Логотип Казан Утлары
Драма

БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК...


ДРАМА 2 БҮЛЕКТӘ
КАТНАШУЧЫЛАР:
Наиле — секретарь-машинистка.
3 ил ә — артистка.
Рабига — врач.
Наҗия — балалар бакчасында мөдир.
Диләре — кибет мөдире.
Л ө р и я ■— ательеда кием тегүче.
Өлфәт |
М ө р д ө н боларның һәммәсен бер артист башкара. Габбас Чулпан — Наиләнең кызы, 6—6 яшендә.
Вакыйга бүген дә, иртәгә дә очрарга мөмкин.
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Вүлме. Тәрәзә пәрдәләре төшерелгән. Ярым караңгы. Биш хатын — бяшесе биш җирдә. Музыка. Музыка тавышы акрынлап тына. Сәгать суга.
Зилә. Бишне суктымы?
Рабига. Санамадым... Дөресрәге, ишетмәдем.
Д и л ә р ә. Бишне.
Зилә. Ә тышта дөм караңгы диярлек...
Рабига. Көз бит. Иртә караңгылана. Көне дә шундый салынкы.
Ут яндырырга тели.
Зилә. Кирәкми.
Л ә р и я. Караңгыда утыру әйбәтрәк инде.
Рабига. Яктыда бер-беребезне күрә башларбыз дип куркасыңмы,
Ләрия?
Зилә. Алай булуы да бар, Рабига. Яктылыктан куркуыбыз да бик ихтимал.
Пауза.
' Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1977—1978 ел сезонында куелды.
Диләрә. Шулай да, таралырга вакыт җитмәдеме икән? Беэ бригада булып эшлибез. Бүген смена тапшыра торган чуалчык көнебез. Кибетне япканчы, миңа кайтып өлгерергә кирәк.
Лә рия (Диларәгә, шыпырт). Әйбәтрәк колбаса юкмы сездә? Габбасым мин пешергәнне яратмый башлады.
Наҗия. Колбаса да булдымы ризык?
Зилә. Дөнья сүзләрен куеп торыгыз.
Л ә р и я. Бетте, бетте, Зилә җаным. Шулай да, Диләрә кайтып китсен. Кайтсын, кайтсын. Гади сатучы гына түгел ич ул, мөдир. Акча тапшырасы да бардыр. Монда нишләп утырсын? Әле килә алуына мең рәхмәт.
Рабига. Үзеңнең кайтып китәсең килә синең, Ләрия.
Ләрия. Минемме? Кояштыр, юк. Сездән аерылырга ашыгам диме, язмаганны?..
Наҗия. Туктагыз!
Зилә сәхнәнең бер кырындагы телефонга бара. Икенче якта, авансценада диярлек, икенче телефон. Зилә телефонга барганда авансценага Ир кеше чыга. Аның йозе күренми дә диярлек.
Зилә. Алло, театрмы? Алло, алло, театр!
Өлфәт. Театр тыңлый, Зилә ханым. Бу сез бит!
Зилә. Мин идем, Өлфәт абый.
Өлфәт. Ни булды, Зилә ханым?
Зилә. Өлфәт абый, сез мине кичерә күрегез зинһар, бүген кичке спектакльдә уйный алмыйм.
Өлфәт. Авырыйсызмы ?
Зилә. Соң хәбәр итә дип ачуланмагыз, уйный алмыйм. Без әле- рәк кенә дустыбыз Наиләне җирләп кайттык. Аның өендә утырабыз.
Өлфәт. Кайгыгызны уртаклашам. Зилә ханым. Борчылмагыз, әле вакыт бар. Адресыгызны әйтсәгез, машина җибәрермен.
Зилә. Машина? Минем кайгымны төяп китәргәме?
Өлфәт. Сез нык ихтыярлы, көчле рухлы артистка. Бүген аерата мөһ’им спектакль икәнен дә беләсез.
Зилә. Беләм.
Өлфәт (шаяртырга теләп). Көчле икәнегезне дә беләсезме?
Зилә. Сезнең һәр очракта ни әйтәсегезне беләм.
Өлфәт. Профсоюзларның өлкә конференциясеннән кунаклар килә. (Шыпырт.) Хуҗалар булачак! Чит шәһәрләрдән вәкилләр күп. «Бүген Зилә Сәмирханова уйныймы?» дип өзлексез шалтыратып торалар. Бүген сез уйныйсыз! Сез! Шуның өстенә шәп тә уйныйсыз!
Зилә. Үз гомеремдә беренче тапкыр уеннан баш тартам.
Өлфәт. Утыз тугыз градус жар белән сәхнәгә чыккан Зилә бит сез.
Зилә. Юк. Өлфәт абый, булдыра алмыйм. Башка бер спектакль булса икән!.. Мәрзия ханым өйдә, әйдә, бүген ул уйнасын.
Өлфәт. Түрәләр була дисәң, Мәрзия ханым үрмәләп тә килер анысы.
Зилә. Наилә безнең иң якын дустыбыз иде. Иң якыны! Унике кыз бергә үскән идек без, Өлфәт абый. Иң чибәребез, иң юмартыбыз, иң акыллыбыз ул иде... Менә ул бүген салкын кабер куенында.
Өлфәт. Кайгыгызны тагын бер кат уртаклашам, Зилә ханым. Те- лефоногызны әйтегез дә... Каян шалтыратасыз’
Зилә. Юк, Өлфәт абый!
Трубкалы куя, баягы музыка яңгырый, кинәт езелә.
Пауза.
Л ә р и я. Зилә, Зиләйлүк! Яңа спектакльдә ана ролендә снне искиткеч диләр.
Зилә. Нигә килеп карамыйсыз соң?
Наҗия. Газеталарда да мактадылар. Балалары ташлап киткән ж ятим ананы уйныйсың икән.
Зилә. Ишетеп, белеп торасыз, карарга килмисез.
Д и л ә р ә. Вакыт юк, Зилә.
Рабига. Ялгызлык кемгә дә куаныч түгел... Аналар ялгыз калса да аяныч, балалар ятим калганда да читен!
Л ә р и я. Ялгызлык дигәннән, өйгә шалтыратып алыймчы бер.
Рабига. Түзәрсең.
Л ә р и я. Я инде, бер генә сүз әйтәм.
Наҗия. Син, Диләрә, бригада булып эшләгәч, хафаланма артык, синнән башка да сменаңны тапшырырлар. Менә минем хәлләрем җайсызрак.
Лә рия. Җайсыз? Дүрт тулдымы детсадыңда бер бала калмый! ф Хәзер әниләре балаларны чамасыз иркәли, ятьрәк үз яннарына алу ягын карыйлар. *
Наҗия. И-и, төрлесе була, Ләрия иркәм. Ваемсыз ата-аналар * аз дисеңмени? Ата, анага ышана да, сыра эчәргә китә. Ана, әтисе ® барып алыр әле ди дә, өч-дүрт сәгать чәч бөдрәләтеп утыра. Утыр Е аннары ярты төн авышканчы аларның газиз балаларын саклап! з
Ләрия. Мөдир ич син! Ташла да кит! Син, Наҗия, ул детса- u дыңда чыр-чуга ничек чыдыйсыңдыр. Өйдә бер бала белән җык £ күрәм. <
Рабига. Синең балаң бер генә түгел.
Ләрия. Авызыңнан җил алсын.
Рабига. Габбасың биш бала урынына тора.
Диләрә. Зилә, кибет ябылганчы кайтып җитә алмаммы дигән идем. Минем хәлгә керегез инде.
Зилә ут яндыра, сүзсез генә барысын да карап чыга.
Рабига. Зилә кайтып китмәгәндә, андый сүзне ничек әйтә аласыздыр.
Ләрия. Зилә теләсә ни эшли ала! Атказанган артистка. Театр директоры белән ничек сөйләште. Әгәр мин ательебыз директоры Иосиф Маркович белән бер генә тапкыр шулай сөйләшә алсам... Ой, куркыныч. Гомумән, ирләр белән сөйләшергә кыймыйм мин.
Пауза.
Рабига. Уйласаң, гел чабып, гел ашыгып үтә икән гомер.
Зилә. Әҗәл белән очрашуны абайламый да каласың.
Наҗия. Менә Наиләне дә югалттык.
Рабига. Бәлки без әллә кайчаннан бирле Наиләсез яшәгәнбездер инде?
Ләрия. Авызыңнан җил алсын!
Зилә. Быел җәй башында гына, гастрольгә киткәндә, безне озатырга пароходка төшкән иде. Бер кочак чәчәк күтәргән. Бер кочак!
Ләрия. Чәчәкнең берсе-берсе өч тәңкә чакта!..
Зилә. Кызын җитәкләгән... Исем-һушым китте: санап карасак, күрешмәгәнгә әллә ни гомер икән! Кызы үсеп беткән!
Диләрә. Бер шәһәрдә яшәп тә очраша алган юк диярЛек.
Зилә. Хәлең ничек, Наилә, дим. Көлә! Тормышың ничек, дим. Искиткеч, ди. Чәчәкләре арасыннан нурлы йөзе балкып тора. Ай- һай чибәр ханым дип, безнең ирләрнең күзе янды.
Ләрия. Артист халкын беләбез, калфак кидертсәң, кәҗәгә дә гашыйк булалар.
ВЕЗ УНИКЕ КЫ> ИДЕК...
Рабига. Берәр заман телен тыярмы бу кеше?!
Л ә р и я. Шаяртып күңелегезне күтәрим дигән идем, ямьсез сүз ычкынды. Кичерегез берлеккә.
Рабига. Сез китеп атна-ун көн уздымы икән, больницага, минем янга килде. Гел елмая үзе, ә күзләрендә сагыш-моң. Абау, Абау!.. Күзләренә күтәрелеп карарга читенсенәм бит! Гаебем бар төсле. Тирән моң.
Л ә р и я. Күзләр бар иде инде анда!
Зилә. Озата төшүенә шул тиклем сөендем, кочаклап еладым, ышанасызмы? Сезон ачылуга билетлар җибәрермен дигән идем, онытканмын.
Д и л ә р ә. Нишлисең, иң әйбәт вәгъдәләр дә онытыла.
Рабига. Анысы мәгълүм. Нигә онытыла соң ул вәгъдәләр?
Наҗия. Тормыш мәшәкатьләре алып узадыр. Әллә син тормыш ка баш бирмисеңме, Рабига?
Рабига. Ничек баш бирмисең ди? Менә кичке биш... Бу вакытта, гадәттә, мин обход ясарга керешәм. Җидедә эшем тәмамланырга тиеш. Җидедә бетәме минем эш? Туры килә бер җан көеге, зарлана- зарлана үзеңне чиргә сабыштыра. Халатыңны салып ыргытып, бит- кулыңны юасың да кибеткә чабасың!
Д и л ә р ә. Кибеттә оҗмах дип беләсеңме? Менә безне алыгыз... Микрорайонда бер кибет. Халык эштән кайта башласа, дер калтырап торабыз. Атылып кереп тулалар, идәннәр тетри. Ашыгалар, ашыктыралар...
Рабига. Кибеттән аны-моны эләктерәсең дә детсадка чабасың...
Наҗия. Ә бездә, бездә... Берсенең бияләе югалган, анасы җир астыннан таптыра!-. Икенчесе ыштан балагын таба алмый, исерек әтисе чабаклап аңы елата... Өченчесенең... Әй, кым-кырыч киләбез. Утырып тамак туйдырган да юк.
Рабига. Әле шуннан парикмахерга, ательега чапкан буласың. Кеше төсле киенәсе, йөрисе килә.
Л ә р и я. Мин үзем бөтен җиргә чиратсыз керәм.
Рабига. Кыскасы, театрга барырга вакыт та калмый, Зилә.
Зилә. Ә менә Наилә вакыт таба иде. Озатырга төшкән бит! Кочагында чәчәкләр!
Лә рия. Таптың чагыштырыр кеше! Наиләнең бит аның...
Рабига. Юк ла! Габбасыма гына шалтыратып алыймчы?
Зилә. Алай, кысыр тавык сыман кытаклап торыр булгач, шалтырат.
Лария телефонга бара, Рабига аны туктата.
Рабига. Кая?
Лә рия. Зилә рөхсәт итте, үзеннән сора. (Акланып.) Күкерт ми нем Габбасым. Көнче күбәләк.
Рабига. «Тизрәк кайт!» дип әйттерәсең килә инде.
Лә рия. Алайса шалтыратмыйм. Кайткач үтерсен! Яратмыйсыз сез мине. Бер чакта да яратмадыгыз. Гел-гел кактыгыз.
Диләрә. Турсаймыйча, зурга җибәрмичә генә шалтырат әйдә.
Рабига. Тын гына утырыйк әле.
Наҗия. И-и, гомерләр диген. Яшь чагында шулай тезелешеп утырыр идек тә җырлар идек! Җырламаган җыру калмас иде.
Ләрия. Шуннан котырынырга тотыныр идек!
Рабига. Наилә такмак әйтеп уен башлар иде...
Җыелган хатыннар бер генә минутка яшь чакларына кайталар.
Зилә. Без-без идек!
Без уннке кыз идек!
Келәткә кердек — бал ашадык!
Базга төшеп май ашадык!..
Рабига. Вез без идек. Унике сылу идек. У кике елга идек: Кушылдык та таралдык! Кемне каян табарлык?
Наҗия. Кирәкми, Зилә.
Дил әр ә. Уятмй күңелнең йоклаган почмакларын! Яшьлек — яшел яфрак кебек, саргая да коела ул көзен. Кирәкми!
Л ә р и я. Яратмыйсыз сез мине, үз итмисез!
Пауза.
Зилә. Әгәр элегрәк белгән булсам... Профессорларга күрсәтеп караган булыр идек!
Рабига. Кем дә коткарып кала алмас иде, Зилә. Йөрәге җитмеш яшәгәннеке төсле таушалган аның!
Пауза.
Зилә. Кызы ни хәлдә?
Рабига. Әлегә үзебезгә алып кайттым. Сабый бит! Әнкәсез кал 4 ганын да аңламый.
Лә рия. Суйган да каплаган Наилә икән. Безнеке менә, Габба- ■- сымны әйтәм, кызым үземә охшамаган дип көне-төне табалый! « Зилә. Әти кеше күмәргә дә килмәде.
Л ә р и я. Киләме соң! Килсә, кем икәне беленә ич аның! Беленгәч кызны үзенә алырга кирәк, тәрбияләргә! һич югында, алимент түләсә була. Наилә ул серен дә кабергә алып китте. Их, беләсе иде!
Рабига. Тагын нинди серен?
Лә рия. Беләсең ич инде, Рабига!
Рабига. Белмим шул, белмим.
Зилә. Унике кыз идек бит! Алтыбыз кошлар очып җитмәс җиргә китеп гаип булды.
Наҗия. Беребез Сахалинда.
Д и л әр ә. Айсылу Германиядә.
Лә рия. Ире полковник икән аның хәзер.
Рабига. Кифая Алжирда... Тагын бер срокка калган.
Зилә. Үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек... Таралышканнар да бер заман кайтыр... «Наилә кайда?» дип сорарлар... Ни диярбез?
Рабига. Таралыштык.
Наҗия. Монда булып ни кыра алганыбыз бар? Елга бер күрешәбез, анда да ашык-пошык, кайгы-хәсрәт килгәндә... Йомыш төшкәндә...
Дил өрә. Чирләсәк, Рабига янына барабыз.
Наҗия. Затлы колбаса теләнеп Диларәгә сугылабыз.
Зилә. Кием тектерер чак җиткәч. Ләрияне юксынабыз.
Л ә р и я. Белешләргә контрамарка сорап, сиңа шалтыратабыз!
Рабига. Ә гомер үтә!..
Диләрә. Дөнья куабыз!
Зилә. Артыгын дөнья да кумады безнең Наилә. Нигә €еренче булып гүргә иңде соң?
Рабига. Йөрәге җитмеш яшәгәннең йөрәгенә әйләнгән диделәр патанатомнар.
Наҗия. Тәмам янган икән бичара.
Диләрә. Артык зур кайгы да кичермәде шикелле болай... Рабига. Әллә кайгысын күрсәтмәдеме?
10 «К У.» м
БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК.
Зилә. Уйлашыйк! Күбебез капыл-копыл кияүгә чыкканда, ул ялгыз яшәп калды. Башкалар дәрәҗә артыннан чапканда, ул һаман секретарь-машинистка булып эшләвеннән тәм тапты. Бүтәннәребез өчәр-дүртәр мәртәбә фатир алыштырып өлгергәндә, ул һаман барак почмагындагы чиста, җыйнак бүлмәсендә яшәп ятты. Без чит ил мебельләре, келәмнәр, хрустальләр артыннан көн-төн чапканда, аның түрендә гади генә өстәл, шарлы тимер карават торды...
Л ә р и я. Аныкы кешечә булмады инде!
Рабига. Бәлки ул нәкъ менә кешечә яшәгәндер? Без әллә нинди комсыз малтабарларга, каруннарга әйләнеп бетмәдекме икән?
Зилә. Нигә безнең сыман тормышын җайламады, җайлашмады? Ашыгып ир канаты астына сыенмады. Күңелле чаклар барыбызның да хәтерендә. Тик тормыш тоташ бәйрәмнәрдән тормый бит! Урта мәктәп тәмамлаган төнне ак алъяпкычлар бәйләп, мәңгелек вәгъдәләр бирешеп, Идел буенда йөрү ансат иде, анда без дус идек! Ә аннан соң? Тормыш — тоташ хезмәт ул. Уртак булдымы безнең хезмәт? Тигез күтәрдекме без хезмәт йөген? Вак-төяк ыгы-зыгыларны җиңә алдыкмы? Ахыр чиктә, тормышыбызның кайсы баскычында бер-беребезне күздән ычкындырдык, бер-беребезгә битараф булып калдык? Шуны ачыкларга кирәк безгә. Шуны белмичә мин моннан чыгып китә алмыйм. Сез дә шул сәбәпле калдыгыз дип уйлыйм. Наилә вафат, дигәнне ишеткәннән бирле мине бер сорау газаплый: аның үлемендә безнең гаеп тә юкмы икән?! Кайчан башланды безнең таркалу? Ничек күрми калдык без аны?
Пауза.
Л ә р и я. Нигә миннән сорыйсыз аны?
Зилә. Нигә синнән генә сорыйк ди?
Л ә р и я. Нигә барыгыз да миңа текәләсез? Теләсәгез нишләгез, миңа кайтырга вакыт. Габбасым өйдәдер... Кызым да сырхаулап тора... Нигә миңа ябырыласыз? Мин гаепле димәкче буласызмы әллә?
Д и л ә р ә. Габбасың да борчылгач, кайтып кына кит, Ләрия.
Ләрия. Кайтырмын да шул!.. Ә сез?
Зилә. Без калабыз әле, Ләрия.
Рабига. Күреп торасың ич.
Наҗия. Без калыйк әле.
Рабига. Барыбызның да күңелен борчыган сорауны Зилә тел белән әйтеп бирде. Ә без... кайсыбыз кыймагандыр, кайсыбыз теләмәгәндер дигәндәй...
Зилә. Кайчагында бик бәләкәй генә күренгән сәбәпләр дә еллар узгач, тау кадәрле бәла китереп чыгаралар. Наиләнең иргә дөнья куюына ни сәбәпче булды соң? Кем сәбәпче!
Рабига. Йөрәкне хәсрәт туздыра.
Зилә. Дөрес! Кешене эш картайта диләр. Ялган! Яраткан хезмәте кешене яшәртә’.. Кеше гомерен шәраб кыскарта диләр. Шәраб — кояш җимеше, чамасын белсәң, ул да әҗәлне ашыктырмас... Әйе, Рабига җаным, кешене хәсрәт картайта.
Рабига. Каян килә диген кешегә шул хәсрәт-явыз!
Ләрия. Эзләсәң табыла ул.
Зилә. Уйлаганыңны әйтмисең әле син, Ләрия. Дөнья — шатлык белән туп-тулы. Тормыш — гаҗәеп зур могҗиза бит ул! Туу, яши алу, хезмәт итү үзе нинди зур сөенеч!
Рабига. Без исән. Димәк, безнең кайгы-хәсрәт азрак булган.
3 и л ә. Әллә без ансатрак юл сайладыкмы?
Наҗия. Бәлки безгә Наиләнең кайгысын бүлешеп алырга кирәк булгандыр?
Рабига. Бүлешеп аласы урынга, башка тарафлардан килгән кайгысын уртаклашасы чакта, без аңа кайгы өстәмәдекме икән?
Зилә. Торналар җылы якларга очканда, алга иң көчлесе чыгып, хәлдән тайганы артка, җиңелрәк урынга күчә икән.
Ләрия. Нигә карыйсыз сез миңа?
Рабига. Карыйбыз икән, сәбәпсез түгелдер, Ләрия. Аз салма- ♦ дың син дә Наилә йөрәгенә хәсрәт!
Ләрия. Нигә алай дисең? Ничек оялмыйсың?
Зилә. Менә мин сәхнәдә балалары ташлап киткән ана ролен уйныйм. Яхшы уйный диләр. Тик мин хәзергәчә җавап таба алмыйм: әйбәт, ягымлы анадан нигә шундый нурсыз балалар туган? Сәбәп нидә? Сәбәпсез яфрак та селкенми, Ләрия.
Сәгать суга.
Наҗия. Сәгать алты.
Диләрә. Вакыт уза.
Наҗия. Кирәкмәс чакта вакыт чаба.
Ләрия. Габбасым мине эт итәр инде.
Диләрә. Утырмасана эч пошырып, кайдалыгыңны белмәсә бер хәл иде!
Рабига. Габбас белә... Күпне белә, Габбас! Элегрәк елларда Наилә сезгә керергә бик ярата иде, Ләрия.
Зилә. Менә бу турыда мин берни дә белмим диярлек.
Диләрә. Син Мәскәүгә, ГИТИСка укырга киткән еллар иде ул, Зилә.
Рабига. Ләрия-Ләрия, Гөлләрия-ләрия, дип җырлап кына йөри иде безнең Наилә.
Зилә. Ләрияне аерата якын иткән икән, аның сәбәбе нәрсәдә?
Рабига. Үзе монда. Сөйләсен.
Ләрия. Нишләп мин сөйлим ди аны? Мине виноват ясамакчы буласызмы әллә? Нигә бергәләшеп мине чукыйсыз?.. Ательега барып сорашыгыз, күршеләрдән, мин намуслы хатын!
Рабига. Нигә гаеплик?.. Зиләнең ачыклыйсы килә. Без дә белик.
Зилә. Үзең дә аңлап кал.
Пауза. Читтәге телефонга ир кеше килә. Бу юлы ул Габбас. Бүлмәдә телефов шалтырый.
Габбас. Квартирамы бу?
Зилә. Әйе.
Габбас. Миңа Ләрия кирәк иде.
Зилә. Сине сорыйлар, Ләрия.
Ләрия. Юк, юк! Мин монда юк. Чыгып китте, диген.
Зилә (трубкага). Хәзер чакырам. Монда Ләрияң, монда!
Ләриягә трубканы бирә.
Габбас. Нигә өйдә түгел? Сәгать ничә икәнен беләсеңме?
Ләрия. Безнең кайгылы көн... матәм...
Габбас. Ис китәрлек кеше күммәдегез әле! Кыз бала анасына анда тагын ни калган?
Ләрия. Хәзер Габбасым, хәзер. Чыгып бара идем.
Рабига. Бир әле миңа! (Трубканы алам дип тартыша. Ләрия бирми. Рабига ала). Ләрия моннан кайтып китә алмый, Габбас.
Габбас. Кем чыгарган фәрман бусы тагын?
Рабига. Кызганычка каршы, беребез дә кайтып китә алмыйбыз.
Трубканы элә.
Габбас. Алло, алло!
АЯЗ ГЫЯЛӘЖЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК...
Шалтырата, әмма бүлмәдәгедер телефонны алмыйлар.
Зилә. Бар кайт, Ләрия.
Л ә р и я. Кайтмыйм. Чыгып китүгә, гайбәтемне чәйнәргә тотыныр идегез бугай. Минем гаебем юк!.. Әллә мине үзен-үзе яклый алмас дип беләсезме? Ягез, башлагыз!.. Кайсыгыз хөкемдар?
Рабига. Гаепләргә җыенмыйбыз. Шулай бит, ахирәтләр? Тик башта ук әйтеп куйыйк: Наилә белән ара бозыклыгы синнән башланды.
Ләрия. Ялган! Яла!
Рабига. Элегрәк тә сөйләшә идек без бу турыда. Тик үтеп барышлый, сүз арасында гына сөйләшә идек. Башкача кирәк булган!
Зилә. Сөйлә, Ләрия.
Наҗия. Шулай кирәктер инде, җаным.
Рабига. Кемдер сүз башларга тиеш. Шул кемдер безнең өчен бүген син, Ләрия.
Зилә. Синең сүзең бар бит! Минем дә бар! Йомгакның очы шулай да синдә.
Ләрия. Нишләтәсез сез мине?.. Гомеремдә берни башлап йөрмәдем. Без бит дүрт бала үстек, абыйларымны беләсез. Тукмаштыралар иде алар мине. Башта «әләкче» дип кыйнадылар. Соңыннан «астыртын» дип дөмбәсләделәр. Шуңамы, кешеләргә кыеп дәшәргә базмый үстем. Кыюсыз, басынкы идем. Башлап сүз әйткәнем булмады. Бүген сезгә ни әйтим?.. Әйе, Наилә белән арабызның җете чаклары булды. Соңыннан керми үк башлады безгә, читләште. Мин сәбәпче димәкче буласызмы? Безнең тормыш юллары аерылды. Сәбәп шул гына.
Зилә. Кайчандыр без бер-беребез өчен үлеп тора идек. Рабига унынчыда авыргач, өч ай яныннан китмәдек. Көндәлек дәресләрен калдырмадык. Диләрәнең әтисе үлгәч, ниләр генә кыланмадык, әнкәсенә күпме ярдәм иттек.
Наҗия. Ул чаклар кайтмас инде, Зилә.
Диләр ә. Иртән күрешмәсәк, кичкә кадәр зарыгып саргаеша идек.
Рабига. Шулар барысы да эзсез күмелеп калдымы?
Зилә. Хәтерлә, Ләрия.
Сәхнәдә яктылык кими, музыка. Башкалар арткы планга күче. Алгы планга встал, урындык чыгаралар. Ләрия вакыты мөмкинлек биргәнчә, киемен-салымыв үзгәртә, жырлый.җырлый бәрәңге әрчи. Наилә керә.
Наилә. Ләрия-Ләрия, Гөлләрия-ләрия! Саумы, аппагым.
Ләрия. Кайчандыр Гөлләрия идек тә, хәзер ләр-ләрия булдык да калдык. Уз, Наиләкәй, уз! Бәрәңге пешерергә җыенып йөрим.
Наилә. Кая, тагын бер пычагың бармы?
Ләрия. Бәрәңгесен алып кайтышканың өчен дә рәхмәт. Җитешә генә алмыйм бит. (Тукталып.) Һай, күлмәгең!
Наилә. Үзем кистем. Үзем төктем.
Ләрия. Люкс ательеда эшләп, шушындый затлы кием кия алганым юк.
Наилә. Килешә дисең инде?
Лә рия. Су кызы булгансың! Фәрештә!
Наилә. Актык мактап күз тидерә күрмә. Кызың өйдәме? Мин аңа шундый тәмле торт алып килдем. Кештердәп тора. (Бирә.)
Ләрия. Тортың бик тәмле күренсә дә, кызым өйдә юк бит. Әниләрдә.
Наилә. Мин кергәндә, нигәдер, гел өйдә булмый башлады.
Ләрия. Шулаймыни? Тортыңны ал.
Наилә. Күчтәнәчне кире алмыйлар.
Лә рия. Кызны артык иркәләмәсен ди Габбасым.
Наилә. Учларым рәхәтләнгәнче тупырдатып сөярмен дигән идем үзен.
Лә рия. Бәбәй сөясең килсә, газапланма, кияүгә чык.
Наилә. Шул сүзне син дә әйтәсеңме?
Л ә р и я. Сүзнең ни гаебе бар?
Наилә. Эштәгеләрдән, күрше-күләннәрдән, туган-тумачадан нигә читләшкәнемне беләсең, Ләрия. Дөньяда яучыларның күпмелеген соңгы ике-өч елда белдем. Кеше бары тик кияү, хатын дип кенә яшимени? Дөнья шул кадәр кызык ич! Сәнгать, музыка, спорт, театрлар, эш-хезмәт бар. Тормыш хәзинәләреннән чынлап торып файдалана алмаган мәми авызлар тоталар да бик белдекле булып: «Кайчан кияүгә чыгасың? Тормышыңны кешечә кайчан корасың?»—дип җан кыйныйлар. Кызың янына шул тинтәкләрдән качып та керәм мин. Шуларның барысыннан да акыллырак ул бала. «Кар нигә ак?» — ди ул. «Суган нигә ачы, алма нигә татлы?» —ди. Менә син карның нигә ак икәнен беләсеңме? Белмисең! Суган нигә ачы? Анысын да белмисең... Ә минем кияүгә чыгарга тиешме, түгелме икәнен белгән булып кыланасың.
Наилә. Җүләр, минем арттан менә дигән егетләр йөри.
Ләрия. Мактанчыкларның кай җире ачык диләр әле?
Наилә. Йөриләр, Ләрия, ышан. Тик мин чыкмыйм. Беркемгә дә чын мәхәббәтем юк.
Ләрия. Безнең яшьтә нинДи мәхәббәт ди ул тагын? Әле мин синнән күпме иртәрәк чыктым, анда да баш ватып тормадым. Берәрсен» нән ким яшимме?
Н а и л ә. Яратмыйча кияүгә чыкмыйм. Дөньяда шундый бөек хис барын белеп тор да, шуны сынамыйча кал, имеш!
Лория. Күзгә карап мине гаеплим диген! Габбаска яратмыйча чыкты дисеңме?
Наил ә. Сөйләшмик бу хакта, син борчыласың.
Ләрия. Яратмыйча чыксам да менә дигән яшибез. Берегездән дә ким түгел. Чөнки ул мине ярата! Сиңа Габбас төсле уңган, затлы егет эләксен иде әле, әкият сатып утырмас идең. Җир читенә ялан»
Ләрия. Кеше учагында җылынып яшәүнең яме бармыни аның? Шулай да, суган ачы, алма татлы, нигә чыкмыйсың син кияүгә?
Наилә. Хуш. Мин киттем.
Ләрия. Бу сораудан син мәңге котылачак түгел.
Наилә. Ахирәт дуслардан беренче булып син сорадың.
Ләрия. Башкаларга караганда эчкерсез шул мин, күңелемдәге — телемдә.
Наил ә. Мин киләсен белгәч җибәрәсең син кызыңны әниләреңә!
Ләрия. Бәлки шулайдыр да.
Наилә. Нигә алай итәсең? Ник җәберлисең мине?
Ләрия. Сиңа кара да, миңа бак! Бәрәңге әрчегәндә, бала чүпрәген юганда болай кәттә киенеп йөреп булмый. Ә син гөлдәй балкып киләсең дә керәсең. Бала «Наилә апа!» дип уяна. «Наилә апам нигә килмәде бүген?» дип нәүмизләнеп йокларга ята. «Аннан тәмле ис килә», ди. Киноартисткаларның кәртечкәсен күрсәтеп: «Әнә, Наилә, апам шул инде»,— ди.
Наилә. Габбасыңнан көнләшәсең син.
Ләрия. Габбас бала түгел, теле белән әйтмәсә дә, күзе белән ашаганын күреп торам!
Наил ә. Кирәкми миңа Габбасың, ялгыш уйлама.
Ләрия. Габбасымның кайсы җире начар? Пигә яманлыйсың аны?
АЯЗ ГЫПЛЭЖЕВ ф ЬЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК..
аяк йөгереп барыр идең. Ә ул мине җиде «Волга» белән килеп алды! Я, гаепләп кара тагын бер!
Наилә. Бик беләсең килсә, әйтәм: Габбасың башта миңа тәкъдим ясады.
Ләрия. Сиңа? Минем Габбасыммы?
Наилә. Ризалыгымны бирмәдем. Ошамый иде ул миңа.
Ләрия. Булмастайны, юкны сөйлисең. Мине яратып алмады дип әйтергә телисеңме?
Наилә. Нигә алай усалланыйм? Мин, Ләрия аппагым, сине дә, аны да, үземне дә гаепләргә җыенмыйм. Син үз юлыңны сайладың, минем юлым башка: йөрәгем атылып тормаган кешегә пар булмаячакмын.
Ләрия. Йөр инде, йөр тилереп. Кемне көткән буласың? Генералнымы, лауреатнымы?
Наил ә. Җан сөйгән кешемне!
Ләрия. Иремне азындырырга йөрисең син! Әйтмәм дигән идем, чыдарлыгымны калдырмадың. Күршеләр дә әйтеп тора: «Әй, диләр, Ләрия, диләр... Габбасыңнан колак кагасың, өегезгә үк килеп йөри», диләр... Мин гадилегем, беркатлылыгым белән берни уйламый йөрим.
Наилә. Миннән шикләнергә нинди дәлилең бар?
Ләрия. Үз тормышын кора алмаган хатын-кыз ару тормышлы- дан көнләшә торган була. Әйе! Юри җибәрәм кызымны әниләргә! Син бозып бетердең аны, син! Килмәсәң көйсезләнә! Мин синең исемеңнең безнең йортта, Габбасым алдында гел-гел кабатлануын теләмим. Тапкан бер сүз! Мәхәббәт, мәхәббәт?.. Кем ышана бу дөньяда мәхәббәткә?.. Хәзер кешеләр акыллы. Мәхәббәт җүләрләр эше.
Наилә. Рәхмәт. Булды. Аңлашылды. Мәгәр мин сезнең араны бозарга кермәдем. Син минем яшьлек дустым. Хатын-кыз дуслыгы ифрат нәзек бит ул, ефәк җеп төсле. Ирләр дуслыгы кырыс, ул яуда, сугыш кырында сынала. Ә хатын-кыз дуслыгы кайчан һәм кайда сынала? Минемчә, бу дуслык — кызлар кияүгә чыгып, аерым-аерым дөнья көтә башлагач сынала. Кияүгә чыгып, кыз икенче кешегә әверелә. Әле кыз чак дуслыгы — ул иртәнге томан. Томанда бар нәрс& дә үзгәреп, серле булып күренә. Рәхмәт! Узган кергәндә кызың Гөлгенә «алма нигә түгәрәк?» дип сорады. Алманың нигә түгәрәк икәнен беләсеңме?
Ләрия. Тәгәрәп китәргәдер...
Наилә. Мин дә белмим.
Телефон шалтырый.
Ләрия. Габбас, синме? (Наиләгә.) Чыгып кит тизрәк! Габбасым кайта!
Габбас (авансценадагы икенче телефонга бара, шактый кызма- ча). Ләриям, матурым... Гөлгенәм, бер генәм өйдәме? Юк?.. Мин чак кына, печтек кенә соңарып кайтам. Ярыймы? Нигә дәшмисең?
Ләрия. Тагын ни булды, Габбасым?
Габбас. Институтта бергә укыган егетне очраттым. Командировкага килгән. Өч ел күрешкәнебез юк иде. Өч ел! Шуның белән гостиницада утырабыз.
Ләрия. Кайсы гостиницада тагын?
Габбас. Синең өчен барыбер түгелмени?
Л ә р и я. Хәзер үк кайт! Бер минут торасы булма.
Г а б б а с. Алайса, бүген мин бөтенләй кайтмыйм.
Ләрия. Ике көн рәттән?
Габбас. Төпченмә, тавык баш!
Ләрия (Наиләгә). Бар инде, җәфа! (Трубкага). Юк, юк, Габбасым, җаным. Теләгәнеңчә утыр. Сүзем юк. Кунакны өйгә алып кайтсаң да риза.
Габбас (хихылдап). Кунак синең янга сыя торган зат түгел! Хуш!
Ларин трубканы куя. Пауза.
Наилә. Хуш!
Лә рия. Син барын да ишеттеңме? Ишетеп тордыңмы?.. Шул, ф шул, Габбасым... Кем шалтыратса да ишетелеп торырлык итеп сөйләде.
Наилә. Ишетмәдем, Ләрия, берни ишетмәдем. Хуш.
Ләрия. Тагын керерсеңме? (Ялынып.) Кайчан керәсең? Чәй дә куймадым. Хәзер Гөлгенәне алып кайтам. Кара аны, ташлама! Кереп йөр! Болай да барыгыз да читләтәсез мине, ят итәсез!
Наилә чыгып китә, Ләрия ахирәтләре янына барып утыра.
Зилә. Наилә яңадан сезгә кермәдеме?
Наҗия. Берни белми яшәгәнбез икән.
Рабига. Ул үзе бу вакыйга турында телгә дә алмады.
Ләрия. Габбас ул көнне бөтенләй кайтмады. Ике көн рәттән! Белә идем, кемедер барын сизенеп йөри идем. Эзләп таптым. Өсләренә барып кердем. Үземчә, дөбердәтеп алып кайттым. Икәүләшеп утырып елаштык та, кочаклашып чәй эчтек.
Зилә. Ачуың да килмәдеме бер дә?
Ләрия. Үтмәс пычак белән тунар идем!.. Тик ирем бит ул минем, ирем! Хатын-кыз ни кыра ала? Күкрәктә үч кайнады кайнавын!
Зилә. Әйе, көчлеләрдән үч ала алмаганда, без үчнең агулы укларын көчсезләргә, гадәттә, гаепсезләргә юнәлтәбез.
Д и л ә р ә. Артык каты әйттең, Зилә. Бәлки Ләриянең алда бер гаебе дә юктыр?
Рабига. Ләрия үч утын үзендә сүндерә торган зат түгел.
Д и л әр ә . Син дә белгән күк утырмасана, Рабига.
Рабига. Мин врач... Мин аның йөрәген күрдем! Бусын әйтмәм дигән идем.
Наҗия. Шулай таланган идеме йөрәге?!. Алайса... мин дә сөйлим инде...
Ләрия. Миңа кайтып китәргә ярыймы инде?
Н аҗ и я . Тукта, тыңла... Күптән күрешкәнебез юк иде, бер көнне безгә Ләрия килеп керде. Хәзер аңладым — нәкъ шул вакытта булган икән бу хәл. Байтактан очрашканыбыз юк иде. башта гаҗәпләндем...
Башкалар сәхнә түрендә утырып кала. Наҗия алгы планга күчә, бераз өс башын үзгәртә. Ләрия акын янына бара.
Ләрия. Ни хәлләрең бар, Наҗиякәй?! Абау, күз тимәсен, тәмам артистка булгансың. Наилә матур диләр — тьфү! Зилә чибәр диләр — тьфү! Менә син чибәр ичмасам!
Н аҗ и я . Тәмле телеңә рәхмәт, Ләрия.
Ләрия. Ахирәтләрем арасыннан аерата сине яратам, Наҗия.
Наҗия. Алай да Наилә белән Зиләгә сүз тидермә... Күз өстебездәге каш ич алар. Берсе инсафлы, акыллы булуы белән дан тотса, икенчесе шәһәребездә мәшһүр артистка.
Ләрия. Шул инсаф иясе кергәлиме?
Н аҗ и я . Нигә аны сорыйсың? Сирәк-мирәк барыгыз да кергәли- сеэ ич.
Ләрия. Беләсем килеп китте. Нигә ялгыз канат кагып йөри ул?
Н а җ и я. Кайберәүләргә ялгызлык та килешә. Яши алалар, тормыш кора беләләр, тереклек итәләр.
Ләрия. Беркатлы шул син, Наҗиякәй. Синең белән дус яшәргә була! Шул холкың өчен яратамдыр бәлки мин сине? Ә Наиләгә кил-
АЯЗ ГЫЯЛӘҖЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК,,,
гэядә... Җиде катлы аның җаны! Ааына башлаган ул. Безгә килеп керде исә, Габбасым белән чыкы-чыкы килергә тотыналар.
Наҗия . Мәрданым да Наиләне ярата. «Акыллы, уйчан, саф хпсле кыз», ди.
Ләрия . Минем хакта ии дигән була Мәрданың?
Наҗия. Аерып әйткәне юк, «кыбырсык» дип Лшярткалый.
Ләрия. Син иреңә ышанасыңдыр да әле?
Наҗия. Иделгә таянма дисең инде, Ләрия. Ышанам.
Ләрия. Көннәрдән бер көнне Мәрданыңнан колак кагасыңны көт тә тор! Мәрданыңның Наилә белән кинодан парлашып чыкканнарын күрдем.
Наҗия. Күз күрер өчен яратылган. Мәрдан ике билет алып кайткан да, мин бара алмадым, икәү киттеләр.
Ләрия. Кинода тезенә кул салмагандыр дисеңме? Чәчен сыйпамаганмы? Беркөн эштән иртәрәк тайдык та кинога кердек. Яныма бер военный килеп утырды, полковник бугай. Ут сүнгәч, учымны кысып алды да җибәрми бит, чукынчык.
Наҗия. Үзеңнең ычкындырасың килмәгәндер.
Ләрия. Күр инде бу алъяпкычыңны! Чиш, сал! Карачкыга бәйлә. Кереп йөр яныма, матур күлмәкләр тегеп бирермен, люкс, кыйбатлы ателье дип курыкма, сиңа бушлай тегәм! Әллә Мәрданыңның күзе юкмы? Май җиледәй хуш ис таратып балкып килеп кергән ялгыз хатын белән син юбалгыны чагыштырып карарлык һушы юкмы иреңнең? Архитектор ич синең Мәрданың! Сәнгатькә, матурлыкка табынучы. Беркөн радиодан матурлык турында шулай дәртләнеп сөйләде, ир-атка салкын булсам да, гашыйк була яздым иреңә! Миндәй таш йөрәкне дә кузгатырлык булгач...
Наҗия. Әллә ниләр белсәң дә, миңа мондый сүзләрне яңадан алып килмә.
Ләрия. Мин белеп сөйлим!
Телефонга Ир кеше килә. Бу юлы ул — Мврдан. Наҗияләр янында телефон шалтырый.
Мәрдан. Наҗия, өйдә икәнсең. Бик әйбәт.
Наҗия. Тыңлыйм, Мәрдан.
Мәрдан. Мине ике көнлек командировкага җибәрәләр.
Наҗия. Кая ул алай?
Мәрдан. Еракка түгел, Чабаксарга гына.
Наҗия. Нишләп алай кинәт? Бер дә әйтмәгән идең.
Мәрдан. Ашыгыч кына хәл иттеләр. Наҗия, өйгә кереп тормыйм, моннан машина белән китәбез.
Наҗия. Кемнәр белән?
Мәрдан. Лара Исааковна белән.
Наҗия. Хәерле юл, Мәрдан. Исән-аман йөр.
Мәрдан. Сау бул! Балаларны кара!
Наҗия трубканы куя. Пауза.
Ләрия. Лара Исааковна сездә ашта булган яшь, чибәр яһүдәме?
Наҗия. Искиткеч ягымлы хатын. Теле йомшак, үзе сылу, талантлы.
Ләрия. Шәп! Искиткеч! Шундый сылу белән гулять итәргә мин китмәс идемме? Ташлачы шул алъяпкычыңны!.. Чабаксарга гына түгел, Африкага китәр идем.
Наҗия. Алар чыннан да Африкага барырга җыеналар.
Ләрия. Арыслан ялын тараргамы? •
Наҗия. Эш белән җибәрәләр.
Ләрия. Икәвесен?
Нажия. Нигә якты көнне шулай каралтасың син, Ләрия?
Ишектә звонок Ларин барып ача. Н а и л о кере.
Ләрия (каушаганын сиздермичә). Ярый, минем китеп барыш.
Сау бул, Наҗия! Исән бул, Наиләкәй! ♦
Наилә. Бер казанга сыймабыз дисең инде? (Ләрия ахирәтләре J янына барып утыра.) *
Наҗия. Бәйрәмдер бүген сиңа, күзең генә түгел, кашың, колак- s ларың да көлә. 5
Наилә. Бүгеннән тутаң ялда. *
Наҗия. Синең кешетөсле генә буламы? Башкалар җәйнең £
ямьле чагын сайлап отпускага чыга, Кырым, Кавказга бара, ә ул = кыш уртасында ял ала да авызын ерып йөри.
Наилә. Җәй көне урыныма кеше табу кыен. Апаңның дәрәҗәсе 2 зур: начальнигы китә ала, урынбасары ялга чыга ала, ә секретарь- 10 машинистка китсә, завод туктый да кала. ♦
Наҗия. Начальниклардан келәм дип, үзеңнән көләсең бит! «
Наилә. Ял итә белсәң, кайчан да яхшы ул. Әгәр инде ялны ко- * яшта корсак кыздыру дип кенә аңласаң, башка эш... Васильевога п путевка бирәләр, рәхәтләнеп чаңгы шуармын, китап укырмын. Ә ч мактаулы Кырым-Кавказны яратмыйм.
Наҗия. Секретарьлыктан китәргә кирәк сиңа, кызый. Вакыт. u Наилә. Бүгеннән мин ялда, әш турында сөйләшмим. -,
Наҗия. Кирәк булгач сөйләшербез дә. Тукта әле, тукта, син * кайчандыр үзегезнең фирмадан зуррак эшкә чакыралар дигән идең түгелме?
Наилә. Чакыралар. Хәзер дә үгетлиләр. Ике бүлмәле квартира вәгъдә итәләр.
Наҗия. Дәрәҗәле эшкә дәшәләр алайса сине?
Наил ә. Канцелярия мөдире итмәкчеләр.
Наҗия. Акча да артамы?
Наил ә. Шактый артачак.
Наҗия. Туктаусыз эштән котылыр көнең бар икән. Затлы күлмәк алыр өчен дә көне-төне өеңдә машинка тукылдатасың, күршеләреңнән каргыш ишетәсең. Барактан котыласың. Җәйге ялыңны теләгәндә аласың. Квартиры булгач, аның кияве дә ерак йөрми.
Наил ә. Тик мин ризалыгымны бирмәдем.
Наҗия. Ике бүлмәле квартирадан, акчадан, тынычлыктан, дәрәҗәдән, кияүдән баш тартасыңмы? Акылың бармы синең?
Наилә. Алай акыллы да, алдан күрүче дә булгач, нигә тагын бер соравың юк синең? Яңа урын, яңа квартира бәрабәренә минем ни түләргә тиешлегемне беләсеңме соң син?
Наҗия. Ни булса да, ялгызлыктан котыласың ичмасам. Миннән булмый, ирсез, фатирсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.
Наилә. Бәйсезлегемне, горурлыгымны гына түгел, саф намусымны да корбан итәргә тиеш.
Наҗия. Бәхеткәйләрең булмагач, намус сиңа нәрсәгә?
Наилә. Юк, ышанмыйм, бу сүзләрне син сөйләмисең!
Н а җ и я. Телеграф баганасына ботак булып син генә яшәмәссең инде! Күз сал: башкалар ничек яши? һәркем үзенчә көйли, көйләнә. Майламаган арба шыгырдый.
Наилә. Ятлар үгет биргәндә, бү сүзләрне көлеп кенә үткәрә идем. Инде син, Наҗия!.. Юаш, гади хатын. Эчкерсез сердәш!..
Наҗия. Кылтаясы юк, дус буласың килсә, безнеңчә, кешеләрчә яшә.
Наилә. Без-без идек.
Без унике кыз идек!
Базга тештек, май ашадык.
Келәткә кереп бал ашадык!
Бу бит гади такмак кына түгел. Тормышта бер җыр да юкка җырланмый. Бу безнең сүз берләштерү, вәгъдәләребез иде. Юкка ашадыкмы без ул майны? Юкка сыйландыкмы бал белән? Телләребез мәңге татлы, күңелләребез майдай йомшак булсын өчен ашадык!.. Бәлки безнең бабайлар серләрен шулай беркеткәннәрдер?
Наҗия. Квартира мәсьәләсен юри миңа төрттереп телгә алдың. Канымны бозар өчен. Беренче хатыны үлгәч, унөч яшь олы Мәрданга шушы зур квартирасы өчен дә чыктым шул. Шушы йортка икенче хатын булып төштем.
Наилә. Матур яшисез, Наҗия. Ирең дә менә дигән уңган кеше.
Наҗия. Мактау максатсыз булмый, Наилә. Ач сереңне!
Наилә. Мактар җире барга мактыйм.
Наҗия. Гаидәдә ирне мактыйлар икән, хатынны хурлау булып яңгырый ул. Мәрдан әйбәт икән, мин начар булып чыгаммы?
Наилә. Нигә тавык сыман кирегә тырмыйсың син?
Наҗия. Гел миңа төрттереп, кадап торганга! Ялгыз хатын гайбәттән, кеше газаплаудан тәм тапмаса, каян ямь тапсын?!
Наилә. Җүләр син. Гомерем буе сафлыкка, тиңсез мәхәббәткә омтылып яшәгән җан буларак, сезнең тигез, тату тормышны күреп сөенмимме мин? Дәлилем сез, бар ул мәхәббәт, бар! дип сөрән саласым килә. Сезгә килгәч, яңарып, яшәреп китәм мин, иртәнге чык белән юынган төсле. Ә син әллә ни сукалыйсың!.. Әллә үз сүзең, әллә гайбәт җиле кагылып киткән сиңа.
Наҗия. Ашыкма! Ташлап китмә мине. Әллә ни лыгырдадым. Гафу ит. Кичер!.. Ир бит ул... Күңелгә шик төшми дисеңме? Көнчелек корты яфрагын гына түгел, тамырын кимерә күңелнең! Кичер. Ни булды миңа, аңламыйм.
Наилә. Мин дә аңламыйм. Тик безнең аерма шунда гына: мин аңларга телим, син — киресенчә, бутарга тырышасың.
Наилә чыгып китә. Ахирәтләр тагын бергә җыелалар.
Зилә. Шуннан соң ниләр булды? Хәтерлисезме?
Д и л ә р ә. Хәтерлисезме дип, бәлки искә төшерәсе килмидер? Рабига. Мин ул елларны бер дә оныта алмыйм!
Наҗия. Онытылганы да бардыр инде, Рабига.
Диләрә. Көне-сәгате хәтердә калмаган, ялдан кайткан чагы булгандыр дип чамалыйм. Гадәтен бозып, өйгә түгел, кибеткә килеп керде Наилә. Әле мин иске урында эшли идем. Көннәр җылыта башлаган чак иде. Керде дә бер читтәрәк басып тора. Күрештек. «Вакытың тыгыз икәнен күрәм, мәгәр сиңа сүзем бар. Көтимме?» — диде бу.
Зилә. Ә син?
Диләрә. Барын да әйтеп бетерсәм, «җүләр баш!» дип көләрсез инде.
Рабига. Сөйлә!
Диләрә. Гомернең бер яртысы ахмаклык эшләп, икенче яртысы үкенеп уза. «Көтмә, дидем, бүтән чакта очрашып сөйләшербез», — дидем.
Зилә. Нигә?
Диләрә. Ревизия вакыты иде бездә. Арабызга яңа кеше алган идек, өч айда бөтен эшебезне тар-мар китерде. Кулы кәкре булып чыкты. Барыбызга да өстәмә мәшәкать килгән чак иде. Кешенеке кештәктә, диләр бит. Бер дә аны-моны уйламадым.
Рабига. Инде җәй башларында минем янга килде ул. Больницага. Хәл белергә кергән дип уйладым. «Әле ярый син сау-сәламәт! Югыйсә, таныш-белешләрне дәвалаудан да читен хәл юк, алар танышлык аркылы чир-чорлардан тизрәк котылырга телиләр!» дип көлдердем үзен. Гел юк-барны сөйләшеп утырдык. ф
Наҗия. Безне табалыйсың, Рабига, үзең йөрәген дә тыңлап ка- : рамагансың!
Рабига. Тыңлатмады. Шаярып кына тыңлап карарга уйлаган идем. «Йөрәк — кирәкле әгъза, әмма йөрәк белән җан арасында күңел дигәне бар аның, менә шуның хәлен белә торган аппаратың булсын иде синең!» —диде актыктан. Кинаясен хәзер генә аңлыйм: минем янга күңел борчуларын җиңеләйтүне өметләнеп килгән икән ләбаса!!.
Зилә. Ялдан кайткач тагын берәрегез күрдеме аны?
Наҗия. Юк бугай. Без бик озак күрешмәдек. Мәрдан аптырап сорашңалый башлады, кая югалды ул кызыкай ди... Мин белмәмешкә салышам, дәшмим.
Ләрия. Бер заман урамнан барам шулай, каршыма ул килә.Борылды да бер ишегалдына кереп качты.
Рабига. Наилә булмаган ул! Качмас иде!
Ләрия. Күрдем инде, күрдем!
Зилә. Миңа Мәскәүгә шалтыратты.
Рабига. Я, я.
Зилә. «Кайтып китә алмассыңмы, Зиләйлүк?» диде. Сездә ревизия, бездә премьера. Иҗат отчетына әзерләнәбез. Ролем барып чыкмый гына бит! Хәзерге драматургларны әйтер идем, чүмәлә китереп өяләр дә, шуны пьеса дип атыйлар. Чүмәлә астыннан бәләкәй генә фикерне эзләп тинтери актер башы!
Рабига. Син читкә сугылдың!
Ләрия. Димәк, сүз аның файдасына түгел!
Зилә. Кайта алмадым. Кайткач, тагын тиз генә очраша алмадык.
Рабига. Күпмедер вакыт узгач, бездә хәлләр тагын куерып китте. Наиләнең үзен күрмәсәк тә, исеме тагы безнең телләргә керде.
Барысы да Лөриягэ карыйлар.
Ләрия. Тагын миңа текәләсезме? Минем хакта берни дә белмисез бит! Ничек яшәгән мин ул елларда? Ниләр кичергән? Бәлки мин дә егылып, елап ятканмындыр. Берәрегез кул суздымы миңа? Әгәр мин иртәгә чәчрәп үлсәм, мине жәлләр идегезме? Нигә миңа шулай усалланып карыйсыз?
Рабига. Усалланып димәс идем...
Диләрә. Булды, ахирәтләр, Ләрияне куеп торыйк. Аның тормышы да бал түгел.
Наҗия. Белмим белмим дип утырмагызсана! Барыбыз да беләбез.
Ләрия. Авызы ачылды... Ә мин моннан болай берни сөйләмим.
Зилә. Синнән гаеп эзләмибез, Ләрия.
Рабига. Без хакыйкатьне табарга гына телибез!
Зилә. Дуслык шулай куша. Без бит дуслар идек. Аңлыйсыңмы? Сөйлә!
Ләрия (еламсырап). Берзаман шәһәрдә хәбәр таралды.
Рабига. Тараттым диген. Сүзнең иясе була.
Ләрия (елап ук диярлек). Түгел, түгел! Алайса артыгын сөйләмим. Нигә мин барын да ачып салырга тиешле? Судмы әллә бу? Гаепле икәнмен, үзегез исбатлагыз.
АЯЗ 1ЫПЛӘЖЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК.
Зилә. Суд түгел. Кабатлап әйтәм: үткәннәргә акыллы күз белән борылып карау. Судны һәркем үзенчә ясар! ,
Д и л ә р ә. Йолыккаламагыз инде Ләрияне, ялгыз каз түгел бит ул да.
Наҗия. Берни аңламаган башың белән адвокат булып утырмачы, Диләрә.
Рабига. Бәлки ул барын да бездән шәбрәк аңлыйдыр? _
Диләрә. Артык акыллы булып киттең, Рабига. Наиләнең йөрәген иртәрәк тыңларга иде! Хәзер акыл сатудан ни файда? Үткәнне кире кайтарып ала алмассың.
Рабига. Бу сөйләшү — тереләр өчен. Минем өчен, синең өчен. Дөньяда Наиләләр бер генәме әллә? Бүгенге хаталар иртәгә кабатланмасын.
Зилә. Сөйләмә, Ләрия. Кирәкми. Әйдәгез, таралышыйк.
Л ә р и я. Ничек? Без яңадан беркайчан да очрашмабызмыни инде?
Рабига. Дөрес. Зилә, сөйләмәсен. Барыбыз да авызга су кабыйк.
Ләрия (елап җибәрә). Минем ни гаебем бар иде? Габбасымнан ишеткәннәрне генә сезгә тараттым.
Рабига. Нигә тараттың? Сәбәбен яшермәскә тырыш. Калганын аңларбыз.
Ләрия алгы планга чыга. Үа өендә ялгызы. Телефон шалтырый. Икенче телефонда Габбас.
Ләрия. Габбасым, синме?
Габбас. Әһә. син башка берәүнең шалтыратуын сагалап утыра сың икән! Нигә агарындың? Нигә кулларың калтырый?
Ләрия. Нахакка җәберлисең мине... Көне-төне рәнҗетәсең...
Габбас. Хатын-кыз дигән жанварның эчен-тышын белгәнгә ул!.. Елан мөгезеннән яралган зат бит! Мәкер сандыгы, хәйлә капчыгы, ирләр юлындагы бүре чокыры. Үлгәч, аларның җаннары елан оясында урын табар ди иде минем мәрхүм бабай.
Ләрия. Нинди капкан? Кайдагы баз? Бусага атлап беркая чыкканым юк. Мәзин бабаңның сөрсегән сүзе белән мине табалыйсың. Безнең заманда ниләр буласын белгәнме ул карт?
Г а б б ас. Берәм-берәм бар да килә!
Ләрия. Тагын ниләр генә булды икән?
Габбас. Аңлатырмын. Шуңа шалтыратам да. Әнә, мактаулы, горур, уңган, саф, тәкәббер Наиләгезнең нишләгәнен беләсеңме?
Ләрия. Машина таптаганмы?
Г а б б а с. Камыры кабара башлаган.
Ләрия. Булмас!
Габбас. Алдагы көнеңә программа-максимум! Колагыңа алка итеп так! Сыек миеңә сеңдер. Сиңа үлгәнче бер маршрут билгелим: өй — ателье —базар — кибет! И все! Кара аны. шуннан читкә чыкканыңны күрсәм яки күрсәләр, конвой без предупреждения ата! Мактаулы. горур кыз шулай кыланганны, синең ише майлы күзләр... Кара аны!
Габбас трубкасын куеп чыгып китә, хатын-кызлар тиз-тиз Ләрияне урап алалар
Рабига. Колга, кәнизәккә әйләндергән икән сине ирең.
Наҗия. Шуңа юньле әтвитең юк идемени?
Диләрә. Телефоны белән башына салыр идем!
Зилә. Юк. дусларым, без хәзер салулап ул якка кереп китмик. Әгәр Ләриянең Габбасын тикшерә башласак!... Аның безнең дуслыкка күпме зыян салганын үлчәсәк!.. Ул икенче мәсьәлә. Габбастан шул хәбәрне ишеткәч, Ләрия нишләгән? Безнең якын дустыбыз, яшьлек дус-
гыбыз, Наиләнең дә бик якын кешесе Ләрия нишләгән ул чакта? Менә нәрсәне белергә кирәк.
Ләрия. Барына тылкышып ни кырмакчы буласыз? Әллә Габбасымны монда чакыртып допрослар өйдегезме? «Хатын-кыз дуслыгы — буш әкият», ди ул.
Рабига. Ул әйтә торсын, сүзеңне дәвам ит, Ләрия. Бүлдермәгез * аны. Ачуыгызга юл бирмәгез, сабыр булыйк. Гаделлек белән тың- J лыйк. Без барысын да дөрес аңларга тиеш. Артмасын да, кимемәсен g дә! Габбасың шалтыратты, шуннан син нишләдең?
Д и л ә р ә. Утырып бер елагандыр инде.
Зилә. Ялгыз хатынга җилнең катысы бәрелә дип уфтангандыр... * Наҗия. Наиләнең намуслы исемен саклап калырга дип безнең £ янга чыгып чапкандыр...
Пауза..
Рабига. Я, Ләрия. Без көтәбез. Иренмибез.
Ләрия. Исем китеп, һушым таралып озак кына утырдым бугай. * Бәхетсезлеккә каршы, Габбасым ул кичне дә кунарга кайтмады. Нигә “ һаман Наилә исеме белән авыз чайкый бу хайван, дип уйладым. Әллә £ үзе һаман аның артыннан сөйрәләме дигән фикер килде. Булмас, ди- ~ дем. Наиләнең ялгыш юлга кереп китүенә хафаланып шалтыратмады бит ул, астыртын сөенеп, тантана итеп шалтыратты. Аның яшьлегенә з үзе хуҗа була алмаганга көенеп шалтыратты, көнләшеп! Әллә һаман - яратамы ул аны? дип тә көяләндем. Нишли ала идем соң мин ул ми- <•» нутта? Балам авырый, ирем өйдә кунмый... Нишләргә иде миңа?!! *
Наҗия. Габбаска ышанмаска гына иде!
Ләрия. Ничек ышанмыйсың, ул хаклы булып чыкты бит!
Зилә. Анысын алдарак ачыкларбыз. Син Габбасыңның үчен тагын Наиләдән алырга керештеңме?
Ләрия. Бусын... сөйләсәң-сөйләмәсәң, барыгыз да беләсез.
Зилә. Мин белмим.
Ләрия. Нишләдем соң әле мин?.. Нишләдем? Әйе, тораташ булып байтак утырдым бугай... Бала елый, өзгәләнә. Температурасы утыз тугыз. Аннары кинәт сизәм, гәүдәм турылана, турылана, башым күтәрелә... Башымны югары чөеп, телефонга бардым. Кемгә шалтыра тырга? Күңелне ничек җиңеләйтергә? (Горуратлап телефонга бара, номер җыя). Диләрэ, малакаем! Юк. юк. берни дә кирәкми. Рәхмәт. Әле дә, кирәксә-кирәкмәсә, сиңа сыенам. Малакаем, Наилә кияүгә чыкма гандыр бит? Шулай дип беләм мин дә... Әллә туйдан коры калдыкмы дип курыктым. Алайса, ни сәбәптән юаная башлаган ул? Күлмәк кис терергә кергән иде, размеры үзгәргән. Ха-ха-ха! Җилдән инде, җилдән! Искән җилләр дә гел-гел файдасыз түгел икән ләсә! Ә? Шатлана дип. әйтүем генә. Борын чөеп йөргән иде дим! Борын! (Трубканы куя. тиз- тиз номер җыя). Наҗияне тиз үк чакырыгыз әле. Наҗия бала-чагаң качмас, ир колы булып гомерең заяга уза инде. Серем бар, башка берәүгә дә ачмыйм, сиңа сөйләми түзәрем юк. Безнең Наилә нишләгән дисеңме? Димисең? Әй, беркатлы шул син. тормыш хәбәрләреннән га мең юк. Тиздән детсадыңда бер җан иясе артачак... Әйе. әйе, беләм. Белмәсәм сөйләмим дә мин аны! Алло-алло! Рабиганы бирегез' Эштән арып кайткан. Уятыгыз! Ал-ло? Почта! Миңа срочно Сахалинны тоташтырыгыз. Германияне бирегез! Алжирны! Кредитка булмагае, чуртка булсын! Тик срочно! Алло!
Трубка. ыи ташлап хатыннар теркеменә барып кушылам дигәндә. тегелер дәррәү читкә тайпылалар. Ләрия ялгыз кала. Пауза. Сәгать суга.
3 и л ә. Адәм баласы гөнаһсыз икәнлеген нигә үлеме белән генә ышандыра ала икән? Кемнең ничек яшәве турында дөрес итеп үзе гүр
яясе булгач кына сөйләшәбез бит без! Тереләр хакында ачы хакыйкатьне уртага салып сөйләшергә нигә шүрлибез?
Р а б иг а. Нигә алай кискен әйттең, Зилә?
3 илә. Шушы яман хәбәр таралгач берегез дә Наиләне аклап та, яклап та сүз әйтергә батырчылык итмәгән. Берегез дә аны аңларга тырышып карамаган.
Д и л ә р ә. Мин Ләриягә ышанмадым!
Наҗия. Мин дә!
Рабига. Авыр операциядән соң төн уртасында гына кайтып яткан идем. Юк, юк, ахыр чиктә, болары дәлил түгел! Тормыш — һәр вакыт тормыш инде. Эш, мәшәкать дип, ваемсызлыкны аклау дөрес булмас.
Зилә. Ләрия миңа шалтыратмады. Хәбәр итүче дә булмады. Нигә миңа шалтыратмадың, Ләрия?
Ләрия. Әйтмим.
Зилә. Мине, актрисаны, Наилә шикелле үк җиңел акыллы, азгын дип санадыңмы?
Ләрия. Барын белеп торгач, нитә тинтерәтәсез мине?
Рабига. Саран Ләрия Сахалинга йкча жәлләмәгән. Алжирга! Миңа йөз егерме сум бурычы бар. Әле дә түләмәгән.
Д и л ә р ә. Икенче көнне, бурычка акча сорап, миңа килеп җиткән. Бирдем бит, юка баш. Элек тә бирәчәге байтак иде, бүгенгәчә түләгәне юк.
Зилә. Бурычларны түләмәскә өйрәнеп җиткәнсең, Ләрия. Ләкин кайчан исә бер түләми калып булмый!.. Нигә шулай ашыгып, явыз тантана белән, комарланып чәчтең дөньяга шул яман хәбәрне? Аңламыйм.
Ләрия. Бусын үтерсәгез дә әйтмим. Хәер! Барыбыз да бер иш. Барыбыз да кеше турында әшәке хәбәр чыкканны көтәбез. Әллә сезнең шулай булмыймы? Әллә яшерәсезме? Нигә хәзер миңа карамыйсыз? Нигә күзләрегез идәндә? Әллә сез гелән туры сүз йөртәсезме? Начальникларыгыз алдында ялагайланмыйсызмы? Башлыкларга тәлинкә тотмыйсызмы? Ирләрегезне бер дә алдамыйсызмы? Рабигадан ялган больничный лист теләнеп кермисезме? Диларәдән чиратсыз-ни- сез әйбер алмыйсызмы? Эчегездә бер дә яшерен сер юкмы? Әйе шул, мин моны көтә идем! Габбас сүзеннән соң батыраеп киттем. Нигә сезнең телләрдә яманлык сүзе белән янәшә Ләрия исеме генә йөрергә ти-еш? Канатландым! Тизрәк ул хәбәрнең башкалар колагына да керүен теләдем, һәркем үз ишенең күбрәк булуын тели. Бөкре бөкрене күргәндә сөенә, кәрлә үзеннән тәбәнәгрәккә өстән көлеп карый... Нигә миңа карамыйсыз?
Диләрә. Читен, оят, Ләрия. Белеп, аңлап, күз йомып яшәлгән. Шул елны без дача сала башлаган идек. Аның мең төрле мәшәкатен беләсез инде. Баз казыттык, мич чыгардык, мичне кафельладык. Андый дачаны тирә-юньдә таба алмассыз. Аннан машина сатып алдык та гараж салырга туры килде. И-и, гараж салып караганыгыз юк әле сезнең! Күпме вакытлар шул мәшәкать белән узды. Ялына барган буласың, Кырымына китәсең, иртәгә китәргә, диләр, бүген путевкасын тоттыралар. Чаба-чаба аяк табаннарына ут каба. Ялдан кайтасың да эшкә чумасың, онытыласың.
Наҗия. Тормыш, мәшәкать алып узды, Зилә.
Диләрә. Ишетүгә, Ләрия янына барып җитеп, авызын томаларга кирәк булган да бит... хәзер нишлисең, терсәк ерак!
Рабига. Син, Ләрия, монда безгә хәйран гаеп ташладың. Хагы бар, нахагы бар дигәндәй... Шулай да усал синең күңелең! Кара күңел!
Зилә. Ә мин... сәхнә кысасын киң тормыш дип, ярым алданып
яшәдем. ҺӘР кичне бер җилбәзәккә кияүгә чыктым! Икенче бер җилкуар минем арттан сөйрәлгән булды! Сөешү дип шуны атадык! Күңелләребез буп-буш булса да, рәхим итегез, дип башкаларны чакырдык Кайда соң син, дигән булып, юк җирдә мәгънә эзләдек. Бер стакан судагы давылда адашкан булып, күк капусы ачылганны көтеп буталышып йөрдек! Арзанлы сөешүләр, төче ялганнар алып узды сәхнәне! ♦
Л ә р ия. Бик кызыклы театрлар иде ич алар.
Д и л ә р ә. Шулай шул!
Зилә. Дача, гараждан башы чыкмаган, үз гомерендә бер китап укымаган, әллә ничә елга бер тапкыр сәнгать белән очрашкан бәндәләргә бәлки кызык та булганнардыр. Әмма безгә, үзебезгә, җан азыгы юк иде. һәр көн уен сүзләр сиптереп, күбәләктәй очынып җырлап-биеп йөргән булдым. Еллар буе! Тормыш миңа мәзәк, тоташтан уен, кызык тамаша кебек тоела иде. Ә аңа? Ә ул ? Төннәрен ничек уздырды икән? Салкын йолдызлар янган күккә карап, ялгызы ни уйлады икән?.. Ялгыз яшәве белән дә сәер тоелган кыз таңнарын ничек каршылады икән?.. Без бер Наиләне генә беләбез!.. Тормышта Наиләләр азмы әллә? Ялгызлар, толлар азмы? Үз ишләрен таба алмаган бәхетсезләр азмы?
Лә рия. Кем уйлаган бит, йөрәге сау түгелдер дип кем уйлаган. Рабига. Заманында йөзеп. Идел кичкән кыз иде бит!..
Наҗия. Син әйтәсеңме анысын, мин әйтимме...
Р а б и га. Бераз газапланганнан соң, мин Наилә янына киттем.
Зилә. Рәхмәт сиңа, Рабига. Әле дә ярый син бар?.. Син бар.. Нигә елыйсың?
Рабига. Үтердең рәхмәтең белән, Зилә. Бармаган булсамчы! Күрмәгән булсамчы! Ул сүзне башламаган булсамчы! Хәзер бәлки барыбызга да җиңелрәк булыр иде. Юк, юк, Ләрия, сине генә гаепләмибез. Син үзеңчә дөрес эш йөрткәнсең. Усаллык теләгәнсең дә шуңа ирешкәнсең. Кайчагында без, яхшылык теләп, кешене һәлакәткә этәрәбез. Бусын кичерү авыррак... Бәлки Наиләне үлемгә китереп җиткерүче миндер әле. Әйе, мөгаен, миндер. Тик мин дә ул чагында алай ти- рәнтен уйламадым!.. Җыенып чыктым да киттем... Барын да артык гади дип санадым шул, гадәти хәл дип исәпләдем. Дөньяда гади кешеләр юк, кешеләр арасында гадәти мөнәсәбәтләр дә юк. Бар да яңа! Эчкерсез рәхмәтең белән үтердең мине, Зилә!
Пэрда.
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Алгы планда Наила бүлмәсе. Ул ялгызы. Зилә, Диларә, Наҗия, Ләрияләрдәа аерылып, аның янына Рабига килә.
Наилә. Ой, Рабига җанашым!
Рабига. Җанашым дисең, ә үзең каушадың. Беренче мәртәбә врач каршында чишенгән яшь кыз кебек.
Наилә. Әллә ничек карап торасың бит.
Рабига. Ничек?
Наилә. Сыныйсыңмы, нидер эзлисеңме... Кайбер әрсез ирләр трамвайда шулай капшап, йотлыгып карый.
Рабига. Гафу ит, күңелемдә инә очы хәтле дә усаллык юк.
Наилә. Ә мин... ниндидер, моңарчы татылмаган тәмле хыялларга бирелеп киткәнмен. Музыка тыңлый идем.
Рабига. Син татымаган нинди хис калды икән инде?
Наилә. Карашың гына түгел, сүзең дә бүтән бүген, Рабига җа- вашым. Уз, утыр, чакырылмаган кунак күк торасың. Бирче сумкаңны!
АЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК...
Күңелеңнең изге тамыры сине күрәсе килгәнемне тойгандыр. Син булып спн тәмам оныттың. Кермисең, шалтыратмыйсың. Үпкәләп әйтүем түгел, һәркемнең үз тормышы, сүз арасында гына әйтүем.
Рабига. Тагын ышанмаска туры килә. Узган ңкшәмбедә, кунакка чакырып, хат җибәргән идек.
Наилә. Хатыгызны алдым, рәхмәт.
Рабига. Хатны да алгансың, килми калуыңа гаҗәпләндек.
Ha-илә. Бара алмадым шул.
Рабига. Нигә дип сорамыйм. Әйтмәсеңне күңелем сизә. Димәк, синең бездән якынрак кешең табылган! Яки безнең чакырудан да олырак эшең килеп чыккан. Акланма, сиңа килешми.
Наилә. Акланмыйм.
Рабига. Нигә көлеп торасың алайса?
Наилә. Сорама, Рабига.
Рабига. Сорасам? Бәлки сорарга дип килгәнмендер. Ныклап сораштырырга әзерләнеп торамдыр. Сораулар алар, җавап бирелмәгән очракта да, күп нәрсәне белдерәләр.
Наилә. Төпченү сиңа хас сыйфат түгел... Алдашуны яратмыйм, ә бүген дөресен сөйлисем килми. Рабига җанашым, бар бит дөньяда шундый сүзләр, алар әйтмичә дә аңлашылырга тиеш. Әйтсәң, кадере кими. .
Рабига. Күндердең. Сорашмыйм. Тик шунысы — безгә кунакка килми калырга ярамый иде сиңа!
Наилә. Әле соңгы чакыруыгыз булмас.
Рабига. Ул көнне килергә иде!
Наилә (шикләнеп). Нигә алай икән?
Рабига. Колагың тордымы? Әле сәбәбен белсәң, апакаем-җаны- каем дип, йөгерә-йөгерә чәй куярга тотыныр идең.
Наилә. Чәйне бик иркенләп эчәбез аны.
Рабига. Ашыкма! Бездә ул көнне бер егет бар иде.
Наилә. Егет?
Рабига. Тагын көлә! Нигә авыз ерасың?
Наилә. Син — әйбәт врач-хирург, ипле дус. Әмма, яучы буларак, бер тиен бакырга да тормыйсың. Сүзне шулай башламыйлар инде!
Рабига. Кайчаннан бирле бу темага сүз кузгаткан булмады, хәзер яхшылап тыңла әле бер.
Наил ә. Мондый гәпне колагым ишетми — тонган, саңгырауланган.
Рабига. Корыны бушка әвеш-тәвеш китереп йөрүче әпчи карчыгы түгелмен. Инде сөйләшәбез икән — өзеп, конкретно! Иремнең энесе кайтты безгә. Аспирантурага кереп йөри. Мәскәү егете. Өйләнмәгән. Бераз бездә торды. Исламгали абыең белән бер көнне сине телгә алдык.
Наилә. Кирәкмәс иде.
Рабига. Егеткә фотоңны күрсәттек. Бәйнә-бәйнә барын сөйләдек.
Наилә. Сөйләр сүз таба алдыгызмы?
Рабига. Тормышыңны, холык-гадәтләреңне. Тик кенә утыра алмый башлады бит егетебез. Ишекле-түрле йөри. Пилмән бөккән идем, гөбәдия пешердем. Син килмәгәч, табынның яме генә булмады. Ашап- эчкәч, егетебез «әйдәгез, бераз тән язып керик, уңайсыз булмаса, Наилә туташның хәлен белешеп тә чыгыйк», диде.
Наилә. Әрсезлекне сөймим, беләсең.
Рабига. Барыбыз да син авырып ятасың дип уйладык.
Наилә. Сәламәт икәнлегем сиңа мәгълүм.
Рабига. Килсәк, ишегең бикле.
Наилә. Бикле иде шул.
Рабига. Анысына исем китмәде, кая булса да чыккан дип уйлар 160
идем, почта ящигына күзем төште. Шыплап тутырылган... Монысын берсенә дә сиздермәдем.
Наилә. Ике көн өйдә булмадым.
Рабига. Булдыңмы, булмадыңмы, анысы синең эш. Мин сиңа конкрет тәкъдим белән килдем.
Наилә. Егет бер дә өйләнмәгәнме?
Рабига. Әһә, балык җимгә килде! Өйләнмәгән.
Наил ә. Нигә өйләнмәгән?
Рабига. Төссез яучы дидеңме мине?.. Балык җим тирәли йөри, хәзер килеп кабачак!.. Менә син ник кияүгә чыкмаган?
Наилә. Минем язмышымны беләсең: моңарчы җан сөйгәнемне очрата алмадым.
Рабига. Бәлки ул да шулай парын, тиңен эзлидер.
Наилә. Ирләр алар башкача эзли.
Рабига. Армиядән соң бераз эшләгән, институт тәмамлаган. Чибәр үк димим, сөйкемле, акыллы, сабыр. Киләчәге өметле, чөнки егет тырыш. Син мине тыңлыйсыңмы?
Наилә. Егет яхшыдыр, сүзем юк. Рабига хәтле Рабига күтәрелеп килгәч, буш куык түгелдер. Тик соң, Рабига җанашым, соң. Мин инде кияүгә чыкмаячакмын. Ялгыз калуым белән килештем. Бөтен кеше дә кияүгә чыгарга димәгән. Мин шуларның берсе.
Рабига. Килешәм. Тормышта уртак язмышлар юк. Мәгәр шундый өметле егет тәкъдим ясап торганда, икеләнүең ошамый.
Наилә. Нинди тәкъдим?
Ра б и га. Тынычлыгын җуйды дидем ич инде.
Наилә. Миңа шул да җитә дип уйлыйсыңмы?.. Сазаган, карт кызга тагын ни кирәк дисеңме? Хәзер мине тыңла. Язмышым, ялгызлыгым белән килештем мин, Рабига. Яшермим, җиңел булмады. Озак көттем мин үземә насыйп кешене. Нишлисең, табылмады. Күңелем төшенкелеккә бирелә язды. Әмма мин тормыш шуның белән чикләнә дияргә җыенмыйм, юк! Бирелмим дә, үләргә дә җыенмыйм. Дәшми тор. Барын да белом дип уйлама. Курыкма, җинаять ясаганым да юк. Әмма ялгызлык газабына бер чик кирәк иде. Шуны сөйләргә дип көттем Рабига җанашымны. Әмма ул килде дә бик борынгы җырны суза башлады. Кеше ихтыярына буйсынып яшәү юк миндә. Киңме, тармы — үз язмышым, үз юлым бар. Кеше җырын җырларга остардык, ахры, без. Алны-артны уйлап бетермибез, мә тотынабыз кул чабарга. Унике кыз — унике инкубатор чебеше дигән сүз түгел!
Рабига. Син каядыр ашыгасың бугай! Очып китәргә җыенган төсле кыланасың. Кулларың канатка әверелә.
Наилә. Очар идем, валлаһи, очар идем.
Рабига. Чү-чү, котырма, егасың. Мин сине бүлдердем.
Наилә. Очар идем дә күңелем буш түгел. Туп-тулы. Мөлдерәмә тулы.
Рабига. Ялгызлык сагышы белән тулымы?
Наил ә. Сагышны түктем дә моң белән тутырдым. Мәхәббәт белән. Бәхет белән.
Рабига. Сүзеңнең асылын аңлап бетермим. Шулай ук ерагайдыкмыни без?
Наилә. Ә син аңла. Аңларга тырыш.
Рабига. Теге егеткә ни дип әйтим соң?
Наилә. Әнә шулай диген. Бик бәхетле диген.
Рабига. Ләрия тараткан сүз дөрескә чыга алайса?
Наилә. Ләрия нинди сүз тараткандыр, мин аның белән киңәшеп эшләмим. Ул тормышны кыек көзгегә карап бәяли бит, кыек көзге
АЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК,.
дә исә гарипләрне генә күреп була. Мин аның бер сүзенә дә ышанмыйм.
Сөйләшәсөйлөшә, кочаклашып, авансцена буйлап эйләнгэлэп йөрпләр. сиздермичә генә Наилә югала. Рабига ахирәтләре янына бара.
Рабига. Менә шулай ярым-йорты аңлашып аерылыштык без ул көнне.
Л ә р п я. Ләриянең бер сүзенә дә ышанмыйм дип әйтмәгәндер лә!
Зилә. Нигә бу очрашуың өчен үкенәсең, Рабига?
Д и л әрә. Ие. шул! Нигә?
Рабига. Азагын белмисез шул аның, азагын... Егете бик әйбәт иде, тигез пар булырлар дип уйлаган идем... Һаман шул гадилек, беркатлылык комачаулаган. Ә тормыш бер чакта да гади була алмый.
Зилә. Инде чират миңадыр... Ләрия, карама миңа андый ямьсез күз белән. Ихлас сөйлим, яман хәбәр дә таратмадым, эзәрлекләп тә бармадым Наиләне. Кеше күңеленә кыек юллар йөз икән, туры юл — бер генә. Тик ул юлны таптым дип мин дә мактана алмыйм. Наилә үзе безгә килеп керде.
Р а б и г а. Ә мин, башсыз, икенче тапкыоында да үзем баодым. үзем!
Наҗия. Нигә шул чаклы кыйналасың?
Рабига. Үкенече зур бит аның, үкенече. Азагы фаҗигале аның, Наҗия. Шул үкенеч белән калган гомерне яшисе бар бит әле.
Зилә. Театрда ял көне иде. Дүшәмбе. Ирем дә ялда чак туры килде. Кисловодскига озаткан идем аны. Япа-ялгызым китап укып ятам шулай, ни укыганымны да белмим, әллә китабым күңелсез, әллә көне ямьсез, шомланып та куям. Тышта җил, чамасыз! Басынкы гына килеп керде ул.
Зилә сөйләгендә. Наилә керә һәм ул сөйләгәннәрне эшли.
Чишенде. «Торма, торма, бик тәмле ятасың, кырыңда утырып кына торам», — диде. Шунда мин туп-туры аның күзләренә карадым. Абау, күзләре ут булып яна, битләре алланган, бөтен кыяфәтендә наз, иркәлек, бер үк вакытта көчле рух аңкый иде.
Диванга барып ята, китап ала. Наилә аның янына килеп утыра.
Наилә. Торма, торма, зинһар. Кырыңда гына утырып торам. Бигрәк тәмле итеп ятасың.
Зилә. Әй, болай уңайсыз. (Тора, Наилә белән кочаклашып утыралар.)
Наилә. Ни хәлләрең бар, Зиләйлүк?
Зилә, һәммәсе әйбәт. Гомер генә уза.
Наилә. Шуны сизә аласыңмы?
Зилә. Сизмичә, актерның бәхетсезлеге шунда, ул ярты гомерен көзге каршысында, икенче яртысын халык күз алдында үткәрә. Теләсәң-теләмәсәң дә, һәр көн барлык җыерчыкларыңны санап чыгасың. Арталар! Үзеңдә ниләр?
Наилә. Дөнья матур, Зиләйлүк.
Зилә. Шуны исбатлый аласыңмы?
Наилә. Исбатлыйм.
Зилә. Көтәм.
Наилә. Мин сиңа тагын бер яңа җыр алып килдем. Яңа дип, иске җыр ул, борынгы җыр, Болгардан ук калмадымы икән?
Зилә. Элегрәк ел саен җыр белән куандыра идең, һәр җырың күңелеңнең серен ача торган иде. Бүген нинди сер китерде икән сине минем катыма?
Наилә. Җыры барның — сере бар. Минем моңарчы ул җырны ишеткәнем юк иде. Аны миңа бер кеше җырлады... Җырчы түгел.
гап-гади кеше. Әмма гаҗәеп кызыклы, акыллы, тирән фикер иясе кеше. Тормышны яратучы бай рухлы кеше. Җырлап күрсәтимме?
Зилә. Җырла.
Наилә. Миңа җырлаган кеше аны «Ләке авыле көе» дип атады. Зилә. Ул шушы авылныкымы?
Наилә. Түгел. Шул якта гына туган. Тыңла.
Олы юлга чыккан идем, Чакырым саен багана. Әлла теләп, алла болай Рәхәт килде замана.
Әйдә, әйдә! Кайда, кайда?
Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага. Урман суы шәп ага.
Сөймик икәү бер чибәрне. Әйдә салыйк шобага!
Олы юлга чыккан идем, Чакырым саен багана.
Әллә теләп, әллә болай Авыр килде замана.
Әйдә, әйдә! Кайда, кайда? Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага. Урман суы шәп ага.
Сөймик икәү бер чибәрне. Әйдә салыйк шобага.
Зилә. Искиткеч җыр! Аерата кушымтасы төгәл эшләнгән. Тик €ер ягы сәер — башта замана рәхәт килде дип җырлана да, азагы күңелсез бетә.
Наилә. Мин дә аннан сорадым шуны!
Зилә. Аңлаттымы?
Наилә. Җырны кем генә җырламый аны диде. Рәхәттә дә, михнәттә дә җыр юлдаш... Әллә дөньяда бар кеше рәхәткә чыккан дип уйлыйсыңмы, диде.
Әйдә, әйдә! Кайда, кайда? Әйдә барыйк урманга. Урман буйлары абага. Урман суы шәп ага.
Наилә. Уйлап караганың бармы, Зиләйлүк, безнең арабызда иң бәхетлесе син бит!
Зилә. Көнләшәсеңме?
Наилә. Сиңа нигә икәнен дә аңлатып бирергәме?
Зилә. Минем тормышны ничегрәк күз алдына китерәсең икән син? Шуннан чыгып, мин синең идеалыңны, кая табарак һәм ниндирәк кешегә омтылуыңны белер идем.
Наилә. Син бөтен барлыгың белән, юләрләрчә гашыйк булып кияүгә чыктың. Ике ел буе сөешеп кияүгә бардың. Лаеклы ир сайладың. Асыл ир-егетне. Җаның теләгән хезмәткә гомереңне багышладың. Ләрия дә артистка булам дип йөргән иде, зарплатасының күпме икәнен белгәч, документларын бик тиз барып алды. Диләрә дә врач булам диде, җиде ел укырга кирәклеген аңлагач, коерыкны сыртка салды. Дөрес, алар да яши, файдалы эштә эшлиләр, мәгәр сии генә үз теләгеңә ирештең. Авыр дип тормадың, аена утыз сум түләп чит кеше бусагасында торсагыз да, лаф ормадыгыз, матур тормыш кордыгыз. Тәнегез генә түгел, рухыгыз да бергә булды. Бергә? Бергәлектән бер-береңне эчкерсез хөрмәт итә белүдән һәм мәхәббәттән олы бәхет бармыни бу дөньяда?
Зилә. Әнә көн дә хат яза, сагынам, ди.
Н а и л ә. Сагынуына да ышанырга була аның. Рәхәттер ул шашып сагынышкан чаклар!.. Уйлар тоташ ут булып аккан минут
АЯЗ ГЫЙЛӘЖ.ЕВ ф СЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК
лар... Очрашып кочышканда җир тирбәлеп китә торгандыр... Яхшы, тату, дус яшисез, тик шулай да сезнең өйдә җылы юк.
Зилә. Туңасыңмы?
Наилә. Синең урында булсаммы мин...
Зилә. Озак югалып торасың да, очрашкач, ятсынып карап торам : кем соң син? Очрашмый торган арада кемгә әверелдең?
Наилә. Бала белән тутырыр идем мин бу йортны!
Зилә, һич көтелмәгән сүз сөйлисең, һәм матур сөйлисең, каһәр суккыры! Белеп сөйләмисең, шунысы кызганыч.
Наилә. Бала тавышы яңгырамаган өйдә кот юк. Бу идәннәр гомергә ятим — алардан тупырдап, үкчәләрен ялтыратып бала йөгереп китмәгән. Синең утлы күкрәкләреңә кабарынкы иреннәре белән бәби капланмаган...
Зилә. Җаным, үз балаң булмаганга гына сөйлисең. Баланың мең дә мең мәшәкате, бәла-казасы бар аның. Төн уртасында елап уяна ул, киреләнә, интектерә, җәфалый таңнан торып мәми сорый, чүпрәкләрен пычрата. Кызамык сагалый аны, ютәл, томау, свинка, теше авырта аның, колагы котырып сызлый. Борынын идән ярыгына кыстыра ул, бармагын электр розеткасына илтеп тыга. Ботка ашамый, әфлисун даулый. Куйган әйберең урынында түгел, «Не- фертети» хушбуен кер юу порошогында бутый ул. Вата, җимерә, ерта, буйый, кыра, пычрата, тарката, урамнан канга тузып сугышып керә, кыскасы, татар телендә нинди фигыльләр булса, барын да эшли.
Наилә. Сәламәт, гаиләсе төзек хатынның баласыз калуы җинаять.
Зилә. Кем каршында җинаять?
Наилә. Барыннан да элегрәк, үзе каршында.
Зилә. Мин артистка. Көч, егәремне, талантымны халыкка бирергә бурычлы.
Наилә. Ни өчен халыкка гына?
Зилә. Сәнгать мәңгелек.
Наилә. Әгәр үз кәефебез өчен генә яшәсәк, сәнгатьнең кемгә кирәге калыр? Бозлы атаудагы пингвиннарга күрсәтербезме без аны? Менә сиңа авыл көе ошады. Борынгы көйдер ул! Кемдер саклаган бит аны. Кадерләп күңелендә йөрткән, буыннан-буынга, сөйгән ярларга тапшыра килгән.
Зилә. Син бу көйнең иясенә гашыйк булгансың! Ур-ра!
Наилә. Ашыкма, Зилә. Син уйлаганча ук түгел... Бала хакында ни дидең инде?
Зилә. Үгетләмә, Наилә.
Наилә. Иреңә бала кирәкмиме?
Зилә. Кайсы ирнең әти дигән сүз ишетәсе килмәс? Ул бик тели.
Наилә. Син — җинаятьче. Балаң бәлки ирең төсле галим булыр. Бәлки сиңа охшап, сәнгать юлын сайлар. Ил сакчысы, сугышчы булыр. Бала — мәхәббәтнең иң татлы, иң затлы җимеше. Бала — синең дәвамың. Сөюеңне юкка булмаганын раслау. Бала алда син күрмәгәнне күрәчәк. Бала — сине якты киләчәк белән ялгаучы. Бала — куаныч. Җан азыгы, һәр иртәдә балкый торган назлы кояш. Синең бөтен күзәнәкләреңдә тереклек уятучы. Ир белән ике араны ныгыту!
Зилә (кинәт калкынып). Син минем ирем белән хат алышасың! Яки очрашасыз сез!
Наилә. Синең ирең белән дә очрашам икән әле мин!
3 и л ә. Ул котыртып җибәргән сине!
Наилә. Ул да мине котырта икән әле!
Зилә. Югыйсә, аның сүзләрен каян белер идең? Бөтенесе ту
ры килә, җөмләләренә кадәр!.. Син аның белән язышасыңмы? Әй- тәм җирле ул гел сине мактый.
Наилә. Синең шундый сүзләрне әйтә белә торган фәрештә ирең бармы? Юләр! Сине үгетләргә килмәдем, юк, юк, хафаланма. Мин сине акыллы дустым санап, үземне тикшерер өчен яныңа килдем. Үгетләмим сине, юк, юк! Соңгы тапкыр үз иманымны, үз ныклыгымны тикшерәм.
Зилә. Бәби алып кайтырга җыенмыйсыңдыр ла?
Наилә. Җыенсам ни диярсең?
Зилә. Гафу ит мин тинтәкне, кияүгә чыкканыңны да ишетми калдым. Туеңа да чакырмадың. Читләтәсез мине хәзер.
Наилә. Бәби туеннан калдырмам.
Зилә. Кемгә чыктың? Сиңа да иш табылыр икән. Ну үзең дә сайлап карадың инде! Бәбинең әтисе кем?
Наилә. Бәбинең әтисе юк.
Зилә. Ничек юк? Яратасың инде, Наиләкәй, кыландырырга!
Наилә. Менә монысын чын күңелеңнән әйтәсең, үпкәлим. Юк шул бәбиемнең әткәсе... Хөкем чыгарырга ашыкма, мондый очракта сак бул. Берәүгә заманның рәхәте эләксә, икенче берүгә михнәте язгандыр, икесе дә янәшә йөриләр алар. Мин бик озак көттем! Көтмәде дип кем әйтә алыр? Дөньяның дүрт ягыннан күңел үзенә пар эзләде. Инде бер мәхәббәттән мәхрүм калдым. Хәзер монысын шикләнми расларга була. Ап-ачык. Тиңдәшләр өйләнгән. Өйләнмә-гәннәре яшьрәкләргә карый. Әгәр хатын аерган икән, андыйның миңа кирәге юк. Юньле ир булса, хатын-кыз аны үз кулыннан ычкындырамы? Тәрбияли ул аны, юна, таслый, килешмәгән җирләрен төзәтә, кеше итә, аякка бастыра. «Ирем ташлап китте» дигән хатынга ышанма, юри кыланалар алар, ирләрен яратмыйлар. Бары шул гына. Сөйсәләр ычкындыралармы ирләрен? Мең төрле тышау бар хатын-кызның ирне тотарга! Уйлап кара, кемнәр белән, кайда очраша алам мин хәзер? Белешмәләр бюросына барып сорый алмассың!.. Бардыр ул миңа дигән егет, бардыр! Мөгаен, без табыша, кавыша алмый гына калганбыздыр! Азмы андый хатын-кызлар?! Шулай итеп, көннәрнең берендә мин дә кияүгә чыкмаган карт кыз дәрәҗәсенә ирештем. Налог түлим, графаларга «не замужняя» дип язам. Ир-атның күбесе үзенең кемлеген белми, һәрбере үзен мәһабәт, батыр йөрәкле, гаярь зат дип саный, буе җиткәне дә, җитмәгәне дә сиңа үрелә! Чөнки син ялгыз! һәркем синең хәзинәңнән өлеш алып калырга тырыша, сүз куша, күзе чепи булса да кыскан була... Ә эштә?!. Ялгыз икәнлегеңне анда ныграк беләләр!.. Тәмам сару кайнаталар. Көненә унбиш җирдән звонок. Ресторанга чакыралар, утрауга дәшәләр, аулакка өндиләр. Хатыннарыннан урлап хушбуй бүләк итәргә азапланалар... Ниһаять, мин ул туктаусыз эзәрлекләүләрдән туйдым. Миңа бары бер генә нәрсә кирәк — Мәхәббәт!.. Дус кирәк миңа, киңәшче, юаныч, яклаучы, таяныч кирәк. Инде икенче тиңдәшсез Мәхәббәттән — бала мәхәббәтеннән коры калырга риза түгелмен!.. Шундый газапларда яшәгән чакта мине акыллы, сәламәт, җитди бер кеше яратты... Беренче тапкыр мин ир-атның эчкерсезлегенә ышандым...
Зилә. Ялгыз башың белән бала алып кайтырга җөрьәт итәсеңме? Гайбәтчеләр сине тотып кимерәчәк! Сиңа ямьсез тәкъдим ясап йөргән ирләр өеренә ничек күренерсең?
Наилә. Барысы хәл ителгән. Кооператив квартирага урын а т- дым. Башка эшкә күчәм! Исән-аман тусын гына. Минем белән бергә кояшка карасын! Бергә утырып елашырбыз да, кочаклашып көлешербез. Бергә! Син шул сүзнең тирән, газаплы мәгънәсен аңлыйсыңмы? «Суның кадерен чүлдән килгән юлчылардан сорап бел!»
АЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф ЬЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК.
дигәндәй, бергәлекне ялгыз калгач кына бәһалисең аны, Зиләйлүк! Адәм баласының иң куркыныч дошманы — ялгызлык. Таңда да ялгыз, кичен дә ялгыз. Ялгызлыкның караңгысы куерак, шомлырак... Хатын-кыз ялгызлыгы исә тагын да аянычрак!
Зилә. Ялгыз түгел ич син! Ә мин? Ә без?
Наилә. «Без-без без идек, без унике кыз идек!» Бу бит бала чак, Зилә! Хатын-кыз дуслыгы чуалчык нәрсә. Әле икәүдән-икәү дус булу да читен. Ә син унике хатынны бер учка сыйдырмакчы буласыңмы?..
Зилә. Мин дуслыкка ышанам. Безнең Рабигалар, Айсылулар, Наҗияләр бер чакта да хыянәт итә торган зат түгел.
Наилә. Мин дә ышанам! Тик яхшы чакта бар да яхшы. Тормыш ага... Аның үлеме-җитеме бар дигәндәй, бәласы-казасы...
Зилә. Син бик еракка сикердең. Әле генә бала иде, хәзер кабер?..
Наилә. Беребез дә мәңгегә килмәгән.
Зилә. Син авырыйсыңмы?
Наилә. Авырмыйм. Бу йөрәк ничек чыдый икән дип гаҗәпләнеп кенә куям.
Зилә. Куркыттың мине.
Наилә. Ә син бернидән дә курыкма! Мин сыңар канат килеш курыкмаганны...
Зилә. Минем дә бәби алып кайтасым килеп китте.
Наилә. Чынлапмы?
Зилә. Идәннәрне тупырдатып чабып китәр дисеңме?
Наилә. Китәчәк!
Зилә. Шушы бүлмәләрне тутырып бер елар дисеңме?
Наилә. Елар!
Зилә. Синең сафлыгыңа, батырлыгыңа сокланам!
Наил ә. Рәхмәт, Зиләйлүк! Синең сүзең бик кадерле миңа!
(Җырлыйлар.)
Бергә. Әйдә, әйда! Кайда, кайда?
Әйдә барыйк урманга. Урман буйлары абага. Урман суы каты ага. Сөймик икебез бер чибәрне. Әйдә салыйк шобага!
Наиләне озатып. Зилә башкалар янына кайта. Сәгать суга. Пауза.
Рабига. Ул шикләре белән кемгә барды икән дип уйлаган идем, синең янга барган икән, синең янга. Сине сайлаган!
Л ә р и я. Хәзер барысы да аңлашлыды. Син гаепле монда, Зилә, син! Әгәр андый киңәш белән минем янга килгән булсамы!..
Рабига. Әле берни дә ачыкланмады.
Диләрә. Булды туганкайлар, зинһарлап сорыйм: әйдәгез, шушында, яхшы чакта тукталыйк. Кем бу дөньяда эч серсез яши? Нигә хәзер юк-барларны казып чыгарырга? Ләрия дөрес әйткән — кирәкми!
Ләрия. Әтә-тә-тә! Бер мин гаепле булып калыйммы? һәммәгез гаепле, барыгыз да!
Зилә. Мин дә дип өстә.
Наҗия. Әйе шул.
Ләрия (Наҗиягә). Син, йомыкай! Җил кагылмагач, селкенмим дип уйлыйсыңмы?
Наҗия. Мин нишләгән?
Р а б и г а. Чиратлашмыйк алай. Теләмәгәннәр сөйләмәс. Берн кемне көчләү юк. Шуннан ни булды, Зилә.
Зилә. Шул. Үз вакыты җиткәч, бәбәй алып кайттым. Без аңа Айгөл дип исем куштык. Наиләнең Чулпан исемле кызы туды...
Рабига. Юк әле, юк. Чулпан калыкканчы байтак эшләр бар!
Наҗия. Мин генә берни белми яшим икән.
Диләрә. Шулай икән, катышма. Син гадел, чишмә суыдай саф.
Наҗия. Нигә үчеклисез мине, нигә?
Рабига. Иң аянычы шунда, егетебез Наиләне күрү бәхетенә иреште! Югославия эстрадасы концерты килгән иде, ирем белән өчәүләшеп шунда киттек. Ике рәт аша гына утырган Наиләне күргәч, шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Тәнәфес арасында егет белән Наиләне таныштырдык, ирем, әйдә, Наилә белән бергә утырыгыз дип, аның урынына китте. Наиләне уртабызга алдык. Концерт дәвамында сөйләшмәсәләр дә, сизенәм, бер-берсенә карап-карап алалар болар. Егетебез гел карый, Наилә дә ара-тирә күз ташлый. Чыккач озата бардык, Наиләнең күңеле күтәренке...
Зилә. Җырны-моңны бәяли белә иде.
Рабига. Безнең дә кәефләр шәп! Беләсезме, ышанасызмы, егетебез үлеп гашыйк булды Наиләгә! Бездән яшермәде. Наиләдән дә яшермәгәндер дип уйлыйм. Алар очраша башладылар. Эшнең тирәнгә кереп барганын чамалап, мин тагын аның янына киттем. Теге каһәр суккан хәбәр, Ләрия тараткан коткы тынычлык бирми иде миңа!
Ләрия. Миңа типмичә генә үтеп китә алмыйсыңмы?
Рабига. Бу очрашуыбыз тагын да аянычрак булды.
Диләрә. Үткән — беткән инде.
Рабига. Яхшылык теләгәннән яраланган йөрәк ныграк сызлый диләр!
Зилә. Җәберләмә үзеңне, сөйлә. Без дә аңлыйк. Тик мин бая сөйләп бетермәдем.
Рабига. Син артык еракка сикердең. Эзлеклелекне югалтмаска тырышыйк без.
Зилә. Алайса, син сөйләп бетер, Рабига.
Рабига. Җыенып чыгып киттем. Тик ул көнне мин барганга кадәр, Наилә янында тагын берәү булып киткән иде.
Зилә. Сөйлә, Рабига.
Н а җ и я. Мин берни дә белмим.
Диләрә. Наилә белән без генә очраша идекмени? Аның тормышы бер безнең белән чикләнгән идемени?
Рабига. Бәлки Ләрия берәр сүз өстәр?
Ләрия. Өйгә кайткач, Габбасыма ни җавап бирермен дип баш ватып утырам. Үткәннәрне искә алып, кыланып, әрләшеп утырдык дисәм, икмәктер ышанмас.
Зилә. Юк әле, Ләрия. Болары җавап биралмаслык сораулар түгел! Дөньяда шундый сораулар була кайчакта, җавап таба алмыйча, сының катып кала!.. Баллы җавап алыр өчен татлы сорау биреп гадәтләнгән шул без. Күзгә карап тайчанмаска, бер-беребезне алдарга гадәтләнгән.
Наҗия. Үзең сөйлә дә бир, Рабига.
Рабига. Миңа кадәр Наҗия бер-ике сүз әйтсен.
Наҗия. Мин?
Рабига. Чебенне дә рәнҗетмәс Наҗиядән гаеп-кыек эзләргә рөхсәтем юк! Дәшми утыргач та, кара аны, тәмам узындыгыз! Әүлия бит ул!
Зилә. Рабига шулай ди икән, ышанмый хәлебез юк. Ул берни дә яшерми.
АЯЗ ГЫПЛӘЖ.ЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК
Л ө р и я. Без дә яшермибез.
Д и лэ р ә. Рабига, теләмәгәннәр сөйләмәс, дидең. Үз сүзең.
Рабига. Тик без фикернең эзлеклелеген югалтмаска мәҗбүр. Әйе, мин барып кергәндә Наилә чиксез дулкынланган, борчылган иде. Моңа минем килү сәбәп булмады ич!
Л ә р и я. Кем белгән анысын!
Рабига. Без дулкын-дулкын бәрелеп, аның йөрәген җимереп килгәнбез. Ягез.
Д и л ә р ә. Юк дим ич, гаебем юк!
Наҗия. Булды. Диләрә. җитте. Кыланмыйк. Мин дә аңлыйм, син дә күптәннән белеп утырасың. Очрашканда Наиләнең гайбәтен сатмый идекме?
Лә рия. Берәрегездә баш даруы юкмы?
Н а җ и я. Булды инде, безнең катнаш та җитәрлек булды.
Ләрия. Кем синнән сүз сорый? Кем?
Н а җ и я. Мин балалар бакчасында идем... Минем янга башта Диләрә килеп керде.
Балалар бакчасы. Балалар чыр-чуы яңгырап кита. Наҗия япыиа Дилера кера.
Наҗия. Ахирәт, синме бу?
Диләрә. Мин бу, мин. Мин! Исән-саумын, бик әйбәт йөрим! Тормыш ал да гөл! Яши белгән кешегә шөкеранадан башка сүз юк!.. Сиңа мөһим бер йомышым бар. Алдан ук искәртеп куям, аны бер син генә башкарып чыга аласың.
Наҗия. Нинди зур йомыш икән алай?
Диләрә. Мөдир белән мөдир килешә алмаган эш булырмы? Наҗия. Әллә ул камытны син дә кидеңме?
Диләрә. Тутаң кибет мөдире булды. Торг начальнигы әллә кайчаннан вәгъдә биреп йөри иде.
Наҗия. Син дә мөдир, мин дә мөдир, атка печән кем сала?
Диләрә. Дөрес, безнең мөдирлекнең исеме генә аның... Ишәк кебек көне-төне эшлисе, кулыңда бер власть юк. Әмма мөдир барыбер мөдир инде! Дус-иш белән аралашканда уңай. Әле дә ярый дус- иш онытып бетерми. Шулар белән яшисең. Гади кибетче чагында читенсенә башлаган идем. Рабигалар, Зиләләр алдында оят. Ә хәзер ярыйсы! Тигез урында без дә түмгәк. Карап атла, абынырсың!.. Сиңа да йомыш шул — торг начальнигыбызның внугы бар. Үтә дә шук малай! Бер көн шаярып, йөз илле тәңкәлек хрусталь вазаларын төшереп ваткан!.. Жәлләп елаштык!.. Шул наянның садигы бик ерак. Алар шушы тирәдә яшиләр. Шул башкисәрне синең садикка урнаштырасы иде. Тегендә кагалар да икән үзен...
Наҗия. Бездә урын юк бит, Диләрә.
Диләрә. Теләсәң табылмыймы? РОНОда, райбашкармада танышларың!
Наҗия. Танышлар дип, бер дә андый йомыш төшкәне булмагач, читен.
Диләрә. Өйрән! Таныш-белештән йөз чөерсәң, әнә, Наилә кебек гомер буе тукран тукылдатырга калырсың. Керми бит, кибеткә кермәгән була, янәсе, үзенчә яши, берәүгә дә баш бирми. Иярсең җаным, баш та иярсең, бил дә бирерсең!
Наҗия. Җайсызрак йомыш белән килгәнсең, Диләрә.
Диләрә. Ай аллакайгынам, әллә ахирәт дустыңа шул ярдәмеңне дә кызганасыңмы?
Наҗия. РОНОда эшләүче Нина Ивановна Ләриянең дусты. Син шуңа сүз салып кара.
Диләрә. Ләриядән болай да күп файда күрәм! Чая хатын! Бу юлы йомышны үтәү сиңа йөкләнә. Юкса, нинди дус буласың ди син миңа? Өйрән, оялма, чәтердәп тор. Врач булмасак та яшибез, артистка булмасак та яраталар безне!
Ләрия болар янына килә.
Наҗия. Мең яшәр әле безнең Ләриябез.
Ләрия. Яшәмичә! Утта янмый, суда батмый Ләриягез! Ахирәтләрем!
Д и л ә р ә. Икмәктер, сине сагынып телгә алган идек.
Наҗия. Яңа мөдирнең сиңа бер гозере бар.
Ләрия. Ишеттек, сөендек, котладык. Яңа мөдирнең үзенә бер үтенеч: әйбәтрәк колбасагыз юкмы, Диләрә? Габбасым мин пешергән ризыкны бер дә яратмый.
Наҗия. Колбаса да булдымы ризык?
Ләрия. Ярый ла синең детсадыңда ит тулып ята.
Наҗия. Әбәү, ни кыйланасың? Балалар өлешенә керергә әллә мине...
Диләрә. Безнең Наҗия фәрештәдәй яшәмәкче! Ашамый, эчми...
Ләрия. Тормыш аны да бөгәр! (Җырлый.)
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Наласа.
Колбаса да булмас иде.
Дуңгыз балаламаса.
Диләрә. РОНОдагы Нина Ивановнага күлмәкләрне һаман син тегәсеңме?
Ләрия. Андый клиентны кулдан ычкындырган юк.
Диләрә. Торг начальнигыбызның оныгын шуның аша Наҗия садигына урнаштырасы иде.
Ләрия. Синдәй дус өчен, Диләрәкәем, садикта яңа бүлек ачтырам!
Диләрә. Наҗия карышып маташкан була.
Ләрия. Наҗия җүләр балык бит ул — өстә йөзә!.. Әй, ник кергәнемне әйтергә оныттырдыгыз. Наҗия, ачык авыз, Мәрданың урамнан кем белән китеп бара дип беләсең?
Наҗия. Мәрданга моңарчы сакчы кирәкми иде.
Ләрия. Казанның иң тыйнак, иң спай, иң намуслы...
Диләрә.. Наилә беләкме?
Наҗия. Нигә Наиләгә бәйләнәсең син, Ләрия?
Ләрия. Мин сине кызганам.
Наҗия. Кайчан күрдең?
Ләрия. Менә әле генә.
На җ и я. Мәрдан кичке поезд белән Мәскәүгә китте.
Ләрия. Кайткандыр!
Наҗия. Синең юха телеңә ышанып, тынычлыгымны җуйдым... Мэрдан берәр җиргә китсә, йөрәгем сикерә, температурам күтәрелә! Командировкаларга йөрмә дип ялынам! Торабыз да ызгышабыз! Мин синең бер сүзеңә дә ышанмыйм!
Ләрия. Намус белән ир хакын хаклап торучыга ышанмый! Көне-төне семья дип янучы, кыз үстерүче анага ышанмый, уйнашчы Наиләгә ышана! Ирләребезне аздырып, ара бутап йөрүчегә ышана!
Наҗия. Нигә бу сүзне миңа әйтәсең. Батыр икәнсең, Наиләнең үзенә сөйлә.
АЯЗ ГЫПЛӘЖ.ЕВ ф ЬЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК.
Л эри я. Сөйләрмен дә! Әйдәгез, өчәүләп киттек. Әгәр ул бәбәен тапса... Уу, бөтен шәһәргә фаш булачак! Безнең ирләр ни әйтер? Барыйк та кисәтик: хатын-кыз исемен пычратып йөрмәсен!
Н аҗ и я. Теләсәгез нишләгез, мин бармыйм.
Д и л ә р ә. Ләрия, без синең сыман оста сөйләшә белмибез, Үзең генә барып, сөйләшеп кайт булмаса.
Ләрия. Сезнең исемнән дә сөйләргә рөхсәт бирәсезме? Өчебез исеменнән вәкил итеп җибәрсәгез, барам.
Наҗия. Мин...
Диләрә. Син дәшмә! Дуслыкның бәһасын, кадерен аңламыйсың син! Ләрия, ичмасам, кеше! Дуслары өчен җаны фида!
Ләрия. Намусын җуйган хатын-кызны хөкем итәсеңме-юкмы, Наҗия?
Наҗия. Беребезгә дә күңелле түгел инде анысы...
Диләрә. Шулай дип котыл! Барсын, Наҗия! Кыланчыкларны мин дә яратмыйм!
Ләрия бер мизгелгә генә югалып тора. Диләрә белән Наҗия, Рабига, Зилә янына баралар.
Зилә. Шулай дәртләндереп, Ләрияне намус, вөҗдан сафлыгы өчен көрәш кырларына озаттыгызмы?
Диләрә. Алай ук түгел лә!
Рабига. Үзегез җыйнаулашып этлек эшләргә килешеп...
Диләрә. Нинди этлек?
Рабига. Баланы законсыз рәвештә бакчага урнаштыру этлек түгел инде синеңчә, дуслык, шулаймы?
Диләрә. Инде Ләрияне чәйнәкләп ташлагач, миңа тотындыгызмы? .
Ләрия. Арага мине кертмәгез зинһар. Болай да эссе!
Рабига. Чынлап бәяләгәндә, син Ләриягә караганда да куркынычрак.
Н а җ и я. Барыбызда да гаеп җитәрлек.
Зилә. Диләрә утны астан йөртә. Ләрия башкаручы, аңа диңгез тубыктан... Ә менә Наҗия... Кул кушырып, ризалык биреп тора! Рольләр шәп бүленгән!
Ләрия. Илчегә үлем юк. Мин алар исеменнән вәкил булып бардым.
Рабига. Нишләдең инде барып? Хәер, син киткәч Наилә ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан...
Зилә. Нишләдең?
Ләрия. Нишләдем? Ярсып, гайрәтләнеп барып кердем. Дөньяда нинди әшәке сүз бар, берсен дә калдырмадым. Ичмасам, нигә берәрсе, я Наҗия, я Диләрә мине тыймады икән?! Бозык, дидем. Азгын, дидем. Әгәр бәби алып кайтсаң, күрмәгәнеңне күрсәтербез, дидем.
Диләрә. Булган, беткән.
Зилә. Сабыр идең бит син, Диләрә.
Диләрә. Бик бәйләнсәгез чыктым киттем булыр!
Рабига. Кит. Бар.
Диләрә. Китәм дә шул. Ничә елга бер очрашып, сез мине бе- ләм дип уйлыйсызмы? Без бит бөтенләй яңа кешеләр, башка кешеләр. Кайчандыр мәктәптә укып йөргән унике сабый түгел.
Зилә. Диләрә, зинһар, чыгып тор!
Диләрә. Әллә тотар идегезме? (Чыгып кита.)
Рабига. Сафлар тарала... Бәлки тагын берәрегезнең кайтып китәсе киләдер? Хәзер мин сезгә иң үкенечле очрашуыбызны сөйлим... Кичкә кырын мин Наилә янына барып кердем...
Наилә диванда ятып тора, Рабига керә.
Рабига. Нигә мине түргә өндәмисең?
Наилә. Уз дип әйтмәдеммени?
Рабига. Авырыйсың бугай син. Яле.
Наилә. Юк, сәламәт мин. Кайчагында, бу йөрәк ничек түзә ф икән дип кенә куям.
Рабига. Байтактан синең янга керергә дип йөрим.
Наилә. Үземнең дә сине күрәсем бар.
Рабига. Очрашуыбыз кирәк булган алайса.
Наилә. Син... каенэнеңә әйт, яңадан мине күрергә тырышмасын. Шалтырата, эштән кайтканны сагалый, өйгә килә.
Рабига. Боларын беләм.
Наилә. Минем нигә очрашырга теләмәгәнне дә беләсеңме?
Рабига. Шуны ачыкларга дип килдем дә. Исламгали әйтә, кай җирен ошатмады икән егетнең ди.
Наилә. Их, Рабига! Рабига!
Рабига. Мин дә гаҗәпләнәм.
Наилә. Их, Рабига, Рабига! Фаҗигасе дә шунда бит аның! Егет менә дигән булып чыкты...
Рабига. Сиңа гына ошамады.
Наилә. Миңа? (Көлемсери.) Эшне алыштырам дигән идем. Китмим. Алыштырмыйм... һәммәсе элеккечә калсын. Егет дисеңме?.. Кызганычка каршы, ул миңа искиткеч ошады. Беренче мәртәбә йөрәгем мәхәббәттән тетрәнде!
Рабига. Шулай булгач?
Наилә. Шушы кыска гына очрашуларда да яратып өлгердем мин аны... Күңел сусаган икән... Төшләремдә күрәм! Көндез һәрчак күз алдымда, янымда, кырымда, куенымда... Менә хәзер дә монда ул, әнә тегендә елмаеп басып тора... Акылы, холкы-фигыле, омтылышы — һәммәсе мин көткәнчә! Мәхәббәтне тату миңа да насыйп икән! Бу бит зур, тиңдәшсез бәхет!..
Рабига. Ул үлеп сиңа гашыйк!
Наилә. Беләм, ышанам. Тик... соң, Рабига, соң! Бәбәй алып кайтырга җыенуымны беләсең. Ул да белә, һәм аның миңа нинди тәкъдим ясавын да беләсең.
Рабига. Авыр булса да, әйбәт кешегә барыйм дигәндә, андый гына эшкә күнми булмас шул. Өйләнмәгән егет нишләп чит кешө баласына әти булырга теләсен, Наилә?
Наилә. Бала минеке!.. Берәү булса ризалашыр да иде! Без-без без идек, без унике кыз идек! Ләкин мин андыйлардан түгел. Бала үтереп, тормыш кора торганнардан түгел.
Рабига. Тумаган ич әле!
Наилә. Син? Врач, минем дустым?.. Шул киңәшне бирергә килдеңме?
Рабига. Тормышың җайга салынмаган. Шул синең сәламәтлегеңә дә зарар итә.
Наилә. Картайгансың син, Рабига. Фикерләреңнән ләм исе, черек исе килә. Каенэнеңә әйт, җәфаламасын минем йөрәкне. Миңа бик кирәк чакларда кайда йөргән ул? Хәзер белдем, мәхәббәт юклыгы бер авыр булса, соңарып килгән сөю аннан да авыррак икән!..
Явило чыгып китә. Согать суга. Пауза. Рабига ахирәтләре янына бара. Дилер» керә.
Рабига. Нигә кайтып китмәдең, Диләрә?
Диләрә. Белмим.
АЯЗ ГЫИЛЭЖЕВ ф БЕЗ УНИКЕ КЫЗ ИДЕК...
Зилә. Мин Наиләгә ана булуым белән бурычлы... Тик шулай да бәби туена чакырып алмадым. Онытылган. Әллә ялгыз кеше дип каралганмы?..
Наҗия. Шул, шул... Ирсез бәби тапкан дип саналган...
Д и л ә р ә. Мин Наиләне тәмам оныткан идем инде.
Зилә. Ул онытмады. Быел гастрольгә киткәндә... Әй, сөйләдем ич!
Наҗия. Ничек яшәде икән ул?
Зилә. Белмим.
Л ә р и я. Таралышыйк булмаса.
Рабига. Ә бала?! Кызын, Чулпанны нишләтәбез? Балалар йортына бирәбезме?
Лә рия. Кызын? Нигә монысын да миннән сорыйсың? Әллә Габбасны...
Наҗия. Телеңне тый, җәфа?
Рабига. Моңарчы сорауларга җавап биреп була иде әле. Менә шушы сорауга җавап табып карагыз: кая куябыз Наиләнең кызын?
Зилә. Әгәр Чулпан булмаса, минем Айгөлем тумаган була иде бит!
Чулпан килеп керә.
Чулпан. Рабига апа, мин килеп тә җиттем.
Рабига. Кайттыңмы, балам? Кайттыңмы, нәнием? Исламга- ли абыең кайда?
Чулпан. Ул миңа «керә тор» диде.
Зилә. Син нинди зур кыз булгансың!
Чулпан. Рабига апа, әнине барып алып кайтыйк инде. Озак йоклады. Барабызмы?
Рабига. Я, кайсыгыз бу сорауга җавап бирә ала?
Чулпан. Сезнең Азаматның әтисе дә бар икән! Нигә минем әтием юк, Рабига апам?
Рабига. Бу сорауга кайсыгыз җавап бирә ала?
Зилә. Чулпан, балам? Рабига, кызны мин үзебезгә алам. Айгөл белән бергә үссеннәр.
Л ә р и я. Син аласыңмы, Зилә?
Зилә. Әйе. Үзебезгә алам. Үзем карыйм. Үзем тәрбиялим. Миңа ышанасызмы?
Рабига. Сиңа ышанабыз, Зилә.
Чулпан. Мин синең кыз буламмы? Кем соң син?!
Зилә. Наилә урыны буш кала алмый... Курыкма, кызым... Буш булуы мөмкин түгел Наилә урынының. Безнең арада әнисе урынын хәзер Чулпан алачак.
Рабига. Әйдә, шулай булсын!
Л ә р и я. Таралышабызмы инде?
Рабига. Киресенчә, тупланырга кирәк безгә, Ләрия. Без-без без идек, без унике кыз идек...
Зилә. Унике булып калырбыз да.
Пәрдә.
1976—77 еллар. Казак.