АДЫМНАР
Җир өсте гел таулардан гына торса, күренеш бик ярлы, күңелсез булыр иде. Табигать андый бертөрлелекне яратмый, күрәсең. Ул җир өстенә таулар өйгән, чокырлар казыган. Анда үзәнлекләр бар, мәһабәт тигезлекләр... Үсемлек дөньясы да бертөрле генә түгел, җәнлек-җанварлар дөньясы да... Бу — система, бердәм яшәү системасы. Биредә һәр төрлелек, һәр аермалык бер- берсенең үзара яшәү шарты булып тора һәм барысы бергә бер бөтенне хасил итә. Шигърият дөньясында да эш шулай тора: берәүләр юл ярып бара, икенчеләре юлга төбәп сукмак сала, өченчеләре иҗади эшкә бәя биреп тора. Билгеле, әлеге хезмәтләрнең һәркайсы үз урынында—зарури, үз урынында — әһәмиятле. Чөнки, шагыйрь Фатих Кәрим әйткәнчә: һәрбер чәчәк матур үз урынында. Урманга ямь бнрә һәр агач! Әйе. иҗади хезмәтне, әдәби хуҗалыкны бер система итеп, төрле талантлар эш- чәнлеген берләштерә торган берлек итеп карыйбыз икән, димәк, аның бер генә буыны да — зурмы ул. кечкенәме — әһәмиятсез була алмый. Биредә шунысы бигрәк тә әһәмиятле: халыкның художество культурасы даими үссен, чәчәк атсын дисәк, системаның һәр буыны актив эшләп торырга тиеш. Бер генә талант та тукталып калмасын, алга барсын, иҗат итсен, үзенең үсеш юлын дәвам итсен. Бүгенге татар совет шигърият мәйданында үзләренең иҗат эшчәнлеген даими раслап торучы шагыйрьләр аз түгел. Сиб- гат Хәким, Нури Арсланов, Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Нәби Дәүли, С. Сөләй- манова, Шәүкәт Галиев, Мәхмүт Хөсәен, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Р. Миңнуллин — менә аларның кайберләре. Бу исемлеккә тагын бер шагыйрьне өстәргә кирәк. Ул — Галимҗан Латыйп. Аның укучылар белән элемтәсе өзелеп тормый: ул яза, иҗат итә... Мәгълүм булганча, Яңа Дөмбәй авылында ярлы Шакир ага гаиләсендә туып үскән Галимҗан үзенең беренче шигырен 1935 елда «Коммуна» (хәзер «Кызыл таң») газетасында бастыра. 1939 елда аның беренче китабы — «Юл буйлап» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Беренче китап — һәр автор тормышында зур вакыйга. Ул күңелне күтәреп җибәрә, хисләрне канатландыра, илһамны арттыра. «Хезмәт иртәсе» исемле икенче китабында шагыйрь үзенең кайсы ягы белән киңрәк ачыла соң? Аңарда нинди үзенчәлек барлыкка килә? Әлеге китап турында «Татарстан яшьләре» газетасының 1951 ел, 28 февраль санында шагыйрь Зәки Нури болай язды: «Галимҗан Латыйп Җ үзенең «Хезмәт иртәсе» җыентыгына... сизелерлек үскән активлык һәм үзенчәлек белән килгән. Аның шигырьләрендә хезмәтнең гүзәллеге аерым фактларны һәм тышкы билгеләрне санап чыгу юлы белән түгел, бәлки теге яки бу геройның уйлары, хисләре, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелә». Әлбәттә, иҗади үзенчәлеккә, кем әйтмешли, бер селтәнү белән ирешеп булмый. Чөнки сурәтле фикер үзенчәлеге күктән төшми, чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыру процессында формалаша. Сәнгатьчә чагылдыру исә иҗат кешесеннән осталык, камиллек сорый. Боларына инде талант, даими тырышлык, нәтиҗәле хезмәттән башка ирешеп булмый. Галимҗан Латыйп та сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеген алда тагын да камилләштерергә, аны яңа сыйфатлар белән баетырга омтыла—эзләнә, сыный, чагыштыра, өйрәнә, сабак ала. һәм бушка түгел. 1958 елда басылып чыккан «Кыр чәчәге» исемле шигырьләр җыентыгында авторның иҗат ысулына яңа сыйфатлар өстәлә һәм алар шунда ук үзләренә тәнкыйть игътибарын җәлеп итәләр. Ниһаять, 1967 елда Г. Латыйпның «Адымнар» җыентыгы басыла. Шагыйрьнең үзенчәлеге тагын да тулылана төшә. Бу уңайдан шагыйрь, әдәбият белгече, хәзер инде профессор Гыйлемдар Рамазанов күзәтүләре игътибарга лаек. «Кызыл таң» газетасының 1968 ел, 79 санында басылган мәкаләсендә ул болай ди: «Галимҗан Латыйп иҗаты артык шаулы, күзгә нык ташланып баручан да түгел. Ләкин аны ихлас укыган һәркем шагыйрьнең чын күңелдән сөйләшүенә, иҗат ялкынына салкын карый алмый. Безнең якташыбыз— тирән хисләр, якты фикерләр, зур образлар белән эш итүче чын шагыйрь». Мәкаләдә тагын бер үзенчәлек күрсәтелә: «Шагыйрьнең, — ди галим, — бик кыска, афористик шигырьләре — дүрт юллык, сигез юллык тирән философик мәгънәле әсәрләре дә бар. Аларны шунда ук күңелгә салып куясың». Әйтергә кирәк, шагыйрьнең иҗат үзенчәлеге алдагы елларда да аерым бизәкләр хисабына тулылана барды, элек ирешкән сыйфатлар тагын да ныгый, ачыла төште. Бу үзгәрешләргә игътибар иткән белгечләрнең берсе Зәет Мөҗитов «Социалистик Татарстан» газетасының 1972 ел, 20 январь санында басылган мәкаләсендә Г. Латыйп «купшы бизәкләр белән, күзгә кереп торырлык тышкы формалар белән язарга яратмаучы шагыйрь», ди. һәм алга таба аның шигырьләренә тыйнак һәм сабыр агышлы ритм, гади һәм ачык тел хас булуны искәртеп уза. Биредә китерелгән фикерләр, шөбһәсез, Галимҗан Латыйп иҗат портретын төсмерләргә, шагыйрьнең үзенчәлеген сиземләргә ярдәм итәләр. Ләкин иҗат үзенчәлеге турында сүз барганда, шагыйрь эшчәнлегенең тагын бер ягын истән чыгармаска кирәк. Галимҗан Латыйп — балалар язучысы да. Аның иҗатында балаларга багышланган шигырьләр зур урын алып тора. «Якты көннәр» (1952), «Яз башлана» (1953), «Кошлар килде» (1954), «Учак янында» (1955), «Аучы малае» (1959), «Җилферди лагерь байрагы» (1965), «Бәләкәй музыкант» (1970) «Крокодил елый» (1976) — болар барысы да балалар өчен язылган китаплар. Г. Латыйпның бу өлкәдәге эшчәнлеге дә тәнкыйтьтә уңай бәя *лып килә. Әйтик. 1952 елда галим һәм тәнкыйтьче Нил Юзиев («Совет әдәбияты», 11 сан) «Галимҗан Латыйпның «Якты көннәр» китабын укыгач, шуны әйтәсе килә: автор үзенең нәни укучылары белән аларны кызыксындыра торган күп нәрсәләр турында чын күңелдән сөйләшә ала... һәр шигырь балага коммунистик тәрбия оирү максатыннан чыгып язылган, һәр шигырьдә дидактика бар. Тик бу дидактика ялангач түгел, автор үэ идеяләрен әдәби эшләнгән образлар аша. художестволы тел белән тормышка ашыра», — дип язган иде. Шагыйрь Зыя Мансур исә болай язды: Г. Латыйпның «...аерым шигырьләрен тыныч кына укып килгән җиреңнән елмаеп җибәрәсең. Бу исә шагыйрьнең кирәк урында юмор элементларыннан файдалана белүе дигән сүз». («Яшь сталинчы», 1955, 28 авг.) Шунысы куанычлы: соңгы елларда да Г. Латыйп иҗат портретына яңа буяулар өстәлә тора. Шагыйрь һаман актив, һаман иҗат итә. Аның 1978 елгы җыентыгы — әнә шул тынгысыз иҗат нәтиҗәсе *. «Карлыгачларым» — мәгънәле исем. Карлыгачлар — бик күпләргә билгеле гади һәм файдалы кошлар. Җыентыктагы шигырьләр дә. гүя шул кошлар кебек, кешегә дус һәм иптәш. Бу — чыннан да, шулай. Ул шигырьләрне кешегә нәрсә якын итә соңГ Мәгънәле сүз, заман сулышы, сәламәт хис. Бу компонентларны Галимҗан Латыйп киң тормыш материалында чагылдыра. Мәсәлән, аның туган җиргә, туып-үскән авыл тормышына мәхәббәт шигырьләре күп. «Безнең яклар». «Ай үтә, еллар үтә дә». «Әйтелмәгән сүзләрем бар», «Суынмаган әле учакларың», «Казан арты», «Кырлар, кырлар». «Авылга кайта җырлар», «Базы буе бәдрә тал» һ. б. — болар туган җирне, туган тирәлекне олылыйлар. Аннары шагыйрьнең хис кайнарлыгын, фикер зирәклеген шулай ук даими биләп торган темалары бар. Алар — Ленин. Октябрь, Туган ил. Дөньяның тынычлыгын бозарга маташучыларны авызлыкларга чакырган шигырьләр дә җыентыкта үзләренә лаеклы урын алганнар. Аларда шагыйрь табигатьне, тереклекне, матурлыкны саклау өчен кешенең җаваплы булуын ассызыклап күрсәтә. Соңгы коненә кадәр бурычлы 1 Галимжан Латыйп Карлыгачларым Ка>аи, Татарстан китап нәшрияты. 1978. Ләкин шагыйрь нинди генә тормыш материалын алмасын, аның игътибар үзәгендә торган төп объект — кеше. Мнн колы да. солдаты да Түгелмен «аллалар» нык. Кемгәдер таш аттырырга Яраннар ялламадым. Кем ул? Нинди кеше? һәрхәлдә — җилбәзәк, тотнаксыз, бозык зат түгел. Ул — чын кеше. Аның намусы — пакь, зәвыклары — камил. Вак жанлы адәмнәр белән Итмәдем алышбиреш. . Яраттым жирне. күкләрне Саф килеш, аек килеш. Шул ук вакытта ул курку белмәс батыр да, тәвәккәл дә: . Очраса юлда эт. бүре. Юк. кире чигенмәдем. Дошманым кылыч селтн дип. Булмады иелгәнем! Аның башкаларга мөнәсәбәтен чын әхлаклылык билгели: Юл биргәнгә юл бирәм. Кул биргәнгә кул бирәм. Тәкәббергә — мин тәкәббер. Кулда корыч дилбегәм. Ниһаять, менә бу кешенең рухи асылы: Кешегә. Җиргә. Дөньяга Изгелек кылганнарга Табынам аллам итеп мин. Кылычым — яманнарга! Күренә ки, шигырь тормышта актив позицияле, кыйбласы ачык билгеләнгән кешене сурәтли. Җыеп әйткәндә, ул — җитлеккән социалистик җәмгыятьтә Коммунистлар партиясе тәрбияләгән яңа Кеше, җитмешенче еллар кешесе. Ул кирәк булган һәр минутта «Кече җир» баһадирларының каһарманлыгын, Муса Җәлил күрсәткән батырлыкны, рухи ныклыкны кабатларга әзер. Г. Латыйп югары гражданлык хисләрен раслауда Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур һ. б. кебек остазлар салган юлдан бара. Шуңа күрә дә аның лирик герое — даһи Ленин белән горурланамы ул, хезмәткә мәдхия җырлыймы, әллә мәхәббәт хисләре кичерәме, туй ясыймы, ял иткәндә күңел ачамы — шигырьдә тәгъбир ителгән заманча рухы, күтәренке күңел пафосы белән терлекчегә һәм игенчегә дә, завод эшчесенә һәм космонавтка да, галимгә һәм студентка яки мәктәп баласына да бер үк дәрәҗәдә якын. Укучы шигырьне беренче уку, беренче яңгырау белән ачык аңласын, үзләштерсен, үз итсен. Сурәтле фикер аны дулкынландырырлык, уйландырырлык, хәрәкәткә китерерлек актуаль булсын. Шушы караштан чыгып Г. Латыйп үзенең күпчелек шигырьләрендә кеше образын формалашу процессында түгел, бәлки аны тәрбиянең нәтиҗәсе буларак, өлгергән шәхес, җитлеккән характер итеп сурәтли. Җыентыкта публицистик пафослы монолог формасында язылган шигырьләр күп. Алар турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итәләр, аны уйланырга, карар кабул итәргә, конкрет эш күрсәтергә чакыралар: Чишмәләр тап. агач, чәчәк утырт. Җанын яшәрт, яшәрт дөньяны. Җәберләмә жнрне. типкәләме. Футбол тубы түгел Җир шары! Шагыйрь җыр текстлары иҗат итү өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Гел кояш балкысын күкләрдә. Чыкмасын кап-кзра болытлар. Тынычта яшәсен Җнр шары. Елмаеп уянсын оныклар... Безгә калса, бу юлларның үзләрендә үк музыка бар һәм аларны Хөснул Вәлиул- линның көйгә салуы, мөгаен, очраклы түгелдер. Галимҗан Латыйп иҗаты, әйткәнебезчә, хәзерге татар совет шигърияте мәйданында биек тау булып калкып тормый. Ләкин ул, әдәби хуҗалыкның бердәм системасында әһәмиятле буыннарның берсе буларак, шул мәйданда инде мәһабәт булып күтәрелгән тауларны ачыграк төсмерләргә ярдәм итә: Без бу жнрдә гөлләр үстерәбез. Ихтирамга лаек халкыбыз. Планетаның күпме гомере булса. Шуның кадәр яшәү хакыбыз!