ГАЗЕТА ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДУСЛЫГЫ
Татар әдәбияты Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң киң колач белән тармакланып, яңадан-яңа үрләр яулады. Октябрьның беренче көннәрендә үк күпчелек татар әдипләре революция байрагы астында яшь совет республикасын яклап чыктылар. Аларның бер төркеме гражданнар сугышы фронтларында кулына корал алып акгвардиячеләргә һәм интервентларга каршы көрәште, икенчеләре редакцияләрдә эшләде эшче һәм крестьян мәнфәгатен яклап мәкаләләр, очерклар, хикәяләр, соңга табарак повестьлар, романнар яздылар. Язучыларны һәм журналистларны Коммунистлар партиясе яңа иҗатка рухландырды, аларга юл күрсәтте. Партия әдәбият һәм сәнгатьнең халыкка хезмәт итүен, коммунистик төзелеш интереслары хакына эшләвен өзлексез кайгырта килде, матбугатны да шуңарга чакырды Язучы һәм журналистларның шул юлдагы күп кырлы һәм бай эшчәнлеген өйрәнеп, тарих фәннәре кандидаты Ш. Хамматов яңа хезмәт язды һәм ул күптән түгел дөнья күрде . Китапны кулга алу белән авторның нинди зур эш башкарганлыгына сокланып куясың. Автор кереш өлештә үк 1918 елның 12 мартында татар телендә «Эш» дигән газетаның чыга башлавын, бу газетаның соңга табарак исемнәре үзгәрүен һәм, ниһаять, «Социалистик Татарстан' газетасы исеме белән чыгуын, аның партиябезгә һәм халкыбызга инде 60 елдан артык хезмәт итүен, социализм төзүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүен ас- сызыклап күрсәтә. Китап дүрт бүлектән тора. «Партиядән көч алып» дигән беренче бүлектә татар әдипләренең матбугат белән, аерата «Эш» газетасы белән тыгыз элемтәдә эшләве, көн кадагына суга торган актуаль әсәрләр иҗат итүе, аларның газета битләрендә басылуы бәян ителә. Бу чорда совет властеның беренче декретлары, мөһим документлары. партия Үзәк Комитеты карарлары һәм мөрәҗәгатьләре халыкка системалы рәвештә җиткерелә. В И. Ленин кул куйган документлар тәрҗемә итеп бирелә. Бөек Октябрь социалистик революциясен хәзерләүдә актив катнашкан һәм революциянең беренче көннәреннән үк алгы сафта барган күренекле революционер һәм публицистлар Мулланур Вахитов, Камил Якуб. Хәсән Урмановлар татар совет вакытлы матбугатының беренче актив хәбәрчеләре булдылар. Бу елларда шулай ук Фатих Әмирхан. Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Вәли Шәфигуллин, Садыйк Әхтәмов, Шәһит Әхмәдиев, Ибраһим Кули, Габдрахман Кәрам, Мостафа 1 Шәмса Хамматов. Газета һәм әләбият дуслыгы Казан. Татарстан китап нәшрияты 1979 ел. 184 бит Сөбхи, Сәгыйть Сүнчәләй, Фатих Сәйфи- Казанлы, Мәхмүт Дулат-Али, Кәрим Тин- чурин, Фәтхи Бурнаш, Сәгыйть Фәйзул- линнар да ялкынлы материаллар белән даими рәвештә чыгыш ясап киләләр. «Эш» газетасында яшь язучылар Махмуд Максуд, Афзал Шамов, Бари Рәхмәт. Мансур Кырыймовның әсәрләре дә басыла. Бу чорда революционер һәм язучы Галимҗан Ибраһимов газета белән аеруча тыгыз элемтәдә тора. Кәрим Тинчурин 1919 елда ук «Якты көндә әүвәлгедән артыграк көч сарыф салырга, эшләргә кирәк... Татар театрының хәзерге дәвере — эшләр өчен иң күңелле бер дәвер. Татар театрының хәзерге барышы көткәннән артык файдалы нәтиҗәләр тудырачак. Бары эшләргә кирәк, эшләргә, эшләргә!»—дигән чакыру белән чыга. Галиәсгар Камал бу газетада бөтен көчен куеп эшли һәм үзенең сатирик шигырьләре белән актив чыгыш ясап килә. 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылгач. «Эш» газетасы 2 июльдән «Татарстан хәбәрләре» исеме белән чыга башлый. Бу елларда күренекле революционер Сәхипгәрәй Сәетгалиев мәкаләләре басыла. 1922 елдан газета «Татарстан» исеме белән чыга башлый, ә 1924 елның маеннан «Кызыл Татарстан» исемен ала. 1951 елның 5 августында «Совет Татарстаны» дип үзгәртелә. 1960 елның 27 сентябрендә «Социалистик Татарстан» исеме белән чыга башлый. Газетаның редакторы булып шактый вакытлар талантлы журналист һәм публицист Вәли Шәфигуллин эшли. Ул вакыттагы «Известия Тат. ЦИКа» газетасы (хәзер «Советская Татария») редакторы В. М. Бахметьев Вәли Шәфигуллин белән даими элемтәдә тора. Алар 1921 елның мартында РКП(б)ның X съездында катнашалар, Татарстан партия оешмасы делегациясе составында В. И. Ленин белән очрашалар. В. М. Бахметьев Вәли Шәфигул- линны Ленин белән таныштыра. Юлбашчы татар әдәбияты һәм журналистикасының үсеше, газеталарның тиражы, андө милли интеллигенциянең катнашуы, полиграфик базаның торышы белән кызыксына. 1921 елны «Татарстан хәбәрләре» газетасында редактор булып язучы-коммунист Фәтхи Бурнаш эшли башлый. Газета битләрендә әледәнәле аның мәкаләләре, шигырьләре басыла. Танылган каләм остасы Г. Ибраһимов газета битләрендә культура, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә караган мәкаләләр белән чыгыш ясый. Күренекле татар әдибе аларның берсендә болай дип яза: «... чыккан әсәрләрне белдерү, аларның телләре, мөндәриҗәләре. хаталары, яхшылыклары белән эшче-креСтьян иптәшләрне таныштыр» Т башларга бик вакыт инде. Икенче төрле әйткәндә, газеталарда «Яңа әсәрләр» бүлеге ачарга кирәк. Гыйльми рәвештә тәнкыйть хезмәтен тиешле дәрәҗәсендә башларга кирәк». Г. Ибраһимов Шәриф Камалны партиягә керүе белән котлап та чыгыш ясый, тарихи борылыш чорында язучыларның совет ягына чыгуын, аларның Коммунистлар партиясе тирәсенә туплануын чын күңелдән хуплый. Шул уңай белән Шәһит Әх- мәдиев, Фатих Сәйфи, Сәгыйть Сунчәләй- нең җиң сызганып иҗади эшкә керешүләрен билгеләп үтә. Галиәсгар Камалга исә Г. Ибраһимов аерата җылы карашта була һәм аны «татар драма әдәбиятының атасы» ди. Газета битләреннән Г. Ибраһимовның яшь шагыйрь һ. Такташка биргән бәясен укыганда өлкән әдип никадәр алдан күрә белгән икән дигән нәтиҗәгә киленә... «Татарстан» газетасының 1924 ел, 10 январь санында мондый юллар бар: «Әгәр тарихның шул яңа мәгънәсен камил үзләштереп җитсә, тормыш моңа булышлык кыйлса, Һади Такташтан, шөбһәсез, пролетариат революциясе дәверенең алгы сафындагы шагыйрьләрнең зурысы чыгар». Газетада 1926—1928 елларда Галимҗан Нигъмәти редактор була. Ул газетаның идея эчтәлеген баету, аның халык массалары белән элемтәсен ныгыту, яңа тормыш төзүдә матбугатның әһәмиятен тагы да күтәрү өстендә тырышып эшли. Г. Нигъмәти газета битләрендә әдәбият мәсьәләләрен яктырта, В. И. Ленинның әдәбиятка һәм сәнгатькә карашларын даими пропагандалый, татар укучыларын рус халкының зур әдипләре һәм культура эшлеклеләре- нең эшчәнлеге белән таныштыра бара. Китапның икенче бүлеге «Бердәмлек байрагы астында» дип исемләнгән. Анда без утызынчы елларда «Кызыл Татарстан» газетасында дөнья күргән әсәрләр, актив катнашучы язучылар белән танышабыз. Автор язучылар иҗатын бәяли һәм анализлый, аларның иң актуаль чыгышларын билгеләп үтә. Бу елларда сәнгать мәсьәләләренә газетада элеккечә киң урын бирелә М Га- фури поэмасы нигезендә эшләнгән «Эшче» операсының сәхнәгә куелуы турында хәбәр ителә. Шагыйрь үзе дә «Эшче» операсы турында» дигән мәкалә белән чыга. Бу елларда СССР яэучыларының беренче съездына әзерлек һәм аны үткәрү турында газетада күп кенә материаллар басыла. Газета съезд алды трибунасына киң урын бирә, эшлекле мәкаләләр урнаштыра. Аларда совет язучысының җаваплылыгы. социалистик реализм мәсьәләләре, тема төрлелеге, художество осталыгы пробле малары яктыртыла. — Болар һәммәсе Ш. Хамматов тарафыннан документаль нигездә раслана. Газета битләрендә шагыйрь һ. Такташның шигырьләре еш басылуын искә алып, автор талантлы татар совет шагыйренең мҗаты турында аеруча җылы итеп яза. Муса Җәлилнең күп кырлы таланты үсә баруны газетада басылган материаллар белән раслау да яңа хезмәтнең авторитетын күрсәтел тора. Гомумән, автор татар совет әдәбияты корифейлары Такташ һәм Җәлилнең матбугат, шул исәптән «Кызыл Татарстан» газетасы белән өзелмәс элемтәдә булуларын бик күп конкрет фактлар белән раслый. «Дәһшәтле еллар авазы» дип аталган өченче бүлек укучыны исеме белән үк үзенә җәлеп итә. Изге Ватаныбызга саранча кебек ябырылган немец-фашист илбасарларына каршы сугышка бөтен ил күтәрелде. Бу кыю көрәштә язучылар иң алгы сафта булдылар Башка милләт язучылары кебек үк, татар язучылары да каләм белән генә түгел, штык белән дә дошманга каршы батырларча көрәштеләр Аларның мәкаләләре .очерклары һәм ялкынлы шигырьләре газета битләрендә еш басыла. «Кызыл Татарстан» газетасының һәр санында диярлек язучыларның һәм журналистларның әсәрләре набат булып яңгырый. Бу елларда М Җәлил, К. Нәҗми, Ш. Маннур, Г. Кутуй, А. Шамов. Ф. Хөсни, Г. Бәширов. Ә Исхак, С. Хәким, М. Садри, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, Г. Нас- рый газетада актив катнашалар. Тора-бара газетаның тематикасы үзгәрә, әсәрләрдә конкрет сугыш вакыйгалары чагылыш таба. Шагыйрьләр алгы сызыктан—ут эченнән үзләре күргән сугыш батырлары турында яза башлыйлар Фронт газеталарында М. Җәлил, Г Кутуй, М Максуд. Ә. Ерикәй. Р. Ишморат, X. Госман, Г. Әп- сәләмов, Ш. Маннур, Н. Баян. И. Гази. Г. Бакиров. А Шамов. Ә. Исхак, Г. Галиев, Г. Хуҗиев, Ш. Мөдәррис, Б. Корбанов. М. Маэунов, М. Шәйми һәм башкалар хезмәт итәләр һәм үзләренең әсәрләре белән «Кызыл Татарстан» газетасында актив катнашалар. Тылда эшләгән һәм иҗат иткән язучылардан Ш. Камал. М Әмир Г. Бәширов, К. Нәҗми, Г Кашшаф, Ф. Хөсни, Н. Исәнбәт, Т. Гыйззәт, Г. Иделле һәм X. Хәйриләрнең көн кадагына суга торган мәкалә, очерк, хикәяләре басыла. Фронт һәм тылның нык элемтәдә булуы, фронт газеталары чыгу күп милләтле совет солдатларын Ватанга бирелгәнлек һәм совет патриотизмы рухында тәрбияли Совет кешесенең тылда да, фронтта да тиңдәшсез батырлыклары турында газетада яңадан-яңа материаллар басылып тора. Дүртенче бүлектә газетаның сугыштан соңгы чордагы эшчәнлеге яктыртыла. Газетада публицистиканы үстерүгә, төрле милләт журналистларын бер-берсенә якынайту эшенә тугандаш рус әдипләре һәм журналистлары да зур өлеш кертә Газетада даими рәвештә «Әдәбият һәм сәнгать» бите чыга башлый. Газетада тәнкыйть материаллары, ялкынлы шигырьләр, эчтәлекле очерклар, хикәяләр, җырлар белән беррәттән. зур әсәрләрдән өзекләр бирү гадәткә керде Әдипләрнең бөтен дөньяга шаулаган КамАЗ турындагы иң яхшы әсәрләре газетада киң урын алдылар. Түбән Кама химия комбинаты төзелеше игътибар үэәген- да булды. Республикабыз игенчеләре һем терлекчеләре тормышы, хезмәт юлы да әдипләрнең әсәрләрендә даими яктыртылып килә. Газета Ленин һәм Татарстан юбилейларына багышлап ике елдан артык алып барылган «Шигъри сабантуй»да республикабызның һәм тугандаш халыклар шагыйрьләренең иң яхшы әсәрләрен уз укучыларына тәкъдим итте. «Октябрьда туган культура» дигән баш астында 1967 елның 26 октябрендә Идел һәм Уралдагы алты автономияле республика газеталарының берләштерелгән саны чыгарылды. Аны «Правда» газетасы да билгеләп үтте. КПССның XXV съездында партия Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежнев, идеология оешмаларының, культура учреждениеләренең шефлыгына олы бәя биреп, болай диде: «Театрлары- бызның. әдәби-нәфис журналларыбыэның заводларга, колхозларга, БАМ һәм КамАЗ кебек төзелешләргә шефлык итүе киңәй- гәннән-киңәя бара; моны хупларга гына мөмкин». Соңгы бишьеллыкларда совет кешесенең батыр көрәше, эамандашлары- бызның эшчәнлеге. чорыбызның һәртөрле вакыйгаларга, фактларга бай булуы бик күп язучыларны һәм журналистларны тагы да күләмлерәк әсәрләр язуга рухландырды. Газета чор тудырган әнә шул югары художестволы әсәрләрне үз битләрендә урнаштырып килә. Язучы, журналист — иң актив профессия вәкилләре. Әдипләр белән газетаның элемтәсен конкрет эштә ныгытуга редакция зур әһәмият бирә. Язучының үткен һәм тылсымлы сүзе укучының йөрәгенә тирән кереп урнаша, аңа рух, дәрт бирә «Социалистик Татарстан» газетасы үзенең битләрендә яшь һәм башлап язучыларның әсәрләренә дә киң урын биреп, әдәби алмаш үстерү буенча да зур эш альт бара. Без кыскача эчтәлеген шәрехләп үткән хезмәттә газетаның күп кырлы эшчәнлеге шул рәвешчә тулысынча фактларда чагыла. Аны укыганда республикабызның зур үсеш чорлары барысы да күз алдыннан уза. Автор 60 елдан артык чыгып килгән газетаны инәсеннән-җебенә кадәр өйрәнгән, иң кирәкле материалларны язып алган, аларны тәртипкә китергән, анализлаган. Өлкән журналист Шәмси Хамматов- ның озак еллар буе дәвам иткән фәнни- практик хезмәте җимеше ул «Газета һәм әдәбият дуслыгы» дигән китап. Аның дөньяга чыгуын чын күңелдән хупларга кирәк. Бу — әдәбиятыбыз тарихы өчен генә түгел, укучылар массасы өчен дә игътибарга лаек вакыйга.