Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ БЕЛӘН БЕРГӘ

Махмуд Максудның тууына 80 ел Махмуд Максуд — татар совет әдәбиятының нигез ташлары салыну чорында ук иҗат итә башлаган эдипләребезнең берсе. Татар демократик әдәбияты рухында тәрбияләнгән һәм рус классик әдәбияты белән дә таныш булган яшь язучының иҗаты баштан ук төрле юнәлешләрдә үсә. Ул шигырьләр, нэсер-хикәялэр белән бергә мәкаләләр дә яза. тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. М. Максудның иҗаты аның тормышы һәм иҗтимагый политик эшчәнлеге белән аерылгысыз бәйләнгән. Гражданнар сугышы елларында ул үзе теләп Кы зыл Армиягә языла һәм кулына корал алып Совет власте өчен көрәшләрдә катнаша. 1919 елда Коммунистлар партиясе сафына баса. Махмуд Максудның матбугат эшчәнлеге башлану да шушы елларга туры килә. 1918 елда ул Мәскәүдә Г. Ибраһимов редакторлыгында чыга торган • Чулпан* газетасында тәрҗемәче булып эшли башлый. Гражданнар сугышыннан кайткач. ВЛКСМ Үзәк Комитеты аны »Яшь эшче* газетасы редакциясенә эшкә җибәрә. Бөек Ватан сугышына кадәр М. Максуд төрле газета-журнал редакцияләрендә һәм нәшриятларда җаваплы эшләр башкара. Сугыш башлангач. ул. кулына корал һәм каләм алып, яу кырына китә, фронтта чыга торган *Совет сугышчысы» газетасында эшли. Махмуд Максудның әдәби эшчәнлеге гаять куп кырлы — ул шагыйрь һәм прозаик та. тәнкыйтьче һәм ялкынлы очерклар авторы да. Әдип үзенең әсәрләрендә яңа тормыш төзүче совет кешеләренең тырыш хезмәтен, тугандаш халыкларның бердәм гаиләсендә чәчәк атучы республикабыздагы күркәм үзгәрешләрне тасвирлый. »Яңа шәһәр һәм аның кешеләре*. •Безнең мехчылар* исемле очеркларында, мәсәлән, язучы ныклы адымнар белән алга баручы социалистик җәмгыятьнең кешеләрне дә үзгәртүе, үстерүе турында дулкынланып сөйли, М. Максудның таланты әдәби тәрҗемә өлкәсендә аеруча үзенчәлекле яклары белән ачыла. Ул татар теленә В. И. Ленин хезмәтләрен, бөек •Коммунистлар партиясе Манифесты»)! тәрҗемә итә. Без А. С. Пушкин. И. С. Тургенев. Л. Н. Толстой. А. М. Горький, шулай ук Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятлары классикларының күп кенә әсәрләрен аның тәрҗемәсендә укыйбыз. Заман сулышы белән яшәү, халык идеалларына хезмәт итү — Махмуд Максуд иҗатына хас төп сыйфатлар әнә шундый. Түбәндә әдипнең бертуган энесе Хак ага Максудның истәлекләре тәкъдим ителә. уген авылыбыз Югары Кибәхуҗа тоташтан салам түбале, тәбәнак ейле авыл иде. Аның кайсы ягыннан килма, беренче карашка, салам эскерт- ләре авасына барган шикелле буласың. Тубалардан чыгып торган морҗалар эскертлар естенэ кунган козгыннарны хэтерлатэлар. Ике мәчет манарасы һәм такта түбәле берничә йорт кына авылга якынлашуыңны белдерә. Т Авылның көнбатыш кыр капкасыннан чыгып ике чакрым чамасы җир китсәң, Максабаш авылына барып җитәсең. Бу авылның төньягындагы тау итәгеннән чыккан чишмәләрдән Макса елгасы башлана. Ул, өч Кибәхуҗаны һәм Казаклар авылын узып, Мишө суына барып кушыла. Җәй көннәрендә Макса суы тездән уэмаса да, аерым тугайларында балалар йөзәрлек була, язгы ташу вакытларында исә ул тегермән буаларын, күперләрне җимерерлек дәһшәтле агымга әйләнә иде. Авылыбызның тегермән буасы һәм Макса аркылы салынган күпер җимерелми калган елны хәтерләмим. Язгы ташу вакытында кичләрен авыл яшьләре зур-эур салам көлтәләренә ут төртеп, агып бара торган бозларга «утыртып» җибәрәләр. Кемнең көлтәсе ярдан ераграк аккан бозга эләгә һәм яктырак яна, шул кеше мактауга лаек була. Су өсте, күз күреме арага, күчеп йөрүче учаклар белән каплана. Олы Кибәхуҗа- га җиткәндә аларның көле генә кала. Биредә дә егетләрнең йөрәгенә мүк үсмәгән, алар яңа учак ягалар. Салам яндыручылар арасында Мәхмүд тә чуала. Кечкенә гәүдәле, көлтәсеннән ике тапкыр нечкәрәк Мәхмүднең көлтәсе кайчакта яр буенда ук кала. — Әй, җебегән, алай итмиләр аны, — ди зуррак егетләрдән берәрсе һәм көлтәне озын саплы тимер ыргак белән эләктереп ала да, яңадан бозга ташлый... Авылдашларыбыз җебегәнлекне яратмыйлар, үз тиңдәшләребеэдән калышсак, хәтта кимсетеп карыйлар иде. Шуның өчен берничек тә аерылып тормаска тырыштык. Урагын да урдык, көлтәсен дә керттек, кардан яңа гына ачылган тау битләүләрендә сарыклар да көттек. Тәмәке тартырга да, сүгенергә дә өйрәндек. Ләкин Махмуд абый тәмәке дә тартмады, сүгенә дә белмәде. Үсеп җиткәч тә аның иң начар сүзе «чортитан узмады. Әмма «чорт»ны нык басым ясап әйтә белә иде. Хуҗалыгыбыз байдан булмаса да, йорт-җире белән салам түбәле тәбәнәк өйләрдән аерылып тора иде. Өч өйнең берсе «ак» дип атала, анда әтиебез яши. «Ак» өйгә керергә бездә зур теләк юк, чөнки әтиебез җитди һәм коры кеше иде. Мәхмүд абый аңа өч-дүрт сүз белән төгәл характеристика биргән: «Әтием аз һәм үзсүзле, эре һәм кире табигатьле кеше иде» («Кайбер истәлекләр»). Уку сезоны җиткәч кенә ул өйгә керәбез. 6 яшьтән 10 яшькә кадәр әти безне үзе укыта, аннары Кышкар мәдрәсәсенә илтеп куя иде. «Мин бик кече яшьтән, 8—9 дан ук әдәбият укуга бирелдем...», — ди Мәхмүд абый үзенең «Кайбер истәлекләр»ендә. Шул вакыттан алып вакытлы матбугат һәм матур әдәбият әсәрләре белән танышып бару аның гадәтенә әйләнде. Барыбызга да мәгълүм Гази Кашшаф «Соңгы минутларда» исемле мәкаләсендә Мәхмүд абыйның Казанда чыга торган барлык матбугатны укып баруын әйтә. Югары Кибәхуҗаның төньяк басулары Симет авылы урманына барып терәлә. Бу урман безгә үтеп чыга алмаслык булып күренә. Анда кура җиләге һәм чикләвек хисапсыз күп була иде. Авылыбызның карчыклары һәм балачагасы җиләк сезонында таң белән урманга баралар, туз чиләкләр җиләк белән тулгач кына өйгә кайталар иде. Мин башта күрше Хубҗамал әбигә ияреп. аннан Мәхмүд абый белән бергә җиләккә йөри башладым. Ул чакта иң авыры кояштан да алда тору иде. Бер әйтү белән тормасаң, ул көтми. Чыгып китсә, йөгереп тә артыннан җитә алмыйсың. Көннәрдән бер көнне җиде-сигез малай һәм кыз, Мәхмүд абыйга ияреп, җиләккә киттек. Элекке көннәрдә чиләкләр ике-өч сәгать эчендә тулган булса, бу юлы төпләре генә күмелгән. Мәхмүд абый кычкырып җырлый башлый: И җиләгем, җиләгем, Тулмады ич чиләгем, Мөхәммәди килеп чыкса Бирер идем кирәген! Җыр тәмамлана гына, бер кыз әче тавыш белән: — Эне, Мөхәммәди килә! — дип кычкыра да, бөтен көченә авыл ягына йөгерә, Без — аның артыннан. Урман сакчысы Мөхәммәди абзый җырны ишеттеме-юкмы, әйтеп булмый, бала-чага артыннан йөгереп вакланмады... Көн саен өйгә кайту белән Махмуд абый җыйган җиләген чүп-чардан тазарта, урманга йөри алмаучыларга күчтәнәч өләшә, калганын изеп, шома такталарга җәя, киптерә. Шул рәвешчә мәдрәсәгә алып китәргә как хәзерли. Әтиебезнең ир балаларын дин хезмәтчесе итү теләге булуы табигый хәл. Ул үзе күп еллар укып Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган. Кышкар мәдрәсәсе исә фанатик мулла һәм мәзиннәр хәзерләү үзәге иде. Ләкин безнең 6 ир туганның берсе дә ул мәдрәсәне тәмамламады. Абыебыз Гаяз Кышкарны ташлап Буби мәдрәсәсенә киткән булса, Махмуд абый Малмыжга китте һәм анда Бөек Октябрь революциясен каршылады. Безне — энеләрен һәм сеңелләрен — яңа юлга бастыру чараларын күрде, 1923 елда ир туганнардан өчесе коммунист, икесе комсомолец иде. 1919 ел башында Мәхмүд абый Малмыждагы «Ярлылар тавышы» газетасы редакциясендә эшли башлый. Шул вакытта комсомолга керә, аның актив члены була, өяз комитетының члены итеп сайлана. Ләкин тыныч тормыш озакка бармый. Мал- мыж комсомолецлары үзләре теләп Колчакка каршы көрәш фронтына китәләр. Алар арасында Мәхмүд Максуд та була. Ул дошманга каршы мылтык һәм каләм белән көрәшә, фронтта чакта күп кенә шигырь һәм нәсерләр яза. Аның «Корал алам», «Бөек идеал өчен», «Изге максатка таба» исемле шигырьләре, «Кырылыш мәйданында», «Изге көрәшкә», «Каравылда», «Сагынам, сөям сине, туган илем« исемле нәсерләре фронтта язылганнар һәм шул вакытта Казан газеталарында басылганнар. 1919 елның көзе иде. Өйгә чәчләре җилкәсенә төшкән, үтә ябык һәм чырайсыз бер солдат килеп керде. Аның шинеле чамасыз киң һәм озын. Барыбызның да күзләре аңар төбәлде, ләкин берәү дә сүз башламый. — Әллә танымыйсызмы? — ди солдат. Бу тавышны ишеткәч, әнинең йөзе ачыла, аның күзләреннән шатлык яшьләре тәгәри, «Мәхмүд, Мәхмүд, Мәхмүд», — дип кабатлый. Без дә солдат абыйны әйләндереп алабыз. 1922 елда язган «Әнигә хат» исемле нәсерендә Мәхмүд абый бу очрашуны болай исенә ала: «... Исеңдәдер, әнием, бервакыт мин фронттан авырып кайт» кан идем. Чәчем озын, чыраем ак, бөтен гәүдәм хәлсез иде. Син, ике кулың белән минем кулымны кысып, күз яшьләрең белән еладың...» Мәхмүден озын чәчле көенчә әти күзенә күренүдән кисәтә *әни. — Улым, әйдә, чәчеңне алыйм, атаң бу килеш ошатмас, — ди ул һәм чәч алу машинасын кулына ала (барыбызның да чәчен әниебез уэе ала иде). — Мин бик арыдым һәм ачыктым әле, чәчне соңыннан алырсың, әти күрсә дә зарары юк,— ди Мәхмүд абый. Өч елдан артык читтә йөргән Мәхмүд абый бөтенләй икенче кешегә әйләнгән, ашап-эчеп бетергеч дога кылмады, әнигә рәхмәт әйтте. Җомга җитте — намазга бармады. Мәсьәләгә соңрак төшендек: ул вакыттагы авыл советы председателе Исхаи абзый «Мәхмүд коммунист булып кайткан» дигән хәбәр чыгарды. Атна-ун көн ял иткәннән соң Мәхмүд абый Лаешка китеп барды. Үзе белен алабыз Галияне дә1 алып китеп, аны Лаештагы укытучылар курсына урнаштырды. Әти моңа рөхсәт бирмәгән иде. Шуның эчен Махмудкә дә, апабыз Галиягә дә бойкот белдерде, «кайтып күземә күренмәсеннәр», диде. Ул вакытта Нәҗиб1 тә Малмыжга киткән иде. Авылның хәлле кешеләре һәм * куштаннары безне яратып бетермесәләр де, гвдя крестьяннар һәр вакыт теләктәшлек күрсәттеләр. ' Гелия — күп еллар укытучы булып эшладе. хаэер пенсиядә, Казанда яши. > Н а ж я б — хәзер персональ пенсионер. Казанда яши. ХАК МАКСУД ф ИЛ БЕЛӘН БЕрГӘ Бер көнне авылдашыбыз Җәләлетдин абзый: — Габделхак, мин иртәгә Лаешка барам, Махмудләргә йомышыгыз юкмы? — дип сорады. Мин моны әнигә кайтып әйттем. Әни шул көнне куп итеп он иләде. Кичен капчыкка бер пот чамасы он һәм бер каз түшкәсе салып, Җәләлетдин абзыйларга илтеп бируне миңа һәм кече энебез Хәкимгә 1 йөкләде. Моны әти белергә тиеш тугел иде, әлбәттә. Без капчыкны кечкенә чанага чыгарып салдык та, аның өстенә Хәким менеп утырды. Мин чананы тартып капкадан йөгереп чыгып киттем. 1919—1920 еллар кышында бу «операция» өч-дүрт тапкыр кабатланды. Ләкин аны әтигә җиткерүче булмады. Махмуд аОыйның вакытлы матбугатта актив катнашуын без белми идек әле, чөнки аның әсәрләре басылган газета-журналлар авылыбызга килми иде. Шулай да «Әнигә хат» дигән нәсере, «Кызыл шәрык яшьләре» журналында чыгу белән, Югары Кибәхуҗа халкына барып җитә. Авылның надан куштаннары: «Махмуд чукынган», «Махмуд урыс диненә күчкән». — дип шау киләләр. Мәхмүд абый соңгы сулышына кадәр сугышчан атеист булып калды. Мәхмүд Максуд Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача фронтта булды. Сугыштан исәнсау кайткан майор Казан урамында бәхетсезлеккә очрап (аны машина бәреп ега), чукраклана. Ишетмәгән килеш шигырь дә. хикәя дә язарга, тәрҗемә дә ясарга мөмкин. Очерк язу өчен исә кешеләр белән нык аралашырга кирәк. Мәхмүд абый үзенең күләмле очеркларын чукрак килеш язды. Көннәрдән бер көнне ул мехчылар тормышыннан әсәр язарга була да, мехком- бинатның парткомына барып теләген сөйли. Парткомдагы иптәшләр комбинатның кадрлар бүлегендә эшләүче Камал иптәш Гайнетдиновка әдипне таныштырып йөрү бурычын йөклиләр. Ул вакытларны Гайнетдинов: иптәш түбәндәгечә искә ала: «Мәхмүд ага белән комбинатның барлык фабрикаларында, цехларында, бүлекләрендә булдык, кайбер эшчеләрнең өйләренә бардык. Кайда гына булсак та Мәхмүд ага үзенең кем булуын, нигә килгәнлеген әйтә дә, сорауларын бирә башлый. Мин җавапларны чәчми-түкми кәгазьгә терким. Ул язуымны күзәтеп тора һәм язып бетерүгә яңа соравын бирә... Теләгән җиренә алып бардым, сораганын җавапсыз калдырмадык. Атна-ун көн шулай йөргәннән соң, барлык кәгазьләрне папкасына салып, миңа рәхмәт әйтеп китте. Озакламый «Безнең мехчылар» исемле очерк журналда басыла башлады, соңыннан аерым китап булып чыкты. Без китапны яратып укыдык, Мәхмүд агага рәхмәт әйттек...» Мәхмүд абый каты һәм озак авырды. Ләкин үлем турында телгә алырга да яратмый иде. Эш турында сөйләде, эшне кайгыртты. 1961 елның май аенда ул Казан больницасында дәваланды. Мин баргач бакчага чыкты. Бераз барабыз да ял итәргә туктыйбыз. Бакча эскәмияләренә дә утырып торабыз. Шулай йөри торгач бер сәгать вакыт узды. Мәхмүт абый әле терелеп күп кенә эшләр башкарырга өметләрен сөйләде. Хәйләкәр үлем аны эш турында, әдәбият турында икенче бер әдип белән фикер алышу вакытында егып салды. Гази Кашшаф әйткәнчә, М. Максуд атакага барганда пуля тиеп егылып калган солдат кебек, зур иҗат планнары белән илһамланып кулына каләм тоткан хәлдә, үз постында вафат булды.