БӘЙЛӘНЕШ СЕРЛӘРЕН , АЧКАНДА...
Яна язу килеп чыгарга мөмкин. Әлеге очракта әдәбиятның спецификасы, аның үсешен идарә итүче гомуми закончалыклар игътибар үзәгеннән читтә кала. Шулай итеп, Г. Галиның әдәбиятны җәмгыять тормышына бәйле өйрәнү белән бергә, аны эчке үсеш кануннары да булган күренеш итеп карау хакындагы фикере заманы әчеи шактый прогрессив булды. Галимҗан Нигьмәти вульгар социологлар һәм формалистларның төп ялгышын әдәбиятның нәкъ шушы ике яклы үсеш үзенчәлеген аңлый алмауларында күрә. Нигъмәти фикеренчә, әдәбият социаль-экономик хәл һәм идеологии ситуацияләрнең гади автоматик чагылышы түгел, ә чагыштырмача мөстәкыйль иҗтимагый организм, аның «үзенә караган аерымлыклары да бар». Әдәбият-сәнгать турыдан-туры экономикага бәйләнмәгән, дип аңлата тәнкыйтьче, әдәби үсеш хәрәкәтендә идеология тармакларының йогынтысы да көчле. Өскорма күренешләренең бер-беренә үзара тәэсирен инкарь итү һәм үз чиратында аларның экономик җирлеккә тәэсирен исәпкә алмау хата һәм реакцион карашларга китерде һәм китерәчәк. Г. Нигъмәти «әдәбият—идеологиянең үзенә генә хас сыйфатларга ия булган тармагы», бер үк вакытта, әдәбият үз-үзенә йомылган, аерымланган, изоляцияләнгән организм да түгел, дип аңлата. «Әдәбиятны марксистча тикшерү аны идеологиянең башка тармакларына һич бәйләнмәгән, фәкать үзенә генә махсус кануннарга ия булган күренеш итеп механик рәвештә аерып йөртүнең дә дөрес түгеллеген күрсәтә», — ди ул. Шул рәвешле Г. Нигъмәти татар тәнкыйтендә марксистик әдәбият социологиясе принципларын кыю рәвештә формалаштырган, дип әйтергә мөмкин. Күренгәнчә, 20 нче еллар татар совет тәнкыйтендә әдәбият-сәнгать һәм тормыш бәйләнешенең төрле аспектлары тикшерелә һәм аерым социологик нәтиҗәләр ясала. 20 нче еллар әдәбият социологиясен бөтенләе белән вульгар социологизм дип бәяләргә урын юк. Әдәбият галиме Гали Халитның бик хаклы күрсәтүенчә, бу чор татар әдәби тәнкыйте социологиясендә ныгу процессы бара, «әдәбият белемебезнең югалмас сәхифәләре» рәтенә керерлек хезмәтләр языла. 20 нче еллар татар әдәбияты социологиясен без әдәбиятның марксистик социологиясе формалашуда бер этап булды, дип бәялибез Тәнкыйтькә тирән марксистик хәзерлек белән килгән әдәбиятчылар Г. Ибраһимен, Г Нигьмәти Г Гали. Г Сәгъди һәм башкалар әдәбиятны социаль-экономик шартлар, халык тарихы белән бәйләп аңлау һәм аңлатуда җитди уңышларга ирешәләр, татар тәнкыйтендә марксистик әдәбият социологиясен урнаштыруга үзләреннән элеш кертәләр. Әмма шуның белән бергә, аларда диалектик материализм принципларын әдәбиятка механик рәвештә күчерү кебек ялгыш тенденцияләргә иярү очраклары да тыла. «Татарстан» газетасы битләрендә Җ. Вәлиди белән алып барылган мәгълүм бәхәс вакытында ук, мәсәлән. Г Ибраһимоа әдәби күренешләргә бәя бирүдә Җ Вәлидинең эстетизмы белән килешмәвен белдерә, әдәбиятны җәмгыять һәм сыйныфлар белән тыгыз мөнәсәбәттә карауны яклап чыга. «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» дигән мәкаләсендә Г. Ибраһимов (ул аны Җ. Вәлиди белән бәхәс артыннан ук бастыра) әдәбиятны һәм аның тарихын социологик планда өйрәнү мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куя. Биредәге гомумиләштерүләр һәм кайбер фәнни нәтиҗәләр, бер яктан, бәхәскә соңгы сүз төсен алса, икенче яктан, аларда әдәбият социологиясенең нигезенә ята торган әһәмиятле теоретик положениеләр дә формала штырыла. Әдәбият социологиясен ачу, Г, Ибраһимов фикеренчә, аны «иҗтимагый-сыйнфый нигезләре буенча тикшерү»дән гыйбарәт. Бу юнәлештә төп рольне язучы шәхесе яки башка тарихи факторлар белән чикләмичә, «мәмләкәтләр тарихындагы икътисади үзгәрешләрдән» эзләү файдалы нәтиҗәләргә китерәчәк, ди ул. «Әдәбиятлар, фәлсәфәләр. гыйльми ысуллар, диннәр, әхлаклар, кыскасы, бөтен идеология хезмәтләренең һичбере күктән яумаган кебек, нинди дә булса бер даһиның тик уз башыннан уйлап чыгаруы белән дөньяга килмиләр. Боларның фикерләре, рухлары, мөндәриҗәләре— һәммәсе тарихның мәгълүм бер матди, иҗтимагый катлаулары туфрагында үсеп чыга торган чәчәкләре генәдер» ’. Бу факт исә әдәбиятны һәм әдәби күренешләрне үзләрен тудырган социаль-экономик җирлек белән тыгыз бәйләп өйрәнү заруриятен күрсәтеп тора. Әдәбият, әдәби күренеш һәм әдәби хәрәкәтләрне тикшерүдә мондый алымны Г. Ибраһимов «бердәнбер дөрес юл» дип бәяли. Әлеге бәйләнешнең конкрет очракларда нинди рәвеш алуы һәм нинди формалар аша башкарылуы төгәл күрсәтелмәсө дә, Г. Ибраһимов тарафыннан тәкъдим ителгән социологик принцип заманы өчен гаять зур әһәмияткә ия. Ул татар әдәби тәнкыйтендә чын фәнни ачыш дип саналырга лаеклы. Татар тәнкыйтьчеләренең әдәбиятны халык тарихы һәм аерым социаль-экономик җирлек белән бәйләп өйрәнә башлауларында, һичшиксез, Г. Ибраһимовның роле зур. Дөрес, Ибраһимов мәкаләләрендә «марксистлар өчен тарихның бөтен материалы— идеологиянең, әдәбиятның бөтен тармаклары һәммәсе дә тик үткән тормыштагы техниканың, иҗтимагый-икътисади эшләрнең өскә чыгарган җимешләре генәдер» : кебек бер яклырак фикерләр дә әйтелә. Әмма Г. Ибраһимов әдәбиятның социаль де- терминациясен ачуны һич кенә дә үзмаксат итеп алмый. Иске методларга, «әдәбият әдәбият өчен генә, ул башка һичбер максуд юлында корал булырга гиеш түгел дигән груһлар»га, «әдәбиятны тикшергәндә «алладан», «тәкъдирдән» яки аерым та- кантлардай сәбәп эзләүчеләргә» кискен отпор бирү өчен ул әдәбиятның иҗтимагый тормыш продукты булуы хакындагы марксистик положениене аерата көчле акцент белән күрсәтергә тиеш була. Г. Ибраһимов әдәбиятны тормыш күренешләрен үзгә- решсез-нисез генә күрсәтеп баручы, көзге кебек кенә чагылдыручы бер корылма итеп күз алдына китәрми, әдәби әсәрдә тормышның «...әдәбият аркылы гәүдәләнде- релгән якларын» эзли. күренә. _ Шулай да, егерменче еллар тәнкыйтенең әдәбият социологиясе мәсьәләләре оу- енча тупланган мирасына тулаем вульгар социологизм меһере сугу дәрес булмас иде. Иҗтимагый-тарихи үсеш һәм әдәбият арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтләрне яктырту идея-эстетик процессны аңлау бу чор тәнкыйть практикасында берьяклы яисә гел вульгарлаштырылып кына бармый. Бүген без шул чорның дөрес фәнни положениеләрен, уңай фикер һәм карашларын торгызып карарга, әдәбият социологиясе мәсьәләләренең прогрессив хәл ителү үрнәкләрен сайлап алырга, аларга үзебезнең бәябезне бирергә бурычлыбыз. Бил еле. болай дию һич тә мәсьәләнең уңай ягын гына күрёргә тырышу булып аңлашылмасын иде, без 20 нче еллар татар совет тәнкыйте практикасында булган ялгышларга да күз йомарга җыенмыйбыз. Вульгар социологизм—20 нче еллар тәнкыйтенең үсеш авыруы, ул иң авторитетлы, әдәби тәнкыйтьнең уртасыннан атлап баручы тәнкыйтьчеләрне дә читләтеп узмаган. Әдәби эрудициясе, фәнни фикерләве, марксистик хәзерлеге киңрәк, тирәнрәк булган саен, әдәби тәнкыйтьчеләр вульгар социологизм чиреннән шул кадәр кыюрак арыналар. Гомумән, марксистикленинчыл эстетика фәне үзе әнә шундый катлаулы көрәш шартларында формалаша. Әдәбиятның җәмгыять белән бәйләнеше мәсьәләсенә игътибар татар тәнкыйтендә егерменче еллар башында ук көчәеп китә. Бу юнәлештә, беренче чиратта, Г. Ибраһимов мәкалә һәм хезмәтләренең әһәмиятен күрсәтеп узарга кирәк. «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы* * (1922), «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» (1922). «Татар әдәбиятын тикшерү юлында (1923), «Пролетариат әдәбияты турында» (1924) кебек хезмәтләрендә ул әдәбият социологиясенең эчтәлеген күрсәтергә, фәнни социологияне ачарга ом «Әдәбилек, тел, өслүп әдәби кыйммәт белән бер дәрәҗәдә менә шул ике ноктага (әдәбиятның иҗтимагый һәм сыйнфый табигатен күрсәтүгә — Э. Б) тукталмаса, мәсьәлә бу эшне бушка бушатуга, сандугачның тавышы матур, төсе чуар икән, ул бик шәп кош икән дигән кебек нәрсәгә әйләнеп калачактыр- —дип яза Г. Ибраһимов. бу инде әдәби тәнкыйтьтә социаль һәм эстетик анализ берлеген яклау дигән сүз. Автор әдәбият һәм сәнгатьнең үз хосусый үзенчәлекләренә генә таянып эш итүдән ерак торган кебек, әдәби тәнкыйтьтә иҗтимагый-сыйнфый анализ доминантасын да ялгыз гына күтәреп чыкмый. Ул аларның уртаклыгы, бер-беренә үзара керешеп, килешеп яшәүләре ягында була. «Пролетариат әдәбияты турындапгы китабында Г. Ибраһимов әдәбиятның җәмгыять белән бәйләнеш мәсьәләләренә тагы да киңрәк туктала. Биредә автор әдәбиятның иҗтимагый тормыштагы урыны мәсьәләсенә аерым бер бүлек багышлый. Әдәбият социологиясен һәрьяклы ачу максатыннан чыгып, Г Ибраһимов эшне әдәбиятның асыл үзлекләрен, иҗтимагый функцияләрен тикшерүдән башлый. Ул әдәбиятны «саф югары» хакыйкатьләргә генә хезмәт иттерергә маташучы эстетлар, «кабинет галимнәре» карашы белән килешә алмый, әдәбиятны һәм, гомумән, сәнгатьне генетик яктан да, функциональ яктан да җәмгыять белән бәйли. Сәнгать үзеннән-үзе барлыкка килгән, үзенә үзе хезмәт итә торган автоном организм түгел, дип күрсәтә Г. Ибраһимов, сәнгатьнең социаль чыганаклары: кеше, хезмәт, материаль тормыш. Әдәбиятның вакыт һәм аралык белән чикләнмәгән абстракт билгеләнешен ул яраксыз дип таба һәм катгый рәвештә кире кага. Әдәбият һәм сәнгатьнең килеп чыгышын тикшерү бүгенге ноктадан караганда әһәмиятсез күренергә мөмкин, әмма әлеге алым егерменче еллар тәнкыйтендә әдәбиятның социаль табигатен тулырак күрсәтү максатыннан чыгып эшләнә. Әдәбият кебек иҗтимагый күренешнең килеп чыгу сәбәпләрен объектив чынбарлык. хезмәт процессы белән бәйләп аңлату үзе үк — мәсьәләгә объектив социологик якын килүне дәлилләүче төп моментларның берсе. Чыгышы, табигате, функцияләре белән сәнгать һәм аның бер формасы булган әДәбият «җәмгыять җимешләре», иҗтимагый күренешләр икән, «без аларның тууларын, үзгәрешләрен, кичкән баскычларын аңларга теләсәк, һәр нәрсәдән элек болар- ны җитештергән иҗтимагый туфракка, тормышның икътисади-сәяси моментларына карарга, тамырны шуннан эзләргә тиеш булабыз» ’. Шунда гына әдәбиятның бөтен элементларына, эстетика өлкәсендәге бөтен мөнәсәбәтләргә социологик якын килүне тәэмин итәргә мөмкин. Әдәби үсешкә күп төрле тарихи факторларның тәэсире бар. Г. Ибраһимов шулерның кайберләренө—географик сәбәпләр һәм «чит тәэсирләргә» туктала. Авторның бик хаклы күрсәтүенчә, әдәбият социологиясен фәнни нигезләү өчен тарихи факторлар тәэсирен исәпкә алу гына җитми. Билгеле бер халыкның, илнең эчке тормышында, мәсәлән, иҗтимагый-экономик шартлар өлгермәгәндә, чит тәэсирләр ана үтеп керә алмыйлар, «тамырсыз агач кебек тиз корыйлар», чөнки бу тәэсирләрнең нәтиҗәсе кабул итүче якның материаль һәм социаль нигезләренә дә бәйле. Г. Ибраһимов үз фикерен халкыбыз тарихының конкрет материаллары нигезендә дәлилли. Әдәбият үсешен иҗтимагый-экономик шартлар белән бәйләнештә карап. Г. Ибраһимов яңа социологик гомумиләштерүләргә килә, ул Г. В. Плеханов концепциясендә танылган биш рәтле бәйләнеш схемасын төзи (җитештерүче көчләр— җитештерү мөнәсәбәтләре — социаль мөнәсәбәтләр—иҗтимагый психология—әдәбият) Сәнгать эволюциясенең объектив социаль сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән бу социологик схема кызыклы һәм мәсьәләнең болай куелышы әдәбият үсешендәге күп проблемаларны аңлау мөмкинлеген вәгъдә итә. Бер үк вакытта Г. Ибраһимов әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән бәйләнешен яктырткан әлеге схеманың бик гомуми булуын да искә ала. рәт членнарының үзара һәм әдәбият белен мөнәсәбәттә бәйләнешен җентекләп анализлау зарурлыгына чакыра, экономика белән әдәби иҗат арасындагы төн бәйләнешләрне ачу мөмкинлеген дә шунда күрә. Г. Ибраһимов схемасындагы мондый фәлсәфи ориентация—яңа сыйнфый-пролетар караш ноктасын кабул итүче беренче һәм бик дөрес адым. Әмма кайбер очракларда бу юнәлеш әдәбиятның материаль һәм сыйнфый җирлек белән бәйләнешен үтә схематик сурәтләүгә китерә. Әдәбият-сөнгать күренешләренең иҗтимагый-экономик тормыш шартлары белән бәйләнеше хакындагы материалистик положениенең әһәмиятен аңлаган хәлдә, тәнкыйтьчеләр әдәбият үсешен билгеләүче конкрет үзенчәлекләрне һәм конкрет тарихи факторларны исәпкә алып бетермиләр. Ялгышлардан котылуның бердәнбер дөрес юлы турыдан-туры марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләренә ме- рәҗәкать итү, шулардай өйрәнү була, билгеле. Ләкин биредә бер мөһим моментны искә төшерергә кирәк. 20 нче еллар ахырына кадәр совет әдәби тәнкыйтендә марксистик-ленинчыл эстетикага нигез салучылар итеп Маркс, Энгельс, Ленин түгел, ә Плеханов саналып килә. Плехановның әдәби эстетик концепциясе тәнкыйтьтән өстен тәгълимат дәрәҗәсендә кабул ителә. Әдәбият галимнәре Плеханов теориясендәге кайбер йомшак якларга да игътибар итмәстән, аңа сукырларча иярәләр. Заман сулышы белән яшәгән Галимҗан Ибраһимов та үз карашларында Г. В Плехановка нигезләнә, тәнкыйтьче галимнең фикер нәтиҗәләре еш кына Плеханов хаталарына барып тоташа. Тәкъдим ителгән социологик схемасында, мәсәлән, аның Плеханов карашларыннан ары китә алмавы татар әдәбияты тарихын чорларга бүлүдә «тарихи конкретлылык, социологик төгәллек, методологик эзлеклелек» югалуга, идея-эстетик процессны вульгарлаштыруга китерә. Моны Ибраһимов иҗатын тирәнтен өйрәнгән галимнәр М. Хәсәнов һәм Гали ага Халит үз тикшеренүләрендә бик дөрес күрсәттеләрX . • Сәгъди Г Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты, Казаи. 1930. * Шунда ук, 37 бнт • Гали Г. «Бех әдәбият тарихын нияек ацлыббых». «Безнен юл». 1927 ел, 2 сае. Ул гына да түгел, Плеханов фәнни тәнкыйтьне ике актка бүлеп, икенче актны — тикшерелә торган әсәрнең эстетик кыйммәтен бәяләүне беренчесеннән—социологик анализдан аерып куеп, аңа өстәмә, ярдәмче бер акция дип каравы белән, гомумән, тәнкыйтьтә вульгар социологизмның килеп чыгуына җирлек тудыра. Нәкъ шушы өйрәтмәгә таянып, татар әдәби тәнкыйтендә дә һәрбер әсәрдә социальлекне генә мишень ясау гадәткә керә башлый. Хата фикерләр рус әдәбият белемендә популярлык казанган В Ф. Переверзев, М. В Фриче һәм башкаларның вульгар-социологик концепцияләре нигезендә тагын да тирәнәя. Әдәби үсешне социаль-экономик һәм идеологии ситуацияләрнең туры чыгарылмасы итеп карау нәтиҗәсендә, теге яки бу иҗтимагый-экономик формациянең әдәби продукциясе бердәм агым дип кабул ителә, язучының дөньяга карашы белән иҗаты арасындагы катлаулы мөнәсәбәт тикшерелми. _ Ниһаять, тәнкыйтьтә иҗат сферасын бары җитештерү ысулына гына бәйләп карау күренешләре күзгә чалына башлый. Нәкъ шушы нигездә галим һәм тәнкыйтьче X. Вәли әдәби үсешне җәмгыятьнең экономик үсеше белән параллель куеп, әдәбиятның барлык закончалыкларын хезмәт процессы закончаль!кларыннан чыгарырга омтылыш ясый. «Бер чорның экономический хәле ничек, ни рәвешле, ни дәрәҗәдә булса, аның әдәбияты да шундый һәм шул дәрәҗәдә була.—дип яза ул.—Шуңа күрә, һәр чорның әдәбиятын үлчәгәндә, аны тикшергәндә, чорының экономикасына туктарга, ул чор әдәбиятының дәрәҗәсен төгәл үтәр өчен экономикасының дәрәҗәсенә градусыбызны куеп карарга тиеш булабыз^ Идеологиянең бөтен формаларын тәнкыйтьче экономикага мөнәсәбәттә бертигез дип исәпли һәм аныңча сәнгать, фән, политика, дин кебек төрле өскорма күренешләренең специфик асылы бер үк экономик базис үзенчәлеге белән каралырга тиеш булып килеп чыга. Билгеле, проблеманы болай гадиләштерү, берьяклы аңлату фәннилектән ерак була. Ләкин мәсьәләгә сак килүче тәнкыйтьчеләр дә юк түгел. Татар тәнкыйтендә, мәсәлән. Г Нигъмәти әдәбиятка социологик анализ ясауда вульгар социологик адашулар куркынычын да сизә. Галим «әдәбиятны фән һәм социология ягыннан тикшерүнең гаять авыр эш» икәнен аңлый. «Моның өчен бик күп нәрсәләр, материаллар белән танышырга, бик күп конкрет әдәби мисалларны тикшереп карарга, шуның соңында гына яхшы булган, танылган марксист һәм әдәбият теориясен моңача белүче кешеләрнең фикерләрен дә нык искә алып, саклык, бик җыйнаклык белән фикер йөртергә кирәк» 3, — дип яза. Әдәбият теориясенең бәхәсле проблемаларын чишүдә алдан әзерләп куелган схемалар белән эш итәргә ярамый. Г. Нигъмәтинең бу кисәтүе бик урынлы, вакытлы һәм бик дөрес була. Әдәбият-сәнгать үсешенең социологик закончалыкларын билгеләүдә төп авырлык әдәби процесстагы төп тарихи тенденцияләрне дөрес формалаштыруда. Нәкъ шул тенденцияләрне аңлап җитә алмау күп тәнкыйтьчеләрнең социологик карашларында каршылык тудыра. Җәмгыять тормышының динамикасын тәшкил итүче көч — экономика, экономик мөнәсәбәтләр, производство мөнәсәбәтләре дигән хакыйкатькә таянып, та- рихчы-галим Г. Сәгъди җәмгыять күренешләреннән тел һәм әдәбиятны турыдан-туры шуларга бәйли һәм ул хаклы була. Әмма шунда ук Г. Сәгъди «бергәлекләр (җәмгыятьләр—Э. Б.) икътисади нигезләрендә, нәрсә эшләп чыгару мөнәсәбәтләрендә никадәр зәгыйфь, ярлы булсалар, аларның тел. әдәбиятлары да шуңа яраклы булып, зәгыйфь, ярлы хәлдә туалар» дигән ялгыш фикер дә ычкындыра•. Мәгълүм булганча, бу «яраклашу» һәр очракта да үзен аклап бетерми. Җитештерү көчләренең үтә зәгыйфь һәм түбән чорларында да сәнгать шедеврлары тууына мисаллар кешелек тарихында аз түгел. Мәсәлән, антик сәнгать, Шекспир, рус критик реализмы һ. б. «Сәнгатькә карата шунысы билгеле,—дип өйрәткән иде К. Маркс,— аның чәчәк атуының мәгълүм чорлары һич тә җәмгыятьнең гомуми үсешенә һәм, димәк, шулай ук җәмгыять оешмасының скелетын тәшкил итә торган нәрсә—аның материаль нигезе үсешенә дә туры килмиләр» •. Г. Сәгъди «әдәбиятны бергәлек тормышының бер җимеше» дип карау белән бергә. аның «әйләнеп килеп тормышны тезү, оештыру юлында да үз тәэсирен нык күрсәтүен» таный. Әдәбият белән җәмгыять тормышы арасындагы ике яклы мөнәсәбәтне дөрес аңлап һәм бу карашын ачык теоретик формалаштырып, галим әдәбиятны чагылдыру позициясеннән генә караудан ары китә, әдәбиятны статик бер форма дип түгел, хәрәкәттәге көзге дип күрсәтә. Г. Сәгъди әдәбиятның җәмгыять белән зарури бәйләнешен һич тә гади һәм җиңел бәйләнеш итеп күрсәтергә ашыкмый, «ничек багларга, нинди системада, нинди ысулда багларга, моның өчен материалларны ничек билгеләргә» кебек сораулар өстендә баш вата. Ләкин дәрес нәтиҗәгә килү буталулар аша бара. Әдәби әсәр теге яки бу чорның тарихи закончалыкларына иллюстрация сыйфатында гына мәйданга килми, иҗтимагый үсеш спецификасын ачып салу белән бергә, ул үз үзенчәлекләрен дә эшкә җигә дигән позициясен Г. Сәгъди тикшеренү тәҗрибәсендә эзлекле үткәреп җиткерми. «Татар әдәбияты тарихы»нда (Казан. 1926), мәсәлән, тарихчы әдәби хәрәкәтне иҗтимагый-тарихи процесстан аерып карауга игътибарны аз бирә, әдәбият тарихының өченче кисәгендә исә вульгар социолог М. В. Фричега ияреп, эпоха стиле белән әдәбият стиле арасында туры сызыклы тиңдәшлек уздыра '. Сәнгатьне җәмгыять структурасы, иҗтимагый-экономик формация белән бәйләп карарга омтылу, бер яктан, сәнгать анализында күркәм күренеш буларак бәяләнсә, икенче яктан, мәсьәләне артык гадиләштерү, примитивлаштыру әлеге уңай күренешне мәгънәсез бер эшкә әверелдерә. Әдәбият тарихы — стильләр тарихы, ә «һәр дәвернең әдәби өслүбе төбендә шул дәвернең икътисади төзелеш (общественно-экономическая формация) өслүбе һәм шуның тәэсирендә, шуның нәтиҗәсе булып туган идеяләр өслүбе белән шартлы» булып кала. Г. Сәгъди бу хата карашларында катып калмый, алга таба әдәбиятның җәмгыять тормышы белән багланыш мәсьәләләрендәге катлаулы моментларны аңлау биеклегенә күтәрелә. «Шуны нык искә алып үтәргә тиешбез,— ди ул,— әдәби хадисәләр күп вакытта экономикага урау һәм кайчагында бик урау юллары белән барып багланалар - Әдәбият-сәнгать закончалыкларының, гомумән, иҗтимагый-экономик нигезләр белән бәйләнешен өйрәнү әдәбият-сәнгатьнең шул нигездә үсүен исбат итү — марксистик тәнкыйтьнең катлаулы мәсьәләсе. Моны тәнкыйтьче Г. Гали дә дөрес аңлый. Әдәбиятның үсеш динамикасын әйдәүче көчне, бу катлаулы структураның төрле элементларын хәрәкәткә китерүче төп моментны тормышның социаль-экономик шартлары җыелмасында күреп, Г. Гали әдәбиятның сәнгатьчә үзенчәлеген тикшерүгә игътибар итә башлый. «Әдәбият тарихының төп материалы, тикшерә торган нәрсәсе—матур әдәбият булырга тиеш. Әдәбият өчен генә махсус булган моментларны тикшерүдә, мәгълүм иҗтимагый-икътисади барышның матур әдәбиятка ничек тәэсир итүен тикшерүдә булырга тиеш» 3 . Ул чорда татар әдәбияты тарихы буенча язылган хезмәтләрнең төп җи- тешсеэлеген Г. Гали культура тарихы белән әдәбият тарихын тәңгәлләштерел карауда, әдәбият үсешенең үзенчәлеген җитәрлек тикшермәүдә күрә. Дөрестән дә. әдәбиятка йогынты ясаучы факторлар белән генә мавыгу нәтиҗәсендә, гомумән, культура тарихын г>1на язу килеп чыгарга мөмкин. Әлеге очракта әдәбиятның спецификасы, аның үсешен идарә итүче гомуми закончалыклар игътибар үзәгеннән читтә кала. Шулай итеп, Г. Галиның әдәбиятны җәмгыять тормышына бәйле өйрәнү белән бергә, аны эчке үсеш кануннары да булган күренеш итеп карау хакындагы фикере заманы әчеи шактый прогрессив булды. Галимҗан Нигьмәти вульгар социологлар һәм формалистларның төп ялгышын әдәбиятның нәкъ шушы ике яклы үсеш үзенчәлеген аңлый алмауларында күрә. Нигъмәти фикеренчә, әдәбият социаль-экономик хәл һәм идеологии ситуацияләрнең гади автоматик чагылышы түгел, ә чагыштырмача мөстәкыйль иҗтимагый организм, аның «үзенә караган аерымлыклары да бар». Әдәбият-сәнгать турыдан-туры экономикага бәйләнмәгән, дип аңлата тәнкыйтьче, әдәби үсеш хәрәкәтендә идеология тармакларының йогынтысы да көчле. Өскорма күренешләренең бер-беренә үзара тәэсирен инкарь итү һәм үз чиратында аларның экономик җирлеккә тәэсирен исәпкә алмау хата һәм реакцион карашларга китерде һәм китерәчәк. Г. Нигъмәти «әдәбият—идеологиянең үзенә генә хас сыйфатларга ия булган тармагы», бер үк вакытта, әдәбият үз-үзенә йомылган, аерымланган, изоляцияләнгән организм да түгел, дип аңлата. «Әдәбиятны марксистча тикшерү аны идеологиянең башка тармакларына һич бәйләнмәгән, фәкать үзенә генә махсус кануннарга ия булган күренеш итеп механик рәвештә аерып йөртүнең дә дөрес түгеллеген күрсәтә», — ди ул. Шул рәвешле Г. Нигъмәти татар тәнкыйтендә марксистик әдәбият социологиясе принципларын кыю рәвештә формалаштырган, дип әйтергә мөмкин. Күренгәнчә, 20 нче еллар татар совет тәнкыйтендә әдәбият-сәнгать һәм тормыш бәйләнешенең төрле аспектлары тикшерелә һәм аерым социологик нәтиҗәләр ясала. 20 нче еллар әдәбият социологиясен бөтенләе белән вульгар социологизм дип бәяләргә урын юк. Әдәбият галиме Гали Халитның бик хаклы күрсәтүенчә, бу чор татар әдәби тәнкыйте социологиясендә ныгу процессы бара, «әдәбият белемебезнең югалмас сәхифәләре» рәтенә керерлек хезмәтләр языла. 20 нче еллар татар әдәбияты социологиясен без әдәбиятның марксистик социологиясе формалашуда бер этап булды, дип бәялибез