КАЙДАН СИН, ҖАН?
Пролог урынына
идәнгә төя-төя:
— Сөйләмәсәнә юкны! — диде.— Нигә алар бу йолкышка? Ходай сүзен сеңдер син аның калебенә, ходай сүзен!
— Юк, иң әүвәл үз халкы турында хәбәре булырга тиеш аның. Үз халкын тирәнтен олылаган адәм үлемне җиңә!
— Җиңә пычагым!..— диде Глафира, иреннәрен мыскыллы бүлтәйтеп.— Үлемне җиңгән бәндә юк. Булмас та!..— Артыш таяк кабат идәнне төйде, керфексез чепи күзләрдә карчыганыкыдай зәһәр усаллык чагылды.
Ваня. гаҗәпләнеп, әле әнисенә, әле үзен күзәтеп торган карчыкка карады. Ана гадәттәгечә мөлаем, ә артыш таяк хуҗасы баз бакасыдай салкын, шөкәтсез иде. Малай әнкәсенә сыенды. Бу хәл Ирина Лукиничнаны бер мизгел эчендә әллә нишләтте: чакма ташыдай нык. бөркеттәй мәгърур иде ул хәзер. Үз тормышының дәвамы булган әнә нинди багалмасы бар бит аның. Ул корымасын, татлы җимеш бирсен өчен тамырларның туган туфракка тирәнгә җибәрелүе шарт. Димәк, Ваня ыру-нәселе. ватандашлары турында бөтен нечкәлегенә кадәр белергә тиеш.
Ирина Лукинична улын үз янына, учак каршысына утыртты.
— Менә берзаман үсәрсең...— Ирина Лукинична, «өйләнерсен» дияргә базмады. Ләкин, фикер җебен өзәргә теләмәде, яшь чакларын исенә төшереп, татлы хисләргә бирелде: — Әйе, берзаман өйдә би-ик тәмле ипи пешерербез. Җиде басуда үскән бодайның оны. жиде
Шул исемдәге повестьның икенче кисәге.
үршеләрдән алып кайткан ахактай күмерләр белән учак тергезеп җибәргән Ирина Лукинична чандыр гәүдәле, җиткән сары чәчле, зәп-зәнгәр күзле улы Ваняныц аркасыннан сөйде:
— Их. Иванушка, безнең яклардагы гореф-гадәтләр! Кияү каршылау, килен төшерүләр үзләре генә дә ни тора!
Өстенә кат-кат күлмәк кигән, башына очлары чучка колакларыдай тырпаеп торган, төсе уңган керле яулык бәйләгән Глафира карчык, почмакта борын сызгыртудан кисәк туктап, артыш таягын
чишмәдән алынган су, ун сыерның мае һәм йөз илле күкәй салынган булыр ул ипекәйнең камырына. Камыр өлгергәнче үк мичне кабызып җибәрербез...
— Бүгенге кебекме?
— Тагын да әйбәтрәк иттереп, Ванюша. Утыннар менә шулай күңелле итеп янарлар. Мич кызган арада каты камырдан әвәләп ф зур ипи өстенә ат, кош сурәтләре ясарбыз, кырыена яшь килен толы- й мы кебек үрелгән камыр ябыштырырбыз. Ә уртага куяр өчен, нәсел 5 агачына ишарәләнгән, һәркайсы икешәр-өчәр тармаклы, кабыгы суел- * ган чыбыклар хәзерләрбез. Ул чыбыкларны юка камыр тасмалар = белән чолгап пешерербез. Мичтәге утын янып бетүгә, хуш исле нарат о ылыслары белән ахактай күмерләрне себереп өярбез дә, ипине мичкә = тыгарбыз. Өсте кызарып пешкән, кәгазь чәчәкләр белән чолгап алын- g ган искиткеч тәмле, хуш исле ипине түргә чыгарып куярбыз да. өсте- < нә нәсел агачы тармакларын кадарбыз, һәр тармак — бай нәселнең^ уллары, кызлары икәнлеккә ишарә булыр. Кияү белән киленне ипи * тирәсеннән җыр җырлап әйләндереп йөртерләр... Юк. гади икмәк ® кенә булмас ул, балам, бу түгәрәк ипи — туендыручыбыз җир-ана с үзе. тагын да түгәрәкләнә төшкән бәхет, тормышның дәвам итүе с булыр...
Ваия әнисенә сыенган килеш тора бирде. Үзен уенга чакырырга » килеп, инде әллә ни гомер тәрәзә катында торган Сары сандугач кушаматлы, озын сыйраклы Яшканың ымлауларын да күрмәде.
Йөзе алсуланган Ирина Лукинична хикәятен дәвам иттерде. х
— Ә моңа чаклы, Иванушка, кәләш өендә нинди ыгы-зыгы кубуын * күрсәң! Ахирәтләре кәләшне киендерәләр, бизәндерәләр. чәчләренә ямь-яшел нәни тармаклар тезәләр... Урамда туйчылар күренә. Кияү өр-яңа. чем-кара костюм кигән, аның артында—иңнәренә аркылы- торкылы сөлгеләр бәйләгән боярлар, ягъни кияү егетләре. Аларны киленнең ата-анасы каршы ала. Ул үзе киявенең чигүле сөлгесен чишә. Шул чак, Иванушка, күктән гәрәбә явамыни.— кияү һәм кә-
л шив уч-уч алтын бөртекләр белән коендыралар...
— Ә ипи, ипи нишли, әни? — диде Ваня иренен ялмаштырып.
— Никахлашып балдаклар алмашып кайткач, өстәлдәге ипигә чират җитә. Беренче телем — кияү белән кызның ата-анасына. Кунаклар җыр башлый. Аннары кәләшнең ахирәтләре:
— Хорошо тебе, калина.
В лесу оставаться. Как же мне несладко С мамой расставаться!
— дип моңлы көй суза.
Боярлар ыгы-зыгы килә, стенадагы картиналарны, караваттан чук чәчәкле җәймәне алалар, яман да чинатып, дуңгыз баласы күтәреп керәләр — яңа җирдә. Иванушка, тормыш өчен һәммәсе кирәк. Өс- башына каурый ябышкан егет, чырылдата-чырылдата. чуар тавык тотып керә. Тавыкны каккалыйлар, чәчәкләр, мәрҗән-төймәләр белән бизиләр. Чөнки иң зур бирнә — шул
«Чегәннәр» — туй шамакайлары бии. шаяра. Хатын-кыз ирләр киеме кигән, эшләпәләрдә күркә каурыйлары тырпаеп тора, бит-баш корымга буялган, аяктагы калошлар алды артка киелгән. Мыеклар чүбектән, сакаллар мунчаладан. Егетләр эре чәчәк бизәкле чаршауларны юбка иткәннәр, кулларына себерке һәм кулъяулыклар, битләренә корым һәм дә кершән якканнар, иреннәрен кып-кызыл иттереп буяганнар. Җиз тәлинкә, таба каккан тавышларга, гармун чыңлавына зерә дә дәртләнеп, «чегәннәр» кулга-кул тотына, шамакайлануның
соң дәрәҗәсенә җитеп үрле-кырлы сикеренә, парлап бии, әйләнә» бөтерелә, чүгә... Түләүле тамашаларыгыз, клоун-молауннарыгыз бер якта торсын!..
Әнисенең бу сүзләреннән Ваня рәхәтләнеп көлде. Учакта дөрләп янган утка карап уйга чумды. Нинди соң ул Белоруссия? Нигә әнисе ул якларны һаман оныта алмый? Иванга килгәндә, аңа Казанда да начар түгел. Киресенчә, әйбәтрәк тә әле. Коеныйм дисәң, суы бар, кызыныйм дисәң, комы бар. Дөрес, урманда җиләк, чикләвек яклары гына такыррак. Бу тирәләрдә халык күп яши — тиз җыеп бетерәләр. Шәһәр шәһәр шул инде. Әмма шәһәрнең ниндие! Ленин үзе укыган шәһәр. Быел менә класс җитәкчесе Николай Филиппович аларны университетка алып барды. Володя Ульянов утырган партаны күрсәтте. Сходка башланып киткән залга алып керде.
Җае чыгып Белоруссиягә кунакка кайта алса, андагы малайларга сөйләр нәрсә күп хәзер. Авызларын ачып, тын да алмыйча тыңларлар иде.
Тик кайчан җитәр ул көннәр?
Иван Кабушкннга Белоруссиягә бөтенләй бүтән шартларда кайту насыйп булган икән шул...
Үткәннәрдән сәхифәләр
...Партизан отрядына «Зур җнр»дән самолет килеп китүен ишеткәч, Кабушкин гадәтенчә үзенә хат бирүләрен көтсә дә, өмете акланмады. Күңеле кителде, моңсулык басты аны. һәр чәчәк, һәр яфрак, һәр агач, ниһаять, куе урманның үзе дә ямьле Идел буйларын хәтерләтә иде. Уйга чумган килеш, урман сукмагыннан атлады да атлады ул. Бер ел гына гомер үткән икән әле. Юк, аерым яшәүләрне гомер чутына кертергә ярамыйдыр аны.
...Кабушкин Казанда озак кунак булмады. Ялы бетәргә шактый иде әле, хәрби комиссар җибәргән чакыру кәгазе килде.
Иван сизенде: Тамараның әтисе чакыра. Зур гәүдәле, салмак хәрәкәтле, үткен карашлы, киң күкрәгендә ике ордены балкып торган хәрби җитәкче иде ул.
Повестканы күрүгә Кабушкинны ниндидер сәер тойгы биләде. Чак кына курку идеме ул. яисә гаҗәпләнүме — аеруы кыен. Ни дип чакыра икән соң аны хәрби комиссар? Тамарага булган мәхәббәтне сизенде мәллә? Дөрес, куркырлык һични юк шикелле: Иванның мәхәббәте саф. кайнар һәм, шулай әйтергә яраса, мәңгелек иде. Ул әле азрак кына хыялый да түгел микән?!
Ихтимал, хәрби комиссар, ата буларак, кызы сайлаган егетне якыннан күреп-белеп, Тамараны һәртөрле күңелсезлекләрдән саклап калырга телидер? Билгеле инде, теләсә: син. солдат, дары исен җитәрлек иснәсәң дә, минем кызыма тиң түгел, дип кистереп әйтә ала ул. Тамара әле бик яшь. акылга утырмаган, дип әйтүе дә мөмкин.
Хәрби комиссар Кабушкин белән озак сөйләште: Ахырда ул:
— Тамара мина синең хакта һәммәсен сөйләде, Иван,— диде.— Күрәм, син башлы егет. Сиңа укырга китәргә тәкъдим итәм. Солдат тормышын беләсең. Бер ел дигәндә лейтенант булырсың. Я, килештекме?
Бу боерык төсендә яңгырады дияргә мөмкин иде. Әмма хәрби комиссарның соңгы сүзләрендә гаҗәеп мөлаемлек, аталарча кайгыр- тучанлык булып, аның ачык зәңгәр күзләрендә бернинди рыя юк иде.
Хәрби комиссар саубуллашканда Иванның кулын нык итеп кысты:
— Я, укыганда уңышлар телим.
Кыска сроклы хәрби мәктәпне тәмамлаган Кабушкинга интендант хезмәтләре лейтенанты дигән исем бирделәр һәм ул, ике атналык ялдан соң, Минск хәрби округы чик буе гаскәрләре сафында хезмәт итәргә тиеш иде.
Ваня укуын тәмамлавын буласы каенатасына әйтергә һәм Тамараны үзенә хатынлыкка сорарга дип Казанга кайтты. Кызганычка каршы, комиссар белән очрашырга туры килмәде — полковник Петровның үзен дә укырга җибәргәннәр иде. Туйга барыбер кайтты ул. (Туйны, Ирина Лукинична теләгәнчә, Казанда башлап, Белоруссиядә төгәлләргә ниятләделәр). Кияве белән кызын комиссар ихлас күңелдән тәбрик итте, бәхет теләде. Тамараның медицина институтындагы имтиханнарны бер елга кичектереп, Иван хезмәт итәргә тиеш заставага хәзер үк ияреп китәчәген генә ошатып җиткермәде ата.
Сагынуларга күп түзгән Тамара киявеннән бер генә сәгатькә дә аерылырга теләмәде. Киленне каенана яклады. Күп тә үтмәде, алар өчәүләп Белоруссиягә китеп бардылар. Ваня хезмәт итәргә тиешле хәрби часть Ирина Лукиничнаның туган авылы Малаховцы белән янәшәдә генә булып чыкты. Монда Ваня элеккеге танышларыннан майор Кадермәтовны очратты. Майор Казанда чакта үзе янына кат- кат кереп карантинда яткан Ваня белән күрешү даулаган Тамараны (хәрби комиссар кызы бит!) онытмаган икән. Көлә-көлә үткәннәрне искә төшерделәр.
Ирина Лукинична, туй мәшәкатьләре белән авылга, туганнары янына китте. Тынгысыз армия тормышы башланды. Аннары... сугыш, Тамараны озату һәм — әсирлек... Саташулы куркыныч төш кенә булгандыр ул. Урмандагы бу сихри иртә дә бәлки төш кенәдер. Моннан нәкъ бер ел элек, аякларны көчкә-көчкә сөйрәп, үзе кебек әсирләр сафында тузанлы юлдан Минскига таба атлаганда мондый матур сандугачлы иртәләрме күрермен дип һич тә уйламаган иде ул.
Тамара, Тамара, күңелем кошы, кара күзле чибәрем, кара карлыгачым. кайда икән хәзер син? Онытмадыңмы Ваняңны, син дә шулай өзелеп сагынасынмы?..
— Сәлам, якташ!
Кабушкинның уйлары кинәт бүленде. Аның каршында карсак гәүдәле, җилдә, кояшта йөреп каралган, тирән җәрәхәт эзе калган киң битле, азрак кына чепи күзле, чем кара мыеклы, егерме сигез* утыз яшьләр чамасындагы бер партизан басып тора иде. «Юк, таныш кешегә охшамый бу! — дип уйлады Кабушкин.—Аннары, нигә үзеңне кем җитте шуңа танытып йөртергә? Хәерлегә булмый ул. Сүзләрең көмеш булса да, эндәшмәвең алтын булсын дип, бик белеп әйткәннәр! Бу кеше урманга яңа гына килгән бугай».
Мыек хәйләкәр төстә елмайды һәм Кабушкинның уйларын сизгән шикелле:
— Отрядка кичә генә килеп җиттем әле. Күршедәге урманнан. Озакламый кайтып китәм,— диде.
— Миңа димәгәе, хет бүген китегез. Чит кешеләрнең китү-кай- туыида абсолютно эшем юк,—дип, Кабушкин ризасызлык белдерде. Аның зәңгәр күзләре кысыла төштеләр, озын көчле куллары, малай чактагыча үрелеп, нарат ботагын эләктереп алдылар. Ботак зур, таза гәүдәне күтәрә алмады, сынды.
— Без чит кешеләр түгел, Жан. Тамара яратып шулай дип атый иде бит сезне. Хәер, Тамарага чаклы ук шулай эндәшүчеләр бар иде инде. Бала чак дустыгыз Харис, мәсәлән. Аннары, дивизиягездә дә...
— Минем дивизия — партизан отряды, иптәш...
— Вафин,— дни кулын сузды Мыек һәм ярым шелтәле төстә дәвам итте:
ШАМИЛ РӘКЫЯПОВ ф КАЙДАН СИН, ҖАН?
— Йомшак хәтерле булырга ярамый, иптәш лейтенант. Иптәш военком кияве!
«Вафин... Вафин... Гумерка Вафин ич бу!—дип, Кабушкин чак-чак кычкырып җибәрмәде.—Тик моның бите... Провокатор түгелме бу? Сайрасын әле, сайрасын...»
Ниһаять, аңлаштылар.
— Чигенә башлагач, үзебезнең Казан егетләреннән кемне дә булса очратмадыгызмы соң? — дип сорады Вафин, уйчанланып калган Кабушкинның үзенә әүвәлгечә битараф каравына үпкә белдергән сыман. Үзен бала чак дусты, үзең хәл дә сорамыйсың дип, рәнҗеп карыйлар иде аның күзләре.
— Яков Лысинны очраттым.— диде Кабушкин.— Дөресен әйткәндә. аз гына да куандырмады ул мине. Искә аласы да килми хәтта...
Ә барыбер һәммәсе истә.
— Вәт бу очрашу! — диде Яшка ул чакта.— Болай очрашырбыз дип һич исәпләмәгән идем.
— Сугыш шартларында... яманрагы да булуы мөмкин,—диде Кабушкин.
Алар янәшә атлап киттеләр. Аяк астында чыбык-чабак сына, уры- ны-урыны белән су лычкылдый.
— Сине интендант хезмәтендә дигәннәр иде,—диде Яшка,—кесәсеннән папирос ала-ала.— Кайда машиналарың? Нишләп асфальттан гына выжлатмадың?
— Машиналарның кайберләрен яндырып калдырдык, кайберләрең тылга озаттык.
— Тамара китеп өлгердеме?
— Өлгерде.
Алда «Кызыл хач» сурәте төшерелгән машина күренде. Аның ачык ишеге янына талчыккан йөзле яшь кенә шәфкать туташы баскан иде. Ул:
— Яралы кызылармеец иптәшләр, ике кешегә урын бар, рәхим итегез,— диде.
Яков көтмәгәндә аксаклый башлады, каты әрнүгә түзгәндәй аскы иренен тешләп, Иванның беләгенә тотынды.
— Мин — яралы, ә син мине озата баручы. Киттек, Кабушкин!..
— Син нәрсә?! Әле генә...— Иван сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, агач башларына тияр-тимәс зәһәр тырылдап дошман самолеты очып узды. Ике-өч җирдә бомба шартлады. Утлы төтен, тузан чүмәләләре күккә томырылды.
— Ложись!..
Элеккегесеннән дә хәтәррәк тавышлар чыгарып, икенче самолет үлем чәчеп узды. Ул ташлап киткән бомбаларның берсе «Кызыл хач»- лы машинага эләгеп, аның урынында пыскып яткан түгәрәк чокыр гына калдырды.
— Димәк, гомер бетмәгән безнең! — диде Яков.— Озак яшәячәкбез.
Кабушкин эндәшмәде.
Чигенүне дәвам иттеләр. Яков сөйләнә-сөйләнә барды:
— Карале. Ваня, һаман үлем турында гына уйларга кирәкмидер. Тормышның һәр ботагына ябыш, һәр тармакка тешләрең белән...— Ул нәрсәнедер исенә төшереп булса кирәк, беразга тынып калды, аннары мөлаем тавыш белән:—Туеңда җиде басуда үскән бодай оныннан, җиде чишмәнең суыннан ипи пешерә алмавыгыз дөресме? —дип сорады.
— Дөрес,— диде Иван.— Туйны әни теләгәнчә, туган авылыбызда үткәрергә теләгән идек тә, сугыш комачаулады.
— Димәк, белорус туй йолаларын өйрәнүдән бер тиенлек тә мәгънә чыкмады. Шулай буласын Казанда чакта ук әйткән идем мин
сина.— Яков өметсез төстә кул селтәде,— юллар Парижга түгел, кабергә илтергә мөмкин.
Кабушкин усал итеп Яковка карады.
— Парижга җиткәнче шушы белорус җирләрен узасын бар әле
— Узып барабыз инде. Ә бәлки шунда тукталыргадыр? Ниһаять, ф белорусча туй ясый алыр идек.
— Моның белән нәрсә әйтергә телисең син, Яков? ?
— Бу мәхшәрдә телгә ни килмәс... Кара син тирә-ягына күк күк- * рәвен хәтерләтеп артиллерия ата. бомба шартлый, үкереп самолетлар = оча, танклар ыжгырып өскә килә... Ни белән бетәр болар барысы, ә? “
— Ни белән бетәсе билгеле һәр вакыттагыча котырып килә-килә = дә. авыз-борынын җимереп, чалбарын ташлап качып китә, һаман z ■шулай булган, тагын шулай булыр.
— Бу юлы ул, энекәем, техниканың кәттәсенә утырып килә. Чалбарын ташлап йөгермәс. Гитлер яшен тизлегендә җинәм. ди бит.
Моннан дүрт-бнш ел элек трампарктагы бер сөйләшү кылт итеп “ Ваняның исенә төште: Е
— Алаймы? Чебеннән фил ясамадыммы?
— Аңламыйм...
— Аңлыйсың. Мин электроцехта эшләгәндә газета укыгач... Гитлер с* шантрапа, буш куык кына, фәлән-фәсмәтән, дигән идең.
— Явыз хәтерле син, Кабушкин.— Ул флягасыннан спирт салып эчте, аннары Ваняга агызды.
— Юк. аек хәтерле. Моны борыныңа киртләп куй! — диде Кабуш- < кин.— Кайда синең мылтыгың? =
— Нигә ул? Менә пистолет табып алдым. Штабчы ич мин...
Спирт белән тамак чылаткач кәефе күтәрелеп киткән Яшка, иңнәренә корал, сугыш кирәк-яраклары күтәреп баручы талчыккан сугышчыларга игътибар итеп тормастан, үткән көннәрен искә төшерә башлады.
— Бар иде яшь чаклар. Харис әйтмешли, кесә тулы борчаклар... Ничаклы кыз кул астында иде. Ә бит мин, Ваня. Светлананы барыбер эләктердем. Тамараң кайткач, ул тәмам җебеде. Иләс-миләс йөрде-йөрде дә... Эчкәли башлады. Эчкәч хатын-кыз үз-үзенә хуҗа була аламени? Тәне шәп иде шайтанның. Ап-ак... тутырган тавык кебек... Мин инде син аны авыз иткәнсең дип уйлаган идем.
— Син исерекме, әллә акылдан яздыңмы. Яшка?
— Менә син ул... ул чакта да җиләк кебек кызны интектереп... Света миңа барысын сөйләде...
— Җитте, старшина! Әгәр хәзер үк гәйбәт савытыңны япмасаң...— Кабушкин пистолетына үрелде.
— Бетте, бетте...— дип, Яшка чигенүче сугышчылар арасына кереп шылды.
Язмыш аларны әсирләр лагеренда очраштырды
Анысы болай булды: яралы килеш мен бәла белән Минскига таба атлаганда әсирләр арасында
— Килеп алучысы булган белорусларны иреккә чыгарачаклар икән.— дигән хәбәр таралды.
Кабушкин ышанмады. Ләкин бу хәбәр раска килде: җиңел машинада узган күзлекле офицер, рус сүзләрен вата-сындыра, үзе шулай диде. Иван элек Минск тирәсендә яшәгән бер әсиргә гозерен әйтте.
— Үземне генә эзләп тапсыннар, карарбыз аннары.— диде теге.
Ике көннән соң Кабушкин әсирләр лагеренда кочаклашып, әрнүле төстә елашкан ир белән хатын янына килде, тамак кырды.
Белорус агай айнып киткәндәй булды, йомшап төшүенә уңайсызланып. тнз-тиз күзләрен сөртте һәм: «Таныш бул, Маруся, бу — Җан»,— диде.
Маруся тулы гәүдәле, татарларга хас кара күзле, озын толымлы, сабыр гына яшь хатын иде. Күренеп тора: сер сыя моңа, тешләре сирәк түгел моның.
Тәртип саклап әрле-бирле йөреп торган полицай һәм немец ераклашкач, ире хатынына:
— Тап кемне дә булса, Маруся. Коткарыйк егетне кыямәттән,— диде.
Маруся, ризалык белдереп, баш иде. Кабушкин аңа нишләргә кирәклеген аңлатты.
Шул чак колак төбендә генә:
— Миңа да хатын табыгыз. Юкса бу номерыгыз барып чыкмас,— дигән тавыш ишетелде.
Кабушкин күтәрелеп караса, шак катты: каршысында яралы ун кулын канлы чүпрәк белән бәйләп күкрәгенә аскан, ябыгып шактый бетәшкән Яков басып тора иде. Ул яргаланган иреннәрен ялмаштырып:
— Зинһар,— дип өстәде.— Жан, әйт ичмаса бер сүз. Шикләнмәсеннәр. Өйләнәчәкмен мин ул хатынга. Бу тәмугтан коткарсын да терелтсен генә...
Маруся Яковка җирәнгән сыман караш ташлады. Ире исә йомшак кына:
— Тырышып кара, Маруся,— диде.
Маруся, ризалык белдереп, ым какты.
Алар проходнойга таба атладылар.
Яков, гомерлек гадәтеннән аерыла алмыйча җиргә <черт» иттереп төкерде дә, теш арасыннан гына:
— Ышанмыйм мин бу стервага. Сүзендә тормас! — диде.
— Исән булсак, күрербез...
— Сиңа хатын табылыр. Синең хатын-кызны яраттыра торган сөйкемле сөягең бар. Военком кадәр военком кызының башын әйләндердең. Светлана акылдан шашып йөрде. Минем генә фартым юк.
— Светлананы... үземнеке иттем, дидең ич...
— Шыттырдым гына ла...
Бу юлы Кабушкин җиргә төкерде.
— Без бер җепкә тезгән мәрҗәннәр булып чыктык бит әле, Ваня: туйларны белорусча җиде басуның бодай оныннан, җиде чишмәнең суыннан әвәләгән ипи салдырып үткәрмәгәек. Яхшылыгымны онытмассың: өйләнгән икәнеңне әйтмәм.
— Мин икенче кат өйләнергә уйламыйм.
Яков гаҗәпләнеп карады:
— Үзенә өйләнмәгәч, нәрсә дип безне моннан йолып алырга? Ахмаклык бу!
— Юк, фидакарьлек! Үзең теләмәсәң, көчләп өйләндермәсләр.
— Муенга атланачаклар! һәм бер генә чыелдасаң да немецка тотып бирәчәкләр.
— Не смей алай сөйләргә! Үз аршының белән үлчисең. Парижга юлың уңмадымыни? Белорус җирендәге кешеләр кирәк булды, ә? Коега төкермә, суын эчәрсең, дип борынгылар бик белеп әйткәннәр.
Яков чебен кугандай селтәнеп:
— Тукта, тукта, масайма. Безне алырга этем дә килмәячәк! — диде.
— Миңа килерләр. Сиңа — икеле...
— Әгәр миңа кнлмәсәләр, моннан ычкынырмын димә, Иван. Комиссар кияве икәнеңне чишәчәкмен. Без — бер җепкә тезелгән мәрҗәннәр дип әйттемме? Үлсәк тә, калсак та бергә. Вот шулай!
— Тәмам эт икәнсең, Яков. Коерыгыңны чабып өзми ялгышканмын...
Алар икесе ике якка атлады.
Әсирләр бу сөйләшүне ишетмәделәр дә, һәммәсе сусаудан иза чигә иде. Чәнечкеле тимер чыбык киртә буенда авыз-борыннарында, җәрәхәтләрен бәйләгән канлы чүпрәкләрдә чебен мыжлаган мәетләр күренә башлады.
Кабушкин күләгәрәк почмакка килеп утырды. Чигәләрен учлары белән кысып, чуалган уйларының рәтенә төшәргә тырышып карады... Башы чатный, фикерләре томанлы иде. Ләкин өметне өзмәскә, бирешмәскә кирәк. Әгәр берәр мәрхәмәтлесе алырга килсә? Ә эт жанлы Яков сатса? Барысы да бетәчәк. Иванга ярдәм кулы сузарга теләгән изге жанны да аяп тормаячаклар. Хәер, эшләр алайга китсә, ул хатын бу кеше минем ирем түгел, ялгышканмын, дип борылып китә ала алуын. Әмма бу инде ’суга батканда саламга ябышкан кебек килеп чыгачак.
Шулай ни йокылы-уяулы уйланып ятканда әсирләр, дәррәү кубып, проходнойга таба кузгалдылар. Юк, ашарга да, эчәргә дә бирмәделәр. Ишек янында полицайны иярткән немец, кулындагы кәгазьгә карый-карый, Яков Лысинны чакыра иде.
Яков Кабушкинга күз чите белән генә карап, вәкарь белән генә алга узды.
— Яков Илларионович Лысин?
— йа, йа,— диде Яков.
— Ду ист белорус?
— йа, йа...
Немец жиңенә свастикалы чүпрәк бәйләгән, йөзенә карап нинди милләттән икәнлеген аеру мөмкин булмаган озын буйлы, киң җилкәле шөкәтсез адәмгә нәрсәдер әйткәч, анысы Яковка төксе итеп:
— Хатының алырга килгән,— диде.
— Күптән кирәк иде. Мәрхәмәтле немец властьларының приказын сәгате-минуты белән үтәмәгәне өчен кайткач та ярам әле мин аны, стерваны...
— Хатыныңның исеме ничек?
һәммәсен күреп-ншетеп торган Кабушкин- «Ж,ор Яшка бетте, капты! — дип уйлады. Гомер күрмәгән кешенең исемен каян белмәк кирәк? Бетте, хәзер ялганы тотыла...»
Ләкин Яшка — Яшка икән ул. Судан коры чыгу әмәлен тиз тапты. Ул, ялагайланып, иреннәрен ялмаштырып:
— Сез кайсысын әйтәсез, яхшы әфәнде?—диде.— Хатыннарым минем, законлысыи законсызын санасаң, бишәү...
— Мөселманмы әллә син?
— Юк, христианмын, яхшы әфәндем. Тумышым белән Загорскиның үзеннән. Атакай йорты духовный семинария янында гына...
Эшләрнең куерып баруын һәм куркыныч янавын абайлаган, хәйлә- мәкергә, күрәсең, Яковтан һич калышмаган, мул күкрәкле, йомры хатын такта ишек артыннан ажгырып килеп чыкты да «иренә» ташланды:
— У-у-у, идол!.. Тирес бит! Чучка танау! Кәнтәйләрең килмәдемени үзеңне йолып алырга? Законлы әшәке Авдотькаң тагын кирәк булдымы?..
— Авдотьюшка! Авдотьюшка! — дип ялварды хатынның исемен белеп өлгергән Яков.
«Ирен» алырга килүченең гел сынап карарга гадәтләнгән комсыз күзләрендә гаҗәпләнү чагылды. Колагындагы алтын алкалар салкын гына җемелдәделәр, кып-кызыл итеп буялган калын иреннәр гаҗәпләнүдән ярым ачык килеш калды.
Немец белән полицай әле хатынга, әле иргә карадылар.
ШАМИЛ РӘКЫППОВ ф КЛПЛАН СИН, ЖАН?
Мич кадәр бу ханымның пешкән чүрәкәй хәтле генә Яковка кияүгә чыгуы гаҗәбрәк иде шул.
Язмышы кыл өстендә торуын белгән Яков ширбәтле сүзләрен сибепме сипте.
Артык төчеләнү хәерлегә түгеллеген чамалаган полицай «кияүнең» җиңеннән тотты:
— Син үзеңне белорус дисең һәм дә бу хатынга өйләнгән идем дисең?
— Әйе. әйе. яхшы әфәнде,— диде Яков тиз-тнз.— Шартын-йоласын үтәп, искечә туйлап.
— Искечә туйлап?.. Әйт инде алайса, энекәем, кияү егетләрен искечә кемнәр дип атыйлар? Никах көнендә кияү белән кәләш өстенә нәрсә сиптеләр? Төп бирнә бүләге ни?
Кайчандыр Кабушкинның анасы улына сөйләгән туй йолаларын Яшка тәрәзә төбендә тыңлап торган булса да, кирәге юк дип, хәтеренә сеңдермәгән иде. Шуңа күрә хәзер ык-мык итте, рәтле җавап бирә алмады. Ә айгырдай хатын, эшнең тугарылуын чамалап, тәртәне шундук кирегә борды:
— Юк-юк, бу бәндә минем ирем түгел. Борыны гына азрак ошаган. Тик аның борыны зуррак иде. Ялгышканмын мин. Гафу итегез...
Полицай Яковны сугып екты. Өнсез гәүдәне каядыр сөйрәп алып киттеләр. Яшка бүтән күренмәде.
Икенче көнне Кабушкинны проходнойга чакырдылар, хатыны эзләп килүен белдерделәр.
Өстенә иске-москы киенеп, олырак күренергә тырышса да, Нюра мөлаем һәм чибәр иде. Аңа күп булса унсигез тулгандыр. Ул үзенең «ире» кем икәнен абайлап алуга, бер дә тартынмыйча, Кабушкинга сарылды. Кибеп ярылган иреннәреннән, сакал-мыек баскан яңакларыннан үпте. Үзе елый-елый такмаклый, үзе «ире» белән очрашуга әйтеп бетергесез шатлана иде.
Тәртип саклап әрле-бирле йөргән кораллы немецның бу күренешкә күнеле йомшады булса кирәк, ул: «Фрау гут, тут»,— дип читкәрәк китте. Ә Нюра шул арада Кабушкинны моннан йолып алу өчен үзләренең паспорт хәзерләүләрен, тик аңа ябыштыру өчен фоторәсем кирәклеген. әгәр Иванның фоторәсемле берәр документы булса, Комсомол урамында яшәүче таныш фотографның булышырга әзер икәнлеген әйтеп өлгерде.
Кабушкинның барлык документларын, башына сугып миңгерәүләткәч, дошман солдатлары алып киткәннәр иде. Бары тик Тамара белән 1940 елда Казанда кышкы киемнән төшкән фоторәсем генә ниндидер кодрәт белән гимнастерка кесәсендә сакланып калган иде. Иван әрнеп шуны Нюрага төртте һәм: «Менә шуннан ни дә булса чыгара алса гына инде»,—дип пышылдады.
— Чыгарыр. Пеләшне дә чәчле итә ул! —диде Нюра.
Чыннан да. кичке якта Нюра бөтен шартын китереп яланбаш төшкән фоторәсемле паспорт алып килгәч, Кабушкинны «хатыны белән өенә» кайтарып җибәрделәр.
Кабушкинның иреккә чыгуы шулай ансат кына хәл ителде дисәк, бу хакыйкатькә туры килеп бетмәс иде. Төксе полицай Жанны да сират күпереннән уздырды.
Кияү егетләренең боярлар дип аталуын, туйда кияү белән кәләш өстенә кушучлап-кушучлап гәрәбәдәй бөртек сибүләрен, иң зур бирнә бүләге итеп чуар тавык һәм дуңгыз баласы бирүләрен — һәммәсен- һәммәсен сөйләде Кабушкин.
Алар проходнойдан Нюра белән култыклашып чыктылар.
Шулай итеп, Иван Жан булып йөри башлады. Иң әүвәл Столовая бистәсендәге кешеләр белән аралашты, яңа тәртипкә карата аларнын чын фикерен белде, аннары Минскиның үзеннән иптәшләр әзерләргә кереште. Урманда партизаннар бар, дип ишеттерделәр, ләкин алар үзләрен сиздермиләр иде әле. Тирә-якта да, Минскида да тынычлык хөкем сөрде. Жанның моңа эче поша башлады. Юк. халык өметен ♦ җуймаска тиеш, ул дошман белән эчке көрәшкә әзерләнсен, үзенең җитәкчесе барлыгын тойсын. Төнлә самолет ташлап киткән листовкада шулай диелгән. Димәк, эшне башларга кирәк. Вакыт.
һәм Жан, урманнан кораллар табып алуга, үзенен өч иптәше белән беренче тапкыр ауга чыкты. Шоссе юлның текә борылган җиренә засадага урнаштылар. Менә алдан һәм арттан мотоцикллар сакчылыгындагы «Опель» маркалы җиңел машина күренде. Жан сигналы буенча бердәм ыргытылган өч граната һәм автомат чиратлары фашистларның көлен күккә очырды. Тегеләрнең коралларын һәм документларын алып, урманга кереп сыздылар
Чираттагы ау Логойск юлында булды. Аннары Стелбун ягына киттеләр. Монысында ягулык ташый торган машиналарны шартлаттылар.
Партизаннар хәрәкәте турында шәһәрдә мең төрле хәбәрләр таралды.
Партия подпольеда эшләргә кешеләр калдырган булып чыкты. Минскида подполье райкомнары оештырылган, алар белән шәһәр комитеты җитәкчелек итә. Хәзер Минск тирәсендәге урманнарда байтак партизан отрядлары бар инде. Алар фашистларга китергән зыянны санап-исәпләп бетерер хәл юк. Дошманның аяк астында җир яна. Элеккеге кебек күккә карап, күкрәк киереп йөри алмый ул хәзер, һәр адымда үзен үлем сагалаганны белә. Күпчелек урманнарга алар кермиләр — куркалар. Андый урыннарны алар партизан зонасы дип йөртәләр. Анда халык сугышка кадәргечә яши — власть Советлар кулында, мәктәпләрдә укулар дәвам итә.
Укулар дошманның борын төбендә үк хәрәкәт иткән партизан отрядында да тукталганы юк. Әле моннан ике атна гына элек Жан, отряд командиры Ничнпорович, комиссар Покровский кушуы буенча, партизан мәктәбендә укучылар өчен карандашлар табып кайтты. Дәфтәр ягы гына кыенрак. Юк, немец дөньясында кәгазь юк. Хәер, укучылар аптырап тормыйлар; урман бай, каен тузына, юкә такталарга язалар. Нинди кызык мәсьәләләр, мисаллар уйлап чыгаралар диген, юеш борыннар! һәр мисалда шартлатылган склад, күпер, паровозлар, юк ителгән техника, солдат... Сугыш балалар дөньясына да үтеп керә, чыныктыра, җитди булырга, дошманны таный белергә һәм үч алырга ’өйрәтә. Балалар арасында ятимнәр дә бар. Ләкин отрядта ятимнәр юк, алар турында олылар кайгырта...
Кәүсәсенә кара такта беркетелгән карт имән үсеп торган аланлыкка килеп чыккач, Кабушкнн иптәшләренә туктарга ишарәләде.
— Уңга борылыйк, дәресне бүлдермик,— диде ул шыпырт кына.— Болан да фашист самолетлары, артиллериясе күп бүлдерә аларны. Землянкаларда юеш булганга, кояшка чыкканнар, нарасыйлар.
Партизаннар әмәлләгән озынча эскәмияләргә утырып, тезләрен өстәл иткән укучылар аларга борылып та карамадылар... Партизан мәктәбендә классларга бүленеш юк. Укучылар абыйлы-энеле янәшә утыралар, һәркем үзенең ничәнчедә икәнен белә һәм үзенә тиешле заданиеие тырышып үти. Бөтен нгьтнбар укытучыда. Каршыда ул басын тора икән, димәк, син үз эшеңдә бул. кайгырма
Жан күбрәк тапталган сукмакка борылды. Ул штабка илтә иде. Алар каршына өстенә кыска тун кигән, муенына бинокль һәм немец автоматы аскан яшь кенә бер егет — штаб элемтәчесе килеп чыкты.
ШАМИЛ РӘКЫЙПОВ ф КАЙДАН СИН, ЖАН?
— Отряд командиры сезне көтә.— диде ул Кабушкинга честь биреп.
Аны отряд командиры полковник Ничипорович борчулы кыяфәттә каршылады. Ул:
— Рәхим ит. түргәрәк уз,—дип. ак кулларын җәеп өстәл янына чакырды. Хәл сорашты, аннары Минскидагы күңелсез хәбәрләр ту* рында сөйләде һәм Жанның бик ашыгыч рәвештә шәһәргә китәргә тиешлеген әйтте.
— Приказ әзер, имза куелган.— диде ул Кабушкин алдына бер бит кәгазь этеп.
Анда түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Отрядта медикаментлар һәм сугыш кирәк-яраклары җитешмәүне искә алып һәм шулай ук Логойск партизан отряды белән элемтә урнаштыру максатыннан, боерык бирәм:
1. Отряд штабының икенче бүлек начальнигы өлкән ярдәмчесе лейтенант Кабушкинга һәм сугышчы-партизан иптәш Саранинга аерым исемлек буенча медикаментлар алып кайту, сугыш кирәк-яраклары табу, Логойск кызыл партизан отряды белән элемтә урнаштыру һәм басма хәрефләр белән листовкалар чыгару өчен Минск шәһәренә китәргә.
2. Куелган бурычны үтәү өчен 1942 елның 10 мартында 22 сәгать 00 минутта лагерь урнашкан җирдән чыгып китәргә. Лагерь урнашкан җиргә 1942 елның 16 мартында кайтып җитәргә».
— Аңлашыла.— диде Кабушкин.— Приказны үтәү өчен хәзерләнә башларга рөхсәт итегез.
Командир Жанны кочаклап алды:
— Сак була күр. Жан. Элеккеге кебек барысына да үзен чапма. Син безгә зур эшләр оештыру өчен кирәк... Провалдаң соң Минск подпольесы какшады, беләсең.— Отряд командиры авыр сулап куйды, әйтергәме-юкмы дигәндәй, иренен тешләде һәм дәвам итте:—Анда ниндидер провокатор барлыкка килгән. Белергә һәм бик тиз аңардан котылырга кирәк. Юкса...
— Аңлашыла,— диде Кабушкин.— Приказ үтәлер, иптәш командир.— Жан үкчәләрен шыкылдатып честь бирде.— Хушыгыз, Владимир Иванович. Күрешкәнчегә кадәр...
— Уңыш телим. Жан!
Кабушкин белән Саранин төне буе юлда булдылар. Саклык йөзеннән үзара сөйләшмичә (урман — колак, кыр — күз дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр!) бардылар. Таң алдыннан аяк асты туңдырып җибәрде, атларга җиңеләеп китте. Разведчиклар моңардаи күбрәк файдаланып калырга исәплиләр иде. Шуңа күрә тукталган җиргә авып йоклар дәрәҗәгә җитеп арысалар да, ял итмәделәр. Наратка сөялеп кенә тамак ялгадылар да аяклардагы тәмам йөрәккә төшә торган әрнүләрне җиңеп, юлны дәвам иттеләр.
Күз бәйләнеп килгәндә, шәһәргә өч-дүрт чакрым калгач, Жан юлдашын туктатып:
— Хәзер икебезгә ике якка китәргә кирәк,— диде.— Шулай ышанычлырак.
Партизан отрядыннан алып кайта торган авыр йөк — шартлаткычларны икегә бүлделәр. Капчык өсләренә дуңгыз мае салдылар.
Жан, әйләнгеч юлларны туры итеп. Александра Константиновна Янулис квартирына кайтырга тиеш иде. Тулы гәүдәле, озын кара толымлы, сирәк елмая торган аз сүзле бу чибәр кызны квартир хуҗасы итеп Жан үзе сайлады. Полиция бирә торган таныклык — аус- вайста аталарының исеме туры килгәнгә, тикшерүчеләргә алар үзләрен бертуганнар дип әйтәләр иде. Фамилияләре ике төрле—чөнки
Александра кияүгә чыккан, янәсе. Кияве беренче көннәрдә үк сугышка алынган, хәзер бертөрле дә хәбәре юк...
Кыз подполье таләпләренә тиз күнде. Ул казинода эшли һәм, немец телен яхшы белгәнгә, исереп мактанышкан офицерлардан ишеткән мәгълүматларны подпольедагыларга җиткереп тора иде.
Көннәрдән бер көнне Артур Вильке дигән немец капитанының ♦ махсус задание үтәр өчен Минскига килүен белеп кайтты. Монысына Жан әллә ни игътибар итмәде: гестапо, абвер, СД агентлары белән мыжлап торган шәһәргә кем килмәс тә кем китмәс?! Әлеге капитанның кобурасында исемле пистолеты бар икән. Аны капитанга Гитлер үзе бүләк иткән...
Жанны аучыларга хас тойгы биләп алды: эх, шул пистолет кодта төшсә?!
Александра гаҗәпләнеп:
— Нигә ул сиңа? — диде.— Коралың булмаса икән...
— Моны, сугыш беткәч тә, музейга куяр идек. Музейга кергән кешеләр пистолеттагы язуны укып: «Менә бит белорус партизаннары нинди кыю булган, алар Гитлер үзе бүләк иткән коралны да кулга төшерә алганнар!» — дип, безне мактарлар иде.
— Болай да мактарлар, Жан.
— Барыбер сөйлә, Шурочка, ниндирәк ул капитан?
Жан атна буе аны сагалап йөрде. Ниһаять, очратты. Капитан бер офицер белән казино түрендәге гөл артында почмакта кәефләнеп утыра иде. Икесе дә ярыйсы ук сәрхүш. Нәрсә турындадыр кызып- кызып бәхәсләшәләр.
Жан алган сырасын эчә-эчә Александраның күзләренә мәгънәле карап алды да тиз-тиз урамга чыкты. Капитан кайсы якка китәр икән? Кич булып килгәндә әллә кая барып йөрмәс, кунакханәсенә генә кайтыр ул. Димәк, «Белорусьжа. (Жан моны белеп өлгергән иде инде.) Анда таба кайту юлында нинди җайлырак урын бар? Әһә... сәгать буе сыра эчеп утырган немец юлда тукталмый калмаячак, Жан белә: бәдрәф эзләп йөрмәячәк алар.
Капитан казинодан бергә эчеп утырган иптәшен ияртеп чыкты. Кунакханә ягына борылмыйча, туры киттеләр. Жан аларга иярде. Каршыдан искән җил өзек-өзек сүзләрен ишеттерә: бөек Германия, фюрер, аңа биргән ант...
Мондый төче сүзләрне Жан һәр немецтан диярлек ишетә иде. Аерма шунда: бу сүзләр бүген гадәттәгечә тантаналы-горур төстә түгел, күбесенчә зур кырыслык һәм янау белән әйтелделәр. Ни хикмәт? Жан саклык йөзеннән кесәсен капшап куйды. Юк, корал кирәксенеп түгел (көндез ул гомумән коралсыз йөри), немецлар нигә безнең арттан барасың дип бәйләнә-нитә калсалар, берәр хәйлә табар өчен. Кесәдә Александраның көмеш медальоны бар. Жан чылбырны чеметеп тотып:
— Герр офицер, битте, цванцнг марка! — днячәк.
Дошман икәү булганда теләсә кемне бер селтәүдә һуштан яздыра торган сул йодрыкка сүз бирелмәячәк. Хәер, җае чыкса...
Болар борылып карамыйча юлны дәвам иттерделәр. Тротуарга җимерелеп төшкән йорт янына җитәрәк тиргәшү аеруча көчәйде. Менә капитан, сүгенеп, иптәшенең якасына ябышты, аралыкка төртеп кертте.
— Брудер! Майн брудер! — диде яшьрәге.
Мондый хәлгә гаҗәпләнгән Жан, хәрабәләргә ышыкланып:
— Ә бу капитан шәп спортсмен! — дип уйлады.—Иптәшен нишләтергә чамалый ул? Брудер абый дигән сүзләре ич ул аларның...
? <к у» нь».
ШАМИЛ РӘКЫИПОВ ф КАЙДАН СИН, ҖАН?
Капитан кулында күгелҗем корычлы пистолет елкылдады, тымызык көнне ботак сынгандай гына шартлау ишетелеп калды.
Ганс Гансны атты! Нәрсә бу? Әлегә хәтле мондый сәер хәлне күрергә түгел, ишетергә дә туры килгәне юк иде аңа. Шик юк, болар- ның берсе...
Кара киемле капитан, мәет өстенә иелеп, кабалана-кабалана кесә актарырга кереште. Ниндидер кәгазьләрне читкә ыргытты, ә саллы гына бер төргәкне чирканып тотып, як-ягына карана-карана изүенә яшерде дә бирегә таба йөгерде.
Юк, үткәреп җибәрә алмады Жан: аяк чалды. Капитан бакадай җәйрәп барып төште. Жан корбанына ташланган киектәй сикереп, тегенең кулына басты да, немецның пистолетын кобурасыннан алды һәм:
— Папиер! — диде.
Немец төргәкне Жанга сузды, исән котылуга өметләнеп өзек- өзек итеп:
— Флюгшрифт... Листовка... Из Москуа,— диде.
Жан яшен тизлегендә: «Безнең агент микән әллә бу? — дип \йлап алды.— Җайсыз килеп чыкты. Әллә пистолетын кире бирергәме? Аннары маңгаеңа терәп атса?..»
— Геноссе... Камрад... Товариш...
— Berl Йөгер тизрәк! Мин сезне җибәрәм...
— Спасибо.
Яшерен квартирага кайткач, Жан иң әүвәл өстәлгә медальонны, аннары аның янына исемле пистолет белән листовкаларны куйды
йөзе ап-ак булган Александра:
— Бу — бик куркыныч эш, Жан! — диде.
— Алай ук түгелдер лә, кадерлем, мөгаен, алай ук түгелдер. Әмма мин коточкыч ахмак хәлгә калдым бугай.— һәм ул Александрага һәммәсен сөйләп бирде.
Листовкалар, чыннан да, Мәскәүдә басылган иде.
Мәеттән капитан читкә алып ташлаган нәрсә лейтенант Рудольф Внлькеның шәхси таныклыгы иде.
Александра өстәлдә зәһәр кара күзен төбәп яткан коралга ымлап:
— Бу нәмәрсәкәйнең дә хуҗасы Вильке фамилияле булган,— диде.
Жанның фикере яктырып китте:
— Акыллым син минем. Шурочка! Игътибар итүең өчен рәхмәт... Димәк, капитан Артур Вильке. чынлап та, үзенең энесен аткан...
— Син нәрсә, Жан...— Кыз өстәл яныннан чигенеп (әйтерсең пистолет шул мәрхәмәтсезлеккә төп сәбәпче!), Жанның киң күкрәгенә ышыкланды.— Ничек инде — үзенең энесен?..
— Монысы көн кебек ачык. Лейтенант майн брудер дип өзгәләнеп кычкырды да хәтта.
— Абыйсы энесен... Коточкыч вәхшилек! Гитлер бүләк иткән пистолет белән...
— Монысы гаҗәп түгел. Уйла әле: капитан Артур Вильке ни өчен үзенең энесен атты? Менә кайда мәсьәләнең кәттәсе?
— Барыбер түгелмени, Жан? Бер фашист икенчесен дөмектерсә ни дә, икенчесе беренчесен дөмектерсә ни? Урыннарын алмаштырудан сумма үзгәрми.
Жан кызның чәченнән сыйпап, уйчан төстә:
— Үзгәрә шул, кадерлем. үзгәрә,— диде.— Кем үтерелде бүген — дусмы, дошманмы? Бу ике туганның берсе — һичшиксез безгә дус, Кемне кулдан ычкындырдым мин — дуснымы, дошманнымы? Вәт кайда мәсьәлә. Моңа җавапны шушы листовкадан табып булмасмы?
Александра листовканы тәрҗемә итәргә кереште:
<— Әйе, без ант белән бәйле. Анардан ваз кичү безгә авыр, бик авыр . Явызлык, мәрхәмәтсезлек белән властька килгән Гитлер халыкны һәлакәткә илтә. Халкыбызга булган тугрылык Гитлерга булган тугрылыктан күп өстен...
Нәрсә ул хыянәт? Үз файдасы өчен халкын саткан кеше генә хыян тче була. Без Ватанны сатучылар түгел, ә коткаручылар... Безнең намус, безнең бәя Гитлерга биргән антыбызны формаль үтәүдә түгел, халкыбызга тугрылыклы булып калуда...»1
— - Аңлашыла... Бу байлыкны без, Шурочка, адресатларына тап-шырырбыз, әлбәттә. Шигем юк. Рудольфның үтерелүенә шушы листовкалар да сәбәпче.
— Ни өчен листовкалар? — диде Александра.— Үтерешмичә, ташлап кына китсәләр?
— Инанган кыйблаңны ташлап китеп булмый, Шурочка. Листовкалар Рудольфның эчке кесәсендә иделәр. Димәк, ул аларны кайдандыр алган Агасына укыткан. Аннары — ике инанган кыйбла бәрелешкән... Тик Артур, энесен үтергәч, ни өчен аның документларын читкә алып ыргытты?
Александра кыюсыз гына:
— Партизаннарга сылтар өчендер, мөгаен.— диде.
— Мин дә шулай уйлыйм. Тик хәзер, Шурочка, шуңа жавап бир: листовкалары кесәсендә килеш энесен гестапога тапшырган булса, моның өчен Артурга рыцарь тәресе бирерләр иде бит?
Каты чикләвек булып чыкты бу мәсьәлә. Аңа төрлечә якын килеп карасалар да, рәтле жавап таба алмадылар
/Кан өстәлдәге пистолетны сүтеп, детальләрне ике өлешкә аерды да, берсен иске чүпрәккә төреп. Александрага сузды;
-- Бик ерак яшер, кадерлем. Сугыш беткәч бергә кушып җыярбыз. Шулай ышанычлырак булыр...
Александра ишегалдына чыгып китте. Шактый торып кергәч:
— Карт топольнең уң ягына күмдем,— диде.
— Моны ник миңа әйтәсең?
— Белеп тор. Сугыш беткәндә мин булмасам... килеп алырсың. Мине исеңә төшерерсең...
Жан кызны кочаклады. Сөйләшмәделәр, һәр икесе үз уе белән мәшгуль иде. Урамнан ачы чыйнап патруль машинасы узды, автоматлар тырылдады. Тәрәзә пыялаларын зыңлатып нәрсәдер шартлады да, тирә-як кинәт тынып калды.
Бераздан инде Жан баягы уйларына чумган иде.
— Ни өчен Артур рыцарь тәресеннән баш тартты икән соң? — диде ул листовкаларга карап.
Кыз бу куркусыз егетнең подполье эшенә шул дәрәжәдә бирелгән булуына сокланып бетә алмый иде. Ул гүя шуның өчен генә яши. аның бүтән бер нәрсәдә гаме юк. Башка хатын-кызлар белән ялгыз калганда да шундый... инсафлымы икән?.. Китегез, ямьсез уйлар! Жан бүтән төрле, яхшы, итагатьле. Әгәр югары белем дә алса, тәмам ачылып китәр иде... Александра Жан килгәндә генә файдалана торган зәңгәр чәчәкле чынаякка чәй агызды, күптән инде саклап тоткан шоколадның ука кәгазен ертты.
— Жан, беләсеңме, Артурның рыцарь тәресеннән ни өчен баш тартуын мин аңладым бугай...
— Ни өчен, кадерлем? Әйт, зинһар!.
Антифашист Эрнст Хадерманның 1942 елда республикабызның Алабуга шәһәрендәге хәрби әсирләр лагеренда үткәрелгән офицерлар җыелышында сөйләгән реченнән. ул. немец телендә Мәскәүдә 500 мең дан басылып, төрле юллар белән фашист гаскәрләре арасында листовка итеп таратыла Берничә данәсе Совет Армиясенең Үзәк музеенда саклана. (Автор).
ШАМИЛ РӘКЫППОВ ф КАПДАН СИН, ЖАН?
— Казинода офицерлардан ишеткәнем бар: немец, антын бозып фюрерга хыянәт итсә, аңа үлем җәзасы бирелә.
Жан түземсезләнеп:
— Соң. Рудольф үле бит инде...— диде.
— Моның белән генә эш бетми икән шул: үлемгә хөкем ителгәннең ата-анасын, туганнарын йорт-җирләреннән куып чыгарып, үле» лагерьларына озаталар икән.
Жан кызны күтәреп алды:
— Акыллым син минем! Дөрес! Артур Вильке нәкъ әнә шуңардан курыккан. Энесе Рудольфны гестапо барыбер эләктерер иде һәм аны барыбер үтерерләр иде. Моның кара күләгәсе бөтен кардәш-ыруга төшәр иде. Шул исәптән Артур Вилькеның \'зенә дә... Ә болай хәл башка антына тугрылыклы Рудольфны партизаннар үтерде. Фюрер өчен шәһит китте. Өйдәгеләргә пенсия килеп торачак... Оста уйланган!—Жан ике кулы белән башын тотты.— Шигем юк хәзер: чын фашистны ычкындырганмын икән. Кызганыч, аһ, кызганыч!..
Шулай да Жан отряд командирыннан Артур Вилькеның безнең яшерен агент түгелме икән дип белешүен үтенде. «Зур җир»дән уңай җавап килмәде. Ахырдан Жан моңа үзе дә инанды.I
Партизаннар биреп җибәргән «урман күчтәнәче» берәгәйле булды: тимер юлда мәхшәр башланды. Фашистларның Минскидан фронтка дип озатылган поездлары кайдадыр юлда откоска мәтәлделәр, дошманның ягулык салынган цистерналары шартлады, бик күп сугыш кирәк-яраклары, солдат, офицеры юк ителде. Юлларда хәрәкәт тукталды. Хәрби комендант партизаннар зонасын чистарту, тимер юлны ремонтлау һәм саклау өчен Берлиннан өстәмә көчләр сорарга мәҗбүр булды.
Фашистлар подпольечыларга каршы көрәшне көчәйттеләр. Шәһәрдә агентлар, шымчылар бермә-бер күбәйде. Парольләр, пропускала? әледән-әле алмаштырылып торыла башлады. Тентүләр ешайды, шәһәргә кертмиләр дә, чыгармыйлар да. Урамнарда йөрү куркыныч иде хәзер. Тик өйдә кул кушырып утырып булмый бит. Задание үтәлергә тиеш. Иван өс киемнәрен алыштырды, кырынды, чистарынды һәм, сак кына атлап, чыгып китте. Ары сугылды, бире сугылды — артта «койрык» юклыкка инангач кына ышанычлы кешеләрдән подпольедагы «Звязда» газетасының редакторы Володя Омельянюкның яңа адресын сорап алды. Бу спай егетне ул күптәннән белә иде инде. Володя хәзер олыгаеп киткән: борын төбендә генә мыек калдырган, сакал җибәргән. Өстендә ак күлмәк, муенында ефәк галстук. Чалбары шәпләп үтүкләнгән.
— Ә-ә-ә, Саша-Александр, Жан Базаров-Назаров, Кабушкин-Ба- бушкин! Сәлам, дускай, сәлам!—дип каршылады ул Иванны, ягымлы елмаеп.— Иң элек «Зур җирдән» нинди хәбәрләр килүен сөйлә. Ленинград нишли?
— Ленинград кыядай нык тора! Севастопольның да бирешергә исәбе юк. Фашистлар Кызыл Армиянең көчен сындырдык дип юкны лыгырдыйлар. Барлык фронтларда каты сугышлар бара. Партизан хәрәкәтләрен, диверсион эшне без көчәйтергә тиеш, Володя!
I Майор Артур Внльке Мннскидагы гестапо башлыкларынын берсе була. Ләкин барыбер гадел җәзадан котылып кала һәм соңгы елларда ГФРда укытучы булыо эшли. (Автор).
■— Әлбәттә! Әлбәттә, Базаров-Назаров, Кабушкин-Бабушкин! Син, дустым, гаҗәпләнмә болай такылдавыма. Гестапода ачкан делода син шулай исәпкә алынгансың ди. Синең баш өчен шактый акча да билгеләгәннәр икән. Шулай булгач, үзеңне эре тотарга тулы хакың бар, дустым.
— Беләсең ич, Володя, вакланып торганыбыз юк: шартлатсак * кимендә эшелонны шартлатабыз; дөмектерсәк, ким дигәндә унтер- офицерны
дөмектерәбез. Клинок авылы янындагы сугыш турында ишеткәнсездер инде? — Кунак Омельянюк тәкъдим иткән урындыкка утырды да, җавап көтеп, күзләрен дустына текәде.
— Ишеттек, Жан, ишеттек. Шуның шәрәфенә менә мин бәйрәмчә киенгән бит инде! Фашистларның тәмам кирәген биргәнсез сез анда. Бер батальонга якын эсэсчы юк ителгән. Санлап алынган гаскәр, һәммәсе югарыгы чин — ял йортында көч тупларга килгән булганнар. Өч көн буе күмделәр, өч көн буе табутларны Германиягә озаттылар. Рәхмәт үзегезгә. Кайткач барлык партизаннарга, бигрәк тә Ничипо- ровичка партиянең шәһәр комитеты исеменнән кайнар сәлам һәм зур рәхмәт тапшыр.
— Бик рәхәтләнеп, Володя! Ләкин кунак ашы — кара каршы дигәндәй, шәһәр комитетына без дә рәхмәт әйтәбез: алар җибәргән кешеләр арслан кебек сугыштылар ул көнне. Менә дигән партизан алар хәзер.
Омельянюк уйга калды. Бераздан:
— Синең эшләр шәп, Жан,— диде.
— Нигә алай дисең, Володя?
— Кайтасың да гестапога утлы күлмәк киертәсең, китәсең дә эсэсчыларны автомат белән мунча чабындырасың.
— Шуңа күрә мин партизан-разведчик, үзеңЧә әйтсәк, Базаров-. Назаров, Кабушкин-Бабушкин бит инде.
Алар икесе дә рәхәтләнеп көлештеләр.
— Я, сөйлә, нинди заданиеләр белән кайттың?
Әңгәмә озакка сузылмады. Тәрәзә төбендә автоматын әзер тоткан фашист патрульләре йөреп торганда озаклап сөйләшеп утырырга мөмкинме соң?! Әнә ачы үкереп, ябык машина — «кара козгын» үтеп китте. Аның тавышы басылырга өлгермәде, мотоцикллар тырылдап уздылар.
— Листовкалар басуны оештырырбыз,— диде Володя, саубуллашканда.— Шрифтлар әзер инде, тынычрак урын һәм вак-төяк кенә табасы калды. Элемтә мәсьәләсен дә хәл итәрбез. Озакламый аннан кеше килергә тиеш. Очрашу урынын билгеләрбез. Яна адреслар менә шушы кәгазьдә. Күз карасы кебек сакла. Яныңда йөртәсе түгел. Куркыныч туса, шундук юк ит. Ә менә провокатор Давыдов... Моңа үзен керешерсең. Син разведчик кына түгел, оператив группа җитәкчесе дә бит. Эзлә, тап, күзәт. Тик җентекләп тикшерә күр һәм... үзең башкарма. Гестапо синең почеркны тиз таный. Я, хәзергә, Жан...
Ике көннән соң немецлар провокатор Давыдовның җансыз гәүдәсен поляк костелы артындагы төрбәдән табып алдылар...
Шәһәрдә кабалану, ыгы-зыгы башланды.
Омельянюк биргән адресларны кайда сакларга? Ин яхшысы — күңелгә сеңдерү, билгеле. Ләкин унга якын бит алар. Капылт кына ничек һәммәсен күңелгә сеңдереп бетермәк кирәк?!
Александра Иванга иске үтүк китереп тоттырды
— Син электр эшен беләсең, бәлки, төзәтеп куярсың? — диде.
ШАМИЛ РӘКЫЛПОЗ ф КАЙДАН СИН, ЖАН?
Жанның кабырсып йөрүен кай арада сизеп алган диген. Шунысы жайлы тагын: кызның төпченә торган гадәте юк. Үзең сөйләмәсән, берни сорашмый Шуңа карамастан, ни кирәген әллә каян белеп ала. Менә, рәхмәт төш кере, кәгазеңне яшерергә шушы үтүк ярамыймы диюе бит инде аның.
Жан үтүкне ипләп кенә сүтә башлады. Нәни гайкаларда эз калмасын өчен, «карга борыныжа резина кисәге куеп борды. Эчтәге асбестны икегә аерып, адреслар язылган кәгазьне арага салып калдырды. Ахырда Александраны чакырып:
— Бер-бер хәл була башласа, шнурны тоташтырырсың.—диде.
— Ток юк ич...
— Фашистлар тентү ясарга кирәк булган кварталга ток бирәләр.
— Аңлашыла, Жан...
— Син иң акыллым минем.
— Мин шат... Сиңа булыша алуым өчен шат.
— Әти-әниең шундый кызлары белән горурланырлар иде.
Александра, башын аска иеп. акрын гына:
— Әйе. алар юк инде..— диде. Кыз: «Бу дөньяда бердәнберем син хәзер минем!»—дип әйтергә бик-бик теләсә дә, кыюлыгы җитмәде, кызарып, кухняга юнәлде.
Кара-каршы утырып, гөлдерәшә-гөлдерәшә тамак ялгагач һәм беркадәр вакыт сөйләшеп яткач, Жан йокыга талды. Ул бүген өч сәгатьтән соң шәһәр читендәге бистәгә барып кайту өчен яктырганчы ук юлга чыгарга тиеш иде.
Чытырдый-чытырдый янган сукыр лампа яктысында Александра Жанга карап уйланып утырды. «Үзең искиткеч куркусыз кеше син, Жан. Ничаклы хәтәр эш синең җилкәңдә, ничаклы борчылу, хәвеф... Барыбер зарланмыйсың. Син һәр вакыт көр күңелле, ягымлы, кыю».
Кызның йомшак бармаклары битенә тиюгә, Жан уянып китте.
— Вакыт җитте, матурым...
Кичке якта Кабушкннны эзләп элемтәче Ирма Лейзер килде.
— Атакай сине бик тиз отрядка кайтырга кушты,— диде ул.
«Алдан килешкән вакыты җитмәгән. Хикмәт нәрсәдә икән соң? — дип уйлады Жан.— Әллә инде без монда ни дә булса карап җиткермәдекме?»
Ул Давыдовны юк итү операциясен вак-төягенә чаклы хәтереннән үткәрде. Бәлки урын дөрес сайланмагандыр? Юк, поляк зираты под-польечыларның яшерен урыны түгел. Анда моңа чаклы бернинди операция дә үткәрелгәне булмады, мөгаен, үткәрелмәс тә. Шулай булма- са, Сайчик алдан кисәтеп куйган булыр иде. Жан заданиене үтәргә керешкәнче үк аның белән киңәште ич. Сайчик ул чакта елмайды гына, аннары:
— Андый сак җанвар бу алдавычыңа кабармы икән? Урыны бигрәк караңгы бит,— диде.
Ә «җанвар» капты, егетләр дә аптырап калмадылар
Листовкалар үз вакытында бастырылып таратылды. Элемтә тиешенчә көйләнде, һәммәсе тәртиптә кебек. Черки дә борынын тыгарлык түгел...
Жан әнә шундый уйлар белән урманга кайтты. Отряд командиры Ничипорович землянкасы ишеге төбенә баскан сакчы көтеп торырга кушты Бу хәл дә яхшы уйлар кузгатмады. Элек болай түгел иде — биредә ул һәр чак көтелгән кунак иде...
Узгынчы жил үткен укларны хәтерләткән чыршы башларын һәм жиздәй наратларның купшы ак түбәтәйләрен чайкалдырды. Агачлар берьюлы шаулаштылар да тындылар. Кайдадыр ябалак кычкырып куйды.
Ниһаять, Кабушкинны землянкага керергә чакырдылар. Анда караңгырак һәм салкынча иде. Идәннән әрем исе чыгып тора. Урман эчендәге землянкага хас түгел иде шикелле бу. Бала чакта Ваня үз j куяннарына ашатыр өчен үлән жыеп йөргәндә, әрем исе нәкъ шулай g борынны әчеттерә иде. .
Кабушкин дулкынланмаска тырышты. Ул отрядта лейтенант сана- я лып, штабның бүлек начальнигы урынбасары вазифасын үтәсә дә, я аңа буйсына торган берәү дә юк иде. Ул үзенә-үзе солдат, үзенә-үзе < командир. Бүгенгә чаклы алар — солдат һәм командир — кушылган я һәр эшне менә дигән иттереп үтәделәр һәм шуңа күрә ниндидер шик * азрак борчып торса да, Жанның йөзе тыныч иде. Әйбәтләп карасаң, ф шик тә түгелдер әле ул, бары уйлану гынадыр. Ә уйланудан исә бер- а нинди солдат та, командир да азат була алмый инде. о
Отряд командиры, киң жилкәле, озын буйлы кадровый подпол- Е ковник Ничипорович, өстәлдәге кәгазьләреннән карашын алмый гына з башын күтәрде, гимнастеркасын, бил каешын төзәтте дә шат тавыш * белән: а
— Вольно, лейтенант. Вольно,— днде.— Мин сине, дус кеше, за-ч
рыгып көтәм. Я, утыр. Иң әүвәл башкарган эшләрең турында сөйлә, з Кыскача гына... *
Кабушкин листовкалар чыгару, элемтәгә керү һәм провокаторны а юк итү вакыйгаларын сөйләп бирде, егетләрне мактады, һәм яңа за- даниене үтәр өчен әзер икәнлеген әйтте.
Ничипорович урыныннан торды. Кабушкин да аяк өсте басты. Командирның акыллы, үткен күзләре кысыла төштеләр, киң маңгаенда жыерчыклар барлыкка килде. Трубкасына ут элдерде дә, күгелжем алкалар чыгара-чыгара, землянканың шыгырдавык идәне буйлап йөрергә кереште. Үзен нәрсә дә булса берәгәйле дулкынландырса, ул һәр вакыт шулай итә.
Өстәлдә телефон шалтырады, ләкин командир трубканы алмады. Гүя һичнәрсә ишетмичә һаман йөри бирде.
Кәгазь тотып радист керде, аны өстәлгә куйды да кулын чигәсенә тидереп, ике генә сүз әйтте:
— Ашыгыч. Мәскәүдән.
Җавап көтеп тормады, чыгып китте.
Отряд командиры, йөрүеннән туктап, кәгазьне кулына алды, радиограмманы укыды, йөзендәге уйчанлыгы тагын да арта төште
— Белсәм икән мин ул көтүченең нинди икәнлеген,..
— Иптәш командир, белдерергә рөхсәт итегез,— диде Жан,— көтүче — күренекле фигура, аңа бөтен көтү буйсына. Бәлки мин белә алырмын? Заманында көтүчеләр һәм кәжәкәйләр белән эш йөрткәнем булды минем. Кирәк икән, хәзер дә...
Командирның күзләрендә шаянлык жемелдәде:
— «Эш йөрткәнем булды» дисеңме? Димәк, майлы кәҗә итен авыз иткәнең бар? Шуңа күрә үткен егет булып үскәнсеңдер әле! Шулаймы, Жан?
— Яшереп тормыйм, иптәш командир, булды андый хәл, булды. Үсмер чакта. Үзебезнең Идел ярында! ы болында пикник ясадык. Во!..
Командир жнлкә чокырын кашып:
— Ә нәрсә, андый пикникны кабатларга була. Тәҗрибәң дә бар икән... Болын-урманга барырга ризалата алмасан, ресторанда ли-
монлап коньяк эчеп кәеф-сафа корырга мөмкин. Моның гади көтүче түгеллеген онытмагыз. Үзең үк: «Аңа бөтен көтү буйсына», дисең бит...
— Аңлашыла, иптәш командир. Тик кечкенә генә бер детальне ачыкларга рөхсәт итегез: ул «көтүчене» теге дөньяга җибәрергәме?
Ничипорович көлә-көлә:
— Юк, Жан. Бу юлы задание катлаулырак. Аны теге дөньяга җибәрергә ярамый. Ул безгә эшләргә тиеш, — диде.
— Әгәр риза булмаса? — Жан сораулы карашын командирына текәде. Ничипорович җавап бирергә ашыкмады. — Ул немецмы?
— Әйе.
— Алайса эш барып чыкмас.
— Барлык немецлар да фашист түгел, Жан. Аларның күбесе яшен тизлегендә җиңү сугышының бик нык сузылуын һәм Гитлерның ахмак саташуы гына икәнлеген аңлады бит инде. Россияне җиңү тәтемәячәген, киресенчә, үзләрен теге дөньяга җибәрәчәгебезне күреп торалар алар хәзер. Менә хәтта фашист газетасы «Минскер цайтунг» партизаннар кулыннан әҗәлен тапкан мең алты йөздән артык немец шәһәр зиратына күмелде дип яза. Син беләсең бит, Жан, болар әле урта кул офицерлар гына. Зуррак чиндагыларның мәетләре Бөек Германиягә цинк табутларда озатыла.
— Димәк, безнең «көтүче» дә — офицер?
— Әлбәттә. «Зур жир»дә аны Шулай атаганнар.
— Бу задание аннанмы?
— Әйе, Жан. Ә синең «көтүчең» — Ганс Штрубэ, «Үзәк» тимер юллар президенты канцеляриясенең башлыгы булыр.
Кабушкинның маңгаена салкын тир бәреп чыкты, лып итеп урындыкка утырды, Штрубэның өстәлдә яткан сурәтенә бакты һәм:
— Иптәш командир, сез шаяртмыйсызмы? — дип сорады.
— һич юк. лейтенант. — Ничипорович челемендәге көлне баш бармагы белән баскалады. янә көйрәтеп җибәрде дә кабат әрле-бирле йөренә башлады. — Билгеле, бик хәтәр эш бу. Әмма бүтән чара юк. Без сиңа ышанабыз, Жан... Моны син генә булдыра аласың. Бары тик син генә!
Жан аяк өсте басты:
— Сынап карармын, иптәш командир!
— Отлично, Кабушкин. Хәзер кичекмәстән эшкә керешик. «Зур җир» «көтүчегә» ачкыч табарга кирәк һәм моны мөмкин эш дип саный. Тик сак бул, Жан Штрубэ — акыллы һәм үткен кеше. Хәрәкәт планы болай... '
...Шулай итеп, Жан сәүдәгәр булып китте. Александраны казинода гына күргәләде. Алтын тешләр куя торган Лена белән ешрак очрашты, менә дигән өс-баш киемнәре тектерде, шәһәр уртасындагы әйбәт квартирага күчте — эре коммерсант әллә кайда, читтә яшәмәс бит инде!..
Жан Штрубэны ерактан күзәтте. Танышып китеп, максатка ирешү өчен кешене яхшылап өйрәнергә кирәклеген аңлый иде ул. Штру- бэнын холкы ниндилеген, нидән кәефе күтәрелүен яки төшүен, нәрсә яратуын, характерының йомшак ягы нәрсәдә икәнлеген ачыклап бетергәч кенә эшкә кереште Жан. Әлбәттә, бүтән офицерлар кебек үк Ганс Штрубэ да алтын яратадыр. Бу җимгә кабуы бик мөмкин аның. Тик алтынны ничегрәк тәкъдим итәргә? «Менә сиңа, агай-эне, алтын, ә син моның бәрабәренә Мәскәүгә җибәрү өчен, тимер юлдагы поездлар хәрәкәте турындагы кыйммәтле мәгълүматларны безгә бирә торырсың». — дип шәрран ярып булмый ич инде.
Жан станция тирәсендә ешрак әйләнгәли башлады.
Тимер юлчылар өчен «урак өсте» иде. Төзәтергә чират көтеп, унга якын паровоз депо капкасы янында тора. Бер ишләре чош-пош иттереп сирәк-мирәк хәл ала, ә икенчеләре мәеттәй сап-салкын, тынсыз. Димәк, алар биредә кимендә өч-дүрт тәүлек капка төбен саклый инде! Тышта шул чаклы булгач, депоның эчендә алма төшәрлек тә урын юк дигән сүз. ф
Жан Сайчик карт табарга кушкан тимер юлчыны күзләде. Аның ~ янына гади киемнән генә килде, билгеле. Әбәт вакытында сыра чө- < мерә-чөмерә сүз ялганды. Кирәген генә сөйләде аңа тимер юлчы. . Соңгы көннәрдә паровозлар депога күбесенчә подшипникларын эре- | теп кайталар икән.
— Берлиннан җибәрелә торган баббит эретмәсе начар,— диде |
тимер юлчы.— Шуңа күрә әнә күпме паровоз депо төбендә. Тимер с юлчы сынаулы итеп Жанга карады, сакалын сыпырды һәм күз кысты, * Ул як-ягына каранып алды, аннары ярым пышылдап ф
— Без дә тырышмыйбыз түгел, сыныкка сылтавы да булгач, бнг- ш рәк тә... Җиңүне якынайтасы килә. Безнең җиңүне!..
— Ә начальнигыгыз Штрубэ әфәнде ничек соң, бик чәпчемиме?
һәммәгезне стенага терәттерәм, дип янамыймы? 3
— Халык алдында кылчыклы. Ә ялгызы булганда алай бик зыян- *
лы күренми, тыныч. 2
Штрубэ депода һәр эшкә тыкшынып йөрми икән, килгән чакла- е; рында дәшми-тынмый карап әйЛәнә дә: «Лючше нада рабатайт!»— х дип китеп бара. Күбрәк үз кабинетында кәгазь укып утыра икән. 5 Атнага өч тапкыр җыеп киңәшмә үткәрә. Кабул итү көннәре — сишәм- g бе белән җомга. Кабинет ишеге янында һәр вакыт төзәтенгән-ясанган секретарь кыз утыра.
— Ул кызның исем шәрифләре ничек?
— Раиса Александровна...
— Тәк...кияүгә чыкканмы?
— Юк диләр...
Жан мыегын бөтереп куйды: «Әллә без начар кияүме? Буй-сын — метр да туксан тугыз, авыз-борынны да ходай кызганмаган. Салпы якка салам кыстыра беләбез. Бүләккә саранланмабыз... Барысы да шома тәгәрәсә, чибәр секретуткасы янына нинди шәп кавалер килеп йөрүен шеф-немец күрми калмас... Аннары инде Жан, Штрубэга баш иеп, аның башкода булуын үтенер. Тиздән үткәреләсе туенда урынны иң түрдән бирәчәген әйтер, истәлеккә дип кыйммәтле бүләкләр төртер. Берлинда яшәүче фрау Штрубэны да өлешсез калдырмас. Мул яудырыр Жан туй бүләкләрен. Аннары инде җаен туры китереп сүз башларга да була: гонорар түләнде, Штрубэ әфәнде, эшкә керешергә вакыттыр. Шуңа чаклы чибәр Раиса кулыннан үтә торган кәгазьләрдән сөзеп алыр нәрсә чыкмагае әле. Бүләкләрне, әлбәттә, Лена өстәл тартмасыннан алырга туры килер. Анда алтын алка, беләзекләр җитәрлек. Барыбер тоныкланып тик яталар. Лена берсен дә кызган-маячак...»
Пропусклар бюросында эшләүче таныш егет Штрубэ секретарша- сының адресын тиз табып бирде.
Жан, сәгате-минуты белән дигәндәй. Раисага шалтыратты, борчакны кушучлап сипте һәм фәлән җирдә көтәрмен диде. Кыз риза булды. Билгеләгән сәгатькә килде, казинога кереп мороженое ашадылар, затлы шәраблардан авыз иттеләр. Александра, тагын нәрсә китерергә боерасыз, әфәндем, дип йөгереп кенә йөрде... Кич Жан кызны өенә чаклы озатып куйды. Икенче көнне дә эштән кайтканын көтеп алды. Йомшак ак кулын үбеп, өенә кертеп җибәрде.
Раиса Александровна чыннан да шәп кыз иде. Жан аны беренче караштан үз итте, кыз да магнитлангандай аңа тартылды. Күзләре
гел җемелдәп, битләре янып торды. Кыйммәтле бүләкләр, шәраб тыйнак кызны тәмам исәрләндерделәр. Ләкин Жан һәр вакыттагыча инсафлы булып кала белде. Бу аңа булган ышанычны тагын да арттыра төште. Кыз, кызарып пешкән җиләк кебек, тәмам өлгереп җитте. Озатып калганда егетнең муенына сарылып, җибәрмичә тора иде. Нәрсәдер әйтергә тели иде... Ә Жан аны нәзакәтле генә үбә дә. кул болгый-болгый китә. Күрше-күлән аларга бүрегә карагандай карый. Раиса, куркып, бүлмәсенә кереп бикләнә. Икенче көнне иртән үк Жанга шалтырата, янына чакыра. Жан, кырык эше кырык җирдә кырылып ятса да, «сөеклесе» янына килә, эре сәүдә компаниясе вәкиленә хас юмартлык белән һәммәсенә бүләкләр өләшә.
— Бәхетле син, Раечка,— дип пышылдыйлар кызның хезмәттәшләре.
Жан Раиса янына утыра, хуш исле сигарасын кабызып җибәрә. Парлап тарталар. Бераздан Раиса, кияү бүләге итеп, бер тартма сигараны Штрубэга кертеп бирә.
Шул арада Жан ике-өч мәртәбә фотоаппаратын чыртлатып өлгерә, газета укырга керешә. Кыз чыккач, аның күзләренә карап йотыла, чын кавалерларча, бармак очларыннан гына тотып, урынына китереп утырта.
Билгеле инде, Жан кәләшенең матур тезләренә тикмәгә генә орынмады: шундый чакларда, «коммерсант» буларак, әле яңа гына шеф биреп чыгарган эш кәгазьләренә дә күз салгалап алды ул.
Берлинга җибәрә торган телеграммаларында Штрубэ, гәрчә баббитның начар сыйфатлы икәнлеген белеп торса да, күләмне арттыруны гына сорый иде. Әйтерсең лаборатория анализлары бөтенләй юк. Шеф аларны гүя күрми. Президент канцеляриясенең начальнигы Ганс Штрубэ ни өчен болай эшли? Анализ нәтиҗәләренә басым ясап күрсәтсә. Берлинда шундук баббитның сыйфатын яхшырту өчен чара күрә башларлар һәм, билгеле инде, бу кыйммәтле чималга кытлык кимер иде. Подшипниклар яхшы сыйфатлы баббиттан коелган булса, паровозлар депода ремонт көтеп ятмаслар иде. Жан моннан шундый нәтиҗә ясады: Ганс Штрубэ, мөгаен, үзенә әшнә булган сәүдәгәрләрнең товарын, начар сыйфатлы булуын белгән көенчә, үткәрә тора, ул шуны тели. Кул кулны юа. табышның бер өлеше Ганс кесәсенә керә. Төп максат табыш алу гынамы икән? Башка бер ният юкмы икән? Ярар, немец безнен җиңү өчен тырышмасын дип юрыйк. Алай булганда да. Штрубэ, начар сыйфатлы баббитны алып ятып, тимер юлда тәртипсезлек дәвам иттерелүгә күз йомучы булып чыга бит.
Бу инде уен-муен түгел, Штрубэга каршы Жан кулындагы берәгәйле козырь!
Жан отряд командиры Ничипоровнчның: «Штрубэ акыллы, үткен кеше»,— дигән сүзләрен исенә төшерде.
— Карап карыйк,— диде ул үз-үзенә,—бу карт чуртан саңагыннан эләктергәч нишләр икән?
Ә шул арада чибәр Раисаның гыйшкы һәрбер таныш-белешенә хәтле билгеле булды. Көяз бай кияүне кызның шефы да күрми калмады, әлбәттә, һәм ошатты ул безнең Жанны, ошатты.
Туй ясарга да вакыт җитте шикелле: Раиса кияүгә чыгарга риза. Тик Лена гына Минскида юк. Ул атакай заданиесе белән йөри, менә- менә кайтырга тиеш. Ләкин юк та юк. Ә вакыт көтми. Пешкән җимешне өзелеп төшәр чагында кабуың хәерле. Юкса бозылуы ихтимал, һәм Жан эшне ялгызы гына башкарып чыгарга булды.
Менә бер көнне Раиса, шат елмаеп, икесенә дә кагылышлы бик мөһим бер мәсьәләне хәл кылу өчен, киявен шефы янына кертеп җибәрде.
Ганс Штрубэ кырык-кырык биш яшьләрдәге, ак чырайлы, калын муенлы, алтын кысалы күзлек кигән, бүкәндәй нык гәүдәле кеше, күн белән тышланган йомшак кәнәфигә кырын ятып, тәмле кофе чөмерә иде. Өстәлдәге мәрмәр шәрә хатын-кыз сыны алдында калын сигара төтенләп ята. Жанны күрүгә симез биттә елмаю чагылды:
— О-о, кияү килә! Пажальсто! На свадьбу приглашаль, әйеме?
— Туй булмый, начальник әфәнде,— диде Жан.
— Ничек булмый? Була! Бик була! Раиса сказаль... Ул бит во.— Ганс симез
бармакларын ирененә тидереп үбү галәмәте ясады:— Пешкән җиләк, то-есть, кап та йот...
Жан өстәл янына килде:
— Туй булмый. Чөнки мин өйләнгән кеше,—диде ул Штрубэга кырыс карап.
— Өйләнгән? Өйләнсә, война спишет. Тагын өйлән.
— Ярамый.
— Анламыйм. Нәрсәсе ярамый? Кем соң сез? Мәзәкчеме?! — Штрубэ түшәмгә карап хихылдады: — Ха-ха! Раиса янында мәзәкче. Булмый бу! Ул синнән акча таптыра. Только акча! Күп-күп акча! Бүтән берни булмый!..
— Була!—Жан кулын кесәсенә тыкты, кәнәфигә якын ук килде һәм, Штрубэның төссез күзләренә текәлеп карап, өзек-өзек итеп — Мин—совет разведчигы. Мәскәү заданиесен үтәү өчен килдем,— диде.
Немец калтырамады да, агарынмады да. Гаҗәпләнде генә:
— Маскау? Задание? Менә мәзәк — кияү!..
— Юк, Штрубэ әфәнде, мәзәкче түгел мин. Минем белән мәзәк хәерле түгел. Кабатлап әйтәм: Мәскәү заданнесе белән килдем мин сезнең янга. Сез я безгә эшлисез, я...
Штрубэ гаҗәпләнеп Кабушкинга карады. Чынаягыннан кофе кабып алды да, ак телефонга ымлап, тыныч кына:
— Я, хәзер үк гестапога шалтыратам,— диде.
— Исегезгә төшерим: сезнең ул гестаподан килеп җиткәнче, мин үзегезне өч тапкыр теге дөньяга җибәрергә өлгерәчәкмен. Шулай түгелме? Тик моның белән генә эш бетми әле.— Жан телеграмма копияләрен һәм лаборатория анализлары кәгазьләренең берничә копиясен Штрубэга тоттырды.
Ганс бу кәгазьләргә теләр-теләмәс кенә күз йөртте, симез битендә борчылу пәйда булды.
— Сез кыю разведчик. Үткен зиһенле. Шулай да... Провокатор түгеллегегезгә гарантия кайда?
— Кичке алтыда гестапо белән янәшәдәге аптекага керегез. Ләкин кисәтеп куям: гестапога шалтыратасы түгел. Койрык белән килсәгез, бу кәгазьләрнең төп нөсхәләре, тиешле аңлатмалар белән ныгытылып, кирәкле җиргә озатылыр. Анда да үткен зиһенлеләр табылыр. Нәтиҗә чыгара белерләр. Күнсәгез, буш булмассыз. Алтын дисез икән — алтын булыр...
— Яхшы, уйлап карармын,— диде Штрубэ.
Жан баш иде һәм бүлмәдән чыкты. Билгеләнгән вакытта очрашу урынын күзәтә-күзәтә: «Килерме яки килмәсме?» — дип барыбер борчылды ул.
Ә Штрубэ килде...
һәм берничә көннән соң «Үзәк» тимер юллар президенты канцеляриясе начальнигы Ганс Штрубэ язмалары буенча Белоруссия урманнарында төзелгән түбәндәге яшерен радиограмма Мәскәүгә оч1ы> «28 тәүлеккә йөк уздыру. Гаскәрләр—2653 вагон, танклар—851, автомобильләр—2877, патрон һәм снарядлар—969 вагон, ягулык —
ШАМИЛ РӘКЫИПОВ ф К.А0ДАН СИН, ЖАН?
770 цистерна, төрле калибрдагы туплар—301 вагон, азык-төлек— 5650 вагон».
Озакламыйча Ганс Штрубэ тимер юл буйларына урнаштырылган күп санлы ныгытмаларның төгәл планын подпольечыларга бирде. Бу планда барлык дзотлар, бункерлар, траншеяләр, зенит һәм кыр артиллериясе туплары һәм шундагы хәрби частьларның номерлары ачык күрсәтелгән иде. Моның өстенә Минскида мина һәм шартлаткыч жайланмалар куелган бик күп объектларның исемлеген, аннары сызымнарын да китерде ул. Бу кыйммәтле мәгълүматлар да ашыгыч рәвештә Мәскәүгә озатылды. Аларны Жан. фронт линиясе аша чыгып, Совет командованиесенә үзе тапшырды.
Дошманга тынгы юк
«Зур жир»дә булып кайтканнан соң Жанга урмандагы иптәшләре арасында рәтләп ял итәргә туры килмәде: кабат Ничипорович чакыртты.
— Ашыгыч эш чыкты, лейтенант,— диде ул.— Минскида безнеке- ләрнең хәле мөшкел. Гестапо «көтүче»безнең эзенә төшкән. Асканнар, имеш...
— Баббит өченме әллә...
— Шул бугай.
— Алай булса бу ярты бәла генә...
— һәммәсен ачыкларга кирәк, һәм сак була күр, Жан. Чамадан тыш тәвәккәлләмә. Азрак медикаментлар тапсаң, шул җитә хәзергә.
Жан Минскига житәргә унбиш чакрымлап калгач кына аттан төште.
Александра бүлмәсендә өс-башын тәртипкә китергәч, кибеткә юнәлде. Ишек янында кат-кат йөткереп, кибетче белән күзгә-күз караштылар да тыныч якка үтте. Жан артыннан ук кибетче дә керде. Тәмам төсе качкан иде аның.
— Нинди яңалыгың бар?
— Күпләрне эләктерделәр. Хәтта Раисаны да... Депода комиссия дә ревизия. Штрубэ нык торган. Барыбер... эшенә салкын караганы һәм взятка алганы өчен...— Кибетче, муенына элмәк салу галәмәте ясап, тынып калды.— Сайчик та капты. Качып барганда атып яралаганнар.
— Хәзер кайда?
— Беренче больницада.
Жан мәгънәле итеп кибетчегә карады. Тегесе тиз аңлап, башын чайкады:
— Палата ишеге янында гөрзиле хәсис тора...
Өлкән яшьтә булуына карамастан, подпольечылар өчен күп эш майтарган горком члены Сайчикны Жан яхшы белә иде. Карт аңа һәр вакыт әйбәт киңәш бирде, ярдәм итте. Әнә хәзер үзе ярдәмгә мохтаж...
— Ничек тә йолып аласы иде бит...
— Син тотынсаң, уйлап карарга була,—диде кибетче.— Ярдәмчеләр тәкъдим итә алам.
Кабушкин кирәкле ‘кешеләр белән очрашты. Сайчикны больницадан качыру өчен әллә ничә төрле хәйлә корды. Ниһаять, берсенә тукталып, аны гамәлгә ашырырга ниятләде...
Менә барысы әзер. Җаен туры китереп, Сайчикның үзенә белдерәсе һәм аның палатадан бәдрәфкә дигән булып чыгуын көтеп аласы кала. Әйтү ансат, моны гөрзиле хәсис сизмәслек итеп башкарырга
кирәк бит. Уйлаша торгач, җае табылды. Сайчикны саклаучы хәсис җилбәзәгрәк нәрсә икән. Димәк, сөйләштереп торыр өчен чибәр Ленаны больницага кертергә кирәк. Янәсе, сенелесе янына килгән. Егетне ошаткан, шуңа аңардан күзләрен ала алмый. Аның назлы елмаюлары шәрабсез исертергә тиеш.
Менә Кабушкин белән Лена урамда шартлы сигнал көтәләр. Боль- > ницаның икенче катындагы тәрәзә төбенә чәчәкле гөл куелырга тиеш. Бу: Сайчик һәммәсен белә, операцияне башларга мөмкин дигән сүз.
Җан немец офицеры булып киенгән иде, авызында кыйммәтле сигара, борын өстендә калын кысалы күзлек, кулында әйбәт планшет. Янындагы Леночканың киемнәре аеруча бай, купшы. Өстендә билләре өзелеп торган, ак челтәр якалы бәрхет тышлы тун, ачык муенында алтын чылбырлы медальон, башында шәмәхә каурыйлы мех бүрек, аякларында биек үкчәле әйбәт итекләр.
Кинәт тимер юл буенда көчле шартлау гөрселдәде. Күккә ялкын бөркелде. Бер-бер артлы салмаграк гөрселдәүләр башланды — болары вагоннар шартлавы иде. Жан канәгать төстә Леночкага карады. Елмайды. Тегесе баш какты. Күзләрендә шатлык җемелдәде. Тирә- юньдә сиреналар үкерде, машиналар ду килеп вокзал ягына ашыкты.
Урамдагы халыкның ябык чыраенда тыелгысыз куаныч балкый иде. Кешеләр, вокзал ягына ишарәләп, бәйрәмдәгечә кул кысышалар, көр сөйләшәләр. Тик алар Лена яныннан үткәндә кинәт кырысланалар, күзләрендәге мәсхәрәле караш, усаллыктан кызның тәненә чирканыч йөгерә иде.
Узгынчыларның берсе, теш арасыннан гына:
— У-уу, өстерәлчек! Тукта, сиңа да килеп җитәр алар!—дип китте.
Лена, куркак яшь боландай тетрәнеп, Кабушкинга сыенды. Ул кайнар итеп:
— Миннән җирәнәләр! — дип пышылдады.
Жан аны тынычландырырга ашыкты:
— Игътибар итмә, Леночка. Алар синең хакта бер нәрсә дә белмиләр бит. Матур этикеткаңа гына карыйлар.
— Ягъни киемнәремә димәкче буласыңмы?
— Әйе, кадерлем...
Алар, ашыкмыйча гына атлап, менә икенче кат инде больница янына килделәр. Шартлы сигнал һаман юк иде.
Ниһаять, тәрәзә пәрдәсен тартып куйдылар: чүлмәккә утыртылган гөл яктыга үрелгән иде.
— Жан...
— Нык бул, Леночка!..
Лена больница капкасыннан кереп киткәндә Жан бераз гына хәвефләнеп тә алды: кыз югалып калмасмы? Ни генә әйтмә, партизанка булса да, хатын-кыз бит ул. Дөрес, аның кебек меңнәр җәзалаулар, үлем белән янауларга карамастан, теләсә нинди заданнене үтәргә баралар. Әнә күршедәге аллеяда гына фашистлар сугышның беренче атналарында ук медсестра Шербацевичны уналты яшьлек улы белән янәшә аскан иделәр. Биредәге фонарь баганаларында исә егерме алты подпольечы ун көн буе җилдә тирбәлеп торды. Совет урамындагы бакчада ике йөздән артык кеше атып үтерелде. Халыкны куркытыр өчен мәетләрне штабельләп өеп атна буе тоттылар. Тик дошманнан үч алучылар саны барыбер кимемәде. Димәк, халык белән үлемсез идея идарә итә. Димәк, халык бу идеяне дөньядагы бар нәрсәдән өстен саный. Шуңа күрә җиңеп чыга. Бу Ленага да көч бирер.
Больница тәрәзәсендәге шартлы сигналны кабатлап, ак пәрдәне төшереп куйдылар. Жан сәгатенә карап алды һәм бакча артындагы тыкрыкка ашыкты. Бераздан ул Сайчикны машинага утыртып алып китте.
ШАМИЛ РӘКЫЯПОВ ф КАЯДАН СИН, ЖАН?
Икенче көнне Жан Александрага су җылытырга кушты. Су җылынып чыккач, аның кулына кәгазь кап тоттырды да:
— Менә бу нәмәрсәкәй минем чәчне чегәннекедәй кара итәргә тиеш. — диде.
Өйдән кара бөдрә чәчле кеше чыгып китте. Ул тыныч тыкрыклардан шәһәр уртасындагы мәйданга юнәлде. Элек Хөкүмәт йорты дип йөртелгән зур бина каршында — аптека. Жан шунда юл тотты. Бозланган пыяла ишекне ачып керде. Күзлекле аптекарь, күшеккән колларына өрә-өрә, кәгазьләр актарып утыра иде. Дару алырга килүче соңгы кеше чыгып киткәч, Жан ике рәт тамак кырды, ике рәт йөткерде. Аптекарь күтәрелеп карады да, түрдәге ишеккә ымлады. Бераздан ул Кабушкинны бәләкәй тәрәзәле келәткә кертте.
Исәнләштеләр. Жан гадәтенчә шаяртып алды, партизан отряды хәбәрләрен сөйләде. Аннары төп эшкә күчтеләр.
— Медикаментлар кирәк. Мөмкин чаклы күбрәк булсын. — диде Жан.
Аптекарь ике стена арасыннан капчык тартып чыгарды.
— Менә барысы шунда.
— Нибары шулмы? Бер түмәр белән землянка җылытып буламыни. Ә мамык? Бинтлар?
— Кырып-себереп киттеләр. — диде аптекарь. Ул тәрәзәгә ымлады. Анда, ишегалдындагы склад янында, солдатлар зур йөк машинасына әрҗәләр, капчыклар төйиләр иде.
Кабушкин:
— Кая илтәләр? — дип сорады.
Аптекарь җилкәсен генә сикертте.
— Машина Борисовтан килде, димәк, шосседан кайтачаклар...
— Сөйлә, сөйлә, — диде Жан. — Ошый миңа бу уең. Кызыктыра бу уен! •
— Немецлар ташландык чиркәү янындагы бәләкәй ресторанга тук-таячаклар. әлбәттә. Анда чатан Глафира карчык офицер әфәнделәр өчен ниндидер хуш исле үләннәр һәм борыч салып, самогон әзерли...
— Нинди чатан карчык? Каян килгән ул? Аны безнең чанага җигәргә мөмкин түгелме?
— Икеле. Сугыш башланыр алдыннан гына килеп чыккан иде ул. Ниндидер изге Варвара чиркәвен торгызу өчен хәер җыя. Чиркәү җиһазларын да ерактан ук китергән диләр.
— Болары чепуха... — Жанны бу минутта ниндидер Глафира карчык һич кызыксындырмый иде. Яралы партизаннар өчен медикаментлар кирәк. Шуңа кайтты ич ул Минскига. Командирның приказы үтәлергә тиеш.
— Рәхмәт, дускай сиңа. Бу капчыгыңны урынына яшер. Соңгы запасыңны алырга кулым күтәрелми. Бәлки җан биргәнгә җүнен бирер...
Юлларда һәм тротуарда кар эри башлаган иде инде. Каралып торган хәрабәләр өстендәге кар бүрекләре кояшта алмаздай җемелди. Ва- кыт-вакыт түбә кырыйларыннан борынгы гаскәр сөңгеләрен хәтерләткән бозлар челтерәп төшә. Җимерек өй кәрнизләреннән, моң тулы рамсыз тәрәзә төпләреннән тамчылар тама.
Яз килә. Нинди булыр һәм ни алып килер ул буйсынмас Белоруссия халкына? Фашистлар үзләрен шәһәрдә чын хуҗалардай хис ит -ләр. Әнә икесе алпан-тилпән атлап, туйдан кайткандай җырлый-җырлый килә. Шәп табыш инде бу исерекләр! Кесәләрендә партизаннарга бик
тә кирәкле увольнение кәгазьләре дә бар инде боларнын... Ләкин урам чатыннан, салмак атлап, өч автоматчы чыкты. «Патруль!» — дип сагаеп калды Җан. Тәненә салкын кырмыскалар йөгергәндәй булды. Читкә борылыргамы? Дөрес, куркыр урын юк, документлары тәртиптә Кабушкинның. Шулай да... Тышкы кыяфәте бернинди шик-шөбһә уятырлык түгел, бүген ул кабат көяз парикмахер булып киенгән иде — ♦ өстендә җәй-көз кия торган әйбәт пальто, ефәк күлмәгенең ак якасына ± кара күбәләк-галстук кунаклаган, башында шундый ук чем-кара эшлә- * пә. кулында кыйммәтле хушбуйлары һәм хушбуй сиптергече булган . кечкенә күн сумка. =
Юк. бу юлы туктатмадылар. Ә исерек немец солдатларын тыныч “ тыкрыкта эләктерергә соң иде инде. Төяүле машина менә-менә юлга < чыгарга тиеш. Чатан карчык янына барырга кирәк, анда күз күрер... |
Бер танышы торган өйдән Жан авыл агае булып киенеп чыкты. Аны S хәзер танырлык түгел иде: өстендә кат-кат ямаулы иске бишмәт, катып ф беткән сырган чалбар, аякларында тузган итекләр, аркасындагы кин- ш дер капчыкта чүпрәккә төрелгән тоз һәм ике кисәк балчыктай кап-кара с сабын. Янәсе ул бу байлыкларны базарда дуңгыз мае бәрабәренә ал- с маштырып алган да, хәзер үз авылына кайтып бара. Мондый җир 5 кортына алла йорты алдына тукталып чукыну фарыз һәм юлга чыгып ж киткәндә диндар карчыкның сихәтле бер касә хәмерен каплап кую да £ гөнаһ түгел.
Карчыктан самогон сатып алып, шәһәр читендәге контроль өе янын- = да теге машинаны көтеп торырга кирәк иде. Часовойлар кәгазь тикшер- « гән арада, юл уңае белән авылга чаклы утыртып кайтсын өчен, шофер- 1 ны «салдырырга» да, урманга кергәч, фашистларны дөмектереп, машинаны агай-эне торганрак сукмакка борырга исәпли иде Жан.
Сөйләшенгәнчә, Саранин белән чиркәү янында очраштылар. Кыйшайган чиркәүгә карап бил бөгә-бөгә чукынырга туры килмәде: урам чатыннан ютәлли-ютәлли иске йөк машинасы килеп чыкты
Жан ачынып: «Эх, шайтан алгыры! Өлгереп булмады!» — дип уйлады.
йөк машинасы кайчандыр монахлар тамак туйдыра торган йорт каршысына тукталды.
— Бәлки безгә офицер әфәнделәрдән үзләре белән алып кайтуларын сораргадыр?—диде Жан Саранинга. — Салып утырганда юмартрак булмаслармы...
— Сынап карыйк... Тульке икеле...
Жан пычрак пивнушкадан аермасы булмаган төтенле бүлмәгә үтәргә чамалаган иде дә, ишек янында ук туктаттылар.
Кызмача немец якага ябышып:
— Вшивый сабака! —дип акырды. — Век!..II Грузовикка эләгү турында уйларга да юк иде. Жан Саранин янына килде.
Шулчак артта берәү кызганыч тавыш белән:
— Бәгырьләрем, алла йортын төзәтү өчен ярдәм итсәгез лә! — диде.—Чиркәү җиһазларын бә-әк ерактан — Казаннан ук китергән идем. Саранланмагыз, бәгырьләрем. Теге дөньяга барасыбызны уйлагыз...
Жан кнсәк борылып карады. Артыш таягына таянып, карчыганыкыдай кәкре борынлы, җыерчыклы битле, күзлекле бер карчык, сәдака сорап, кулын сузды.
— Тамак чылатырга дисәгез, сезгә катырагын да табармын, боерган булса.
Кабушкнн күзләрен зур ачып:
II Ычкын моннан! (нем )
— Глафира Аполлоновна! — дип чак кына кычкырып җибәрмәде,— Теге чакта Пелагея Андреевна өендәге тимер сандыкның нигә бушап калуы аңлашыла хәзер!—дип унлап алды. — Алтын тәреләр, көмеш савытларны бу үләт козгыны очырган икән! Инде менә биредәге чиркәүне торгызырга йөри... Жан эчке кесәсеннән ике немец маркасы алды да, як-ягына карый-карый, карчыкка сузды.
Глафира Аполлоновна, комсызланып, акчаны эләктерде, аннары алъяпкычы астыннан яртыны чыгарды.
— Эчегез, күгәрченкәйләрем, исәнлеккә-саулыкка! Сихәтле булсын өчен, ничә төрле дару үләне генә салдым.
— Безгә нәкъ шундые гына кирәк, әбекәй. Киттек, Христофор. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.
Алар тикшерү өенә таба киттеләр.
— Өлгерербезме икән? —дип пышылдады Саранин.
— Өлгерергә тиешле...
Көн кичкә авышкан иде инде. Каршыдан ачы җил исә. Кар себертә. Болар бик кулай булачак. Тактадан кормаштырган кечкенә өй стенасына ышыкланып җылынып алырга, шунда узгынчы машинаны көтеп торырга сәбәп чыга. Глафира түти турындагы уйлар Жанның кабат хәтерендә яңарды. Хәйләкәр тиктормас карчык. Коточкыч диндар. Элек нинди булса, хәзер дә шул ук. Ләкин бик бетәшкән. Күпкә түзмәс, аягын сузар...
Тикшерү өе янына дәшми-тынмый гына килделәр. Каршыга автоматлы ике сакчы чыкты. Өченчесе эчтә калган икән — анда нәрсәдер дөбердәп куйды.
Жан: «Күбрәк шул», — дип уйлап алды.
Рөхсәт кәгазьләрен тикшерергә керештеләр. Озын чандыр немец һәм кып-кызыл чырайлы полицай кичкырын сәфәр чыккан юлчыларга шикләнеп карыйлар иде.
Кызыл чырайлы полицай:
— Ни шайтаныма дип төнгә каршы юлга чыктыгыз? — диде.
Немец та ризасыз төстә мыгырдады.
— Менә-менә грузовик килеп җитәргә тиеш, әфәнделәр, — диде Жан.— Килешенгән — утырып кайтачакбыз... Җил нинди әче... Бәлки сездә касә-фәлән бардыр, ә? — Кабушкин куен кесәсеннән шешәсен тартып чыгарды. — Сабый күз яшедәй чистасы, әфәнделәр. Борычы да салынган. Калада авыз итәргә вакыт тимәде. Хәзер менә юл аягына җылынып аласы иде...
Полицай, иренен ялмаштырып, часовойга карады.
Тегесе:
— Шнапс?.. Гут, гут, гут! — диде дә өйгә керергә чакырды.— Битте...III
Жан белән Саранин күзгә-күз карашып алдылар.
Өй эчендә салмак кына итеп өч тапкыр ату тавышы ишетелде... Медикаментлар төягән йөк машинасы юлга аркылы куелган киртәгә килеп төртелгәч, документлар тикшерергә өйдән икәү чыктылар. Жан, исерек шоферга күз кырые белән генә карап, аның юл кәгазьләренә текәлде. Саранин. автоматын әзер тотып, кузовка менде.
Жанның сул кулында сәмруг кош сурәте төшерелгән кәгазь, уң кулы исә кесәсендә. Кузовтагы юлдашы тамак кыруга, Жан кесә аркылы гына шоферга атты. Аннары янәшә утырып йокымсыраган немец авып төште.
Иөк машинасы, эче төтен бөркеп, җай гына кузгалып китте.
Жан, Казанның Восстание бистәсендә автомобиль йөртергә өйрәнгән чакларын исенә төшереп, елмаеп куйды.
III Аракымы? Яхшы, яхшы. Рәхим итегез!
Үч! Фәкать үч!
Күпләп кулга алулардан соң Минск подполье үзәге урманга күчте һәм, шуннан торып, дошманнан үч алучы халык көрәше белән идарә итәргә кереште. Шуңа күрә Җанга хәзер шәһәрдә ешрак булырга туры ♦ килә иде. Бу вакытта ваграк партизан отрядлары, эре берләшмәләргә оешып, илбасарларга ярыйсы гына зыян китерә башлаганнар иде инде. Башында Гитлерның урынбасары гаулейтер Вильгельм фон Кубе торган Белоруссия Генеральный комиссариаты, партизаннар белән көрәшү өчен, Берлиннан өстәмә рәвештә гаскәр сорарга мәҗбүр булды. Кырык мең кешелек механикалаштырылган эре хәрби берләшмә белорус урманнарын «тарарга» җибәрелде. Әмма партизаннар оста хәрәкәт иттеләр: төп көчләрдән бик читләшеп, җәза отрядларына һич кө-телмәгән төбәкләрдә кыю һөҗүмнәр ясадылар.
Партизаннарга «Зур җир» булыша торды. Самолетлар төн саен _ диярлек корал, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар китерделәр. Үч о алучыларның аяусыз көрәше Минскида көчәйгәннән-көчәйде. Җан һәм - аның иптәшләре, киек кенә йөри торган урман сукмакларыннан килеп, э калага үттеләр, подпольедагы дусларына корал һәм мина китерделәр, ж Төнлә казармаларга ут капты, хәрби складлар, фронтка ашыгучы ти- ™ мер юл составлары күккә очты.
Мондый тәвәккәл эшләр өчен илбасарлар җирле халыкны мәрхә- s мәтсез төстә җәзага тарттылар. Ләкин бу хәл патриотларны куркыт- s мады. Геббельснең Совет властена тупас яла ягуны күздә тоткан үгет- * нәсихәте дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Ниһаять, белорус халкының аңын 3 милләтчелек чире белән агуларга керештеләр. 1941 елның ахырында сатлык җаннардан төзелгән «Белорус халык ярдәмләшүе» дигән нә- мәрсәкәй, гитлерчыларның мәкерле күрсәтмәсенә таянып, «аңлы белорусларны» полиция оборона корпусына язылырга чакырды. Бер үк вакытта фашистларның яшь белорусларны совет йогынтысыннан арындырып чиста ареецларга якынайтуны күздә тоткан «Белорус яшьләре союзы»н төзү хәстәре алып барулары да билгеле булды.
Подпольедагы партия комитеты халык арасында аңлату эшләрен көчәйтә төшәргә һәм Белоруссиянең баш җәллады гаулейтер Вильгельм Кубены, өлкә комиссары Людвиг Эренлейтерны. өлкә жандармерия башлыгы Карл Каллны, зондерфюрер Иоганс Эркаченконы, милләтче- фашист җитәкчеләре Акинчиц, Козловский һәм башка хыянәтчеләрне юк итәргә дигән карарга килде.
Жан, оператив төркем җитәкчесе буларак, белорус халкы исеменнән Вильгельм фон Кубены җәзалап үтерергә задание алгач, бу кабахәт җанны теге дөньяга олактыру өчен җай эзләргә кереште. Белоруссиянең иң явыз хакимчесе һәвәскәр әдәбиятчы да икән — ул бәдбәхет бер үк каләм белән чиле-пешле кәмит тә язган һәм һич гаебе булмаган меңнәрчә кешене җәзалап үтерү өчен көн саен бирелә торган боерыкларына боргалап үз имзасын да салган. Бер көнне Җан аны олы урамнарның берсендә, күп санлы иярченнәре һәм көчле сак астында барганда күреп алды. Ап-ак бияләйләр кигән гаулейтер ата-анала- ры белән бергә концлагерьларга озатылучы сабыйларга учлап-учлап конфет сибә иде... Шулай да бу ерткыч җәллад халыкның үзенә карата булган ярсулы ачуын сизеп тора һәм шуңа күрә бер квартирадан икенчесенә туктаусыз күчә, шәһәргә чыкканда бер үк төрле машиналар китертеп, төркем эчендә машиналарны әледән-әле буташтырып барырга куша. Ул яшәгән йортка билгесез кешеләрне үткәрмәс өчен, әйләнә- тирәгә катлаулы тикшерү постлары куелган иде. Боларга өстәп, тәүлек буе атлы һәм җәяүле патрульләр, шәһәр халкы кебек гади киенгән пар-пар яшерен сакчылар йөренеп тора.
8. «к. У.» м ».
КАПДАН СИН, ЖАН?
113
Күп мәшәкатьләрдән сон Жанга фон Кубе кәнизәкләренең берсе белән танышырга мөмкин булды. Кыз аңа гаулейтерның үз врачы тикшермичә торып, өстәлгә куелган ризыкка һәм эчемлекләргә орынып та карамавын сөйләде. Кубеның бүген-иртәгә Смолевичига барып речь сөйләргә җыенуын да шул кәнизәк әйтте. Юлда барганда аны уннарча мотоциклчылар, броневиклар саклаячак икән. Смолевичига берәүне дә җибәрмиләр, ә юлга ике яклап часовойлар куелган.
Жан ничек кенә булса да Смолевичига барырга карар итте. Моның өчен сатлык җан Козловский чыгара торган пычрак газетаның фото- хәбәрчесен файдаланырга кирәк дип тапты. Ресторанда француз шәрабларыннан җитәрлек авыз иткәч, теге күнде. Алгы пыяласына махсус пропуск кәгазе ябыштырылган редакция машинасы иң әүвәл Лена торган квартир алдына туктады. Сайчикны больницадан качыруда зур тәвәккәллек күрсәткән иде бу кыз. Жан аңа шәһәр уртасыннан тыныч бер фатир табып бирде һәм Лена, биредә яшәп, подпольечыларның төрле заданиеләрен үти иде.
Кыз бүлмәсендәге өстәл ярыйсы ук мул итеп хәзерләп куелган иде. Чибәр, яшь хуҗабикә назлы елмаеп кыстый башлагач, ничек инде «юл аягына» бераз төшереп алмаска?! Мәзәкләр сөйләп ике-өч бокал күтәргәч, фотохәбәрче тәмам изелеп төште.
— Кичкә чаклы уянмас, — диде Лена. — Ике доза йокы даруы эчте.
Исерекне диванга күтәреп салдылар. Аның шәхси таныклыгы вакытлы рәвештә Жан кесәсенә күчте. Борын төбенә мыек ябыштырып куйгач, ишекне бикләп, чыгып киттеләр.
Тантанага катнашу өчен махсус рөхсәт кәгазе булган машинаны бернинди тоткарлыксыз үткәреп җибәрә тордылар. Кунак сыйлаганда шәраб авыз иткән Лена, ваемсыз көлә-көлә, чырт та чырт иттереп фотога төшереп узды. Смолевичига җитәрәк кенә туктатып документларны тикшерделәр, багажникны ачып карадылар. Әмма арткы утыргычта янәшә яткан фотоаппаратларны карарга башларына килмәде...
Тикшерү Ленаны айнытып җибәрде.
— Жан, фотографны... җыештырырга туры килерме безгә? — диде кыз.
— Ник? — диде Жан, машинаны кызулап, — туйганчы йокласын әйдә. Кубены рәсемгә төшергән өчен безгә рәхмәт кенә әйтәчәк ул.
— Соңгы тапкыр рәсемгә төшергән өчен, — дип өстәп төзәтеп куйды кыз. Жан кызның кулын сыйпады.
— Бүтән нәрсә турында уйла, кадерлем...
— Ә син үзең ни турында уйлыйсың?
— Үрдәк итеннән пешерелгән өчпочмак турында...
Кыз аны шаярта дип белеп, иренен бөрештерде:
— Нәрсә ул «өчпочмак»?
— Бик тәмле кайнар ризык.
— Кайда пешерәләр аны?
Жан, әңгәмәнең тирәнгә китү ихтималын чамалап, шаяртып котылырга теләде:
— Париж, Токио рестораннарында.
— Мин ул кайнар ризыкны пешерергә өйрәнәчәкмен!
— Мин сиңа үрдәк сатып алып кайтып бирермен. Тик аның эченнән алтын тәңкә чыкмас шул инде, Леночка. Чыкмас...
Ул мал миндә җитәрлек, — дип масайды кыз. — Исән генә ка- лыйк. Жан, вакыт-вакыт мин бик куркам... Әллә., сокга калганчы кирегә борылабызмы?..
Тынычлан. Леночка. Син фәкать мин әйткәнне генә эшлә. Фәкать мин әйткәнне генә! Югыйсә... — Жанның тәвәккәл кырыслыгы шаян
елмаю белән алмашынды, — югыйсә, кайнар өчпочмагыңны авыз итеп булмас.
Смолевичига керделәр. Машина отель ягына борылды. Гестапочылар һәм полицайлар күзәтүе астында балта осталары отель каршындагы мәйданда трибуна әмәлләп бетереп киләләр иде инде.
Жан кызга:
— Мине машинада көтеп тор. — диде һәм арткы утыргычтагы фото- ♦
аппаратларны (аларның берсе куәтле мина иде) алып иңенә асты. — Баш төзәтеп килим әле...
Отельнең күңел ачу залында ул үзенә өстәл хәзерләргә кушты. Аннары папирос алырга кергән бер балта остасын янына чакырды. Берәм- берәм бүтәннәре дә сыйланып чыктылар. Тагын ярты сәгатьтән әзер булган трибунаны Жан сурәткә төшерде.
Футлярдан алып иске бияләй эченә тыгылган мина трибуна ба кы- чы астына куелган иде инде. Ул шунда үз корбанын көтеп ята бирде. Ләкин Кубе килмәде... „
Билгеләнгән вакытта Жан машинасы, текә борылып, китеп барды. я Ул шәһәр читенә җитүгә, көчле шартлау ишетелде. Трибунаның к\ккә о очуы иде бу. 5
Лена, авыр көрсенеп:
— Кызганыч, ораторсыз гына күккә очты, — диде.
— Зыян юк, Леночка,—диде Жан,—икенче юлы ычкына алмас £
Декабрь башларында көчле бураннар котырып, бик күп кар яуды. Партизаннар караңгы урманнарга киттеләр. Шуңа күрә Жан ике атнадан артык шәһәрдә күренмәде. Декабрь урталары узгач кына таушалып, ябыгып кайтты ул. Партизаннар хәрәкәте турында хәбәрдар булган Лена аны көтә иде инде. Алда хәрби әсирләрне лагерьдан качыруны оештыруга кагылышлы кичектергесез күп эшләр тора. Лена лагерь белән янәшәдәге буфетка эшкә күчте. Буфет складына әсирләр өчен кием-салым, корал китереп куелды. Онлы капчыкларның берсенә исә Матбугат йортыннан мең бәла белән алып чыгылган, листовкалар басу өчен гаять кирәкле эре кургаш хәрефләр салынган иде.
Лена Жанны шатландырачак бу хәбәрләрне әйтергә ашыкмады. (Хәбәрләрнең бик хәвефлесе дә юк түгел иде шул). Иң элек аңа каршы йөгереп чыкты да, муенына асылынып, өзелеп өзелеп сагынуын такмаклады. Күрше бүлмәдә генә яшәүче күршеләрдә шик уятмас өчен шулай эшләргә тиеш иде ул. Алар өчен Лена белән Жан «кияү» һәм «кәләш» иделәр бит...
— Чишен, кадерлем, — диде Лена. — Кулларыңны ю. аннары чәй эчәрбез. Жылынырсың.
— Рәхмәт, матурым.
Жан өстәл янына килеп утырды. Чәй эчә-эчә эш турында сөйләштеләр. Жанның зәңгәр күзләре кысыла төште, киң маңгаенда •җыерчыклар калыкты. Ул үзе очрашырга тиеш кешеләрне, аларга нинди эшләр йөкләргә кирәклеген уйлады, күрешү өчен шик тудырмый торган урыннар сайлады.
— Эре хәрефләр китерделәр дидеңме, Лена?—диде ул, җанланып .— Күпме?
— Шактый.
' Озакламыйча гаулейтер Внльгелм фон Кубены подпольечы патрноткалар Е Г Мазаннк. М Б Осипова һәм Е В. Троян, магнитлы мина шартлатып, үз квартирында дөмектерәлар. Бу батырлыклары өчен патрноткаларга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. (Автор).
КАЙДАН СИН, ЖАН?
— Әйбәт. Бүген үк үз урынына озатырга кирәк булыр. Мин <кәлә- шем»не куркыныч янаудан сакларга тиеш.
Кызның күзләренә яшь тулды:
— Ә үз-үзеңне сакламаска тиешме? Керләреңне кемгә юарга бир. ден? Күлмәк кесәсендә нинди кәгазь калдырдың?
Ах, шайтан! Ашыгычлык белән нинди дуамаллык эшләп ташлаган бит: Рудольф Вилькеның шәхси таныклыгы кесәдә киткән!.. Газраилларга эләксә, беттең, элмәк киертәчәкләр. Эш өчен булса икән әле. Бер гаепсезгә расходка чыгарачаклар... Жан үзен бик тиз кулга алды:
— Андый куркыныч нәрсә юк, кадерлем... Керләр турында кайдан белдең?
— Ник аларны чит кешегә бирдең... «кәләшең» була торып? Бу хәл шик уятмыймыни?
— Сиңа андый кара эшне куша алмыйм мин, Леночка!.. Теш технигы һәм пычрак керләр...
— Ирем минем, карт ябалак, техник иде. Урыны оҗмахта булсын. Үзбаш эшләргә дә. яшәргә дә өйрәтеп калдыра алмады. — Кыз Җанга буйсынучан төстә карап елмайды. Аның затлы иннек сөрткән матур иреннәре дерелдиләр иде. — Үз «киявемнең» керләрен үзем юарга тиештер ич мин. Шик уятмас өчен генә булса да...
Жан Ленаның тулы ак беләген сыйпады:
— Моның нәрсәсеннән шикләнергә? Киресенчә, бу адәм үзенең яшь чибәр бикәчен бик ярата, шуңа күрә бик тырышып саклый диярләр. Ә нәрсә, Леночка, ул хатын бирегә килдеме әллә?
— Килде. Миннән алтын даулады. Юкса, киявеңне фонарь баганасында күрерсең, диде.
— Ә син бирдеңме? Алтынны дим.
— Хәзергә юк. Сатылган хатын булырга охшый ул, Жан.
— Зыян юк, Леночка. Мин үзем аның белән исәп-хисапны өзәрмең. Ә хәзер киттек, кадерлем.
— Кая?
— йөреп керик.
— Юлдан кайтып арыгансыңдыр ич. Ял ит.
— Зыян юк. Рәтлерәк киемнәреңне ки әйдә.
Лена өс-башын алмаштырды. Алар култыклашып чыгып киттеләр. Ял көне иде. Ваттырылмый калган чиркәүдә чаң кагалар. Тавышы ла тавышы. Күңелләрне әллә нишләтә. Моң да бар, ниндидер тылсым да бар кебек бу авазларда.
йомшак карлы бүрек кигән хәрабәләр әкиятләрдәге тораташ булып каткан баһадирларны хәтерләтәләр. Тамчылар тама, чыпчыклар чыркылдаша. Мондый кояшлы көннәрдә элек яшьләр кар атышып уйный, урам саен кар бабайлар әвәләп куя торган иде. Бүген андый хәл юк. Башын аска игән кешеләр базарга агыла.
— Жан, утырыйк әле менә шунда. Карале, көн нинди матур!
— Син бүген тагын да чибәрләнгәнсең.
Кыз, оялып, читкә карады.
Жан (ирпеч, таш ватыклары арасыннан такта сыныгы тартып чыгарды. аны элек нигез булган җиргә куйды һәм эскәмия сыман нәрсә барлыкка килде.
— Рәхим итегез, чибәрем!
Лена янәшә утырды. Дулкынланган иде ул. Җанны беренче тапкыр очраткан көнен исенә төшерде, ахры.
— Белмим, ни белән генә бетәр инде болар, — диде ул.
— Жиңү белән. Безнең җиңү белән.
— Мин ул хакта түгел... Син бу юлы озак кайтмый тордың, ә мин көтәм... хәвефләнеп... зарыгып... Син һаман шаяртасың...— Кыз моңаеп, тынып калды.
Җан аның зәңгәр күзләренә карады:
— Зарыгып көтәргә тиеш бит син. Чөнки кәләшем ич син минем. Юкса, күршеләр ни уйлар?
— Мин чынлап зарыгам, — диде кыз, еларга җитешеп. — Беләм, тин түгеллегеңне дә беләм... Тик барыбер... Шатлыгым, бәхетем син минем... Сиңа буйсыну рәхәт... Синең белән элек татымаганны татыдым. ♦ Пакьләнеп киттем шикелле... Беләм, сизәм, син рухи яктан миннән әллә ни чаклы бай, өстен... Китәрсең дә бер... — Кыз, моңаеп, туктап калды, учына йомарлаган җепшек карны кысты. Бармак араларыннан күз яшьләредәй тамчылар тамды.
Жан, күзләрен зәңгәр офыкка текәгәи килеш, яшьлек хатирәләренә чумган иде. Әйе, Светлананы хәтерләтә бу яшь ханым. Шундый кайнар тойгылы, һәммәсенә әзер... Әнә ничек моңаеп, сагышланып калды. Юк, моңа юл куярга ярамый. Мон, сагышка бирелгән кеше күпкә түзми, мәлҗери ул. Ә немец белән көрәшер өчен чакма таштай нык булу кирәк!
— Телисеңме, Леночка, күңелеңне ачам? Телисеңме?
— Ничек?
Жан, кулларын селки-селки, әфсен укыгандай итеп;
— Тарый-барый, тарый-барый...
Мин тылсымчы хәзер шундый, Кодрәтемә чик юк! Денья — фани, Гыйлем — бакый! Тьфү! Тьфү!..
Лена иренен турсайтты:
— Син һаман көләсең...
— Юк! һич юк, — диде Жан юлда берәүне күреп. — Сүзләремә
ышанмасаң, сынап карасаң да ярый. — Жан узгынчыга таба кулларын сузды: .
— Шушы чибәр кызнын Теләген үтә, әй син, абый! Елмаеп кил бирегә. Кил һичнигә карамый!
Амин! Там-тара ра-рам!.. Хәзер син, Леночка, аның янына барып: «Мин сине яратам!» — дигән тылсымлы сүзләрне әйт. һәм ул, синең иркеңә буйсынып, бирегә килер. Килер! Әйткән иде диярсең, килер!
Лена, шаяртуның мәгънәсен аңлап, узгынчы артыннан йөгерде.
Кырык яшьләр тирәсендәге ярлы киемле агай, гаҗәпләнеп, борылып карады һәм, Жанны танып, кызга рәхәтләнеп елмайды да.
— Мин дә сине яратам. Кушсаң әгәр, чибәрем, җир читенә дә барам! — диде.
Хәсән Мостафович иде ул. Тиз-тиз Жан янына килде, нәзакәтле итеп исәнләште дә:
— Сезне исән-сау күрүемә бик шатмын, — диде.
— Рәхмәт, Хәсән агай... Леночка, бар әле буфетыңны ача тор. Бу агайга алай карама, дүрт баласы бар аның...
— Бишәү, әфәндем, — диде Хәсән Мостафович, елмаеп.
— Яхшы — биш диик. Шул сыбызгы борыннарга теге оннан өлеш чыгарыйк. Авыр капчыктан, Леночка, яме? Без хәзер барып җитәрбез.
Кыз, чаттан борылуга, Жан наборшнкка шәһәр комитетының листовкалар чыгару турындагы карарын аңлатты.
— Фашистлар хәзерли торган мәкерле эшләрне халыкка аңлатырга кирәк,— диде ул. — Подпольечылар сафын да ншәйтәсе бар...
— Хакны әйтәсең, туган, хакны, — диде Хәсән. — Сафларыбыз сирәкләнде. Нинди кешеләребез һәлак булды бит. Омельянюк, Рубец, Короткевнч..,
ШАМИЛ РӘКЫИПОВ ф КАЙДАН СИН, ЖАН?
— Күп шул! Көрәшне без дәвам итәргә, террорга террор белән җавап бирергә тиеш!
Алар Лена артыннан киттеләр. Юлда Җан дошманга булышлык күрсәтүче милләтче кабахәтләрне хурлык белән тамгаларга кирәклеген аңлатты. Ә инде редактор Козловский, бургомистр Ивановский, мил* ләтчеләр башлыгы Акинчиц кебек сатлык жаннарның муеннарын борып ташларга вакыт, диде. Беренче булып теге калай әтәч зондерфюрер Иоганс Эркаченко юк ителергә тиеш. Подпольечылар күптән ауларга йөри инде аны...
Хәрефләр ышанычлы кулларга тапшырылгач, кич Җан кер юучы хатын өенә китте. Юып үтүкләнгән киемнәрен түләп алгач, ишек бавын тоткан килеш:
— Миңа әйтер сүзегез юкмы сезнең? — дип сорады.
— Бар шул... Утырыгыз әле бераз. — диде хатын боргаланып һәм түгәрәк иңбашларын сикерткәләп. — Бераз күңел ачып алыйк дисәм, баш тартмассыз бит? — Ул назлы итеп карады, керфекләрен түбәнгә таба сирпеде, тавышы акрынайды. — Мин хәзер шул хәтле бәхетсез, шул хәтле бәхетсез!.. Япан кырда үскән кыяк сабагыдай япа-ялгыз... Сез дә шундый бугай. Ялгышмасам. сез дә кемгәдер сусыйсыз... Кер юучы итеп кенә карамагыз сез миңа, зинһар. Сугыш булмаса, консерватория бетерә идем инде мин. Барысы турында да сөйләшик әле бер рәхәтләнеп. Яхшы кешеләр хәзер шундый сирәк, шундый сирәк... Ахи-рәтемнән капкаларга гына алып керәм дә... Төн — безнеке! — Хатын, кабалана-кабалана башына шәл урарга керешкән иде, Җан:
— Юкка мәшәкатьләнмәгез. — дип ишекне томалап басты.— Беренчедән, мин эчмим. Икенчедән, бу кәмитне туктатырга вакыт.
— Аңламыйм...
— Хәзер аңларсыз. Минем гимнастерка кесәсеннән катыргы тышлы кәгазь алмадыгызмы?
— Юк, күрмәдем.
— Алайса, юылган булса да, ул шундадыр әле, — диде Җан хатынга текәп карап.
— Белмим...
— Ә мин беләм. Өченче көн кем янына килүегезне дә, әлеге катыргы өчен аңардан нәрсә соравыгызны да беләм. Шуңа күрә өчкә чаклы саныйм...— Җан пистолетын киндердәй агарынган хатынга төбәде — Бер... Ике...
Хатын, елап, идәнгә тезләнде:
— Үтермә генә!.. Катыргыңны да бирәм... Сөйлим дә! Барысынба- рысын сөйлим!..
— Сөйләгез! Тиз!..
— Көяз офицер... зондерфюрер...
— Ну!..
— Листовка... Сезнең өчен җитмеш биш мең...
— Катыргылы кәгазь аңардамы? Кайда?
— Әнә өстәл җәймәсе астында...
Жан ике атларга өлгермәде, хатын, утка пешкәндәй сикереп торып, ишеккә ташланды:
— Коткарыгыз!.. Назаров-Базаров үтерә!..
Жанның атмый чарасы калмады. Таныклыкны эләктерде дә, бусагага аркылы егылып жан биргән хатын-кыз гәүдәсе өстеннән чыгарга базынмыйча, кырыйдан яны белән үтеп, урамга чапты Теге көнне күрсәткән саксызлыгы өчен үз-үзен тиргәде. Ярый әле бу төбәктә сакчылар йөрми диярлек. Алар килгәндә Жаннан җилләр искән булыр инде!..
Комендант сәгате башланган иде. Хәзер урамда очраган һәр кеше* не алып китәләр. Иң яхшысы төнге берләргәчә сабыр итү. Анда газра-
яллар йөрүдән туктап, я кәрт сугарга керешә, я йокы симертә башлый. Ж.ылы өннәрен ташлап чыкканнары икешәрләп яки өчәрләп олы урамнарда гына тәртип күзәтә. Кышкы төндә алар, без хәзер менә биредә дигәндәй, шагыр-шогыр атлап, ярты чакрымнан сәлам бирәләр.
Жан бомба җимергән зур таш йортның чарлагына менеп посты, һәм нәкъ вакытында: теге хатын өенә таба выжлап ике машина узды, ф Арттагысы җиңел машина иде. Таныды аны Жан. Гестапоның аеруча җитди эшләр белән шөгыльләнүче тикшерүчесе үзе вакыйга урынына килгәч, алар ул хатынга зур өметләр баглагандыр, күрәсең.
Ә бәлки алай түгелдер? Курыкканга куш — койрыгы белән биш, диләр ич... Күзәтик, аннары нәтиҗә чыгарырбыз...
Тыкрыкта эсэсчыларына әмер биргән зондерфюрерның нечкә тавышы яңгырады. «Шул үзе, — дип уйлады салкыннан калтырый башлаган Жан.— Димәк, бу көяз офицер Назаров-Базаров белән ныклап кызыксына башлаган булып чыга. Кер юучы — шул корган тозак. Моңа хәзер шик юк. ♦ Ә бит ул хатынны подпольечылар тәкъдим итте. Кем? Родзянко! Оч- а раклы хәлме бу? Хәзергә шулай дип уйлыйк. Ләкин шунысы бәхәссез: ° гестапо Жанны ауларга бик ныклап керешкән. Ул. үз максатына ире- Е шү өчен, һичнәрсә белән санашып тормаячак... Нишләргә соң? Гор- з комга белдерсәң, иртәгә үк урманга озатачаклар. Аннары шәһәргә * кайтулар бетте. Ә Жан алай яши алмый. Аңа көн саен, сәгать саен а. тәвәккәллек тулы хәрәкәт кирәк. Жан шәһәрдә күбрәк файда китерә- г; чәк. Димәк, куркыныч янавын горкомга сиздермәү әллә ни зур гаеп х булмаячак. Билгеле, Жан уяулыкны, саклануны арттыра төшәр. Шулай * да... иң яхшы саклану чарасы — һөҗүм итү дип, Суворов әйткән 3 түгелме?
Жан төнге икеләрдә генә Лена квартирына кайтты. Үз ачкычы белән ачып керде. Ленаны уятмас өчен, аяк очларына баса-баса мич янына раскладушка җәя башлаган иде, караваттан Александраның гадәттәгечә:
— Шөкер, исән-сау икәнсең, — дигән тавышы ишетелде.
Жан бер мәлгә аптырап калды. Нишләп әле Я ну л ис монда? Әллә Жан квартираларны буташтыра башладымы, югыйсә?
— Гаҗәпләнмә, — диде кыз ярым пышылдап, — мин сине засадага эләкмәсен дип кисәтер өчен килдем. Өйдә тентү булды, кизү дә калдырганнардыр.
Жан гәүдәсен турайтты:
— Ә үтүк? Үт-үтме?..
— Юк ла, — диде Александра, — борып куелган лампага гөлт итеп ут кабынуга, син әйткәнне искә төшердем.
— Молодец, акыллым! Аннары?
— Аннары ишекне бикләп, төтенләнгән үтүкне тотып, чыгып йөгердем.
— Аннары?
— Утын сарае артына ышыкланып ике машинаны үткәреп җибәрдем дә... зондерфюрер ишекне ватып керергә кушкач бире килдем.
— Кара төстәге жиңел машинадан чыктымы ул зондер?
— Әйе, — диде Александра.
— Аңлашыла...
Үзенә сүз башларга җай көтеп яткан Лена тынлыктан файдаланыш
— Син, егет, бәлки ашарга телисеңдер? — дип сорады.
— Булса, мишәйт итмәс иде, — диде Жан.
Лена чаршау эченнән чыкты, салкыннан бөтен гәүдәсе белән калтырап куйды һәм, узып барганда, үзенең сылу гәүдәсенә күз төшсен дипме инде, тәрәзә пәрдәсен күтәреп куйды. Төнге аяз күктә тулган ай елмая иде. (Әйтерсең бу яшь ханымның наянлыгыннан шулай көлә!) Лена,
КАПДАН СИН, ЖАН?
мич буена яткан Җанның кочагына ташланырдай булып килде дә, ахыр чиктә'генә тыелып, аның куенына кулын тыкты, битен сөйде.
— Тәмам туңгансың, Җан. Җылытмый булмас үзеңне...
— Рәхмәт. — диде Жан. — Бүген эчмим дигән идем инде, һаман- һаман баш тартырга ярамас шул. Бигрәк тә синең кебек су кызы кыстагач...
— Француз ромы... Биш бәясенә сатып алдым. Җылыну өчен түгел, кайнарланырга дип ясаганнар аны ясавын...
— Ну тел үзеңдә, Леночка!..
— Тел генә шул. Монашкага әверелеп беттем инде тәмам.
— Аларның да төрлесе булган бит.
— Алайса, шуларның берсе сыйфатында... — Бәллүр касәләргә аккан шәраб тавышы өй эче тынлыгын бозды. — Шурочка, безнең компаниягә кушыласыңмы?
Мендәргә йөзтүбән капланып яткан Александра:
— Юк, юк! —диде.
Касә чыңнары тынып, бераздан Лена:
— Тагын теләмисеңме? —дип сорады.
— Җитте, рәхмәт. Җилекләргә кадәр төште, — диде Җан.— Күнекмәгәнгәдер...
— Эх син...—Лена авыр гына кузгалып, үз урынына менеп ятты.
Өй эчен ай алтын нурлары белән коендыра. Гүя йокламаска өнди: әй, адәм балалары гомерегезне әрәм үткәрмәгез, дөньяның матурлыгын татып калыгыз! Нинди кире кайтмаслык гүзәл төн! Нинди тылсымлы төн! Тик мәңгелек бу чакыруга колак салучы юк иде шул бүген, һәммәсе уйга талган, һәммәсе нидер көтә...
Чаршау артында пышылдашып алдылар, һәм кайсыныңдыр рәхимле ак кулы мич ягына юрган ыргытты.
Җан, рәхмәт әйтеп, башыннан ук бөркәнеп ятты. Ләкин барыбер жылына алмады ул.
Кызлар тагын пышылдаштылар. Җан турында ихлас кайгыртырга күнеккән ике яшь ханымны тәкатьсез каршылыклы хисләр биләгән иде. Ул, ул әнә, дөньяда иң кадерле, сөекле кеше, жылына алмыйча калтырап ята!.. Ә ничаклы кайнарлык бу күкрәкләрдә?! Бәлки... Бәлки кем дә булса хәзер торып китәргә тиештер? Кем? Кем аны көтеп калырга тиеш? Торып китү ул—мин сезнең якынлыкны беләм инде дигән шикелле килеп чыга бит әле житмәсә!.. Уен-муен түгел бу. Аннары ничек инде үз иркең белән көндәшеңә... Юк-юк!.. Эссе. Икесенә дә эссе. Ә ул жылына алмыйча калтырап ята...
Ниһаять, Җан юрганын ачып җибәрде:
— Мин нәрсә, якмаган өйдә болай туңып ятырга ахмакмыни?!— дип, чаршаулы карават янына килде.
Кызлар икесе дә сулаудан туктадылар.
— Ягез әле, сылукайлар, ике арагыздан урын бирегез! — дип икесенә берьюлы эндәште Җан.
Читенсенмәделәр. Берсе уң ягына, икенчесе сул ягына әйләнде. Җан исә чалкан ятты. Ник бер тиешсез хәрәкәт ясасын. Шаярып сөйләшүләр бетте.
Ә ай зәңгәр патшалыгыннан һаман нур сибә, һаман елмая...
Мич алдына өеп куелган утын әрдәнәсе, ерактагы шартлау өйне селкеткәнгәдер, ахры, идәнгә ишелеп төште.
Александра йоклаганга салынып ята. Ләкин кая ул йокы! Мондый сәер хәлгә очраганы юк иде әле аның. Бер мендәргә икәү — егетең яки ирең белән баш кую табигый, ә өчәү... Өченче артык дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр ич инде. Дөрес, бу чибәр Еленага ул үзен Җанның сеңлесе мин дип таныштырды. Тик бу мут хатын моңа ышанмады, ахры. Күзләрендә зур кызыксыну жемелдәде. Алайга китсә, Александраның кү-
нелендә дә көнләшү дигән нәрсә юк түгел үзе. Тере жан ла ул. Яратуы да ким түгел. Киресенчә, бәлки әле көчлерәк һәм... мәңгелектер. Ленага аңа ни: мөгаен, бүген Җан, иртәгә Роман... Җан шуны аңламый микәнни? Аңлыйдыр. Ул бик тә, бик тә сизгер һәм нечкә күңелле егет ич. Егет... Хатыны бар егет... Александра өчен ул шундый. Булсын. Жан хатынын ярата. Яратсын. Суыныр: андый чибәрләр сугыш вакыты дип ♦ тормыйлар... Менә шундыйларның берсе янәшәдә генә. Жанны ирем дип лагерьдан йолып алган да булсын, алтыннарын түгәргә дә әзер торсын. Ләкин болар., иң-иң мөһиме түгел. Ин-иң мөһиме—пакьлек, сафлык. Жан шундый кызны гына мәңге сөя ала. Җиңү көннәре генә житсен... Юк, болар турында уйларга иртә әле, иртә! Шулай да... нигә хыялланмаска? Бергә. Гомергә бергә. Бәлки шуңа күрәдер... Жан өчен һәммәсен эшлисе килеп тора. Ул булдыра алмыйм дигәнеңне дә эшләтә. Аның өчен «юк», «ярамый» дигән төшенчәләр гамәлдә юк! һәм Җан өчен һәммәсен эшли Александра. Рәхәтлек бирә бу аңа... Тәне җылы-нып килә инде. Шәп итте соң ике арага ятып. Әгәр ул Лена белән генә яткан булса, бу төнне Александра гомере буе ләгънәтләр иде. Ә янәшә яту рәхәт... Менә шулай тигез генә, тыныч кына ятып торулары да рәхәт икән шул, Жан, синең белән!..
Лена Александраның тизрәк йокыга китүен тели иде. Үч иткән шикелле, утыннар дөбердәп тынычлыкны бозды... Кыз тәмам ойый башлаган иде югыйсә. Кирәк бит кайчан дөбердәргә. Жаннан сорыйсы нде пышылдап кына: син дә яратасыңмы, бәгырь? — Юк, ярамый, сеңелесе ишетүе бар!.. Сеңелесе... Беләбез без андый сеңелләрне! Жан турында сүз башлауга кысладай кызарып чыга. Ник? Мәхәббәт билгесе бу. Мондый аз сүзле йомыкый кызлар бик бирелеп ярата алар. Үзләре операция ясаучы хирург кебек салкын канлы булалар, үзләре пациентны һич читкә жибәрмиләр. Печән өстендә яткан эт кебек инде менә.
Лена апаң белән тартышырга борын астың кипмәгән әле, җаным, йокла әйдә, тизрәк...
Бөтен тән онытылып наз көтә. Аякларны сузып жибәрәсе килә. Жан, бәгърем, аз гына башыңны борып, нигә инде муеннан бер үбеп алмыйсың? Эссе... Нигә инде интектерәсең?.. Синең тәнең генә түгел, жаның да туңган, хөрмәтле Базаров-Назаров! Җиләк күк ике хатын арасына кереп яттың да, намусына көч килгере нәрсә, оясындагы аю кебек, йокы симертәсең! йоклый, имеш! Белмәгән без синең ничек гырлавыңны!! Алайга китсә, Елена апаңда да горурлык җитәрлек. Керфеген дә селкетмәс! һичкайчан селкетмәс! һичкайчан!! Жан... Мәрхәмәтсез Жан...
Жан. азрак җылынып, йокыга китә башлаган иде, парашют фабрикасы ягында сәгатькә көйләнгән мина гөрселдәде. Бөтен өй селкенде. Хәтта утын әрдәнәләре ишелеп төште. Төшсен, йокы ястык сорамый диләр. Ә биредә әле ястыкның шәбе. Ястык кынамы әле!.. Төрек солтаны шикелле, ике хур кызы арасында ята ич ул! Менә әкәмәт, дөньяда мондый хәлләр дә булгалый икән. Кызык бит. Кем уйлаган шулай туры килер дип. Кызлар гаепле түгел. Яхшылык кына тели алар. Жан үтенгәч, ни генә эшләмәде алар? Ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштылар. Куркудан тетрәп, калтырап тынычлана алмый йөдәделәр. Жан юата белде, шаярта белде һәм алар, кирәге чыгу белән, кабат подпольечылар йомышын үтәргә киттеләр. Икесе ике төрле холыклы: Александра сабыр, Елена кайнар канлы. Уртак сыйфатлары да юк түгел: эчкерсезләр, юмартлар. Юктан гына күңелләре була, юктан гына хәтерләре кала. Менә Лена хәзер аның кочаклавын көтеп ятадыр, мөгаен. Моны эшләп була, уң кулны гына суза төшәргә кирәк... Лена ул кулны үбеп, күкрәгенә куячак. Бәлки шулай йоклап та китәр... йоклар-
ШАМИЛ РӘКЫЙПОВ ф КАЙДАН СИН, ЖАН?
мы икән? Керүеңнән алда чыгуыңны уйла диләр түгелме? Кызмача Ленаның дөрләп кабынуы мөмкин. Бу инде тыйнак Александраның саф тойгыларын мәсхәрә итү, аның алдында түбәнгә тәгәрү дигән сүз. Әллә Александрага сул кулны бирергәме? Нишләр, битенә куярмы? Моны үткен Лена шундук сизеп алачак. Юк, инде, Сылукайларым, сез миңа икегез дә кадерле, сез миңа икегез дә кирәк, әлбәттә, иң беренче чиратта, уртак эшебез өчен кирәк! Татулыкта, бердәмлектә безнең көч. Димәк' мин йокларга тиеш! Фәкать йокларга тиеш!!
һәм күп тә үтмәде, Жан татлы йокыга талды.
Иртән кызлар һичнәрсә сиздермәделәр. Җан тыныч күңел белән шәһәргә чыгып китте.
Кичке якта Жан аеруча яшерен эшләр белән шөгыльләнүчезондер- фюрер Иоганс Эркаченко турында дусларыннан өстәмә хәбәрләр алды. Алардан Жан шундый нәтиҗә ясады: Эркаченко коньяк һәм кызлар ярата икән.
— Мин иснәнеп белдем инде, — диде Толик Левков, — өченче каттагы иң кырый бүлмәдә ниндидер бер кыз янында кунгалый ул. Элек дәүләт китапханәсе булган йортта. Урамнан патрульләр еш йөри йөрүен, шулай да тәвәккәлләргә мөмкин.
— һәм бүген үк, Толик, — диде Жан. — Әйдәле, күрсәт миңа ул хур кызы яшәгән бүлмәне...
Караңгы төшеп килә иде инде. Урамда шәһәр халкыннан адәм заты күренми диярлек. Аның каравы, кызмача, шат немец солдатлары адым саен очрады.
Патрульләр туктамады, ашыга-ашыга атладылар да атладылар. Чәнечкеле тимер чыбык киртә белән әйләндереп алынган Йозак һәм Татар урамнары яныннан үттеләр. Анда хәзер гетто — еврейлар лагеры. Сугышның беренче көннәрендә шушында фашистлар сиксән мен еврейны тереләй чокырларга күмделәр. Иртән алар өстендә җир селкенеп торды. Танклар килеп туфракны тыгызладылар...
Кинотеатрда кәпрәюле хәрби музыка уйный, дөньяны балкытырдай булып утлар яна: немец кәеф чигә белә!
Жан юлдашына:
— Менә кайда куеп калдырасы иде безнең бер кәнфитне! —дип пы-шылдады.— Тик эрерәк балыклар йөзеп килгән мәлне сайларга кирәк булыр...
Нәкъ төнге сәгать икедә, урамнан узучы патрульләрнең дагалы итек тавышлары тынгач, Жан янгын баскычы буйлап түбәгә менде. Аннан торбага тотынып балконга төште. Чүгәләп тирә-юньне гыңлады Шылт иткән тавыш та юк. Коридорда тонык кына булып ут яна. Жан балкон ишеген тартып карады, юк. ачылмый. Монда күптән чыкмаганнар, күрәсең. Кем чыксын соң—элек бу йорт китапханә иде, хәзер... Тәрәзә пыяласын ватсаң, ишетәчәкләр. Әһә, әнә форточка чак кына ачык. Тәрәзә рамы нык, күтәрер. Сыеп булса... Немец, каһәр, тәртип ярата: бәдрәфне тәүлек буе җилләтеп тота. Жан, патшалар җәяү йөри торган җирнең таш идәненә, яшь чагында сальто-мортале ясагандай, учлары белән килеп төште. Юлбарыстай сикереп аякка басты. Төзәтенде. Ишекне сызык кына ачып тыңлап торды. Астагы каттан йокым- сыраулы җыр ишетелә, чишмә чылтырагандай итеп кызлар көлә. Янәшәдә юыну бүлмәсе, ахры. Анда кемдер суда чупырдый, рәхәтләнеп пошкыра, борын эченнән генә нидер көйли.
Жан, аяк очларына гына баса-баса коридорны үтеп, кырый бүлмәгә килде, ишекне ачты. Эчтән затлы хушбуй исе бөркелде. Утлар сүндерелгән, мул ризыклы өстәлдә тетрәнә-тетрәнә ялгыз шәм яна. ә өстәл янында шәрә аркалы, юеш чәчле яшь чибәр кыз тәмләп кенә шампань шәрабе чөмерә иде.
Түшәмдәге тамчылы бәллүр абажур уты кабызылмаган, киң караватта тулы тәнле мендәрләр таралышып ята ..
Калын имән ишек шыгырдап ябылды.
Яшь чибәр ханым борылмыйча гына:
— Иоганс, кадерлем, зарыктырдың ич, — диде.— Кил тизрәк... Кил яныма!
Жан якын ук килде:
— Менә килдем,— диде, үткен хәнжәрен тегенең алсу яңагына тигезде. — Нәрсә, көтмәдеңмени? — Нык кысылган кулдагы корычның салкын җемелдәве
ефәк халаты ачылып киткән кызның тәмам котын алды. Аны очкылык тота башлады.
— Тыныңны чыгарасы булма!—диде Жан хәнҗәренә ымлап.— £
Кайда Иогансың? Юынамы? Е
Кыз, әйе дигәндәй, баш какты. 3
Жан аңа кием шкафына керергә ымлады, шунда тик кенә утырырга кушып, ишекне тиз генә бикләде дә, зондерфюрерның чөйдәге пнс- с. толетын эләктереп, юыну бүлмәсенә ашыкты.
Сызгырып аккан эре су тамчылары тирән җәрәхәттән аккан кан = эзен бетереп юа бардылар... <
Зондерфюрерны күмәргә килүче күп булды. Фашист итеген ялаучы = Козловский кабер өстендә нотык тотты. Ахырдан ул
— Хуш, кадерле Иоганс! Авыр туфрагың җиңел булсын. Без синең эшне дәвам иттерербез, синең юлың белән барырбыз!—диде.
Бирегә көчләп китерелгән халык арасыннан берәү усал итеп: «Бүтән юл юк сезгә, һәммәгезие шунда олактырырбыз!»—дип пышылдады.
Чыннан да, озакламыйча «спандар» Козловскийны, үч алучылар пулясы үзәк урамга урнашкан сатлык газета редакциясендә эзләп тапты. Аннары подпольечылар карагруһ милләтчеләрнең башлыклары булган Акинчиц, Рябушка, бургомистр Ивановскийны һәм бүтән шундый хыянәтчеләрне теге дөньяга озаттылар.
Белорус халкының гадел үченнән немец өлкә комиссары Людвиг Эренлейтер. хөкүмәт инспекторы Генрих Клозе, жандармерия начальнигы Карл Калл, өлкән жандарм Карл Вундерлих һәм башка эсэсчы офицерлар да котыла алмады.
Баш имәс белорус халкы фашистлар корган мәкерле провокацияне әнә шулай кире какты. Партизаннарга каршы белорусларны җибәрергә һәм туганны туганы белән сугыштырып үз гаскәрләрен фронтка озатуны күздә тоткан хәйлә барып чыкмады, ул төтен булып күккә очты.
«Мин кайтырмын, әнкәй!»
Яна ел алдыннан партия подполье комитеты Кабушкин белән Сай- чикны, гитлерчыларның Барановичи тирәсендәге хәрби көчләре турында мәгълүмат туплау өчен, ашыгыч рәвештә разведкага җибәрергә булды.
Билгеләнгән очрашу урыннарының берсендә шәһәр партия подполье үзәге җитәкчесе Исай Казинец1 белән күрештеләр. Ул фашист
1 И. Казинецка үлгәннән сок Советлар Союзы Герое исеме бирелде. (Автор)
КАЙДАН СИН, ЖАН?
гарнизоннарының ничек һәм күпме коралланган булуларына аеруча игътибар бирергә кирәклекне әйтте. Малаховцы авылы янындагы аэродром белән Зур җирнең кызыксынуын белдерде.
— Сайчик шул якта туып үскән кеше. Аңа һәр авыл, һәр хата та- ныш. Туганнарыма кунакка кайтам дип әйтә ала... Рөхсәт кәгазьләрен пропусклар бюросындагы Зориктан алырсыз, — диде Казпнец, саубуллашканда.
Кабушкин елмаеп куйды: «Сайчик шул якта туып үскән... Туганнарына кайта. Ә Иван?» Аның әнисе, әнисенең туганнары нәкъ менә Малаховцыда яшиләр бит инде. Тик бу хакта һич кемгә сөйләгәне юк иде аның. Сөйләмәс тә. Ник дигәндә, Иванны электерә-нитә калсалар, фашистлар, һичшиксез, әнисен һәм туганнарын аның күз алдында җәзалаячаклар. Үләргә тек, башкаларны яшәтер өчен үләргә кирәк.
— Нәрсә, Сайчик ошамыймы?—дип Казинец Җанның елмаюын үзенчә юрады.
— Ошый, нигә ошамасын. Сайчик — күңелле картлач.
— Обстановкага карап эш ит, Җан.
— Әлбәттә.
Алар икенче көнне таң беленгәч тә юлга чыктылар. Зәһәр жил чыгып жәяүле буран сыдыртканга һәм өстендә иске-москы гына булганга, Сайчик чанадагы печәнгә күмелеп ятты, атны юырттырып барырга кушты. Эх, бу разведчик язмышы... Шушы буранда адәм рәтле киемнәреңне өйдә калдырып, чыгып кит инде менә! Кабушкин-Бабуш- кинга аңа рәхәт: чиертсәң каны чыгарлык таза, өстәвенә үзе өр-яңа полицай киемендә.
Шулай да Сайчик зарланмады, гадәттәгечә шаяртуында булды.
Кабушкннның картка хөрмәте зур иде. Ул аңарда Казандагы зурайтып эшләгән фоторәсем буенча күзаллаган әтисе образын күргән кебек булды. Бу бәлки, еллар буе җыелып килгән, күңелне моңайтып, кимсетеп торган ачы юксыну нәтиҗәседер?
Сайчик, чана башына тотынып йөгерә-йөгерә дә, азрак җылынгач кабат печән эченә чума, кабат шаярта башлый. Ә күзләре һаман тирә-юньне айкыйлар.
— Тагын бер аю өне, — ди ул, юл кырыенда авызын ыржайтып, сизелер-сизелмәс кенә пар чыгарып торган ДОТка ишарәләп.— Унҗидәү булды. Җан.
Авылларда чәй эчеп, ашап чыгу сылтавы белән, гарнизон урнашкан тирәгәрәк тукталдылар, күзәттеләр, санадылар, исәпләделәр...
Барановичида төн кунарга тиеш иделәр. Биредә, чиркәүгә борыласы тыкрыкта гына, аларны партизан отряды элемтәчесе комсомолка Галина хәзерләгән йортта каршыладылар. Җан ул кызның фамилиясен белми. Аны белүнең хаҗәте дә юк иде. Эшен җиренә җиткереп башкарса, «койрык тагып» иөрмәсә, шул җиткән. Бу мәсьәләдә Галина ут кыз булып чыкты. Әле менә күптән түгел генә гестапоның тәҗрибәле тикшерүчесен кәкре каенга терәп киткән. Урманнан кайтып, кирәкле кешеләрне күреп йөргәндә нәкъ ау эте сыман эзгә төшә бит теге. Бастырып куа килә. Кызның күлмәк эче тулы листовка. Эләктеңме — беттең. Көпә-көндез кая барырга? Чиркәү якында гына. Халык арасына кереп югалырга мөмкин. Якшәмбе бит, анда картлар, карчыклар җитәрлек. Шулай да гыйбадәт кылучылар бүген ишле түгел икән шул. Галина үзенең бодай арасындагы борчак күк бик тиз күзгә чалынасын уйлап, чуен рәшәткәле ишектән поп янына үтә.
— Мине фашист куа килә. Әгәр сатсаң, беренче пуля сиңа, атакай,— ди кыю разведчица.
Ары сугыла, бире сугыла гестапочы — кыз юк. Поптан да сораша. Ләкин, җан кадерле бит, әйтми теге. Тора-бара разведчица аны тәмам
үз кубызына биетә башлый. Поптан шикләнмиләр. Поп кушканны вакытында үти. Менә фатирда һәммәсе әзер...
Икенче көнне иртән \к кузгалмыйча базардан кайтучыларга кушылуны кулайрак санадылар. Жан базарда йөрде, тегесен-монысын сатып алды, сөйләшүләргә колак салды. Халык кыйммәтчелектән зарлана, «яңа тәртип»не сүгә иде. Подпольечылар информбюро хәбәрлә- ♦ рен кулдан язып та, бастырып та тарата гына торалар икән. Бу кешеләрне өмет белән яшәтә, берләштерә, көч бирә. Мондый шартларда попның элемтәчене тоттырмавы гаҗәп түгел шул, дип уйлады Жан. Кайтуга чиркәүгә керде, шәмнәрнең тонык кына януын күзәтте, үгет- нәсихәт тыңлады. Ишек яны әйбәтрәк яктыртылган. Шиклерәк кеше күренгәндә генә фюрер һәм аның гаскәрләре хөрмәтенә мактау сүзләре әйтелә...
Әбәттән соң сәфәрне дәвам иттеләр. Бераздан ат ике юл чатына, туктады. Моннан Сайчик жәяүләп үз районына китәргә тиеш иде.
— Бәлки энә каракларын санарга мин барырмын, Жан?—диде ул аерылышыр алдыннан. — Ни генә әйтмә, минем кода-кодагый шактый бу якта. Туган-тумачаң булмагач, нишләп йөрисең дип сиңа бәйләнмәсләрме дим?
— Кайгырма, картлач. Кыз ярәшергә килдем, диярмен. Начар кияүмени мин?!
— Рисвай шәп. Киемнәрең дә кияүләрски... Сиңа кыз биргән жү- ләр булыр!
— Бирмәсен шул! Икенчесенә китәрмен, аннары өченчесенә...
— Ак юл, кияү!
— Сиңа да, картлач!
Жан Малаховцыга кичке якта килеп җитте. Атын да тугарып тор- мастан, йөгереп өйгә керде. Ирина Лукинична мич тирәсендә кайнаша иде, ишек шакып, рөхсәт сорап кергән ягымлы тавышлы яшь кешенең полицай икәнлеген күргәч, гаҗәпләнеп тукталып калды.
— Самогон кайнатканым юк, күкәй, дуңгыз мае бетте, — диде ул.
— Әнкәй, сөеклем!..
Ирина Лукинична кулындагы табагын идәнгә төшереп җибәрде. Табак түгәрәк ясап әйләнде дә, кылдыр-кылдыр итеп, тәмам каушап калган ананың хәлсез аяклары янына килеп терәлде.
— Ваня!.. Ванюша! Сине дә күрер көнем бар икән! — Ана улының киң күкрәгенә капланды, күзләренә яшь тулды, күгәргән иреннәре тетрәнделәр. Ябык куллары, бу өнме, төш кенә түгелме дигәндәй, каба- лана-кабалана газизенең битен, муенын капшадылар, чәчләреннән сыйпадылар .Аның шатлыгы чиксез, юк, шатлыгы гына түгел, бәхете тулып ташыган иде бу минутта. Ирина Лукинична, яшьле күзләрен дә сөртмичә, күгәрчен күк гөлдерди-гөлдерди, чынаяк тәлинкәсендә яткан гильзалы мамыкка ут кабызды, утын баш өстенәрәк күтәреп, улын баштан-аяк күздән кичерде. Сөенече шундук юкка чыкты, зур коңгырт күзләрендә кырыслык, моң чагылды.
— Син дә яңа тәртип урнаштырып йөрисең икән, — диде ул һәм эскәмиягә барып утырды, бүртенгән тамырлы кулларын алъяпкычы астына яшерде. — Нәрсә тешләреңне ыржайтып торасың? Шатлыгың зурмы?
— Зур шул, зур, әнкәй! — Ваия кабат әнисен кочаклап алды һәм, ана йөрәгенең өметләнеп, сабырсызланып үзенә тынычлык китерә торган сүз көтүен аңлап, дәвам итте: — Киемгә карама син, әнкәй. Партизан мин. Тик бу икебезнең арада гына калсын. Аэродромны күзәтү өчен җибәрделәр мине бирегә...
— һай, Ванюша, бик хәтәр эшкә алынгансың. Безнең халыкны анда якын да җибәрмиләр. Сине генә инде, бәлки бу киемнәрең белән...
ШАМИЛ РЭКЫПП )В ф КАЛДАН СИН, ЖАН?
— Юк. ярамый. Шикләнүләре мөмкин. Төпченә башларлар. Сезне куркыныч астына КУЯСЫМ килми минем. Белмәсеннәр...
' — п бала, бала!—дип, Ирина Лукинична улының башын күкрәгенә кысты, малай вакытындагыча бармаклары белән чәчләрен тарады, уйга чумды.—Тамараң кайда, исәнме, хәбәре бармы?
— Исән булырга тиеш. Сугышның беренче көнендә мин аны Казанга озаттым.
— Хат яз үзенә. Борчылмасын.
— Икенеме, өчнеме язып салдым.
— Тагын яз. Казанга китте дисең... Буенда юк идеме?
— Белмим шул...
— Нәсел агачыбыз корымасын иде. Узган булса, бәләкәчне бик ты-рышып сакласын иде...
— Әни! Әнкәй!.. Бүген яшәвем белән сиңа бурычлы мин. Син минем зиһенемне яктырттың! Хәтереңдәме, туй йолалары турында сөйләгән идең, хәтереңдәме? Туй калачы, боярлар, кияү белән кәләш өстенә кушучлап-кушучлап бөртек сибүләр...
— Онытмагансың...
— Рәхмәт, әнкәй!..
— \ зеңә дә рәхмәт, сынка! Утыр, әйдә, тамагың ачыккандыр.
— Хәзер атны тугарып, күчтәнәчләрне алып керим дә...
Ул борылып кергәндә, Ирина Лукинична бәрәңгеле чуен янәшәсендә бая бетте дип зарланган дуңгыз маен һәм авызы чүпрәк белән томаланган шешәсен дә куеп өлгергән иде инде. Улы кулыннан бүләк- күчтәнәчләр алгач, ана кабат ачылып китте. Ашый-эчә үткәннәрне искә төшерделәр...
Иван әнисе янында өч көн булды, һәр көнне иртән таңнан торып, ишегалдында кыштырдады, абзар-кураны рәтләде. Өй авыл читендә генә булганга, фашист очучылары аэродромга шушы турыдан үтәләр иде. Кабушкин һәр төркемне күздән кичерде, чиннарын исәпкә алды, экипажларны ачыкларга тырышты, һәм озакламыйча каты гүләп һавага күтәрелгән самолетларны санады Кичке якта күңел ачарга дип чыккач, сүз җаен туры китереп, аэродромга илтә торган юллар, андагы сакчылар турында сорашты. Шик уятмас өчен кызлар артыннан чапкан булды, староста белән самогон чөмерде.
һәм, ниһаять, дүртенче көнне иртән әнисенә китәсен әйтте.
Ирина Лукинична елап ук җибәрде, тагын берничә көн кунак булырга кыстаса да, улының үз сүзеннән кайтмаячагын аңлап, аны юлга хәзерли башлады. Ана йөрәге давыллы диңгезгә эләккәндәй шомланып, куркып китте. Ваняны акфнннарга каршы сугышка озатканда ул бүгенгедәй борчылмаган, кайгырмаган иде. Ул чакта аның дуслары, иптәшләре янында иде. Алар аңа терәк булдылар, бәлагә тарса, йолып алдылар, шатлыгын, хәсрәтен уртаклаштылар. Бүген ул берүзе йөри, иптәшләре аның кем икәнлеген, кайда икәнлеген дә белмиләр. Шулай тынычрак, хәвефсезрәк, ди. Шулаен шулай да, язмышның соңгы сәгате сугып, ул-бу була калса, кайчан, ничек, нинди үлем белән дөньядан китүе дә карт әнкәсенә килеп ирешмәячәк. Ул үзенең бәгырь кисәген көтәр дә көтәр...
— Улым, күз нурым... Бүтән әллә күрешә алабыз, әллә юк... Кил, зинһар. Саклан. Туры юлыңнан чыкма. Эшең хак, намусың пакь булса гына югалмассың! Илаһым. үзең сакла шул газиземне!.. Ганимәт- байлык өчен түгел, дан-шөһрәт өчен түгел, ил-халык бәхетен яулар өчен китә ул бу хәтәр ут эченә! Әгәр инде...— Ирина Лукинична, күз яшьләренә төелеп, үксеп елап җибәрде.
— Кирәкми, әнкәй. — диде Иван, әнисен үбә-үбә, — алай елама. Хуш! Көт мине! Мин кайтырмын, әнкәй! Барыбер кайтырмын! Кайтырмы-ын!..
Өч көн буена ял иткән җирән кашка, урман артыннан күтәрелеп килә торган кояшка карап, кышкы юлда зилзилә бураннары туздырып, жан-фәрманга чабып китте. Ямаулы тунын киеп капка алдында кул болгап нәрсәдер кычкырып калган бичара ана тавышы ындыр артыннан ук башланып киткән аэродромдагы самолетлар гөрелтесенә күмелде. Күп тә үтмәде, канга сусаган карчыгалар кебек җирдә шомлы * күләгәләр калдырып, дошман очкычлары күккә күтәрелә башлады. = Агач буе менеп өлгергән кояшның алтын кылычлы нурлары күзләрен * сукырайтты булса кирәк — очкычлар төньякка таба борылдылар.
— Муеныгыз сынсын иде, бәдбәхетләр! Канатларыгыз каерылсын 5 иде!—дип каргады аларны капка төбендәге карчык. X
Аның каргышын ишеткән кебек, озакламый җил чыкты һәм өч көн < буена буран котырды. =
Ә дүртенче көнне Ирина Лукиничнаны бик яман шартлаулар йокы- * сыннан сискәндереп уяттылар. Кызыл йолдызлы самолетлар гүләп ф очып узган саен җир селкенде. Аэродромдагы көчле янгын җирдән а энә табарлык итеп тирә-юньне яктырткан иде. Таң алдыннан атышлар о басылды, янгын исә кичкә чаклы сузылды. “
3
Ана йөрәге бәла-каза якынлашуын алдан сизенгән булган. 2
Кабушкинны 1943 елның 4 февралендә кулга алдылар. Партизан ч отрядыннан килгән элемтәче Ирма Лейзер белән очрашырга дип бар- = ган иде. Өйалдына керүгә, алты-җиде гестапочы берьюлы аңа таш- s ланды. Посып сагалап торганнар. Жан ике-өч тапкыр гына селтәнергә * өлгерде, идәнгә ектылар, кулларын артка каерып бәйләргә керештеләр. Кабушкин әзмәвердәй ике гестапочының эченә типте, тегеләр чыйнап, коридордан урамга мәтәлделәр. Өйдән яңалары атылып чыкты. Алар, Жанны качырмас өчен, аның өстенә өелделәр, аякларын боргычлап бәйләделәр. Мәет исен сизгәндәй, ике «кара козгын» килеп җитте. Берсенә, аһ-ух итеп тирләп-мышнап, Кабушкинны этеп керттеләр һәм ишекне шартлатып бикләп куйдылар, икенчесенә үзләре төялделәр.
Халык хуҗалыгы институты бинасына гестапо үзәге урнашкан иде. Машиналар шунда кайтып керделәр. Биредәге юеш подвалларда Жан белгән уннарча подпольечылар җәфа чигә. Моннан исән чыгучы бик сирәк. Гестапочылар исән калдыру бәрабәренә «бөек Германиягә» чын күңелдән бирелеп хезмәт күрсәтү, ягъни туган илгә хыянәт тәкъдим итәләр. Белов кебек кайберәүләр, җәзалауларны вакытлыча туктатып, «эшлекле сөйләшүләргә» күчүгә, байлыкка алданып, гестапоның яшерен агентына — пычрак сатлык җанга әверелә. Аны кабат җәзалыйлар, үгетлиләр, куркыталар. Ул кичәге сугышчы иптәшләренең исем-фамилняләрен, адресларын әйтә, очрашу урыннарын, корал складларын күрсәтә, намуслы совет кешеләрен сата. Аны мактыйлар, аракы эчерәләр, матур кызлар, чит ил банкларына салына торган з\р байлык вәгъдә итәләр.
Әлбәттә, мондый җимне, чиертмәсме дип, Кабушкин алдына да ташлаячаклар.
Ул ялгышмады. Гестапоның иң тәҗрибәле, иң мәкерле тикшерүчесе Фройлнк Кабушкинны ишек төбенә чыгып, әдәпле кыланып каршылады.
— Сезнең белән очрашуыма бик шатмын, Жан!—диде ул. һәм бу күңелсез хәлгә ачуланган төсле итеп гестапочыга: — Чишегез Жанның аякларын! — дип боерды.
Бульдог кебек җирәнгеч танаулы гестапочы Кабушкиннын боргычлап бәйләгән аякларын чиште. Жан аңа шундый итеп тибеп җибәрде, теге йомшак җирен тотып, чын чынлап эт кебек чыйнап карга мәтәлде.
Башкалары. Фройликка чират житмәгәе дип, автоматларын Кабуш- книга төбәделәр.
— Арестованныйны минем кабинетка! Живо!
Фройлик Гитлер портреты астындагы киң өстәл янына кереп утырды. Кабушкинның кулларын чиштерде, коньяк китерергә боерды.
«Башлана!» — дип уйлап, мыскыллы төстә елмаеп куйды Жан.
Аның бу елмаюы тикшёрүче игътибарыннан читтә кала алмады. Ул:
— Юкка ирония белдерәсез, Жан,— диде. — Без, бөек нация вәкилләре, эшлекле һәм сәләтле кешеләргә һәр вакыт хөрмәт күрсәтәбез. Безгә сезнең жинаятьләр барысы билгеле. Ләкин, һәр ике якка файда булсын өчен, без сезгә ул җинаятьләрне йолу мөмкинлеге бирәчәкбез. Әгәр бөек фюрергә чын күңелдән хезмәт итсәгез...
— Тикшерүче әфәнде, ни өчен мине кулга алдыгыз?
Тешләрен каты итеп кысудан Фройликның яңак сөякләре калкып чыкты, иреннәре калтырады. Кабинет ишеге янына кереп баскан гестапочыга: «Лейзерны алып керегез!» — дип боерды һәм, сабырсызланып. бармаклары белән өстәлдә барабан кагарга тотынды.
Тавышсыз гына ишек ачылды. Ике гестапочы бүлмәгә Ирманы алып керделәр. Ул танырлык та түгел иде: күз төпләре кара янып чыккан, иреннәре, яңаклары җилсенгән, шешкән, чәчләре тузгыган.
— Таныйсызмы?
— Юк.
Култыгыннан ычкындыргач, Ирма егылып китте, аны күтәреп торгыздылар.
— Жан, мине гафу ит, — диде Ирма. — Мин барысын да сөйләргә мәжбүр булдым... — Ул, өзгәләнеп, үксеп елап җибәрде.
Фройлик сакчыларга ишарәләде, кызны алып чыктылар.
— Я, хәзер нәрсә әйтерсез, Жан? Бәлки, бүтән киреләнеп тормыйча эшкә керешербез, ә?
— Ни өчен мине кулга алдыгыз? Мин бу кызны белмим. Минем бернинди гаебем юк!
— Кара син нинди гөнаһсыз фәрештә икән! — Фройлик шытыр- шытыр иттереп сейф тоткаларын борды, аның авыр ишеген ачты һәм кайчандыр Омельянюк искәртеп куйган калын делоны шапылдатып «стәлгә ташлады.
— Александр Бабушкин-Кабушкин, Назаров-Базаров! Соңгы тапкыр яхшылык белән сорыйм...
— Кабат әйтәм: минем бернинди гаебем юк!
— Әһә, син шулаймыни әле! — Фройлик Кабушкинның авызына сугып җибәрде.
Жан чайкалып куйды, ләкин егылмады. «Мин шулай!» — дип кизәнеп, тикшерүченең танавына ямады, теге, бүредәй улап, креслосына ауды.
Өерләре белән гестапочылар бәреп керделәр. Берсенә урындыкны алып томырды, икенчесенә аяк чалды һәм, өстәлне аударып, тәрәзәгә сикерергә чамалаганда гына арттан килеп кулларга ябыштылар. Тибеп җибәргән иде, резин тукмак белән башка суктылар, аннары аякларга тышау салдылар. Типкәләп-типкәләп кыйнау башланды. Дөнья зың-зың итеп әйләнде-тулганды да тынды, барысы онытылды...
Юеш цемент идәндә аңына килде. Караңгы. Уңга кул сузсаң да таш стена, сулга орынсаң да «Таш капчык дигәннәре шушы икән!» — дип уйлады Иван, кан төкереп.
Богау чылтыравын хәтерләтеп ишек ачылды. Кабат сорау алырга өстерәделәр. Яңагына пластырь ябыштырылган Фройлик бик үк якын килмичә генә җикеренергә тотынды. Ә ике якта резин тукмакларын әзер тотып, җиңнәрен сызганган сакчылар тора.
— Кем синен иптәшләрен? Алар кайда яши?
— Мин берәүне дә белмим.
— Ялганлыйсың, бандит!
— Гаебем юк...
— Лагерьдан хәрби әсирләрне качыруны кем оештырды?
— Белмим...
— Кем аларга кием, корал бирде?
— Мин түгел... '
Аны кыйный-кыйный, җәзалау өчен махсус җиһазландырылган бүлмәгә сөйрәделәр.
— Сайчикны больницадан качырырга сиңа кем булышты?
— Мин бернинди Сайчикны да белмим!
— Әһә, белмисеңме, камчы татыгач, бәлки исеңә төшерерсең!
Озын тар өстәлгә бәйләп, ялангач тәнгә ике яклап чыжлатып камчы белән сугалар. Сугалар да сорау бирәләр, жавап булмагач, тагын селтәнәләр.
— Профессор Клумовта ничә яралыны яшердең?
— ?..
— Медсестра Виктория Габец нинди дарулар бирде?
__ -
— Татарин Хәсән белән кайда листовкалар чыгардыгыз?
— ?..
— Давыдовны кем үтерде? Кемнәр ярдәмчеләрең?
— ?..
Гестапочылар Кабушкинның телен чишә алсалар, дистәләрчә под-польечыларны һәм урманнан кайтучы элемтәче-партизаннарны эләк-терәчәкләрен аңлыйлар иде. Тик Кабушкин дәшмәде, түзде.
Ниһаять, аны электр урындыгына алып килделәр. Монысы һәммәсеннән дә газаплырак, коточкычрак икән. Аяк-кул тамырларына эретеп кургаш салгандай булды, бөтен тәнгә хисапсыз күп утлы энәләр кадыйлар сыман. Дерелдәтә, калтырата, сулап булмый, йөрәкне гүя пымак белән телгәлиләр
Трамвайда эшләгәндә аның берничә рәт токка эләккәне бар иде. Ток сугып үлгән кешеләрне дә күрде. Ә болар кинәт кенә үтермиләр, соңгы чиккә җиткереп җәфалыйлар, газаплыйлар. Башта хәзер бер генә фикер калды «Түзәргә!.. Түзәргә!..» Кабушкин күңеленнән әнә шул сүзне кабатлый. Бүтән нәрсә кирәкми, бүтән нәрсәнең әһәмияте юк.
Гестапочы, ток бирүне һаман арттыра барып, күзләрен елтыратып, корбанын күзәтә. Бу тәмуг газабына түзүчеләр сирәк. Хәзер, хәзер менә... Ләкин Бабушкин-Кабушкин дәшми, Бабушкин-Кабушкин телсез.
— Сөйлә! Сөйләсәң, ток бирүне туктатабыз! — дн Фройлнк, Жанның калайлана башлаган күзләренә карап.
Тагын шул ук сораулар, тагын көзән җыеру, утлы энәләр, ике як яңактан елга булып агып төшкән тир...
«Түзәргә!.. Түзәргә!.. Түзәргә!..»
Буяулы стеналар каядыр артка чигенделәр, Идел таңнарына охшап. күксел томан төшкәндәй булды. Ул гүя упкынга егылды... Тән авыртмый да, бер нәрсә сизми дә. Тынлык...
Кабушкин башына салкын су сибүдән аңына килде, комсызланып бер-нке йотым су эчәргә өлгерде.
— Сусадыңмыни, егет? — диде Фройлнк. — Су хикмәтле нәосә, суда тереклек, суда көч... Сорауларыма җавап бнрмәсәң, ундүрт көнгә судан мәхрүм ителәчәксең. Кеше шуннан артыкка түзми. Бәлки син?.. Юк, бу экспериментны тәкъдим итмим. Шундый сәләтле разведчик өчен
ШАМИЛ РӘКЫЯПОВ ф КАЯДАН СИН, ЖАН?
сусыз тилмерү... Нигә тилмерергә? Эшләргә кирәк, яшәргә кирәк. Гомер ике килми... Сөйгән кызың, әти-әниең бардыр, әлбәттә.
— Әти юк...
— Ә сон кайда ул? Әйе, аңлыйм, 1941 елда...
— Юк, 1914 елда.
— Патша армиясендә хезмәт иткәндә? — Фройлнк, әрле-бирле йөрүеннән туктап, Кабушкинга текәлде. Ул, ниһаять, Жанның теле чишелә башлады, инде әңгәмәне ипләп кенә дәвам итәргә кирәк, дип шатлана иде.
— Тагын бер кат юк. — диде Кабушкнн усал итеп. — Сезнең итек астында калырга теләмичә семьясы белән Россиягә качканда Могилев янында... Сез әйткән хикмәтле нәрсәне эчеп һәлак булган.
— Ә Магильюф... Магильюф... Син үзең... кайдан син, Жан? Без синең кайдан икәнлегеңне белә алмадык. Җинаятьләрең безгә билгеле. Иң каты җәзага лаек син. Шул хакта туганнарыңа хәбәр итәргә кирәк булачак. Белми калмасыннар. Кайдан син, Жан?
Кабушкнн үзен мәрхәмәтсез төстә җәзалый башлаганнан бирле беренче тапкыр елмаеп куйды.
— Шәп, шәп... Кәеф күтәрелә, — диде Фройлнк. — Димәк, эшкә...
— Белмәсәгез, белегез, тикшерүче әфәнде! Советлар Союзыннан мин!
— Бала булмагыз, Жан.
— Сез дә олы җанлы булып кыланмагыз! Әйдә, башлагыз өр-яңадан. һәм мин кабатлап әйтәм: минем бернинди дә гаебем юк. Юк! Юк!
Фройлнк ишек төбендә басып торган сакчыларга ымлады:
— Аерым бикләгез. Ашарга да, эчәргә дә бирмәгез!
Тагын таш капчык. Урамда көнме-төнме икәнлеген дә белеп булмый. Коридорда дагалы итек тавышлары, сүгенү һәм ыңгырашулар чиратлашып тора. Ара-тирә ишек бикләвечләренең зыңгылдап ачылу- ябылулары, җикеренүләр ишетелә. Һәм күпмедер вакытка кадәр кабат барысы да тына.
Кабушкинны гүя бөтенләй оныттылар. Дүрт көн инде менә ана берни бирмиләр. Әмма барыбер, немецларга хас төгәллек белән, һәр көн иртән коридор буйлап бәдрәфкә алып баралар. Жан кулларын артка куйган килеш алдан бара, кораллы сакчы арттан. Коридордан йорт ишегалдына чыгарга да мөмкин икән. Анда әнә эшләп йөрүче ирләр күренә. Алар нибары утыз-кырык адымда... Шушы араны йөгереп узар өчен ниләр эшләргә икән сон? Иң әүвәл иректәгеләр белән элемтә урнаштырырга һәм көчне сакларга. Тәнгә су кирәк хәзер, су... Жан. юыну сылтавы белән краннан су эчәргә чамалаган иде, гестапочы. мона әмер юк дип, аркага резин таяк белән тамызды.
Бәдрәфтән кайткан арада Фрида исемле чибәр генә яһуд кызы Жан камерасының идәнен юып чыгара. Кайбер көннәрдә кыз әле эшен бетермәгән була. Жан. иреннәрен ялап, комсызланып сулы чиләккә һәм, суыңны идәнгә күбрәк түгеп калдыр дигәндәй, идәнгә ымлый, аннары кызның матур соры күзләренә ялварып карый. Күзләре тәгәрәп төшәрдәй булып карый. Кыз бөгелә-сыгыла идәнне корыта һәм Жанга күз ташлап, аңладым дигән кебек ым кагып куя.
Гестапочы бер бәйләм ачкычы арасыннан Жан камерасыныкын аралап ала. Жан ачкычның балтасын хәтеренә сеңдерергә тырыша: ике генә киртләче бар, озынлыгы сантиметр ярымнан артык түгел...
Кыз, башын оҗмах кошыдай горур тотып, үтеп китә. Жан бусагадан караңгыга атлый, тимер бикләвечнең зыңгылдавы тынар-тынмас, цемент идәнгә ташлана. Ишек артындагы почмак азрак батынкы икән, анда тавык эчәрлек кенә дым сизелә. Жан ятып идәнне ялый, шулай сусавын басарга тырыша.
Вакыт бик акрын үтә. Уйламаган нәрсә, искә төшермәгән вакыйга калмады бугай инде. Уйлар түшәмнән саран гына ут яктысы төшеп торган шушы кысан камерага әйләнеп кайталар да. үзәк өзгеч моңсу булып китә. Шулай ук барысы да беттеме инде? Иректәге иптәшләре аның турында уйламыйлармы икән? Юк, кул кушырып утырмаслар, ф Элемтә урнаштырыр өчен жай эзлиләрдер. Кыз геттога кунарга кайта... Аның янына кич Александра килә ала...
Эчәсе килә, тел кипкән, бәгырь яна... Үч иткән төсле, мөлдерәмә тулы бер стакан су һаман күз алдында тора. Стаканның тышына кадәр тирләгән. Менә ул, менә, үрел дә ал... Чүкеч белән төеп гариплән* дерелгән бармаклар стакандагы суның салкынлыгын тоялар сыман. Иреннәрдә су тәме, авызда су тәме... Йотасы гына инде. Тик нишләп йотып булмый соң?.. Жан авырлык белән генә күзләрен ача. Сулы стакан әллә кая югала, ә керфекләр авыраеп йомылу белән ул тагын мөлдерәп күз алдына килә. Эчәсе иде, бер йотым гына эчәсе иде. Кай-дадыр чишмә чылтырый түгелме? Әйе, тау чишмәсе бу! Малаховны янындагы чишмә түгелме икән әле ул? Кышын да туңмый, чылтырый да чылтырый...
— Бабушкин-Кабушкин, допроска!
Ишек бикләвече генә шулай чылтыраган икән лә...
Кабушкин, кулларын артка куеп, алпан-тилпән атлап икенче катка юнәлә. Озын коридор буйлап үткәндә тагын йорт ишегалдына күз сала. Известьле мичкә тирәсендә кайнашалар, бүлмә агартучылардыр, ахры. Акшарлы киемнәр табу әллә ни авыр булмастыр инде, шәт... Жан үзенчә уйлый, ә Фройлик, кабахәт жаи, үзенчә. Кабинет тәрәзәсенә тимер рәшәткә куйдырган... Жан моннан сикерә алмаячак шул инде... Кара син аны: адәм рәтле кешеләр кебек исәнләшеп маташкан була бит. Ә өстәленә графин белән су куйдырырга, стаканга салырга онытмаган...
—* Магилыоф янында... Мең тугыз йөз ундүртенче елда су агуланган булган, Жан. Самолеттан сиптергәннәр. Әтиең агуланып үлгән булырга тиеш.
— Рәхмәт куанычлы хәбәрегез өчен.
— У-у, син юморлы кеше икәнсең әле. Тик мин мәзәк сөйләргә ча-кырмадым.— Фройлик кулына сулы стаканны алды.— Бу суда агу юк. Менә...
— Ул иләмсез төстә голт-голт иттереп суны эчеп куйды. — Сорауларыма жавап бирсәң...
— Мин бер нәрсә дә белмим.
— Су тәмле нәрсә... Бигрәк тә эчәсе килгәндә аннан тәмле нәрсә юк. — Фройлик бу юлы нәзакәтле итеп су капты. — Су тереклек бирә. Су —тормыш...
Бу — азгын мәченең тычкан белән уйнавы шикелле бернәрсә иде.
Жан читкә борылды.
— Юк, — диде тикшерүче, — читкә карама, чөнки бүген агуланмаган суның көче турында сүз бара. Теге чакта агуланган булган — үтергән. Бүген... Су чиста, әмма ул барыбер бөек Германиягә хезмәт итә, ул тоттырмас Жанның телен чишә. Төлке кебек хәйләләп озак йөрде — без аны барыбер тоттык. Балык кебек өнсез — без аны барыбер сөйләштерербез! — Фройлик ишек төбендәге гестапочыга нидер ымлады, теге тиз-тиз килеп, Жанның аякларына тышау-элмәк салды, һәм күз ачып йомган арада Жан башы түбән килеш һавада асылынып калды. Авызы янына гына сулы стаканны* китереп куйдылар.
Күпләр, бик күпләр чиста суның исе юк диләр. Ялгышалар алар. Чиста суның борынны кытыклый алырлык дымык исе бар. Әнә ничек эчәсене китереп, тәмле итеп аңкый ул.
— Әйт, кемнәр синең иптәшләрең?
ШАМИЛ РӘКЫЙПОВ ф КАЙДАН СИН, ЖАН?
Жан башын чайкады, күзләрен йомды, хәер, барыбер эндәшә алырлык хәлдә түгел иде ул.
_ Бездән ансат кына котылырмын дип уйлама. Ьез сине тиз генә үтермәбез. Акрын-акрын менә шундый берсеннән-берсе коточкычрак газапларда дөмегерсен син. Дөмеккәч тә тынычлык булмас... Туганнарыңның күзен ачырмаслар: гестапо агенты иде дигән мәгълүмат тара- тирбыз. Әйт. киреләнмә! Ннк син генә жәфа чигәргә тиеш? Кемнәр өчен, нинди шатлыклар өчен?..
«Әнә нәрсә турында кайгырта. Димәк, гитлерчылар Россияне җиңә алуларына үзләре дә шикләнеп карый башлаганнар! Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә!» — дип уйлады Кабушкин.
Яшьрәк чакта’ Иван аякларын күтәреп кул өстендә торуны бернигә санамый иде. Хәзер... Күзләре атылып чыгардай булды, үпкә-бавыры гүя авызына килде.
Фройлик Жанның адәм баласы түзә алмаслык газапка дучар ителүен күреп тора иде. Кыйналган, күгәреп-янып чыккан хәлсез тәнгә азрак куәт бирергә һәм бер үк вакытта рухы сынмас бу кыю подпольечыны тагын да җәзаларга теләп' стакандагы суны Жанның иреннәренә тидерде. Баштүбән килеш су эчүнең гаҗәп авыр икәнлеген белә иде бу ерткыч.
— Эч. эч, әйдә! Кешечә мөгамәлә ошамагач, хайванча булсын! — диде ул.
Кабушкин соңгы көчен җыеп гәүдәсен чайкалдырды, урындыктагы суны эләктереп алды һәм Фройликның битенә атып бәрде.
— Ах син. бандит! Хәлең бар икән әле. Шул килеш тагын бераз асылынып тор алайса. Үҗәтлегең беткәч, чакырырсың. — Фройлик, хром итекләрен шыгырдата-шыгырдата, кабинетыннан чыгып китте.
Жанның аяклары пычкы белән кискән күк әрни, яна иде. Каеш элмәк тубык итенә тәмам батып кергән, ертык чалбарның телгәләнеп беткән балаклары тезгә чаклы төшкән, балтырдагы тамырлар зәнгәр- ләнеп-күгәреп чыбыркы сабы хәтле бүртеп чыкканнар.
Үзәк өзгеч бу әрнүләрдән беразга гына булса да котылып булмый мы икән? Жан бөтен гәүдәсе белән селкенеп, таган атынгандай чайкала башлады һәм тикшерүче күчереп куйган урындыкны якынрак китерде, аңа куллары белән таянып, бөтен гәүдәсен күтәреп торган аякларын бераз ял иттерде.
Юк. ничаклы гына җәзаласалар да. иптәшләрен сатмас ул. Гестапочы. Жан баштүбән килеш асылынып торуга озак түзә алмас дип. үзен чакырганны көтәдер. Көт, көт... Менә кайчан ярап куйды ул яшь чакта иренмичә күнегү ясаулар! Хәзер аякларны элмәктән чыгарырга тырышып карарга кирәк. Әгәр ычкынып булса... Кабинет бикле, сакчылар ишекнең теге ягында. Урындыкның башына ныклабрак тотынып өскәрәк күтәрелсәң, бау бушарга мөмкин. Хәзер аякларны кыймылдатырга... Менә шулай. Сул аяк ычкынмый гына! Уң аякның баш бармагы ни өчен? һоп!.. — Жан. ит түшкәсе кебек ларсылдап, идәнгә килеп төште. Инәләргә баскан күк булды, күз алларында яшелле-зәигәр- ле түгәрәкләр биеште. Тәрәзәне тартып ачарга ниятләп, алпан-тилпән бер-ике атлауга, тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләргә күзе төште. Әх! Ничек элегрәк күрмәде сон ул бу нәмәрсәкәйләрне?! Бәлки менә икенче ишектән чыгып сызарга мөмкиндер? Тукта, иң әүвәл туйганчы су эчәргә! Әнә графин өстәлдә генә... Су!.. Аннары ни булса булыр... Су!.. Су!.. "
Жан үтә күренмәле графинны кулына алды. Өстәлдәге берәр яшерен нәрсәгә кагылдымы яки графин шулай көйләп куелган идеме — коридорда сирена гүли башлады, боерык биргән, йөгерешкән тавышлар ишетелде. Икенче ишеккә омтылмады Жан. битенә, муенына су 132
агыза-агыза, йотлыгып эчүендә булды. Ләкин туйганчы эчәргә туры килмәде, кабинетка бәреп кергән гестапочылар, графинны тартып алып, Җанны типкәли-типкәли кыйнарга тотындылар...
Әни, сөекле әнкәем! Нигә инде син авыру улына чиләктән алып салкын су бирмисең? Чиләк әнә анда, ишек катындагы ыргакта гына ич. ф Ваня бүтән беркайчан да синең сүзеңнән чыкмас. Беркайчан чиркәүгә дә кермәс... Тик чиркәүдә жен сукмады аны. Явыз карчык Глафира = Аполлоновна таяк белән сукты. Шуңа менә башы авырта. Эссе... Ә * Глафира Аполлоновна хәзер Минскида... Самогон сата... Юк, Ваняга = самогон кирәкми, су кирәк, су... Бер кружка гына... Алайса бер йотым... 5 Әни, бер йотым... х
Ә бит аның әнисе хәзер... Казанда түгел, Малаховны авылында, g сугыш алдыннан шунда күчкән иде. Ваня, авыл янындагы кышын да < туңмый торган чишмәгә барып, бозлы кытыршы сукмак буйлап ике чиләк су алып кайтып бирде...
Нигә аның мендәре бу тикле укмашкан соң? Әх, Тамара, мендәрне о әйбәтләп күпертергә иде... с
Жан саташа бугай шул. Сәгатьләр шулай йокылы-уяулы узды. 3 Коридорда сакчылар алмашты, тагын алмашты, тагын... Жан онытыл- х ды, тынды. Юк, бөтенләйгә түгел. Менә ул шешкән күзләрен ачты, £ икенче ягына әйләнергә теләп селкенеп куйды һәм, авыртуга түзә е_ алмыйча, идәнгә йөзтүбән капланды. Ыңгырашты, аннары сөйрәлеп, s канлы уч төпләренә таяна-таяна почмакка үтте. Цемент идәннең ба- s тынкы жирендә азрак су булса, жыештыручы кыз бирегә кереп чыккан * дигән сүз... Су бар иде. Иван кипкән, яргаланган иреннәрен дымык d цементка тидерде. Ике-өч йотым су...
Аннан Жан тагын саташты. Бу юлы улын күрде ул
Улым, кыю арсланым, оялма, якынрак кил миңа! Мин әле сине бер мәртәбә дә күргәнем юк шул. Күрмәм дә инде... Мине, бәгырькәем, фашистлар асачак... Мин мәет инде. Әтием кебек мәет... Ул теге чакта иемеһлар агулаган суны эчеп үлгән. Чиста су үз улларына калсын өчен эчкән ул агулы суны. Ә хәзер чиста су дошман кулында. Теге чакта әтиемне агулаган немецларның уллары хәзер миңа эчәргә су бирмиләр инде. Сугышчан иптәшләремә хыянәт итсәм генә кулыма су тоттырачаклар. Моңа бара алмыйм мин! Юк!.. Әтиемне күрә алмадым дип миңа рәнжемә. Мин дә үз әтиемне күрә алмадым бит. Язмыш... Дошман сәбәпче моңа! Барысы өчен дә түләттерербез без фашистлардан. Сиңа яшәү җиңелрәк булыр. Сугыштан соң... Ә без барыбер жи- иәчәкбез, улым. Тик безне онытмагыз, фашистларның ерткычлыгын онытмагыз!
Сынган кабыргаларым авырта, чүкеч белән төелгән бармакларым әрни, резин таяк дөмбәсләгән табаннарым сызлый...
Тәпи йөреп киткән улым, газиз әткәңнең ничек үлүен әнкәңнән со-рашырсыңмы син? Ә нәрсә дип жавап бирә алыр инде ул сиңа? Кайгылы хәбәр аңа барып җитмәс шул — мин үземне Жан дип кенә йөрттем бит. Чын фамилиямне һичкем белми... Әмма Жан Кабушкиннын тикмәгә генә яшәмәве барыбер илгә билгеле булыр!
Улым, васыять итеп ни калдырам мин сиңа?
Изге җиребезне, ирекле Ватаныбызны.
Ватанны саклау һәм бәдбәхет дошманнан аяусыз үч алу теләге бөтен куәтемне гүя бер йодрыкка туплады. Үч алдым мин явыз дошманнан!
Шулай да, улым, үч алЫнып бетмәде күңелемдә һаман самолетлар гүләве, миналар чинавы, йортларның гөрселдәп ишелеп төшүе, ут, төтен... Аналар, хатыннар нәләте... Куркытыр өчен, тез чүктерер өчен
асулар, кисүләр, тереләй җиргә күмүләр, газда тончыктырулар, мичләрдә яндырулар...
Менә ул фашистлар алып килгән «яңа тәртип»!
Шул вәхшәткә, ерткычлыкка чик кую өчен үзеңнең күпмедер эш башкарган булуыңны тою үлемнән курку тойгысын тәмам юкка чыгара ала икән. Шуңа күрә, балам, мин тыныч һәм яңа газапларга теш кысып түзәргә әзер...
Жанның хыялындагы улы һәм үз-үзе белән булган әңгәмәсен ишет-кәндәй, камера ишеге шартлап ачылды. Кара киемле ике сакчы кереп, Жанны кабат сорау алуга алып киттеләр. Аягында чак-чак басып торса да, кулга ялтыравык богау салып, чылбырын ике яктан үзләре тотты.
Жан: «Тагын бер яңалык»,—дип уйлады.
Бу юлы бөтенләй бүтән бүлмәгә алып керделәр. Яшел постау җәелгән киң өстәл янында кара киемле, җиңенә фашист тамгасы бәйләгән майор кәгазьләр актарып утыра иде. Ул, Жанны баштанаяк күздән үткәргәч, тыныч тавыш белән:
— Кирәгеннән артык тырышканнар икән, — диде. Урындыкка ымлады. Үзе, кулларын артка куеп, ялтыравык итекләрен шыгырдата- шыгырдата, ишек яныннан бер әйләнеп килде һәм югарыдан карап:
— Мин сезгә тырнак очы белән дә чиертмәячәкмен, — диде.
— Рәхмәт. Мин барыбер дәшмәячәкмен...
— Беләм. Мин сезнең делоны ярыйсы ук шәп өйрәндем. Азиат кирелеге бар сездә.
Тикшерүче Жанның кайсы төбәктән булуын әнә шулай ерактан әйләнеп ачыкларга тели иде, күрәсең. Ләкин аның бу хәйләсе барып чыкмады: Жан елмайды гына.
— О-о!.. Жан елмая. Это — хорошо! Давай кәгазьсез генә сөйләшик.—Майор өстәлдәге делоны шапылдатып ябып куйды. — Менә хәзер әйтегез әле: сез ни өчен киреләнәсез? Сезгә күп акча, алтын, имение, чибәр фрау тәкъдим иткәннәр. Яшә, типтер, рәхәтлән генә! Бөек Германиягә эшләргә ник күнмисез? Ни понимай... Ни сәбәп?
— Дөреслекне белергә телисезме, майор әфәнде?
— Конешио!..
— Бурыч, майор әфәнде.
— Нинди бурыч? Акча бирәбез — түләрсез. Күп, күп акча...
— Ил алдындагы бурыч ул.
— Чепуха!
— Чепуха булса, мине моннан качуны оештырыгыз. Күп, күп акча, алтын алырсыз.
Майорның күзләрендә ачу кабынды, ләкин ул шундук әүвәлге хәленә кайтты:
— Алтын? Кайдан килсен ул сезгә?!
— Анысы өчен кайгырмагыз, — диде Жан. — Сораганыгызны ки-терерләр. Я. килештекме?
— Бу... Бу фюрерга хыянәт итү була...
— Алдынгы фикерле немецлар фюрергә хыянәтне Ватанга хыянәт дип бәяләмиләр, герр офицер. Алар: «Безнең намус, безнең бәя Гит- лерга биргән антыбызны формаль үтәүдә түгел, халкыбызга тугрылыклы булып калуда», — диләр түгелме? Мәсәлән, Эрнст Хадерман шулай дигән иде бугай...
Тикшерүче чыраенда гаҗәпләнү катнаш кызыксыну барлыкка килде:
— Интересно, Жан... Ошень интересно... Мин уйлыйм... Сезнен тәкъдим турында да уйлыйм. — Ул, усал елмаеп, өстәл читендәге кызыл төймәне басты.
Жан. тәмләп су эчкән гестапочыга карамаска тырышып: «Шулай ук алтын балык кабармыни? — дип гажәпләнеп уйлады, күзләрен йомды. — Булмас, күзләре мәрхәмәтсез. Шулай да... ятып калганчы ф атып кал, диләр. Бәлки сары шайтан булышып та куяр...»
Жан сак астында ишектән чыгуга, майор Артур Вильке, Ярдәмчесен чакырып, хәрби әсир Эрнст Хадерман рече басылган листовканы табып бирергә кушты. Ярдәмчесе борылып кергәнче, йомшак кәнәфигә кырын авып, озаклап сигара тартты. Уйланды. Минскига килгән көннәрен исенә төшерде. Аннары сөмсерсез күзләрен листовкага төбәде. Сөзәргә теләгәндәй карап торды. Иягенә таянды, мундир якасын ычкындырды, бермәл иренен чәйнәде һәм, корт чаккан кебек урыныннан сикереп, ишекле-түрле йөрергә кереште.
— Доннер-виттер... Коточкыч ил бу! Коточкыч ил... — Майор сүгенеп куйды һәм телефонга ябышты.
Бүлмәгә Ирма Лейзерны керттеләр. Кыз теләгәнчә җавап бирмәгәч, моны киреләнү дип аңлап, аның усак яфрагыдай калтырап торган ябык гәүдәсен урындык аркасына, кулларына озынча тар өстәлгә бәйләп куйдылар.
Кайчан гына әле кына төшерелгән матур тырнаклар астына энәләрне майор үзе кадады.
— Немецча листовкаларны таратуда Жанга кем булышты?
— Аның квартир хозяйкасының адресы, исеме ничек?
— Үтерелгән лейтенант Рудольф Вилькеның шәхси удостоверение- се кемдә?
— Жан трофей пистолетларын кайда саклый? Аңа кемнәр булышты?
Җавапсыз калган һәр сорау өчен тырнаклар астына энә батырыл- ды...
Озакламыйча медсестра Виктория Габец, профессор Клумов һәм Жанның кыю ярдәмчесе Бәләкәй Толикны кулга алдылар. Гестапо яшь егеткә өмет баглый иде. һәм энәләр аның тырнак астына кадала башлады. Аңын жуйгач, өстенә су сиптеләр, ниндидер укол ясадылар, исерттеләр, электр урындыгына утырттылар...
Өч көн дигәндә бүләк пистолетның бер өлеше тикшерүче өстәлендә иде инде.
Чират янә Кабушкиига житте. Бу юлы майор кыланып тормады.
— Үзегез теләп сөйләрсезме, ярдәм итәргәме? — Ерткычныкыдай кан баскан күзләрендә зур усаллык чагылды. — Беренче сорау...— һәм өстәл тартмасында яткан бүләк пистолетның көпшәле өлеше өскә чыкты.
— Моның язулы тоткасы кайда?
Жан башын чайкады.
— Кайда?
— Кызганыч... Ах, кызганыч!..
Жанны чаршау артына сөйрәделәр. Ирмага һәм Толикка бирелгән сораулар кабатланды, энәләрне исә утта кыздырдылар ..
Жан аңга килгәч, фашист сулы стаканны кулына алды:
— Әйтсәң, эчәрсең...
— Мин бернәрсә дә белмим!
— Беләсең! Бик күпне беләсең! — Майор итче кебек симез ярдәмчеләренә җикерде: — Хәтерен яңартыгыз!..
Көн саен шулай .. Мондый рәхимсез җәзалауларга түзү авырайган- иан-авырая бара. Кара янган, тирән җәрәхәтләр белән тулы тән азрак
ШАМИЛ РӘКЫППОВ ф КАЛДАН СИН, ЖАН?
ял еметлэ" -Кан ансыз чакта авызлан Александраның адресы ыч- ■ ынса’ Хә ■ '>’нә. ан үзенә аерым яшн сыман.. Ан каршы то-
'ырга чакырз •" бирешә бара. Начар фал иде бу. Хыянәтче бул>ан- ы үлүен м-•!* чр.к • Ләкин ничек үләргә? Юк, моңа аакыт җитмәгән ,,ле. Ирект --ларп хәбәр итәсе нәрсәләр бар. Элемтә урнаштырмый калмаслар... Әх. сусауны баса алсан икән...
Иван ишек артына почмакка таба шуышты. Идәндәге батынкы җирдә азрак су бар иде. Бөтен эче, бәгыре уттай янган кешегә тавык эчәрлек су сумыни ул! Тышта хәзер гөрләвекләр агадыр, боз кузгалакдыр... 6 ана бер йотарлык су бирмиләр!
Кемдер җырлый түгелме? Гестапо подвалында, тоташ җәзалаулар, әрнү, газап эчендә җыр... Мөгаен. Иван яңадан саташа башлагандыр. Юк, кызлар тавышы бу. Төрмә җыештыручысы Фрида җырлый икән. Ул бәлки Иваннын игътибарын үзенә җәлеп итәр өчен җырлый-жырлый идән юадыр?
Җыр тынды. Кабердәге кебек тын һәм ямансу булып китте.
Көтмәгәндә камера ишегенең кәгазь генә сыярлык йрыгында ак нәрсә күренде.
Иван тетрәнеп, калтырап кәгазьне кулына алды, ашыга-ашыга укып чыкты. Берничә сүз... Ә ничаклы көтте аларны Җан! Әгәр ышанырга яраса, бу хатны иректәге дуслар язган булырга тиеш. Алар Фриданың үз кеше икәнлегенә ишарәләгәннәр. Нәрсә кирәклеген сораганнар, җавап язу өчен, хатның бер почмагына карандаш үзәге кыстырып җибәргәннәр.
Җавап язаргамы, бу — серне алу өчен эшләнгән хәйлә генә түгелме? Тәвәккәлләргә, ләкин иректәге дусларга зыян китерерлек бер сүз дә язмаска!
Кабушкин кыздан идән юганда суны күбрәк түгүен, чүпрәк белән корытып, алмавын үтенде. Әгәр мөмкин булса, нечкә резин көпшә табып, аны камерага ташларга, коридорны юганда сулы чиләкне ишек янына ук китереп куярга кирәклеген әйтте.
Икенче көнне Кабушкин чиләктән туйганчы су суырды. Аннары салам тутырылган мендәр астыннан хат, шоколад һәм бер телем икмәк табып алды.
Хат бу юлы да иректәге дусларыннан иде. Алар подпольеның кыен булса да хәрәкәт итүен, Җанны качырыр өчен хәзерлек алып баруларын, әгәр бу барып чыкмдса, адвокат яллау яки тикшерүчене сатып алу өчен Лена үзенең алтыннарын бирәчәген сиздерделәр.
Бәләкәй Толикның кулга алынуын раслаганнар. Ә Җан шикләнеп йөргән Зур Толик, урманга китүчеләргә кирәк дип, яшерелгән коралларның кайда саклануын төпченә икән...
Кабушкин, кәгазен бусагага куеп, ишек ярыгыннан төшкән яктыда хат язарга кереште:
«Кадерлеләрем!
Мин сау-сәламәт. Хат язганда үз исемнәрегезне куймагыз һәм дуслар белән еш чуалмагыз. Мине бернинди дипломатия дә, бернинди алтыннар да коткара алмый, моны истә тотыгыз...
Map. Пет.дан белешегез, ни дә булса бирмәдеме икән? Аңа әйтә күрегез: телен тешләп, өендә генә утырсын, һәртөрле «Т»ларны һәм аның кебекләрне, кадак та бирмичә, артларына тибеп чыгарсын, юкса алар «көтүчеләр» ияртеп килерләр һәм бу миңа өстәмә газап кына китерәчәк... Тизрәк кыймылдасагыз иде. Менә шундый ачкыч табыгыз...»
Жан үз камерасын бикли торган йозакның ачкычы сурәтен кәгазьгә сызды.
Аннары өстәп болай дип язып куйды: «Заславский районыннан качкан дезертир Войчковский монда кешеләрне сата.
Кулыгызны кысып калам».
Кабушкин тернәкләнә башлады. Моны гестапочылар да күрми калмады, әлбәттә. Кабат допроска чакырдылар, кабат һуштан язган чы төрлечә җәзаладылар.
Беркөнне сорау алганда Бәләкәй Толик белән күргә-күз очраштырдылар. Аны «танымагач», ярсып бик каты кыйнап ташладылар. Ага- лы-энеле Евдокимовлар, профессор Клумов һәм медсестра Виктория Габец белән күрешкәч тә шундый ук хәл булды.
Ниһаять, барыбер файда юк дип булса кирәк, җәзалауларны күп мегәдер туктаттылар. Башка тоткыннар белән беррәттән ашарга-эчәр- гә бирә башладылар. Подвалда тоткыннар шактый иде хәзер. Арада хыянәтче булмагае дип, Жан алар белән бәйләнешкә кермәде. Аны һаман ялгызын бикләп тоттылар. Ул һаман качу турында уйлады. Сораган әйберләрне иректәгеләр тиз табып китерделәр. Алар хәзер Фрида карамагында. Кыз. җайлы вакыт табып, камера ишеген ача алса... Жан шул турыда Фридага кат-кат язды. Тик кызның әллә тәвәккәллеге җитмәде, әллә җае чыкмадымы икән? Моннан ычкына алса, гитлерчылар бөтен ачуны Фридадан һәм аның әнкәсеннән алачакларын уйлап, Жан, эш эшләнгәч тә, бер минут кичекмәстән алар- ны дусларыннан партизан отрядына җибәрүне үтенде. Боларның барысын бер вакытка туры китерү бик үк җиңелдән түгел иде шул. Бераздан исә төрмә подвалының баш сакчысын алмаштырдылар, аңа яңа ярдәмче билгеләделәр. Яңа себерке һәр вакыт яхшырак себерә бит ул. Селкенергә дә җай калмады. Күзләре тик тормаган Кабуш- кинны бүтән камерага күчерделәр. Юк сәбәпне бар итеп көн саен үтер-гәнче кыйный башладылар. Качу түгел, кош теледәй хат кертү дә кыенлашты. Ләкин барыбер иректәгеләр белән элемтә бөтенләй өзелмәде.
Жан үзенә агу кертүләрен сорады. Түзәрлек бер әмәле дә калмаган иде аның. Ләкин дуслары агу кертергә ашыкмадылар. Жан ялвара- ялвара гозерен кабатлады.
Александра: «Кадерлем, түз. Әле өметне өзмик», — дип язды.
Кайдадыр югалып торган майор сорау алырга тагын үз бүлмәсенә китертте. Тәм табып, тешләрен шыгырдата-шыгырдата җәзалагач. Жан менә-менә аңын җуяр чакта бүтән һичнәрсә белән кызыксынмаячагын. бу соңгы соравы икәнен әйтте.
Иван калкынып куйды: соңгы сорау, ин соңгы сорау бит... Жавап бирүгә, бу әрнүләр, бу газаплар барысы бетә. Бетә!..
Каян килгәндер — күзләреннән яшь тамды. Моны фашист тоткынның рухы сынды, теле чишелер сәгате сукты дип бәяләп, юхаланып, кулына сулы стаканын тотып якын ук килде
— Фәкать бер сорау... Бердәнбер сорау: бүләк пистолетның икенче өлеше кайда?
«Тополь төбендә...» Бу сүзләр тел очында гына тора. Шунда ук Жан айнып киткәндәй була тополь төбен казыганчы ул Александраны кулга алачаклар. Мөлаем, сабыр Александра...
Кабушкин җан ачысы белән:
— Мин бернәрсә дә белмим! Белмим! —дип кычкыра.
— Беләсең! Ну, әйт, ну...— Майор утта кыздырылган энәләрне якын китереп, еландай ысылдый — Юкса...
— Аһ, кызганыч!..
— Нәрсә кызганыч? Кем кызганыч?
ШАМИЛ РӘКЫЛПОВ ф КАЯДАН ( ИН, ЖАН?
— Теге чакта үз пистолетыгыз белән маңгаегызга атмавым кызганыч!..
_ Мин дә сине кызганам... казино янында атмаган өчен! по моңа өлгерәбез әле! Ә хәзергә полущай энәләрнең кайнарын... азиат шашлыгы урынына!...
Җан, хәл җыя-жыя:
— Әгәр тагын кагылсагыз... бүләк пистолет тоткасы янына энегез Рудольфның шәхси удостоверениесен дә куеп, аның кем тарафыннан һәм ни өчен үтерелүен бөтен нечкәлеге белән -язып тиешле җиргә тапшырачаклар. Аннары майор Вилькега гына түгел, Берлиндагы барлык Вилькеларга капут! — диде. '
Фашистның күзләре акайды. Бер мәл өнсез торгач, Кабушкин де- лосының тышына ашыга-ашыга нәрсәдер язды да янә кызыл төймәне басты.
Жанны бүтән чакырып борчымады.
Беркөнне безнең самолетлар дошманның хәрби объектларын бомбага тотарга керешкәч, сирена үкерүе һәм көчле сак астында тоткыннарны бер тирәгәрәк жыйдылар. Бомба төшеп шартлаган саен жир селкенә иде. Гестапочыларның чырае караңгыланганнан-караңгылана барды. Тоткыннар исә бомбаларның ишегалдына төшеп шартлавына да риза иделәр: ничаклы фриц теге дөньяга олагачак! Әнә ничек тет- рәнеп-тетрәнеп куялар.
Фрида исә бу ыгы-зыгыдан бик оста файдаланды һәм озакламыйча Жанның тагын бер хаты иректәге дуслары кулына килеп иреште.
Жан анда үзен дә санаганда ун көрәшченең төрмәгә эләгүе, кәефенең шәп булмавы турында язган. Хатын болай дәвам иткән: <Ә хәзергә минем хакта — тынлык. Мин болай фикер йөртәм алар миңнән бернинди яңа нәрсә ала алмадылар, барлык жәзалаулары жилгә очты. шуңа күрә, мөгаен, халыкка бүләк итеп 1 Майга асарга ниятлиләрдер. Башкача ничек булсын соң? Алар миннән бер кеше фамилиясен дә әйттерә алмадылар бит, ә миңа каршы 1941 елдан алып материал тупланган һәм ул шактый җитди. •
Миңа нәрсә эшләргә кала? Бөтен гомеремне барлык прогрессив кешелек дошманнары белән көрәшкә, халкым өчен, Ватан өчен көрәшкә багышлыйм дип ант иткән идем бит мин! һәм кинәт тормыш белән саубуллашырга туры килгәч, сатлык жанга әверелергәме?..
Без әле аз эшләдек һәм гомерне саклап калырга кирәк, дисез сез. ' Ә бүтән юл калмаган булса һәм киләчәктә бәхетле кешеләр тарафыннан минем исемем хурлык тамгасы белән билгеләнмәсен дисәң, нишләргә? Менә мәсьәләне шулай куярга кирәк — үләргә икән — музыкасы яңгырап торсын!.. Бүтәннәр зыян күрмәсен өчен барысын да эшлим һәм эшләрмен...»IV
Фрида икенче көнне Жанга дип язган үз хатын һәм подпольечылардан килгән хатны тапшырды. Жавап алырга өлгермәделәр...
Сәгать бишләрдә Жанны кораллы сакчылар каядыр алып киттеләр. Ул пальтосыз, ялан баш иде.
Тышта апрель кояшы елмая, хәрабәләр астыннан баш калкыткан куаклар яфрак яра, чәчәккә бөреләнә.
Жан, башын горур тотып, ничаклы гына җәзаласагыз да рухымны сындыра алмассыз дигәндәй, чак кына көлемсерәп атлады.
һәм шул китүеннән кайтмады.
Ничек үтерелүе дә, кабере дә билгесез..,
IV И К Кабушкиннын фашистлар төрмәсендә язган сонгы хаты. Төп нөсхәсе Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының партия тарихы институты архивында саклана. (Автор),
Буяулары ялтырап торган 24 нче трамвай депо ишегалдына һәр көн * үз вакытында кайтты. Аны кулына ялтыравык ачкыч тоткан берәү каршылый иде. Ул — Жанның яшьлек дусты, трамвайларны депога = көндәлек ремонтка кертүче, дошманны үз өнендә кыйнап, өч орден & һәм медальләр тагып туган якларга исән-сау әйләнеп кайткан танкист =* Харис Бикбаев. Харис, гәүдәсен төз тотып, 24 нче трамвайга керә, § тукталып тынып кала, йөртүче кабинасының стенасына кадакланган г тутыкмас ак корычка язылган, инде күңеле күптән ятлап өлгергән ка- § дерле сүзләрне укый: «1933—34 елларда бу трамвайны Советлар $ Союзы Герое Иван Константинович Кабушкин йөртте». *
Яшьлек еллары исенә төшә Харисның, үткен карашлы, һәрвакыт ♦ шат Иван күз алдына килә. Ул, әүвәлгечә, киң елмаеп депо ягыннан и килеп чыгар да, әйдә рейска киттек, Харис, безне халык көтә, дип әй- £ тер төсле тоела иде. Е
Моторлар гүли, моторлар Жанның үлемсезлеге турында мәңгелек ® җыр җырлый сыман иде.
ч X « S
Аның кайту хәбәрен олысы ксчесе ишетте. Ул кайтты да, читтә озак йөрүенә уңайсызланган кебек, басу капкасы янында тукталып калды: кардәш-ыру, күрше-күлән һәм карт әнкәсе аңа рәнҗемиме, туган нигезгә баш ияргә рөхсәтме, янәсе.
Үзен күптәннән бирле бик зарыгып көтсәләр дә, Герой-солдат баскан урыныннан кузгалмады, һәм аны каршыларга бөтен авыл халкы басу капкасына җыелды. Дошман гаскәрләре турында кыйммәтле мәгълүматлар туплаган Жан, нәкъ утыз өч ел элек, җилдән җитез атта шуннан узып киткән иде. Аның: «Мин кайтырмын, әнкәй! Кайтырмын!»— дигән көр тавышын юл чатындагы көяз чыршылар һаман хәтерлиләр сыман әле. Кулга-кул тотынышкандай тезелеп басканнар да, талгын җилдә чак кына селкенеп, шул хакта серләшәләр кебек.
Чыршылар яныннан ук басу башлана. Офыкка кадәр җирдә инде тәмам өлгереп саргая башлаган бодай диңгезе чайкала. Жсте кояшлы зәңгәр күктә җитез тургайлар җыр суза. Алар җыры гынамы бу? Юк икән: сулда, ташлардан-ташларга сикереп, эреле-ваклы чишмәләр челтери. Иген исе, бал исе, хозурлык әйләнә-тирәдә. Дөнья гаҗәеп тылсымлы көй белән тулы. Тыңлый белеп тыңла гына!
Челтерәп аккан чишмәләр тавышына, көмеш телле тургайлар сайрашына яхшы пар атлар муенындагы җиз кыңгырау чыңнары да кушыла икән: тун килә бирегә таба! Туй! Шулай, томырылып, тузан туздырып, сөлгеләр, кулъяулыклар җилфердәтеп, дирбияләрендәге җиз тәңкәләрен җемелдәтеп Мир авылыннан Малаховцыга туй килә.
Оркестр уйнап җибәрде. Галибанә тантаналы авазлар тынарга өлгермәде, олы юл чатына баскан мәһабәт һәйкәл өстеннән ак ефәк пәрдә акрын гына шуып төште. Халык диңгезе икегә аерылып, һәйкәлгә таба омтылучы чал чәчле анага юл бирде. Аякларының җегәрс юк. еш-еш сулый; ләкин һични белән исәпләшмичә, үзенә булышырга теләүчеләрдән баш тартып, ул һаман ал<а атлады. Барып җитте тез
ләнде, калтыраган ябык куллары белән һәйкәлнең шома нигезен сыйпарга кереште. Тоныкланган мөлдерәмә яшьле күзләр таш сыннын битенә текәлде, күм-күк юка иреннәрдән әрнүле хәлсез өн сытылып чыкты:
— Сынка... Иванушка наныем!.. Бик озак көттем мин сине, бәгырь кисәгем. Менә кайттың. Белдем, белдем мин синең кайтасыңны!.. Шуңа күрә үлмичә көттем дә көттем мин сине!..
Ана хәлсез генә үкседе дә үкседе.
Бу манзараны авыр кичергән шикелле, кояш болыт артына китте. Тургайлар тынды. Игеннәр, авыр көрсенеп, жиргә таба иелделәр, чишмәләр дә агудан туктады сыман... Кайдандыр ерактан иң нечкә кыллар гына суза алган, бәгырьне телә торган илаһи моң агыла башлады. Аңа бүтән кыллар кушылды, һәм үзәк өзгеч аһәң яңа хөр бизәкләр белән баеды. Алар үсте, тирә-юньне иңләде, биеккә — күкләргә ашты һәм кояш чыкты.
Шул чак һәйкәл янына кияү белән кыз килде. Алар, аяк очына чәчәкләр куеп, һаман әле таш сынның нигезен сыйпаган анага бил бөгеп баш иделәр. Кемдер бодай тулы коштабакны сузды. Ана ябык гәүдәсен турайтты, зиһене түнгән авыр халәттән мәңгелек чын тормышка кайтты: күрде, сизенде ул жир улларының үзеннән фатиха көтүен. Ана гәрәбәдәй тук бөртекләрне кушучлап-кушучлап кияү белән кыз өстенә сипте.
— Бәхетегез мул булсын. Үзегез дә, балаларыгыз да күрмәсен без күргән каһәр сугышны!..
Олы юл чатында һәйкәл тора. Аның янында кешеләрне тирәнтен уйландырган тантаналы моң тора.
Ике яклап сафка баскан мәңге яшел чыршылар монда хакимлек иткән галибанә тынлыкны саклыйлар.
Бодай басуы чайкала да чайкала, чишмәләр чылтырый да чылтырый...
Минск — Казан