Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кешеләрнең барын танып йөрим, таянганым бары — ышаныч.
Вакыты белән мин алар күк горур, вакыты белән мин дә кызганыч.
Бер эшкә дә кайчак кулым җитми, бар эштә дә ләкин хакым бар. Башкалар күк мин дә я гаепле, башкалар күк мин дә хөкемдар.
Күрми диеп кайчак уйлыйлардыр, кызганычка каршы, күрәм мин. һәрбер туган белән туа торам, һәрбер үлгән белән үләм мин.
Шуңа күрә мин бер бәхетледер, үтмәгәнгә гомер әрнелеп.
Шуңа күрә, бөтен кеше кебек, бу тормышта мин дә мәңгелек.
Мәчет мәйданы
Үткән заман төсе.
Карт һәм иске.
Түбәсендә кыйшык манара.
Хәтеренә сеңгән бу авылда булып үткән барлык манзара.
Тутык Айлы башын кырын салып, түбән карый, гүя үткәнгә.
Үткәннәрдә бар язмышы, хәзер
кирәк түгел Җиргә, Күкләргә...
Бер карасаң изге җир бу мәйдан. Бер карасаң олы гөнаһлы.
Заманалар узган гауга салып — мәчет манарасы гуаһы.
...Кичке шәфәкъ яна.
Яна офык.
Яна бер йорт мәчет каршында. Ялкын белән тарткалашып яна кызыл байрак түбә башында. Әллә янгын, әллә байрак балкый, әллә шәфәкъ, әллә ил каны...
Совет йорты яна, ялкынына чумып ята мәчет мәйданы.
Китерәләр сөйрәп мәйдан аша... Уттан чыгып исән калганнар. Икенче кат үләр өчен баса Заһид, Салих, Нури, Солтаннар... Кан төсендә һава.
Сөрем.
Төтен...
Кояш яңа баеган чак була. Стенага терәп ата аклар, михраб ягы, кыйбла як була.
Өч большевик кала чират көтеп: Шириаздан, Касыйм, Габдулла.
Соңгы залп яңгырар мизгелендә килеп җитә йөгереп карт мулла. «Әфәнделәр!
Мәчет...
Кыйбла ягы...
Туктатыгыз тәңре хакына!»
Мәчетен яклап басып торган мулла өч большевик белән атыла.
Күкрәкләрне тишкән шул ук ядрә тишеп үткән мәчет тактасын. Большевиклар — дошман, ә мулланы, ө мәчетне нигә аткан соң?!
Кыйбласына аткан, мулласына...
Шушы мәйдан яхшы белә аны.
Алласын да атар, анасын да, вәхшиләрнең шундый иманы!
Мәчет мәйданында мәрмәр һәйкәл.
Башын ияр һәрбер замана.
Айлы башын кырын салып тора уйлы, моңлы иске манара...
Бер эздән
Бер эз салып үтте кыр казлары. Тыным бетте алар үткәндә: бердәм булсаң, бер эз буйлап кына йөреп буладыр күк күктә дә. Таралсалар юлда мин гаепле, ник санадым икән, ник баздым?! Егерме каз үтте, камылларда
күләгәсе калды бер казның...
Чаңгычылар ерак юлга чыкты. Күз күреме — офык.
Ак дала.
Чаңгылардан кала бары бер эз, сулышлардан җылы пар кала. Сызгыра кар офык сызыгында, китә офыклардан авышып.
Зур походта чаңгычылар байтак, тик бер генә чаңгы тавышы. Чыгып бергә, офыгыңа бергә барып җитү кирәк, бик кирәк.
Чаңгы юлы буйлап ишетелә: ак далада тибә бер йөрәк.
Аякларын аерып баскан ирләр. Чалгычының эзе бер генә. Язылмаган, ләкин тиеш түгел бер сөям дә читкә керергә. Селтәнәсең бергә.
Кистер бергә.
Аерым-аерым арма, талма да. Учка төкер бергә.
Җана бергә.
Узарга да базма, калма да.
Чаңгычылар ничә дистә булыр, болыннарның бигрәк киң чагы. Күзне йомып тыңлыйм: бар болынны яңгырата бары бер чалгы.
Чаңгычылар, чалгычылар кебек бер була ала Җирдә мең кеше. Шуны көтеп буыннарга күчә дөньяларның мең дә бер эше. Кыр казлары кеше көнләшерлек. Чылбыр-чылбыр итеп кем тезгән?
...Төшләремә керә кайчакларда: бара, имеш, дөнья бер эздән.