Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ «ОРЛЕС» ЗАВОДЫНДА


Бер шигырь эзенмзн
уса Җәлилнең «Орлес» заводында» дигән шигыре 1926 елның җәендә язылган. Яшь шагыйрь бу вакытта комсомолның Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшли. Комсомоллар арасында ялкынланып йерү аны дәртләндерә, идея-лолитик яктан тагын да чыныктыра, иҗатына илһам бирә. Бу чорда Муса Җәлил Оренбург шәһәренең төрле предприятиеләрендә эшләүче татар яшьләре белән аралаша, комсомол оешмаларында идеологии тәрбия һәм культура-масса эшләрен яхшырту өчен бөтен тырышлыгын һәм сәләтен куя.
Ул чакта шәһәрдә иң зурлардан саналган агач эшкәртү заводы — «Орлес»та татар яшьләре аеруча күп булган. Шул завод, аның эшчеләре белән танышу, гражданнар сугышы елларында җимерелгән халык хуҗалыгын аякка бастыруда комсомолларның фидакарьлеген күрү ша-гыйрьнең уйларын канатландыра. Ул ирекле хезмәтнең батырлар тудыруын, матурлыгын җырларга ашкына, станоклар гөрелтесендә, заводның ритмлы шау-шуында яңа тормыш симфониясен ишетә.
Мостафа авылында туып, шунда мәктәптә, аннары Оренбургта, рабфакта һәм херби-политик курсларда укыган шагыйрьнең моңарчы язган әсәрләрендә завод- фабрикалар телгә дә алынмый, революция давылында туган яңа илнең индустриаль сулышы сизелми. Бу гаҗәп тә түгел. Комсомол инструкторы Муса Җәли- лов танышкан беренче зур предприятие шул «Оряес» заводы була. Шагыйрь беренче тапкыр «Орлеспка килүен, иркен цехларда йөрүең «куәтле станоклар хорының күңелле, дәртле җырын» тыңлавы турында аза.
Заводта берничә мең кеше эшлеген. У намы урында—такта яру рамнары гүли. Прспармяткеден җей айларында Урал бассейнындагы елгалар буйлап ел саен миллионлаган такта оэатылгаи. Революциягә кадәр бу завод акционерлар компаниясенә зур табышлар китергән. Оренбург эшчеләрен рәхимсез эксплуатацияләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу «симез калҗаны» бүлешүдә патшаның өнисе Мария Федоровна да катнашкан. Ул инде кайдан һәм ничек байлык сыгып алу әмәлләрен яхшы белгән.
Революциядән соң предприятие яшь совет дәүләте карамагына күчә һәм агач эшкәртүдән алынган бөтен керемнәр илнең халык хуҗалыгын торгызуга бирелә.
Муса Җәлил заводның тарихын да белгән, әлбәттә. Шагыйрьгә «Орлес»та үткәргән бер көне аеруча истәлекле булган, күрәсең. Бу заводка багышланган шигъри повестен ул нәкъ менә шул истәлекле көн тәэсирләре белән яза. Монда шагыйрьгә бөтен нәрсә яңа: ул станоклар гөрелтесе, ул сузып-суэып кычкырткан гудок тавышлары, ул кечкенә вагонеткаларның келтер-келтер тәгәрәве, ул ялкынлы йөрәкле яшьләр... Хәер, цехларда эшләүче егетләр һәм кызларның күбесе — аның күптәнге танышлары. Муса Җәлил алар белән завод клубында очраша, драмтүгәрәктә катнаша. «Орлес» заводының хезмәт ветераннары ул көннәрне әле дә хәтерлиләр.
Мин Оренбургта ул ветераннардан алты кешене эзләп таптым. Г. Абукаев, В. Е. Елфимов, комсомол райкомының шул чактагы секретаре П. Шахов һәм башка эшчеләр егерменче елларда «Орлес» заводы клубында үткәрелгән күңелле кичәләрне, куелган спектакльләрне искә төшерәләр һәм, әлбәттә, һәркейсы- ның күз алдына яшь, дәртле Муса кияеп баса.
Элекке завод хуҗасының йортында урнашкан клубка (хәзер енда ял йорты) оренбурглылар, бигрәк тә «Орлес» эшче-
М
паре бик теләп йөргән. Татар драмтүгәрәге спектакльләрен һәм концертларын зур кызыксыну белән караганнар. Ветераннарның әйтүенчә, мондый кичәләргә татарлар гына түгел, рус эшчеләре дә килгән. Клубка ул елларда йөргән ветераннар барысы да диярлек Муса Җәлилне хәтерли.
«Орлес» заводының беренче комсомол-ларыннан Гобәйдулла Абукаев үзе дә драмтүгәрәктә катнашкан, спектакльләрдә уйнаган.
— Безнең коллективта егермеләп кеше бар иде. — дип искә төшерә ул. — Драмтүгәрәккә Абдрахман Әбҗәлилов җитәкчелек итте. Бөтен гаиләләре белән талант ияләре иделәр. Абдрахманның бер туганы Хәлил Әбҗәлилов соңыннан Татарстанда күренекле сәхнә остасы булып танылды, СССРның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелде, Муса Җәлил безнең түгәрәкнең үзәгендә була торган иде. Тагын Зөбәерова. Гафарова, апалы-сеңелле Сол- тановаларны хәтерлим. Репетиция үткәре-ләме, кичә-спектакль буламы — Муса Җәлил инде бөтерчектәй бөтерелеп йөри. Берәүгә ролен башкару турында киңәш бирә, икенчесен сәхнәдә үз-үзен ничек тотарга өйрәтәп өченчесенә җыр-көй борылмалары турында аңлата. Белмәгәне юк иде аның. Үз пьесаларын да укый идек. Кара күзләреннән нур чәчеп, үз шигырьләрен укуы әле дә күз алдымда. Мандолинада бик яхшы уйный иде. «Карурман» көен сыздырып җибәрсә — сокланып тыңлыйсың...
Муса Җәлил завод эшчеләре белән аларның хезмәте урынында да. ял сәгатьләрендә дә аралаша. Шагыйрь күңеле эшчеләр сыйныфының революцион һәм сугышчан рухын тирән аңлый. Заводта солдат шинелен моннан ике-өч ел элек кенә салган кешеләр дә эшли. Алар яшь Совет властена хәтәр янаган чакта, кулларына корал алып, аны якларга, саклап калырга дип, яуга күтәрелгәннәр. Колчак армиясенә каршы көрәшкә «Орлес» заводы меңләгән эшчесен озаткан, алар 217 нче полкны оештырганнар. Бу полк сугышчылары 1919 елда Оренбургка һөҗүм иткән колчакчыларга каршы канкойгыч сугышларда катнаша. Ул көннәрнең дәһшәтен Муса үз күзләре белән күргән, шагыйрь йөрәге белән кичергән. Оренбург эшчеләреннән оештырылган полклар Колчак һәм Дутов бандаларына каршы дәррәү күтәрелеп, Совет властен саклап калу өчен батырларча сугышкан чакта, унөч яшьлек Муса «Бәхет» шигырен яза һәм кызылармеецлар өчен чыгарыла торган «Кызыл йолдыз» газетасы редакциясенә тапшыра. Азатлык өчен барган сугышта үлү — бәхет ул, дип саный яшь ша-гыйрь. батырларча һәлак булган көрәшчеләргә дан җырлый. Унөч яшендә ук шундый «иман ныгыткан» Муса Җәлил үзенең бу инанганлыгын гомер буе йөрәгендә саклый һәм палач балтасы астында да аңа турылыклы булып кала.
Яуда батырлык күрсәткән кешеләр тыныч хезмәттә дә фидакарь. Шагыйрь шуңа сөенә. Аның геройлары — менә шушында, «Орлес» заводы цехларында. Мусе Җәлил аларны яхшы белә һәм шигъри юлларында шуларның хезмәттәге батырлыгын җырлый. «Орлес» заводы турындагы повестьта шагыйрь бер карт эш- че-машинист турында сөйли. Аның керфекләре кап-кара. әйтерсең лә. аларг» дары сөреме сеңгән. Бер чагыштыру белән Муса Җәлил машинистның яулар кичкән сугышчы булуын да аңлата. Ул кеше умыртып эшли дә белә. Шагыйрь • «аның башында барлык сыйнфый бәрелешләрнең тарихы саклана» ди. «Орлес» заводындагы эшче бригадаларны Муса Җәлил кызыл гвардия полкларының отрядларына тиңли.
Шагыйрь сурәтләгән машинист кем ул? Завод ветераннары беравыздан:
— Әлбәттә. Иван Яковлевич Силкин, — диләр.
Силкин нәкъ шул елларда «Орлес» заводының баш механигы иде. Күпне кичергән кеше. 1905 елда Кара диңгез флотында матрос булган.
Иван Яковлевич Силкинның кызлары — Маргарита һәм Таисия — әтиләренең ле- гендар «Потемкин» крейсерында хезмәт иткәнлеген әйттеләр. 1905 ел революция-сеннән соң аны «Три святителя» крейсерына күчергәннәр. Матросның керфекләренә дары сөреме бәлки шул чорда — самодержавиегә каршы көрәшкән чакта сеңгәндер?
Муса Җәлил шул кешене — рус флотының легендар матросын, коммунист Иван Силкинны шигъри повестена кертә Шагыйрь бу батыр һәм гаҗәп тыйнак кешене. алтын куллы останы нәкъ тормыштагыча итеп сурәтли. Муса Җәлил аның керфекләренә сеңгән дары сөремен генә түгел, янып торган күзләрендә бишенче ел бәрелешләренең шәүләсе уйнавын да күргән. Бу сурәт төгәл дә, сәнгатьчә дә. Шагыйрь геройның биографиясен яхшы белеп яза. аның революцион рухын ышандырырлык итеп кенә түгел, күзең белән төсмерләрлек детальләрдә сурәтли.
Әсәрдә завод гудогына багышланган юллар дулкынландыра. Муса Җәлил гудокны шәһәр белән авылны берләшергә чакыручы символ итеп күрә. Гудокның аһәңле авазы хезмәт кешеләрен яңа дөнья корырга. көрәшкә, бердәмлеккә чакыра. Бу авазны эшчеләр яхшы аңлый, ул инде ерак авылларга да ишетелә, кырларга машиналар, тракторлар чыга. Ша-гыйрьнең күңел күзе шуларны күрә һәм тормышның яңаруына, совет иленең көн- нән-көн ныгый баруына сөенә. Аның шатлыгы, горурлыгы җыр булып яңгырый.
«Орлес» заводы турындагы әсәрнең ничек язылуы турында шагыйрьнең сеңе- лесе Хәдичә Җәлилова болай сөйли:
— Яхшы хәтерлим, 19^6 елның җәй азагы иде. Абый комсомолның Оренбург губкомында эшләде «Орлес» заводына бик еш бара иде. Шигъри повестьта искә алынган төндә Мусаны өстәл янына әйтерсең кадаклап куйдылар. Заводны,
аның кешеләрен күреп бик тәэсирләнгән, сокланган шагыйрь, шул хисләрен аңлатырлык иң кирәкле сүзләрне, юлларны эзләп, таңгача утырды. Өстәлдә самавар гөжләп тора, әни Мусаны чәй белән сыйлый, ә ул. чынаягын кулында тоткан килеш. нидер пышылдый. Уйлары заводта булгандыр, күрәсең. Төн буе язды...
Муса заводка, таңнан торып, иртәнге смена эшчеләре белән бергә бара торган булган. Мондый чакларда кичергән хисләрен шигырьләреннән аңларга була: «Орлес»ның гудок тавышы аңа дәртле музыка булып ишетелә. Шул музыка аның көчен арттыра, аны канатландыра, һәм шагыйрь инде завод ягына очып кына бара. Заводка ашыгучы кешеләр йө-зендә таң нурлары, шатлык нурлары балкый. «Орлес» турындагы әсәр шундый канатлы хисләр һәм яктылык белән өртелгән. Муса Җәлил зур завод тормышыннан үзенең илһам чишмәсен таба, цехларда ялкынланып йөргән кешеләрне шигъри әсәренең геройлары итеп сурәтли. Повестьта фамилияләр булмаса да. «Орлес» ветераннары Муса Җәлилнең кемнәр турында язганын беләләр. Аның геройлары — гражданнар сугышы утларын кичкән кешеләр, винтовканы калдырып, станоклар янына баскан эшчеләр, матрос-машинист һәм уйный-көлә эшләүче комсомол егетләр һәм кызлар.
Ветераннар арасында сүз булып алды:
— «Орлес» турында язганда кызлардан кемнәрне күздә тотты икән Муса Җәлил?— дип. бер-беребезгә сорау бирдек.
Моңа җавап итеп. Гобәйдулла Абукаев зур ышаныч белән әйтте:
— Настя Соловьеваны хәтерлисезме?.. Мария Неверованы, апалы-сеңелле Ван- чиноваларны?.. Әлбәттә, шуларны язган безнең Муса!..
Гудок музыкасы, станоклар ритмы, цехлар җыры турында язса да, шагыйрь һәр вакыт кешеләрне күздә тота. Яңа тормышны, заводтагы хезмәт ритмын шулар тудыра, шагыйрь күңелен илһамландыру- чы көч тә — шулар.
«Орлес» заводында» повестеның Мәс- кәүдә «Советский писатель» нәшриятында «Шагыйрь китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Совет поэзиясендә Октябрь» дигән җыентыкка кертелүе, минемчә, бик урынлы. Муса Җәлилнең Оренбургтагы бер завод турындагы повесте Октябрь революциясе елъязмасының шигъри бер сәхифәсе ул. Аның һәр юлыннан ул чорның кайнар дәртле сулышы, көрәш һәм хезмәт романтикасы бөркелеп тора.