Поэзия
Унынчы җыр
Мин тугыз җыр яздым сиңа— Туксан моң һәм туксан өмет. Шул моң җанны бакча итте, Кайнар чүлдә чишмә кебек. Мин тугыз җыр яздым сиңа, Йөрәгемне телеп-телеп. Җырлармын да моңайтырмын, Моңаер да килер диеп. Якты күңелен алып килер, Дөньяма нур керер диеп. һәм син килдең! Унынчы җыр Шаулап ага кебек иде... Тик мин көткән түгел идең!— Күңлең кара көек иде. Тик сүзләрең су иделәр— Пыскып туксан өмет сүнде. Тик күзләрең боз иделәр— Бөгәрләнеп туңды серем... Гөлбакчамда — шәрә дала, Күтәрелә кара сөрем! Сөремләнеп өмет сүнә... Исән бары тугыз җырым — Тыңланмаган, аңланмаган Тугыз җырым — тугыз бүре!.. Мин тугыз җыр яздым сиңа— Тугыз бүре талый җанны. Аңланмаган туксан моңым Боз таулары булып калды. Тугыз бүре ажгырыша Кара дала бушлыгында. Унынчы җыр боз тавыннан Ыңгыраша моңсыз гына.
Утыртасы иде беренчегә кертеп, Укытасы иде «Әлифбаига төртеп. Өйрәтәсе иде уйлау законнарын һәм дә сүз сөйләүдә миллион закон барын. Мие тулы — ваклык, Сыймас анда Мантыйк... Ничек баштан башлыйк? Ничек кире кайтыйк? Әй, шул кара башны агартырга иде, Мәгънәсезлек базын тазартырга иде! Күзен ачсаң иде — якты нурлар бөркеп, Үзенең кемлеген дә күрсәтерлек итеп! Куйсаң иде шулай бөкерене төзәйтеп... Китәр иде җирдән мәгънәле сүз әйтеп — Аны тудырган гаепсез ананың, Гаепле алланың хатасын төзәтеп!
Кеше турында —кешегә Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә — һәр чәчәкнең аның төсе бар. Сөйкемсез сөяк буламы?— Кешенең әнисе бар. Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә— һәр җимешнең аның төше бар. Кеше бәләкәй буламы? — Кешенең әнисе бар. Баласына сүз тидермәс өчен, Газиз җанын бирер кеше бар. Бер бәләкәй генә адәмгә дә Берәүләрнең таудай хисе бар. «Мәрхәмәтле бул балама!» — диеп Дога укып торган кеше бар. Кимсетә күрмә кешене — Кешенең әнисе бар. Унбер җәлилчегә Андый җырлар калмас елап үлгәннәрдән. Ышанам мин—сез елмаешып үлгәнсез— Елау заты юк Җәлилнең җырларында, Күз яшьләрен көн нурына яшергәнсез.-. Елмайгансыз... Тик яшергән яшьләрегез Көн нурыннан минем күзгә күчкән мәллә? — Уйлыйм — елыйм, сөйлим — елыйм... Мин бары тик Сезне уйлап елар өчен үскән мәллә? Кичерегез мин елакны. Ах, бу кояш Бигрәк моңлы ядкарь сездән — исәннәргә... Язгы төндә Сулар таша — бәхетләре тулган, Бөреләре тулган талларның. Ташып торыр чакта кем ул йөри Күңел бушлыгыннан зарланып?! Кочаклашкан таллар. Кыела җаннар (Ялгызларга язгы төн харам). Җырларга көй, еларга яшь эзләп, Су буйлатып ялгыз мин барам. Ә төн моңсу, Ләйлә күзләредәй (Мәҗнүн гыйшкын оныта алмыймы?). ...Офык якта бер кош җем-җем итә, Нурлар чәчә алтын каурые. Телгә килә кинәт, канат кагып: — Мин — мәхәббәт! Мин бар, мин исән! Мин һаман — бер. Ләкин бәндәләргә Җирдә хәзер юллар мең икән. Ашыгалар икән, адашалар, Күп эзлиләр икән, сайлыйлар. Мин бит — берәү. Күп асыл кош күргәч, Кыендыр шул мине танулар. Тапсалар да, бик тиз югалталар, Айныйлар шул, айныйлар хистән! Акыл тирәнәйгән хис күлендә, Сөю урманында уй үскән... Кайда тиле Мәҗнүн, тугры Ләйлә?! Алар күпне эзләп йөрмәде: Гизгәннәре минем урман булды һәм минем күл — йөзгән күлләре. Гизәләр дә хәзер бар дөньяны, Килер-килмәс миннән китәләр. Ә мин — исән! Ә мин — мәңгелек кош! Ышанмагыз, үлгән дисәләр... Җем-җем килеп бәрелә офыкларга, Мәҗнүн гыйшкын оныта алмыймы? О мәхәббәт кошы! Кодрәтле кош! Нур канатлы, алтын каурыйлы. Үзгәрдек без, кичер! һәм юл күрсәт — Урманыңа ничек барасы? Үзгәрсәк тә, без бит табигатьнең һаман шул ук нәни баласы... Шәһәрдә ат Чана заманы димиләр, Тәгәрмәчләр йөриләр. Тыңласаң, котын чыгарлык — Үкерәләр, гүлиләр. Карасаң, өркеп качарлык — Машина да машина. Артта, алда, уңда, сулда — Бар да чаба, ашыга. Ә ул тыңлап та тормады, Тормады каранып та, Гаҗәпләнмәде юлында Чанага карлар юкка. (Монда чана юллары да Ташлы асфальтлар икән...) Кайсы авылның күк аты бу? Чәчәкле чана җиккән! Курыкмады, өрекмәде, Горур тотып башкаен, Тоякларын чат-чот итеп, Чатнатып юл ташларын, Чабып үтте малкаем! Башын иеп калды аңа Юл читендә карт каен : Исләренә төшергәндер Акландагы чакларын... Шәһәрнең бөтен ташлары Шаккатып карап калды! Чәчәкле чана артыннан Күземнән яшьләр тамды!