Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘГӘР ЫШАНСАГЫЗ

 

Туган елым — 1954. Туган ягым — Сарман районының Каран авылы. 1971 — 76 елларда Казан университетында укыдым. Аннан соң Балык Бистәсе районында радиотапшырулар редакторы булып эшләдем. Хәзер Казанда яшим. л ялгызы өстәл янында утыра. Иңенә салган юка мамык шәле каядыр кырыйга, урындыкка шуып төшкән. Талчыккан йөзендә тетрәнү, газап катыш аңлашылмас бер шатлык сизелә... Алдында — әле генә ачылган хат. Ул инде аны укыган, ул аны кат-кат укый... «...Мин хәзер уйлыйм-уйлыйм да, искә төшеп әрним. Беркайчан да мондый халәттә калганым юк иде. Бу беренче тапкыр. Сез бәлки күп нәрсәне оныткансыздыр... Юк, юк, Хәлимә апа, онытмагансыз. Мин беләм. Тик минем бүген сез белмә- гәннәрне генә түгел, сезгә билгеле булганнарны Мине беркем дә яратмады, күрәлмыйлар иде мине. Сез хәтерлисездер, Сәриянең буяу карандашларын миннән табып алгач, класста минем белән әллә никадәр сөйләшми йөрделәр. Бу бит бишенчедә укыганда иде. Сез ул чакта мине оялтырга тырышкан идегез. Ә миңа нәрсә, мин ул чакта борын очына да элмәдем. Ә хәзер менә уйлыйм да, гаҗәпкә калам. Нигә соң шулай булган икән? Каян килгән ул гадәт? Әтида язасым килә. Әйтәм бит, миндә беркайчан да мондый теләк туганы юк иде... Хәтерлисезме, мине башта ук «бур» дип атап йөрттеләр. дән күчкәнме, дисәм... Бәләкәй чакта аңа ияреп эшкә йөри идем. Ат ярата идем бит мин. Фермадан кайтканда, әз-мәз генә силосын да, печәнен дә эләктергәли идек... Урлашу түгел иде ул. Болай гына... Атлы эштә йөргәннәрнең гадәтенә кергән... Белмим, Хәлимә апа. Хуҗасыз әйбер күрсәм, кулым кычыта башлый иде. Алдың — кесәгә салдың... Ә җиденчедә укыганда, химия кабинетыннан микроскоп югалгач, мине педсоветта тикшерделәр. Хәтерлисезме, безнең класста Нәгыйм исемле бер малай бар иде. Микроскопның кемдә икәнен шул җиткерде бит. Ул чакта мине хезмәт белән төзәтү колониясенә җибәрергә уйладылар. Бөтенесе сүкте, тиргәде. Әллә кайчан булган хәлләрне казып чыгарып миңа мәктәптә урын юк икәнне кабатладылар. Ачу килде ул вакытта. Җитмәсә, шул ук кичне әти дә тотып ярды. Җибәрсәләр, бик әйбәт, дигән идем. Барысына да әзер идем. Тик ул вакытта сез мине алып калгансыз, мәктәптә калдыруларын сорагансыз. Ә беләсезме, Хәлимә апа, сез үзегез турында кайгыртып, класс җитәкчесе буларак үз абруегызны саклап калу өчен тырышкансыз дип уйладым мин ул вакытта. Шуңа күрә, дәрестән соң сөйләшкән чакларыгызда да, башны иеп, эчтән генә: «Хәтәр инде, яклаучы кеше табылган, имеш...» — дип көлеп утыра идем...» Хәлимә ханым, ниндидер бик тә әһәмиятле сүзне төшереп калдырудан курыккандай, хатның һәр җөмләсен җентекләп-җентекләп. кат-кат укыды. Әйтерсең ул кайчандыр үзе укыткан баланың дәфтәрен тикшерә, хәреф хаталарын барлый... Юк, юк, бүген аның күзләре кәгазьдәге хәреф хаталарына түгел, ә бәлки шушы хат артында торган кешегә төбәлгән. Әйтерсең ул бүген, кайчандыр үзенә бик таныш булган бер нәрсәне озак вакытлар күрми торганнан соң кулына алган да, андагы таныш чаткыларны тагын бер кат барлый, өйрәнә; әйтерсең ул күптән инде көткән, эзләгән, барлыгына ышанган, әмма моңарчы, никтер, һич кенә дә очратмаган сыйфатларны тапкан. Хат юлларына текәлгән күзләргә, әкренләп-әкренләп, кайнар яшь тулды. Бу яшь тамчылары, нәкъ моннан алты ел элек булгандагы кебек, ачы, әрнүле, җан түреннән иде. ...Ул көнне педсовет утырышында аны принципсызлыкта гаепләделәр. Ә ул «мәктәп йөзенә пычрак яккан каракның», «ата хулиганның» кыланышларын бик дөрес фаш иткән укытучылар янында тыныч булырга, бирешмәскә тырышып, һаман үз фикерендә кала бирде. Аңлатты, ышандырды да кебек. Хәер, барысын да түгел, билгеле. Мәктәпкә күптән түгел генә килгән яшь завуч, һич килешмичә, кы- зып-кызып: — Сез нәрсәгә ышанасыз, Хәлимә Камаловна? Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кертмәкче буласызмы? Хәзер заманы бүтән, аңлыйсызмы, бүтән. Ә сездә балаларга карата искергән фикер, ниндидер урынсыз фанатизм бар! Әллә шундый ук хәл кабатланмас дип ышанасызмы?!.— дигән иде. Хәлимә ханым ни дип тә җавап бирергә белмәде. Нәрсә дисен? Юк, фикерем искермәгән дисенме? Алтынчы дистәгә якынлашып барган кеше, бәлки, чыннан да, искергәндер?! Шул фикердән аның тыны кысылды. Күкрәген, каяндыр эчтән, тирәннән, ниндидер бер бик тә каты әйбер басты. Бар хәлен, көчен җыеп: — Юк, юк!.. Мин тагын бер кат үтенәм... Фәнилне минем шәхси җаваплылыкка калдырыгыз...— диде һәм бүлмәдән чыгып ук китте. Инде күптән бушап калган класска кергәч, көчкә-көчкә тыеп түзгән күз яшьләренә ирек куйды. Өстәлгә капланып, хәлсез иңнәре белән сулкылдаган вакытта ялгыз, бик тә ялгыз тойды ул үзен. Әй шунда ире — Хәбире исән булса... Аның куллары ирексездән, өстәл өстендәге китаплар арасыннан капшап, Хәбирнең бүләген — аның төсе итеп сакланган сәгатьне эзләде... Ләкин сәгать юк иде. Ул кинәт сискәнеп китте. Сулкылдаудан туктады. Кесәләрен капшады, өстәлне кат-кат актарды — сәгать юк иде. Яшь төере, тагын да зуррак бер әрнү белән, тамагына утырды. Ачы иде. бик тә ачы иде ул яшь... Хәлимә ханым, тынычланырга теләп, хатны читкәрәк этте, күзләрен сөртте; шуып төшкән шәлен иңенә ябып, урыныннан торды. Тар бүлмәдә куера барган караңгылыктан тәрәз каршына килде. Тышта яңгыр иртәдән бирле сибәли иде. Нәкъ менә шундый салкын, яңгырлы көндә, пычрак ерып. Фәнилгә посылка салырга дип, почтага барган иде ул. Нәкъ шундый көндә, һәм нәкъ шундый ук көндә аңа Фәнил Хаҗиевның төрмәгә эләгүе турында әйттеләр, һәркем, мәгънәле елмаеп, аны үчекли кебек иде. «Котлыйм, Хәлимә Камаловна, җимешегез оҗмахка кергән!»—мәктәп завучының сүзләре шул көнне җан түрендә ятып калды. Нәкъ менә шундый яңгырлы көндә. Ул тәрәзәдән күзләрен алды; нәрсәнедер онытып калдырган шикелле, ашыгып-ашыгып өстәл янына килде. Әлеге хат ниндидер аңлашылмас бер көч белән аны үзенә тарта иде. «...ә теге сәгатегезне юри кесәгә салып киттем. Сез аны, китаплар белән бергә, өстәл өстендә калдырган идегез. Соңыннан гына сезнең өчен аның нинди кадерле истәлек икәнен ишеттем мин. Ләкин кире бирергә курыктым. Дөресрәге, оялдым. Мин аны кая куярга белмәдем. Аннан буага ташладым. Сәгатьне мин алганны сизгән идегез бугай. Тик ул турыда үземә дә, бүтәннәргә дә бер сүз әйтмәдегез. Мине колониягә җибәрүләреннән курыктыгыз, дип уйладым мин. Сигезенче класстан мине, үзегез дә беләсез, этеп-төртеп чыгардылар. Әллә ни юньләп укыганым да булмады. Хәер, алай дисәң, сез мине урта белем алырга, тугызынчы класска барырга үгетләп тә караган идегез. Шул чакны: «Безнең кебек малайлар кайда да югалмый ул!»—дип кенә җавап биргән идем. Шуннан тоттым да шәһәргә эшкә киттем. Өйдән чыгып югаласы килде. Туйдырганнар иде алар: әтинең — эчмәгән көне, әнинең тиргәүдән башка эше юк... ...Ә төрмәгә ни өчен утырганны беләсез инде. Ул турыда кабатлап та торасы килми. Бер караганда гел юк өчен утырдым кебек. Әни каргап хат язды: «Бүтән син минем балам түгел, син миңа әни дип дәшәсе булма!»—дигән. Хәер, аның шулай дип язуына гаҗәпләнмәдем дә. Ә менә сездән хат килгәч... гаҗәпләндем, Хәлимә апа. Сез анда хәлемне сорашып: «Ни кирәк, ни җибәрим? Түз, ничек тә үтәр, иреккә чыккач ныклап уйларсың, кешелегеңне югалтма!»—дип язган идегез. Тик ул чакта, Хәлимә апа, миңа барыбер иде. Сезнең сүзләрегезне дә: «Әһә. барып эләктеңме, әйткән сүзләрем дөрескә чыктымы?»— дип әйтүегез итеп аңладым. Шуңа күрә язган хатларыгызга да, җибәргән посылкаларыгызга да җавап бирмәдем. Мине әйбәт эшләгән, тәртипле яшәгән өчен сроктан алда чыгардылар. Эш урыны тәкъдим иттеләр. Эшкә урнаштым да, авылга кайтып килер өчен ял бирүләрен сорадым. Әти-әнине, башкаларны күрәсе килүдән түгел, авылны күрәсе килде. Авылны бик сагынган идем. Әти белән әни үзләре дә әллә ни якты чырай белән каршыламады. Әллә ничек чит идек, ят идек без. Элекке яшьтәшләр дә ачылып сөйләшмәде. Хәер, үземнең дә авылда кеше күзенә күренеп йөрисем килмәде. Ә менә сез миңа гел көтмәгәндә очрадыгыз бит, Хәлимә апа! Башны иеп. күрмәмешкә салышып үтәргә дә уйлаган идем, үзегез туктаттыгыз. Туктаттыгыз, кочаклап алдыгыз сез мине. Хәзер дә аңламыйм: ни өчен шулай якын иттегез, ни өчен башкалар кебек йөз чөермәдегез?! Сезгә нинди яхшылыгым тиде, кем идем, кем идем мин сезнең өчен. Хәлимә апа? Кочаклап алып, өегезгә чакырдыгыз. Әллә ничек булып китте миңа. Керергә дә, кермәскә дә белмәдем. Сез мине җитәкләп алып киттегез. Бергәләп сездә чәй эчкән идек. Гел үткәннәрне искә төшердегез, классташлар турында сөйләдегез. Сез укыткан балаларның рәсемнәрен туплаган альбомны карадык. Ә анда минем дә, минем дә рәсемем бар иде бит! Күпләр үз хәтереннән сызып ташлаган бер вакытта, сез мине ничек үз укучыларыгыз исемлегеннән сызмадыгыз, Хәлимә апа?!. Сез безнең һәрберебезне хәтердә саклагансыз, артыннан күзәтеп торгансыз. Кемнең кайда яшәвен, кем булып эшләвен — барысын да беләсез. Әлеге альбомда һәр рәсем астына исемнәре, кайда, кем булып эшләүләре язылган иде. Ә беләсезме, Хәлимә апа, мин үз рәсемем астында шундый язуның юклыгын күрдем. Авырбулып китте миңа. Аңлыйм: сез бит анда минем турыда «төрмәдә» дип язып куя алмагансыз... Сез безне хәтердә саклагансыз, һәрберебезне күзәтеп торгансыз. Кем идек, кем идек без сезнең өчен, Хәлимә апа?!. Гармунда уйнавымны да онытмагансыз! Сез бит ул чакта: «Уйна әле бер, Фәнил! Күптән тыңлаганым юк», — дип, ирегездән калган гармунны кулыма тоттырдыгыз. Мин, үзем уйныйм, үзем сезгә карыйм, Хәлимә апа. Шушы бишалты ел эчендә шактый картайган икәнсез. Үзем уйнадым ул чакта, Хәлимә апа, тамак төбендә төер иде. Күздән яшьләрем тәгәрәп төшәр кебек иде. Тизрәк китәргә ашыктым. Авыр иде миңа. Рәхмәт әйтергә дә онытып, артымнан кемдер куып килгәндәй, бәрелеп-томырылып чыгып йөгердем. Сезнең яннан киткәч, бәрәңге бакчасына кайтып егылдым да, туйганчы бер үксеп еладым, Хәлимә апа!.. Сез мине аңларсыз, сез мине аңлыйсыз. Мин үземдә гомер булмаганча бер яңарыш сизәм. Беренче тапкыр тоям мин мондый хәлне... Авылдан киткәч, үзүземне белештермичә йөрдем. Тик эштә мин чын күңелдән тырыштым. Сез миңа ышангансыз, ышанып яшәгәнсез. Минем сезнең ышанычыгызны аклыйсым килә, ышанычыгыз дөрес булуын башкаларга исбатлыйсым килә! Бик күп яздым, Хәлимә апа, беркайчан да болай озын язганым юк иде. Минем сезгә барысын да сөйлисем килгән иде. Юньләп аңлата да алмадым бугай инде... Юк. бу минем сездән гафу үтенүем түгел, кичерегез дип тә әйтә алмыйм мин сезгә. Тик шуны гына әй- тәм: бүген беренче хезмәт хакын алдым, шушы хат белән бергә җибәргән сәгатьне бернинди карышусыз кабул итеп алыгыз, Хәлимә апа!?. Мин үтенәм, алыгЫз: бу минем сезгә бүләгем, бары тик бүләгем. Тагын шуны сорыйм: теге альбомда минем рәсем астына «Фәнил Хаҗиев, төзүче» дип язып куегыз, әгәр ышансагыз, әгәр миңа ышансагыз, шулай дип язып куегыз, Хәлимә апа?!. Мин сүзне бары тик сезгә генә бирергә телим... мин аклармын...» Күзлек пыялалары, яңгырга чыланган тәрәзә кебек, юешләнде. Дулкынланудан калтыранган куллары белән Хәлимә ханым күзлеген .салды, аннан, үрелеп, каршыдагы китап шүрлегеннән калын альбомнарның берсен алды. Кабалана-кабалана, альбомның битләрен актарып, Фәнилнең рәсемен эзләп тапты.