Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТА

Дөресен генә әйткәндә, салмыш мин... Эссе булгач, үтеп барышлый сыраханәгә кереп ике шешә сыра эчкән ием. Гаеп итмә инде, эссе бит, туганкай! — Мусатов карт, кесәсеннән ниндидер бер чүпрәк тартып чыгарды да, күп эчүдән күгәренгән йөзен сөртеп алды. — Бик мөһим эш белән бер генә минутка керүем ие синең янга, Боренька, — дип, улына карамыйча гына сүзен дәвам итте ул. — Гаеп итмә инде, бәлкем комачаулаганмындыр да. Сишәмбегә хәтле генә ун сумың булмас микән дигән ием. Беләсеңме, фатирга кичә үк түлисе ием, акча юк... җасы һәм дачада бергә яшәүче хезмәттәш иптәшләре белән пышылдашып алды. Ике-өч минут үтүгә ул кире әйләнеп керде, бер сүз дә әйтмичә әтисенә унлык сузды. Әтисе, карап та тормыйча, акчаны ил — Әйе шул. Бәйрәмнән бирле. — Дүрт-биш мәртәбә җыенганмындыр яныңа килергә, һаман җитешеп булмый. Әле бер эш чыга, әле икенчесе... аптыраган инде! Хәер, юк ла, алдашам... Барысы да ялган. Ышанма син миңа, Боренька. Унлыгыңны сишәмбе көнне кайтарып бирәм дидем — анысына да ышанма. Бер сүземә дә ышанма син минем, эшем дә юк минем. Ялкаулык та исереклек кенә баскан мине, аннары мондый өсбаш белән кеше арасына чыгарга да оят бит. Гаеп итә күрмә инде, Боренька. Мин әле сиңа акча сорап ике-өч мәртәбә бер кызыйны да җибәргән ием, кызгандырырлык итеп хатлар да язган ием. Акчаң өчен рәхмәт анысы, ә хатларыма ышанма — алдаштым, һаман саен теләнеп сиңа килү оят бит инде; үзеңнең дә ничек кирәк алай очын-очЯшь Мусатов, дәшми-тынмый гына күрше бүлмәгә чыгып, дача ху тифатсыз гына алып кесәсенә тыкты. — Мерси, — диде ул. — Йә соң, ничек яшисең? Күрешмәгәнгә дә күптән бит инде. Хет суй менә! ка ялгап барганыңны, ачлы-туклы яшәгәнеңне беләм бит, югыйсә, шулай да әрсезлегем җиңә, әрсезнең дә әрсезе бит мин! Нарасый йөзеңә тыныч кына карый алмыйм, шуңа күрә сиңа дөресен сөйлим. Берәр минут тын тордылар. Аннары карт тирән итеп көрсенеп: — Сыра белән сыйлар идең, бәлки?.. — дип куйды. Улы дәшми-тынмый гына бүлмәдән чыкты, ишек артында тагын ♦ пышылдашкан тавышлар ишетелде. Берникадәр вакыттан соң сыра < алып керделәр, шешәләрне күрүгә карт җанланып китте, аның сөй- < ләшү тоны ук үзгәрде. ♦ — Шушы араларда гына ат чабышына барганыем, — дип сөйли а башлады ул, күзләрен куркыныч йөртеп. — Өчәү идек без. Җитез ° исемле атка тотализатордан өч тәңкәлек бер билет алдык. Рәхмәт ин- ы де ул Җитезгә. Шул бер тәңкәгә утыз икешәр сум бирделәр безгә. Ат * чабышына йөрми булдыра алмыйм шул, туганкай. Асыл затлар рә- Е хәте бит ул! Шунда йөргән өчен минем хатын кирәкне бирәбирүен, < шулай да — йөрим. Нишләмәк кирәк — яратам! Борис — сүрән кыяфәтле, караңгы чырайлы егет. — әкрен генә ишекле-түрле йөренеп, эндәшмичә генә тыңлады. Ютәлләп алырга дип, карт сөйләвеннән туктагач, улы аның янына килеп болай диде: — Әткәй, әле күптән түгел генә штиблет сатып алган идем, кечерәк булып чыкты, аягымны кыса. Шуны син алмассың микән? Мин аны сиңа арзанрак хакка бирер идем. Карт чыраен сытып кына: — Ярар соң, — диде, — тик үз хакына алырмын, киметмичә. — Яхшы, мин аны сиңа көтәргә бирермен. Борис карават астыннан яңа штиблетын тартып чыгарды. Әтисе аягындагы шыксыз көрән күн итеген салды да (анысы да үзенеке түгел иде бугай), яңа штиблетны киеп карады. — Таман гына икән! — диде ул. — Ярар, миңа булыр. Акчасын сишәмбе көнне, пенсия алгач җибәрермен. Хәер, алдашам, — диде ул кинәт кенә әлеге дә баягы еламсыраган тавыш белән. — Тотализатор турында да, пенсия турында да алдашам. Син дә мине алдыйсың, Боренька... Игелекле булуыңны сиздермәскә тырышканыңны тоеп торам бит мин синең. Үтәдән-үтә күреп, аңлап торам бит мин сине. Күңелең киң булганга штиблетың кысан булып чыккан бит синең. Их, Боря, Боря! Барысын да аңлыйм, барысын да сизәм бит мин! Улының сүзне икенчегә борасы килде. — Яңа фатирга күчкәнсез икән, — дип бүлдерде ул әткәсенең сүзен. — Әйе, күчтек, туган. Ай саен күченәм мин. Хатын кәмәле холыксыз бит минем, бер җирдә дә тыныша алмый. — Мин сезнең элекке фатирыгызда булган идем бит, үзебезнең дачага чакырсам дигән идем. Сәламәтлегегез начар бит, бераз саф һавада яшәп алсагыз әйбәт булыр диюем иде. — Юк! — дип, кул гына селтәде карт. — Хатын да җибәрмәс, үземнең дә барасы килми. Йөз генә тапкыр маташмадыгыз бит инде сез мине чокырдан тартып алырга, үзем дә тырышып карадым — пычагым да барып чыкмады. Ташла! Шул чокырда дөмегергә язгандыр инде миңа. Менә хәзер дә синең нурлы йөзеңә карап утырам, ә үземнең өйгә, шул базга кайтасым килә. Язмыш шундыйдыр инде минем. Тирес кортын роза чәчкәсенә кундырып булмый, күрәсең. Юктыр, булмыйдыр. Алай да, караңгы төшеп килә, кайтырга вакыт. — Ярар алайса, озатып куйыйм, бүген миңа барыбер шәһәргә кайтырга кирәк. Алар өсләренә пальтоларын киделәр дә чыгып киттеләр. Берникадәр вакыттан соң, алар извозчикка утырып китеп барганда, тышта караңгы төшкән, тәрәзәләрдә утлар җемелдәшә иде инде. — Таладым инде мин сине, Боренька, — дип сөйләнде ата кеше. — Бичара балакайларым! Шушындый атагыз булу коточкыч бәхетсезлектер инде ул сезгә! Боренькам, сөеклем, сине күрсәм алдаша да алмыйм. Гаепләмә инде... Оятсызлыкның аръягына чыктым бит мин, ходаем! Менә хәзер дә мин синең акчаңны да алдым, сәрхүш кыяфәтем белән оятка да калдырдым үзеңне, абыйларыңны да талыйм, минем аркада хурлыкка да калалар, кичәге кыланышымны гына күрсәң ие син минем! Яшерә алмыйм инде, Боренька! Кичәгенәк минем хатын янына күршеләр, җыен юк-бар кеше җыелганые, шулар белән эчеп исердем дә тотындым үз балакайларымны сүгәргә! Сүктем дә соң сезне шунда, ташлап киттеләр дип зарландым да үзегездән. Исерек хатыннардан кызгандырам үземне, бәхетсез ата итеп күрсә- тәм, янәсе. Гадәтем шундый инде: әшәкелегемне яшерергә теләдемме, бөтен гаепне бер гөнаһсыз балаларым өстенә өя башлыйм. Ялганлый да алмыйм шул мин сиңа, Боренькам, синнән бернәрсә дә яшерә дә алмыйм. Яныңа барганда әллә кем булып әтәчләнеп барганыем югыйсә, яныңа барып сабырлыгыңны, мәрхәмәтлелегеңне күрүгә телем аңкавыма ябышты, вөҗданыма көч килде. — Ярар, әткәй, әйдәгез бүтән берәр нәрсә турында сөйләшик. — Йа раббем, балаларымны гына күрегез әле!—дип дәвам итте карт, улының сүзен тыңламыйча.— Ходай тәгалә миңа әнә нинди хәзинә биргән бит? Мондый балалар мин юньсезгә түгел, эчендә җаны булган, ярата белгән берәр чын кешегә туры килгән булсын иде! Төс түгел алар миңа! Карт төймәле бәләкәй картузын салды да берничә кат чукынып алды. — И ходаем, рәхмәтеңнән ташлама!—дип көрсенде ул, үзе, изге сурәт эзләгәндәй, як-ягына каранды.—Бигрәк әйбәт балалар шул! Өч улымның өчесе тиң менә дигән. Аек башлы, сабыр табигатьле, эшлекле, акыллы үзләре! Извозчик, ишетәсеңме? Бер Григорийның акылы гына ун кешегә җитәрлек. Сөйләвен генә күрсәңие син аның, французча дисеңме, немецчәме — адвокатларың бер якта торсын, дөньяларыңны онытып тыңлыйсың... Балакайларым! Шундый балаларның үземнеке булуына ышанмыйм да мин! Ышанмыйм шул! Бигрәк җәфалыйм инде мин сине, Боренькам! Бөлдереп бетерәм бит инде... Син миңа һаман бирәсең дә бирәсең, биргән акчаңның юньле- гә китмәгәнен дә беләсең, югыйсә. Шушы араларда гына мин сиңа кызгандыргыч хат җибәргәнием, чирем турында язганыем, анда да алдаштым бит: акча миңа ром алырга кирәк ие. Кире каксам рәнҗетермен дип куркып бирәсең бит син миңа. Мин барысын да белеп торам ич. Гришаны кара инде тагы — җәфалана. Беләсеңме, пәнҗешәмбе көнне, исерек килеш, пычранып беткән йолкыш бер кыяфәттә киттем мин моның эшләгән җиренә... Үземнән аракы мичкәсеннән килгән сыман сасы ис килә. Шундый кыяфәтем белән килеп керәм мин моның янына туп-туры, теләсә нинди кабәхәт сүзләр әйтәм, эшенә тылкышам, аның янында — иптәшләре, башлыклары, үтенеч белән килгән кешеләр. Мәңгегә хур иттем инде мин аны. Шунда да бит ул әз генә дә караңгы чырай күрсәтмәде ичмасам, бераз төсе качты качуын, ә үзе берни булмагандай елмаеп яныма килде, җитмәсә әле иптәшләре белән таныштырды. Аннары өйгә хәтле озатып куйды, үзе шунда шелтәләп ник бер сүз әйтсен! Аны инде мин сиңа караганда да ныграк талыйм. Хәзер менә абыең Сашаны алыйк, аны да җәфалыйм ич инде мин. Ул аристократ нәселеннән полковник кызына өйләнде бит, придан алды... Анда минем кайгы булмаска тиеш ие югыйсә. Юк шул менә, өйләнгән уңайга ук, яшь кәләшен ияртеп, туйдан соң беренче визит белән миңа... минем зинданыма килде... Валлаһи менә! Карт сулкылдап куйды да шундук көлеп тә җибәрде. — Ул чакта алар, үч иткәндәй, квас белән ачы торма әзерләгән чакка, балык кыздырган чакка туры килделәр, өйгә чыдап булмаслык сасы ис чыккан ие. Мин исереп ятам. Хатын кып-кызыл йөзен чекрәйтеп яшьләр каршына йөгереп чыккан... Кыскасы, моннан да 4 ары юньсезлек булмас инде. Саша туларның барысына да түзде. < — Әйбәт кеше шул безнең Саша,— диде Борис. — Гаҗәп инде! Барыгыз да алтын бәясе кешеләр бит сез минем: « син дә, Г0иша да, Саша да, Соня да. Газаплыйм инде мин сезне, ап- а тыратам, оятка калдырып бетерәм, акчагызны талыйм, ә үзем гомер о буена бер кырын күз белән караганыгызны хәтерләмим, бер кәлимә * авыр сүзегезне ишеткәнем юк. Үзем юньле кеше булсам бер хәл иде, т кем соң инде мин — тьфү бит югыйсә! Явызлыктан башка нәрсә күр- с* гәнегез юк бит сезнең миннән. Юньсезнең юньсезе бит мин, юлдан яз- < ган бәндә... Хәзер әле ярый, аллага шөкер, басыла төштем, элек бит, сез бәләкәй чакларда, бөтенләй чыгырдан чыккан холыксыз бер җан ием. Нәрсә эшләсәм дә, ни сөйләсәм дә, барысы да шулай булырга тиеш сыман тоеладырые миңа. Кайчакларда шулай төннәрен клубтан исереп кайтырыем да тотынырыем мәрхүм әниегезне таларга, акчаны күп тоткансың дип битәрләргә. Төннәр буе талап чыгарыем бичараны, ә үзем нәкъ менә шулай булырга тиеш дип уйларыем; иртән торырыегыз дә сез гимназиягә китәриегез, ә мин әле һаман да аңа үземнең кем икәнлегемне күрсәтергә тырышырыем. Урыны җәннәттә булгыры, бичараны талап кына үтердем инде мин аны! Гимназиядән кайтырыегыз укып, ә мин әле һаман йокыда, шунда тамагыгызга да ашамыйдырыегыз бит сез мин тормыйча. Ашарга утыргач, яңадан шул ук музыка башланырые. Хәтереңдәдер, шәт. Ходай берәүгә дә мондый ата бирмәсен. Сезне сынар өчен җибәргәндер ул ходай мин юньсезне. Әйе шул, сынар өчендер! Беткәнче түзегез инде, балакайларым. Атаңны олыласаң, озын гомерле булырсың диелгән бит изге китапта. Сабырлыгыгыз, чыдамлыгыгыз хакына әллә ходай тәгалә сезгә чыннан да озын гомер бирер. Извозчик, туктат! Карт, пролеткадан сикереп төште дә, йөгереп сыраханәгә кереп китте. Ярты сәгатьләр үтүгә чыкты да, исерекләрчә тамак кырып, улы янына менеп утырды. — Соня кайда хәзер? һаман да пансиондамы?—дип сорады ул. — Юк, майда укып бетерде, хәзер Сашаның әбисендә тора. — Менә бит!—диде карт, щаккатып.— Булдырган бит кызый, димәк, абыйларына охшаган. Их, Боренька, әниегез юк шул, сөенер кеше юк. Карале, Боренька, ул... ул минем ничек яшәгәнне беләме соң? Борис ни дип тә җавап бирмәде. Тирән тынлык берничә минутларга сузылды. Карт сулкылдап алды, чүпрәген чыгарып битен- күзен сөртте. — Яратам шул мин аны, Боренька! Бердәнбер кызым бит, картлык көнеңдә кыз баладан да кадерлерәк юаныч юк икән ул. Күрешәсе ие бит. Булыр микән, Боренька? — Әлбәттә, кайчан теләсәгез, шунда күрешә аласыз. — Валлаһимы? Ә соң ул каршы булмасмы?.. — Юкны сөйләмәгез! Күрешәсе килеп ул үзе сезне эзләгән иде. — Валлаһимы? Менә ичмасам балалар! Ишетәсеңме, извозчик? Күрештер әле, зинһар өчен. Боренька! Ул бит инде хәзер туташ, деликатес, консули һәм башка шуның ише зыялылар рәтендә, шулай булгач, минем аңа мондый әшәке кыяфәттә күренәсем килми. Бу хикмәтләрне без менә болайрак оештырыйк, Боренька. Эчүдән күбеН <к. У. ■** I. 113 неп беткән йөзем бераз рәткә керсен өчен ике-өч көн хәмер капмый- чарак торырмын, аннары синең яныңа килермен дә, син миңа берәр костюмыңны биреп торырсың; сакал-мыегымны кырырмын, чәчләремне кистерермен, аннары син аны барып алып килерсең. Яме? — Ярар. — Извозчик, туктат! Карт яңадан да пролеткадан сикереп төшеп сыраханәгә йөгерде. Фатирына кайтып җиткәнче ул әле шулай тагын бер-ике мәртәбә төшеп менде, улы аны «эһ» тә димичә, сабыр гына көтеп утырды. Из- возчиктан төшеп, озын, пычрак шнек алды буйлап фатирга кереп барган чакта карт бик уңайсызланды, үзен гаепле кеше сыман тотты, кыяр-кыймас кына тамак кыргалады, авызын чапылдатты. — Боренька,— диде ул ялагай тавыш белән,— әгәр дә мәгәр минем хатын кисәге сиңа тегенди-мондыйрак берәр нәрсә әйтә башласа, син аңа игътибар итмә... ничек тә йомшаграк булырга тырыш инде. Тәрбиясез дә, дорфа да ул, шулай да үзе әйбәт хатын. Кайнар йөрәкле, миһербанлы кеше. Озын ишегалдын үтеп, караңгы өйалдына барып керделәр. Чыгырлы ишек шыгырдап куйды, кухня исе, самавар төтене исе килде, зәһәр тавышлар ишетелде. Өйалдыннан кереп кухня аша үткәндә, куе төтен эчендә Борисның күзенә бауга эленгән керләр дә алтынсу очкыннар чәчрәп торган тишек самовар торбасы гына күренде. — Менә шушы була инде минем хөҗрә,— диде карт, тәбәнәк түшәмле бәләкәй бүлмәгә бөкрәеп керә-керә. Кухня белән янәшә булганлыктан, бүлмәнең һавасы чыдап булмаслык тынчу иде. Табын янында ниндидер өч хатын сыйланып утыра иде, арадан берсе, күрәмсең, шул хатын кисәге дигәне: — Булдымы?—дип сорады. — Булды, булды,— диде карт. — Йә, Борис, рәхим ит әйдә, утыр. Бездә хәлләр менә шушылай, туган, гади генә яшибез без... үзебезчә генә. Ул ничектер гел кирәксезгә ыгы-зыгы килә башлады. Улыннан оят иде аңа, шул ук вакытта хатыннар алдында да үзен һәрвакытта- гыча көяз итеп тә, балалары ташлаган бәхетсез ата итеп тә тотасы килә иде, күрәсең. — Әйе, туганкай, гади генә, кырланмый-сырланмый гына яшибез без,— дип сөйләнде ул.— Гади кешеләр без, егеткәем... Сезнең ише түгел, күзгә төтен җибәрергә яратмыйбыз. Шулайрак менә... Аракы эчеп җибәрәбезме әллә? Хатыннарның берсе (чит кеше алдында эчәргә уңайсызлана иде ул) көрсенеп куйды: — Гөмбә булгач тагын эчәм инде... Гөмбәсенең тәмлелеген күрсәң менә, эчмәс җиреңнән эчәрсең. Иван Герасимыч, кунакны да чакырыгыз, бәлки ул да эчәр. — Эчеп җибәр әйдә!— диде карт, улына карамыйча гына.— Ширбәттер, ликердыр ише нәрсәләр юк, бездә гадие генә. — Бездә ошамый аңа,— дип көрсенеп куйды хуҗа хатын. — Эчә ул, эчә! Әтисенең хәтерен калдырмас өчен Борис рюмканы алды да сүзсез генә эчеп куйды. Самаварны керткәч, шулай ук сүзсез генә, меланхолик кыяфәт белән картка ярарга тырышып, ике чынаяк күңел болгаткыч тәмсез чәй эчте, хуҗа хатынның бу дөньяда ата-анасын ташлый торган игелексез һәм имансыз балалар булуына ишарәләп сөйләгән сүзләрен дә эндәшмичә генә тыңлады. — Мин синең хәзер ни уйлаганыңны беләм бит!—дип сөйләнде сәрхушләнгән карт, гадәттәге исерек, ярсыган халәтенә кайтып.— Син инде минем турыда түбәнлеккә төшкән бу, юкка чыккан, кызганыч бу, дип уйлыйсың, ә минемчә, егеткәем, мондый тормыш синекенә караганда әйбәтрәк ул. Берәүне дә хаҗәтсенмим дә мин, һичкем алдында үземне кимсетергә дә теләмим... Нинди дә булса малай- шалайның миңа кызганып каравын җенем сөйми. Чәйдән соң карт селедка чистартты, селедка өстенә тураган суган сипте, күңеле үтә дә нечкәреп, күзләренә яшь килде. Ул яңадан да тотализатор турында, отышлар, панама саламыннан үрелгән ниндидер эшләпәләр турында сөйләнде. Үзе, аракы эчкәннән соң селедкасын ничек тәмле итеп ашаса, шундый ук ләззәт белән алдашты. Улы дәшми-тынмый гына берәр сәгать утырды да хушлаша башлады. — Көчләп тота алмыйм инде, — дип куйды карт, һавалы гына итеп,— сез теләгәнчә яшәмәгәнем өчен гафу итәсез, егеткәй! Ул үзенчә гайрәт чәчте, ирәйгән сыман итеп пырхылдап көлде, хатыннарга күз кыскалады. — Хушыгыз, егеткәй!— диде улын өйалдына озата чыгышлый.— Атанде! Өйалдына караңгыга чыккач ул кинәт кенә улының беләгенә сыенып сулкылдап куйды. — Сонюшкамны күрергә ие бит! — дип пышылдады ул.—Күрештер инде син безне, Боренька! Сакал-мыегымны кырырмын мин, синең костюмыңны киярмен... Җүнле кыяфәткә керермен... Аның алдында бер сүз дә сөйләшмәм. Билләһи менә эндәшмәм. Ул хатыннар тавышы ишетелеп торган ишеккә таба кыюсыз гына борылып карады, аннары, үксүен тыеп: — Хушыгыз, егеткәй! Атанде!—дип кычкырып куйды. САИМӘ ИБРАҺИМОВА тәрҗемәсе.