Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЗ КАРАСЫ КЕБЕК КАДЕРЛЕ


ңа әсәр «Казан утлары»нда басылып чыгуга беренче шатлыклар да үтеп китте. Язучыны инде бутан — борчылулы уйлар тулысынча биләп алды: укучы әсәрне ничек кабул итәр, әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйтьчеләр нәрсә әйтер?
Тәнкыйтьчеләрдән әсәргә җитди бәя бирүне тиз генә кетмисең, вакытлары да кысан, уйланырга да кирәк. Алар бит үз әдәбиятың манарасыннан гына карамый, бетен совет әдәбиятына күз ташлый, гомуми манзарага синең әсәр нинди яңалык өсти, алга китеш бармы, әллә бер урында таптану гынамы?
Гади укучыга исә берәү дә, фәлән әйберне укып чыгып фикереңне яз. дип әйтми, үзе теләп укыса укый, ошаса яки ошамаса да — күңеле җилкенсә — хат язар өчен кулына каләм ала, я редакциягә, я авторына үзенең фикерен әйтә. Ул тәнкыйтьче исеменә дәгъва итми, киресенчә, борчыганы өчен гафу үтенә. Укучы хатының кыйммәте дә, самимилеге дә шунда.
Дөньяда һәр нәрсә, шул исәптән укучыда үзгәрә. Хәзерге китап укучыны моннан егерме биш-утыз ел элекке укучылар белән чагыштырсаң, аерма зур. Ул үскән, җитдиләнгән, дөньяга, әдәбиятка карашы төпле, ул үз әдәбияты һәм башка әдәбиятлар хәзинәсе белән дә таныш, кирәк икән, чагыштырып та карый, — кыскасы, ул киң мәдәниятле укучы.
■Агыла болыт» романы журналда басылуга әле берничә генә ай үтүгә карамастан, редакциягә дә авторның үзенә дә байтак кына хатлар килде. Роман үзенчәлекле, аның төп геройлары, башка романнардагыча гомумиләштерелгән түгел, ә тормышта чыннан да булган кешеләр — ул Муса Җәлил һәм җәлилчеләр хакында сөйли. Алар турында моңарчы да бик күп шигырьләр, поэмалар, пьесалар, повестьлар, хәтта роман да дөнья күрде. Укучыларның беренче сораулары да шуның белән бәйләнгән: бу турыда яңа әсәр язарга керешкәнче автор ничек кабатланудан курыкмады икән, бер үк кешеләр, җитмәсә, нигез вакыйгалары да бер үк бит? Ав-торның нинди яңа дәлилләре булган, укучыны нәрсә белән җәлеп итәргә уйлаган?
Укучыларның беренче хатларына караганда, бөтенләй юкка эшләмәгәнмен икән. Шул турыда бераз тулырак тукталсам — зыян итмәс шикелле. Бәлки укучылар өчен дә, әдәбиятчылар өчен дә кызык булыр.
Иң элек әсәрнең жанры турында. Мин аны «тәмамланмаган роман» дип куйган идем. Редакция моның белән килешмәде, димәк, язып бетермәгәнсең дип учларлар, хәлбуки язып бетергәнсең, вакыйгалар да төгәлләнгән, Шуңа күрә, мөгез чыгарма, роман гына дип куй, диделәр. Мин күндем, ләкин эчемне һаман нәрсәдер тырный. Күрәсең, бу турыда безнең башка язучылар да уйлана. Әмирхан Еники ■Кечкенә роман» терминын кулланган. Ләкин күләм зурлыгы яки кечкенәлеге терминның асылын хәл итми. Укучы (Ташкенттан М. Якупов) «тарихи роман» дип тәкъ-дим итә. Мин бу тәкъдим белән дә килешеп бетә алмадым. «Тарихи роман» вакыйгаларын гаять киң ала, геройларны шул яссылыкта тасвирлый, ө мин фактта бер төркем татарларны гына алганмын, алар тормышның да бер генә ягын— әсирлекне генә күрсәтү белән чикләнгәнмен. Романда, нигездә, реаль кешеләр хәрәкәт итә.
Я
Мии Мусаны да, Алишны да, Әхмәт Симайны да күреп беләдер идем. Бу язучының эшен бер яктан җиңеләйтә, икенче яктан кыенлаштыра, син үзеңне мәгълүм рамкаларда сизәсең, юк, бу болай булмаган, дип әйтүләре мөмкин бит. Мондый очракта реаль чынбарлык белән иҗат фантазиядән башка сәнгать әсәре юк—ни микъдарда яраша ала? Иҗат фантазиясе, ахыр килеп, әсәрнең үзәгенә — гомумиләштерүгә барып тоташа бит.
Әхмәт Симай минем якташым булса, Муса Җәлил әдәби остазларымның берсе иде. Мин ул җитәкчелек иткән әдәби түгәрәктә беренче иҗат адымнарымны башладым. Аннары, Муса белән киңәшеп, белемемне күтәрер өчен Әдәби институтка укырга кердем. Фронтта чакта, Муса турында хәвефле хәбәрләр ишетелә башлагач, мин, аның күп шәкертләреннән берсе, үз фикеремне әйтергә карар иттем. Ләкин ул чакта Мусаның кечкенәдән көрәш юлына басканлыгын, Комсомол Үзәк Комитетында эшләвен (журнал редакторы булып), күренекле шагыйрь икәнен белсәм дә, безгә еле Моабит дәфтәрләре дә, дошманның үз өнендә алып барган батыр көрәше дә, җөлилчеләр галереясе дә — берсе дә мәгълүм түгел иде. Мин бары тик Мусаның намуслы булуы, көрәш традицияләренә тап төшермәве, патриот булып калуы турында гына уйладым. Ә чынбарлык күп мәртәбәләр катлаулырак, фаҗигалерәк булган, Мусаның шагыйрьлеге дә, фидакарьлеге дә безнең гади үлчәүләргә сыймый башлаган.
1944 елның язында ике фронт — Волхов һәм Карелия фронтлары штаблары бергә кушылды. Мусаның башта Волховта булганын белә идем. Аннан килгән иптәшләр Волховтагы хәлләр турында гаҗәп күп нәрсәләр сөйләделәр, Карелия фронтына бик нык охшавын әйттеләр. Болай булгач, минем эшләр шактый җиңеләя, дип сөендем эчемнән. Ләкин монда мине сагайткан икенче нәрсә дә бар иде: Волховтан редакциядә эшләүче шагыйрь Әхмәт Фәйзи дә килде. Әхмәт Фәйзи — Мусаның якын дусты, ул инде аның турында язмый түзмәс, дип уйладым. Чыннан да, сугыштан соң озак та үтмәде, ул «Җәлил» операсының либреттосын язды.
Җәлил образы бүтән язучыларны да туктаусыз дулкынландырып торды. Шагыйрьнең эзләрен эзләп аның каләмдәшләре күтәрелде. Аларга рус язучылары һәм немец язучылары кушылды. Алар арасында иң элек һәм барыннан да элек мәрхүм Гази ага Кашшафны әйтергә кирәк. Муса Җәлил аңа аеруча ышанган, васыятен дә язма рәвештә аңа җибәргән. Хәзер музейда гына саклана торган бу васыятьне кайта-кайта укыйсың да, бик тирән уйларга чумасың.
Романның беренче караламасы язылып беткәч, Гази абый Кашшафка укып карарга бирде. Үземне аерата борчыган сорауларга туры җавап бирүен үтендем:
— Романны эшләүне дәвам иттерергәме, әллә архивка салып куяргамы?
— Сезнең Муса Җәлил турындагы хезмәтләрегездән, шулай ук башка әдәбиятчыларның китапларыннан да файдаландым. Сез моңа ничек карыйсыз? Бу ярыймы? Иптәшләр дау күтәрмәсме?
Без Гази абый белән озак сөйләшеп утырдык. Ул бик күп кыйммәтле киңәшләр бирде. Ахырда әйтте:
— Мусалар турында берничә поэма, пьесалар, повестьлар бар, шигырьләрнең, җырларның исәбе юк. Нигә роман бер генә булырга тиеш? Иң яхшысын халык үзе сайлар, ул тарихта калыр. Сиңа сүзем шул: ашыкма. Әйе, ашыкма! Минем хезмәтләремнән файдалангансың икән — бик яхшы. Мин кешеләр укысын, кирәк чагында файдалансын дип яздым, — диде.
Ул чакта мин Гази абыйның «ашыкма» дигән сүзенең тулы мәгънәсен бик үк төшенеп бетмәдем, шул турыда кайтарып сорадым. Бу юлы да ул нигәдер туры җавап бирмәде. Мине иң чегрекле мәсьәлә борчыганга, үзе турындагы образга аның мөнәсәбәте ничек, аны үстерергә яки бөтенләй төшереп калдырырга кирәкмиме?
Ул озак уйланды, аннары сорады:
— Аның исеме ничек әле?
— Мирзаһит!
— Ә, Мирзаһит...
Гази абыйның үз исеме — Миргаэи. Монда ике уйларга урын юк шикелле.
— Бу автор ихтыяры, мин бер нәрсә әйтә алмыйм,— һәм кич буе бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмады,
ф УКУЧЫЛАР СҮЗЕ
Гази абый гаҗәп тыйнак кеше иде. Бәлки үзенең сәламәтлеге турында уйлагандыр, бу вакытта аның гомере күп калмаган булган, башкалар берни сизмәсә дә», үзенә сер булмагандыр инде. Моны мин Гази абый бер дә кетмәгәндә безнең арадан мәңгегә китеп баргач, бик яхшы төшендем, үземнең саксыз сорауларым өчен үкендем. Ләкин аның «Мирзаһит» исеменә кискен каршы килмәвен уйлап, соңыннан да үзгәртми калдырдым.
Инде укучылардан килгән хатларны карап чыгыйк. Мусаны һәм җәлилчеләрне күреп белгән, аларның фидакарь эшләренә турыдан-туры катнашкан кешеләрнең хатлары авторны беренче чиратта кызыксындыруы һәркемгә аңлашыла торгандыр. Шуңа күрә Гарәф Фәхретдиновтан хат барлыгын белгәч, бик шатландым.
Гарәф Фәхретдиновның (әсирлектә ул Дим Алишев) хатын тулысынча китерергә кирәк, ул Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүче күпләгән укучыларга- да, әдәбиятчыларга да кыйммәтле чыганак булырдыр.
«... Мин сезнең «Агыла болыт» романыгызны укып чыгып бик шатландым, әйтерсең яңадан шул иптәшләремне күрдем. Аларны гына түгел, Гази Кашшафны да кабат күргән, сөйләшкән кебек булдым. Роман бик матур, документальный язылган... Ләкин минем өчен бик кыска тоелды. Шуның белән бергә, әсәрне аерым китап итеп чыгарганда бераз төзәтебрәк язсагыз иде. Зиннәт Хәсәнов кара түгел, кара-сары чәчле, сарысы ялтырап тора торган. Аннан соң ул җырлый белми иде. Ул капеллага «язучы» итеп алынды. Абдулла Баттал да шулай ук — ул «шагыйрь» итегт алынды — аның аяк бармаклары юк, үкчә белән йөргән шикелле йөри иде. Үз диалекты белән сөйләүчән.
Капелладагы «артистларпның күбесе күрсәтелмәгән. Аларның да күбесенең за- слугасы бар бит. Мисал:
1. Барабанда — Сәмирханов (кыз булып биюче дә).
2. Чәлдермәдә — Суликов (ул безнең капелла мулласы).
3. Гитарада — Рәшит Ибраһимов, Гариф Маликов, Борис Попов, Гробников.
4. Скрипкада — Кәрим Ходжаев, Дашкаев, Абдулла Турбышев, Розенштейн.
5. Аккордионда—Нәҗип Гәрәев (безнең старшина).
6. Баянда — Хамиев (ул рәсемче).
7. Хромкада — Адыев.
8. Мандолинада — Рушат Хисаметдинов, Абдерәзак Сабитов, Харис Юсупов». Җомга белән Орчык (исем-фамилияләрен онытканмын. Башкириядән).
9. Җырчылар — Дим Алишев, Салихов, Байдамшин.
10. «Язучылар» — Гайнан Курмашев, Зиннәт Хәсәнов.
11. «Шагыйрь» — Абдулла Баттал.
12. Жонглер — Абдулла (фамилиясе онытылган).
13. Курайчы — Салаватов.
14. Капельмейстер — Әхәт Аллагулов.
Моннан башка агитаторлар — Сәйфелмөлеков, Мичурин, рәсемче Шамба- эов һ. б.
Шуларның хәзерге көндә җидесе исән; алар белән Казан нигәдер кызыксынмый. Күбесе үлгән, калганнары билгесез. Шуларның үлгәннәре: Сәмирханов. Рәшит Ибраһимов, Гариф Маликов, Хамиев. Байдамшин, Гайнан Курмашев, Абдулл» Баттал, Зиннәт Хәсәнов. Абдулла (жонглер), Фуат Сәйфелмөлеков һәм Мичурин.
Исәннәре — Кәрим Ходжаев, Абдулла Турбышев, Нәҗип Гәрәев, Рушат Хисаметдинов, Абдерәзак Сабитов, Гарәф Фәхретдинов (Дим Алишев), Җәүдәт Шамбазов, Муса турында язучылар бу исән калган капелла кешеләре белән берсе дә әңгәмәләшмәде, шуның өчен йомгакның очын берсе дә таба алмадылар. Моннан соң йомгакның очы табылыр дип ышанам.
Г. Фәхретдинов (Дим Алишев).
13.3.78 ел, Ташкент.»
Гарәф Фәхретдиновның икенче хаты да бик әһәмиятле. Исән калган капеллачылар белән Язучылар союзында бер очрашу үткәрсәләр бик яхшы булыр иде. ди. Минемчә дә, мондый очрашуның кирәклеге көн кебек ачык. Гарәф Фәхретдиновның
борчылуы урынлы. «Муса белән бергә җырланган җырларны нотага салдырып Казанга җибәрергә җыенабыз* диюе дә шатландыра. Меңләгән укучылар ул җырларны ишетсәләр — Мусага һәм җәлилчеләргә мәхәббәтләре тагын да арта төшәр иде.
Менә Оренбургтан Һибәтулла Таналин хаты. Ул Мусаның «Хөсәения» мәдрәсәсендәге классташы, дусты, хәзер укытучы-пенсионер. Аның хатында мондый юллар бар:
«...Казан утлары»ның быелгы 1,2 саннарында Советлар Союзы Герое, Ленин пре- ♦ миясе лауреаты Муса Җәлил, җәлилчеләр һәм аларның турылыклы дусты Гази Каш- шафның якты истәлегенә багышланган «Агыла болыт» исемле әсәрегезне бик игътибар белән әкренләп укып чыктым. Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары турында тагын бер әдәби китап чыгуына бик куандым. Әсәр миңа ошады. Мусаның, көрәштәшләренең әсирлектәге патриотик эшләре, аның нәтиҗәләре һ. б. турында тәф- сыйллы мәгълүматлар өстәлде. Мәрхүм галим Мирзаһитның (Миргази Кашшафның) фидакарь хезмәте турында ихтирам белән кабаттан искә алып үттем...
«Казан утлары» журналының подписчиклары, китапханә укучылары бу әсәрне кызыксынып, яратып укырлар дип ышанам, әдәбиятчылар да игътибарсыз калдырмас дип уйлыйм._
Башкортстанның аксакал әдибе мәрхүм Сәгыйть Агиш: «Муса турындагы һәрбер мстәлек кенә түгел, һәрбер аваз да бик кыйммәтле*.— дигән иде.
Үзенең битләрендә «Агыла болытнны игълан итүе өчен «Казан утлары» журналына да рәхмәт әйтәбез».
Башкортстаннан хат язучы колхозчы, коммунист Әмир Мөлеков та әсәрне бөтен гаиләсе белән яратып укып чыгуын әйгте. «Әйе, ди ул, Муса Җәлил турында күп китаплар чыкты, ә сезнең романыгыз шуларны тагы да тулыландыра төште, батыр Җәлил турында бик күп нәрсәләр ачыкланды. Роман җиңел укыла, халык әйтемнәре үз урынында дөрес кулланылган. Кире образлар да төшеп калмаган, ышандырырлык...
Олы җанлы шагыйрьне хөрмәт итеп, аның үлемсез батырлыгына сокланып, улыбызга да Муса дип исем куштык. Хәзер ул сигезенче класста укый инде, уку ударнигы. Романыгызны да укып чыкты. Безнең шәхси китапханәбездә Муса Җәлил турында истәлекләр, китаплар бар. Муса Җәлил шигырьләрен гаиләбез күбесен яттан белә...»
Бу хат бер үк вакытта бүгенге колхозчы гаиләсенең рухи йөзен дә бик яхшы күрсәтә. Моңа ничек шатланмыйсың!
Алабугадан укытучы-пенсионер Маһинур апа Файзуллина да романны дулкынланып укып чыгуын яза. «Җәлилчеләрне өйрәнү тарихына гүзәл бер сәхифә өстәлгән» ди. Романда Гази Кашшафка зур урын бирелүен дә дөрес дип таба. Аңа романда немец антифашисты бирелүе ошаган. «Роман аз сүзле, күп мәгънәле яңа фактлар белән баетылган. Безгә, ди Маһинур апа, Мусаны күреп белгән кешеләргә, әсәрне тыныч кына уку мөмкин түгел, йөрәкне тетрәтә. Мин Алишны да кичке институтта укыткан идем. Каршы есҮәл янында утырган кыяфәте әле дә күз каршымда...»
Казаннан укытучы Илсөяр Сункишева Абдулла Алишны «елак» итеп күрсәтү белән һич тә килешмәвен яза. (Вустрау лагеренда Муса белән сөйләшүён күз алдында тота.)
Алиш күренекле балалар язучысы, укучы балалар арасында бик хөрмәтле кеше. Аңа ачыграк бәя биреп китәргә кирәк дип уйлыйм.
Мин Алишны күреп белом. Аны елак итеп күрсәтү уемда да юк иде. Тормышта шундый чаклар була, коры ихтыярлы кешеләрнең күзләреннән дә яшь чыга. Күз яше һәр очракта да көчсезлек, мескенлек билгесе түгел ул.
Мин Алишның бөтен тормышын язуны бурыч итеп куймадым (шулай ук башкаларның да), бәлки аның иң авыр, иң фаҗигале, иң батыр чорын гына алдым
Вустрау лагеренда Муса белән сөйләшкәндә Алиш елый, шуңа күрә ул көчсез, мескен булып тоела дисез. Моны бит сугышны бөтенләй күрмәгән кешенең генә әйтүе мөмкин Алиш явыз дошман алдында еламый. Дошманнар белән бәрелештә ул — корыч, ул алардан курыкмый. алар алдында йомшаклык күрсәтүгә караганда үлемне мең мәртәбә артык күрә. Хәтерләгез төрмәдән Шәфи Алмаска язган хатын! Менә ватандашы алдында күз яшьләрен тыя алмый. Ул Туган иле өчен, бик аз су
ф УКУЧЫЛАР СҮЗЕ
гышып калуы вчен эрми, балалары, туганнары, ярты юлда өзелгән иҗаты вмен әрни. Бу йомшаклык та, мескенлек та түгел.
Мин Алишны плакат герое итәргә теләмәдем, бигрәк тә балалар алдында ялганчы булудан сакландым. Ихтимал, теләгемне әсәремдә әйтеп җиткерә алмаган- мындыр. тышкы билгеләргә — күз яшьләренә — артыграк урын биргәнмендер. Әгәр шулай икән, әсәрне аерым китап итеп чыгарганда ул ягын кайтып карармын.
Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәреннән килгән хат безнең кайсыдыр редакциягә адресланган булган. Биредә бөтенләй икенче кул белән минем фамилияне өстәгәннәр дә Язучылар союзына җибәргәннәр. Конвертта хат-фәлән юк, «Коммунист» газетасыннан бер мәкалә кисеп куелган. Мәкаләдә тиздән Воскресенск шәһәренең 40 еллык юбилее буласы әйтелеп, шәһәрнең истәлекле урыннары саналган. Бер җиренә билге куйганнар:
«Стандартная урамы. Биредә 1936—1940 елларда шәһәрнең «Коммунист» газетасының җаваплы секретаре журналист Ә. С. Симаев яшәде. Сугыш елларында де- сантчы-разведчик, 250 нче һава десанты полкының рация начальнигы. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең Берлин подпольесында фашистларга каршы көрәште. 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә гитлерчылар тарафыннан гильотинада җәзалап үтерелгән».
Белүчеләрдән Әхмәт турында материал җибәрү сорала. Мин кыска гына мәкалә яздым.
1936—1938 елларда Мәскәүдә Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәк утырышларында без Әхмәт Симай белән еш очраша идек. Түгәрәк татар китапханәсе каршында эшләде (Кече татар тыкрыгы).
Әхмәт шигырьләр, мин хикәяләр яза идем. Без Әхмәт белән күрше авыл малайлары: ул Яңа Аллаголдан, мин — Иске Аллаголдан, аралары 2—3 километр гына. Руслар Яңа Аллаголны Усть-Рахмановка дип атыйлар (Мордва АССР).
Ул чакта без яшьләр бераз беркатлырак идек, барыбыз да шигырь язып маташа. Ә шигырьләребез бары тик Такташча гына булсын, башкасы безгә кирәкми. Шагыйрь Һади Такташ безнең якныкы, моның белән без чиксез горурланабыз, аның мишәрчәләп җибәргән сүзләрен кычкырып кабатлыйбыз.
Бәхетебезгә, безнең җитәкчебез Муса Җәлил яшьләргә бик игътибарлы, булачак язучыларны тәрбияләү эшенә зур әһәмият бирә, телебезне һәр вакыт төзәтә иде.
Әхмәт русча да яэгалый иде. Күрәсең, татарча белүенең чамалырак иквнен үзе яхшырак төшенгәндер. Әмма поэзия белән мавыгуы җитми иде. 1939 елда ул Мәскәү педагогия институтының әдәбият бүлегенә читтән торып укырга керә. Минемчә, поэзия аның күңелен, гомумән, баетып кына калмаган, кыю сугышчы булырга да өйрәткән — ул радист, разведчик-десантчы, ә разведчиклыкка, бигрәк тә десантчылыкка теләсә кемне алмыйлар инде.
Подпольеда аның холкы тулысынча ачыла, чиксез кыюлык разведчикның гаять сизгер һәм үткен акылы белән бергә кушыла. Гитлер гестапосы никадәр яхшы әзерләнгән, тәҗрибәле булмасын, совет кешесенең җанына үтеп керә алмый, Әхмәт гитлерчылардан өстен чыга, алар аңа «политик яктан ышанычлы» дип кәгазь бирәләр. герман җирендә ирекле йөрергә рөхсәт итәләр, ул хәтта Советлар Союзының вакытлыча оккупацияләнгән җирләренә барып кайта, «Идел-Урал»ның махсус радиокорреспонденты буларак, фашист министры Розенбергтан интервью ала. дөньяда булмаган «Идел-Урал» дәүләтенең яңа пешкән «президенты» Шәфи Алмас өенә кереп йөри.
Хыянәтчеләр аркасында гестапо яшерен оешманың эзенә төшеп, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен кулга алгач та Әхмәт Симаев. башка җәлилчеләр кебек үк, коелып төшми, гестапоның коточкыч казематларында үзенең антына, Туган иленә турылыклы булып кала, сыгылмас көрәшчеләр кебек, башын югары тотып, гильотинага атлый...
Яңадан хатлар актарам. Күл уңай хатлар арасында әсәрне бөтенләй кире какканы да килеп чыкты. -Аны да игътибар белән укыдым. Укучыларның төрлесе бар бит, барысы да бер төсле уйламый. Бу әсәр «Муса образын алга таба илтү түгел, ә артка таба өстерәү булып чыккан, — ди хат авторы. — Нигә кирәк булды икән әлегә кадәр әйтелгәннәрне кыскарак итеп кабатлау».
Бу хатны Элки районыннан Ф. Хайруллин язган. Ахырда тагын естәп куйган. «Казан утлары» редакциясе безнең ялкынлы Мусабызны кечерәйтеп күрсәтергә ничек юл куйды икән?»
Мин бу иптәшкә хат язмадым, хәзер дә аның белән бәхәсләшеп тормыйм. Нигә? Роман кадәр роман аңа берни әйтмәгән икән, бер-ике битлек хат әллә ни өстәмәс. Берәүләргә бер әсәр ошый, икенчеләргә икенчесе. Язучы үз фикерен үткәрә, ләкин аны һичкемгә мәҗбүри тага алмый.
Ташкенттан Мидхәт Якупов дигән укучыдан ике хат килде, берсен хәтта мәкалә итеп язган һәм берәр редакциягә җибәргәндер дип уйларга кирәк. «Ни өчен язучы тапталган юлдан үтәргә уйлаган? Ул уз алдына нәрсәне этәргеч итеп куйган, аңарда нинди отышлы дәлилләр бар?»
Әсәрне укып чыккач, Якупов үз сорауларына җавап таба, язучының тапталган юлдан бармавын әйтә. Якупов хатында аерым образлар турында бәхәсле урыннар да бар, ул турьГда уйлыйм, киңәшәм әле. Ашыгып нәтиҗә ясарга иргә.
Чаллыдан К. Газизов хаты. «Минем аңлавымча, ди ул, бу роман бик үзенчәлекле әсәр, хәзергәчә безнең әдәбиятта кулланылмаган иҗат ысулы белән яңа формада язылган... Романны бер тын белән укып чыктым..»
Күзәтүемне Башкортстаннан Әлфия Буранбаева җибәргән хаттагы юллар белән тәмамларга уйлыйм: «...Миңа 23 яшь, укытучы булып эшлим. Муса Җәлилгә, аның иҗатына һәм батырлыгына гашыйкмын. Яраткан шагыйремнең онытылмас образын тагын да тулырак, ачыграк итеп күз алдына китерергә ярдәм иткән... «Агыла болыт» романы минем күңелемдә әйтеп бетергесез хисләр уятты...»
Бу төрле кешеләр тарафыннан язылган хатларны тагын бер тапкыр күздән кичергәч, янә уйлап куясың, романны китап итеп чыгарганда нәрсәләрне искә алырга кирәклеген ачыклыйсың. Бәлки яңа хатлар да булыр өле. Ә бу хатларның авторларына чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Алар минем өчен күз карасы кебек кадерле.