ШАМИЛ РӘКЫЙПОВКА 50 ЯШЬ
Соңгы елларда документаль жанрның активлашып, нык әдәбиләшеп китүе татар әдәбиятын тагын да үстер», камилләштер» баручы күпләгән күркәм күренешләрнең берсе, һәм. әйтергә кирәк, шактый нык күзгә ташланганы булды. Соңгы ун-унбиш елда бу жанр элеккеге публицистик һәм очерк халәтеннән чыгып. әдәби-сәнгатьчәлеккэ табан зур адым ясады, әдәбиятыбызда мөстәкыйль бер тармак булып формалашты. Хәзер инде бездә документаль жанрны үзенең иҗади тормыш юлдашы, хәтта иҗади язмышы буларак кабул иткән аерым язучылар бар. Шуларның берсе — язучы Шамил Рәкыйпов.
Ңҗатын нәни хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән башлаган автор үзенең 50 яшьлек бәйрәмен» әдәбият сөючеләр арасында киң танылган, хәрби темага язылган документаль повестьлар белән килде. Әдипнең *Чәчәкл»р сөйли бел»ә. *Таңнар һаман матурмы?». •Кайдан син. Жан?». •Кызлар-йолдызлар» һәм »Кипарислар җыры» дигән повестьлары, бер яктан Бөек Ватан сугышы геройларының әле без белеп бетермәгән батырлык сәхифәләрен ачып күрсәтүче әсәрләр булсалар, икенче яктан алар татар әдәбиятындагы документаль жанрның әдәби- сәнгати мөмкинлекләрен киң ачып күрсәттелзр. Бу повестьлар Ш. Рәкыйповның сәләтле әдип, ватандарлыкны, илгә, халыкка бирелгәнлекне, бөекләрнең бөек эшләренә һәм көрәшләренә соклану хисләрен җырлаучы әдип булып җитешүен расладылар. Югарыда санап кителгән повестьларның барысы да диярлек рус теленә тәрҗемә ителеп, кайберләренең йөзәр меңле тираж белән басылуы, авторның берничә күләмле әсәре чуваш һәм белорус телләрендә дә дөнья күрүе әнә шул турыда сөйли.
Ш. Рәкыйпов. соңгы елларда документаль повестьлар язу белән бергә, халкыбызның әлег» киң билгеле булмаган батырларын барлау, популярлаштыру, алар турында яңадан-яңа мәгълүматлар табып, кыска-кыска нәсерләр, публицистик мәкаләләр Һәм очерклар рәвешендә укучыга җиткерү өлкәсендә дә актив эш башкарды. «Казан утлары» журналында, коллектив һәм аерым җыентыкларда урын алган бу мәкаләләр һәм очерклар Ш. Рәкыйповның киләчәктә язылачак зур күләмле повестьларының нигезедер, яңа зур әсәрләргә разведка ясавыдыр кебек.
Авторның иҗат эше аның җәмәгать эше белән тыгыз бәйләнгән. Ул Совет Армиясендә хезмәт итүчеләр белән даими элемтәдә тора, алар белән языша, алар ал-
дында язучы буларак чыгышлар ясый. Ш. Рэкыйпов Татарстан Язучылар союзы идарәсе каршында оештырылган хәрби-патриотик комиссиянең председателе.
Бу айда язучы Шамил Рәкыйповка 50 яшь тула. Без аны Татарстан Язучылар союзы идарзсе. «Казан утлары» журналы редколлегиясе һәм мәңлэгэн укучылар исеменнән кайнар котлыйбыз. Язучы үз юбилеена яңа әсәр белән килә. Журналыбызның бу санында укучыга әдипнең шул әсәрен тәкъдим итәбез.