Логотип Казан Утлары
Повесть

АКТУГАН ГАБСАТТАРЫ

Язучы Барлас Камалов 1930 елның январенда Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Аның бала чак һәм мәктәп еллары Буа районында үтә. Аннары — Казан. педагогия институты. Аспирантураны бетергәннән соң ул газета эшенә бирелә. Журналист буларак тормышның эчендә кайный, халык көнкүрешен якыннан торып өйрәнә, газетажурналларда дөнья күргән күп кенә очерклары — шуның нәтиҗәсе. Барлас Камаловның 1959 елда басылган •Гомер иткәндә» исемле беренче әсәре дә журналистлар тормышын чагылдыра. Хәзер инде ул уналты повесть, йөздән артык хикәя авторы. Укучылар аның •Үр менгәндә», •Сыналыр чак», «Яшь имәннәр», »Яшьлек эзләре», *Күршелэр», •Ялыкмаслар», »Язгы күкрәү» һәм башка повестьларын яратып кабул иттеләр, язучының бу әсәрләрендәге геройлар — бүгенге кешеләр; эшгамэлләре, уй-хыял- лары белән җәмгыятьнең алгы сафында

баручы, коммунизм төзү эшенә актив катнашучы яшьләр. Язучы, коммунист Барлас Камаловка илле яшь тулды. Тынгысыз рухлы каләмдәшебезне юбилее белән котлап, аңа корычтай сәламәтлек, киләчәк иҗатында уңышлар телибез.

 

Газетаның хатлар бүлеге мөдире редакциядә узды* рыла торган кызыклы хат уку сәгатендә чираттагы язма белән таныштырды: — Менә Актуган авылыннан бер хат бар. Зөя буеннан. Габсаттар Халитов дигән карт турында. Ана быел сиксән тула икән. юл кирәк-яраклары хәстәрләде. Лашчы станциясенә кадәр билет алды- * лар. Әбигә күчтәнәчкә чәй-шикәр, өрек, лимон куйдылар, үзе дигәнчә тектерер дә сагынмалык итеп кияр дип, чәчәкле күлмәклек тә җибәрде- ♦ ләр. ® Аркама нәни рюкзак асып, кулыма кечкенә чемодан тотып, Актуганга кайтып кердем. Кердем дип, әти мине Казаннан ук Габсаттар аб- * зыйга ияртеп җибәргән иде. Ул абзый мине әбинең өенә кадәр китереп < куйды. Әбине әйткән дә юк инде, бик куанып каршылады. «И-и-и! Хар- * рас балакаем кайткан бит, ходайның әмере»,—дип гөлдерәп йөрде. Әле о башымнан сыйпады, әле аркамнан кагып сөйде. Шатлыгыннан хәтта * елап та алды. Тик, дөресен әйтергә кирәк, Габсаттар абзыйдан аеры- а лып калу миңа читенрәк булды. Ник дигәндә, поездда кайткан биш- * алты сәгать эчендә дуслашып өлгергән идек. Ул миңа юлның буеннанбуена киек казлар, торналар хакында әкиятләр сөйләп кайтты, умарта кортлары турында ниләр генә сөйләп бетермәде. Үзе сөйли, үзе елмая, ә күзләре сынаулы карый. Әби өеннән чыгып киткәндә, Габсаттар абзый миңа кул биреп саубуллашты да: — Минем янга умарталыкка кил, Харрас улым, яме. Зөя борылмасында гына ул, авыл башында,—диде. Билгеле инде, мин рәхәтләнеп риза булдым. Тик кәефем бик тиз бозылды. Габсаттар абзый капкадан чыгып китүгә, әби әтине орышып куйды. — Әткәеңне әйтер идем инде, багалмадай оныгымны, күз нурымны шул денсез Габсаттарга ияртеп җибәрмәсә,—диде.—Башка авылдашлар юк иде микәнни соң? Мин ул сүзләрнең мәгънәсен аңламадым. Шулай да әбинең Габсаттар абзыйны яратмавы ап-ачык иде. Югыйсә оныгын алып кайткан кешене тиргәп маташмас иде. Юл кайтып чәйләгәч, әби белән икәүләшеп болдырга чыктык. Болдыр курчак театрындагы кебек: ян-як терәк баганалары сырлы-сырлы итеп юнылган, ак, зәңгәр, сары, кызгылт төсләргә буялган. Хәер, тәрәз йөзлекләрендә дә агач чәчәкләр, бизәкләр аз түгел. Ә капкачлары же- те-зәңгәр итеп буялганнар. Бәрәңге бакчасы буенда зур лапас, ә аның түбәсе астында колгалар тезеп ясалган печәнлек. — Бабаң исән чакта, улым, елның бу вакыты җиткәндә, монда печән дыңгычлап тутырган була иде,—дип куйды әбн уфтанып. — Хәзер ни, урак белән кыркыштыргалыйм да капчыкка төяп ташыган булам. Бөтенләй печәнсез калсаң, сыер бозаулагач, сарыклар бәрәнләгәч, читен була. Колхоз болай карт-корыны онытып бетерми, саламын да, кармавай чөгендерен дә биргәли. Алланың рәхмәте яусын. Алай булмаса, япа-ялгыз башың белән сыер асрыйм димә. Ә бит сыйлы көнең сыер белән. Сөте-катыгы дисеңме, мае-каймагымы... Әнә кытаклый-кытаклый оядан ак тавык очып төште. Өстемә кунмагае дип, кулларымны селкеп, читкә тайпылдым. Кул яссуы кадәр диярлек җете кызыл кикрикле әтәч, шомланып, кычкырып куйды. Бәрәңге бакчасына чыктык. Бәрәңгеләрнең бер ишесе, әле бик сирә- ie. акшәмәхә чәчәк аткан. Бүтәннәренең бөреләре тулышкан. — Әллә нигә, ходаның рәхмәте, бөреләрем күз ачып җибәрә алмыйлар,—диде әби.—Шау чәчәктә утырсалар соң... Мин әбинең сүзләрендә ниндидер яшерен ямансулау тойдым. Әмма шундук күңелемә икенче сорау килде: чәчәк күп булса, нәрсә булыр иде соң? Аннары без кишер, кыяр түтәлләрен карадык. Әби кытыршыланып ярылган бармаклары белән кояш кызуыннан хәлсезләнеп, әлсерәп, шәлперәеп калган зур яфракларны сыйпаштыргалады. Шуннан ак мунча янына килдек. Аны салганнарына да алты ел икән инде. «Бабаң үзе исән чакта салдырды. Җитәр, Гайнелбәнат, кара мунчада ысланырга, дигән иде мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын! —диде.— Авылда ак мунча салуны әлеге дә баягы денсез Габсаттар кузгатып җибәрде шикелле. Югыйсә ул элек бик хәлле кешеләрдә генә була тор- ганые». Мин мунчаның карасы нинди булганын сорамакчы идем дә, ниятемнән кире кайттым. Көн кыздыра, Зөягә төшеп су коенасым килә иде. Ә Зөя суы әбиләрнең бәрәңге бакчасы артында гына: — Бата күрмә!—дип кычкырып калды әби артымнан.—Сакланганны саклар дигәннәр. Коенып кайтканда бәлагә тардым. Тыкрык буенда чебешләрен ияртеп бер оя күркә йөри иде. Мин алар янына килеп җитү белән, ата күркә өреп тутырган кебек кабарынды, кызыл муенсалары тагын да кызара төште, әллә нинди ят тавыш белән буынтыклы-буынтыклы итеп кычкырып җибәрде. Минем бу кошның болай аваз салуын моңарчы гел ишеткәнем юк иде. Йөгерә башладым. Күркәгә әйтерсең шул гына кирәк иде, күз ачып йомганчы куып җитеп, өстемә ташланды һәм ике- өч тапкыр шундый итеп чукып алды, каравыл салып акыруымны сизми дә калдым. Шул арада минем яныма әби йөгереп чыкты. — Көш-ш-ш дим, көш-ш-ш, имансыз! Көш, көш-шө! Чыбык болгап килгән әбине күргәч, күркә кире борылды һәм, аякларын сыгылдыра-сыгылдыра юыртып, чебешләре янына китеп барды. — Хәтерләремнән тел генә чыгып киткән, багалмам. Кызыл пинжә- геңне салып бар димәкче идем бит. Кызыл төскә үчегә ул, мәлгунь. Корбан гаете көнне, кызыл читегемә җене кубып, үземне чак таламады. Юл кайту мине йончыткан иде, өйгә кергәч беравык ятып кына торыйм дисәм, изрәп йокыга талганмын. Уянгач исә беркавым аптырап тордым: кайда мин? Шуннан соң гына исемне җыеп, тонык кына күренеп торган тәрәзәгә текәлдем. Әби өенең түр як тәрәзәсен төн караңгысы каплаган иде инде. Минем караватта кыймылдавымны тоеп, чоланнан әби йөгереп керде. — һай, улым, йокың әйләндеме? Уятырга жәлләп йөрдем. Әйдәле, җылы сөт эч әле, багалмам. — Хәзер, әбкәй, һава гына иснәп керим... Урамга чыксам, гаҗәпкә калдым. Төн таң калырлык матур икән. Эчке яктан, тәрәзә аша гына бик караңгы тоелган булган. Күктә йолдызлар җемелдәшә. Талгын җил исә. Урамнан күңелем күтәрелеп кердем. — Кердеңме, багалмам?—дип чүкердәде әби.—Мә, эчеп җибәр әле, эч.. Яна сауган сөтнең шифасы бихисап аның. Мә әле, мә, каймаклысы, имчәк төбе генә... Сөтне эчтем эчүен, яратып эчтем, әбигә бик рәхмәт дидем, тик «имчәк төбе» дигәнен генә аңламадым. Авылдагы беренче көнем шулай үтеп китте. Ул көнгә икенчесе, өченчесе ялганды. Әле һаман Габсаттар абзый янына бара алмадым. Турысын әйткәндә, әбидән шүрләбрәк йөрдем. Шулай булса да, күп кызыклар сөйли торган карт күңелемне гел кытыклап торды. Ниһаять, авыл- ♦ га кайтуыма бер атна тулган көнне, төш вакытында, әби түр якта өйлә 3 намазына оегач, мин бакча артлап кына колхоз умарталыгына сы- * пырттым. £ Габсаттар абзый мине вагонда кайткандагыча елмаеп, шаяртып * каршылады. < — Килгәндә адашмадыңмы соң, кала егете? Безнең монда чат саен милиционер юк бит, юл күрсәтеп торырга... Аннары озын буйлы, какча гәүдәле мөлаем Габсаттар абзый, сал- > мак кына атлап, «бал җыючылар шәһәре»н күрсәтеп йөрде, бал кортла- * рының хикмәтле хәлләрен сөйләде. — Бер «йорт»та уннарча мең эшче корт яшәгәнен белмисендер әле * син, егетем, ә,—диде абзый, чаларган мыегы астыннан гына көлемсе- “ рәп.—Белмәвең дә гаҗәп түгел, гаеп тә түгел. Белергә теләмәү генә - гаеп. Шәһәрнекеләр авыл кешесе белгәннең байтагын белмиләр. Эш- < ләре төшми, кирәкләре чыкмый. Габсаттар абзый кулларын артка куеп атлый һәм һаман кортлар турында сөйли бирә. — Сәгать өчкә колхоз идарәсенә чакырдылар. Син, егеткәй, су * керә тор. Йөзә беләсеңдер бит? Алайса бик шәп, чума бир. Мин озак- а. ламам, аннары тагып гәпләшербез,—диде дә Габсаттар абзый китеп * барды. Мин көтәргә булдым. Зөядә рәхәтләнеп коендым, яр буендагы яшь агачларны, гәрәбә төймәдәй генә яшел алмаларны карап йөрдем. Тирә- юньгә ялт-йолт караш ташлагач, яшел «төймәләр»нең бер-икесен өзеп тә алдым, татып та карадым. Бик тә әче булып чыктылар! Габсаттар абзый һаман кайтмады. Мин инде аны сагынып беттем. Аның белән кызык та, күңелле дә. Ниндидер сөйкемле сөяге бар. Зур соры күзләрендә үзенә тартып торучан нур уйный. Ул сакал үстерми, мыек кына. Шуңа микән, үз яшенә караганда яшьрәк күренә. Мыегы гына түгел, чәче дә ап-ак. Тик чәчен һәр чак кырдырып тора икән. Куе кашлары да чаларган. Куйдырган тешләре күбрәк. Бит урталары эчкә батыбрак тора. Яңак калкыннары ерактан ук күзгә ташлана. Озынозын атлап йөри. Сөйләшкәндә сабыр сөйли, гүя һәр сүзнең тәмен татып кала. Тавышы йомшак, колакка ятышлы... Умартачы абзый турында беравык уйланып утыргач, мин кесәмдәге линзаны чыгардым да бакчадагы өйнең стенасына, кояш кызуы белән яндырып, хәрефләр тезәргә керештем. Иң әүвәле «х» һәм нокта, аннары «ә» һәм нокта барлыкка килде. Чиратка «к» хәрефе дә басты. «Харрас Әсгатович Кирамовжның иң кыска язылышы булачак. Ләкин соңгы ноктаны кую насыйп түгел икән. «Исемеңне истәлек итәсеңмени?» дигән тавышка сискәнеп пыяламны кулдан төшереп җибәрә яздым. Умартачы абзый әйләнеп кайткан һәм миңа каш җыерып, сәерсенеп карап тора иде. Каты орышмады, орышса әйбәтрәк буласы иде. Оялтты. — Имза сырлыймсыц?—диде ул, кинәт эндәшеп.—Мәгәр, улым, бел; имзаны узганда-барганда, кая җитте шунда сибеп йөрмиләр. Очар коштан төшеп калган тизәк түгел ул. Паспортыңа имза кую, хәләл көчең белән эшләгән акчаңны алганда имза салу күңелле. Стена пычрату әдәпсезлек кенә. Шулай дигәч, Габсаттар абзый бераз эндәшми торды. Аннары гадәттәгедән дә сабыр, әмма үтә сипле итеп өстәп әйтте: — Дөрес, тарих мактаган бер к.—Шулай дидем дә, тотлыгып калдым. Яңакларыма, бит алмаларыма алсулык йөгерде. Дөресен әйтү бик кыен иде, ничек әйтәсең?! Әбиемне дә бик яратам бит мин. Әбкәй дә багалмам дип кенә тора. Габсаттар абзый минем тел тешләп калуымны искәрмәде булса кирәк. Җәен малай-шалайга эш беткән мени! Ашарга да чакырып ала алмыйлар ич безне. — Беләсеңме нишләрбез хәзер?—диде умартачы абзый, мина тау чаклы серен чишәргә әзерләнгән шикелле.—Зөягә ат коендырырга төшәрбез. Эсселәде малкай. Баярак кына районнан кайттым. Куа да төштем бугай... Умарталыкта кирәк-яракка дип ат тоталар икән. Бик чибәр бахбай. Җирән кашка. Ф Ат коендыру дигәне бик мавыктыргыч, бик серле тоелса да, мин дө- а ресен әйтми булдыра алмадым. — Мин ат өстендә йөри белмим, Габсаттар абзый. н — Ат өстендә йөрү димә, егет, атланып диген, атланып... Белергә у кирәк. Белмәсәң өйрәнерсең. Ир канаты — ат дигәннәр, үскәнем. Үзем < өйрәтермен. Әйдәле! Кашканы йөгәнләргә барганда, үзалдына сөйләнгән төсле, тагын < әйтеп куйды: * — Белергә кирәк, белергә! Җирән кашка юаш ул, шүрлисе юк. Су- < ны галәмәт ярата. Бүген сиңа аның тезгене таман, килер көндә, кем белсен. зуррагын да майтарырсың. Бик бәхетле заман балалары бит сез. * Габсаттар абзый ямансулап куйгандай булдымы, мин, абайлап та ® житкермәстән, аның йөзенә күтәрелеп карадым да сорадым. ң — Сез бәхетле түгел мени, Габсаттар абзый? Соравым аңа сәеррәк тоелды, күрәсең. Абзый миңа текәлеп елмай- * ды да, берничә адым сүзсез атлады. Шуннан әйтте: * — Безнең буын үзенчә бәхетле, улым. Яна дөнья коруны башлап о җибәрүе белән бәхетле. Ә сез усубый. Яна дөньяны гел камилләштерә * барачаксыз. Тамак тук. өс бөтен, күңел көр килеш эш итәчәксез. Белем- а. гә таянып. Ныклы нигезгә аяк терәп. Тора-бара аңларсың әле, аң- * ларсың. Әйдә, Кашканы йөгәнлик әле. Тышаулап җибәргән ат ялкау гына үлән чәмченеп йөри, әледән-әле үзен тынгысызлаган чебңн-черкине койрыгы белән куа иде. Безне күрүгә, ул, башын күтәреп,'кешнәүгә охшаш, әмма бик кыска аваз биреп куйды, колакларын кайчыдай уйнаткалап алды. Абзый аңа йөгән кигезде, бармаклары белән ялларын тараштыргалады, сыртыннан сыйпап куйды. Әлеге көнне мин гомеремә онытмас кебек булдым. Әкәмәт икән ул агымсуда ат коендыру! Зөя буеннан алма бакчасына, умарталыкка күтәрелгәндә, Габсаттар абзый миннән сораштыра менде. Янәсе, компассыз гына, Тимер казык йолдызына карап, кыйбланы таба алыр идеңме? Янәсе, йомры бүрәнә өстендә йоклый беләсеңме? Тагын әллә ниләр... Әкәмәт абзый! Мин кайтканда, әби өйдә юк иде әле. Аннары кайтты. Яулык читенә төйнәп бәлеш кисәкләре, конфетлар алып кайткан. «Авыз ит әле, балам. Аш иясенә савабы булыр»,—ди. Изге күңелле әби! Беравык маташкач, өстәл буена барып утырды да, ике кулы белән ботына чабып куйды. I — Әй, хәтер дигән хәзинәң, бер кими башлагач! Менә бит ул хак тәгаләнең хикмәте! Бөтенләй онытып торам. Пушталнон Рокыя ти- лиграм биргән иде бит. Әткәңнән, ди. Кайтырга кушкан, җыеп җибәрсеннәр дип әйткән, ди. Мин.үзем дә бик шәп укыйм ич аны. «Путевка алынды. Кайт, әтиең». Әти-әннне, үз ишегалдыбыздагы иптәш малайларны сагынып өлгергән идем инде мин. Телеграмма килүгә сөендем. Әмма күңелнең әллә кайсы почмагында моңсулыкта бар иде. Пионер лагерена озата барганда, авылдагы хәлләргә кагылышлы сүз җае чыгып, мин әтидән сорадым: — Әткәй, әбиләр авылындагы Габсаттар абзый әйбәт кешеме?—дидем. — Бик шәп, бик намуслы карт ул, Харрас. Үзе теләп Кызыл Армиягә язылган, Будённыйның атлы гаскәрендә сугышкан. Актуганда колхоз төзешкән. Гомерлек тимерче, хәзер, картлык баса төшкәч, умартачы. Күреп кайткансың ич, колхозга бал җитештерә, умарта кортлары үрчетә. Бик әйбәт абзый, улым, бик әйбәт. «Кызык соң бу өлкәннәр! — дип уйландым мин.—Әти әнә нәрсә дип бара. Әби Габсаттар абзыйны «денСез» дип орыша...» Еллар үтү белән, чыннан да, кеше күп нәрсәне бүтәнчә аңлый башлый. Габсаттар абзыйның: «Тормыш өйрәтә ул. Аңардан да шәп профессор юк», дигәне хак шул. Мин дә, студентлык чорын кичергәч, хәрби хезмәттә булып кайткач, тормышның һаман «имчәк төбе» сөтен генә эчереп тормавын да, күркә чукудан тегеләйрәк әрнүләр барлыгын да чамалый башладым. Имза куюның да авырлыгың беләм хәзер. Гап-га- ди мәкалә астына фамилияңне язу да ансат түгел. Аның үз газабы бар. Хәер, ләззәте дә зур. Хезмәт белән сәнгать бергә үрелгән чор кешеләре хакында сөйләү бәхет түгел мени? Менә бит әле тагын шуларның берсе турында язарга дип юлга чыгуым... Габсаттар абзыйны туачак очергымның герое итеп күз алдыма бастыруга, никтер, хәтергә иң беренче булып аның кушаматлары килде. Гадәттә кешегә бер кушамат тагалар. Аның буыннан-буынга күчә торганы да, кешенең үзе белән бергә дөньядан китә торганнары да була. һөнәргә кагылышлы кушаматлар да бар, кешенең холкы-фигылен- нән чыгып кушылганнары да байтак, ник тагылганлыгының сәбәбе бил- гесезгә әйләнеп калганнары да җитәрлек. Ни хикмәт, Габсаттар абзый Халитовның кушаматы берничә. «Тимерче Габсаттар». «Умартачы Габсаттар» дигәннәрен аңлатып тормаска да, кушаматка санамаска да мөмкин. «Унөч» Габсаттар да диләр аны. «Бүре Габсаттар» дип тә йөртәләр. «Унөч»е болай булган. Бөек Ватан сугышы беткәч, госпитальдан савыгып чыккан Габсаттар туган авылы урамына кайтып керә. Станциядән ике-өч чакрым җир Берлинны алган солдатка ни торган, җәяүләп кенә кайтып керә бу. Әй сагынылган, әй зарыгылган! Сугыш елларының биниһая авырлыгыннан биртелгәндәй, чүгеп, искереп калган өйләрнең һәр бүрәнәсенә кагылып, сыйпап узасы килә. Җәйге челлә. Августның беренче атнасы. Өйлә вакыты. Урамда бер кеше күрмәссең. Уракчылар кыр станындадыр. Өйдә калган карт-коры, бала-чага төшке аш табынын урап алгандыр. Ашның өстәлгә килгәнен көтәргә түзем җитми торган еллар иде бит. Кояш баш өстендә торып кыздыра. Көнбагышлар булып көнбагышлар аңа күтәрелеп туры карый алмый. Гүя аларның да күзе чагыла. Эре-эре яфраклары исә кызудан шәлперәешкән. Янгын сарае янына җиткәч, Габсаттар каланчага менеп баручы бер хатынкыз күреп алды. Елгыр Галия! Аны утыз елдан соң күрсәтсәләр дә танымый калмассың. Ялгыш кына кыз бала булып туган. Йөрүе дә ирләрчә, тавышы да килде-китте егетләрнекеннән болайрак, борын астына куе төкләр бәреп чыккан. Пәке тигезә күрмә, һәр көн кырынырга каласы. Ә бүген Галия дә чамасыз сөйкемле күренде Габсаттарга. Туктап карап торды. Пилоткасын арткарак этәреп, уң кулны каш өсте- нә күтәреп. Әллә нинди оркестрларың уйнаса да тыңламас иде Габсаттар бу минутта. Актуган авылының революциядән соң ук бастырып куйган каланчасына элгән чаң тавышы илаһи бер моң булып тоелды. Биштәрен җиргә куйды ул, сул беләгенә салган шинеленең шуып төшкәнен дә сизмәде. Тыңлады, санап барды: бер, ике, өч... унбер, унике. Шунда чыдамады, бар тавышына кычкырып салды: — Галия! Сук тагын берне, унөч булсын! Минем кайту хөрмәтенә! Гомерләрендә каланчаның унөчкә сукканын ишетмәгән малай-шалай урамга йөгереп чыга, янгын сарае күршесендәге йортлардан карчык-корчык капка төбенә юнәлә. Ни күрсеннәр—Бүре Габсаттары бе- ♦ лән Елгыр Галия кочаклашып күрешеп, хәл-әхвәл сорашып маташа- з лар. Шуннан һәммәсе Габсаттар кайту хөрмәтенә чаңны унөч сугу бе- < лән салют биргәнлекне төшенәләр. " 5 — Мин сорадым, Галия сукты,—ди Габсаттар. үзен сырып алган g авылдашларына.—Ник сукмаска?! Гел унике генә булып торырга дигән * мени? Җиңеп кайтыш лабаса! ' ж Шул хәлдән соң көне-сәгате белән Габсаттарга «унөч» сүзе ябышып 2 китә. ' н Ә «Бүре Габсаттар?» Монысы—ата-бабадан килә торган кушаматы. < Габсаттарның әтисен дә «Бүре Шәйхаттар» дигәннәр. Бабасына да шул ф ат тагылган булган. Әллә соң аларның нәсел-ыругларына гомер-гомергә явызлык, мэр- о хәмәтсезлек, аяусызлык, шәфкатьсезлек юлдаш булганмы? «Бүре»не- келәр әүвәл-әүвәлдән үз кирәкләрен генә кайгыртып, ертлачланып, комсызланып, хәлсез-көчсезне бугазлап көн иткәннәрме? Каты бәгырьлелек < белән телдән төшмәгәннәрме? * Юк. әлеге кушаматка боларның берсе дә нигез түгел Шәйхаттар е картны да, Габсаттарны да Актуган халкы олы йөрәкле, кече күңелле ц ' дип кенә беләләр. Батыр нәсел, кыюлар. Эшкә куллары ята. өздереп * эшлиләр. Ялкауны өнәмиләр, көн үтсенгә йөргәннәр белән сүзләре кыска. Андыйлар белән уртак табынга утырырга ашыкмыйлар. Сабыр канатлары тиз генә сына торганнардан түгел. Гаделләр. Мәгәр хаксызга кимсетүдән, нахакка рәнҗетүдән сак булганың хәерле. Сдачаны бирә беләләр, әҗәтле булып калмыйлар. «Бүре»некеләрне законсызга кыерсыткан адәм соңыннан үзе закон эзләп йөрергә кала да кала... Габсаттар абзыйның оныгы—кызы Нурсарнянең малае—колхозның гына түгел, районның атаклы механизаторы Фаяз да койган да кунган бабалары. Эшен тел-теш тидермәслек эшләр, мактанмас, күкрәк сукмас, күршесенә булышыр. Олыны олы дип белер, кечене кече итәр. Саранланмас. икейөзлеләнмәс. Ялагайлыкны бар дип тә белмәс. Сүгенмәс, оршынмас. Әмма нахакка намусына тукынып, чыгырыннан чыгарсаң. Фаязның төкрекләл төйнәлгән йодрыгы ничә кило тартканын исәпләргә каласың инде... Кыскасы, холык-фигыльләреннән, кешегә мөнәсәбәтләреннән яралган кушамат түгел «Бүре» дигәннәре Аучы булуларыннан килә. Гомерләре буена бүре аулаганнар алар. Кош-кортка сунарга йөрмәгәннәр, телде-куян белән дә аз мавыкканнар. Аның каравы, бүре аулаулары белән тирә-юньгә мәгьлүмнар. Габсаттар абзый бу кушаматка ичмасам тырнак очы кадәр рәнҗеми. Әгәр дә үсенеп китә торган гадәтле кеше булса, әлеге кушамат белән горурлана да дияр идең. Үсенеп, чәчәләнеп китү, кеше алдында җильяклану аңа ят нәрсә. Университетта укыганда. Әстерхан өлкәсеннән төзү отряды белән кайтып килешлн. мин әби янына—Актуганга тукталып, берничә көн авылда ял иттем Шул көннәрне Габсаттар абзый белән байтак нәрсә сөйләшергә туры килгән иде. Сүзгә бәйле сүз чыгып, мин аңа — Үз гомерендә ничә бүре аттың. Габсаттар абзый?—дигәнем б)л- ды.— Бүре аткан кадәр фашистны да дөмектергәнсеңдер шәт... Габсаттар абзый гадәтенчә салмак кына җавап бирде. — Кызык әйттең әле син, Харрас. Бүресен-фашнстын бер чуттан ку* шып сорадың,—диде һәм саран гына, ләкин бик мәгънәле итеп елмаеп куйды.—Бүресе туксанга якын, ну сиксәннән ким түгел. Унбиш яшьтән керешкән идем ул кәсепкә, әтигә ияреп йөри башлаган идем... Җитмешкә чыккан елны да атканым булды. Дүртәр бүре үтергән елларым бар иде... Инде фашистына килгәндә, точно фәлән хәтле дию авыр. Шунысы хак: махы бирмәдем, улым Гаффар өчен үчемне кайтардым дип беләм. Мәскәүне саклаганда гомере өзелде аның.1 Улым дим икән, илем-көнем дип тә исәп йөртәм мин. Гаффарның үлеме—илгә килгән афәтнең бер кыйпылчыгы... Бүре белән фашистны бер чамаданрак әйтүем абзыйга ошап киттеме, бу сүзләргә ул кабат әйләнеп кайтты. — Менә син бүре дидең дә. Харрас, шундук фашист дип тә куйдың. Охшашлыклар бар инде, бар. Тульке фашист бүре генә түгел бит ул...— Абзый фашистны тагын нәрсә беләнрәк чагыштырырга микән соң дип уйлап алды бугай, сүзсез торды. Аннары әйтеп бетерде.—Фашист фашист инде ул. Аерма зур бүре белән аның арасында. Бүрене бөтенләй кырып бетерү ярамый. Ул—урман санитары. Фашист дигән хәшәрәтләрне актык яралгыларына кадәр кырып себерү фарыз. Шул очрашуыбызда мин Габсаттар абзыйдан тагын сорадым: — Синең фронтта һәлак булган шагыйрь Фәтих Кәримнең «Тимер һәм Тимерче» дигән балладасын ишеткәнең бармы? Колхоз тимерчесе Саттарга, Яше үрләгәндә иллегә, Гранаталар тагып биленә. Туры килде нлен сакларга. —диелгән анда. Гел синең хакта язылган кебек. Габсаттар абзый бик тиз җавап кайтарды: — Беләм андый шигырь барын. Оныгымның кызы, Фаяз баласын әйтәм, шигырьләрен сәхнәдә сөйли. Яттан белә. Мин армиягә кырык икенче елның декабрендә киттем Ул шигырь шул елны язылган. Сугышка кырык өчтә генә кердем Курск дугасында. Шуннан Берлингача. Сапер. Минем яшь тә кырык бишкә үрли иде инде үрләвен фронтка киткәндә. Ел ярым броньда тоттылар бит. Сугыш башлангач МТС мастерскоена алдылар колхоз тимерчелегеннән. И бронь бирделәр. Ни талпындым фронтка! Ярый, военком күз күргән кеше иде. Озатты. Озатмый булдыра алмады. ...Зәмһәрир февраль киче иде. Габсаттар авылдан биш-алты чакрымдагы машина-трактор станциясенең ремонт утарыннан кайтып килә, һәр тумыш көнне өеннән йөреп эшләгәнгә, бу юл аңа һәр түмгәге, һәр борылмасы һәм кагылмасы белән таныш. Күзен бәйләп җибәрсәләр дә, абынмый-сөрлекмн кайтып керәчәк. Юл кырыеца утыртып чыккан маякларның барысы иртән аның белән исәнләшәләрдер, ә кичен саубуллашып калалардыр төсле. Барганда-кайтканда кара көздән бирле көн яктысы күргәне юк аның. МТС ашханәсендәге кәбестә шулпасына иш итеп өйләдә ашар ризыгын кыстырып өеннән чыгып киткәндә, әле көн яралмаган була; арып-талып ■вылга юл тотканда, янә караңгы төшә. Төн караңгысы кар яктысын басып алгандай итә. Суык алачыкта уттай кызган тимер чүкеп әвәрәлә- ■ә торгач, бер саплам кышкы көнне искәрми дә кала. Соңгы елларда юл барса да уйга бата Габсаттар. юл кайтса да уйлана. Күнел яктысын әллә нинди шом томаларга әрсезләнә. Ил кайгысын күтәрешү белән бергә, үз борчуы да иңнәренә таш булып ята. Тамак ягы такы-токыга әйләнү, өс-баш чамалы булу, ягарга төткәзә алмый йолыккалану, хезмәтнең таш кисүгә тиңлеге өстенә, Гаффардан хә бәр юклыктан бәгыре әрни. Әнә бит, әнә, аяк астындагы кар да аяк атлаган саен ана кушылып сызлана сыман: «Шыгыр, шыгыр... Авыр, - авыр... Сабыр, сабыр...» Габсаттар иске мәчеткә урнашкан идарәгә кайтып кергәндә, пред- ♦- седатель һнммәтбану иртәгәлеккә наряд бирә иде. Абзый кулындагы з бияләйләрен салып билбавына кыстырды, колакчын бүрегенә, дуплы 5 тун якасына сарган бәсне кагып төшерде дә зур учы белән такыр башын * сыйпаштыргалап, ишек буена барып чүгәләде.' Түшәмгә аскан унлы « лампа тәмәке төтене таралган бүлмәне тонык кына яктырта иде. 2 Тимерчене шундук күреп алган колхоз председателе һнммәтбану, х сүзен бүлеп, аңа игътибар итте. 2 — Хәзер түгәрәклибез, Габсаттар абый, нәрәтне, хәзер,—«диде.—Аз * ;ына сабыр итә күр, яме. < — Мин ашыкмыйм, төн озын әле,—дигән булды тимерче. Кирәк ти- ф рәкне ега дип, председатель бик гозерләгәч, өенә дә сугылмый килүе иде и югыйсә.— Тульке фонарьларның яхшыларын алсыннар... Габсаттариы МТСка эшкә күчергәч, тимерчелектә бер мәл ярдәмче * булып маташкан Елгыр Галия генә калды. Ул бүтәнен кыты-мыты ки- ? тергәли, тик ат дагалый белми. Дию пәриенең үзеннән дә курыкмастай < йөреп, ат аягына якын килергә шүрли иде. Шуңа күрә бу өшкә Габсат- * тарны чакырмый булдыра алмадылар. һнммәтбану, тимерченең күңелен табарга теләгәндәй, бригадирларга п сөйләп китте. £ — Габсаттар абый сүзебезне екмады, МТСтан кайтышлый керүе. 10 Тәтешкә ашлык илтә барасы атларны дагалатабыз. Өчесен ничек тә дагаларга кирәк. Алаоы Tav астына тозга төшәчәк. Кибеттә суган манчырлык та тоз юк. Алып кантмасак. эш хапап! Фонарьларның адәм рәт- лерәкләрен алыгыз, тымат киепея оаоыгыз Анда әнә өн бүрәнәләре шартлый... Председатель агымдагы сузне шулая сөйләп торды, ә бәгырен кара хәбәр ачысы аяусыз кисә км. — Шушындый көнне Ьер эштән талчыгып кайткан кешене икенче эшкә жигәм бит, шушындый көнне!—дип өзгәләнде һнммәтбану.—Хәерсез хәбәрне әйтсәм, атларны дагалый аламыни инде ул? Дагалама- саң—атлар Тәтеш тавы астыннан менә алмаячак. Бөтен колхозга бер чеметем тоз юк. Авыл тозсыз интегә, пешергән бәрәңгесен дә ашын алмый. Соңыннан ипләбрәк әйтермен инде... Атларны дагалап бетергәндә, кышкы төн уртасы җиткән иде инде. Председатель үзе дә азакка кадәр алачыкта булды, мәгәр бу төндә Габсаттарга авыз ачып сүз әйтә алмады. Иртәгесен дә йөрәге җитмәде. варды Габсаттарга хатыны.—Гаффарсыз калдык, инде үзең дә жәһән- 5 нәм утына керим дип кыбырсыйсың... Карурманда качып ятмыйсың бит. ' хода бәндәсе! ♦ Ире аны кызмый-дөрләми генә юатты. Аңлатты, төшендерде, ил яз- “ мышы хәл кылынган чакта үз урынының яу кырында икәнлеген кат- кат әйтте: «Мин, әнкәләре, үзем дошманнан саклашып калган илдә < >ражданнар сугышыннан бирле иркен сулап яшәдем. Хәзер минем * фронтка китүем кирәк тә кирәк. Сугыш беткәч, кеше күзенә туры кара- ж вы рәхәт булачак», J и Иренең уен да, теләген дә аңлый иде Әсмагөл. Аңлый иде, ләкин тор- * мыш терәген, дөньяда иң якын, иң газиз кешесен ут эченә чыгарып жи- ь бәрәсе килми иде. * Иртәгә авылдан чыгып китәргә дигән көнне Әсмагөлнең өзгәләнүен әйтеп аңлатуы читен булды. — Соңгы күрүләрем шулдыр... Кемнәргә таянырмын да, кемнәр күзенә тилмереп карармын?—дип, ул өзми дә, куймый да яшь түкте. — Кирәкмәгәнне юрыйсы булма, әнкәләре. Мине яуда ятып калыр дип уеңа да китермә.—Габсаттар бу сүзләрне шул тикле ышандырырлык итеп әйтте, Әсмагөл елавыннан туктап, иренә томырылып карап торды.'—Гражданскида ике үлемнән калдым, колхозлашканда өченчесен үткәздем. Өчәрләнгән өзелми, әнкәләре... Гитлерның башына житеп кайтырбыз, менә күрерсең! Әсмагөл иренең гражданнар сугышында ике кат яраланганын тәнендәге яраларыннан гына белә иде. өченче тапкыр әжәл авызыннан котылып калуы Әсмагөл күңелендә гомергә уңалмаслык шикелле тора. ...Колхоз оешкан гына чак. Күмәк хужалыкка үз тимерчесе дә, тимерчелеге дә кирәк булды. Сука-сабанын төзәтергә, урак-чалгысын көй ләргә, көпчәк кыршауларга, ат дагаларга, келәт-абзарга күшәндер-тот кадыр ясарга, чиләк төпләргә... Чуты бетәмени хужалыкгагы мәш - катьнең! Башта саман кирпеч суктылар. Шу нардан алачык өйдел Нурсария кара кайгыга төштеләр. Олыларның кәефсезлеген чамалаган я Фаяз да әбисенең итәгенә ябышып йөрүчән булып китте. Кичләрен, кө- ? тү кергәч, үз бәрәнен абзарга чыгып барламый калмый иде ул. Ил-көн бәхетенә, дөньяның акыллылары күбрәк бит: гауга басылды. Габсаттарны бүтән борчымадылар. Ә ул сүзендә торды. Янгын сараеннан ат алып, күптән колхозның сарык көтүен сискән- * дереп йөргән бүреләрне эзәрлекләргә чыкты. " Кояш күтәрелер-күтәрелмәстлн үк көтү сарык абзарларыннан яр- ч ты чакрымнар булыр кыр ышыклау урманы янына килеп җиткән иде. * — Өч көн падрәт бимазаладылар. Габсаттар абзый,—диделәр ана j көтүчеләр.—Атып алырлык түгел, якын ук килмиләр, акырган-бакыр- ганга исләре китми, беравыкка куак арасына шылып торалар да, тагын килеп чыгалар. — Гомерләре бетәсе юк икән, әнә берәүсе төшеп килә түгелме тимер юл ягыннан?—Кырык икенче елның башында ук сул кулын өздереп кайткан Сафиулла, укый-язарга дигәндә күзлексез күрмәсә дә, ерактан әллә ниеңне шәйли иде. Габсаттар куак арасына бәйләгән атына карап алды да, бармак очларын төкрекләп, кулын өскә күтәрде. Талгын гына искән җилнең юнәлешен тәгаен ачыкламакчы иде. Наратбашы ягыннан исә. Казык- теш-ачкүз ат исен дә, мылтыкдары исен дә тиз генә абайламаячак. Тимерче ялгышмады. Соры баскынчы салмак кына атлап якыная барды. Бер мәл килде дә туктап торды, бөтен гәүдәсе белән диярлек борылып артына карап алды, узган юл ягы иминме, янәсе. Аннары тагып тәпиләде. Куакларга сыеныпсыланып диярлек килә иде. — Шау-шу күтәрми торыгыз!—Габсаттар Кара турыны тезгененнән тотып урман полосасының аръягына алып чыкты да, сикереп ияргә менде. Баштарак бөтенләй кире якка юыртты, аннары гына атын чуен юл ягына борып, бүренең артына кисеп төште. Ләкин... куаклыктан ат өстендә килеп чыккан аучыны бүре абайлап өлгергән иде инде. Ул таш урынына томырылып фермалар ягына чапты. Кара туры анын артыннан элдертте. Ара шактый якынайды дигәндә генә ерткыч сул тарафка борылды һәм атлыны шактый калдырды. Сынатырга ярамый иде. тагын ике-өч минуттан бүре әрәмәлеккә кереп югалачак... Габсаттар күндәм чаптарын үз нркенә куйды һәм аңа тезген очы белән кагылып алды. Кара туры сөлек булып сузылды һәм уктай очты. Беренче ату бүрегә зыян салмады, ул әҗәл дәһшәтеннән үз-үзен белештерми йөгерә башлады. Әмма куш көпшәдән бөркелгән икенче ут көлтәсе үзенекен итте, бүре баш аркылы мәтәлеп, бөгәрләнеп барып төште. Тик шунда ук аякланырга, качарга әрсезләнде, мәгәр анын хәле-егәре калмаган иде инде, янә жиргә ауды. Габсаттар атыннан төшеп, аның янына килгәндә, ерткыч күзендә тормыш сүнеп бара иде. — Ат өстеннән дә алалмасан, гел килешмәгән эш буласы иде,— дип сөйләнде аучы үз-үзенә.—Аннары бүре өере бөтенләй азына. Бу — аның сугыштан соң аткан беренче бүресе иде. Студент елларында ялга авылга кайткач, Габсаттар абзый белән озак итеп гәпләшкән чакларым булды. Ул инде миңа күркәдән талатып торучы малай-итеп түгел, гыйлем эстәүче, мөстәкыйль тормышка басарга аяк киенүче егет итеп карый, кайбер мәсьәләләрдә хәтта киңәшләшә дә иде. Сугыш яралары сиздерми булмады, яше дә үзенекен итте. Алтмышкача тимерчелектә эшләде, үз һөнәренә берничә егетне өйрәтте дә (бүген газеталарда язганыбызча, остаз булды да), колхоз умарталыгына күчте. Гомер-гомергә бал кортлары белән мәш килгән кешегә бу һөнәре дә юаныч булды. Ник дигәндә, ике кулы бер эшсез калмады (пенсия дигәнне һич өни алмый иде), беләк көче житәрлек шөгыле, сулу алырлык вакыты бар иде. Тимерче чагында онытылганда бер генә кагылгалый торган тальянын да Габсаттар абзый умартачы өенә алып килгән иде. Август урталары. Кичке як. Иртәгә дә көн аяз буласын хәбәр итеп кояш баеды. Шәфәкъ алсулыгы карап кына тормалы иде. Габсаттар абзый гармунын итәгенә алып, тузып беткән каешын жилкәсенә киеп куйды да, буынтыкланып торган калын бармакларын тальян телләре өстендә йөртеп алды. Аннары «Олы юлның тузаныжн сыздырып жибәрде. Көйнең тәмен белеп, һәр бормасын-борылышын жиренә житкереп уйнады. Беравыктан ул үз бармаклары арасыннан ачылган моңга шул тикле бирелеп китте, тоныграк калын тавыш белән җырлап та жибәрде. Артистланмый, кайбер мәҗлесләрдәге бер ише кешеләр сыман тырышмый иде ул, гүя янәшәсендә утыручыга салмак кына итеп башыннан кичкәннәрне сөйли иде. Олы юлның тузаны ла, Үзем күрдем тузганын... Белми калдым, сизми калдым Яшь гомернең узганын... Мин дә авыз эчемнән генә аңа кушылдым. Җырлап туктагач, Габсаттар абзый гармунын урындыкка куйды. Аннары гадәтенчә учы белән башын сыпыргалап торгач, сөйләп китте. — Олы юл дигәне ошый бу җырның миңа. Ә яшьлекне сизми калмадык, юк! Әмма да ләкин байтакны күрдек инде. Сөенечен дә, көенечен дә. Чәчәген-гөлен дә, утын-күмерен дә... Фаҗигале шатлыкларын да... Инде югалды-бетте дигән Мирхәйдәрдән кырык бишнең ноябрь азагында хат килеп төшмәсенме! Хатыны Нурсария исеменә язылган хат. Әлеге көтелмәгән хәл күпне күргән Гаспсаттар абзыйны да, карчыгы Әсмагөлне дә өнсез калдырды. Нурсарияне әйткән дә юк. Ул, бичара, конвертын да ача алмады, сихер зәхмәте йоккан бөти сыман тоелган хатны әтисенә күтәреп килде. — Әткәй! Бу ни булыр бу? Кулъязуы Мирхәйдәрнеке! Дөньяларда бар микәнни ул? Газиз башкайлары кайда икән? — Сабыр, кызым, сабыр!—Телен йоткандай торган ата Нурсарня- нен гайре табигый халәтен күреп телгә килде.—Кил, утыр. Хәзер белербез. Хәерле хәбәр генә була күрсен берүк... Хат ачылды. Хәерле идеме соң бу хәбәр? ♦ «Мин бу хатны язарга да, язмаска да белмиенчә айлар уздырдым, 3 еллар тилмердем. Бер уйласам, шул минутта ук хәбәр салырга тиеш * таптым, икенчеләй уй йөртеп баккач, хат-хәбәр бирмәүне дөрескә чут- £ ладым. Инде дә тәвәккәлләдем һәм барысын язасы иттем. Бәхетсезлек Польша жирен азат итә башлаганда килде. Сугышлар- < ның берсендә мин бик авыр яраландым. Яраландым дип хәзер әйтә алам. Ул чагында мине үлгәнгә чутлаучылар да булган. Якында гына < авыр снаряд ярылуы байтак иптәшләрне шундук үтергән, берничәбез > яраланган. Башта кыр госпиталенә озатканнар, анда гына рәт чыкма- * сын күргәч, самолет белән илгә жибәргәннәр. Контузия белән яралану икесе бергә булгандыр, мин унике көн буена аңга да килә алмаганмын. * һушымны җыйганда, мин Саратов госпиталендә идем инде. Гаепләмәгез, дөресен язам, мин авылга кайтмаска, дөньяда икә- п немне сезгә белдермәскә карар иткән идем. Таш бәгырьле икәнсең, * вәгъдәләр-антлар биргән хатының бар, балаң үскәнен уйларга тиеш < идең, газиз анаң синең өчен ут йотканы исеңә кереп чыкмадымы әллә, * диярсез. Шулай битәрләсәгез дә, сез хаклы булачаксыз. Тик минем и хәлләр чамадай ашкан яманга калган иде. Хәзер бәгырь ите янып кү- * мергә әйләнде бугай инде, үзем күнектем шикелле, тик бүтәннәр миа. нем хәлгә күнегә алмаслар. Күрсәгез, мине таный да алмассыз. Минем * тез тиңентен аякларым юк, сул кулым терсәктән өзек. Снаряд кыйпыл- чыгы ияк сөяген җимереп киткән булган, аны бик озак дәваладылар. Азак чутта анда бүтән тире үстерә алдылар. Уң күз бөтенләй күрмәс кебек булган иде. Анысы әйбәтләнде. Сулы шикелле үк булмаса да, күрә. Мин, Нурсария, җан асрау өчен хәсрәт чикмим. Менә тиздән инвалидлар интернатына урнаштырачаклар Тамак тук, өс бөтен булыр. Берәр һөнәр өйрәнми калмам. Әйтергә теләгәнем шул: безнең ил үз солдатын ким-хур итми. Тормышның икенче ягы йөрәкне телгәли. Шушы хәлемдә мин сида кирәкме? Әллә, күпме генә авыр булмасын, без бер-беребез юлына таш булып ятмаска, кул-аякларыбызны чишүле итәргә тиешме? Кайсы як хәерлерәк буласын уйлауны, аннан килеп хәл итүне сина калдырам. Нинди уйга килсәң дә, хат язып сал. Мине кире кагар булсаң да, турысын әйтәм, рәнҗемәм...» Хат укылгач, Габсаттар өендә кабер тынлыгы булып торды. Аннары елаш башланды. Чәч йолкымадылар, күрше ишетерлек аваз салмадылар, татар хатыннары тыенкы елыйлар. Мәгәр Нурсария белән Әсмагөлнең үксүен карап торулары үзе бер җәза иде. Габсаттар да диваналанып калгандай булды, башына күсәк белән ордылар диярсең. Эшнең асылына чын-чынлап төшенә алмаган Фаяз гына әле бабасы янында, әле әбисе белән әнисе янында нишләргә белми аптырады. Хатын-кыз елап аргач, йорт башы әйтте: — Кияү янына барырга кирәк булыр. Алып кайтырга тиешле без аны!— диде.—Тик Җ-җ-җәмилә кодагыйга бу х-х-хәбәрне б-б-€ик җайлап, ипләп кенә әйтергә кирәк.—Габсаттарның тотлыгу өянәге кузгалды. — Мин керимме икән?—Әсмагөл җыена башлады. Габсаттар аны капылт туктатты. — Син түгел, хәзер түгел... Бу кыяфәттә кешенең котын алырга мөмкин. Беләсең Җәмиләнең йөрәген... Тынычлансын, чырай керсен дә, Нурсария үзе сөйләшер. Нурсария ире хакындагы хәбәрне сәгате-минуты белән кереп әйтерлек көч табар иде, анысына ул шикләнмәде. Дәһшәтле икеләнү эчендә калуы аның тынын буды, күз алларын караңгыландырды, фикерләрен чуалтты. Ул тирән куркуга төште, Мирхәйдәрнең исәнлек хәбәре аны җылытмады шикелле. Бәхеткәйләре шул чаклы да китекмени сон аның? Сугыш аның бер дигәнен соңгы чиккә җиткереп рисвай иттемени соң? Ике аяксыз, сыңар кулсыз, битендә әллә ниткән ямаулар белән янәшәсендә басып торачак гарипне үз итә алуына шикләнеп калды. Тездән аяксыз булгач, Нурсариянең бил турынтын гынадыр инде ул... Егетләр солтаны дип дан алган тракторчы Мирхәйдәр шул хәлгә калсын әле! Таянычым диярдәй ир буламы соң инде ул? Ата-ана йөрәген алдар хәл юк, алар үз балаларының ни уйлаганнарын күңелләренең әллә кайсы җепселләре белән тоялар, сизәләр. Өлкәннәр Нурсариянең куркынып-икеләнеп калуын шундук чамаладылар. Әсмагөл җаен китереп сөйләшерен исәпли башлаган гына иде, Габсаттар ашыгып төшми генә үзенең карарын янә бер кабатлады. — Алып кайтырга тиешле без аны! Исән калуына сөенергә тиешле без. Сиңа, Нурсария, гомер юлдашы, балага—ата... Нурсария бу сүзләрдән соң да ак та димәде, кара дип тә җавап кайтармады. Шуннан ары ата кеше җиллерәк эндәшүне дә артыкка санамады. — Син ни дип авызыңа су каптың әле, кызым? Әллә булмаса шүрли калдыңмы? Тузга язмаган уйларыңны җилгә тарат! Иреңнең башы исән-сау булганына шөкер ит. Башы сау чакта күздән төшәсе егет түгел ул. Багучыга бармасалар да, төгәл сизенгәннәр икән, Мирхәйдәрнең исән хәбәрен ишетүгә, Җәмилә кодагыйлары йөрәген тотып, ятакка ауды. Әсмагөл аның янында утырырга мәҗбүр булды. Шул ятуыннан алып йөрәк чиреннән арына алмады, Мирхәйдәр кайтуга ярты ел дигәндә дөнья куйды. Хәзер инде барысы да гомер-гомергә шулай булгандыр кебек: бух- • галтерлар курсын бетереп кайткан Мирхәйдәр дистә еллар идарәдә эшли, колхоздагы исәпхисап эшләренең төп хуҗасына әйләнгән. Бүген дисә, бүген ялга китәргә хакы бар аның. Алай итми, кеше арасында, эш уртасында буласы килә. Лашчы станциясеннән җәяүләп кенә төштем. Яздан бирле яуган яңгырлар гарык иткән иде, көн аяз булганга сөенеп атладым. Туп-ту- ры Габсаттар абзый янына киттем. Мин умартачы йортына килеп кергәндә, Габсаттар абзый тәрәзә пәрдәләрен ачып куеп, алдына җәеп салган газетаны укып маташа иде. «Маташа» диюем шуннан: калын кара ырмаулы күзлеген сала да кулына лупа пыяласын ала, аннары тагын күзлеген ^иеп укый башлый. Мине күргәч, кәефе килгәндәй булды, бик ачык, бик илгәзәк каршылады. Газетасын бер читкә этәрде, лупасын аның өстенә куйды, күзлеген салып, пыялаларын сөрткәләде. — Күзнең рәте-чираты китеп тора әле, улым. Ни нәрсә булгандыр, төшенә алмыйм. Шушы яшьтән үк начарлангач, тора-бара нишләр инде ул?—дип шаяртырга кереште,—Я, үзеңдә ни хәлләр бар? Нинди җилләр алып кайтты? — Сине күрергә кайттым, Габсаттар абзый,— дидем мин.—Сагындырдың. — Күр алайса, рәхим ит!—Карт торып басты, ишекле-түрле атлап китте, җилкәләрен сикертеп алды һәм гадәтенчә бик килешле көлеп куйды.—Үсәм, Харрас улым. үсәм. Бер генә дә «чүгәм!», «үчәм!» диясе килми, әй!.. — Авырмыйсыңмы, Габсаттар абзый?—дидем мин,—Эшләрең әйбәт барамы? — Тәгәри,—диде ул, мине үз янына утыртып.—Кортлар тырышса, минем эшләр ал да гөл. Тик быел аларга да бик читен. Яңгыр да ян- * гыр, жилли дә җилли. Бүген әле менә яумый узды. Әй, очтылар инде бичараларым! Сокланып карап йөрдем, пуля урынына атылып торды- 1 лар. Кереп гәзит караштыруым иде. Хәзер каравылчы килеп җитәр, * кичке чәйне чәйләргә безгә кайтырбыз. < Дөресен әйтергә кирәк, минем дә гостиницага барасым килеп тор- < мый иде (әби үлгәннән бирле, Актуганга юлым төшкән саен колхоз куu накханәсендә туктала идем). Габсаттар абзыйлар өчәү генә яшиләр, ? кеше саен бер өй диярлек. Нурсария апа белән Мирхәйдәр абый бер > якта, Габсаттар абзыйның үз ягы. Фаязның исә алардан бер йорт аша * гына үз хуҗалыгы... Ул кичне без, нидер сизенгән төсле, бик озак сөйләштек. Кешеләр * белән әңгәмә корганда кәгазь-карандаш чыгарудан бик сакланучан ® булсам да, бу юлы шунсыз котыла алмадым. Хәер, агайга туп-туры ч әйттем дә. «Габсаттар абзый, чү, язып алыйм әле, хикмәтле сүзләр * сөйлисең бит»,—дидем. Ул көлде генә. — Мин бит сиңа караганда ничә дистә телем ипине артыграк аша- * ган кеше,—диде. ° Абзый минем яныма диванга утырды, тезен тезгә атландырып, зур ч учларын аслы-өсле итеп тез өстенә куйды. Аннары, тыгызламасын әле £ дигән шикелле, күлмәгенең туры яка төймәсен ычкындырды да, ашык- a мый гына сөйләп торды. Кайчак сүзе өзелеп калды. Нәрсәнедер хәтерләгән кебек булды, ничегрәк әйтим икән дигән сыман, кирәкле сүзләрен эзләштергәләде. Сүзләрне исә бик белеп, сайлап тезә иде ул. Хәзер! е алфавит белән укырга-язарга да заманында үзлегеннән генә өйрәнгән, тел фәне нечкәлекләренә гомерендә дикъкать итмәгән карт димәссең. — Адәм баласына, Харрас,—диде Габсаттар абый,—озын гомер кирәк...— Карт сүз басымын «гомер» сүзенә төшерде.—Гомер кирәк. Дөньяга килү бәхетенә ирешкән икән инде, кеше озын гомерле була күрсен, әйеме? Еллар, дистәләгән еллар ана ниятләрен, уйлаганнарын гамәлгә кую өчен кирәк. Алдына куйган максатына ирешү өчен Шуларга ирешкән затны җирләгәннең иртәгесен үк онытмыйлар.. Яшәгәндә инде, Харрас, үз иңеңә күтәрәсене үзең күтәрү тиеш. Бу дөньяда авыр хисапны үзең чишмәүдән дә җиңелрәк нәрсә юк. Кеше дәфтәреннән күчергән малай кебек... Яшьлек тә уза, сөйкемлелек тә бетә, дәрт тә сүрелә. Уй. фикер исән кала. Фикерле яшәгән кеше бәхетле. Ике җилкәсендә бер башы, башында фикере булган кеше. Шуннан килеп, сәламәтлек белән җан тынычлыгы бик кирәк кеше! >. Җан тынычлыгы! Семьяңда да, хезмәтеңдә дә. Шул булмаса, күзгә ак-кара күренми, һич! — Шулай, Габсаттар абзый. — Шулай шул менәтерә. Җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы бик кирәк. — Син үзеңне бәхетле саныйсынмы, Габсаттар абзый? — Зарлану—гөнаһ булыр иде. Гомеремнең бик күп елларын тимер чүкедем, кешеләргә файдага гына булды. Бал кортлары белән әвәрәләнүем дә шулай. Кулымнан килгәнне кызганмадым, шуның белән бай мин. Харрас. Шул булса кирәк, шөкерана итәм, ил-көн күзеннән төшермәде. Монысы инде, ай-һай. кыйммәтле... Сау-сәламәт булырга мөмкин, акча эшләү җаен төшенеп алырга мөмкин, бай яшәргә, власть* лы булырга мөмкин, әмма гомереңне абруйсыз очлавың бар. Хурлык суы белән юынудан да авыры юктыр. Шул көнгә калмас өчен, кеше, минемчә, берничә сынауны кичәрлек көчкә ия булырга тиештер шикелле. Нинди сынаулар димсең? Әйтим. Аларның беренчесе дәрәҗә һәм пост белән сыналу. Аннары—байлык белән. Тагын да матурлык-чибәр- лек белән сыналу бар. Янә дә бер авыр сынау бар, ул да булса тормыш кешене дан белән сыный. Дан белән!.. Әлеге имтиханны тотканда, Харрас, әллә кемнәрнең дә муен сындыруы гаҗәп түгел. Монда бер генә дару бар, ул—үз-үзеңә читтән торып карый алу, үз чамаңа тәнкыйть белән күз ташлау. Шул гап-гади нәрсәкәй күпме бәлаләрдән йолып кала, үсенмәскә, һаваланмаска ярдәм итә, кеше кадерен белергә булыша. Менә шулай, Харрас. Бер йолдызның җиде канаты дигәндәй, шуларга ирешсәң, «бәхет телим» дип аерып әйтмәскә дә була, минем исәбемчә. Болар барысы бергә шул бәхет дигәннең үзе була инде. Иртәгесен колхоз идарәсе, партоешма җитәкчеләре белән сөйләштем. Редакциягә хат язган кешеләр белән очраштым. Махсус «сораулар— җаваплар сеансы» булмады булуын, шулай да сүз җае чыккан саен Габсаттар абзый хакында фикерләрен сорамый калмадым. Ти- мерче-умартачының кордашы — аръяктагы Сираҗетдин бабай Актуган кешеләре фикерен бер төенгә төйнәп бирде шикелле. — Барыбыз да картайдык. Кулдан килгәннең барысын кылып олыгайдык. Иллә Габсаттар кордаш ил агасы булып картайды ул, — диде. Актуганнан мин—район үзәгенә, аннан Казанга киттем. Габсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Әйтер сүзем барын тоеп тордым. Күңелдә һич август түгел, май ае иде. Нур өстенә нур өстәп, кайтуыма өч көн дигәндә, Мирхәйдәр абыйдан хат килеп төште. «Зур куанычыбызны уртаклашабыз, Харрас,—диелгән иде анда.— Ни гомерләр үткәч, бабайны тагын бер Дан ордены—беренче дәрәҗә- лесе — эзләп тапты. Теге чакта, Берлинда яраланып, госпитальгә эләгүе бүләкнең иясенә ирешү юлларын бутаган булса кирәк. Тик Ватан үз уллары каршында һичкайчан бурычлы булып калмый бит ул. Эзләгәннәр, таптылар. Шулай итеп, Габсаттар солдат полный кавалер хәзер!..» Язасы очергыма мондый да матур деталь өстәләсен хыялыма да китермәгән идем. Дулкынланып, кулга каләм алдым.

1978—1979. Казан