — Актык чутта, әйтик, ул васыятьнамә дигән нәмәстә нигә моңарчы исегезгә төшмәде икән дип сорамакчы идем мин. Әманәт җан саклар ди бит. Мистер Шандорның йөзендәге ваемсыз елмаю жил тузгыткандай юк булды. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, кунак мондый сорауны, әлбәттә, көтмәгәндер. Әмма ул үзен бик тиз кулга алды. Күзләрне чагылдырып, тирәюньгә нурлар чәчеп торган кыйммәтле таш куелган алтын балдаклы имән бармагы белән ике каш арасын кашыгандай итте дә. җайлап кына сүзгә кереште: — Әй-йе, мистер Шөгеров, күп еллар үтте, күп сулар акты. Бабаемның үлүенә дә тиздән кырык ел тула. Бу сорауга җавап биргәнче, безнең илне, безнең экономиканы күзаллау кирәк. Кризис, бигрәк тә әледән-әле кабатланып торган энергетика кризисы, экономик экспансия диг§н нәрсәләрне яхшы белергә кирәк. Бездә экономика нәкъ йөгән-ияр күрмәгән кыргый ат кебек. Күп вакыт чәйнәп тә тормыйлар, кабып кына йоталар. Безнең нефть бизнесы а?руча буталчык, һич белеп булмый, бизнесменнар сугышалармы, әллә сөешәләрме? Никадәр каты куллы бабай да бер-ике тапкыр бөлгенлеккә төшә язды. Бабай үлгәч, әти бәхетсезлеккә тап булды... Конкурентлары юлларыннан алып ташларга теләгәннәр аны машинасын бәрдереп челпәрәмә китергәннәр. Әти хәзер дә коляска белән генә йөри. — Н-дә-ә! Сезгә дә акча колһуалла укып кына табылмый икән шул. — Бездә, ирекле бизнеска корылган илдә, конкурентлык законнары катгый һәм мәрхәмәтсез. Анда аерым кешеләрне юк итү чебен үтерүгә дә тормый.—Мистер Шандор тынып калды. Аннары картның йөзенә сынаулы караш белән текәлеп сорап куйды.—Мистер Шөгеров! Мин сезгә шактый ук күңелсез нәрсәләр турында сөйлим булса кирәк, ә? — Зарар юк. — диде Рахман карт, — дәвам итегез. — Тик дөрес аңлагыз, мистер Шөгеров. Бу сүзләрне мин акланыр өчен түгел, хәлне ачыклау өчен генә әйтәм. Әтием, ярым мәет булуына да карамастан, өлкән Шөгеровны эзләткән. Берничә тапкыр Баку белән элемтәгә кергән. Чөнки Шөгеров бабайга язган хатларының берсендә, Бакуда нефть скважиналары бораулаучы булып эшлим, дип хәбәр иткән. Әмма Бакудан да төпле җавап килмәгән. Аннары инде бөтен капиталистик илләрне коточкыч кризис күләгәсе каплады... Андый вакытта кеше кайгысы бетә. Библиядә дә: кеше, башта үз- үзеңә ярдәм ит, дигән сүзләр бар. Хак сүзләр! Кемгәдер ярдәм кулы сузганчы үзеңнең бай, үзеңнең бәхетле булуың шарт. Югыйсә, ярдәмеңнең куанычы, бәхетеңнең тулылыгы булмаячак... — Бер мизгелгә генә сузылган паузадан соң кунак тирән итеп көрсенгән кебек итеп әйтте. — ә аннары инде, белгәнегезчә, сугыш! Бездә, Россиянең ярты халкы кырылып бетте, дип сөйләделәр. Рахман бабай да үзалдына гына сөйләнгән сыман итеп болай диде: — Н-дә-ә!.. Ул сугыш афәте, ул сугыш зилзиләсе безнең Шөгеров- лар нәселен дә читләтеп узмады. Ике улым кайтмады... Без дә шулайрак булгандыр дип уйладык. Чөнки күпме генә кызыксынсак та, сезнең турыда канәгатьләнерлек җавап ала алмадык. Рахман карт мәҗлестәшен бөтенләй ишетмәгәндәй сөйләнүен бел- ♦ де. Бу минутта анын тавышы бигрәк тә картларча иде. Их-х, нинди баһадирлар иде! Аларның батырларча һәлак бу- ч лулары турында хәбәр алгач, военком янына барып, мине дә фронтка § җибәрүләрен сорадым. Күпме генә үтенсәм дә, күпме гозерләсәм дә S ишетергә дә теләмәде. Ничәнчедер тапкыр баргач әйтте бу, үзең, Рах- ® ман туган, син үзең нибары бер солдат. Ә син чыгара торган нефть 3 меңләгән самолетны һавага күтәрә, тоташ тимер ташкын булып дош- ♦ ман өстенә ябырыла торган меңнәрчә танкны хәрәкәткә китерә. Әгәр а дә җиңүебезне тизләтергә телисең икән, ике кеше, өч кеше кадәр эшлә, о диде бу. Шулай иттем дә. Тәүлекләр буе буровойдан чыкмаган чак- ~ лар күп булды. Культбудкага бары тик радио тьбыарга гына керә - идек. Шуннан бирле сугыш минем күз алдыма шул тәлинкәле кара ™ репродуктор булып килеп баса. Күптән гамәлдән чыккан шул репродукторларны кайда да булса күргәндә әле дә булса йөрәгем жу-у £ итеп китә. s Сүзгә кунак та кушылды: * —Әй-йе! Минем дә бер туган абыем Европада башын салды. Го-муми дошман — фашизмга каршы көрәштә Икенче фронт ачылгач һәлак булды. — И-и, гомерләр! — дип кабат башлады Рахман карт. — Искән җилмени, уза да китә икән. Хәзер инде, әнә, төпчек улым Корбанның оныгы бар. Без картаймый кем картайсын. — Шул инде, мистер Шөгеров! Дөнья— дәрья, вакыт — давыл, буыннар дулкыны берсе икенчесен алыштырып кына тора. Рахман карт шунда бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй: — Мистер Шандор, безне ничегрәк табуыгызны сөйләп бетермәдегез бит әле, — дип куйды. — Ә-ә, әй-йе! — дип элеп алды тегесе. — Барысы да бабайның әлеге көндәлек дәфтәреннән башланды. Анда ул ике сүзнең берендә «татарлар» ди. Безнең нефть компаниясе Түбән Кама нефть-химия комбинаты белән эшлекле элемтәгә керде. Катлаулы технологик җиһазлар саттык. Шунда мин Түбән Кама шәһәренең кай тнрәдәрәк булуы белән кызыксындым. Татарстанда диделәр. Вәкилебезнең чираттагы килүендә сезнең белән, ягъни Шөгеровлар белән, кызыксынуын үтендем. Беренче уңай хәбәрне шунда алдым. Аннары инде Мәскәүгә, үзебезнең илчелеккә мөрәҗәгать иттек. Алар СССР нефть промышленносте министрлыгы белән элемтәгә керделәр, һәм, менә, мин сездә кунакта утырам. Икесе дә чын күңелдән көлешеп алдылар. — Үзең әйтмешли, браво, мистер Шандор! Мәҗлестәшләр бер-беренә сәламәтлекләр теләделәр. Әңгәмә дәвам итте. Сүз һәр континент, һәр җәмгыять, һәр сыйныф өчен уртак булган мәхәббәткә күчте. — Мәхәббәт —ул хосусый милекнең бер төре,— диде Шандор.— мәхәббәт мәсьәләсендә «минеке» дигән төшенчәне без хәзергә инкарь итә алмыйбыз. Хәттә сез дә. һәркемнеке була ала торган, яки анда кулдан-кулга күчеп йөрүче сылуларны без башка исем белән атыйбыз. Хаклымы мин, мистер Шөгеров? Ә? «Бу ут күз белән итәк-чабуыңны җыештырыбрак утырмасан, барып чыгарсын, нибуч..» дип уйлап куйды карт Әмма сер бирмәде. Янында утырган кунагын җилкәсеннән кочаклап, үзенә таба якынайт- ты. Аннары, елмаеп-нурланып утырган Җәмиләгә мөрәҗәгать итеп, болай диде: — Кызым, әйтеп бир әле үзенә. Чуштеки, ниҗитте кеше түгел ул. Молодец, дияр идем мин аны! Кунакка да бу зирәк карт белән утыруы шактый кызык иде булса кирәк, һәрхәлдә, ул канәгать, йөзеннән елмаю төшми. — Мин түгел, хөрмәтлем, сез молодец! Сезне әле бер дә туксанынчы яшьне куа дип әйтмәссең. Үзегез әйтмешли, мөхтәрәм кеше сез. Мәскәүдә нефть промышленносте министры янында булдым, йомыш белән. Хәтта ул, Рахман Рамазанович минем якын дустым, диде. Бу сүз картка җитә калды. — А как-же! Безнең якларда булганда минем янга сугылып чыкмыйча киткәнен хәтерләмим. Безнең Дмитрий Илларионович алтын кеше ул! Мистер Шандор картның түшендәге Алтын йолдызларның нәрсә өчен бирелгэнлеге'белэн кызыксынды. Картның җавабы кыска булды: — Нәрсә өченме? Эшләгән өчен. Кунакка янә кызык, янә мәзәк. — Эшләмәгән кеше юк ул, мистер Шөгеров. Әмма һәркем «Герой» түгел бит. Рахман бабай кем беләндер бәхәсләшкән кебек җавап кайтарды: — Димәк, мин башкаларга караганда әйбәтрәк эшләгәнмен булып чыга. Зинһар, гафу итә күрегез, бераз мактанып җибәрдем бугай. Бетте, бетте! Бел, алайса, кем, мистер әфәнде... — Ул күкрәгендәге медальләргә төрткәләп, — менә, монысын Бакуда бирделәр. Диңгезгә кереп «кара алтын» фонтаны бәрдердек. Икенчесен монда, туган якларымда алдым. «Ромашкино» дип йөртелә торган атаклы нефть ятмасын ачуда катнашкан өчен бирделәр. — Әй-йе, мистер Шөгеров! Дан, шөһрәт дигән нәрсә җиңел генә бирелмидер инде ул. Рахман карт җилкәләрен генә җыерып куйды. — Төрлесе булгандыр инде, кем, әфәнде. Мин үзем һичкайчан да даншөһрәт артыннан кумадым. Дан дигән чир белән авырган кешедә алга, яңалыкка омтылыш кебек изге бер көч сына, яшәешнең яме калмый. Ә гомер бер генә бирелә. Тормыш ул җил уйнатып уза торган тигез асфальт кына түгел. Сез дә, әнә, бик ансат кына яшәмисез икән ич: чәйнәшәбез, тузгынабыз, дисең... — Сез хаклы, хөрмәтлем. Бездә тоташтан көрәш! Мәрхәмәтсез көрәш... Нишләмәк кирәк. Безнең гасыр тимер бишектә туган. Шуңа күрә дә контрастларга юмарт ул. Безгә авыр, ә менә информацияләр ташкыны, йолдызлар урынына ясалма иярченнәр астында туган буынга тагын да яманрак булачак. Океан артыннан килгән кунакның миллионер башы белән менә шулай әңгәмә корып утыруы Рахман картка бик ошый, күңеленә бик хуш килә иде булса кирәк. — Карап-карап торам да, шактый акыллы кеше син. Чын әгәр! — Рәхмәт, рәхмәт, хөрмәтлем! — Вәт, рәхмәт төшкере!.. — дип башлады Рахман карт, очып китәрдәй булып җилкенеп. — Шул тиклем җирдән безне эзләп килдем диген, ә?! — Вәгъдә — иман, васыять — изге, диләр бездә. Рахман бабай күзләренә чак кына хәйлә-мәкерлек чаткылары чыгарып дәвам итте: — Күп еллар үткән, үзең әйтмешли, күп сулар аккан, үткән эшкә салават дип, бу кадәр мәшәкатьләнеп йөрмәсән дә ярасы булган. Ях шы якка бераз ялган да ярый ди бит. — Н-дә-ә!.. Әйтик, әлеге акчаны без алмадык ди. Ул чакта нәрсә? Алай итмәссез дип уйлыйм. Бабаемның Шөгеровларга дип адарынган акчасы ул. Әммадәки без хәзер синең бабаң белгән Шөгеровлар түгел. — Барыбер. Шөгеровлар нәселе. ' ♦ Шул чакта Рахман картка әллә нәрсә булды. Кинәт кенә читкә о. борылып йөзен куллары белән каплады. Мистер Шандор да каушап ч калгандай булды, өлкән Шөгеровны үзенә таба борып йөзен ачты о Тегесенең күзләре дымланган иде. ’ ы Нәрсә булды, хөрмәтлем?—диде кунак, тавышын мөмкин кадәр ® йомшартып. ә Карт исә оялып башын ияргә мәжбүр булды. — Зинһар, кем. мистер Шандор, гафу итә күр! Кичер. Әллә нәрсә шунда... Кагылып-сугылып, каңгыраеп бәхет эзләп җир читенә китәргә мәҗбүр булган әтием исемә төште. Туып-үскән җирләреннән бәгырь кылларын өзеп чыгып китүләре җиңел булгандыр дисеңме?.. Аның өзгәләнеп: бәхетне аны, улым, чит-ят җирләрдән эзләмә икән, дигән сүзләре әле дә күңелем түрендә. — Аннары Рахман карт кулын селтәде. — Ярар. кем... Ул турыда житәр. Әйдәче, булмаса, бер гөрләшеп утырыйк әле. Мистер Шандор Рахман карттан бабасы турында, аның бая әйтелгән тауны ничегрәк сатып алуы турында сөйләвен үтенде. — Ничек дип, шул инде. Көннәрнең берендә, үзе белән ниндидер чиновникларны ияртеп, Бөгелмә ягыннан килеп төшкән бу. Ж.ыен җыйдыртканнар. Шунда бабаең Шөгер авылына орынып торган әлеге тауны сатуларын сораган. — Сатканнармы? — Башта ризалык бирмәгәннәр. Авыл картлары, ил терәкләре, аяк терәп каршы торганнар. Соңыннан бабаең, ияреп килгән рус чиновниклары киңәше беләндер инде, җыенда катнашучылар алдына икеме-өчме чиләк аракы китертеп куйган. — Шул хәл иткәнме? — Юк. Аракы да ярдәм итмәгән. Безнең тагар халкы андый эш белән шөгыльләнми дип, янә кире борганнар бабаеңны. Соңыннан Шандор җан исәбеннән чыгып авыл халкының иманасын, ягъни оброкның бер төрен түләргә вәгъдә иткән. — Түләгәнме? — Сүзендә торган. Авыл картлары, тау башы барыбер уңдырышсыз, кысыр җир дип, риза булганнар. Бары тик шуннан соң гына әлеге тауга бабаең хуҗа булган. Вәгъдәсендә тора белгән кеше иде дип сөйләгәне бар әти мәрхүмнең бабаең турында. Алай гына да түгел, сабан туйларында, башка төрле бәйрәмнәрдә ярлы-ябага балаларына акча өләшә, конфет-прәннек ише әйберләр алып бирә торган булган. Менә шул. Әле дә булса халык ул тауны «Шандор тавы» дип йөртә. — Күрергә мөмкин булырмы икән ул тауны?—дип сорап куйды кунак. — Ә как же! Хет иртәгә. Үзем алып барырмын. Шөгер минем дә туган авылым бит. — Рәхмәт, мистер Шөгеров.—Мистер Шандор чак кына уйга калган кебек утырды, һәм шунда ук яңадан карт ягына борылды.— Тагын бер соравым бар иде. — Рәхим ит, кем, хөрмәтле әфәнде. __ Нишләп шул тау янына килеп туктаган ул? Бабаемны әйтәм. Сәбәбе нәрсәдә? МӘХМҮТ ХӘСӨНОВ — Тикмәгә генә түгел, әлбәттә. Анача инде башкорт ягыннан килгән Надыйр Уразмәтов дигән бер бәндә шул тау итәгендә дегет базы казыткан булган. Хәзергечә итеп әйтсәк, битум чыгарган. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында эшен дәвам итә алмаган, китеп барган. Бөлгән икән дигән хәбәр таратканнар. Рахман карт бу турыда хәзергә җитәр дигән кебек кулын селтәде. Аннары ул искәрмәстән генә «Шөгер» көенә кычкырып җырлап җибәрде. Тальян гармун уйнаталар Безнең Шөгер буенда; Ятсам-торсам, керсәм-чыксам, Тик син генә уемда... Швгерләргә барам әле Шөгер суы тәмлегә; Бир кулыңны, мин дә бнрәм Аерылмаска мәңгегә... Их-х-ма! Әйт шуны! 5 ...Корбан ага үз кешеләре белән килеп җиткәндә, сызгырып-пош- кырып газ катыш нефть фонтаны бәреп яткан скважина тирәсе җир валлар белән әйләндереп алынган иде инде. Моны, бульдозерлар ярдәмендә, «Маяк» колхозы механизаторлары эшләгән. Мастер иң элек кешеләргә скважина янына килмәскә, бигрәк тә ут-күздән сак булырга кушты. Скважина һаман да әле кемгәдер ачулангандай ысылдый, тончыккан сыман авазлар чыгарып нефть фонтаны ата иде. Корбан ага иске плащ алып баштанаяк бөркәнде дә, обваловка эченә керде. Шактый җыелырга өлгергән нефть күлдәмәсен ерып үтеп скважинага якынайды. Жир өстенә эңгер иңгәнгәме, берни дә күрә алмады. Ул тиз генә үзләре утырып килгән вахта машинасының фаралары яктысын скважина авызына юнәлдерергә кушты. Ялт итеп ут кабынганны гына көткән кебек, тирә-юнь шунда ук караңгылык кочагына чумды. Ләкин бу чара да ярдәм итмәде, ут көлтәсе бары тик аяк астын, шыксыз ялтырап яткан нефть күлдәмәсен генә яктырта иде. Яктылыкны скважинаның авызына күтәрү өчен машинаның алгы көпчәкләре астына махсус басмалар куярга туры килде. Ләкин өзлексез ыргып торган фонтан аша скважина авызындагы торбаның диаметрын күз белән чамалап булырлык түгел иде. Бригада членнарының: «Мастер, кая үзебез!..» — дип торуларына да карамастан, фонтан астына Корбан ага үзе *керде. Торбаны куллары белән капшап карады. Бәхеткә каршы, алып килгән арматура да, задвижка да скважина торбасы белән бер үк диаметрда иделәр. — Фонтанны тобаларга хәзерләнергә! — дип әмер бирде мастер. Ул арада операторлар машинадагы җиһазларны җиргә бушаттылар. Скважина авызына арматураны утырту эшенә Саттар Кәрамов белән Геннадий Аракчеев алынды. Корбан ага аларга ярдәм итәргә булды. Башкалар да тик тормыйлар, кемнәрдер фланецларны хәзерли, хатын-кызлар һәркайсы ким дигәндә беләк буе болтларны барлыйлар, икенче берәүләре авыр ачкычларны хәзерлиләр. Иң җаваплы минутлар якынлашты. Саттар белән Геннадий чишенеп ташлап трусиктан гына калдылар. Әмма башларына каска, аяк- ларына итекләрен киеп алдылар. (Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең таләбе шундый). Егетләр, хезмәттәшләренең гөр килеп көлешүләре астында, тәртә сыман колга табып, фланецлы задвижраны күтәреп тә алдылар. Минут үттеме икән, егетләр инде нефть фонтаны астында иделәр. Алар күз алдында кап-кара төскә кереп, кешедән бигрәк, тырыш кырмыскаларга охшап калдылар. Фара уты яктысында ф егетләрнең чуеннан коелган сыман ялтырап торган гәүдәләренең очы- _ нып-жилкенеп хәрәкәтләнүләре генә күренде дә, ара-тнрә: «Болт, Е гайка, фәләненче ачкыч», — дигән тавышлары гына янгырап торды.® Корбан ага алар янында иде. 2 Бу четерекле эш шактый вакытны алды. Көтеп торучылар өчен ® әлеге минутлар аеруча озак булып тоелдылар, ахрысы. = Иң элек Геннадийның: «Хәзер була!» — дигән көр тавышы ише- ф телде. — Соңгы болтны ныгытабыз! — дип өстәде Саттар. Ниһаять, Геннадийның нефть фонтаны астыннан: —- Булды! Все в порядке Корбан ага, ябып карыйммы?—дигән ” сүзләре яңгырады. — Валяй, Геннадий!.. Фонтанның яраланган аждаһа кебек сызгырып ыжгыруы әкренләп £ кимеде, бераздан тончыккан сыман бөтенләй тынды. — Молодцы, егетләр! * Бер-берен бүлә-бүлә сөйләшүләр, гөр килеп көлешүләр башланды. g Ләкин әле бу шактый ук четерекле эшнең башы гына иде. Мәшәкатьнең олысын—бу нефть күлдәмәсенең эзе дә калмаслык итеп жыеш- тыруны иртәгә, якты көнгә калдырырга булдылар. Анысы инде эшнең үтә авыры, күмәкләп керешә торганы. Иң элек, шау-гөр килеп, егетләрне баштанаяк солярка белән юдылар. Күпмедер вакыт маташканнан соң, Саттар белән Геннадий, ниһаять, кеше кыяфәтенә керделәр. Шулай да алар, күлгә төшеп, су коенып менәргә булдылар. Хатын-кызларга житә калды. — Нефть душы гына җитмәдемени әле! — Хатыныңа да бераз эш калсын. Корбан ага куе күләгә кебек кенә булып күренгән әрәмәлек янына якынлашканда операторлар суда мәш киләләр иде инде. Корбан ага яшь таллыкка керде, һавасы жанга рәхәт, сулап туйгысыз. Сукмак коры, әмма куаклыкларга кагылсаң шыбырдап борчак кебек эре чык коелып кала. Су өстендә ак томан элпәсе. Күл эчендә чупырдаган егетләр үзләре күренми, сүзләре генә тирә-юньне яңһырата. — Ах-х, шәплеге! — Сөйләмә дә! Каймак диярсең инде менә. Җәйге төнне тикмәгә генә бер саплам димәгәннәрдер. Әнә, тау ягы чак кына алсуланып торды да, күзләрне чагылдырып, кояшның беренче зөбәрҗәт нурлары күренде. Табигатьнең сокланып туймаслык бер мизгеле! Әлеге күл буендагы үзәнлектә хәзер катламланып иртәнге томан гына тирбәлә, кулыңны сузсаң, аның дымсу салкынын тоярсың кебек. Җыенып кайтып китәргә генә торганда, «Маяк» колхозы председателе Җәүһәрә Сабировна килеп чыкты. Аны күрү белән нефтьчеләр: «Ну-у, булачак икән сафура бураннары!» — дип, бер мәлгә тынып калдылар. — Күршеләргә сәлам!—диде председатель, машинасыннан чыга-чыгышлый. Килеш-килбәте ирләрнекенә тартым аның. Буй-сынга да таза- нык. Әмма хәрәкәтләре җитез, өлгер Йергөкдә омтылып атлый, барыо җиренә тизрәк барып җитәргә теләгәндәй, ашкынулы адымнар. Холык- фигыле хәрәкәтләренә бераз ятышмын сыман: ифрат та каты куллы диләр аны. Бигрәк тә исерекбашлар белән яман кылана, ди. Корбан ага белән, бик күптәнге дусларча, кул кысышып исәнләште председатель. — Син, Җәүһәрё күрше, йокы белән тату түгелсен, ахры,—дигән булды мастер, сүзне уратыбрак башларга җыенып. — Вакыты шундый, Корбан абый. — Шулайдыр, шулайдыр. Димәк, председательнең үз шефлары белән ачышлы булырга нияте юк. Югыйсә, ризасызлыгын яшереп-нитеп тора торганнардан түгел ул, ник күзләрең атылып чыкмый шунда, турыдан яра. Моны сизенеп алган Корбан ага кыюлана төште. — Ә хәзер, Җәүһәрә туган, турысын гына әйт: безгә карата дәгъвагыз зурмы? — Юк ла! Каян килеп зур булсын, ди. Егетләребез бик тиз чамалап алдылар. — Аларга безнең рәхмәтебезне белдерегез. — Шулай итәрбез. — Менә, Җәүһәрә туган!—дип дәвам итте мастер.— Бер дә орынып торган күршеләр дип тормыйбыз, әледән-әле мәшәкать ясыйбыз үзегезгә. — И-и, Корбан абый! Сезнең белән орынып торган күршеләр булуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Сез күрсәткән яхшылыкларны, сез кылган игелекләрне, борынгычарак итеп әйтсәк, бер алла үзе генә белә. — Рәхмәт, Җәүһәрә күрше. Кулдан килгән кадәр ярдәм итә алуыбызны шулай бәяли белгәч, бик рәхмәт инде. — Әнә, туктаткансыз да бит инде,—дигән булды председатель. Ә үзе Корбан аганы култыклап скважина тирәсенәрәк алып китте. Җәүһәрәнең ниндидер йомышы барлыгын мастер шунда ук төшенде. Әмма сер бирмәде, сөйләнүен белде. — Туктатып кына калмыйбыз әле аны. Бүген үк көндез килеп элек тамчысын да калдырмыйча нефтен суыртьип алабыз. Аннары, тирә-юньне тигезләп, җирнең өске катламына кара туфрак түшәп куячакбыз. — Бик һәйбәт! Бәлки әле йомып та калып булыр. — Анысы булмас, кем, Җәүһәрә күрше. — Ник алай? — Алай йомып кала торган вакыйга түгел бу. — Сезгә дә тел-теш тидерерләрме? — Баштан сыйпамаслар, билгеле. Хәзер ул мәсьәләгә бик җитди карыйлар. Табигатьне саклау — илне саклау белән бер хәзер. Җәүһәрә зарлы, инәлгән тавыш белән дәвам итте: — Нинди гөнаһ шомлыклары булды соң әле бу?! Ничәмә-ничә еллар тик торган скважина иде бит ул. Без инде аның бар икәнлеген дә оныткан идек. Тора иде шунда кирәксез торба башына ошап. Кинәт кенә нефть бәреп чыгуын күр инде, ә? Корбан ага, ярты сүздә бөтенесен берьюлы аңлатып бирергә теләгәндәй. әйтте: — Хикмәте бар аның кем, Җәһәрия. Яңа төр химик реагент куллана идек. — Шулайдыр, шулайдыр. Тикмәгә генә мондый хәл килеп чыкмас.— Җәүһәрә тынып калды. Аннары, ни булса шул булыр дигәндәй, ярды да салды:—Корбан абый, зур гына йомышым бар иде сезгә. Килешеп бетмәс. Әмма башка чара юк. Мастер елмаймыйча булдыра алмады. Сизәм бит, баядан бирле кыбырсып торуыңнан ук күрәм. Әйдә, әйтсәң әйт инде. Гаепкә алма инде, Корбан абый. Әлеге дә баягы, һаман дип кул сузу инде. Сезгә шефыбыз дип тә, депутатыбыз буларак та, а ил олысы итеп тә мөрәҗәгать итү. Озын сүзнең кыскасы шул: бераз торба кирәк иде. 5 — һы-ы, алай икән! Ниндирәк торба соң? — Яз көне алган идек ич. Нәкъ шундыйлар. ° — Күпме кирәк булыр? — Яңа ферма бинасына су кертергә иде. Бер километр чамасы бу- в лыр ул ара... — Эшләрбез,—диде мастер ипкә килгән кеше сыман итеп.—Мон нан бер атна гына элек ике скважинадан мең ярым метр чамасы тор- “ ба чыгарылды.— Корбан ага куен кесәсеннән блокнотын чыгарып, шу- = ңа нәрсәдер сызгалады да, язган битен ертып алып председательгә тот- * тырды.— Менә шушы кәгазьне цех начальнигы Ишкәев иптәшкә бирер- « сең. Кайчан һәм каян алырга икәнлекне \зе әйтер. х — Нинди генә рәхмәтләр әйтергә инде сезгә, Корбан абый! Сездән »• күргән яхшылыкларны, картларчарак итеп әйтсәк, алладан да күрмәс- £ сең. Иллә мәгәр олы җанлы, киң күңелле кеше булырсыз икән! Мастер ярар ла дигән сыман итеп кулын гына селгәде Җәүһәрә ® Сабировна башта гафу үтеңде, аннары саубуллаша башлады. Корбан ага үз урынына, алдагы,урыннарның берсенә кереп утыру белән, автобус кузгалып китте. Ул да булмады, гөр килеп, әле яңарак кына машинасына утырып авыл ягына китеп барган председатель турында гәп сатарга керештеләр. — Валлаһи Әгәр! Беттек, мин әйтәм, була икән хәлләр. — Әйе, талканы коры диләр аның. Шул чак Саттар, барысын да авызына каратып, Җәүһәрә Сабировна белән бер егет арасында килеп чыккан вакыйганы кызыклы мәзәк итеп сөйли башлады. Егет тә шул ук Зирекле авылыннан, ди. Әмма туган авылын ташлап Ак-Калада производствода эшли икән. Әлеге егет, Октябрь бәйрәмендә бугай, авылына кунакка кайткач клубка килә. Менә без кем, дип мактанырга кирәк бит, бераз кабып та килгән бу. Бөтен клубны бер итеп йөри ди теге: кызларны чырылдата, егетләрне дә тотып җилтерәткәли.'Шунда клубка председатель килеп керә Күпмедер вакыт әлеге егетнең кыланышларын күзәтеп тора. Аннары түзми, тегене якасыннан эләктереп ала да, иң элек бөтен яшьләр алдында зал буйлап сөйрәп тышка алып чыга, аннары, мәйдан тотарга күнеккән көрәшче кебек, егетне баш очына күтәреп ала да, болдыр баскычы аша пычракка тондыра, ди. — Аңардан булыр. — Кыяфәте килгән аның. Ул арада автобус, кай җире беләндер Урал тауларын хәтерләтеп, яшеллеккә күмелгән текә калкулыкларны ярып үткән юл буйлап аска таба төшә башлады. Көмеш тасма кебек кенә булып ялтырап яткан инеш аркылы салынган күперне чыгу белән, юл тигезләнгән сыман булды. 6 ...Район ннженерлык-технология службасы начальнигы Ногман Шөгеровның аландай киң кабинетында производство киңәшмәсе бара. Начальник креслосы артындагы стенада 2 нче РИТСның скважиналар фонды схемасы Ул бөтен стенаны биләп тора Схема-карта нефтьчеләрнең үзләренә генә таныш булган шартлы билгеләр белән чуарланып беткән. Икенче якта да төрле диаграммалар, графиклар һәм сызмалар. Өстәл өстендә телефон аппаратлары, микрофон, көчәйткеч һәм башка төрле элемтә приборлары. Түрдә Ногман утыра, һәр вакыттагыча пөхтә, чиста киенгән. Килеш-килбәт тә шәп. Иөзе житди. Үзе сабыр-тыныч. Мондый халәт, гадәттә, позициясенең нык, үз эшенең хаклы икәнлегенә тирәнтен ышанган кешеләрдә була. Монда мастерлардан тыш служба инженеры Наил Сабиров, партоешма секретаре Иван Говоров, өлкә газетасының үз хәбәрчесе Тажи- ев һәм Корбан агага таныш булмаган берничә кеше утыра иде. Беренче информацияне службайың өлкән диспетчеры Федор Никитин ясады. Иң элек ул төнге вахтада торган диспетчерның докладноен укыды. Анда,' кабинеттагыларны сагайтып кына калмыйча, чын-чыннан пошаманга төшерерлек сүзләр дә бар иде. 15 нче куст-насос станциясе районында, мәсәлән, бер скважинаның манифольд линиясе шартлаган, шул ук рәттә торган тагын ике скважина да «тынгысызланган», алар- ны төнлә автоматлар ярдәмендә ябарга, ягъни нефть бирүдән туктатырга туры килгән. Сәбәбе билгеле: 15 нче куст-насос станциясендә ниндидер сынаулар үткәрелә, продукт катламына ниндидер химик реагент кудырыла... Ногман өстәл артына торып басты. Тынлык урнашты. Йөзендә караңгы күләгә ярылып ята аның. Менә ул өстәле өстеннән берничә бит кәгазь алды һәм катгыйкырыс тавыш белән тезә дә башлады: — Иптәшләр! Янарак кына Федер Николаевич әйтеп үткән күңелсезлекләрне хәзер атлаган саен көтәргә мөмкин. Иртәнге якта гына өстәлемә берьюлы берничә акт кертеп салдылар. Менә алар. Монысы, нефть җиһазларын прокат-ремонтлау һәм скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехыннан. Төнге вахтада ремонтчылар скважинага батырма насос төшергәндә, искәрмәстән нефть фонтаны бәрә башлаган. Нефть ташкыны астында калган эшчеләр яртылаш төшерелгән насосны кире чыгарырга мәжбур булганнар. Кабалану-каушау сәбәпле, уннарча һәм уннарча мең сум торган насосның кабелен эштән чыгарганнар. Акттан күренгәнчә, тирә-юньне нефть баскан, янәшәдәге иген басуына агып кергән. Ә монысы «Маяк» колхозында булган ЧП турында... Янарак кына халык контролерлары группасы членнары алып кайтып бирделәр. Анда да бөтенләй уйламаган-көтмәгән, әллә кайчан консервировать ителгән скважинадан нефть бәреп чыккан, колхозның культуралы көтүлеген пычраткан. Ә бит якында, үзәнлектә генә, берничә колхозны су белән тәэмин итә торган сулыклар... Корбан аганың йөрәге убылып киткәндәй булды. Җәүһәрәнең: бәлки әле йомып та калырбыз, дигән сүзләрен исенә төшерде ул. Димәк, халык контролерлары группасы членнары алар кайтып киткәч булганнар. Ногман икеләнүне, каушауны белмәс тәвәккәллек белән сүзен дәвам итте: — Сез, иптәшләр, мине дөрес аңларсыз дип уйлыйм. Мин яна ысулларга, прогрессив алымнарга, гомумән, яңалыкка каршы түгел. Әмма андый, производствога бәйле булган сынауларны бернинди хәзерлексез, алдан ук тиешле чаралар күрми торып үткәрүгә каршы. Каршы булдым, каршы булачакмын да. Кыскасы шул, әлеге «тәҗрибәләр» тудырган ЧПлар турындагы хәбәрләр югарыга да барып җитәргә өлгергән инде. Кемнең кем булуы белән санашып тормыйча, гаеплеләргә карата тиешле чаралар күрелер, минемчә. Бу сүзләрнең кем бакчасына таш ату икәнлекне кабинетта утыручыларның барысы да бик яхшы беләләр иде. Корбан ага да Ногманның тезгенне артык ычкындырмый торган каты куллылыгын белә, әмма хәзергедәй ачыктан-ачык ябырылуын көтмәгән иде. — һәркайсыгызга билгеле, иптәшләр, хәзерге вакытта ифрат та кызу темпларда үскән индустрия, фән-техника революциясе белән табигатьне акыллы рәвештә бер-берсенә бәйли белү кешелек өчен иң төп проблемаларның берсенә әверелде. Без, нефтьчеләр, табигатьне саклау мәсьәләсендә башлап йөрүчеләр булырга тиеш идек. Ногман, кирәкле кешеләрен барлаган кебек, як-ягына каранып алды. ♦ Аннары фикер эзлеклелеген югалтмаска теләгән кебек итеп, сөйләвендә а. булды. — Монда, иптәшләр, өлкә газетасының үз корреспонденты ип- ң тәш Таҗиев та утыра. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, тикмәгә генә о килмәгән ул. Журналистлар теле белән әйтсәк: проблема номер одни- & га кагылышлы теманы ул читләтеп уза алмас, язып чыгар дип уй- ® лыйм. Нишләмәк кирәк, тиешле җәзадан котылды юк. Киләчәктә ачы 3 сабак булыр. ♦ — Ә ник?—дип элеп алды әти кеше.— Ышанам! Унышлы чыгачагын күңелемнең кай төше беләндер тоям да кебек. — Ха-а! Тоя, имеш. Производство технологиясе турында сүз барганда интуиция яки гипотезалар белән генә эш итүдән сакланырга кирәк, әти. Югыйсә, аның бик кыйммәткә төшүе бар. Хәер, хәзер үк җимешләрен күрәбез инде. Корбан ага улының сүзгә оста, субъектив кимчелекләрне дә объектив шартлар исәбенә йолу, юк итү сәләте барлыгын яхшы белсә дә, тиз генә биреләсе килмәде. Сүз-фәлән сорап тормады ул, урыныннан күтәрелде дә, тагын да үҗәтләнә төшеп сөнли башлады Белмим, кем ничектер, әмма минем бу сынауларга карата үз фикерем бар.— Аннары тавышын тагын да көчәйтә төшеп дәвам итте-— Утыз елдан артык нефтьче булып эшләү дәверендә нинди генә яңалыклар, нинди генә прогрессив алымнар, нинди генә яна техника, яңа технология производствога кертелмәде икән! Бер нәрсәгә ачык төшендем мин: яңалык никадәр зуррак, никадәр кыюрак булса, каршылыклар да шул кадәр күбрәк булды. Әгәр дә без эшебездә теге яки бу уңышка ирешкәнбез икән, бернинди икеләнүсез әЛтергә була, бу барыннан да элек яңалыкны юлдашыбыз итү яәтижәсе. Әйтмәгәнем булсын, яңалыкны яклан, аңа тешем-тыркагым белән ябышып, моңарчы оттырмадым Моннан сон да оттырмабыз, дин уйлыйм. Дөрес, бу соңгы сынаулар чыннан да. хәзерлексез башланды. Әмма моңа инженер Га.тн- мовнын тәкъдиме түгел, беренче чиратта без гаепле. Юк служба начальнигының йомшар исәбе күренмәде, әтнсеиен cvaen урта бер жнрдә бүлде дә. яна көч белән ябырылды Фарыз гамәл үтәгән кебек, тырышып тырмашып әлеге якынлыкның нигезен Ногманның сүзе моның белән генә бетмәгән икән әле. Корбан ага =» ягына өтеп ала торган караш ташлап, сорап куярга булды. — Их-х, әти! Менә күрдеңме инде ниләр килеп чыкканны? Бер » түгел, күп мәртәбәләр әйттем мин сиңа, ай-һай, әти, дидем, олы мә- „ шәкать, зур җаваплылык аласың, дидем. Менә, күрдеңме инде? * Корбан ага җавапсыз калуны килештермәде. Урынсызрак булса н да сорап куясы итте: — Галимов үзе кайда соң әле? — Аның монда нигә кирәге бар? Без монда үзебезнең производство 2 мәсьәләләрен генә тикшерәбез. . Корбан ага әрепләшергә җыенган кеше сыман әйтә салды: — Ләкин бит аның ул тәҗрибәсе аныкы булудан гына узган. Ту- рыдан-туры безнең проиводствога кагыла түгелме соң? Ногман, ачы елмаеп, тавышына кинаялек чыгарып әйтте — Син, әти, һаман да бу җирлексез тәҗрибәгә ышанган сыман итеп сөйлисең. Тел төбеннән шулайрак аңлашыла. какшатты, бары тик кимчелекле якларын гына күрсәтте, иң хикмәтле- се шунда, ният-максатын яшереп маташмады, соңгы сүзен, килде* китте тәҗрибәләр ясауны барыбер туктатачакмын, дип төгәлләде. Ул бу сүзләрне шундый итеп әйтте, хәтта Корбан аганың да башында: «Бодайга киткәч, мөгаен, туктатыр да»,— дигән уй чагылып үтте. Шул вакыт телефон шалтырады. Ногман трубканы алды. — Ал-ло! Тыңлыйм. Әйе, монда. Ярар. Хәзер әйтермен. Хушыгыз! РИТС начальнигы җәһәт кенә Корбан ага ягына борылды да, шактый коры тавыш белән: «Диспетчер шалтырата, сиңа машина нәрсәгә кирәк булды?» — дип сорау биреп куйды. Корбан ага шунда ук чыгып китәргә җыенгандай яшьләрчә өл- гер-житез хәрәкәтләнеп урыныннан купты. — Әйе, машина мина кирәк, — диде ул тынгысызланып. Аннары тирәюнендә утыручыларның барысына да берьюлы мөрәҗәгать иткәндәй әйтә салды — Иптәшләр янына барырга. Теге, «Маяк» колхозы янындагы скважина тирәсен чистартасы бар. Алайса, мин китим әле. Беренче булып үз фикерен Ногман әйтте: — Әгәр дә хәзер тикшерә торган мәсьәләдән дә әһәмиятлерәк эшең бар дип исәплисең икән, рәхим ит! Служба начальнигы бераз арттырыбрак җибәрүен үзе дә сизенде, ахрысы, кабинеттагыларга мөрәҗәгать итеп: — Нишлибез, иптәшләр? Җибәрикме? — дип сорап куйды. Аның бу соравы да, ничектер, мыскыл итү сыманрак булып яңгырады. Корбан ага шофер янына кабинага кереп утыргач та тиз генә тынычлана алмады. Ниндидер гарьләнү хисе бимазалый иде аны. Шәһәр артта калды. Машина көзге кебек ялтырап яткан асфальт юлдан җил уйнатып алга ыргыла. Корбан ага күзләрен бер ноктага төбәгән дә тынып калган. Кәефе бик чамалы аның, күңелендә өермә. Ул җыелышта булып узганнарны кабат бер-бер артлы хәтер күзеннән кичерде. Ногманның гадәт- холкын яхшы беләм дип уйлый иде әти кеше. Әмма бу кадәр үк алып узыныр дип уйламаган иде. Үзүзен артыграк ярата башлаган, ахры, егет Яман чир. Кемдер, үз-үзеңне ярату— үз-үзеңне үтерүгә тиң. дигән. Хәзергә әле соң түгел, сөйләшергә кирәк егет белән. Бер аб- .руен югалтса, аны кайтарып алулары авыр булачак. Аңлашырга, бүгеннән үк исенә китерерлек итеп әйтеп карарга. Бабаеннан өне алынып тора, беркемнән дә шулай шүрләми Ногман. Әй-йе, бабае сөйләшеп карасын. Корбан ага шундый уйлар белән мавыгып, «Маяк» колхозына килеп җиткәнен сизмичә дә калды. 7 ...Корбанның бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эштә булуы, шуның өстенә эшендә чак кына чатаклык килеп чыгу сәбәпле, кунак мәшәкате тулысынча Рахман карт өстенә төште. Кичә бораулау эшләре идарәсе администрациясе мистер Шандор белән очрашу оештырды. Кунакны, алдан ук сөйләшеп куйганча, төп- төгәл сәгать икедә Рахман карт алып килергә тиеш иде. Билгеләнгән вакытта инде алар Ак-Ka.ia бораулау эшләре идарәсенең өч катлы өр-яңа бинасы каршысына килеп туктаганнар иде. Кунакны баскычта чыгып каршыладылар. Идарәнең директоры Василий Григорьевич Курышев та шунда иде. Танышулар, кул биреп күрешүләр башланды. Эчкә үттеләр. Холл тере миллионерны күрергә теләүчеләр белән шыгрым тулы иде. Мистер Шандор чем-кара костюмнан. Күз явын алырлык ак яка. Цилиндрын кимәгән, ялан баш. Менә ул, мөлаем гына елмаеп, гадәттәгечә, уң кулын күтәреп «О, кей!> —диде. Зур төркем булып икенче каттагы директор кабинетына үттеләр. Әңгәмәне дә шунда гына уздырмакчылар иде, әмма очрашуга катнашырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә алып, лекцияләр залына ♦ күчтеләр. Анда КПССның шәһәр комитеты, халык депутатларының о. шәһәр Советы, нефть һәм газ чыгару идарәләреннән килгән вәкил- 5 ләр дә бар иде. Кунакны, Рахман Шөгеровны, «Татнефть* берләшмәсеннән килгән J иптәшне, тагын берничә кешене президиумга чакырып алдылар. Әң- ® гә.мәне бораулау эшләре идарәсе директоры Василий Григорьевич 3 ачып жибәрде. Иң элек ул’мистер Шандорны идарәнең үткәне, бү-♦ генгесе һәм киләчәге белән таныштырды. Борауланып үтелә торган a һәрбер метр тау токымының күпмегә төшүе, аның үзкыйммәтен ки- ° метү юллары турында сөйләде. Коллективта күпме кеше эшләве, шу- ларның ничә проценты югары белемле инженер-техник работниклар о •булуын әйтте. Аннары кунак сораулар бирде. Нефть катламының нинди тирәнлек- * тә ятуы, бер скважинаның күпме вакыт бораулануы белән кызыксын- > ды ул. Василий Григорьевич мистер Шандорның барлык сорауларына s да канәгатьләнерлек, тулы жавап кайтарды. Тылмач Җәмилә ул әйт- £ кәниәрнең бер генә сүзен дә чәчмитүкми тәрҗемә итте. Ул арада президиумга язма рәвештә бирелгән сораулар ява башлады. Күп иде алар. Алдагы рәттә утыручылар, президиум өстәленә үрелеп, берьюлы икешәрөчәр кәгазь кисәге куйдылар. Бераздан әлеге сорауларга жавап бирү өчен сүзне кунакның үзенә бирделәр. Мистер Шандор урыныннан күтәрелде. Сораулар язылган кәгазьләрне янына килеп баскан Җәмиләгә тоттырды Ул һәр сорауны башта русча укыды, шунда ук тәрҗемә дә итә барды. Сорауларда энергетик кризис та, нефть бизнесы да, монополия дә, сәүдә палаталары да, валюта фонды биржалары да, хәтта нефть мафиясе кебек четерекле мәсьәләләр дә читтә калмаган иде. Рахман карт өчен бик үк аңлашылып бетмәгән: корпорация, концерн кебек сүзләр дә җитәрлек нде анда. Кунак иң элек үзләренең нефть компанияләре, аның нефть запаслары, Америка экономикасында, политикасында һәм стратегиясендә тоткан урыны турында икеөч җөмлә белән аңлатып бирде. Компаниянең нефть ятмалары, нигездә, өч урында тупланган Шуларның иң зурысы, иң бае Аляскада, Маккензи елгасы дельтасында урнашкан икән. Аннары кунак Америка нефтьчеләренең эш шартлары, сәгатенә •күпме хезмәт хакы алулары турында сөйләп китте. Очрашу эш сәгате чыккач кына тәмамланды. Соңыннан кунакка истәлекле бүләк бирделәр, түшенә Ак кала бораулау эшләре идарәсе оешуга 25 ел тулу уңае белән чыгарылган значок кададылар. Рахман карт очрашудан шактый соң һәм ярыйсы гына арып кайтты. Шулай булуга да карамастан, тәнендә ниндидер җиңеллек тоеп, күтәренке күңел, саф баш белән уянып китте. Торып юынды. Бакчаны әйләнеп керде. Әмма иртәнге чәен эчәргә өлгермичәрәк калды: капка төбенә мистер Шандорның шоферы негр Джим килеп туктады. Ул шәмәхә төстәге калын иреннәрен ерып, бөтен тешләрен берьюлы күрсәтеп, киң итеп елмайды ...Менә алар яңадан юлда. Бүген дә. нәкъ кичәге кебек, алда негр янында Рахман карт утыра. Артта мистер Шандор белән Җәмилә. Машина көзге кебек ялтырап яткан асфальт юлдан бара. Бүген ■алар Әлмәт, Бөгелмә якларын әйләнеп кайтырга булдылар. Рахман карт тнк кенә басылып утыра алмый, бер алга, бер янә- шесендә утырган негрга күз сала. Джимның машинаны шулай өермә урынына кууын һәм шаярган сыманрак итеп рульне сыңар кулы белән генә тотып баруын өнәп бетерми ул. Ничәмә-ничә тапкырлар инде эченнән генә: «Җәһәннәмгәме ашыга?..>— дип тиргәнде. Ә як-якта республикабызның нефть районнарына гына хас күренешләр. Әнә, алда югары вольтлы электр линияләренең челтәрле манаралары. Әнә. анда-санда таралып, көн дими, төн дими ил байлыгы— нефть бирүче скважиналар чәчелеп утыралар. Күпләрендә, әле иелеп, әле тураеп жим жыючы торнаны хәтерләтеп, сиртмәләр чайкала... Алда көмеш тасма сыман асфальт юл. Ниндидер кодрәтле көч аны нәрсәгәдер чорный кебек, әнә, юл күз иярмәслек тизлек белән машина астында калып юк була бара... Шул юлдан мең төрле йөк төялгән машиналар агыла. Менә, тирә-якка бензин, сөрем исе бөркеп, гаять зур авыр машина узып китте. Аңар шәм кебек төз торбалар төялгән. Бораулау торбалары. Димәк, ул кайсыдыр буровойга юл тота. Шунда ук үкереп, бер-бер артлы ике-өч авыр агрегат узып китте. Юлның як-ягында таныш, күңелләргә якын туган як күренешләре. Әнә, әллә каплардагы тау тезмәләре, рәшә аша зәңгәрсу төскә кереп, урман буйлары күренеп тора. Сул якта куе әрәмәлекләр. Ара-тирә елгачыклар, инеш сулары чагылып кала. Шул чак мистер Шандор, картның җилкәсенә чак кына кагылып алгандай итте дә, кичәге очрашу турында сүз кузгатты. Әйтүенә караганда, бик ошаткан. Халыкның профессиональ эрудициясенә хәйран булган ул. Аннары тагын бер нәрсәгә игътибар иткән кая гына бармасыннар, кемнәр белән генә очрашмасыннар, һәркайда Шөгеровлар- ны беләләр, хөрмәтлиләр, олылыйлар. — А как-же!—дигән булды Рахман карт уенын-чынын бергә кушып—Без бит эш кешесе, ягъни һөнәр иясе, һөнәр иясе—ил терәге. диләр бездә. Кичә Җәмиләгә дә эш күп булды. Беренче тапкыр буларак кулына кечкенә генә куен дәфтәре белән каләм алды. Очрашуның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген ул да яхшы төшенгәндер шул. Шунда Рахман карт Җәмиләдән: — Кара әле, кызым, безгә ничек итеп килеп чыгасы иттең? Моңарчы бер дә күзгә-башка чагылганың юк иде? — дип сорап куйды. Бу сораудан кыз чак кына уңайсызланды: — Мине, Рахман абзый, тәрҗемәче итеп чакырттылар монда. Мин эшләгән институттан еш кына шулай тәрҗемәчеләр соратып алга- лыйлар. Хәзер бит Казанга да бик күп илләрдән киләләр. — Шулайдыр, шулайдыр. — Шөгеровлар гаиләсендә өлкән яшьтәге кешеләр дә бар дигәч, татар телен дә яхшы белүче булсын, диделәр. — Алай икән. — Чынлыкта минем һич кенә дә кирәгем булмаган. — Ник алай дисең әле, Җәмилә кызым? — Соң, сез, Рахман абзый, рус телен дә нәкъ туган телегез кебек яхшы беләсез икән ич. — А как-же! Мин бит пролетар кеше, ягъни эшче. Шунда мистер Шандор аларның нәрсә турында сөйләшүләре белән кызыксынып куйды. Ә инде Җәмилә тәрҗемә иткәннән соң: — Әй-йе! Сез Шөгеровлар чыннан да эш кешеләре, — диде үз сүзләренә үзе үк мөһер суккандай итеп,—Бабайның зиһен дәфтәрендә дә татарлар турында: уңган, булган, ифрат та эшчән халык, дигән сүзләр дә бар. Рахман карт ни турындадыр уйланып, алга таба борылып утырды. Тел тибрәтеп әйтә алмаган фикерен күңеле белән тынычландырып барды. Сүз уңаенда әллә әтием Рамазан турында да бер-ике авыз сүз әйтимме икән, дигән теләге туса да, үз-үзентыеп калды. НЫң е;' ӘГӘН ТӘКЪДНР ДӘ әтисе турында әйтер сүзләре күп Рахман картРеволюция алдыннан чыккан «Баку нефть промышленносте эшчеләренең эш көне һәм хезмәт хакы» исемле китапта Рамазан Шөге- ф пгВпппДа ис~ Ме телгә алынган. Чөнки Рахманның әтисе Рамазан а. I СДРГ1 ның Баку комитеты әгъзасы булган, «Нефть промышленное- те эшчеләре союзы»нда актив катнашкан. Бу союз нефтьчеләр ара- “ сында агарту һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү эшен яхшырту S мәсьәләләре белән җитәкчелек иткән. ® Александр Митрофанович Стопаниның әле телгә алынган китабында нефтьчеләрнең түзә алмаслык авыр шартларда, көненә уникешәр- ф ■ уналтышар сәгать эшләүләре, кое тирәнлегендәге бер скважина бо- ш раулаганда гына да уртача унлаган кешенең һәлак булуы яки гомер- о гә гарип булып калуы турында язылган. Бу китапка Ленин югары бәя ® биргән, хәзер дә ул Ильичның Кремльдәге кабинеты китапханәсенең и киштәсендә тора, дип сөйлиләр. Ә китапның авторы Александр Мнтро- ® фанович Стопаниның көле салынган урна — Кызыл мәйданның Кремль * стенасында. ► Рахман картның күзләре алга төбәлгән. Алга томырылган машина- s ның тәрәзәләре артында, күз ачкысыз буран котырынган авазлар чы- * гарып, зәһәр җил ыжгыра. Шул әрсез җил картның да уйларын әкренләп сүтә, тузгыта сыман. Әйе, Рахман шушы төбәктә туса да, балачагы, яшьлеге Россиянең нефть башкаласы — Бакуда үтте. Шунда диңгезне яратты. Бу якларга кайткач та оныта алмыйча иза чикте. Ул Каспий диңгезенең кояш астында җәйрәп күзләрне чагылдырып ятуларын, аның әле зәңгәрсу, әле яшькелт төокә керүләрен, чал башлы дулкыннарны, җил тузгытканда хасил булган тозлы тамчыларын, каядыр офыкка китеп эрегәндәй күздән югала торган корабларына кадәр ярата иде. Диңгезнең ярларына сыеша алмагандай, ярсып котырынулары турында әйткән дә юк, андый чагын хозурланып карап торулары үзе мәнге онытылмаслык хәйрантамаша иде. Ялан аяклы малай чагында Рахман үзише дуслары белән диңгезнең БибиӘйбәт дип аталган култыгында балык чиерттерергә ярата иде. Шаярырга, күңел ачарга җай чыгып кына тора. Әгәр дә инде балык капмаса, берәр иске көймәне алалар иде дә, сүс кисәкләрен яндырып, су астыннан күбекләнеп-бокырдап газ чыгып торган урыннарга ут төртеп уйнарга яраталар иде. Алар бу уенны үзләренчә «су яндыру» дип атыйлар иде. Кем утының ялкыны биегрәк үрли —шул җиңүче. Унҗиде яшь тулар-тулмас Рахман эшче булды. Биби-Әйбәт култыгын күмделәр. Су чигенгән урыннарда буровойлар калкып чыкты. 1923 елның башында, кайчандыр алар балык чиерттергән урыннан көчле нефть фонтаннары бәрде. Диңгезне штурмлау әнә шул елларда башланды. Рахман әтисе янында бораулаучы булып эшли башлады Бораулаучы дин әйтү бик үк дөрес тә булмас, чөнки ул вакытта скважиналарны бәрдереп, чүкеп казыйлар иде. Бу турыда сөйли нитә калсаң, хәзерге яшьләр көләләр генә, ышанмыйлар. Нефть чыгаручыларны «тарталь- шиклар» ягъни «тарттыручылар» дип йөртәләр иде Ул яман күренеш бүгенге нефтьчеләргә коточкыч төш булып кына керүе мөмкин. Андый ысул түбәндәгедән гыйбарәт иде. «Тарттыручы» коега чиләк төшергән кебек итеп бауга тагылган «желонка»ны скважинага төшерә Җиләк белән «желонка*ның аермасы шул әлеге савытның төбендә клапаны бар. Нефть тулганда клапан ачыла, чыгыр ярдәмендә өскә күтәрелә башлаганда—ябыла. Чыгарылган нефть күләмен үлчәү өчен агач чаннарга тутырыла. Аннан агач улаклар буйлап «амбар» дип аталган чокырларга агызыла. Бары тик шуннан сон гына резервуарларга тутырыла. Аннары инде вагоннарга, баржаларга төяп кирәкле урыннарга озатыла. Нефтьнең иң кыйммәтле фракцияләре, матдәләре очып бетүе турында әйтеп торасы да юк. Иң яманы—бу эштәге кешеләрнең хәле. Стопани нефть чыгаруның бу ысулын үзенең китабында техник вәхшилек дип атаган иде. Бәлки шундый авырлык белән табылганга күрәдер, ул заманда нефтьне тонналап түгел, ә потлап үлчәгәннәр. Советларның VIII Бө- тенроссия съездына, Ленин исеменә Баку нефтьчеләренең ... фәлән- фәлән мең пот сыек ягулык чыгардык, дип рапорт бирүләрен өлкәм кешеләр хәтерли торгандыр әле. Бу хәбәрне съезд делегатлары аягүрә басып, алкышлап каршы алганнар. Бүгенге көндә «Ак-Каланефть» идарәсе үзе генә дә елына революциягә кадәр бөтен патша Россиясе биргән нефтьтән артыграк сыек ягулык чыгара. Менә нинди ул бүгенге Ак-Кала! Гомер буена да онытырга мөмкин булмаган тагын бер вакыйга. Анысы 1924 елның зәмһәрир салкын январь көннәренең берсендә була. Күңелләрне өшетеп, йөрәкләрне тетрәндереп: Ленин үлгән, дигән хәбәр тарала. Ул көнне диңгез дә, кая барып бәрелерегә белмәгәндәй, ярсыган, үкереп ярларына ташланган, сыкраган, иңрәгән, елаган. Кая карама — халык, халык төркеме өстендә — кара тасмалы байраклар. Диңгезнең ярсулы шавына кушылып җыр яңгырый: Вы жертво-ою па-ли в борьбе ро-ко-вон... Еллар үтә торды. Карт большевик Рамазан Шөгеров та дөнья куйды. Ул вакытта инде Рахман үзе әти кеше, үзенең берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр өч баһадиры үсеп килә иде. Тагын да соңрак дәһшәтле сугыш башланды... Аяз күкне кара болыт каплап ил өстенә афәт килгән елларны исенә төшерү Рахман картның яңадан-яңа уй катламнарын актара, яңа хатирәләрен ача. Фашистның кан баскан күзе Баку ягында була. Сугышның беренче елларында фәкать Баку нефтен генә куллануыбыз беркем өчен дә сер түгел иде. Нефтьчеләрнең дә, нәкъ чолганышта калган Ленинградтагы кебек, «Тормыш юлы» дип аталган юллары бар иде. Баку белән Красноводск каналы арасын шулай дип йөрттеләр. Шул каналда Бакудан килгән нефтьне танкерлардан, баржалардан тимер юл цистерналарына төйиләр иде дә, Караком чүлләре аша тылга, нефть эшкәртү заводларына озаталар иде. Бөек Ватан сугышыннан соң Баку нефте тарихында яңа сәхифә ачылды. Корыч субайлар кагып, эстакадалар корып, нефтьчеләр диңгез киңлегенә юл салдылар. Бу хикмәтле эшкә Рахман да үзеннән өлеш кертте. Диңгез эчендә беренче фонтан бәрдергән атаклы мастер Михаил Павлович Каверичкин бригадасының иң алдынгы бораулаучысы иде ул. Шунда ул беренче Алтын йолдызга лаек булды. Нәкъ шул елларда Рахман үзенең туган якларыннан зур нефть чыгарышырга кайт дигән чакыру алды. Ул гына бәлки аны тамыр җәйгән, ярты гомерен биргән урыннардан кузгата да алмаган булыр иде. Әмма әнисе Миңлекамал карчык ике сүзнең берендә: туган якларыма кайтып гүр иясе буласым килә, дип, аның җелеген корытты. Кайттылар. Әнисе туган авылы зиратында, карт каеннар төбендә, үзенең әтисе белән әнисенең аяк очында урын тапты. Ләкин сугышта бер-бер артлы ике баласын югалтканнан соң акылы зәгыйфьләнер хәлгә җиткән хатыны Мәйсәрә генә һаман: «Улларым кайткандыр... Безне эзли торганнардыр, сиңа әйтәм. Кайтыйк туган нигезебезгә!..» — дип теңкә- ләргә тия, чынга ашмаслык гозерләре белән үзәкләрне телгәли иде. Ул арада инде Корбан да башлы-күзле булды. Шуннан соң ел да үтмәде, хатыны Мәйсәрә дөнья куйды. «Син көт, әтисе. Кайталар улларыбыз. Юлда алар»... — диде соңгы сүзе итеп. Андый хәлләр эзсез генә үтмиләр икән. Гомер буена искә төшеп, йөрәккә кара кан саудырып, күңелләрне сулгытып. мәңге төзәлмәслек яра булып бимазалап торалар икән. Шулай итеп Рахман Шөгеров. сугышка киткәнче өй- ♦ ләнгән өлкән улы Борһанның хатыны Сабира белән бер түбә? астында о. япа-ялгыз калдылар. Күпмедер вакыт үткәч килене дә: бигайбә, әт- 5 кәй... сораучы бар, дип кияүгә чыгып китте. Менә шунда татыды Рах- з ман карт ялгызлыкның нәрсә икәнен. Ул көннәрдә юанычы Да, куаны- ы чы да эше булды аның. Инде ялгызлыкка да ияләшәм дип кенә торганда, ни күрсен, килеа не Сабира кайтып төште. «Ялгызыңны гына калдырасым килмәде»,— ♦ диде ул, авызына җиткән корсагын сыңар кулы белән каплагандай я итеп. Шундый миһербанлы, шундый йорт җанлы кешегә ничек итеп 2 күңелең эремәсен ди инде. Шуннан бирле янә бер түбә астында яши- « ләр. Хәзер инде Сабира да илленең өстендә. Әтисез дөньяга килгән1 - Рабига да тормышка чыкты, инде күптән үзе әни кеше. Әйтмәгәне булсын Рахман картның, чын мәгънәсендә уңган хатын _ булып чыкты Сабира, кулларыннан гөлләр тама. Холкы да менә ди >. гән. Кемнең кем булуы белән санашып тормый, кешенең йөзенә бәг реп әйтә, юхалану кебек шыксыз сыйфатларның эзе дә юк. Чаялыгы * да бар, чәчрәп тора. Кыскасы, тормышны шундый итеп алып бара, s Рахман карт шөкер әйтеп бетерә алмый. Уй диңгезенә чумган Рахман карт Әлмәт шәһәренә килеп җиткәннәрен сизми дә калды. Машина, троллейбус йөри торган олы урам буйлап, каланың үзәгенә таба юнәлде. Ялт итеп торган киң мәйданга килеп чыгу белән мистер Шандор туктарга кушты. Үткер күз Джим машиналар туктый торган махсус урынны бик тиз абайлап алды. Машинадан чыктылар. Кунак, аякларын яздырырга теләгән кебек итеп, әрлебирле йөренә башлады. Мәйдан уртасына чыкты. Ленин һәйкәле янында туктап калды. Сыңар кулын маңгаена куеп ак колонналы Техника йортына, Ленин орденлы «Татнефть» берләшмәсе биналарына карап торды. Рахман карт та телгә килде: — Безнең төп штабыбыз, — дип искәртеп куюны кирәк дип тапты. МистерШандор аңлаганлыгын белдереп ияген какты. Әлмәттә әллә ни озак юанмадылар. Кунак та анда-монда кереп чыгуны кирәксенмәде. Яңадан машиналарына кереп урнаштылар. Б> юлы инде Бөгелмәгә юл тоттылар. Бастырып куйган пыяла тартмаларны хәтерләтеп, җәйге кояшның бөтен нурын үзендә чагылдырган сыман, ялт итеп торган тугызар катлы йортлар яныннан үттеләр дә, шәһәрне читләтеп уза торган олы юлга чыктылар. Шул чак кунак, әле яңарак кына күргән тәэсиратларына бирелгәндәй. сүзгә кереште. — Болай булгач, исәп-хисапны өзәм дә, тыныч күңел белән кайтым китәм мин, — диде. Рахман карт та бер терсәген йомшак креслосының артына салып, апа таба борылып утырды. Тамагын кырып куйды. Әңгәмәне ялгап китәргә ул да әзер иде. — Мондый тормыш, хәзерге муллык, кем. мистер әфәнде, безгә күктән төшмәде Шулай ук ата-бабалардан мирас булып та калмады — дип салмак кына башлап китте ул. — Төрлесен күрергә туры килде Тормыш булгач, ачысын да. төчесен да авыз иттерә икән ул. Безнен бәхет кем. мистер туган, фәкыйрьлек, йөдәү. җитмәүчелек, нужалы еллар иләгеннән үткәй, сыналган бәхет. Шука күрә дә икеле4 «К У.» I тә кадерле ул безгә. Шунлыктан, кем, мистер, ниндидер анда исәп- хисаплар дип, юкка сүз әрәм итмә. Безгә әҗәткә берни дә кирәкми. Без булганына шөкрана кылып яшәргә күнеккән нәсел. — Шунда чак кына тавышын үзгәртә төшеп өстәп куйды: — Аннары, кем, ярыктан кергән бурыч, соңрак ишеккә сыймас, ди... Әлеге сүзләр тәрҗемә ителгәннән соң мистер Шандор түзмәде: — Я-я, алла! —дип кычкырып җибәрде. — Менә бит, ә!—диде ул кәефе кырылуын яшермичә.—Ләкин бит мин тәкъдим иткән әлеге сумма әжәт тә, ярдәм дә түгел. Сез аны хәләл акчагыз дип кабул итә аласыз... Карт үз сүзендә торды. — Акча гарипкә тансык. Күргәнегезчә, без күптән инде мохтаҗлыкның нәрсә икәнен белмибез. — Анысы хак. — Безнең нәсел-нәсәп гомер-гомергә кеше кулына карап яшәмәде. Без һөнәр ияләре. Кунак, үзсүзләнеп маташкан картны ярты сүздә бүлде. — Мистер Шөгеров, алай уптым-илаһи гына тәкъдимемне кире кагарга ашыкмагыз әле. — Аннары искәрмәстән генә сорап куйды — Бәлки куркасыздыр?.. — Нәрсәдән? — Америкадан килгән ниндидер капиталисттан, нефть магнатыннан акча алдылар, дигән сүз чыгуыннан куркасыздыр? — Нишләп куркыйк, ди! Урлап алырга җыенмыйбыз ич. — Дөрес. Әмма мин бу акчаны сезгә бирмиенчә беркая да китмәячәкмен..— Мистер Шандор куен кеоәсеннән чек кенәгәсен чыгарды.— Менә, чекка күз салыгыз әле, мистер Шөгеров... — Бүтән хәсрәтегез булмаса, бу турыда артык сүз куертмыйк дигән идем бит инде. — Ләкин бит сез минем ни өчен килгәнемне беләсез. Монда бик аз акча түгел... Банкта яткан арада баштагы суммага яңадан ике ноль өстәлгән. Бу акчаҮа тулы бер утар салып керә аласыз... Рахман картның җавабы әзер иде: — Үзең күрдең, яшәгән йортым теләсә кем кызыгырлык... — Ләкин бит ул дәүләт йорты. — Мин үзем дә дәүләтнеке. — Киреләнмәгез әле, мистер! Минем хәлемә дә керегез. Монда, күрегез, барыгызга да нәкъ менә без утырып йөри торган машиналар алырга җитәрлек... — Миңа машина нигә кирәк ди? — Үзегез турында гына уйламагыз. — Ә оланнарның үз машиналары бар...— Рахман карт тынгысыз бер җилкенү белән чын-чыннаң ачуланышырга кереште: — Син дә, кем, мистер әфәнде, алай сагыз кебек чат ябышма!.. Рас әйткәннәр икән сиңа, җиткәндер канса-канис. Кыстарга мөмкин, әмма көчләргә ярамый... — Ләкин бит Шөгеров бер сез генә түгел. Шөгеровлар, әнә, нихәтле, алар нәрсә дияр бит әле? — Мин ни дисәм, шулай булыр. Хәзергә әле арада иң өлкәне мин! — Көйгә килмәс жан икәнсез! Акчадан баш тартуыгызны бер яктан аңлыйм да кебек. Минем бабаем, мәрхүм: кешене тәмам бөлдерим, кешелектән чыгарыйм дисәң, аңар көн дә ярдәм ит, дияргә ярата торган булган... Сезнең «КамАЗ» безнең экономикага да сизелерлек тәэсир ясады,—дип дәвам итте мистер Шандор.— Москвада «Бэни оф Уорлд корпорейшн» тагын бер банк ачкан. Монда килешли кереп чыккан идем. Беләсезме, кемне очраттым? Ул бу сорауны шундый итеп бирде, Рахман карт та, Җәмилә дә жәһәт кенә аның ягына борылдылар. — Дөньяның иң бай кешесен, Рокфеллерларның кечесен — Дэвид Рокфеллерны. Рахман карт беркатлылыгы белән сорап куясы итте: — Анысы кем тагын? Кунак ялт итеп аның ягына карады. — Ничек? — диде ул, үзенең гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. — Сез < аларны белмисезмени? = Рахман карт сорауга сорау белән җавап кайтарды. — Без нишләп белергә тиеш ди аларны? g Кунак гаҗәпләнүдән киң итеп ачылган күзләрен Җәмиләгә юнәлт- 3 те. Тегесе Рокфеллерлар нәселен, хәтта берничә буынын яхшы белә ф икән. — Әһә-ә!—дип кычкырып җибәрде мистер Шандор, учларын бер- э берсенә ышкыштырып.—Әнә, мисс Җәмилә белә ич. — Ул белер. Ул яшь кеше. Ә мин кичәге көн кешесе. Әнә, тәрәзә и артында егерменче гасыр соңгы чиреген ваклый. Тәк что, минем бел- * мәвем дә бар. — Аннары күз кырыйлары белән генә елмаеп, искәрмәстән генә сорау биреп куйды: — Алайса әйт әле, алар мине белә-С ләрме соң? Ә? s Мистер Шандор рәхәтләнеп көлде: — Уф-ф, үтердегез! Юктыр, минемчә, белми торганнардыр. Сез s бит, мистер Шөгеров булсагыз да, миллиардер түгел. — Ялгышасың, кем, мистер әфәнде. Әгәр дә бик беләсегез килсә, мин сезнең ул Рокфеллерыгызга караганда баерак та әле. Әйе, әйе! Авызыңны ерма, кем, мистер әфәнде! Моны исбат итү өчен әллә ни ерак барасы юк. Әйтче, зинһар, сездә шул Рокфеллер дигән бәндәгез исеме белән аталган урам бармы? Кунак җилкәләрен генә сикертте. — Н-дә-ә. Шул-шул! Ә менә Шөгеров исеме белән аталган урам бар. Сез яшәгән кунакханә, нәкъ шул урамга — Шөгеров проспектына карап тора. Аны «Шөгеровлар проспекты», дип атау дөресрәк булыр иде Чөнки Корбан да шул урамда яши. Аның өендә дә. «Бу йортта '«Ак-Каланефть» идарәсенең Почетлы нефтьчесе Корбан Рахман улы Шөгеров яши», — дип язылган мәрмәр такта куелган — Усал карт сез, мистер Шөгеров! — дигән булды кунак, бармак янап. — Усал түгел, туры кеше мин, кем, Шандор әфәнде.— Рахман карт кунак ягына тагын да ныграк борыла төште.—Әйдә, дальше киттек, ди. Әйтче, зинһар, ул миллиардерга сездә һәйкәл куелганмы? Мистер Шандорга кызык. — Бу юлы да җиңдегез, мистер Шөгеров. Карт, куиагывсүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, җайлап кына дәвам итте: — Билгеле, ул дөнья тоткан бәндәгезнең саф алтыннан үзенә һәйкәл койдырырлыгы да бардыр. Бәхәсләшмим. Хикмәт андамыни! Син. мистер туган, дөрес аңлый күр. Мактанчык карт икән дип уйлый күрмә. Скверда син күргән бюст мина гына куелмаган. Мин аны хезмәгне олылау, хезмәтне данлаучы һәйкәл дип карыйм. Әй-йе, бездә хезмәт белән хөрмәт янәшә, бер-береннән аерылгысыз. Хезмәтем — бәхетем дә минем. Хезмәтем — гомерем буена яшәешемнең төп мәгънәсе булды. Син мине, кем, дөрес аңла. Мин әллә нинди батырлыклар эшләгән кеше түгел. Мин бары тик үз эшемне намус сафлыгым белән башкардым. Шуның өчен үз яшәешем белән халкым күңелендә урын яулый алдым, ихтирам казандым. Тәк что, сннеңчәрәк итеп әйтсәк, мис- тер Шандор, бу дөньялыкта беркем алдында бурычлы-әжәтле булып калмадым. Юлның як-ягында тоташ стенадан торган имәнлекне чыгу белән, үзәнлек сыман булып күренгән урынны биләп алган Бөгелмә шәһәре күренде. Анда да әллә ни озак булмадылар. Үзәк урамнарны бер әйләнделәр дә, әбәткә дип ресторанга керделәр. Аннан чыгу белән кайту ягына борылдылар. Инде Ак-Калага якынлашып киләбез дигәндә, кунак Корбан Шө- геровның кай яктарак эшләве белән кызыксынды. Юлның Зирекле авылы аша узачагы турында ишеткәч, эш урынына кереп мистер Корбан Шөгеровны да күреп чыгарга дигән тәкъдим ясады. 8 Бүген дә көн ыгы-зыгы, шау-шу белән башланды. Моның шулай булачагын Корбан ага күңеле белән сизенгән иде иңде. Ул автовокзалга башкаларга караганда иртәрәк килде. Килү белән диспетчер янына керде. — Сәлам егетләргә! — Хәерле иртә, Корбан ага. — Шалтыратып аласы иде... — Рәхим итегез! Мастер район инженерлык-технология службасын сорады. РИТС- ның өлкән диспетчеры үз урынында. Корбан ага, жилкәсе аша аскан планшетка охшашлы сумкасын ачып, кичәге заявкасын алды да, бүген эш урынында булырга тиешле техниканың исемлеген укыды. Бер күчмә парландыру агрегаты, түгелгән нефтьне җыеп тутыру өчен цистерналы махсус машина, трактор ярдәмендә эшли торган насос агрегаты... Шушы урынга житкәч, дежур диспетчер Корбан аганың сүзен бүлде. Насос агрегаты кичә эш урыныннан кайтмаган, хәбәр итүләренә караганда, кайдадыр ватылып калган. — Ә мин нишләргә тиеш?..—дип сорап куйды Корбан ага. эчендә зәһәрләнеп баш калкыткан ачуын басарга тырышып. — Насостан башка мин ике кулсыз... Баш вата торгач, бу бәладән чыгу юлы да табылды. Корбан ага эшләячәк Зирекле авылы ягында тагын бер шундый агрегат бар ди. Ике ара. күп дигәндә, нибары биш-алты километр гына. Тик моның өчен мастер хәзер үк тракторчы Григорий Петрович Костинны күрергә тиеш икән. Югыйсә аның вахтага чыгып китүе бар. Корбан ага автовокзал алдына чыкты. Умарта күче кебек гөжләп торган вокзал каршындагы мәйдан тагын да җанлана төшкән. Килеп тулган вахта машиналары кузгалып китәр вакыт якынлашты. Тирә- як мотор авазлары белән тулган... Корбан ага тракторчы Григорий Петровичны эзли башлады. Ара- тирә шәһәр белән автовокзал арасындагы асфальт юлга күз төшереп алгалады. Аннан, нәкъ демонстрациядәге кебек, тоташ ташкын булып, вахтага баручы халык агыла. Кеше инә түгел, тапты Корбан ага кирәк тракторчыны. Тик тегесе бер дә барам, ярдәм итәм дип атлыгып тормады. Үзлегеннән башка урынга күчеп эшләгәне өчен ана болай да инде эләккәләгән, цех начальниклары берничә тапкыр инде аның путевкаларына кул куюдан баш тартканнар. Корбан ага хәлне аңлаткач Григорий Петрович риза булды. Шундый күндәм, эшчән һәм итагатьле кеше инде ул. Барысы да аны ихтирам итәләр, яраталар, «дядя Гриша» дип үлеп торалар. Мастер үзләренә билгеләнгән автобусны эзләп тапты. Хезмәттәшләре белән исәнләшкәннән соң, операторларны барлап кабат күздән кичерде. Әһә, әнә, кичә эшкә чыкмыйча калган өйрәнчек егет тә шунда. Адәм баласы хатадан хали түгел ди, сөйләшеп карарга кирәк булыр үзе белән. Мастер урынына кереп утырды да, шоферга кузгала башларга кушты. Юлда гөж килеп эш турында гәп сата башладылар. — Ярар, барысын да урында хәл итәрбез,—диде Корбан ага one- ♦ раторларны тынычландырып. а. Машина алга элдерә. Шул вакыт Корбан ага артына борылды да. ? әлеге егетне үз янына чакырып алып, каршысындагы буш урынга э утыртты. — Нәрсә булды, туганкай? — диде ул бик гадәти нәрсә турында ® сүз башлагандай итеп. ' 3 Автобустагылар тынып калды. Күтәрелеп бәрелү, сүгү, ызгыш көт- ♦ кәндә мастерның шулай юаш кына сүз башлавы егетне батырайтып a җибәрде булса кирәк. Ул берни дә яшермичә күңелендә булганын ° әйтеп бирәсе итте. Мәхәббәт мәсьәләсендә боткасы пешми икән « егетнең, кызы кире каккан булса кирәк. Шунлыктан соңгы көннәрдә о күзенә ак-кара күренми, ут йотып йөри икән. — һы-ы, алай икән!—дигән булды мастер. Аннары искәрмәстән генә: — Син бүген ашадыңмы? — дип сорап куйды. > Бу, ничектер урынсызрак булып яңгыраган сорауны көтмәгән егет, s беркатлыланып жавап кайтарды: £ — Ашадым.. х — Нәрсә ашадың? — Нәрсә дип... Кефир эчтем. Ипи... Аннары чәй. — Димәк, тамагың тук, дөньяң түгәрәк? — Әй-йе. Шул турыга җиткәч мастерның тавышы чак кына үзгәрде кебек. Гадәттәгечә: — һы-ы, алай икән! —днде дә, тигез, әмма үзәкләргә үтәрдәй итеп әйтә салды. — Әгәр дә, әйтик, икмәк пешерүче дә ут йотып йөрсә, шул ук сыер савучыны берәр сволочы «ут йоттырса» нәрсә ашар идең сон син? Шул турыда уйлап караганың бармы? Егет, сиздермәскә теләгәндәй, як-ягына каранып алды. Барысы да мастерның сүзен ишеткәннәр, барысының да йөзе җитди. Егет шул шелтәле авыр карашлар астында башын ияргә мәҗбүр булды. Кыяфәте шактый кызганыч иде аның бу минутта Ул арада автобус асфальт юлдан төшеп, уңга борылды да. урман эченә керде. Монда юлның рәте юк, кая карама чокыр-чакыр. Аның каравы юл икеләтә кыскарды. Урманны чыккач аяк белән өстенә бастылармыни, кирәкле скважина инде алар каршында иде. Күчмә вагон-культбудка үз урынында иде инде. Димәк, дежурлар төнлә белән тик ятмаганнар. Корбан ага вагонның ишеген ачты. Операторлар үз телләрендә «штаб» дип атала торган культбудканың баскычын төшерделәр. Кемдер антеннаны эләр өчен вагон өстенә үрмәләде. Күп тә үтмәде, якындагы урман эчен давыл сыман көчле гөрелте ■белән тутырып, тау кадәрле «КрАЗ» килеп чыкты. — Сәлам, новаторларга! Исәнме, Корбан дус! — Саумы. Вәдүт туган! Баранка артында утырган Вәдүт Зиннуров белән Корбан Шөгеров егерме елга якын бергә эшләгән дуслар. Вәдүт тә башта Корбан кебек үк өлкән оператор иде. Әмма фронтта кичергәннәр үзенекен иткән, Вәдүтнең аяклары сызлый башлаган. Ул күчмә парландыру установкасына утырыр! а мәҗбүр булган. Уңган, тырыш, гаять дәрәҗәдә тынгысыз, эш дип янып яшәрче Вәдүт монда да сынатмый. Бу зур «атлаулы агрегатта гадәттә шофердан тыш тагын машинист-слесарь эшләргә тиеш. Әмма Вәдүт бу вазифаларны берүзе башкара. Ничек кенә башкара әле! Вәдүт, агрегатын борып җайлырак урынга туктатты да, кабинасыннан сикереп төште. Аннары тирә-яктан түгәрәкләп җир өеме белән уратып алынган скважина янына килде. Андагы хәлне күреп Вәдүт. «Булган икән монда хәлләр!» — дип, хәтта сызгырып ук җибәрде. Вахта килеп сәгать тә узмады, урман эченнән көчәйгәннән-көчәя барган таныш гөрелте ишетелде. Ул да булмады, урман авызыннан «дядя Костя»ның «Т-108» маркалы тимер тавы кадәрле тракторы килеп чыкты. Шуны гына көтеп торган кебек барысы да эшкә керештеләр. Вәдүт агрегатын кабызып обваловкага таба торбалар сузды. Костин да тракторын насос агрегаты белән тоташтырып куйды. — Башлыйбызмы? — Давай, — диде Корбан. Вәдүт ин элек агрегатның дизельләрен кабызды. Колакларны тондыргыч гөрелте купты. Вәдүт саклык белән генә лар җибәрде. Температурасы өч йөз градуска җиткерелгән пар, торбаларны, күз ачып йомганчы, ак төскә кертте. Әмма куерырга өлгергән нефть эченә торба башын батыру белән, үкереп чыккан пар шунда ук тынды. Аның каравы, торба башы батырылган урын, нәкъ вулкан авызы кебек быркылдап кайный башлады. Трактор ярдәмендә эшләгән насос агрегаты, җылытудан сыекланган нефтьне зур диаметрлы шланг аша суырып алып цистернага куып торды. . Корбан аганың күзләре манометр стрелкасында. Бер-берсенә ялганган торбалар көчле басым астында җан-фәрманга дерелдиләр, калтыраналар. Әмма мастер насосның эшләве, аның нефтьне бик акрын алуы белән канәгать түгеллеген әйтте. Дядя Гриша шунда ук агрегатны туктатты, клапаннарны караштырды. Ләкин гаеп аларда түгел иде. Бөтен бәла торба белән зур диаметрлы шланг тоташтырылган урыннан һава керүдә булган. Ул урынны кабат сүтеп, һава кермәслек итеп ныгытып, тыгызлап боргычлаган арада Корбан ага да, дядя Гриша да баштанаяк нефтькә буялып беттеләр. Шулай җан тиргә батЬп эшләп яткан чагында скважина янына ялт итеп торган чем-кара «Волга» килеп туктады. Аннан Рахман карт, мистер Шандор һәм Җәмилә чыктылар. — Исән-саулармы, туганнар? Эшләр бармы? — Бара, Рахман абзый. Бара! Хәзергә сезнең хәер-догада. — һелоу, мистер Шөгеров! Мистер Шандор Корбан ага белән кул кысышып исәнләште. Ике көн эчендә аны сагынып бетүен әйтте. Мәхүбә түти турында сорашты. Дизель, мотор авазлары чак кына басыла төште. Эш бер мизгелгә генә туктап калды. Рахман карт эш кешеләрен борчып йөргәне өчен аклангандай сөйләнүен белде. — Менә кунакның күзен ачып дөнья белән таныштырып йөри идем әле. Кичә иртә таңннан промыселларда йөрдек... —• Бик яраган, әти. — Шактый ук четерекле, 6'ик тә канительле кунак булып чыкты әле бу. Әйткән сүзгә генә ышанмый, анар үз күзе белән күрергә, куллары белән капшап карарга давай. Корбан кунакны культбудкага чакырды. Баскычтан күтәрелгәндә үк сорау бирде. — Я-ә, хөрмәтле Шандор әфәнде, күргән, танышкан кадәресе ошадымы сон? — Мин шаклар каттым, мистер Шөгеров. Менә кайда ул байлык! Иа-а-а. ходай!.. Бабайны әйтәм әле. нинди хәзинә өстендә йөргән бит! Әле дә ярый, бу могҗизалар турында исән чагында ишетмәгән... һа-а- -а, бай да сон сез! Ул арада мистер Шандор баштанаяк нефтькә буялып беткән Корбанны кабат күздән кичерде дә. сорап куйды: ♦ — Мистер Шөгеров, сез мастер бугай бит? - — Әйе. < — Үзегезгә дә эшләргә туры киләме? 5 — А как-же! Мин өлкән оператор. Ягъни, оста. Ә эш остага буй- ы сына. Кунакның соравы бетмәгән -икән әле. — Сезнең эшкә кем контрольлек итә? ♦ — Ничек инде? Аңлап бетермәдем. а — Күпме эш башкаруыгызны кем билгели, кем бәяли, дип сора- о макчы идем. — Үзебез. Дөресрәге, намусыбыз. Мистер ирен кырыйлары белән генә елмайгандай итте. — Мистер Шөгеров... — диде ул кабат Корбанга мөрәҗәгать итеп. — Сезгә тагын бер сорау бирергә теләр идем. > — Рәхим итегез! s — Дөресен генә әйтегез әле... Нефтьче булуны династия һөнәрен £ дәвам итү өчен сайладыгызмы, әллә нужа куштымы? s Бу юлы инде Корбан ага елмаймыйча булдыра алмады. — Нужа кушты, мистер Шандор. Нужа!.. Кунак: «Дөрес тәрҗемә иттегезме?» дигән сыман итеп. Җәмиләгә сораулы караш белән беркавым текәлеп торды. — О-о. кызык бу!.. — дигән булды ул. — Нужа дисез алайса? — Әй-йе, нужа, Шандор әфәнде. Мин промыселга сугыштан соңгы авыр елларда килдем. Яшьли килдем. Ул вакытта илебезгә бик күп нефть кирәк иде... Белгәнегезчә, торгызу-тергезү еллары иде. Кунак, ниндидер ярамаган эштә фаш ителгән кеше сыман: — Ай-яй, яй! Дипломат сез, мистер Шөгеров, — дип кычкырып җибәрде. — Ник алай дисез? — һәр сүзегез коммунистик пропагандага кайта да кала. — Мин партияле түгел бит, Шандор әфәнде. — Барыбер коммунист! Кунак бу сүзләрне, бәхәсләшергә урын калдырмаска теләгәндәй кебек итеп, шундый ышаныч белән әйтте ки, барысы да елмаерга мәҗбүр булдылар. — Мин, Шандор әфәнде, вөҗданым, пакусым кушканны гына әйтәм,—дип дәвам итте Корбан. Шунда ук өстәде.— Аннары, нефтьче һөнәренә карата үз карашым бар. Гадел, кыю кеше генә яхшы, чын нефтьче була ала, минемчә. Культбудка ишегендә Җәүһәрә Сабировна күренде. — Исән-саулар гынамы, хөрмәтле күршеләр! — Әмма ят кешеләрне күрү белән артка таба чигенеп куйды. — Зинһар, гафу итә күре гез! Вакытсызрак чакка туры килдем, ахрысы. — Зарар юк. Җәүһәрә күрше. Әйдәгез, керегез. Бу әфәнде безнең кунагыбыз, мистер Шандор. Танышып җибәрегез. Җәүһәрәнең колхоз председателе булып эшләве турында ишеткәч кунак, янә: мы? һы-ы, алай икән!.. Димәк, үзгәреш юк. Бәлки манометр гына ва- < тылгандыр? Ә?.. Мастер һушын жыя алмыйча торган кеше сыман * беравыкка тынып калды, маңгаен сыпырып куйды. Аннары катгый s итеп әйтә салды, — Хәзер килеп җитәрмен. Үзлегеңнән бернигә кагыласы булма. Ишетсен колагың!.. Урында хәл итәрбез... Бер генә минутка ыгы-зыгы купты. Корбан ага үзенең уң кулы булып саналган Саттар Кәрамовны чакырып калды. Нефтьне суыртып бетергәч башкарасы эшләр белән таныштырды, һәркайсына мәгълүм булды: монда тулы хокуклы җитәкче булып Саттар калачак. — Бераздан үзем шалтыратырмын,—диде мастер соңгы әмер- приказларны биргәннән соң. Корбан ага ашыгып-каударланып, мистер Шандор янына «Волга» га кереп утырды. Вакытның бик тар икәнлеген һәркем төшенде. Машина яңадан юлда. Бая культбудкада чакта өзелеп калган әңгәмә машинада барганда да, ничектер, ялганып китә алмыйча азапланды. Чөнки мастерның күңелен борчу биләп алган иде. Телефоннан яңарак кына шалтыраткан Фәүзия шомлы хәбәр әйтте. Йөзгә якын скважинаның нефтен бер урынга җыеп, кудырып торган насос станциясенең үзәк задвижкасы шөкәтсез авазлар чыгарып үкерә, ди, ә басымны күрсәтә торган манометр угы күптән инде билгеләнгән чикне узып хәрәкәтсез калган, ди. Корбан ага бик яхшы белә ул задвижканы. Кадими заманында, скважиналар саны бик аз вакытта куелган иде ул. Әллә кайчан алыштырасы иде дә бнт үзен, тик кая ул! Бу эш берьюлы йөзгә якын скважинаны тәүлекләр буена сыек ягулык бирүдән туктату белән бәйләнгән. Нефть чыганакларын бер генә секундка да туктатмау өчен көрәш барган бер вакытта, йөзләгән скважинаны томалаган өчен бер кем дә баштан сыйпамаячак. Мастер күңеле белән күптән инде Фәүзия янында. Катлаулы җир асты коммуникацияләренең, нефтьчеләр телендә «кое» дип атала торган базында урнаштырылган әлеге. задвижканы Фәүзия ничек итеп күрә алды икән?Аларның стеналары, гадәттә, Чупай ташы белән тышланып. өсләре капка кадәрле махсус тимер капкачлар белән томаланган була. Бүген Фәүзия Мәҗнтова үзенең төп вазифасы белән мәшгуль: скважиналардан аерым шешәләргә тутырып пробалар ала. Пробалар ла бораториягә тапшырыла. Шуның белән нефтьнең сулылык дәрәҗәсен, анда күпме тоз һәм башка төрле кушылмалар барлыгын беләләр. Корбан ага Фәүзияне ярата, ихтирам итә. Тик ни хикмәттер, аның кебек карусыз, күндәм, уңган хатын-кызлар гаилә тормышында бәхетсез булалар. Фәүзия дә каяндыр Бакалы районыннан килеп сәүдә системасына эшкә кереп оялаган бер адәми затка тормышка чыккан иде. Элек тә өйләнгән, хатынлы кеше булган мур кыргыры. Елдан артык вакыт үткәч, Фәүзия кыз бала тапкач беренче хатыны килеп төште, зобаныйның. Бөтен дөньяны сасытты, Фәүзияне эт җыймас сүзләр белән халык алдында мыскыл итүләр турында әйткән дә юк, хәтта кул күтәргән дип тә сөйләделәр. Иң яманы шул булды: әлеге хатын, көндәшенең эшкә чыгып киткәнен генә сагалан торган да, барактагы бүлмәсен ачып: «Закунный ирем тапкан мал!»—дип, Фәүзиянең рә- ешкә генә кия торган киемнәрен, алтын сәгатен, нефть һәм газ промышленносте работниклары көне уңае белән бүләк ителгән йөз сумлык келәменә кадәр алып чыгып киткән. Күршеләр дә җүнсез хатынның ах-вах килеп күтәренеп чыгып китүен карап калганнар, әмма ләм-мим сүз әйтүче кеше булмаган. Ул вакытта Корбан ага 2 нче РИТС ның иптәшләр суды председателе иде. Әйдә, тиешле урынга язып биреп, әйберләреңне кире кайтартыйк, дип бер талпынып караган иде дә, моңарчы андый хәлләргә юлыкканы булмаган Фәүзия. «Кирәкмәс, Корбан ага! Күргәннәре- күрмәгәннәре шул булсын», — дип каршы төште. Вакланмыйча бәлки дөрес тә иткәндер. Нәкъ шул көннәрдә Фәүзия белән тагын бер бәхетсезлек була. Ике генә бүрәнәдән оештырылган сал белән «блокада»да калган скважинага кергәндә, аяклары таеп китеп бозлы суга егылып төшә. Үпкәсенә сәлкын тиеп ике ай чамасы больницада ятып чыкты. Ул арада нәни кызын Ак-Кала районы авылларының берсендә яшәүче әни карчыгына кайтарып тордылар. Фәүзиянең больницадан чыккан хәбәрен ишетү белән хезмәттәш дуслары эштән кайтышлый ук вахта машинасын аның барагына таба бордылар. Бригада членнарын күргәч, авыруның йөзе яктырып китте, күзләрендә ярылып яткан моңсулык җил тузгыткандай юк булды. — Хәзер, дуслар... чәй куям,—дип урыныннан ук күтәрелә башлады Фәүзия. Тик ана кузгалырга да ирек бирмәделәр: берсе плитә астына ягып җибәрде, икенчесе чиләкләрне алып суга йөгерде, өченчесе өйне җыештыргандай итте. Ә Геннадий Аракчеев, запас әзерләп калдыру нияте белән, утынлыкка чыгып китте. Тән авыруы гына түгел, тиз генә төзәлмәслек күңел җәрәхәте дә алган Фәүзия, иптәшләре булып киткәннән соң яртылаш савыгып калды. Тик Геннадий гына урамга чыгып автобуска утырышу белән: «Иптәшләр, аның тагын ике ягарлык утыны калды», — дип хәбәр салды. Икенче көнне үк операторлар машина белән Мәҗитовага утын китерделәр. Тагын бер көннән соң килделәр дә, әлеге утынны кисеп, ярып, әрдәнәләргә өеп киттеләр. Шулай булгач, ничек күңеле йомшармасын кешенең, ничек бөтен күңелен биреп эшләмәсен ул. Соңгы вакытларда Фәүзиянең боегып йөргәне дә, төшенкелеккә бирелгәне дә юк. Бригадада шулай бер-берсенең хәлен белешеп торулар, кулдан килгән кадәр ярдәм итешүләр күптән инде матур бер йолага, гүзәл гадәткә кереп киткән. Монда шулай ук тәртип бозу яки эшкә җавапсыз карау кебек нәрсәләр сизеләнитә калса, кемнең кем булуы белән исәпләшеп тору юк, күзенә карап шартлатып әйтәләр. «Волга» олы юлдан алга чаба, һәркем үз уена бирелгән. Корбан ага авызына су капкан кеше кебек дәшми-тынмый гына баруны ки лештермәде, янында утырган кунакны, көннәрне ничегрәк уздырасыз, дип сүзгә чакырды. Ләкин әңгәмә тагын жанланып китә алмыйчарак калды. Корбан ага үзе үк олы юл уртасында машинаны туктатырга кушты. Ага кирәкле станция уң яктагы юлга орынып торган катнаш урман артында гына. Машина белән керсәләр шактый зур әйләнеш ясарга туры ки ♦ ләчәк, янәсе. Дөресен генә әйткәндә, сәбәп башка, андагы хәлләрне а артык күзләр күрүен теләми иде ул. ч Кошлар сайравыннан гөрләп тора урман. Җиләс күләгәгә кергәч, 5 тәне, талгын суга чумгандай, рәхәтләнеп китте Корбан аганың. Изүләрен чишеп җибәрде. Сукмак булмаса да, көтүләр йөреп сирәгәйгән ® агачлар арасыннан баруы бик җиңел иде. Ару-талулар онытылды. 3 Урманны чыгуга мистерның да күз алдында, күп сандагы корыл ♦ малары, шактый мәйданны биләп торган таш коймаЛары, һәркайсына а егермешәр мең тонна сыек ягулык сыешлы резервуарлары булган дис- 2 танцион насос станциясе калыкты. Корбан ага туп-туры әлеге зәхмәт задвижка урнашкан «кое» яны- и на юнәлде. Каяндыр, җир астыннан пәйда булгандай, Фәүзия дә ки- * леп чыкты. Исәнләшүләренең рәте-чираты булмады. — Менә монда... — диде Фәүзия, өсте ачылып куелган таш баз >- янына килеп. Мастер бар нәрсәне үз күзләре белән күрергә теләп, тимер баскыч * буйлап газ исе аңкып торган «кое»га төшеп китте. Задвижканыц шом- s лы авазлар чыгарып үкерүен ишетеп, манометр эчендәге укның күчәреннән ычкынып китәргә теләгәндәй бәргәләнүен күргәч, коты алынды, аркалары чымырдап, эчләре жу итеп китте. «Харап булабыз бит хәзер...» — дигән уй миен телеп үтте аның. — Ә син нәрсә карадың?!. — дип җикеренде ул операторына. Теләсә кай вакытта сабыр, ифрат та ипле була белгән мастерының мондый халәттә булуын беренче тапкыр күргәнгәме, Фәүзия югалып калды. Ул бары тик: — Ә нишләргә тиеш идем соң мин?—дип, сорауга каршы сорау белән генә җавап бирә алды. Корбан ага үзенең урынсызрак җикеренеп ташлавын шунда ук абайлады. Әмма гафу үтенеп, сүзләрне кире алып маташыр чак түгел иде. Чыннан да. Фәүзия нишләргә тиеш иде соң? Нишли ала иде ул? Шуның өстенә Корбан ана һәрвакыт: «үзлегеңнән бернигә дә кагыласы булма», дип кисәтү ясап тора. Менә хәзер үзенә нишләп карарга соң? Нишләсә, ниндирәк адым ясаса ялгышмас икән?.. Вакыт көтми. Әгәр хәзер задвижка ярылып, ут-күз чыга калса, бар да бетте! Көчле шартлаулар тирә-юньдәге корылмаларны гына түгел, якындагы авылны да җир белән тигезләп ташлавы мөмкин. Мастер шушы берничә минут эчендә хәлдән тайды, тыны буылудан шабыр тиргә батты. Тәненә сулу бирү нияте белән жәһәт кенә өскә калыкты һәм нинди генә чара күрергә дә аптыраганнан гаҗиз булып Фәүзиягә сораулы карашын текәде. «Бу инженер Рәхим Галимов тәҗрибәсе тудырган бәла...— дигән уй чагылып үтте Корбан аганың башында. — Бүтән берни дә түгел...» «Кое» кырыена чыгып тирләрен сөртештереп утырган җиреннән ул корт чаккан сыман сикереп торды да йөгереп-атлап операторлар йортына таба юнәлде. Ишекне бәреп кенә керде дә, мастер бүлмәсе өстәлендә торган рациягә барып ябышты. Үзәк диспетчерлыкның пульт идарәсе белән элемтәгә керде. Ул унбишенче куст-насос станциясенең дүрт агрегатын да туктатырга кушты. Корбан ага урамга чыккач, кабат көчле басым астында калтырап- тетрәп торган задвижка янына төште. Ул арада бернинди үзгәреш булмасын яхшы белсә дә төште, төшхгичә булдыра алмады, йөрәге түзмәде. Курыкканга куш дигәндәй, бу юлы манометрның «җан кергән» угы басымның тагын да артуын күрсәтү ягына авышкан кебег- рәк булып күренде мастерга. Корбан аганың күңелен ниндидер афәт буласын сизенү шомы биләп алды. Төксе йөзенә кырыслык билгеләре йөгерде. Ул кабат ут капкандай өскә күтәрелде, кабат культбудкага таба йөгерде. Бу юлы рациягә ябышмады. Инде нишләп карарга дигән сыман, маңгаен сыпыргалап, бүлмә буенча арлы-бирле йөренә башлады. Шул чакта, шытыр-пытыр килеп, рациягә җан керде. Корбан ага йөгереп килеп трубканы кулына алды. — Ал-ло!.. Мастер Шөгеров тыңлый,—диде ул. бик тә кирәкле, бик тә әһәмиятле, бу бәладән чыгу юлы турындагы күрсәтмәне ишетергә җыенгандай итеп. — Корбан ага! Ишетәсезме?.. — Әйе, әйе, ишетәм... Карлыкканга охшаш, бозылып ишетелгән тавыш дәвам итте. — Агрегатларны туктатып дөрес иттегезме, дип сорамакчы идем мин. Ни өчен дисәгез... Бая гына химик-инженер Галимов, бер төркем иптәшләре белән, минем янга, идарә пультына кергән иде. Куст- насос станциясенең эшләү режимы белән кызыксынды. Ниндидер сынау үтә ди ич анда... Арада Бөгелмәдән, фәннитикшеренү институтыннан да. Казан дәүләт университетының нефть һәм газ геологиясе кафедрасыннан килгән иптәшләр дә бар иде. Оппонентлары булса кирәк... Корбан ага үз әмеренең сәбәбен аңлатты, станциядәге хәлне сөйләде. Үзенең хәзер үк идарә белән элемтәгә керәчәге турында әйтте. Аннары ул район инженерлык-технология службасына шалтыратты. Бәхеткә каршы, Ногман үзендә иде. Әтисенең нинди йомыш белән мөрәжәгать итүен белгәч, ул бары тик: «Их-х, сине!..» — дип кенә әйтә алды. Хәзер үк килеп җитәргә вәгъдә итте. Сүзендә торды служба начальнигы. Кырык-илле минут та үтмәгәндер, «АкКаланефть» идарәсенең баш инженеры Артур Павлович Власенко белән капка төбенә килеп тә туктадылар. Әйе, тикмәгә генә алып килмәгән Ногман хуҗа кешене, тузга язмаган төрле сынауларга аяк терәп каршы торып дөрес иткәнлеген тагын бер тапкыр исбат итәргә теләгән. Әнә ул, баш инженерның бер артына, бер алдына төшеп, кулларын селти-селти тезепме тезә: — Бер түгел, мең мәртәбәләр әйттем, Артур Павлович. Тыңламадыгыз. колак салмадыгыз сүзләремә. Барысы да шул Галимов штуч- калары... Ул үткәрә торган сынау җимешләре... — Җентекләп өйрәнмичә, асылына төшенмичә торып нәтиҗә ясарга ашыкмыйк әле, Ногман Корбанович. Гарьчел Ногманга җитә калды. — Хәзер күрәбез бугай инде нәтиҗәләрен... Килеп тә җиттеләр, кул биреп ■исәнләшү белән, бер-бер артлы «кое» га төшеп тә киттеләр. Беренче булып Ногман күтәрелде. Аның төсләре киткән, борын тишекләре киңәйгән, йөзендә ниндидер, котсыз, явыа кырыслык. — Ну-у, әти!.. — диде ул йөрәк ачысы белән. Ярсу галәмәтедер, күңелендә кайнаган хис-тойгыларын аңлатырлык сүзләр таба алмады Ногман. Власенко да баздан чыкты. Ул да ачулы. — Безобразие!.. Күптән гамәлдән чыккан чуен задвижкаларның шушы көнгә кадәр алыштырылмаган булуы гаҗәп, Ногман Корбанович! Тегесенең дә кайтып төшәргә исәбе юк. — Әллә нинди планлаштырылмаган тәҗрибәләр, сынаулар үткәрелер дип кем уйлаган?.. — Уйларга кирәк. Алдан күрә белергә кирәк. Бу станция районындагы скважиналарның нефте кайсы установкага ж.ые.та? Җавапны Корбан ага бирде. ' — Өченче группалап жыю установкасына. . — Линиядә ничә скважина? — Егерме ике... ♦ —» Хәзер үк өченче группалап жыю установкасын ябыгыз! а. Корбан ага да, Ногман да, дөрес ишеттекме дигәндәй, авызла- | рын ачып катып калдылар. — Әй-йе, әй-йе! Хәзер үк ябыгыз, — дип кабатлады Власенко. Ур- « тачарак буйлы, какча йөзле, әмма төгәл, иркен хәрәкәтле кеше ул. ® Менә ул башын күтәреп Шөгеровлар ягына кабат күз ташлап алды да, өстәп куйды: ♦ — Бары тик шул чара гына ярдәм итсә итәр. Бүгенгә, дип әйтүем. « Ә иртәгә бөтен станцияне туктатырга. Задвнжканы алыштырырга. Сүз ° дә юк, график өзеләчәк. Нефть биреп җиткермәвебезнең сәбәбен, кай- ту белән, «Татнефть» идарәсенә аңлатырбыз. Белсеннәр... Башта шал- ° тыратырбыз, аннары язмача аңлатырбыз... Ә сез, Ногман Корбанович, * бүген үк эш графигы төзергә утырыгыз. График иртәнге жидедә ми- нем өстәлдә ятарга тиеш. Задвнжканы алыштыру өчен биш сәгать > вакыт сезгә. Складта, нәкъ шушындый диаметрлы, югары маркалы г корычтан коелган задвижкалар бар. Кайтышлый ук кереп карарбыз, £ Кирәкле техникага бүген үк заявкалар бирергә. Куәтле краннардан, s бульдозерлардан, сварка агрегатларыннан тыш, янгын посты белән дә элемтәгә керергә. Кимендә ике-өч янгын сүндерү машинасы белән тәэмин итсеннәр... Операторлар йортына барысы да бергәләп керделәр. Өченче группалап җыю установкасын туктатырга дигән әмерне баш инженер үзе бирде. Алар «кое» янына чыкканда манометр угы «терелгәц», хәтәр зонадан чак иде инде. — Әмма бу, положениедән чыгу түгел,— диде Власенко.— Төнгелеккә дежур куярга онытмагыз. — Үзем калам, — диде Корбан ага. Баш инженер мастер ягына борылды. Корбан аганың бу адымын хуплавы аның йөзендә чагылды. — Үзегез калу, әлбәттә, яхшырак булыр,—диде Артур Павлович. Бераздан инженерлар кузгалдылар. Алар белән бергә Фәүзия дә кайтып китте. 9 ’ Корбан ага юк эшне бар итеп янгын сүндергечләрне барлап чык ты. Станция мәйданын урап алган гидрантлардагы су басымын тикшерде. Бар да әйбәт, бар да нормада. Мастер яңадан «кое» янына килде. Аска төште. Манометр угына күз салды. Ул тәмам тынычланган, бер көйгә генә талпынып алгалый. Корбан ага, күзләренә генә ышанмагандай, ике кеше колачы җитмәслек юан торбага колагын куеп беравык тыңлап торды. Нефть ташкы- ны да үз җаена гына ургылып ага иде. Җитмешләп скважинадан килә ул җир мае. Кон дими, төн дими, өзлексез рәвештә агыла да тора ил байлыгы. Шул җитмешләп скважинага Корбан ага хужа. Аларныц һәркайсын биш бармагы кебек белә ул. Арада бик кадерлеләре, үз иткән, күңелгә якыннары да бар. Мәсәлән, моннан 17—18 километр ераклыктагы 1009, 1010, 1011 нче сан белән йөртелгән скважиналар нәкъ шундыйлар. Истәлекле вакыйгага бәйлеләр. Ул разведка скважиналарын бораулаучылардан кабул итеп алып үзләштергәндә Корбан ага бер бик әһәмиятле рационализаторлык тәкъдиме керткән иде. Шул тәкъдим өчен аңар биш йөз сум бүләк тә бирделәр. Бу турыда хәтта газеталарга да язганнар иде.. Егерме елдан артык вакыт үтүгә дә карамастан, әле дә булса хәтерендә Корбан аганың. Көз көне иде. Аяк аслары сурыккан, кырпак ■кар төшкән чак. Төннәрен катыра. Әлеге скважиналарны язсыз файдалануга тапшыру турында уйларга да юк. Борын төбендә кыш. Кайчан шул кадәр ераклыкка траншеялар казып нефть магистральләре сузасың ди. Ә сыек ягулык кирәк. Шуның өстенә әле фонтаны ыргып торган әзер скважиналарны «консервлап» тоту үзе зур җинаять. Менә шунда Корбан буровойларны су белән тәэмин иткән торбаларны вакытлыча нефть кудыру магистральләре итеп файдаланырга дигән тәкъдим керткән иде. Гадәттә ул торбалар, буровойлар башка урынга күчеп китү белән, траншеялардан казып алына да, автогеннар белән туралып металл ватыклары җыю пунктына тапшырыла торган иде. Никадәр хезмәт, никадәр торба әрәмшәрәм ителә иде! Бу рационализаторлык тәкъдимен производствога кертү үзе генә дә елына уннарча мең сумлык экономия бирде: бары тик бер елда гына да Әгерме километрдан артыграк югары сыйфатлы торбага экономия ясады. Соңыннан бу алым республикабызның барлык нефтьчеләре тарафыңнан да кулланыла башлады. Шундый уйларга бирелеп, Корбан ага өскә күтәрелде. Көн сүнеп бара. Кояш ерактагы таулар артына төшеп юк булган. Мастер, ирек- сездән кып-кызыл кояш баешына игътибар итте. Офыктагы алсу шәфәкъ нуры нәрсәсе беләндер шомлы янгын шәүләсен хәтерләтә иде. Үзе җылы, дымлы, чат аяз булса да, әллә ниткән сәер кич иде бу. Күңел түрендә нәрсәнеңдер бимазалап, сызлый башлаган теш кебек сыкрап, борчып торуын тойды Корбан. Моның сәбәбен, җир өстен тантаналы тынлык басып, иген басулары өстен аҗаган камчылый башлагач кына төшенде: бәй, бүген егерме икенче июнь икән ләбаса!.. Мастер ишегалдын күздән кичерде, тезелешеп утырган гигант резервуарлар янын әйләнеп килде. Янәшә тирәләрдән ул күзен бәйләп җибәрсәләр дә, бер генә тапкыр да сөртенмичә уза алыр иде. Әйе, бу төбәктә аның эзе калмаган бер генә карыш җир дә юктыр, һәрбер урын кай ягы беләндер истәлекле, күптәнге таныш кеше кебек якын. Әнә, сул яктагы авыр томан төшкән үзәнлектә, Корбан берьюлы биш хезмәттәшен югалтты... Кайчандыр анда катламга су кудыру станциясе тора иде. Ул шартлады. Хәзер инде аның нигезен дә (кеше күзенә күренеп авыр хатирәләр уятып тормасын дигәндәй) чүп үләннәре басып киткән. Менә хәзер шул аксылланып торган томан эченнән биш ир-егет килеп чыгарлар да: «Корбан туган, син дә безнең белән идең ич, ничегрәк исән калдың?»—дип сорау бирерләр кебек иде. Корбан үзенә дә мең дә бер тапкырлар, теләгән тәкъдирдә дә ул фаҗигале хәлне булдырмый кала идемме, дип сораулар биргәләде. Моннан егерме елдан артык элек, яна елга аяк баскан көнне булды ул фаҗига. Корбан, өлкән оператор буларак, үзенең алты кешедән торган группасы белән кечкенә генә, иске автобуска утырып эшкә килде. Иң элек нефть катламына су кудыру агрегатларын ходка җибәрергә тиешләр иде алар. Насос станциясенең ишегалдына кереп туктадылар. Моторының рәтләп тартмавына юл буе җенләнеп килгән шофер егет, машинасының капотын ача да, арт санын калкытып, ут кебек кызган радиаторы өстенә иелә. Өлкән яшьтәге чуваш Алексей дәдәй ишегалды түренә йөгерә. , Станциянең ишеген ачып керү белән күрәләр: бина эче зәп-зәңгәр, тынга кабарлык булып газ чыккан. Корбан шунда ук: «Зинһар, ут- күздән сак булыгыз, газ!» — дип кисәтү ясый. Тәрәзәләрне алып агрегатлар залын жилләтмичә торып эшкә керешү турында уйларга да ярамый иде. Корбан, тәрәзә каршындагы өстәл өстендә торган телефон янына килә дә, диспетчерга шалтырата. Хәлне аңлата, бүлмә ♦ эчен газдан арындырмыйча торып агрегатларны җибәрә алмаячак- * ларын әйтә. Хәтәр куәтле двигательләрне кабызганда очкын-фәлән | чыгуы бар... J Нәкъ шул вакытта Корбан ишегалдында калган шоферның ша- 3 пылдатып машина капотын япканын ишетеп калды. Аннан соң ниләр | булганын хәтерләми... Калганын мең төрле актлардан, протоколлардан һәм Алексей дә- ♦ дәйдә.ч ишетеп кенә белде. Аның сөйләвенә караганда, эш болайрак » булган. Шофер эшен төгәлләп капотын яба да, кесәсеннән папирос 2 чыгарып авызына каба. Шырпы кабыза... һәм авызыннан су катыш гё төтен бөркеп, станция бинасына таба юнәлә... Калганын Алексей да хәтерләми. Куәтле шартлау дулкыны аны да х ун-унбиш сажинга алып ата. Авария булган җиргә идарә җитәкчеләре, медицина ярдәме күр- >- сәтү машиналары килеп җиткәндә шоферның гәүдәсе суынырга да * өлгермәгән була. Корбанның үзен, тәрәзә рамнарын муенына кигән £ хәлдә, җимерек бинаның тышкы ягыннан табып алалар. Кулындагы- z телефон трубкасын каерып ала алмыйча иза чигәләр. Жан ачысы белән кыскан булган, күрәсең. Колакларыннан кан киткән, телдән язган Алексей үзе каяндыр мүкәләп килеп чыга. Бу фаҗигане тикшерү өчен вәкаләтле комиссия төзелә. Ике ай больницада ятып чыкканнан соң Корбан Шөгеровны тикшерү органнарына чакырттылар. Әмма җавапка тартмадылар. Аңар карап Корбанның күңеле тынычланмады, бу фаҗигале хәлнең аның исеме белән бәйле булуы гомере буена борчыды, вөҗданын газаплап торды. Чыннан да, өлешчә генә булса да гаебе бардыр кебек тоелды аңа. Корбан шушы вакыйгалардан соң тагын бер хәлне хәтерли. Анысы инде мәхәббәт мәсьәләсе... Аңынчы кем дә булса бар ул олы, чын мәхәббәт бар, дип әйтсә, әлбәттә, ышанмаган булыр иде Корбан. Бөтенләй уйламаганда-көтмәгәндә моңа кадәр таныш булмаган, иллә мәгәр ләззәтле, шул ук вакытта газаплы чын рөю хисен кичерергә туры килде аңа. Үзенең Мәхүбәсенә өйләнеп Ногман белән Нәҗибә дөньяга килгәч булды ул хәлләр. Мәңге төзәлмәс ачык яра булып калган ул мәхәббәтен исенә төшергәндә генә дә Корбан аганың йөрәге сулыгып-сулыгып әрни башлый. Ул истәлекләргә бирелү үзе генә дә бөтен күңелләрне айкап ташлагандай итә, фани дөньяларны оныттыра. Тормышының иң кадерле, әйтеп аплаткысыз бәхетле минутлары, иң изге хатирәләре шушы тирәләр, шушы төбәк белән бәйле ич. Әнә, басулар сыртында тоташ стена кебек булып күренеп торган наратлыкта ул ренең Айсылуын беренче тапкыр кочаклап үпте. Менә монда, әлеге оператор йортында, ике гашыйк үзләренең зөфаф төннәрен уздырдылар .. Бар, гомер чутыннан чыгарып, сызып ташлап кара күңел түренә мәңгегә кереп утырган ул истәлекләрне! Корбан ага җәйге төннең дымлы тымызык һавасын күкрәк тутырып сулыйсулый тар сукмак буйлап басулар ягына таба атлады. Күк гөмбәзенә бихисап йолдызлар сибелгән. Траншея узган җирнең яна кабер өстен хәтерләтеп торган калкулыгында чикерткәләр туе. Әле бая, кояш баер алдыннан гына, тыныч күк йөзеннән гаҗәеп аһәңгә әверелеп, тургайлар чыңы коела иде. Хәзер төн. Сәер тынлык. Уй иркенә бирелү, бөтен гомереңне күз алдыңнан уздыру, кат-кат хәтергә төшерү өчен моннан да кулайрак вакытның булуы мөмкин түгел. Уйларлык та, хәтергә төшерерлек тә нәрсәләр күп. Кирәгеннән артык күп... Корбан ага егерме елдан да элегрәк булган вакыйгаларны күзаллый башлады. Ак-Каладан (ул чакта эшчеләр поселогы дип кенә йөртелә иде) утыз километр чамасы ераклыктагы разведка буровоена барып чыктылар. Бораулаучылардан скважинаны кабул итеп алдылар. Әмма үзләштерү эшләрен бер көн эчендә генә төгәлли алмадылар. Язгы юлда иза чигеп йөрмик дип. якындагы авылга кунарга керделәр. Татар авылы иде. Корбан ни булса шул булыр дип, каралтылары коелып төшкән иң фәкыйрь өйгә барып керде. Керде дә. идән уртасында басып торган яшь кенә кызны күреп туктап калды. — Исәнмесез! — Саумысыз... Корбан коры тотты. Үзләренең нефтьчеләр булуын һәм кунып чыгарга фатир кирәклеген әйтте дә салды. Җн.ткәсенә салган соры төстәге иске шәле белән уранып, үз-үзен кочаклап торган кыз да телгә килде. Ул ярдәм итә алмавына бик тә уфтанган сыман, нәзакәтьле генә итеп болай диде: — Өйдә авыру бар шул... Әнием чирли. — һы-ы, алай икән! Әмма шул вакыт чаршау белән генә бүлеп куелган почмак яктан ■сырхауның тавышы ишетелде: — Кызым... Айсылу... — диде әлеге аваз өзеп-өзеп. — Керсеннәр... Керәбез дисәләр. Айсылу... Менә кем беренче күрүдән үк Корбанның йөрәген яулап алды, әсир итте. Менә кемне югалтуга үкенеп бетә алмый да, чирек гасыр буена үз-үзен гафу итә алмый. Корбан ихтыярын югалткан кеше сыман кызга текәлде дә катты. Болай торуның килешмәвен дә, кыз баланы оялтмас өчен күзләрен читкә алырга кирәк икәнлекне дә бик яхшы белә иде ул. ТиК нинди гөнаһ шомлыгыдыр, булдыра алмады. Бигрәк тә матур кыз иде шул Айсылу. Иң күзгә ташланганы, әлбәттә, зәпзәңгәр күзләре белән, шәле астыннан күренеп торган сары-ефәк чәчләре иде. Ап-ак йөзе дә үзенә килешеп тора. Ул. мин сиңа әйтим, чак кына бүлтәеп торган тулы матур иреннәр. Кочакка сеңеп бетәрлек жыйнаграк кына буй-сын. Тик менә киемсалымнары гына, ничектер, кеше өстеннән салдырып алганга охшап торалар, ятышсыз. Шундый сылулык һәм иске-москы, ямаулы киемнәрнең бергә гәүдәләнүе белән күңелдән һич кенә дә килешәсе килми иде. . Корбан, сүз югында сүз булсын дигән кебек, бораулаучыларның кемнәрдә яшәгәнлекләре белән кызыксынып куйды. — Бер өлеше каршыда гына, Гыймран абзыйларда яшәгәннәр иде. Берничәсе югары өч Камәрләреңдә... — диде Айсылу. Корбан артына борылып, беренче ярдәмчесе Иванга иң элек Гыймран абзыйларга сугылырга, анда юллары уңмаса, югары оч Камәрләрен эзләп табарга кушты. — Ә мин Алексей дәдәй белән монда калам, — двде ул.
Ахыры киләсе санда.