БАҺАДИРЛАР ЮЛЫ
ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ
Ерак, матур бер сәфәрдәй кайтып төштем. Сокланып, дулкынланып кайттым. Юл мәшәкатьләре онытылды, ә хисләр яңара гына барган кебек. БАМда булдым, Байкал—Амур тимер юлы магистрале. XX гасырның иң зур төзелешләреннән берсе. Партиябезнең XXV съездында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежнев бу төзелешкә зур бәя бирде. Ул — иң кыска срокта эшләнә торган төзелеш. Төзелеш белән бөтен дөнья кызыксынып тора, һәр көнне диярлек Советлар Союзының төрле шәһәрләреннән, шулай ук чит илләрдән язучылар, журналистлар, композиторлар. рәссамнар, артистлар һәм скульпторлар килә. Алар төзелеш белән танышалар, алдынгы эшчеләр турында китаплар язалар, рәсемнәр ясыйлар, аларның сыннарын коялар, яңа җырлар иҗат итәләр. БАМда безнең якташларыбыз — данлы Татарстан кешеләре дә күп. Гомумән, татар егетләре һәм кызларының илебездәге бөек төзелешләрдә катнашуы гүзәл бер традиция рәвешендә буыннанбуынга күчә килә. Шанлы Днепрогэста, Магниткада, бөтен дөньяны таң калдырып, бетон салу рекордлары куйган улларыбыз һәм кызларыбыз, Братск каһарманнары һәм, табигый, КамАЗ... Чыдамлылык, хезмәт сөючәнлек, намус сафлыгы — аларның холык-фигылендәге бу гүзәл сыйфатлар һәркайда сокландыргыч чагылыш таба. Шуларның берсе — шофер Рифкать Сәмигуллин. Төзелештә 1972 елдан бирле. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, туп-туры шушында килгән. Башта, билгеле, кыен була. Кышын 60 ар градуска җиткән салкынлыкта, җәен озынборынлы, черкиле юешлектә эшләргә күнегү җиңел түгел. Әкренләп кырыс Себер табигатенә җайлаша, авырлыкларны җиңә бара. Хәзер БАМда хөрмәтле кеше. Аның турында КПССның Тын Е да шәһәр комитеты секретаре Юрий Афанасьевич Есаулков та, тезелеш җитәкчеләре дә бик яхшы фикердә. Рәсеме Тында шәһәренең Почет тактасында тора. Хезмәттә зур уңышларга ирешкәне өчен коммунист Самигуллин «БАМның алдынгы төзүчесе» дигән медаль белән бүләкләнде. Күптән түгел БАМ төзелешендә эшләүчеләрне Мәскәү телевидениесеннән күрсәттеләр. Трассада эшләүче иң яхшы шоферлардан якташыбыз Рәфкать Сәмигуллин исемен ишетеп шатландык. Германия Демократик Республикасыннан килгән язучы Карл Зигмунд якташыбыз ф Рәфкать турында немец телендә очерк язып чыкты. _ Тимер юл төзелешендә мастер булып эшләүче Зәки Кирәев тә күпләргә үрнәк. = Ул тимер юл төзүдә ике дистә елга якын эшли. Башкортстанның Кушнаренко районын- 2 дагы Рәсмәкәй авылыннан комсомол юлламасы белән килә, 1973 елдан бирле эшли. 2- Зәки бала вакытта уйнап үскән авылын, ат саклаган болыннарын, челтерәп аккан 2 чишмәләрне сагынып искә ала. Ул Агыйдел, Дим, Әй елгалары буенда нефть развед- Ф насында эшләгән вакытларын телгә алды. * — Киң бит ул безнең Башкортстан җирләре! Салават батыр кылыч айкаган дала- 2 лар, алтын бодай үстерә торган кырлар, нефть бирүче таулар һәм үзәннәр, очы-кырые ф «күренмәгән көтү йөри торган болыннар кемнәрне генә үзенә сокландырмый да кемнәрне генә үзенә тартмый) — Ул, тальян гармоней алып, «Дим буе»н уйнап җибәрә. — Аларның бригадасындагы сигез милләт уллары һәм кызлары бердәм, тату гаиләдәй эшли. БАМда иң алдынгы бригада бу. Җитәкчесе — тәҗрибәле эшче Иван Варшав- _ ский милләте белән украин. Тырышлыгы өчен әле күптән түгел генә «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Тимер юл магистралендә җир асты юлы — тоннель эшләү иң катлаулы хезмәт, ? Бу эш мәңгелек туңлыкта аерата авыр. Әмма тоннель төзүчеләр табигатьнең мондый * кырыслыгын күп мәртәбәләр җиңеп чыккан кешеләр. Аларны хезмәт каһарманнары дип тикмәгә генә әйтмиләр. 50—60 градус салкында да. 32 градус эсселектә дә алар уз эшләрен дәвам итәләр. Тоннель төзүче бригада җитәкчесе Рәсим Исхаков — башкаларга үрнәк егет. Ул Совет Армиясендә хезмәт ител кайтканнан соң Братск ГЭСы төзелешендә, аннан соң Красноярск ГЭСы төзелешендә эшли. Туган якларын — Бөгелмә шәһәрен искә ала. Әтисе Әнәс сугышка кадәр үк Себер якларында төзелештә була. Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка китә, Харьков янындзгы сугышларда батырлык күрсәткәне өчен орден белән бүләкләнә. Сугыш бетәр алдыннан гына һәлак була. Гөлфанасы -кулында алты баласы кала... Рәсим, атасы кебек. Себер төзелешенә үзе телеп килә. Төзелеш җитәкчеләре, аның тырышлыгын күреп, тоннель төзү бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Биредә ул партиягә керә. Байкал—Амур магистрале төзелешендә фидакарь хезмәтләре белән танылган яшьләр һәм комсомоллар, Мәскәүгә барып. Җиңү байрагы янында фоторәсемгә тешу бәхетенә ирешәләр. Бу хокук бары тик иң алдынгы кешеләргә, коммунистик хеэ- мәт ударникларына гына бирелә. Менә шул Җиңү байрагы янында якташыбыз Рәсим Исхаков та фоторәсемгә төшкән. Мине тагын бер гүзәл кеше белән таныштырдылар: Мәдинә Талипова — юл тезү мастеры. Шул эштә 1972 елдан бирле. Төмән өлкәсенең Тобол шәһәреннән. Курыкмый атлый Мәдинә! Хезмәтләре өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены алуга лаек булды. БАМ тезелешендә эшләп Ленин ордены белән бүләкләнгән Кәрим Гәрәев — Амур өлкәсендә генә түгел, Якутия АССРда да алдынгыларның берсе Татарстаннан. Айлык йөкләмәсен 200—300 процентка үти, яшьләр белән эш тәҗрибәсен уртаклаша. — Бала чагымда паровозлар ясап уйный идем. Тимер юл салучы булып китүемә шул да әйдәгәндер. — ди Кәрим абый. Татарстан хезмәт ияләре Байкал — Амур тимер юл магистрале эшчеләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Без «Бамстройпуть» идарәсендә якташларга карата бик җылы сүзләр ишеттек. Советлар Союзының төрле якларыннан килгән ядкарьләр арасында Татарстаннан җибәрелгәннәре дә бар. Казан педагогия училищесы укучылары җибәргән сувенирлар аерата игътибарга лаеклы. Алар «Татарстан», «Казан», «КамАЗ-* альбомнары бүләк иткәннәр һәм анда йөрәк түреннән чыккан иң җылы сүзләр язылгач. Тында, Нерюнгри шәһәрләрендә, Беркакит, Могота, Улькан, Лапри, Золотинке» Нагорный, Чульман поселоклары магазиннарында «Татарстан» дигән ислемайларны, «Спартак» фабрикасы эшчеләре эшләгән аяк киемнәрен, X. Ямашев исемендәге ме» берләшмәсе коллективы хәзерләгән туннарны, Чистай заводы эшчеләре эшләгән сәгатьләрне күрдек. Татарстан пионерлары һәм укучылары БАМ төзү өчен тимер-томыр әзерләп тапшырганнар. Арча районының «Игенче» колхозы кешеләре дә «БАМстройпуть» идарәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Бу эшкә колхоз председателе, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Әдһәм Самигуллин һәм партком секретаре Мөбарәк Галиев зур игътибар күрсәткән. «БАМстройпуть» идарәсенең комсомол комитеты секретаре Виктор Муконин: — Бөек Ватан сугышында тиңсез батырлык күрсәткән геройларны без мәңге йөрәк түрендә саклыйбыз. Шулар арасында күренекле татар совет шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил безнең барыбызга да үрнәк. БАМ төзелешенең Якутия АССР территориясендә Беркакит дигән яңа поселок бар. Монда һәр көнне яңа йортлар үсеп чыга, яңа урамнар барлыкка килә. Аларның берсенә Муса Җәлил исеме бирелде. Бу турыда «Правда» һәм «Известия» газеталарында язып чыктылар. Якутлар каһарман шагыйрь батырлыклары белән рухланып эшлиләр. «Якутия комсомолы» дигән комсомол-яшьләр бригадасы Муса Җәлил исемен яулап алу өчен көрәшүче бригада белән ярышып эшли. Эшчеләр поселогында бу бригада инде ике ел рәттән Муса Җәлил исемен яулап алу өчен көрәшә. Алар кеше аягы басмаган тайгага беренчеләр булып аяк басканнар һәм, урман кисеп, беренче йортларны салганнар. Кыргый тайгада ике-өч ел эчендә БеркаНчт дигән поселок һәм зур станция үсеп чыкты, андагы үзәк урамнарның берсе Муса Җәлил исемендә. Аны ачу тантанасында балта осталары бригадасы бригадиры Василий Кударь болай диде: — Дуслар белеп торсыннар: без Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен горур йөртәчәкбез. Муса Җәлил — совет халкының бөек шагыйре — безгә БАМ төзешә! Муса Җәлил исемен алу өчен көрәшүче бригадада 23 кеше: 6 милләт уллары һәм кызлары. Алар кичке мәктәпләрдә укыйлар, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөриләр, семьяда, эштә һәм җәмәгать урыннарында үрнәк булып торалар, артта калучы бригадаларга ярдәм итәләр, ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Россиядән, Украинадан, Белоруссиядән, Татарстаннан, Молдавиядән, Башкортстаннан килгәннәр. Вагон-клуб «Без Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен алу өчен көрәшәбез!», «Атаклы шагыйрь безнең сафта БАМ төзи!», «Бригада членнары! Батыр шагыйрь Муса Җәлилдән үрнәк алыгыз!» дигән өндәмәләр белән бизәлгән. Стенада М. Җәлилнең зур портреты, өстәлдә бюсты, шүрлектә татарча, русча, украинча һәм башка телләрдәге китаплары, «Муса Җәлил» альбомы, татар язучыларының китаплары. Шушындый ук китаплар һәм М. Җәлил бюсты Беркакит поселогындагы китапханәдә дә бар. Китапханәнең түрендә — М. Җәлил портреты, «Җырларым» шигыреннән бер өзек. Китапханәдә төзүчеләр күп була. Алар Муса Җәлил шигырьләрен яратып укыйлар, батырлыгына сокланалар, эштә үрнәк алырга тырышалар. БАМ төзелешендә Эстония ССРдан килгән бригада тырыш хезмәтләре белән таныла. Шул бригада җитәкчесе һәм эстонча чыга торган журналның корреспонденты Энн Лейссон Муса Җәлил хакында болай диде: «Правдапдан БАМдагы бер бригаданың Муса Җәлил исемен алу өчен көрәшүен укып белдек. Безнең бригада членнары, бу мәкаләне укыгач, миңа шундый тәкъдим әйттеләр: без дә үзебезнең эстон кызы, Советлар Союзы Герое Мельникайте исемен алу өчен көрәшик!» Энн Лейссон бригадасы да Муса Җәлилнең эстон телендә басылган «Моабит дәфтәре» китабын тота. Тындада «БАМстройпуть» идарәсе начальнигы Юрий Алексеевич Чупринко һәм партком секретаре Виктор Павлович Калаганский белән очрашып сөйләштек. Алар Татарстаннан килгән төзүчеләр эшчәнлегенә зур бәя бирделәр. Чульмаи эшчеләр поселогында якташыбыз баш геолог, Социалистик Хезмәт Герое Саимә Кәримова белән очраштык. Карап торуга бик гадәти хатын, ә исеме бетен җир шарына таралган! Аның турында рус, якут, бурят, немец, инглиз, венгр һәм башка телләрдә язып чыкканнар, документаль фильмнар эшләгәннәр. Үскән җире — гади татар авылы. Саимәнең атасы Сафа абзый, анасы Галия апа кызларын эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Ул Буа шәһәрендәге урта мәктәптән соң В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. 1954 елның июнендә елкән геолог булып Якутия АССРга килә һәм, экспедиция җитәкчесе буларак, тайгада ару-талуны белмичә яңа казылма байлыклар эзли. Геологлар арасында хатын-кызларга гына түгел, кайбер ирләргә дә авыр. Саимәдә чыдамлык бала чактан тәрбияләнгән. Ниһаять, зур шатлык! Нерюнгри янындагы урманда ул ташкүмер ятмалары таба. Аңа РСФСРның атказанган геологы исеме бирелә, ә 1976 нчы елның мартында Саимә Кәримова Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул тапкан ташкүмер запасы илебезнең промышленностен күтәрүгә ярдәм итә. БАМның Тында — Беркакит тимер юлы шул ташкүмерне илебезнең төрле шәһәрләренә, промышленность үзәкләренә һәм завод-фабрикаларга җибәрү өчен эшләнде. БАМ төзелешендә күперләр кул салына. Якташыбыз Зыя Ягьфәров Тында — ■Беркакит тимер юлы күперен төзүдә катнаша. Ул комсомол-яшьләр бригадасын җитәкли. Хезмәте зур һәм мактаулы! Тимер юл күпере төзү — тоннель казу кебек үк авыр, катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Шул эшне Зыя Ягьфәров бригадасы срогыннан алда үти. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе иптәш Л. И. Брежнев белән очрашу БАМ төзүчеләре күңелендә якты бер сәхифә булып саклана. — Сезгә, иптәшләр, — диде Л. И. Брежнев. — кыен бурычларны хәл итәргә туры киләчәк. Мин ышанам, сез, комсомол чакыруы белән шушы бөек төзелешкә килгән егетләрнең һәм кызларның батыр коллективлары, аларны җиңеп чыгарсыз! Л. И. Брежневның бу сүзләре төзүчеләрне яңа җиңүләргә рухландыра. ы. Кичен БАМ төзелешендә меңләгән утлар балкый. Монда көндез генә түгел, төннәрен дә кызу эш бара. САМАТ ШАКИР.