ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ИДЕОЛОГИЯ АКТИВЫ КИҢӘШМӘСЕ
8 июньдә Казандагы Пресса йортында республика
идеологии активының киңәшмәсе булды. Анда
республика газеталары һәм журналларында,
нәшриятларда, телевидение һәм радиода эшләүче
язучылар, журналистлар, район газеталары
редакторлары катнашты.
Киңәшмәдә КПСС өлкә комитетының беренче
секретаре Ф. Ә. Табеев чыгыш ясады Ул КПСС Үзәк
Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен
тагын да яхшырту турында»гы карарын үтәү
юнәлешендәге бурычларга тукталды, партиянең
идеология өлкәсендәге эшчәнлеге өчен бу карар-
ның принципиаль әһәмияткә ия булуын билгеләп
үтте.
Әдәбият һәм журналистика — партиябез алып
бара торган идеология эшенең аерылгысыз
өлеше, аның бик мөһим һәм йогынтылы
чаралары. Алар белән эш итүче каләм осталары —
язучылар һәм көндәлек матбугат үзәгендә
кайнаучы журналистлар өчен КПСС Үзәк
Комитетының әлеге карары ижат активлыгын
тагын да үстерүгә яна этәргеч, идеология эшенең
төп юнәлешләрен билгеләүче маяк булып тора.
Иптәш Ф. Ә. Табеев язучыларны, газета- журнал,
радио һәм телевидениедә эшләүче барлык әдәбн
көчләрне хәзерге шартларда идеология һәм
политик тәрбия эшен нәтиҗәле алып бару өчен
тормыш күренешләрен тирән өйрәнергә, әдәбн
әсәрләрдә һәм вакытлы матбугатта җитди
проблемаларны күтәрергә, социаль-экономнк
үсеш закончалыкларын объектив анализларга
чакырды. Алдынгыларның хезмәтен, социалистик
ярышта ирешкән казанышларын яктыртуда
шаблоннан, бертөрлелектән котылырга кирәк,
диде. Хезмәт батырларының рухн дөньясын
аңлап язу, аларнын уй-хисләрен ышандырырлык
итеп сурәтләү бик мөһим. Кулыңа каләм алгансың
икән — шуна иреш: язганың кеше күңеленә үтеп
керерлек булсын. Идеология кадрлары, бигрәк тә
публицистлар һәм журналистлар, халыкта
кызыксыну уята торган барлык мәсьәләләрне
объектив бәяли һәм массаларга ачык аңлата
белергә тиеш. Язучы сүзенең, журналист
язмасының дәрәҗәсен күтәрергә, аларның
йогынтылы, тәэсирле булуына ирешергә кирәк.
Соцналь-экономик тормышның өлгереп җиткән
проблемаларын, фән- техника прогрессын,
политик тәрбия эшен яктырту, хезмәт
дисциплинасын ныгыту өчен көрәш алып бару —
болар барысы да идеология работникларының
игътибар үзәгендә торырга тиешле мәсьәләләр.
Социалистик җәмгыятебезгә, советча яшәү рә-
вешендә чит-ят булган караш һәм әхлак- сызлыкка
каршы көрәштә тәнкыйть көченнән тулырак,
киңрәк файдаланырга кирәк.
Киңәшмә эшендә ТАССР Министрлар Советы
Председателе Г. И. Усманов. КПСС өлкә комитеты
секретаре М. Ф Вә- лиев, культура бүлеге мөдире
М М. Муснн катнашты.
ПАРТИЯ СҮЗЕН КҮҢЕЛГӘ САЛЫП
Язучылар союзы партоешмасының ачык
җыелышы көн тәртибенә дә КПСС Үзәк
Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен
тагын да яхшырту турында»гы карары һәм
Татарстан язучыларының бурычлары» дигән
мәсьәлә куелды.
Җыелышны партбюро секретаре драматург Туфан
Миннуллин ачты. Докладны Язучылар союзы
идарәсе председателе Гариф Ахунов сөйләде
Фикер алышуларда язучылардан Ә Баянов, Г.
Латыйп, Д. Вәлнев, М. Садрн, В. Ихсанова, Н.
Дәүлн, Р. Ишморатова, Ә. Бикчәнтәева һәм
башкалар катнашты Язучылар союзы идарәсе
председателенең урынбасары Фәрваз Миннуллин
әдипләрне КПСС Үзәк Комитеты карарын үтәү йө-
зеннән башкарылачак эшләр планы белән
таныштырды. Коммунистлар һәм партиясез
язучылар аны бертавыштан кабул иттеләр.
Партия җыелышында КПСС өлкә комитеТының
культура бүлеге мөдире М. М Мусин катнашты һәм
чыгыш ясады.
РЕДКОЛЛЕГИЯНЕҢ
ЯҢАРТЫЛГАН СОСТАВЫ
Татарстан Язучылар союзы идарәсе президиумы
һәм партбюроның берләштерелгән утырышында
«Казан утлары» журналы редколлегиясенең
яңартылган составы расланды: Зәки Нури (баш
редактор), Әхсән Баянов (баш редактор
урынбасары), Кояш Тимбикова (җаваплы
секретарь), Шамил Бикчурин. Аяз Гыйләҗев.
Марсель Зарипов. Зөлфәт. Шәйхи Маннур. Фәрваз
Миннуллин. Туфан Миннуллин. Рәфыйк Нәфиков,
Атилла Расих, Снбгат Хәким, Нил Юзеев, Мирсәй
Әмир.
СОЮЗНЫҢ ЯҢА БҮЛЕГЕ
Кострома шәһәрендә РСФСР Язучылар союзы
секретариатының күчмә утырышы булды. Анда
кара туфраклы булмаган өлкәләрдәге әдәбият
проблемалары тикшерелде. Секретариат
утырышында республикабызның Чаллы
шәһәрендә Татарстан Язучылар союзының яна
бүлеген ачу турында
«арар кабул ителде. Бу — республикабыз
Язучылар союзының икенче бүлеге. Беренчесе
Әлмәттә күптән эшләп килә, нефтьле якларда
яшәүче әдипләрнең иҗат эшчән- леген оештыруда
зур роль уйный
. Секретариат эшендә Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Гариф Ахунов ■катнашты.
ФАТИХ КӘРИМГӘ БАГЫШЛАНГАН
КИЧӘ
Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында
— патриот-шагыйрьнең туган җирендә — Фатих
Кәримнең тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби-
музыкаль кичә уздырылды Бу күренекле датаны
билгеләп үтү вчен. бирегә Казаннан һәм Уфадан
язучылар килде.
Кичәне район советы башкарма комитеты
председателе урынбасары 3 3. Абдулов ачты.
Фатих Кәрнм турында сүз белән Илдар Юзеев
чыкты Кичәдә татар шагыйре Шәүкәт Галиев,
башкорт шагыйрьләре Муса Гали. Гайнан Әмири.
Әнгам Атнаба- ев. «Дим» колхозы парткомы
секретаре X. С Гыйззәтуллина. шагыйрьнең кызы
Ләйлә Кәримова чыгыш ясадылар.
Соңыннан Башкорт дәүләт филармониясе
артистлары һәм колхозның үзешчән сәнгать
коллективы катнашында зур концерт булды.
Кунаклар колхозда ачылган Фатих Кәрим музеена
үзләренең китапларын бүләк иттеләр.
АРХИВЛАРДАН ТАБЫЛДЫ
ҖӘЛИЛ КАТНАШКАН ЖУРНАЛ
Егерменче еллар башында Казандагы татар
педагогия техникумында укучы яшьләр әдәбият
түгәрәге оештырганнар һәм «Яшь көч» дигән
кулъязма журнал чыгарганнар. КПССның
Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия
архивында шул журналның бер саны сакланып
калган
«Яшь көч»нең зур форматлы 28 биттән торган
шушы санында унбишләп шигырь, өч очерк, бер
хикәя, бер нәсер, ике парча урнаштырылган. Алар
арасында Муса имзасы белән бирелгән шигырь дә
бар. Менә аның кайбер юллары:
....Яшә. иптәш! Бездән сәлам сиңа, Чәчәкләргә-
гөлгә бизәлеп.
— Кызыл чәчкә, иптәш, бездән снца Тәкъдир
итеп кылган эшеңне.
Замандашларының әйтүенә караганда, ул чакта
Казанда укып йөргән Муса Җәлил әлеге
техникумда үткәрелә торган кичәләрдә. әдәбият
түгәрәге утырышларында актив катнашкан Яшь
каләмдәшләре белән аралашып, кичәләрдә үзенең
шигырьләрен укыган.
Техникумның әдәбият түгәрәге һәм аның кулъязма
журналы ул елларда күп кенә яшь талантлар өчен
старт мәйданчыгы була. Журналны
оештыручыларның берсе Закир Гали, мәсәлән,
техникумны тәмамлауга журналист булып китә
һәм гомеренең соңгы елларынача «Кызыл
Татарстан» газетасының җаваплы секретаре,
редактор урынбасары булып эшли. Бер үк бинада
озак еллар буе бергә эшләгән Һади Такташ та.
«Киләчәккә хатлар» поэмасын язганда, аның
белән киңәшкән Әдипләрдән Демьян Фәтхи. Әюп
Гәрәй, Мостафа Ногман әдәбиятка беренче
адымнарын Закир Гали редакцияләгән шул
кулъязма журналдан атлаганнар. «Яшь көч»
авторлары арасында хатын-кызлар да бар
Шулардай берсе — Гөлчирә Гафурова Ул
утызынчы еллар башыннан алып байтак еллар
«Азат хатын» журналының редакторы булып
эшләде.
Шул чорда татар педагогия техникумында укыган,
әдәбият түгәрәгендә актив катнашкан язучы
Ибраһим Салахов та ул елларда Муса Җәлилнең
техникумда укучы яшь каләмдәшләре белән бик
еш очрашуын искә төшерә *.
«КЕШЕЛӘРНЕҢ ҖӘҮҺӘРЕ!»
Багдадта чыга торган «Тарнкъ аш-шзаб» газетасы
(Гыйракъ Коммунистлар Партиясе органы) Муса
Җәлил турында мәкалә бастырган Анда язучы һәм
тәнкыйтьче Р. Мостафннның «Герой-шагыйрь
эзләре буйлап» дигән китабы турында да сүз бара
Мәкалә авторы — гарәп илләрендә совет
әдәбиятын пропагандалауда зур эш алып баручы
тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Җәлил Камалетдин —
бу китапның «хакыйкатькә ихтирам белән»
язылганын әйтә.
Фашист тоткынлыгында һәлак булган татар совет
шагыйре Муса Җәлил совет әдәбияты һәм
бөтендөнья демократик әдәбияты мәйданнарында
күренекле урын алып тора.— дип яза гарәп
әдибе.— Аны гарәп дөньясы да яхшы белә
М. Җәлилнең күп кенә әсәрләре гарәпчәгә тәрҗемә
ителгән. Гыйракъ шагыйре Гаднән Хакый Шиһап
тәрҗемәсендә «Моабит дәфтәрләреннән өзекләр*
дигән китап Багдадта 1977 елда басылып чыккан
иде. Кереш сүзендә тәрҗемәче: «Кешеләрнең жәү-
пәре булган Муса Җәлилнең батырлыгын кешеләр
һичкайчан онытмас»,—дип яза.
ҖӘЛИЛ ҺӘМ ҖӘЛИЛЧЕЛӘР
ТУРЫНДА
Үзбәкстанның республика рус теле һәм әдәбияты
педагогик институтында герой- шагыйрь Муса
Җәлилгә багышланган әдәби кичә үткәрелде. Анда
филология фәннәре кандидаты Исхак Зәбиров
институт укытучыларына һәм студентларга
шагыйрьнең иҗаты, жәлилчеләрнец фашизмга
каршы көрәше турында сөйләде, тыңлаучыларны
яңа табылган материаллар, хатлар һәм
фоторәсемнәр белән таныштырды.
Галим кулына кергән материаллар арасында
Абдулла Алишның Мәскәүдә яшәүче Ашнрә ханым
Кәтиевага хаты бар Ул 1939 елның 27 августында
язылган. Бу вакытта «Пионер каләме»
журналында эшләгән А. Алиш яшь шагыйрәгә
киңәшләрен
1 Материалны редакциягә Г. Млңнул
тапшырды.
Казандагы мәгариф работниклары йортында бөтен
республикадан җыелган башлангыч мәктәп
укытучылары белән очраштылар. Язучылар
үзләренең һәм каләмдәшләренең ижат планнарын
сөйләделәр, яшь буынны тәрбияләүдә матур
әдәбияттан файдалану хакында фикер
уртаклаштылар, яңа әсәрләре белән
таныштырдылар.
ХЕЗМӘТКӘ-ХӨРМӘТ
Яка Кырлай авылында халык шагыйре Г Тукайның
мемориаль музеен оештыруда актив һәм нәтиҗәле
эш күрсәтүләре өчен, түбәндәге иптәшләр
КПССиың Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР
Министрлар Советының Почет грамоталары белән
бүләкләнде:
Урманче Бакый Идрис улы — РСФСРныв
атказанган рәссамы. ТАССРның Г. Тукай премиясе
лауреаты;
Баһаветдннова Дания Борһан кызы —
Татарстан АССР Дәүләт музееның әдәбият бүлеге
мөдире;
Леухин Александр Петрович — РСФСР
художниклары фондының Татарстан бүлеге
рәссамы.
ЛАОС ЯЗУЧЫЛАРЫ КАЗАНДА
Июнь урталарында Казанда Лаос язучылары
булып китте Алар безнең илгә СССР Язучылар
союзы чакыруы белән килгән иде. Кунакларның
сәяхәт маршрутына Татарстан башкаласы да
кертелгән.
Лаос дәүләт нәшрияты председателе Сувантхоном
җитәкчелегендәге әдипләр группасы Казанның
тарихи истәлекле ядкарьләре. В И Ленин булган
урыннар белән танышты. Кокушкино-Леннно
авылына барып, алар зур кызыксыну белән В. И.
Ленин музей-нортын карадылар
Татарстан Язучылар союзында кунакларны ндарә
председателе Гариф Ахунов кабул итте.
Әдәбиятлар дуслыгы, китап бастыру һәм аны
халыкка җиткерү турында әңгәмәдә ТАССР
Министрлар Советы янындагы нәшриятлар,
полиграфия һәм китап сәүдәсе начальнигы И С
Пушкарев, Язучылар союзы идарәсе председателе
урынбасары Ф Миңнуллин. союз секретаре М Хә-
бнбуллнн һәм башка язучылар катнашты.
ӘДИПЛӘР ИЛЛӘР ГИЗӘ...
Язучыларыбызның чит илләргә сәяхәткә
чыгулары безнең көннәрдә гадәтн бер хәлгә
әверелде. Быел май аенда РСФСР язу- чыларының
махсус туристлык группасы составында шагыйрь
Рәдиф Гатауллин Англиядә һәм Шотланднядә
булып кайтты. Совет язучылары Лондондагы
истәлекле урыннарны карадылар, мәшһүр
университетлы шәһәр —Оксфорд белән танышты-
лар Даһи Шекспир туган Страдтфорд каласында
һәм Шотланднянең бөек шагыйре Роберт Берне
туган авылда булдылар, музейлар белән
таныштылар
Язучы Кояш Тнмбнкова. Мәскәү һәм Ленинград
әдипләре белән берлектә. Германия Федератив
Республикасында булды. Язучы-турнстларның
маршруты ГФРдагы
язган Моннан тыш, Исхак Зәбировка Әстерхан
шәһәреннән Кәрим Ходжаев. Ар- хангельскидан
Михаил Иконников. Пермь ел кәсеннән Нәжнп Горяев
һәм башкалар Җәлнл һәм жәлилчеләр турында
истәлек-
■ ләрен язып җибәргәннәр.
Ташкент галиме шундый ук очрашуларны
Үзбәкстан ССР сукырлар җәмгыятенең район
бүлекләрендә дә үткәрде. Җәлил һәм жәлилчеләргә
багышланган мондый кичәләр һәркайда зур
кызыксыну тудыра.
АЛИШ ӘКИЯТЕ ФРАНЦУЗ ТЕЛЕНДӘ
Мәскәүдә француз телендә чыга торган атналык
«Нувель де Москоу» газетасының 17 июнь санында
Абдулла Алишның «Мактанчык чыпчык белән тыйнак
сыерчык» дигән әкияте басылып чыкты Атналык бу
басманы Алжирда. Марокко. Мали, Того - Һәм Туниста
алдыралар.
ШАГЫЙРЬНЕҢ КӨРӘШТӘШЕ СӨЙЛИ
Татарстан АССР Дәүләт музеенда-казан- лылар
һәм башкалабыз кунаклары М Җәлилнең фашизм
тоткынлыгында көрәштәше булган Г. К Фәхретдинов
белән очраштылар Ул гитлерчылар әсирлегендә
шагыйрь белән сөйләшүләрен искә төшерде, музейга
шул чордан сакланып калган документларны
тапшырды. Гарәф Фәхретдинов соңыннан фашизмга
каршылык хәрәкәтендә актив катнаша Франция
Республикасының иң югары бүләге — «Почетлы
легион» ордены белән бүләкләнә. Хәзер ул Ташкент-
тагы төзелешләрнең берсендә бригадир булып эшли
Очрашуны язучы һәм тәнкыйтьче Р. Мо- стафнн
алып барды.
БОЛГАР ҖИРЕНӘ СӘЯХӘТ
Татарстан Язучылар союзының партия һәм
профсоюз оешмалары борынгы Болгар шәһәре
урнашкан җирләргә әдипләрнең сәяхәтен
оештырдылар Илледән артык язучы һәм журналистны
Болгар туфрагында КПССиың Куйбышев райкомының
беренче секретаре Николай Гурьевич Гурьев һәм
райком секретаре Солтания Абдулвәлиев- на
Ннзаметдннова каршыладылар
Сәяхәтчеләр халык риваятьләрендә изге дип
саналган Рабига күлендә булдылар, борынгы Болгар
шәһәре урынын һәм сакланып калган корылмаларны
карадылар, шундагы музей экспозицияләре белән та-
ныштылар.
Табигать кочагында урнашкан пионер лагеренда
дулкынландыргыч очрашу булды. Очрашуда Риза
Ишморат, Фатих Лесин, Рәисә Ишморатова. Әхсән
Баянов. Рафаэль Мосгафнн. Габдулла Шәрәфи. Лнрон
Хәмндуллнн, Венера Ихсанова, Гәрәй Рәхим. Диларә
Зөбәерова. Марсель Галиев, Әхмәт Рәшит һәм
башкалар катнашты.
УКЫТУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
13 июньдә язучылардан Г Шәрәфн. Ш. Рәкыйпов
һәм шагыйрь X. Халиков
алты шәһәр аша узды, алар «СССР белән ГФР
арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту
җәмгыяте» җитәкчеләре белән очраштылар. В. 1-
1 Ленин яшәгән йортны күрделәр, «Ленин
Мюнхенда» дигән китап авторы Хит- аер белән
очрашып, әнгәмә үткәрделәр. Гетенең
Франкфурттагы музей-йортында булдылар Канн
шәһәрендә уздырылган халыкара
кинофестивальдә призлы урыннар алган «Тимер
барабан» һәм «Парижда бнел- гән соңгы танго»
фильмнарын карап, шулар хакында фикер
алышуда катнаштылар.
ТЕАТРГА-КҮЧМӘ КЫЗЫЛ БАЙРАК
Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар
дәүләт академия театры авылга сәнгать һәм
культура шефлыгы күрсәтүдә зур эш алып бара.
Авыл җирләрендә ел саен 120—150 спектакль
күрсәтелә. Казан тирәсендәге аерым районнарда
театр көнен үткәрү гадәткә кергән. Арча культура
йортында театраль культура университеты
эшли, анда тДАТныц сәнгать осталары та-
машачылар белән даими очрашып торалар, яна
спектакльләрдән өзекләр уйнап күрсәтәләр,
сәхнә әсәрләре турында фикер алышулар
үткәрәләр. Әтнә халык театры да
каналчыларның иҗади булышлыгын тоеп яши.
Авылга шефлык итү эшендә 1978 елда күрсәткән
хезмәтләре өчен театрга СССР Культура
министрлыгы һәм ВЦСПСнын Күчмә Кызыл
байрагы бирелде. Бүләкне иҗат коллективының
15 июньдә үткәрелгән җыелышында РСФСР
культура министрының беренче урынбасары Е.
В. Зайцев тапшырды. Байрак тапшыруга багыш-
ланган җыелышта ТАССР Министрлар Советы
Председателе урынбасары М. X. Хә- сәнов, КПСС
өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М.
Муснн катнашты.
ТӘНКЫЙТЬ ПРОБЛЕМАЛАРЫ ТИКШЕРҮ
Апрель азагында Мәскәүдә СССР Язучылар
союзының тәнкыйть һәм әдәбият белеме
советының пленумы булды. «Советский
писатель» нәшриятының тәнкыйть һәм әдәбият
белеме редакциясе эшен тикшерүгә багышланган
бу пленумда Татарстан Язучылар союзыннан
тәнкыйтьче Р. Мостафнн катнашты һәм фикер
алышуларда чыгыш ясады.
СӘНГАТЬ ҺӘМ ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ
Украинаның Ивано-Франковск өлкәсендә
совет әдәбияты көннәре булып узды. Тугандаш
халыкларның дуслыгын гәүдәләндергән әлеге
атналык Украинаның Россиягә яңадан
кушылуына 325 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бу
бәйрәмгә Россия Федерациясе һәм союздаш
республикалар вәкилләре чакырылган иде
Язучылар делегациясен СССР Язучылар союзы
идарәсе секретаре Сергей Сартаков җитәкләде.
Совет әдәбияты атналыгында Татарстаннан
шагыйрь Равил Файзуллин да промышленность
предприятиеләре, колхоз һәм совхозлар, хезмәт
ияләре алдында һәм радиодан татар әдәбияты
белән башка милләт әдәбиятлары арасындагы
багланышлар турында чыгыш ясады.