Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТ КИТАБЫ

Җырларымны иҗат иткән чакта, мин гашыйклар хисен кичердем, корбаннарга бардым, яндым, кейдемм Кабат тойдым сөю көчен мин. «Мәхәббәт» дип әйтү белән, белом: яңа җыр көтәсез җырчыдан... Мәхәббәт ул—телдән төшми торган иң борынгы моңлы җыр сыман. Уй-хисләрнең иң җылысын эзләп, саф дөньяга карап юл чыгам. Шатлыклар да очрар, кайгылар да,— һич куркытмый юллар газабы. Бармы Җирдә мәхәббәтнең башы, бармы мәхәббәтнең азагы! Иң беренче Җиргә кемнәр туган, иң беренче кемнәр яраткан, Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүннәрнең сөю җырын кемнәр тараткан! Кешелекнең сөю тарихына ничек, кай юллардан китәргә, мәхәббәтнең туган көне итеп кайсы көнне игълан итәргә! Беренчеләр, башлап сөючеләр: Адәмме син, әллә Хавамы! Без бүгенге: «Сөям» диючеләр— сезнең мәхәббәтнең дәвамы. Иң беренче тапкыр ләззәтләрдә, газапларда янган гашыйклар! Сезнең хисне дәвам иткән егет сөю җырын сезгә багышлар. Мәхәббәткә ничә яшь? «Мәхәббәткә ничә яшь?» дисәгез, мәгарәдә ташлар дәшмәстер... Мин җырларны тыңлыйм: ул, мөгаен, моңлы көйләр белән яшьтәштер. «Мәхәббәткә ничә яшь?» дисәгез, таудан аккан сулар дәшмәстер, агышларны тыңлыйм, ул, мөгаен, челтерәүләр белән яшьтәштер. «Мәхәббәткә ничә яшь?» дисәгез, тынып калган вулкан дәшмәстер, ул, мөгаен, мәңге тынмый торган күңел хисе белән яшьтәштер. «Мәхәббәткә ничә яшь?» дисәгез, иске каберлекләр дәшмәстер, ул, мөгаен, дошманлыкны җиңгән ике гашыйк белән яшьтәштер. «Мәхәббәткә ничә яшь» дисәгез, минем замандашлар дәшмәстер, ул, мөгаен, үзенә сөю килгән һәрбер гашыйк белән яшьтәштер. Мәхәббәтнең эзлим шәҗәрәсен, мәхәббәтнең эзлим юл башын, юлларымда—телсез салкын ташлар, легендалар гына юлдашым. «Кем баласы!» диеп сорасагыз, мин— мәхәббәт, сагыш баласы... Мине иҗат иткән гасырларга , кай юллардан, ничек барасы! Сөю турындагы риваятьләр, сөю турындагы хыяллар бәлки мине, һич тә тарсынмыйча, узганнарга илтеп куярлар!.. Адәм белән Хаваның очрашуы Җир йөзендә бер йөрәк бар: Адәм яши... Тик шулай да бер адәм ул тормыш түгел. Табигатьтә өстен көчләр-ерткычлыклар, кыргыйлыклар, вәхшилекләр хөкем сөрә. Җир буйлатып килә Адәм бер ялгызы... Ком-сахралар, дала-кырлар, таулар аша. Карурманнар, дәрья-сулар артта кала... Кая бара? Ни эзли ул чиксезлектә? Көннәр, төннәр алышына. Кояш чыга. Кайнар ком-таш табаннарны пешерсә дә, һаман бара көнчыгышка таба карап,— көткәне нәкъ шул тарафтан чыгар сыман. Ни телисең—өзеп ал да авызга кап... Юк, һаман да тукталмыйча бара Адәм. Искиткеч бер серле хыял тарта аны, тарта аны... Ул үзе дә белми, нәрсә? Кояш бата... югарыда йолдыз калка. Бер вакытны, сызылып алсу таң атканда, могҗизадан хәйран калып туктый Адәм. Туктый Адәм, күзләр зур-зур ачылганнар, авыр күсәк ихтыярсыз төшә кулдан... Нәрсә соң бу: күпме гомер кичереп тә, Җир йөзендә мондый хәлне күргәне юк: тай ялыдай елым-елым ике толым... Кара күзләр—ап-ак карда ике йөзем... Тулган айдай күкрәкләре тирбәләдер, чәчәк сыман ачыла гөл-керфекләре... Җиргә яңа туган сыман карый Адәм: бу нинди ямь, нинди балкыш күрелмәгән... Серле дөнья тәкъдим итә баласына табигатьнең бар сафлыгын, нәфислеген. Юкка гына эзләгәнсең зәңгәр күктән, эзләгәнең син яшәгән Җирдә икән... Ашкынуың, җилкенүең шуңа: җаның нәзакәтлек, җылылык һәм назлау көткән. Назлау көткән... Ул да йөргән бер ялгызы... Өмет өзгәч үзе сине эзләп киткән. Ул да сине ничә еллар өзелеп көткән, ерткычлыктан яклау көткән, саклау көткән. Курку катыш соклануын җиңә алмый чигенә дә... тыелалмый карый аңа. Үзенә баккан ике күлдәй түгәрәктән чыга алмый... тарта аны кайнар дулкын. Нәфислекнең каршысында бер сын тора: боздай аксыл, уттай алсу шәп-шәрә тән... Күкрәкләре—тимер калкан, беләкләре— мең ерткычны юк итәрлек чукмарлардай. Икәүнең дә күкрәгендә йөрәк тибә, теләп тибә бу минуттан аерылмаска... һәм ике җан бер-берсенә тартылалар, атылалар бер-берсенең кочагына. Тартылырлар иде алар бер-берсенә үтәлмәслек урман, утлы тау булса да, атылырлар иде алар берберсенә өзгәләргә җыенса да мең арыслан. Бу—яшәүгә омтылышны тыя алмас өскә яуган кыя ташлар, кыямәтләр... Сыя алмас бу куаныч Җир йөзенә, сыяр бары бәхет көткән ике җанга. Җирдә туа СӨЮ дигән иң гали хис, тормыш күрке, гүзәл тойгы, акыллы Ямь... Ике җанны очраштырган Табигатькә һәм очрашкан Адәмгә дан, Хавага дан! Рәхмәт сезгә, мифлар, легендалар, көч бирдегез ерак китәрлек, сездән башка шигъри архивымда дәлилләр юк исбат итәрлек. Ә чынында исә кешеләрдә нинди хисләр туган иң элек! Сөюдән дә алда нәфрәт туган һәм дошманлык туган, көнчелек... Мәхәббәт туган көн Җир йөзендә гамьсез-салкын көн туган да төн туган... Ызгышлардан, талашлардан, тартышлардан Җир туйган, һәр җанлы нәрсә дәшә күк: кем туган да кем туган? Берсен-берсе эзләп тапкан сөенечле өн туганI Беркайчан да булмаганча бу кешеләр гүзәл ник? Тәндә туа, аңда туа, җанда туа гүзәллек! Аһ, нилектән шул кадәре аяк баскан Җир җылы? Җир җылы да шатлык яшен сыйлап искән җил җылы! һай, бу күкләр, һай, бу җирләр—зур икән лә, киң икән, киң икән лә, ике җанның күңеленә тиң икән. Җан җылысы яктыртадыр диңгезен, дала, күген, аллаларның сөюеннән ким түгел, артык түгел! Бу гали хис, бу гали уй тик ике җанда туган, ике җанда гына түгел, гүя җиһанда туган. Сокланып карыйлар Җиргә чиратлап Кояш, Ай да, очрашулар, табышулар, аңлашу—менә кайда! Котлый икәүне табигать иң ихлас гөлләр белән, җан белән тән һәм дә акыл кавышкан көннәр белән, һич тә тыялмый ике җан ташыган уен-хисен, юк әле Җирдә бу хискә Мәхәббәт дигән исем. Чигенә артка таба нәфрәт, дошманлык, көнчелек, тик үзе дә белми әле, күтәрелә кешелек.... Кыргый багланышлар хөкем сөргән, тыныч кына аккан дөньяда иң көчле дәрт, моңсу шатлык туган, фаҗигаләр арткан дөньяда. Каннан—канга күчкән сөю дәрте, ул дәрт килә буын-буыннан, күпме ашкынулы кайнар хисләр җир астында калып суынган. Бәхетлеләр эзләп табышканнар, кавышканнар—нәсел ялганган, берләр мәхәббәттә бәхет тапкан, берләр мәхәббәттә алданган. Мәхәббәтнең археолыгы булып, бик борынгы хистә казынам... Сөю җиле кагылып куя сыман болгар бабаларым языннан. Искергән дип, бәлки кул селтәрсез, яшь дусларым, сезгә җыр илтәм. Адәм баласының фаҗигасен гыйбрәт өчен кабат терелтәм... Хан кызы Карачәч Хан кызы Карачәч уналты яшендә. Яшер дә буеңны, уеңны яшермә. Синдәге гүзәллек түзәрлек түгел лә, күңелгә кер дә кал, түгелмә, чәчелмә. Хан кызы Карачәч, толымнар— тезеннән, сүзеннән— җыр ага дөньяга, илйортка. Хан кызы Карачәч, күлмәге— яшелдән, яшергән хан аны... һәм җаны тынычтыр. Омтылма, яшь койма, таш койма ураткан, югалткан башларын— ташларны үтәлгән. Хан Тимер үзен дә, кызын да саклаган, илйортның ачкычын үзендә саклаган. Әйткән, ди: «Сайрап кал, сайлап кал яшьлектә, кем ошый җаныңа— ханыңа әйт кенә...» Хан кызы Карачәч, уналты яшендә, яшер дә буеңны, уеңны яшермә: әйт, җаның кем аулап, кем яулап киткәнен, куркусыз баһадир Җиһангир икәнен. Хан кызы Карачәч, карачы, карачы: күрше хан яу башы Җиһангир батырдан киләдәр яучылар, хан чыга каршыга: барсы да коралсыз,— ачыла капкалар. Бәхетле Карачәч, карачы көзгегә, түз генә, чәчеңне туйга дип тарачы. Карачәч— Җиһангир... җиһан бер сөенсен, туйга дип җыенсын, туенсын җиһан бер... Тыңлыйлар тын гына, шым гына хан сүзен: «Хак сүзем: хан кызын көтмәсен Җиһангир. Бик белом: Җиһангир баһадир яуларда, яуларга теләсә минем дә йөрәкне, теләкне җиткерсен хуҗасы Акташка: баш тартсын ызгыштан, сугыштан, талаштан...» ...Ник тирән сулыйсың, елыйсың, Карачәч?.. Атаңнан мәрхәмәт сорыйсың, Карачәч?.. Хан шашкан, тилергән тимердән— йөрәге: «Карар нык! Карар нык! Аңа—юк! Аңа—юк!» ...Нәкъ әнә шул чакта юл чыкты чапкыннар, күрше хан, көчле хан, үчле хан Акташтан. Җиһангир камады, янады яу булып, «Дау булып, яу булып * Кнрмән — крепость. килдек без, ач, Тимер!» Кирмәне* йозакта— тирәли йөрерләр, тимерләр бирелми, бөгелми Тимерләр! Җиһангир җиде көн, җиде төн дигәндә, камаудан тукталды, тын калды яугирләр. Нишләргә? Әмәл юк! Фәрман юк чигәргә! Менәргә—баскыч юк, ачкыч юк—кирмәнгә... ...Гүзәл кыз Карачәч бәхетен югалткан... Югалткан дисезме? Менә хат! Ул тапкан! «Кадерлем Карачәч, мин килдем, кара, дәш, күз яше аралаш ялварам: ишек ач! Мин сине сагындым, табындым тик сиңа... Ишекләр йозаклы... озакмы түзәрем? Бәхетсез итәләр киртәләр юлларда, мәхәббәт ачкычы тик синең кулларда... Кадерлем Карачәч, мин көтәм, кара, дәш, күз яше аралаш ялварам: ишек ач!..» Карачәч, ник тындың? Омтылдың азмы син? Язмышы ярыңның әнә шул ачкычта. «Таш йөрәк» атаңнан. Ватаннан, ил-йорттан мәхәббәт югары, юллары— ачкычта... Тапты ул бүлмәне— күрмәде беркем дә. Үрелде ачкычка, юл кыска— бәхеткә... Капкалар— ачылган, басылган— тузаннар. узганнар—җимереп, асылган— туганнар... Җиңелгән Тимер хан, Тимерләр бөгелгән, каргышлар яуганнар, ауганнар танышлар. Яр көтә Карачәч, дар көтә— кардәшләр. Җиһангир—матур, яшь... Карачәч—кочакта... Бәхетле ике яр— нурлылар айдан да. Туй көтә ике яр... Ике дар — мәйданда. Кан-каргыш җыйган ир— Җиһангир канәгать... «Тыңлагыз! Фатиха бирәчәк Тимер хан!..» Карачәч— мәйданда. Кем анда? «Әтием!» Тимер хан тын торды... Кычкырды: «Сатлык җан! Тфү!: Мәйданда аннан да, моннан да мең аваз кабатлый бергәләп: — Мең нәләт! Мең нәләт! Дарларда чайкалган, айкалган гәүдәләр кабатлый бергәләп: — Мең нәләт! Мең нәләт! Кыйналган, тапталган, саф калган адәмнәр киләләр үрмәләп: — Мең нәләт! Мең нәләт! Гүзәл кыз Карачәч, карачы ил-йортка, һәммәсе атылган, ватылган, көл булган... Күзләре ачылган, шашынган Карачәч йолкадыр чәчләрен, яшьләрен агызып: «Әтием!.. Ил-йортым!..» Мәйдан тын... акыртын гәүдәләр үрмәләп, бергәләп: «Мең нәләт! Мең нәләт!» Ни чара? Юл кая? Елмая Җиһангир, бәхетле балкый ул: «Бар, ки туй күлмәген!» Карачәч гүзәлме? Түзәрме Карачәч?.. Сүз бара артыннан: «Сатылган! Сатылган!..» Күз алды— карадыр, барадыр баскычтан, артыннан үрмәләп «мең нәләт!» барадыр. ...Баскычның башыннан, ташыннан кирмәннең бер гәүдә атылган... Атылган, атылган. Сүз бара артыннан: «Сатылган... сатылган...» Гүзәл кыз Карачәч... Тарих бабай бик карт, хәтере начар, искә алуларны яратмый... Яшь булса да, яшьлек—тарих кебек, бер үк ялгышларны кабатлый. Беркөн миңа шундый сөю килсә һәм сораса: «Ярмы, Илеңме!» Җиңәлмәслек ташкын хисләремнең колы булып калыр идемме!.. Сөю—илаһи көч... Бер минутлык сөю хисеннән иң-иң гали акыл ияләре акылыннан шашкан, исергән. Сөю Җирнең иң-иң диванасын кинәт акылына утырткан. Сөю туңган, бозлы йөрәкләргә мәңге сүрелмәслек ут төрткән, һай, мәхәббәт, колны—патша, патшаны кол иткән мәхәббәт, олыны—кече, кечене олы иткән мәхәббәт! Сөю— дөньялыктан ваз кичкәннәр— монахларны юлдан яздырган. телсезләрне кинәт телле иткән, тел остасын телдән яздырган. Шушы олы хисне кичергәннәр— бәхетлеләр, сезгә мин дәшәм! Үз хисенә кол булганнан түгел, янып көл булганнан көнләшәм! Сөю—илаһи көч, әле беркем янмый чыгалмаган ул уттан, көл булганнар—җырга, кол булганнар ил-йорт каһәренә юлыккан. Гашыйк җаннар яңа гомер биреп, киләчәкне җылытып киткәннәр. Ах, кызганам сезне «сөю юк» дип, дөньялыкта гомер иткәннәр.... Карт буйдак монологы Их, егетләр, нигә, нигә соң мин җиргә элегрәк тумаган? Миллион еллар соңлап туганга да мәхәббәттә бәхетем булмаган. Йөрәгемә кулны куеп әйтәм: юк ул—мәхәббәт! Эзләгәнен тапкан дисез мәллә җиде хатын алган Мөхәммәт! Мин Мөхәммәт кебек кыланмадым,— заманча бер өйләнеп карадым,— шул бер хатын белән яшәүнең дә тәмуг икәнлеген аңладым. Ах, егетләр, әйтсәм әйтим инде, бик үк шәптән түгел безнең эш: Азиянең бер илендә бугай, бер хатында—җиде ир, имеш. Кеше җирдә мәхәббәтен эзли: кулланмаган чара калмыйдыр, акылдан да өстен машиналар— ЭВМнар таба алмыйдыр. Фәннең көчен җигеп, Мөхәммәтне терелтсәләр, әйтер Мөхәммәт: «Җитмеш җиде хатын алсагыз да, юк, иптәшләр, юк ул мәхәббәт!» Зөләйха да үзенең мәхәббәтен төштә күргән, өндә күрмәгән, ире эштән бераз төшереп кайтса: «Бар, кире кит!» диеп өрмәгән. Ләйлә-Мәҗнүн?.. Әйе, егет кызның йөзен күрү өчен шашынган, тән күрсәтү ул чак гөнаһ булган... Хәзер... бар да макси ачылган. Ярый... Ләйлә килен булып төшсә, сөю дигәннәре сыналса, килен белән явыз каенанасы көне-төне җәнҗал чыгарса?.. Ромео һәм Джульетта дисез? Бергә яшәп кенә карасын, холодильниктормыш һәм көнкүреш тиз суытыр алар арасын. Юк, бөтенләй булмаган дип әйтмим, сөю өчен шундый чор булган — Җирдә икәү— Адәм белән Хава— сөю сүздә түгел, чын булган. Җир бетереп эзләп йөрисе юк, сөю килер диеп көтмә дә... Бердәнберең Хава басып тора... Башкаларга өмет итмә дә... Адәм белән Хава бик бәхетле... Мин көнләшәм, үлеп көнләшәм, шартлар идем, ул чак көнләшүнең юк икәнен әгәр белмәсәм. Адәменнән күзен алмый Хава— карамыйча башка чараң юк... карар иде, ятка карар иде— Җир йөзендә башка адәм юк. Хыялланмый Адәм башка ярга үз Хавасын алыштырырга, мөмкинлек юк, юк шул мөмкинлекләр чит-ятларны караштырырга. Хавадан да чибәр берәү дә юк, дөньяларда тик бер кыз гына, аннан гүзәлләрне эзләсәң дә, табалмыйсың,— яшә, түз генә! Адәм белән Хава шундый тату: шалтырамый—савыт-саба юк. Менә бу ичмасам чын ярату: иркә-назга чик һәм чама юк! Җәнҗал чыгаруда катнашмыйлар каенаналар, килен, кодалар. Хава кәҗәләнми... тәннәр шәрә... бик килешле, арзан модалар. Хава, башкалардан калышмыйм дип, бишәр меңлек алка такмаган, Адәм «хатыныма багышлыйм» дип, мөлкәтеннән колак какмаган. Үз дачамда кишер үстерәм дип, язын-җәен балчыктирестә ятмаганнар, Адәм белән Хава тук булганнар сөйгән килеш тә. Ник бәхетле булмасыннар алар? Кушылабыз, аерылабыз, диеп, ЗАГСларга кермәгәннәр дә, яратышкан алар, мәхәббәтнең ни икәнен белмәгәннәр дә. Ник бәхетле булмасыннар алар? Ул чак һава урынына хәмер ■сулый торган Адәм тумаган, «аны миннән артык сөясең» дип, Хава аны өйдән кумаган... Ник бәхетле булмасыннар алар? Адәм белән Хава йөрәгенә язылмаган закон уелган: «хатын—муен, ир—баш» дип талашу килмәгән дә алар уена. Ах, егетләр, нигә, нигә соң мин әнә шул чорларда тумаган?! Бу деньяга соңлап туганга да, мәхәббәттә бәхетем булмаган. Адәм булсаммы мин... табар идем үз Хавамны—бердәнберемне! Буйдак булып, адәм арасында әрәм булып йөрер идемме? Гашыйк булу—ул гомернең язы, ә кавышу—алтын көзедер, кыш та, җәй дә сүрелмәгән хисләр— кайнар мәхәббәтнең үзедер. Яшьлектә дә килә, картлыкта да, кайчак бик тә иртә кабына... Хатирәләр алып китә мине ал сиреньле бала чагыма. Сирень чәчәге Мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген мин иртәрәк, ахры, аңладым. Җырым бөреләнгән үсмер чагым, гашыйк булган чыклы таңнарым... һәр язны мин сагынып көтеп алам сиреньнәрнең чәчәк атуын. Мәңге кайтмас... Юкка көтә күңел үсмер чакларының кайтуын. Ташулар да кайтыр, сиреньнәр дә чәчәк атар... һәр ел ни көтәм?.. Яшьлек дусларымның образларын хыялымда кабат терелтәм. Очрашулар насыйп булса әгәр, искә алып еллар-айларны, мин кочаклар идем малайларны, кызларны һәм... дустым Айдарны. Рәсемнәр дә инде тоныкланган, килми инде сәлам-хатлар да, мөмкинлекләр юк шул кочакларга,— яшьли сөйгән ярлар ятларда... Үсмер чактан күңелемдә калган: «бердәнберем мине ташлады...» «Сине яратканга күз атмыйсың, син яраткан—сөя башканы». Күпләр өчен бу—буш сүзләр иде, күпләр мәхәббәттә уйнады. (Кемдер шул уенны дәвам итте... Аерылды узгач туйлары.) Директорга сине чакырулар... Ромеомы? Таһир? Кем соң син? Сөю, имеш... Ташла... Оныт... Укы... Ундүрт яшьтә чынлап кем сөйсен?.. Кичер, Айдар, мин дә сине башта юри кылана дип уйладым. Тик соңыннан белдем, тик соңыннан: җитди булган икән уйларың. Шул чагында сине аңламаулар үзәгемне өзә әле дә... Вакытлыча түгел, мәңгелеккә күңелеңә кергән Фәнүдә. Ул чакта без җан дус түгел идек: уртак түгел иде серләр дә. Тик сизендем: кайчак Фәнүдәсе авырып килми калган көннәрдә, нидер яза иде бездән качып, мин партадан карыйм үрелеп, авыз ерам... Кинәт җанны били серле сүзләр миңа күренеп: «Ул яраткан сирень чәчәкләрен вакытлары җитми өзәлмим, сөйгәнемнең нурлы карашларын бер минут та күрми түзәлмим». Бу җыр иде, Айдар йөрәгеннән ташып, тулып чыккан җыр иде. Мин табынам, мин ышанам җырга... Димәк, мәхәббәт тә чын инде. Фәнүдәдән чибәррәк кызлар булганнардыр бездә, мөгаен, әмма Фәнүдәбез барсыннан да ягымлырак иде, мөлаем. Тамаклар ач. Өсләр бөтен түгел,— тәннәр затлы кием күрмәде... Нур балкышы иде Фәнүдәнең сирень чәчәкле ал күлмәге. Үзе гашыйк булган егет сыман, кабаланып, каушап, ашыгып, арадашчы булып, Фәнүдәгә күпме сөю хаты ташыдым. Ә Фәнүдә ята, бик кечкенә сары сандугачтай, ояда... Хатны ала. Укый. Җавап бирми. Битен каплый. Сөя... Ояла... һәм озата, урыныннан торып, «рәхмәт» дигән җылы сүз белән. Фәнүдәкәй һаман авыр сулый... Терелер ул... Айдар, түз, беләм... Җавап табалмаслык авыр сорау телгәлидер безнең бәгырьне: ничек соң без аны сакламадык, ничек соң ул әле авырды? ...Сугыш елларының авырлыгын җилкәбездә татып өлгердек. Без качмадык... ялан аяклардан авырлыкка каршы йөгердек. Искә төшер: бозлы суга батып, тездән ерып язгы басуны, кырык чакрымдагы бер колхоздан чәчү орлыклары ташуны. Алмасак та, китте безнең белән, үзе генә иде кызлардан, безне— малайларны—дәртләндереп бозлы судан барды иң алдан. Ул елны яз бик тә салкын килде, иркә кошлар кире кайтмады, Фәнүдәнең сөйгән куаклары— сиреньнәре чәчәк атмады. Җәйгә чыккач без лагерьга киттек: Айдар, мин һәм... калды Фәнүдә... Иреннәрен тешләп елмаюы истә әле, истә әле дә. «Ул яраткан сирень чәчәкләрен яз җитсә дә табып өзәлмим. Сөйгәнемнең «урлы карашларын бер минут та күрми түзәлмим». Айдар дусның бөтен уе-хисе Фәнүдәгә генә тартылган. Ике көннән ул лагерьдан качты... Мин дә киттем аның артыннан. Ул елны яз бик тә салкын килде, сайрар кошлар кире кайтмады, Фәнүдәнең сөйгән куаклары— сиреньнәре чәчәк атмады. Көчтән килсә, кояшларга кадәр илтер идек салып иңнәргә... Юк шул... Фәнүдәбез сирень сыман, әкрен генә сула мендәрдә. Айдар сыйпый аның чәчләреннән: — Фәнүдә... Фәнүдә... Тыелалмый кайнар яшьләреннән: — Фәнүдә... Фәнүдә... Бәлки әле болай булмас иде, — кайтып җитәлмәдек, кичектек. Шул чак Фәнүдәнең өзелеп әйткән соңгы ике сүзен ишеттек: — Яратам... яратам... Ул елны яз бик тә иртә килде, сайрар кошлар кире кайтмады, Фәнүдәнең сөйгән куаклары — сиреньнәре чәчәк атмады. Сөйгәненең җылы туфрагына дустым Айдар ятып үкседе: «Нигә, нигә мине ташлап киттең, мин ярата идем бит сине!..» Шул көннән соң күпләр Фәнүдәнең рәсемен алып түргә элделәр, ә кичләрен мин чыгарган җырны өйдәнөйгә җырлап йөрделәр: «Ал сиреньле күлмәк, иртәләрдә имән киртәләргә кем элде? Сею дигән орлык чәчәкләнми салкын туфракларга күмелде». Шушы җырны җырлап Айдар дустым авылыбыздан китеп югалды. Хатлар да юк... җылы хәбәрләр дә... Беркем белми... кая юл алды? ...Заман безгә шактый кырыс булды, үстермәде назлап-иркәләп, без югалттык әти-әниләрне, абый-апаларны иртәрәк. Югалтулар безне өлкәнәйтте, олы уйлар безне зурайтты, авырлыклар безне иелдерде, сабырлыклар безне турайтты, һәммәсенә түздек, чыдадык без, юкса, түземлек тә юк артык... Мәхәббәтне без иртәрәк таптык, кайберебез иртә югалттык. Айдар дускай, кайгысына батып, югалдымы әллә бер эзсез?.. ...Безнекеләр алар сынатмаслар, килеп чыгар, менә күрерсез! Еллар үтте... Дуслар өйләнделәр, күп яралар инде төзәлде. Сиреньнәрен иртә җуйган дусны эзләмичә күңел түзәрме? Айдар исән! Мин уйлаган идем: «яшьлек белән ара өзелгән»... Бергә чакны, димәк, онытмаган, сәлам хаты алдым үзеннән: «...мин өйләндем, кыз да, малай да бар... эшемнән тәм табып яшәвем... Тик сагынам, өзелеп сагынам мин яшьли сөйгән сирень чәчәген. Шул олы хис алга илтә мине, каютада рәсеме әле дә... Боз тауларын ерып, юл күрсәтеп, алдан бара кебек Фәнүдә. Күпме онытырга тырышсам да, юк, барыбер онытыл булмады, күңелемдә чәчәкләнгән сирень салкын язларда да сулмады. Фәнүдә дә, сирень чәчәгедәй, аз яшәде ямьләп дөньяны, ул гомеремнең язын гына тугел, көзен, кышларын да нурлады. Синең җырны мин үзгәртеп җырлыйм: «имән киртәләргә кем элде? Сөю дигән орлык яшәр өчен йөрәгемә минем күмелде». Хисем теләктәше, сердәш дустым, сине уйлыйм шушы минутта... Атом бозваткычы штурманы Айдар Муллин. Сау бул. Онытма». ...һәр язны мин сагынып көтеп алам сиреньнәрнең чәчәк атуын. Мәңге кайтмас... Юкка көтә күңел үсмер чакларының кайтуын. Ташулар да кайтыр, сиреньнәр дә чәчәк атар... һәр ел ни көтәм? Яшьлек дусларымның образларын хыялымда кабат терелтәм. Авылыма кайттым. Бергә үскән җан дусларны табыйм кайлардан? Таныш рәсем. Сирень чәчәкләре. Мәрмәр ташта бер сүз: «Айдардан». Башны иеп мин бик озак торыйм. Хисләр олы. Беркем дәшмәсен, һәм тын гына, тып-тын кабатлыйм мин: «Айдар мәхәббәте яшәсен...» Мәхәббәт ул тәннең, акыл, хиснең өлгерүе, тулып ташуы, чынбарлыкта туган хыялларның канатланып күккә ашуы. Канатлары ныгып өлгермәгән нәни кош та күккә омтыла... Омтыла да түбән егылып төшә, канатлары сына... ул тына. Күптән түгел шәһәр эчендәге йорт сүтелгән иске нигездән бер хат таптым: сез дә танышыгыз, яшерәлмим аны мин сездән. Унбиш яшьлек әни Кызыма хат Кызым, әле берни аңламыйсың... Син — биләүдә. Сиңа гына язам, укымасын берәү дә. Әнкәң язган бу хат унбиш ел барыр... Аңларсыңмы шул чак ана күңелендә ни барын... Яшь топольләр йөгереп уйныйлар, алар язны көтә, яфракларын коймыйлар. Шул топольләр кебек яшьлек илендә язны көтеп калыр идем дә... Яфракларым туйган уеннан, вакыты җитми иртә коелган. ...Бала чак! Туйдым синнән — унбиш яшькә җиткән кыз бала. Тоям: күкрәгемдә тыелгысыз дәртләр кузгала. Бала чак! Сине ташлап йөгерерләр иде, яшь топольләр чаба белмиләр... Әнкәй, нигә «бала» дисең, ә малайлар «бала» димиләр. «Яшьлек килер, диләр, җитсен унсигезең, егермең...» Көттем... Түземнәрем беткәч, үзем каршы йөгердем, малайларны узып... Әллә кимме алардан! Кыркылган чәч, джинс чалбардан. Топольләрем язны көтегез: сез түземнәр... Минем — яшьлегемә йөгереп барып әйтер сүзем бар: «Мин бит көтәм сине, иртә кил, иртә дә кил миңа, кич тә кил...» Малайларның тавышы: «Син — яшьлектә... эч тә көл1..» Татлы чыганакка иреннәрне тидердем... Яшьлек... бу — син идең... Эчкән саен сусап тилмердем. Яшьлек! Шундый рәхәт синдә, кагыйдә дә, закон, чик тә юк... Мә, ал мине, мин — синеке! Курку да юк синнән, шик тә юк! Яшьлек! Калам синдә, кайнар хисләреңә камалып. Җитте, туйдым... Чиген, балалык! Яшьлек! Иркен — дөньяң, шаулы — диңгезең... Мин — ирекле... Әни?! Мин — үзем! Яшьлек! Җырлы, шомлы кара төннәрең! «Сөям сине!» дигән төннәреңнең ниләр яшергәнен белмәдем. Яшьлек! Юлларыңда—адашканмын, бала чактан түгел, үз-үземнән качканмын. Яшьлек... Ник йөгердем алдан мин?.. Ямьле төннәреңә, тәмле телләреңә алдандым. Сүрелделәр яшьлек таңнары... Җырсыз тындым, төнге сандугачлар аңлады. Кайтам, ачы яшьләр түгеп, «татлы» төннәргә. Башны ташка куям: хурлыгымны сөйлим кемнәргә? Дөрес җырлагансың, әнкәй: «Вакыты җитми чәчәк атмый бакчадагы гәпләр дә» Яшьлек... ачы җилләр исә ул яктан... Ятып үксим күкрәгемне кыскан ояттан. Топольләрем җилферҗилфер яфрак ярганнар, яшьлек язын каршы алганнар. Тып-тын кайтып киләм яшьлек туеннан... Өметләрем, яфрак ярыр-ярмас бөре килеш коелган. Яшьлек... Йөгергән лә идем каршы чыгып, көткән идем талчыгып, бөгелдем мин җилдә — нечкә талчыбык. Качам — мәктәп хөкеменнән, кеше күзеннән. качам — әни кайгысыннан, үзем-үземнән. Качам — яшьлегемнән, яшьлегемә һич тә ачу юк, качам —балалыктан, тик... баладан гына качу юк... Гаеп — миндә, яшьлектә — хата юк... Унбиш яшьлек әни... Ата — юк... Топольләрем, шаярыгыз, яфрак ярыгыз, яшьлек уенына чакырмагыз — үзегез барыгыз... Әйе, уйнар чагым, сөяр чагым, әмма узган яшь чагым, ачыла тик бала назларына кочагым. Иртә килгән газапларны аңлый алмас берәү дә... Мине киләчәктә аңлар кеше синдер, бәлки, биләүдә?.. Кызым, син бу хатны укыр яшькә килеп җиттең... Ач конвертны... Мине хөкем ит... Унбиш яшьлек кызым, сиңа гына әйтер сүзем бар: топольләргә кара: язга йөгермиләр, түземнәр... Алар чыдамлыкны тамыр итәләр яфраклары җилдә йөгерсә дә сабыр итәләр... Яшьлек — сафлык... Кадерен белсәң генә саклана.,. Кызым, яшьлегеңә соңлама да, чыгып чапма да... Ахыры киләсе санда.