КАМАДА АК ПАРОХОД
кырды.
Трап буйлап пароходка кергән әлеге кеше, тавыш бирүче матроска таба борылып, аңладым дигәндәй, кул изәде. Адымнарын кызулый төшеп, пароход башлыгының каютасына юнәлде. Өстендә күн тужурка, ул шуның итәкләрен тарткалады, билендәге каешын рәтләде һәм капитан каютасының ишеген шакыды.
— Керегез,— диделәр эчтән калын тавыш белән.
Старпом эчкә үтте. Капитан, урыныннан торып, аңа кул сузды:
— Әйдә, әйдә, Николай Михайлович, көтәбез.
— Ашыгыч эш чыктымы әллә? — Старпомның борчулы карашы пароход башлыгына төбәлде.
дел дулкыннары, көн-төн дулап хәлдән тайган сыман, иренеп кенә киләләр дә ярга сугылалар. Шул дулкыннарда салмак кына тирбәлеп, яр читендә кечкенә пароход тора. Исеме — «Смоленск». Ул бер кая да китәргә дә җыенмый, ахрысы: бер төшендә дә сәфәр чыгу алдыннан була торган ыгы-зыгы сизелми.
Киң җилкәле ир уртасы кеше, яр буйлап ашыкмый гына атлап килде дә, шул пароходның трабына менеп басты. Палубаны җыеш- тыргалап йөрүче матрос, аны күрүгә:
— Старпом, сезне капитан көтә,— дип кыч
— Хафаланырлык нәрсә юк,— диде капитан.— Тик якорьны күтәрергә туры килер сиңа, Николай Михайлович. Сине комиссар чакыра. Менә, иртүк телеграммасы килеп төште.
— Кая?.. Кем чакыра?
— Монда барысы да язылган.— Капитан аңа телеграмма сузды.— Губком боерган.
Николай Михайлович Глазунов бланкны кулына алды: «Ашыгыч. «Смоленск» пароходы капитанына. Старпом Глазуновны «Красная звезда»га җибәрегез».
Глазунов та, «Смоленск» пароходы капитаны да «Красная звезда »ның Идел буйлап сәяхәткә ни өчен чыгуын бик яхшы беләләр иде. Россия, бигрәк тә Идел буйлары авыр хәлдә. Бу төбәкләр әле күптән түгел генә аклар золымыннан азат ителде. Урыннардагы җитәкче кадрлар шундый кыен шартларда — таркалган хуҗалыкларны аякка бастыру, политик тәрбия эшен җайга салу юлларын белеп җиткермиләр. Вакытның болганчыклыгыннан файдаланып, кирегә ишәргә маташучылар да юк түгел. «Красная звезда» пароходында төрле комиссариат вәкилләре, совет хөкүмәтенең агитаторлары һәм инструкторлары бара. Алар һәр урында эшчеләр, крестьяннар белән очрашалар, җитәкче оешмаларга булышалар. Пароход Нижний-Нов- город шәһәреннән кузгалып китә. Халык аны «Йөзмә ВЦИК» дип зурлый. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты, ягъни.
Шундый зур эшләр белән чыккан пароход 1919 елның июль аенда Казан пристанена килеп туктый. Монда аны партиянең губерна комитеты һәм башкарма комитет вәкилләре, эшчеләр каршылый. Шәһәр хезмәт ияләре В. И. Ленинның дусты һәм көрәштәше Надежда Константиновна Крупская белән очрашалар. Митинглар үткәрелә. «Йөзмә ВЦИК» губерна җитәкчеләренә күп кенә четерекле мәсьәләләрне хәл итүгә булыша...
Глазунов боларны газеталардан укып белә иде. Тик менә үзен шул пароходка ни өчен чакыруларына төшенеп җитә алмады. Телеграмманы дүрткә бөкләп куен кесәсенә тыгып куйды да, капитан тәкъдим иткән кечкенә катерга утырып, Кама тамагына китеп барды.
— «Красная звезда» кайчан үтте?—дип сорады ул андагы шкипердан. Ә ул, «нигә кирәк булды әле сиңа бу?» дигәндәй, Глазуновка каш астыннан гына карап куйды. Тиз генә тел ачарга исәбе юк иде шикелле. Николай Михайлович аңа телеграмма сузды. Шкипер Глазуновны причалда торган зуррак катер янына алып килде. Анда ике-өч матрос кайнаша иде. Шкипер шуларның өлкәнен чакырып китерде дә:
— Менә, комиссарны «Красная звезда»га илтергә кирәк, хәзер үк кузгалыгыз. Губком боерыгы! — диде.
Ун-унбиш минуттан катер кузгалып та китте. Глазунов, бәләкәй палубага баскан килеш, каршыга йөгергән дулкыннарга күз салды. Күңелен сәер хис биләп алды. Карасана, кызык кына икән бит бу пассажир булып бару дигәне! Шул Иделдә күпме йөреп, мондый хәлдә бер чакрым ара да узганы юк иде әле. Башта елга пароходында матрос булды. Ә матроска кайда да шөгыль-мәшәкать җитәрлек! Кечкенә генә суднода ничәмә-ничә ел тир түккәннән, Иделдә бик күп җил-давыл кичергәнән соң гына капитанның өлкән ярдәмчесе итеп күтәрделәр. Бу хезмәт гади матрос мәшәкатьләреннән йөз кат авыррак. Бөтен команда өчен җавап бир. «Пассажирның эше рәхәт икән! — дип уйлады Глазунов.— Аңа дулкын ни дә, томан ни».
Николай Глазунов команда белән уртак тел табып эшләде. Аны гадилеге, туры сүзле булганы өчен яраттылар. «Смоленск» командасы һәм якын-тирәдәге пристань эшчеләре аны, зурлап, «комиссар» дип атый.
Комиссар!.. Глазунов, үткәннәрне хәтерләп, елмаеп куйды.
Совет республикасын төрле яктан чит ил интервентлары һәм акгвардияче генералларның армияләре уратып алган чак иде. Унтугызынчы елның дәһшәтле, республика өчен гаять хәвефле язы. Идел буйларында сугыш уты дөрли. Илгә икмәк җитми. Балалар ачлыктан интегә. Икмәкнең һәр кыерчыгы алтыннан кадерле. Шундый ♦ чакта ул, Николай Глазунов, дошман гаскәрләре уты астыннан 500 мең пот ашлык алып чыкты. Ашлык төялгән баржалар кәрванын Казанга илтеп җиткерде. Ә аннан инде Мәскәүгә, Петроградка.
Ул елны яз бик сүлпән килде. Иделдә боз соң кузгалды. Глазунов хезмәт итә торган пароход Спасста (хәзерге Куйбышев поселогы) кышлаган иде. Монда тагын пароход димәсәң дә хәтере калмаслык берничә судно торды. Пристань эшчеләре шуларны ремонтлап, язга әзерли башлады. Ә тирә-яктан хәвефле хәбәрләр килә. Якында гына Колчак туплары гөрселди... Ул Чистайга якынлаша дип сөйлиләр...
Беркөнне елгачылар янына шәһәр политкомиссары Миронов килеп чыкты. Пристаньда эшләүчеләрне җыеп, чын хәлне ачыклап бирде.
— Илебез бик хәтәр көннәр кичерә, иптәшләр,— диде ул.— Колчак гаскәрләре Иделгә таба ябырылып килә. Дошман бу якларга җитә калса, судноларны нишләтергә икән безгә? Шул хакта киңәшергә килдем. Гади көймәне дә дошманга калдырырга ярамый.
Комиссар әйтеп бетермәде. Елгачылар аны сүзсез дә аңладылар. Барлык пароходларны сүтәргә карар иттеләр. Кирәк икән, үз куллары белән батырачаклар да...
Суднолардагы двигательләрне сүтәргә, кайсын-кая яшерергә дип тотынганнар иде — елгада боз кузгалды. Казанда шуны гына көткәннәр диярсең — телеграмма килеп төште. Теләсә нинди шартларда һәм бик ашыгыч рәвештә Чистайга буксир пароходы җибәрергә. Анда ашлык төялгән баржалар тора, һәркайсында махсус отрядларның җаны-тәне белән җыйналган икмәк. Шул баржаларны алып чыгарга һәм Казанга җиткерергә кушылган иде. Бу җитди һәм җаваплы эшне сәләтле большевикка тапшырырга — губерна комитетының әмере шундый.
♦ Чистай янында гына колчаклар мәш килә ләбаса... Ничек инде дошман уты астына буксир судносы белән барып керәсең?» Телеграммада язылган сүзләр аңга барып җиткәч, беренче уйлар шундый булды. Елгачылар икеләнеп калдылар. Ләкин боерыкны үтәргә, ярты миллион пот ашлыкны саклап калырга кирәк иде. Тик кемне җибәрергә? Губком бу эшне сәләтле большевикка йөкләргә кушкан. Димәк...
— Затонда бердәнбер коммунист син, иптәш Глазунов,— диделәр аңа. Әйдә, командаңны бир. Әмереңне көтәбез.
Глазунов кырыс кына итеп:
— Дүрт сәгатьтән юлга чыгабыз, иптәшләр. Якорьне күтәрергә әзер булыгыз,— диде.— Штурвал рубкасын калынрак тимер белән тышларга кирәк. Ком тутырылган капчыклар әзерләргә! Бөтен командага коралланырга.
Буксир судносы шулай хәрби корабка әверелде, ә старпом Глазунов капитан булып китте.
Иделдә боз бетмәгән иде әле. RaMa тамагына кадәр үтү бик авыр булды. Шактый еш очраган зур-зур боз өемнәре белән бәрелешмәс өчен, судноны әле уңга, әле сулга бора-бора беләкләр калмады. Төнгә каршы инде буксир пароходы Кама тамагы пристаненда тора иде, ул чагындагы аталышы — Богородская. Монда буксирга Кама елгасының холкын яхшы белгән лоцман утырды. Бозлар
РӘМЗИ МАКСУДОВ ф КАМАДА АК ПАРОХОД
еирәгәйде. Тагын бернзгчә сәгатьтән алар бөтенләй күренми башлады. Пароход Камага чыкты. Глазунов җиңел сулап куйды.
Лаеш та артта калды.
Мурзиха пристаненда «Чердынь» пароходы тора иде. Капитаны — Глазуновның күптәнге танышы. Николай Михайлович аңардан Чистай турында сорашты.
— Хәзергә тынлык,— диде «Чердынь» капитаны.— Тик пароходлар барысы да сүтелгән. Бүген-иртәгә Колчак флотилиясе күренер дип уйлыйлар. Атыш тавышлары шәһәргә якында гына ишетелә...
Глазунов команда белән киңәшеп алды. «Ничек тә өлгерергә! Ашлыкны дошман уты астында булса да алып чыгарга!» — дигән карарга килделәр.
Ул елларда Мурзиха тирәләрендә Кама үтә тар, Чистайга кадәрле диярлек шундый иде. Көчле агым пароходны кирегә сөйри. Ләкин кечкенә булса да ярыйсы ук куәтле судно, каршы агымга үҗәтләнгән шикелле, бөтен гайрәтенә үкереп, алга бара. Глазунов штурвал рубкасына баскан, кулында бинокль. Әнә, Чистай элеваторының башнясы да күренде. Бинокль пыялалары пристань ягына төбәлде. Әһә, баржалар тора!.. Николай Михайлович аларны санарга кереште: бер, ике, өч... Алтау. «Барысы да исән!»—дип куанды Глазунов. Берсе янында кечкенә генә судно кисәге дә бар. «Колчак разведкасы булмагае»,— дип уйлый Глазунов. Команданы коралга бастыра. Ни дисәң дә,— ун винтовка, ун сугышчы матросы бар бит?
Егетләр, мылтыкларны шул пароход ягына төбәп, ком тутырылган капчыклар артында ята. Буксир баржаларга якынлаша. Карасалар, әлеге пароходның «кабыгы» гына калган икән. Машиналарын сүтеп алганнар. Арттарак тагын өч-дүрт пароход тора. Алары да шундый ук хәлдә. Машиналары сүтелгән, бөтен эчке җиһазлары алынган.
Җансыз пароходлар арасына исән-имин судно килеп кергәч, баржаларның берсендә кырыс йөзле, алыптай гәүдәле кеше күренде. Трюмнан килеп чыкты, ахрысы. Глазунов судносы аңа гудок бирде.
— Нәрсәгә сызгыртасың, бабаңның нәләт орган оныгы! — дип сүгенде баржадагы «Алып».— Пристань буш, пароходлар үлгән. Бәбәкләрегез чыкмагандыр бит... Ишетмисезмени — гөрселди...
Двигатель тынып калды. Әлеге «Альт» янында тагын берничә матрос пәйда булды. Кайберләре кораллы.
— Сез кайдан?—дип сорады алып гәүдәле матрос. Күрәсең, ул
монда өлкән кешедер. Глазунов җавап бирде. Ә ул аны бөтенләй ишетмәгәндәй, үзенекен сукалады: *
— Әнә, аклар килә... Барысы да шунда китте. Ә безне...— ул янындагы матросларга ымлады,— биредә калдырдылар. Баржаларны батырырга куштылар. Боерык!
— Батырырга?! —дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды Глазунов.— Кем кушты? Кем боерыгы бу?..
— Кушкан кеше еракта, ә монда без хуҗа,— диде баржадагы матрос.— Нәрсә, акларга калдырырга дисеңме әллә бу байлыкны? Егетләр! — ул үз янындагыларга эндәште.— Ачыкларга кирәк бо- ларның кемлеген. Ни шайтаныма йөриләр мондый чакта? Бәлки контрлардыр!..
Баржадагы матросларның мылтыклары буксирларга төбәлде. Глазунов елмаеп куйды да үз командасына боерык бирде:
— Сез дә күренегез, егетләр!
Кулларына мылтык тоткан ун матрос торып басты. Баржадагы- лар моны көтмәгән иде булса кирәк. Алай да аптырап калмадылар. Алып гәүдәле матросның калын тавышы тагын яңгырады:
— Ни өчен судногыз ходта?
— Тыңлагыз! — дип кычкырды Глазунов рупор аша. — Без менә шушы баржаларны алып китәргә килдек. Губком кушуы белән. Кайсыгыз монда җаваплы итеп калдырылды? Өяз комитетыннан берәрсе юкмы?
— Барыбыз да башлык, — диде теге кеше. — Кемнең кулында мандат — шул әмер итә. Вакыты шундый...
— Алайса, менә сезгә мандат, — Глазунов кулларын алга таба сузды.
Уңында пистолет, сулында телеграмма иде. Матрос алгарак чыкты.
— Син бу алтатарыңны җыеп куй, ә монысын укып карыйк, — ул Глазунов кулыннан телеграмманы алып, күз йөртеп чыкты да бармакларын авызына кабып, сызгырып җибәрде.
— Палундра-а!.. Үзебезнекеләр? Баржаларны әзерләргә!..
Каяндыр тагын берничә матрос килеп чыкты. Глазунов командасы да эшкә тотынды.
Кырыс күренгән әлеге матрос Глазунов янына килде дә:
— Болай каршылавыбыз өчен гафу ит, туган! — диде. — Югыйсә, аклар кармагына кабуың да ихтимал.
Батырырга әзерләнгән баржаларны яңадан буксирга тагарлык хәлгә җиткергәнче, көн узды. Кәрван төнгә каршы гына кузгалды. Атышлар шәһәргә тагын да якынлаша төшкән иде инде. Ике снаряд пристань янына ук төшеп шартлады.
— Утларны сүндерергә! — дип боерды капитан.—Машина бүлеген томаларга.
Язгы төннәр караңгы булучан. Елгада берни күренми диярлек. «Монысы безнең файдага», — дип уйлады Глазунов һәм лоцманга:
— Бу тирәләрне яхшы беләсезме?—дип эндәште.
— Соравыгыз урынсызрак.
— Сукыр килеш барасы булганга сорыйм.
— Тыныч булыгыз!
Лоцман кәрванны маяксыз-нисез урыннардан Иделгә таба алып китте. Лаеш яныннан узып барганда, яр буеннан суднога ата башладылар. Баш өстеннән сызгырып пулялар очты. Рупор аша:
— Әй, буксир! Туктагыз! — дип кычкырдылар.
Аклармы?... Кызыллармы?.. Кем булса да тукталмый гына узася иде. Глазунов командасына боерык бирде:
— Тулы тизлек!.
Тик яр буендагылар да моны абайлап алдылар булса кирәк.
— Хәзер үк туктагыз! Сезгә туплар төбәлгән!
«Ни булса — шул, туктарга», дип карар итте Глазунов. Томан юк, ай яктырткан елга өстендә буксир һәм баржалар ап-ачык булып күренә. Ярдан туплар ата башласа, беренче снарядлар ук кәрванны пыран-заран китерәчәк.
Буксир туктады.
Озак та үтмәде, көймә килеп җитте. Берничә кораллы кеше. Кызыллармы, аклармы — ачык түгел, көймәдәгеләр аста — судно күләгәсендә торып сөйләшә иде. Глазунов аларның сорауларына мөмкин кадәр «шомарак» җаваплар бирергә тырышты.
— Кая юл тотасыз? — дип сорадылар.
— Кушылган җиргә, — диде капитан.
Көймәдән ачулы тавыш ишетелде:
— Кушылган җир хәзер бер генә! Чистайга ярдәм кирәк! Глазуновның эченә җылы керде. Чистайга булгач, кызыллар, үзебезнекеләр, Казаннан килешләредер. Шулай да, шиген бетерергә теләп, ул үзе дә:
— Ни телисез? — дип сорады.
Р Ә М 8 И МАКӘРДОВ ф КАМАДА АК ПАРОХОД ф
— Полкны Мурзиха ягына чыгар!.. Шул гына...
Шул гына, имеш! Буксир пароходы белән полк хәтле полкны ничек чыгарып бетерәсең ди.
Шул арада кайдандыр ерактан дизельләр авазы ишетелгәндәй булды. Кайсы яктан?.. Әһә. Кама тамагы ягыннан икән. Димәк, суднолар Казаннан килә. Үзебезнекеләр!..
Глазунов тревога белдерергә боерык бирде. Каршы яктан килү» че суднолар туктады. Болар — Идел хәрби флотилиясе кораблары иде. Хәрбиләр Николай Михайловичның аңлатуын тыңладылар да рупор аркылы болай дип боердылар:
— Идел хәрби флотилиясенең комиссары сөйли. Гаскәрләрне Мурзиха ягына чыгару кичектергесез бурыч. Баржаларны Лаешта калдырып торыгыз. Чистайга ярдәм кирәк, полк шунда ашыга. Бу хакта Лениннан телеграмма бар. Ә баржаларыгыз өчен борчылмагыз. Дошманны Иделгә кертмәбез.
Флотилия китеп барды. Глазунов егетләре хәрби комиссар боерыгын үтәргә кереште. Полкны күчерү тәүлектән артыкка сузылды...
Хәрби боерык үтәлде. Кызыллар командованиесе судно матросларына рәхмәт белдерде. Николай Михайлович Глазуновка командующий боерыгы белән бүләк тапшырдылар: кызыл йолдыз тагылган күн фуражка, күн тужурка һәм күн чалбар. Комиссарларга гына бирелә торган нәрсәләр. Шуңадыр, күрәсең, бүләк киемнәрне өстенә киеп чыккач, матросларның берсе:
— Комиссар булуыгыз белән котлыйбыз, Николай Михайлович!— дип, аның кулларын кысты.
...Ул хәзер шул ук урыннардан уза. Аны «Красная звезда» пароходына чакыртканнар. Нигә? Кем дәштергән? Николай Михайловичка мәгълүм түгел.
«Красная звезда» пароходын алар Глазунов өчен бик-бик истәлекле урында — Чистай пристаненда куып җиттеләр. Николай Михайлович, катердан төшеп, туп-туры шунда китте. Трап янында торган бер матроска телеграммасын күрсәтте. Матрос аңа:
— Комендантка керегез, — диде. Ул күрсәткән ишекне ачып керүгә. Глазунов бер мәлгә югалып калгандай булды. Аның алдында иске танышы — Спасстагы элекке полйткомиссар Миронов басып тора иде. Ул аңа рапорт бирергә теләп:
— Иптәш комендант, рәсми чакыру белән... — дип сүз башлаган иде, Миронов аны бүлдерде.
— Ярар, Николай Михайлович!.. Саумы, якташ? Килеп җиттекме?
Күрешкәч тә комендант аны Надежда Константиновна каютасына алып китте.
— Әйдә, рапортны аңа бирик без, иптәш комиссар.
— Нинди комиссар ди мин, иптәш Миронов?
— Революция комиссары, — диде Миронов. Аның тавышы җитди иде.
Алар беренче класс салонына үттеләр. Бер-берсенә каршы куелган кәнәфиләрдә ике хатын-кыз утыра иде. Миронов белән Глазунов кергәч, чал чәчлесе урыныннан торып, аларга таба атлады.
— Сезнең карамакка җибәрелгән елгачы Глазунов...
— Куегыз сана, — дип кул селтәде Надежда Константиновна. — Утырыгыз, әйдә, утыр!..
Крупская сораштыра башлады. Ничек килеп җиттегез? Спасста нинди үзгәрешләр бар? Гаиләгез борчылып калмадымы? Өйдәгеләре- гезгә әйтеп киткәнсездер бит?
— Өлгерә алмадым шул, — диде Глазунов. — Капитан әйтәчәк.» Крупская комендантка борылды:
— Сез, иптәш Миронов, Спасска телеграмма суктыра алмассызмы икән?.. Иптәш Глазуновның гаиләсенә. Ул «Красная звезда»- да диегез. Борчылмасыннар...
— Эшләрбез, Надежда Константиновна. ♦
— Иптәш Глазунов тамак ялгап алсын иде. Юл килгән кеше бит, §
ачыккандыр, — диде Надежда Константиновна һәм Николай Ми- <■ хайловичка шундый игътибар белән карады, әйтерсең әнкә кешенең < улына каравы. с
Миронов аны ашханәгә алып китте. Барып җиткәнче, аның < «Красная звезда» пароходына чакыртылу сәбәбен аңлатты.
— Гади пароход кына түгел бу, комиссар. Агитация-инструктаж < мәктәбе. Монда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының җаваплы < работниклары һәм төрле комиссариатларның вәкилләре бара. Төнебез * юлда уза, ә көндез шәһәрләрдә яки авылларда туктап торабыз. Надеж- ♦ да Константиновна — Халык мәгарифе комиссариатының инструкто- ® ры. Бик зур эш алып бара. Пароход Нижнийдан кузгалды. Пермьга хәтле барачак. Төп таянычыбыз — коммунистлар. Ләкин команда > составында партиялеләр күп түгел. Вакытның ниндилеген беләсең, * Николай Михайлович. Пароход үтәсе төбәкләр әле яңа гына аклар < золымыннан азат ителгән. Төрлесен көтәргә мөмкин. Безгә бик ыша- 5 нычлы коммунистлар кирәк иде. Казанда Надежда Константиновна = губкомнан пароход командасына ярдәмгә тәҗрибәле елгачы бирүен 2 үтенде. Партияле иптәш булсын, диде. Синең кандидатурага туктал- о ганнар. Мин дә якладым. Чистайдан ашлык чыгаруыңны искә ал- * дым...
Ашханәдән чыккач, Глазунов Надежда Константиновнага:
— Сез ышанып тапшырган эшне башкарып чыга алырмынмы икән, Надежда Константиновна? — диде.
— Без сезгә ышанабыз, иптәш Глазунов.
Пароход Чистайда ике көн торды. Партия Үзәк Комитеты, ВЦИК хезмәткәрләре шәһәрдә һәм өяздә совет оешмаларының эше белән таныштылар, җитәкче работникларга киңәшләр бирделәр. Соңыннан Надежда Константиновна Чистая хакында көндәлегенә мондый юллар яза:
«Өяз шәһәре. 35 мең кеше яши. Зур гына, матур гына. Иң башлап, безне коммунистлар клубына алып бардылар. Ул аклар белән качкан ниндидер сәүдәгәр йортына урнашкан... Башкарма комитетның кечкенә генә утырышын үткәреп алдык...»
Икенче көнне шәһәрдәге интеллигенция белән очрашу-митинг үткәрелде. Монда Крупская совет властеның интеллигенциягә мөнәсәбәте, аны тәрбияләү һәм үстерү юнәлешендәге эшләр турында доклад сөйләде.
Кичкә табан «Красная звезда»ны тагын бер пароход куып җитте. Анда ике мең ярым кеше — кызылармеецлар иде. Алар яр буена чыгып сафларга тезелделәр. Шәһәр гарнизоны да килде. Сугышчыларга эшче отрядлары өстәлде. Бик зур митинг булды. «Красная звезда» агитаторлары һәм инструкторлары докладлар, речьләр сөйләде. Башкалар белән бергә, Глазунов та аларның һәркайсын йотылып тыңлады. Сүз яр буенда тезелешеп утырган солдатлар һәм эшчеләргә бик кадерле булган нәрсәләр — илдә тынычлык урнаштыру, сугыш җимергән хуҗалыкны аякка бастыру, совет властен ныгыту турында барды. Ораторларны хуплап, алкышлар яңгырады. Сугышчылар совет властен соңгы тамчы кангача якларга ант иттеләр. Эшчеләр үз төбәкләрендәге заводларда яхшы эшләргә сүз бирде. Монда һәр сүз, һәр хәрәкәт — барысы да совет власте белән хезмәт халкы арасында
гы бердәмлекне раслый иде. Ораторлар тынуга, кызылармеецлар «Интернационал» җырлый башлады. Аларга эшчеләр, пристаньда торган пароходларның матрослары кушылды. Тын елга буенда «Интернационал» яңгырады.
Глазунов Надежда Константиновнаның йөзе көләчләнүен күрде. Меңләгән кешенең сугышчан җырына ул да кушылган, илһамланып җырлый. Онытылмаслык митинг. Ул Глазуновның хәтеренә гомер гә уелып калды.
Пароход Чистайда торган чакта, Надежда Константиновнага Мәс- кәүдән хат килеп төште. Ильичтан. Ленинның ул чакта Крупскаяга ни язганын Глазунов күп еллар үткәч кенә белде. Аның бу хаты Ильичның китабында басылып чыкты. Аны укыган чакта, Николай Михайлович «Красная звезда» пароходының иркен салонын, шул салондагы кәнәфине һәм шуңа утырган килеш хат укучы Крупская- ны күз алдына китерде. Надежда Константиновнаның йөзендә ар генлыкның эзе дә калмаган иде. Күзендә нур. Ә кәгазьдә мондый юллар:
«Кадерле Надюша! Крестинскийның Пермьга баруыннан файдаланып, сиңа хат язам. Бәлки, куып җитәр.
... Йөрәк авыртуың кабатланган икән, шуны белдем. Димәк, син чамасыз күп эшлисең. Кагыйдәләрне ныграк сакларга һәм врачны яхшырак тыңларга кирәк.
Югыйсә, кышка синең хезмәткә сәләтең бетәчәк! Моны онытма!
...Көнчыгыш фронтларда хәл бик әйбәт. Бүген Екатеринбургның алынуы турында белдем. Көньякта — борылыш бар, ләкин яхшы якка үзгәреш әлегә күренми. Булыр дип ышанабыз...»
Ильичның үзе кебек үк, Надежда Константиновна да чама белән генә эшли алмый иде шул. Глазунов аны бик яхшы аңлады. Иртәнге сәгатьләрдә Крупская пароходтан бик дәртләнеп чыгып китә. Көн- нең-көн буе учреждениеләрдә, культура учакларында йөри, митингларда чыгышлар ясый. Кичке сәгать тугызлар тирәсендә арып-ал- җып кайта. Ләкин монда да ял итәргә мөмкин түгел — аны пароходта ничәмә-ничә кеше көтеп тора.
Җәйге төннәр кыска. Пароходта төнге уннарда-унберләрдә тынлык урнаша. Барысы да ял итә. Ә Надежда Константиновна каютасында ут яна. Кечкенә генә өстәлгә иелә төшеп, ул нидер яза, укый. Бәлки, көндәлекләренә көндезге тәэсирләрен терки торгандыр. Бөтен команда аның көндәлек язуын белә, кичләрен аңа комачауламаска тырыша. Тик матрослар арасында яшьләр дә бар. Алар, билгеле инде, төннәрне йолдыз санап үткәрәләр, таңнарны палубада каршылыйлар. Тын гына йөрсәләр бер хәл иде, юк бит, гармун сыздырып җибәрәләр. җырлыйлар. Төнге авазлар ерак-еракларга яңгырый. Глазуновның эчен пошырган нәрсә дә шул. Яшьләрнең уен-көлкесе Надежда Константиновнага комачаулаганын күреп тора. Дөрес, Круп- скаяның бу хакта тел тибрәткәне юк. Ләкин аны төнге шау-шулардан коткарырга кирәк, дип уйлады Глазунов. Матрослар янына төште дә:
— Киңәшәсе бар, егетләр,— дип сүз башлады.— Надежда Конс- тантиновнаны ялдан мәхрүм итәбез бит болай...
Иртәгәсен тәрәзәгә күз салуга, Надежда Константиновна аптырап кала. Балкон ябык, каюта яныннан үтү юлына аркылы диван куелган. Крупская шул диванга карап тора да, каютасыннан чыгып палубада йөри. Күзенә Глазунов чагылгач, йомшак, ягымлы тавышы белән:
— Нинди баррикада корылган анда, иптәш Глазунов?—дип сорый.
— Яшь-җилкенчәк сезне борчымасын дип эшләдек, Надежда Константиновна.
— Кирәкмәс иде... Яшьләр күңел ачарга тиеш. Аларга киртәләр кормыйк.
Пароход Алабуга пристаненда да шактый озак тукталып торды. Аннан Тихая горага килде. Бу инде — революцион рухлы Бондюг заводы! ♦Красная звезда»ны каршыларга меңнән артык эшче чыккан. Кызыл байраклар җилфердәтеп, ♦Интернационал» җырлап каршы алдылар. Крупская үзе дә эшчеләр арасына күтәренке күңел белән, дәртләнеп чыкты. Барысы бергә Бондюг заводына бардылар. Митинглар үткәрелде. Надежда Константиновна алар турында көн-дәлегенә дә куанып язган:
♦Коммунистик клуб каршында иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган бик яхшы китаплар тупланган китапханә эшли. Театр-коммуна бар, анда төрле җыелышлар уздырыла. Техник курслар ачарга телиләр, монда андый курсларга ихтыяҗ зур. Укый-яза белмәүчеләр юк диярлек, грамотага өйрәтү мәктәпләре кирәк түгел. Укытучылар — коммунистлар һәм аларның карашларын яклаучылар. Бигрәк тә мөселманнардан ике коммунист — укытучы әйбәтләр.
... Хатын-кызлар митингысы үткәрдек, аңа яшь һәм күкрәк балалары белән килделәр, ике йөзләп кеше җыелды. Бондюг заводында эшләүчеләрнең яртысы — татарлар. Митингка килүчеләрнең дә күбесе татар хатын-кызлары иде. Мин сөйләгән речьне аларга тәрҗемә итеп тордылар...»
һәр тукталышта шундый киеренке эш алып барды Надежда Константиновна. Халык алдында беренче булып ул чыга һәм, нинди генә авыр булмасын, хакыйкатьне сөйли иде.
Пароходта тагын Воскресенский, Александров кебек күренекле агитаторлар да бар иде. Аларның һәркайсы көненә дүртәр-бшпәр очрашуда була, халык алдында чыгышлар ясый.
Николай Михайлович ♦Красная звезда» пароходындагы инструкторлар һәм җаваплы работникларның эше гаять катлаулы һәм тыгыз булуын хәтерли. Теге яки бу пристаньга килеп җитү белән, халык комиссариатлары вәкилләре төрле оешма, учреждениеләргә китә. Андагы эшләрне тикшереп, җитәкчеләрне пароходка чакыралар. Монда йомгаклау утырышы була.
Глазунов »Красная звезда» пароходында ай ярым булды. »no3M» ВЦИК» 1919 елның 11 августында Пермьгә килеп җитте. Ә өч көннән Надежда Константиновна пароход командасы белән хушлашты. Ул минутларны гомергә онытмады Глазунов. Крупская аның кулын кысып:
— Рәхмәт сезгә, иптәш Глазунов!— диде.
Николай Михайловичның күңеле тулды. Ул үзен иң якын кешесе белән хушлашкандай тойды.
— Хушыгыз, Надежда Константиновна!
Күп еллардан соң, инде пенсиягә чыккач, Николай Михайлович Глазунов шул ук маршрут буйлап тагын бер тапкыр узды. Шул ук ♦Красная звезда» пароходында. Бу чакта инде пароход музей ителгән иде. Аның таныш палубасына баскан килеш, Глазунов кадерле урыннарны — Идел һәм Кама буйларын, шунда үткән гомерен кабат күздән кичерде.
Күңелендә куанычлы хисләр яңарды. Бәхетле ул — елгачы Глазунов! Тикмәгә генә яшәмәде. Тормышта эзе, ил тарихында кечкена генә булса да үз урыны бар. Утлы-давыллы еллар аша узганда фидакарь хезмәте белән салынган эз.
Дәрья суларында пароходларның эзе калмый.
Тормыш дәрьясында кешеләрнең эзе кала.