Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ»НДӘ ЭСТЕТИК ИДЕАЛ ГӘҮДӘЛӘНЕШЕ


лемсез «Моабит дәфтәрләренең фәлсәфи-эстетик нигезендә Муса Җәлилнең Ватан турында, кешенең тормышта тоткан урыны, азатлык, кешелек намусы хакында уйланулары гына түгел, ә бәлки тоткынлыкта иза чиккән хәрби әсирләрнең, немец анти-фашистларының, кыскасы, фашистик Германия тарафыннан кол ителгән барлык кешеләрнең фикерләре һәм карашлары зур урын алып тора. Бу шигъри циклда әдипнең социаль-политик, этик һәм эстетик идеаллары берләшә. Шагыйрь фашистларның, егерменче гасыр инквизитор-ларының йөзеннән битлекләрен йолкып ата, фашизмны тудырган социаль тамырларның асылына туктЛа, нацизмның цивилизацияле вәхшилек булуын исбатлый.
«Моабит дәфтәрләремнең лирик героенда совет кешесенең рухи бөеклеге, ялкынлы патриотизмы һәм тирән интернационализмы. югары гуманизмы гәүдәләнгән Лирик герой, әдипнең эстетик идеалын билгеләүче буларак, сугыш чорының үзенчәлеген чагылдыра. Җәлил шигырьләрендә дөньяга караш мәсьәләләре — үлем һәм үлемсезлек проблемалары үзән урында тора. Бу мәсьәләләр фаҗигалелек һәм батырлык кебек эстетик категорияләр белән тыгыз бәйләнгәннәр.
Моабит циклында без фаҗигалелекне сурәтләүнең ике төре белән очрашабыз. Беренче нәүбәттә шагыйрьнең фаҗигале язмышы ачык күренә. Җәлил үз гомеренең фашист балтасы астында өзеләчәген алдан сизә, күреп тора. Әдип фаҗигале- лекне шулай ук немец халкының, югары мәдәниятле халыкның фашизм корбанына әверелүендә дә күрә. Нацизм кул астында бу халык кешелеккә каршы чыгыш ясарга мәҗбүр була, азатлыкка һәм гуманизмга каршы юнәлдерелгән корал ролен үти Җәлил фикеренчә — мондый күренеш немец халкының зур трагедиясе. Бу фикер шагыйрьнең «Алман илендә», «Катыйльгә». «Бүреләр». «Соңгы җыр», «Җырларым* кебек әсәрләрендә һәм башка шигырьләрендә үткәрелә. Шагыйрь гит-лерчыларны «кене буе улашып, иснәнеп»
Ү
азык эзләп йөргән ач бүреләр белән чагыштыра, фашистларның ерткычлыгын фаш итеп, -бүреләр бу кадәр үк ерткыч түгелләр- дип яза. Фашизмга хас шушы төп сыйфатларны билгеләгәндә ул сарказм көченнән, халыкның үткен сатирасыннан файдалана, шигъри образлар тудырганда •үлем ялчысы», «тоткыннарның йөрәк итен чукыган козгын», «ана канын, бала канын эчкән вәхши» кебек үзенчәлекле метафораларга, чагыштыруларга мөрәҗәгать итә. Күрүебезчә, фашизмның чын йөзен ачып бирү өчен шагыйрь эстетика категорияләреннән ямьсезлеккә мөрәҗәгать итә. Шагыйрь фашизмны тулысынча җиңү көне турында. әлеге фашист йортының акылдан шашкан хуҗасын кандаладай сытып үтерү көне турында уйлана. Җәлил фашист зин-данын «таш капчык» белән, ә гитлерчыларның үлем машинасын—кеше сөягеннән он тарта торган тегермән белән, ә нацист идеологларын «кан эчеп исергән тегермәнчеләр» белән чагыштыра.
«Моабит дәфтәрләре»н һич икеләнми икенче бөтендөнья сугышының героик эпо- пеясе дип атарга мөмкин. М. Җәлил бу дулкынландыргыч шигырьләрдә корыч ихтыярлы, зирәк акыллы, тормышның иң авыр сынауларына да бирешмәүчән Кеше булып күз алдына килеп баса. Данлыклы Моабит циклында шагыйрьнең эстетик идеалы иң югары формада — җирдәге явызлыкка — фашизмга нәфрәт булып гәүдәләнә.
Муса Җәлилнең сугышка кадәрге чордагы эстетик идеалы әдәби геройларны хезмәттә сурәтләргә омтылуда чагылса, сугыш вакытында исә ул совет поэзиясенең гуманистик принциплары өчен көрәштә, совет кешесенең сугышта чыныккан характерын, югары кешелеклелек сыйфатларын раслауда күренә.
һәр мәшһүр язучының үз поэтик прин-циплары, үз әдәби-эстетик дөньясы бг?р Моны ачыкламыйча бу әдипләрнең эстетик карашларын, идеалларын аңлау мөмкин түгел. Муса Җәлилнең эстетик принципларын, эстетик идеалының үзенчәлеген ачыкламый торып, шагыйрьнең художество мирасына дөрес бәя бирүе кыен.
«Моабит дәфтәрләреиндә Муса Җәлил төп фикерләрен бер очракта сәяси образ ярдәмендә, икенче очракта — лирик герой образы аша чагылдыра. Бу үзенчәлек — лирик геройның асылы нидә, аның психологиясе нинди чаралар ярдәмендә ачыла, лирик геройда әдипнең эстетик идеалы ни рәвешле гәүдәләнә? — дигән сорауларның тууына китерә.
Мәгълүм булганча, әдипнең лирик героенда эстетик идеал киңрәк чагылыш таба. Лирик герой образына шагыйрь үткен поэтик фикерләр әйтү теләге белән мөрәҗәгать итә. Шигъри юлларда тормышның мәгънәсен ачып биреп, Җәлил күп патриотларның. антифашистларның, тормышка гашыйк кешеләрнең уй-фикерләрен әйтеп бирде.
Моабит циклында шагыйрьнең эстетик
дәләнә. М Җәлил өчен, аның әсәрләренең лирик герое өчен үлем һич тә куркыныч түгел. Лирик герой тормышы белән күзгә- күз сөйләшә. Ватан һәм кешеләр язмышы турында уйлана, аңа үпкәсен белдерә сыман.
Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп, Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым. Ә син минем керсез йөрәгемне Вәхши этләреңнән талаттың.
Муса Җәлилнең эстетик идеалы — барыннан да элек шагыйрьнең дөнья матурлыгы, гүзәллеге турында уйланулары. Ватанга мәхәббәт һәм тугрылылыкны җырлау, совет кешесенең намусын олылау, изгелекнең явызлыкны җиңәчәгенә ышанычны данлау. Биредә Р. Бикмөхәммәтовның «Моабит поэзиясенә ачкыч — Бөек Ватан сугышы чорында Муса Җәлилнең үз язмышының халыклар язмышы белән уртаклыгын ачык итеп күрүе», дигән фикере белән килешми мөмкин түгел '.
Сугышка кадәр үк формалашкан, туган халкың белән бәйләнгән коммунистик эстетик идеалның гәүдәләнүен әнә шуннан чыгып карарга кирәк. Шагыйрьнең иҗатындагы мондый тенденцияне аның «Илдар» һәм «Алтынчәч» әсәрләрендә күрергә була. Бу поэмаларда ук шагыйрь халык массаларының героик характерын, халык тор- , мышының үзенә нигезләнгән шигъри образлар, Ватанны һәр вакыт уяу сакларга әзер торучы Илдар һәм Җик образларын тудыра.
Шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән бу образлар «Моабит дәфтәрләре »нең тамырлары бик тирәндә булуын, анда урын алган шигырьләрнең сугышка кадәргеләре белән тыгыз бәйләнештә торуын сөйлиләр.
«Моабит дәфтәрләре» сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган ил улларының сагышын һәм йөрәк әрнүен, мәхәббәтен һәм нәфрәтен, туган җирдән аерылуын, күңел әрнүен үзенә берләштергән бердәм, бөтен бер поэтик системаны тә(икил итә. Тимер чыбык белән уратып алынган концентрацион лагерьларда явызлык белән күзгә-күэ очрашкан шагыйрь үлемсез көчкә ия. Ул көч — ялкынлы шигъри сүз дисәк, ялгыш булмас. Җәлилнең тирән мәгънәле фикерләре— шигъри сүзе максатка барып ирешә. Чәнки бу поэтик циклның һәр юлында, һәр образында вәхшилеккә каршы көрәшүче кешенең бөеклеге раслана. Җәлил әсәрләрендә эстетик һәм этик хисләр бергә үрелеп килә. Шагыйрь кешенең иң югары сыйфаты — намус турында сүз алып бара. Беренче карашка, кешенең героик һәм күтәренке халәтенә г.енә багышланган кебек тоелган юллар шигырьләрдә тагы да зуррак мәгънә ала. Чөнки азатлык кешенең кыюлыгы белән яулап алына, ә кем куркак, кем үз җаны өчен тетрәп яши — шул
. - 1 Р Бикмвхәммәтов.
идеалы лирик-фәлсәфи уйланулар аша гәү-230—231 битлә».
Муса Җәлил М. 1962.
колль'кка тешә. Муса Җәлил кешелек азатлыгын батырлык һәм ныклык белән бергә бәйли, шулай итеп совет халкының җиңелмәслеге турындагы фикерне укучыга җиткерә. Бу фикер бөтен Моабит циклы аша кызыл җеп булып уза. Шагыйрьнең әсәрләре совет кешесенең көчле рухы, аның башкаларга һәр вакыт бәхет китерергә һәм кешелекне фашизм тоткынлыгыннан коткарырга әзер булуы турында сөйли.
Әдипнең эстетик идеалы заманның, җәмгыять тормышының таләпләрен гәүдәләндерә. Шагыйрьнең әсәрләрендә бу таләп сәнгатьчә гомумиләштерелеп бирелә.
Бөтендөнья әдәбияты тарихыннан мәгълүм булганча, чын шигърият һәр вакытта киләчәккә юнәлеш бирә. Аның эмоциональ көч белән, поэтик төсмерләрдә чынбарлыкны, киләчәкне сурәтләү мөмкинлеге бар. Мисал өчен Бөек Ватан сугышының иң кызган чорында язылган «Чәчәкләр» шигырен алыйк. Шагыйрь үз әсәрендә бөтендөнья балаларын чәчәкләр күкрәп үскән яшел болыннарга чакыра. Ул чәчәкләрнең поэтик образын балалар образы белән чагыштыра. Аның фикеренчә, чәчәкләр, фашизмны җиңү символы буларак, бөтен дөньяга сибелгән.
«Моабит дәфтәрләре»н сугыш чорының елъязмасы дип атарга да мөмкиидер. Чөнки Җәлил фашизмны хөкем итүче образлар галереясе тудырды. Аның шигъриятендә бер кадр киноэкрандагы кебек икенчесе белән алышына: ач һәм хәлсез аналарга һәм балаларга фашист автоматы ут ачарга әзер тора, һич гаебе булмаган кешеләргә исерек майорның яшел күзләре төбәлгән. һәм бу гаепсез кешеләрне ут яңгыры аяктан ега...
Алар... Алар җыйнап аналарны. Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән көлеп карап тордылар...
Шагыйрь үз фикерләрен калку итеп күрсәтү өчен халык иҗатының якты үрнәкләренә мөрәҗәгать итә: «ишетелде калын бер имәннең авыр сулап җиргә ауганы», «күк күкрәде кинәт, җил сызгырды», «җир елады кысып тешләрен» кебек образлар һәм метафоралар халык иҗаты байлыкларының Җәлил поэзиясендә чагылуының якты мисалы булып тора.
Җәлилнең фәлсәфи эчтәлектәге программалы әсәрләренең берсе — «Имән» шигыре. Монда шагыйрьнең эстетик идеалы дөньяның мәңгелеген, яхшылыкның, гаделлекнең һәм гүзәллекнең тантана итүен раслауда чагыла. Безнең алга колач җитмәслек мең еллык мәгърур имән образы килеп баса. Яшендәй ашыгып еллар узган, өермәләр бетерелгән, ә ул һаман да исән, һаман да нык, кешеләргә ләззәт бирә, аның тормышын матурлап һәм бизәп тора. Мәгърур имән күпләрнең серен үзендә саклый, ул кешеләрнең бәхетле мизгел-ләрен күргән, шатлык җырын ишеткән, аның каршында күпләр йөрәк серен ачкан. Шагыйрь кеше гомеренең мәңге дәвам итүен, үзе үлгәч тә Җирдә аның гүзәл эшләре калуы турында сөйли.
Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып. Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып.
«Бер үгет» шигыре үзенең идея эчтәлеге белән «Имән» шигыренә бик якын. Бу әсәрләр Муса Җәлил поэзиясенең төп эстетик программасын, шагыйрь тормышының төп мотивын, максатын чагылдыра. Ул кешенең тормыштагы урыны, роле турында, яшәү мәгънәсе хакында тирән уйлана, фашист тоткынлыгында булу хәле белән килешә алмый. Тоткынлыкиын кыен шартлары шагыйрьдәге оптимизм рын сүндерә алыр кебек тоелса да. «Авыру сызмалар». «Соңгы җыр». «Гөл кабере» кебек шигырьләрдә оптимистик рух өстенлек итә. Сугышчы образы булсынмы, табигать картиналары сурәтләнсенме, алар бер генә максатка. совет кешесенең җиңелмәслеген һәм Ватаныбызның какшамас куәтен раслауга хезмәт игәләр.
Табигать үзе дә кешене яхшы аңлый кебек. Ул җирдә ни барганын күзәтеп, белеп тора сыман. Җәлил фикеренчә, хәтта елгалар, хәтфә болыннар туфрагыбызны таптап йөргән дошманга каршы чыга кебек. Шагыйрь әсәрләрендә табигать җанлы итеп тасвирлана, Җәлилнең йөрәк җылысы белән сугарыл-ан шигъри юлларда әйтерсең лә табигатьнең җанын, аның хис итүен, елавын тоясың. Чөнки табигать белән кеше һәрчак бергә, алар бер-берсен аңларга тиеш! Шагыйрь үз фикерен түбәндәге мисал белән дәлилли. Явыз дошманны илебез чикләреннән куып, курку белмәс совет сугышчысы алга ашкына. Сандугач, кыю егетне алда торган куркыныч турында искәртеп, агуланган чишмәдән бер тамчы су эчә дә һәлак була, шулай итеп, ул солдатның гомерен саклап кала. «Сандугач һәм чишмә» исемле балладаның идея-эстетик эчтәлеге әнә шундый. Табигать картиналарын оста сурәтләп, сандугач һәм чишмә образын тудырыл, шагыйрь символик рәвештә җиңү тантанасын данлый.
«Моабит дәфтәрләреин сугыш чорының фаҗигале эполеясе дип әйтергә момкин. Фаҗигалелек — бик күп илләрдәге антифа-шистларның совет әсирләренең һәлак бу-луында гына түгел, бәлки фашизм тарафыннан агуланган немец халкының кешелеккә каршы юнәлдерелгән «коточкыч коралга әверелүендә» дә чагыла. Җәлил фикеренчә, фаҗигалелек дөнья тешеләренең бер-берләрен аңламый башлауларында, немец халкының йөрәге кешеләргә үлем алып килүче бомбардировщикларга, сугыш коралына, танкларга, концентрацион лагерьларга әйләнүендә. «Фаҗигалелек турында дигән китап авторы Ю. Борев Җәлил поэзиясендәге фаҗигалелекне үлемсезлекнең гәүдәләнеше дип карый: «Совет трагедиясенең герое — җир кешесе һәм чын мәгънәсендә үлемсезлек кешесе. Ул үз хезмә-
те һәм көрәше, халыкка хезмәт итүе, аның хакына теләсә нинди корбаннарга да барырга әзер булуы белән үлемсез данга Һәм онытылмас истәлеккә лаек» . Фикерләрен раслау өчен автор Җәлилнең «Җырларым» шигырен китерә. Шулай да Ю. Борее фаҗигалелекне Җәлилнең фаҗигале язмышы белән, аның үлемсез батырлыгы белән генә бәйләп «Моабит дәфтәрләре»н- дәге фаҗигалелекнең асылын тулысынча чагылдырып җиткерә алмый әле. Фаҗигалелек, югарыда әйтеп үтелгәнчә, бу поэтик циклда киңрәк мәгънәдә — немец халкының фаҗигасе өчен янып-көю, уйлану мәгънәсендә дә яңгырый.
Шулай укмы Карл Либкнехтны, Һәм Розаны буып үтергән БурзайгГарың бер көн алып чыгып, Ыргытырлар мине күпердән!
«Моабит дәфтәрләре»ндәге фаҗигалелек гади немец кешеләренең фашист машинасы тарафыннан вәхшиләргә һәм ерткычларга әйләндерелүләреннән дә гыйба-
Эстетик идеал Җәлилгә гүзәллек белән ямьсезлекнең көрәшен тулырак чагылдырырга ярдәм итә, матурлык һәм изгелекнең кара көчләр белән көрәшен тулырак яктыртырга, кешеләрнең рухи яктан бай булган эчке дөньясын тирәнрәк ачып бирергә мөмкинлек бирә. Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләре көрәш идеясе һәм яшәүнең мәңгелеген раслау белән сугарылган. Бу әсәрләрнең нигезендә мәхәббәт һәм нәфрәт хакында, намус һәм вөҗдан турында уйланулар ята.
М. Җәлил шигырьләрендә эстетик идеал, гомулчән алганда, көрәш идеаль! булып күз алдына килә. Күптән билгеле булган гади әйберләр дә М. Җәлил шигырьләрендә бөтенләй яңа төсмер, үлемсезлек билгесе алалар. Мисал өчен «Яулык» шигырен алыйк. Беренче карашка, сүз егеткә сөйгән кызы бүләк иткән яулык турында гына барган кебек. Ләкин бу шигырьнең эстетик эчтәлеге бөтенләй башка. Менә шушы гади генә яулык кешеләр язмышы турында ачык сөйләүче, ил азатлыгы өчен көрәшне данлаучы символик шигъри образга әйләнә. Шулай итеп, көрәш идеалы азатлык идеалы белән тыгыз рәвештә үрелеп килә. Аларны без Җәлилнең «фашист төр-мәләрен дер селкеткән» шигырьләрендә күрәбез.
Килер уп көн, халык хөкем итәр.
Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка.
Мәгълүм булганча, эстетик идеал мәсьәләсе турыдан-туры шәхес концепциясе, герой проблемасы белән бәйле. Кешене
’ Ю Борев. Фаҗигалелек турында. М. 1961. киң планда сурәтләү, геройның эчке дөньясын, аның башка кешеләр бәхете өчен көрәшен ачып бирү — сугыш чоры әдәбиятының төп, үзәк мәсьәләләреннән берсе булды. Заман героен тасвирлап, аның эчке халәтен ачып, совет әдәбияты, табигый ки. гуманизм, кешелеклелек проблемаларын алга куя.
Сугышка кадәр үк инде күренекле совет шагыйрьләренең берсе булып танылган Җәлилне, иң беренче чиратта, кешелек яз-мышы борчый һәм ул фашизмга каршы юнәлдерелгән гуманистик принциплар үткәрүне үзенең төп максаты итеп куя.
Сугыш чоры әдәбияты асыл һәм эчтәлеге белән антифашистик әдәбият булды. Бу елларда бөтен совет әдәбияты вәхшилеккә, кешелексезлеккө каршы чыкты. Совет әдәбиятының гуманистик пафосы, барыннан да элек, язучыларның эстетик идеаллары белән бәйләнгән иде. Геройны сурәтләүнең югары принципларында без Җәлилнең гуманистик поэзиясенең эстетик үзенчәлеген күрәбез. Ул поэтик образлар системасында: чагыштыру, метафора, гиперболаларда һәм сәнгатьчә гомумиләштерүдә гәүдәләнә.
Җәлил шигърияте фашизмның ерткычлы-гын, вәхшилеген гади рәвештә сурәтләп чыгу, кеше газапларын тасвирлау белән генә чикләнми, ә киләчәккә мөрәҗәгать итүче, кешелекне мәңге тыныч яшәргә өндәүче тирән эстетик система булып күз алдына килеп баса.
Әкияттәге серле йомгак булып, Җырым калды сүтелеп юлымда. Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда.
Шигырьнең соңгы юллары укучыны үзенә аеруча җәлеп итә. Алар безне Җәлилнең бөтен поэзиясен игътибар белән өйрәнергә өндиләр, шагыйрьнең героик һәм эстетик идеаллары чыганагы кайда булуы турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Бу сорауга җавапны без әдипнең сугышка кадәрге иҗатыннан табабыз. Шагыйрьнең әдәби-тәикыйть мирасына мөрәҗәгать итү безгә аның эстетик принципларын ачыграк аңларга ярдәм итә. Утызынчы еллар ахырында язган бер докладында Җәлил героик характердагы әсәрләрнең актуальлеге турында сөйли: «Минин һәм Пожарский», «Александр Невский», «Иван Сусанин» кебек тарихи әсәрләрнең актуальлеге аларның төп идеяләре кыйммәтендә — халык патриотизмында, героизмда, үз Ватаныңа мәхәббәттә һәм бирелгәнлектә гәүдәләнә».
«Моабит дәфтәрләревндә Җәлил шигъриятнең рухландыручы көченә күп талкырлар мөрәҗәгать итә. Шагыйрь иҗат кешесенең асылы, бурычы, вазифасы турында уйлана. Аның фикеренчә, чын сүз остасы түбән зәвыклы, сәнгать дәрәҗәсе ягыннан йомшак шигырьләрне дөньяга чыгармаска тиеш. Әдипнең сәнгатькә карашын билгели торган әсәрләренең берсе — ул «Ша
гыйрь» шигыре. Анда ачык шигъри буяулар белән язучының илһамлану халәте һәм иҗади рухлану мизгеле тасвирлана.
Тен утырып шагыйрь шигырь язды, Ак кәгазьгә тамды яшьләре.
Тышта давыл иде; бертуктаусыз Кук күкрәде, яшен яшьнәде.
М. Җәлилнең юмористик һәм сатирик шигырьләре дә эстетик яктан гаять үзен-чәлекле. Фашист концлагерьларындагы авыр, кешелексез шартларда яраланган күңелен шагыйрь әйтерсең лә юмор белән дәвалый. «Моабит дәфтәрләре»ндәге «Сыра залында», «Хәдичә», «Томаулы гыйшык», «Гашыйк һәм сыер». «Тозлы балык». «Табут» кебек әсәрләр М. Җәлилнең соңгы сулышынача егерменче һәм утызынчы елларда ук ныгып урнашкан идея- эстетик принципларына тугры булып калуын раслый. Шулай итеп, шагыйрьнең юмор угы барыннан да элек тормыш тантанасын раслауга юнәлгән һәм совет кешесенең җиңелмәс рухына мәдхия булып яңгырый. Җәлил юмор һәм сатирага юкка гына мө-рәҗәгать итми. Моның белән ул фашизм алдында, төрмә алдында үзенең көчле рухлы булуын күрсәтә, яшәешнең мәңге дәвам итәчәген раслый.
«Моабит дәфтәрләре» Муса Җәлилнең иң тирән эчтәлекле, фәлсәфи уйлануларга бай поэтик циклы булуын басым ясап билгеләп үтәсе килә. Бу данлыклы шигъри- цикл Җәлилне бөтен дөньяга танылган Шандор Петефи, Юлиус Фучик, Федерико Гарсиа Лорка кебек әдипләр белән бер дәрәҗәгә куя. Анда урын алган әсәрләр ачык характеры һәм тирән хисләргә бай булуы белән аерылып тора.
М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре-ндәге югары эстетик идеал киләчәккә чиксеэ өмет, ышаныч булып яңгырый. Шагыйрь фашизмның тар-мар ителәчәген алдан күреп тора, җир шарында тынычлык урнашачагын җаны-тәне белән тоя. Үзенчәлекле бу шигъри циклның төп пафосы әнә шунда. Әдипнең эстетик идеалы илебездә социалистик җәмгыять төзү барышында, марксизм-ленинизм тәгълиматы йогынтысында кристаллдай ныгый.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга утыз елдан артык вакыт үтте. Бу вакыт эчендә фашистик элементларның яңа ерткычлыклары мәгълүм булды. Менә шуның өчен дә фашизмның социаль һәм сыйнфый тамырларын, аның гуманизмга каршы характерын ачып бирә торган Җәлил шигърияте бүген дә актуаль һәм әһәмиятле булып кала. М. Җәлилнең «Моабит дәф-тәрләре» Юлиус Фучик, Федерико Гарсиа Лорка, Хо Ши Мин әсәрләре кебек үк кешелекне уяулыкка, планетада яңадан- яңа җинаятьләр эшләргә омтылучы фашизмга каршы көрәшкә өндиләр.